Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИРЕНЕҢ БАЛАСЫ ИДЕ...


Вакыт елгасы ага да ага...
Танылган татар язучысы, хикәяләр-повестьлар остасы Хәсән Сарьянның вафатына егерме ел тулды.
Безне Аяз Гыйләҗев таныштырган иде
Болай булды: 1960 елның май урталарында мине — Татарстан радиоко- митстынын әдәби-драматик тапшырулар мөхәррирен — Башкортстан радиоко- митетына командировкага җибәрделәр
Дөресен әйтим, бер дә барасым килеп бармадым мин Уфага. Юкса, беренче баруым, кызыксынуым да көчле — Уфа турында күп укылган, күп ишетелгән: анда Мәжит Гафури, Габдулла Тукайлар сулышы бардыр кебек, анда Галимҗан Ибраһимов, Шәехзада Бабич. Хәсән Туфаннар укыган атаклы ‘Талия” мәдрәсәсе, анда күренекле әдипләр Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наждр Нәҗмиләр
Аннары килеп, үз тиннәрем — яшь башкорт язучылары белән танышып- күрешеп, дустанә элсмтә-мөнәсәбәтләр урнаштырып кайтсан, начар булмас иде булуын.
Әмма менә шул кызыксындырып-ымсындырып торган Уфага барасым килми иде. Бердән, вакытсыз, мин әле яна гына яшь әти булган кеше — май башында гына улым Илшат туды Икенчедән, әлегә бер танышым да булмаган чит-ят шәһәргә шулай кинәттән генә чыгып китү дә бераз шикләндерә иде
Шулай аптырал-каңгырал дигәндәй йөргән көннәрнең берсендә мин ничектер “Совет әдәбияты” (хәзерге "Казан утлары") журналы редакциясенә барып керәсе иттем. Берәр йомышым булдымы, әллә болай гына — эш юктан гына сугылуым идеме — хәзер инде әйтә алмыйм.
Журналда эшләүче егетләр белән гәпләшеп-сөйләшеп утыра торгач, Уфа турында да сүз чыкты Дөресрәге, сүзне үзем кузгаттым:
— Менә. Уфага барырга торам әле — дидем.
Язу өстәленә иелә төшебрәк утырган Аяз Гыйләҗев (ул журналның проза бүлеге мөхәррире иде), күзлек пыялаларын ялтыратып мина таба борылды
— Танышларын бармы сон Уфада? — дип сорады ул.
Узган кышта Мәскәү радиосында ун көнлек семинарда булып, Башкортстан радиосынын мөхәррире Якуб Колмый белән танышкан идем ынышуын Ләкин Якуб Колмый, үзе бик әйбәт, ачык кеше булса да, безнен яшь араларында шактый аерма бар ул инде фронтларны кичеп кайткан, олгасп баручы ир уртасы кеше иде Ә мина әле, ни әйтсән дә, егерме жиде генә тулып килә
— Барыннан бигрәк, юграк шул... — дип көлемсерәдем мин
Аяз сүзне җитди юнәлешкә борды
— Сарьянны беләсеңме'’
Хәсән Сарьянның әле ул вакытта Казан матбугатында булса, берме- икеме генә хикәясе чыккан булгандыр, шулай да исеме колакка кереп өлгергән иде инде
— Ишетеп беләм, — дидем.
— Миннән сәлам тапшырырсын Барып керсәң, куып чыгармас - Аяз күзлеген салып, күп укудан җилсенгән күхтәрен бармагы белән сыпырып алды — Әйбәт егет ул Сарьян. Татар җанлы .
Минем бер дә күрмәгән-белмәгән кеше янына алай капыл гына барып керә торган гадәтем юк. Гомумән, мин кешеләр белән тиз генә аралашып китә алмыйм. Ачылып китәр өчен миңа бераз вакыт кирәк була. Үзенә күрә бер сынау срогы димме...
Нәрсә әйтергә белми аптырабрак торганымны шәйләп булса кирәк, Аяз кулы белән кискен бер хәрәкәт ясап алды:
— Тукта, парин, мин сиңа бер язу сырлап бирим булмаса! —диде.
Монысы ярый торган эш иде.
Аяз Гыйләжев язганын кычкырып укый барды:
— Сарьян дус! Шабайны мине кабул кылгандай кабул кыл!
