"ХАКИМ ВӘ ХӨР ГАКЫЛ БАР ДИП..."
КЕМ УЛ ШИҺАБЕТДИН МӘРЖАНИ9 МӘГЪРИФӘТЧЕ ГЕНӘМЕ.
Бөек галимебез Ш Мәржани конференциясендә Мәскәүдән килгән кунагыбыз В.Ф Пустарнаков шомлы хәбәр ишеттерде Көнбатышта милләте буенча немец булган галим Михаил Кемпер бер китабында "Мәржанидә фәнни мәгърифәтчелек юк, ул, баштан азаккача традиционалист" (димәк, урта гасырчылым чикләрендә кала. — М.Г.) дип язып чыккан икән Мәскәү институтында да: “Ш Мәржанинсн менә бу фикерләрендә кайдан мәгърифәтчелек табасыз9" — дип, килешергә теләмәүчеләр бар икән дә, бу иптәш ал арга, Ф Энгельснын "күп укладлылык" теориясенә таянып: “Ул чор татар жәмгыятс үтә катлаулы, күп укладлы. Ш Мәржани мәгърифәтчелегендә башка юнәлеш төсмерләре активлыгы — шул күп укладлылыкнын укмашып яшәве тудырган катлаулылык, бер сызыклылыктан ераклык чагылышы". — дип аңлатма бирә, имеш Бу да, үз исеме белән әйткәндә: “Мәржани язмалары күп төрле иген оныннан буташтырылган боламык" дип раслауга бәрабәр Тегесе дә, бусы да чынлыкка туры килми. Шул рәвешле Ш Мәржани һаман чын фәнни бәяләмәләрдән еракта, читтә кала.
Югыйсә бит йөз ел инде менә татар иҗтимагый фикере сонгы заман тарихында "Мәржани" дигән бу күренеш-феноменнын асыл мәгънәсен аңларга тырышып мәш килә Юбилейлары елларында бу эш аеруча давыллангалап ала һәм нәкъ шул юбилей елларында без үзебезнең аны аңлаудан һаман әле читтәрәк йөргәнебезне аеруча калку күрсәтәбез. Бу күренеш серен чишеп ат казану дәрте юбилейларда “масса күләм” "ил кизүенә" әйләнә, кайчандыр нәкъ шул дәрт “Мәржани мәҗмугасы” (1915) кебек хезмәтне мәйданга китергән, һәр нинди чын (жанлы) дәртне, күптән инде "төтен жибәрү" — күз буяу белән генә алыштыруга күнектерелгән безнең заманда, “дәрт”ссз дә бу "ил кизүе” аеруча бер "монументаль” төскә керде Чөнки уйлап, баш авырттырып торасы юк ич Юбилей көннәренә лаякатьле рәвештә, "тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка” мантыйгына нигезләнеп, купшы мактау сүзләрен, бер-берең белән узышып, сиптерәсең. Шушы очракта гына юбилей шаулы, тантаналы, яңгыраулы, "фикри эзләнүләр югарылыгында" үткәндәй күренәчәк. Тантаналар узгач, проблеманың шул ук, элеккеге сызыгында торганы ачыклана икән, бәйрәмнән сон инде моның әһәмияте юк. Менә шулай, без һаман — Мәржанидән еракта эзләнәбез. Мәржани исә, тарихыбызда — үз билгеләмәсен, асыл урынын таба алмаган хәлдә кала. Купшы мактаулар — ясалма, шартлы күпертүләребез ана сылана алмый, Мәржани аны күтәрә алмый Чөнки моны — ялганны —ул йөкли алмый
