Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕК ТЕЛӘГӘН ҖАНЫМ

“Гомер кыска, җан мәңгелек — Кемдәдер кабатлана..." Мәңгелек теләгән җаным Шул сүздән канатлана.
“Җан — мәңгелек” дигән фикер, Их, дөрес булсаң, димен — Их, яңа гомерләремдә Кош булып тусам, димен.
Кош булып яралгач, тургай Шатлыктан шашкан әнә. Җаны канатлы булгач, ул Күккә үк ашкан әнә.
Канатлы җан, әйе, күктә Биектә өзгәләнә.
(Түбәндә үрсәләнергә язганмы безгә генә?)
Ник гел баш очымда сайрый, Монысы ни соң тагын? Сагынамы ул да җанының Кемдәдер булган чагын?!
Үстердең бөек бәхетләр, Зур эшләр өчен мине. Әллә кем булып булмады, Әнкәй, син кичер мине.
Тормышны алсуга буяп Күрсәткән өчен — Мине
(Мин сиңа элек сөйләгән әкиятләр өчен инде). Балам, син кичер мине...

Нигә күңелем бары моңсу эшләр, Моңсу төсләр күрә?
Төшләремә кадәр — нигә болай Моңсу төшләр керә?
“Гомерем соңы җитә...”
Дигән моңсу
Уймы күңелемдә?
Юк,
Гомергә истә торган уйга
Инде күнегелгән...
Күнегелгән...
Артта, алда ни бар — Күптән беләм, аңлыйм. Миңа моңсу: Дөньясыннан инде Алдана да алмыйм...
Җитмәгән дә кебек иде. Җәй инде үтеп бара. Тау битләре моңсу-сары, Тау бите соргылт-кара.
Туфрагында мәңге-мәңге Орлык шытмаган кебек, Язгы үлән баш төртеп бер Калкып чыкмаган кебек.
Май аенда зөбәрҗәттәй Яшәрмәгән дә кебек.
... Гомеркәем үтеп бара — Яшәлмәгән дә кебек.
Була микән?
Каеннарның бодрә чәчен Йомшак җилләр үргәннәр. Каеннар, җилләр — һәммәсе Җанлы төскә кергәннәр Каеннар, җилләр җанын, чын. Була микән күргәннәр?..
Килә гөл, үлән буласым, Йә күбәләк буласым, Күбәләк булып, чәчкәнең Зәңгәренә кунасым. Сокландырып эретә мине, Сабый ясый бу ямьнәр..
Гүзәллек күргәч, йомшармый Түзә микән бүтәннәр?..
Абау, бу каеннар, гөлләр, Абау, бу җил, үләннәр...
Үләрмен күк..
Сокланудан
Була микән үлгәннәр?!
Чәчкәсез һәм нурсыз иде, Әйтте: “И шыксыз гөл инде...” Энәләре арасыннан Кактус безгә йодрык төйде.
Яз җитүгә, чыдамады — Йодрыкларын ачты беркөн. Алсу чәчкәле гөл булып, Балкып торып басты беркөн.
... Әллә йөрәк боз булмыймы, Йә бер тоташ наз булмыймы, Йодрык булып йомарланып, Чәчкә булып язылмыймы?!