Бу кечкенә хат-рекомендапиядә башка сүзләр дә бар иде, билгеле Әмма минем өчен ин мөһиме әнә шул беренче ике жөмлә иде.
Уфага барып төшкәч, туп-туры Хәсән Сарьяннарга юл тоттым. Мине кем дә булса каршы алыр дигән өметем-уем юк иде. Алдан хәбәр дә бирмәгән идем. Алай да Татарстан радиокомитеты рәисе Михаил Филлипович Долгов хәбәр иттергән булган икән, тик ни өчендер, ул хакта миңа гына әйтергә вакыт тапмаган: кайсы вагонда икәнемне белмәсә дә, каршыларга Якуб Колмый төшкән булган. Ләкин ул мине таба алмаган Монысы соңыннан ачыкланды.
Уфанын Тукай урамыңда — мәчет белән янәшә ишек алдындагы бер агач йортта яши икән Хәсән Сарьян. Артларында — биек яр астында бормаланып Агыйдел агып ята. Данлы Агыйдел!
Тукай урамындагы йортларны караштыра-ка- раштыра эзләнеп килгәндә, каршыма өч-дүрт яшьләр чамасындагы малаен җитәкләгән урта буйлы, әмма нык-таза бәдәнле, калын күзлекле бер кеше очраган иде Минем як-ягыма карана-карана килүемне күрепме, якыная төшкәч, ул адымнарын акрынайтты Мин дә, ул да бер-беребезгә текәлебрәк карап уздык шикелле Узып китеп бераз баргач, артыма борылып карадым. Теге кеше, җитәкләгән малаен ашыктыра- ашыктыра, урамнын икенче ягына чыгып бара иде ләренә кергәләп йөри-йөри, көн урталарында гына кайтып керде булса кирәк һәрхәлдә, миңа шактый озак көтәргә туры килде.
Ниһаять, кайтты Сарьян. Таныштык. Мин ана Аяз Гыйләжевнын хат кисәген тоттырдым. Сарьян хатны бик игътибар белән укып чыкты
— Ала-а-ай... — дип, сузып кына үзенчә бер нәтижә ясады шикелле. — Әйдәгез, өйгә керик алайса! — дип ишеген ачты.
Анын хәрәкәтләре сүлпән-салмак, тавышы да сүрән-салкын иде. Ул ниндидер тирән уйда иде төсле.
“Кояшы бик сүрән күренә әле моның...” — дип, күңелсезләнеп уйлап алдым мин Аяз әйткәнчә, һич тә алай кочак җәеп каршы алырга ашыкмады мине Хәсән Сарьян. Мин инде берәр кунакханәгә яки турыдан-туры Башкортстан радиосына китеп бармаганыма үкенә дә башладым
Ярар, ничек булса булды, мин шулай итеп Хәсән Сарьянның йорт бусагасын атлап кердем.
Сарьян кечерәк кенә ике бүлмәле агач йортта яши икән Түр бүлмәдә, тәрәзә буенда — трибуна дип әйтимме, мөнбәрме —агачтан ясалган бер
Бик ашкынып, күңел кытыкланып килдем килүен дә, Хәсән Сарьян өйдә юк булып чыкты Ишекләрендә йозак иде. Көтәргә булдым.
Их, бу кыюлык җитмәүләр! Шунда аны туктатып: “Фәләненче йорт кай тирәдәрәк’” — дип сорыйсы гына калган бит Күңел сизенгән иде бит югыйсә: Хәсән Сарьян үзе иде ич ул! Малаен балалар бакчасына илтә барышы булган икән аның.
Сарьян, шул иртәнге якта чыгып китүеннән, “Кызыл Таң”, “Һәнәк” кебек газет-журнал редакция
Хәсән Сарьян
ТУГАН ҖИРЕНЕҢ БЛ.1ЛСЫ ИДЕ.IS" нәрсә тора Ул буялмаган-нитмәгән, кулдан эшләнгән, әмма бик пөхтә, зәвыклы иде
Минем кызыксынуымны сизеп, Сарьян елмайгандай итте.
— Бу мөнбәр — минем эш өстәлем Үзем ясадым, — диде — Мин басып язам — Бераздан өстәп куйды — Хемингуэй кебек.