Ш. Мәржани халкыбызның бөек акыл иясе, — үз акыл көче белән зур нәтиҗәләргә ирешкән кеше, — мөжәддите •. мөжтөһиде' •• Бу сыйфатларны бер сүз белән генә әйтеп бирә торган аталма-терминнар телебездә юк. Ул үзе дә үзендә "хаким, хөр гакыл бар"лыгына ихлас күнелдән ышанган Халкын да. үз тормышы мисалында дәлилләп, шуна ышандыра, шул юлга күндерә алган Бездә шул акыл иясенен укымышлы, галим “мәгърифәтче" булуы гына игътибар үзәгенә куела, ("тисә тиснгә"нен фикер уклары шул якка гына атыла) Асылда, бу “акыл иясе" булунын күренү (яшәү) мәйданы булган, аны шәхес буларак бербөтен тәшкил итүче тагын икс кыры, ике сыйфаты-можтәһидлегс һәм мөжәддндлеге — күзгә күренми кала Шушы сыйфатлардан башка гына Шиһабетдин Мәржанине галим итеп кенә күрсәтү бәхәсле, купшы сүзгә әйләнә Мәгърифәтче! Чын дөресен әйткәндә, кайда анын мәгърифәтчелеге9 Без күзалларга теләгән мәгънәдәге олуг гыйльме9 Гарәп телендә, тулысынча диярлек дини мәүзугларда гына язылган анын гыйльми әсәрләрен кемнәр генә күздән кичергән дә, кемнәр генә аннан файдалана алган9 • Мөжәддит — яңартучы, янадык кертүче
** Мөжтөһиде — тырышучы. тырышлык күрсәтүче, дин китаплары буенча яна хөкемнәр чыгаручы
12. .к. У..М9
Аларнын — ул әсәрләрнең йөкләмәсе үтә конкрет һәм бөтенләй башка якка каратылган ич. Алардан мәгърифәтчелек эзләү — мылтык угыннан дары эзләү кебек бер нәрсә Әйе, “дары” (мәгърифәтчелек) аларны — “укларны” аткан, аларны (сугышчанлык белән) кыздырган, аларны асыл максатка төбәүтә, уңышлы нәтиҗәгә ирешү мөмкинлегенә бердәнбер чара булган. Әмма моннан без расларга теләгән “дары — шул мылтык угы” дигән нәтижә чыкмый.)
Әйе, мөжәддит — яңартучы дигән сүз; яңартучы-реформатор. Әмма ШМәржани һич нинди реформа үткәрмәгән. Муллалыгы — гадәти муллалык. Мәдрәсәсе — гадәти мәдрәсә. Шуларны да “реформаламаган”. Китаплары да — үтә традицион, дини... Әмма ул барыбер “мөжәддит” булган, татар тормышындагы яңару хәрәкәтенә башланып китәрлек, көчле импульсны ул биргән Юнәлешен — тәртибен ул билгеләгән. Ул кузгаткан юнәлештәге бу яңару хәрәкәте халкыбыз тормышында — жәдитчелек дип аталган. Шушы мәгънәдә ул мөжәддит булган. Әмма Ш Мәржанине хәзер без күз аллаган мәгънәдәге революционер итеп күз алдына китерә алмыйбыз. Ул кузгаланчы түгел, ә бәлки халкы карашын-фикерен, холык-фигылен, эшчәнлеген яңа кагыйдәләргә нигезләү хәрәкәтен башлап, кузгатып җибәрүче — ягъни мөжтәһид.
