Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЯ ТАБА ҺӘМ ...КАЯ ТИКЛЕ?

Фәнни терминологиябез турында
ер ун-унбиш елга артка чигеник әле.
Тел галимнәре, милли телләрнең функцияләре турында сүз алып
барганда еш кына, әйтик, татар теленең функцияләрен көндәлек тормыш, нәфис
әдәбият, милли театр, милли урта мәктәпләр кебек өлкәләр белән чикләп куялар, ә
әсасый фәннәр философия кебекләр, шулай ук идарә эшенә нисбәтле документлар,
алар фикеренчә, икенче параллель тел (үги ана теле?) даирәсенә карый иде. Бу исә
чынлыкта татар теленең мөмкинлекләре, потенциалы чикләнгән булуын танудан
башка нәрсә түгел иде Хәтта тел галимнәре үзләре дә еш кына җитди хезмәтләрен рус
телендә язып, русча бастырып чыгаруны өстен күрделәр
Ләкин егерменче гасыр ахырында мондый хәл озакка сузыла алмый Әгәр
телнең кулланылыш даирәсен үз теләгебез белән чиклибез икән, ул. әлбәттә,
инкыйразга юл тота. Нәтиҗәсе шул булды — милли мәктәпләребезнең саны
кимегәннән-кими барды, татарча матбугатка юллар тарайганнан- тарайды.
Әмма бәла монда гына түгел Ныклы фәнни терминологиясе булмаган телдә
хәзерге заманда тулы канлы һәм күпкырлы нәфис әдәбият тә. сәнгать тә, аларның
теориясе дә була алмый Чынлап та, атом төше, виртуаль кисәкчекләр мәсьәләсе белән
шөгыльләнүче галим турында, аның иҗади эзләнүләре турында ниндидер бер
җитлекмәгән телдә дөнья яңгыратырлык роман язып буламы? Яки тереклек дигән
нәрсәнең иң эчкәреге серләрен ачучы генетик һәм генетика турында? Яки хәтта
ракетачылар турында? Кызганычка каршы, мондый очракларда хәтта татар әдибенең
дә кулы богаулы каләме ирексез, автор үзенең фикерен кәгазьгә төшереп бетерә алмый
һәм фәнни нечкәлекләрне әйләнеп узарга мәҗбүр була. Шул рәвешле әдәбиятның
тематикасы бик нык — гадәттә авыл офыклары белән чикләнә Хәтта психологик
кичерешләр тирәнлеген чагылдыру өчен дә фәнни терминологияне эшкә җигәргә кирәк
һәм ул җитлеккән, төгәл терминология булырга тиеш
Мәгълүм булганча, гадәттә сөйләм телебездә безгә берничә мең сүз дә җитеп
тора, күренекле әдәби әсәрдә аларның саны дистәләрчә мең исәпләнә, җитлеккән тел
исә 100-150 мең сүзне үзенеке дип саный дисәк, әлләни ялгышмабыз Ә менә фәнни
терминнарга һәм атамаларга килгәндә, аларның саны чагыштыргысыз күбрәк —
күпчелек телләр өчен уртак булганнары гына да берничә миллион тәшкил итә
Байтак еллар буена Татарстан китап нәшриятында фән-техника редакциясендә
эшләү дәверендә мин татар теленең фән теле була алуына, аның иң катлаулы
фикерләрне һәм төшенчәләрне дә чагылдырырга сәләтле булуына ышандым Ана
телебезнең җир йөзендә иң күп кеше аңлаша ала торган ундүрт телнең берсе буларак
теркәлүе юкка түгелдер дип уйлыйм
Б
Эш белән бәйле рәвештә миңа терминология мәсьәләләренә кагылышлы
киңәшмәләрдә теге яки бу терминны татарча ничек бирү турындагы конкрет
мәсьәләләрне хәл итүдә якыннан катнашырга, вакытлы матбугатта үземнең
фикерләрем белән уртаклашырга, уннарча терминологик сүзлекләр төзү һәм
редакцияләү өстендә эшләргә туры килде.
