Логотип Казан Утлары
Повесть

ХАТИРӘЛӘР ЯҢАРГАН КӨН

 ӘЛЛӘ нигә борчылып йокыдан уянганда таң да атмаган иде әле. Тышта ай яктысы. Балкон тәрәзәләрендә рәссам-суык төшергән асыл челтәр сыман бизәкләр. Февраль дилбегәне нык тота иде әле.
Нурмөхәммәт тәрәзәгә карап, уйланып ятты
Айнын күмәче кителә башлаган бугай Ул шундый якын тоела, кул сузымында ук димәсәң дә, мылтыктан атсаң, тидереп булыр төсле. Көмеш мишень!
Яшьлегендә кече калибрлы мылтыктан һәм пистолеттан бик оста ата иде ул Беренче разряды бар иде Мишеньнең нәкъ “алмасьГна чүкү егеткә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде Шул маһирлыгы ана солдат хезмәтен иткәндә дә бик ярап куйды, ярыштан-ярышка гына йөрде, округта дан алды Өстәвенә ул бик яхшы йөзә дә иде.
Дөнья көткәндә дә, шөкер, шулай була килде. Кырык сигезен тутырды, абынып-сөрлегеп авыз-борын канатмады, чокыр-чакырга төшеп, кул-аяк имгәтмәде, белер-белмәс барып, таш диварга бәрелгәне, маңгай күперткәне булмады Тәфсилли китсәң, сикереп чыга алмаган киртәләр булгалагандыр, тулаем алганда, тормышта ул үз дигәненә ирешә килде, ниятләрен чынга ашыра торды. Тешләгән җирдән өзәргә, тоткан җирдән сындырырга күнекте. Хезмәтендә дә югалып калмады, мәхәббәттә дә махы бирмәде
Олыгая баруның сәер бер галәмәтедер инде, яшьлек ярсуы белән өретелгән еллар торган саен исенә ешрак төшә
Район үзәге — Ташлытау поселогындагы урта мәктәпнең унынчы классында укый башлаган көннәре. Аларны, чыгарылыш классы укучыларын, инде соңгы мәртәбә булыр диптер, дәресләрдән соң мәктәп бакчасына, кышлык сортлы алмаларны җыярга алып чыктылар. Әй, күңелле булган иде алма өмәсе! Ә кичен алар ата-аналар өчен уку елы башында ук уздырыла торган җыелыштан соң концерт куйдылар. Сәхнәдә Нурмөхәммәт белән Аланлыктан килеп укучы кыз Даимә парлашып җырладылар Классташлары Талип аларга баянда уйнап торды.
Мәктәп кагыйдәләре ноктасыннан ни дәрәҗәдә аклангандыр, яшьләр былтыр ук өйрәнеп, хәстәрләп куйган “Зөләйха" җырын башкардылар Җыелышка килгән апа-абыйлар бик яратып тыңладылар, җырны кабатлаттырдылар хәтта.
У
Талип кына бу хәлгә үртәлә иде Баян сыздырырга иренгәннән түгел, җырның сонгы ике юлын Даимә кабатлаганны ишетмәс өчен Нурмөхәммәтнең чибәр йөзенә текәлеп җырлый бит Даимә
Шул егетне яратам, дип,
Әйтермен мин әнкәмә
Нурмөхәммәткә исә шул гына кирәк! Җәннәткә түләүсез путевка алганнан ким сөенми
“Зөләйха”ны кабат җырлап бетергәч, алкышлар тынар-тынмас арада аларның класс җитәкчесе сәхнәгә бик матур кечкенә кәрзин белән алмалар алып менде Залдагыларга ул:
— Бу уку елындагы чыгарылыш класстан Даимә Газизова, Нурмөхәммәт Шакиров, Талип Сәяров бүгенге өмәдә алма җыю алдынгылары булдылар. Бу алмалар — уңганнарга күчтәнәч. Бәхет алмалары' — диде
Талип сәхнә артындагы класска беренче булып чыкты да, баянын иңеннән салып куйгач, алмалы кәрзинне күгәреп керде һәм багалмаларның ин матурын сайлап Даимәгә сузды Шул мизгелдә Нурмөхәммәт ялт иттереп алманы аның кулыннан тартып алды, бик шартын китереп, елмая-көлә Даимәгә тоттырды
— Гөлсем Әдһәмовна бәхет алмалары, диде бит. Авыз ит тә бәхетле бул! — дип тә куйды
— Рәхмәт! — Даимә аңа сихерле елмаю белән җавап кайтарды
Чыгарылыш кичәсе Җәйге таңда, кичәне түгәрәкләгәч, шау-гөр килеп мәктәп залыннан чыккан минутлар Бозлы елгасы буена, Болынбай урманына юнәлгән чак.
Чандыр гәүдәле, урта буйлы, озын толымлы Даимәнен шатлыктан балкыган йөзе Карга канатыдай елкылдап торган чәч, чигә бөдрәләре Төн карасы төсле күзләр Шуларны күзегүдән саклаган кебек сирпелешкән нур- керфекләр. Озын да, куе да алар Менә-менә көлемсерим дип торган иреннәр Һәм тагын табигатьнең аңа гына салган тамгасы — ун колак йомшагындагы соргылт кечкенә миң. Аны колагалка дугасы да томаламый иде Өстендә зәңгәр җирлеккә алмагач чәчәкләре төшкән җиңел күлмәк Аякларында ак туфлиләр. Башында пәрәвездәй генә ефәк яулык
Уң ягында Талип Аның иңендә баян Сул тарафында Нурмөхәммәт Каяндыр табып алган чыбыгы белән балагына суккалап бара
Бөтен класс урманга кузгалгач, туып килгән көннең йомшак тынлыгын ярып, Талип баянын аерата бер ярсу белән уйнады Янәшәсеннән атлый атлый Даимә әйтте:
—Үзәкләремне өзә шул уйнауларың, әй! Кышын булса, Бозлы суынын бозын эретер идең, — диде
Бу сүзләр Талип өчен барлык мактаулардан да өстен иде Шуна бик кәефе килептер, ул:
— Йөрәгемдә пожар, Даимә, Фаренгейт буенча исәпләсәң, ике мең градус кызулык, ут капмасын үзеңә, — дип шаяртты
Кызның да җавабы әзер иде
— Утларын кабызсаң, суларын да сибәрсең, — диде Әлеге сүзләр Нур-мөхәммәтне без белән чәнчегәндәй итте
— Пожарникларга мохтажлык юк Йөрәк ялкынын, мәсәлән, мин үзем бик тиз сүндерә алам, — дип куйды Бу минутта егет Даимәнең беләгеннән тоткан, йөзенә үк якын килгән иде ( ни гомердер үзенә игътибар итмәүдән килеп туган гарьлекне дә гашыйк булу галәмәтенә чутлаучылар да бар бит ул!)
Даимә аңа сәер генә елмайган иде
Урманга җиттеләр Агачлар, куаклар, үләннәр июнь таңында юмарт төшкән чыкка манчылып калган иде Һава гаҗәеп саф, ылыс һәм чәчәкләр исе сулышны җиңеләйтә иде Иртәнге тынлыкта наратлардагы бихисап ылысларның зынлавы ишетелә иде кебек Билгеле инде, төркемнәре белән яшьләр килеп кергәч, урман аланыннан тынлык качты Яшьләр ул иртәдә Матур булсын!" дигән җырны берничә мәртәбә җырладылар
Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын, Тыныч булсын дөньялар!
Егетләрнең-кызларның килер көннәргә булган теләк-өметләрен сөйли иде кебек ул җыр һәммә ниятләре, корган планнары чынга ашсын өчен, илнең-көннең имин булуы өчен тынычлык кирәген һәммәсе аңлый иде.
Җырлап арыгач, танцевать иттеләр (Талип баяныннан арына алмый иде, уйнады да уйнады) Күпмедер вакыт узгач (кояш күтәрелеп бара иде инде), “Мәктәп вальсы” яңгырады Шулчак Талип игътибар итте: Даимәдә, Нурмөхәммәттә аланда юк иделәр.
* * *
Даимә Казанга, педагогия институтының филология факультетына керергә дип китте, ә Нурмөхәммәт шул институтның спорт һәм физик тәрбия факультетын сайлады. Даимә керде, Нурмөхәммәт конкурстан үтмәде, керә алмады. Борылып кайткач, аны оборона җәмгыятенең район оешмасына инструктор итеп чакырдылар. “Мотоциклы бар Авылларга йөрергә әйбәт буласы!” — диделәр. Шуннан эшләп киткән иде Нурмөхәммәт Армиядән дә шунда кайтты. Аннары райбашкармага эшкә күчте Университетка укырга керде, тарих бүлеген тәмамлап, диплом алды Суда гына түгел, тормышта да әйбәт йөзә белә иде. Тире-ярычы әтисе — юан Зариф тормыш җаен төбенә төшеп өйрәнгән кеше иде. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит Зариф- елгыр вак-төяк кешене күрми дә, район җитәкчеләре алдында исә келәм булып җәелә белә иде. Ташлытауныкылар аңардан көнләшәләр дә иде бугай. Хәер, күрә алмаучылар да юк түгел иде шикелле.
Нурмөхәммәт әтисенең ул елларда әйткәннәрен бүген дә хәтерли. “Кеше таный бел, — ди иде аңа әткәсе, — хатынның күндәмен, сүзсезен сайла, бугазыңа хуҗа була бел (кирле-кирәкмәгән адәмнәр белән кайда җитте шунда эчәсе булма!), чит хатын-кызга күз алартма (һәр итәккә иярәсе булсаң, үлемең Газраилдан түгел, шул “ярык тояклар”дан килер!). Әтисенең алтын сүзләрен асыл ташка тиңләп яшәде һәм яши Нурмөхәммәт Зарипович
Әйе.әйеЗарипович Күптән иңде шулай дип олылыйлар аны. Яшерми, бик ярата олылаганны. Җитәр! Урта мәктәптә чакта да байтак туры килде аңа Зариф малае икәнлеген онытып торырга. Математикадан өйдә эшләргә бирелгән мәсьәләләрне чишә алмый килгәндә кечерәергә мәҗбүр иде ул Кем теленә ничек килә, шулай эндәшәләр иде бит аңа. Нурмөхәммәт дип тә, Мөхәммәт дип тә, Хәмәт кенә дип тә Күчерт кенә син аңа мәсьәләне, чүл мәк дисәң дә ачуланасы юк иде ул вакытта Рус әдәбиятыннан сочинение дигәндә, Даимә булыша иде аңа.
Өлгергәнлек аттестатына имтихан тотканда, тригонометрик ысулларны кулланып, геометриядән язма эш башкарганда, Нурмөхәммәт таш сын шикелле утырып торган иде Тактага язып куелган мәсьәләне ул бөтенләй аңламый да иде Шуна күрә класска кереп, һәркем аерым өстәл артында язма эш башкарырга керешер алдыннан ул Талип Сәяровтан бик гозерләгән иде “Үтермә мине, малай, яме Мәсьәләсен генә эшләп, чыгарып куй мынауташ астына, яме Мина “өчле” булса, хәттин ашкан, яме"
Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, аларны шулай итеп утырттылар Талип белән Нурмөхәммәт икесе ике вариантны чишәргә тиеш булып чыктылар Өзеп вәгъдә бирмәгән булса да, кызганды шикелле Талип Зариф абзыйның чибәр малаен. Башта аның вариантындагы мәсьәләне чиште. Аннары кулына язу карасы түгеп, кул юарга дип йортка чыкты, алдан килешенгән буенча, мәсьәлә чишелеше теркәлгән дәфтәр битен таш астына куеп керде. Шуннан соң гына үз вариантындагы мәсьәлә һәм мисалларны чишә башлады Өлгерде тагын, “бишле”гә башкарган иде.
Нурмөхәммәттә, билгеле инде, сәбәп табып чыгып әйләнде Бәхетенә, укытучылар анын өстендә атлы казак булып тормадылар Нурмөхәммәт Шакиров таш астыннан алган серле “хэзинэ’не акламага туп-туры күчерде һәм тәки "өчле'’ алды, котылды1
Талипка таянып, ни рәвешле бәладән котылуын сизенгән идеме икән, математика буенча телдән имтихан бирергә килгәч, мәктәп директоры. "Дан" орденнарының тулы кавалеры Сабиржан абый Халиков әйткән иде Нурмөхәммәткә. “Утта янмассың, суда батмассың син, Шакиров". — дигән иде
— Ник алай дидегез әле, Сабиржан Шәрипович! — Егет һични аңламаганга салышып, шулай сораган иде
— Кояшка да туп-туры карый аласың, шуңа әйтүем —Директор мәгънәле генә көлемсерәү белән чикләнгән иде
Тормыш ярыннан гомер дөньясынын эчкәресенә шулай йөзеп кереп киткән иде Зариф абзыйнын төпчек улы Колачны ничек салырга икәнен үзеннән югарыраклардан өйрөнә-өйрәнә. күчерә-күчерә, озак еллар йөзде Ташлытауда партия райкомының өченче секретаре булып эшләде, аннары икенчесе итеп сайладылар, жирле Советларга сайлауларның берсендә аны район Советы башкарма комитетының рәисе иттеләр Ул постта шартын китереп утырды Моның беренче секретарьлыкка сикереш кәнәфие икәнен Шакиров яхшы төшенә иде Тормышта андый трамплиннарны аз күзәтмәде ул. Нәкъ шулай булып чыкты Конференцияләрнең берсендә, ниһаять, беренче итеп сайланды Кайчандыр өйдә чишәргә бирелгән мәсьәләләрне, язып килергә кушылган сочинениеләрне дәфтәрләреннән күчереп йөргән классташларына бер дә тартынмыйча акыл өйрәтә башлады Аларны еш кына шелтәләде, хәтта жәзага тартканы да булды
Килде бер көн, инде ул район хакимияте башлыгы дип атала башлады Янәдән район патшасы булып алгач, анын күңеле айның унбишенче кичәсен- дәгечә түгәрәкләнде.
Шактый вәкарьле караш белән Нурмөхәммәт янә Айнын көмеш табагына текәлде Бүген, менә бүген көмеш мишеньгә атып тидерә алырмы ул? Таң алды йокысыннан хафаланып уянып китүе дә шул сорау бимазалап торганнан икән бит!
Казаннан зур комиссия киләчәк Илбашы аппаратыннан бер белеше кисәтеп куйган иде инде аны, фронталь тикшерү булачак, дип Президентка сезнең районнан зар хатлары байтак килде, дигән иде
Нурмөхәммәтнең үртәлгәне комиссия үзе түгел Алар әүвәл-әүвәлдән була килделәр Үзгәртеп кору, демократия, хокукый дәүләткә йөз тоту дип, Совет властеның гомерендә булмаганнарны уйлап чыгардылар .Альтернатив кандидатлар дигәнен худка җибәрделәр Халык алдында исәп-хисап тоту дип кыбырсыйлар Нервыларны сынау, нервыларга имтихан. Уйлан, шиклән, өметлән, өметсезлән. . Таптылар бит, билләһи! Демократия, имеш1 Безнең халыкка артыгын юл куйсаң, анархиягә ташланырга да күп сорамый ул Өйрәнгәнмени ул демократиягә?!
Соңгы берничә елда бик үзгәрде халык. Батырайды Сүз сөйләргә остарды Пычак теллеге әйләнде Туп-туры сиптерәләр Шулар арасында Талип Сәяровлар түш киереп йөри Андыйлар алга чыгып бара хәзер
Талип шәп механизатор булып танылды Урта мәктәптән сон, читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумы дипломын алды Район халкы бик үз итә аны Бу кеше урта мәктәп тәмамлагандагы хәлләрне бик белә бит1 Менә шул кадәресе Нурмөхәммәтнең күңеленә тия
Нурмөхәммәт өчен уйларында гына булса да үз-үзенә дә ачылып китә алмаган тагын бер “ни" бар Анысы эчтән яман кимерә Еллар буе чарасыз- дәвасыз игеп тора Башыннан чыгарып, күңеленнән себереп ташлый алмый шуны Бу — Даимәнең яшьлектә Талипка булган хисләре Нурмөхәммәт һәммәсен дә һәрдаим белеп яшәде бит тугрылыклы, әдәпле, тәртип низамлы хатын, бар булды гы белән ахырынача балаларына бирелгән ана булса да Даимәсе тәне-гәүдәсе белән генә Нурмөхәммәт гаиләсендә, жаны белән Талип хозурыңда иде ул
Яшьлегендә Шакиров үз тантанасына исереп, башын салават күперенә күтәреп йөрде "Районның гүзәлен үземә караттым! Үземнеке иттем Зариф Нурмөхәммәтенә сакал тегә алмадылар. Минеке аста калмады!”
Еллар үтү белән инанды: Даимә анын туфрагында чәчәк атар гөл булып чыкмады! Кызның күңел аязлыгы юк булды. Йөзеннән елмаю качты, көләчлек бизде. Сүзләреннән жорлык югалды Ташып торган дәрте сүнеп-сүрелеп калды Көн үтсенгә яши башлады Даимә. Яшерен сагыну һәрчак авыр Байлык-җитешлек тә, үзләре чолганышындагы ихтирам-олылау да бер бөртек тә кызыксындырмас булды аны. Нурмөхәммәт аны үзенеке итте итүен, тик Даимәнең бәхетен юлда коеп калдырганын абайламады
Еш кына шулайрак килеп чыга бит, егет кешенен чибәр кызга булган хисләре әллә ни тирән дә, кайнар да түгел Өйләнүгә аны хөсетлек аралаш көнчелек-ярыш кычынуы этәрә Күреп тора: кызның дуслар, таныш-белешләр хозурында абруе зур Бу да чибәркәй йөрәгенә һөжүм итә Омтылышларына уңай жавап алгач, ахыр чиктә морадына ирешкәч, чибәрнең ире булуны авырга саный башлый, гәрчә хаталануында үзенең шөһрәт сөюеннән гайре һичкем катнашмаса да, хатынын үз өметләрен алдауда гаепләргә керешә
Язмыш үт сытардай хәлләрне аслы-өсле өйсә өя бит! Менә хәзер яра өстенә тозы да бар Анысы да арынырлык, качып котылырлык кына түгел бугай инде!
Нурмөхәммәт болай ачыргаланганда, район прокуроры ярдәмчесе Илсур Сәяров белән (ул — университетның юридик факультеты дипломын алып кайткан егет) кызы Айгөл мөнәсәбәтләрен уенда тота. Авыл хуҗалыгы институтын узган җәйдә генә тәмамлап, район жиләк-җимеш питомнигына кайткан кызы — кирәк бит! — Талип улы белән якын дуслык, мәхәббәт багланышына тарыды
Соңгы көннәрдә яшьләрнең араларыннан кара мәче узгалап тора бугай да торуын, аларныкын белмәссең, бүген — болай, иртәгә гел уйга да китерә алмаганча.. Чын мәхәббәт булса, сөешү дигән тыелгысыз зур көч алып ыргытмаслык киртәләр юк дөньяда Мәхәббәт өермә ул, туфан. Яхшы якка да, яманга да көче җитә. Гүзәллекне тудыра да, җимерә дә ала. Тылсымлы да ул, сихерле дә, күз буучан да. Күңелең төшкән кешене чибәр, акыллы, булдыклы итеп күрсәтергә дә, җаның тартмаган чибәрне алдыңа пәриләндереп бастырырга да хәленнән килә...
Карават үлчәп ятып мәгънә чыкмасын аңлады Нурмөхәммәт. Торды, юынды, өйдәгелеккә киенеп куйды һәм эш бүлмәсенә чыкты.
Урындык алып утырды Укырлык түгел, караңгы иде әле. “Ут кабызырга кирәк. — Нурмөхәммәт өстәл лампасын тоташтырырга дип күтәрелде. — Тормышта миңа һичкем чыра яндырып та, электр балкытып та тормый бит инде. Моңа тикле ни майтара алган булсам, нинди “лампа” кабызырга кулымнан килгән булса, калган гомерне шуның яктысында яшәргә тиешмен Барыр юлны ярыйсы яктыртырмы ул, әйле-шәйле генә нур бирерме, өзеп әйтүе кыен. Бүгенге хәлләр бу сорауга да өлешчә булса да җавап бирердер . ”
2
Нурмөхәммәт Шакиров бәгыренә учлап тоз салган хәлләр һәм яшьләрнең “соңгы көннәрендә араларында кара мәче йөреп тору”нын үзенә күрә тарихы бар.
Февраль башы. Суык гайрәт күрсәтә Ә бүлмәдә мамыклы җылы Малай чагыннан ук гөлләргә, чәчәкләргә гашыйк Илсур. Кәгазьләрдән арынып торган минутларында кабинеты тәрәзә төпләрендәге кактусларга су сибә Кайчак аларга нәни балаларга эндәшкәндәй сүз куша.
— Көннәрнең язга авышырга иткәнен тоя башладыгызмы, итләч сабаклар? Минем күңелдә дә яз җыры туып килә! Яз үзе Аның тавышы белән җырлый, Ул булып моң түгә...
Кинәт Илсур, утка пешкәндәй, гөлгә сузган кулын тартып алды. Онытылып китеп, бармагын чәнчеткән икән..
Иртәгесен Айгөл белән эш сәгате азагында Илсурның хезмәт урынында очраштылар Агроном кызның жиләк-жимеш питомнигыннан кайтып барышы Ул килеп керүгә, Илсур бүлмәсендә кояш чыга, гөлләр чәчәк ата башлый сыман Егет күнеленә шулай тоела
Буйга-сынга, төскә-биткә чибәр Айгөл Сөйкемле дә, акыллы да Матур җырлый Сандугач инде менә! Егет колагына шулай ишетелә Айгөл белән бергә булган минутларда Илсур үзен матуррак та, зирәгрәк тә, көчлерәк тә итеп сизә Баеп киткәндәй була, миллионерларын бер якта торсын! Тик бүген кызнын чырае бер генә дә җырдан ләззәттабып кинәнүченекенә охшамаган иде Матурлыгы да каядыр посканмы соң әллә9 Дорфалыкка якын кырыслык бер дә йогышмый иде аңа Егет моны күрде генә түгел, җаны белән тойды гына да түгел. тәненең һәммә күзәнәге белән сизде Ул әйләнеч юллар эзли белми, туп-туры сорады
— Кәефең киткән диимме, Айгөл? Ни булды? Берәр күнелсепек бармы әллә?
— Күңеллелек! — диде кыз, сабый балаларча турсаеп
— Уз, утыр, җылын
Айгөлнең йөзе карала бирде
— Вакытым тар Мин сиңа “Әти алдында гафу үтен'” — дип әйтергә генә кердем Аңладыңмы9
— Аңламаган кая! Тик Нурмөхәммәт Зарипович сина барысын да дөрес ирештердеме икән соң?
— Алдашып йөрергә сигездә түгел, кырык сигездә ул
— Алайса син һәммәсен дә дөп-дөрес аңладыңмы икән9
— Ахмакларны бүтән җирдән эзлә!
— Димәк, син әтиең позициясен тулысынча хуплыйсын9 Ә мин мәхлук, фикердәшем булырсың дип көткән идем
Айгөл, пәке белән сызып җибәргәндәй, әйтте
— Жете кызыл булма! Ул заманнар узып китте шикелле Мин Павлик Морозов үрнәгендә тәрбияләнмәгәнмен, беләсең килсә, хуш'
Ул. командага буйсынгандай, кырт борылып чыгып китте Илсураның артыннан иярмәде Бары тик өзгәләнеп
— Нишләвең бу, Айгөл? — дип сорап калырга гына өлгерде Аннары лып итеп урындыкка утырды Гүя аның иңнәренә албасты көрәктәй кулларын салган иде
“Ничек була соң әле бу? Фиданның әнисендә бер хәсрәт Аның күңел җәрәхәтенә кислота тамызабыз түгелме9 Нурмөхәммәт абыйның үз кырыгы - кырык
Улы Чечнядә һәлак булган ханым Нурмөхәммәт Шакиров янына авыр хәлен аңлатырга, ярдәм гозерләргә дип килгән булган ‘Мин җәмгыяте хәйриядә утырмыйм'', дип, теге хатынны куып чыгаргандай кыланган Зар түгеп килгән ананы тыңлаганнан сон Илсур телефоннан Нурмөхәммәт Зарипович белән кырыс кына сөйләшкән иде Абзый үзеннән яшь кешенең сүзләрен авырга алган, хәтта кызына да зарланган
Айгөл, мин —ата-ана сатучы түгелмен, димәкче Тиздән бергә булырга вәгъдәләшкән кешеңне сатсаң да ярый булып чыгамы9 Бәлки аның һәммәсен турыдан-туры әйтүе хәерлегедер Киләчәккә калдырмавы Парлы тормыш коруны гафу үтенүләрдән башлап җибәрү егетлекме9 Бу хакта .Айгөл белән уртага салып сөйләшер, аңлашыр жай да бетте Ничек кенә булмасын, иманга хилаф итмәскә кирәк!”
Нурмөхәммәт яшьләрнең низагын “Яратышулары көчле булганга кылтаешалар" дип юраса да, Илсур белән Айгөл мөнәсәбәтләре, ай-һай. кылтаешу гына микән?
3
Кышкы төн үтте, таң алды эңгер-менгер узды Ташлытау артыннан кояшның тәүге нур сөңгеләре офыкка кадалды
Нурмөхәммәт Шакиров гаиләсе гомер итә торган особняк —һәммә
кирәк-ярагы тулаем җитешле аерым йорт — район үзәге поселогының көнтуар ягында урнашкан Шу на күрә кояш иң әүвәле алар тирәсен яктырта да, җылыта та башлый
Булып узды еллар, яшьрәк чаклар дип әйтикме. Нурмөхәммәт, хыял катыш романтикага бирелеп, болайрак уйлый иде “Тау артыннан чыгу белән, кояш башта безнең урамны нурландыра, чөнки ул безгә якынрак, аннары инде бөтен дөньяга нур чәчә башлый Һәммә төбәкне жылытырга керешә Барча җан иясен куандыра. Хәтта ташлар да кояшта назлануга шат булалардыр кебек Без моннан бердә көнләшмибез. Бүтәннәр дә кояшның бу төбәктә башлап безне иркәләвенә хөсетләнмәсеннәр Кояш чиксез көчле- кодрәтле бит, барыбызга да мәңге-мәңгегә җитә...”
Ул моңа охшашлырак сүзләрне кайсыдыр язучыдан укыган иде шикелле, тик аларны үзенеке итте. Дөресрәге, язучы сүзләре аның күңел тибрәнешләренә туры килә иде. Шуңа үз итә алды, үз итәсе килде.
Тора-бара, еллар үтү белән, фикер һәм теләкләр дә үзгәрүчән икән. Хәер, кем ничектер? Нурмөхәммәт Зарипович нилектән, ни сәбәптәндер, соңгы елларда кояшның бүтәннәргә нур чәчү-чөчмәве белән әлләни кызыксынмас булып китте. Көн туганмы? Туган. Аязмы? Аяз. Бүтәннәргә дә төшәме кояш нурлары? Төшәр, төшми калмас... Кая барсаң да бер кояш, дип җырлыйлар ич. Төшмәсә ни хәл итим? Утлы шарның руле минем кулда түгел . .
Балигъ булган көннәреннән алып яшәүләренең соңгы сәгатьләренә кадәр үзләренең төп уйларыннан, калыпланган фикерләреннән, цементланган принципларыннан бер карыш та тайпылмаучы затлардан аермалы буларак, Шакиров иптәштә ваемсызлык борынлый башлады Дөресен әйтик, баштарак бу хәл аны борчый иде, жанына тынгысызлык китерә, күңел эчкә- ресендә “ике мин” тудыра һәм алар бик җилле бәхәсләшәләр иде Соңрак җаны андый газаплардан арынды. Шул көннәрдәдер, Нурмөхәммәткә, республика халык депутаты буларак, зур гозер белән кергән берәү, район башлыгының гамьсезлек-битарафлыгына чыдый алмыйча: “Хәлегездән килсә, бүтәннәр өстенә кояш та чыгармас идегез. Әкәм-төкәмлек бу!” — дип чыгып киткән иде
Гаҗәбе шул: ядрә-сүзләр дә Нурмөхәммәтнең кәефен кырмаган иде. Ул сүзләр аның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып та китте Башлыкның тән тиресе тәнкыйть үтмәслек булып каешланган иде, күрәсең.
Быел, бүген янә үзгәртергә кирәк. Югыйсә менә ничәнче ел инде Чынбарлык: “Сытам! Изәм!” — дип тора. Хакыйкать меңнәр, миллионнар биргән вәкаләт белән өскә ябырылып килә Ә үзгәреп булмый Үткәннең тимер-бетон конструкциясе шул тикле нык, йә элек ничек корган булсалар, шул килеш үрә катып торырга, теге елларда ятлаганнарны сөйли бирергә, йә шартлап сынарга кирәк
Өченче юл юкмы соң? Бардыр сыман тоела Нурмөхәммәт Зариповичка
Никадәр генә оста, җитез, куәтле булсаң да, агымга каршы йөзү турында уйларга да ярамый Теге вакытларда да мөмкин булмаган эш иде ул, хәзер инде бигрәк тә Бер генә колач салып кара агымга каршы, сулыш алырга да өлгермәссең, ай-вай кубачак. Эте-бете шәрран ярачак, нәгьрә орачак Бәс, бичарадан ни чара? Агым уңаена йөзәргә! Фәкать! Йон уңаена сыпырырга' Тыңлыйсың килмәсә дә тыңларга (хәзер һәркем сөйләргә өйрәнде!), тибеп очырыр тәкъдирдә дә кабул күрергә, чеметү-чәнчүләргә чырай сытмаска, булдыра алсаң, елмаерга. Вәгъдәне кызганмаска. Үтәлешен буйсынуында- гыларга йөкләргә. Алар җилкәсе чиләнсен!
Үз дигәннәреңә таян, тыштан сиздермә. Үземә яраклы дигәннәрне култыкса итәргә жай юк түгел...
Инде дә тамырдан, тирәннән үзгәртү дигәннән, кычкырып әйтеп булмый инде, тузга язмаган нәрсә ул. Кем үзгәрә? Ничек үзгәрә? Булмый ул! Утопия! Нурмөхәммәт Зариповичмы? Бүтән районнардагы башлыклармы? Булмаганны! Барыбыз да җайлашачакбыз, шул гына Без бит һәммәбез дә— хәзер дулый-дулый сүгә торган система кешеләре, шул системаның тулышып пешкән җимешләре. Лидерларыбыз да бик аз гына алгарак карый алучылар .
Уйларына чумган килеш Нурмөхәммәт Зарипович җиренә җиткереп кырынды, озаклап юынды Чисталык-пөкгәлек дигәндә. җаны фида Иртәнге чәен ашыкмый-кыбырсымый гына эчте. Эш урынына кереп тормастан. туп- туры Культура йортында булачак кинәшмәгә барырга исәпли иде Көн тәртибендә җитди мәсьәлә — "район хакимиятенең узган елдагы эшчәнлеге хакында хисап, алда торган бурычлар турында"
Айгөл эшкә бик иргә кузгалды. Даимәсе мәктәпкә җыена иде
— Костюмнарыңның кайсын киясен? — Хатыны атап сорады. Каза н га - фәләнгә барасы булса. Нурмөхәммәт киемнәренең кешелеккә дигәннәренен дә шәбрәген киючән, районда гына булса, бер чама йөри
— Бу проблеманы синен белән хәл итик инде, карчык — Нурмөхәммәт елмаеп-көлеп шулай диде Тик барыбер көләчләнүе ясалма булып калды Эчтән көйрәвен томалый алмады Даимә моны бик сизсә дә. белдермәскә тырышты Юатуга охшаган сүзләр әйтә калсаң, отыры хафаланачак
— Яна алганын ки — Хатыны энәдән-жептән генә чыккан костюмын киеп баруын тели иде
Нурмөхәммәт ялт итеп хәләленә карады.
— Район башлыгы халыкка ошарга тели, күрдегезме ничек киенеп- ясанып килгән, димәсләрме сон?
Даимәнең торып-торып кырт кисә торган гадәте бар Бу юлы да сакланып калмады
— Нигә, максатын шул түгелмени? — дип сорады
— Шулаен шулай да. — Йортбашы эчендәгесен әйтеп бетермәде Гомер иткән хатыны аңлады, төшенми калмады Белә бит ул иренен зур бавырлы икәнен “Ошарга тырышып, бер дә тәтиләнәсем килми шул Алай итү баш июгә якынлаша түгелме соң? Мин бит гомерем буе баш имәдем, бил бөкмәдем, гозерли белмәдем Өстән куштылар, сайладылар Мин мона бик канәгать идем Хәзер кечерәюләре бик авыр " — димәкче иде Нурмөхәммәт Акылы җитте, әйтмәде Балаларынын анасы булса да. чирек гасыр бергә гомер кичерсән дә, хатын бит әле ул, хатын . Еш кына үзең әйткәннәрне үзеңә каршы пистолет итүче зат
Шул минутта анын хәтеренә хатыннар турында гарәпчә әйтелгән сүзләр килде. Университетта укыганда карт бер галимнән ишетеп, язып алган иде ул аларны “Ля хәйре минһөннә. вля бөддә фиһеннә" (Алрдан хәер (яхшылык) юк, ләкин алардан башка чара да юк)
— Ярый, синен киңәшне тотыйм, әниләре! — Нурмөхәммәт егетләрчә җитезләнеп, кием шкафыннан өр-яңа костюмын алды — Инде күлмәге дә моңа иш була торгандыр бит? Галстугы да9
Зәвык белән киенергә дигәндә, купшылана белә инде Шакиров әфәнде Тире-ярычы гаиләсендә үскән димәссең Апасы бик нечкә зәвыклы иде анын Укытучы ханым Аннан да битәр жизнәсе Озак еллар хәрби хезмәттә булган офицер. Шулар зәвык әлифбасын өйрәткәннәр иде
— Күлмәген дә, галстугын да әзер Кулъяулыгың да — Даимә урындык аркасына кигереп куйган зәнгәрсу күлмәккә һәм зәнгәр җирлеккә сизелер- сизелмәс кенә кызгылт сызыклар төшкән галстукка ишарәләде Зәңгәр каймалы кулъяулыгы да шунда иде — Җылы ботинкаларыңның карасын ки. чистартып-кремләп куйдым
— Һай, рәхмәт, карчык! Моның өчен бер үпми булмас үзеңне, билләһи'
— Андый эшләрне дә онытмадыңмыни сон әле9 — Даимә кинәнеп көлеп җибәрде
— Онытмадым, иптәш хатын, онытмадым
Даимә тыела алмый көлә башлады
— Киемнәрегезгә тәмәке исе сеңгән шикелле җаннарыгызга да формализм сенеп беткән инде Иптәш хатын, имеш' Ай. аллам! Тиздән гражданка Шакирова дип эндәшә башларсыңмы9
Нурмөхәммәт үтә җитдиләнгән булып жавап бирде
— Юк1 Ул дәрәҗәгә җитмәмендер Даимә ханым диярмен
Киенеп алгач, йорт башы яшәреп киткәндәй булды Зур соры күзлә
рендә нур ишәйде шикелле Кара тут йөзе яктыра төште. Еллар кыравы белән аралаша башлаган куе кара чәчләрен дә тарап куйгач, тәмам чибәрләнде. Көзге каршына килгән иде, үз чагылышы үзенә дә ошап куйды булса кирәк, күз кысып алды, елмайды.
— Егет җилле!
— Ярый әле бөтенләй карсак түгелсең, буен бар, — диде Даимә. — Корсагың үсүне ничек яшерер идең9
— Нишләтим сон, Даимә ханым? Хезмәтем гел кабинетта да, машинада бит.
— Якынрак колхозларга җәяү йөр. Чаңгыда чыккала.
Нурмөхәммәт хатынына томырылып карады да бер тын сүзсез торды. Нидер уйлап алды.
— Чаңгы шуарга дигәнең — хак, тик оешып булмый ич Ә инде колхозларга җәяү тәпиләү дигәнең..
Тагын әйтеп бетермәде, әмма бик аңлашыла иде. Җәяү авылларга барып керүне күз алдына китерә алмый администрация башлыгы. Шту син! Укасы коелачак...
Өйдән ирле-хатынлы бергә чыктылар. Бер-берсенә хәерле көн теләделәр. Шул сүзләрне ишетеп, Даимәдән аерылып киткәндә, Нурмөхәммәт күңеленә шом төшеп алды “Хәерле булырмы сон бу шимбә анын өчен?”
Район Культура йорты янында аны бик җылы каршыладылар. Төрле яктан сәлам бирделәр. Үз тирәсендә һәрдаим бөтергәләнүчеләр кул биреп күрештеләр.
Зал тулы дип әйтерлек иде инде.
Таныш-белешләргә кул сузып та. ияк кагып та сәлам бирә-бирә, Н урмөхәммәт алга узды. Ярый әле, бик тиз башына барып җитте, килә-килешкә үк туп-туры сәхнәгә менеп китмәде. Җыелышлар түрендә булырга шул чаклы күнегелгән! Хурга калырсың тегеләй...
Ул алгы рәтләрнең берсенә барып утырды. Президиумга менәсе кешеләр җыелсыннар инде...
Доклады җентекле язылган иде, уңышлар да күрсәтелде, алдынгылар шәрәфенә мактау сүзләре дә шактый җилле әйтелде (күңелләре булсын, ичмаса алары каһәр сүзеннән тыелып торырлар), кимчелекләрне дә читләтеп үтмәде, туп-туры күрсәтте. Үзен дә гадәттә бик еш булмаганча тәнкыйть суына манып алды, мин дә фәрештә түгел, янәсе. Шунсыз булмый, ярамый! Заманасы шундый. Җыелыш имин-аман үтеп киткәч, күз күрер әле...
Маңгайга бәреп торган саннарны атау киңәшмәгә килүчеләрне уятып җибәргәндәй итте. Район башлыгы сүзләренә алкышлар ялганды. Кул чабулар тынгач, залда үзара сөйләшү, фикер йөртү тавышы булып алды.
Шул аралыктан файдаланып, техник секретарь Нурмөхәммәт Шаки- ровка хат китереп бирде Адреска карап кына Нурмөхәммәт хатның кемнән икәнен ачыклый алмады. Кулъязу таныш та, таныш түгел дә кебек иде Ул конвертны ачты Хатта мондый юллар тезелеп киткән иде
"Нурмөхәммәт Зарипов ич'
Ничегрәк эндәшсәм кулай булыр икән дип тордым-тордым да, рәсми сүз кушасы иттем.
Бу юлларны Сиңа күптәнге танышың, инде, мөгаен, хәтереңнән чыгарга да өлгергәндер кеше — Зәйтүнә Мифтахова яза Миңа Сине бик-бик күрергә кирәк Махсус килдем. Бүген үк китәм дә. Җыелышыгыз ничәдә бетсә дә көтәм. Зинһар берничә минут вакытыңны кызганма. Әүвәл булып узган дуслык хакына. Үтенеп сорыйм. Мин Сине үзең эшли торган бина янында көтәрмен. Кат-кат гозерләп: Зәйтүнә ".
Нурмөхәммәт упкынга төшеп киткәндәй булды. Нинди җилләр ташлаган бу хатынны ни гомерләр үткәннән соң? Анын белән бер генә тапкыр да күрешмәгәнгә чирек гасыр вакыт узды бит инде! Менә сиңа очрашу!..
4
Университетта укыганда, беренче көннән ук танышып киткәннәр иде алар Бер курста, бер группада укыдылар. Нурмөхәммәт тулай торакта яшәде Зәйтүнә — Казан кызы Галантерея кибетендә эшләүче әнисе һәм урта мәктәпне тәмамлап килә торган энесе белән тора иде. Отисе берничә ел элек дөнья куйган иде инде “Фронт яралары иргә алып китте аны!” — диләр иде
Зәйтүнә Мифтахова, урта мәктәпне тәмамлагач, комсомолның ул чактагы Дзержинский райкомында икенче секретарь булып эшләгән, аннары партиянең район комитетына алганнар, елдан артык инструктор булган, шуннан “Укырга кирәк!” дип, гаиләдә кинәш-унаш иткәннәр дә, университетка керү имтиханнары тапшырган
Чая, чибәр кыз курсташлары белән тиз аралашып китте Нурмөхәммәтне кай арададыр үз итеп өлгерде һәм ана баш түбәсеннән гашыйк булды Әмма сәер гыйшык иде ул егеткә үзенең мөнәсәбәтен болай дип белдерде: 'Укып бетергәч, син авыл районына китәсең Шунлыктан мин сиңа кияүгә чыга алмыйм, ләкин мин сине үлеп яратам!” — диде
Мондый ап-ачык аңлатудан сон алар арасындагы мөнәсәбәтнең нинди төс алуын чамалавы бик авыр түгел (Нурмөхәммәт хәтта әтисе өйрәткәннәрдән читкә китүдән дә тайчанмады)
Лекцияләрне алар аудиторияләрнең иң арттагы рәтендә янәшә утырып тыңладылар, әбәдкә ашханәгә бергә йөрделәр, дәресләрдән сон китапханәнең уку залына икәүләшеп кереп чумдылар. Театрга, концерт залларына, кинога гел бергә баручан булып киттеләр Семинарларда берсе чыгыш ясаса, икенчесе өстәми яки тулыландырмый калмас иде Зачетлар биргәндә, имтиханнар тапшырганда, доцент яки профессор хозурына алфавит тәртибендә керү законлаштырылганлыктан (тыңлаучыларның үзләренең карары!). Зәйтүнә Мифтахова белән Нурмөхәммәт Шакиров группа исемлегендә беренчеләр булып теркәлгән Айтуганова һәм Алимов белән чират алмашып, бергә узалар идс Тегеләре башлап чирканчык алып, галимнәр каршына керергә никтер базмый торганнар идс
Бик еш булмаса да, Нурмөхәммәт Зәйтүнәләрнең Нариман урамындагы фатирларына да барып чыккалый һәм сыйлангалап кайта иде ВУЗнын тулай торагы шартларында Иблис шөгыленнән дә яман саналган эшне Мифтаховлар табынында көтелгән кунакның күңелен күрүгә чутлыйлар иде
Икенче курста укыганда, кышын, Мифтаховалар группасына шимбө- якшәмбе көннәрендә булу өчен Яр буе Морквашындагы ял йортына юлламалар бирделәр Егермеләп кеше караңгылы-яктылы шунда кузгалдылар. Ашау - байдан, әжәл — Ходайдан, дип, кинәнеп ял иттеләр Ике көндә дә чаңгыда шуып рәхәтләнделәр
Шимбә кичендә Казандагы кайсыдыр зур заводның үзешчәннәре килделәр, концерт күрсәттеләр Концерттан соң үзләре сыйланып-жырлашып утырдылар Кышкы төннең уртасы авышкач кына үз бүлмәләренә таралыштылар Мондый чакта — уку йортының эчке тәртип кагыйдәләреннән котылып торган араларда — ир-ат заты да. кызлар да — гап-гади кешеләр булып калалар, тозлы-борычлы мәзәкләр сөйлиләр, баштан үткәннәрне искә төшерәләр, мәхәббәт мажаралары тыңлыйлар
Шимбәдә, Яшел үзәннән килеп укучы бүлмәдәш егет өенә киткәч, төн берендә, Зәйтүнә белән Нурмөхәммәт тә мажара кылдылар Ул хәл Нурмөхәммәтнең "Безнең бүлмә бүген әбиләр аулагы кичерә Танцылардан соң шома гына безнең резиденциягә күтәрел'” дигәненнән башланды Курсташлары янына тулай торакка кичәгә дип килгән Казан кызы егетнең тел гөбендәгенс үзе шәрәләндерде һәм “Шуңа кыюлыгың җитәрме? дип сорады. Ә үзе мондый кыюлыкны күптән карусыз кабул игәр фикердә идс
Кышкы озаклап атучан таңны алар йокысыз каршыладылар Арыганнар, талчыкканнар идс. Иртән Зәйтүнә йокы симертеп алырга бик теләгән идс до, Нурмөхәммәт нык торды "Тулай торак халкын белмисең шул син рәтләп' Хәзер пәке теллегә әйләнәчәкләр", — диде Керфеккә керфек тә ормый
уздырган төн өчен һич кенә үкенмөсә дө, Зәйтүнә аңкы-тиңке хәлдә калды, аның җорлыгын, үткерлеген, җитез-җәһәтлеген пәриләр урлаган иде.
Иртәгәсен дә, аннары да, тулай торакта да, университетта да үзләренә төрткеле сүз әйтүче табылмады. Шулай да бу хакта сүз ректоратка барып ирешкән иде. Ул елларда посынып шикаять итүчеләрнең исемнәрен сер итеп саклау модасы бар иде, шунлыктан, теге яки бу гөнаһлар өчен бирелә торган җәзалар яраксыз 1амәл кылучыларның үз икърарларына таянып эшләнә иде.
Проректор беренче итеп Зәйтүнә Мифтахованы чакыртты, каршысын- дагы кәнәфигә урын тәкъдим итте һәм, әйләнеч сукмаклар эзләп маташмыйча, дипломатиясез-мазарсыз турыдан ярды.
— Иптәш Мифтахова, тулай торак режимын тупас бозып, иптәш Шакиров белән төн кичерүегез турында сигнал бар. Студентка буларак, этика кысасына сыймаган бу күренешне ничек аңлатасыз? Турысын-дөресен сөйләгез, бәя бирегез, — диде
— Әйе, без Нурмөхәммәт Шакиров белән сөйләшеп таң аттырдык. — Зәйтүнә чекерәеп проректорга ңарады. әйтерсең лә тегенең керфегенә кунарга җыена иде. — Бу хәлдә бернинди дә крамола күрмим. Без — балигъ кешеләр, нишләгәнебезгә отчет бирер дәрәҗәдәбез. Без дә бер-берсен яратышырга, һич югында иптәшләрчә ихтирам итешергә хокуклы гражданнардыр дип беләм.
Проректор мондый кыю җавапка беркадәр аптырабрак та калды шикелле Аннары, үзенең көчсезлеген сиздермәскә теләп, Зәйтүнәгә каршы төште.
— Мәхәббәт — бер нәрсә, анын нинди формада чагылыш табуы — бөтенләй бүтән эш. Сез бит үз өегездә түгел, җәмәгать урынында бергәләп таң аттыргансыз, Мифтахова сеңлем!
Зәйтүнә бер кагылуда иярдән мәтәлүчеләрдән түгел иде.
— Мин сезгә барысын һәм турысын әйттем Мәхәббәтнең бормалары, йөрәк серләре турында кагыйдәләр тупланмасы юк. Мәхәббәттә гомумкешелек нормалары яши, — дип кырт кисте. — Бүтән җавапны кешелеген җуеп, гайбәт сөйләүчеләрдән алырсыз Минем сезгә заржылап килгәнем юк һәм булмас!..
Проректорның аргументлары беткән иде. Ул Зәйтүнәгә китәргә рөхсәт итте.
Саубуллашып чыгып барганда, Зәйтүнә Нурмөхәммәткә каршы очрады. Керфек каккан арада гына тукталыш ясады да, бик тыныч кына сөйләнеп алды “Без — мәхәббәт дуслары. Серләшеп таң аттырдык. И все!” — диде Аңлашылуынча, аның син дә шул ук сүзләрне кабатла, диюе иде. — Аңлат шул профессорга, тормыш, мәхәббәт, никах, гаилә күзләрен шар итеп күзәтергә яраткан ахмаклардан аулакта булырга тиеш ләбаса. Үзе сөекле хатынын кеше алдында назлар идеме сон?”
Зәйтүнә Мифтахованың кыюлыгы, гайбәткә, аны тыңлаучыларга, сөешүчеләргә ниндидер чаралар күрергә куллары кычытып торучыларга ажгырып каршы баруы тулай торактагы аулак татуның телдә тибрәнүенә чик куйды
Тулай торактагы шул төннән соң алар Нариман урамындагы фатирның аулакта калуын (андый хәл бик еш булмый иде) зарыгып көтүчән булып киттеләр.
Курсташлары аларны менә-менә өйләнешәләр, туй итәрләр дип йөргәннәр иде, алай булып чыкмады.
Нурмөхәммәт, аралары суынып та тормагандай итеп, Даимә Газизова белән дуслыгын өр-яңадан ныгытып җибәрде. Шул адым аларны гаилә кешеләре итте. .
Зәйтүнә Мифтахова хатын аерган сәүдәгәргә кияүгә чыкты Читенсенү кичермичә генә Нурмөхәммәтне никах туена да чакырган иде, тегесе бармый калды.
5
Район администрациясе хисап тоткан җыелышта сөйләшүдә берничә кеше катнашты Нурмөхәммәт бәян иткәннәрне тулысынча диярлек яклап, “Алга” колхозы рәисе Сәйфелмөлек Әмирханов чыгыш ясады Хезмәтне оештыруда җибәрелгән хаталарны берәм-берәм санап, “Төяк" совхозы
директоры сөйләде Талип Сәяров авыл хуҗалыгында төп йөкне тартып баручы механизаторларга игътибар җитмәвен тәнкыйтьләде Ана ияреп дигәндәй, тагын ике механизатор — комбайнчы һәм тракторчы —район башлыгы алдына, баш белгечләр каршына җитди таләпләр куйдылар Аннары трибунага тимер юлчылар вәкиле — Ташлытау станциясе деҗурные Николай Вахрушев менде
Алардан сон район ветераннар советы рәисе. Ташлытау төбәгенең мөхтәрәм кешесе, пенсионер-укытучысы Сабирҗан Халиков сүз алды Гомерен шул райүзәктә уздырган зат, кырык еллап балалар укыткан. мәктәп директоры булган карт. Үзе җитәкләгән мәктәбеннән ул Бөек Ватан сугышына китеп, яраланып кайткан ир Таягын бүгенгәчә ташлый алганы юк Фашист “күчтәнәче” үзен ярты гасыр инде һәртумыш көндә генә түгел, һәр атлаган адымында сиздереп тора
Сабирҗан Шәриповичка сүз биргәч тә, зал кул чабып алды Монда утыручыларның яртысы аның укучылары дисәң дә, хаклыкка хилаф булмас Беләләр, укытучы абыйлары хакыйкатьнең үзе кебек, чын кеше
Сабирҗан агай һичкайчан ашыгып төшмәс, бер фикерне башлап, икенчесен ташламас Аның әйтергә теләгәннәре бик табигый килеп чыгар, муенса төймәләре кебек, берсе янәшәсенә икенчесе тезелә барыр
Сабирҗан абзый сүзенә администрация җитәкчесенә сораулары да булачагын әйтеп кереште
— Сез докладыгызда икътисадый мәсьәләләргә дә, сәяси-әхлакый тәрбия проблемаларына да тукталдыгыз Бу хәл мина сорау бирергә дә урын калдыра дип беләм
Тәрбия эше качышлы уйнаганны яратмый. Бигрәк тә тәрбиясез тәрбиячеләрне халык хөкеменнән йолып калырга маташу — безнсн өчен чит булырга тиеш Аланлык мәктәбендә тарих укытучы кайнишегез Айдар Газизов үзе укыта горган кызның өйләренә кереп көчләргә ябышкач, бу хәлне яшереп калдыру өчен тырышуыгызны ничек бәялисез? Район прокурорына басым ясавыгызны ничек аңлатасыз? Республика прокуратурасында эшләгән танышыгызның да бу эшкә катнашы барына нинди бәя бирәсез? — Сабирҗан Шәрипович дулкынлана идеме, нервылары чыгырдан чыклымы, сүзен бүлеп, авыр-авыр сулап торды Ярга алып бәргән балык диярсең Шактый сүзсез торгач кына дәвам итте. — Икенче сорау: сезне үз иткән берәүне — колхоз рәисе Әмир- хановны Канаш айныткычыннан үз машинагызда барып алуыгызны, аның җитәкче исеменә пычрак ягу фактын сылап-сыйпап калдыруыгызны әшнәлекнең әшәке мисалы дип саныйсызмы’’
Өченче соравым да бар Карагайлы совхозыннан каршыгызга гозерләнеп килгән икенче группа инвалид Хәнәфисвне кабинетыгыздан куып чыгару фактын, шуннан соң Бөек Ватан сугышы батырының ай буе үлем белән тартышып больницада ятуын ни дип бәялисез1
Мин хәзер әйткән һәр сүземә җавап бирергә тулысынчаәзермен Район ветераннар советында тиешле белешмәләр бар
Көтелмәгән иде бу чыгыш Ни гомер иткән кешеләрнең дә мондыйны ишеткәннәре юк иде әле Кайберәүләр бөрешеп килделәр, гүя Шакиров кылган әшәкелекләрдә алар гаепле иде Шуннан чамалап булса кирәк, күзгә бәреп турысын әйтү бездә күптән юкка чыккан булган шул’
Шакиров сүз алды, нидер аңлатырга теләде Әмма бу минутта ул үзе бер нәрсәне ачыклар хәлдә түгел иде яңалы к тугандагы тулгакмы сон бу әкәмәтләр, әллә Нурмөхәммәтнең үлем алды тыпырчынуы — агонияме1
Кояш тотылганда урман эчендә калган юлаучылар төсле, залдагы кешеләр әллә аны рәгле-юньле тыңламый, әллә тынлап та һични аңламый идеме1
Нурмөхәммәт телсез кала язды Йөзен — кара, телең кыска, диләрме әле!..
6
Нурмөхәммәт Шакиров кабинетына кайтып бикләнде Техник секретарьны катгый кисәтте, Казаннан гына шылтыратмзсалар, минем
телефонны берәү белән дә тоташтырма, диде. Үз хәсрәте ярларыннан ашканда, Зәйтүнә Мифтахованы бөтенләй хәтереннән чыгарган иде.
Кабинетына керә-керешкә үк район администрация башлыгы пальтосын гына түгел, пинжәген дә салып элде, галстугын бушатты, һәммә киеменнән “бәдрәф хушбуе” исе килә төсле тоелды аңа. Заманасында үзен укыткан карт педагог район җәмәгатьчелеге алдында тизәккә салып аунатты бит аны!.. Әүвәл- әүвәлдән өнәп җиткермәде ул абзый аны Өлгергәнлек аттестатына имтиханнар биреп йөргәндә үк “Син кояшка да туры карый аласын!” —дигән иде бит. Бик базусың, нахаллыгын хәттин ашкан, диюе булгандыр, күрәсең. Менә бүген әйтәсен әйтеп бетерде инде!
Әйләнмәле йомшак кәнәфиенә утырыр алдыннан ян дивар буендагы аяклы зур көзгегә күз салды: чырае тәмам качкан иде. Күзләренең нуры юкка чыккан Иреннәре, турсаюдан булса кирәк, умарта корты чаккандай, шешенкеләнеп күренде. Маңгайдан уелып кергән пеләше дә киңәя төшкән кебек иде. Җитмәсә, сул кулының баш бармагы ойый төсле, кан тамырлары күперенә кебек. Әллә нишләп кенә муены да авырта башлады. Көтмәгәндә килеп чыккан аяусыз яңаклаудан нерв җепселләре кысылды микәнни? Колагына да нидер булды: торып-торып тавышны ишетә, ә сүзләрне аңламый. Тетрәнү шулай итә, күрәсең...
Өстәл артына килеп утыргач, ул шул тикле тирән сулады, яшел постаулы киң өстәлдәге кәгазьләр, очып китәргә ниятләгән сыман, кыймылдашып куйдылар. Чалбар каешы кысып тормаса, Нурмөхәммәт үзе дә, кыршау аткан мичкә сыман, таралыр төсле иде. Иң әүвәле үзен елмаеп каршылаячак хатыны Даимәне күз алдына китерде ул. Тырышып елмаер да (Нурмөхәммәт белә: хатыны гомер буе аңа ихластан елмаймый!) әйтер Даимә: “Үтеп киттеме, әтиләре, җыелышыгыз?” — дияр Хәләленең менә шул сүзләре асылынган кеше өендә бау хакында сөйләшү булып ишетелер инде Аннары Нурмөхәммәт әллә ни исе китмәгәндәй генә әйтер: “Уздырдык, әниләре Бер быел гына түгел бит инде андый җыелышлар”, — дияр. Бүген исә алай дип кенә котыла алмас шул! Алмас! Баксан-торсан, сасы хәбәр мәктәпкә барып та ирешкәндер инде...
Авылларга таралышкан активистлар телендә дә пенсионер Сабирҗан карт сүзләредер. Шулай булмыйни! Бүген ул карт —сабан туе батыры! Алай гына да түгел... Яратмады ул мине, сөйкемсез сөяк булдым мин ул аксак хәшәрәткә... “Кояшка да туры карый аласың!” Халыкта кояшка туры карый алуны зинадан туганлык белән яисә кеше хакын ашау белән бәйләп әйтәләр икән ич. Затсыз, оятсыз, ил үчергеч дигәннәре...
“Вәт, парин, — диләрдер авыллардан килгән активистлар, —нинди көннәр килде! Шакировка каршы да туп-туры сиптерәләрме?! Сиптерерләр шул, Нурмөхәммәт Зарипович кына Алланың кашка тәкәсе түгел, ул да күктән төшмәгән, якты дөньяга безнең юлдан килгән...”
Шулай диләр булыр. Соңгы дүрт-биш елда аеруча үзгәрде халык. Батырайды, гайрәтләнде. Хәнҗәр теллегә әйләнде. Туп-туры тондыралар, кашың- ны-күзеңне карап тормыйлар... Де-мо-кра-ти-я!.
Миендә районның башлыгы булып калу-калмавы хакында сискәндергеч уй сызылып үтте Президентка бүген үк барып ирешәчәк җыелыш хәлләре Иртәгә булмаса, берсекөнгә Илбашы келәмгә чакырачак. Берәүдә тәхеткә мәңгегә килмәгән. Тик тизәкле себерке белән себереп, сасы соскыга төяп ташласалар, бу инде... бу инде...
Нурмөхәммәт шуннан артыгын күзаллыйсы итмәде. Булдыра алмады. Күңеленең бик тирән эчкәресендә сукыр песи баласына охшап, зәгыйфь бер өмет сәләмәсе кыймылдады. Пешкән тал чыбыгы белән пешекләп, гаебеңне эш белән йол, дисәләр! Ә? Анлык егәр табылыр идеме? Дөньядан типкендә киткәнче, сеңер тартышканчы көчәнеп булмас идемени?..
Аның әлеге халәте бу кешенең бөтенләй үк тә җансыз карачкыга әйләнмәвен сөйли иде түгелме? Шул нәрсә Нурмөхәммәт Шакировны культурадан мәхрүм, эшне җентекләп белмәүче, идарә итү сәләте булмаган, мәгәр командалык дилбегәсен кулына алырга базулыгы җиткән бюрократлардан бер карыш кына булса да аерып тормыймы? Югыйсә бит, безнең үз туфрагыбызда, бөтен
шартларын китереп үстергән бюрократларыбыз, идарә игә белмәстән, искиткеч буйсына беләләр. Ялагайлыкта чыныккан бу адәмнәр үзгәртеп кору дигәнне жинел кабул күрделәр, элеккеге парад чыгышларын үзтәнкыйтькә алыштырдылар. Ин югары хакимиятнен түземлелеген анын көчсезлегенә юрап, үз вазифаларын җансыз-йөрәксез башкаручы шушы кәгазь кортлары илне икътисадый кризиска —көрчеккә китереп терәделәр Көрчек дигәнен бер башландымы, ярдан ишелгән ком инде ул! Матди кризис кына да түгел бит. сәяси кризиска, забастовкаларга, бихисап җирләрдә ачлык игълан итүләргә җиткерделәр Ин хәвефлесе — алда яктылык күренми, дөм-карангы мәгарәдә капшанып барабыз Анын каруы санаулы гына капйотлар өере мәмләкәт хәзинәсен үзенә генә түгел, балаларына гына түгел, балаларының балаларына да гомер кичәрлек итеп мал туплый бирә
Халык сызлана, ынгыраша. яшь түгә, ил башындагыларга каһәрен чәчә Хөкүмәт дигәненнен терәге халык ихтыяры һәм ихтирамы түгел, камчы уйнагучы атлы казаклар..