Күз алдына китерик. XIX йөз. Тарих тирән үзгәрешләр чорына аяк баса. Башлыча, табигать белән алыш-бирешкә нигезләнгән, кешене, шәхесне шул мөнәсәбәтләр кагыйдәсе буенча яшәргә күнектергән элеккеге яшәеш яшәү көчен — алда калыккан һәр мәсьәләне аңлап чишү өчен сәләт-мөмкинлекләрен, кодрәтлелеген жуя бара. Шул сәбәпле, элеккечә яшәү — юкка чыгу юлына әйләнә бара. Гүя кешенең шәхесе юкка чыга; ул —гавамга, аңсыз төркемгә, үзен җитәкләүче көтүчегә мохтаж ике аяклылар көтүенә әйләнә бара. Хакыйкать кыйбланы дөм кара сөрем баскан мондый чорларда, чынлыкта, үз карыны, үз кесәсе турында уйлаудан башка импульсы калмаган “шома егетләр”, төркем башына чыгып (ил җилкәсенә атланып), караңгылыктан файдаланып, үз кесәләрен калынайтып калырга мәш киләләр. Иң зур мәгънәсезлек (абсолют максатсызлык — чын кыйбласызлык) дәвернең иң “социаль актив” көченә әйләнә. Мәшһүр Г. Тукай мәгълүм шигырендә “имам койрык булган чак”, “койрык — бойрык булган чак" дип, бу “яңаруны” бик дөрес билгели. Менә шундый шартларда халкыңда — “татарда да гыйрфан (аң) уты кабынуны” чагылдырып, Ш. Маржами мәйданга чыга. Шул иҗтимагый җирлектә туган һәм шәхес буларак формалашкан Ш. Мәржани гомер юлын яңа шартлардагы һәлакәтле каршылыкларга каршы кискен конфликтта, намуслы көрәштә яшәп үтә алган. Ш Мәржани бу көрәшне, бу конфликтны — чорының төп каршылыкларын фәнни-теоретик-фәлсәфи һәм ижтимагый-практик планда дөрес юнәлештә чишү юлын билгеләгән һәм үз эшчәнлегендә шуның юлын күрсәтү югарылыгына ирешкән Ил, халык язмышы зур куркыныч астында калган һәлакәтле чорда үз язмышыңны тарих, тәрәккыять көрәшенә әйләндерә алу, бу — кешелек тормышында иң югары дәрәжәдәге чын батырлык. Ш.Мәржани әнә шул, батырлык юлына баскан. Бу батырлык юлына ул — инерция көче —башланган халык хәрәкәте, агымы, басымы астында чыкмаган, үзе эз салучы буларак юл ярган. Гыйлыме түгел, эшчәнлегенең әнә шул үзенчәлеге аны күренекле замандашлары арасында да аерым урынга чыгара, шуннан соңгы һәрбер буыннар алдында да остаз, юлбашчы булып күренеклек дәрәҗәгә күтәрә. Ул — тарихта сирәк очрый торган, яшьлек көннәреннән, бер олуг максат юлында ялгышусыз, таю-тайпылусыз атлый белгән камил шәхес. Ш. Мәржани сабыйлык көннәреннән үк, чорының дини-традицион бслем-гыйлемен бар тулылыгында үзләштерү юлына баса. Уку елларынын соңгы баскычына җиткәнче бу юлда ару-ялыгуны, чикләнү-тыелуны белми. Киресенчә, һәрчак бу гыйлемнең һичнинди мәктәп программаларына кертелми торган тирәнлекләренә, ерак катламнарына житәргә тырыша. Тирәнгәрәк киткән саен, беренче чиратта, ул бу белемне шул көнге татар иҗтимагый тормышының актуальләшә барган сискәндергеч проблемаларын чишү юлында файдалану турында күбрәк уйлана. Шул рәвешчә, анын үзләштергән гыйлеме вакыт агышына “койрык булып” яшәүгә йөз тоткан күпчелек муллалар белеменнән башка юлга, башка максатка, башкарак кыйблага йөз тота. Үзләштергән гыйлеменең күләме, яисә ниндидер абстракт үткәнлеге белән түгел, нәкъ әнә шул яңа кыйблалыгы, яңа максатка юнәл телгәнлеге, ул максатның чор таләбенә тәңгәл килүе — тарихи-фәлсәфи актуальлеге белән ул
ХАКИМ вә ХӨР ГАКЫЛ ВЛР ДИП...12? башкалардан аерыла Замандашлары әйтүенә караганда
Бохарадан укуын тәмамлап кайтканда ул инде Казанный ин мәшһүр мөдәррисен
“Мулла Мөхәммәткәримнең үзен ун ел укытырлык” белемгә ия була. Ин гаҗәбе анын
шундый зур. тирән белемле булуында түгел, ә менә нәрсәдә: — шул гадәттән тыш зур
догматик гыйлем аны жанлы тормыш алдында китап корты” — китап Мәжиүне итеп
кенә калдыра алмаган. Ул үзенең бу белемен хөрмәт итә, ана ихлас ышану белән ышана
Шул ук вакытта аны схоластикадан, жансыз догматиклыктан (төп үзенчәлегеннән)
арындырып, тормышны гармонияле, нык, тотрыклы кагыйдәле бер хәлгә китерү
чарасына әйләндерү турында уйлана һәм тарих күләм, галәм күләм эшчәнлектә
теоретик нигез итеп файдалану мөмкинлекләрен эзләү эшенә алына.
