Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ...


"Кабул ителган Хаҗның бумге — м&ннып " (Хәдис)
Бисмиллаһир-рахманир-рахим
— Тәгәри китте йомгагым күрмәдегезме, агайлар’
— Күрдек, күрдек, тау тишегенә кереп китте
Югалган йомгагын эзләп кара урманнарда тилмереп йөргән үги кыз турында мин балачагымда күп хикәятләр ишеттем Еллар үтеп, үзем дә милләтнен бер үги баласы кебек кара урманнарда каңгырып, бәрелеп-сугылып йөргәндә, мин. гаҗизләнеп үзалдыма шундый сорау куя идем
— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар’
Ягъни, уй йомгагым, гомер йомгагым тәгәрәпләр-тәгәрәпләр китте, болыннар кара урманнар буенча тәгәрәде, язмышым буенча тәгәрәде, дөреслек эзләп тәгәрәде, ялганга һәм мәкергә тап булып, дөньяны ят итте, аннан бизде, читләште Милләтнең бу ятим баласы көннәрдән бер көнне яшәүнең мәгънәсен югалтты
— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме агайлар’
Минем өзгәләнеп чарасызланып биргән бу соравыма агайлар булып, ЯЗМЫШ үзе җавап бирде
— Күрдек, күрдек, тау тишегенә кереп китте
Гомеремнең иң авыр, иң кимсетелгән, иң тибәрелгән вакытларында, үз-үземә һәм дөньяга ышанычым юкка чыгып барган бер шомлы мизгелдә. Аллаһы Тәгалә миңа хак юлны күрсәтте Язмыш чуалткан җепләремнең очы гомер йомгагымның башлангычы һәм ахыры, мин эзләгән һәм таба алмаган сорауларга җавап тау куышында булырга тиеш иде Тау куышы — ул минем күңел дөньям фәрештәләр аша иңгән җанымның сыеныр урыны, иман нуры саклана торган яшерен һәм серле дөнья, бәндә белән Аллаһны тоташтыра торган иң кодрәтле, иң ышанычлы урын ул — тау куышы — кеше күңеле Гомеремнең иң авыр вакытларында мин. Аллаһынын рәхмәте белән, үз-үземә. үз күңелемә юл таптым, дөньяның явызлыкларына һәм бозыклыкларына каршы догаларым белән үз күңелемдә та у куышы кора алдым, шулай итеп, исән калдым Үзем булып калдым Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе Аллаһынын ризалыгын алу өчен зур сынау икәнен аңладым, намаз һәм гыйбадәтнең. Аллаһы кушканча яшәүнең нинди зур бәхет һәм җаваплылык икәнен аңладым, кешене кеше иткән илаһи көчнең ИМАН булуын аңладым, бу дөньяда мөмкин кадәр изгелекләр һәм яхшылыклар эшләп калдырырга кирәклеген аңладым
Мин хәзер башка милләттәшләремә дә шушы бәхетне телим шуңа өндим, динебезнең ни дәрәҗәдә камиллеген, пакьлеген, гаделлеген һәр кешегә аңлатасым, шушы олы бәхетемне — иманга кайту бәхетен башкалар белән дә уртаклашасым килә...
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, миңа быел Хаҗ сәфәре кылу бәхете насыйп булды Хаҗдан алган тәэсирләрем шул хәтле тетрәндергеч һәм көчле булды ки. мин әле шушы көнгә хәтле бу кадәр зур бәхетнең миңа насыйп булуына ышанып та бетә алмыйм Анда күргәннәрне, анда кичергәннәрне язарга сүзләр җитми, шул хәтле илаһи һәм дәһшәтле манзараларны тасвирларга сүзләр көчсез, бәндә көчсез, каләм көчсез. Кәгъбәтулла өстендә яңгыраган төнге азан авазлары, миллионлаган мөселманнарның, кәфенлеккә уралган әрвахлар сурәтендә Аллаһ йорты янына җыйналулары. Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә укылган намазлар. Пәйгамбәребез рухын саклаган кара мәрмәр таулар, бу күренешләр, бу авазлар, бу тәэсирләр гомеремнең ахырына кадәр мине озата барырлар, мәңге онытылмаслар, мәңге җуелмаслар.
Көче һәм сәламәтлеге җиткән һәр мөселманга гомерендә бер тапкыр Хаҗ гамәлен кылу фарыз, мәҗбүри. Ул — исламның төп шартлары булган биш фарызның берсе Бу хакта Аллаһы Тәгалә безләргә менә нәрсә дип васыять итә “Дөреслектә кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт кылган вакытларында юнәлү өчен салынган өйнец әүвәлгесе — Мәккәдәге Кәгьбәтуллаһтыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтуллаһ — барча галәмнәр өчен һидәят билгесе. Ул Кәгъбәтуллаһта билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе — Ибраһим гәләйһиссәламнең ташка баткан ике аяк эзләредер. Анда кергән гаепле булса да. анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен Хаҗ кылу — фарыз. Берәү Хаҗның фарызлыгына ышанмаса, көче җитеп тә Хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне газап кылыр.” ("Гимран" сүрәсе, 96-97 аятьләр *)
Шуңа күрә, мөмкинлеге булып та. Хаҗга бармыйча, бу булган байлыкны дөнья малы артыннан кууга, өсте-өстенә коттеджлар һәм йортлар салдыруга, машиналар алмаштыруга, чит илләрдә, диңгез буйларында ял итүгә һәм башка шундый гамәлләргә сарыф иткән бәндәләр өсләренә зур гөнаһ алалар. Коръәндә әйтелгәннәргә һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә, хәдисләренә бик җитди карарга кирәк, дин белән уйнарга, аны фани дөньяда карьера ясау өчен генә файдаланырга, динне сәнгатькә, җыр-биюгә. шигърияткә әйләндереп калдырырга ярамый, дин ул — гамәл, аны тотарга кирәк, ягъни, Коръәнчә. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә кирәк, һәрхәлдә, без мөселман, дип йөрүчеләргә булса да..
Хаҗ сәфәрендә мин беренче көнемнән көндәлек алып бардым Минем милләттәшләремә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирәсем килде, үзем күргәннәрне алар да күз алдына китерерлек итеп тасвирласым килде, мин кичергәннәрне алар да күңелләре аша кичерә алырлык тәэссоратлар, хис-тойгыларымны җиткерәсем килде Әлбәттә, намаз-гыйбадәт араларында, тау-таш өсләрендә, ай яктыларында, самолет һәм автобусларда язылган бу көндәлегемә минем Хаҗда күргәннәрем һәм кичергәннәремнең барысы да кереп тә бетмәгәндер. Әмма, булган кадәресен. тәвәккәлләп, мин укучы ихтыярына тапшырасы иттем Аллаһы Тәгалә бу эшемнән риза булсын иде Телемне ялганнан, гамәлләремне харамнан сакласын иде Амин.
1998 елның 4 июне.
* Коръән тәфсире. Казан. Татар, кит. нәшр. 1992 ел. 69-70 б. Алга таба аятьләр шушы чыганактан алына.
Хаж көндәлеге
Бисмиллаһир-рахманир-рахим
1998 ел. 27 март. Ниһаять, без күктә Көне буе Казан аэропортында самолет көтеп ятканнан сон, без, Хаҗга баручылар, кыйблага таба очып киттек Җомга, икенде, ахшам намазларын Казан аэропортынын таш идәннәренә тезләнеп укыган идек, ястү намазын укырга самолетта әзерләнәбез
Безгә дигән самолет, никтер, Уфадан килде, без “Башкортстан” авиалиниясе очкычында Хаж сәфәренә юлта чыктык Мөселман татарлар өчен Казаннын үзендә самолет табылмаган, күрәсең. Мәшәкатьле, әмма саваплы, изге юлыбыз башлана гына әле, алда әллә нинди тоткарлыклар, каршылыклар булуы мөмкин. . Без Аллаһтан сабырлык, ныклы иман, ихласлык, саулык-сәламәтлек сорыйбыз...
Без бу самолетта Хаж сәфәренә 160 лап кеше очабыз Күренеп тора — хатын-кызлар күбрәк Бездән башка тагы 200 ләп кеше очачак икән, алар Корольнең кунаклары булачак, ди, гарәпләр Татарстанга, татар халкына шундый зур бүләк ясаганнар Хаж сәфәренә лаек булган, тәкъва, хакыйки мөселманнарга насыйп булсын иде бу бүләк Безнен белән Хаж сәфәренә чыгучыларның күбрәге олы як — алтмыш белән җитмеш арасы Шушындый озын юлга тәвәккәлләп сәфәр тыккан бу апа-абзыйларга карап, күнел тула Артык җитди дә. балалар кебек беркатлы да күренәләр алар бүген Ха тын-кы парный күбесе мәчеттә үк ак күлмәкләрен киделәр, ирләр исә самолетта гына. Мәккәгә якынлашканда Хаж киеме — ихрамга багьланачаклар Ә хәзергә — көньяк- көнчыгышка — кыйблага карап очабыз. Аста — төн Ап-ак карга уралган татар авыллары безне тын гына, сабыр гына ерак юлга озатып кала . Раббым, бу кырларга, бу урманнарга, җандай газиз бу татар авылларына, калаларыбызга исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп ит. Илдә калганнарга да имин тормышлар насыйп ит, Раббым Аллам!