Соңгы тамчы намусы калган Көнбатыш бюрократы, бөтен илгә яңгыраган үтергеч тәнкыйтьне ишеткәч, мөгаен, бик тиз отставкага китәр иде Безнекеләр бу тәнкыйтькә сәерсенеп тора бирәләр Йөзләрендә әллә елмаю, әллә сызлану галәмәте . Йөрәк ямаулы булса да, хакимият нәфсесе төкәнерлек түгел бугай...
Нурмөхәммәттә, төшенгәнегезчә, шулар өереннән, югарыга карап фикер йөрткән, өстәгеләрдән өйрәнгән адәм Шулай да. отставка яки чөеп ату ихтималы турында уй килде бит әле башына
Ул гыныч кына утыра алмады, сикереп торды да. кышын ачлыктан оясын ташлап чыккан аю сыман, иркен бүлмә буйлап арлы-бирле гасабиланып йөренә башлады Бүгенге дөмбәсләнүенен төп сәбәбенә нечкәләп төшенергә тели иде ул Кабер якасына баскан Сабиржан Шәриповичка ни җитми9 Нәрсә дип сабыр савыты ташыган әле? Тулаем алсаң бит районда эшләр йөзгә төкерерлек үк түгел. Кукмара, Балтачларга иш булмаса да, ул җитәкләп бара торган район да республика сводкаларының сонгы басмаларында йөрми Урталыкта диярлек Дәүләт планнары, авыр булса да, үтәлә тора Ике план-фәлән дип авыз ачкан юк анысы Берсен үтәми калган елларда булгалый Республиканың уртача күрсәткечләренә җитә язып барабыз Дөрес, социаль проблемалар дигәннәре белән чиләнәбез Уңны-сулны абайламыйча, "перспективасыз авыллар' җырына кушылу да сукты тез астына, сукты! Хакыйкать югарыдан килә дип белдек Бу — начар да түгел иде шикелле Юллар дигәндә дә күз йомып хаталандык бугай Клубы-мазары да качмас әле, дип. дөрес итмәдек шикелле Ну бит безнең район ишеләр янә дә бар әле Жлтсшсезлекләр өчен суктыра торалар, җәзасыз калмыйбыз Партия бар чакта, Әхмәтҗаныч заманынында ничек пешерәләр иде, чи ит янган ис чыга торган иде ләбаса' Анысы, өстән тәнкыйтькә түзәсең лә ул, аның гарьлеге азрак, астан өрмәсеннәр иде Хәзер бит гүбәннән чәңгелди башладылар Шунысына тәкать итәр хәл юк Бигрәк тә бу ягы — гүбәннән контрольдә тотарга маташалар Производство дигәнеңә туган-тумачаң белән мөнәсәбәтне дә китереп ялгый тар Болай барса, хатынын янына да җәмәгатьчелек рөхсәте белән генә ятарсың тегеләй
Нурмөхәммәт Зарипович, бик сирәк тартучан кеше, зур өстәленең кайсыдыр тартмасыннан папирос кабы сөйрәп чыгарды, аннан бер папирос алып капты да шырпы сызды Тәмәкесе көйрәмәде, шырпы сүнде Тагын сызды, янә сүнде, тагын Аптырагач, җенләнеп, авызындагы папиросын да. шырпы тартмасын да чүп савытына ыргытты
Анын күз алдына өзек-төтек булып сонгы араларда кешеләр белән чәкә- шү күренешләре килә башлады Шулай да кайнише бәласе ин беренче булып чеметте аны Суккин сын! Ата дөя - Каранар! - Нурмөхәммәт Чынгыз Айтматов романындагы дөяне хәтерләде - Тапкан бит ымсыныр кеше' Үз кызыдай нәрсәгә ябышмаса... Сасысы чыкмый каламы соң андый хәлнең?' Менә өр-яңадан сүзли башласалар, белер селәгәй' Утыртачаклар бит' Сүз дә юк, утыртачаклар!
Былтыр язын, чәчү өстендә шикелле, республика газетасыннан хәбәрче
килде Әйе, әйе, чәчүнең иң кызган чагы иде. Кылны кырыкка ярыр көннәр. Ә ул бер инвалид тормышы белән кызыксынып, теңкә корытты. Урман бетедәй кадалды, әткәй мәрхүм әйткәндәй. Кадалды да язып та чыкты. “Терәүле өйдә хөрмәт язуы” Рисвай итте. Районда климат шуннан соң нык үзгәрде түгелме?
Карагайлы совхозында яши ул сәлперәеп картайган инвалид. Сугыш гарибе Берлинны алганда каты яраланган. Сугыштан кайткач, хәл-хәленчә совхозда эшләгән. Соңгы елларда тәмам хезмәткә яраксыз булып калган Өйләнә алмаган, әнисе белән көн иткән Карчык та үлеп киткәч, ялгызы тирә- күрше хозурында гомер итә. Сугышка тикле үк әтисе салган өйдә биш-алты терәү икән. Шул йортның баганалары череп кыйшайган капкасына “Монда Бөек Ватан сугышы инвалиды, орденлы сугышчы яши” дип язып кадаклаганнар Безобразие! Язмасалар булмый идеме? Әүвәлге директор ул инвалидка хужасыз бүтән йортка күчәргә әйтеп караган, теге киребеткән ризалашмаган. “Ремонтламасагыз да ата-баба нигезендә үләм”, — ди икән. Яна директорның күзе дә, кулы да җитмәгән. Военком да кымтыклап караган югыйсә... Шул хәлләрнең җимеше — теге мәкалә. Журналисты бик үҗәт нәрсә булып чыкты Югарыда терәге бардыр, мөгаен. Юкка ул чама кыю кыланмас иде. Ә саубуллашып киткәндә нәрсә дип чәнчеде бит? “Докладларыгызнын берсендә генә булса да отчет-сайлау чорында ничә кешене бәхетле итүегезне әйткәнегез булдымы”, имеш! Бигрәк тә җенне чыгарганы шул иде “Җитәкче кадрларны, Нурмөхәммәт Зарипович, акыллы да, намуслы да кешеләр хисабына үстерергә кирәк Алар мөмкин кадәр яшьрәк, иң мөһиме — аппарат күгәреге һәм өскә үрмәләү чире йокмаган кешеләр булсын иде”, — дип күзгә бәреп әйтте. Ул китеп олаккач, уздымы икән өч-дүрт көн, бюро утырышы буласы дигәндә, сөйрәлеп килмәсенме теге инвалид үзе!.. Тыела алмадым, ташындым, тузындым. Хәзер, эш узгач, үкенүдән ни мәгънә?!
. Сәйфелмөлеге дә җанлы бәлагә әйләнде. Тере имгәк! Йотканын буена сеңдерә алмый. Эчә белмәгәч, ник кагылырга стаканга? Исереп Канаш айныткычына эләккән дә, шуннан шылтыратып ята бит, килеп ал, ди, күзен дә йоммый. Бармый арт тотмый, диләрме? Шуннан ашагач ни?! Әйткәнем бар үз-үземә, алданмам шуларның калҗаларына, дип. Юк бит, юып булмаса, чайкап сарылалар...
Фаяз Сираҗиев дигән пенсионер тагын. Аңа багышлап шигырь язган район шагыйре — редакциядәге малай.
Килеп керде Иркутск өлкәсенең җәһәннәм читендәге алтын прииска- сында эшләп, олыгайган көнендә туган якка кайтып төпләнгән Фаяз дигәннәре Үзе турында да бер-ике бит язылган китап тоткан, Иркутскида урысча чыккан
— Укып карагыз әле, голова района, — ди, китапның фәләненче битен күрсәтә. Укымый булмады. Бу агай, рас, унике килодан артыграклы самородок тапкан Аны “Пәһлеван” дип атаганнар, илнең “Алмаз фондьГна куйганнар Абзыйга Мактау кәгазе генә дә бирмәгәннәр. Ярамаган тагын татарга дигәннәр бугай...
— Күп сөйләшмәскә дип имзам бар иде, һични кыла алмадым. Ул елларны ни . менә хәзер күтәреп карыйк әле шуны, Шакиров туган, ди. Ни әйтәсең?
— Былтыр яуган карны эзләп йөрисең ләбаса син, абзый, —дияргә туры килде шул. Ә ул нәрсә ди?
— Лаек икән, кешегә үзе үлгәннән соң да Герой исеме дә, лауреат исеме дә бирәләр. Нигә әле сез булышып караудан да баш тартасыз? Курка-курка куян тизәгенә калгансыз! — Шулай диде дә ишекне бәреп чыгып та китте.
Бер атнадан район газетасында шигырь. Анда тасвир кылынганча, унда — Эшче, сулда — Лидер Алар янында берәү хәйран калып карап тора. Лидер “Пәһлеван”нан ясалган йолдызларны түшенә тезә Теге егет кисәген чакырып сөйләшми булмады. Чатлатып әрепләшә, безобразие! “Кемнәр таба? Фаяз абыйлар! Кемнәр тага? Элек Брежневлар иде. Хәзер Ә без — авыз ачып карап торучылар”, — ди Егетне “өшкерү” бөтен районга таралды. Президентка хәтле язганнар. Сөрлегүне тоймый да калдым, безобразие!
Бәгырьне телгәләп, тоз сипкәне яңа административ бина сала башлау
тарихы. Ул бинаны төзергә дип Ташлытау поселогы читендәге парк агачлары- нын бсрничәсен кистерә башлаган идек. Туктатырга туры килде. Бистәнекеләр ду купты Җир аларныкы бит, парк аларныкы
Җыен җыярга мәҗбүр булынды Анын түренә поссовет рәисе, райүзәкнең мөхтәрәм кешеләре утырды Район архитекторы да, үзем дә паркта башланган эшне нигезли алмадык
— Без бу парктан әтиләрне сугышка озаттык!
— Монда һәлак булганнарга һәйкәл!
— Балаларның таганнарына кагылырга хакыгыз юк!
— Мондагы агачларны заманасында сабыйлардан алып аксакалларга кадәр утыртты Балта чапканнарның кулы корысын* — диделәр, өермә куптардылар
Райүзәк уянды, үзсүзлеләнде, аяк терәде Әйләнеч юл да табылмады түгел гүгелен Ул бинаны төзегәч, паркны басу ягына таба киңәйтүгә миллион сум акча бирелә, диелде. Әрсезләр төпченә торгач, бу сумманың арттырып әйтелгәнен ачыкладылар Янә оттырдык Бер сугыш ветераны һаваны ярып кычкырды:
— Халык теләгенә каршы тыпырчынмагыз, иптәш Шакиров! — диде — Поссовет сездән узып әтәчләнә алмый ул Ә сез халыктан уза алмассыз* Яраксызга санагач, Кама аланында төзелә башлаган атом электр станциясе корылышын да яптылар, шуны онытмагыз Халык әйтсә — хак әйтә Халыкны кара сарыкка санаудан туктамасагыз, аяу көтмәгез*
Икенче бер ветеран, таягына көч-хәл таянып торучы карт, янә маңгайга терәп сорады “Сез, иптәш район башлыгы, парк капкасы өстенә язып куйганны укыганыгыз бармы соң? Анда бит “Чын демократия Законнан тыш һәм Законнан өстен була алмый", — дип язылган", — диде
Чигенергә мәҗбүр булдык Бер чигендеңме, бегге инде! Кайда ул әүвәлге еллар?!
һәм башкалар, һәм башкалар
Нурмөхәммәт Шакировның үз квартирасына, үз гаиләсе янына кайтасы килми. Аягы тартмый, җаны тартмый Ә бит кайчан гына әле райүзәк туфрагына каты басып йөри иде Кичә иде шул .
7
Талип үзе дә аңлап бетермәслек халәт кичерә иде Сөенергә кирәк булгандыр инде аңа. Уңышлы чыгышын хупладылар, котладылар Ә ул борчыла сыман Шакировны җайсыз хәлдә калдыруга ул гаепле диярсең
Туган авылы район үзәге поселогыннан өч-дүрт кенә чакрымда. Үр генә менеп төшәсе Жэяүләп кенә Таңчулпанына юл тотты Атлавы рәхәт* Талип олы юлдан түгел, кыр ышыклау урманы буеннан сузылган ат юлыннан кайтасы итте
Борма-борма юл сузылды, механизатор күңелендә борма-борма истәлекләр яңарды Бүгенге җыелышта булып узганнарга кагылышлы хатирәләр еллар томаны артыннан калкып чыктылар Хәтер Нурмөхәммәткә кагылдымы, Даимәне күз алдына китерми калмый Кыз белән үзенен арасында субүләр ясаган җәйге иртә мең дә беренче мәртәбә искә төшә
Берничә классташы белән бергә, Талип та урманнан мәктәпнең тулай торагына кайтты Даимә анда да юк иде Егет көтте, кыз күренмәде Ачыргаланып, Талип Таңчулпанга кайтып китте Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әнисе хезмәтенә китәргә җыена иде Әтисе — гомерлек тракторчы- комбайнчы — машиналар паркында
Улының өлгергәнлек аттестаты алып кайтуы, мәгълүм инде, ана өчен зур сөенеч иде Сәлимә ханым Талипны тәбрикләде, кечкенә чагындагы шикелле итеп, аркасыннан сөеп куйды
— Чәй кайнар, утыр, аша-эч. Аннары ятып ял итәрсең, төнне йокысыз кичтегез бит инде сез, — диде
Талипнын әнисеннән һәм сеңелләреннән яшерен сере юк иде Шуңа күрә уендагысын әйтеп салды
— Ял итәргә исәп юк әле, әни. — диде — Велосипедка атланам да
Аланлыкка китөм. Даимә урманнан китеп барган. Тулай торакта да юк. Миңа үпкәләпме, авылларына ук кайтып киткән булса кирәк...
— Ачуланыштыгызмыни? — Әнисе шелтәле караш ташлаган төсле булды. Әмма үзе нигәдер шатлана да кебек иде
— Мин үзләрен танцевать иттергән арада юкка чыкты. Нәрсәгәдер кәефе кырылды. күрәсең, — диде ул ы.
— Өйләренә барып йөрү кирәкме икән сон, Талип? — Шулай диде дә әнисе эшкә кузгалды Талип, билгеле инде, Аланлык юлына җен-пәриләр киртә корса да бармый калмаячак иде. Китте. Җиде-сигез чакрым араны җилдәй сызгырып үткән төсле булды. Елга күперен чыкканда гына велосипедтан төшәргә туры килде. Аргы як яр шактый текә иде. Аннары тагын җилдерде генә.
Даимә өйләренә дә кайтмаган иде.
— Кайтып җитмәде шул әле, — диде кызның әнисе Ул Талипка чекерәеп карады — Сез кем буласыз сон, энем?
— Мин — аның классташы, — дип җавап бирде егет.
— Исемегез ничек?
— Талип. Талип Сәяров.
— Алай... Сәлимә улы буласызмыни?
— Әйе. Сез педтехникумда әни белән бергә укыгансыз.
— Укыдык — Бу сүзне Даимәнең әнисе теләр-теләмәс кенә әйткән кебек булды һәрхәлдә, Талип аның йөзендә ниндидер канәгатьсезлекне шәйләп алды Хуҗа хатын шундук сүзне икенчегә борды
— Сез сон, энем, чыгарылыш кичәсендә булмадыгызмыни?
— Булдым, апа, булдым.
— Алайса, Даимә булмадымы кичәдә?
— Ул да булды. Тик ул иртәрәк кайтып китте Мин инде аны авылыгызга кайтып җиткәндер дигән идем.
— Ашыгыч йомышыгыз чыктымыни соң9
— Әйе, бер йомыш кисәге бар иде шул, — диде Талип. Кургашын солдат кебек басып торыр хәл юк иде, кайтырга кузгалды. Кирегә юлны ниндидер явыз сихерләп озынайткан иде Велосипедына утырып, җан-фәрманга куып та карады, аны җитәкләп җәяү дә атлап бакты, юлы үрчемәде генә. Ике авыл арасындагы кыр ышыклау урманы буенда утырып ял да итте Шунда сыйрак язып утырганда район үзәге ягыннан Даимә күренмәсме дип өметләнде. Юк, кыз күренмәде...
Ждны тәненә сыешмас хәлдә өч көн уздырды Талип, дүрт көн Чыгарылыш кичәсеннән соң биш көн дигәндә янә Аланлыкка килде Бу килүендә кыз әнисенең җавабы егетнең башына гөрзи белән орган кебек итте.
— Казанга китте Даимә, — диде ханым кырыс кына. — Имтиханнарга тикле кайтып йөрмәсен әйтте. Апаларының дачасында торып әзерләнәсе булып китте. Суыксу дигән авыл янында...
— Миңадипязу-фәлән калдырмадымы? — Бу сорау, турысын әйткәндә, аптыраган үрдәкнең арты белән күлгә чумуы иде. Даимәнең әнисе бу сорауга гаҗәпләнде дә, гаҗәпләнмәде дә шикелле. Беравык тын торгач, сүз өстенә сүз бастырып әйтте:
— Язу-мазар калдырмады. Сорап килүче булса, “Ара өзек безнең!” — дип әйтергә генә кушты. Алар анда теге, кем, ни атлы егет әле, Нурмөхәммәт белән бергә хәзерләнәчәкләр Зариф абый улы физкультурный™ керә икән бит... Чаңгыда шәп йөри, бик әйбәт йөзүче, оста ата, мәргән дигәне бар иде Даимәнең. Әнә шуның белән хәзерләнәчәкләр...
Бу сүзләр гөрзинең биниһая зурысы иде инде. Саубуллаштымы Талип. юкмы, бусаганы ничек атлап чыкканын, капканы ничек япканын, Аланлыктан елга буена килеп җиткәнен хәтерләми Килеп җитеп, сөзәк ярга ятып, җылымса су эчеп азапланганы, мәгәр йөрәк януын алай гына баса алмаганы истә. .
Даимә әнисенең үзен өнәмәүнең сәбәбен Талип төшенә иде. Педтехникумда укыганда аның әнисе белән Даимәнең әнисе бер егетне ызгыш алмасы иткәннәр Ә егет исә бөтенләй башка бер кызга өйләнгән дә куйган.
Мәхәббәт газабы, сызланулы сагыш тиз генә басыла торган газап түгеллеген Талип бик белде, бик авыр кичерде үз вакытында. Сыртына сагызланган михнәт бөкресе иде ул газап үз чорында Шулай да очрашмый яшәгәч, ул газап акрынлап кимегән төсле икән .
Алар кабат очрашканда, яшьлек кайнарлыгы белән авыл араларын таптаганнан сон байтак еллар узган иде инде Талип армиядә хезмәт итеп кайткан, әтисе җитәкчелек иткән механизаторлар бригадасында үз колхозларында эшли, ә Даимә педагогия институтын тәмамлап. Ташлытау урта мәктәбенә укытырга кайткан иде Нурмөхәммәт белән өйләнешкәннәр иде
Талип Даимәне урта мәктәпкә унынчы класста укучылар алдында механизатор һөнәренен абруе турында сөйләргә дип килгәч очратты Яшь педагогны үзеннән аз гына диярлек яшь егетләр һәм кызларнын класс җитәкчесе итеп билгеләгәннәр иде Класстагы әңгәмәдән сон Даимә Талипны мәктәп йортына кадәр озата барды Үз хәлләренә кагылышлы үткәннәрнең башын калкытып тору мөмкин дә булмаган, кирәге дә калмаган эш төсле иде Талип тел тибрәтеп сынар сүз дә әйтмәскә ант беркетеп куйган иде Даимә күңелендә ниндидер ачыкланып җитмәгән бер сораумы, әллә гап-гади кызыксынумы үлеп җитмәгән булып чыкты Ул, урау ютлар эзләп тормастан, бик кинәт итеп сорады
— Чынын әйт әле, Талип, — диде, — теге елгы дуамаллыгымны кичерә алыр идеңме?
— Үткән эшкә салават, ди минем әти Кичермәсәм, ни хәл итәсең дә. кичерсәм, ни үзгәрә? — Талипнын җавабы шул булды
— Кичерсәң, мин тынычрак көн итәрмен, шул
— Бәхетле бул, Даимә!
Яшь хатын шундый томырылып карады, күзләренең төн карасы Талип күзләренә күчте диярсең Аннары ул ярым пышылдап
— Сөюенә хыянәт иткән кеше бәхетле була алмый! — диде һәм. кырт борылып, мәктәпкә кереп китте Куып җибәргәндәй Өреп очыргандай
Шул рәвешле уйга салган иде Даимә Талипны “Хаталануына үкенә, күрәсең..." — дип фикер йөрткән иде ул. Шулай дип үз уйларына чик куярга тырышкан иде Үткәннәрнең сүрелгән кояшында кызыныр чак түгел, өендә аны буе-сыны түгәрәкләнеп килүче хатыны көтә иде Аңа игътибар булырга тиеш, аңа наз
Шулай да, ни дип теге елны Нурмөхәммәткә алгысыды икән соң Даимә'’ Бик нык тормышлы кешеләр иде шул. ялт итеп йөрде Зариф абзыйның кадерле улы Шул яктан алдыруы булгандыр Талипларнын өй тулы бала, киртә сикерергә түгел, очын-очка ялгап барырга да зур тырышлык кирәк иде Механизатор булып механизаторга шулай көчәнергә кирәк иде бит әле Гомерлек тракторчы Галләм Сәяровка Гаиләдә хәлләр шундыйрак булганга. Талип институтка китәм дип авыз да ачмады Бәлки Талип Сәяровның гади колхозчы-механизатор гына булып калачагы хыяллары белән җиденче кат күктә йөзгән Аланлык кызының ихласын чигергән булгандыр9 Бәлки
8
Ничаклы газаплы, күңел кыйнагыч булмасын. өйгә кайтмый ярамый иде
Нурмөхәммәт балтырына герләр аскан сыман, бик авырлык белән генә әйләнмәле кәнәфиеннән күтәрелде һәм. давылга каршы барып хәлсехзәнгән кешедәй, сөйрәлеп кенә кием элгече янына килде Теләр-теләмәс кенә киенеп, урамга чыкты Миен сарган сөремнән шунда гына айнып киткән кебек булды Болдыр буенда күшегеп-туңып беткән Зәйтүнә Мифтахова аны әле һаман ла көтеп тора иле Суык ханымның үзәгенә үткән, аның рәтле-юньле сөйләшер хәле дә калмаган иде.
— Кереп барганда ничек искәрмәдем соң мин сине9 —Нурмөхәммәт исәнләшергә дә онытып, шулай сорады — Әйдә, беренче эш игеп кунакханәгә
урнаштырыйм, аннары ресторанда тамак ялгарбыз. Суык тидереп, авырып китүен бар...
Нурмөхәммәт Казан хатынына тырнак очы кадәр дә илтифат күрсәтә алмавына бик җайсызлана иде. Теләсә-теләмәсәдә, февраль салкынында көне буе урамда тотты булып чыга бит ул аны. Аны, кайчандыр кайнар кочагында назлаган кешене!
— Әйдә! — Нурмөхәммәт аның затлы тун җиңенә кагылды һәм кунакханәгә юл тотарга дип борылды.
Зәйтүнә, дерелдәү-калтырауларын җиңеп, батыраерга маташты, беркая да кереп торырга теләмәвен әйтте, карыны да туклыгын исбатламак булды. Сөйләшеп кенә алырга кирәк, аннары төнге поезд белән китәчәкмен, диде.
— Юк! — Нурмөхәммәт кырт кисте. — Гостиницага урнаштырам. Ашап- эчеп җылынасың. Шунда сөйләшербез. Аннары йокы туйдырасың. Иртәгесен шофер сине станциягә илтеп куяр. Урамнан борып җибәрергә кем дип белдең син мине?
Нурмөхәммәт җанында бүген кыйналып биртелгән кичәге арслан уянды. Уянды да бик тиз кире урынына ятты, сырт сөяге сынган иде. Әмма җаны — җанварлар патшасы — ыңгырашмады, шыңшымады, сыкрап сыктамады. Анысы Зәйтүнә Мифтахова белгән Шакировча булмас иде. Нурмөхәммәт һич югы шушы төнгә генә, бары тик Зәйтүнәне озатканчыга чаклы гына булса да, район арсланы булып калырга тели иде.
Кунакханәдә, Шакиров тикле Шакиров үзе урнаштыра килгәч, югарыдан килүче кунаклар бүлмәсендә бик тиз урын җайладылар. Администратор хатын хәтта кичке ашны да люкска гына китертте.
Район кунакханәләренең башлыкларына бер нәрсәне дә чәйнәп каптырасы түгел, җәннәтнең җиде серен яхшы белүчөн халык алар. Администратор да, Зәйтүнә кул юып йөргән арада. Нурмөхәммәт янына килеп, сорашып алды.
— Виномы, Нурмөхәммәт Зарипович, көчлерәгенме? Кунагыгыз туңган бугай...
Соңгы елларда бу хакта ачыктан-ачык сөйләшүләр булмаска әйләнгән иде әйләнүен. Тик бүген икеләнеп-шикләнеп тормастан, Нурмөхәммәт өзеп әйтте.
— Тегесен дә, монысын да... Кат-кат йөрергә булмасын дигәнем. Акчасын хәзер үк алыгыз, яме. — Ул кесәсенә тыгылды. Тик администратор хатын, Зәйтүнәнең килеп баруын искәртеп, кирәкмәс дигән мәгънәдә кул селтәде.
— Качмас әле, Нурмөхәммәт Зарипович! — Башлыкның үзе белән хәмер- шәраб мәсьәләләсендә турыдан-туры сөйләшеп китүенә ханым бик канәгать иде.
Өстәл әзерләнгәч, администратор песи кебек кенә чыгып китте һәм люкс ишеген нык итеп ябып куйды.
Тәкәллефлек саклап тормый гына, бик үз итеп, кайгыртучанлык күрсәтеп, Нурмөхәммәт Зәйтүнәгә:
— Ач карынга аракы эч. Эчеңә сарган салкынны алса шул алып ыргытыр, — диде. Каршы сүз әйтергә җай да калдырмады шикелле. Зәйтүнә алай да:
— Исереп китәм бит аннары, — дип карулашкан булды.
— Исерек айный, ахмак кына акылына кайта алмый... — дип, үз сүзендә булды Нурмөхәммәт. — Үземнең тәҗрибәмнән беләм Бер елны язгы ташу суын муеннан ерып чыккач та, корыга аяк басу белән әлеге сыеклыкны авыз иткәч, чуртым да булмады.
— Вино гына авыз итсәм? — Зәйтүнә чынында да аракы эчәргә авырсына идеме, әллә азмы-күпме чытыклануы булдымы, шулай сорап куйды.
Нурмөхәммәт үз фикерен куәтләде.
— Борын-борын заманда, — диде ул көлемсерәп, — синең белән сөйләшкәнебез хәтердә әле, “ Будьте здоровы! ” дип эчү аракының фәкать дәва гына булган чагыннан калган ич! Доктор сырхауга шулай тәкъдим итеп эчергән. Кашыклап кына. Безнең үтә цивилизацияле чорыбызда күбрәк авыз итү мөмкинлеге бар.
Бик авырыксынып кына, чырай сыта-сыта гына эчәргә мәҗбүр булды
Зәйтүнә Озак та үтмәде, анын бит урталары кызарып чыкты, ул җылынып- киңәеп калды
— Инде аша ныгытып!
— Үзең бер дә авыз итмисеңмени? — Ханым Нурмөхәммәткә гаҗәпләнеп карады
— Бүген мине алмас ул, Зәйтүнә
— Ник алай дидең әле?
Нурмөхәммәт бүгенге хәлләрне бик кыска, бик өстән генә сөйлисе итте Ханымның беренче чыганактан ишетеп инанганы хәерле Моны ул мин- минлеге серкәсенә су тидермәскә теләгәннән әйтте Шулай да очы-кырые ялганмады
Җылынып алгач, тамак ялгагач, Зәйтүнә үз гозерен ишеттерде Автомобильләр кибетендә эшләүче энесенең хәлләре көрчеккә терәлгән икән
Беренче хатыны үлгәч, өч бүлмәле квартирасы була торып, бер хатынга йортка кергән Үз квартирасына Кавказ ягының сәүдә кылучы ир-атын кертеп торган, көрәп акча алган Тик хикмәтнең кендеге анда гына түгел Анысы гына садакадан булыр иде. Тау ягы агайлары энесенсн квартирасында чын мәгънәсендә фәхешханә ачканнар Алай гына да түгел гөнаһ шомлыгы! Ул квартирада шәраб цехы оештыр!аннар, стандарт булмаган эчемлек ясап, таныш киоскычыларга, кибетчеләргә продукция озатып саттырырга керешкәннәр Чөй өстенә тукмак, кыскасы!
Күршеләре бу хәлләрне тиешле органнарга җиткергәннәр, тәкатьләре калмаган Энесен квартирадан мәхрүм итәргә, дәүләт торак мәйданы белән алып-сатарлык иткәне, ул мәйданны бозыклык оясына һәм шәраб цехына әйләндерергә юл куйганы өчен таш капчыкка тыгулары бик тә бик ихтимал икән Зәйтүнә Нурмөхәммәттән республика прокуратурасындагы дустына барып, ярдәм соравын үтенде "Син гозерләсен, колак салмый калмас Бәлки ярдәменнән дә ташламас иде Карчыклар әйткәндәй, ышанычым бер Алла да, син инде, Нурмөхәммәт Күңелендә мина карата бер тамчы җылы калган булса, суза күр ярдәм кулыңны! Алла хакына'
Зәйтүнә шулай ялварды.
Бик озак уйланды Нурмөхәммәт. Зәйтүнәнең зарын-гозерен тынлап бетерүгә, анын каршысына Сабирҗан Шәрипович килеп басты шикелле Ул таягын Нурмөхәммәтнең баш өстендә уйната һәм “Монысы намуслы кешеләрчәме'’” — дип вөҗданына тукына иде кебек
— Тырышып карармын. — Озын-озак тыныштан сон Нурмөхәммәтнең җавабы шул булды — Карармын Әмма өзеп вәгъдә бирә алмыйм Соңыннан рәнҗерлек булма.
Шул сүзләрдән соң аерылыштылар
Февраль төне райүзәк өстенә күгелжем-кара чыбылдыгын корган иде инде. Сизелерлек суыткан Җылыдан чыккангадыр, Нурмөхәммәт чирканчык алгандай булды, пальто якасын күтәреп куйды Тротуарга сыланып яткан кар анын аяк астында шыгырдап кала иде
Күк йөзе ап-аяз димәле түгел, кысыр болытлар айның көмеш түгәрәге өстеннән шуышкалап чыга торалар. Гөмбәз яктырткычы бер бхткып ала, бер тоныкланып кала Ул инде тан алдындагыча кул сузымында гына булып тоелмый Еракта, бик еракта
“Легендар мәргән мылтыгыннан атып та тидерерлек түгел бу мишеньгә
— Нурмөхәммәт Шакиров башына шундый уй килеп керде — Американнарча космик корабль белән барып ирешсәң генә Андый ракеталарны иярләрлек чакларым үтте бугай шул инде Хыялында бөркет канатлы булсаң да, асылда чыпчык хәлендә калгач ни ”
Үзс яши торган йортка кайтып җитәрәк, Нурмөхәммәт алдан парлашып атлаучыларны шәйләп алды кызы Айгөл белән Илсур Сәяров
— Нишләтәсең бу яшьләрне9' — Ул үзе дә сизмәстән сөйләнеп куйды
— Ике мәче талаша, бсрссн-бсрсс ялаша Чөй өстенә тукмак ясарга йөриләр
Лена
Шагыйрьҗан
ЯҢАР, ЯНАРКОШЫМ!
Укы әле, дустым, бер шәп шигырь! — Иң шәп атлар белән тиңләшерлек. Мәйданнарда җиңеп даннар тоткан Иң шәп җегетләр дә көнләшерлек.
Биегәйтеп Күңел манарасын, Киңәйтерлек — чиген офыкларның. Аксакалың торсын тел шартлатып, Онытып торсын уенын — оныкларың...
Ник сүрелде болай ут-очкының, Чакмасы бит түгел Бохарада... Тел үлми ул. Сүзне үтермәсәң. Тере Сүзгә кытлык бу арада.
Шигырь җенең китте мәллә качып, Каның корыды мәллә җәнҗаллардан? Мәлҗерәде мәллә җан-җегәрең, Алҗып, алдакчы зат-дәҗҗаллар дан?..
Яңар көлдән кабат, Янаркошым! Яңрат хиснең кайнар-кискеннәрен! Күркә-кукырларның шиңсен таҗы, Күкрәт рухын мохтаҗ-мескеннәрнең!
Яшьнәт, Шагыйрь, тансык яшен серен, Вөҗдан йокысыннан уятырлык!
Яса безгә шундый шигъри бәйрәм — Бәрбән кагып, быргы уйнатырлык!..
1998. 25-26 апрель.
Шигъри сөлге
И сеңелкәш! Яңа гасыр кызы!.. Без сырлаган шигъри алмазлар
Сезнең өчен кызык булмас инде, Яшьләр безне аңлый алмаслар... Сизеп торам — компьютерлар кызы. Син тилмереп шигырь язмассың. Безнең язмыш сезгә көлке тоелыр. Алай яшәү сезгә язмасын!..
Э шулай да өстәп генә карап, Гаепләргә безне ашыкма...
Мин әверелеп тордым бертуктаусыз Әле — ташка, әле — гашыйкка.. Безнең гасыр яман чиргә баткан. Газап чигүчеләр аз түгел. Адәмнәрнең җанын дәваларга Каләм белән моңлы саз түгел — Әллә ниткән дарулар да җитмәс, "Пычракизм’нарга баткан Җир. Җимешләрен сезгә әзерлидер Бу гасырда чәчәк аткан чир...
Әби-бабаларың исән булса, Сораш — мине белми калмаслар. Әле болай боегып утыргач та... Мин сырладым шигъри алмазлар. Сезгә артык соры күренер, бәлки. Безнең мохит — тирә-әйләнә. Мин бик серле үзем — әле бозга, Әле эреп, назга әйләнәм... Хыялларны безнең төтен итеп Очырдылар кара морҗадан: Шәрекъ алиһәсе була алмасын — Узмасын, дип, гади **марҗа"дан... И, сеңелкәш! Безнең яшәешне /\ла күрмә, зинһар, өлгегә, — Безнең мәхәббәтнең чигешләре Матур күренсә дә сөлгедә...
Хәер, Мәхәббәттән сез тиз савыгырсыз, Иммунитет сездә көчәер... Мәхәббәттән чиргә сабышулар Сабыйлык ул, беләм ич, сәер... Беркемне дә күккә чөймәссез сез. Беркемне дә үлеп сөймәссез.
"Күз бетереп" китап укымассыз, Шагыйрьгә дә бик баш имәссез... Тик —
Гасыр картайса да. җил картаймас. Туар барыбер шагыйрь сеңелләр. Бездән сезгә моңлы сәлам булып Җилфердәшер шигъри сөлгеләр...
/«W.
Мәңге булмас үз бакчамда...
Мәңге булмас үз бакчамда Шомырт шау чәчәккә баткан. Ак чәчәкләр хуш-нс бөркеп. Ачык тәрәзәмнән баккан.
Мәңге булмас тур бакчамда Кызарыплар чия пешкән. Ефәк пәрдәләрем аша Кичке кояш нуры төшкән...
Мәңге булмас тын бакчамда Миләш тәлгәшләре яна. Үрелеп өзеп алмак булам, Ымсынып ачы ялганга...
Беркайчан да булмаячак
Шул бакчамда йөрим, имеш.
Кызыктыра күзләремне
Пешеп тулган һәрбер җимеш.
Мәңге булмас шул түр бакчам Керә көзге төшләремә.
Яфрак төсле сары кошлар Куна килеп түшләремә...
Бакчамның тар сукмагына Язгы-көзге сагыш яткан. Шаккаттырып көзнең үзен. Сандугачлар ...кире кайткан...
Гаҗәпләнеп сәер хәлгә, Катып калган ялгыз каен.
“Тузга язылганмы соң бу?..” — Сорау шыткан ботак саен...
Сөяләм дә шул каенга. Чумам тирән көзге уйга. Кем килер, дип анда җилләр Ал-капканы ачып куйган...
1997.
Чикерткәле өй
Чикерткәләр ияләште өемә.
И җырлыйлар "чикерт-чикерт" көенә!... Бер тыңлыйм да, никтер куям шомланып. Бер тыңлыйм да, янә күңелем сөенә..
Төне буе җырлый болар чик тә чирт.
Мин шуларның җырын язып утырам...
Бер шакмаксыз, юлсыз кәгазь битләрен Сукмак-сукмак шигырь белән тутырам.
Чикерткәләр шул сукмактан кергәндер, Монда шагыйрь яшәгәнен белгәндер. Моңлы йортта ияләшә алар, дип Ишеттем, сөйләшкәчтен кем беләндер...
“Социалистик атрибут” — дип куймасмы! — Сәясәткә бора, каһәр, һәммәсен.
Юк, мин фәкыйрь түгел, шөкер, Ходайга! — Сайрасыннар чикерткәләр, әйдә соң...
Сайласыннар — кайда рәхәт торырга. Үзләренчә шунда оя корырга... Тик кайвакыт туйдырып та куялар, “Җитте!" — дисәм, тавышларын тыялар...
Китте болар беркөн барыбер күченеп. Тынып калды бушап өем эче бик. Хәзер инде сагынам шул "концерт”ны. Аңламассың — мин дә сәер кеше бик...
Чикерткәләр сайрый җылы төннәрдә... “Минекеләр" күчте икән кемнәргә? Киттеләр шул, инде кире кайтмыйлар. Аптырагач, куеп карыйм җимнәр дә...
Нәрсә ашап торды алар икән, дим. Гөл яфрагы, гөл туфрагы микән, дим. Вакытлыча гына булса да. нигә Миндә яшәп торды алар икән? — дим...
1995.
Кыш ҖИТӘ...
Менә тагын кыш җитә. Көземне алып китә. Кыр казлары йөрәккә Сагыш-хат салып китә...
Очып китәр идем лә Мин дә җылы якларга. Мине анда кем көтә? — Мин кирәкмим ятларга...
Мин кирәкмим беркемгә. Айга түгел — бер көнгә. Күктә ялгыз Ай гына Минем сыман кайгыда.
Яз җитсә дә — бер төсле. Көз җитсә дә — бер төсле. Бер кителә — бер тула, Яңарса да, гел иске.
Кыш җитә, дип мин генә Утырмыйм ла боегып. Тышта ата мәче дә Кыскан әнә койрыгын.
1997.
Төнге яңгырлар
Төнге яңгырларның шаһите мин, төнге яңгырларга гашыйкмын. Тәрәзәмне ачып карап торам, козге гүзәллектән шашын мин.
Йөгереп чыгар идем, төн караңгы... Көндез яуса, китми исем дә.
Төнлә яуган көзге яңгырлардан яңара күк язгы хисем дә...
Рәхәтләнеп коя төнге яңгыр, бер кеше юк — тәмам кылана... Тамырыма хәтле үтә сеңеп, җаным манма булып чылана...
Эй шул төнге яңгырларның шавы — ярсып беткән җанга дәва күк.
Әйтерсең лә җиргә тылсым ява, юмартланган гүя һава-күк...
Яңгыр исе тула кереп өйгә, яфрак исе — урам һавасы... Бу халәткә җитми тәңгәл сүзләр, ничек кенә эзләп табасы?..
Ләззәтле бер сусау били җанны, Үзе — яңгыр, үзе — сусата... Үткән җәйнең үкенеч-тузаннарын юып, күңелемне бушата...
Ул изрәтә, изгеләтә мине, җаным җеби, рухым чистара..
Гүя озын-озак дәвам иткән кайгылы юл кими, кыскара...
Сөрсеп беткән тынчу “тынычлыктан” уята күк яңгыр тавышы.
Җәннәт бакчасының фонтаныдай, баса фани дөнья сагышын...
Әйтерсең лә җаным мунча керә, арулана күңел һавасы.
Бар җиһанны юар өчен, үзем яңгыр булып килә явасы...
Яву гына түгел, ярсып-ярсып, шарлавыктай килә коясым.
Шул ташкында эреп-җебеп бетеп, тамчы хәлен килә тоясым...
Төн пәрие булып беттем тәмам...
Йоклый гавам... Ә мин — шаһите шаулап яуган төнге яңгырларның. Карап торам изрәп, “аһ” итеп...
Сентябрьнең соңгы төне бүген.
Җылы яңгыр — сәер галәмәт... Көзге яңгыр! Җәйге яшеннәргә шагыйрәдән моңлы сәлам әйт!...
1997 ел. 30 сентябрь.
V
Таһир
Набиуллин
КАЧКЫН
ПОВЕСТЬ
I
ән буе яуган яңгыр иртә белән дә туктамады. Киресенчә, салкын жил көчәеп, бәреп яуган яңгыр вакыт-вакыт жешпек карга әйләнә иде. Төньяктан искән жил үзе белән катлам-катлам күксел болытларны куып китерә торды. Алар, егылып төшәргә җитешеп. азмы-күпме күтәрелеп торган калкулыкларны каплап алалар һәм итәкләренә терәлеп калырга тырышалар шикелле. Әмма көчле жил бу болытларны, анда торып калырга, ял итәргә ирек бирмичә, тигезлеккә куып төшерә бара һәм мәжбүри рәвештә жиргә тияр-тимәс биеклектә мәңгелек юлларын дәвам иттертә иде.
Мондый көндә ашыгыч эшләре булган кешеләр дә юлга чыкмаслар иде, мөгаен Кырда яшел үлән булуга карамастан, малларын да көтүгә чыгармадылар бу көнне Этләр генә түгел, хәтта бүреләр дә бу шыксызда урман ышыгында ятуны кулайрак күрәләр
Юк икән шул, бөтен жан иясе дә алай итми икән. Ниндидер һич кичектерми торган йомыш әнә ике кешене җылы өеннән чыгарып җибәргән
Болар — Мостафа белән аның улы Галимҗан иде Анарның таналарын җитәкләп базарга барулары Өйләрендә кәҗәдән гайре хайван заты калмаса да, тананы сатарга булды алар Чөнки озакламый имана паен түләмәүчеләрдән мал җыеп йөриячәкләр иде Андый чакларда акчасы яки икмәге юкларнын әйберләрен алып чыгачаклар Әйбер дип, шул, сырма-юрганнары да мендәр-ястыкларыннан ары ярыйсы маллары да юк-югын. Менә шул мендәр-ястыклары белән ике юрганны бирәсе килмәгәнгә күрә, шундый эт чыкмастай көндә юлга кузгалырга мәҗбүр булдылар.
Әйберләр бик кызганыч булмас иде дә бит. ястык өстендә Мостафаның хәләл җефете Шаһидә хасталап ята, күптәннән, сөмбелә* аенда ук урынга ятарга туры килде ана. Бәлки сонгы көннәре дә җитәдер
... Имана пае күп тә түгел анысы. Елына ике тәңкә Әнә, урыс
Таһир НӘБИУЛЛИН (1933) — язучы Балалар очен язы >ган дүрт китап авторы "Казан I ”1 игры "журналында беренче тапкыр басыла Түбән Кама шәһәрендә яши •Сөмбелә ае 22 августтан башлана
Т
диненә күчкәннәрдән бөтенләй түләтмиләр. Динен сатучыларга кызыгып исенә төшерүе түгел Мостафаның, алла сакласын! Дөнья малы дип, ахирәттә үзеңне, мәрхүм ата-анаңны мәңгелек тәмуг утына дучар итәргә ходай үзе язмасын. Тик тананы сатмыйча, ул ике тәңкәне дә табар хәл юк шул. Ярый ла малкайны дүрт тәңкәгә алучы булса. Имана паеннан кала, өйгә кирәк-ярак, өскә-башка ни-нәрсә юнәтеп булыр иде. Бәлки, берәр бозау да. Күккә карасаң, күк биек. Ни барына разый булып, шөкер итеп яшәргә насыйп итсен. Ходай тәгалә исәнлектән генә аермасын иде дә бит, менә хәләл жефете Шаһидә хасталанды. Саклап булмады шул үзен. Ир кеше эшен эшләп кенә урынга егылды, бахыр. Нигә кирәк иде инде ана кул арбасы белән пычрак көннәрдә көлтә ташырга? Мостафа үзе дә өлгергән булыр иде әле. Дөрес, урак беткәч үк ул Әптүш байга ышна ачарга мәжбүр булды. Бармас иде дә бит, ул анарга бурычлы. Бай чакырган чакта Мостафа бармыйча булдыра алмый шул, бурычын түләргә кирәк.
Урган арышны, арпаны кышын да сугып була анысы. Урып чүмәләгә куйган көлтәләрне өй тирәсенә ташып, вакытында кибәнләп куя алсаң. Мостафа өчен бу иң авыр эш, чөнки аның аты юк. Аты булган кешеләр җиңел генә ташып куя һәм кышның зыкы салкын көннәрендә өмә ясый, чабагач белән сугуны оештыра. Аннары ышыкта, әвеслек астында ике яктан да капкаларын ачып яки читән-коймасын сүтеп үтәли жил булдыра, суккан икмәкне агач көрәк аша үткәреп, ягъни көшел суырып, чүптән- кибәктән чистарта...
Уйлары белән еракка кереп китте бугай Мостафа. Улы Галимханга борылып карады. Бу шыксыз салкын, үзәккә үтә торган җилле-давыллы көндә үзенә зуррак булган әнкәсе бишмәтенең җиңнәрен өскә бөкләп алган, кызарып беткән кулына чыбык тоткан балакай. . Ярый әле зарланмый. Ара-тирә яшел үлән кыякларын өзеп кабарга тырышып атлаучы танасын чыбык белән куалый бирә.
Борылып каравы белән, Мостафаның кылт итеп үзенең балачагы исенә төште. Галимҗан кебек чагында Мостафанын әтисе юк иде инде. Ышна ачканда агач басып үтергән иде аны. Әнкәсе Мәрхәбә кайгысыннан елый-елый сукырайды. Мостафага аны җитәкләп йөрергә туры килә иде. Уртак исәптән кешегә биреп чәчтерә торган имана җире уңышынын ал ар га тигән өлеше ярты кышка да җитми иде, шуңа'күрә күбрәк саилчелек белән көн күреп үсте ул. Ә Галимҗан, яхшымы -яманмы, әтисе карамагында Үзенә мондый иркәлекләр насыйп булмады шул. Tine менә Шаһидәнен сырхау булуы гына... Нишләтәсең, ходай шулай язгандыр инде...
Шунда арттан ниндидер пар ат куып җитте. Бу шыксыз көндә тагын кемне нинди бәла юлга чыгарга мәжбүр итте икән, дип уйларга өлгермәде Мостафа, атлы кеше аларны юл пычрагына күмеп узып та китте һәм ерак булмаган елга күпере аша олыс үзәге Шомгатыга кереп югалды. Мостафа анын күрше авылдагы Хәмзә морза икәнен генә абайлап калды.
2
азарлар ни төрле генә булмый? Әйтик, Бәки базары мөгезле эре терлек, атлар сату белән дан тота. Анда шомарып беткән, шул шөгыльгә күнеккән арадашлар сиңа теләсәң нинди атны алып бирә беләләр Мөгәричеңне генә кызганма. Ялчек базары кызыл мал, икмәк сатуы белән абруйлы. Атаклы Шәмәк базары чүлмәк, алтын-көмештән ясалган бизәнү әйберләре, пыяла сатуы белән шөһрәтле. Ә менә Хәмзә бай пар атына утырып килгән Шомгаты базары сәүдә товарларының төрлелеге белән берсенә дә охшамаган. Олыс түрәләре урнашкан авылда булганга күрә, бу базар иң бае. Монда үзеңә кирәк кешеләрне дә ешрак очратасын.
Бу базарда Хәмзәнең үз йомышы, үз максаты, юлда очраган йолкыш Мостафаныкы кебек кенә түгел анын шөгыле. Ул, ин беренче, үзенен монда урнашкан кибетенә сугылырга булды. Гадәтенчә, көтмәгәндә генә
Б
килеп чыгарга, сатучыларынын ничек сату итүләрен читтән торып күзәтергә ярата ул Кешеләр белән нинди мөгамәләдә була хезмәтчен, ал арны товар белән кызыксындыра беләме, бәясен чамалыймы, арзанга сатмыймы9 Бигрәк тә бүгенге шыксыз көндә анын киләсен башларына китермиләр иде хезмәтчеләре.
Хәмзә бай, пар атын үзе гел кереп йөри торган Спиридон хәрчәүнәсе абзарында калдырып, базарга җәяүләп кенә атлады .Анын тире-каештан, сүстән-киндердән ясалган ат-арба дирбияләре сата торган кибете ачык булырга тиеш. Мондый пычрак көннәрдә базарга килүчеләрнең тәртә тәҗесе, камыт бавы, аркалык, ыңгырчак баулары яки эшлиясе өзелгәли яисә кайтыр юлга түзмәслек хәлгә килгән була.
Кибете ачык иде. Сатучы Габделхәй, гадәтенчә, үз урынында. Кереп сәламләшкәч, сүз алышып, дөнья хәл-әхвәлләрен сөйләшеп алдылар
— Моңда Ь1рынбур якларыннан бер сәүдәгәр килеп чыккан, диделәр, — Габделхәй шундый хәбәр җиткерде, — Кан за фар атлы икән Ул татар сәүдәгәрләре белән аралашырга тели, ахрысы. Сиңа анын белән танышу зыян итмәстер
— Аны кай тарафтан табып була7
— Шул Спиридон хәрчәүнәсендә тукталган булырга тиеш
Хәмзә базарда анда-монда күз салгалап, товар бәяләрен сорашып берникадәр йөрде дә кире хәрчәүнәгә кайтып китте
Спиридон йортында җыелган сәүдәгәрләр гадәтләре буенча мәжлес башлап җибәргәннәр иде инде.
Хәмзә морза тегеләрнең кызыксынуларын үз ихтыярларына калдырып, Ырынбур сәүдәгәре турында сорашты. Спиридон аңа сәүдәгәрнең бүлмәсен күрсәтте.
Бүлмә хужасы нәрсәдер уйланып, ишекле-түрле йөри иде булса кирәк, чөнки ишек ачылганда ул бүлмә уртасында басып тора иде
— Әссәләмегаләйкүм!
— Вәгаләйкем әссәлам! Әйдәгез, хуш киләсез. Йә, бер утырып дога кылыйк.
Дога кылып алдылар.
— Сезне кем дип белик инде, дус кеше?
Танышып киттеләр. Икесе дә сәүдәгәр булгач, аларнын уртак сүзләре байтак табылды, тәмләп чәй эчә-эчә, теге-бу хәбәрләрне бер-бсрсеннән эләктереп алгандай, сорашып-сөйләшсп туймадылар.
Сөйләшә торгач, мәгълүм булды ки, Канзафар үзе дә татар жирсндә туып үскән кеше икән. Чыгышы белән Келәүледән. Ырынбур каласы салына башлагач, шул далаларның башкортлар яшәгән бер читенә, Акъярга, Таналык елгасы буена ук барып чыккан һәм шунда урнашып калган
Ул яшәгән даладагы киңлек, иркенлекне, андагы башкортларның, әгәр үзең саф күңелле була калсаң, дустанә халык икәннәрен әйтеп узды Канзафар.
Көнкүреше белән ул Хәмзә морза кебек үк йомышлы татарлардан икән. Шулай ук шактый жир били, ләкин мондагы кебек, жирне сөреп, икмәк чәчми, ә анда көтү-көтү хайван асрый Анын берничә дистәләп куй, сыер, ат көтүләре бар. Шул куйларын, көтү-көтү елкыларын кыргыз- кайсак яки казакъ илләренә кудырта, аннан башка токым атлар алып кайта һәм шуның белән табыш итеп яши икән.
Мондый алыш-бирештә Ырынбур губернаторы Неплюсв әфәнде үзе кан-кардәш татар-башкорт һәм казакъларның үзара аралашуларын хуплый икән Ул якларда икмәк белән сәүдә итүчеләр өчен аерым иркенчелек, тамга салымын түләмичә сәүдә итү мөмкинлекләре зур икән Хәмзә морзаны мондый иркенлекләр таңга калдырды, хисләндерде Үзләрендәге хакимиятнең кысып торуыннан гажнз булган бай морза башкорт якларына чыгып сәүдә итәргә хыялланды-ымсынды
Әгәр ул да, Канзафар кебек, шул якларга китеп, сәүдә җәелдереп җибәрсә, икмәк сату буенча бөтен башкорг-казакь җирендә беренче
сәүдәгәр булачак ич! Мондый мөмкинлекмен Канзафар сәүдәгәр белән очрашканга кадәр төшенә дә кергәне юк иде әле.
Кыскасы. Канзафарны Хәмзә бай үз өенә кунакка чакырды Хәмзәгә бу адәм нәрсәдер әйтеп бетерми күк тоелды. Олы юллардан читтә торган бу аулак төбәккә килеп чыгуынын бер сере бардыр бит инде. Шулай да берничә сүзе белән ул үзенен сәүдә эшенә маһирлыгын сиздерде.
Алар Хәмзәнен пар атына утырып чыкканда яңгыр туктаган, болытлар сирәгәйгән, жил дә ул кадәр куәтле исми иде инде.
3
алимхан өчен базарга бару кызык та, көенечле дә булды. Әнкәсенен тананы кызганудан елап, сенлесе Фатиханың аңламастан аптырап калуы барып җиткәнче күз алдыннан китмәде Барып житкәч, кешеләрнең, мал, товарның күплегеннән ул югалып та калды.
Әтисе тананы сату белән мәшгуль булган арада, гаҗәп күренешләрдән авызын ябарга да онытып, атлар сатыла торган рәткә килеп җитте Галимҗан. Монда кырыкмыш тайлар да, өсләре ялык-йолык итеп торган бияләр дә, баскан урыннарыңда биеп торучы аргамаклар да, киң күкрәкле, көчләре ташып торган алашалар да, хәтта нукта өстенә йөгән кигезгән, тезген урынына ике чылбыр белән ике баганага бәйләп куйган бер туры айгыр да бар иде.
Галимжан бу атларга бик озак карап торды. К.үнеле белән шул атларның әле берсенә, әле икенчесенә атланды, атланып әллә кайларга очты. Атларны су коендырып кайтканда башка малайлардан уза торган Сафи мулла малае Солтангали кара айгырын да узды ул хыялында...
Галимжаннын икенче шатлыгы хыялый түгел, ә чынбарлык булды Әтисе янына борылып килгәндә тана юк иде инде, әтисе кулында анын муенчагы гына калган иде. Хайванны сатканда муенчагын, атны сатканда йөгәнен бирмиләр. Алай итсәң, кул китә, киләчәктә йортка рәтле хайван керми, ди. Галимжаннын күңеле тулды, күзләренә яшь килде — таналарын озатып кала алмады ич! .
— Саттыңмыни, әткәй?, — дип сорый алды>ул.
— Саттым, улым. Әйдә, бергә базарны әйләник әле. .
Алар ипи рәтендә авыз суы китерерлек бер түгәрәк бодай күмәче алдылар. Аннары чалгы-пычак рәтенә юнәлделәр. Анда инде Галимханны чын бәхет көтә иде. Күптән хыялланып йөргән пәке, агач саплы, ачыла- ябыла торган чын чалгы пәке алып бирде аңа әтисе.
Юлда кайтканда кесәсендәге пәкесен капшый-капшый, тула оеклы чабатасы аркылы салкын су үткәнен дә сизмичә, кая атлап, кая йөгереп кайтты ул. Пәке — корал ул. Ә корал булгач, барысын да эшләп була, теләген һәм осталыгын гына булсын, һөнәргә ул авылның остасына — Кадермәт абзыйга барып өйрәнер, ана хезмәт итәр, анын мактавын казаныр. Барыннан да бигрәк, ул курай ясарга өйрәнер. Курайны камыштан ясыйлар. Тик камыш озакка түзми. Менә артыш сабагыннан ясалган курай түзә.
Мостафа исә күбрәк хафаланып кайтты. Чөнки, көн әйбәтләнсә, имана паен җыярга чыгачаклар. Кайтып кына җитсеннәр... Юкса, авыру Шаһидәсен, бәләкәч кызын елатып, имана акчасы хакына әйберләрен алып чыгып китүләре бар. Әгәр алар урамына килеп җитсәләр, Җәгьфәр- садыйк старостаның Мостафа йортына тукталмый узарына өмет юк. Авыл кешеләренә дә мәгълүм хәл бу. Чөнки Җәгъфәре алыйк ятим үскән Мостафага үзенең зәгыйфь кызын ярәшмәкче иде. Ләкин Мостафа бу кызга да, анын белән киләсе мул бирнәгә дә кызыкмады. Авылдан үзе кебек бер ярлы кызы Шаһидә белән никахлашты. Староста моны кичермәде. Әледән-әле дошманлыгын сиздерә торды.
Кайтып житәрәк, авыл күз алдында пәйда булгач та, Мостафа арган-талган улын кызганып, бераз ял итәргә булды. Ул арада яңгыр
Г
туктаган, болытлар сирәгәйгән иде. Ара-тирә кояш та күренгәләп ала. Ләкин салкын жил һаман көчле иде әле. Алар юл буендагы күлнен яр ышыгына төшеп утырдылар. Мостафа, улының күнеле күтәрелсен өчендер инде, пәкесен сорап алды. Әлеге күмәчтән бер телем, улы яраткан кибән башын кисеп бирде Үзенә дә кискән иде, тик бераз карап торгач, чүпрәккә төрде дә кире күшиленә салып куйды. Галимхан пәкесе эшкә яраганга куанды, күмәчен комсызланып ашарга кереште. Ашап бетергәч, күл өстенә чүмәшеп, куш учлап су эчте. Әтисе шул пәке белән нидер юнып маташты Ботаклы тал кисәгеннән әкәмәт кызыклы, куллы-аяклы курчак килеп чыкты!
— Бусы сенленә күчтәнәч, — диде әтисе.
Юлчылар тагын алга атладылар Атарга тизрәк кайтып җитәргә кирәк иде
4
ркә бала булып үсте Хәмзә морзаның кызы. Абыйсыннан сон көттереп туганга күрәме, бәләкәйдән үк бар игътибар ана булды. Заһидә үз-үзен белә башлаганда ук әтисенең кул арасына керә башлаган абыйсы Якубмы яки әтисе үземе, базарларга барган саен бүләксез кайтмыйлар иде. Ә базарга алар, билгеле, бик еш йөриләр. Бала чакта ук кызчыкның кием-салымнары, читекләре, көмеш беләзек-алкалары бик күп буй җиткән кызларның да күз явын алырлык иде
Заһидә үзе дә ачык йөзле, якты чырайлы, һәркемнең дикъкатен җәлеп итәрлек сөйкемле бала булып үсте. Абыйсы, бигрәк тә әтисе кайтып төшсә, һәрвакыт диярлек каршы йөгереп чыгар һәм бертуктамый сорашыр иде:
— Әткәй, ничек йөреп кайттың? Юлларын уңдымы’ Хәвеф-хәтәргә очрамадыңмы9 Бүген көн сүрән, жил чыгып тора, туңмадыңмы?
Юлда йончылган булса да, әтисе газиз кызының өтәләнеп шулай каршы алуына ифрат та канәгать, бөтен арганлыгын онытып, кызын кочып ала торган иде. Үсә төшкәч тә аркасыннан сыйпап, бер үк сүзләр белән җавап кайтара килде:
— Бик шөкер, кызым, сәфәрем бу юлы да уңды Синен бәхеткәдер әле, Аллаһы боерган булса.
Шулай килештереп каршы алган ягымлы баланы ничек күчтәнәчсез- бүләксез калдырасың инде?
Бала чакта Заһидәгә зур ирек куйдылар Ана күбрәк малайларның уеннары ошый иде: качыш, чабата, мәрәй, кыекбаш уеннары. Балаларга хас булганча, хәрәмләшкән өчен кайберләренең түбәсенә менеп төшәргә дә күп алмый иде ул.
Ләкин анын башка балаларның берсендә дә булмый торган гадәте бар иде ул да булса — табигатькә мөкиббән китү. Ул урман сулышын, су агышын, жәнлек-жанвар, кош-кортларны бер гаҗәп күргәндәй онытылып, сәгатьләр буе күзәтә торган булды.