Бохаралан укуын тәмамлап кайткач та. аны Казаннын беренче мәчетенә
имамлыкка чакыралар. Имамлыкка — муллалык Вазыйфаларын үтәүтә керешкән
атнасында ук, ул мөдәррислск-педагоглык эшчәнлеген башлап җибәрә Тагын шундый
ук хәл мәдрәсәсендә дә ул бернинди, күзгә бәрелерлек үзгәртү-яналык кертми кебек.
Гүя традицион белемнәрне үзләштерү генә, ничектер, интенсивлаштырылтан... Шул ук
вакытта, үзенен үрнәге — яшәеш ритмы, омтылыш, максат, яна идеаллары белән ул
шәкертләрен яна типтагы кадрлар итеп тәрбияли Аларны яна, ин заманави яшәештән
читләшмәскә, киресенчә, анын үзәгендә ин актив яшәеш белән яшәргә омтылырга
өйрәтә, тәрәккыятьтән, прогресстан качмаска, аны якларга, көчәйтергә тырышырга
юнәлеш бирә Шул юл белән халкыннын алдынгы кешесе — хезмәтчесе, көрәшчесе
итеп тәрбияли Үзен өйрәнергә алынган белемне тулырак, төгәлрәк үзләштерергә
булыша Болар ин гадәти, стандарт таләпләр кебек. Әмма яна идеалга буйсындырганда,
алар яна кеше тәрбияләү чарасына әйләнәләр Мәржани шәкертләре арасыннан
Мәрҗднилар җитешеп чыкмасалар да, аларнын һәммәсе массакүләм рәвешкә керә
башлаган яңару хәрәкәтенең — җәдитчелекнең алты сафына басканнар, яңа типтагы
кешеләр булганнар. Шуңа күрә, аларга охшатып, хәтта барлык җәдитләрне —
"Мәржани шәкертләре” дип атый торган булганнар
Яшьлек елларыннан ук Ш. Мәржани каләм иясе галим буларак таныла
Башлангыч хезмәт елларында, 1853 елда ук, анын беренче китабы басылып та чыга
Шуннан соң да күп китаплар язган. Басылганнары да аз түтел каләм көчен ул,
тулысынча диярлек, торгынлык көчләренә — “койрык булган" хәлдә җәмгыятьнең
“бойрык” хезмәтләренә үз монополияләрен урнаштырырга мәш килгән “укымыш-
чыларга ("койрык" муллаларга) каршы көрәшкә карата "Мостафад" кебек тарихи
хезмәтен хәтта ул күбрәк шул көрәш материалларына нигезли Галимнсн шундый
хезмәтләрен автор иҗатындагы фәнни-теоретик тикшеренүләр итеп кенә өйрәнергә
тырышуларын бүгенге фәннең уңышлы адымы дип атап булмый Эшчәнлегенең нәкъ
шул юнәлешендә Ш Мәржани (яңалыкны яклаганы хәлдә, яңару максатлары ягына йөз
тотып), оппонентлары белән бер сызыкта торып, алар файдаланган материал
җирлегендә, аларга аңлаешлы телдә генә көрәшә-бәхәсләшә Менә шунда инде ул
үзенең традицион белемне шундый тырышып үзләштерүен үтә нәтиҗәле, оператив
файдалануга ирешә. Оппонентларын ул үз мәйданнарында, үз кораллары, үз алымнары
чикләрендә, сыеныр урын калдырмый пешекли Торгынлык ныгытмаларын аның