Башта ук берничә мисал китерүне кирәк саныйм
Илленче елларның урталарында татарча фәнни терминологиядә (мин төгәл,
әсасый фәннәрне күздә тотам), "ике теллелек” дигән нәрсәнең нәтиҗәсе буларак, рус
сүзләре өстенлек итә. кайчагында тексттагы татарча сүзләрне күмеп үк китә иде.
Мәсәлән, мәктәп дәреслекләреннән башлап радиога, эреле-ваклы гәзит-журналларга
кадәр русча "атомное ядро" термины атом ядросы” дип бирелә иде. Бер бездә генә
түгел, үзбәк матбугатында хәтта соңрак та ("Үзбәк совет энциклопедиясе"н карагыз)
"атом ядросы" дигән терминга тап буласың.
Әлбәттә, матбугат әһелләре татар телендәге "төш” сүзен беләләр, ләкин бер
кабул ителгән "ядро” сүзе шулкадәр тамыр җибәргән һәм, ул елларга хас булганча,
алай-болай милләтчелектә гаепләмәгәйләре дип, татар теленең үзендә булган һәм төп
терминга тәңгәл мәгънәдәге "төш” сүзеннән тәмам баш тартканнар иде. Ул елларда бит
Идел елгасы юк. Волга гына "ага тора", чөнки Мәскәү юк. Москва гына бар иде гәзит
сәхифәләрендә.
Миңа бер-ике ел дәвамында мәктәп физика дәреслекләрен редакцияләргә туры
килде. Беренче эш итеп мин мәктәп дәреслегеннән "атом ядросы" сүзен сөреп
чыгардым дип горурланып әйтә алам һәм бу вакытта фәкать тәрҗемәчеләр һәм
рецензентлар белән генә киңәштем, чөнки әгәр дә "төш" сүзен төп термин итеп алу
турында редсоветларда сүз кузгата калсаң, нәтиҗәсе нәкъ киресенчә булачагы көн
кебек ачык иде. Ике теллелекнең өстенлекләре турында галим-голәмә диссертацияләр
яклап мәш килгән чор иде бит.
Шул ук вакытта безнең редакция атом энергиясе һәм аны куллану турында
берничә китап чыгаруны планлаштырды. Татар авторларын табып махсус яздырылган
бу китапларда без "атом төше" дигән терминны кулландык һәм "төш” сүзен китапның
тышына ук чыгаруны кирәк таптык. Бу китаплар турында вакытлы матбугатта
рекламалар урнаштырдык. Шул рәвешле, татар сүзе фәнни терминологиядә үзенә
тиешле урынны алсын өчен эзлекле һәм ныклы эш алып барылды, дияргә мөмкин.
Дөрес, "төш" термины тернәкләнеп китсен өчен берничә ел вакыт кирәк булды һәм,
әкренләп, ул заманнарда бердәнбер зур гәзит исәпләнгән "Социалистик Татарстан" да,
Казан радиосы да авыз тутырып атом төше дип яза һәм сөйли башладылар. Хәзер,
ихтимал, әлеге "атом ядросын" өлкән буын кешеләре генә онытып җиткермәгәннәрдер.
Физика һәм математика дәреслекләрендә "чылбыр участогы", "градуирлау",
простой саннар" кебек корама терминнарга каршы көрәшкәндә дә мин нәкъ шушы бик
үк тугры булмаган алымны кулландым, югыйсә теше- тырнагы белән каршы
торучыларны җиңеп булмаячак иде. Ә болай эш иткәндә алар аңышып та өлгермәделәр
шикелле. Кайберләренең, ихтимал, "югарыдан шундый күрсәтмә булгандыр,
күрәмсең", дип тә уйлаган булуы бар.