Моңа, бәлки, тирә-як мөхит сәбәпче булгандыр. Атасының йорты артында зур алмагач бакчасы бар иде Анда, төрле алмагачлардан кала, чия һәм урман чикләвеге куаклары, кура җиләге дә үсә иде Бакчаның аргы башында тар гына инеш ага Инешнең теге ягында берничә адым аша калын кара урман башлана.
Көннәрнең берсендә, ваемсыз гына бакчада йөргән чагында, Заһидә бер кызык манзарага тап булды инешнең ар ягыңда ул төлке күрде Төлке нәрсә беләндер бик мавыккан иде, ахрысы, Заһидәне абайламады Баксаң, ул ниндидер түгәрәк йомгак белән уйный, аны суга таба тәгәрәтә икән Исе китеп карап торган кызга бу гаҗәп тоелды. Тапке алгы аяклары белән сак кына теге йомгакка кагылып ала. Баксаң, ул аны тәгәрәтә икән. Ниһаять, йомгак суга төшеп ага башлады һәм шул вакытта язылып
И
китте. Бу йомгак керпе булып чыкты Төлке сай суга керде һәм керпене каптырырга чамалады. Төлкенен хәйләсен аялап алу белән, Заһидә бер чыбык тотты да, чырыйлап кычкыра-кычкыра, төлкене куарга кереште Төлке ырылдап алды һәм теләр-теләмәс кенә урманга кереп шылды Керпе исә, инешне кичеп бакчага, чикләвек куаклары арасына кереп югалды. Соңыннан да Заһидә үзе комсарган керпенен яфракларны кыштырдата- кыштырдата бакчада йөрүен мавыгып күзәтә торган булып китте.
Үзен беркайчан да ялгыз итеп сизмәде кыз. Дус кызлары да булды анын. Бигрәк тә үзләренең күршесе, әти-әнисе Хәмзә байга хезмәт итүчеләрнең кызлары, үзеннән кечерәк Фәридә белән дус иде Заһидә. Алар бергә хәйләсез беркатлы уеннар уйнадылар, курчак тирбәттеләр. Заһидәнең таш курчагы булу башка кызчыкларны да аның янына тарта иде бугай.
Иптәш кызлары, малайлар арасында Фәсхетдин атлы бер малай бар иде. Ике-өч яшькә олырак бу малай Хәмзәнең терлек-туарын, атларын карап торучыларның малайлары булып, күршедә генә яши һәм көн саен аларнын абзар-кура тирәсендә була иде. Бу Фәсхетдин Заһидәне каз талаудан, кәҗә сөзүдән аралый башлаганнан альт һаман анын яклаучысы була килде. Бик бәләкәй чакта бакчаның аргы башында адашып, инеш аркылы чыккач, урманга таба китеп баручы кызчыкны күреп алучы һәм аны җитәкләп өенә алып кайтучы да шул ук Фәсхетдин булды. Тузбаш еланнан курыккан чагында юатып, тынычлаңдыручы да ул иде
Тора-бара, балалар үсә төшкәч, ир һәм кыз балаларның аралашулары сирәгәйде. Ун яшькә житкәндә авыл кызлары әниләренә булышырга керешәләр, хатын-кызга хас булган йорт эшләренә, җеп эрләү, киндер, палас сугу, тегү-чигү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләргә тотыналар. Малайлар исә, әтиләре, абыйлары кул астында кыр эшләренә, терлек-туар карарга, балта, чүкеч тотырга өйрәнәләр.
Фәсхетдингә башкалардан үзгәрәк эш насыйп булды — алмагач бакчасында эшләргә тиеш иде ул, шулай итеп, тора-бара бакчаның бердәнбер караучысы булып китте: төпләрен йомшарта, корыган ботаклардан арындыра, яшь үрентеләрне чүп үләннәреннән чистарта торган булды. Кура җиләге, чия җыю кебек күңелле эшләргә Заһидәне, ә Заһидә исә башка кызларны чакыра иде. Алма җыяр вакыт җиткәч, алар төрен төргә аерып, әрҗәләргә тутыра һәм базарларга озата иделәр. Тора-бара Фәсхетдинне алма сатар өчен якын-тирәдәге авылларга җибәрә башладылар Тик алманы күбесенчә тавык йомыркасына гына алмашып булганга күрә, бу шөгыль табышлы түгел иде. Үсә төшкәч тә, Заһидә белән Фәсхетдиннең аралары өзелмәде Әледән-әле очрашып, сөйләшеп үстеләр. Араларындагы дуслык шулкадәр самими һәм эчкерсез иде ки, абыстайдан сабак ала башлагач та Заһидә иң әүвәл өйрәнгән әлифләрен Фәсхетдингә күрсәтә килде. Үзе дә сизмәстән, аны хәреф танырга, укырга өйрәтә башлады. Тора-бара бергә китап укырга күнегеп киттеләр. Заһидәнен укырга хирыслыгын күреп, әтисе белән абыйсы яңа китаплар алып кайталар, аңа акчаларын кызганмыйлар иде.
Фәсхетдиннең ат вә сыер-сарык арасыннан чыкмаучы әтисе дә улына уку дәртен өстәп торды. Үзе хәреф таный белмәсә дә, аның сүзе саллы иде:
— Улым, дөньяда акчага, байлыкка кызыкма: кулыңнан тиз шуар; хатын-кызга табынма: үкенечле булыр; урыслар кебек тәрегә табынма, чиркәүгә башың орма: ул ялган. Дөньяда ин кыйммәтле байлык — галимлек, ин татлы нәрсә — ирек.
5
остафалар кайтып җиткәндә, имана пае җыючылар алар өеннән узып, Гайнулла абзыйларга килеп җиткәннәр иде инде. Өйгә кереп чыкканнар, билгеле. Ә-әһ, чирек сәгатькә генә алдарак кайтып өлгермәделәр шул...
М
— Жлэгьфәрсадыйк абзый, минем ястыгым белән юрганымны кайтарып бир, зинһар' — дип ялварды Мостафа, арбада үз әйберләрен күреп — Өйдә сырхау җәмәгатем ята бит, менә, имана паен хәзер ү-к түлим, акчам бар.
Мостафа никадәр ялынса да, чәй тәлинкәсе хәтле бакыр тәнкә тамгасын муенына таккан староста ана:
— Иртәгә әйберләреңне сатып алучылар булмаса, каравыл өеннән түләп алырсың, — дип кенә җавап бирде
Әйберләрен йолып кала алмаган Мостафа ашыгып өенә кергәндә Шаһидә мичкә аркасын сөяп, коры сәкедә утыра иде. Итәгендә — кызы Фатиха. Хатыны хәлсез куллары белән кызын кочаклаган, күзләре йомык. Мостафа тиз генә сәкегә чоланнан каты киез алып кереп салды, урын җәймәсен җәйде һәм мендәр йомшартып куйды. Шаһидәне җайлап урынга яткырды, өстендәге бишмәтен салып хатыны өстенә япты.
— Бик аз гына иртәрәк кайтсак, сине урыныңнан кузгаттырмас идем дә, өлгереп булмады шул.
— Анысы ярар, сина әйтәм, исән-имин йөреп кайттыгызмы9 — дип сорады Шаһидә хәлсез тавышы белән.
— Әйбәт кайттык. Син ятып тор, бераз хәл ал, мин тамакка әзерләп алыйм, — диде Мостафа, үзен сабыр тотарга тырышып. Ул мичкә ягып җибәрде, төннекне ачты. Кара мичнең төтене төннеккә юнәлгәч, борчак оныннан ботка ясады Аны сосып, шул ук казанда су кайнатты
Ул арада Шаһидә тынычлангандай булды. Кызы Фатиха кулында күмәч сыныгы күргәч, елмаеп куйды. Фатихага исә дөнья җитте, ул комсызланып кулындагы сыныкны ашарга кереште. Абыйсы Галимҗан чалгы пәкесен күрсәткәч, бөтен балалыгы белән:
— Абый, нәрсә ул, мин дә тотып карыйм әле? — диде
Әтисе кызына ясаган бүләген — агач курчакны чыгарып тоттыргач, бала бөтен дөньясын онытты, шул курчактан башка берни күрмәс-белмәс булды, башы түшәмгә тиде. Рәхмәт әйтергә дә онытып, курчагын киндер чүпрәк кисәгенә бер төреп-бер сүтеп, уенга бирелде
— Шаһидә, син борчылма, әйберләрне иртәгә иртүк алып кайтырмын, — дип юатты Мостафа җәмәгатен, сәкегә аш табыны әзерли- әзерли. — Тананы әйбәт саттым. Имана паен түләгәч, берәр бозау алып җибәрербез Тагын тернәкләнербез, алла боерган булса, менә күрерсең.
Таштабакка салган борчак боткасын базар күмәче белән ашадылар Аннары чәй эчтеләр. Жылы өйдә хәзер урын-җирсез дә йокларга була иде инде. Арган-тал чыккан Галимҗан, тамагы туйгач, яту белән изрәп йокыга талды. Фатиха да курчагын кочаклаган килеш йоклап китте. Бүген барысына да рәхәт иде
Ләкин бозау алырга туры килмәде аларга. Озакламый Шаһидә, ике баласын, икс күз нурын ятим калдырып, якты дөнья белән бәхилләште
Хәләл җефете вафат булгач, Мостафа бермәл бөтенләй югалып калды Ярый әле, мәрхәмәтле күршеләре Гайнулла абзый белән аның карчыгы Гайнижамал абыстайлар ярдәмгә килде. Үз балалары булмагач, алар Газимхан белән Фатихага әби белән бабай була белделәр Теге чакта имана паен түләмәгән өчен староста Гайнуллаларның да кәҗәләрен алып киткән иде Тана саткан акчага Мостафа аларның да салымын түләп, кәҗәне кире алып кайткач, Галимхан аны “безнең кәҗә" дип йөртә башлады
Мостафага Шаһидәсеннән башка яшәү авыр булды, билгеле Ләкин ул балалары хакына яшәргә, көн итәргә тиеш иде Балаларының да ятим калуларына җаны көйде. Аларны кызганды һәм балаларын бер сүз белән дә кыерсытмады, булдыра алган кадәр теләкләрен үтәргә тырышты Тагын башлы-күзле булыр иде, ике бала өстенә кем килсен сон9 Аннары тагын, өйләнер өчен азмы-күпме хәл дә кирәк бит әле.
Үткән кыш улы Галимҗанны мәдрәсәгә биргән иде ул. Бала сабагын тиз отып алуы белән хәлфәне гаҗәпләндергән иде. Быел менә биреп булмады инде.
6
йе, Хәмзә олыста бердәнбер булып калган морза. Элек аларнын нәселе зур, ишле иде. Гаять абруйлы токым. Хак булса, тамырлары Туктамыш ханга ук барып тоташкан. Заманында аларнын Тау ягында бер дигән утарлары бар иде. Ул утарда күп санлы хезмәтчеләреннән кала беркем дә яшәмәде. Утарны да, бу — морзалар утары дип. тирә-юньдә көн күрүче кара халык ерактан әйләнеп уза торган иде. Хәмзә хәтерли әле: нәселнең олпатлыгы, олуглыгы атасы Хәкимхан яшь чакта ук, тирә- якга дан тоткан бабасы Күкси вафат булгач тоныклана башлады. Иң элек Хәмзәнең әнкәсе Бибикамал, егерме биш яшендә фаҗигале үлем белән дөньядан китеп барды. Хәмзәнең исеңдә — җәйнең башында булды бу фаҗига
Тау ягының горурлыгы дип әйтергә кирәк, анда бердәнбер зур елга — Зөя елгасы бар Тау ягында шактый еш була торган яшенле яңгырлардан соң, җәйнең теләсә кайсы вакытында ташый Зөя.
Менә шул холыксыз елганың корбаны булды да инде Хәмзәнең әнкәсе.
Күкси морза элек-электән үк Тәтеш, Әтрәч, соңрак Йомралы байлары, мулла-монтагайлар белән аралашып яшәде. Улы Хәкимҗанга да Йомралынын Атнагол ахун кызы Бибикамалны хатынлыкка яучылап алып бирде. Ирен ир дип олылый белә торган акыллы, яшь хатын Бибикамалга морзаларча зур ирек куелды. Ул елына бер-ике тапкыр пар ат белән карт ата-аналарына атна-ун көнгә утырмага барып кайта торган иде.
Бу юлы Бибикамал, озак көттереп туган бәләкәй кызы Айсылуны бабасы белән әбисенә күрсәтер өчен, Йомралыга утырмага барды. Читән чыбыктан үргән көрмәле йомшак тарантаска ун яшьлек улы Хәмзәне дә алган иде. атнадан артык кунакта булдылар алар. Иртә белән куәтле янгыр явып туктагач, Иомралыдан саратан* аенын бер көнендә юлга кузгалдылар. Яңгырдан соң көн ачылып, җылынып киткән иде. Озакламый Зөя буена да килеп җиттеләр. Бу вакытта Зөя күбекләнгән, суы болганган, гадәттәге кыяфәтеннән шактый үзгәргән булып чыкты.
Яр буена килеп җиткәч тә ат башындагы малай әйтә куйды:
— Абыстай, Зөя болганган, суын арттыра бара, әллә кичмичәрәк, бераз сабыр итеп торыйкмы? — диде.
— Монда кайтып җиткәч, туктап тормыйк, чыгыйк, олан, — диде Бибикамал, тизрәк кайтып җитәргә ашкынып — Кара, Айсылу да ялыккан, көйсезләнеп тора.
Ат тотучы малай, алай-болай була калса дип, Хәмзәне үзе белән янәшә утыртып, атларны болганчык суга куып кертте, ләкин алар өске борылыштан йорт биеклегендәге су дулкыны киләсен чамаламаганнар иде. Ә дулкын, болар елганың уртасына да җитмәс борын, пар атны күмеп китте һәм бикә утырган тарантасны әйләндереп каплады. Шул арада көчләре ташып торган атлар, дәһшәтле дулкын астыннан өскә калыктылар һәм бар хәлләренә каршы як ярга ыргылдылар. Ат башындагы малай Хәмзәне чытырдатып үзенә кысты, дилбегәсен кулына чорнап тотты. Куәтле атлар аларны, су йотып өлгерсәләр да, икенче як ярга алып чыктылар.
Әмма Бибикамалның хәле мөшкел иде. Тарантас астыннан калкып чыкканда Бибикамалның кулыннан юрганга төргән баласы ычкынып китте. Шул мизгелдә су ташкынынын яна дулкыны китереп бәрде Юрганга төрелгән бала йомычкасыман бөтерелә-бөтерелә агып, әнкәсеннән шактый ераклашкан иде инде. Баласы артыннан ташланучы Бибикамалның битен башына бәйләгән ефәк шәле каплады. Шуннан соң ул бер-ике кат су өстендә калкып күренеп китте дә күздән югалды. Судан исән-имин чыга алган ат тотучы малай гына бу фаҗигане күреп торды, тик ул берничек тә ярдәм итә алмый иде шул. Ә шактый су эчкәннән соң укшудан арына алмаган Хәмзә исә фаҗигане аңлап та өлгермәде.
Саратан — 22 июннән башлана.
Ә
Бибикамалы һәм нарасые фаҗигале төстә һәлак булгач, Хәкимхан морзаның дөньяга, гомумән, тормышка карашы үзгәрде. Хәләл җефетен өзелеп яратуына юрадылар аның бу халәтен. Ләкин эш башкада иде.
Бу фаҗига булыр алдыннан Хәкимҗан морзаны олыснын земский нәчәльниге господин Садовников белән бергә Тәтешкә, земский управага чакырдылар. Өяз каласы Тәтештә аларны управа нәчәльниге майор Караев бик жылы каршылады.
Сүз унаенда ул патша хәзрәтләренең указы булуын, анда лашман хезмәтенә йомышлы татарларны да тарту турында әйтелгәнен аңлатты. Морза кадәр морза булган Хәкимҗан әфәндегә үзе барып яки ун яшьлек улы Хәмзәне җибәреп эшләтергә майорның вөҗданы кушмый, янәсе. Шуна күрә ул бер тәкъдим ясады: Хәкимҗан морзанын Морзалар утарыннан күренеп торган, бик үк уңдырышлы да түгел, балчыксыман тоташ сазлы җире бар икән Байтак кына урыслар шул тарафка, Зөя буена килеп урнашырга телиләр, имеш. Әгәр дә Хәкимҗан морза шул баткак- сазлык җирләрен урысларга бүләк итсә, майор Караев хәзер үк ике башлы бөркет төшерелгән мөһерле язу бирәчәк. Анда морза Хәкимҗан һәм анын нәселе лашман хезмәтеннән мәңгегә азат ителә дип язылган булыр Әгәр Хәкимҗан морза мона риза булып, шул турыдагы кәгазьгә кул куйса, теге килеп урнашкан урыслар аны үзләренең хуҗалары итеп танырлар һәм аңа һәрвакыт ин дәрәҗәле урын булыр
“Күпме көтүлскләремнән мәхрүм булам икән мин9”- дип уйга калган морзага майор Караев тагын бер “баллы прәннек” ыргытты киләсе урыслар Кострома якларыннан икән. Сазлык арасында көн күреп күнеккәннәр, монда сезнен Зөя елгасында балык тотарлар, барлык тоткан балыкларын жир хуҗасына — сиңа тапшырырлар, ә син аларны сатарсын яки балык мае, җилем ясарсың.
— Кайда сатармын сон мин аны9
— Анысы да хәл ителмәслек мәсьәлә түгел. Әйтик, менә монда, өяз каласы Тәтештә кибет ачып җибәрерсең, яки олыс Шомгатыда бер түгел икс кибет ач! Рөхсәт кәгазен мәрхәмәтле господин Садовников хәзер үк язып бирергә әзер.
Ничек кенә булмасын, Хәкимҗан морза урыс түрәләренең таләпләре белән килешергә, тиешле кәгазьгә кул куярга мәҗбүр булды
Озакламый Зөя буена каекларга төялеп, уннан артык урыс гаиләсе килеп төште. Урыслар киндер ыштаннан, чабатадан, билләре киндерә белән буылган озын киндер күлмәктән иде Хатын-кызлары да озын җитен сарафаннан, үзләре яланаяк, күзләренә батырып, сынап караучы бәндәләр иде.
Озын буйлы, аксыл озын чәчле, киң сакаллы бер урыс Хәкимҗан морзага якынлашты. — Син Хәкимҗан морза буласынмы9 — дип сорады ул. — Мина син каршы алырсың дип әйткәннәр иде Мин бу урысларның башлыгы, староста Стеклов булам
Үзенең дәрәҗәсен төшерергә теләмичә, морза озакламый утарына кайтып китте. Икенче кат әйләнгәндә урыслар һаман урнашып бетмәгәннәр иде әле. Өчснче-дүртенче барышында морза урысларның читәннән үреп, ярым җиргә сеңеп торган абзар-кура коруларын күзәтте. Урыслар зур-зур имәннәрне екканнар, ШҮЛ бүрәнәләрдән йортлар да салып маташалар иде инде
Хәләл җефете белән булган фажигадан соң, морза бу урыслар урнашкан авылга йөрүен ешлата башлады. Урысларның исерткеч әче суларыннан да баш тартмады Ә урысларның һәрбер якшәмбесе ял көне өстәвенә, дини бәйрәмнәре дә бик күп икән. Кыскасы, алар бәйрәм итәргә маһир халык булып чыкты һәрберсе, хәтта хатын-кызы да. эчеп алалар да, жырлаша- биешә башлыйлар. Эчәләр дә җырлыйлар. Эчәләр дә бииләр Татарларга хас булмаган бу җырлаш-биешләр авылларының исемендә дә чагылыш тапты — авылны тагарлар Биеш дип атадылар. Хатыннарынын кайберләре үзләренә ошаган ирләрне әрәмәлеккә мавыктырып алып кереп китүдән дә тартынмый иде
Хәзер инде хатынсыз калган Хәкимжан морза да мондый вәсвәсәгә бирелеп, ымсынып йөри торган булып китте Староста Стеклов, морзаның мондый йомшаклыгын сизеп, төрле тозаклар әзерли һәм капкынына еш кына эләктерә дә иде
Хәмзә морза, әнисе иртә вафат булу сәбәпле, кешегә мәрхәмәтлек, яхшылык итү гадәтләрен үзләштерә алмый калган иде. Шулай да гайрәтле әтисе Хәкимжан морзадан тәкәбберлек, горурлык, үзен башкалардан өстен тоту сыйфатларын үзләштереп өлгерде. Шуңа күрәме, әтисе шактый какшаткан нәсел абруен ул хәленнән килгәнчә ныгытыр, беркетер өчен бөтен көчен сарыф итәргә тырыша иде. Ләкин заман үзгәрүен, урыс даирәләренең үзе шикелле йомышлы татарлар белән хәзер артык кызыксынмауларын ул төшенеп бетмәде.
7
ыел көз авылда гадәттән тыш җыелыш көтелр иде. Анда ун елга бер тапкыр гына эшләнә торган эш — жир бүлү турында сүз булачак. Жир бүлү — авылда ин мөһим, иң четерекле, иң катлаулы, иң каршылыклы, иң җаваплы мәсьәлә.
Билгеле, җирне иманалап, авылның ир затына гына бүләләр, һәрбер ир кешегә — олымы ул, кечеме, карт кешеме, имчәк баласымы — бер имана тиеш Авылнын старостасы белән муллага гына өстәмә берәр имана, аннары староста ярдәмчесе белән мөәзингә берәр дисәтинә жир өстәлә. Шунын өстенә аларга берәр чалулык* та бирелә.
Ун ел эчеңдә авылда ниләр генә булып бетми9' Картлар яки яңа туган балалар гына түгел, типсә тимер өзәрлек ир-егетләр дә теге дөньяга китә баралар. Имана җире исә шул гаиләдә кала бирә Шунын аркасында атасы вафат булган бертуганнар арасында еш кына ызгыш чыга. Шул ук вакытта кайбер ир балалар ун ел буенча өлешсез-иманасыз калалар. Аңдьшлар исәбенә Галимҗан да кергәнгә күрә, Мостафага дүрт җанга бер имана гына тиеш иде. Менә Галимҗанга инде сигез яшь, ә ул һаман иманасыз. Бер имана белән ат асрап та, сыер һәм башка терлек үрчетеп тә булмый. Ә терлек- туарсыз нинди тормыш инде ул? Бер иманалы гаиләгә, күпме тырыш булмасын, ярлылыктан котылмак юк.
Авылның кырлары бертигез булмаганлыктан, ун ел буена кайберсе кара туфраклы уңдырышлы җирдән файдаланып килсә, кайберсенә кызыл балчыклы яки комлы жир насыйп була. Өченче ишләренә бөтенләйгә сазлыклы, язларын яки явымлы җәйләрдә озак кына су җыелып торган җирләр эләгә Андыйлар шобага белән җир үлчәүче фәлән абзыйга, ул кеше әллә кайчан вафат булган сурәттә дә, рәнҗиләр, аны каһәрлиләр
Авыл түрәләре, хакимлекләрен югалтмаска тырыша, ирешкән дәрәҗәсен саклап калу турында уйлана, төрле хәйлә кора. Авылда ун ел арасында икәүдән-икәү генә, бала-чагасыз гомер итүчеләр картая, эшләрлек кодрәтләре калмый, бәләкәй балалы ялгыз тол хатыннар да бар. Андыйлар шул ук түрәләргә барып:
— Фәлән абзый (энем), зинһар, ходай тәгалә хакына ал, эшкәрт минем җиремне, — дип ялына.
Бай түрә тиз генә ризалашмый:
— Мин синең җиреңне беләм, ул түбән басуда каз күле буенда — туфрагы юшкынлы, уңдырышсыз. Сукалаганда сукаңны җимертүен бар. Аны яхшылап тиресләргә кирәк. Ярты уңышы өчен генә җиреңне үз өстемә ала алмыйм, — дип ялындыра.
Ахырдан, сине кызгану йөзеннән генә, дигән булып ризалык бирә. Яисә мондый тәкъдим ясый:
— Минем югары басудагы җирем белән бөтенләйгә алмашсак..
Чалулык — печән чаба торган кечерәк болын яки сазлык тирәсе.
Б
Минем жир тиресле, мамык кебек йомшак, сөрергә-чәчәргә жинел, егерме пот арыш бирә
Фәлән абзыйнын ризалашмый хәле юк, чөнки кем белән сөйләшсә дә, килешүне шул ук түрә раслый.
Бу уңайдан Жәгьфәрсадыйк староста Гайнулла абзыйга сүз катып караган иде
— Гайнулла абзый, синен жирен минекеннән ерак түгел, беррәттән мин чәчеп, эшкәртеп бирә алам. Көлтәләреңне дә үзем ташып бирермен Уртакка риза бул.
— Рәхмәт тәкъдимеңә, Жәгьфәрсадыйк, — диде моңа каршы Гайнулла. — Без күрше Мостафа белән ничек булса да үзебез башкарып карарга ният быелга.
Шуңа күрә дә инде имана акчасын җыеп йөргәндә аны да читләтеп узмады староста, кәжәсен алып чыгып китте
Шундый шартларда, җир кытлыгында бу мөһим, зур җыенга һәрбер гаилә башлыгы, һәрбер кеше үзенчә әзерләнә. Ихтыяҗлары бердәй булганнар аерым төркемнәргә тупланып, алдан ук гәпләшә башлый, фикер алыша, җыенда үзенен фикерен уздырырга ниятли.
8
әсхетдин һаман бакча караучы иде. Шул ук вакытта ул китап укырга һәвәсләнде, кулына кергән һәрбер китапны —догалык булсынмы ул, мөнәҗәтме — берсен дә калдырмый укып барды. Ә китапларны ул Заһидә аша таба иде Заһидәнсн әтисе белән абыйсы, китап ишенең юнен-рәтен белмәгәнгә күрә, Фәсхетдин күңеленә хуш килерлек китаплар алып кайтмыйлар иде шул. Шуңа күрә Фәсхетдиннең боларга күңеле ризасызлана башлады. Аның ихтыяҗын берәр укыганрак кеше белсен иде дә күнеленә хуш килердәй кызыклы китаплар тәкъдим итсен иде.
Тукта әле, авылда Кәлимулла мулла бар бит’ Бөтен кеше аны олылый, ул барсына да яхшы мөгамәләле, ярдәмчел, һәр кешенең хәленә кереп сөйләшә, киңәш бирә, диләр. Әгәр ана мөрәҗәгать итеп караса9 Бу турыда озак уйлады Фәсхетдин Кыюлыгы гына җитми торды
Ниһаять, көннәрдән бер көнне җөрьәт итеп, муллага барып керде Бәхеткә, Кәлимулла мулла ишек алдында иде
— Әссәламегаләйкем, мулла абзый! — дип шактый кычкырып сәлам бирде Фәсхетдин.
— Вәгаләйкем әссәлам! Ни йомыш белән килүен? — дип йомшак кына сәламне алды мулла. Әмма тузган йомычкаларны себеркесе белән себерүен дәвам итте
— Мулла абзый, мин ни... Берәр китап сорап тормакчы булып килүем иде. Укырга берәр китап бирмәссеңме икән9
Кәлимулла бу малайның соравына гаҗәпләнеп, себеркесен куйды Үзе утын бүкәненә утырды һәм сораштырырга кереште:
— Улым, иҗекләрне кайдан өйрәндең сон, мәдрәсәгә дә йөрмисең бугай9
— Мин ни Хәмзә абзыйнын кызы Заһидәдән күреп өйрәндем Ул абыстайдан сабак ала.
— Догалар да беләсеңме9
— И, аларны китаптан укымагач та беләсең инде аны Аларны кечкенәдән үк әнкәй өйрәтте
— Нинди догалар беләсең, йә укып күрсәт әле!
Фәсхетдин, җиренә җиткереп, әгүзе-бисмилладан башлап, үзе белгән “Әлхәм", “Колһу-аллаһу”, "Аятел-көрси”ләрне укып чыкты Көенә китереп, җитди кыяфәттә мавыгып укуы Кәлимулла мулланың күңеленә хуш килде Ул, иренмичә, малай белән шактый вакыт сөйләшеп утырды.
Ф
Фәсхетдин дә тора-бара киеренкелегеннән арынды, үзен шактый иркен тота башлады.
Мулла абзый өеннән калын “Кисекбаш” китабын алып чыкты. Бер битен ачып, малайга укып күрсәтергә кушты. Аның шактый йөгерек укуын күргәч, китапны биреп җибәрергә булды.
— Монда пәйгамбәребезнең сәхабәсе хәзрәте Гали батырлыклары турыңда язылган. Бик гыйбрәтле китап ул, — дип, малайны башыннан сыйпап озатты. — Хәмзә бай белән дә, атан белән дә сөйләшермен. Атнага бер тапкыр минем йортыма килеп йөрерсен, мин сина сабак бирермен. Укуың түләүсез булыр.
Мулланың бу соңгы сүзләрен анлап бетермәде Фәсхетдин, кулына шундый калын, мавыктыргыч китап килеп эләккәч, аның болай да түбәсе күккә тигән иде инде.
Өенә кайту белән Фәсхетдин әлеге китапка капланды. Иртәгесен аны бакчага кыстырып чыкты. Анда көндәлек эшләрен эшләгәч, кире алачыгына — китап укырга ашыкты.
Хәмзә бай да, әтисе дә Фәсхетдингә атнага бер тапкыр Кәлимулла мулла янына сабакка йөрүне рөхсәт иттеләр. Ул сабакка бик теләп, һәвәсләнеп йөрде. Тиз арада “һәфтияк”не үтте. Кайбер шәкертләр мәдрәсәдә торып та кесәгә сыймалы бу китапны икешәр ел өйрәнгәндә, эшеннән бушаган арада гына да Фәсхетдиннең бик тиз үзләштерүе Кәлимулла хәзрәтнең күңеленә хуш килде. Әмма Фәсхетдинне ин мавыктырганы маҗаралы “Кисекбаш” китабы булды. Мөхәммәт пәйгамбәр- нен кияве хәзрәте Галинең ислам дине өчен, гаделлек өчен дию белән көрәше тасвирланган, көйләп укыла торган бу китап Фәсхетдин күңелендә зур тәэсир калдырды. Сабакнын иң зур файдасы шул булды — малай язу кануннарын өйрәнде. Тора-бара ул Коръән-кәримнен төп нөхсәсен, ягъни өтер-тәшвишләп уку кагыйдәсен үзләштерде. т
Шулай игеп, берничә ел узып китте. Бу арада икесе ике дәрәҗәдә — малай ялчы хезмәтендә, ә Заһидә бай кызы сыйфатында үссәләр дә, бер- берсенә булган дуслык мөнәсәбәтләре какшамады. Киресенчә, аларнын күңел аралары якыная гына барды.
Соңгы вакытта үсмер кыз белән малай күңелләренә хуш килердәй тагын бер шөгыль таптылар Үзенең Алмачуарын иярләп кырга-болынга чыгып йөрергә ярата иде Заһидә. Зурая төшкәч, ялгыз гына йөрергә аңа рөхсәт итми башладылар. Кызны озатып йөрүче кеше кирәк булды. Бу бурычны, билгеле, кызның балачак дусты Фәсхетдингә йөкләделәр. Алар, атнага бер булса да, икәү бергә атларга атланып, кырларны әйләнеп кайта торганнар иде. Урак өсте туры килгән кызу кояшлы көннәрдә үзләре белән бер кувшин тутырып салкын әйрән, икенчесенә юл унаеңда салкын чишмә суы алырлар иде дә, Хәмзә бай җирләрендә урак уручы хатын-кызлар янына чыгып китәрләр иде.
Көз дә җитте. Ураклар бетте, кырдагы чүмәләләр ташылып ындырларга, әвен базлары тирәсенә кибәннәргә куелды. Иген кырларында кара каргалар, сыерчыклар, ара-тирә көртлек гаиләләре генә бер урыннан икенчесенә очып йөрделәр. Агарып калган кырларда әле анда, әле монда яшелләнеп җәйрәгән уҗымнар гына кырларга бераз төс кертәләр, ләкин уҗымнар да гомуми моңнан арындырмыйлар иде. Урманнар да бу сихри моңга кушылганнар: агачлар җилсез көннәрдә дә яфракларын коеп утыралар.
Гадәттәгечә, Заһидә белән Фәсхетдин атларына атланып, чираттагы сәяхәтләренә юнәлделәр. Бу юлы алар күзләре кая төбәлсә, шунда юл тоттылар. Әкрен генә, вак-төяк сүзләр белән мавыгып, урман куелыгына кереп китүләрен сизмәделәр дә. Бу вакытта көн сүрәнләнеп, кич якынлашкан иде Анын өстенә, алар кереп киткән куе урман арасында болай да караңгылык хөкем сөрә иде.
Бу үсмерләр, фәкать икесе өчен генә кызык булган сүзләр белән мавыгып, көн кичкә авышуны чамаламастан, һаман максатсыз юнәлешләреңдә булдылар. Алар вакытны да, караңгылыкны да тоймадылар, табигать
күренешләре дә тәэсир итмәде, ат.тарынын тынычсызланулары, пошкырулары да борчымады, гүя алар дөньяда тик икәүдән-икәү, алардан башка җиһанда беркем юк һәм беркемнен аларда, аларнын беркемдә эшләре юк иде.
Ярым караңгылыктагы тынлык берьюлы ике эчкерсез яшь йөрәктә сүз куешмастан ихтыяр көче, өметле дә, көенечле дә сыман әлегә кадәр билгеле булмаган газаплы һәм дәртле куаныч кузгатты. Үзеннән-үзе хасил булган бу мәхәббәт чаткысы, шәфкатьле фәрештәләр ирештергән татлы табышмак җир йөзеннән түгел, ә җиде кат күктән иңдерелгән изге тойгы сусаган күңелләрен биләп алды.
Күңелләре белән бер-берсенә омтылган бу вакытта алар иркәләнешергә, сыенышырга әзерләр иде. Аяк астыннан кинәт сискәндереп бака сикерсә дә, бер-беренә ташланачаклар иде. Ләкин бернинди дә этәрешсез назланышырга бу егет белән кызны табигый тыйнаклыклары тыеп калды.
Бары тик кичке урманда мәче башлы ябалакнын балалар елавына охшаган үксү тавышына исәеп, әлегә кадәр ваемсыз бу халәтләренә үзләре дә гаҗәпләнделәр һәм кире борылдылар. Ләкин урманнан чыгып җитәр алдыннан аларны хәтәр мажара көтә икән.
Атларын кызулатып барган чакта кинәт атлар пошкырып куйдылар һәм алга ыргылдылар. Баксалар, юлдан кырыйда агачка тотынып, арт аякларында аю басып тора икән. Бу күренеш яшьләрнен котларын алды Аю үкереп җибәрде дә, боларнын артларыннан ташланды. Аю җитез иде, бар көчләренә чабучы атларны менә-менә куып җитә язды.
Шул арада аларны Фәсхетдиннең бер тапкырлыгы коткарды. Заһидә- дән арггарак чабыл баручы Фәсхетдин, аланга килеп чыккач, балан куаклары яныннан узганда аю юлына үзенең түбәтәен ташлап калдырды Очып баручы түбәтәй, аюның борыны очыннан гына узып, анын игътибарын үзенә җәлеп итте, ерткыч балан куагы арасына ташланды.
Эзәрлекләүдән котылгач та алар озак чаптылар. Ниһаять, үз авылларына якынлаштылар. Күбеккә баткан атлар, куркынычтан котылгач, акрынайдылар, азрак юртып баргач, адымлауга күчтеләр һәм, хәлсезләнеп, Заһидәләрнең бакча инеше артындагы юан имән буенда бөтенләй туктап калдылар.
Аттан төшүе белән Заһидәнен күңеле ташып чыкты Ул, үзе дә сизмәстән, үксеп слый-елый, Фәсхетдиннең күкрәгенә капланды Баштарак ул, бу коточкыч халәттән әнисе куенына кереп кинәнүче бала сыман, эчен бушатырга, иркәләнеп, теге куркынычтан арынырга омтылган кебек булса да, егет куенына керү белән кинәт башка, әлегә билгеле булмаган хискә чумды Ана бу мизгелдә бик-бик рәхәт иде
Фәсхетдин исә, Заһидәне сеңлесе, юк, кочагына үз баласы сыман кабул итте һәм үзе дә сизмәстән, мәхәббәт ялкыны аша иокәләргә, юатырга кереште. Заһидәнен калкып торган йомры күкрәкләре Фәсхетдиннең кин күкрәгенә ябышты. Егет бу мизгелдә эреп калды, аннары ирексездән. бөтен дәрте белән кызны кысып кочаклады. Балачак дусты Заһидә бер мизгелдә дөньяда иң кадерле, сөекле, үзенә бердәнбергә әверелде Ул кызны кочарга, иркәләргә, назларга мохтаҗлыгын тойды Бу кичереш алар өчен әлегә кадәр ят булган сәер, иң изге мизгелләр булдылар һәм икесенең дә күңелләрендә иң кадерле хатирә булып сакланып калдылар
9
иһаять, җыен көне килеп җитте Иртән иртүк каравыл өс янындагы мәйданга халык агыла башлады. Монда әле таягына таянып атларга хәлләреннән килә алган коргаксыган авыл картларыннан башлап борын аслары юеш бала-чагаларга кадәр жыелды Капка төпләрендә бергә җыелышып әнгәмә коручы, ихтыяҗлары бердәй булган кешеләр бер төркемгә, икенчеләре икенче, өченче төркемгә оешып утырдылар
Н
Халык җыелып беткәч, староста Җәгьфәрсадыйк, Сафи мулла, Локман һәм тагын берничә авыл куштаны басмачага күтәрелделәр. Ак сакаллы бер абзый алар алдына килеп басты, таягына ике куллап таянды һәм бөтен халыкка ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде:
— Монда җыелган мир — мина бирегез җир!
Бу кеше малай чагында ук авылдан чыгып киткән, ата-аналары әллә кайчан үлеп беткән, монда бер туганы да калмаган Сәмигулла карт иде. Читтә йөрү авылда сирәк була торган күренеш булганга, бу элекке авыл кешесенә җир бүленеп бирелергә тиешме-юкмы, аны беркем дә белми иде. Җыенда иң беренче нәүбәттә шушы сорауны хәл итәргә булдылар.
— Сәмигулла, әйт әле, син авылдан кайчан, ни сәбәптән чыгып киттең соң? — дип сорады анардан староста.
— Ни дип, яхшырак тормыш өмет итеп инде. Читекче мин. Казанда читек тегеп көн күрдем.
— Алайса ник кире кайттың?
— Картайдым. Күзләр күрмәс булды. Инде хәзер эшемне рәтләп эшли алмагач, хуҗага да кирәгем калмады.
— Бала-чагаларың бармы соң?
— Без карчыгым белән икәү генә. Балаларыбыз булмады.
— Карчыгын ни атлы9
Бу гади генә сорауга Сәмигулла карт җавап бирә алмады. Шул хәтле күп сорауга җавап бирү аны алҗыткан, ул фикерләү сәләтен югалткан иде инде. Җавап бирмәгәнгә гаҗәпләнүдән җыен гөжләп куйды. Кызык ясарга уйлапмы, староста бу картка тагын эндәште:
— Сәмигулла, бар әле, кайтып карчыгыңның исемен-атын белеп кил. Ансыз синең гозереңне хәл итеп булмый..
Картның өенә, дөресрәге, үзләре фатирга урнашкан Маһитап карчыкка кайтып килүдән башка чара калмады. Аның белән ияртеп бер малайны да җибәрделәр. Өенә кайтып җитү белән үк карт ишегалдында күренгән карчыгына ярып салды:
— Сәмига, син ни атлы9
Ул җыенга яңадан әйләнеп килгәндә аның үтенече хәл ителгән, ярты имана җир бирергә карар кылынган иде инде, җыен хәзер һәркемне озак еллар борчыган төп мәсьәләгә күчкән — җирне ничә елдан соң яңадан бүлү турыңда сүз альт бара иде.
Үзләре төркеменнән Мостафа әйтергә тиеш булганга, аңа сүз бирелде:
— Җәмәгать! Ун елга бер тапкыр җир бүлү һич дөрес түгел. Менә минем улыма хәзер сигез тула. Ул җирсез. Андый җирсез малайлар авылда байтак. Бу тәртипне үзгәртергә кирәк. Ник ике, я булмаса өч ел аркылы бүлмәскә җирне?
Староста ярдәмчесе Локман аның сүзен бүлде:
— Быел малаең иманага керә бит инде. Тагын улларын булыр иде, хатының юк
— Әнә, Кәли, Бикмөхәммәт абзый, Вафа, Зыяларның икешәр-өчәр малайлары бар. Барысы да җирсезләр. Әйттерәсең килә бугай синең, Локман абзый. Атаң үлгәнгә ничә ел узганны үзең дә оныткансың инде, ә иманасын син чәчәсен. Бу тәртип сезнен ишеләргә файда гына ул. Ә халык интегеп яши.
Шул рәвешле каты сүзләр әйтешеп, ызгышып-бәхәсләшеп, озак тарткалаша торгач, җир бүлүне биш ел саен яңабаштан карап чыгарга булдылар.
Тагын бер четерекле мәсьәлә бар иде. Ул да булса — уйсу җирләр. Андый җирләрне махсус исәпкә алып, яңабаштан бүлү турында сөйләшергә кирәк иде. Бу уйсулыкларда җир арышлар башакка сикерә башлаганда гына өлгерә. Андый җирләргә күп вакыт тары да чәчеп булмый, киндер, җитен чәчсәң генә. Ә кайберләренә шалкан чәчәргә генә кала, ә шалкан белән генә яшәп булмый. Ниһаять, җыен бу мәсьәләне дә ничек кирәк алай ерып чыкты.
Яңа староста сайлау турысында сүз чыкмады. Бу мәсьәлә гаять зур
вакыйга булып, аны олыстан килгән берәр түрә белән тылмач катнашында гына хәл игәргә мөмкин иде Ә олыс бу мәсьәләне староста үзенә ошамаган сурәттә, яисә ул вафат булган очракларда гына күтәрә торган иде. .Авыл старостасы Жәгьфәрсадыйк кырыктан яна узган таза кеше иде әле. Олыс түрәләре каршында ул, авыл кешеләренә карата үзенен рәхимсезлеген күрсәтеп, имана салымын вакытында җыеп тапшыра баруы һәм кирәк кешеләргә ришвәт бирә белүе белән урынында нык утыра иде.
Тагын бер мәсьәлә староста ярдәмчесе Локман турында иде Ул үзенең тупаслыгы, кешеләргә ярдәм кулы сузасы урынга, алардан көлү, халык алдында кайберләрен рисвай итүе белән авыл кешеләрен үзенә каршы куйган, туйдырган бер адәм иде. Анын абруе бер очрактан сон бигрәк тә түбән төшкән иде Гаделсезлекне яратмаудан һәм тиз тоя торган кешеләр алдында алдашуы белән бөтен авылны нәфрәтләндергән иде ул.
Эш болай булды. Түбән очтагы Галиулладан Локманның өч пот арыш аласы бар иде. Арышны жил капка төбенә алып чыккач, Локманга Җәләлетдин очрады. Үзе күтәреп кайтасы килмичә, бу кешедән илттерәсе килде анын Йомыш кушуынын хәйләсен дә уйлап тапты
— Җәләлетдин, кара әле, менә бу өч пот арышны аркана күтәреп минем өйгә илтә алсаң, мин сиңа бүләк бирәм.
— Өч потны күтәреп илтүнең ние бар анын? Син аны үзен дә алып кайта аласың, — диде Җәләлетдин гамьсез генә.
— Күтәреп илтүнең дә бер шарты бар, мин күтәрсәм, аркадан шуып төшә барган саен төзәтеп, янадан күтәребрәк куярга тиеш булам. Ә син, бер аркана салган килеш, бер дә җайламыйча илт
— һы, бүләген нәрсә сон? — дип җанлана төште тегесе
Моны тынлап торган Галиулла алдында Локман кызып ук китте:
— Бер бәрән бирәм.
Болар артыннан, кызыксынып, югары очка Галиулла да иярде Бу кызыкны күзәтә-күзәтә, юлда очраган тагын берничә кеше кушылды Җәләлетдин, чыннан да, капчыкны янадан күтәреп җайламыйча-нитмичә генә, җиңел адымнары белән атлый бирде Менә Локманның өе дә күренде. Инде оттырганын чамалаган Локман арттан килде дә капчыкны аска тарта башлады. Җәләлетдин бара бирде. Алай да җиңә алмагач, Локман капчыкка икс куллап ябышты. Тегесе атлавында булды. Арыш хуҗасы капчыкка асылынгач кына ул аны кулыннан ычкындырды. Хәер, алар капка төбенә килеп җиткәннәр иде инде
— Оттырдың, — дип, канәгатьлеген белдерде Локман
— Хәрәмләштең, иблис! — Җәләлетдин әлеге капчыкны бер кулы белән күтәрде дә, болгап торып капка янына гына корылган туры әүеелек түбәсенә тондырды һәм артына да карамыйча өенә таба атлады. Салам белән аз-маз япкан, астына чикләвек чыбыклары гына түшәлгән лапас түбәсе җимерелеп төште һәм капчык салам-кибәк тузанына күмелде Кетәккә кунган тавыклар чыр-чу килеп, түбә пилегеннән очып чыктылар да, бар хәлләренә кытаклый-кытаклый, тирә-якка сибелделәр.
— Менә дөрес эшләде! Җәләли менә шәп итте! Шул кирәк бу хәбескә, хәрәмләшмәскә яхшы булды, — дип таралыштылар кешеләр Бу вакыйгадан соң Локман бөтен авыл алдында көлкегә калды Моннан ары чәчелеп-сибелеп яткан берәр нәрсә күрсәләр: “Локман тавыклары кебек", — дип әйтә торган булдылар.
Менә шул Локманны алып ташларга, башка кешене куярга кирәк, диешеп, берничә кеше сүз кушса да, старостаны сайлау булмагач, ярдәмчесен дә алыштыру мәслихәт булмас, дип сөйләүчеләр, Локманны яклап чыгучылар булгач кына тынды халык.
Хәзер турыдан-туры җир бүлү мәсьәләсе калды. Бу иң мөһим эшне иртәгесен иртүк башларга булып, җыен таралышты.
Авыл ике мәчетле, ике мәхәлләле иде. Югары оч мәхәлләсенә караган кешеләргә җирне югары басудан, икенче мәхәллә кешеләренә түбән басудан бүләләр иде. Шуңа күрә, җирне үлчәү өчен дүрт-биш
кешедән торган ике төркем оештырылды. Моны, җир башына чыккач, мәхәллә кешеләре үзләре хәл игәләр. Җир бүлүчеләр һәрбер хуҗалыкның тамгасы сугылган йомычка, каен кисәге яки мәрәй башы кадәр генә таяк кисәге тутырган бүректән, я булмаса, каен тузыннан кул тыгып берсен алалар һәм тамга иясенә ничә имана җир тиеш булса, шуны үлчәп бирәләр иде.
Тамга ул — язу-сызу белмәгән кешеләрнең бердәнбер шәхси билгеләре. Тамга һәр хуҗалыкка борын-борын заманнардан, ата-бабаларыннан мирас булып килгән. Тамга ул — аларның имзалары, шәхси әйберләренә, әйтик, кычыткан капчыкларына кадәр сугыла торган билге.
Шунлыктан, җир бүлүчеләр төркеменә авылның, кимендә мәхәллә кешеләренең тамгаларын белүче, шул ук вакытта гадел, хәрәмләшмәүче кешеләрне сайлыйлар.
Мостафа да бу төркемгә билгеләнеп, ана ин җаваплы вазифа йөкләнде. Ул тамгалы таяклар салынган бүрекне тотып йөрергә тиеш булды.
Яхшырак жиргә килеп җиткәч, халыкның дулкынлануы чиктән аша: үзенә эләгү ихгималын чамалап һәркем көтә, төркем-төркем шаулаша башлый. Үз тамгасы чыкмаганнар “аһ” итеп куя да тагын көтә башлый. Бүректән шобага таягын Мостафа үзе алырга тиеш. Ул, ничек тә булса хәйләләп, фәлән тамгалы таякны алырга да булдыра ала. Ләкин, үзенә шундый шик белән карамасыннар өчен, ул таякны йә берәр малайдан алдыра, йә берәр картка тәкъдим итә барды. Моннан файдаланырга теләүчеләрнең кайберләре, үз тамгасын бармак арасына кыстырган килеш бүреккә тыгылырга тырышып карады. Әмма Мостафа моңа ирек бирмәде. Күбрәк: “Ызандаш кешеңне үзен сайла”, — дигән булып, инде өлеше чыккан кешедән алдырды таякларны. Шуңа күрә ризасызлык, тәртипсезлек тумады. Начаррак җир эләгүчеләргә дә үпкәләргә урын калмады.
Өлеш тигән хуҗалар һәрберсе җир башына көрәк белән кәзне ертып үзенең тамгасын сырлый кала килде.
10
рал иркенлеген яхшы белүче Канзафар Хәмзәнең йорт-җирен ошатты.
Юан имән бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы бу йортта хуҗаның кунак бүлмәсе иркен, зур иде. Заманында сирәк булган паласлы такта идәнгә утызлап кеше тезелеп утырырлык. Анын белән янәшә җыйнак эш бүлмәсенә, кызлар ягына кагылмый гына, аш пешерү почмагьша, җир идәнле аерым кер юу бүлмәсенең иркенлегенә игътибар итте кунак. Хезмәтчеләр тора торган йорт, аннан кала тагын бер кечерәк йортның да төп йорт белән бер ишегалдына карап торулары да күзенә чалынды.
Теләсә кемнең күз явын алырлык тагын бер мөлкәте бар иде Хәмзәнең. Ул да булса — алмагач бакчасы. Салкын Ырынбур далаларында мондый бакчалар булмаганга күрә, Канзафар аны исе китеп карап йөрде. Рәт-рәт тезелеп киткән алмагачларга, читән буйлап үсеп утыручы кура җиләкләренә, чикләвек куакларына, чия әрәмәлегенә кызыгып-сокланып туя алмады. Бакчада көшел-көшел яткан, тәмләре-төсләре белән бер- берсеннән аерылып торган алмалардан авыз итте.
Бакчаның аргы башында агып яткан тар инеш буендагы бүрәнәләр өстендә ике аягын кочаклаган, ияген тезләренә куйган килеш бер кыз бала утырганны күрде Канзафар. Кыз инеш аръягындагы урманга карап, нидер күзәтә иде булса кирәк, әтисе белән бу ят кешене күрмәде дә Алар якынрак килгәч кенә сискәнеп китеп сикереп торды. Нәрсә турындадыр уйланып, хыялга бирелеп утыруын сиздергән чырае да тиз генә үзгәрмәде.
— Бу минем кызым Заһидә, — дип таныштырды Хәмзә. — Кызым, ник болай бер үзең генә сәерсенеп утырасың?
У
Заһидә ят кеше алдында уңайсызланып калды. Гөнаһ эшләгәндә тотылган кеше кебек, битләре алсуланды. Озын аклы кү тмәге остенә күкрәгенә таккан хаситәсенен тәңкәләре чылтырап куйды. Муенындагы гәрәбә төймәләрен бармаклары белән тоткалаган арада озын хине эченнән көмеш беләзеге, бармагындагы йөзеге елтырап күренде. Ирексездән аяктан-аякка авышкан чакта, болай да матур кызньш чибәрлеген арттырып, күлмәк итәге астыннан читек очлары күренеп калды Канзафар тәҗрибәле күзләре белән бу өлгереп килгән кызньш кемне дә булса көтеп торуын чамалаган кебек булды. Заһидәнен көмеш тавышы ишетелде:
— Әнә, агачларда тиеннәр уйнаша, шуны күзәтәм, әткәй..
— Минем кызым атларга гашыйк, — дип сүзгә кушылды Хәмзә, — аның яраткан Алмачуары бар. Үзе тешләк. Фәкать Заһидәне генә үз итә, башкаларны якын да җибәрми Ул аңа атланып очуын күрсән, исен китәр Бернинди егет куып җитә алмаслык.
Канзафарнын башыннан бер уй йөгереп узды Табигать кочагында үскән бу кыргый баланы үзенен улы Мортазага яучыласа, әйбәт буласы икән., һәм ул шул ниятеннән Хәмзәнен кылларын тартып карарга булды
Ул арада буш әржәләр төялгән арбалы атын җитәкләп бакчага Фәсхетдин килеп керде Ул хужасы Хәмзә белән ниндидер ят кешенен инеш буеннан кайтып килүләрен күреп алган иде инде Заһидәнен үзен көтеп торганын, тик Хәмзә бай белән теге кеше комачаулавын чамалады Олылар алдында яшьләр сүз кушарга түгел, бер-берсенә карарга да оялдылар, әмма бер мизгелгә генә очрашкан күзләре барысын да әйтергә өлгерде, ал ар га артыгы кирәкми иде инде
Тегеләр кереп киткәндә Фәсхетдин, авыз эченнән күнелле генә көйли-көйли, иртә таңнан базарга илтер өчен алмалар тутырып калды
Икенде намазыннан сон Хәмзә морзанын туган-тумачалары җыелды, авыл старостасы да килде. Әнгәмә башлыча Урал-Ждек якларындагы тормыш-әхвәл, көнкүреш, гореф-гадәтләр турында барды Мәчет.тәрнен торышы, урыслар белән татар-башкорт арасындагы мөнәсәбәтләргә дә кагылып уздылар. Канзафар, баштарак бу ят кешеләр арасында бераз тыелыбрак сөйләшсә дә, соңрак ачылып китте
— Мондагы татарлар җиргә бәйләнгән. Салымны да җиргә бәйләп, имана пае итеп түлиләр икән Безнен якларда салым җан башыннан билгеләнә һәр ир-атка башкортларга егерме бишәр тиеннән билгеләсәләр, типтәрләргә сиксәншәр тиен салалар Типтәрләр — бу яклардан качып килгән татарлар Алар җир җитмәүдән генә түгел, соңгы елларда куәтләнә барган көчләп чукындырудан да качып килүчеләр Урнашыр өчен җир бирәләр-бирүен үзләренә. Әмма ләкин аларга салым күбрәк салына Аннан кала тагын мишәрләр бар. Алары патша хөкүмәтенә хезмәт иткәнгә күрә, салымнардан бөтенләй азат ителгәннәр
Әңгәмәгә катнашып киткән табындашлар үзләре дә зарланырга керештеләр. Имеш, ерак түгел Наратбаш авылына берничә урыс руханилары килеп кергәннәр. Тылмач аркылы, ягъни үз динен саткан бер бәндә аркылы, авыл кешеләрен урыс диненә өндәргә тотынганнар, ‘тавык тәпие" — тәре таратырга керешкәннәр Ул “тавык гәпие”н, имеш, тегәрҗепкә бәйләп, муенга тагып йөриләр икән. Урыс поплары авыл кешеләрен чукындырып, шул "тавык тәпиен” муеннарына аса икән Бигрәк тә бала-чаганы алдалыйлар икән алар Ничек дип, шул кәнфит-перәннек бирептер инде Шулай да Наратбаш кешеләре җыелып, боларны кыйнап җибәргәннәр, ди. Андый җаһилләрдән Ходай үзе сакласын'
— Безнен якта көчләп чукындырулар юк, киресенчә, безнен сәүдәгәрләр өчен юл ачылып тора сыман әлегә, — дип сүзен дәвам итте Канзафар Кунакның күзе Хәмзәдә иде. Ул сүзен ерактанрак сукаларга булды
— Урыслар сәүдә эшенә кин юл ачарга торалар Аларнын Урал- Ырынбур җирләренә чиктәш булган кыргыз-кайсак биләмәләренә дә өметләре зур. Шуннан Төркестанга, аннан ары фарсы җирләренә, Һинде - танга вә Кытайга кадәр сәүдә юлларын җайга салу турында уйланалар
Бу уңайдан сәүдә оештыру өчен, им оста сәүдәгәрләр буларак, татар сәүдәгәрләрен җәлеп итүне хуп күрәләр.
Бу әңгәмә үзенең торган җирендә иркенләп сәүдә итүне урыс түрәләренең бик хупламауларын үз җилкәсендә татыган Хәмзә морза өчен бал кебек татлы булды. Бу нисбәттән ул кунагы Канзафарны өстәмә сораулар биреп байтак йөдәтте.
Икәү генә калгач, Канзафар Заһидә турында сүз кузгатты.
— Кызынны әйтәм әле, Хәмзә дус, чибәр генә булып җитлегеп килә икән. Үзе самими табигать баласына охшаган. Күзләре очкынланып тора. Бала акылы чыгып җитмәгән булса да, мин аңарда үзсүзлелек тә тойдым. Үзеңә охшаган булса кирәк.
— Дөрес. Кызым табигать кочагында яшәде. Бердәнбер кызым, ул бернинди чикләнүләр күреп үсмәде. Кыз балага нинди иреклек тиеш булса, ул барысыннан файдаланды. Тиешенчә тәрбия алды, азынып- тузынып та йөрмәде.
— Гыйлем биргәнсездер бит?
— Абыстайга йөрде, укыттылар. Китапларны су урынына эчә. Әмма язу язарга үзем кушмадым. Кыз булып җитлеккәч, егетләргә хат яза калса, хурлыгыннан гүргә керерсең.
— Балан әйбәт тәрбия алган икән алайса, — диде Канзафар.
— Белгәнебезчә әдәпле итеп тәрбияләдек, — диде Хәмзә кунагына
— Күңелемә бер фикер килде әле, Хәмзә дус. Минем улым бар. Мортаза атлы. Аңа хәзер унтугыз тулды. Синен кызына, әйтүеңчә, унбиш яшь. Әгәр аларны башлы-күзле итсәк дип әйтүем.
— Бик ерактан каердың әле син болай булгач, Канзафар дус. Кызны, вакыты житкәч, кемгә булса да ярәшмичә булмас, анысы. Ходай тәгалә шулай язган. Бер насыйбы чыгып, аны вакытында урнаштыру бик мәслихәт. Шулай да улыгызны бер күреп сөйләшү кирәктер бит?
— Хак әйтәсең. Мортаза ул, дөресен әйткәндә, минем улым түгел. Анын турында сүз башланган икән, барсын да әйтеп бетерергә фарыздыр. Мин аны кыргыз-кайсак җирләренә кәрван белән баргач алып кайттым. Кәрванны озатып баручы бер башкорт улы иде ул. Атасы юлда вафат булгач, унике яшьлек кенә булса да, аннан ары юл күрсәтүче ул булды. Шуннан бирле үз улым кебек, миндә тора. Әледән-әле шул үзенең туган якларына минем малларым белән сәфәргә йөри, һәр сәфәре уңышлы була. Үзе дин ягыннан да, тормыш ягыннан да мәгълүматлы бала.
Канзафар, бер елдан да озакка сузмыйча, улы Мортаза белән янә килеп чыгарга булды. Яшьләр бер-берсе белән танышкач, шәт ошашып та куярлар дип фикерләделәр. Хәмзә өчен иң әһәмиятлесе, иң кызыкканы булачак кияве белән бергә үз малларын төяп шул кыргыз якларына кәрван йөрү иде. Монда кысылып сәүдә итүгә караганда андагы сату-алу бик өметле, кызыктыргыч булып тоелды Хәмзәгә. Бу аның хыялы иде.
Сүзләрен сөйләшеп, уртак тел табып, сүз куешып, ике булачак кода бик жылы аерылыштылар.
Бу көннәрдән соң елга якын вакыт узды. Шул вакыт эчендә Заһидәгә әллә нәрсә булды да куйды. Ул уйчанланды, беркем белән сөйләшмәс булды. Алмачуарына атланып иртәдән кичкә кадәр берүзе югалып йөри торган көннәре дә булгалады. Җилбәзәк чагында тыярга кирәген белсә дә, үз күзе алдында тота алмады аны Хәмзә морза Чираттагы алыш- биреш эшләре белән һаман базардан базарга йөрүендә булды.
Әйләнеп караса, Хәмзә дилбегәне ычкындыруга да күп калмаганын аңлады. Кеше арасында сүз чыккач кына. Турыдан-туры әйтмәсәләр дә, үзенең хезмәтчесе Фәсхетдин белән еш очрашуларын, бакча башындагы инеш буенда сәгатьләр буе сөйләшеп-көлешеп утыруларын, вакыт-вакыт атка атланып урманга чыгып йөрүләрен җиткерделәр. Хәер, иптәш булсын өчен Фәсхетдингә кызын озатып йөрергә үзе кушты бит
Хурлыкка калуын еракмыни болай була калса? Бердәнбер кызын үзенең атларын караучы малайга бирер өчен үстермәде ич ул!