Бергәләп, хаҗиларны Хаҗга озату догасын укыйбыз. Гүяки бу догабызга тын авылларыбызда безне тын гына озатып калган ата-аналарыбыз да кушыла, дин өчен көрәшеп шәһйг киткән әби-бабаларыбыз рухы безне караңгы төннәрне аралап, озата бара, балаларыбыз, өмет белән мөлдерәп, безнен исән-сау илләргә әйләнеп кайтканны көтеп калалар
“Бисмиллаһир-рахманир-рахим Аллаһым.' Биргән саулыгыңа, биргән нигъмәтләреңә меңнәрчә мәртәбә шөкерләр булсын ' Безне яраттың, кальбебезгә ислам нурын урнаштырдың, мактау булсын Сиңа Кәгъбәне мөбарәк кылдың Күңеле Аллаһны сөю белән янган Ибраһим Пәйгамбәрне анда урнаштырдың Безләргә өеңне зиярәт итүне фарыз кылдың, инде ул мөбарәк туфракларга кавышу, өеңне тәваф итү. зәмзәмеңне эчү теләге белән юлларга чыгабыз. Бу Аллаһка, Мөхәммәдкә. Пәйгамбәребезгә карата булган ашкынуда Кәгъбәне, өеңне күрмичә җаныбызны алма, йөзебезне Хаҗәри-әсвәдкә кую өчен саулык бир Кәгъбә тирәсендә фәрештәләр кебек әйләнергә көч һәм куәт бир, Сафа һәм Мәрва таулары арасында. Ибраһим Хәлиуллаһны искә алып. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең юлында җаныбызны фида кылыйк Аллаһым. гөнаһларыбыз гафу ителсен, йортыбызга яңа туган кебек пакь һәм гөнаһсыз к айтыйк ЭчебежЬге шайтанны үтерик Бөтен яланыбыз, тәнебез белән “Ләббәй кә гюһумә ләббәйк ". дип кычкырыйк Мин Синең әмереңдә. Аллаһым, әмер ит
Йа, Рабби1 Синең сөюең белән юлларга чыктык Исән-сау кайтып килүне, гаиләбез һәм дусларыбыз белән кавышуны насыйп ит, аларны да сау-сәламәт күрүне насыйп ит. һәр мөэмин колыңа Кәгъбәне тәваф итәргә насыйп әйлә. Аллаһым'
Аллаһым.' Синнән бу дөньяда һәм ахирәттә яхшылык тешбез, гөнаһла-рыбызны кичер Сөекле Пәйгамбәрләребезнең шәфәгатенә ирештер Амин "
Хаж сәфәренә юлга чыгучылар арасында авыл татарлары да бар, шәһәрнекеләр дә күп. Чүчинкә нтек, жон оекбаш, галош киеп Хаж сәфәренә юнәл vie самими, ихлас авыл татарлары Аларга бу хәтле чыгымнарны күтәрергә
9. .к. У • м 9
балалары ярдәм иткәндер инде. Авыл татарлары, һәр җирдәге кебек, самолетта да тын гына, күбрәк читтән күзәтеп кенә утыралар. Бсзнен бу төркемдә дин әһелләре, исемле, билгеле кешеләр, язучы-галимнәр, интеллигенция юк дәрәҗәсендә аз. Биредә — үз хисапларына Хаҗ кылучы ихлас мөселманнар, гади, бөек кешеләр... Менә янәшәмдә генә Түбән Кама шәһәреннән Рисәлә апа утыра. Аның белән инде Казан аэропортында ук танышкан идем. Аягында чүпрәк итекләр, башына гади бүрек өстеннән шәл уранган, кулына бәләкәй арба тарткан бу өлкән яшьтәге апага мин инде анда ук игътибар иткән идем. Без сөйләшеп-танышып киттек. Рисәлә апа — ялгыз карчык, ул Хаҗга бару өчен 4 ел буе пенсия акчасын җыеп килгән, ә үзе өс-баш тегеп саткан акчага яшәгән. Бәрәнгесенә кадәр үзе белән төяп алып бара, Мәккәдә шәкертләргә бирермен, ди. Никадәр ихласлык, никадәр бөеклек бу татар хатыннарында!
Сатирә апа Мөлекова белән без Чаллыдан ук бер таксида килдек, хәзер дә урыннарыбыз бер-беребездән ерак түгел. Таксидан чыкканда сумкасын күтәрешергә теләгән идем, әмма ул күтәрерлек түгел иде. Ул анда шыплап кара ипи тутырган икән. “Мәккәдә кара ипи юк икән, — диде миңа Сатирә апа. — Шәкертләребезгә дип алып барам бу ипиләрне..." Бер караганда, ул шәкертләр бу апаның беркеме дә түгел бит, әмма алар — татар балалары, мөселманнар. Шушындый кешеләрне күргәч кенә мин милләтебезнең никадәр бөеклегенә, исәнлегенә янәдән ышана башлыйм. Ә ул ышаныч бик кирәк...
Шәһәр хатыннарының күбесе ап-актан киенгән. Аларда шундый пакьлек, ихласлык, җитдилек — алар жирдә без күреп өйрәнгән татар хатыннарына бөтенләй охшамаганнар. Бу кадәр дә нурны, бу кадәр дә чисталыкны күреп, җәннәттәге хатын-кызлар, хур кызлары, мөгаен, шушындыйрак кыяфәттә булалардыр, диеп уйладым. Йа, хода, бөтен хатын-кызларыбыз шушылай киенсә, үзләрен шушылай тыйнак, инсафлы, горур тотса, без изге милләт булыр идек, безнең урыныбыз да җәннәтнең түрендә булыр иде..
Бу Хаж сәфәренә кайбер шәһәрләрдән төркем-төркем булып, бик зур әзерлек белән килгәннәр. Әлмәттән Наил хәзрәт җитәкчелегендә 27 кеше Хаж сәфәренә чыккан, алар гел бергә, киңәшләшәләр, ярдәмләшәләр... Түбән Камадан да егермегә якын кеше бергә тупланып юйга чыкканнар, аларны Түбән Камада тәкбирләр әйтеп, намазлар укып, КаЗанга хәтле зур автобус белән озатканнар. Ә без. Чаллылар, урык-сурык, аерым-аерым, таксилар тотып килдек. Аллага шөкер, әле ярый Чаллыда хатын-кызлар мәдрәсәләре бар, бу юлы да “Тәнзилә” мәдрәсәсе Мөслимәләре Хаж сәфәренә бергәләшеп тәвәккәлләгәннәр. Чаллыдан без 12-13 кеше булырга тиешбез. Барчабыз да исән-сау әйләнеп кайтсак ярар иде инде...
Төне буе самолетта очтык. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туктап, ягулык алдык, аннан тагы очып киттек. Ястү, витр намазларын самолетта укыдык. Безнең салонда гел хатын-кызлар гына диярлек, күрше салонда — ир-атлар. Ниһаять, ир-аттан аерыла, үз асылыбызга кайта башладык. Ир- атлар ул якта ак ихрамнарга төренәләр, бу якта хатын-кызлар тәһарәтләнә һәм киенә. Бергә булсак, без бер-беребезгә нинди уңайсызлыклар һәм авырлыклар тудырыр идек. Дин һәрберсен үз урынына куя Беркем йокламый. Без инде Согуд Гарәбстаны өстеннән очабыз... Таң алды... Төн белән көннең кушылган һәм аерылган сагышлы бер мизгеле... Тәннәребездә һәм җаннары-бызда җинелчә калтырану, борчылу сизәбез... Йа, Раббым, безме бу’’ Без әзерме һәм лаекмы бу изге җирләргә аяк басарга, бу туфракларга йөз орырга, Пәйгамбәребез йөргән эзләрдән йөрергә, ул гыйбадәт кылган мәчетләрдә намаз укырга?
Менә без Жиддә аэропортына якынлашабыз. Ирләр кычкырып тәлбия әйтә башладылар, микрофоннан ул тәкбир авазлары белән аралашып бара. Көчле тәкбир тавышы самолет гүләвен дә, безнең дулкынлануны да, барлык шик-шөһбәләрне дә басып китә...
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!
Лә иләһә иллаллаһу!
Аллаһу әкбәр' Аллаһу әкбәр!
Тан яктысы кергәндә, Пәйгамбәребезнең туфрагына аяк бастык. Күзләребездә — яшь, телләребездә — дога..
Аллаһу әкбәр' Аллаһу әкбәр!
Үзебезне, эчкерсез догаларыбызны, изге ният һәм гамәлләребезне кабул итеп ал, Раббым! Хаж сәфәрләребез хәерле булсын!
Без таможня, паспорт контролен башкалардан аерым үттек. Гарәп ир- атлары дәшми генә безне төрле ишекләргә, төрле тәрәзәләргә озатып торалар Хатын-кызлар — аерым, ирләр — аерым. Ник бер сүз, ыгы-зыгы, тавыш булсын. Күнелнс шомландырып, тагы бер уй үтте — кыямәт көнендә дә шушылайрак булачак бит! Аллаһынын фәрештәләре бер ишектән икенчесенә йөртәчәкләр, сорау алачаклар, төрле төркемнәргә бүләчәкләр. Кемгә — кайда Кылган гамәлләренә, иман дәрәжәнә карап... Хәтта бу чик буе ишекләрен дә шикле документ белән үтеп булмый, ә безнен күбебез гамәл кылмыйча гына жәннәт ишекләрен ачмакчы була. Хаж сәфәре Аллаһыдан безгә гыйбрәт өчен җибәрелгән могҗиза түгелме сон ул? Исән чакта гыйбрәт алыр өчен, чагыштырып карар һәм. әзерләнер өчен
Безнен бер төркемебез паспорт контролен исән-имин үтте, ә бер төркемнең визасы юк булып чыкты Чик буен имин генә үткән төркем аэропорт мәйданында калганнарыбызны көтә Әле кояш чыкмаган. Шуңа күрә тиз-тиз иртәнге намазга әзерләнәбез
28 март. Әле кояш чыкмаган. Җилдә аэропортында тәһарәт алырга да, хәтта госсл коенырга да бөтен шартлар бар Әзерләнеп, таш мәйданга намазлыкларыбызны җәеп, иртәнге намазны укыйбыз Изге Хаж җирләрендә, Пәйгамбәребез туфрагында бу безнен беренче намазыбыз. Күзләрне яшь томалый. Кыйблага тезләнеп, мин дә Гарәбстанда беренче намазымны укыйм Ата-анама, балаларыма, раиләмә, туганнарыма иман, саулык-сәламәтлек сорыйм. Беренче догам — ин якыннарыма, Раббым, кабул итеп алсаң иде
Визасыз кешеләрнең паспорт контроле үткәнен көтеп ятабыз. Инде өйлә намазы да житеп килә Көн эссе, 35 градуслар булыр Яшьрәкләр чәй ташып тора, үзара танышабыз, аралашабыз. Безнең янга гына төрекләр дә килеп утырды, бераз сөйләшеп тә алдым Араларында “Рефак” дини партиясе вәкилләре дә бар иде, алар белән Төркиядәге хәлләр, ислам диненә карата башланган басым турында борчылып сөйләшеп алдык. Яныбызга гына үзбәкләр дә байракларын китереп кададылар, һәм үзбәк хаҗилары шул тирәгә туплана башлады. Кая карама төрле илләрнең байраклары Монда байрак бик мөһим роль уйный, ул — бер-беренне эзләп табарга, тупланырга нык ярдәм итә.