Безнең дә яшь чаклар иде шул әле. Сарьянга да нибары утыз гына тулып узган Кемнәргәдер бөекләргә иярәсе, шуларга ни-нәрсә белән булса да охшарга тырышып йөргән чаклар..
Тамак ялгап, чәйләп алганнан сон. без Башкортстан радиокомитетына — командировкамның төп максаты булган жиргә киттек.
Бардык, керлек, таныштык
— Оятлы иттең син мине, Шабай? — дип уңайсыз елмаеп каршылады Якуб Колмый. — Мәскәүдә кышкы киемнән идеи бит. Бәлкем, шунлыктан бу хөббәннән танымаганмындыр Кунакханәгә дә сугылмагансың Без сина урын алып куйган идек
Бу юлы миңа уңайсызланырга туры килде. Кирәк бит. кешеләрне шул кадәр бимазаларга'
— Кара, ул хакта башыма да китермәдем бит, әй! — дидем.
Сүзгә Сарьян кушылды:
— Бернинди кунакханә юк' Ул минем кунагым, үземдә тора.
Менә сина сүрән-төксе Сарьян! Болай булгач, анын мине үзеннән жибәрәсе килми була түгелме сон9
Уфалыларнын кунакчыллыгын барыбыз да яхшы беләбез. Ул хакта озын-озаклап сөйләп тору кирәкмидер. Мине дә менә — әле исеме-аты әдәбиятта рәтле-юньле күренмәгән бер кешене — зурлап, "татарның талантлы яшь шагыйре” дигән булып, кунактан-кунакка йөрттеләр Якуб Колмыйда булдык, Әнгам Атнабаевта булдык, Денис Исламовта булдык. Хәтта Денис Исламовнын, бераз утыра төшкәч “Сез, егетләр, утыра торыгыз. Җитмәсә, кибет әнә теге почмакта гына. Мин футбол карап кайтыйм инде .” — дип. безне калдырып чыгып китүе һәм ике сәгатьтән сон кайтып керүенә кадәр күңелле бер вакыйга булып истә калган.
Шул берничә көн эчендә Хәсән Сарьян белән тәмам якынаеп беттек Аның үзенең дә күңеле бик тулышып, эч серләрен кемгә түгәргә белми йөргән көннәре булган икән. "Мин сине шуңа күрә дә кунакханәгә җибәрмәдем", — диде ул. Ике арадагы салкынлык, шик-шөбһә бозлары эреп юкка чыкты
Шик-шөбһә дигәннән
Сарьянның шәхси тормышында бик тә авыр көннәр кичергән чагыңда барып төшкәнмен икән мин аларга Булырсың да сүрән
Хәсән Сарьянның эшсез калган, эш таба алмый каңгырып йөргән мәле икән анын Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле буенча курслар алып барган ул. Ә менә хәзер эшсез Редакцияләрдә дә "һай, Сарьян!" дип. язганнарын бастырырга бик атлыгып тормыйлар икән Кичәге дусларның кайберләре бүтсн аны бөтенләй күрмәмешкә үк салыналар, имеш Юкса, бик әйбәт кенә язып, күтәрелеп барган чагы
Сарьян эчендәгессн шулай ачып салгач, мин.
— Ничек алай килеп чыкты сон, Сарьян9 Сәбәбе нәрсәдә9 — дип сорап куйдым
— Сәбәбе "Нокталы өтер”дә! — дип усал гына кисеп куйды Сарьян - Әйдә, сонга калмагаек — Ул, кулындагы чыбык кисәген бер якка ыргытып, урыныннан кузгалды
Мин анын "Нокталы өтер” дигәненнән бер нәрсә дә аңламасам да, ары таба сораштырырга батырчылык итмәдем Күңелемдә авыр бер хис калды "Сарьян барын да әйтеп бетерми "
Безнен бу сөйләшү Салават Юлаев һәйкәле янында булган иде
Сарьян Уфаны әйбәт белә. Мина күрсәтеп йөргәндә, теге яки бу бинаның тарихын да сөйләп бирә, атаклы кешеләре турында да тәфсилләп сөйли
Менә эле бу юлы ул мине Уфаның ике заллы кинотеатрына алып бара Шунда кинога билет алган идек. Сүзебезне бүлеп шунда ашыктык.