түрендә торып пыр туздыра Мәрҗанинен шул югары квалификацияле “туздыруыннан"
— (киләчәккә жир. туфрак әзерләвеннән) башка бездә лә янару, җәдитчелекнең
тамырлануы, нәтижэлелеге шул чордагы Казакъстан, Төрксстан кардәшләребез
чикләрендә генә калыр иде Революциядән соңгы мәхшәрдә ул кардәшләргә бирелгән
хокуклары булмаганы хәлдә, халкыбызга андый сүлпәнлек үтә һәлакәтле нәтиҗә
күрсәткән булыр иде Ш Мәржанинын бу эшчәнлегенә күз сала, аны тәкъдир итә
алганыбыз юк әле Аның бу эшчәнлегендә — “мәгърифәтчелек", хезмәтендә ниндидер
абстрак фән ни-теоретик казанышлар (анда булмаска тиешле нәрсәләрне) эзләүдән
арыга үтә алмыйбыз Ш Мәржднинең ин зур гыйльми- теоретик казанышы татар
мәгърифәтчелеге принципларын заманча, фәнни тәгърнфләүдә — фәнни-теоретик
системага салуында түгел, ә бәлки татар җәмәгатьчелеген янартунын югары нәтиҗәле
(димәк, фәнни тотрыклы) яна стратегиясен, яңа, заманча методологиясен мәйданга
куюында, үз эшчәнлеге мисалында, аның үтемле, тәэсирле өлгесен җанландыруында.
Заман агышына якынлаштыру юнәлешендә шул чор татар тормышына тәэсир итүнең
ул оптималь юлын тапкан, сайлаган. Тарих халкыбызга анын тәкъдиме белән тартыша
алырлык
башкарак берәр альтернатив вариант тәкъдим итмәгән; башка ниндидер тәкъдим
җитлегерлек шарт табылмаган, булмаган. Татар тарихы — яңаруның Мәржани
тәкъдим иткән юлы белән киткән. Ш Мәржани тәгълиматы, беренче чиратта, татар
халкынын яңару — заман агышына якынаю стратегиясе ул; яшәеш темпын,
ориентирларын һәм доминантларын төптән янартунын татар тормышына яраклаш-
тырылган методологиясе. Русия коллыгындагы татар тарихының синтезы һәм
сөземтәсе. Ул — тарихсыз була алмый. Шуңар. Мәржани — тарих та, тарихчы да.
Аның "Мостафадел әхбар"ына кадәр татар тарихы буенча мондый колачлы һәм
күләмле әсәрләр мәгълүм түгел. Шуңа күрә аны тарих фәнебезне башлап мәйданга
китерүне, аякка торгызучы дип атап була. Тарих фәнебезне дә ул “Ш. Мәржани
масштабына" китерә, җиткерә алган; ул — чуаланмаган, вакланмаган; буш хыял
күпертүләрен, ' очыртуларын" анарда тапмассың. Тарихи төсмер йөгертелгән мифлар,
легендаларга да рационалист галим, хәтта, ихтимал, кирәгеннән артыграк та
битарафлык, искитмәүчәнлек күрсәтә. Халыкның тарихын, үзенә мәгълүм бай
чыганаклар күләмендә, системага салып бәян итә дә, тарихны да үзенен төп
йөкләмәсенә (янару хәрәкәтенә) китереп тоташтыра: халкыбыз тарихында уңай яки
тискәре эз калдырган көрәшче һәм "койрык яклы" муллалар галлсриясын сурәтли.