Безнең Татарстан байрагы Габдулла хәзрәтнең әтисе Сафа абзый кулында Ул аны Казаннан бирле үзе тотып килде, хәзер дә кулыннан төшерми Абзый балалар кебек куанган, яктырып киткән
Әле өлкән яшьтәге икс апа белән сөйләшеп утырам Бу гаҗәеп чиста, тыныч, мөлаем апаларга мин Казан аэропортында ук игътибар иткән идем инде. Менә хәзер. Җилдә аэропортында, сөйләшеп тә киттек Гадәттә, Хаҗга баручылар турында халык арасында төрле сүзләр йөри Имеш, шулкадәр зур акчаларны бүгенге көндә табу мөмкин түгел (сүз мен ярым доллар турында бара), имеш, харам акчага да баручылар бар. тегесе дә монысы Мина язу өчен, бу гайбәтләрне өлешчә булса да тарату өчен бик җентекләп белергә, ипләп кенә, кешеләрнең күңелләрен рәнҗетмичә генә, сораштырырга кирәк. Минем әңгәмәдәшләрем икесе дә Казан карчыклары булып чыктылар, яшьләре җитмешләр тирәсендә булыр Апаларның берсе, Хаҗга барырга акча туплар
өчен, ел буе биш Вьетнам гаиләсенә хезмәт күрсәткән, ягъни, аларнын яшь балаларын караган, шәһәр буенча йөгереп йөреп, кайсына сөт, кайсына башка ризык ташыган, асларын юган, чистарткан. Бу гаиләләр биргән акчаны тиенләп җыеп барган һәм менә хәзер Хаҗга килгән. Икенчесе исә дачасын сатып җибәреп, шуның акчасына Хаҗга килгән. Хаҗга бару өчен еллар буе ашау- эчүне, кием-салымны кысып, акча җыючылар да бар. Бу апалар белән сөйләшкәндә шуны да яхшы аңладым — ниятенә кергән кеше үз дигәненә барыбер ирешә. Иманы зәгыйфь кеше дин тотмас өчен сәбәп эзли, Алладан курыкканы Аллаһы Тәгаләгә юлларын эзли, һәм таба. Җилдә аэропортында күгәрченнәр кебек тезелеп утырган татар карчыклары, татар апалары, бабайлар, ир уртасы кешеләр — шул юлга чыгучылар, шул юлны табучылар түгелмени?
Көтеп утыру озаккарак китте. Визасыз ябылып калган төркемне һаман чыгармыйлар. Анда күбрәк карт як, Рәшидә абыстай белән ире Гомәр абзый, Камил хәзрәтнең әнисе Камилә абыстай, тагы егермеләп кеше чик буенда тоткарланып калды. Җитмәсә, җитәкчебез Габдулла хәзрәт үзе, тагы бер имамыбыз Наил хәзрәт тә алар арасында. Без иртәдән кичкә кадәр аларны көтеп таш мәйданда утырабыз, язмышлары турында берни белмибез һәм борчылабыз. Шул ук вакытта без аларны калдырып Мәккәгә дә китеп бара алмыйбыз, беренчедән, бу — юлдашларыбызны ярты юлда ташлап китү булса, икенчедән, Габдулла хәзрәттән башка безне Мәккәдә алдан сөйләшенгән урынга беркем дә алып бара алмый. Ә Габдулла хәзрәт безнең янга чыга алмый, дөресрәге чыга ала, әмма бер чыккач, инде ябылуда калган карт-карчыклар янына башка керә алмый. Монда аэропорт берьюлы менләгән, хәтта миллионлаган кешене кабул итеп, уздырып тора, шуңа күрә тәртип бик нык, кырыс, монда син үзең түгел, синең өчен кәгазьләрең, документларың сөйләшә. Аларда әз генә төгәлсезлек булдымы — кире кайтарып җибәрергә дә күп сорамыйлар. Чөнки Хаҗ битлеге астыңда төрле шымчылар, террористлар, начар адәмнәр дә килергә мөмкин. Безнекеләрнең элегрәк шулай визасыз килеп, үтеп киткәннәре булган, бу юлы да шуңа ышаныбрак, тагы алдан кемнәр беләндер сөйләшеп, юлга чыкканнар. Ә хәзер, менә инде 10-15 сәгать, беркем дә ярдәм итәргә, аларны визасыз гына үткәреп җибәрергә теләми. Димәк, биредә “чолганышта” калган 60-70 яшьлек карт-карчыклар, Хаҗ өмете белән юлга чыгучы яшьләр, йә берәр самолет белән кире кайтып китәргә, йә көннәр, атналар буе виза көтеп ятарга тиеш булачаклар. Кайберләренең чит ил паспортларының срогы җәйге айларда чыга икән, шуңа күрә Мәскәүдә виза куймаганнар, Россия илчелеге Гарәбстанга килгәч, булышырга вәгъдә биргән. Ә биредә исә, күпме шылтыратып та, Россия илчелегеннән килеп тә карамадылар...
Шулай итеп, без юл башында ук икегә аерылдык, бер өлешебез аэропортта “бикләнеп” калды, икенче өлешебез чатнаган кояш астында мәйданда ята. Җитмәсә, үзбәкләр килеп, яткан урыныбыздан да куыһ чыгардылар, бу урын 700 үзбәк мөселманы өчен каралган икән, хәзер алар һавада, килеп төшешләренә аларга урнашырга мәйдан кирәк икән. Безне күләгәле тыныч урыныбыздан юл өстенә кысрыклап чыгардылар, хәзер инде таш өстендә, кеше аягы астында ятабыз. Халыкны, “Хаҗ сәфәре шулай газаплы була инде ул”, дип тынычландыручылар да бар, “безнең оеша белмәгәнебезгә Хаҗның ни гаебе бар соң?” дип борчылучылар да күп. Халык арыды, кешеләрнең күңеле төшә башлады. Нидер эшләргә, сәфәребезнең башында ук килеп чыккан күнелсезлекләрне бетерергә ярдәм итәргә кирәк иде. “Син укыганрак, бераз йөре, ярдәм ит”, дип, әби-бабайлар миңа да мөрәҗәгать иттеләр. Делегация кебек бер төркем төзеп, илчелекләргә, хәрбиләргә, аэропорт җитәкчелегенә чыктык, ярты көн арлы-бирле йөрдек, сөйләшүләр алып бардык. Эчтә исә Габдулла хәзрәтләр үзләре дә хәрәкәттә булганнар, сөйләшүләр алып барганнар. Ниһаять, Аллаһы безгә ярдәм итте — юлларыбызны ачты — ахшам намазы алдыннан “әсир”ләребезгә виза куеп, “биктән” чыгардылар. Чыккач абыстайларнын
беренче сүзе — “ник фетнә чыгарып йөрдегез?” булды. Мин телсез калдым, изгеләйттергән сәфәрем, изгеләштергән юлдашларым, канатланып, күктә очуларым бер мизгел-гә бары да юкка чыкты — мин биредә дә усаллык белән очраштым. Минем елый-слый ашкынып Мәккәгә очкан җаным моны күтәрерлек хәлдә түгел иде... Мин врач бүлмәсендә, уколлар ясый башлагач кына аңыма киләм, йөрәгем янадан тибә башлый, әкрен генә күхтәремне ачам. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен Хаж сәфәрендә авырулар белән сыный, диләр.. Алда көткән барлык сынаулардан иманны югалтмыйча, кеше булып, көчле булып чыгарга язсын иде. Шушы хәтле дә җаваплы, шушы хәтле дә хикмәтле, шушы хәтле дә саваплы Хаж сәфәрен минем пакь тән һәм пакь җан белән, сәламәт килеш, үз аякларымда йөреп, хәере белән башкарып чыгасым килә. И, Раббым, көч-кодрәт бир арыган тәнемә һәм җаныма, кешеләрдән биздермә, аларны кичерә алырлык олы йөрәк бир, ихлас һәм ныклы иман бир ..
Мине башта Мәккәгә “ашыгыч ярдәм” машинасында илтергә булганнар иде, риза булмадым, үзебезнекеләрдән аерыласым килмәде. Мәккәгә үземнен милләттәшләрем белән, үз аягым белән барып керәсем килде. Мина авыр вакытымда ярдәм иткән төрек табибларына рәхмәтләремне әйтеп, алар ярдәме белән автобуска утырдым, һәм без, бөтен төркемебез белән, Мәккәгә карал кузгалып киттек...
Жиддәдән Мәккәгә автобус белән киттек. Икс көн рәттән Казан һәм Жиддә аэропортларында ятып, төнне самолетта уздырып, халык бик арыган иде, алай да автобусларда тәкбир һәм тәлбия авазлары яңгырап торды. “Ләббәйкә-лләһуммә ләббәйк, ләббәйкә лә шәрикә ләкә ләббәйк, иннәл-хәмдә вән-нигьмәтә ләкә вәл-мульк лә шәрикә ләк” "И Аллаһы Тәгалә, Синең нигъмәтеңне камил итагать илә кыйламын. Синен һич тиңдәшең юк Дөреслектә барча мактау вә барча нигъмәт Сиңа гына хас. Вә хуҗалык та Сиңа гына. Синең һич тиндәшең юк".
Төнге Мәккә безне янып торган утлары, гөрләп торган урамнары белән
каршы алды. Бу инде Пәйгамбәребез заманындагы Мәккә түгел. Мәккә тирәсендәге кырыс кара таулар гына бу җирләрнең гаять борынгы, тарихи изге җирләр икәнен искә төшереп, кисәтеп торалар...
Никадәр арылган булса да, төнге гумра Хаҗыбызны башкарырга ниятләдек, ягъни, бу төнне үк Кәгьбәтуллага барып, шунда гумра (кече) Хаҗ гамәлләрен башкарырга, дигән фикергә килдек. Әле безнен фарыз Хаҗыбыз Корбан бәйрәме алдыннан гына башланырга тиеш, шуна күрә безнен кече Хаҗ гамәлләрен башкарырга да мөмкинлекләребез бар иде. Бу безгә фарыз Хаҗ гамәлләренә өйрәнә торырга да бик яхшы җай иде. Урнашкан йортыбызда ястү намазын укыдык та, тезелешеп, тәкбир әйтеп, Кәгьбәтуллага таба юнәлдек. Без урнашкан урам туры Кәгьбәтуллага илтә. Төнге сәгать бер белән ике арасы... Юлда безгә күп кенә хаҗилар очрый, берәүләр Кәгьбәтуллага бара, икенчеләре инде кайтып килә. Кәгьбәтулланы күрәсебезгә әле һаман күңел ышанып бетми. Без, татар хаҗилары, тәкбир әйтеп, ашкынып, шул якка — мәчет-һарам ягына таба барабыз. Мәчетне әлегә биек, заманча йортлар каплап тора. Ул, дөньяньщ бөек бер могҗизасы кебек, кисәк кенә күренә икән...
Нәкъ шулай булды да. Кайсыдыр биек йортның артыннан кинәт кенә мәгърур, мәрмәр һарам мәчете күренде. Кап-кара төн, ак мәрмәр мәчет, күккә төбәлгән очлы манаралар һәм кешеләр, кешеләр, кешеләр. . Шушы һарам мәчетенең ишек алдында, эчендә — Кәгъбәтулла, җәннәттән иңгән кара таш, Алла1гынын сере, могҗизасы, хәбәре...