Кинотеатр фойэсында Сарьян мине бер егет белән таныштырды:
— Татарнын Такташка алмаш булырлык яшь шагыйре Рәдиф Гаташ — Гатауллин булыр бу! — диде.
Уфада, гомумән, уенын-чынын бергә кушып, әнә шулай күтәренке- купшы итеп сөйләшергә ярата иделәр Мин моны берничә мәртәбә сизгән идем.
Рәдиф Гатауллин дулкынланып торган коңгырт-кара чәчле, калын гына кашлы, ак чырайлы, күзлекле бер егет иде. Ул Башкорт дәүләт университетында укый икән.
Сарьян аңа:
— Казаннар белсен әле кемлегеңне! Йә, берәр шигырь укы әле, — диде.
Рәдиф аптырабрак калды:
— Шушындамы9
— Ә ни булган шушында булса?
Укыды Рәдиф Гатауллин шигырь. Тавышын баса төшеп укыса да, ялкынланып, кулларын бутый-бутый укыды ул. Сүз дә юк, егет чынлап та сәләтле иде. .
— Шәп бит әй — дип мактадым мин Рәдифне. — Казанга кил. Синдәй егетләр кирәк Казанга.
Артык уйлап-нитеп тормастан, шигырь тыңлап әсәрләнгәннән генә әйтелгән бу сүзләр Рәдиф Гатауллинның күңеленә бик тирән кереп калган икән. Берме-икеме ел үтүгә, ул инде Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга күчкән иде.
Хәсән Сарьян соңыннан еш кына.
— Син, Шабай, Уфадан берьюлы ике куян атып киткән идең: берсе — Рәдиф, берсе — мин, — дип шаяртып әйткәли иде.
"Икенче куян”ның — Хәсән Сарьянның Казанга күчүе мәсьәләсе әлеге дә баягы Салават Юлаев һәйкәле янындагы сөйләшүне, бүленә-бүленә, кайта- кайта дәвам итүебез нәтиҗәсендә булды шикелле.
Бер кичне Сарьян миңа, ачылып китеп, сатирик әсәреннән бер өзек укыды. “Чәмәт — фәннәр кандидаты” дип атала иде ул. Томана, надан бер карьеристның фәнгә үрмәләве бик усал тасвирланган иде анда. Укыганда икебез дә көлә-көлә укысак та, өзекне укып бетергәч, сүз җитди юнәлеш алды.
— Менә шушы “Нокталы өтер” минем өстән КГБга ике-өч әләк язды, — диде Сарьян күңелсезләнеп. — Имеш, мин — милләтче. Татар милләтчесе.
Коллегасы өстеннән донослар язучы ул адәм дә Башкорт дәүләт университетында укыта икән. Тел галиме, имеш. Соңыннан бу “Нокталы өтер”, Уфага сыеша алмыйча, Казан ВУЗларының берсенә килеп сыенган иде. Хәзер юк инде, мәрхүм.. Авыр туфрагы жинел булсын...
— Хәзер нишләргә дә белгән юк. — дип сүзен дәвам итте Сарьян. — Ни эшкә кереп булмый, ни язганнарны басмыйлар... Әзмәвердәй ир башым белән хатын җилкәсендә утырам Җитмәсә — бала... — ул ачынып кулын селтәп куйды. — Менә шулай, Шабай, минем хәлләр... Сиңа ачылдым, түгеп йөрмәссең, яме!
— Нинди түгү, ди, Сарьян! — Минем аңа чын күңелдән ярдәм итәсем килә иде. — Әгәр Казанга күчсәң...
— Казанга9 — Сарьян күзлеген салып, аны сөрткәләп азапланды. Күрәсең, мондый тәкъдимне көтмәгән иде ул. — Кабул итәрләрме соң? Кара сакалын үзеннән калмаса, нишләрсең?
— Син бер-ике елдан Аяз Гыйләҗев, Газиз Мөхәммәтшиннарны куып җитәчәксең, Сарьян! Әнә бит. язганнарың да байтак. Беренче китабын әзер дигән сүз.
— Шулай дисеңме? Ә гаилә? Ә фатир мәсьәләсе9 Аңда да тутырып куймаганнардыр...