Яшьтәшләре һәм аннан күп кечерәкләр иртә таңнан кичке караңгыга кадәр билләрен турайтмыйча һаман эштә булганда, Заһидә кызу урак өстендә дә иген кырларын атка атланып кына әйләнә бит. Шулай кадерләп үстергән кызын йолкыш Фәсхетдин белән бәйләнсен әле!
Шундый күңелсез уйлар уйлый-уйлый, Хәмзә Шомгаты базарына барып керде Гадәтенчә, үзенең кибетенә сугылды Ләкин кибет эчтән ябык иде Якынрак килеп ишек аркылы колагын куеп тыңласа, анда кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышларын ишетте.
— Фәсхи! — диде Хәмзәгә таныш тавыш. — Син хәзер егет кеше һәр алымыңны уйлап атларга вакыт.
— Габделхәй абзый, нишлим сон инде9 Яратам бит мин ул кызны, — диде икенче тавыш. Монысы Фәсхетдин тавышы иде —Ул да мина кырын карамый...
— Син беләсеңме, энекәш, үзеңне нинди хәлгә дучар итүеңне? Морза кызы лабаса ул. Кая сузыласын, балакаем9'
— Ник, ике күңел бер теләктә булганнарга бергә булу языкмыни9 Хәмзә морза артык түзә алмады, бар көченә ишекне дөбердәтергә тотынды
11
әсхетдин үсә төшкәч, Хәмзә бай аны бакчачылыктан алган иде — Малай, житәр сиңа бакча тирәсендә хөрәсәнләнеп ятарга! — дигән иде ул. — Күзгә күренә торган эшкә тотынырга вакыт Атыңны җик тә, олыс базарына, Габделхәй абзана алмалар төяп илт Аннары бөтен кибетләргә дә товар ташырсын.
Озакламый Фәсхине тагын бер якка — Ялчеккә җибәрә башлады Хәмзә морза. Беренче тапкырында, Тәтештән биш-алты олау белән алып кайткан кызыл малның ике олавын төятте дә, егетне ияртеп, үзе дә юлга чыкты
Иске Бола буена урнашкан Ялчек авылы гел чуашлардан гына тора икән Алар барып кергән йорт хужасы Миклуша дәдәй Хәмзәнен яхшы танышы булып чыкты.
— Әйдәңес, хуш киләсес, Кәмсә агай, рәхим итегес, — дип, капкасын каерып ачты хужа һәм атларны үзе җитәкләп кертте
— Ничек килеп чытарга пултын, Кәмсә агай, хәпәр дә итмәдең9 — арбадан төшкән Хәмзә белән ул ике куллап күреште Аннары үзләренчә кемгәдер берничә сүз әйтте.
Өйдән башына кызыл шакмаклы яулыгын кыеклап бәйләгән, коңгырт шакмаклы, берничә рәт бәби итәкле озын күлмәк кигән бер хатын йөгереп чыкты:
— Аванни! — дип исәнләште ул, җитезлек белән атларны тугарырга кереште Татар хатыннары кебек битен яшереп тормады Фәсхетдингә монда бар да ят, таныш түгел иде
Авыл урамнары, татар авыллары кебек яшел чирәмле, сиртмәле коелы булса да, йортларының тигезрәк утырулары белән аерылып торалар иде Ишек аллары бәләкәй, ләкин өсте туры әүеелек белән ябып куелган Урамда һәм бакча артындагы су буенда анда-монда таралып яткан пычраклыкта, тирестә эреле-ваклы дуңгызлар мыркылдаша иде.
Ж.ир идәнле өй эчендә дә татар өеннән аермалар бар иде мичләре башка төрлерәк итеп салынган, ишек катында бер яктан икенче якка сузылган зур сәндерә Өй эче ниндидер ят ис белән тулган Бу иснең тәмәкедән чыкканын Фәсхетдин Миклуша дәдәй төрепкәссн кабызгач кына аңлады
Чуашларнын киемнәре дә ят иде. Төрле төстәге шакмаклы киндер яулык, бәби итәкле күлмәк, бизәкле яки күп сандагы тәңкәләр тагылган күкрәкчәле алъяпкычларыннан тыш. һәрберсенең аякларында сарык
Ф
йоныннан юан итеп бәйләгән, өйдә дә тышта да киеп йөри торган озын оеклар. Алар ак, кара, сары, кызыл төсле божра-божра булып торалар. Хәтта чабаталары да урыс чабатасы булып, озын киндерәләрен сыйракларына тигез итеп әллә ничә кат чорнаганнар.
Хәмзә абзый белән Миклуша дәдәй каяндыр әйләнеп кайттылар Бергәләп арбадагы алып килгән малларны бушаттылар. Алар урынына әрҗә-әрҗә колмак, күн, каеш, тимер-томыр төяп куйдылар. Иртәгесен иртүк кайтыр юлга чыктылар.
Моннан сон Миклуша дәдәйләргә Фәсхетдин көз буе йөрде Ат дирбияләре илтте, аннан икмәк төяп кайта торган булды.
Ара-тирә, атасыннан калган йола буенча, Хәмзә морза Биеш урысларыннан яна тотылган балык та ала иде. Урыслар балыкны атасына бушлай ташып торсалар, улы сатып алырга мәжбүр иде инде.
Кышка исә Фәсхетдинне Хәмзә бай олыс кибетенә, Габделхәй абзасына ярдәмче итеп җибәрде. Анда ул базарны күзәтеп, нинди товар ни бәядә, кайсысы үтемлерәк булуын белеп торырга, Хәмзә байга хәбәр итеп, вакытында шуны базарга чыгару чараларын күрергә тиеш иде. Егеткә тырышып урыс телен өйрәнергә кирәк булды. Сатучы-асламчы булып йөргәндә үз товарын сатар өчен дә урыс теле кирәк иде.
Баштарак аны бу телгә абзасы Габделхәй өйрәтте. Аның белеме сайрак булса да, Фәсхетдин өчен ярап куйды. Тырышып өйрәнә торгач, үзе дә сизмәстән, кыска гына вакыт эчендә вата-җимерә урысча сөйләшә башлады. Сату әйберләренең бәяләрен яшьтән үк өйрәнү, хәтерендә калдыру мохтаҗлыгы, бәяләрне Хәмзә байга кайтып түкми-чәчми төгәл итеп әйтү зарурлыгы аның сәләтен шактый үстергән, хәтерен арттырган иде.
Урыслар белән тел арадашлыгы күп мөмкинлекләр ачты егеткә. Ул хәзер бу базарда гына түгел, башка якларда нинди малның, нинди товарның кайда ясалуын, кайдан нинди юллар белән кайтару мөмкинлекләрен өйрәнде.
Тик болар гына да аз иде әле. Аңа урысча укырга-язарга өйрәнү кирәк иде. Моны ничек өйрәнергә? Урыслардан таныш -белешләре дә бар инде хәзер югыйсә, тик алар арасында укый-яза белүчеләр юк иде
Шулай уйланып йөргәндә Фәсхетдингә бер кеше белән танышырга туры килде. Ул кеше Дмитрий булып чыкты
Табиб Дмитрийның олыска яңа гына килгән чагы икән. Ана хасталарны карау, аларны дәвалау өчен күп вакыт өйләренә барып йөрергә кирәк Шуңа күрә ул базарга ат алу нияте белән килеп чыккан иде Фәсхетдин аңа ат сайлап алырга булышты. Шунда алар танышып киттеләр. Дмитрий кирәк булган очракларда тирә-яктагы татар авылларына чыгып йөрергә дә теләге юк түгелен аңлатты. Болар тиз арада аралашып киттеләр һәм бер-берсенә сабак та бирә башладылар. Дмитрий бик теләп татарча өйрәнергә тотынды, ә Фәсхетдин ана өйрәткән татар сүзләрен урыс хәрефләре белән язарга кереште.
Бу ике яшь егетнен мәнфәгатьләре бердәй булганга, алар пуелатып өлгерделәр, бер-берсенә серләрен ачтылар. Дмитрий Богородское авылыннан икән. Табиблыкка укыганнан сон, үзе теләп ерак олыс авылына эшкә килгән. Телләрен белеп, татарларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнергә дә теләге бар икән үзенең.
Фәсхетдин исә үзе турында байтак мәгълүмат бирде. Тора-бара Заһидә турында да сөйләде.
Заһидә! Фәсхетдин кая барса да, нәрсә эшләсә дә, ни белән шөгыльләнсә дә, аны исеннән чыгармады. Заһидәнең сөйкемле йөзе, атлап йөрешләре, ияр өстендәге торышы күз алдында булды. Куллары, гәүдәсе хәрәкәтләнгән саен сизелер-сизелмәс чынлап куйган хаситә тәнкәләренен көмеш тавышы колагында әледән-әле яңгырагандай була иде Аюдан котылып, имән янында туктагач та аларнын бер-берсенә омтылулары, назланулары, кочаклашып, бик озак аерыла алмыйча иркәләнүдән тынычлык, юаныч табулары, шул ук вакытта әллә кайчаннан
бирле йөрәкләрендә яшеренеп килгән мәхәббәтләренең ирексездән тышка бәреп чыгуы аерым бер рәхәтлек биргән иде Шул турыда уйлаган саен егетнең күңелен ләззәт, шатлык биләп ала иде.
Хәбәрләре белән Хәмзә бай янына кайткан саен Фәсхетдин Заһидәсе белән очрашу әмәлен эзләде, әмма очрашу күп вакытта тәтеми иде шул. Очрашкан чакта да бер-ике сүз алышудан, күзгә-күз карашып бер-беренне аңлашудан артмады.
Җитмәсә, соңгы вакытта егет Заһидәгә кагылышлы яман имеш-мимеш хәбәр ишетте Узган көз килгән Ырынбур сәүдәгәре кызны үзенсн улына алып китмәкче, янәсе. Бу җәйдә ул монда тагын килеп чыгасы, имеш Бу хәбәр Фәсхетдиннең йөрәген парә-парә китерде зиһенен чуалтты, кулыннан эшләре төште. Ул, төшенкелеккә бирелеп, үз-үзен кая куярга белми йөрде Сөеклесенә атап алган көмеш чулпыларын ничә кайтып та тапшыра атмавын бәхетсезлеккә юрады, шик өстенә шөбһә өйде, йөрәге телгәләнде
Әгәр кыз теге бай улына барырга риза булса9 Ырынбур бас малае каршында кем ул Фәсхетдин? Гади ат караучы малае. Ә теге зур сәүдәгәр малае Монда — гомер буе иртәдән кичкә хәтле билне турайта алмаслык эш. Анда — көн озын күңел ачу, сәхрәдә-сәйранда йөрү, башкаларны эшләтү. Монда — бәләкәй генә жир идәнле өйдә көне-төне төннекле мич тирәсендә кайнашу. Анда — башкалар әзерләп биргән күңелең теләгән аш-суны ашау, хакимлек итү. Монда.. Уф.
Аптырагач. Фәсхи иртүк дусты Дмитрий янына китте Бик төшенке кыяфәтен күрү белән Дмитрий дустының хәленә кереште. Гадәтенчә ачык чырай белән:
— Нәстә, дус, сөткә төшкян тычкан кибик настроение начар9 — дип каршылады
Фәсхи хәлне сөйләп биргәч, үзенен шиген дә әйткәч, Дмитрий уйга калды.
— Да, брат, синен хален серьезный, — дип кенә куйды
Берникадәр уйлап утыргач, үзен кая куярга белми торган Фәсхигә карап торды да сайлап кына сүзен дәвам итте:
Сезнең, татарларның, ничик але, умыкать девушку э.э
— Кыз урлаумы? Аны ябыштырып алу, диләр
— Во-во' Урлау. Син аны урлап кит Ул согласна булса, урлап кит
— Урлап9 Кая алып китим мин аны урлап9
— Биздә венчание булгач, ну, церковта жениха и невесту поп венчает, а татарда?
— Ә-ә, никах. Мулла никах укый Шуннан сон алар ир белән хатын була.
Фәсхи җанлануыннан үзенсн татарча сөйләшә башлавын абайламады
— Алар никахтан соң ир белән хатын булалар. Аннары аларны беркем дә асра алмый. Шулаймы9
— Точно, Пасхи дус, шулай ит! Озак сузма. А куда алып китәсснне уйла. Мин пока мулланы белмим, извини
Эченә жылы кергән Фәсхи ашыгып кибеткә Габделхәй абзасы янына китте. Тегесе кибетне ачкан гына иде әле. Дмитрийгә сөйләп биргән кебек, егет абзасына да үзенсн кайгысын бәян ипс. Киңәш сорады.
Бу көтелмәгән хәлдән Габделхәйнең бермәл теле тотлыгып торды Аннары барып кибет ишеген эчтән бикләп куйды
— И-и, бала, бала! Мин сине акыллы, төпле егет булып җитлегеп киләсең дип куанып йөрим тагын. Ә син чеп-чи юләр икәнсең!
— Ник алай дисен, абзый9
— Фәсхи! Син хәзер егет кеше, һәр адымыңны уйлап атларга вакыт ,
— Габделхәй абзый, нишлим сон инде, яратам бит мин ул кызны Ул да миңа кырын карамый...
— Син беләсеңме, энекәш, үзеңне нинди хәлгә дучар итүеңне0 Морза кызы лабаса ул! Кая сузыласын, балакаем9
— Ник, ике күңел бер теләктә булганнарга бергә булу языкмыни?
Шул мизгелдә кибет ишеген тышкы яктан каты итеп дөбердәткән тавыш ишетелде Сөйләшүчеләр тынып калдылар. Ишекне бертуктаусыз дөбердәтәләр иде. Кычкырган тавыш та ишетелде
— Бу Хәмзә абзый үзе, бетте баш... — дип пышылдады Габделхәй һәм ишекне ачарга ашыкты.
Керә-керүгә үк Хәмзә коточкыч күзләре белән Фәсхетдинне эзләп тапты һәм камчысын биленнән тартып алды.
— Яратасыңмы, йолкыш, яратасыңмы? — ул егетне камчысы белән яра башлады. — Ә менә моны яратасыңмы? Мә, яратсаң, мә, мә!
Габделхәй арттан аны килеп тотмаса, Хәмзә күпме селтәнгән булыр иде, билгесез, тик камчысыз калгач та ул, еш-еш сулый-сулый, егетне сүгүен дәвам игге:
— Син эт җанны күпме кеше итәргә тырыштым мин, хәерче! Сиңа минем малым кирәк булдымы, йолкыш, эттән туган нәрсә! Эшләмичә баерга идеме исәбен, хәсис?
— Хәмзә абзый, тукта әле, сабыр ит азрак. Кызма әле ул кадәр. Тынычлан, — дип Габделхәй аны туктатмакчы булды. Тик аның сүзләре Хәмзәне кыздырды гына.
— Әллә кызымны азындырып та өлгердеңме, кабәхәт! Мин сине хәзер зинданга яптырам, себергә җибәрәм Атаң-әнкәнне авылдан сөрәм. Сасы исегез дә калмасын кызым тирәсендә.
Габделхәй аны көч-хәл белән тынычландыра алды. Бер сүз әйтмичә, нәфрәтле күзләре белән курыкмыйча басып торучы Фәсхигә моннан чыгып торырга кушты. Тегесе урыныннан кузгалмады.
Азрак басыла төшкәч, Хәмзә бай Габделхәйгә дә берничә тозлы- борычлы сүз әйтте:
— Син монда кибет түгел, бүре оясы тотасың икән әле. Сиңа да җитешермен. Ишек аркылы бөтен сүзегезне ишетеп тордым мин. Кара син аны, “яратам”, имеш. Шушы сәгатьтән минем күземә күренәсе булма, ахмак малай' Авылда да күрмим үзеңне Юкса мин сине солдатка озатачакмын Заһидә турында уйлавыңны да оныт Кара син аны, кызымны аздырып минем малга хуҗа буласы килгән, эт коерыгы! Бар, хәзер үк ычкын минем кибетемнән! Мин сине җир тишегеннән эзләп табачакмын. Хәмзә морза диләр мине!
Ниһаять, Фәсхетдин урыныннан кузгалды. Ишек төбенә җитәрәк, ул борылып болай диде:
— Мин китәм, Хәмзә абзый, синең кибетеңнән башка да дөнья бетмәгән. Миңа биргән сабакларың өчен рәхмәт. Элеккесе өчен дә, бүгенгесе өчен дә. Насыйп булса, без очрашырбыз әле. Монда Габделхәй абзыйның да, әткәй белән әнкәйнең дә гаепләре юк. Алар гомерләре буена сиңа бил бөктеләр. Миңа синең малың кирәкми, тик минем күңелемә дә, Заһидә күңеленә дә син хуҗа түгел, була да алмассың.
12
закламый Хәмзә бай Канзафардан хәбәр алды. Ул монда бизмән — октябрь аенда килеп җитәргә чамалавын әйткән. Улы Мортаза да аның белән чыгачагын, туп-туры Хәмзә базгнын үзенә тукталырга уйлавын да әйтеп жибәргән.
Хәмзә бай олы кунакны каршылау өчен хәстәрлекләр күрә башлады. Иң элек: “Кунакны ни белән гаҗәпләндерим икән9” —дип уйлады ул. Капыл гына берәр нәрсә уйлап тапмыйча изаланды. Канзафар башкорт арасында яши. Анда мал-туар, бездәге шикелле түгел, көтү-көтү булып утлап йөри, диләр. Чиксез далаларда үзенең генә ничә көтү кымыз бияләре бардыр. Аларда ат яки сарык көтүен бер-берсенә бүләк итү дә берни тормый торгандыр. Дәвәләр дә йөри икән анда. Казакъ җирләре белән
О
янәшә, ^еРничә көнлек кенә юл икән аралары. Аларчарак игеп, ярыйсы гына бишбармак пешерүчеләр дә юк бит безнен хатын-кыз арасында. Ярый, аш-суны үзебезчә, мөселманнарча пешерерләр. Моңа безнен хатыннар оста. Әмма ни белән шаккаттыр ып була сон кунакны9 Алма-чияне, җиләк-җимешне ул узган килүендә үк татып карады инде Бернинди юньле-башлы фикердә Туктала алмады бай Ахырдан: “Ходай ничек тәкъдир иткән булса, шулай булыр , дип, башка вак-төяк хәстәрләрен барларга кереште
Кече атна көнне иртүк Хәмзә морза авыл мулласы Кәлимулланы чакыртты Кәлимулла мулла, яшь булса да, авылла галим мулла абруен казанып өлгергән кеше иде шще Ул үзе күп сөйләшмәс, дингә мөкиббән, кешеләргә кинәшен кызганмас бер кеше иде. Анын авыл халкы яраткан тагын бер гадәте бар —ул беркайчан да кыңгырлыкны сөймәс, кешегә, кем булуына карамастан, үз фикерен турыдан-туры әйтеп бирә торган иде
Кәлимулла мулла Хәмзә бай өенә озакламый килеп тә җитте. Дога кылынганнан сон, чәй янында әнгәмә баптланды-
— Хәзрәт, минем синең белән кинәш итәсем килә Аллаһы тәгалә язса, озакламый безгә Урал якларыннан кунаклар килер Ул минем яхшы танышым, Канзафар атлы Ырынбур сәүдәгәре булыр Ишеткәнсеңдер дип беләм, моннан бер ел элек ул монда бер-ике кичкә генә кереп тә чыккан иде. Хәзер, Алла теләсә, ул үзенең житкән улы Мортаза белән килер
— Хәтеремдә, Хәмзә абзый. Аны укымышлы кеше дип әйткәннәр иде.
— Менә-менә! — дип дәвам итте Хәмзә, гүя үзе турында җылы сүз ишеткән сыман. — Хуш, андый кешене әйбәт итеп каршылау да ләзымдыр Башкортлар арасында башкортлашып баручы бик бай сәүдәгәр булыр ул. Аның көтү-көтү кымыз бияләре бар Кымыз ясап, ерак-ерак җирләргә озата торган юллары бар. Тулаем әйткәндә, Канзафар бай бик дәрәҗәле кеше. Үз форсатын кулдан ычкындырмас. Шуңа күрә бу зур кунакны үзенә тиң дәрәҗәдә каршы алырга кирәк.
— Улы Мортаза белән килүенен берәр мәгънәсе бармы әллә?
— Дөрес, очраклы хәл түгелдер Кызым Заһидәне улына яучыларга теләге бар сыман Мин моны әлегә сиңа гына сер итеп әйтүем, хәзрәт Башка кешегә җиткерә күрмә берүк. Аларны ничек каршыларга, нинди сый- хөрмәт белән сыйларга, җыелачак мәжлесләргә кемнәрне чакырырга кирәк — шулар турында синен белән киңәшәсем килгәнгә чакырдым сине, хәзрәт
Хәмзә байнын үзе белән мондый рәвештә кинәш тотуы беренче тапкыр булганга, Кәлимулла мулла бермәлгә аптырашта калды Ләкин үзенен гаҗәпләнүен сиздермәскә булды:
— Хәмзә абзый, кызыңны ярәшү турында мина гына әйтүен дип хаталанасын Имеш-мимеш хәбәр каян чыкканын мин белмим, әлбәттә, ләкин бу хәбәрне мин ишеткән идем инде. Кунакны каршы алу. кемнәрне чакыру турында киңәш соравына рәхмәт анысы. Тик сиңа, мөхтәрәм кешегә болар турында кинәш бирү артыктыр
— Имеш-мимеш, дисеңме9 Мин бит бу турыда җәмәгатемә дә әйткәнем юк. Каян белсеннәр9
— Халык зирәк бит ул, Хәмзә абзый Ул сүз кунагын килеп китүгә үк халык арасына таралган иде инде. Ана гына кәефең китмәсен. Ярый, хуш, Хәмзә абзый, болай булса, бик җаваплы эшкә. Аллаһы тәбарәкә вә тәгаләнең бик мәслихәт эшенә сарыф ителергә торасыз икән Ходай үзе җүн бирсен
— Шулай да никах укуны сина тапшырырга ният
— Никах уку бик җаваплы йола ул. Морза кадәр морза кызына никах уку минем кебек гади мулла эше түгелдер, ә дәрәҗәле, тирә-якта абруйлы, шөһрәт казанган мөхтәрәм берәр хәзрәт укыса, кулайрак булыр иде’ _ Хәмзә абзый, ачуланма Тирә-якта үзем белгән муллалардан Сафи хәзрәттән гайре мәгкуль булырдай кешене белмим
— Хәзрәт, алайса, синен тәкъдимен белән килешермендер
— Хәмзә абзый, турысын әйткәндә, синен кызын Заһидә зиһенле кыз. Сылу да. Тик анын холкы үзенчәлекле Ул булачак киявен ошатырмы9
Аннан ары, туган якларын ташлап китәргә, башкорт далаларында яшәргә күнәрме? Бу турыда үзе белән аталарча алдан сөйләшеп куярга уйламыйсынмы?
— Кыз бала атасының сүзеннән чыгарга тиеш түгел. Мин ни әйтсәм, шул булыр. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтне бозып, аның белән вакытыннан алда сүз катуның кирәге юк, — дип кырт кисте Хәмзә.
Алар икесе ике фикердә хушлаштылар. Хәмзә мулладан риза булмады. Тик ул үзенен тел төбен — кызы аша Ырынбур якларына үзенең дә барып урнашу, анда казакъ, ә бәлки Урта Азия белән дә киң сәүдә җәелдереп жибәрү хыялын ачып салмады.
Ә хәзрәт исә бу шикле никах уку вазифасын үз өстеннән төшерә алуына шатланды.
13
иһаять, көтелгән көн килеп җитте. Кунаклар Тәтештән пар атларда кичкырын килеп төштеләр. Җинел арбада килгән бу кадерле кунакларны каршыларга Хәмзә бай үзе чыкты. Алар олылап бер- берсе белән күрешкәч, юынып, икенде намазы укыдылар. Ул арада табын өлгерде. Беренче сүз башы, әлбәттә, хәл-әхвәл сорашу, ничек килеп җитү турында булды Юлчылар йончыган булганга күрә, сөйләшү’ өстән-өстән генә иде. Хәмзә Мортазаның басынкы буйлы, киң җилкәле, җәенке борынлы яшь егет булуын гына күрде, артыгын төпченеп, сораштырып тормады.
Иртәгесен кунаклар йокыдан ял итеп, көр күңел белән шактый соң тордылар. Алар килү хөрмәтенә буласы аш мәждесе өйлә чагына билгеләнгәнгә күрә, иртәнге чәйдән соңгы вакытны Хәмзәнең хуҗалыгы белән танышып йөрделәр. Хуҗалыкның күрке бакча иде, билгеле. Инешне, аннан ары урманны күзәттеләр. Бу якларга беренче тапкыр килеп чыккан Мортаза өчен болар бар да ят, кызык иде. Ул барыннан да бшрәк урманга сокланды.
— Алаен куркыс урман, гуй, — дип куйды.
— Урман белән танышырга өлгерерсең, улым, әлегә бу тирәне ныклабрак күзәт. Әнә, алма, чия агачлары нинди хозур, — дип, атасы аның күңелен башкага юнәлтте.
Бакча үзенең көзге бизәкләренә төренгән чак. Коры, сүлпән кояшлы әбиләр чуагы вакыты иде бу көннәр. Яфракларда күңелне рәхәтләндереп, күзгә ял бирә торган яшеллек беткән, алар авыраеп, калынаеп калган сыман. Өске яклары кызгылт көрән төскә кергән. Саргайганнары, киресенчә, юкарып, җиңеләеп киткәннәр. Әз генә җил истеме, яфраклар менә-менә очып китәргә әзер булып, лепердәп торалар Нәүбәте җиткәч, туган ботактан мәңгегә аерылып, кайсы тыныч кына, кайсы бер аска төшеп, бер өскә күтәрелеп очып китәләр, ә кайсылары бөтерчектәй бөтерелә-бөтерелә очарга мәҗбүрләр иде.
Алмагачларның кайберләрендә өлгергән алмалар кызарып торалар иде.
Кунаклар, шул алмалардан авыз итә-итә, алмагач төпләрен йомшартып йөрүче бер малай янына тукталдылар. Ул Фәсхетдин урынына калган бакча караучы малай иде.
— Нәмәгә чоку кәрәк уны? — дип сорады Мортаза.
Бу татарча да түгел, ләкин аңлаешлы сүзләр малайга кызык булды, ахрысы, ул көлеп җибәрде. Хәмзә исә җитди генә җавап бирде:
— Көзен алмагачларга мул итеп су сибәргә кирәк. Тамырларына дым яхшы үтсен өчен тирәли казып чыгарга кирәк. Малай, син карабрак казы, тамырларына зыян китермә.
— Йир чокырга ярамый, гөнаһ ула, — диде Мортаза моңа каршы.
Малай бу егетнең сөйләменә һәм сүзләренен мәгънәсенә гаҗәпләнүдән авызын ачкан килеш басып торуында иде
Н
Бүген казып бетер, иртәгә су ташып сибәрсең, — диде Хәмзә баи.
— Казакъ якларында җиргә көрәк тыгу чыннан да хәрам шөгыльгә санала, — дип аңлатты Канзафар
Аш мәжлесенә кунаклар жыелып беткәч, Кәлимулла мулла коръән укыганнан сон, табынга зур агач аштабагы белән итле токмач чыкты. Билгеле инде, сүз кунакка бирелде. Ал арның ерак жирдән ничек, нинди юллар белән килүләре турында сорашудан башланды
— Безнең торган жирдән ерак түгел Хәнифә юлы уза, — дип сүзен башлады Канзафар, — бөтен тирә-якга безнең сәфәр шул юллан башлана
— Хәнифә атлы авылмы ул?
Юк. Аның риваяте болан Башкортларның кыргыз-кайсаклар. ягъни казакълар белән элемтәләре борын -борыннан килгән. Бер-берсенә кунакка йөргәннәр, кызларын ярәшкәннәр, улларын башлы-күзле иткәннәр Кайвакыт сугыш-талашсыз да булмаган, ләкин барыбер дуслык өстен чыккан.
Менә бервакыт Юлдыбай тирәсендә көн итүче башкорт старшинасы, үзенең кызын Актүбә тирәсендәге бер ыру башлыгы угылына ярәшә Бикәч кырында кияү икс елга хәтле кунак булу йоласы бар анда. Тик кияү җәйләвенә китәр чак кар эреп, ташу кузгалыр вакытка, хәмәл * аена туры килергә тиеш. Чөнки беренче бала атасы җәйләвендә туарга тиеш була. Башкортлар кияү белән Хәнифә атлы бу кызны зур кәрван белән озата баралар. Мондый юл өзек чакта, кәрванда күп санда атлар гына түгел, куй көтүләре дә булуын исәпкә алсан, юл хәтәр була, билгеле Ләкин үз далаларын яхшы белгән башкортлар аптырап калмыйлар, субүләр сыртларны үтә-үтә кәрванны даладан далага алып баралар Озак, ләкин бер шиксез туп-туры алга баралар алар Ике атналап баргач, бер жлрдә ялга туктыйлар. Шунда Хәнифәнен кызы туа. Балага Сара дип исем кушалар. Шуннан бирле бу субүләр юл Хәнифә юлы дип атала башлый. Бала туган жирдә Сара жәйләве нигезләнә
Канзафарнын сүзе озын, вакыйгаларга бай булды. Ул зур кәрван оештырып, дөяләр-атларга йөк төяп, куйлар куып, кәрванны саклар өчен апайлар яллап. Таналык елгасыннан Хәнифә юлы буйлап Ирекле. Актүбә- ләр аша Сакмарның куәтле агымлы сайлыкларын узып, Зилаир елгаларын кичеп, Собханголга килеп житүләрен, аннан инде кәрванны калдырып, малларны тапшырып, Өфегә, аннан Агыйдел, Чулман, Идел буйлап Тәтешкә килеп житүләрен тәфсилләп сөйләп бирде
Ул арада аштан соң каз итле тары бәлеше дә ашалды, ит белән бәрәңге дә чыгардылар.
— Бу нәмә бу? — дип әйтә куйды Мортаза. Ул кулына тавык йомыркасыннан кечерәк бер бөтен йомры бәрәңге тоткан иде. Канзафар да аның нәрсә икәнен белми икән. Табынында кунаклары искитәрлек ашамлык булуына гаять зур канәгатьлек белән Хәмзә бәрәңге турында горурланып берничә сүз әйтте
— Бәрәңге бу. Аны бездә утыртырга кушалар Күп кеше утыртып та карады, тик кайберләре агуланып үлгәнгә күрә, үстерергә курка башладылар
— Агулымыни ул?
— Түгел. Белмичә сабагында үсә торган алмасын ашаучылар булган.Алмасы агулы икән Ә бәрәңгесе жир астында үсә. тамырда Шалкан кебек Гәрәнкә кебек Бәрәңгене жир алмасы дип тә әйтәләр, — Хәмзә анын агулы түгел икәнен күрсәткәндәй, кулы белән бер бәрәңге кисәген алды да кабып җибәрде Аның артыннан башкалар да авыз иттеләр
— Үзе тәмле соң! — диештеләр Ерак кунаклар гына түгел, бәрәңгене беренче тапкыр татып караучы авылныкылар арасында да бар икән'
— Татлы тамыр, үстерергә кирәк моны, — диештеләр Бу Хәмзәнен күңеленә бигрәк тә хуш килде
— Язга бәрәнге сата калсаң, байтак табыш алып була лабаса'
Ашляр ашалып беткәч, чәй алдыңда әңгәмә тагын башкорт якларына әйләнеп кайтты.
•Хәмәл — март-апрель айлары
— Сезнен якларда татарны чукындыра башлаганнан бирле анда һаман татарлар күчеп килә торалар. Араларында гаделләре дә, хәерсезләре дә очрап тора, кайбер юлбуарлар таларга, көтүләргә баскын ясарга да күп алмас. Урманнар булмаса да, авыллар сирәк урнашканга күрә, андый гамәл күп очракларда җәзасыз да кала.
— Урманнар булмагач, ул далаларда йорт-җирләрне нәрсәдән салалар соң?
— Йортларның күбесе агачтан түгел, саман кирпечтән өелә, түшәме шул ук түбә була. Җәйпәк түшәм өстенә камыш көлтәләре тезәләр яки камыштан кибәк ясап, аны балчык измәсе белән катнаштырып сылыйлар. Табигатьнең холкы да анда үзенчәлекле. Әле сәвер* аенда да күлләрдә боз була, кистереп ява торган бураннар була. Аларнын берсе бишкунак бураны дип атала. Имеш, җылы кояшлы беркөнне биш гаилә, җиңел генә киенгән килеш, башка карьяга — авылга кунакка китәләр. Кире кайтканда котычкыч буран чыга. Алар барысы да катып үләләр. Шуннан бирле сәвер аенда була торган мондый буран бишкунак дип атала башлаган.
Ерак Уралдан ук килгән мондый кызыклы хәбәрләрне тыңлау авылда бикләнеп яткан кешеләр өчен күңелле яңалык булды.
Кунаклар таралышкач, Канзафар белән Хәмзә морза үзләре генә калдылар.
Канзафар кичекмәстән сәяхәтенең төп максатына керешәсе итте
— Хәмзә дус, үзегезнең хәл-әхвәлләрегезне сорашырга һаман форсат җитми. Кызыгызны да күрә алганым юк. Барысы да элеккечә исән- иминнәрдер бит?
— Ходайның рәхмәте белән бар да элеккечә, Аллага шөкер! Кызым да исән-сау.
— Ялгышмасам, теге юлы бакчагызда бер яшь егет эшләп йөргәнен күргән идем. Хәзер башка малай. Егетне бүтән эшкә куйгансың, ахрысы9
— Куйган идем. Аннан да алырга туры килде әле.
— Нишләп алай? Миңа калса, төпле егеткә охшаган кебек иде ул.
Хәмзә морза Канзафарның Фәсхетдин турында болай төпченеп сорашуыннан хафага төште. Фәсхи белән кызы Заһидә арасындагы мөгамәлә турында нәрсә булса да ишетеп өлгермәгәндер бит? Ә Канзафар исә төп мәсьәләгә күчәр алдыннан фикер туплау өчен генә шундый вак- төяк сорау биреп маташты.
— Иңде килеп, безнең былтыр булган сөйләшүләргә әйләнеп кайтыйкмы дигән идем, Хәмзә дус?
— Сөйләшик соң, мин каршы түгел, — дип җавап бирде Хәмзә. Аның бу төксерәк җавабында кызын яучылаучы кода алдында азрак ялындыру әсәрмәте бар иде, шул ук вакытта бу әңгәмәдән үзенең ни көткәнен сиздермәскә дә тырышуы иде анын.
— Угылым Мортазаны менә хәзер үзең дә күрдең, тап-таза яшь егет. Безнең сәүдә эшендә маһирлыгы да бар. Ходай насыйп итеп, синен ярдәмендә Ырынбур-казакъ якларына икмәк озату чараларын күрсәк, кем белә, Мортаза белән казакълар ягына барып кайтырга да туры килүе бар.
Канзафарның бу сүзләренә исе китеп, үзенен монда гына түгел, ә бөтен тирә-якка атаклы бай сәүдәгәр булу мөмкинлеге ачыласын аңлап тәэсирләнгән Хәмзә, башына киткәнсыман, сүзсез калды.
Форсаттан файдаланырга кирәген сизеп, Канзафар сүзен дәвам итте:
— Безнең якларда, ягъни Акъяр-башкорт карьял арында ансыз булмый торган йола буенча, калымы да мул булыр. Ә бирнәсен инде үзегез карарсыз. Әгәр кызыңны Мортазага бирергә ризалыгың бар икән, без сөйләшкән сүзләр рас булыр.
— Кызым минем сүземнән чыкмас анысы, — дип җавап бирде Хәмзә.
— Алай да кызш ң үзе белән сөйләшсәң, ышанычлырак булыр иде, бәлки?
Сәвер — май ае.
Бу сүзләр Хәмзәнсн мин-минлегенә кагылды булса кирәк, ул горур кыяфәт белән
— Мин атасы сүзеннән чыгардай бала тәрбияләмәдем, —диде
— Ихтыярың, Хәмзә дус
— Минем кызым, — Хәмзә кызыбрак китте, — шундый бала булыр — күзе күрмәс, колагы ишетмәс, теле сөйләшмәс булыр. Ул шундый килен булыр — аягы атламас, кулы сузылмас, күңеле бикле булыр.
Канзафар моның мәгънәсенә төшеним дип азапланырга талпынган арада, Хәмзә морза сүзләренең мәгънәсен ишекле-түрле йөри-йөри аңлатырга да кереште
— Күзе күрмәс дигәнем — үзенә кирәкмәгән, кагылышлы булмаган һичнәрсә күзенә чалынмас дигән сүз. Колагы ишетмәс — үзенә әйткән сүзне тыңлавыннан ары кирәкмәгән, гайбәт сүзләрне колагына алмас, аларга саңгырау булыр. Теле сөйләмәс — аннан гайбәт сүзләр чыкмас, ызгыш-талаш кебек гадәтне белмәс. Аягы атламас — тиешсез җирләргә аяк басуын да килештермәс. Кулы эшләмәс — хәрәмгә кулы сузылмас, хәләл булмаган малга орынмас Күңеле бикле — азгынлыкны имәс, үз хәләленнән гайре, кешегә дә, малга да нәфесе сузылмас...
14
әсхи, Хәмзә абзыйсы кибетеннән куып чыгаргач, нишләвен дә белмичә, урам буйлап каядыр атлады. Тирә-ягында ни барын абайламады, каршысына очраган кешеләрне күрмәде, барган юлының сикәлтәләрен сизмәде, тик аяклары гына, үзенә буйсынмастан, атладылар да атладылар. Абайламастан базар мәйданына килеп чыгып, андагы кешеләрнең һәрвакыттагыча гүләве колагына килеп кергәч кенә исенә килгәндәй булды.
Ярар, хуш, ул хәзер Хәмзә байның хезмәтчесе түгел. Ләкин яшәргә кирәк бит Ул үзенә шөгыль табар табуын, тик менә картайган әтисе белән әнкәсен дә Хәмзә бай куып җибәрсә, эш харап Шул фикер аның йөрәген әрнетеп куйды.
Бәлки, әле алай ук булмас та, Хәмзә бай ул сүзләрен ярсуы белән генә әйтеп салгандыр Әткән-әңкәнне авылдан сөрәм, дидеме9 Сөрүен сөрә алмас анысы, тик ү зенлә тотмас, эшләреннән КУЫП чыгарыр Жзггмәсә. үзләренең өйләре дә иске, сипләп куярга өлгерә алмады Фәсхи
Хәзер Заһидә белән кешечә никахлашып өйләнешү турында уйларга да калмады. Андый бәхет Фәсхине читләтеп үтәсе булган, ана тәтемәслек хыял гына булган икән Шундый төшенке уйлары белән ул бу олыста бердәнбер танышы, дусты дип әйтерлек Дмзприй торган йортка таба атлады Аның вакыты да юктыр инде, хәзер авырулар кабул итә торган чагы
Дмитрий йорты буенда шулай таптанып торганда капка ачылып китте һәм таныш атына утырган Дмитрий үзе килеп чыкты. Анын күрше авылга барырга чыгуы иде
— О-о, Пасхи, вижу, настроение тагын начар синен Айда, утыр, бирга барабыз, юлда поговорим, — дип, Дмитрий аны үзе белән алды
Юлда Фәсхи Хәмзә белән булган хәлне дустына вагына-төягенә кадәр сөйләп бирде Алар, татарчалы-урысчалы сөйләшсәләр дә. әйбәт аңлаштылар
— Значит, син, как его, кайнатаннын камчысын татыды н. ә кызын не поцеловал даже, — дип көлде Дмитрий. Аннары җитди генә дәвам итте — Карап торам. Пасхи, синен ярдам итарлек помощник калмаган Мин сиңа помогу
— Миңа хәзер беркем дә не поможет, — дип Фәсхи тирән көрсенеп куйды _ _
— Вот что. держи ГОЛОВУ выше Если Загида согласна, алып кит аны Никах укыгыз и аннары прямо ко мне Мин сизин в Богородское к моим родителям сам алып барам. Анда сия эш табарсын.
Ф
Шулай итеп, Дмитрий төшенкелеккә бирелгән Фәсхинең күңелендә өмет чаткылары кабызды һәм аны Морзаларга озатып жибәрде.
Авылга кайткач та нинди дә булса гамәлгә, Заһидә белән аралашырга жай таба алмый интекте Фәсхи. Егерме елга якын бирелеп хезмәт иткән әти-әнисен дә Хәмзә бай куып чыгарган икән. Хәзер күп еллар ташландык булып торган өйләрен, аның тирәсен рәтләргә, тәртипкә китерергә кирәк иде. Әтисе бөтенләй югалып калган, һичнәрсәгә кулы ятмаслык халәттә иде. Фәсхи ялгызы тирән уйга баткан килеш, иренен кысып кына өй тирәсендә аркылыны буйга салып йөргән булды.
Ниһаять, Заһидәне яучыларга кодалар килгән дигән хәбәр кызның үзенә дә барып ирешкән. Үткән елда бу Ырынбур сәүдәгәре аны улына кодаларга килгән икән дигән хәбәргә кыз артык илтифат итмәгән иде. Килсәләр ни, моннан алда да яучылар киләләр иде ич. Хәмзә бай һәрвакыт килүчеләрнең кем икәнен, кияү булачак кешенең кем, нинди булуын әйтеп бирә яки алар белән таныштыра, кызының ризалыгын сорый. Кыскасы, яучыларга җавапны Заһидәнең үзеннән әйттерә торган иде, ә кызнын җавабы бер генә булды: юк!
Бу кунаклар килгәнгә бер көн үтте, ике көн. Яучылар һаман аларда кунак булып яталар. Моның өстенә, әтисе әнкәсенә Заһидәгә күз-колак булырга, аны күздән ычкындырмаска кушкан. Туйга әзерләнергә боерган. Туй хәстәренә керешеп, тегене-моны әзерләргә әмер яудыра башлаган. Ә Заһидә белән үзе бернәрсә сөйләшми. Әнкәсенә дә өзеп сүз әйткәне юк Элек тә бернинди хокукы булмаган әнкәсе хәзер дә тәгаен белми иде әле. Белсә, әйтер иде. Заһидәнең күңелен ниндидер билгесезлек биләде.
Ярый әле, аның якты йолдызы, сихри рәхәт дөньяга әйди белүче Фәсхетдине бар. Менә ул килер дә Заһидәнең барлык шикләрен юкка чыгарыр.
Заһидә шундый ярым хәсрәтле, ярым хыялый халәтендә уйланып утырган чакта аның янына күрше кызы Фәридә килеп керде. Ул шаян күңелле, авырлыкларга баш бирмәүчән зат буларак, башкаларга да төшенкелеккә ирек бирмәскә сәләтле кыз иде.
— Ай Аллам, нигә бик моңсу күренәсең, Заһидә апа? — дип тезеп китте ул килеп керү белән. — Әллә кияүгә китү дөньядан аерылу дип беләсеңме ул кадәр?
— Әллә ни булды миңа, Фәридә, һаман эчем поша, күнелем урынында түгел, — дип зарланды Заһидә.
— Әй, апакаем, булыр да. Күңелең сизәдер. Ник дисәң, атаң Фәсхетдин абыйны камчы белән ярган, эшеннән куып чыгарган икән бит.
— Ничек? — дип коелып төште Заһидә.
— Шулай менә. Шомгатыга баргач, Фәсхетдиннең бер урыс духтыры белән дуслашып йөрүен белгән. Мин каферләрне эштә тотмыйм, дип, камчы белән ярган да эшеннән куып чыгарган.
— Йа хода! Фәсхетдин хәзер кайда?
— Әллә син абайламыйча калдыңмы, ахирәт? Шомгатыдан кайту белән Фәсхетдиннең әти-әнисен дә куып чыгарды ич әткәң!
— Фәсхетдин кайда хәзер? — дип кабатлады Заһидә, төсе үзгәрүен сизмичә.
— Кайда булсын, авылга кайтты. Хәмзә абзый аны солдатка җибәрәм, дип тә әйтә икән.
— Әй, Фәридә, белсән икән, нинди хәсрәтле хәбәр әйтүеңне! Малакачым, үтә минем бер гозеремне: күрештер мине Фәсхетдин белән!
Фәридә хатын-кызда булган хәйләлеген җигеп, төшенкелеккә бирелгән Заһидәне тынычландырырга тырышты, ничек тә Фәсхетдин белән сөйләшергә, күрше апасының теләген Фәсхетдингә җиткерергә булды.
Әлегә кадәр үз теләгенә ирешми калмаган Заһидә:
— Йа хода! Мине атам күрәләтә торып әллә кая, күз күрмәгән, колак ишетмәгән башкорт далаларына җибәрергә исәп тота икән ич! Туган йортымнан, таныш иген басуларыннан, яраткан урманымнан аерып,
очы-кырые күренмәгән япанга, күз әйләнмәс далаларга чыгарып җибәрмәкче Иа, раббем, синен каршында нинди гөнаһларым бар сон минем'’ Бу бәладән котылу юлын күрсәт мина, — дип ялварды ул
Аннан ары, азрак тынычлана төшкәч, үз башына төшәчәк бу афәттән котылу юлларын эзләп уйланды Ана ин әүвәл, билгеле. Фәсхетдин белән очрашырга, аның белән киңәшергә кирәк иде. Кыз бала үзе генә ни эшли ала сон? Кыз бала ул, нинди генә чая булмасын, читлектәге кош Анын ата-ана сүзеннән, теләгеннән, әмереннән читкә тайпылырга хакы юк Татар хатыннарының язмышы шулай, күрәсең. Әнә бит, Я куб абыйсының хатыны Нажия җиңгәсе дә көне-төне терлек-туар арасыннан, сыерлар корсагы астыннан чыкканы юк, һаман сыер җилененә ябышып яшәгән көне. Ярый әле, бердәнбер кыз буларак, Заһидәне мондый кара эшләргә жәлеп итмәделәр Теләсә — булыппы, теләмәсә — үз җаен карый бирде. Әгәр башкорт далаларына барып чыгарга мәжбүр итсәләр, гомерендә үз кулың белән күрмәгән шөгыльгә — бия саварга, аннан кымыз ясарга кушсалар, нишләрсең? Атка атланып йөрү генә кызык Аларны карый башласан, йа раббем, үзең сакла!
Шулай үз-үзенә бикләнеп уйлана торгач, кул кушырып утырудан эш чыкмас, берәр нәрсә кылырга, җөрьәт итәргә кирәк .тигән нәтиҗәгә килде
Мунча ягу мәшәкатьләре һәрвакыт Наҗия җиңгәсенә төшә торган иде Заһидә үзе теләгән чакларда гына ана ярдәм игкәли иде Наҗия җиңгәсенең чирләп торуыннан файдаланып, бүген мунча өлгертүнең бөтен мәшәкатен ул үз өстенә алды Тергезеп җибәргәч тә. ташлар тирәсенә тезелгән иске казанга, чүлмәкләргә су ташыды Төтенгә буыла-буыла суны бушата, утын өсти һәм тагын суга йөгерә торды Юыныр өчен бакча артындагы инештән су ташыганда ул кемне дә булса очратуга өмет итмәде, һаман эшендә булды. Менә хәтсез вакыттан сон ишек алдында кешнәүче Алмачуарның тавышын ишетте. Аны кем алып чыккан икән, дип караса, чит бер егет атланганга риза булмыйча, атының чыгымлавын күрде Абыйсы Якуб та үз атына атланып тора икән. Ат өстендә Урал ягы кунагы Мортаза үзе иде Болай да бу егеткә дошманлык хисе белән янып йөрүче кыз үзенең Алмачуарына атлануын да күргәч, бөтенләй чыгырыннан чыкты. Ул тиз генә атының тезгененнән барып тотты:
— Төш минем атымнан! Минем ризалыктан башка атланырга хакын юк.
Хуҗасын күрү белән Алмачуар әкрен генә кешнәп куйды
— Был һылыу минем бисәм буласакмы9 — дип сорады Мортаза Заһидәнең абыйсы Якубтан. Алар каядыр барырга җыенганга охшаган иде
Якуб:
— Сенлем, син ачуланма. Бу — әткәй әмере. "Заһидәнен Алмачуарын буйсындыра алсан, кызымны да ияләштерә алырсың”, — диде Шуңа күрә Мортаза атыңа атланды, — дип. сенлесен тынычландырырга тырышты
Заһидә Алмачуары өстендәге егеткә җирәнеп карады да кинәт кычкырып җибәрде
— Алмачуар, һоп-һоп?
Мортаза кинәт кушаяклап сикергән ат өстеннән анын арт саны аша җиргә мәтәлеп төште. Кыз аны мыскыллап кычкырып көлде дә. атын иркәли-иркәли, аранына алып кереп китте. Теге кысык күзле, җәйпәк борынлы егеткә атларының берсенә атланудан гайре чара калмады Алар чыгып киткәнче Заһидә Алмачуары белән булашты
Заһидә, бераз тынычлангач, чишмә суына бар\ сылтавы белән Фәридәне дә ияртте Ике кыз парлашып, көянтә-чиләкләрен күгәреп, иркенләп сөйләшә-сөйләшә бардылар. Фәридә Фәсхетдин белән сөйләшеп өлгергән икән инде Көтү кергән арада Фәсхинең Заһидәне чишмә буенда көтәчәген әйтте
Заһидә, мунчасы өлгергәч тә, нәрсәгәдер вакытын сузды, уйланды, бар эшне дә юк итеп, мунча тирәсендә кайнашты Ниһаять, өйгә кичке чәйгә дип. янә чишмәгә суга кузгалды. Алар янә Фәридә белән кит
теләр. Көтү кергән арада чишмәгә суга баручылар аз булганга күрә, бу вакыт алар өчен иң кулай чак иде.
Фәсхи чишмә буенда ботакларын суга игән шомырт куагы төбендә Заһидәне көтеп утыра иде инде.
Заһидә — бай кызы. Борынгы ак сөяк морза нәселеннән. Хәмзәнең сәүдәгәрлеге дә үзенең җирләреннән җыеп алган икмәк сатудан башланган кәсеп. Анын ата-бабалары кайдадыр Чулман буйларында зур җәйләүләр тоткан кешеләр булганын да ишеткәне бар иде Фәсхетдиннең. Дөрес булса, тамырлары Туктамыш ханга барып тоташа, имеш. Заһидә әнә шундый затлы нәселдән. Ә Фәсхи аңа бөтен дөньясын онытып гашыйк булды. Хәзер ал арны ни көтә9 Әгәр Заһидә саубуллашу-хушлашу өчен генә чакырган булса? Әллә дә балачак дусты, бергә уйнап үскән малай белән, ә бәлки үзенең балачагы, үсмер чагы белән саубуллашуыдыр?... Кем белә, ә бәлки алай да түгелдер...
Фәсхинең өмет чаткылары бер сүнеп, бер кабынып торган арада Заһидә күренде Ул килеп җитү белән, теге чакта аюдан котылгач сарылган кебек, Фәсхинең күкрәгенә капланды, тавышсыз гына елый башлады. Вакыт-вакыт сулкылдап куйды.
Егетнең шикләнүләре шунда ук юкка чыкты. Ул сөеклесенең аркасыннан, чәч толымнарыннан сыйпады. Ләкин иркәләнешеп торырга урыны да, вакыты да ул түгел иде. Чиләкләрен чыңгылдатып, аска таба Фәридә төшеп килә иде. Бу — суга килүчеләр булуын, очрашуны өзәргә кирәклеген аңлату булды.
— Инеш артындагы имән буенда көт мине. Озак чыкмый торсам да, көт. Ничек тә чыгарга тырышырмын, — дип пышылдады Заһидә һәм чишмәдән су тутырырга иелде.
15
араңгы төшүгә Фәсхи сөшчәшенгән имән янында тора иде инде Озак көтте ул Заһидәсен, бөтен сабырлыгын җыеп көтте. Вакыт исәбен дә белмәде, күпме торганын да чамаламаслык хәлгә килде
Заһидә инеш аша түгел, ә урман ягыннан килеп чыкты. Жинел генә Фәсхигә кагылды да:
— Әйдә, киттек! — диде.
Аптырап калган Фәсхи аның ниятен аңламады:
- Кая?
— Әйдә, калганын аннары сөйләшербез! — дип пышылда,™ кыз, каршы дәшәргә урын калдырмыйча. Фәсхине җитәкләгән килеш җитез адымнар белән урманга кереп китте. Алар озакламый бер аланга килеп чыктылар. Анда агачка бәйләнгән иярле ике ат тора иде. Хуҗасын сизеп, Алмачуар әкрен генә кешнәп куйды. Артык тавыш чыгарырга ярамаганны гүя ул да анлый иде.
— Йә, хәзер әйт, кая юл тотабыз?
— Моннан тизрәк китәргә кирәк безгә. Аннан соң — никах, никахтан соң безне беркем дә аерып ала алмас!
Заһидәнең ниятен аңлап алган Фәсхи, тәвәкәлләп:
— Ялчеккә, Миклуша дәдәйгә барабыз, — диде. — Анда безне эзләргә берсенен дә уена кермәс. Ялчектән ерак түгел Батыр авылы бар. Аның мулласы безгә никах укыса, без гомергә бергә булырбыз, җанашым!
— Бисмиллаһир-рахман ир-рахим, хәерле сәгатьтә, ярабби! — дип, алар атларына атландылар да алга омтылдылар.
Авылдан ераклашкач та атларын кудылар да кудылар. Таң беленә башлагач кына бер уйсулыкта хәл алырга тукталдылар. Вакытында каты һәм кискен була белгән Заһидә хәзер җебеп төште. Фәсхинең күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Кызны назлап-иркәләп тә туктатырлык түгел иде. Ниһаять, үткән берничә көн арада үз башыннан кичергәннәрен
К
күз яше аша чыгарып бераз жинеләйгәч. Фәсхигә бапткорт киявен күрүен, аны Алмачуары өстеннән егып төшерүен сөйләп алты Атларнын берсе алар аты икәнен дә әйтте
— Якыным минем, канатым — дип, Фәсхи Заһидәсен иркәләде, — Батыр авылы мулласыннан никах укыту белән Идел буена, минем дустым Дмитрийнең әти-әнисе авылына китәрбез. Алар безне сыендырырлар Дмитрий шулай дигән иде.
Заһидә ризалыгын белдереп башын гына какты.
— Матурым, мин сина күптән инде чулпылар алган идем Һаман сина бүләк итә алмый йөрдем Очраша алмавыбызга да күп вакыт узды бит инде Кил әле, кадерлем, үремнәренә үзем тагыйм әле
Шулай бер-берсен назлап, алар байтак вакыт кинәнделәр, ял иттеләр Атлары да утлап, ял итеп алгач, тагын юлга кузгалырга булдылар Якты төшеп житкәнче, көтү куганчы барып житәргә кирәк иде Ялчеккә
Миклуша дәдәй, алар килеп кергәнгә аптырап калса да, үзен тиз кулга алды:
— Аванни! — дип сәламләде. Тиз генә ашарга-эчәргә әзерләтге. Яшьләрнең йончыганын күреп, аннан-моннан гына сорашкандай итеп утырды Батыр авылына юл тотуларын төшенде Бу яшьләрнен. качып китеп, никах укытасылары килүен аңлау алай катлаулы нәрсә түгел иде Миклуша хатынына чуашчалап берничә сүз әйтте
— Болар тикмәгә генә йөрмиләр. Атасы кызны башкорт баена ярәшергә уйлавын ишеткән идем, шуннан качып килүләре, ахрысы Тиз генә Иванайны чакыр!
Иванай килеп кергәч, аны ишек алдына, аннан арт якка алып чыкты да тизлек белән Хәмзә байга чабарга кушты. Атын арткы ишектән альт чыгып иярләп бирле, Фәсхи белән Заһидәнен мондалыгын, кичекмәстән килеп җитүләре кирәклеген хәбәр итәргә боерды
Я надан кереп, берни дә сизенмәгән яшьләргә ял итеп алырга тәкъдим итте Кызны хатыннар ягына почмакка, ә Фәсхигә сәндерәгә ятарга кушты
— Атларга солы саллым, сес тә ял итегес, — дип тынычландырды ул аларны
Сәндерәгә менеп, ярыкларындагы мыжлаган тараканнарга карап ята торгач, Фәсхи йоклап китүен дә сизмәде
Сискәнеп уянып киткәндә көн шактый күтәрелгән иде инде Урыныннан торганда башы түшәмгә бәрелүгә дә игътибар итмәстән, ул сикереп төште һәм ишек алдына атылып чыкты Чыннан да, кояш шактый күтәрелгән иле инде Өй тирәсендә беркем дә күренмәде. Аранга күз салса, анда атлар да юк иде
Фәсхинең эче жу-у итеп китте Хыянәт' Егет тизрәк Заһидәне уятыр өчен өйгә атылды Кыз башта берни аңламый торды Атлар югын ишеткәч, ул да ишек алдына омтылды.
Ул арада бакча башыннан ашыкмыйча гына Миклуша дәдәйнен кайтып килүе күренде
— Тордыгыс тамыни, кунаклар9 — диде ул елмаеп
— Атлар кайда, дәдәй? — дип каршы алды аны Фәсхи
— Атларыгызны су эчәргә чипәртем, кәсер кайтып читәрләр, сес юыныгыс, ашап-эчеп алырсыс, ашыкмагае, — диде Миклуша дәдәй тыныч кына һәм өенә юнәлде
Фәсхинең шиге артканнан-арта барды Ул Миклуша дәдәй кайткан якка атларын эзләргә йөгерде Анда Иске Бола елгасы акканын белә иде ул.
Фәсхи китеп югалуга, дәдәй өйдән килеп чыкты да Заһидәне тотып алды. Анын ай-ваена карамыйчан, сөйрәп келәткә кертте һәм тыштан бозау кадәр йозак белән бикләп куйды. Үзе тагын юкка чыкты Кыз күпме кычкырса да. аңа җавап бирүче булмады Бу чуаш карты качып торуны кулай күрде бугай, чөнки Фәсхи белән очраша калса, яман булачагын белә иде ул Шул ук вакытта, Хәмзә килеп җиткәнче яшьләрне тоткарлап торырга да кирәк иде.
Атларын таба алмагач, гаҗиз булган Фәсхи йөгереп тагын кайтып керде.
— Заһидә! Заһидә!
— Фәсхи! Мин монда! Мине Миклуша бикләде! — дип, келәт ишеген эчтән дөбердәтергә кереште кыз.
Хәлнең өметсез икәне, дәдәйнен аларны алдавы ап-ачык иде Нишләргә белмәгән Фәсхи беравык уйлап торды да келәт чатындагы бура башларына тотынып өскә үрмәләде. Салам түбәне ачты, астына түшәлгән кабыкны каерып ташлады һәм келәт эченә сикерде.
— Менә синең Миклуша дәдәң. Дәдә түгел ул, сатлык жан! —дип Заһидә гаҗизлегеннән Фәсхинең яңагына чабып җибәрде.
— Хәзер сөйләнеп торырга вакыт юк, әйдә, тизрәк чыгып ычкыныйк моннан! — дип, Фәсхи кызны түбәдәге тишеккә әйдәде.
Көч-хәл белән келәттән чыгып, алар бакча буйлап елгага таба йөгерделәр. Авылдан исән-сау котылуларына шатланып, урман кырыйлап кына Батыр авылына ашыктылар
16
ванай Хәмзәләргә килеп җиткәндә, кызның һәм ике атның юкка чыкканын анда беләләр иде инде. Фәсхетдиннең өенә барып, аның да өйдә юклыгын ачыклагач, аларның төнлә качып китүләренә шик калмады.
Төрле якка атлар чаптырды Хәмзә. Беренче нәүбәттә, билгеле, Шомгатыга, Габделхәйгә улы Якубны җибәрде. Тегесе ул вакытта Хәмзәдән киткән, башка сәүдәгәр кибетендә сату итә иде. Ә Хәмзә кибете вакытлыча ябык торган чак булганга, Фәсхине аннан да, Габделхәй тирәсеннән дә эзләргә кушылды.