һарам мәчетенең 45 капкасы бар икән. Без шуларның беренчесеннән- Габделгазиз капкасыннан эчкә керергә җыенабыз. Фарыз Хаҗга караганда, халык әле чагыштырмача азрак, әйтик, Корбан бәйрәме көннәрендә монда 3-5 миллион кеше берьюлы фарыз гамәлләр башкарса, хәзергә биредә миллионга якын кеше булыр. Ул да бик күп, ашыгып түгел, аяк атлап йөрергә дә мөмкинлек чикле. Без, шушы халык арасында адашмыйча, тапталмыйча, җиде тапкыр Кәгьбәтулланы әйләнергә тиешбез. Аннан соң, мәчет эченә үк
кереп калган Сафа һәм Мәрва таулары арасын жиде тапкыр урарга, нәфел намазларыбызны укырга һәм мәчет эчендә үк агып яткан зәмзәм суын авыз итәргә тиешбез. Шушының белән кече Хаж тәмам була, без инде фарыз Хаж гамәлләренә әзерләнә башларга тиешбез. Адашсан, эзләп табу өчен. Мәккәгә килгәч тә беләкләребезгә гарәпчә язылган беләзекләр тактылар, муеннарыбызга кызыл тасмалар кидек. Монда һәр милләт, бер-берләрен таныр-табар өчен, киемнәренә берәр тамга таккан, күбесендә — дәүләт байраклары рәсеме. Бу яктан бигрәк тә төрекләр. Малайзия һәм Индонезия мөселманнары аерылып тора, аларга күз салу белән, тамгаларына карап, кайдан икәнлекләрен әйтергә була.
Аяк киемнәребезне салып, һарам мәчетенә керәбез. Кем оекчан, кем яланаяк кала. Мәчеткә кергәндә кулда әйбер булырга тиеш түгел, без дә аяк киемнәребезне муеннарыбыздагы алдан әзерләнгән кечкенә капчыкларга салабыз. Салкын, ак мәрмәр идәннән бераз баруга... күз алдында кинәт кенә Кәгьбәтулла-кара таш пәйда булды. Мин "аһ" итеп куйдым. Кәгьбәтулла. Аллаһ йорты, җәннәттән иңгән серле кара таш... Ничә йөз еллар бөтен дөньянын мөселманнары шушы кыйбла ягына карап гыйбадәт кылганнар Кәгьбәтулла — Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен жир йөзендә беренче салынган йорт, аны төзүне Аллаһы Тәгале Мөхәммәт галәйһиссәламнен ерак бабасы булган Ибраһим Пәйгамбәргә һәм анын улы Исмәгыйльгә тапшыра Җәннәттән иңгән кара таш үзе затлы ырнауга утыртылган, бу жәннәт ташын саклау өчен шакмак (куб) рәвешендә корылма ясалган, ул Коръән аятьләре язылган кара япма белән чорнатып алынган Башта бу корылманын эче потлар (сыннар) белән тулган булган, хәтта мәжүси гарәпләр дә бу урыннын хикмәтле икәнен белгәннәр, табыну урыны итеп күктән шушы таш төшкән җирне сайлаганнар. Аларнын да хажлары нәкъ безненчә булган — жиде тапкыр Кәгьбәтулланы тәваф кылганнар, ягъни, әйләнгәннәр. Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөргәннәр, корбан чалганнар, тауларда Хаж кылганнар. Әмма бездән, мөселманнардан аермалы буларак, алар сыннарга табынганнар, сыннардан ярдәм көткәннәр, сыннары өчен корбан биргәннәр. Бу мәҗүсилеккә каршы беренче бульп| Ибраһим галәйһиссәлам күтәрелеп чыга, бер Аллага табынырга өнди. Бу хакта Коръәндә менә ничек әйтелә “Дәхи хәтерләгез. Ибраһимга Кәгъбәнең урынын бәян иттек, вә ана әйттек: "Мина һичнәрсәне тиңдәш итмә гел, вә минем осмие ягалай килеп тәваф итүчеләргә, вә анда торучыларга, вә намаз укучыларга пакълагыл, анда ислам диненә хыйлаф бер гамәл дә булма- сын".( "Хам;"сүрәсе, 26 аять )
Ислам дине көчәйгәч, потларны җимереп, биредә мөселманнар гыйбадәт кыла башлаганнар. Мөселманнар, кайда гына яшәсәләр дә. аларнын карашлары, күңелләре Кәгъбәтуллага төбәлгән Мөселман кешесе өчен бөтен юллар да Мәккәгә илтә, бөтен уйлар да Кәгъбәтуллага илтә
Без Кәгьбәтулла тирәли әйләнә — тәваф кыла башлыйбыз Әмма Кәгъбәтуллага якын килерлек түгел, без бик ерактан әйләнергә мәжбүрбез Таза-таза негрлар, елгыр индонезиялеләр әйләнгән саен кара ташка ныграк якынаялар, ана куллары белән кагылу бәхетенә ирешәләр, үбәләр. Мин. әле генә каты авыру кичерү сәбәпле, ялгыз гына йөри алмыйм — мине биредә укучы Ирек исемле татар шәкерте җитәкләп йөртә Халык дулкыны безне бер күтәреп, читкә чыгарып ташлый, бер Кәгъбәтуллага ук китереп тери. Кайбер урыннарда аяклар җиргә тими — халык ташкыны үзе этеп, күтәреп алып бара. Биредә егылырга ярамый, сгылсан. ташкын өстеннән чыгып китәчәк Этү-төртү юк. кырыс бер тәртип, тыгыз боҗра булып, бер-берләребезгә тотынып. Кәгьбәтулланы әйләнәбез Җиде боҗра. Аллаһка жиде тапкыр ялварып мөрәҗәгать итү Аннан сон жиде тапкыр Сафа һәм Мәрва таулары арасын йөгереп-атлап уздык һәр әйләнүдә, тау башына менеп җиткәч, ин изге, ин эчкерсез теләкләребезне теләдек Биредә теләгән бөтен теләкләр дә тормышка
аша. диләр. Шума күрә беркем беркемне күрми, елап, ялварып, Аллаһыдан үзенә кирәкне сорый. Авыру кеше — сәламәтлек сорый, фәкыйрь кеше — бәрәкәт сорый, иман ныклыгы, ихласлык сорый, җәннәтләргә керерлек изге гамәлләр башкаруны сорый. Биредә, Сафа һәм Мәрва таулары арасында, анабыз Һаҗәр шулай яна туган улы Исмәгыйльгә эчерергә су таба алмыйча, уттай кояш астында өзгәләнеп йөгергән, һәм Алланын рәхмәте белән, Исмәгыйль яткан урында су тибеп чыккан Бу су — зәмзәм суы дип атала. Ул сунын файдасы, составындагы нигъмәтләр турында әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу су еллар буе сакланып та бозылмый, күпме эчеп тә туйдырмый, хәтта ашыйсы килү теләген дә бетерә. Зәмзәм суының составында көмеш бар, башка күп төрле файдалы матдәләр бар, дип әйтәләр, анысын галимнәр тәгаен беләләрдер, һәм менә мин дә, беренче тапкыр, кипшергән иреннәремне зәмзәм суына тидерәм. Әйтерсең лә, балачагыма кайтам, йотылып-йотылып чишмә күзеннән шифа эчәм, һәр күзәнәгем терелә, җанлана, пакъләнә. Аннан зәмзәм суын уттай янган алҗыган йөземә, күзләремә тидерәм. Мин басып торган мәчет тә ап-ак, кешеләр дә ап-ак, дөнья да ап-ак... шушы аклык, пакьлек эчендә бу мәчеттә беренче намазымны укыйм... Минем белән бергә бу намазны шушы көнне тилмереп көтеп торган фәрештәләрем дә укый, бөтен нәселебезгә сонгы йөз елда беренче мәртәбә мин — Әүхәди кызы Фәүзия дөньяның ин изге мәчетендә, Кәгьбәтулла каршына тезләнеп, намаз укыйм.. Миннән дога өмет итеп яткан әрвахлар рухына багышлап, атам-анама исәнлек сорап, балаларымның иманлы булуын теләп, милләтемнең дөрес юлга — ислам юлына чыгуын сорап, мин дөньяның Баш мәчетендә намаз укыйм... Төн әле үтмәгән, тан әле атмаган, догаларның ин кабул була торган чагы, Раббыбызнын күк капусына, адәм балаларына ин якын чагы...
Иртәнге намазны да шушында, һарам мәчетендә укыдык. Миллионлаган кеше берьюлы, бер җан булып, Раббыбыз каршында тезләндек. Беренче таңыбызны Мәккәдә, Аллаһы каршында тезләнеп каршы алдык... 29 март. Өйләгә кадәр ял иттек. Кайбер кешеләребезнең төнлә мәчет тирәсендә адашып калганнары билгеле булды. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел иде. Казан урамнарында да адашмыйча, кешегә тотынмыйча йөри алмаган авыл карт-карчыклары, 80-90 яшьлек бабайлар ничек төнлә, миллионлаган кеше арасында йөри белсеннәр дә, юлын тапсыннар, ди. Алай да Габдулла хәзрәт, Габдерәшит хәзрәт, биредә укучы шәкертләр халыкны бергә туплап, исән-сау йөртер өчен бөтен көчләрен куйдылар. Ә барыбер адашучылар, кайтмый калучылар бар. Рәшидә абыстайның ире Гомәр абзый бер тәүлеккә якын югалып торды, аннан китереп куйдылар. Берничә хатын адашып, төне буе без яшәгән йортны таба алмый йөргәннәр. Полиция ярдәме белән, сонрак алар да кайтты. Инде арабызда эсселектән чирләүчеләр дә күренә башлады, һәрхәлдә, эсселек 30-35 градуслар гына булса да. Бу — аларның кышы дияргә була. Жәйләрен биредә эсселек 60-70 градуска җитә икән. Ходанын хикмәте, 29 март көнне көндез, 30 мартка каршы төндә көчле янгыр яуды. Монда яңгырлар сирәк булганлыктан, без моны да Аллаһынын бер хикмәте һәм бүләге итеп кабул иттек. Бүген беренче тапкыр яктыда гарәп җирләрен, Мәккә шәһәрен күрдек. Монда Пәйгамбәребез заманыннан Кәгьбәтулла һәм шәһәрне әйләндереп алган кара мәрмәр кыялар гына калган. Мәккә шәһәре бүгенге көндә заманча биек йортлардан, кунакханәләрдән, затлы кибет һәм чәйханәләрдән торган бер шәһәр. Мәккәдә малайлар өчен 12, кызлар өчен 28 урта мәктәп эшли икән. Болардан тыш малайлар өчен 148 башлангыч, 44 әзерлек мәктәбе бар икән, шулай ук кыз балалар өчен 18 башлангыч, 60 әзерлек мәктәбе эшли. Моннан тыш шәһәрдә кызлар өчен колледж (педагогия училищесы), Коръәнне яттан өйрәнү мәктәпләре, наданлыкны бетерү мәктәпләре, шәхси балалар бакчалары да эшләп килә икән. Мәгариф ягыннан Мәккә шәһәренең горурлыгы, ул —”Өм-Әль-Кора” университеты. Ул 1981
елда ачылган булган һәм анын Шәригать факультеты хәзер бетен Согуд Гарәбстанында ин атаклылардан санала. Бу университетта. Шәригать белеменнән тыш, педагогика, гарәп теле, инженерлык, авыл хуҗалыгы һәм социаль фәннәр буенча да махсус факультетлар бар. Пәйгамбәребез “Кытайга барып булса да белем алыгыз” дигән, хәзер гарәпләргә белем алу буенча дөнья читенә дә китәргә кирәкми, киресенчә, бар дөньядан хакыйки белемгә омтылучылар бирегә килә Бу университетта Татарстаннан да дистәләгән шәкертләрнен белем алуларын әйтеп узарга кирәк.
