КҮПТӘНГЕ ДУСТЫБЫЗ, АВТОРЫБЫЗ
Шамил Анак (Шамил Гомэр улы Махмудов) исеме шигърият сөючеләргә яхшы таныш, дип уйлыйбыз. Илленче еллар азагында Назыйм Хикмәттән тәрҗемәләр белән күренгән һәм аның татарча китабын да чыгарган (бөек төрек шагыйре бу басмага мәгълүм кереш сүзен дә язды. Хәтерегезгә төшерәбез: "Татар теле — бөек шагыйрьләр теле... "ди ул анда.) иде ул. Ә инде 60 еллар башында шагыйрь урыс, башкорт, татар телләрендә үзенең дә шигырь китапларын чыгарып, укучыга танылып өлгерде. "Европа уртасыннан репортаж ", “Прага дәфтәре ", “Гади әйберләргә мәдхия "кебек китаплары тематик киңлек белән бергә, шигъри форманың ирекле булуы белән яңа, кызыклы эзләнүләргә дәлил булды. Соңрак ул үзенең күләмле сайланмасын да чыгарды (“Тыйнак табын”, 1982). Кыскасы, шагыйрьнең 60-70еллар татар шигырендә, әдәби процесста билгеле бер урын тотуы һәркемгә мәгълүмдер.
Өстәвенә, Ш. Анакның галимнәргә хас белемле, эрудицияле булуын, телләр белән иркен эш итүен, төрки дөньяда һәм дөнья әдәбиятында тирән "йөзүен "дә беләбез. Әнә шуңа күрә дә Тукаебызның 100 еллыгына аның әсәрләренең урысча юлга-юл фәнни һәм шигъри тәрҗемәләрен эшләүче фидакарь, милләтпәрвәр зат та — шул ук Шамил Анак булды.
Шамил Анак бүгенге көндә Башкортстанның Раевский поселогында яши. Быел аңа 70 яше тулуын искә алып каләмдәшебезне, күптәнге дустыбызны журнал укучыларыбыз исеменнән котлыйбыз һәм алар игътибарына шагыйрьнең төрле елларда язылган берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Шамил Анак
ҮТКӘННӘР АВАЗЫ
Бар шундыйлар — барам мин аларга әйтерсең тар, тайгак басмадан; икенчеләр — таудай, дәрәҗәле, күтәреләм сукмак-тасмадан.
Бар шундыйлар — туктап тормый узам, әдәп саклап, мин тик баш кагам, элек дуслар торган таныш өйдә яши гүя хәзер башкалар...
Күпләр белән йөзгә йөз килештем, бу дөньяда очрап-табышып. Берәүләрдән ваз кичтем мин үзем, бүтәннәрдән
алып китте еллар агышы. Ләкин хәтерлим мнн барысын да: Кемне сагыш,
кемне үкенеч белән, ләкин беркемне дә искә алмыйм кинә, үч белән.
Иртә — ак дөньяга аяк баскан чак, ойлә — тимер өзгән ирлек заманы. Кичен хатирәләр килә, тын картаю, ә төн — ял сәгате, гомер тәмамы.
Иртән — җир сөрәләр, орлык сибәләр, тимер сугу, ой торгызу — өйлә гадәте, кичен җырлап җәтмә сөйриләр судан, Ә төи — ак догалар, сөю сәгате.
Күлмәк
Ире герман сугышында үлеп, тол калган күршебез Сабрня збн нстэлегена.
Бала чакта: "Күлмәк!" — диде, елап-елап, матур күлмәк керде кызның төшенә, тик әйттеләр:
"Әнә апаң күлмәген ки, ннндие дә ярый бала кешегә!"
Үсә төшкәч әйтер иде: “Уеннарга чыгар идем, булса матур күлмәгем”.
Әйтте ана:
"Кыз чагымда киндер кидем, ситсыларның ни икәнен белмәдем".
Кыз утырып елады.
Җиткән кыз да булды, сораттылар үзен...
Әйтте ата:
“Мулла кызы диярсең!
Күлмәк, имеш, рәт юк быел, иген начар, әнә, кияү китергәнне киярсең!”
Кияү матур күлмәк китерде.
Туй иттеләр, өч көн үткәч, әйтте каенана: “Утырмага килмәгәнсең, килешми, матур күлмәк кенә киеп торсаң ялан, килен эшен синме, минме — кем эшли?" Китте аннан бала-чага бер-бер артлы. Әйткән була иде мескен шаярып:
“Әйбәтен, ни, олыгайгач, ялда киярмен, бала үстергәндә иске дә ярый...”
Ул-кызлары үсте.
Әйттеләр ул-кызлары: “Олы булып, олы була белмисең, карт башыңа һаман күлмәк сөйлисең, бер аягың гүрдә күптән, бигайбә — тәнең күренмәсә, җиткән, бик әйбәт!”
“Ярар инде, — диде, эндәшмәде, түзде, җан биргәндә әйтте соңгы теләген:
— Исән чакта княлмәдем инде, кәфенем булсын атагызның бүләге”.
Сөйләштеләр ул-кызлары җеназада: “Теге дөньяда, ни, күлмәк кирәкми, җитмәгәнме шунда ситсы кәфен, башкаларга анысы да эләкми”.
Шулай җирләделәр дә...
Үз гомерендә тик бер тапкыр матур күлмәк кия алды Сабрия. Ләкин кәфенгә төргәч үзен, гаҗәп мәһабәт ятты.
Тере чактагы кебек сабыр иде йөзе.
Буыннар чираты. Эз.
Нәкъ көзгечә, блыннар яфрак коя, дулкын артыннан дулкын — килә чират: яу чорында китә сөлектәй яшьләр, яу соңында гомер уртасы ир-ат.
Читләп узмый чират беркемне дә, үз вакытында яфрак коя һәр б\ын: яу-чирләрдән имин калган картлар бер дә бер көй эчәләр әҗәл суын.
Аера икән барыбер безне мәңгелек сызык, безнең өн тере калудан безнең өчен ни кызык?
Тиеш мәллә яшәргә без, йөрәккә сагыш төяп? Янәсе, онтыла, диеп, бу көндәлек вак-төяк?
Ник соң әле шулкадәрле борчылабыз икән без? — калыр дипме бездән соң да күренерлек берәр эз?
Теләгем бар:
мин дөньядан киткәндә, утыртылган булсын агачым, яшәрсен ул. ярсын яфрак; элеккечә юмарт булсын бәрәкәтле бу туфрак — сары гомер болыным белән янәшә чәчәкләнсен яңа. матур гөлләр, җир һәм аналарның карынында бөреләнсен
мин белмәгән яңа гомерләр...
һәм тыныч кына
кереп китеп камышлар эченә.
югалсын күздән
минем күңел кошым;
чумып мәңгелек суларына, нурдай сүнсен әкрен генә минем тере тавышым...