Җен ачулары чыкты Хәмзәнең. Ул бөтенесен аякка бастырды. Таякның юан башы хатынына эләкте. Ырынбур сәүдәгәре белән туганлашып зур сәүдә ачып җибәрергә торганда гына шундый хурлыкка кал әле. Ачуланмый түгел, үз кабыгыңнан сикереп чыгарсың!
Камчы белән ярып ташланган хатыны үкси-үкси елый иде. Улы Якубка да эләкми калмады. Ләкин аның җавабы кыска булды:
— Алар төнлә качкан. Мин кыз кешене кунарга яныма сала алмыйм ич инде! Минем үз хатыным бар. Әнә, Мортазаны атыннан егып төшергәндә нинди усал карады ул миңа, тез буыннарым калтырады.
Әгәр Хәмзә улына кул күтәрсә, Якуб та җавапсыз калмас иде, мөгаен.
Аның өстенә, кунакларның да бер атын урлап качканнар бит, җирбитләр!
Канзафар да дөньяда булмаган бу искиткеч хәлдән югалып калган иде Хәмзә белән туганлашу үзенә зур файда китерәчәк иде биг! Ниятләре эшкә ашмавы кызганыч хәл, әлбәттә. Ләкин нихәл итәсең?
Әйтергә кирәк, Мортазаның башкорт илендә ярәшкән кызы бар иде инде. Атасы белән килешенгән, ягъни кызның колагы тешләнгән иде. Калымга кыз атасына бер дөя дә биргәннәр иде. Туй алдыннан бер көтү куй түләргә генә калган иде. Ләкин, кызга унике яшь тулмыйча, туй уздыруны кичектереп торырга сөйләшенгән иде. Әгәр бу татар кызын алып китсәләр, аларга ул кадәр калым түләргә дә кирәкми, аның өстенә, гаять табыш вәгъдә иткән икмәк белән сәүдәне җайлаштыру да өметле кәсеп булачак иде. Ә ярәшелгән башкорт кызын тагын бер елдан икенче хатынлыкка алсалар, барысы да Канзафар уйлаганча барып чыгачак иде. Ләкин бу татар кызы аларнын бөтен өметләрен җимереп ташлады, качып китте Хәзер аны яучылаудан өмет өзәргә, бу уйдан туктап, кайтып китәргә генә кала. Мортазаның кызга кызыкмавын күреп торган Канзафарга бу фикергә килү җиңелрәк булды.
И
Кыз матур, атай, тик ул минә ошамай, үз егете .менән булһыннар, дип, Мортаза атасының күңелен кайту ягына күндерде.
Кунакларының мондый ниятләрен белә калса, Хәмзә дә шул хәтле дуламас иде. Тик бу карарга килүләрен кунаклар әлегә сиздермәделәр Вакыйганың ни белән бетәсе кызыксындырганга, сабыр итәргә булдылар
Менә шулай Хәмзәнен яшен яшьнәтеп йөргән чагында Микяушадан хәбәр килеп җитте. Кызын тотып алып кайтырга Хәмзә үзе җыенды. Кызык күрер өчен ана Мортаза да иярде. Авыл яшьләреннән староста Җамалетдинның улы Шиһабетдин алынды. Өчәүләп атка атландылар да Иванай артыннан Ялчеккә чаптылар. Кайтып җитсә Якубка да алар артыннан барырга кушылды
Ике-өч сәгать үтмәде, җан-фәрманга чабып, алар Миклу шаларга килеп җиттеләр. Миклуша аларны каршы алуын алды, ләкин яшьләрнең кайда булуларын әйтә алмады. Яшереп куйган җиреннән атларын гына алып кайтып тоттырды. Үзенең ничек атларны яшерүен, Заһидәне келәткә бикләп куюын сөйләп бирде. Аннары түбәдәге тишеккә күрсәтте:
— Пүре кепек, түпәне тишеп качканнар...
— Абау, бер-берһен яратусы кешезәрдер. Мин аларны киссрер инем, — дип сокланды Мортаза.
— һе, кияү имеш! — дип сукранды Хәмзә киная белән һәм хуҗага борылды:
— Җәяүләп алар кая китә алырлар'’
— Пелмим тә инде, Хәмсә апсый Алар никах укытып өлгермәгән пит әле...
— Моннан муллалы авыл еракмы0
— Патыр авылы. Егерме чакрым. Пасхи пелә ул авылны.
Качкыннарны куучылар атларын алмаштырып, Миклуша белән Иванайны да ияртеп Батыр авылына юнәлделәр
Бу вакытта гашыйкларның, тамаклары ач булуга карамастан, арганнарын да сизмичә, шул авылга ашыгулары иде. Баштарак артка, як-якка карый-карый сакланып барсалар да, бара-бара шикләре югалды шикелле Авылның мәчет манарасы күренүгә шундый шатландылар ки, гүя бөтен җиһанда кайгы-җәнҗаллар, гаделсезлекләр бөтенләй юк, бары тик алар бәхете генә бар, аларг өчен генә кояш нур сибә иде.
Ә Хәмзәнекеләр артларыннан бастырып куа иде инде. Куучыларны алар якынлашкач кына күреп алдылар. Кая да булса йөгерергә яки посып калырга да соң иде. Егет белән кыз юл уртасында бср-берсе белән җитәкләшкән килеш катып калдылар.
Кушаяклап чаптырып килгән мәлгә Хәмзә Фәсхигә камчысы белән берне сыдырды Тагын кизәнгән арада, ачы кычкырып, араларына Заһидә килеп керде:
— Әткәй, тиясе булма! — Ләкин бер күтәрелгән камчы бар хәлгә Заһидәнсң үзенә килеп эләкте. Ул куырылып төште. Шул мизгелдә Фәсхи камчының очын кулына эләктереп алды да бөтен көченә үзенә таба йолкыды. Беләзегенә киелгән каеш элмәккә ияреп, камчы артыннан Хәмзә дә атыннан егылып төште.
— Заһидә, атлан тизрәк, кач, мин аны тоткарлыйм! — дип кычкырды Фәсхи.
— Юк, син... — дип, Заһидә әүмәкләшкән атасы белән Фәсхи арасына ташланды.
Ул арада Шиһабетдин белән Иванай Фәсхине бөгәрләп җиргә салдылар һәм кулларын бәйләп тә куйдылар. Кабат Фәсхигә ташлана башлаган Хәмзәне Мортаза килеп тотты:
— Һабыр-Һабыр, атай, ярар имәс
Барысы да, хәлләре бетеп, авыр сулый-сулый, бермәл бер-бсрсснә карашып тордылар.
— Син ник катып калдың0 Синең дә камчың бар ич! — дип. Заһидә Мортазага борылды
— һылыу, мин һинә һокланам һин арысландай һугыштың. — Мортаза чыннан да кызның кыюлыгына, җитезлегенә гаҗәпләнде. — Мен атына, арытанһьщ, мин йәйәү кайтаем, — дип тәкъдим итте ул Заһидәгә.
Ләкин Хәмзә аяусыз иде. Шулай да Алмачуарның тезгенен үз ияренә таккач риза булды ул мона. Фәсхине, куллары бәйләнгән килеш, Шиһабетдин артына икенче кеше итеп атландырдылар.
Кәрван атлатып кына кайтыр юлга төште Берсе дә сүз дәшмәде. Заһидәнен сыны каткан, ул нәрсә дә булса әйтергә, хәтта еларга да булдыра алмый иде. Фәсхи исә йөрәге көюенә, хурлыкны күтәрә алмаслык гарьлегенә һәм үзенең көчсезлегенә сызланып барды Вакыт-вакыт ул ыңгырашып куйгалады. Сөмсез җанлы Шиһабетдин, чөй өстенә тукмак буларак, аны үртәргә кереште:
— Нәрсә, Фәсхетдин, кыз ычкынды диген, ә9 Хәмзә абзыйның байлыгы да фью-ю, сәнәк арасыннан җил очкан кебек, сызып кына калды алайса?
Фәсхи дәшмәде. Тегесе аның саен кыюлана төште:
— Бикәч куенына керү урынына сине солдатка озатырлар инде. Сөйгәнеңне Мортазага биреп җибәрерләр...
— Замолчи, сволочь! Бу сүзләрең өчен син бер жавап бирерсең, — дип кычкырды Фәсхи һәм җаен китереп, башы белән тегенең янбашына төртте Тегесе атыннан очып төшә язды һәм куркуыннан кычкырып җибәрде.
— Хәмзә абзый, мин аның белән кайтмыйм, ул сугыша!
Бу арада арба җиккән Якуб та якынлашып килә иде иңде. Арбага күчеп утыргач та Фәсхи җаен туры китереп, Миклушага эндәште:
— Дәдәй, мин сине бу хәтле сатлык җан булырсың дип уйламаган идем. Вөҗданын таламасмы үзеңне?
— Ни пит, Пасхи, алай ярамас гшт, кыены урлау ясык пула... — дип буталды чуаш карты
— Кара аны, картлык көнендә җавабын бирергә туры килмәсен.
— Тынычлан, Фәсхетдин, артык үртәлмә әле, — дип тынычландырырга тырышты аны Я куб — Мин бөтенләй өметсез үк димәс идем әле сезнең хәлегезне. (
Миклушаларга кайтып атларны ял иттерделәр, үзләре дә ашап- эчтеләр һәм яңадан кайтыр якка кузгалдылар.
Кайтып керү белән Фәсхетдинне келәткә бикләп куйдылар. Хәмзә Заһидәне кәҗәнкәдән чыгармаска кушты. Шунда ук старостага хәбәр итте.
Ул арада Мортаза белән Канзафар арасында сүз булды. Егет үзенең күргәннәрен сөйләп бирде. Ул урманнар, сулар, чәчкән иген кырлары белән чикләнгән мондагы мохитне башта ук күңеле белән өнәмәгән иде. Монда аны, аны гына түгел, башкаларны да кысалар, чиклиләр төсле тоелды. Заһидә белән Фәсхетдингә карата бу шулай булып чыкты да. Дала кешесенең ирекле күңеле урман арасына сыймас була икән шул.
Хәмзә камчысын күтәргәч тә, бу егет белән кызның бер-берсен яклауларын сокланып күз алдына китерде Мортаза. Ул аларга бәхет теләде, атасын да шул фикергә кушылырга әйдәде. Изге теләкләрен теләп, юлга кузгалырга өндәде.
Ләкин Канзафарның фикере башкачарак иде. Дала кешесе түгел иде шул ул, шуңа күрә Мортазаны аңламады
Ниһаять, Канзафар китәргә җыенгач, Хәмзә белән саубуллашасы итте. Болай да кызын буйсындыра алмавына, атасының теләгенә каршы килеп, тирә-якта ишетелмәгән, адәм баласының башына да килмәслек юләрлеккә баруына, шул йолкыш Фәсхи белән качарга җыенуына ачуы чигенә житкән Хәмзәгә бу хәбәр башына күсәк белән суккаңдай булды. Ул югалып калды Акны-караны аермас хәлгә килде. Канзафарга кайтарып сүз дәшә алмады. Канзафар исә, аның бәгырен телүен дәвам итте:
— Синең кызың нинди әле? Күзе күрмәс, колагы ишетмәс, теле сөйләшмәс, аягы атламас, кулы эшләмәс, күңеле ябык, дидеңме9 —
Хәмзәнен үз сүзләрен кабатлады ул мәсхәрә белән. — Бәс, шулай икән, андый кызын үзенә булсын, мина андый килен дә, улыма андый бичә дә кирәк имәс
Хәмзәнен җавабы юк иде Башын иеп. ул капкадан килеп керүче Ждмалстдин старостага таба атлады. Хәзер анын бөтен ачуы Фәсхетдиннән үч алса гына басылса басылыр инде
Старостаны авыл телендә Җамай дип кенә йөртәләр иде. Хәмзә дә:
— Ждмай, бездә ниләр булганын беләсен инде. — дип сүз башлады Бу эт малае Фәсхине кулга алырга, төрмәдә черетергә кирәк
— Тукта әле, Хәмзә абзый, син бик кызгансын бугай. Салкын кан белән хәл итәргә кирәк монда. Төрмәгә утыртыр өчен анын гаебе булырга тиеш.
— Минем ниятләремне чәлпәрәмә китереп, кызымны котыртып алып китүеннән, бөтен кеше каршында хур итүеннән артыграк гаеп бармы9
— Буй җиткән кызны урлап, башлы-күзле булу бер аннан гына башланмаган бит. Кыз риза булып, үзе егет белән киткән икән, монын гаебе юк.
Староста кыз урлау сәбәбе белән булмаса, башка сәбәпләр табып булса да, Фәсхине төрмәгә озата алырлык җай карар иде анысы тик олыс түрәләре каршында аннары уңайсыз хәлдә калуын бар Анын авылында җинаять булган, староста үз авылында тәртип урнаштыра алмый дигән яманаты чыгачак анын, шуңа күрә бу вакыйганы зурга җибәрмәү ягында иде ул.
— Мин сине законнарны белә торган кеше дип йөри идем, — дип, Хәмзә һаман ана бәйләнде, — ат урлау да гаеп түгелме9
— Кем атын урлаган соң ул?
— Ике атны. Берсе Алмачуар, икенчесе Ырынбур кунагының аты
— Ул атлар өендә бит инде хәзер.
— Алайса, олыстан үрәтникны үзем чакыртам, — диде Хәмзә, ачуыннан үзен кая куярга белмичә. — Мин аны үзем төрмәгә утыртам'
Хәмзә чыннан да үрәтниккә кеше җибәртте Карак тотылды, килеп алып китсеннәр, дип әйтергә кушты
Бу әңгәмәне Якуб белән Мортаза да ишетеп тордылар
— Егет кызганыч. — дип куйды Мортаза һәм старостага эндәште — Ул атны урламады. Мин аны үзем биреп тордым
Бу соңгы сүзләр урамнан узып баручыларга ачык капка аркылы ишетелеп калды
17
ыелгы ел Мостафалар өчен уңайлы булды Ике имананы да чәчеп үстергәч, уңыш искитәрлек үк булмаса да. элекке елларга караганда артыграк иде Элек бер иманага егерме биш-егерме җиде пот ала торган булса, быел Мостафа чама белән алтмыш биш поттан артык уңыш .гиды. Күршесе Гайнулла абзасы белән Гайниҗамал абыстасынын да җирләрен беррәттән эшкәрттеләр Язмыш бер ягы белән баш түбәсенә кигереп сукса, икенче яктан иркенрәк сулыш алырга да мөмкинлек бирә икән
Озын кышкы кзгшәрдә Гайнулла абзый белән Мостафа кайсы җиргә нәрсә чәчәргә, ничек сукаларга, тырмаларга кирәген кабат-кабат киңәштеләр, сөйләштеләр
Яз житкәч, Мостафаның атлы кешеләргә урман кисешүе бәрабәренә атларын алып торып, сукаладылар Чәчәр алдыннан кырга барысы да килделәр Гайнулла абзый тубалын көйләде Мостафа агач тешле тырмасын тагын бер кат карап чыкты Галимҗан чыбык-чабык җыйды, учак тергезергә булышты Гайниҗамал абыстай өйдән алып килгән ярмадан ботка пешерергә куйды. йомыркаларын хәстәрләде Кечкенә Фатиха аңа ярдәм итеп, дөресрәге, комачаулап йөрде
Б
Беренче чиратта каты итеп йомыркаларны пешерделәр. Тубалга бодай тутыргач, арасына пешкән йомыркаларны яшерделәр.
Дога кылып, бодайны чәчәргә керештеләр. Тубал артыннан Фатиха белән Галимжан бөртекләр белән бергә чәчелгән йомыркаларны җыеп йөрделәр. Алар җыелып беткәч, Мостафа җирне тырмаларга, шулай итеп бөртекләрне җиргә күмәргә кереште. Аннары Гайнулланы — Мостафа, Мостафаны Галимҗан алмаштырды. Шулай кул алмаш бергәләп, гөрләшә- гөрләшә, җирне чәчеп-тырмалап бетерделәр. Соңыннан җир башына кадәр Мостафа буш тубалын, теләкләр тели-тели, тәгәрәтеп чыкты. Уңыш мул булсын, янәсе.
Аннары җыйнаулашып җир башына утырдылар һәм тары боткасын тәмләп ашадылар. Менә йоланың иң кирәкле мизгеле килеп җитте Фатиханын күзләрен йомдырып, пешкән йомыркаларның берсен алдырдылар һәм чәчкән җиргә кертеп җибәрделәр. Күзен йомып, ул җир буйлап барды да йомшак җиргә йомырканы күмеп куйды. Бу вакытта табын янындагылар дога кылып утырдылар. Күмелгән йомырка җир иясенә багышланды. Җир иясе мул уңыш үстерешергә, корылыктан, боз сугудан, кыраудан сакларга тиеш иде. Чәчкән икмәк тишелеп чыкканчы, үсеп өлгергәнче, аны урып-жыеп алып кайтканчы ниләр генә булып бетмәскә мөмкин?
Менә хәзер тормыш җайланып килә. Әнә Галимжан кул арасына керә башлады. Фатиха да әкренләп өйрәнә башлар.
Шаһидәсенең генә булмавы әледән-әле йөрәген тырнап куя Мостафаның. Тик үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк. Яшәргә, димәк, башлы-күзле булырга кирәк. Ана тол хатыннарны да, иреннән аерылып кайткан баласыз хатыннарны да тәкъдим итүчеләр булды булуын. Кызы Фатиха да: ‘Әнкәй кайчан кайта инде?” — дип теңкәгә тия. Ләкин Мостафаның күңеле берсенә дә тартылмады. Иң әүвәл, ятим ике балага ана булырдай кеше табылырмы? Галимҗан әнә, үсә төшкән саен үз эченә йомыла бара. Кай вакытта, бер дә юкка үпкәләп, ишек алды тәрәзәсенә каплана да сәгатьләр буе нидер уйланып утыра Андый чакларда нишләтеп тә булмый аны, ни агыннан дәшми, ни карасыннан. Үги әнкәсе белән килешә алырмы9 Фатихага ана җылысы бик кирәк тә бит, бала җанлы кеше туры килмәсә? Андый мисаллар дөньяда азмыни9
Әнә, Галиулла абзыйның сөйләгәне әле дә истә. Җәмәгате Фәхрикамал алты баласын калдырып вафат булган анын Кече кызына тугыз гына ай чак. Галиулла абзый да, балаларын карарга бер яшь әнкә кирәк булганга күрә, өйләнгән. Әйтергә кирәк, иманасыз-нисез, яшәргә бернинди чыганаклары булмаган ялгыз хатыннар күп балалы тол ирләргә кияүгә чыгарга мәҗбүрләр. Ләкин алар арасында төрле холыклылары була шул. Галиулла абзыйның да яшь хатыны балалар өчен каты күңелле, рәхимсез булып чыга.
Берсендә кабат кайтып керүендә Галиулла ишек алдыннан ук кече кызының үкереп елавын ишетә Инде артык түзә алмыйча, кызын куенына алып, үзе дә утырып елый һәм казыйга китә. Казыйга кызының күгәргән беләген, ертылган киндер күлмәген күрсәтә һәм өч тапкыр “талак” әйтеп, хатынын аталарына кайтарып җибәрә. Әнә, үги ана, үги кыз турында күпме әкиятләр бар. Берсе дә аларның тату яшәүләре турында түгел. Менә шундый хатыннан Ходай сакласын!
Икенче яктан караганда, тернәкләнеп килә торган тормышын алга алып барырдай, көнкүрешкә ямь бирердәй кеше бик кирәк. Әле тормышны җайлар, балаларын аякка бастырыр өчен бик күп хезмәт куясы бар. Берсен башкардым дисәң, икенче эш килеп чыга, аның артыннан өченчесе, аннан ары тагын...
Гайнулла абзый белән Гайниҗамал абыстай да картаялар. Хәзер аларның үзләрен карарга вакыт. Карарга дип, ир-ат эшен, ягъни утын белән тәэмин итүне, аны ярып бирүне, бодаен-арпасын тегермәндә
тарттыруны һәм башка зур эшләрне үзенеке белән бер рәттән күптән башкара анысы Мостафа. Гайниҗамал абыстай эш эшләгәндә Фатиха да кул арасына кергәли, кая калдырча әйләндереп шүрегә жеп чолгый, кая әвернә сүтеп йомгак ясый торган иде Хәзер абыстай да эрләү-сугу эшләре белән сирәгрәк кайнаша башлады. Бетмәс-төкәнмәс хатын-кыз эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел.
Шундый уйлар башыннан йөгереп узды Мостафаның Анын шулай башын ватып утыруына нокта куйгандай, Гайнулла абзый әйтә куйды
— Мостафа, хәзер безнен бишебезгә өч имана җиребез бар Ходай кушып, уңышын исән-сау җыеп алырга язган булса, берәр кырыкмыш тай алырга мөмкин булыр иде
— Мин үзем дә шул турыда баш ватып йөрим, Гайнулла абзый
Көз житү белән, ашлыгын сатып, жигү аты булмаса да, икс яшьлек кырыкмыш тай алырлык акча әзерләделәр Ачлы-туклы яшәсәләр яшәрләр, әмма тай алырга бик кирәк иде Имана паен түләгәннән сон, бер имана уңышы гына җитмәс, билгеле Ярый әле, Гайнулла абзый уңышы бар Анын өстенә, быел бәрәңге утырттылар Ул да өстәмә азык булыр Ничектер яшәрләр әле, дөньялар имин булсын
Шул ният белән көннәрдән бер көнне Мостафа Галимҗанны ияртеп Бәки базарына китте. Бу базар атнаның чәршәмбе көннәрендә җыела торган иде.
Бәки базары Балыклыдан ерак булганга күрә, алар киченнән Шо.м- гаты олыс авылына тукталырга, анда кич кунарга чамалап, юлга төштән соң чыгып киттеләр Мостафаның кич кунардай урыны — күптәнге танышы Габделхәй идс
Алар кичкырын килеп кергәндә, Габделхәйнең кәефсез чагы туры килде. Тынычлыгың да югалырлык шул, сәүдә эшендә зур өметләр вәгъдә иткән сәләтле егет Фәсхетдин кыз аркасында үзенен бөтен язмышын, киләчәген челпәрәмә китерсен әле. Габделхәй Мостафага Хәмзә кызы Заһидәне Ырынбур ягыннан бер башкорт баеның улына яучыларга килүен, моны белеп алган үзсүзле Заһидә яратып йөргән егете, Габделхәйнең туганы Фәсхетдин белән качып китүен, аларны тотып алып кайтуларын, хәзер егеткә йә төрмә, йә солдат хезмәте янавын сөйләп бирде
— Кызга берни булмас анысы, чөнки ул Хәмзә кызы. Ә менә Фәсхетдин кызганыч Иң аянычы шул, аны яклап берни дә эшләр хәл юк Кичә генә әле Морзаларга олыс үрәтниге китте Үрәтник бик кансыз кеше. Хәмзәнең ришвәтенә кызыгып, теләсә ни эшләргә сәләтле, — дип көрсенде Габделхәй
Мостафа бу хәбәргә артык игътибар бирмәде Кеше кайгысы иртә керә, кич чыга.
Мостафаның Бәкигә нинди ният белән баруын белгәч, Габделхәй дә базарга җыенды.
— Барыбер барасым бар, сезгә дә файдам тимәсме, — дип белдерде ул.
Базарны инде бер күргән Галимҗанга ул бу юлы артык тәэсир итмәде Шул ук гүләгән тавыш, шул ук ыгы-зыгы икән монда да. Анын бүген бар күңеле атларда иде Тайларны карап, кайберсе янында туктап, сатулашуны атасы белән Габделхәй абзасыннан калмыйча ияреп йөрде Олылар, ышанычлырак булсын дипме, әнкәсе туры бия янына бәйләгән озын йонлы, кара яллы, матур койрыклы ике яшьлек җирән бия кырыкмышны сайладылар Габделхәй осталыгы беләнме. алай ук кыйбатка да алмадылар — нибары биш тәңкәгә сатты хужасы Базар үзенең бәясен белә дип исәпләгән Мостафа исә хужа сораган бәяне бирергә дә әзер иде
Шомгатыга кайтып җиткәч тә, туктап тормастан, җәяүләп авылга ашыктылар Өйләренә кайтырга, ишегалдында тайның йөрүен, йортны тулыландырып торуын тизрәк күрәселәре килә идс аларнын
Авылга кергәч, керәшеннәр урамыннан узарга өлгермәделәр, каршыга Сафиулла мулла очрады
— Әссәламегаләйкүм, хәзрәт! — дип, Мостафа мулланы ерактан ук сәламләде.
— Вәгаләйкүм, Мостафа! Күрәм, кырыкмыш алып кайтып киләсең. Төкле тояклары белән бәрәкәтле туфрагыгызга басарга язсын Ходай. Үзегезгә зур ярдәмче булып үссен!
— Рәхмәт, хәзрәт, яхшы сүзләренә, — дип, Мостафа куанычын яшерә алмыйча, мулланың сүзләренә шат булды.
— Мостафа, сине күрәсем килеп йөри идем әле, ярый очрадың. Бүген икенде намазыннан соң мәчеттә калыбрак тор. Ахшамга хәтле сөйләшеп алырбыз. Сина әйтәсе сүзләрем бар иде.
Икендедән сон Мостафа белән Сафиулла мулла мәчеттә икәү генә калдылар.
— Мостафа, син минем күз алдымда ятим калдың. Атаң Мөхәммәт абзый, урыны ожмахта булсын, тырыш кеше иде. Анаң Мәрхәбә дә жор телле күңелле кеше булды. Мөнәжәтләр әйтергә ярата торган иде. Син дә аларга охшаган булсаң, җиһанда үз урыныңны табарсың, Аллаһы теләсә. Менә күзәтеп торам да, син һаман муллыкка омтыласың. Балаларын турында кайгыртасың, аларга үзенә тигән язмыш кагылмасын өчен бөтен көчеңне куясың. Күршең Гайнулла абзыйларны да үз атаң-анаң кебек карап тәрбияләвең бик күркәм эш. Шуны да әйтим, Мостафа, ат алып, имана паен түләп, урып-җыйган икмәгең дә бик аз калгандыр инде синен. Әгәр мохтаҗлыгын булса, тартынмыйча миңа кил, күпме кирәк, ярдәм итәрмен. Уйлама, киләсе көзгә түләрсең, Аллаһы боерса. Арттырып түгел, күпме алсаң, шулкадәр түләрсең. Йә булмаса, әнә минем имән бүрәнәләрем ята. Вакытын булганда ашыкмый гына мунча бурап бирерсен. Буш итмәм, разый булып калырсың.
Әлегә хәтле дәшми утырган Мостафа кышкы буш көннәрдә үзенә эш табылуга шатланып, рәхмәтләр әйтә башлаган иде, тик аны хәзрәт бүлдерде һәм сөйләвен дәвам итте:
— Атан-анаңны искә төшерүем юкка түгелдер. Бабаң Әбүбәкер дә авылда хөрмәткә лаеклы кешеләрнең берсе иде. Әнә керәшен урамыннан чыгып киткәч, Аргы җәпле күлдән башланган ермак аның исемен йөртә. Гаярь кеше булмаса, бу ермакның өстендәге чытырманлыкны әрчеп, анда икмәк чәчә алмас иде бабаң. Шул җирдәге күл-сазлык сулары аксын өчен мондый озын ермак казый алмас иде Кызганыч, шул уңдырышлы җирләрне керәшеннәргә бүлделәр. Димәк, син тәвәккәл нәселдән.
Мостафа, атасы-бабасы турында берникадәр мәгълүматлы булуга карамастан, мулланың бу сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап утырды. Аның бу сүзләре белән ни әйтергә теләвен ул һаман аңламый иде әле.
Хәзрәт дәвамында булды.
— Син хәзер фәкать үз көчең белән, үзеңнең тырышлыгын аркасында тормышыңны җайлап киләсең, тернәкләнә барасың. Алга бар. тавыклар арасында әтәч була бел. Сиңа әйтәсе килгән сүзләрем шул, Мостафа, инде башлы-күзле булырга да вакыт, җәмәгатең карусыз, эшчән иде, урыны ожмахта булыр, Алла теләсә. Тик үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк. Менә сиңа кәләш кодалау турында икенче кабат әңгәмә корып алырбыз. Хәзер ахшамга да вакыт килеп житә. Тәһарәт алыйк, булмаса.
18
әмзәнең кәефе бик яман иде. Ул ут йотар хәлгә килде. Килмәслек тә түгел шул. Кода буласы башкорт бае бөтен вәгъдәләрне юкка чыгарып, үз ягына кайтып китте. Кабынган өметләр өзелде Барысына да кем гаепле сон? Әлбәттә, тиреслектә әүмәкләнеп үскән Фәсхетдин! Иң беренче нәүбәттә аны җәзага тартырга кирәк. Хибесханәгә аны, каторгага, Себертә!
Х
Озакламый олыстан үрәтник Дубов килеп төште Юан гәүдәле, үзенен дәрәҗәсен белеп, башкаларга да күрсәтә ала торган комсыз бер бәндә иде ул. Әйтергә кирәк, урыслар арасында да төрле кешеләр була. Колонизатор урысларнын күпчелеге башкисәр, үз илләрендә дә эшне сөймәгән, фәкать башкаларны талап яшәргә күнеккән катламыннан тора. Алар арасында иң зәһәр, иң аяусызлары жирле халыкларны зур түрә сыйфатында изәргә, әмәлен табып, мал-мөлкәтен тартып алу гына түгел, рухи өстенлекләрен даими рәвештә исбат итеп торырга, шул өстенлеклә- реннән ләззәт алып яшәргә тырышучылар иде Үрәтник Дубов <пун тыйлар- ның берсе иде.
Килеп туктау белән ул, зур түрәләрчә, Хәмзә байның чыгып алуын көтеп алды. Тегесе аны каршы алырга күптән әзер иде инде. Кыңгыраулы ат белән тарантаска утырып килүче түрәне ул капкасын киң итеп ачып каршылады, атын җитәкләп ишек алдына кертте. Тарантас болдыр буена килеп туктауга, яп-якты итеп юылган баскычтан жиргә, үрәтникнен аяк астына намазлык кебек тар гына палас тәгәрәтте һәм кунагын шунда бастырды. Бу зур кунак белән аның тылмачын өйдә сый-хөрмәт көтеп тора иде инде
Үрәтник старостаны чакыртты:
— Синең авылында тәртип юк, староста! — дип башлады Дубов. — Кызларыгызны алдыйлар, урлап китәләр. Ат урлый башлаганнар әнә. Син нәрсә карыйсың? Халыкны тәртиптә тота алмаган староста — староста була аламы?
Бу шелтә Ждмай старостаның авырткан җиренә кагылды Аның теле тотлыкты Тик ишетелер-ишетелмәс кенә итеп үзенең бар белгән урысча сүзен мыгырданып куйды:
— Так точно, гасподин үрәтник!
— Әйт әле, быел авылдан солдатка каралырга тиеш кешеләр бармы0
— Так точно, гасподин үрәтник, быел көз бер егетне җибәрдек, башка караласы кеше юк.
— Ярар, бар, җый җыеныңны. Минем халык белән сөйләшәсем килә.
Аннан Дубов келәттән Фәсхине чакырып кертергә кушты:
— Хо, кияү егете! Кыз куенында рәхәтме0
Фәсхинең, җавап кайтармыйча, горур кыяфәттә басып торуын күреп, үрәтник £әвам итте:
— Йә, ник дәшмисең, кыз урлау рәхәт шөгыльме0 Җитмәсә, беррәт- тән ат урлап баерга да идеме исәбең? Беләсеңме, моның өчен сине нәрсә көтә? Каторга!
— Мина хәзер барыбер, — дип көрсенеп куйды Фәсхи.
— Вот так? Я тебя сгною! Своих родителей помнить нс будешь, гололобый!
Тылмач тәрҗемә итеп маташкан арада Фәсхи җавап биреп өлгерде
— Не пугай, господин урядник, я тебя не боюсь!
— Ого! Ты и по-нашему калякаешь0 Забавно Парень, давай тогда к нам служить, а? Христианство примешь, а? Условия создадим
Фәсхи урысча белүен сиздергәненә үкенеп куйды. Бу ждһил белән күбрәк сөйләшкән саен үзенә яманрак буласын тиз чамалады ул. Шуңа күрә, кабат дәшмәс булды. Үрәтник күпме сөйләштерергә тырышса да, сүзсез басып тора бирде Дубов аның болай эндәшми торуын үзенчә юрады. Бәлки аның белән аерым, икәүдән-икәү сөйләшергә кирәктер, дип уйлады ул. Шуңа күрә, соңрак сөйләшергә булып, егетне кире келәткә бикләргә боерды.
Җыенга халык күп җыйналды. Олыстан үрәтник килгән, авылдан Фәсхетдинне һәм тагын берничә кешене солдатка җибәрергә тели икән, дигән хәбәр бик тиз арада таралган иде. Быел солдатка бер кешене җибәрделәр бит инде Каралу вакыты да ухды. Шуңа күрә, кабат беркем каралырга тиеш түгеллекне авыл яхшы белә һәм мона каршы торырга
җыена иде. Чөнки, закон буенча, сиксән өч ярым хуҗалыктан бер солдат каралырга тиеш. Ә авыл сиксән йортлы гына.
Хәмзә белән үрәтник Дубов тылмачын ияртеп килеп җиткәч. халык бермәл гүләп алды. Каравыл өе алдындагы мәйданда ясап куйган басмачага менеп баскан Җамай староста халыкны тынычландырырга кереште:
— Җәмәгать! Тынычланыгыз, тынлагыз, хәзер олыс үрәтниге гасподин Дубов сөйләр. Әйбәтләп тынлагыз!
Кызмача Дубов басмачага менеп басуга, гадәттәгечә горур-тәкәббер кыяфәт белән башын артка ташлап, халыкка күз йөртеп чыкты да тамак төбе белән сөйли башлады:
— Гололобые, башкисәрләр, юлбасарлар сез! Бөек Галижәнаб патшабикәбез Елизавета Петровна хөкеменә, ул биргән иреккә риза булмый, каршы барасызмы? Бу бит фетнә! Анын өчен сезне авылыгыз белән Себергә, сөргенгә җибәрергә кирәк.
Шул рәвешле үрәтник байтак җикеренде. Патшабикә исемен атагач һәм сөргенгә җибәрү белән янагач, халык бермәл куркып, тынып калды. Үрәтникнен буталчык-усал сүзләреннән шуны аңладылар: авылда карак һәм юлбасарлар бар икән. Аларны монда тотсан, бөтен авылны үзләре артыннан ияртеп, бозып бетерәчәк икән. Ниһаять, сөйләп арган үрәтник туктап, тирләгән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынгач, Хәмзә морза сөйли башлады. Аның сүзләре үрәтникнекеннән күп аерылмаса да, ул ачыграк әйтүне кирәк тапты:
— Авылыбызда гомер-гомергә булмаган кыз урлаулар, анын белән бергә бирнә итеп ат урлаулар булмасын өчен, андый фетнә чыгаручы Фәсхетдинне зинданга яки солдатка олактырырга кирәк!
Халык хәзер генә эшнен нәрсәдә булуын аңлап җиткерде.
Шулвакыт таяклы кулын өскә күтәреп, Зыя карт сүз башлады:
— Гасподин үрәтник! Монда син авыл өстенә таккан гаеп нахактыр. Без патшабикә хакимлегенә буйсынабыз. Ана каршы булып, берни дә эшләгәнебез юк. Кыз урлауга килсәк, Хәмзә энем, бу гаеп түгел, ата- бабаларыбыздан килә торган гадәт. Ат урлау турында да нахак сүз әйтәсең Атны урлаучы юк. Үзеңә килгән башкорт кунакларыңның яше старостага әйткән сүзләрен мин үз колакларым белән ишеттем. "Атны мин биреп тордым”, диде ул. Җамалетдин, ник дәшми торасың? Хак сүзне яшереп калдыру — зур гөнаһ.
Моңа каршы Җамай староста, ык-мык итеп кенә, Зыя картнын сүзләрен җөпләргә мәҗбүр булды.
— Димәк, — дип дәвам итте Зыя абзый, — Фәсхетдин гаепсез. Аны зинданга озатырлык бер сәбәп тә юк. Солдатка каралырга да тиеш түгел ул — ата-аналарын караучы бердәнбер бала. Закун буенча да алай тиеш түгел.
Зыя картнын төпле җавабын тылмач аша тыңлап торган Дубовнын түземлеге бетте. Ул ашыгып басмачадан төште һәм янәшәдә генә сөйләп торган карт янына килде.
— Ах, гололобый, син законны беләсең икән, мин сине түрәләрне ничек ихтирам итәргә өйрәтәм хәзер! — дип җикеренде ул һәм картнын колагын бора башлады. Шунда бабайның түбәтәе башыннан төшеп китте. Картның кулы ирексездән үрәтниккә таба сузылды. Үрәтник, үзенә сузылганга чыгырыннан чыкты һәм аңа камчысы белән селтәп җибәр- де.Аркасына төшкән камчы ачысыннан Зыя куырылып калды һәм ыңгырашып куйды.
Шулвакыт үрәтник белән аның тылмачын авыл кешеләре урап алдылар. Шау-шу, кычкырыш китте. Бу эш кая барып җиткән булыр иде, билгесез. Шул чакта басмачада Кәлимулла мулла пәңда булды. Менеп җитүгә, ул, басмача тактасына таягы белән бәрә-бәрә, халыкны үзенә каратырга тырышты. Кешеләр, абруйлы мулланын һәрвакыт акыллы сүзләрен тыңларга өйрәнгәнгә күрә, бу юлы да бер чишелеш табар, дип, артык узынып китүчеләрне тынычландырдылар. Хәзрәт әйтергә тели, дип, мәйданда тәртип урнашуга ирештеләр
Тынып калган халык алдында Кәлимулла мулла үзенен гадәттәге тыныч тавышы белән сөйләргә тотын гш
— Жәмәгать! Сез үз-үзегезгә баз казыйсыз түгелме сон9 Сабыррак эш йөртергә кирәк. Пәйгамбәребез дә сабырлыкны яраткан. Монда, күренеп тора, ялгышлык килеп чыкты. Үрәтник кызу канлы кеше, ләкин ана кул тидерү жинаять итеп бәяләнәчәк. Шуңа күрә сезнең кызулануыгыз урынсыз.
Кемнәрдер “мулла дөрес әйтә” дип шаулаша башладылар Аларны икенчеләре тын булырга, тынлап торырга өндәделәр. Хәзрәт дәвамында булды
— Солдатка каралырга тиешле яки хибесханәгә ябыласы берәр кеше була икән, гасподин үрәтник, аны камчы белән исбат итмиләр Бездә солдатка каралыр кеше бар икән, анын турында олыс старшинасының үзеннән фәрман булсын. Башкача без бу мәсьәләне бүген карамыйбыз
Анын сүзләрен хуплап, халык тагын шаулап алды.
— Бу гауга чыгу, Хәмзә абзый, бары синен аркада гына булды. Гөнаһсыз кызыннын өметен өзүен генә җитмәгән, мөрәүвәтле Фәсхетдинне дә рисвай итмәкчесен. Минем теләгем шул: болганыш зурга китмәстән, хәзер үк үрәтник олысына кайтып китсен Бичара егетне өенә җибәр Югыйсә, халык кызды. Үзенә дә яманлык кылып ташлаулары бар
Мулланың бу сүзләрен бөтен җыен хуплавын күреп, үрәтникнен кайтып китүдән башка чарасы калмады
Әмма бу вакыйга авылга киләчәк афәтнен башы гына иде әле.
19
откыннан котылган Фәсхетдинне иртәгесен үк Кәлимулла хәзрәт чакыртты.
Барып керүгә, Фәсхетдин хәзрәтнен үзгәргән, кырысланган булуын сизде Анын элекке мөлаем йөзе, якты карашының эзе дә калмаган иде
— Утыр әле, углым, синең белән бик җитди сүз бар Беләм. синен хәзерге вакытта нинди халәттә икәнеңне яхшы аңлыйм, — диде хәзрәт — Әмма якын итеп әйтәм, зиһенле шәкертем булганыңа күрә, синен язмышыңа битараф кала алмыйм Хәленә керәсем, язмышыңны җиңеләйтерлек киңәш бирәсем килә
— Мин нишләдем соң шул хәтле, хәзрәт9 Ник минем башка шундый хәсрәт төште, гаебем нидә9
— Яшьрәк шул әле син, угылым, барын да аңлап бетермисен Хәлең яман булса да, ул кадәр башыңны ташка орырлык эш юк шикелле әлегә. Андый михнәт килергә дә ерак түгел Җыенда булган вакыйганы ишеткәнсеңдер Авыл халкы сине солдат хезмәтеннән йолып калды калуын Киләчәктә дә йолып кала алырмы?
— Нишлим сон инде, хәзрәт9 Заһидәне югалтуым шушы микәнни9
— Заһидеңә бернәрсә булмас Менә сине солдатка алып китүләре бар. Закун буенча син каралырга тиеш түгел Мәгәр түрәләрнен закуннары үзләре кулында. Шуңа күрә берникадәр вакытка сина авылдан китеп торырга туры килер Фәһемле егет үзен Мөрәүвәтлегснне күрсәт, кайда булса да берәр жирдә сыенып торырлык урынын бармы9
— Олыста табиб Дмитрий дустым бар
— Урысмы?
— Урыс
— Ай-Һай, ярдәмле-мәдәтле кеше булырмы?
— Мин ана ышанам, хәзрәт.
— Теләгең, олан, тик гафил була күрмә Авылдан чыкканда старостадан язу алырга онытма Анын сиңа кирәк булуы бар Юлда алдынны- артынны карабрак йөр Хәмзә морза үчле кеше, артына төшмәсен Үрәтниктән саклан Ярый. хуш. угылым, бер дога Юлга чыгар алдыннан “Аятел-көрси" уку мәслихәт
Т
Шулай итеп, үзе дә күз алдына китерә алмастай билгесезлеккә чыгьш китте Фәсхетдин. Анын уйлары һаман бер тирәдә иде.
Заһидәсе белән кабат күрешә алмас микәнни? Яраткан кызы белән бергә узган чакларны берәм-берәм исенә төшерде ул. Истәлекле имән төбендә чытырдатып кочаклаганда үзенә килеп терәлгән күкрәк алмаларының кызулыгын әле дә тойган кебек, үз күкрәген капшап алды хәтта Чын күнеленнән яратмаган кыз үзе атлар барлап, аны качарга һәм никах укытырга өндәр идемени? Миклушаларда атларыннан колак каккач та җәяүләп барырга риза булды. Бары тик бергә булуларын гына теләде. Андый кызны ничек күнел түреннән чыгарып ташларга мөмкин булсын?
Шулай уйланып бара-бара, урман буена барып җитте Фәсхетдин Монда юлдан аз гына читтәрәк, урман эчләбрәк барырга җайлырак иде Кырдагы шикелле чокыр-чакыр буйлап бару аны ялыктырган иде инде. Хисләренә бирелеп барганда юлдан атын кушаяклап чаптырып узучы берәүне күреп алды. Монын кем булуына әһәмият биреп тормады, үз кирәгенә күрә юлдан кем генә узмас? Ә игътибар итәсе калган икән.
Атта чабып узучы Җамай староста улы Шиһабетдин иде. Ул Фәсхигә бик ачулы иде. Теге чакта урысчалап авызын томалаганнан бирле, үч алу хисе биләп алган иде үзен. Йолкыш булуына карамастан, бай кызына күңелен сузган бу аламадан үч алып, үзенен өстенлеген күрсәтәсе килә иде анын. Фәсхинең староста янына килүенең сәбәбен ачыклауга, Хәмзә байга барып, егетнең авылдан чыгып китәргә җыенуын әйтте. Тегесе анын кая китәчәген сагаларга кушты. Үзе дә күз-колак буласын белдерде.
Икенче көнне иртүк Фәсхинең авылдан чыгып, олыс юлына таба юнәлгәнен күрде Хәмзә. Анын Шомгатыга Габделхәй абзасына китеп баруын аңлады. Ул тиз генә Шиһабетдинне чакыртты. Ләкин тегесе өендә юк иде. Аны атасы күрше авылга су тегермәненә җибәргән булып чыкты. Көтеп тә кайтмагач, Хәмзә тегермәнгә үзе китте. Шиһабетдингә олыска чабарга, үрәтникне эзләп табарга һәм Фәсхине тотып зинданга ябарга кирәклеген әйтергә кушты. Үчле Шиһабетдингә он тарттыруга караганда мондый маҗара ошыйрак төште. Шуңа күрә ул берсүзсез олыска чапты. Тик юлда Фәсхине очратмады. Барып җитү белән ул үрәтникне эзләп тапты. Үрәтникнең, билгеле, егетне кулдан ычкындырасы килми иде. Ул ике солдатны һәм Шиһабетдинне ияртеп, Габделхәй торган йортка китте. Габделхәй Фәсхинең тоткынлыктан авыл кешеләре тарафыннан коткарылуын, аның монда килергә чыгуын белми иде әле. Староста малаеның ат белән чаптырып килгәнен күргәч кенә нәрсәдер сизенде ул. “Фәсхине эзлиләр!” — дигән уй сызылып узды.
Бу атлы-кораллы кешеләргә ничек комачауларга белмәде Габделхәй, шулай да күпергә таба атлады. Ул елгага якынлашканда үзенең соңга калуына төшенде. Тегеләр Фәсхине тотканнар һәм олыс конторы янына урнашкан зинданга алып баралар иде инде.
Габделхәй бу хәлне читтән генә карап калырга мәҗбүр булды һәм, тиз генә ат җигеп, Морзалар авылына барып килергә булды
Авылда беркем дә хәбәрдар түгел иде, билгеле. Фәезхан абзасы белән Фатыйма җиңгәсе Фәсхетдиннең Кәлимулла мулла киңәше белән “бәхет эзләргә” чыгьш китүен генә әйтә алдылар. Фәсхине тотып, зинданга алып китүләрен Кәлимулла хәзрәткә дә җиткерделәр, аннары бергәләшеп староста өенә юнәлделәр. Староста үзенең бернәрсә дә белмәвен, малаен су тегермәненә генә җибәрүен әйтте Тегермәндәгеләр исә, Хәмзә бай килеп, Шиһабетдингә нәрсәдер әйткәннән соң, тегесе ашыгычлык белән атына атланып, каядыр китеп барганны сөйләделәр. Староста өе тирәсенә шактый кеше җыелып өлгергән иде. Алар Җамай алдаша, чын хәлне яшерә дип уйладылар. Әгәр мөһерен муенына такмаган булса, аны тәпәләп алырга да күп алмаслар иде. Мөһерле килеш кул сузсалар, бу хакимияткә каршы бару булыр иде. Шулай да старостаны олыска барырга, Фәсхинен язмышын ачыклап кайтырга мәҗбүр иттеләр.
Әмма Фәсхинең язмышы хәл ителгән иде инде.
20
вылга олыс түрәләреннән берьюлы әллә ничә кеше килеп төште Авыл халкы алар килгәнче үк таяк тыгып болгатылган кырмыска оясы кебек кайный башлаган иде. Шау-шунын башы, билгеле булганча, Фәсхетдинне зинданга япкан хәбәрдән башланды Бер гөнаһсыз кешене ябыл кую авылнын үзенә дә зур афәт китерердәй кара хәбәр итеп фараз кылынды Авылны киеренкелек, шом басты Староста Жамай да олыска барып берни майтара алмыйча кайтты. Анда аны сүгеп кенә җибәрделәр. Шуңа күрә олыс түрәләре килеп төшүне халык сагаеп каршы алды.
Җыенда исправник сөйләде, тылмач тәрҗемә итеп торды. Ин әүвәл патша галиҗәнапләренен яна указын игълан иттеләр. Бу указ буенча, авылдан бер атлы һәм ике атсыз — барысы өч кеше бер елга лашман хезмәтенә алынырга тиешле була икән Башта халык берни дә аңламый торды. Чөнки лашман хезмәте турында алар имеш-мимештән ары хәбәрдар түгел иделәр Бу төбәктә, гомумән, Тау ягында йомышлы татарлар булмаганга күрә, андый хезмәткә дучар ителүчеләр юк иде
Дәшми торган җыенга тазын бер кабат аңлатырга туры килде Шуннан соң гына бу шомлы хәбәр аңнарына барып җитте Шаулаша башладылар. Әмма мәйданның тирә-ягында биш-алты атлы казак халык өстенә ташланырга әзер торганда, шаулашып кына ни кырасын0
Шулвакыт басмачада кара җиләнле, озын коңгырт сакалы өстеннән муенына күркә тәпиеннән дә зуррак тәре таккан олыс побы пәйда булды Поп халыкка караган килеш чукынып алды да саф татар телендә сөйләргә тотынды:
— Кешеләр! Христиан линенә күчүче авыллар патша хәзрәтләре рөхсәте белән урман кисү эшеннән азат ителәләр. Лашманга барасыгыз килмәсә, безнең дингә күчегез. Ин гадел, ин мәрхәмәтле дин — православие Күрегез, әнә сездән ерак түгел Ялчек авылы белән чуаш Шәмәгс безнең дингә күчәргә риза булдылар. Алар лашманга бармыйлар.
Поп сүзләрен әйтеп бетерергә өлгермәде, җыен уртасыннан тәкъбир әйткән тавыш ишетелде Тәкьбирне күтәреп алып, бөтен мәйдан көили башлады Яшьрәк ирләр бердәм кузгалып, басмачага тапзландылар һәм аны кешеләре белән бергә әйләндереп капладылар. Ат өстендәге үрәтник Дубов, кылычын чыгарып болгый-болгый, якынрак торган кешеләргә селтәнә башлады. Шуннан соң солдатлар, камчылары белән кем эләксә шуны суктыра-суктыра, халык арасына кереп киттеләр һәм атлары белән таптатып, кыйнап, төркемне айкарга керештеләр. Китте тавыш, кычкырыш- слаш. Җитезрәкләре читән казыклары суырып алдылар да казакларга каршылык күрсәтә башладылар. Халыкны болай гына җиңә алмаслыкны күреп, исправник бәрелешне туктатырга, казакларга үз тирәсендә тупланырга боерык бирде Түрәләр, казаклар чолганышында чигснә-чигенә, атларына утырып, тизрәк авылдан чыгып китү җаен карадылар
Өстенлек үзләрендә калудан шаукымланган бер төркем аларны таштыр, кантардыр атып, авыл башына кадәр эзәрлекләп барды.
Әмма бу кыска бәрелеш фажиганын башы гына иде әле
Империянең 1751 елгы ундүртенче июнь указы белән лашман хезмәтенә йомышлы татарларны, шул исәптән морзалар белән ясаклы татарларны да тартырга босрылган иде. Шул ният белән килделәр дә инде олыс түрәләре авылга. Ләкин указ буенча бу эшкә христиан динен тотмаучыларны гына алырга тиешләр иде Бу көтелмәгән хәл ин элек Хәмзәне аптырашта калдырды Ничек инде алай’ Аның Биеш авылына җир бирү бәрабәренә атасына бирелгән мөһерле кагәзе бар Анда алар нәселе мондый эшләрдән мәңгелеккә азат ителәләр дип язылган. Яна указ белән бу хокук юкка чыгарыла микәнни ’ Ышанмыйча, өяз каласы Тәтешкә дә барып кайтты Хәмзә, ләкин анда да кәефен кырып җибәрделәр Буйсынмый чара калмады. Бәс, шулай икән, ул бу эшкә үз
А
теләге белән катнашырга, кемгә дә булса ат бирергә әзер икәнен белдерде
Бер атнадан сон авылга солдатлар килеп төштеләр. Алар өяз каласы Тәтештән махсус чакыртылган иделәр. Килү белән солдатлар ун йорттан берәр сарык суйдылар, ашарга-эчәргә әзерләттеләр. Буйсынмаган авылларны акылга утырту өчен махсус рәвештә күп санда җибәрелеп, бу обжор команда үзенен кара эшенә кереште. Кешеләр берәм-берәм каравыл өенә чакыртылып, камчы белән суктырыла башладылар. Шул ук вакытта лашман эшенә җибәреләселәрне билгеләделәр.
Исемлекнең бантына Фәсхетдинне язып куйдылар. Картайган атасы- анасы булу сәбәпле, аны закон буенча солдатка яки лашман эшенә җибәрергә тиеш түгелләр иде. Ләкин монын белән исәпләшүче булмады. Фәсхетдингә Хәмзәнен атын бирергә булдылар, чөнки атлылар озаграк хезмәт итәргә тиеш иделәр.
Солдатлар хатын-кызларга да күз ата башладылар. Инсафлы әдәпле татар хатыннары өчен бу солдатларнын. аулак урын туры китереп, кочаклаулары, узганда-барганда авызын-битен яшергән яулыкларын тартып алу, яланбаш калдыру, кабыргаларына, күкрәкләренә сузылулары чиктән ашкан зур гөнаһ, акылга сыймаслык бер бозыклык иде. Шуңа күрә, кызларны, яшь киленнәрне карангы кабу белән ындыр артларыннан, юлсыз җирләрдән генә күрше авылларга танышларына, туганнарына илтеп яшерә тордылар.
Хәмзә өенә әфисәр урнашты. Хәзер анын капка төбендә үк каравылда көне-төне алмаш-тилмәш солдатлар торды. Кемгә булса да керергә-чыгарга мөмкинлек калмады. Заһидәнен Фәсхетдин белән хәбәрләшерлек күршесе Фәридә дә авылдан чыгып тайган иле.
Хәмзә теләсә-теләмәсә дә әфисәрне, анын ярдәмчеләрен, анын янына килүчеләрне ашатып-эчертеп торырга мәҗбүр булды. Үзенен усаллыгыннан авылга килгән бу бәланен шулкадәр афәткә әйләнәсен күз алдына китермәгән иде Хәмзә Ләкин ул хәзер дә явыз ниятеннән кире кайтмады. Киресенчә, Фәсхетдинне лашман эшенә озатуларына кинәнде генә. Шуның өчен дә өендәге әфисәргә сый-хөрмәтне кызганмады ул. Өстәвенә, үзенә бил бөкмәгән, күп чакларда туры сүзләре белән комачаулаучы Әхмәтзыя, Әхмәтсафа кебек ил картларының да улларын җибәртүгә иреште. Жәгьфәрсадыйк староста белән бергәләп әфисәргә ал арны яздырды.
Карчыгы ишек аша Хәмзәгә дәшкәч кенә ашларны гүрничәгә хуҗа үзе альт керә торган иде. Әфисәргә бу гадәт ошамады.
— Ник ашны үзен ташыйсын, сезнен хатын-кызларыгыз юкмы әллә? — дип көлде ул, мәсхәрәле итеп.
Шуннан сон Хәмзә табынга ашларны ташырга кызы Заһидәгә боерды. Фәсхетдин белән булып узган маҗаралардан соң хәсрәтеннән яман сулыгып, йөзе агарынып калган Заһидәне элегрәк белгән якыннары кызгансалар да, ул үзенен сылулыгын югалтмаган иде. Бу сылуны күргәч, анын басынкылыгын бөтен татар кызларына хас бер сыйфатка юрады әфисәр. Әмма күзе төшкән иде кызга, шуна күрә, гел аны чакырта башлады.
Берсендә, Хәмзә ниндидер йомыш белән ишегалдына чыгып киткәч, әфисәр тиз генә Заһидәне кочаклап алды. Кыз елан тизлеге белән анын кочагыннан шуып чыкты һәм кайнар ашлы табагын атып бәрде. Әфисәрнең киеме буялды, куллары, боты пеште. Әфисәр исенә килеп өлгергәнче, Заһидә гүрничәдән чыгып тайган иде инде.
Моннан сон Заһидә әфисәргә хезмәт итүдән катгый рәвештә баш тартты. Түрә каршында һәрвакыт яхшы булырга тырышкан Хәмзәгә буйсынмаучан кызы бик күп бимаза китерә түгелме сон? Ачуыннан: “Нинди алама булса да, тиз арада берәрсенә кияүгә бирергә кирәк”, — дип күнеленә беркетеп куйды ул.
21
иһаять, лашманчыларны жыеп бетереп, обжор командасы китеп барды. Авыл алардан сон ничектер тынып, моңсуланып калды Кешеләр бер-берсенә эндәшмәс булдылар. Лашманчыларны башка авыллардан да алып җибәрү турындагы хәбәрләр генә аларнын күңелләренә әзме-күпме жинеллек китерде. Бер без генә түгел икән, ил белән икән бу бәла, диештеләр.
Хәмзә морза кызын урнаштыру уенда булды. Элек яучы җибәргән кешеләрнен кылларын читләтеп тә, турыдан-туры да тарткалап карады. Ләкин яучы җибәрерлек кияү-егетләр кайсы инде башлы-күзле булганнар, кайсы Хәмзә белән туганлашырга теләмәүләрен белгерттеләр. Фәсхетдин белән телгә кергән Заһидә хәзер алар күзаллында “тубалы тузган” яисә сазаган кызлар исәбендә иде инде Аны яучылап килүче башкалар да күренмәде. Шулай вакыт уза торды. Тагын көз җитте Бу әбиләр чуагы килеп житкән көннәр иде, ягъни бизмән ае* башланган көннәр иде.
Көннәрнең берендә Хәмзә морза күрше Балыклы авылы мулласы Сафиулла хәзрәтне очратты. Шомгаты базарында булды бу хәл.
Дога кылып, чәйгә утырганнан сон, Сафиулла мулла әңгәмәнең тезгенен үз кулына алды:
— Күптәннән бирле синең белән күрешеп, бер әңгәмә корып алырга теләп йөри идем, Хәмзә энем. Сиңа үпкәм дә бар иде Менә, ходай кушып, сөйләшеп алырга да җай чыкты
— Беләм, хәзрәт, ни әйтергә теләгәнеңне сизеп торам Авылыбызга килгән афәтне гел миннән генә күрәләр. Мотлака, Фәсхетдинне урынына утырту гына иде ниятем. Күрәсен, әллә нинди лашман хезмәте уйлап чыгардылар Анысына да мин гаепле түгел бит инде
— Бәла үзе генә йөрми шул ул. Бәла килә-килә. артыннан куа килә. Лашман афәте сезнен авылга гына килмәде, ул безгә дә, башка авылларга да килде. Вә ләкин сездәге кебек обжор командасы килмәде, шуңа кыласы гамәлеңне алданрак уйларга кирәк иде, энем
Сафиулла мулла беравык тын алды да дәшмичә, күзләрен аска төбәп утырган Хәмзәгә карап сүзен дәвам итте
— Урыс кавеме ничек эшләргә белә ул. Татарлар арасында аз гына үзара талашны да файдаланырга тырыша, шул чакта тыгыла, ү зенсн куәтен сиздерергә әзер тора. Янәсе, күрегез, безгә итагатьсез кешеләргә карата без ничек рәхимсез була беләбез Ә син авыл кешеләрен шундый тәшвишкә салуың белән каферләрнен күңелләрен ачтын, аларнын кәефләрен күтәрдең.
Сафиулла мулланың бу кадәр каты һәм йөзгә бәреп әйткән сүзләреннән соң, Хәмзә байга карышып торыр әмәл калмады.
— Хәмзә энем, — дип дәвам итте мулла, — кызын да үзен кебек кырыс-усал холыклы булырга охшаган. Әлеге Фәсхетдин белән качуы да тәкъдирендә язылган булгандыр инде Узган эшкә салават, ана кайтмыш юк. Алдагыны уйларга кирәк. Кызыңны кияүгә бирергәдер бит ниятен’’ Хәер, бу синең эш. Күңел уйларыңны ачып саласын килмәсә. ихтыярын Ярдәм итә алмаммы дип кенә соравым
һаман дәшми утыручы Хәмзә ачылып китте
— Мин үзем дә шул турыда кем белән киңәшим дип йөрүем иде. хәзрәт. Баланы кичекмәстән урнаштырырга кирәк анысы. Ярлы-ябагайга, кара халыкка бирмәскә иде ниятем. Хәзер күренә, яучы җибәрергә атлыгып торучылар юк шикелле
— Мин дә шулайрак ишеткән идем шул. Моннан ары исәбен ничегрәк эш итәргә инде’’
— Рәтле-жайлы кеше булса, кем дә ярар дип уйлап куям хәзер
— Безнен Балыклыда бер егет бар-барын Әйбәт кеше үзе Тырыш •Бизмән ас — 22 сентябрьдән башлана
Н
Атасыз-анасыз яшьли калып кына ярлылар исәбендә йөри. Нәселе яхшы. Аны бәлки беләсең дә булыр — Мостафа атлы.