Бу зур университет каршында тагы берничә институт һәм фәнни- тикшеренү үзәкләре эшләп килә икән. Әйтик, гарәпчә сөйләшә белмәгәннәр өчен гарәп теле институты, инглиз теле институты (дөньясы өчен анысы да кирәк), мөселман өммәтен өйрәнү фәнни-тикшеренү институты, педагогика һәм психология буенча фәнни-тикшеренү институты, Хаҗ мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге, ислам белеме буенча халыкара үзәк, ислам югары мәктәбе, инженерлык-политехника үзәге зур эшләр алып баралар Шушындый ук көчле институтларның, университетларнын, үзәкләрнең Мәдинә һәм Согуд Гарәбстанының башкаласы булган Эр-Рият шәһәрләрендә дә барлыгы һәм аларда бөтен дөньяның мөселманнары белем алганнарын әйтеп үтсәк, Пәйгамбәребезнең һәрдаим укырга, белем алырга өндәп сөйләгән сүзләре, васыяте тормышка ашып барганына ышанасын.
Мәккәлеләр сәламәтлеккә зур игътибар бирәләр икән Әйтик, Мәккә шәһәренең үзендә 5 хастаханә, Хаҗ кылу урыннарында (таулар) тагы 6 хастаханә эшләп килә, болар, башлыча, Хаҗ кылучыларга ярдәм күрсәтә. Моннан тыш Мәккәдә 22, Хаҗ кылу урыннарында тагы 41 шифаханә бар икән. Халык медицинасы, төрле үләннәр белән дәвалану да кин таралган. Кая карама, анда үлән тамырлары, төрле төнәтмәләр, баш әйләндергеч исләр тараткан яфрак-чәчкәләр сатып утыралар. Хаҗга берничә тапкыр килгән кешеләр нәрсә эзләгәннәрен белеп эзлиләр, табалар, тәвәккәлләп алалар да. Безнекеләр күп-күп итеп зәгъфран, канәфер алдылар. Мин исә, Гарәбстанда укып кайткан кешеләр белән кинәшеп, ‘'Рәхмәт" тавында үсә торган кара орлыктан ясалган кара сыекча дару алдым Пәйгамбәребез бу үлән турында әйткән диләр “Барлык чирләрдән дә дәва, әҗәлдән генә алып кала алмый", дип. Әмма, Мәккәдә беренче көннәрдән үк авырый башласак та, беркем дә бу даруны үзендә тикшереп карарга батырчылык итмәде 30 март Әйткәнемчә, төнлә көчле яңгыр явып үтте. Шуннан дәртләнеп, рухланып, без, берничә хатын-кыз, өйлә намазын укырга Һарам мәчетенә килгән идек, әмма эчкә уза алмадык — полиция кире борып торды. Чөнки мәчет эче инде халык белән шыгрым тулган иде Намазыбызны чатнап торган кояш астында, мәчет каршындагы мәйданда ак мәрмәр өстендә укып кайттык Анысына да бик куандык. Мәчетнең эченә түгел, янына да якын килерлек түгел. Халык һаман агыла да агыла. Инде мәчеткә алып килә торган зур урамнар гына түгел, кечкенә тыкрыклар да халык белән шыплап тулды Намаз беткәч тә, шактый вакыт урын нарыбыздан кузгала, хәрәкәт итә алмый тордык — кайтыр якка таба аяк та атларлык түгел иде. Мәчеттән өйлә намазыннан чыгучылар урынына башкалары кереп тула торды, чөнки мәчеткә шушы намаз араларында кереп калмасан, башкача якын килерлек түгел. Без исә урнашкан йортыбызга кайтырга булдык Мин эсселектән тагы хәлсезләндем һәм башкача көндезләрен бик Йөрмәскә, Кәгьбәтуллага исә төннәрен генә килергә булдым.
Юл буенча карал кайтабыз — Мәккә кибетләре гөрли Шәрык базарларына хас бер купшылык белән, бөтен нәрсә ялтырый, җемелди, уйнаклап тора Монда карангы-кара төсләрне, укасыз-чуксыз товарны өнәп бетермиләр, ахры, һәрхәлдә, кибет киштәләре, хәтта урамнар да затлыдан-затлы, купшыдан- купшы ялтыравыклы мал белән тулы Чын ефәк дисенме, алтын-көмеш дисенме.
күз явын алырлык табак-савыт дисеңме — җаның ни тели. Безнекеләрнен бик азы гына кибетләр тирәсендә йөри — халыкта акча аз, әле ике атнага якын торасы бар. Аннан, биредә укыган гыйлем кешеләр әйтеп тә куйдылар
— фарыз Хаж гамәлләрен башкарганчы, кибетләр, сату-алу белән бик мавыкмаска, чөнки Хаҗыңның кабул булмавы бар. Дөресе дә шул инде, без бит монда менәр чакрым юллар үтеп, кибетләрдә йөрер өчен килмәдек, безнең төп эшебез — гыйбадәт, намаз, зекер... Коръән уку, бер-беребезгә аңламаган- нарны аңлату, вәгазь тыңлау...
Кичләрен жыелып вәгазь тыңлыйбыз. Барыбызны да таң калдырырлык вәгазьләрне Мәдинә шәһәрендә укучы татар шәкертләре сөйләде. Алар тумыш- лары белән Киров өлкәсеннән, ике ир туган, Хаҗга әниләре һәм апалары да килгән. Аллага шөкер, милләтебезгә менә дигән белемле, тәкъва дин әһелләре әзерләнеп кайтачак Аларнын динне аңлатулары, инанулары, яшәү рәвешләре бөтенләй икенче төрле — чын, тирән һәм ихлас. Бу яшь тагар мөселманнарының турылыгы, дөреслеге башкаларга да бик нык тәэсир итә — алар янында гел кеше, гел сорау, гел аңлашу. Ничек сусаган безнең халык дөрес мәгьлумәткә, дөрес дингә, дөрес тормышка! һәм аңа ирешергә дә мөмкин бит! Анын өчен, ин беренче чиратта, дин әһелләренең үзләренең дөрес, тәкъва, ихлас булулары кирәк, динне халыкка дөрес итеп, бозмыйча, үзләренә һәм түрәләргә яраклаштырмыйча аңлатулары кирәк, җитәкчеләрнең, олыларның, зыялыларның Коръән кушканча яши башлаулары кирәк. Ә без, тотабыз да, халык дибез, халыктан көтәбез, халыктан сорыйбыз. Халык кемнәрдән үрнәк алсын да, кайлардан килеп дөрес динне белсен һәм тотсын соң?..
Пәйгамбәребез дә башлаганда бер ялгызы булган бит. Шушы Мәккә шәһәрендә, Мәккә кяферләре арасында, барысы да котырып, тилереп потларга табынганда, ата — улны, ана — кызны белмәгән коточкыч бер бозык заманда
— бер ялгызы, шушы кара тауларга чыгып китеп, яшәүнең мәгънәсе, дөньяның хуҗасы, Раббысы турыңда уйлана башлаган. Мәккә шәһәреннән ерак булмаган һира тавында, мәгарәдә ураза тотып, уйланып утырганда, ул “Укы, әй, Мөхәммәт!’’ дигән тавыш ишетә. Бу хәл Милади белән 610 нчы елны була. Коръәннең беренче аяте шушында инә, Мөхәммәт галәйһиссәламгә Пәйгамбәрлек килә. Аңа иң беренче булып хатыны Хәдичә ышана һәм иман китерә. Өч ел буе алар ислам динен яшерен генә тараталар, бу вакыт эчендә нибары утызлап кына кеше ислам динен кабул итә. Пәйгамбәребез Мәккәдә унөч ел буе тыныч юл белән исламны таратырга тырышып карый, әмма бик нык каршылыкларга очрый. Мәккә кяферләренең бозык гадәтләреннән аерыласылары 11ич килми, алар мөселманнарга зур явызлыклар күрсәтәләр, Пәйгамбәребезне үтерүләр белән яный башлыйлар. Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә һиҗрәт кылырга кирәклек турында аять иңдерә, ягъни, ислам динен саклап калу өчен, Мәккә мөселманнары 622 нче елда Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр булалар.
Пәйгамбәребез Мәдинәдә ун ел яши, анда мөселманлыкны кин җәелдерә, тарата. Шул ук вакытта Мәккәне дә исеннән чыгармый — тыныч юл белән исламга килмәгән, киресенчә, ислам диненә каршы явыз һәм пычрак эшләр алып барган Мәккә кяферләренә каршы берничә сугыш белән бара. Бу сугышлар тарихта Бәдер (624 ел), Ухуд ( 625), Хәңдәк (627) сугышлары буларак билгеле. 630 елда исә Пәйгамбәребез мөселман гаскәре белән килеп, Мәккәне ала, Кәгьбәтулладан потларны чыгарып ташлыйлар, ислам дине зур тизлек белән дөньяга тарала башлый. 632 нче елда Пәйгамбәребез үзенең соңгы Хаҗын кыла, шушы Хаҗ вакытында Коръәннең дә соңгы аятьләре инә... Шушы ук елны, 63 яшендә, Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәрендә вафат була һәм шунда жирләнә...