Мондый очракларны мин тагын да санап күрсәтә алыр идем, тик алар тел
тарихчылары өчен генә кызыклы булырдыр
Термин өчен татарча сүз эзләгәндә беренче чиратта ана теленә мөрәҗәгать итү
тиеш, әлбәттә. Кайчагында халык (тимерчеләр, балта осталары, тегермәнчеләр, киндер
тукучылар һ.б.) телендә нәкъ кирәкле мәгънәгә ия булган сүзләр табыла. Заманында
мин дәфтәр тотып авылыбызның барлык осталарын, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне
йөреп чыккан идем, чөнки яшьрәк буын ул вакытларда да инде әлеге дә баягы
икетеллелек йогынтысына бирешә башлаган һәм. ватып-җимереп булса да, "поршень",
“скорость", "горючее", "смазка" дип сөйли иде
Иске китаплар актару, борынгы татар әдәбияты белән танышу, хәтта борынгы
кулъязмалар белән танышлык та терминологка азык булырга мөмкин "Борынгы төрки
сүзлек"нең дә шактый файдасын күргәнем булды дип әйтә алам. Аннан соң чират
кардәш телләргә җитә, аларның терминологиясен карап чыгасың, дәреслекләрен
күздән кичерәсең Теге яки бу терминның югары үсешкә ирешкән башка телләрдә
ничек бирелешен тикшерәсең Менә монда инде күп телле (5-6, хәтта 8 телле)
терминологик сүзлекләр ярдәмгә килә. Совет чоры матбагасының казанышлары да
булмады түгел, биш-алты "социалистик" ил берләшеп, күп телле терминологик
сүзлекләр бастырып чыгаруны мин зур казаныш дип санар идем Аларны актарып,
терминның асылына төшәргә һәм, яңадан ана теленә әйләнеп кайтып, термин ясау
юлларын кабат, инде яңачарак эзләргә мөмкин Әгәр теге яки бу төшенчәне татарча
бирүнең артык зур әһәмияте булмаса. яки ул мәгънәви чатаклыкка гына китерергә
мөмкин булса, интернациональ терминга яки рус сүзенә тукталасың. Шуны да әйтергә
кирәк, кайчагында шушыннан да яхшысы булмый Чыннан да. нигә әле без "нейтрон"
яки "нейтрино" урынына сүз ясап утырыйк? Бу кисәкчекләргә исемне могтабәр
галимнәр, аларны ачкан күренекле кешеләр кушкан икән моны кеше исеме кебек үк
изге нәрсә дип санарга кирәк Бер генә милли тел дә алынмаларсыз үсә һәм камилләшә
алмый бит
Практик терминология өлкәсендә 30 елдан артык эшләү барышында шәхсән
үзем тәкъдим иткән терминнар да аз түгел Саный башласаң, аларның мөһимнәре, оя
тәшкил итә торганнары гына да йөзгә тула һәм бүген алар төрле басмаларда
мөстәкыйль тормыш белән яшиләр
Аәкин моннан бигрәк, терминологиябезнең бүгенге торышына тукталасым,
аның киләчәге турында бер-ике фикер әйтәсем килә
Хәзер каләм әһеленә бер яктан җиңелрәк дип саныйм мин Язучы, тәрҗемәче,
журналист бүген. Олжас Сөләймәнов әйтмешли. бугазыңнан кочаклаган" ике теллелек
эскәнҗәсеннән азат Әмма бүгенге иркенлекнең башка бер хәтәр ягы бар. ул да булса
үз-үзеңә контроль җитмәү дигән нәрсә Гәзит-журналлар, радио-телевидение телне чит-
ят элементлардан чистарту сылтавы белән бик кирәкле терминнардан да баш тарталар
түгелме? Кирәксә-кирәкмәсә дә текстка гарәп, фарсы һәм төрек алынмаларын яки
очраклы сүзләрне тутыру бу әле татарча булды дигән сүз түгел, фәннилек тә түгел,
фәкать белдекле булып күренергә тырышу, модага иярү генә. Урыслар әйтмешли, мы
это уже проходили
Әйтик, кайберәүләр "логика" сүзеннән качып, "мантыйк" дигән сүз белән
мавыгып киттеләр Мин аларга саллы логика белешмәләренең эчтәлеген генә булса да
актарып карарга киңәш итәр идем Гаҗәпләренә каршы, күпчелек очракта алар "логика"
тамыры катнашкан дистәләгән кушма сүзләргә һәм катлаулы терминнарга "мантыйк"