— Мостафа? Соң, хәзрәт, шул үзсүзле йолкышка кыз бирергә син мине кем дип белдең9 Минем морза нәселеннән булуымны оныттыңмыни9 Аның ике баласы бар. Жәгьфәрсадыйк старостаның кызын алмыйча шул көнгә калды ич ул.
— Дөрес әйтәсең, Хәмзә энем. Тик ул старостаның гарип кызын алмавының икенче ягын да уйла: димәк, Мостафа горур кеше. Авырлыктан курыкмый. Үз акылы белән көн күрә. Синең кызыңны алса да, малыңа ымсынмас ул. Фәкать үз көченә ышанып яши торган кеше. Менә әле юк хәлен бар итеп, күптән түгел өч яшьлек тай алып кайтты. Бер елдан үз жирен үз аты белән сукалап чәчәр. Өстәвенә, күршесе Гайнулла абзыйларга тернәк булып тора. Бәгъзе кеше үз ата-аналарын да алай тәрбия кылмас. Кыскасы, уйла, энем. Кызыңны бөтенләй бәхетсез итәсең килмәсә, минем тәкъдимемә риза булырсың.
22
әсхетдиннәрне Шомгатыда ике көн тоттылар. Ул арада олысның башка авылларыннан да лашманчылар җыелды. Ниһаять, гаять зур, еракка сузылган олаулар юлга кузгалдылар. Фәсхетдин Әхмәтсафа улы Галләметдин һәм Әхмәтзыя абзый улы Шәйхетдин белән бергә урнашты. Башкалар да шулай берләшкәннәр иде.
Коры, кояшлы иртәдә атлар бер-бер артлы тезелешеп, ашыкмыйча гына алга атладылар. Кичен кырау төшкәнлектән, иртә белән аеруча салкынча иде. Саргаеп кипкән үлән сабакларын, камыл башларын сырып алган ак сыкылар яна чыккан кояш нурлары астында ялтырап озата бардылар.
Арбалары артыннан жәяүләп баручы лашманчыларның күңелләре төшенке иде Аңлашыла ки, ал арны күрмәгән-күнекмәгән лашман эше борчый: кая барып керерләр дә, ниндиерәк эш булыр? Авыл кешеләренә урман кисү таныш булса да, бик күпләрне куркыта.
Элек-электән килгән ‘‘лашман” дигән сүз үзе дә куркыныч сала торган ят сүз. Лашманчы — тишек чабаталы, иң актык, жәмгыятьтән төшеп калган, йортсыз-жирсез бер буйдак, качкын, карак яисә кеше күз алдында ин түбән сыйфаттагы бәндә итеп кабул ителә иде. Синен лашманчы икәнеңне белә калсалар, сөйләшергә дә теләмиләр, тизрәк яныңнан таярга тырышалар. Лашман сүзе дә ят немец теленнән килгән “лашмасман”, ягъни “урман кисүче кеше” мәгънәсен аңлатуны беркем белми дә, бу турыда уйламый да.
Эчке кичерешләргә килгәндә, Фәсхетдиннең хәле барысыннан да авыррак иде. Нигә соң аның язмышы тормышка аяк басмас борын шулай булып чыкты? Морза кызын яратканга гынамы? Кыз үзе дә ярата лабаса аны. Шулай булгач, нинди гөнаһлары бар9 Ник аларны шулай ерткычларча аердылар? Ни өчен бу дөньяга яратылган кешегә үз теләген, өметен тормышка ашырырга ирек бирмиләр?
Заһидә үзен ничек хис итә икән хәзер, бичара? Нәрсәләр уйлый икән9 Морза нәселе, аксөяк зат булуы белән кара халыкка өстен карарга, аларны санга сукмаска икәнлеген Заһидәгә ана сөте белән бергә сеңдерделәр, әлбәттә. Шулай да ул Фәсхетдинне яратты. Бу аның яшьлек омтылышы, яшьлек ялгышы гына булмагандыр бит?
Әй бу ялгышлыклар! Нишләп кенә соң мәчет манарасы да күренеп торган Батыр авылына барып җитмәделәр алар? Бигрәк ваемсыз булдылар шул. Инде кавышу насыйп булмас микәнни9 Алдыңа килеп баскан бәхетне дә кулдан ычкындырган егет егетмени инде ул?
Вакыт-вакыт бу вакыйгалар аның белән түгел, ә кемдер башка кеше башыннан үткән шикелле тоелды Фәсхетдингә. Әмма күңелендәге
Ф
хәсрәт төсне туктаусыз тынгысызлап торды. Ичмаса, авылга кайткач та, Заһидә белән очрашырга жай чыкмады Дөресрәге, ана да, Заһидәгә дә ирек бирмәделәр
Шул ук вакытта, хәзер ялгыз калган карт ата-анасынын исәнлеге ярдәмгә мохтаҗ чакларында үзләренә терәк булырдай бердәнбер улларынын шундый язмышка дучар булуы егетнен жанын теткәләде
Үз уйларыннан айнып, тирә-юньгә күз салырга өлгермәде Фәсхи, юлдашлары Галләметдин белән Шәйхетдиннен үзенә карата тискәре мөгаләмәләрен тоеп өлгерде. Авылда төп крәстиян эшеннән, ягъни чәчеп- урып яшәүдән аерылган сукбай булуы белән генә түгел, ристан булып танылуы белән дә алардан аерылган иде Фәсхи. Шуна күрә бу ике егет, аннан шүрләп кенә калмыйча, түбәнсетеп тә карыйлар кебек тоелды.
— Нинди матур көз, егетләр, чикләвек, балан, миләш җыеп урман хозурында йөрүе үзе ни тора! — дип куйды ул, дәшми баручы иптәшләренә сүз катып.
— Урманга барабыз бит инде, җыеп тик йөрерсен, — дип жавап бирде Шәйхетдин дорфа гына
— Бәлки әле безне дә сыйларсың Анда безгә, урман кисүчеләргә, норма дигән нәрсә бар, диләр. Ә сиңа, атлыга, норма юк икән Булса да, атың үзеңнеке түгел, тартыр әле.
— Егетләр, без барыбыз да бер камыт кигән кешеләр хәзер. Бергә оешып торсак, әйбәтрәк булыр Әйдәгез, шул хакта сөйләшик әле
— Ниен сөйләшәсен анын9 Без урман кисүче, син ташучы. Ат белән күп нәрсә эшләп була. Чабата читеккә тинләшми
Шулай дорфа сөйләшүче иптәшләре белән Фәсхи артык сүз куертып торуны кирәксез тапты, тагын үз сагышларына чумды.
Ул арада алдагы олауларның берсе белән бер вакыйга булып алды. Баксан, кайсыдыр ачык авызнын алгы тәгәрмәченен чәкүшкәсе төшеп калган икән. Тәртәсенсн тәже ычкынган һәм тәгәрмәче төшеп кала язган. Кәрванның алдыннан да, артыннан да саклап баручы солдатларның җикеренүеннән соң, тиз арада яңадан тәртип урнашты.
Бу вакыйга төш житәрәк булганга күрә, атларны ашатырга һәм ял итәргә әмер булды.
Әле оешырга өлгермәгән лашманчылар һәркайсы үз капчыгыннан ашарга утыргач, күрше арбадан бер олырак кеше тавышы ишетелде
— Әй, егетләр, менә чишмәдән су алып килдем Кирәк булса, агызып алыгыз!
Фәсхетдин җамаягын тотып шул якка китте
— Әссәламегаләйкем, юлдашлар. — диде ул, җиргә кырын яткан өч кеше янына чүмәшеп
— Вәгаләйкүм әссәлам! — берсе Фәсхигә утырырга ишарәләде — Кайсы авылдан буласын инде, юлдаш0 Ат башындамы, әллә жәяүлеме үзен9
Бу кеше үзе Үтәмеш авылыннан Мәүләтша булып чыкты Ачык чырайлы, сөйләшергә маһир Мәүләтша көр күнелле кеше икән — Әнә теге ермакта чишмә булмый калмас дип барган идем, рас булып чыкты Бер казан су алып кайттым, син лә кирәк хәтле алып эч, иптәшләреңне дә чакыр Өчегез дә бер авылданмы9 Авылдашлар белән бергә булу күңеллерәк ул. Менә мин авылдан бер үзем генә туры килдем Авыл кечкенә безнен, утызлап кына йорт Шулай да менә күрше авыл Урсактан килүчеләр белән таныштым Алар белән бергәрәк булырга исәп. Яшь кешеләргә кинәшем дә ярап куяр, шәт
— Бу лашман эшенә сине ничек җибәрергә булдылар сон. Мәүләтша абзый? Яшен дә олы күренә
— И-и. Фәсхетдин! Авылда һәр кеше үз урынында. Артык кеше юк. Әйтүләре буенча, беркем бу эштән читтә кала алмый Баш исән булса, икс ай озын гомер түгел, мин әйләнеп кайткач, башкалары китәргә тиеш булырлар бит барыбер Менә урак бетте, икмәкләр җыелды, Аллага
шөкер' Өйдә әвен сугарлык, терлекләрне карарлык кешеләр бар. Хур булмабыз, ходай насыйп итсә.
— Карале, кем, Фәсхетдин, син Морзалар авылыннан, дидең түгелме сон? Онытып торам икән әле. Анда сездә обжор командасы булган икән ич. Хәмзә морза чакырып китергән, диделәр Аның кызы бер ярлы егеткә ябышып чыккан да, качып бару юлларында тотып алганнар икән Шул хәбәрләр дөресме? Болар дөрес була калса, мин сезнен авыл кешеләре арасында булуымны теләмәс идем. Хәмзә морзагызны әйтәм әле, андый кеше белән каберен якын булмасын. Аллам гына сакласын, ярабби!
23
аһидә беркемне дә күрмәс, беркем белән дә сөйләшмәс булды. Бер көнне Хәмзә морза кызын үзенә чакырып алды да аңа ташланды: — Йә. сөйрәлчек, әйт, атаңны нинди хурлыкка калдырганыңны беләсеңме син? •
Заһидә дәшмәде. Ул инде елаудан узган иде. Атасы дәвам итте:
— Бөтен тирә-якка яман атың чыкты. Ата-ана сүзеннән узмыйча, атаң ничек теләсә, шулай буласын белә торып та, шул йолкыш каракка ияреп киткән бәдбәхетне хәзер кем алсын9 Бөтен тирә-якны үз кулында биетеп тоткан атаңның теләгенә каршы барырга ничек йөрәген житге? Мин сине хәзер балам дип тормам, өемнән куып чыгарырга да күп алмам. Әйдә, йөр шунда хәер эстәп!
Хәмзә кызганнан кыза барды. Кызынын жавапсыз басып торуы аның ачуын кабарта гына иде. ‘‘Әткәй, минем язмышым синең кулында, мине нишләтсәң дә иркендә, тәкъдирем шулайдыр инде”, дигән жавап ишетсә, әллә дә бераз йомшарыр иде Хәмзә, ләкин кыз тәкәббер рәвештә басып торуында булды, буйсынырга теләген сиздерергә ашыкмады.
Тынлата алмагач, ачуыннан нишләргә белмәгән атасы камчысын тартып алды, аны болгап, кычкырынырга ук тотынды:
— Әлегә кадәр белмәсәң, бел: гомеремдә минем үземнекен кылмый калганым юк әле. Сине хәерчегә бирсәм бирәм, ә ул ристанны, лашманчыны гомерендә бер тапкыр да күрмәссең! Морза икәнен онытма атаңның!
— Үз кызыңның шулай ук морза нәселеннән икәнен онытма! — диде Заһидә тыныч кына. — Мин үз язмышымны үзем кайгыртырмын. Ярар, әткәй, соңгы хәерчегә чыксам чыгармын, синең өендә артык кашык булып яшәмәм! Фәсхетдингә насыйп булмаганмын икән, башка кешене бәхетле итәргә тырышырмын' Әмма синен кеше талап жыйган байлыгына кызыкмам!
Бу сүзләрен бик тыныч тавыш белән әйтте Заһидә, Хәмзә бермәл югалып калды. Кызы гурничәдән чыгып киткәч тә, исенә килә алмыйча шактый вакыты үтте.
Әнкәсенә дә үпкәсе зур иде Заһидәнен. Гомере буе кол булып, иренә каршы сүз әйтү түгел, гел аның кубызына биеп кенә яшәде әнкәсе Кызынын йөрәгенә тоз салуын абайламыйча, ул да бер көйне көйләде:
— Балам, кызым, элек яучылар агылып торса, хәзер сине искә алучы да юк. Киресенчә, атаң үзе хәбәр салган кешеләр дә төрле сәбәп табалар, аралашырга атлыгып тормыйлар. Атаң сине иркәләп үстерде, үзең дә беләсең, башкаларга кушкан кебек, сине эшкә дә жикмәде. Бүләген-күчтәнәчен кызганмады. Бөтен кызлардан, тирә-як мулла-ахун, урыс түрәлэренен кызлары-хатыннарыннан артык бизәндерде, киендерде. Ә син, рәхмәт яудырасы урынга, аны рисвай иттең, — дип сөйләнә иде әнкәсе.
Бу ихтыярсыз, җебегән әнкәсенең тел төбен яхшы аңлый иде Заһидә. Әнкәсенең тормыш иреге дигән төшенчәне белмәве бер дә гаҗәп түгел, ә бары көлке һәм кызганыч кына иде.
Әнкәсе әнкәсе инде, ул өлкән буын кешесе. Аның халәте аңлашыла.
З
Менә абыйсы Якуб тагын Ни үзен, ҺИ хатыны Нажия жингине яклый белми Гомерләре шул өй эшенә чумган булыр. Бер тапкыр аягүрә басып, кояш, ай, йолдызларның галәмдә барлыкларын кызыксынып караганнары бармы икән бу бичараларның9
Заһидә белгән барлык кешеләр арасында бердәнбер аерылып торган кеше — ул да булса Фәсхетдин иде.
Ләкин егет Заһидәгә ышанычлы терәк була алмады. Бөтен эшне җайлап, башкарып чыгабыз дип торганда гына Ялчек чуашына тозакка килеп егылырга нигә кирәк булды инде9 Чәйнәп каптырганны йота алмаган бәндә булып чыкты Шунын нәтижәсенен әче җимешен икесе дә татыйлар хәзер. Зинданга да саксызлыгы аркасында гына эләкте. Лашман хезмәтен ифрат авыр хезмәт, диләр Ходай ярдәм бирсен үзенә Исән-сау кайтсын иде инде И-и, Фәсхетдин, Фәсхетдин! Ходай түземлек белән сабырлык кына бирсен инде Хәер, әнә атасы нәрсә ди бит гомерендә бер тапкыр да күрмәссең аны, ли Шулай ук булыр микәнни9 Шулай булса да, Фәсхетдингә исәнлек, иминлек бир, ходаем! Син, Фәсхетдин, ичмасам, ир кеше, тормышыңны жайлый белерсең, шәт. Менә мина нишләргә хәзер9 Башны элмәккә тыгаргамы9 Юк-юк! Аллам сакласын! Көфер уйларымнан арындыр, ярлыка мине. Атам йортында артык кашык булып яшәгәнче, ярлы-ябагайга чыгып, үз көнеңне үзең күреп яшәвең артыграк Тик бу кичерешләремне аңлаучы бәндәсе генә насыйп булса иде Йа, раббем, үзең хәерле кыл Тәкъдирең шулай булгач, язмыштан узмыш юк шул инде
24
ашманчылар кич кунарга тукталдылар Атларын-арбаларын бер- берсе янына түгәрәкләп куеп, үзләре барлы-юклы азыкларын тәгам итеп мәж килгән ыгы-зыгыдан сон, арбаларындагы печән арасына чумып, йокларга яттылар Җылы өйләргә таралып ял итәргә теләмәгән ат хуҗаларын, ыгы-зыгыдан файдаланып, атларын урлап качу очраклары булгалый дигән хәбәр шикләндерде бугай Көзге аяз төн үзенең сиздерерлек суыгы белән рәтләп йоклатмады да үзләрен, тик барыбер алар атларының кырт-кырт итеп солы ашаган тавышларын тынлап ята бирделәр
Иртәгесен иртүк лашманчыларны Каратай урманына алып киттеләр. Анда барып җиткәч, яңа килүчеләрне элегрәк монда эшләгән лашманчылардан калган зимләнкәләргә кертеп урнаштырдылар Җиргә ярым уелып ясалган, кара мунча сыман, ләкин мунчадан күпкә зур зимләнкәләрдә һәркем үз ятагын җайларга, ишеген-тәрәзәсен көйләргә тиеш иде. Көннең калган өлеше шул шөгыль белән үтте Кемнең балта тотуга осталыгы бар, шуларның тәҗрибәсе ярап куйды монда.
Иртәгесен эш башланып китте Монда элегрәк киселгән агачлар байтак җыелган икән. Арбаның алдын гына калдырып, өстен ә ботаклардан арындырган дүртәр сажинлы бүрәнәләрнең юан башын күчәргә салып бәйләргә һәм аны Идел ярына сөйрәтеп барырга кирәк икән Ара ерак, егерме чакрымнан артык. Таулы-чокырлы юлдан барып кайтканчы көн уза да китә Әгәр киченнән төяп куйсаң, иртәрәк кузгалырга да була, ләкин алай өлгерү авырга килә Көне буе җәяүләп кырык чакрым араны узу да нык ардыра. Шул арада атка азык әзерләргә дә кирәк бит әле. Үзеңә һәм жәяүле иптәшләреңә дә ашамлык алып кайтырга кирәк
Урман кисүчеләр исә пар-пар булып, йөз еллык имәннәрне балта- пычкы белән кисеп егарга, ботаклардан арчырга, аларны дүртәр сажин итеп туракларга, төяп китәргә җайлы ачык җиргә кәүсәләрне тәгәрәтеп өяргә тиеш иделәр Монда агач басу куркынычыннан, башка бәла-казадан аеруча сакланырга туры килә Шуна күрә һәр парны бер-бсрсеннән шактый ерак арага куеп йөрүче махсус дисәтник бар rue Ул эшләгән эшне дә кабул итә. норма тутыруны да тикшереп тора иде Гадәттә в *
Л
дисәтник итеп урысларны куялар һәм аны ришвәт биреп тә үз файдаңа аударырга, ягъни үтәлмәгән норманы үтәлде, дип яздыру мөмкин түгел иде
Көннәр шулай үтә торды. Лашманчылар әкренләп йончый, арый башладылар. Монда авыруларга да бернинди ташлама юк иде. Бер зим- ләнкәдә бергә торучы егермеләп кеше ике-өч төркемгә бүленеп бергә аш пешерергә күнектеләр. Араларында авыру-фәлән була калса, аны кизү итеп калдыра алалар иде. Ләкин ул авыру өчен алар үзләре эшләргә, норманы анын өчен дә үтәргә тиешләр иде.
Кин күңелле кеше иде Мәүләтша. Үзе һәрвакыт ачык чырайлы, арган-талчыккан чакларда да кеше күңелен күтәрә белә торган адәм.
Көннәрдән бер көнне янгыр катыш җепшек кар яуды, жил чыкты. Лашманчылар эшли торган мәйданда, урман сирәгәеп калгангамы, ачы җил үзен сиздерә иде. Туңьш-күшегеп кайтучылар аннан-моннан капкалап, юеш киемнәрен ничек эләкте шулай киптерергә элделәр дә, һәрберсе тизрәк ятакларына аву ягын карадылар Шул вакытта янып торган мичкә утын өсти-өсти, Мәүләтша үзенең көр тавышы белән сөйли башлады:
— Җәмәгать, исемә төште әле. Минем белән бер кызыклы хәл булып алган иде. Яшь чакларда ниләр булып бетми. Шулай берчакны Сәрия атлы бер кызга күзем төште бит, малай. Ул гәүдәсенен гүзәллеге, буенын зифалыгы, кулларына күз иярмәслек җитезлеге — барысы да килешеп тора инде менә үзенә. Күзәтәм мин моны. Җаен туры китереп сөйләшергә чакырдым. Ризалашты бит.
Зимләнкәдә арырак урнашкан кешеләр берәм-берәм торып, киптерергә элеп куйган киемнәрен җайлаштыру сылтавы белән мич янынарак елыштылар. Мәүләтшанын берара дәшми торуы да тыңлаучыларны кызыксындырды булса кирәк, алар хикәянең ни белән бетәсен көттеләр.
— Караңгы төшкәч, читән коймалары аша сикереп төштем дә киртә коймасына терәлгән килеш көтеп торам. Менә берзаман өйдән кемдер чыкты. Ә-һә, мин әйтәм, чыктыңмы, былбылым! Баксаң, бу Сәрия чалымы түгел, анын әнкәсенә охшаган. Ул миннән ике генә адым кала туктады да, комганын җиргә куеп чүмәште һәм чытырдата башлады. Тавышланып һава да чыгарды. Минем үтереп көләсем килә, көчкә түзеп торам. Карчык эшен бетергәч, әгүзе-бисмилласын әйтеп, тәһарәт алды. Мин артык түзеп тора алмадым, пырхылдап җибәрдем, куе үлән арасына тәгәрәдем.
Мәүләтша бераз тын алып, тыңлаучыларга хәйләле күзен йөртеп чыкканнан соң, хикәясен сөйләп бетерде:
— Шуннан соңмы? Шуннан сон минем үз хәлем хәл иде. Теге куе үлән арасы кычытканлык булып чыкты. Бөтен җиремне кычыткан каклаганга түзмичә, тизрәк аннан чыгып ычкынырга ашыктым. Хәтеремдә, Сәриянең әнкәсе каравыл салып өенә йөгерде бугай. Аннары кулына сәнәк тотып, атасы минем арттан куа чыккан иде, тик яшь кеше, җитмәсә кычыткан да каклагач, кем куып тотсын соң инде9
— Шуннан сон Сәрия белән арагыз өзелмәдеме соң?
— Өзелде. Насыйбы ул булмагандыр инде. Ни хикмәт менә, җәмәгать, үз йомышын һәркем башкара анысы. Әмма, әнкәсе минем алда хәжәтен үтәгәч, никтер кызыннан күңелем кайтты Шулай да була икән ул. Хәер, кызлар барысы да бер бит алар, холыклары гына әйбәт булсын. Хәләл җефетем Бибигаян белән тезне тезгә, йөзне йөзгә куеп дигәндәй, утыз биш ел гомер иттек. Өч бала үстердек. Оныкларыбыз бар, Алланың биргәненә шөкер!
25
акыйгалар Сафиулла мулла фараз иткәнчәрәк барды. Хәмзәнең үзе янына тагын килеп чыгасын ул алдан ук чамалаган иде инде. Үзе заман агышына битараф булып күренсә дә, Сафиулла мулла заманча фикер йөртә, һәр вакыйганы тикшерә, нәтиҗә чыгара ала торган шәхес
В
иде. Хәмзә морзага карата да анын үз фикере әзер иде. Әйтергә кирәк, тирә-якны тетрәтеп тоткан хан заманнарында шул ханнарнын ин якын араннары токымы булган Хәмзә морзанын язмышы хәл ителгән иде инде. Монда, билгеле, башлыча урыс сәясәте нәтиҗәсендәге заман үзгәреше төп роль уйнады. Иң куәтле зыян-зарар Хәмзәнен атасы Хәкимхан морза заманына туры килде. Анын җирләренә урнашкан Биеш урыслары хәзер морзанын кем икәнен дә белмиләр. Ә вакытында алар Хәкимхан морзанын кул астына, ана хезмәт итәргә дип килеп урнашканнар иде Хәкимхан морза үзе дә ихтыярсыз кеше булып чыкты. Тормышның давыллы дуякыннарына каршы көрәшә алмады. Хатынының фаҗигале үлеменнән сон тиз биреште. Хәмзә исә, нык холыклы кеше булса да, бабаларынын элекке абруен торгызу түгел, үзенен хәзерге дәрәҗәсен дә саклап кала алмаячак иде. Үзе күпме талпынса да, анын хыялын тормышка ашыручысы, дәвам итүчесе, аңа булышучысы юк. Улы Якуб, бабасыннан да йомшаграк табигатьле булганлыктан, токымының дәрәҗәсен саклап бару сәләтенә ия була алмаячак иде. Кызы Заһидә атасы кебек көчле, нык ихтыярлы кыз. Ләкин ул, хатын-кыз буларак, морза токымын дәвам итүче түгел Бәлки аларны абыйсы Якуб белән урыннарын алмаштырасы булган да бит, әмма ходай тәгалә башкача тәкъдирләгән шул Шуна күрә, Хәмзәгә хәзер, гади крәстиән баласы дип кимсенмичә, кызын шул гади крәстиәнгә тапшырасы гына кала. Мостафадан да кулай кеше юктыр, дип фикер йөртте Сафиулла хәзрәт. Ике бала атасы булган тол иргә кыз кешенең кияүгә чыгуы гадәти хәл булганга күрә, мондый вак-төяккә әһәмият биреп торуның кирәге бармы икән?
Хәмзә килеп кергәч, Сафиулла мулла аны тиешенчә олылап, ихтирам белән кабул кылды. Бер-берсен элек тә яхшы аңлап килгәнлектән, мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә булдылар.
Икс-өч көн үтүгә Сафиулла хәзрәт белән Мостафа җомга көн иртән иртүк Морзалар авылына юл тоттылар
Барып кергәндә, Хәмзә кунакларны каршы алырга әзер иде инде Дога кылып, чәй янына утыруга, тәкәнен башыннан тотарга күнеккән Сафиулла хәзрәт кызны чакырырга кушты. Хәмзә исә, кызым минем сүземнән чыкмаячак, дип маташса да, мулла үз сүзендә торды. Заһидә алар алдына чыгар алдыннан, Хәмзәнең тәкәббер кыяфәтен күзәтеп торучы Мостафа сүз кушарга булды:
— Хәмзә абзый, мин алдан кисәтеп куярга тиешмен: кызын Заһидә минем белән никахлашырга риза булмый икән, ана да, сиңа да бернинди үпкә белдерергә исәбем юк. Әгәр дә риза була калса, үзем булдыра алган хәтле тыныч тормышта яшәвен тәэмин итәрмен Моны мин үз өстемә тулысы белән алам.
— Мостафа энем, кызны чакырып карыйк, аның карашын белергә кирәк, — дип сүзгә кушылды Сафиулла хәзрәт
Заһидә сулыга төшкән йөзен яулык чите белән яртылаш каплаган килеш ишек катына чыгып басты. Аның күзләре, билгеле, ин беренче нәүбәттә Мостафаны капшап алдылар Озынча түгәрәк битле, хәтфә түбәтәй астында киң маңгае, кара кашы, озын керфеге, икегә аерылып торган киң иякле йөзе бер күз сирпүдә үк чалынды Заһидәгә Монын өстенә, Мостафаның соры күзләре ниндидер акыллылык балкытып тора иде шикелле
“Б> агай начар бәндәгә охшамаган, ләкин Фәсхине оныта алырмынмы икән сон’" — Заһиденең беренче уе шул булды
“Курыкма, матурым, — диде шикелле Мостафа җавабында шул ук соры күзләре белән. - мин беркайчан да синең үткәненә кагылам Син үз иркендә будырсын”
“Әгәр мин үз иркемдә тора алмасам, синең ир горурлыгыңны җимереп ташласам’’"
— “Хафаланма, син ир кадерен кадерли белә торган кешегә охшагансың Хыянәт итү - ул безнең мөселман халкына хас нәрсә түгел"
Аннары кыз Мостафаның күзләрендә: “Минем ике балам бар бит, син ал ар га мәрхәмәтле ана була алырсыңмы икән?” — дигән ялварулы карашын, алар турында хафалануын тойды.
“Тыныч бул” — диде Заһйдә һәм үзенен карашын аска төшерде. Берничә мизгелдә күзгә-күз карашып, шулай аңлашып алулары Хәмзә морза белән Сафи муллага сизелмәгәндер дә, бәлки, әмма бу берничә мизгел ике йөрәк өчен җитәрлек вакыт булды.
Ул арада Сафиулла хәзрәт, үзенен төп вазифасын үтәү рәвешендә озын гына вәгазь укырга кирәк тапты
— Кызым Заһйдә, улым Мостафа, икегезнен дә, игътибар белән тыңлавыгызны сорыйм. Без, кызым, сине ошбу Мостафага димләргә дип килдек. Ишетүем, белгәнем буенча, кызым, туп-турысын әйтергә кирәк, синен ниятен башкачарак булган икән. Бу омтылышыңны гаепкә алмастан, фәкать аны үз мәнфәгатеңне үзен яклый алырдай дәрәҗәгә ирешкән кыз алымы дип бәһалар идем мин. Ләкин, үткән эшкә салават дигәндәй, хәзер үз көнеңне үзен күрер вакыт җиткән. Шуна күрә, атан-анаң һәм үзен белән сөйләшмәстән, аларнын вә үзеңнең ризалыгың алмастан борын, кызым, синең җавабыңны ишетүдән элек, мин Мостафа турында, аның көнкүреше, гамәле турыңда берничә сүз әйтергә мәҗбүрмен.
Бу һиммәтле сүзләреннән сон хәзрәт, читкәрәк китеп булса да, никах турында үзенең фикерен бәян итәргә кирәк тапты:
— Никах ул, балалар, ир белән хатынның икәү бергә кушылып тора башлауларына гына сәбәп түгел, ә тормыш барышында туган авырлыкларда бер-беренә ярдәмче терәк булуга ант итү тантанасы дип тә санала. Язмышлары бер-берсенә йөкләтелә...
Аерым әйтергә кирәк, тормышның иң мәшәкатьле, иң авыр ягы ирләр өстенә йөкләнгән. Мостафа утлым, әгәр шул вазифаларны үтәрлек булсан гына, син үзеңне никахка керергә лаеклы дип исәпли аласын Ләкин никахлы хатынга да бик зур бурычлар йөкләнә. Ул тормыш- көнкүреш җиһазларын, әсбабларын иреннән сорарга хаклы булуы белән бергә, булганына шөкерана кылырга, өйдәге мәхәббәтне, көнкүрешне булдырырга, учагын тәртиптә сакларга тиеш...
Ир белән хатынга үзләренең ата-аналарына карата мәрхәмәтлекләрен саклау, ярдәмчел булу лазем..
Бала тәрбияләү авыр, мәшәкатьле вә татлы эш. Адәм баласының тормыш мәйданында тоткан дан вә мәртәбәләрнең яисә түбәнчелекнең башы — ана әдәп-әхлак яки начарлык нигезе салган ата-анадыр, аларнын тәрбия җимешедер...
Ата — тормыш авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп, җимешен сыйфатлы итеп үстерүче бакчачы. Шуна күрә дә ата-ананы рәнҗетмәү, аларнын ризалыгын алу, картаймыш көннәрендә тәрбия кылу — баталар вазифасы
Кеше күңеле башка кеше күнеленә ачкыч ул. Бөтен вакыйгалар кешенен карашыннан башлана. Карарга ярамый торган нәрсәләргә күзләр йомык булырга тиеш. Күрсәтергә ярамаган әгъзалар томаланган булсын. Шәригать хәтта колак алкалары күренеп йөрүне дә мәслихәт итми...
Шундый озын нәсихәттән сон, Заһидәне күндерергә күп кирәк булмады, тиешенчә никах мәжлесе, аннары зур булмаган туй тантанасы үтте һәм яшьләрне авылларына, Балыклыга озаттылар.
Бу — 1751 елның кырлач ае булып, декабрь ахырлары җитеп килә иде инде.
26
ер ай да эшләп өлгермәделәр, бәхетсезлек килеп чыкты. Кем белән диген әле — бөтенесен рухландырып торучы Мәүләтша абзый белән Каратай урманы калын урман ул. Анын хәтта эре-эре имәннәре дә Иделнен ун як ярында сирәк булган сөзәк итәгенә кадәр җәелеп үскәннәр
Б
Монда бәян ителә торган вакыйгалар вакытында лашманчылар тарафыннан ул урман киселә барып, Иделдән гаять ераклашкан. Сөйки тауларына кадәр барып җиткән иде инде. Әле үрле, әле сыртлавыкты тау араларында урман кисү аеруча игътибарлы булуны таләп итә. Хикмәт шунда ки, агачның күбрәк ботаклы, авыррак ягы башлыча кояш ягына караган булса, кояшсыз билләү астырларында анын кәүсәсе үк кире якка авышып үсәргә мөмкин. Ә озын агачларны екканда алар, җиргә бөтен кәүсәләре белән килеп төшмичә, күрше агачка терәлеп, ярым егылган хәлдә калу куркынычы бар. Шул рәвештә бер агач егылмыйча калып, анын өстенә икенчеләре дә өстәлсә, эш бөтенләй харап булуы мөмкин.
Агачның егылу юнәлешен гадәттә дисәтник билгели. Аннары кисүчеләр бу юнәлешнең каршы ягын озын-озын колгалар белән терәтәләр һәм кисәргә керешәләр.
Бу очракта шулай булып чыкты да. Мәһабәт юан бер имәнне екканда ул, авырлыгы белән алдан билгеләнгән юнәлешкә аумыйча, икенче якка егылды һәм кин ботаклары белән күрше имәнгә терәлеп калды. Ул арада дисәтник килеп чыкты. Үзенең гаебен аклар өченме, ул урманчыларны аты-юлы белән озаклап сүккәннән соң, икенче агачны да шул юнәлешкә каратып кисәргә кушты Янәсе, икенче агач үзенең авырлыгы белән беренчесен дә аударырга тиеш иде. Бу — тыелган ысул булса да, лашманчылар карыша алмадылар. Ләкин икенче имән дә терәлеп калды Хәзер егылмаган агач башына менеп, тоткарлап торучы ботакларын кисеп төшерүдән башка әмәл калмады. Бу бик хәтәр эш иде. Ботаклардан арындырырга дисәтник берничә таза егетне куйды Арада иң тәҗрибәле диптер инде, Мәүләтшаны да билгеләде Мәүләтша агачка менеп эшләүчеләргә астан киңәшләр биреп торды. Ярым ауган килеш терәлеп калган ботакларны арчыйсы бар, ә ул ботаклар гаять юан, йорт бүрәнәләреннән һич калышмыйлар. Аларга сузылыр өчен башта терәлмәгән ботакларны кисәргә кирәк. Берничә егет шуларны ботарлый торгач, терәлеп торучы имәннәр урыннарыннан авышып, куркыныч тудырып тордылар
Мәүләтшага ботак кисүчеләрнең барысын да күреп-күзәтеп, агачларга якынрак ачык жирдә торып, әйтеп тору кирәк иде Шул ният белән ул тагын да якынрак килеп, ике егеттән кала башкаларына саклык белән генә төшәргә кушты Әмма шул мизгелдә ярым егылган имәннәр шатырдый-шатырдый гөрселдәп жиргә аудылар Зилзилә үзенең юлында очраган һәрбер нәрсәне очырып алып киткән кебек, хәзер дә эреле- ваклы агач ботаклары тирә-якка сибелде. Берара монда тоташ гүләүдән гайре бер тавыш та ишетелерлек түгел иде. Гарасат тынгач та кешеләр бу котычкыч урынга якынлашырга куркып тордылар
Өем астында өч кеше, шул исәптән Мәүләтша да, һәлак булдылар Тагын өч кеше гарипләнеп калды.
Бу бәхетсез очракны түрәләр ничек бәяләгәннәрдер, лашманчыларга караңгы иде Шул ук дисәтник, шул ук мылтыклы солдатлар үз урыннарында йөри бирделәр. Аларнын лашманчыларга карата тагын да зәһәррәк кыйланышларын исәпкә алмаганда, барысы да элеккечә дәвам итте Әйтерсең, бәхетсезлек булмады, өч кеше дөнья куеп, тагын өч кеше гарипләнеп калмады.
Фәсхинең эше һаман агач ташу булды. Көн саен унбиш потлап бүрәнә илтергә кирәк Кайбер көнне — авыррак, кайсында — җиңелрәк Шул ук егерме-егерме биш чакрым ара. Ул ай буена эшләп алган унбер тәңкә акчасының алты тәңкәсен атына һәм үзенә алган азык өчен тотып кала килделәр Калган акчасы күчәрдер-тәртәдер, тәгәрмәчтер, дирбиядер сатып алуга китеп бетә язды. Базар бәясе белән таныш кеше булганга күрә, ул мондагы бәяләрнең гаять югары булуын тиз чамалады Ләкин берни эшләр хәл юк, лашманчыларның башка чаралары юк иде
Егерме чакрым араны үткәндә ниләр генә уйланылмый’’ Баштагы мәлдә Мәүләтша абзый аның башыннан чыкмады Биррәк тә кеше хәленә керә белгән, шаян-мәзәк сүзләре белән теләсә кемнең күңелен күтәрергә
сәләтле, тормыш сөючән кеше иде шул, мәрхүм. Исәпләсән, урыс хезмәтендә күпме кеше ятып калды икән? Әле тагын күпмесе һәлак булыр...
Бу агачлардан кораблар ясалуын, шул корабларда урыслар Идел буйлап диңгезгә, шул диңгез ярларыңда яшәгән халыкларны яуларга баруын, Фәсхинең үзенә генә сер итеп, шул ук Мәүләтша абзый сөйләгән иде.
Әнә, Каратай кешеләре, үзләрен мукшы дип йөрүчеләр, лашман хезмәтенә җиккәч, урыс динен кабул иткәннәр. Шуның бәрабәренә лашман хезмәтеннән азат ителгәннәр. Ләкин моның белән аларнын тормышлары җиңеләйгәнме икән соң? Фәсхинең күзәтүе буенча, юктыр. Чөнки алар, лашманчылар кебек үк, Фәсхиләр ташыган агачларны суга тәгәрәтәләр, билдән-күкрәктән суда сал бәйлиләр, шунда ук агачларга кысылып имгәнәләр, һәлак булалар. Бәлки аларга күбрәк түлиләр булыр, әмма аларнын йончылган йөзләренә карап, рәхәт яшиләр дигән уй башка да керми.
Вакыт-вакыт, күбрәк зимләнкә тирәсендә, авылдашлары Галләметдин белән Шәйхетдин очраштыралар. Алар да көннән-көн йончыла, бетәшә баралар. Элекке кәпрәюләре юк инде, куыклары шиңгән. Бер очрашуыңда Шәйхетдин Фәсхигә мөрәҗәгать итеп:
— Фәсхетдин абый, авылдан хәбәр-хәтер алганын юкмы9 — дип сорады.
— Мтш үзем сездән сорашмакчы идем әле, сез дә хәбәрдар түгелмени9
— Татар Шәмәгеннән Шәвәли кайтырга тиеш, ул безнең авылга сугылыр инде. Бер-ике сүзләп хат язасыңмы әллә?
— Кем ул, ничек кайта, кайчан?
— Озакламый кайтам, диде. Ул монда ярты ел икән иңде.
— Сез аны еш күрәсезме?
— Ул бездән ерак түгел, аргы зимләнкәләрдә тора. Без урнашкач, якташларын эхчәп үзе килгән иде.
Хат язу чыннан да әйбәт фикер иде. Ләкин кәгазен-каләмен кайдан табасын анын?
Буш кайткан уңайда Фәсхи, әйләнечрәк булса да, кайбер авылларга керә, утынга яраклы ботаклар калдыра, аны икмәккә яисә йомыркага алмаштыра ала, жаен таба иде. Чираттагы керүендә ул бер кешедән кәгазь-каләм әзерләп куюын сорады. Аннары хат язды, җавап көтеп язмады ул, ә үзенең һәм авылдашларының хәлен белдереп язды.
Фәсхетдиннең хат яза белүе лашманчыларга кулай буйлы Хат яздыру үзенә күрә ниндидер өмет, ябагай көннәрендә яңалык өсти иде.
Баксаң, лашманчылар үзләренең туганнары белән әледән-әле элемтәдә торалар икән ич! Йә авылдашлары, йә күрше авылныкылар, нәүбәтләре җитеп, бөтенләйгә кайтып китәләр, алар урынына яңа кешеләр килә, яисә, Мәүләтша абзыйның мәетен Урсак егете кайтарган кебек, бәхет- сезлеккә очрап һәлак булган, йә гарипләнгән кешеләрне авылларына кайтаручылар була. Алар артыннан якташлары әти-әниләренә, туган- тумачаларына үзләренең исән-саулыгын белдереп хәбәр җибәрәләр, яна килгәннәр белән сирәк булса да күчтәнәч алалар икән. Ләкин телләп җибәргән хәбәргә караганда хат юллавы барысының да күңеленә хушрак килде. Әле бер авылдан, әле икенчесеннән хат яздырып җибәрүчеләр байтак булды Язды Фәсхи, карышып тормады Мондый үтенеч белән килүчеләр арасында төрле кешеләр очрый иде. Бер яшь егет, мәсәлән, үзенен юк кына маясыннан каклаган каз боты алып килде. — Фәсхи абый, миңа да бер хат яз әле, — диде ул тотлыга-тотлыга. — Мин әйтеп торырмын, син яз!
— Йә, әйт, алайса, нәрсә языйм?
— Менәтерәк, әнием Шәмсенурга иң әүвәл күп сәлам диген. Аннары Фәхрия әбигә әйт, май җибәрсен. Кечкенә сеңлем Раузателҗиһанга чуклы сәлам яз.
— Тукта әле, энекәш, хатка башта барысына да сәлам юллыйлар.
Чуклы сәлам димиләр, ә чук-чук сәлам дип әйтәләр Ул күп-күп сәлам дигән сүзне аңлата. Майдыр-фәләндер ише гозереңне аннары гына әйтерсең.
— Юк-юк, абый, барысын да мин әйткәнчә яз. Юкса, Фәхрия бирәсе килмәс, ул бик саран карчык, берүк башта ук яз.
— Ярар, яздым, энекәш. Кем артыннан, кая җибәрәсең хатынны?
— Кем артыннан, дип, язгансың икән, үзен илтеп кайтасыңдыр инде аны, абый. Безнең Мөрәле авылы моннан алай ук ерак түгел ич. Үзем дә илтеп кайтыр идем дә, җибәрмиләр генә.
27
улай итеп, Заһидә кияүгә чыгып куйды. Үзенен балачагын, яшьлеген, яшьлегендәге кайнар мәхәббәтен, мәхәббәте белән бергә Фәсхетдинне йөрәгенен ин ерак бер почмагына яшерергә мәжбүр булды.
Заһидәне барыннан бигрәк, бала сабырсызлыгы белән Мостафанын нәни кызы Фатиха көтте Әтисенен мулла бабайнын кара айгырына утырып, әнкәсен алып кайтырга китүен ишетү белән бөтен тынычлыгын югалтып, зарыгып көтте бала Ул урамга бер чыкты, бер керде, аш-су әзерләп йөрүче Гайниҗамал әбисен аптыратып бетерде
Мостафа яшь хатыны белән кайтып кергәндә каршы алучы да ин беренче Фатиха булды:
— Әнкәй! — дип, туктар-туктамас чанага ташланды кызчык, йөгереп килгән унайга чана үрәчәсенә күкрәге белән бәрелүен дә сизмәде, ике кулын сузып, Заһидәгә омтылды. Тегесе баланы сузылып кочагына алды, шуннан сон гына җиргә төште
— Әнкәй, ник болай озак кайтмыйча тордың9 Мин сине бик-бик сагынып көттем бит
— Вакытым булмады шул, кызым, эшем бик күп булды, — дип акланды җавабында Заһидә, кызны сөя-сөя
— Әнкәй, инде син бер дә, бер дә китмә, яме9 — дип иркәләнде бала.
— Ярар, кызым, ярар, бер дә китмәм
Бу күренешне күзәтеп торучыларга, бигрәк тә Мостафага ямансу булды Алар күзләренә ирексездән бәреп чыккан яшьләрен яшерер өчен әледән-әле йөзләрен читкә бордылар Заһидәнен кызчык белән чын күңеленнән мәш килүен карап тору тынычлык бирә, өмет тә кабыза иде
Фатиха әнкәсенә үзенен әтисе бүләк иткән агач курчагын, ат ябагасыннан ясаган тупчыгын, чуерташларын, кабырчыктан тезгән муен төймәләрен күрсәтеп мактанды Кулына тоттырган алмага ифрат та куанды, әмма әнкәсен үз яныннан җибәрмәде, йокларга да анын белән генә ягарга риза булды Ара-тирә сискәнеп, әнкәсенең йомшак, кайнар күкрәген тойгач, аркасыннан кагып иркәләгәч кенә тынычланып, йокыга талды
Иртәгесен кияү мунчасы ягылды. Мунча чоланына кереп утыру белән Мостафа Заһидәгә сүз какты
— Кил. син дә утыр әле, Заһидә, башта бер әйбәтләп сөйләшеп алыйк
Болай да ир кеше белән гомерендә беренче тапкыр мунча керү йоласыннан оялып торган Заһидә иренә якынайды
— Минем сиңа сүзем шул, Заһидә без әле яши башламаган. Алдагысын ничек хәл итсәк, шулай булыр, берсенә дә соң түгел Минем язмышым, балаларым язмышы, үзеңнеке дә синең үз кулыңда Әгәр, тормыш башлап җибәрсәк тә, яши алмабыз дип икеләнсәң, әллә дә мине гади ярлы крәстиән дип уйлап, морза кадәр морза кызы булгач, мина ярәшкәнгә кимсенерлек булсаң, бәлки башлап җибәрмәү хәерлерәк булыр
— Әйтәсе сүзен шул гынамы9
Ш
— Шул гына түгел. Мин синнән олырак булсам да, яшәр өчен көчем-куәтем бар, Аллага шөкер. Сине ошатсам да, яратып өлгерсәм дә. тормышка ачык күз белән карарга күнеккән мин. Син, ике балам өстенә килеп, үз жил кәнә икеләтә күбрәк мәшәкать аласын, шуңа күрә мин сине алдан кисәтеп куярга тиешмен. Әгәр дә башламыйк дисең икән, минем сиңа үпкәм булмас. Яши башламыйча аерылабыз икән, мин гаепне үз өстемә алырга риза.
— Әй, юләрем минем! Юк-бар хәсрәтләр уйлап, башыңны катырма әле, сиңа әйтәм Әйдә, чишеник, булмаса.
Заһидә шулай сөйләнә-сөйләнә Мостафаның читекләрен салдырырга кереште.
Тормыш шулай жай гына үз агымында бара бирде. Хатынының Фатиханы үз итүе, кызының да “әнкәм” дип өзелеп торуы Мостафаны бик тә куандырды. Тик менә Галимханның гына әнкәсенә бик исе китмәде. Күбрәк вакытын ишегалдында, ат янында булырга тырышты Үзләрендә эш бетсә, Гайнулла бабаларында кайнашты.
Җирән бияләре матур булып үсте аларның. Галимхан һәрвакыт аның янында булганга күрә, ат аны кешнәп көтеп ала, үзен иркәләүне, чистартуны ярата, ялын, койрыгын тараганда рәхәтләнеп тора иде Галимхан әкрен-әкрен атның сыртына кулын сала, аннан күкрәге белән ята торгач, атлана да башлады. Өч яшьлек тай хәзер атланып йөрерлек ат булып өлгерде. Гайнулла абзый белән Мостафа киләсе язга аны сабанга хигәргә мөмкин булыр дип уйлыйлар иде инде.
28
рман шаулавы күңелгә һәрвакыт ниндидер шомлылык китерә. Урман эче җилсез, тыныч булса да, өстә — баш очында һәрвакыт диярлек тоташ гүләгән тавыш ише телеп тора. Әйтерсең, сиңа әле килеп җитмәгән, ләкин менә килеп җитәр, бөтереп алыр һәм андагы мәхшәрнең нәкъ уртасына китереп тыгар сыман ниндидер илаһи көч бар. Бу гүләү беравык тынып торгандай була да аннары яңа көч белән куәтлерәк шауларга тотына.
Ә урман авызында, лашманчылар зур агачларны еккач сирәкләнеп калган кишәрлекләрдә мондый гүләү юк диярлек. Сирәк агачлар арасында уйнаган үтәли җил, юнәлешен үзгәртеп, әле бер, әле икенче яктан китереп бәрә, җирдә яткан кар бөртекләрен өереп ала да биткә сибә, муенга китереп тутыра, җиң очларына керә.
Бүген җил бигрәк тә ачы иде шикелле. Әллә Фәсхигә генә шулай тоелдымы? Алай дисәң, башкалар да йә яннары белән борылып атлыйлар, йә битләрен бияләйләре белән капларга тырышалар.
Кышкы юлга төшеп, арбаларын чанага алыштыргач, урман ташучыларга әлегә илтә алмаган ин юан имәннәрне ташырга кирәк иде. Бу дүртәр сажинлы агачларның авырлыгы егерме-егерме биш потлап булганга күрә, бер чанага мичәүләп ике ат җигелә һәм аны ике йөкче илтә иде. Мондый гаять катлаулы, хәвефле эш аерым сак булуны таләп итә.
Шундый юан имәннәрне алып барган чагында юлның кыйгач бер җирендә олаучылардан берсенең чанасы ауды. Агачның түмәрле башын үрәчәсез чанага салгач та, аны аркан белән бәйләп, кат-кат беркетәләр һәм боргычлап куялар. Бу олауның боргыч борысы нечкәрәк булган, ул сынган һәм аркан бушаган булып чыкты. Шуңа күрә, чана барышында бүрәнә урыныннан авышкан, беръякка кыйшайган һәм юл кыйгачында чананы аударган иде.
Бер табанын күтәреп кырын яткан чананы яңадан бастырыр өчен зур көч кирәк иде. Мондый вакытларда бер-бер артлы тезелгән олаучылар бергә җыелышалар һәм күмәкләшеп чананы яңадан урынына бастыралар Аннары агачны күтәреп чанага салалар. Андый очракларда, элек-электән
У
килгән гадәт буенча, лашманчылар гына түгел, аларга каршы очраучы бөтенләй ят кешеләр дә ярдәмгә киләләр.
Бу юлы да шулай булып чыкты Юан имәннең арканын чишеп, күмәк көч белән казыклар ярдәмендә аны яна тан чанага сатып маташканда, каршыга килүче бер көрмәле чана килеп тукталды. Аннан яшь кенә урыс төште һәм сүзсез генә лашманчыларга ярдәм итәргә кереште. Бүрәнәне күгәргәндә бу урыс, төркемнең көчен бер итәр өчен, фәрман да салды
— А-ну-у, взяли!
Бу тавыш Фәсхигә таныш тоелса да, аның кем икәнен абайламады ул. Бүрәнәне чанага салгач та олаучы урыс, аны үзенчә бер алым белән бәйләп бирде, казыкларның юан башыннан борыслар кисте һәм ике яктан боргычлап куйды
Фәсхи башын күтәреп караса, теге урысның китмичә үзен күзәтеп торуын чамалады. Таныш иде аның йөзе, тик киеме белән генә ят кешегә охшаган иде. Тегесе дә бермәл карап торганнан соң:
— Пасхи, ты ли это? — дип аны кочаклап алды.
— Митри, синме бу? — дип, Фәсхи дә аны каты итеп кочагына кысты.
Бу очрашу җыелышып торган лашманчылар өчен гаҗәп күренеш булды. Зур якалы озын бөрмәле тун, бүре тиресеннән тегелгән колакчын бүрек, аякларына җылы кара киез итек кигән бу урыс белән башына мескен бүрек кигән, юан итеп сарык йоныннан бәйләнгән шарф чорнаган, якасыз кыска бишмәт өстеннән зәңгәрсу эзәр бәйләгән, сырган чалбарлы һәм тула оек белән чабата кигән лашманчы татарның, әле урысча, әле татарча сөйләшә-сөйләшә, кат-кат кочаклашулары күбесе өчен гомердә күрмәгән-ишстмәгән могҗиза иде. Урысларның татар кешесе белән ерактан торып, тәкәббер мөгамәлә итүләренә күнегеп беткән лашманчылар күз алдында ничек шулай бертуганнар кебек күрешергә мөмкин? Лашманчыларның башына сыймас хәл иде бу
Ике дус исә, тирәдәге кешеләргә әһәмият бирмәстән, берничә сүз белән бер-берсенең хәлен белештеләр. Тиз арада тагын очрашырга сүз куешып, икесе ике якка кузгалдылар.
Урыс белән очрашу вакыйгасы лашманчылар арасында төрле гайбәт тудырды. Берәүләре элек тә Фәсхинең чын крәстиән түгел, ә афәткә дучар ителгән мулла малае яки берәр татар түрәсенең ниндидер сәбәпләр аркасында өеннән куылган улы дип фикер йөртсәләр, икенчеләре урыс малае, тик, татар марҗасыннан туганга күрә, атасы кабул итмәгән бер бәндә дип уйладылар, һәрхәлдә, Фәсхетдин, күбесе надан авыл крәстиян- нәренең фикерләвенчә, ниндидер аңлашылмый торган аерым бер кеше иде. Теге урыс белән очрашудан соң. Фәсхи бөтенләй серле кеше булып китте: аңа карата, бер яктан, ихтирам артса, икенче яктан, бигрәк тә якыннан аралашырга туры килгән кешеләр тарафыннан читләтү дә артты Хәзер аны бик күпләр күреп, тагын да күбрәкләр ишетеп белә иде инде
Берничә көннән соң кичке караңгы төшәр алдыннан Дмитрий Фәсхине зимләнкәсеннән эзләп тапты. Ул аны кантурга алып китте
Дмитрийның тормышы Фәсхи белән аерылганнан бирле шактый үзгәргән булып чыкты Аны, татар телен белгәнгә күрә, лашманчыларга табиб итеп билгеләгәннәр икән. Бу эштә ул әле бер ай чамасы гына булып, лашманчылар белән танышып пәри икән.
Дмитрий һәрвакы гтагыча ачык чырайлы, шат күңелле иде Фәсхине чәй белән сыйлый-сыйлый, ул һаман үз мәшәкатьләрен сөйләвендә булды
— Мина зур участок бирдиләр, ун точка. Тетюшеводан алып до Теньков. Кругом урман кисалар Кругом несчастные случаи, агач баса Мин тиеш контролировать безопасность работы. Мескен татарлар күн калечатся. Условиелар юк. Татарлар неграмотный, кубрагы молодежь. Безопасные приемы работы не знают Кү-рсатүчылар юк. показывать некому
Дәшми генә тынлап үтырган Фәсхигә карап, сүзен бүлеп тукталып
калды
— Постой, мин хаман о себе да о себе. Син ничек яшисен9 Эш авырмы? Айда, син хазер силә, рассказывай! Как дома? Твои старики, то есть атан-анан исяннармы? Давай, силя как другу, — диде ул Фэсхинен иңбашына кулын салып.
Фәсхи башта теләр-теләмәс, аннан ачылып китеп лашман тормышын тасвирлап бирде. Әлеге хәвефләрнең монда да булуын ачынып сөйләде.
— Шул килеш кенә барса, бу хезмәткә түзеп булыр иде. —дип нәтижә ясады ул үзенчә. — Tine менә өйдә калган картларның хәлен белә алмау эчне пошыра Исәннәрме алар, хасталармы, бер хәбәр дә ишеткәнем юк. Аннары Заһидәнен язмышы да мина билгесез.
Фәсхинен ярым сораулы бу сүзләренә жавап биреп тормастан. Дмитрий үзе сорады:
— Син монда тагын купмы эшлярга тиеш?
— Күпме дип... язга хәтле инде...
— Вот что, Пасхи, мина кучер полагается. Мин буду ходатайствовать. Сине кучер итармын. Эшен авыр булмас. Тиешле акчан алырсын. Расходларын булмас. Ата-аналарын турында белешербез. Совсем авылына кайтара алмыйм, извини, не в моих силах.
Дмитрий әйтәсе хәбәренең ин аянычлысын ахырга калдырган икән. Фәсхине озатырга чыккач кына, аның күзенә туры карамыйча, күңелсез тавыш белән әйтеп куйды:
— Невестан турында... Заһиданы оныт инде. Атасы аны ике балалы бер ирга кияуга бирде.
29
оннан ары, киләбе чуалган кебек, Хәмзә морзаның тормышы өзлексез бутала барды. Ин элек, көне-төне авыр хезмәтне күтәрә алмыйча, килене Наҗия хасталанып китте Фәсхетдиннең атасы Фәезхан картны карчыгы Фатыйма белән бергә куып җибәргәннән сон, үзенә генә калган авыр хезмәт сындырды Наҗияне. Хәмзәнең авыр холкын белгән авыл кешеләре аңа эшләргә бик атлыгып тормадылар. Башка авыллардан да хезмәтчеләр яллап карады Хәмзә. Тик алар да, ач тамагым, тыныч колагым, дигән кебек, озак тормыйлар, китә баралар иде. Терлекләрне карарга улы Якубка яисә еш кына үзенә туры килә иде. Бетмәс- төкәнмәс йорт эшләренә кереп баткач, сату-алу кәсебе дә артка кала башлады, сатарга алган малы келәтләрендә ята бирде. Ә бу инде файда китерү түгел, аның кесәсенә зыян сала иде.
Көннәрдән бер көнне улы Якуб тик торганнан чәпченеп китте. Чанага тирес төягән чагында ул кулыңдагы сәнәген ачу белән тиреслеккә кадады да ныклы тавыш белән әйтеп куйды:
— Әткәй, җитәр мина корт кебек тирестә казынып ятырга! Мине башка чыгар!
— Нәрсә?
— Гомерем буе бер кирәкмәгәнгә бил бөгеп, бөкре чыгарып яшәгәнче, үз көнемне үзем күрим, ичмасам. Әнә, көне-төне эштән арынмаганга күрә, җәмәгатем бала таба алмаслык хәлгә килде. Хәзер менә урынга ук егылды. Җитәр, әткәй!
— Син үз урыныңны белеп саташасынмы, әллә белмичәме? Бу хуҗалыкны кемгә калыр дип уйлыйсың син? Синен үзенә түгелмени? Син минем бердәнбер варисым икәнлегеңне яхшы беләсең Рәхәтенә чыдый алмыйсын.
— Рә-әхә-әт, — дип сузды Якуб, — рәхәт булса, Заһидә дә ике балалы иргә китеп бармас иде әле. Түзәргә чамасы калмаганга күрә, өйдән чыгып ычкынды ул. Бик рәхәт икән, әнә, Мостафа кияүеңне чакыр. Ул мал-мөлкәткә мохтаҗ кеше. Кинәнсен әйдә!
— Кирәк икән, ал тагын бер хатын. Балалы да булырсың өйдә
М
хезмәтче дә булыр. Яшь чагында ике хатын күп түгел ул.
— Сина шул бушлай эшләүче кирәк. Сина мал булсын, бүтәннәрнең башыннан йөрергә, аларны бөгәргә кеше булсын. Жан азыгы да бар дөньяда. Ә сина ул ят нәрсә, син мал өчен кызын белән мине генә түгел, үз жанынны сатарга да риза.
Шул сүзләрен тсзә-тезә, Я куб капкадан ук чыгып китте.
Хәмзә уйга калды. Бу тормыш ник ана арты белән әйләнергә тора сон әле? Кая төртелмә, һаман артка бара түгелме9
Ләкин Хәмзәне тиз генә сындырырмын димә. Морза ич ул. Уйлый торгач, чыннан да кияве Мостафа белән сөйләшеп карарга булды.
Мостафанын ярлы гына өендә тынычлык, уртак фикер хөкем сөрә иде булса кирәк. Көтмәгәндә килеп кергән Хәмзәне кияве дә, кызы да ачык чырай белән каршы алдылар. Чәй янында утырганда уллары Галимҗан гьша, дәшми-тынмый киенеп, ишек алдына чыгып китте. Кызлары почмак якта утырды бугай, шулай ук башка-күзгә күренмәде. Димәк, инсафлы балалар. Бераз утырганнан сон, Хәмзә мәртәбәле генә аларнын тормышлары белән кызыксынган булды. Ашау-эчү якларын, утын-печәннәре барлыгын белеште:
— Барысы да җайланып килә бугай сезнен, балалар, — дигән булды ул. — Тик менә йортыгыз кечерәк шул. Монда дүрт кеше яшәрлек түгел. Әллә, мин әйтәм, кияү, улыңны мина биреп җибәрәсеңме ’ Беләсез, торыр урын иркен. Бала атлар тирәсендә кайнашырга ярата бугай. Атлар, сыерларны карап торыр. Хәленнән килгән кадәр олыларга ярдәм итәр. Ашатырмын, киендерермен үзен. Хур булмас. Кеше арасында “морза хезмәтчесе” дигән аты таралыр.