— Жан биргәнгә җүн бирер әле Кил. Сарьян' Башта үзен генә килергә була. Аяз бар, мин бар дигәндәй. Куып чыгармабыз
— Сүздә жинел. Шабай1 Тормыш башкачарак шул. Бә-ә-әк кырыс түтәй ул — тормыш
Кече якта йоклап яткан баланын саташып ыңгырашуы ишетелде. Сарьяннын хатыны Фирүзә ханым:
— Чү-чү, улым.. Чү-чү . Мин монда... — дип. улы Рифкатьне тынычландырып юата башлады
Сарьян башы белән шул якка ымлады
— Әнә бит... “Паку” да бар бит әле .
“Паку" — үзе аерым бер тарих. Анысын Сарьян мина беренче кичтә үк, улы Рифкатьне бакчадан алып кайтканда сөйләгән иде
Рифкать яшь ярым-икс яшьләр чамасында чагында бик каты авырып китә Күзгә күренеп сыза бала Ашаудан кала Табиблар да әллә ни ярдәм итә алмыйлар Менә шундый авыр көннәрнен берендә, аптыраганнандыр инде, Сарьян сабыена радиолада музыка уйнатырга тотына Тавышын басып, ишетелер-ишетелмәс кенә куеп уйната ул Үзебезнен татар көйләрен, моңлы, озын көйләрне Шуларны тыңлап ята-ята, сырхау бала изрәп йоклап китә Бу хәл берничә мәртәбә кабатлана Әле тел чыгып җитмәгән Рифкать үзе: "Паку паку. .” — дип, музыка сорый торган булып китә
— Хикмәти хода! Килеште бит шул көй-моңнар — терелде балакаем Паку — дип йомгаклаган иде Сарьян сүзен
Соңыннан ул бу вакыйганы хикәя итеп тә язды Хикәясенең дә исеме "Паку" дип атала иде
Бераз алгарак китеп булса да, әйтеп узыйм- Хәсән Сарьян белән бу сөйләшүләрнең төсмере анын Казанда басылып чыккан беренче “Хикәяләр" җыентыгына язган автографында да ачык күренә Ул болай дигән:
“Шабай М
Синең якты икәнеңне беренче очрашуда ук белеп, тоеп — эч серләремне свйләдем Рәхмәт аңлавыңа, саклавыңа
Ваклыклардан өстен булыйк !
X. Сарьян.
7/ХП-62"
“Шабай М” дигәнен Сарьян бергә кушып, "Шабаем" дип укып биргән иде Бу анын Казанга килгәч чыгарган беренче китабы булды
Ә Казанга килүе
1960 елнын яз-жәй айлары үтеп китте Көз җитте
Хәбәрләшеп торырбыз дип аерылышкан булсак та, ни өчендер Сарьяннан хат-хәбәр күренмәде Мин инде "Берәр эшкә урнашкандыр, тынычлангандыр. ”
— дип уйлый башлаган идем
Ә ул — Хәсән Сарьян — октябрь аеның яңгырлы-юеш бер көнендә хәбәрсез-нисез генә килде дә керде' Радиокомитетка. минем эш бүлмәсенә
Кочаклашып күрештек Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашу китте
— Менә, килдем әле . — дип. фикерен өзеп кенә әйтеп бетермичә туктап калды Сарьян
— Килеп яхшы иткәнсен Мин үзем дә биредән күчәргәрәк торам әле,
— дидем мин
— Нишләп? Кая күчәсен?
— Балалар газеты "Яшь ленинчы” яңадан ачыла Шунда димлиләр
— Ала-а-ай Бәлки, мина да урын табылыр шунда, ә?
— Бәлки Сөйләшергә кирәк булыр.
Хәсән Сарьяннын Казанга килүе шулай булды Ул ялгызы гына килгән Уфада сөйләшенгәнчә, танышу-белешү, эш эзләп карау өчен дип килгән иде ул
Казан ана мәрхәмәтле булды Озак та үтмәде, Сарьян ; Азат хатын" журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип булып эшли башлады
Килгән айларында берара Сарьян миңдә дә кунгалап йөрде Әмма
минем квартир шартлары бик кысынкы чак: өч бүлмәле квартирның ике бүлмәсендә — биш-алты кешелек гаилә, бер бүлмәсендә — без Шул бер бүлмәдә ирле-хатынлы икебез, яшь бала...
