Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле редакция!
“Казан утлары”нын һәр санын көтеп алабыз. Чөнки журнал —татар халкынын
чын энциклопедик басмасы, көзгесе.
Журналның “Укучы сүзе" бүлегендә Илдус Миннехановнын язмасын укыдым
Ул әлеге мәкаләсендә: "Кама аланы бистәсендә татар гимназиясе ачтык", — дип яза.
Ләкин әле ул гимназиянең исеме генә “татар гимназиясе" Чөнки укучыларның яза
торган дәфтәрләре, көндәлекләре, альбомнарының тышларына бары тик татарча
язылганда гына ул чын татар гимназиясе булыр Әле ул гимназиядә, әлифба, татар теле
һәм татар әдәбияты дәреслегеннән кала, барлык дәреслекләр дә тәржемә итеп
бастырылган дәреслекләр. Әле ул татар гимназиясендә укучыларның әти-әниләрс өйдә
чакта балалары белән матур итеп, татар телендә сөйләшергә атлыгып тормыйлар шул.
Әле ул балалар өйләрендә телевизордан ничәмә-ничә программа русча тапшырулар
карыйлар Чама белән кимендә 150 сәгать була бу Ә менә татар телендәге •‘Әлли-бәлли-
бәү" тапшыруы исә күп дигәндә 10 минут бара. Әле җитмәсә "Тамчы" тапшыруы да —
яртылаш кына татарча Шулай итеп, татарча тапшырулар 1 % ка да тулмый Хәзергедәй
кырыс шартларда да татарча сүз әйтә алган балаларыбыз, ул маржа балалары белән
чагыштырганда, 200 тапкыр остарак сөйләшә булып чыга түгелме9
Яхшымы, начармы — шушындый шартларда да татар телендә сөйләшкән
кешеләрне тыңлый белергә, кадерли белергә кирәк безгә. Бозып сөйләшмичә, жирснә
җиткереп сөйләшә белгән кешеләр дә җитәрлек арабызда. Аларны тыңлый беләбезме9
Безнең гимназияләребез, татар телендә сөйли белүче генә түгел, ә тыңлый, аңлый, укып
белем ала торган балалар да тәрбияләргә тиештер бит9'
И. Миңнехановка мин рәхмәт әйтәм Автор әһәмиятле мәсьәлә күтәрә Чыннан
да, сөйләм телен савыктырырга кирәк безгә. Ионын өчен башкалар сөйләмен дә
игътибар белән тыңлый белергә кирәк. Татар телендә матур итеп, оста игеп сөйләргә
өйрәткән ярдәмлекләр, татарча кинофильмнар, видсофильмнар кирәк Татарча
спектакльләрдә дә сөйләм теле тиешле әхлакый югарылыкта түгел. Күбесендә —
ызгыш, талаш, үртәшү, үчекләү, кешедән көлү
Бу яктан юмористик әсәрләр бигрәк гә аерылып тора. Татар язучысының
юмористик әсәре, гадәттә, кешенең исемен бозып әйтүдән башлана Икенчедән, ул, И
Миннеханов әйткәндәй, әсәр героен кыландырып, йә урысча, йә башкача сөйләтә,
шуннан кызык таба Өченчедән, язучы әдәпсезлектән кызык таба Дүртенчедән, зчсп-
иссрүдән кызык таба Татар азучыларының 99,9 % ы — беленме, белмичәме —
шушылай итеп, "юмористик", "кызыклы" әсәрләр язалар Алар — тырышканда, хезмәт
куйганда — тирәнрәк, үткенрәк әсәрләр дә язып, халыкны көлдерә алырлар иде Юк
шул, болай жинелрәк. хезмәт тә азрак китә Юмористик әсәрнсн гадел, әйбәт, үгкен-
үтсмле булуы өчен бер шарт бар Әсәрнең герое итеп язучы үз исемен куйсын Шул
чагында гына ул әсәр — чын сәнгать әсәре булыр һәртөрле газета битләрендә мондый
әсәрләр аз түгел, билгеле “Казан утлары" журналы — бу яктан алганда — талантлы
әсәрләргә кытлык кичерми һәм анда басылган көр күңелле язмалар тирән эчтәлекле,
кеше исемен һәм җисемен бозуга корылмаган булырлар, дип тирәнтсн ышанам

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ
Кукмара районы. Зур Сәрдек авылы