Әмма бу "янару хәрәкәте тарихы" түгел. Бай, җанлы тормыш материалын андый
(догматик-схоластик) рәвешкә кертсә, — аны, бу яңаруны мәнгедән килгән бер нәрсә
итеп күрсәтергә көчләнсә, — Мәржани Мәржани да булмас иде. Ул тарих өчен
үзенчәлекле булмаган бу яна материалга мөрәҗәгатьне, —чыганак базасы юкка
чыгарылган татар тарихы өчен, — яна бай чыганак базасы дип тәкъдим итә. Икенчедән,
легенда, риваятьләр галәменә бирелмәстән (ягъни хакыйкатьтән читләшмәстән). реаль,
жанлы тормыш җирлегендә генә тору омтылышының гәүдәләнеше дә бу. Шул
рәвешчә, галим тарих фәнебезнең киләчәктә өстенлек итәргә тиешле нигез
принциплары штрихларын билгеләп калдыра алган.
Империянең тотрыклы һәм интенсив рәвештә татар халкында приметивлык
көчләрен яклаган, ныгыткан, үсендергән, үз халкына хыянәтне кәсеп иткән, әхлаксыз,
бар начарлык-әшәкелекләргә сәләтле кешеләрне генә иҗтимагый тормыш йөзенә
калкыткан сәясәте, өч гасыр дәвамында, Ш. Мәрҗанилар заманында ук инде (бүгенге
дәрәҗәдә үк булмаса да), нигездә, татар тормышында шул көчләр өстенлсген-
моиополиясен урнаштыруга ирешкән була. Ш Мәржанидай сизгер аналитик галимнең
моны аңламавы, сизмәве мөмкин түгел. Шул ук вакытта, Ш. Мәржани бу юнәлештә
әлеге көчләрнең куштанлануын күләгәдә калдырырга тырыша кебек. Әмма моны
галимнен тегеләргә тиңләшергә, яраклашырга тырышуы дип аңларга ярамый. Бу төр
"тырышлык"ның житди сәбәпләре бар. Ул, — һәр каршылыкны тарихи активлык һәм
акыл көче белән җиңәргә алынган, шуңа ышанган кеше, — бу юнәлештә дә максималь
активлыкны мәйданга китерергә тырышкан. Икенчедән, шәхес активлыгыннан
аермалы буларак, кешеләрне стандартлаштыручы техника заманына күчү тенденциясе,
үзенен дәртле "яшьлек еллары"нда, царизмның теге тотрыклы сәясәтен дә, күрәсең,
берникадәр төссезләндерә төшә. Үтә уяу галим күнсле моны да үткен сиземли һәм, олы
тарихи максаты юлында, аны да максималь файдаланып калырга тырыша. Ш.
Мәржани төрле, вак-төяк мәсьәләләрдә идарәче патша чиновниклары белән
хезмәттәшлеккә керә һәм ул йомышларны үтәүдә теләсә кайсы бюрократны
сокландырырлык тырышлык — башкаручанлык күрсәтә. Хәтта, — ихлас күнелдән, —
мөфтилек дәрәҗәсе өчен көрәшеп карый... Юк. Ш Мәрҗанида бу да —ваклану,
көнкүреш стихиясе кочагына ташлану түгел: тарихи активлык күрсәтү', "койрык"
муллалар сыенган “җылы урыннарны" дер селкетү, алар позициясендә зилзилә уйнату!
Күренә ки. Ш. Мәржани биографиясе һәм эшчәнлеге ниндидер стандарт
берьяклылыклардан, абстракт өлгеләрдән ерак күренеш. Беренче чиратта, ул —
көрәшче, татар яшәешен заман агышына якынайту өчен катгый көрәш байрагын
күтәргән шәхес. Имамлыгында, мөдәррислегендә дә, тарихчы-галим сыйфатында да ул
шул көрәш позициясендә тора. Анын тарихчы, галимлек принципларын шул зур тарих
таләпләре аша караганда гына асыл мәгънәсендә аңлап була.