Килеп керер иде дә Сарьян, ике кулы белән ишек яңагына таянып, бусагага баскан килеш кенә җыр сузып жибәрер иде:
Ялан еркәйден ай кәккүге юк.
Үд Уралкайыма кайтайым ...
Шулай моңлана иде Сарьян... Әлбәттә, жинел булмагандыр аңа: гаиләсе Уфада калды, үзенен торыр куышы юк..
Аның хатыны Фирүзә ханым Уфаның ниндидер бер техникумында укыта иде булса кирәк. Кечкенә Рифкать ул вакытларда кем кулында булгандыр — әйтә алмыйм.
Әмма Хәсән Сарьян җебеп төшмәде, югалып калмады. Ул татар язучылары арасында үз урынын тиз таба алды. Тыштан сабыр-салмак күренсә дә, эшчән, дәртле-җегәрле егет иде Сарьян. Кыш-яз үтеп, жәй айлары җитүгә, Уфадан гаиләсен дә алып килде. Фатир мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Алар Казан финанс-экономика институты артындагы тау башында — агач йортларның берсендә яши башладылар. Ул фатир Әмирхан ага Еникидән калган иде бугай.
Хәсән Сарьян тиз арада — өч-биш ел эчеңдә оста хикәяче булып танылды Аннары "Әткәм һөнәре” (1965), “Бер ананың биш улы” (1976), “Жәза" (1978) кебек жыйнак-тыгыз повестьлар иҗат итте Тел белеме һәм әдәби-тәнкыйтькә багышланган күп санлы мәкаләләр язды. Тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшләде.
Мин аның иҗатына төпле анализ ясарга җыенмыйм, урыны ул түгел. Анысы тәнкыйтьчеләр эше. Мин Сарьян турында үзем белгәннәрне генә язам.
Хәсән Сарьяннын Казанда үткән унсигез ел гомере безнең күз алдында булды Хәтта Идел буеңдагы бакчаларыбыз да янәшә иде. Әйе, Сарьян турында күп сөйләргә мөмкин Аерым алып сөйлисем килгәне — аның туган якларын сагынуы, шигъри табигатьле рухы-жаны турыңда.
Үзенен туган ягы Илешне, Агыйдел, Сөн, Базы су буйларын исенә төшергәндә, Сарьян бөтенләй үзгәреп китә иде. Гадәттә сабыр-салмак Сарьян күз алдында шагыйрьгә әйләнә дә куя!
Татарстан китап нәшрияты Туфан Миннуллин төзегән “Агыйделкәй” (1989) исемле бүләк китап бастырып чыгарган иде. Аңда “Агыйдел" сүзе кергән халык җырлары тупланган —дүрт йөздән артык жыр! Шуның ничәсен белә иде икән Хәсән Сарьян9 Мин менә шул китапны актарып утырсам, күп кенә җырлар колагыма Сарьян дус тавышы булып яңгырап керәләр. . Иллә дә сөенер иде ул бу нәни китап өчен!
"...Агыйдел!
Бармы безнең чын татар җырларында синнән дә күп җырланган гайре бер елга!
Әгәр дә мин елына бер сиңа кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иртә таңда салкын чыклар ярып буйларыңны бер әйләнмәсәм; чык күзедәй ак суыңда сары сагышларымны бер басмасам; бабамнарның сөяге түшәлгән җылы туфрагыңа битем куеп орынмасам — мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда да бу тикле дә нык ватанлы тоймас идем.
И иртәләрең ак томанлы Ак Иделем!"