Мостафа бу сүзләрне ишетү белән ялт итеп Заһидәгә карап куйды. Заһидә исә, атасынын кирәк чагында йомшак сөйләп катыга утырта торган гадәтен белгәнгә күрә, бер мизгел генә елмаеп куйды да ире өчен үзе җавап бирде:
— Әткәй, сиңа биреп җибәрерлек артык балабыз юк безнең. Галимҗан үзебезгә дә бик кирәк. Тыштагы бөтен эшләрне ул башкарып килә. Аты белән аны аерсаң, Галимҗанга көн бетте дип уйла инде.
— Мин синнән сорамадым бит әле, кызым.
— Бабай, кызын Заһидә мин уйлаган сүзләрне әйтте. Чит-ят авылга биреп җибәрергә иртә әле малайга. Ул чыныгып өлгермәгән бала. Авыр хезмәткә иртәрәк. Әнә, әнкәләре әлиф өйрәтеп маташа үзләренә. Икесе дә тартылалар Үзебезгә артык бала түгел Без аны сина бирмәбез инде, бабай, күңелеңә авырга алма берүк
Икенче зур бәла һич көтелмәгән яктан килеп чыкты Көн язга таба әйләнә башлаганда гьша олысның земский нәчәлниге господин Садовников чакыртты Яхшы мөгаләмә күрсәтеп, ул морза белән озак кына сөйләшеп утырды. Хәмзәнең күпме җире барын, анда нәрсәләр чәчүен сорашты Бәрәнгс уңышы белән кызыксынды Беррәттән, Чирмсшән елгасы ярны ашап, күпме җирне әрәм итүе турында сүз кузгалды. Бу зур булмаган елга чуаш урманнарыннан башланып, үзенә тагын берничә инешне кушканнан сон, таудан үзәнгә агып төшүендә Зөягә кояр алдыннан шактый зыян китерә торган елга иде. Язгы ташу вакытында булмасын яки җәен сш була торган яшенне яңгырлардан соңмы, Чирмешән кинәт ташып китүчем һәм вакыты-вакыты белән, ярларына сыеша алмыйча, үзенең болганчык суларын басу-кырларга да жәеп жибәрә ңде. Андый чакларда ярлары ишелү, чәчкән иген кырларына зур зыян салуы элек-электән килә торган табигый афәт иде.
Земский нәчәлник Садовников бу хәлне шактый белеп сөйләште Морзаны бернигә дә мәҗбүр итмәстән, биләгән җирләрен кабат үлчәп чыгарга, ягъни ревизия ясарга тәкъдим итте Мондый мөһим һәм мәшәкатьле эшнен Хәмзә файдасына булырга тиеш икәнлеген Садовников әфәнде аерым басым ясап җөпләргә тырышты Янәсе, Чирмсшән елгасы тирәсендәге ташкын басып китәрлек җирләрне һәм яр буе кишәрлекләрне
исәптән чыгарырга һәм шул әмәл белән җир өчен ясак яки имана паен түләүне киметергә мөмкинлекне әйтте. Хәмзә исә бу кармакка эләкте дә, жир ясагын түләмәс өчен ул рәхәтләнеп риза булды һәм шул турыда язылган кәгазьгә кул да куйды.
Әмма бу мәкерле әңгәмәнең нәтиҗәсе соңрак билгеле булды. Иманага керми калган җирләр яр буйлап кына түгел, ә елганың түбән ягында шактый уңдырышлы ясмык, солы, киндер чәчә торган өлешен дә тәшкил итте. Хәмзә бу кадәр җирен тартып алуга каршы торып маташса да, аңа үзе кул куйган язуны гына күрсәттеләр. Үзең риза булдың, янәсе. Аның буйсынмый чарасы калмады. Бу алдауның мәкерлеге тагын да соңрак ачыкланды.
Карлар эреп, җир кибә башлаган көннәрнең берсендә Чирмешәннең нәкъ тигезлеккә төшкән урынында ниндидер кешеләр пәйда булдылар. Алар олау-олау бүрәнә, такта ташыдылар. Тиз арада берничә йорт салып куйдылар. Йортларның уртасында чиркәү калкып чыкты. Анда бер дистәдән артык урыслар килеп утырды. Алар барысы да кара сукнодан тегелгән хөлләгә охшаш киемнән, барысы да Биеш урыслары кебек, озын көрән сакаллы, җирән чәчле иделәр. Кара киемнәре, баксаң, кара сукно тышлы тун икән. Шуңа күрә аларны кара тунлылар дип атадылар. Торган җирләре Каратун* дип атала башлады.
Каратунлылар монда килеп урнашкач, халык арасында төрле имеш- мимешләр таралды. Хәмзә морза өчен иң көенечлесе, аның абруена сугучы имеш-мимешләрдән берсе бигрәк гарьлекле булды. Янәсе, ул урысларга сатылган. Сатылып кына калмаган,ә аларнын динен яшерен рәвештә кабул иткән дә, аны тирә-як авылларга таратыр өчен бу каратунлыларны үз җиренә чакырып китергән. Озакламый ул мөэмин- мөселманнарга ачыктан-ачык урыс диненә күчәргә кушачак икән. Үтечле кешеләрнең бурычларын, әгәр урыс диненә күчсәләр, бөтенләйгә кичерә икән. Ә күчмәсәләр, икеләтә түләтергә җыена икән. Шуна күрә берничә бурычлы кеше, яз кытлыгына карамастан, үтечләрен түләделәр дә. Урыс диненә күчәргә кыстамсын гына!
Урыс даирәләре христиан диненә күчәргә өндәп атасы Хәкимҗанны да, аннары Хәмзәне дә күпме үгетләделәр, югыйсә. Күчкән очракта биләгән җирләрен, ана өстәп тагын фәлән хәтле җир бирү белән дә кызыктырып карадылар. Ләкин Хәмзә морза, атасы кебек үк, мондый түбәнчелеккә төшүдән ерак иде. Каратунлыларның килеп урнашулары, урысларның мондый сәясәте халык алдында Хәмзә аркасында булды дигән хәбәр таралуы аны гаҗизгә калдырды.
30
I митрийның Заһтшә турындагы ямьсез хәбәреннән югалып калды / I Фәсхи. Зимләнкәсенә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Кайтып У L җиткәч, баганага сөялеп, аңына килә алмыйча озак басып торды. Фикере буталган иде аның. Юньләп бернәрсә дә уйларга хәленнән килмәде. Бары тик Батыр авылына тузанлы юлдан җитәкләшеп атлаулары гына күз алдына килеп басты.
Иртәгәсен дә, аннан соңгы көннәрдә дә йомшак камыр кебек тотрыксыз йөрде, ярый әле мичәүле икенче атның хуҗасы — яшь егет Габбас аның хәлен аңлап, юан-юан имәннәрне ташыганда бөтен мәшәкатьләрне үз җилкәсенә алды.
Тора-бара тынычланды кебек Фәсхи. Үз-үзен юатыр өченме, моңая белмәүче, һәр вакыйгадан кызык таба белгән мәрхүм Мәүләтша абзыйның
‘Морзалар, Биеш, Каратун авыллары атамаларының килеп чыгышы турындагы риваятьләр тарихи чыганакларга нигезләнеп түгел, әдәби әсәр таләбенә буйсынып кына бәян ителделәр. Автор искәрмәсе.
сүзләрен исенә төшерде Насыйбы ул булмагандыр инде, дигән иде бугай ул. Кызлар барысы да бер бит алар, холыклары гына әйбәт булсын, дигән иде Ана да насыйбы чыгар әле, баш исәнлеге кирәк. Фәсхи, тынычлана төшсә дә. Заһидәне оныта алмады, әлбәттә
Дмитрий сүзендә торды. Ике атна да үтмәде, Фәсхи хәзер анын күчсры булып хезмәт итә башлады. Анын эше Хәмзә морза биреп җибәргән ат белән бергә Дмитрий атын да караудан, ул юлга чыккан чакларында ат башында булу, ягъни аны озатып йөрүдән гыйбарәт иде. Дмитрий аталарында Богородскоеда торганлыктан, Фәсхине дә шунда урнаштырды Бу зур булмаган агач йортның ишек алдында тагын да кечерәк бер өй булып, алар аны заманча итеп, флигель дип атыйлар иде. Бу флигельдә, Фәсхидән кала, хужаларнын терлекләрен карау, өй тирәсен җыештыру, мич ягу кебек вазифаларны үтәүче Николай атлы, көрәк сакаллы, гаять аз сүзле бер кеше яши иде. Фәсхине шул урыс янына урнаштырдылар. Ә хужалар үзләре, аларда пешекче хезмәтен үтәүче хатын да ачык чырайлылар, кунакчыл юмарт кешеләр булып чыктылар Дмитрийның атасы Иван абзый Тәтеш өязенә караган Богородское олысынын нотариал кантурын тотучы, заманча белемле бер мешан иде.
Нотариал кантурнын төрле кәгазь-васикаларны рәсмиләштерә торган бер урын икәнен Фәсхи сонрак аңлады.
Шулай да лашманчыларга дисәтникләр һәм башка урыслар кимсетеп караган шикелле, монда да шундыйрак хәл сөрә иде Шуңа күрә, Фәсхи алар белән артык аралашырга атлыгып тормады. Гәрчә, моның кирәге дә юк иде.
Дмитрий белән Фәсхигә атнасына ике-өч тапкыр, табибның үз теләге белән дә, чакыру буенча да юлга чыгарга туры килә иде. Чакыру килгәндә бик тиз арада юлга чыгасы булса, Фәсхи көрмәле чанага ике кара алашаны җигеп чыга торган иде Жизле-чуклы эшлеяле, татарчалап өске ягын алга каратып җиккән, шөлдермәле дугалы пар ат кар буранын туздырып, көрмәле чанада берәр авыл аша узып киткәндә юлда очраган кешеләр туктап юл биреп, ә урыс авылларында зур түрәләрне генә хөрмәт иткән кебек бүрекләрен салып озатып калалар иде. Зур түрәләрчә, шундый купшы пар ат белән килеп туктагач, йортның яки идарәнең хуҗалары Дмитрийны ирексездән ихтирам белән каршы алырга мәҗбүр булалар Яшь табибка бу бик ошый иде булса кирәк, вакыт-вакыт ул Фәсхигә буран уйнатып чаптырырга куша иде.
Ләкин Дмитрийның эше дә җитди иде шул. Ул барган һәрбер урында диярлек фаҗига, гарипләнү', җитешсезлек, ачлык, авыру, мохтаҗлык хөкем сөрә иде
Юл йөргәндә калын көрт аша чыга алмыйча, атын туарып җиккәндә яисә өзелгән тәртә бавын җайлаганда битләрен-кулларын өшеткән тәҗрибәсез яшь егетләр бик еш очрап тордылар
Берсендә табибны, бик тиз килеп җитсен, дип, Тәмте урманның Бүре чокырына чакырдылар Анда гадәттән тыш хәл булып алган иде Каяндыр монда килеп эләккән чирмеш лашманчыларынын бер төркеме, күбрәк яшьләре, бу авыр хезмәтне башкарганчы, урыс динен кабул итәргә дә өйгә кайтып китәргә дип шаулый башлаганнар. Бу сүз чирмешчә оста сөйли белә торган бер урыс руханиснын боларны үгетләвеннән башланган икән Ни татарча, ни урысча белмәгән чирмешләргә үз телләрендә матур итеп сөйләүче бу кара киемле кешенең юма теле күңелләренә хуш килгән. Олыраклары исә мондый адымнардан тыйлыгып торырга өндәгәннәр. Ике арадагы ызгыш-бәхәс сугышка ук барып җиткән Ике көн буена эшкә чыкмый талашкан егетләрне бастырыр өчен солдатлар килгән. Үзара бергәләшкәндә яраланган лашманчыларга солдатлар кыйнап тынычлан- дырылганнары да өстәлгән
Фәсхиләр килеп җиткәндә бу чирмешләр кайсы кайда ыңгырашып яталар иде Аларны кичекмәстән дәваларга, яраларын бәйләргә кирәк булды. Бу эшкә азмы-күпме кулы ята башлаган Фәсхигә бер түземсез
малай туры килде. Аның ыңгырашу лы сүзләрен аңламаган Фәсхи олырак бер чирмештән сорарга булды:
— Әйт әле, агай, нәрсә кычкыра бу малай?
Тегесе татарча белә икән:
— Кайда сезнен попларыгыз9 Хәзер үк чукынам да кайтып китәм, ди ул. Барыбер үләргә, ди. Урыс булсам да, чирмеш булсам да, җир астына бер тигез итеп күмәләр, ди.
Түземнәре беткән бу кешеләр чыннан да кызганыч иде. Фәсхи тагын сорады:
— Өендә ата-анасы бардыр бит. Урыс диненә күчеп кайткач, алар ни әйтерләр?
— Син мөселман кешесе, аңлашып бетмисең, — диде теге кеше. — Без чирмешләр — үзебез урман кешеләре. Безнең аллабыз — урман агачлары. Шуңа күрә, урманга барып гыйбадәт кылырга, аллабызны ризалатырга, аннан кирәк нәрсәбезне сорарга безгә җиңелрәк. Урыс дине тормышка җиңеллек китерсә, юри-марый гына ул дингә күчсәк тә ярый шул. Урманга барып гыйбадәт кылучыларны кем саклап бетерсен9 Әллә алласы янына бара ул, әллә гөмбә, җиләк-җимеш җыярга?
Әмма урыс диненә күчү дә тиз түгел икән. "Тавык тәпие” — тәрене үбеп муеныңа тату, өстеңә “изге су” бөркү — бер эш, аның артыннан "Отче наш” догасын күңелдән ятларга кирәк икән. Ят телдәге бу доганы өйрәнү чеп-чи надан кешеләргә бик җиңел түгелдер.
Бу чирмешләрне чын күңеленнән кызганды Фәсхи. Шундый ук авырлыклар кичерүче татар мөселманнарының күңелләренә үз диненнән ваз кичү турында уй кермәвенә сөенде дә ул.
Икенче җан тетрәткеч хәл татарлар белән булды. Ниндидер сәбәптән бер төркем лашманчыларга ашамлык китерми башлаганнар. Атна буе ач торгач, тәвәккәлләп, тора торган зимләнкәләреннән шактый ерак урнашкан урыс авылына барып чыкканнар. Барып, ашамлыкка алмаштыру өчен утын да төягәннәр. Ләкин, бәхетсезлеккә, урысларның, ниндидер дини бәйрәм көннәренә туры килгәннәр. Бәйрәм сәбәпле эчеп исергән урыслар утыннарын бушаттырганнар, ә ашамлыкны үз диннәренә инансалар гына вәгъдә иткәннәр. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, киткән талаш, сугыш... Кыйналып, яраланып беткән лашманчыларны богаулап, каядыр Себер ягына озаттылар. Бер каторгадан ул мескеннәр икенче — гомерлек каторгага китеп бардылар.
31
әсхетдиннең әти-әнисенә язган хаты кулдан кулга күчеп, ниһаять, авылга килеп җитте. Үлем түшәгендә яткан Фәезхан картнын кулына китереп тоттыргач, ул җанланып киткәндәй булды, күзләренә нур инде. Укый белмәсә дә, хат аңа җан тынычлыгы бирде булса кирәк, һаман аны кулында тотты, ара-тирә сыйпаштырып куйды Инде теленнән язган булуына карамастан, нәрсәдер әйтергә омтылды. Бөтенләй хәлсезләнгән карт янына ясин чыгарга мәзинне чакырдылар. Ул арада авыру җан тәслим кылды. Бердәнбер газиз улының нәрсә язганын да белә алмыйча, дөньядан китеп барды. Мәетне күмү мәшәкатьләре белән хат тагын укылмыйча калды. Аны әрвахның өче узгач кына укыдылар.
Хатында Фәсхетдин, барысына да тәфсилләп сәлам язганнан сон, үзенең исән-саулыгын, әкренләп эшләп йөрүен белдереп, әти-әнисе өчен кайгыруын, алар өчен җаны көюе турында күбрәк язган иде. Бер-ике сүз белән ул авылдашлары Шәйхетдин белән Галләметдиннең дә исән-саулыкларын белгерткән. Шуннан артыгын язмаган булса да, тегеләр Фәсхетдин турында шактый зур коткы тараттылар. Алар, җәяүле лашманчылар булганга күрә. Фәсхетдиннең хатыннан иртәрәк кайтып төштеләр. Кайтыр алдыннан Фәсхинең урыс табибын йөртү эшенә күчүен белеп өлгергәннәр иде. Бу
Ф
хәбәрне алар Фәсхи урысларга сатылган икән, урыс динен кабул иткән, аларга хезмәткә күчкән, шул табиб белән бергәләп башкаларны да урыс диненә өндәп йөри башлаган итеп тасвирладылар. Тәмте урманында эшләүче чирмешләрне дә, имеш, ул котырткан, дип сөйләп йөрделәр. Шул чирмешләр урыс диненә күчеп кайтып киткәннән сон, алар урынына да татарларны җибәрәчәкләр, имеш
Бу хәбәрләрдән авыл ке шел эренен күңелендә Фәсхетдингә карата нәфрәт хисе урнашып калды
Язгы ташу китү белән үк юлга чыгарга ашыкты Фәсхи. Арбасына үзе хәстәрләгән үрәчәсез чанасын да салып, жир кипмәгәнгә карамастан, Дмитрийнең азрак сабыр итәргә кирәк дигән кинәшен дә тыңламыйча, күңеле нәрсәдер сизгәндәй, авылына ашыкты ул.
Юлда очраган вак елга-инешләрне аты белән уза алса да. Шомгатыга кайтып җиткәч, күпере сүтелгән, ә яна күпер сугарга әле иртәрәк булган Зөя елгасы аша үтәргә мөмкин булмаганга күрә, атын Хәмзә морза кибетчесендә калдырырга булды Көн соңарган иде инде, шуңа күрә абзасы Габделхәй өендә кунарга туры килде аңа.
Атасы Фәезханның вафат булуы турында абзасы әйтте. Бу кайгылы хәбәр Фәсхинең башына тукмак белән суккан кебек тәэсир итте Мескен атасы, гомере буе тирес арасында хезмәт итеп, бер рәхәт күрмичә дөньядан китеп барды. Үзенә ни мал, ни картлык көненә мая туплый алмады. Иң аянычы — бердәнбер улы атасының соңгы сулышыңда авызына су да сала алмады, гүргә дә иңдерә алмалы
— Әй, әткәй, әткәй.. — дип көенде Фәсхетдин
— Артык кайгырма инде, энекәш, — дип юатырга тырышты аны Габделхәй. — Алай ук синсез китеп бармаган ул. Язган хатын килеп җиткән Атан шул хатны кулында тоткан килеш җан биргән.
— Әнкәй ни хәлдә икән соң, бичара әнкәй...
— Фатыйма абыстай сырхау инде Күзләре дә начар күрә башлады
— Бу лашман эше минем бөтен ниятләремне юкка чыгарды шул. Кайгы артыннан кайгыны, бәхетсезлекне ходай биреп кенә тора. Заһидәдән башланган иде..
— Әллә Заһидә турыңда беләсеңме9
— Беләм. Анысын Митри әйтте.
— Заһидәдән димә, Фәсхи, үзеңнән диген. Ул кыз белән бәйләнешмәгән булсагыз, әллә дә юлын башкача булган булыр иде. Заһиденең кияүгә чыгуын гаепкә алма берүк! — дип дәвам итте Габделхәй. — Хәмзә морза аңа шундый түзеп тора алмаслык тормыш ясады ки, кызның башка түзәр хәле калмады. Атасы йортында бер көн, бер сәгать тору да аның өчен гүр газабыннан да авыррак булгандыр.
Ярты сл чамасы читтә үткәргән гомерен куып тотардай булып, Фәсхетдин иртүк ашыгып юлга чыкты. Туган авылына килеп кергәч, аңа урамда берничә кеше очрады. Алар белән Фәсхи коры гына исәнләште, һаман өенә ашыкты Тегеләре дә аны туктатып тормадылар Хәтта кайберәүләре күрмәмешкә салынып, башка якка борылдылар яисә өйләренә кереп китәргә ашыктылар. Ләкин егет бер нәрсә дә сизмәде Сизсә дә әһәмият биреп тормас иде
Өенә килеп керү белән сәкедә ятып торучы әнкәсен күрде:
— Әнкәй, әнкәй! Хәлең ничек, әнкәй9
Карчык яткан килеш кенә күзләрен ачты, тик берни дә күрмәде булса кирәк, үзалдына сөйләнеп куйды:
— Иа, ходаем, әллә бу дөньяда миңа әнкәй дип эндәшүче кеше бар инде. Әллә төшемә генә керәме?
— Әнкәй, төшең түгел бу, өнен. Яхшылап кара әле. Мин бу, улын Фәсхетдин Синең яныңа кайттым, әнкәй.
— Улым, синме бу? Чыннан да Фәсхетдин улыммы? Әй, ходаем, бу фани дөньяда сине дә күрәсе бар икән, — дип, әнисе урыныннан торып утырды, улының кулларын, битен, муенын сыпырды
7. .К УА »♦ 9
— Әнкәй, хәлен ничек соң, әллә авырыйсынмы?
— Атаң үлгәннән бирле саулыкка туя алмыйм шул әле, балам. Әллә дә син кайткач савыгып китәрмен. И, улым, сине күрү шатлыклары атаңа гына насыйп булмаган икән. И-и, көтте, бичара, ул сине, и көтте. Килгән хатыңны кулына тоттыргач та шундый шатланды үзе, шундый куанды..
Озак күрешми торган ана белән улның сүзләре күп иде. Болай гына утырып та, Фәсхетдин әзерләгән аш-чәй янында да, карчыкка күз- колак булып торган күршеләре Фәрхинур абыстай белән дә һаман сөйләштеләр алар. Ата-анасы каршындагы бердәнбер бурычын үти алмавына — аларга картаймышлы көннәрендә игелек күрсәтергә хәленнән килмәвенә Фәсхетдин ачынып утырса, Фатыйма карчыкны улы кайту шатлыгы биләп алган иде. Алар һаман сөйләштеләр дә сөйләштеләр Үткән тормышларын да искә төшерделәр. Ләкин һәр икесе дә телгә алып сөйләргә теләмәгән фикерләре дә башларыннан чыкмады. Беренчесе Заһидә турында иде. Бу турыда сүз кузгатмаска, улын артык борчымаска, авырткан җиргә кагылмаска Фатыйма карчыкның зирәклеге җитә иде әле. Икенче сорау аның тел очында әвәләнеп торса да, улыннан сорарга базмады. Фәсхетдин урыска сатылган, урыс динен кабул иткән икән дигән хәбәр карчыкка да килеп ирешкән иде. Битен-муенын сыйпаштыруы да, беррәттән, муенына таккан тәресе юкмы икәнен аныклау иде. Берни тапмаса да, бу турыда сүз кузгатырга курыкты карчык. Күрше Фәрхинур абыстайның һәм башка күршеләрнең лашман хезмәте турында соратмауларына бераз гаҗәпләнде Фәсхетдин, ләкин сәбәбенең асылын белмәде.
Кайтуының өченче көнендә Фәсхетдин үзенең остазы Кәлимулла мулланы күреп сөйләшергә һәм киңәш итәргә дип китте
Мулла абзый аны чамадан тыш коры кабул итте:
— Урыс диненә сатылган дигән хәбәр дөрескә килә шикелле. Кайтканыңа кайчан, мәчеткә бер намазга да аяк басканың юк.
— Нинди урыс диненә, хәзрәт? Мин сиңа ихтирам йөзеннән күрешергә-киңәшергә дип килүем, ә син мине әллә ничек каршы аласың!
— Фәһемле адәмгә санап, мин сине искә алган саен борчылып йөрим. Ә син анда урыска сатылган, урыс диненә күчкән, башкаларны да үгетләп йөрисең, диләр. Шул дөрес булса, ни битен белән остазын каршына килеп бастың да, җитмәсә, берни булмагандай каршы сүз әйтергә җөрьәт итәсең!
— Мулла абзый, ниндидер нахак бәла тагарга җыенасың түгелме миңа? Мондый мәкруһ эш минем башыма да килгәне юк. Бу нинди гайбәт тагын, йә Аллам!
Кәлимулла мулла йомшарды булса кирәк, ул Фәсхетдиннең лашманда ни күргәннәрен башыннан ахырына кадәр сөйләтте.
Ике аңлы кеше мәсьәләнең асылына тиз төшенделәр. Бөтен гаепләүнең башы юлдашлары Шәйхетдин белән Галләметдингә барып тоташуы билгеле булды.
Димәк, алар белән Фәсхинең очрашасы бар әле. Ләкин бу очрашу гаепсезгә гаепле булып калган Фәсхи күзаллавынча булмады.
32
згы чәчү дә килеп җитте. Җир кипкәч, көннәрнең берсеңдә, Гайнулла карт белән Мостафа үзләренең җирләрен карап кайтырга булдылар. Авылдан чыгуга аларны җылы кояш астыңда дәртләнеп сайраган тургай тавышлары каршылады, җанланган җирдән тонык кына рәшә булып пар күтәрелә иде. Таягына таянган Гайнулла абзый бермәл талгын искән җилгә йөзен куеп, башыннан бүреген салган көе бу манзарага мөкиббән китеп карап торды да:
— Нинди хуш исле бу язгы җир исе! — дип куйды Иңде уҗымнар да яшелләнеп күтәрелеп килә икән. Юл кырый
Я
ларында, чалуларда яшел печән-үләннәр калкынган. Әйе, кыр эшләренә тотынырга вакыт.
Иртәгесен үк эш башланды. Көзеннән каты сука үткәрелгән йомшак жирне я надан сөрү җинел иде Кышын килешү буе ич а Сафиулла мулла алашасы белән өч имана жирен тиз сукалап бетерде Мостафа Жирне чәчкәч, тырмалап чыгарга үзләренен Җирәннәре дә булдыра ала. Бу эшне баштан-аяк Галимҗан башкарды
Чәчү беткәч, Галимхан дусты Гыйззәтулла белән ат сакларга йөри башлады Гыйззәтулла Мостафаның, туганнан туганы Шәфигулла улы булып, ике малай үзләрен белгәннән бирле дуслар иде
Шәфигулла ятим үскән Мостафага караганда шактый хәлле яшәде. Чөнки аларнын өч имана җирләре бар Атасы, ягъни Мостафаның атасы Мөхәммәт белән бертуган Ногман абзый моннан бер ел гына вафат булганга күрә, анын иманасы өстенә Галимҗаннан ике яшькә олырак булган Гыйззәтулла туган елында ук иманага кергән иде
Көнозын йорт эшләреннән бушамаган малайлар, билгеле, төннәрен ат саклаганда йоклап та киткәлиләр Икәүләшеп яки өчәү-дүртәү бергә ат саклаулар бик күптәннән килә торган гадәт ул. Малайларның җыелышып төнгегә чытулары, бердән, күңелле булса, икенче яктан, берсе уяу торганда, атларга күз-колак булганда, икенчеләренә черем итеп алу өчен дә жайлы иде, чөнки ходай сакласын, атларны урлап китүләре дә ихтимал Балалар ат сакларга җәй буе диярлек йөриләр. Һәр төркемнең үзләре сайлаган чалулары, уйсулыклары бар. Аларга монда һәр куак, камышлык, дүмгәк, аулак урыннардагы үрдәк, тәкәрлек оялары таныш Алар фәлән куак төбендәге ояда ничә йомырка барын, әнкәләре кайчан баса башлаган, кайчан бәбкәләре борынларга тиеш, кайчан ничә бәбкә чыккан — барысын да белеп торалар. Тик ояларны туздыру, йомыркаларын алу гадәтләре юк.
Сусыл яшел үләнгә тиенгән атлар кышкы азык кытлыгыннан арыналар, көрәеп, матурланып китәләр, кышкы ябагаларын коеп бетерәләр
Ат сакларга күптәннән оешкан бер төркем булып йөрү гадәте абыйларыннан, хәтта аталарыннан бирле килергә мөмкин. Шуна күрәдерме. Галимҗан белән Гыйззәтулла андый төркемнәргә кушылмадылар Аларга аеруча сак булырга туры килә, чөнки алар икәүдән-икәү генә, аннары ат караклары яшь атларга кызыгучан икән Күпме уяу булырга тырышсалар да, йокламый түзеп торуы малайларга авыр, бигрәк тә таң алдыннан үтереп йокы килә.
Караңгы төннәрнең берсендә кечерәк сазлыкта әкрен генә шаулаган камышлар ничектер икенче төрлерәк кыштырдаган кебек булды Кыштырдый да туктый, кыштырдый да туктый. Кеше яки зур җанвар йөргән кебек. Малайлар, шикләнеп, атларына менеп атланулары булды, камышлыктан бер кеше килеп чыкты һәм боларнын артыннан кычкырып калды
— Бәхетегез, малайлар, сизеп өлгердегез!
Бу вакыйгадан соң алар ике атна буе төнгегә чыкмадылар Әмма ат саклау әнә шул шомлылыгы белән кызыктыра да бит. Күрәселәре булгандыр инде, әтиләрен күндереп, тагын чыга башладылар. Тик хәзер алар башка урын, шактый ерактагы калын камышлы зур Акбулат күле тирәсен сайладылар
Киләсе бәла килми торып, аннан котылып булмый икән шул Тан алдыннан гына йокыга китеп барган малайлар уянсалар, атларыннан җилләр искән иде инде.
Ул төнне Мостафа начар йоклады. Тан атар-атмас урыныннан сикереп торды да хатынына эндәште:
— Заһидә, тор әле. Атларны урладылар, ахрысы. Кайда минем оек- чабаталарым? Тизрәк бир.
— Тукта әле, сиңа әйтәм, әллә төшләнәсеңме'’ Берни дә юктыр Ник шулай кабаланасын'’
— Аңлатып торырга вакыт юк. Китер тизрәк. Малайлар белән дә берәр хәл була калса..
Мостафа туганы Шәфигулланы да уятып, аның киенгәнен көтеп торганда тан да атты. Алар авыл башына чыкканда, кулларына йөгәннәрен тоткан малайлар елый-елый кайтып та җиттеләр. Дүртәүләп кире барып, эзләп карасалар да, файдасыз булды: атлар юк иде. Аларнын куе камышлар арасына алып кереп киткән эзләре генә калган иде.
Нишләргә белмичә, Мостафаларның ишегалдына кайтып утырдылар. Төсләре киткән малайлардан кат-кат сораштылар. Аларнын йоклап калганнары ачык иде. Ачуыннан үзен-үзе белештермәгән Шәфигулла Гыйззәтуллага сугып җибәрде. Бер кырыйдарак кайгырып торган Заһидә атылып, Галимҗанны кочаклап алды. Аңа да эләкмәсен, дип курыкты ул.
— Сиңа әйтәм, балага тимә! Тәкъдирдән узмыш юк, диләр. Ходай язгандыр иңде, сабыр итәргә кирәк, — дип тынычландырырга тырышты Мостафаны хатыны.
Уйлаша торгач, бер карарга килделәр. Тирә-якта, ат караклары белән яшерен эш йөртүчеләр дип яман аты чыккан Шәмбалыкчы кешеләрен атыйлар иде. Мостафаның анда Габдулла исемле танышы, белгән кешесе бар иде. Берәр файдалы киңәш бирмәсме дип, аның янына барып карарга булдылар.
Юлга чыккач та сүз һаман атлар тирәсендә барды. Инде бер ат карагыннан котылгач, тагын төнге ашатуга җибәрергә рөхсәт итүләрен бер-берсенә аудардылар, бәхәсләшеп киттеләр. Шәфигулла кызып ук китте — Тумарка тәре, белмәсәң бел: безнең башка бу бәла синең җәмәгатең аркасында гына төште.
— Ничек инде минем хатыным аркасында9
— Әнә, Морзаларның Фәсхие качкын булып киткән, диләр. Заһидәнен сиңа кияүгә чыкканына үч итеп урлады ул безнен атларны. Ул бит аның яратып йөргән кызы булган.
Мостафа эсселе-суыклы булды.
— Булмас, Шәпи! Фәсхинең авылларыннан чыгып качуын мин дә ишеттем ишетүен анысы. Тик ул алай үчле кеше түгелдер.
— Ул булмыйча, кем булсын? Әлегә хәтле безнең авылдан ат урлаганнары булмадымы? Булмады. Фәсхигә хәзер качып йөрер өчен ат кирәкме9 Кирәк. Ул булмыйча, кем булсын?
— Карап карарбыз. Күңелем сизә, ул булмас.
Шәмбалыкчыга җитеп, Габдулланың өен эзләп таптылар. Ишегалдына чакырып чыгаргач, күрешеп, хәл-әхвәл сораштылар һәм үзләренең кайгыларын сөйләп бирделәр. Габдулла атларның нинди төстә, ничә яшьтә, айгырмы, бияме икәнлеген төпченеп сорашты.
— Ә-һем, — дип хәйләкәр генә елмаеп куйды Габдулла һәм боларга сынаулы караш ташлады. — Мин күргән атлар чыннан да сезнекеләргә охшаган шикелле.
Мостафаның эченә җылы керде:
— Йә-йә! Кайда күрдең? — дип, түземсезләнеп сорады ул.
— Аларны кичә куып китерделәр. Тик менә... — Габдулла тагын сынаулы караш ташлады, — тик менә атларыгызны йолып алыр өчен сездән бишәр тәңкә акча кирәк булыр. Мин бу четерекле эшкә, Мостафа яхшы таныш булганга күрә, сезне кызганудан гына алынырга риза.
Шул чагында Шәфигулла кызып китте:
— Әле син шулаймыни9 Атларны урлап китүең җитмәгән, алар өчен ярты ат бәясен түләтәсен килә! Мин сине хәзер староста алып килеп, зинданга озатгырам! Ярлы кешеләрне бөтенләй ыштансыз калдырырга телисеңме? Барып чыкмас бу эшең!
Шәфигулла пырлап чыгып китмәкче иде, Габдулла үзе һөҗүмгә күчте:
— Нәрсә, мине ат урлауда гаепләргә телисезме? Мине ат карагы итмәкчесезме? Башта сез мине тотыгыз әле. Әнә, тентегез, табыгыз атларыгызны!
Ачуы чыккан Габдулла янәшәдәге алачыкның саламнарын бастырып куйган бер бастырыкны алды да кизәнергә үк тотынды.
— Барыгыз, хәзер үк чыгып китегез! Юкса, башыгызны ярам!
Шул арада ул Шәфигулла белән Мостафанын сыртларына бер- икене кундырып та аллы
— Ычкыныгыз, барыгыз! Хәзер үк! Йә сугып үтерермен!
Крәстиән хуҗалыгына ат хәтле ат югалту ин зур бәлаләрнен берсе булуы турында әйтеп тә торасы юк. Кайгыларыннан кара янып, кичен генә кайтып кергәндә, Мостафаны тагын бер шомлык көтеп тора иде Ул чыгып китүгә Галимҗан да күздән югалган, һаман кайтып кергәне юк икән. Кайгысыннан һәм атынын урлануына үзен гаепләүдән куркып качкан да, кайда да булса яшеренеп ятадыр, дип уйладылар. Караңгы төшкәч, Шәфигуллаларга барып карадылар Малай анда да юк иде. Гыйззетулла дустынын кайда икәнен белмәде. Чөй өстенә тукмак шикелле, бер бәлагә икенчесе өстәлде.
Мостафалар төне буе керфек какмадылар. Заһидә
— Әллә әтиләргә барып белешергәме9 Галимхан шунда китмәдеме икән9 — дигән иде дә, Мостафа риза булмады. — Элегрәк бармаганны, башка бәла килгәч кенә барып йөрмәбез, Галимҗан да анда бармас, — диде
— Шулай шул, атасы. Баш исән булсын. Менә Галимҗан үзен-үзе харап итеп ташламаса гына ярар иде инде, ходаем...
Арган, пычранып беткән Галимҗан өченче көнне кич кенә өенә кайтып ауды. Бик йончыган булса да, анын күңеле күтәренке, күзләрендә нур балкый иде
— Әткәй, атлар табылыр сыман, эзләренә төштем бугай, — диде ул кайтып керү белән.
— Улым, аллага шөкер, исән-сау икәнсең әле. әйдә чишен, юын тизрәк, — дип, Заһидә Галимҗан тирәсендә бөтерелергә тотынды
Икенче көнендә Галимҗан Шәмбалыкчы авылындагы кырый бер йортның абзары артында печән чүмәләсенә күмелеп йокларга булган Атка дип, кесәсендә йөрткән арпа ипие кыерчыгын чеметкәләп ашап бетергәнен үзе дә сизми калган ул. Арып йокыга талгач, кемнәрнеңдер сөйләшкәне колагына кергән Уянып, тыңлый торгач, кемнәрнеңдер ниндидер атлар турында сүз алып барганнарын чамалаган Тегеләр “Улак чишмәсе” дип тә әйткәннәр Иртәгесен көтү' куганда Галимхан бер карчыктан Улак чишмәсе юлын белештереп, урманга кереп киткән, ләкин адашкан Ничек кирәк алай юл табып, урманнан чыккач, авылга әйләнеп кайткан
Малаеның кыюлыгына гаҗәпләнгән әтисенең ирексездән күнеле тулды. Галимҗан йокыга китәр алдыннан:
— Иртәгә иртүк барыйк, әткәй, йәме9 Мине дә алып барырсын — диде
— Ярар, улым, ярар. Йокла тынычлап
Иртәгесен алар шул ук Габдуллага барып керделәр Хужа каядыр жыена иде булса кирәк, ишегалдында җигүле ат тора иде
— Әллә кайчан үзен генә килмичә, ниндидер акылсызны ияртеп йөрисен, — дип каршы алды ул Мостафаны
Мостафа үзенең гозерен кабатлагач һәм малаеннан ишеткән сүзләрне әйтеп биргәч, Габдулла икеләнеп калды
— Атларыгыз чыннан да Улак чишмәсе буенда бура эчендә торалар иде Моңа инде өч көн узды. Хәзер андамы икән сон алар9 Алып китеп өлгермәгәйләре. Мин урманга юкә каезларга җыенган идем Әйдә, утырыгыз, ШУЛ җайдан әйләник алайса.
Юлда барганда Мостафа бу атлар вакыйгасына Фәсхетдиннең катнашы булуы-булмавы турында сорашты.
— Фәсхиме9 Морзалардан, теге Каратун урысын үтергән Фәсхиме9 Ю-ук, туган, аннан шикләнеп, гөнаһлы була күрмә Тирә-яктагы урыс түрәләренә генә тынгы бирмәячәк ул. Озакламый үзең дә ишетерсең әле. — диде Габдулла
Урманмын мәһабәт яшеллегенә дә, кошлар сайравына да. хәтта
көн уртасына җитеп килә торган көләч кояшның биек агач араларыннан ялтырап төшкән нур көлтәләренә дә игътибар итмәде Галимҗан. Ул зурларның әңгәмәләренә дә колак салмады. Аның бар теләге — тизрәк теге бура янына барып җитеп, үзенең яраткан җирән биясен табу иде.
Ләкин, бер килмәсә, авызыңа капкан ипине дә карга тартып алыр, диләр. Атлар юк иде. Бура өстенә менеп карасалар да, печән калдыклары белән ат тизәкләреннән гайре бернәрсә күрмәделәр.
— Бәхетең чамалы икән, Мостафа, — дип көрсенде Габдулла да. — Бүген иртә белән генә алып киткәннәр, әнә тизәкләре дә ишмәгән.
Мостафаның, аннан да бигрәк Галимҗанның өметсезлеккә төшкән йөзләрен күреп, өстәп куйды:
— Җаныңны телгәләмә, тынычлан. Аларны эзләү хәзер файдасыз. Атларыгызны чуаш ятына куганнардыр. Ә синең, энекәш, гомереңдә әллә нихәтле атың булыр әле, башыңны югарырак тот!
Мескен Галимҗан бура өстендә күз яшьләренә буылып озак утырды. Аннан да хәсрәтле кеше булдымы икән бу чакта?
33
згы чәчү тәмамланыр алдыннан гына Фәсхетдиннең әнкәсе Фатыйма карчык вафат булды. Бәхетсез Фәсхи кайгы артыннан кайгы килеп кенә торуына, тормыш тәгәрмәченең һаман артка таба тәгәрәвенә үзе дә күнегеп килә шикелле иде инде. Әнкәсен җирләгәннән соң, аның нинди юл сайлаячагын беркем, шул исәптән, үзе дә аныклап әйтә алмас иде. Ләкин, ни генә булмасын, кеше үзенчә фикерли, ходай үзенекен тәкъдирли.
Көннәрдән бер көнне авылга Каратуннан өч кеше килеп керде. Карагруһлар җиләне кигән бу өч рухани Фәсхи йортын сорашып таптылар һәм ачык өйгә юнәлделәр. Фәсхи өйдә юкка исләре китмәде бугай аларньщ, керү белән үз эшләренә керештеләр. Алар “Фәсхи урыс диненә күчте” дигән гайбәтне ишеткәннәр, шуңа күрә, торган йортын христианлаштыруда аңа ярдәм итәргә ашыктылар. Фәсхи ярдәмендә авылның башка кешеләрен дә үз диннәренә тарту иде, ахрысы, теләкләре.
Иң башта алар өйнең түр почмагына путаллы рәсемле сары калай икона элеп куйдылар. Икона бусагасына шәм яндырып утырттылар. Калын тавышлары белән үзләренең догаларын укыдылар. Укына-укына, өйнен барлык почмакларына пумала белән “изге су” бөркеделәр. Фәсхи кайтып керсә, аны христиан диненә кабул итү тантанасына алар әзер иде инде.
Ләкин йорт хуҗасы белән очрашу көтелмәгәнчә килеп чыкты. Фәсхи кайтып керү белән бу чакырылмаган кунакларга кычкырып җибәрде:
— Кто вам позволил? Уходите вон отсюда!
Руханиларның берсе Фәсхигә муенына тагар өчен әзерләп куйган “тавык тәпие”н — тәресен сузды, икенче кулы белән чукындырырга тотынды, калын тавыш белән үзенчә ниндидер дога укый башлады.
Ачуы кабарып чыккан Фәсхи руханиның кулыннан эләктереп алды да, селтәп, ишектән тышка атып бәрде. Икенчесен дә шулай ук типкәләп чыгарып җибәрде. Өченче рухани, озын җиләненең чабуларына бутала-бутала, Фәсхинең йодрыгын көтеп тормыйча, ачык тәрәзәдән үзе чыгып качарга ашыкты. Аның артыннан чатка эленгән икона да чыгып очты.
Әмма руханилар ишек алдында тиз искә-аңга килделәр, өчәүләп бер Фәсхине генә җиңүләренә ышандылар бугай, аңа ябырылдылар. Ләкин Фәсхи, ачуын көчле йодрыкларына туплап, тегеләрнең әле берсен, әле икенчесен селтәп җибәрә торды. Арадан берсе көчлерәк иде булса кирәк, аунап яткан утын пүләнен күтәреп, Фәсхи өстенә килә башлады. Моны күрү белән Фәсхи читән казыгын суырып алды да аның башына шундый ярсулык белән китереп сукты ки, тегесе көлтә кебек гөрселдәп җиргә
Я
ауды. Калган икесе тизрәк качу ягын карадылар. Ул арада көтелмәгән шау-шуга халык җыела башлады.
Ишек алдында егылып яткан урыснын жан биргәне мәгълүм булды. Бу хәл Фәсхи башына көтелмәгән тагын бер бәла китерде Кеше үтерү ин зур җинаять булып санала, үтерүчене гомерлек каторга көтә. Ә инде урыс руханиен “изге” эше өчен үтерү — икеләтә авыр җинаять, үтерүчене үлем җәзасы көткәне һәркемгә ачык. Фәсхинен бу бәладән котылу юлы хәзер бер генә калды — качкынлыкка китү. Бүген булмаса, иртәгә үзен кулга алырга киләчәкләрен ул яхшы чамалады. Шуна күрә, качар өчен юлга хәстәрләнә башлады. Әйтергә кирәк, ул югалып калмады, кабаланмады, салкын канлы булды, аек акыл белән эш итте Булган барлык кием-салымын җыйды, беренче мәлгә ашамлыклар әзерләде. Авылда бердәнбер якын кеше булып калган Кәлимулла хәзрәт белән саубуллашып китәргә, фатиха алырга кирәк иде дә, дип уйлады ул. Ләкин ана сүз булуы бар. Аннары, вакыт та калмады бугай. Менә-менә анын артыннан килеп җитүләре бар.
Шулай уйлап йөргән арада Кәлимулла мулла үзе килеп керде Аның кушуы буенча, үлгән урысны каравыл өенә илтеп салган иделәр Икәү генә калгач, хәзрәт Фәсхетдингә карап, беравык тынсыз утырды
— Нинди бәлагә тарыкканыңны аңлыйсын булыр инде, балакаем Хәзер нишләргә уйлыйсың9
— Шундый хәлгә дучар иткәннәр икән, хәзрәт, мин дә тез чүгәргә тормыйм. Үчемне алмый торып, аларга тынычлык булмас
— Алла диген, Фәсхетдин! Аллаһы тәгаләгә тапшыр. Ул берәр фәһемгә этәрмичә калмас, Аллаһы боерса.
— И-и, хәзрәт-хәзрәт! Син акыллы кеше ләбаса. Аллага үз язмышымны тапшырып, кул кушырып утырсам, мине алып китәчәкләр дә үлемгә хөкем итеп куячаклар. Ә минем әле яшисем килә
— Хакимияткә кул сузып булмый, Фәсхетдин Ул сине эһ тә итмәс хәзер сытар. Аңа каршы бару мөрәүвәтлек түгел. Ә фидаилык — үзеңне корбан итү генә.
— Ә мин туган көнемнән бирле фидаи түгелмени сон? Бала чагымнан бирле әткәй-әнкәй белән беррәттән кешегә хезмәт иттем. Хезмәтем өчен нәрсә алдым? Кыз белән яратыштык — ул мина тыелган гамәл икән Үземә тиеш булмаса да, кеше өчен лашман хезмәтен үтәргә мәҗбүр иттеләр. Шуның аркасында, картаймыш көннәреңдә газиз атам-анамны кешечә тәрбияләп күмәргә дә хокуксыз булып чыктым. Инде килеп, миннән сорамый-нитми минем җаным, күңелем белән идарә итмәкче булдылар, үз теләгемне түгел, башкалар теләген үтәргә мәҗбүр итмәкчеләр Йә, минем ни гаебем бар9 Шулай булгач, гаделсезлек корбаны булмыйча, мин кем сон9 Аныклап әйтә аласыңмы, хәзрәт?
— Әйе, язмыш сиңа артыгр;1к каныкты шул Ни әйтергә дә белмәссең. Тик алдан ук исеңдә тот, олан, ут белән уйныйсың Алар сине, утка килгән күбәләк кебек, бик тиз юк итәрләр
— Аңа хәтле мин дә аларнын үзләрен шул ут эчендә ыслармын әле. Менә халыкны бер хафадан коткардым инде, хәзер урыс динен тагар өчен авылга тиз генә аяк басмаслар.
— Хак әйтәсең. Озакламый килеп җитүләре бар. Синең ниятен, кая китүең миннән чыкмас, олан. Бер генә теләгем бар: сак була күр Сак акыл белән эш ит Миннән сиңа фатиха!
Кәлимулла мулла китү белән ике пүнәтәй ияртеп староста килде Ләкин Фәсхетдин өендә юк иде иңде
Иртәгесен иртүк килгән солдатлар, күпме эзләмәсеннәр, аның эзен дә таба алмадылар Шул ук көнне Хәмзә морзаның абзарыннан аты, Заһидә яраткан Алмачуар юкка чыкканы билгеле булды.
34
әмзәнен тормышы һаман артка тәгәри барды. Кызын биргәннән бирле өйдән ямь китте, хансызлык, битарафлык, сүлпәнлек хөкем сөрә башлады.
Хәтта төп терәге, беренче ярдәмчесе, варисы Якуб та әллә нишләде. Соңгы вакытларда бигрәк сүлпәнләнде. “Хәл юк” дип зарлана башлады. Әллә авырый инде? Әгәр билгеле бер эш кушмасан, үзе башлап тотынмас булды. Күптәннән авырып яткан хатыны Наҗия яныннан чыкмый калган көннәре ешайды. Хәмзәнен кабат-кабат икенче хатын алырга кыставына кул гына селти торган булды.
Кем өчен тырыша сон Хәмзә7 Морзалык дәрәҗәсен кемгә калдырып китәр7 Яше дә шактый инде хәзер. Илледән узып киткәч, тагын өйләнмәс бит инде? Жегәрлеге бар әле анын барын, эшен дә жиренә җиткереп башкару сәләте югалмаган. Сүзе дә үтә, кешеләр дә тыңлыйлар үзен. Олыс түрәләре каршында да абруе җитәрлек. Тик барыбер тормышында нәрсәдер җитешми, иртәгәсе көн ниндидер шом алып килер төсле эчне пошыра. Күңелне бимазалый торган бу “нәрсә” шул ук морза нәселен кем дәвам итәр дигән мәсьәлә түгелме соң?
Тукта, Заһидәнең баласы булырга мөмкин бит' Ярлы крәстиән Мостафа баласы булса да, Хәмзә морзаның оныгы да була ич! Бәс, шулай икән, морза тамыры корымаячак, токым дәвам итәчәк дигән сүз. Бу турыда уйлаганда Хәмзә кызы Заһидәгә карата артык коры булуын, аны ирексездән диярлек ярлы кешегә кияүгә бирүен исенә төшерде. Бирмәгән дә булыр иде, ләкин әнә кеше үтерүче лашманчы Фәсхи белән бәйләнеп ачуны китерде шул. Аларның тагын качып китмәүләренә ышаныч юк иде.
Заһидәләрнен атларын урлаган хәбәр дә ишетелде. Ярлы-ябагайга ат урлату зур бәла инде. Хәмзә аларга Заһидә яраткан Алмачуарны бирер генә иде, аны әлеге качкын Фәсхи урлап китте, катил! Әгәр Заһидә малай тапса, башка берәр ат бүләк итәр Хәмзә. Ә хәзергә атсыз яшәсәләр дә ярап торыр.Андый зур бүләккә лаек булырга да кирәк.
Арышлар өлгерер алдыннан Хәмзә, ниһаять, юлга кузгалды. Үзенә артык игътибар итмәсеннәр өчен, җәяүләп кенә барырга булды. Әйе, быел да икмәкләр буйга матур үстеләр. Жигүле атның дугасы күренмәслек, арышлар буйлы булдылар. Тик башаклары кыскарак күренә. Саламы булыр, ә арышы чамалы булыр кебек. Башакка сикерә башлаганнан бирле яңгыр булмады. Шуңа күрә, дым җитмәде.
Заһидә өйдә үзе генә иде. Хәмзә бу юлы йомшак телле булды:
— Кызым, мин бу арада күп уйлана торган булып киттем әле. Әллә картаям инде. Синең мондый тормышың да эчемне пошыра. Әллә, мин әйгәм, берәр төрле ярдәм итимме үзегезгә? Атыгызны да урлаганнар икән
— Мин бүгенге тормышымнан канәгать, әткәй. Безгә бернинди ярдәм кирәкми. Үзебезгә килгән бәлане үзебез күтәрербез, Алла боерса.
— Алай димә, кызым. Менә озакламый урак өсте килеп җитәр Көлтә ташырга булса да, бер атны алып торырсыз Ишеткәнсеңдер, Алмачуарны да Фәсхи качкын урлап качты бит әле. Аны сиңа гына биреп җибәргән булсам, әйбәтрәк буласы икән.
— Әллә Фәсхи абый урлаган аны, әллә кем? Урлаган — бер гөнаһлы булса, урлаткан — йөз гөнаһлы, диләр.
— Ул булмыйча, кем булсын? Сезнең атны да, безнекен дә ул гына урлады. Сиңа үч итеп урлады ул аларны, катил!
— Кирәкми, әткәй. Син үзегез турында сөйләр идең. Әнкәй нихәлләрдә анда7 Авырмыймы, исән-саумы?
— Әнкәңә ни булсын соң? Аш-су тирәсендә кайнаша һаман. Ыңгыр- шыңгыр чаклары да булгалый инде.
— Наҗия җиңгинең хәле ничек7
— Ул һаман урын өстендә. Анысы шулай. Тик менә абыең авырыксына башлады
Х
— Нишләп алай?
— Үпкә авыруына охшаган КЭгәлли Кымыз эчсә, әллә дә үтеп китәр иде. Менә шул Канзафар килене булып китсәң.. Аларда кымыз дәрьясы, югыйсә. Ходай насыйп итмәде шул.
— Мин монда яшәвемә шөкерана кылып бетә алмыйм. Ярый әле, шул кыргый якларга китеп эләгүдән ходай саклаган. Монда мин барына да, югына да үзем хужа.
— Бер барып чыгар идең Әнкәңне, абыеңны күреп китәрсен. Кайчан киләсең, әйт. Тарантаслы ат җибәрермен
— Үз җаем белән барып чыгармын әле, алайса, — дип җавап кайтарды Заһидә
Хәмзә китәр алдыннан тагын сүз кушты:
— Мина бер онык табар идең ичмаса. Тамыр корый бит. Морза нәселен кем дәвам итәр9 Беләсең, абыеңның балалары юк.
Заһидә кызарып китте. Буенда бар иде анын Ләкин бу турыда атасына әйтәме соң?
Кызын күрүенә үзенчә канәгать булып, ашыга-ашыга кайтып барышында, һич көтмәгәндә арышлар арасыннан Фәсхи килеп чыкмасынмы9
— Хәмзә абзый, кая ашыгасың болай9 Тукта, бер сөйләшеп алыйк әле.
— Фәсхи9 Фәсхетдин Ничек, нишләп болай йөрисең9
— Mini ничек йөрсәм дә ярый. Менә син ник болай җәяү йөрисен9 Морза кешегә килешми.
— Ат белән булсам, талап алыр идеңмени9 Болай да Алмачуарны алып киттең бит инде. Кызым Заһидәләрнең дә атын, юк, ике атны куып киттең Шулар җитмимени9
— Их, Хәмзә абзый, Хәмзә абзый... Син мине беркайчан да кешегә санамадың. Хәзер дә шулай икәнсең Кирәк булса, урыс түрәләренен атлары да бетмәгән мина.
Сабырлыгын югалта төшкән Фәсхи, күбрәк куркыту өчен булса кирәк, тула оегы эченнән пычагын тартып чыгарды
— Фәсхетдин, калдыр, әллә ниләр әйтеп ташладым бугай, — Хәмзә пычакны күрү белән куркуга төште
— Курыкма, морза! Мин сине суярга җыенмыйм. Әткәй-әнкәйне ялангач калдырып куып чыгарган кешене хәл итәргә кирәк иде дә.. Ярар инде, кызың хакына... Ә менә малаен урынына лашманда хезмәт иткән өчен паемны түләгәнен юк әле. Мин, кеше хакы дип, шул авыр хезмәттән дә атыңны арбасы-дирбиясе белән алып кайтып үзенә тапшырдым. Үз акчама алган чананы да өстәп кайтардым Синен мина унике тәңкә бурычын бар. Хәзер бәхилләшәбезме, әллә икенче күрешкәч бирерсеңме9
Хәмзәнең Фәсхи белән кабат очрашасы килми иде, билгеле. Ләкин янында андый акчасы юк иде
— Фәсхетдин, ни бит, янымда акчам юк шул. Шул хәтле зур акча. .
— Алайса, сал жиләненне, морза! Минем белән очрашуыңның бер истәлеге калсын!
35
еге шомлы көннең кичендә Кәлимулла мулла киткәч үк, Фәсхи бакча артлап кына әрәмәлеккә элдерде. Куаклар арасына барып кергәч, ирексездән артына борылып, шактый вакыт карал торды Туган йорт! Әткәсс-әнкәсс яшәгән, аны иркәләп үстергән йорт!
Күңелдә гомер буена саклана торган хатирәле вакыйгалар саклаган йорт! Шул нигезеңдә Фәсхетдингә кешеләрчә яшәргә туры килмәде, ата- бабаларнын дәвамын туктатып калдырырга мәҗбүр ул хәзер
Эңгер-меңгердә ул үзләренең ишегалдына өч кеше кергәнне шәйләде.
Т
Тегеләр өйгә кереп чыктылар, абзарны тикшерделәр, бакча ягында пәйда булдылар. Аларнын Фәсхине эзләүләре аңлашыла иде.
Үзенен улын хәзер дошман итеп, аны ирексезләп куып чыгарган авылына соңгы кабат карады Фәсхи һәм әрәмәлек аша урманга, билгесез- леккә таба атлады.
Күпме баргандыр, артыннан ат пошкырган, авызлык тимере зеңгелдәгән тавьпп ишетелде. Фәсхи юл кырыендагы бер агач артына ышыкланып, атлыны көтеп алды.
Бу атлы тәҗрибәсез кеше иде булса кирәк, гамьсез генә атын әйдәвендә булды. Искәрмәстән тезгеннән тотып алгач, бу кеше кычкырып җибәрде.
— Әкрен... — диде Фәсхи пышылдап. — Үзең ат урлыйсың, үзен урманны ярып кычкырасын
— Куркыттың пит, апсый, — диде тегесе, чуаш иде булса кирәк
— Атны алай кумыйлар аны, йә, төш әле атыңнан!
Фәсхи атны авызлыклады, күшилендәге сөлгесен ертып, тоякларын бәйләде һәм аны җитәкләп кенә барырга кушты. Арттан куа килсәләр, тавыш-тын ишетелмәсен. Үзе алданрак китте.
Озакламый ай калыкты. Аларга юлдан урман эченә керергә туры килде. Ай яктысында Фәсхи атны танып алды. Бу Алмачуар иде. — Син Хәмзә морзаның атын урлагансың ич, егет?
Бу яшь егетнең кыяфәте дә таныш тоелды.
— Тукта, тукта! Син үзең дә Ялчек малае түгелме соң?
— Та-та! Син Пасхи апсый пит! Миклуша дәдәйгә кыс урлап килгән.
Фәсхи исенә төшерде: бу егет Ялчек чуашы Миклушанын хезмәтчесе Иванай иде. Тик әлегә төпченеп торырга вакыт юк. Фәсхи Иванайның кая баруын сорашты. Иванай да качкынлыкта йөри икән хәзер. Алар урманда өч кеше икән. >
Качкыннар урнашкан җиргә иртә белән генә барып җиттеләр алар. Иванайнын ике иптәшенең берсе тормышка җайлашмаган, солдат хезмәтеннән качып ятучы татар шәкерте булса, икенчесе, тупасрак бер чуаш — ярыйсы гына аучы икән.
Болар ашау-эчү хәстәреннән башка берәр нәрсә майтарырга сәләтле түгелләр иде. Хәтта яшеренеп яткан җирләре юлларга якын булуы да аларнын ышанычсыз урынга урнашуларын күрсәтә иде Димәк, тынычрак урын табарга кирәк. Тиз генә арада алар шулай эшләделәр дә. Зимләнкә казыдылар Алмачуарга куе агачлар астында киртә әзерләделәр. Тегеләр атны суеп ашарга ниятләсәләр дә, Фәсхи моңа ирек бирмәде.
Теге чуаш Ычтапан чираттагы аудан куркып кайтып керде. Ул үзләреннән өч-дүрт чакрым гына аралыкта өч кешенең ат суеп маташканнарын күргән икән. Фәсхи белән икәүләшеп шунда барып чыктылар.