Ислам дине — Аллаһынын соңгы дине, Коръән — адәмнәргә дөрес юл күрсәтүче соңгы китап, Мөхәммәт галәйһиссәлам —соңгы Пәйгамбәр, һәм
кыямәт конснә хәтле шулай булачак. Бүгенге көндә җир шарында 1 миллиардтан артык кеше ислам динен тота, бу — дөньяда яшәүче халыкларның чиреге, дүрттән бере дигән сүз. Монда, Мәккәдә исә, бетен дөнья ислам диненә күчкән, бөтен дөнья кубарылып чыккан кебек тоела. Кемнәр генә юк ул Хажга килүчеләр арасында! Кап-кара негрлар, африкалылар, сары тәнле Океания халыклары, кечкенә генә малайзиялеләр, карага чорналган иранлылар, ирак- лылар, ерактан ук татарга охшап килгән тугандаш төрекләр, тагы әллә нинди көдрә башлы, елкылдап торган бакыр тәнле (бронза чоры) кавемнәр . Барысы да — мөселман, барысы да Лә иләһә иллал-лаһу" ди, барысы да. безнен белән янәшә тезләнеп, намаз укый.. Болгар бабаларыбызнын безгә калдырган иң зур байлыгы, ин кыйммәтле бүләге, ядкяре шушы ислам дине булган икән. Шушыңа тагы бер кат инану өчен дә, үзеннс бөек бер ташкынның — ислам ташкынының бер тамчысы итеп тою өчен дә Мәккәгә килергә, менә шушыларнын барысын да үз күзләрен белән күрергә, йөрәген аша үткәрергә кирәк булган икән..
31 март. ... Бүлмәдә адәм чыдамаслык бөркүлек. Кондиционерларны куйсаң, әбиләр чирли, тәрәзәне ачсаң, аннан бөркү һава гына керә, әбиләр исә ул җилдән дә куркалар, бөтен җир томаланган, ябылган Без бер бүлмәдә ун хатын, 75 яшьтән 30 яшькә кадәр. Һәммәбездә аерым бер холык. Шулай пешеп, ярга ташланган балыклар кебек, идәндә ауныйбыз. Төнге сәгать бердә тордым да, болай идәндә газапланганчы, мәчеткә барып төн кунарга, дигән нияткә килдем. Миңа 75 яшьлек икс татар карчыгы да иярде Ниятебез — төнге салкыннан файдаланып, тагы бер тапкыр Кәгъбәтулланы әйләнү, икс тау арасын үтү, гыйбадәт кылу, зәмзәм суын чыккан җирендә эчү. Әбиләр белән тәвәккәлләп халык дулкынына кушылдык Инде әкренләп мин дә терелә, тернәкләнә башладым, әбиләрне дә үзем җитәкләп, барлап йөрттем Тәкбир һәм гәлбияләр әйтеп, дога һәм изге теләкләр белән, елый-елый җиде тапкыр Кәгъбәтулланы әйләндек. Таптамадылар, исән-имин килеш миллионлаган кеше арасыннан кыласы гамәлләребезне кылып читкә чыктык Аннан җиде тапкыр Сафа һәм Мәрва таулары арасын урадык, теләкләр теләдек. Аннан зәмзәм суы эчеп, намаз укыдык. Иртәнге намазны һарам мәчетснен түбәсендә укырбыз, дигән ниятебез бар иде, әбиләр белән түбәгә чыгу юлын эзләп киттек. Бормалы баскычлардан күтәрелә торгач, түбәгә дә менеп җиткәнбез. Безнен бәхетебезгә, түбәдә әле кеше аз, хәтта намаз укырга да урын бар иде. Хәтта, дим, чөнки һарам мәчетендә намаз укырга өч адым урын табу — ин зур мәсьәләләрнен берсе
Без мәчетнен өченче катында — түбәсендә Сәгать төнге ө«1ләр тирәсе Әллә кайдан гына салкынча җил исә башлады, әбиләр дә, үзем дә юка гына киенгән идек, дерелди үк башладык. Әмма моннан күчсәк, аска — җылыга төшсәк, без намаз укырга бөтенләй урын тапмаячакбыз. Мәчеттән чыгу турында уйларга ла ярамый, ул чагында инде яңадан бетектәй керә алмаячакбыз Ин яхшысы — мәчеткә төннән кереп калу һәм иртә намазын Кәгьбәтулланын каршында, кара ташка юнәлеп уку Бу әйтеп бетергесез зур савап, әйтеп бетергесез бәхет, мәртәбә Без хәзер түбәсендә утырган бу мәчет — дөньядагы мәчетләрнең ин өстене. Баш мәчет дип атала Аннан кала дөньяда икенче шундый мәртәбәле мәчет — Пәйгамбәребезнең Мәдинә шәһәрендәге мәчете Бу хакта Пәйгамбәребез ү зенен бер хәдисендә болай ди "Минем мәчетемдә укылган намаз башка мәчетләрдә (Баш мәчеттән кала) укылган 1000 намаздан хәерлерәк " Ә икенче бер хәдистә болай ди: "Мәккәдәге Баш мәчеттә укылган намаз минем мәчетемдә укылган намащан 100 тапкыр чәерлерәк" Димәк, һарам мәчетендә укылган һәр намаз, башкалардан 100 мен тапкыр хәерлерәк һәм саваплырак икән' Без, хаҗ кылучылар, мона чын күңелдән ышанабыз, шул ышаныч безгә көч бирә, уттай кояштан да, боздай җилләрдән дә саклый, түзем, сабыр итә.
Шулай итеп, тыштан өшеп, эчтән дәртләнеп, иртәнге намазны көтәбез. Мәчет түбәсе — күзәтү өчен иң яхшы урын. Аста — миллионлаган кеше Кәгьбәтулла тирәсендә әйләнә. Кешеләр түгел, әйтерсең лә, дөнья үзе әйләнеп тора. Югарыдан караганда, бернинди тавыш, өн ишетелми. Ниндидер телсез дәһшәт, шомлы котылгысызлык кына сизелә. Әйтерсең лә, мәхшәр мәйданының бу дөньядагы кабатланышы. Телсез, өнсез булып, Аллаһынын җәзасын көтү.. Хаҗ сәфәрен Аллаһы Тәгалә безгә нәкъ менә ахирәт көнен искә төшерү, кисәтү өчен фарыз кылган кебек. Аллаһыдан фарыз булганы өчен, кеше бу дөньяда ук, мен газаплар күреп, таптала-изелә Кәгьбәтулла каршына — Мәхшәр мәйданына омтыла. Син кем генә булсан да — даһимы син, бер мескенме, баймы син, бер фәкыйрьме, галимме, бер наданмы — Аллаһы каршында бу имтиханны үзен тотасын, тәвафны үзең кыласың, Кәгьбәтулланы үзен әйләнәсең, миллионнар арасында тузан бөртеге булып каласын. Мәхшәр мәйданында да шулай — бергә-бер калып, Аллаһы каршында кылган гамәлләребез өчен җавап тотачакбыз. И Раббым, бу дөньяда изге гамәлләрне күбрәк кылып, шулар исәбенә җәннәт бәхетләрен насыйп итсәң иде...
Урыныбыз, Аллаһының рәхмәте белән, үзебез дә сизмәстән, бик хикмәтле, ин хикмәтле урынга — Кәгьбәтулланың җәннәттән иңгән кара таш урнашкан почмагына туры килгән. Кичә кичтән Актаныштан Мөнәвир абзый нәкъ шушы урында намаз укуы турында бик кызыктырырлык, көнләшерлек итеп сөйләгән иде. Шул вакытта: “Аһ, безгә дә шул бәхет туры килсә иде!” дип теләгән идем. Монда ихлас теләгән һәр теләк тормышка аша, диләр шул. Иртәнге сәгать дүрттә азан яңгырады, бу аста Кәгьбәтулланы тәваф кылучылар өчен туктый башларга кисәтү икән. Өстән карап торганда бу тукталыш бик кызыклы, хикмәтле күренә. Миллионлаган кеше, борып җибәргән сәгать шөрепләре кебек беренче азаннан соң акрынлап тукталуга җайлаша башлый. Башта иң кырый рәттәгеләр туктый — зекергә утыра, аннан — урталар, аннан Кәгъбәтуллага иң якын өлеш әкрен генә тукталып бетә. Бу хәл бер сәгатькә якын бара. Шулай итеп, халык боҗрасы, дөнья боҗрасы әкренләп, күз алдында сүтелә, тукталуына хәрәкәт итә башлый. Берзаман өстән карыйсың — уртада сыек кына берничә рәт калган, алар әле һаман гадәт, инерция буенча әйләнәләр, әмма бөтен тирә-як инде зекергә оеган, барысы да күктән бер аваз — Азан тавышын көтәләр. Менә, күкне ярып, бер аваз — Азан тавышы яңгырый. Хәрәкәт тәмам туктала, бәндәләр баскан урыннарында катып калалар. Уңга да бара алмыйлар, сулга да бара алмыйлар... “Бүген без аларның авызына мөһер суктык, шуның өчен алар куллары белән сөйләрләр һәм аяклары белән эшләгән эшләренә шаһитлык кылырлар. Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукырайтыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин алар ничек күрсен? Әгәр теләсәк, без аларны торган урыннарында тораташ итеп катырыр идек, алар алга да, артка да китә алмаслар иде”. ("Ясин "сүрәсе, 65-67аятьләр.) 1 апрель. Бу көндәлегемә мин күбрәк көннәр турында түгел, төннәр турында язам. Чөнки көн артык эссе булганга, без күбрәк төннәрен генә һарам мәчетенә барабыз. Әйткәнемчә, бу изге мәчет без яшәгән урамда, без анда җәяү генә йөрибез. Көндезләрен җыелып, намазларыбызны йорт ишек алдында укыйбыз. Бу да бик тәэсирле, үзәк өзгеч күренеш. Татар хаҗилары — ап-ак әбиләр, кырыс бабайлар, дингә әле яна аяк баскан яшьрәк як — Мәккә шәһәреңдә, Кәгьбәтулладан ерак түгел урында, саф-саф бугтьгп тезелеп, намаз укыйбыз! Иң яшебезгә —13 яшь, ул — Чаллыдан Флера исемле кыз бала. Алар бөтен гаиләләре белән Хаҗга килгәннәр — әнисе, апасы, әбисе, бабасы... Ин картыбыз — Чистайдан Габдулла бабай, ана 91 яшь Казаннан Рөстәм Шәфигуллин исемле егетебезгә — 14 яшь, ул — Казаннан, Коръән уку ярышында җиңеп чыккан өчен Хаҗга бару белән бүләкләнгән. Менә янәшәмдә генә Алабугадан Галимә ханым Харисова. Ул гомер буе табибә
булып эшләгән, кешеләрне дәвалаган. Сонгы елларда Галимә ханым дин буенча зур эшләр башкара — ул Алабугада кыз балаларга дин сабаклары бирә, Коръән уку буенча дәреслекләр язган кеше Халкыбыз арасында кемнәр генә юк! Карап торырга гади генә кеше кебек, ә сөйләшә башласан, күнелләрендә әллә нинди энжс-жәүһәрләр ялтырый, йөхчәреннән нур агыла, бөтен тарышларыннан аклык, пакьлек бөркелеп тора. Ислам дине кешене, бигрәк тә хатын-кызны шулай нурландыра, сабырландыра. сафландыра шул. Ирләр артына тезелешеп намаз укыган татар хатын-кызларына карап, мона тагы бер кат инанасын Бу намазда — милләтебезнең үткәне һәм киләчәге Мәккә урамында намазга тезләнгән татарларнын йөхтәрс аеруча тыныч, монлы. киемнәре ак, үзләре пакь, барысына да түзәләр, сабыр итәләр... Уттай кояшына да, йокысыз төннәргә дә.. Бу төркем, мөгаен, халыкнын үзеннән тупланган ин ихлас, ин гадел һәм сонгы Хаж төркемедер Нигәдер, мина шулай тоела. Бу 60-70 яшьлек карт-карчыкларны алга таба болай оештырып кулларыннан җитәкләп йөртмәсләр инде Заманалар үзгәрә, кырыслана, изге Хаж гамәлендә дә күп мәсьәләне акча һәм шәхси әшнәлек хәл итә башлады Күбрәк татарларны бирегә китерәсе иде дә бит Акчасы бары, беренче чиратта, мал жыя. акчасызы. Хажга түгел, авылына да кайта алмый. Әмма барысы да Аллаһ кулында, ничек биргән, шулай алырга да мөмкин — байлыгын да, сәламәтлеген дә. хәтта гомерне дә... Шуна күрә көч-куәтен барында күбрәк изге гамәлләр кылып калырга кирәк.