Хәсән Сарьян үзенең “Туган як хикәяләре” (1972) исемле китабын “Туган як моны" дигән нәсер-уйлану белән ачып җибәреп, әнә шулай язган иде. Шунда ук ул: “Мин Агыйдел буйларының искитмәле яменә карап, мина кадәр унике буын элек болгар угланы Гәрәй бабабызның яр-юллапгы. кареңдәш- якыннары белән Казан йорты Масрадан баш бирмичә чыгып киткән, арлар* иле аша ике |1дел кичеп, бу жирләрдә торак тапкан чагын гүя үзем күргәндәй
•Арлар — удмуртларны элек шулай атап йөрткәннәр. X Сарьян искәрмәсе
күз алдына китерә алам.. ” дип яза. Шуннан Сарьян, Агыиделгә бәйле рәвештә, үзенен унике буын нәсел - нәсәбе нен тарихын сөйләп бирә Аны һәр чорнын тарихына, шул җирләрдә яшәүче башка кавем халыклар язмышына кушып сөйли. Үз уй-хисләрен: "... ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агыйделем ага. И минем туган җирем — унике буын буена сулап туймас сулышым! ” дип тәмамлый Сарьян
Йә, кайсыбыз тагын үз туган җирләре, үз нәсел-нәсәбе турында моннан да көчле, моннан да хисле итеп әйтеп бирә ала? "... Ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап...” — моны бит бодай матур, җанлы итеп шагыйрьләребез- нен дә бик күбесе яза алмый.
Хәсән Сарьян минем иҗатымның да нәкъ менә шул ягын — үз күнеленә якын бул1анын тотып алып бик матур мәкалә язган иде "Туган җиренен шагыйре" дип атала иде ул мәкалә Аны башта “Социалистик Татарстан "да (1976 ел, 18 апрель), аннары “Уенны уйдырып сал. ” дигән китабында (1977) бастырып чыгарды
Чын мәгънәсендә жир кешесе иде Сарьян. Табигать баласы иде. Идел буеннан бакча җире алып, шунда казынып-чокынып йөргән көннәре ин бәхетле көннәре булгандыр анын Сарьяннар кишәрлегендә ике зур имән бар иде. Шуның берсе астына кертеп, үз кулы белән сандык шикелле жыннак- пөхтә йорт житкерде Агач-такта ише әйберләргә бик кытлык чаклар иде Юктан бар итеп салды йортын Сарьян Имән туры килгән күп кенә бакчачылар агачларын кистеләр-төпләделәр. Сарьян кисмәде Алай гына да түгел, икенче зур имәне төбендә ул дүрт сутыйга да тулмаган бакча җиренен дүрттән бер өлеше кадәрен чирәмен дә күтәрмичә калдырды. Ничек бар шулай, кыргый бер “болын" хәлендә Җәй буена сулар сибеп, шул үз “болынын" кадерләп- карап тотар иде. Икешәр мәртәбә печәнен дә чабып ала... Хәзер дә ул яшел кишәрлек шулай кыргый хәлендә тора. Анда кыр чәчәкләре үсә, куе-куе булып юа күтәрелә...
Яшерен-батырын түгел, Сарьян ярлы яшәде (Ә кайсы татар язучысы байлык-муллыкта, бал-май эчендә генә яши соң?!) Ул күп яза алмады, аз язды, һәр язганы йөрәгеннән сыгылып-саркып кына чыгар иде Ул коньюктура дигәнне, көнем өчен дигәнне белмәде Әдәбиятка бер вакытта да хыянәт итмәде, итә алмады. Үзе исән чакта Хәсән Сарьяннын татар телендә нибары алты китабы чыгып калды. Юкарак кына алты китап... Язганнарынын байтагы, шул исәптән, югарыда телгә алган “Нокталы өтер” исемле сатирик повесте да, дөнья күрә алмыйча, сөзелеп кала барды. Ни әйтәсен, торгынлык еллары иде Бик кысынкы, кысылган еллар Матди кысынкылыктан битәр, рух кысынкылыгы
Мин Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир булып эшли идем Ул елларның албастыдай басып торган тынчу һавасы, искә төшкәндә, әле һаман да күңелләрне болгата Югары оешмаларга чакыртып, “келәмгә бастырып” җаныңны ашый торган заманнар иде ул. Күпме язучылар белән, шул исәптән, рухи якын булган дуслар белән дә, ачылышлы булырга туры килә иде Өстән тыялар, ә җаваплылыкны син күтәрергә тиеш
Менә шундый шартларда бик авырлык белән генә басылып чыккан "Уеңны уйдырып сал.. " дигән китабына автографын Сарьян.
“Марс дуска —Бу китап фәкать синең тырышлык аркасында дөнья күрде Сиңа озын, тигез гомер телим Иҗади уңышлар сиңа.