сүзе нигезендә төзелгән тәңгәл таба алмаячаклар һәм кирәге дә юк! Логика сүзе термин
буларак, татар телендә дә нигез ташы булып торырга тиеш югыйсә без фән телебезне
гадәттән тыш ярлыландырачакбыз гына, ягъни киләчәктә үзебезгә комачау
тудырачакбыз "Мантыйк сүзенә килгәндә аның да үз урыны бар. ләкин татарча фәнни
әдәбиятта төп термин булырга аның мөмкинлекләре чамалы Өстәвенә, бу сүздә
схоластика мәгънәсе дә ачык төсмерләнә
Яки менә булачак "Татар энциклопедиясенең бер редакторы белән сөйләшеп
торабыз Ул. ничектер мактаныбрак, "метеорит сүзе урынына янарташ" сүзе
кулланырга ниятләүләрен әйтеп куйды Мин шунда ук каршы килдем, чөнки бу мәсьәлә
хакында байтак уйланганым, эзләнгәнем бар Беренчедән, мин әйтәм, метеоритлар
нигездә ике төрле була таш метеоритлар һәм тимер метеоритлар Димәк. "таш янарташ
кебек тавтология килә дә чыга Икенчедән. янарташ сүзен без горючий
сланец" мәгънәсендә байтактан кулланып килдек һәм ул анда нәкъ үз урынында
шикелле Өстәвенә, янарташ ташкүмер белән дә бутала Кыскасы, яңа термин тәкъдим
иткәнче аның бер фән өлкәсендәге
мәгънәсе башка өлкәләрдәге мәгънәсе белән кисешмиме, алар үзара сыешалармы
икәнен тикшерергә кирәк. Әлбәттә, бу колачлы булуны, хәбәрдарлыкны сорый.
Энциклопедия дигәннән. Татарча ныклы терминологиянең зарурлыгы бу
тарихи басманы әзерләгәндә үзен бик нык сиздерәчәк, чөнки камил терминологиядән
башка фәнни энциклопедия төзү һәм нәшер итү мөмкин түгел. Димәк,
энциклопедиячеләргә фән эшлеклеләре. фәнни оешмалар, нәшриятлар, вакытлы
матбугат редакцияләре белән кулга-кул тотынышып эшләргә, эш барышында килеп
туачак йөзләгән, меңләгән эреле-ваклы терминологик мәсьәләләрне бергәләп хәл
итәргә туры киләчәк Татарча энциклопедия фәнни терминологиябезнең үсеше өчен үзе
бер этәргеч булачак.
Энциклопедиядә эшләүчеләрдән икенче бер иптәш миңа үзләрендә сорау
уяткан бер дистә чамасы атама-терминнар исемлеген биреп, миннән фикеремне
сораган иде. Шунысы куандырды, бу исемлектә минем эш практикамда очрамаган бер
генә термин да юк иде. Аларның барысы да минем өчен, теге яки бу дәрәҗәдә, әлбәттә,
хәл ителгән мәсьәләләр булып, минем кул аша үткән китап-брошюраларда
кулланылган һәм азмы- күпме сыналган да иделәр Мәсәлән, "неевклидова геометрия",
неорганическая химия*, "нелинейная зависимость" кебек терминнар. Аларны
“эвклидча булмаган геометрия", "органик булмаган химия". “сызыкча булмаган
бәйлелек" дип алу. фактта, термин урынына сүз тезмәсе, аңлатма бирүдән башка нәрсә
түгел, ә боларны җөмләгә кертү ифрат зур кыенлыклар тудыра — моны мин эш
тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Мондый юл терминологияне үстерми, тоткарлый гына.
Шәрык алынмалары менә бу очракта безгә гадәттән тыш нык ярдәм итә. Безнең
телебездә "нәмәхрәм (намәхрәм)", “нәмәгълүм (нәмәгълүм)" кебек сүзләр шактый
актив. Мин югарыда әйтелгән терминнарны шушы калып буенча ясый һәм куллана
торган идем (нәэвклид геометриясе, нәорганик химия һ.б. кебек сүзләр, ягъни алар
үзләре зур бер оя, система тәшкил итәләр). Энциклопедияче агай боларны хуплады
һәм. ихтимал, абруйлы басмада алар кулланылыр да. Шул ук вакытта мин русча
"обтекание" терминын (аэродинамика) халыкчан "ягалау" сүзе белән бирергә тәкъдим
иттем Суда үсеп утырган камышларны “су ягалап ага" дип сөйлиләр. Бу сүз. әлбәттә.