Бу көннәрдә (төннәрдә) беренче тапкыр күктә яна туган ай күрдем Ул шул хәтле матур, үзе кечкенә, сызылыплар гына киткән көмеш алка кебек жыйнак. Ә Мәккәлә күк йөзе кара түгел икән бит Күп кешеләр “күк монда кап-кара”. диләр. Юк. ,күк монда зәнгәрсу-кара. ә шул каралык артыннан ниндидер яктылык, нур сирпеп тора кебек Мәккә өстеннән кара төн пәрдәсен күтәрүгә, яп-якты нурлы күк йөзе ачылыр кебек Күкне исә кара таулар терәп тора... Пәйгамбәребез заманыннан калган таулар Алар шәһәр читендә генә түгел, шәһәр эчендә дә урыны-урыны белән калкып, тырпаеп торалар Кыеп-кыеп алынган кара мәрмәр таулар Кайсы гына якка борылсан да, каршына киләләр дә басалар, киләләр дә басалар Алар белән узыша-узыша Мәккә урамнарында егермешәр, утызар катлы йортлар үсә Ә азан тавышы барысын да тигезли нәрсә өчен яшәгәнне һәм яшәргә кирәклеген искә төшерә, шушы илаһи аваз каршында барысы да вак, кечкенә, әһәмиятсез булып кала
Кәгьбәтулла ягыннан тагы азан тавышы янгырый Монысы инде — төнге намазга Төн життс исә, без тагы юлда, без тагы мәчеттә без тагы Кәгьбәтулла янында Биредә үткәргән гомеребезнең бер генә минутын да бушка сарыф итәсебез килми. Намаз, зекер, дога, теләк. Көннәребез һәм төннәребез бары тик шушы юлда гына үтәргә тиеш
Бу юлы Кәгьбәтулла каршына Рәшидә абыстайлар белән килдек, тәваф кыла башладык Алланын рәхмәте, халык төркеме безне гел эчкә. Кәгьбәтуллага таба кысрыклый Анда исә халык тагы да күбрәк, тагы да тыгыз, борылу түгел, кыймылдап та булмый, аста аягын гына тыпырдый, гәүдәне төркем үте этеп алып бара кебек Инде хәзер чыгам дисән дә кырыйга чыгып булмый, халык дулкыны сине бөтерсп-бөтереп бер урынга - кара ташка таба этәрә, үзе дә шунда омтыла Миллионлаган кешемен өмете - жәннәт ташына орыну, аннан көч күзгә күренмәгән энергия алу. алар шушынын өчен менәр чакрым юл үтеп, бирегә килгәннәр, төн йокыларын йокламыйча. Аллаһынын форсатын көтәләр Инде жәннәт ташына ук тотына алмыйлар икән, мне-буе 15 метр булган, жәннәт ташы урнаштырылган ташка булса да орынып карыйсылары килә кешеләрнең Дөресен әйтим, минем Кәгьбәтуллага орынып карау өметем зур түгел иде, мина, әле авырудан яна савыгып килгән бер хатын-кызга. Аллаһы йортына ерактан гына карап, ерактан гына көч-кодрәт алу да житә
иде. Аллаһынын могҗизасы һәм рәхмәте чиксез киң бит — халык дулкыны мине әйләндерде, әйләндерде дә, кара ташка ук китереп бәрде. Күземне ачсам — каршымда бер метрлар тирәсе бушлык һәм... аннан сон Кәгъбәтулла үзе. Калганын төштәге, кинодагы, томан арасында кебек кенә хәтерлим Әбиләргә, әйдәгез, дип кенә әйтеп өлгердем, аларны халык ташкыны инде бөтереп читкә алып ташлады һәм күздән югалтты. Мин Кәгъбәтулла каршында бер үзем калдым. Юк, анда кемнәрдер ташка капланып елый, кемнәрдер үбә, кемнәрдер тезләнеп намаз укырга тырыша... Алар мина, мин аларга комачауламыйм. Ин мөһиме — мин берүзем һәм җәннәт ташы каршында. Ташка кадәр өч адым бар. Мин аны әллә очып, әллә йөзеп үтәм — хәтерләмим. Җәннәт ташынын кытыршы, салкын өстенә кулларымны куеп, Алла1тыдан ин кирәкле, ин газиз нәрсә — ихлас һәм ныклы иман сорадым, саулык-сәламәтлек сорадым, ярдәм-шәфәгатеннән ташламавын сорадым. Шул ук теләкләремне атам-анама, балаларыма, гаиләмә, туганнарыма да теләдем. Кәгъбәтуллага килеп орынуга, дөнья кинәт туктап, тынып калган кебек булды. Әйтерсең лә тирә-ягымда шушы мизгелгә килеп җитәр өчен ыргылган миллионлаган кеше дә юк, җәннәт ташына ябышып яткан башка хаҗилар да юк. Мин, инде башкалар да керсен, Аллаһынын бу зур бәхетен башкалар да татысын дип, читкәрәк чыкмакчы идем, тыгыз боҗра мине тагы эчкә этеп кертте, тагы кара таш каршына китереп бастырды Мин инде тынычлап, иркенләп, Аллаһыдан көч һәм гайрәт сорадым, файдалы гыйлемнәр алып аны милләттәшләрем белән дә уртаклашу бәхетен сорадым халкыма иман, бәхет, бәрәкәт сорадым. Икенче бер мизгелдә инде халык ташкыны мине бөтереп алып, читкә — меңнәр, миллионнар арасына алып аткан иде... Мәккә өстендә төн белән көн арасы иде, офыкларда тан сызыла башлаган серле бер мизгел иде...
2 апрель. Корбан бәйрәме көннәре җиткән саен, Мәккә урамнары кеше белән тула бара. Инде Мәккә шәһәре ябылган, башка беркемне дә кертмиләр икән, диләр. Быел Хаҗ кылучыларның саны 7 миллионга җитеп килә икән, дип сөйлиләр. Хәллерәкләр яхшы кунакханәләрдә ята, безнен кебек урта хәллеләр — уртача шартларда яшибез, урамда, йорт араларында, мәчет ишеге төпләрендә дә кунучылар бар. Урамнарда йөрү көннән-көн тыгызлана, кыенлаша. Без дөньяда нәрсә барганын белмибез, бүлмәләребездә радио да, телевизор да юк, газеталарны укый белүче аз. Хәер, фани дөнья мәшакәтьләре, сәясәт үзе үк китереп чыгарган ясалма ыгы-зыгылар безне биредә аз кызыксындыра. Без шулай бер халәттә яшибез ки, әйтерсең лә дөнья безне белми, без дөньяны белмибез. Вакытлыча булса да, барысы белән дә ара өзелгән. Без моның вакытлыча гына буласын беләбез, дөньялыкта дөньяныкын эшләп, көн итәргә, тормыш альт барырга кирәген дә беләбез. Әмма без, Мәккәдә, Хаҗда булса да, беразга булса да, башка тормыш белән яшибез, онытылып, онытыласыбыз килеп яшибез. Алай да кемнәрдер өйләренә шылтырата, Казанда буран икән, диләр, Чаллыда салкын икән, диләр... Монда — кырык градуслы эсселек, урамнар һәм кеше җыелган урыннар мәхшәрне хәтерләтә. Вакыты-вакыты белән атлап та, йөреп тә, тын алып та булмый. Бүлмәләрдә дә шушындый ук эсселек. Әмма, ни хикмәт, ана карап, күңелебез төшми, кәефебез кырылмый, кем намазда, кем зекердә, кем мәчеттә, кем Коръән укый — рухыбыз сафлана, шушы хәтле зур бәхет каршында — Хаж бәхете каршында — барысы да вак нәрсәләр булып кала...
Илнен хөкүмәте хаҗиларга уңайлы булсын өчен барысын да эшли. Зәмзәм суын бушка күп-күп итеп бүлмәбезгә китереп торалар. Бушка, сәдакә итеп, төрле ризык, бүләк-мазар өләшәләр. Һавада, тәртип саклап, бер туктаусыз хәрби вертолетлар очып тора. Транспорт, такси кайда барасын килсә — шунда алып бара, әмма урамнарда халык күп булганга, барасы җиренә җәяү тизрәк барып житәсең. Гарәпләр үзләре бик эшләмиләр ахыры, кибет-ашханә тирәләрендә, авыррак эшләрдә күбесенчә төрекләр. Гарәпләр белән төрекләр
ү«ара бер-берләрен бик үк яратып бетермиләр Бу низаг госманлы империясе вакытларыннан ук — төрекләрнен гарәпләрне басып алган чорларыннан ук килә Гарәпләр төрекләрне монын өчен генә түгел. Ататөрек заманында диннән киткәннәре, динне бозганнары өчен дә гафу итә алмыйлар. Согуд Гарәбстаны V3® ~ ислам дәүләте, анда Конституция булып Коръән тора, барлык эшләр дә шәригать кануннары нигезендә алып барыла. Ә Төркиядә исә, бу гасырнын егерменче елларыннан алып, дин дәүләттән аерылган Гарәпләр — чиста, саф ислам ягында, Коръән кушканча яшәү ягында. Төрекләр исә ислам динен миллиләштереп үз якларына борып, мистика, мәҗүсилек дәрәҗәсенә төшеп баралар. Әмма, ни генә булса да, бирегә Хаҗга килүчеләрнең ин зур күлчелеге — төрекләр Ә менә Ираннан килүчеләрнен сонгы вакытта бөтенләй кимүен дә әйттеләр Иранлылар хәтта шундый ширеккә барып җиткәннәр ки үзләрендә үк “Хаҗ кылу 'ны оештыра башлаганнар, ягъни, мәчетләре, үтләре изге дип йөрткән урыннар тирәсендә тәваф кыла башлаганнар Ә бу — бик зур гөнаһ. Коръән белән тыелган гөнаһ. Шул вакытта үзебезнең Болгарда мәктәп балаларының Кече Манараны тәваф кылып, ягъни, жиде тапкыр әйләнеп йөрүләре исемә төште Мин аларны күпме генә туктатырга тырышып карасам да, мин китүгә, алар тагы шул эшләрен дәвам иттеләр Кемдер шулай дип әйткән, имеш Балалар бу гамәлне чын күнеллән, бирелеп, ислам дине шулай куша, дип алданып эшлиләр. Болгарга "изге сәфәрләр" оештыручылар, гаять дәрәҗәдә надан булулары сәбәпле, бу эшләрне белмиләр, тыймыйлар, туктатмыйлар .