Автор X Сарьян. 11.01.78" —
дип язган да "фәкать" сүзенең астына сызып куйган
Их, Сарьян дус Мина озын гомер теләгәнсең дә бит, үзенә теләмәдеңме икәнни сон9 Китабыңны язып бүләк иткәннән сон, нибары сигез ай да ун көн генә яшәргә калган булган икән бит үзеңә.
Әйе, Хәсән Сарьян иргә китте, уйламаган-көтмәгәңдә китеп барды ул Ана әле кырык сигез генә яшь иде Танылган язучы булып өлгереп-пешеп җиткән генә чагы иде анын Язасы да язасы иде әле ана! Бүгенге көннәрне күрәсе, иркенләп бер иҗат итәсе иде Өстәлендәге язу машинкасында җөмләсе
ярты юлда өзелеп калган кәгазь битен күргәч, үзебезнен дә йөрәкләр өзелеп төшәрдәй булган иде...
Юкса, таза, тыгыз бәдәнле кеше иде Сарьян Физик эшне бик яратты Менә дигән балта остасы иде Аның “Әткәм һөнәре" повесте нәкъ менә шул балта остасы булуыннан чыгып язылган да. Аннары Сарьян бик ярдәмчел иде. Бер-бер каккалыйсы-суккалыйсы эшең булдымы, хәзер ялт иттереп эшләп тә бирә.
Менә шулай тыныч-матур гына яши идек әле без Дөрес, Сарьянның баш өянәге кебек хикмәте бар иде. Бакчада эшләгәндә башын ул һәрвакыт яулык белән тасмалап, кысып бәйләп йөри иде. Ләкин сәламәтлегеннән бер дә зарланмый иде алай.
1978 елның 21 сентябре көнне Хәсән Сарьян кинәттән генә вафат булды. Без аны бераз сибәләп-пыскаклап торган моңсу көндә җир куенына салдык. Үзе яраткан жир куенына...
Без — сугыш елларының ач-ялангач, ятим балалары — байтак каләмдәш-ләребезне шулай яшьли югалттык. Ләбиб Айтуганов, Тәүфикъ Камалиев, Газиз Мөхәммәтшин, Зиннур Насыйбуллин, Ренат Рәхимов, Егор Уткин, Мәсгут Шәрифуллин...
Белмим, кем ничектер, әмма мин үзем боларнын барысын да үткән сугыш корбаннары дип саныйм. Сугыш кыравы суккан, ачылып өлгерә алмый калган чәчәкләр булдылар алар...
Миндә Хәсән Сарьяннын җанлы тавышы язылган магнитофон тасмасы бар. Үзен сагынганда еш кына мин шул тасманы тыңлыйм. Сарьянның салмак тигез тавышы моң булып күңелгә инә Сарьян дус инде менә ничәнче мәртәбә яңадан минем белән сөйләшә
"Мин сүземне юкка гына туган жир дип башламадым, — ди ул. — Чөнки туган жирнең туфрак җылысын, үз халкының күкрәк җылысын йөрәк ите белән тоймаган шагыйрь минем йөрәгемә дә керә алмый, ана шулай ук башка халыклар күңеленә дә юллар ябык була Үзеңнең туган җиреңнең, үз халкыңның син булмаганда кыен булачак бер күзәнәге булганда гына, син юлны башкаларга да киң ярырсың... Без — туган җиребез баласы бит!”
Туган җиреңдә туйганчы яши генә алмадың, Сарьян.
Ә синең яраткан Агыйделең һаман шулай ага да ага, ага да ага. Үз сүзләрен белән әйткәндә, ярлары да кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора...
Хәсән Сарьяннын бакчасындагы имәннәре һаман шулай шаулап утыра. Таза имәннәрдәй буй җиткереп, үзләре әти булган өч улы — Рифкате, Булаты, Айраты гаиләләре белән бакчага килеп тулган көннәрдә имән төбендәге яшел “болын”да балалар чыр-чуы тынмый “Болгар угланы Гәрәй бабай "дан соңгы унөченче-ундүртенче буын татар балаларының — Сарьян оныкларының куанычлы чыр-чулары бу. Аларда Хәсән Сарьян каны да ага — тормыш елгасы, Агыйдел кебек, һаман алга омтыла.