Бер язмыштагы кешеләр бер-берсе белән тиз таныштылар. Тегеләр дүртәү икән. Дүртесенең дә Фәсхинекенә охшаган дүрт язмыш. Алар, ышанычлырак дип, Фәсхиләр торган урынга килделәр һәм тагын бер зимләнкә казып керделәр. Аларны кору, җиһазлау буенча Фәсхинең тәҗрибәсе бар иде инде.
Бу яна дүрт кеше тәвәккәлрәк халык иде. Бигрәк тә кыю йөрәкле Искәндәр ошады Фәсхигә. Ул авылның кешеләрен нахакка кыерсыткан өчен олыс үрәтнигын кыйнаган икән Шуңа күрә, күрәләтә зинданга китмәс өчен монда качып йөри. Урыс түрәләреннән үч алу теләге белән ул Фәсхи кебек бер фикердә иде.
Озакламый Шәмбалыкчы белән Ялчек арасында байларны, сәүдәгәрләрне талау очраклары ишетелә башлады. Фәсхи белән Искәндәр каршы булуга карамастан, төнгегә альт чыккан атларны урлау да ешайды. Бу кәсепкә бигрәк тә Тимерша оста иде. Ул ике атналап шул кәсебенә чыгып китмәсә, үзен үзе кая куярга белми йөри, анда бәрелә, монда сугыла, ләкин чыгып китә һәм атна-ун көннән ат ияртеп кайта иде. Шулай итеп, Тимерша һәрберсен атлы итте. Ләкин ул урлаган атларын монда
тотмый, әллә кайларга илтеп, башка атларга алмаштыра иде. Алмачуарнын тарихын ишеткәч, аны да алыштырып кайтты.
Кайбер урлаган атларын ул сатып та җибәрә икән. Акчасын каядыр яшереп куя. “Кара көнгә” , янәсе. Моннан да кара көн нинди буласын үзе күз алдына китерә алмас иде. Мостафаларның атларын да шупгы Тимерша урлаган иде. Аларны Канаш ягына ук илтеп сатты. Фәсхиләр моны белми дә калдылар.
Тимерша базарларны да еш алыштыра иде. Берсендә Бәки базарына барып чыкты. Мәгълүм ки, бу терлек базары иде. Тимершаның йомышы — чуаш ягыннан урланган атын сату иде. Мальш мактап торган арада аның күзе бер кешегә төште. Иш ишен таба, жир тишеген таба, дигәндәй, бу кешенен ниятен тиз аңлады Тимерша Тегенең нияте — берәр атка атланып качарга иде булса кирәк. Ул сатучылар белән сатулаша, үз бәясен әйтә, чын арадашчылар кебек тешләрен карый, бәкәлләрен капшый. Әмма һаман бер айгыр тирәсендә күбрәк булыша иде.
Күзәтә торгач, Тимерша анын шул айгырга сикереп атлануын, халык чыр-чу күтәреп шаулашкан арада базардан чыгып качарга чамалавын күрде.
Тавыш, кычкырыш китте. Ләкин тиз арада каракны божра эченә тулгап алдылар. Тимерша аты белән божрадан читтәрәк калган иде. Ул тиз генә теге айгырга ташланды, анын башына сузылган арада каракка:
— Әнә минем атым. Атланып ычкын тизрәк! — дип пышылдады.
Тегесе Тимершаны аңлап, айгыр өстеннән тәгәрәп төште дә халык арасына кереп юк булды. Шул арада:
— Рәхмәт, агай. Тәмтегә кил! — дип әйтеп узды.
Тимерша базар халкы күз алдында айгырны коткаручы кыю кеше булып калды, ainbip хуҗасыннан бүләк алды.
Тәмтедә ул теге кешене тиз эзләп тапты. Әнәс атлы бу карак Тимершадан да елгыррак бәндә иде, ахры. Анын монда, Идел буенда әшнәләре дә булуын, үзләре Иделнең аръягына да чыгып йөрүләрен сөйләде. Ләкин соңгы вакытларда боларны рәхимсез эзәрлекли башлаганнар икән. Ул шуннан зарланып алды.
Тимершаның башына бер кыю фикер килде:
— Кара әле, Әнәс дус. Безнең төркемдә шәп кенә ике егет бар Әгәр без көчләрне берләштерсәк, сезне эзәрлекләүче солдатларны кызык итә алабыз бит!
Үз кешеләре белән киңәшеп карарга булдылар.
Хәмзә морза белән очрашкан чагында, Фәсхинең шул йомыш белән Тимерша артыннан Тәмтегә баруы иде.
36
әчеттә җомга намазыннан соң чираттагы вәгазендә Кәлимулла мулла сүз йөртү яки гайбәт турында сөйләде:
— Пәйгамбәребез әйткән: дүрт кешенен намазы кабул булмас. Шулар арасында сүз йөртүче, яки гайбәтченең гамәле. Андый кеше гөнаһлылар арасында иң явыздыр. Сүз йөртүчене Аллаһы тәгалә кыямәт көненә хәтле ут белән газап кылыр һәм кыямәт көнендә газабы тагын да авыррак булыр. Кылган гамәлләренең савабы юкка чыгар Гайбәт бик авыр нәрсә, гайбәт кеше үтерер. Безнең күз алдыбызда ук шундый гыйбрәтле вакыйга булмадымыни9 Хәтерегездәдер, авылымыздан лашман хезмәтенә барып кайткан Әхмәтзыя абзый угылы белән Әхмәтсафа абзый угылы Шәйхетдин вә Галләметдин үзләре белән бергә барган Фәсхетдин турында нинди гайбәт тараттылар. Алар бичара Фәсхетдинне диненнән язган, урыс диненә күчкән дип чыгардылар. Яхшы кешеләрдән туган бу яман оланнарның гайбәтләренә ышанып, Каратундагы карагруһ руханилар килеп, Фәсхетдиннең өен тәреләре белән нәҗесләделәр Аларнын бу
М
гамәлләре берсенең үлеме белән тәмамланды. Әлхасыйл, әлеге гайбәт аркасында кеше үтерелде, Фәсхетдин законсызга әверелде. Ул хәзер качып йөрергә, качкын булырга мәжбүр.
Хәзер, жәмәгать, бу ике олан, гомерләре буенча Аллаһы тәгаләгә гыйбадәт кылып, бу авыр гөнаһларын ярлыкауга ирешә алырлармы икән9 Ходай шулай тәкъдирләгән булсын.
Беләсез, жәмәгать, хәзер дә лашман хезмәтен үтәүче авылдашларыбыз бар. Аларга Аллаһыбыз мәдәт бирсен дип дога кылыйк. Бу өч көнлек җиһанда барыбызга да дуслык, татулык, бердәмлек кирәк..
Фәсхетдиннең качып китүе олыс түрәләре арасында ыгы-зыгы тудырды. Баштарак моңа артык әһәмият бирмәскә тырыштылар. Ат урлау, сәүдәгәрләрне талаулар ешайгач, бигрәк тә качкыннардан урысларның күп зыян күрүләре эшнен зурга китүен сөйли иде. Фәсхинең Морзалар авылыннан булуын искә төшерделәр. Нинди буйсынмас авыл булып чыкты соң әле бу Морзалар авылы? Бөтен яманлыкның башы һаман шул авылдан килеп чыга. Аларнын усаллыкларын бастырыр өчен олыс нинди генә чаралар күрмәде. Җыен җыеп та сөйләштеләр. Лашман хезмәтенә бармас өчен, патша хәзрәтләренен әмерен үтәмәс өчен гауга куптаручы узынган авылга солдатлар да җибәреп тоттылар. Инде менә хәзер архиепископ фәрманын тормышка ашырыр өчен йөргән миссионерларны үтерүгә хәтле барып җиттеләр. Нинди авыл бу?!
Бу авыл — олыста хакимиятнең терәге булырдай бердәнбер морза Хәмзә авылы. Әллә морза булганга халкы шундыймы? Хәмзә морзанын хөкүмәткә каршы эшләрдәй астыртын гамәлләре юк-югын. Мәгәр, өрә белмәгән эт өенә кунак чакыра. Әллә морзаның артык тырышлыгы халыкны гаҗиз итәме9 Шулай да аның белән кабат сөйләшергә, ярдәменнән тагын бер кат файдаланырга булдылар.
Морзаны шул ук яхшы танышы земский йәчәлник Садовников чакыртты. Бу юлы ул кырыс иде:
— Синең авылың олыста егермедән артык авыллар арасында ин жәнжаллысы. Син олыста бердәнбер морза — шул авылда яшисең. Моны ничек аңларга?
— Качкынның кеше үтереп, атымны урлап китүенә мин гаепле түгел, гаспадин Садовников.
— Ә ул егет синең ялчың булган. Лашман хезмәтенә дә синең өчен барып кайткан. Кызыңны аңа бирмәгәнсең бирүен, ә атыңны биреп җибәрмәгәнсең дип кем әйтә ала?
— Минем иминлек булсын өчен тырышлыгым сезгә мәгълүм, гаспадин Садовников.
— Әгәр чынлап булышасың килә икән, шул качкынны тотарга ярдәм ит!
— Ничек итеп?
— Кешеләр ялла. Әнә, юлчыларны, сәүдәгәрләрне талаган, атлар урлаган хәбәрләр бар.,. Үзенә дә сакланырга киңәш итәм. Качкынның сиңа үче бар, диләр. Йортыңны яндырып китүе бар..
Ниткән начар замана бу? Җанын-тәнен кызганмыйча хезмәт итүенә, түрәләр кушканча булсын өчен үз татарларына каты булуга карамастан, Хәмзәне ничек мыскыллыйлар, хәтта жинаяттә гаепләргә тырышалар түгелме сон?
Ярый әле, Фәсхи качкын белән очрашуын әйтмәде Хәмзә. Яшерен элемтәдә торасын, дип, яла ягарга да күп алмаслар. Уйлап карасаң, бар бәла шул бәдбәхет Фәсхи аркасында. Земский нәчәлник хаклы: ничек кенә булса да тотарга шул катил не!
Олыста тәртип сакларга тиешле җаваплы кеше үрәтник Дубовка да каты эләкте. Аңа кичекмәстән Фәсхине тотып китерү бурычы йөкләнде. Монын өчен ул нинди чаралар күрергә кирәк икәнен үзе уйларга һәм эшкә ашырырлык тәкъдим кертергә тиеш булды.
Күңелен тынычландырыр өчен Дубов үзенең сөяркәсе янына Биешкә
китте Анда кәеф-сафа корып алганнан сон, сөяркәсе киңәше белән старостаны күрергә булды.
Качкынны тотар өчен ярдәм кирәклеген аңлаган староста бу хәвефле йомышны үтәргә бик ашкынып тормавын сиздерде.
— Качкынны эзләргә берничә кеше таба алырбыз анысы, —диде ул. — Ләкин якын-тирәдәге җыен татар авыллары арасында без бер утрауда кебек кенә. Каракны эзләүчеләрнең үзләре тиз арада юлбасар булып китүләре бар. Болай да татарлар безнең белән аралашырга омтылып тормыйлар.
— Мондый очракта сезнең ярдәмегез булырга тиештер бит9
— Мин ярдәм итүдән баш тартмыйм Башкалар белән киңәшеп карармын...
“Болардан ярдәм көтү — мәгънәсез эш булыр”, — дип уйланып йөргәндә, Дубов кылт итеп староста Жамайнын малаен исенә төшерде. Исеме ничек иде әле аның? Ә, әйе, Шигабутдин. Ну, авыр исемнәре бу татарларның, черт возьми!
Дубов иртәгәсен үк Шиһабетдинны олыска чакыртты. Кылын тартып карауга ук аның Фәсхигә дошманлыгы кимемәгәнен аңлады. Шуна күрә, сүзен турыдан-туры ярып салды:
— Сиңа бер эш тапшырырга уйлыйбыз. Башкарып чыксаң, бөтен олыста атаклы кеше булырсың — олы бүләк алырсың.
— Нинди эш, гаспадин үрәтник? — бу хәйләкәрнең юмакай сүзләреннән Шиһабетдин үсенеп китте.
— Шул Пасхины тотарга кирәк.
— Фәсхине9 Фәсхи качкынны9 — егет торып ук басты. — Ю-ук, мин моны булдыра алмыйм.
— Тынычлан әле, Шигабутдин. Мин бит синен үзенә генә тотарга кушмыйм. Булышуыңны гына сорыйм.
Сөйләшә торгач, егет риза булды. Хәтта, ат-ияр, кирәк-яракка акча бирсәләр, үз ишләрен бергә тупларга да ризалашты. Корал да сорап караган иде, тик аңа ышанып мылтык-кылыч бирмәячәкләренә тиз төшенде
37
әсхи кеше-кара очрардай җирләрдә юлдан читкәрәк кереп, авылларны әйләнеп узды. Озакламый Бүре чокыры. Монда кайдадыр чирмеш лашманчыларының зимләнкәләре булырга тиеш Тавыш-тын ишетелмәгәнне чамалап, егет алга атлады. Зимләнкәләрдә тынлык хөкем сөрә иде Димәк, лашманчылар моннан киткәннәр Урман сирәгәеп калган, ләкин ваграк агачлар байтак иде әле монда. Күптән түгел генә лашманчы булса да, ирекле вакытын исенә төшерә-төшерә, көенеп барды Фәсхи.
Тәмтегә барып житәрәк, сулдагы үрдән бүрәнә тарттырып килүче лашманчылар очрады. Аларнын берсенә ияреп, Фәсхи хәл-әхвәл сораша башлады Бу лашманчының сөйләве буенча, хәлләре элеккедән үзгәрмәгән, һаман шул урман кисү, аны ташып яр буена өю, кешеләрне һаман агач басу очраклары.
Читләтеп сораштыра торгач, Фәсхи лашманчыларны шул ук Дмитрий дәвалап йөрүен белде Ул авырулар белән татар телендә сөйләшә, хәлләренә керә икән. Күп нәрсәдән хәбәрдар һәм сүзгә юмарт бу лашманчы табибның кучеры булып бер лашман хезмәтен үтәүче эшләгәнен, аннары качкынга әйләнгәнен, шуның аркасында табибтан сорау алып интектерүләрен әйтеп бирде. „
Шулай итеп, дусты Дмитрийнең әле дә шул эшендә эшләп йөрүе, Фәсхи аркасында күңелсезлеккә таруы да мәгълүм булды. Әмма, уфтанса да, дустына ярдәм итә алмый иде Фәсхи.
Каршыга бер төркем солдатлар очрады. Алар, юлны иңләп, саф-
Ф
саф рәткә тезелешеп, атлы лашманчыларны юл сабарга мәжбүр итеп узып киттеләр.
— Соңгы вакытларда бу тирәдә солдатлар күбәеп киттеләр әле, — дип зарланды лашманчы, атын яңадан юлга чыгара -чыгара, — ниндидер каракларны эзлиләр диме шунда.
Аңа булышучы Фәсхи сүзне куәтләп җибәрде:
— Монда лашман эше кайнап торган жирдә нинди карак булсын инде тагын?
— Бар, диләр шул. Урыс түрәләрен талыйлар икән. Атларын, толыпларын, акчаларын, башка әйберләрен алып калалар да үзләрен җәяү кайтарып җибәрәләр икән. Әле бездә дә зимләнкәләр буйлап тикшереп йөрделәр. Ят кешеләрне эзләүләре булгандыр иңде.
Әнәс каракнын ишләре чыннан да чая, үтә тәвәккәл кешеләр булып чыктылар. Ләкин, Фәсхинең күзенә ташланганыңча, ал арда оешканлык җитеп бетми иде.
Сөйләшә торгач, алар Фәсхи фикере белән килештеләр, ягъни урысларнын жәза отрядын яшерен урында көтеп каршы алырга һәм көтмәгәндә һөҗүм итәргә булдылар. Монын өчен Фәсхи карап үткән Бүре чокырындагы чирмеш зимләнкәләреннән дә иплерәк урын тапмадылар.
Отряд анда барып чыксын өчен, качкыннар шул тирәдә икән, дигән хәбәр таратырга булдылар. Бу уйдырманы гамәлгә ашыру авыр түгел иде. Шул тирәдән бер-ике ат урлап китсәләр, тирә-як авыл кешеләре Бүре чокырын солдатларга үзләре үк күрсәтәчәкләр иде. Аннары кайбер качакларның лашманчылар арасында танышлары, хәтта теләктәшләре дә бар икән. Ә лашманчылар исә теләсә нинди хәбәрне тиз тарата беләләр. Гомумән, Бүре чокырының элек-электән килгән яманаты бу юрама файдасына эшләргә тиеш иде.
Көннәрнең берсендә Тәмте олысыннан егермеләп атлы солдат кузгалды Үз эшләре белән мәшгуль булган кешеләр иртән иртүк тыныч кына атлатып авылдан чыгып баручы бу төркемгә әлләни әһәмият бирмәделәр. Әмма көтеп, күзәтеп торучылар аларнын ниятен тиз аңладылар. Икенче урамнан шул ук вакытта бер атлы Бүре чокырына чапты. Сөйләшенгән җиргә килеп җиткәч, ул сызгырып җибәрде. Аңа каршы куаклар арасыннан икенче бер атлы килеп чыкты. Бу атлы хәбәрчегә, алга барып, тозакта көтеп торучыларны кисәтергә кушты. Үзе солдатларга каршы китте
Жәза отряды пәйда булуга, атлы качкын бераз таптанып торды да артка борылып чапты. Монын солдатлардан куркып качуы аерым-ачык иде. Араларыннан ике солдат моны куа китте. Калганнары да атларын юырттырды. Качып баручы, куучылардан качып күздән югала алмыйча да, үзенә якын китермичә дә, урманга кергәнче күзгә күренеп барды. Куучылар мавыгып киттеләр. Хәзер бөтен отряд, аны-моны карамыйча, бу качакны эзәрлекләргә кереште.
Кинәт качак күздән югалды. Солдатлар бер урында таптанып, анын кайсы тарафка киткәнен чамалап торган арада барасы юлларын бикләп, бер агач ауды. Килгән юлларына кире борылып китәр юллары да икенче агач белән бүленде. Бер үк вакытта өсләренә дә ике агач ауды. Солдатлар күбесе агач астында калдылар. Ыгы-зыгы, ыңгыраш, илереп атлар кешнәгән, кешеләр кычкырган тавышлар яңгырады. Башларын, кулларын күтәрә алган солдатлар мылтыкларын җилкәләреннән ала алмыйча азапландылар Кайбер өлгеррәкләре мылтыктан ата башладылар. Ләкин төрле яктан камалган солдатлар, ауган агачлардан зыян күрмәсәләр, аларга һөҗүм итүчеләр тарафыннан юк ителә — алар йә башларына төшкән күсәктән, йә сөңгедән егыла бардылар. Ярты сәгатьтән соң эш беткән иде инде. Җәза отряды тулысы белән һәлак булды. Беркем дә качып котыла алмады. Качкыннар исән калган атларны агачлар арасыннан аралап чыгардылар. Мылтык-коралларны җыеп алдылар. Бу — зур җинү иде!
Ләкин качкыннарга монда озак торырга ярамый иде. Алдан сөйләшү буенча, алар төрлесе төрле якка таралыштылар.
Бу искиткеч кыю һөҗүмнән сон, тагын бер көтелмәгән афәт бөтен тирә-якны тетрәндерде. Бүре чокырындагы фажигадан сон ике көн үткәч, Каратун авылы янды. Кара төндә андагы йортларны һәм чиркәүне ут биләп алды. Йокыларыннан айнып житмәгән руханилар ялангач көе өйләреннән йөгерешеп чыкгылар Янгын яктысында берничә кешенен каралты-кураларга ут төртеп йөрүләре күренде. Руханилар арасындагы берсе, теге вакытта иптәше һәлак булганнан сон Морзалардан качып котылганы, ут төртүчеләр арасыннан Фәсхине танып алды. Котлары очкан урыслар Биешкә таба сыпыртгылар Артларыннан мылтык тавышлары гына яңгырап капты
Көтелмәгән ике зур бәла өяз каласы Тәтешне генә түгел, Казанны да хафага салды Бу һөҗүмнәрне бер генә түгел, ә яхшы коралланган күп санлы берничә төркем оештыра, бергә хәрәкәт итеп, алар башкара дип фаразладылар.
Берникадәр вакыттан сон. Каратундагы янгынны Фәсхи оештырган хәбәрне ишеткәч, аны тоткан өчен йөз тәңкә акча вәгъдә иттеләр.
Тәмте, Шомгаты һәм башка күрше олысларга даими гаскәр тараттылар. Солдатлар шикле чокыр-чакырларны, күл-елга буйларын, урман куелыкларын айкап йөри башладылар. Бу эшләр белән губерна түрәләре турыдан-туры җитәкчелек итеп тордылар. Өстәвенә, Фәсхи башы өчен йөз тәңкә акчалата бүләккә кызыккан авыл кешеләре дә табылды. Шулардан беренчеләрдән булып Шиһабетдип төркеме оешты. Ул Хәмзә хисабына икс ат сатып алды, Фәсхине тоткач, бу атлар сезгә кала дип ышандырды. Шәйхетдин белән Галләметдинне дә күндерде. Алар, гаскәриләр кебек, урман-сазлыкларны айкап йөрмәделәр, ә Фәсхинен барып чыгардай җирләре тирәсендәрәк йөрергә тырыштылар. Хәмзә абзый белән кинәшеп, андыирак жирләрне исәпкә алдылар. Мәсәлән, Фәсхинен авылда туган йорты, ата- атасынын кабере бар. Ул иортын-жирсн сагыныр, зиратка килеп, атланасына лога кылыр, дигән уй белән шул тирәдә күз-колак булуны мәгъкуль күрделәр Аннары, анын авыл кырында ике имана жире бар. Авыл халкына урып-җыярга бирелгән бу җирдән Фәсхи чүмәләләрне кая да булса төяп китәргә җаен эзләр, чөнки анын да ашыйсы килә бит
Акчалата бүләк Биеш урысларын да кызыктырды. Алар да яшьләрдән торган атлы төркем оештырып, кырларны күзәтеп йөрделәр
Көннәр уза торды. Шиһабетдинның башына тагын бер фикер килде Фәсхинен яшьтән яратып йөргән, урлап качканда тотылган һәм шуна күрә кавыша алмаган мәгъшукасы Заһидә бар ич! Кайчан да булса, мөгаен, ул Заһидә янына барып чыгарга тиеш. Хәзер нәкъ урак өсте. Өйләренә барып чыгу килешми торган азгынлык булыр иде Барса, Фәсхи кырга, бу хатыннын урак урган җиренә барыр. Ире көлтә ташыган яисә башка йомыш белән китеп барган арада, Фәсхи форсаттан файдаланып калырга, Заһидәне күрергә тырышыр Бу фикер Шиһабетдингә шулкадәр ошады ки. ул үзенен ишләре Шәйхетдин белән Галләметдинне дә ияртмәде Йөз тәңкә бүләкне үзе генә алырга хыялланды
Шундый өмет белән Шиһабетдин күбрәк Балыклы кырларында йөрде һәм ул бу фикерендә ялгышмады.
38
нә дә сөмбелә* ае якынлашты. Арыш урагына төштеләр Бу юлы Мостафаларның уракка чыгулары күңелсезрәк булды шул Башкалар үз җирләренә бөтен гаиләләре белән арбага төялешеп, казан - савытларын салып, шау-шу килеп барган чакта, алар җәяү йөрергә мәҗбүр буяды пар. Шул сәбәптән, хәзер инде авыр кузгала торган Гайнулла бабай белән карчыгы Гайниҗамал әби дә уракка бара алмадылар Мостафа озакламый бала табар вакыты җитеп килә торган хәләл җефетен, инде
Сөмбелә ас — 22 августтан башлана
Я
тулысы белән кулга кергән улы Галимҗанны, әле рәтләп булдыра алмаса да, булышырга атлыгып торучы кызы Фатиханы ияртеп барды һәм, Аллага тапшырып, уракны башлап җибәрде Берничә көннән сон алар кул арбасы тартып йөри башладылар. Чүмәләгә куйган көлтәләрне алып кайтырга әллә ат була, әллә юк. Мостафа оста уракчы булса да. Заһидәнен жегәрлегс сүлпән иде шул. Уру осталыгы бар-барын. әмма ана көн озын иелеп эшләү авыр булды. Галимҗан, эшен җиренә җиткереп башкарса да, көче сыеграк иде әле. Фатиха исә әнкәсенә көлтә бавы әзерләп тора, шулай ярдәм итә. Шулай да күңел биреп эшләделәр алар Бары тик ирләр көлтә ташый башлагач кына эш сүрәнләнә төште.
Бер көнне, ничектер. Фатиха белән икәү генә калган Заһидә янына Җамай староста улы Шиһабетдин килеп чыкты. Үзе нишләп йөргәнен дә әйтмәде, Заһидәне үртәргә кереште. Әйтерсең, шуның өчен генә килгән! Имеш, теге заманнарда башкаларның урак уруларын карап кына йөрүче морза кызы хәзер үзе, корсагы борынына җиткән килеш, урак ура Берәр көннән сон тагын килеп чыкты бу юньсез. Үзе нишләп йөрүен әйтми, үзе мәсхәрәле елмая. Урмаган игеннәрне аты белән таптатып йөри шунда.
Заһидә шикләнә калды. Мостафага сөйләп биргәч, ире мона каршы
— Мөгаен, ул Фәсхине эзләп йөри булыр. Тәмтедә солдат командасын тар-мар иткәч, аннары Каратунны яндыргач, Фәсхине тырышып эзли башлаганнар. Әллә, мин әйтәм, өйдә генә утырасынмы? Вакытын да күп калмаган...
— Вакытым бар әле минем. Уракны бетерәсе килә.
— Алайса, сак була күр. Эшләп өзлегә күрмә. Урып бетерербез, Аллаһы боерса. Көннәр дә матур тора әлегә.
Ике-өч көн үттеме-юкмы, Заһидә ерак түгел ниндидер ят тавыш ишетте. Алар бу юлы да Фатиха белән икәү генә иделәр.
— Әйдәде, кызым, утырып бер ял итик. Тегендә ниндидер ят тавыш ишетелгән кебек булды, хәерлегә генә булсын инде, — диде Заһидә. Кызы чүлмәк белән әйрән алып килгән арада үз-үзенә сөйләнеп куйды:
— Әллә нигә күңелем тыныч түгел Фәсхи абый килеп чыгар кебек, артымнан тотып алыр кебек...
— Минем турыда начар уйлыйсын бугай, Заһидә! — чүмәләнең икенче ягыннан атын җитәкләгән берәү килеп чыкты.
Заһидә күтәрелеп караса, бу кеше чыннан да Фәсхи иде.
— Аһ! — дип, Заһидә лып итеп җиргә утырды.
— Курыкма, Заһидә! Мин сиңа тияргә, зыян итәргә килмәдем. Ерак юлга кузгалганчы, сине күрәсем килде. Минем хәзер җир йөзендә беркемем дә калмады...
Азрак исенә килгән Заһидә:
— Фәсхи абый! Әй, Фәсхи абы-ый! — диюдән башка сүз әйтә алмады.
— Заһидә! Курыкма! Мин сина тимәм. Каушама да. Сине бер күрсәм, мина шул җиткән. Безнен язмышыбыз шулай булган икән, берни эшләр хәл юк.
Заһидә, исенә килеп, күренеп торган корсагын яшерергә теләгәндәй, кулларын кушырды
— Фәсхи абый, тәкъдир шулай булган, күрәсең. Миңа ачулана күрмә...
— Ачуланмыйм, Заһидә. Мин бүләк иткән чулпыларын янында булса, кайтарыр идең. Төсең итеп йөртермен.
— Фәсхи абый, чулпылар синең истәлегең, бердәнбер истәлегең.
— Алаймы9 Мине исендә тотучы кеше дөньяда булганда мин яшим әле, димәк.
Аларнын бер-берсенә әйтер сүзләре күп булса да, очрашкач әйтә алмадылар. Тик икесенең дә күзләре генә барын да аңлый, аңлаталар иде Ул нурлы күзләрдә назлау да, уфтану да, бәхилләшү дә, хәтерләп калырга омтылу да, үкенү дә, яшьлек хатирәләрен искә алу да бар иде.
— Ярый, бәхетле бул! Үзеңне сакла! Әнә ирен килә..
Ул арада көлешә-көлешә, Мостафа белән Галимхан килеп житгеләр
— Фәсхи! Син ничек монда? Сине бөтен жирдән эзлиләр ич!
— Беләм Минем башым йөз тәңкә тора, аны да беләм. Синен мине тотып бирергә ниятен юкмы сон?
— Юк, Фәсхи. Мина хәрәм мал кирәкми
— Әнә, мине тотучыларның берсе чалуда ята. Барып чишәрсен. Ярый, хушыгыз!
Фәсхи атын елгага таба чаптырды Шуннан сон гына Мостафа чалуга атлады. Анда, чыннан да, аягы-кулы бәйләнгән Шиһабетдин кычкырып ята иде Мостафаны күрү белән ул кычкырынырга тотынды:
— Фәсхи киттеме? Кая таба китте? Атны калдырмадымы9
— Мин беркемне күрмәдем Тавышыңны ишетеп китүем
— Ну-у, тагын очратсам, болай алданмас идем Көтмәгәндә каршыма килеп чыкты, каһәр!
Аннары Шиһабетдин кичекмәстән авылга йөгерде. Балыклыга йөгереп кайту белән Җәгъфәреадыйк старостадан ат алып, олыска чапты. Анда үрәтник Дубовка Фәсхи белән очрашуын сөйләп бирде. Билгеле, качкынның үзен бәйләп, ә атын алып китүе турында әйтмәде. Дубов белән Шиһабетдин чамалавы буенча, Фәсхи Ялчек урманына качарга тиеш иде Тиз генә дистәгә якын атлы солдатлар шул якка ашыктылар. Әмма аларнын тырышлыгы жил куу белән бер булды.
Фәсхи чыннан да Ялчек урманына кайтырга ниятләде Ләкин ул башта, Зөя аша кире якка китеп, анда бер-ике көн уздырырга булды. Ул яшеренгән урман олысның үзе белән янәшәдә генә булганга күрә, аны моннан эзләргә беркемнен дә башына килмәс иде.
Урмандагы үзләренең торган җирләренә кайтып керсә, анда Фәсхиләрнең бөтен корылмалары җимерелгән, зимләнкәләр ишелгән иде. Бу сәер тынлык егетнең күңеленә шом салды
Уйланып утыра-утыра, шактый вакыт узды Кинәт саескан тавышы ишетелде Фәсхи сагая калды Саескан юкка четердәмәс, монда кемдер килә идс Сак адымнар белән тирә-якка каранып кына килүче кеше Иванай булып чыкты Фәсхи эндәшкәч тә, ул агачлар артына посты, кабат чакыргач кына Фәсхи янына килергә батырчылык итте
Урманны кишәрлекләргә бүлеп тикшереп йөргәндә, моннан берничә көн элек кенә гаскәриләр бу зимләнкәләргә тап булганнар икән Учак өчен коры-сары җыярга чыккан Иванай, зимләнкәләр тирәсендәге шау- шуны ишетеп, агач башына менеп качкан Калган качкыннарны богаулап, солдатлар үзләре белән алып киткәннәр Качкыннарнын нәкъ бергә җыелган чагы туры килгән икән. Бары Фәсхи белән ат карагы Тимерша гына булмаганнар Хәзер Иванай бер инешнең текә яры астындагы бүре өнен зурайткан һәм шунда төн уздыра икән
— Мин монда син күренмәссеңме, йә Тимирша апсый кайтмасмы дип көн дә килеп китәм, — дип хикәясен бетерде Иванай.
Фәсхи дә куркуга калды Ал арга кичекмәстән яңа урын эзләргә кирәк иде Урыннан урынга күчеп,озак кына эзләнеп йөргәннән сон, зур бер сазлыклы күл уртасында утрау шәйләделәр Тирә-ягы биек куе камыш белән уратып алынган бу утрауга кеше аягы басмаган кебек иде. Эзли торгач, алар саз суын ерып, анда керер юлны да таптылар. Шиһабетдиннан истәлек булып калган атны сазлык буенда калдырдылар да утрауга кереп урнаштылар Эт оясы биеклегендә генә итеп камыштан шалаш ясадылар Чәй кайнатыр һәм ашарга пешерер өчен ничектер исән калган бердәнбер чүлмәкләре бар иде. Утрауда чәйлек мәтрүшкә, гөлйөзем яфрагы, төрле тамыр-томыр кебекләр җитәрлек иде Күл суы сасы, күнелне болгаткыч булса да, түзәргә мәҗбүр булдылар. Ашау ягы гына хөрти иде Элекке маялары беткәч, тал чыбыгыннан нәрәтәләр үреп күлгә салдылар Нәрәтәләргә кергән балык тансык аш булды
Бу тирәләрдә атлы солдатларнын еш пәйда булып торулары көндез генә түгел, төннәрен дә утраудан чыгу мөмкинлеген кискән иле Качкын
8. «К У> № 9
егетләр чарасызлыктан арыды-ябыктылар, иң аянычы — үзләренең язмышларына битараф-ваемсыз була башладылар.
Әмма Ходай бар икән ул. Боларның монда качып ятуларын сизми калалармы сон9 Якындагы авыл кешеләре күл эчендәге утрауга ике кеше кереп качканны берничә көннән соң ук сизеп алдылар. Моны беренче булып сазлык кырыенда утлап йөрүче ят ат сиздерде. Аннары утрауда тонык кына җемелдәгән учак утын да күзәткәләделәр.
Колактан-колакка яшертен хәбәр тарала башлагач, авылнын зирәгрәк- кьпорак кешеләре утрауны карап чыгарга булдылар
Бер кичнең эңгер-меңгерендә сазлыклы күл кырыенда җигүле ат пәйда булды. Арбадан дүрт кеше төште. Аларнын икесе, туп-туры сазлык суын ерып, утрауга атлады. Якынрак килгәч, алар, ул-бу булмасын диптер инде, әкрен генә өн-аваз салдылар. Утрауга чыгып җиткәч тә берникадәр көтеп тордылар. Аннары саклык белән утрау эченәрәк кереп, качкыннарны эзләргә керештеләр. Актык чиккә җитешә язган качкын егетләр, сөңгеләрен тотып, болар каршына килеп чыкканда, авыл кешеләре кире борылырга җыенганнар иде инде.
Озын сүзнең кыскасы, пычранып, бетләп, ябыгып беткән ике качкынны, озак сөйләшкән-киңәшкәннән соң, авылга алып кайттылар. Мунча ягып юындырдылар, чәч-сакалларын кырдылар, чиста күлмәк-ыштан кигезделәр, ашатып-эчерделәр. Аннары шул ук мунчада берничә көн ял итәргә куштылар.
Бу сазлыклы күл Мөрәле авылына караган булып чыкты Фәсхи лашманда йөргәндә Мөрәледән дә лашманчылар булган икән. Аларнын берсенә Фәсхинең хат язып биргәне ачыкланды. Игелек җирдә ятмый, диләр, хат яздыручы егет качкыннарга бигрәк тә игътибарлы булды.
39
атар хатын-кызларының борынгыдан килгән гаҗәеп бер изге-саф сыйфаты бар. Бер кияүгә чыккан хатын башка ирләргә, кем булуларына карамастан, ир кеше итеп түгел, ә гади бер кеше дип карарга өйрәнгән. Фәсхи белән очрашканда, Заһидәнен күнеленә дә ире Мостафага хыянәт итәрдәй, аның абруена тап төшерердәй фикер килмәде. Ул Фәсхине бары тик кайчандыр үзе якын иткән, яшьлек хатирәсендә тирән эз калдырган, ә хәзер инде читләшкән бер зат итеп кенә кабул итте. Фәсхи белән очрашуы анын күнеле өчен хәзер еракта калган яшьлек хатирәсен яңартты, гөнаһсыз балачагын искә алу гына иде.
Сизгер күңелле Мостафа да аларнын бу очрашуларын нәкъ шулай аңлады. Шулай итеп, бу очрак ир белән хатын арасында сүзсез, дәгъвасыз узды.
Гадәти тормышлары да үз агымы белән барды аларнын. Уллары тугач, өйдә мәшәкать артып китте. Ләкин бу мәшәкать, тынычсыз булса да, күңелле иде. Бигрәк тә Фатиха шатланды энесе тууга. Әгәр дә рөхсәт итсәләр, ул аны гел үзе генә карар, беркемгә дә бирмәс иде.
Көз җигеп, көннәр суыта башлагач, Мостафалар тагын ат алдылар. Быел иген уңышы күп булмаса да, ат алыр өчен анын бер өлешен сатарга туры килде. Ат бәясенең төп чыгымы Заһидәдән булды. Ул гәрәбә муенсаларын, көмеш беләзекләрен, йөзек, колак алкаларын салды. Әмма истәлекле чулпыларын үзендә калдырды.
Үз гомерендә ишегалларына икенче ат килеп кергәнгә шатланмады түгел, шатланды Галимҗан. Яңа атны баштанаяк караучы да ул булды. Әмма тай килеш алып үстергән җирән биягә булган мәхәббәтен оныта алмады, монысына андый зур куаныч күрсәтмәде
Заһидә, үз тормышы көйле генә барса да, атасы Хәмзә өчен бик борчылды. Борчылмаслык та түгел иде шул. Озак авырып ятканнан сон, җиңгәсе Наҗия үлеп китте. Аны җирләп ярты ел вакыт узмады, абыйсы
Т
Якуб дөнья куйды Үпкә авыруыннан ифрат дәрәҗәдә ябыгып, күләгәгә генә калган абыйсын бик кызганды Заһидә
Вафат булгач, Якубнын тәне озак суынмавын картлар бу мәет артыннан тагын үлем-житсм булмагае дип юрадылар Шулай булып чыкты да. Нажиянен елын уздырып өлгермәделәр, күптән түгел гөрләп торган йорт өченче үлемне каршылады. Заһидәнен әнкәсе, гомере буе ничек күзгә чалынмыйча яшәгән булса, шулай тыныч кына җан тәслим кылды
Хәмзә морза үзе дә күзгә күренеп картайды. Анын элекке эшлекле- генең, жегәрлегенен хәзер эзе дә калмаган иде инде Бигрәк тә улы Якубны җирләгәннән сон биреште ул Әле кайчан гына хезмәтчеләрен кан елатып, дер селкетеп торган хуҗа, тирә-яктагыларнын үзен ирексездән ихтирам итүләренә күнеккән ил тоткасы, урыс хакимияте каршында зур абруйлы морза кинәт гомере буе үзе корган бинаны ташлап, кыргый япанга чыгып китүче дәрвишкә охшап калды Үзе дә аңлата алмастай битарафлык биләп алды аны. Шулай итеп, кайчан гына гаярь кеше бер мескенгә әйләнде дә куйды.
Заһидә әтисе янына килгәләп йөри башлады. Хәмзә морза инде кулга тотарлык булып үскән оныгын алдына альт сөя иде Бердәнбер оныгы, морза исемен дәвам итәрлек варисы иде бу бала Ләкин аны морза итеп тәрбияләр өчен Хәмзәнен көче дә, ин аянычы — никтер, теләге дә юк иде. Бу бала ничек крәстиән Мостафа улы булып туган, шулай ук крәстиән булып калырга тиеш иде
Үзе исән чагында Хәмзәнен оныгына гомерлек истәлек булып калырдай бүләк бирәсе килде. Ат, сыер малы, хәтта шыңгырдап торган йорт салып бирсә дә — гомерлек бүләк була алмаслар Нәрсә бүләк итәргә сон9
Хәмзәнен мәчеткә барганда таянып йөри торган таягы бар иде. Имән агачының төз кәүсәсеннән юнып ясалган сигез кырлы таяк Оныгы тагын бер килгән чакны туры китереп, морза аңа әнә шул таякны тоттырды:
— Мә, улым, морза бабаңның бүләге булсын. Олыгайгач, мәчеткә таянып йөрерсең. Коръән укыганда мине дә искә алырсын
Хәмзәнен җилкәсеннән тау төшкәндәй булды Күпме азапланса да, гомере буена мондый изгелек кылганын хәтеренә төшерә алмады ул.
40
өрәле кешеләре качкыннарны ачлыктан коткарып кына калмадылар, ә качкынлыкта йөреп көн итеп булмаячагын да искәрттеләр. Бөтен нәрсәдән куркып, беркемгә күренмичә сазлыкта калтырап яту үзеңне тереләтә кабергә тыгу һәм мәгънәсезлек икәнен аңлады Фәсхи Бала-чагаларнын “сазлыкка жен ияләшкән" дигән юк-бар сүзләре ишетелеп тә түрәләрне шиккә калдырырга, эзләнергә, шул тирәләрме айкарга иртәме-соңмы мәжбүр итәчәк иде Мунчада торып калу шулай ук мөмкин түгел Шуна күрә, ике-өч көн ял иткәннән соң, качкыннар, авыл кешеләренең кинәше белән, Кайбыч урманнарына юл алдылар Бер егет аларны иске кышлауга илтеп куйды
Бактың исә, бу шул ук урманның дәвамы булып, тирә-яктагы авыллары башка олысныкы, кешеләре ят булуы белән күнелгә ятыш иде. Үзен танымауларыннан файдаланып, ин элек Фәсхи тирә-як кешеләре арасында болгануны күздә тотты Илдә чыпчык үлми, үзләренә дә жай табылыр, дип уй папы Шул ният белән ул киемнәрен алмаштырып, төрле сурәттә-асламчы, мосафир, хәтта саилче булып та йөрде.
Яраткан шөгыле базарларда арадашчы яисә алыпсатар булу иде. Алучы яки сатучы файдасына ярдәм иткәне өчен ана тиешле бәясен дә түлиләр иде Шуна күрә, урман кышлавында Иванай белән икәү алар ашау-эчүгә кытлык күрмәделәр диярлек.
Бсрзаман Фәсхи Норлат базарында бер таныш кеше очратты Тегесе дә ана сынаулы караш ташлады Ләкин шикләнерлек нәрсә юк. бу кеше 8 *
М
Тимерша иде. Алар, күзләре белән генә аңлашканнан сон, икесе ике урамнан, күз күреме ара калдырып, урман ягына китеп бардылар. Урманга җиткәч, бер-берсенең кочагына ташландылар Тимерша табылуга Иванай да бик шатланды. Тимерша үзе генә түгел икән Берничә көннән ул Әнәс дигән иптәшен ияртеп кайтты. Фәсхиләрнең кышлаулары ошады аларга. Әйс, Фәсхи урын сайлый белә иде.
Хәзер алар дүртәү булдылар. Бу инде, кирәк булса, эзәрлекләүчеләргә дә каршы тора алырлык көч иде. Шуның өстенә, Әнәс күп нәрсәдән хәбәрдар иде. Сәүдәгәрләрне, түрәләрне, байларны талау, ат урлау белән көн түкләрнең, кайда, кайчан, кемнәрне талаганнарын да белә иде ул. Тимерша белән икәүләшеп, жай чыкканда, үзләре дә шул кәсептә йөргәннәр икән
Ләкин мондый юлбасарлык шөгыле Фәсхигә ошамады. Ул базарларда, төрле авылларда йөреп, халык арасында колактан-колакка ишетелә килгән кайбер хәбәрләрне күңеленә сеңдерә барды. Татар халкы яши торган төрле төбәкләрдә әледән-әле баш күтәрүчеләр булып тора, хәтта авылы-авылы белән күтәрелеп чыгалар икән. Халыкны изгән, гажиз иткән, вөҗданына кагылган сәбәпләрнең иң кискене урысларның ислам динен таптап, урыс диненә күчәргә мәҗбүр итүләрендә икән. Көчләп чукындыру! Фәсхи үзе дә бит шул чукындыру аркасында кеше үтерүчегә әйләнде, качкын булып китте. Болай гына ятып, халыкка килгән бу афәтне җиңеп чыгып булмас. Әнә, Фәсхинең туган ягында гына ничә урыс авылы бар хәзер.
Үч алыр өчен икенче юл да сайлап була-булуын. Әйтик, Самар, Сембер якларыннан ятап-ятап (этап-этап) ристаннар уза. Аларны Зөя каласы аша Казанга, аннан Себергә каторгага озата торалар. Богауланган бу ристаннар, утыздан алып йөзгә кадәр булып, көчле сак астында ашыкмыйча гына олы юлдан җәяү атлыйлар. Әгәр шул ристаннарны коткара калсаң?.. Тик моның өчен күп көч кирәк. Андый көчне каян табасын? Уфа-Җаек якларында бу елларда татар-башкортлар еш баш күтәрәләр дигән хәбәрләр йөри. Андагы аймаклардагы старшиналар үзләре баш булып йөриләр икән Ә монда авыл старостасын кузгату түгел, муллаларны да селкетә алмыйсын Ник шунда ярты авыллары керәшенгә әйләнмәсен, аларга барыбер...
Яз авыл кешеләренә үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен алып килә. Крәстиән халкы чираттагы кыр эшләре белән мәшгуль була. Базар халкы күзгә күренеп азая. Качкыннарга яшәү кыенлаша. Кайсы кайда — мунчаларда, туганнарының базларында, авылларыннан ерактагы туганнарында, танышларында кыш үткәргән качкыннар язгы эшләрдә катнашырга, үзләрен яшереп тоткан хуҗаларына бурычларын кайтарырга мәҗбүрләр Өстәвенә, кышын тынып торган җәза отрядлары да үзләренең эшчәнлек - ләрен янадан башлап җибәрәләр. Алар белән көтелмәгән җирләрдә очрашу куркынычы арта бара.
Качкыннардан, караклардан берәр төркем оештыру гаять авыр, оешсалар да, аларнын һәрберсенең үз аңы, үз фикере, үз юнәлеше бар. Оешкан, бер максатка омтылган, бергә хәрәкәт итәрлек көч туплап булмас кебек. Хәтта шактый тату гына бергә кыш чыккан ат караклары Тимерша белән Әнәс тә үз юлларына китеп бардылар. Фәсхи Иванай белән икәү генә торып калды. Уйлаша торгач, алар үз төбәкләренә, үз урманнарына кайтырга булдылар.
Фәсхи хәзер урыс авылларыннан килеп йөри торган попларга, руханиларга аркылы төшәргә, татар авылларында чукындырып йөрүләренә чик куярга булды. Аның белүенчә, Шомгатыдан ике атнага бер яки атна саен поп яисә аның яраннарының берсе Балыклы авылы керәшеннәренә килеп йөри иде. Гадәттә якшәмбе көннәрдә йөриләр алар.
Көннәрдән бер көнне, Балыклыга җитәрәк, текә ярлы күл буенда шундый бер попны очраттылар Поп, аны-моны абайламыйча, тубыгына кадәр җиткән озын кара жиләнен җилфердәтеп килә иде.
— Куда путь держишь, батюшка? — дип сорады Фәсхи поптан, илтифатлы булырга тырышып. Ягъни, кая юл тотасын, янәсе.
Поп югалып калды, ыкы-мыкы мыгырданырга тотынды.
Урысча белүче бу татар егетенен Пасхи булуын төшенеп алган иде инде ул. Тиз генә озын җирән сакалын ике кулы белән учлап алды. Сакалын югалтудан да зуррак хурлык юк иде анын өчен
Фәсхи Иванаига ым какты Иванай полный чылбырлы көмеш тәресен салдырып алды, тирән кесәсендәге акчалы калтасын чыгарды Сакалына тимәделәр — Моннан ары авылда халыкны бозып йөрсән. исән калырмын дип көтмә, — диде Фәсхи. — Пошел вон!
Коты очкан поп кире борылып Шомга тыга чапты
— Кара аны, туры өеңә кайт! — дип кычкырып калды Фәсхи.
Поп күздән югалгач, Фәсхи белән Иванай туп-туры Балыкчыга юл тоттылар. Авылга кереп барышта беренче урам керәшен урамы иде Кырый йортлардан берсенең капка төбендә олы яшьтәге берәү очрады Килеп сәлам алышкач, сөйләшеп киттеләр Бу Миңнулла атлы кеше Шомгаты побы килүен көтә икән.
— Бик теләп, сагынып көтәсезмени аны9
— И-и, улым. Бичарадан ни чара көтәбез. Ул күренгәч, башкаларга хәбәр таратам. Безнекеләр чормаларыннан иконаларын алып төшәләр дә чатка эләләр. Поп киткәч, тагын чормага ташлыйлар
— Алайса, урыс диненә хирыслык юк, дисен9
— Булу кая! Бичарадан мәҗбүр иттеләр. Имана пае түләүдән бушаттылар Яхшы жир бирделәр Шуңа алдандык инде
— Мөселманлыкка кире кайтасыгыз киләме әллә9
— Килмәгән кая ул! Ник күчкәнебезгә үкенәбез
— Абзый, алайса, син поп көтмә инде Без ул побыгызны кире борып җибәрдек Мин — Фәсхи качкын Ишеткәнең бардыр.
Бу сүзләрне ишеткәч, Миңнулла бермәл югалып калды Ләкин, урыска ярарга тырышып та, үз динен ташларга теләмичә. төрле хәйләләр корырга күнеккән бу карт чынлап шатланды
— Әйдәгез, алайса, егетләр, попка дип әзерләгән сыебыз бар Тамак ялгап алырсыз, ачыккансыздыр, — дип, аларны өенә алып кереп китте
— Шул урыс диненнән ике атнага булса да йолып калуыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! — дип, ул, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, кунакларын сыйлавында булды Фәсхиләр киткәндә күшилләренә ашамлыклар да тутырыл жибәрдс. Фәсхиләргә хәләл ризык иде бу
Фәсхи дә бу эчкерсез картка ышанды. Кирәк булса-нигсә дип, очрашу урынын да билгеләделәр.
41
зсез югалды дип, тынычланып калган олыс түрәләре. Пасхи качкын тагын калкып чыккач, эзәрлекләүне янадан башлап җибәрделәр Аның башы өчен билгеләнгән йөз тәңкә акча икс йөзгә менде Яңадан кырларны, урманнарны айкый башладылар Фәсхинең тагын берничә попны өркетүе татарлар арасында миссионерлык эшен туктатып торырга мәҗбүр итте Фәсхи, ике ел буе качкынлыкта йөреп, эз югалту, теләсә нинди җирдә яшеренү осталыгына өйрәнгән иде инде Анын сизгерлеген, кайчан, кай тирәдән куркыныч көтәргә кирәклекне чамалавын карт бүренсн сизгерлеге белән генә тиңләп булса булыр иде
Фәсхи белән бергә йөргән егетнең Иванай булуын да ачыкладылар түрәләр.
Көннәрдән бер көнне. Балыклы авылы керәшене Миңнулла белән сүз кушканча, тәгаенләп куйган урында билгеле тамга пәйда булды Җавап тамгасы калдырып, Фәсхи белән Иванай күзәтеп тордылар Җавап тамгасына Миңнулла үзе килде Икенче көнне үк пар атта Миңнулла белән Сафиулла мулла күренде Тирә-як хәвефсез күренгәч, очрашучыларның мәкерссзлегенә ышангач кына болар янына чыкты Фәсхи Алай да Миңнулла белән Иванайнын икесен ике якка сакка куйдылар Бер-берсе турында
Э
берникадәр хәбәрдар булганга күрә, Сафиулла мулла белән сүз озын булмады:
— Улым, сиңа моннан китәргә кирәк!
Фәсхинең аптырашлы карашын күреп, мулла дәвам итте:
— Әйе, улым, китәргә кирәк. Үзебезнең мөселман халкын урыс диненнән йолып калу — изге, могтәбәр эш. Бу гамәлен белән күп түрәләрне аякка бастырдың, борчуга салдың. Мөселман өммәтләрен шатландырдың, канатландырдың. Әнә, элек төртенүле дингә дучар ителгән Миңнулла да ничек дәртләнеп китте. Тик, моңда Ырынбур, башкорт тарафыңдагы кебек баш күтәрүләр булмастыр.
— Хәзрәт, ник баш күтәрмәскә? Әнә, Морзаларда лашманга каршы чыктылар ич.
— Дөрес, улым. Лашман эше йомышлы татарлар белән морзалар жилкәсеңдә генә иде. Крәстиәннәр өстенә төшкәч, алар, разый булмыйча, чуалыш чыгардылар. Хәзер бу вәзгыятькә дә инсан күнекте иңде. Ырынбур- Ждек якларыңда исә татар-башкорт җирләрен урыслар тартып ала башлаган, диләр. Анда шуңа баш күтәрәләр. Урыс диненә күчү җөмләсенә килсәк, безнең төбәк болай да каты тора, иншалла!
— Халыкны күтәреп булмасмыни, хәзрәт?
— Булмас, утлым. Минем, фәһемләвем буенча, син фидаи бәндәсен Кәлимулла хәзрәт тә шул фикердә. Синең яшьлегең, киләчәгең бар. Болай да син күпне күрдең, үз тормышыңны җайларга вакыт. Шуңа күрә, моннан ераккарак китеп, кешечә көнеңне күрә башла!
Бу әңгәмәдән сон Фәсхи тирән уйга калды. Тырышып карамады түгел, карады ул. Әмма теләгәнеңчә берәр төркем оештыра алмады Китәргә, әллә кая еракка китеп көн күрә башларга кирәктер шул. һөнәре бар, телләрдән мәхрүм түгел, Иван ай ярдәмендә чуашча да шактый шома сөйләшә башлады
Иванай... Бу мәхлук егет Фәсхи белән ияреп йөри-йөрүен. Ләкин Фәсхинең попларны өркетүе аңа ошап бетми. Чөнки аның бабаларыннан калган дин ул — урыс дине. Иванай үзен шул диндә дип исәпли.
Иванайның зур бер хыялы бар. Ул да булса, Миклуша дәдәйдән үч алу. Сеңлесе Палаша өчен үч аласы килә аның.
Алар — абыйлы-сеңелле ике ятим — кеше кулында үскәннәр. Бала чакларыннан бирле тамак хакына Миклуша дәдәйгә хезмәт иткәннәр Палаша кыз булып җитәрәк, Миклуша аны бер карт чуашка кияүгә бирде. Карт булса да, түзгән булыр иде, бәлки, Палаша. Ләкин Миклуша аны зөфаф киченнән алдарак үзе тотып көчләгән. Бу хурлыкка түзә алмыйча, Иванайның бердәнбер яраткан сеңлесе Палаша бәкегә чумган.
Иванайның сеңлесе турындагы бу хикәятне елый-елый, кат-кат сөйләгәне бар. Миклуша йортын яндыру иде аның хыялы. Фәсхинең дә Миклушага үче бар иде. Шул Миклуша дәдәй Заһидә белән Фәсхине тоттырган иде бит.
Фәсхиләр Ялчеккә барырга чыкканда көн бозылып китте Күктә кара болытлар өерелеп, яңгыр алып килергә җыеналар иде. Урманны караңгылык басты.
Иванай исә, ниһаять, күптәннән хыялланып йөргән теләге тормышка ашырылачагына шатлана-шатлана, җилләнеп алга атлады. Палатаның рухы куансын, аның үчен алам бит, дип сөенде ул.
Ялчеккә барып җитәрәк, ял итеп, тамак ялгап алырга, төнне көтәргә дип, юлдан читгәрәк бер инеш буенда туктарга булдылар. Бераздан юлдан кемнәрнеңдер килгәне ишетелде. Ярдан күтәрелеп, куе печән арасыннан күзәткән Фәсхи өч атлы кешенең Ялчеккә таба узып баруын күрде. Болар Фәсхигә танышлар иде. Алдагысы — авылдаш Шиһабетдин. Калган икесе Шәйхетдин белән Галләметдин иде булса кирәк. Фәсхи аларнын үзен эзләп йөрүләрен белә иде. “Әле һаман шул кәсепләрендә икән болар”, — дип уйлады ул.
Төн урталарында Фәсхи белән Иванай Миклушаның каралты-курасына ут төрттеләр. Йорт түбәсе белән болдырына да ут салдылар. Ул арада озак җыенган яңгыр сибәләргә тотынды.
Куәтләнә барган янгынны күреп, яр астындагы тугайда. Миклуша йортының артында кич кунучы Шиһабетдин белән анын егетләре корган шалашларыннан йәгерешеп чыктылар да, утлап йөргән атларына атланып, янгын ягына чаптылар
Үч алу шаукымыннан Иванам тәмам шашынган иде Ул, Фәсхи күпме чакырса да, качып китәргә ашыкмады Куәтләнә барган ялкын телләренә карап лә ыәтләнә иде булса кирәк. Шул берничә мизгелгә сузылган вакыт аяныч-хәлиткеч булды
Атлы егетләр, чаптырып, ишегалдына килеп керделәр дә ут салучыларга ташландылар. Башына төшкән чукмар Иванаины аягыннан екты. Фәсхи читкә сикереп, урамга чыгып өлгерде һәм капка баганасына сыенды. Бер атлы урамга чыгарга омтылганда, анын башына Фәсхинен күсәге төште һәм ул жиргә тәгәрәде. Фәсхи тиз генә егылган егетнең атына атланып, качу ягын карады Анын артыннан берсе куа китте Кычкыра-кычкыра куып баручы Шиһабетдин иде. Ул, шактый артка калса да, эзәрлекләвең дәвам итте. Сирәк кенә уйнаган елдырым яктысында бер-бсрсен күреп бардылар алар Берсе тизрәк урманга җитәргә ашыкса, икенчесенең урманга кергәнче куып житәсе килде
Урманга кергәч тә куышу дәвам итте Морзаларга ерак та калмады булса кирәк, бер аланга килеп чыктылар. Бу — теге вакытта Фәсхи белән Заһидәнс аю куган алан иде.
Эзәрлекләүче шактый якынлашты, ахрысы, берзаман мылтыктан ата башлады. Фәсхинен колак төбеннән выжылдап ядрәләр очып үтте. Әмма караңгылык саклый иде әле, Фәсхигә тимәде Ләкин шулай да Шиһабетдиннең бер атуы шактый төз булды, Фәсхинен калак сөягенә эләкте булса кирәк, сул кулы оеп, салынып төште Фәсхи жиргә тәгәрәде
Шиһабетдин анын янына килеп иелгәч, Фәсхи бар жегәрен жыеп, дошманның күкрәгенә пычагын батырды һәм һушыннан язды
Фәсхи күпме яткандыр, аңына килгәндә көн яктырган, .шардан берике адымда Шиһабетдинның үле гәүдәсе ята иде. Күтәрелә алмыйча, озак ятты Фәсхи, атларның китеп барганнарын абайлады. Алар авылга кайтсалар, авыл халкының егетләрне эзли чыгулары бар. Димәк, моннан тизрәк таярга кирәк. Фәсхи яңгыр суы жыелган күлләвеккә иелде Озаклап су эчкәч, хәл кергәндәй булды. Ул, көчен жыеп, аякка басты да урман эченә, куелыкка кереп чумды. Аңа ашыгырга кирәк иде Кан күп киткәнгә күрә, тагын бер егылса, ул тора алмаячак Агачларга тотына-тотына, һаман атлавында булды Фәсхи
Кара әле, ялгызы гына түгел икән ич ул хәзер! Заһидә белән икәү атларын янәшә атлатып, рәхәтләнеп баралар икән. Ул да түгел, алар җитәкләшеп Батыр авылына юл тоталар, имеш. Кулларын-кулга тотышканнар да тузанлы юлдан атлый бирәләр Авылның мәчет манарасында кояш нурлары уйный. Тукта, Заһидәнең чулпылары чылтырый түгелме9 Үзе кайда соң әле ул. ник күренми9 Ул да түгел, каяндыр Митри килеп чыкты да елмаеп:
— “Держи голову выше!” — диде
Әйе. Фәсхигә ашыгырга кирәк гае. Ниһаять, кайтып житте бугай. Әнә, ат исе. тирес исе аңкып торган газиз әтисе чүмәшкән дә. улының йөгереп килүен, кочагына кереп сыенуын кулларын жәеп көтеп тора
— Хәзер, әткәй, хәзер...
Ботакларын киң итеп жәйгән истәлекле имән төбе коры, тыныч иде. Фәсхи шунда килеп егылганда яңгыр да туктады бугай
Ул ла түгел, Сафиулла мулла тавышы яңгырады:
— Улым, сиңа моннан китәргә кирәк!
— Хәзер, хәзрәт, хәзер...
Фәсхетдиннең жаны тәненнән аерылган мизгелдә анын бер жире дә авыртмый, аңа жинел, рәхәт иде.