3 апрель. Кичә төннән һарам мәчетенә кереп кунган идек. Бүген җомга көн Аллага шөкер, җомга көнне Кәгьбәтулла янында иртәнге намазны укып каршы алдык. Бу юлы мәчеткә Камил хәзрәт һәм анын якыннары белән килдек. Камил хәзрәтнен әнисе Камилә абыстай — Буа районыннан килгән Бу апа гаҗәеп сабыр, тырыш, түзем булып чыкты Килгәч тә эссе кагып авырды, аннан салкын тиде Әмма шуңа да карамастан, 70 яшьлек бу авыл карчыгы уттай кояш астында, улына тотынып, һира тавына менәргә, Пәйгамбәребезгә Коръәннең беренче аяте иңгән урыннарда булырга да үзендә көч тапты Анын инде Хаҗга икенче тапкыр килүе икән, теге килүендә һира тавына менә алмаган, бу юлы шуны ният итеп юлга чыккан Без Камилә апа белән хәзер бүлмәдә дә янәшә ятабыз, чөнки мин, эссегә түзә алмый, беренче каттан икенчегә күчтем. Бу бүлмәдәге әбиләр кондиционер җибәргәнгә бик үк каршы килмиләр, монда көнен дә, төнен дә җиләс...
Иртәнге намазны мәчеттә укыдык та, кайтырга чыктык Мәчет урамыннан йөрешле түгел — бер як иртәнге намаздан кайта, икенче як җомга намазына кереп калырга ашыга. Инде мәчетнең эченә керерлек түгел, яна килгән халык мәйданга урнаша.
Җомга намазын, җыелышып, йортның ишегалдында укыдык Башка вакытта намаз укырга урын таба алмый интегә идек, бу юлы хәтта азан әйтеп, намаз укыганда да ир-атларыбыз калмаганлыгы билгеле булды — бөтенесе җомга намазына мәчеткә киткән. Без ишегалдында хатын-кызлар гына җыелып калганбыз, ә хатын-кызнын азан әйтергә дә, имамлык кылырга да хакы юк Хезмәтче гарәптән азан әйттереп, җомга намазы урнына гадәти өйлә намазы итеп, беркемгә дә оемыйча, һәрберебез аерым-аерым намаз укыды Алай да, безнен янга бер абзый чыгып баскан икән Ул — гаҗәеп язмышлы абзый Гомер буе шахтада эшләгән һәм соңгы вакытта бик нык чирләп киткән Аның үпкәсе дә юк, ашказаны да юк. йөрәге урынында да тимер клапан, кергәне дә. чыкканы да резин шланга аша Ә шул кеше йөри. Хаҗга килгән' Инде икенче тапкыр килүе икән. Кем белә, бәлки сонгы тапкыр бу изге җирләрне күрәсе, бәхилләшәсе килгәндер, бәлки әле терелергә дә өмете бардыр, врачлар үлә, дигәч тә, шушы килеш сигез ел яшәгән бит инде Бәлки шушы мөкатдәс җирләрдә мәңгегә ятып калырга да уйлагандыр. чөнки
Хаҗда вафат булган кешенсн урыны җәннәттә була, диләр Шушындый кешеләр дә, ургәмәләп диярлек Хаҗга чыккач, бүгенге ике аягында йөргән адәмнәргә иртәге көн турында уйлап, гыйбрәт алырга кирәк тә бит... Гыйбрәт алыр өчен дә күңел күзе кирәк шул...
Вакыт бардан файдаланып, урамнарда, халык арасында күргән күзәтүләремне гомумиләштерергә, бер нәтиҗә ясарга уйлыйм, дөресрәге, уйланам Җир йөзендә I миллиардтан артык мөселман бар, дидек. Алар Азиядә дә, Африкада да, Европа илләрендә, дөньянын барлык кыйтгаларында. Әмма, күреп торабыз, бер мөселман иле икенчесен яратмый, хәтта Иран, Ирак, Кувейт кебек, үзара сугышып яталар. Төркия иң беренчеләрдән булып, мөселманнарның дошманы булган Израиль дәүләтен таныды, бөтен эшләрен анын белән киңәшеп алып бара. Ә Израиль үз җирләреннән мөселманнар яшәгән Сирия, Ливанны утка тотып ята, Фәлистин мөселманнарын чебен урынына кыра, һәркем ислам динен үз ягына тарта, үзе өчен файдаланмакчы була. Мөселман булып йөргән фарсы ираннар бүген утка табына, төрекләр каберләргә табыналар, татарлар “изге чишмәләр” эзләп таба башладылар. Ә болар бит барысы да Коръәндә тыелган нәрсәләр! Заман ахырында исламда җитмеш фирка булыр, алардан бары берсе генә дөрес юлда булыр, диелгән. Халыкның дин мәсьәләсендә наданлыгы, Коръәнне белмәве, әби-баба гореф- гадәтләрен, төрле ырым-шырымнарны дин белән бутаулары төрле адашуларга, ялгыш юлдан китүгә, фетнәләргә китерергә мөмкин. Андый вакытта дөрес юлны табу өчен Коръән бар, Пәйгамбәребезнең Сөннәте бар,бары тик шулар буенча гына яшәргә омтылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә бу хакта безгә менә нәрсә дип әйтә: “Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерыр. Аллаһ сезгә Коръән юлыннан барырга әмер кылды һәм башка юлдан китүдән тыйды, шаять Коръән юлыннан башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз” (“Әнгам "сурэсе. 153 аять.)
Без үзебез шаһит булдык — Хаҗ кылу мөселманнарны берләштерә, сафландыра, уйландыра һәм үкендерә, мона кадәр, мин мөселман, дип, әмма туры юлдан читгәрәк йөргәннәрне дә туры юлга чыгара. Бер килгән кеше монда тагы килергә, кылып бетерә алмаган гамәлләрен кылырга, җанын чистарындырырга дип тагы Хаҗ кылырга ният итеп китә. Мин берничә тапкыр Хаҗ кылырга килгән кешеләрдән җентекләп шул хакта сораштым: “Хаҗ сәфәре бик авыр сәфәр, эсселек, кеше күп, идәннәрдә ауныйсыз (ауныйбыз), күбегез чирли, ничек шушыларны белгәннән соң да якадан монда килә аласыз?” — дип әйттем. Миңа: “Авырлыклар барысы да кайтуга онытыла, күңелдә бары тик ин изге, иң кадерле, иң якты хисләр генә кала. Алар еллар буе истән чыкмый, бу җирләр, бу таулар, бу мәчетләр, Аллаһынын йорты булган Кәгьбәтулла гел үзенә тартып, чакырып тора”, — дип җавап бирделәр. Бу — ихлас җавап иде. Хәтта рәсми делегацияләр составында Хаҗга ясалма гына, кешегә ияреп кенә килеп китүчеләр дә гомерләренен ахырына кадәр бу җиргә яңадан бер әйләнеп кайтырга, тәүбәгә килеп, ихлас күңелдән Аллага ялварырга, Аллага сыенырга мәҗбүр булалар. Килеп тә, кылмыйча киткән Хаҗлары аларның гомер буе артларыннан йөриячәк, бугазларына басып, тәкәббер башларын аска идерәчәк, үкендерәчәк. Шуңа күрә Хаҗ гамәленә җиңел карарга ярамый, аның белән шаярырга, аңа бер туристик сәяхәт итеп кенә карарга ярамый! Ярамый! Ул чагында савап урынына күтәрә алмаслык гөнаһ җыеп китәргә мөмкинсең... 4 апрель Бүген төшемдә очтым... Беренче тапкыр түшәм урынына болытларга сыенып очтым. Хәзергә болытлардан югары күтәрелә алмадым Әмма инде бу очу өй түшәме биеклегеңдә генә түгел иде. Хикмәтен бер Аллаһ белүче...
Бераз авырып торам, бер жиргә дә бара алмадым. Идәндә язып утырам Иртәгә бик жаваплы көн — фарыз Хаҗыбыз. олы Хаҗыбыз башлана. Мона кадәр күргәннәр-кичергәннәр олы эшкә әзерлек кенә булган. Иртәгә-зөлхижә аенын сигезенче көне — без, Мәккәне калдырып, биш көнгә тауларга китәргә тиеш булабыз Без шушы көннәрдә Мина тавында. Гарәфәтгә, Мөздәлифә тауларында булырга, янадан Минага кайтып, өч көн рәттән шайтанга таш атарга, аннан Мәккәгә кайтып Кәгьбәтулланы тәваф кылырга. Сафа һәм Мәрва тауларын йөгереп үтәргә тиеш булабыз... Корбан бәйрәме көнне корбан чалдырырга тиеш булабыз Бу көннәрнең ни дәрәҗәдә авырлыгы, ни дәрәҗәдә жаваплылыгы турында безгә кат-кат кисәтәләр. Әзерләнәбез Үзебез күтәрә алырлык кына әйберләр алабыз. Без тауларда жир өстенә җәймә жәеп, түбәсе чүпрәк белән генә капланган ачык чатырларда яшәргә, төн кунарга тиеш булабыз икән Төннәр шактый суык була ди. Апалар мамык шәлләрен, пальто- бишмәтләрен үзләре белән алалар Мин аска-өскә берәр жәймә алдым да, тәвәккәлләдем, ашарга да санап кына алдым, авыр күтәрә алмасымны белдем Мин 14 көн ач торган кеше, 5 көнне ипи белән суда да чыгармын, иншаллаһ. Намазлык, икмәк, су, жәймә... Артык бернәрсә дә кирәкми Күңелдә, гомумән, әйбер, дөнья кайгысы түгел, күнел тыпырчына, алгысый, тауларга дәшә, Пәйгамбәребез эзләре буенча йөрергә чакыра
Төнлә беркем дә йокламады, барыбыз да чиратлап госел коендык, ирләр ак ихрамнарын, хатын-кызлар ак өс-башларын киделәр Барыбыз да. сабыр гына, иртәнге намазны көтәбез .
Ахыры килесе санда