"Төзелеш атамалары сүзлеге"ндәге "сыпырым" сүзенә караганда мәгънәне төгәлрәк
чагылдыра.
Соңгы елларда тормышыбызның төрле өлкәләренә (сәүдә, транспорт, сәясәт
һ.б.) кагылышлы кечкенә сүзлекчәләр, аннары шактый күләмле берничә терминологик
сүзлек тә басылып чыкты (мәсәлән, төзелеш буенча, физика буенча сүзлекләр).
Гомумән алганда, бу сүзлекләрнең дөньяга чыгуын уңай бәяләргә була. Ләкин шул ук
вакытта аларда терминологларны сагайтырдай тенденция дә сизелә Мин, мәсәлән
кимендә алтмыш-җитмеш еллык тарихлары булган һәм терминологиягә ныклап кереп
урнашкан "корылма", "колонна" кебек терминнарны "коргы" (яки "сөр”) һәм "әстанә"
сүзләре алмаштыра алмас дип уйлыйм, чөнки әллә нинди генә дәлилләр китерсәң дә,
психологик барьер дигән нәрсәне алар уза алмаячаклар "Чиксез кечкенә зурлык"
термины урынына “җетек" сүзе дә бара алмас, чөнки чиксез кечкенә нәрсә белән бик
кечкенә арасы, математика күзлегеннән караганда, җир белән күк арасыннан ким
түгел. "Кизә" дигән сүз дә вектор сүзе кебек чын мәгънәсендә халыкара терминны җиңә
алмаячак ("вектор"ына сүз тапкач, “тензор"ына да сүз эзләргә кирәк түгелме?).
“Электр тогы"н да, яңа бер сүзлектә тәкъдим ителгәнчә, "агым" дип алу
максатка ярашлы түгел. "Ток" сүзе инде телдә үзләшкән һәм гадәттән тыш кирәкле бер
алынма. Алайга китсә, "электрон" сүзе төптә Тәрәбә"не белдерә (гарәпчәсе "кәһраба"),
"гәрәбә агымы" дип тәкъдим итәргә дә ерак калмый бит! Ә аны халыкның кабул
итмәячәге көн кебек ачык
Соңгы гасырларда фән кояшы көнбатыштан чыга — иң мөһим ачышлар шунда
ясала, шулай булгач яңа атама һәм терминнар да шунда
туа Дөньядагы барлык китапларны укып чыгу мөмкин булмаган кебек, яңа туган
терминнарга милли телләрдә тәңгәл сүз табып бетерү дә мөмкин хәл түгел. Әгәр галим
икәнсең, әгәр милләтпәрвәр икәнсең, халыкара терминга — сыйса-сыймаса да —
кәләпүш кидереп азапланганчы, яса үзең бер ачыш (кәшеф яса), куш аңа саф татарча
исем һәм күпчелек телләр аны үзләренекедәй кабул итәчәкләр Җитлеккән телләр
шулай эшли. Җитлеккән телләр һәм галимнәр алынма сүзләрдән курыкмыйлар
Тел үтә нечкә, нәфис нәрсә, монда чик-чаманы белү аеруча мөһим Кайдадыр
бер тапкыр очраган окказиаль сүзләр белән мавыгу гадәттән тыш корама воляпук теле
генә тудырырга мөмкин Ә чаманы белү фәкать тәҗрибәдә, җанлы практикада гына
туплана торган бик кирәкле бер сыйфат ул. Терминологка оригинальлек артыннан
махсус куу кирәкми, ата- бабалардан (мин монда татар терминологиясенә нигез салган
Каюм Насыйриларны. Фатих Әмирханнарны. Шнасиларны. Камайларны һ б ны күздә
тотам) килгән сүз байлыкларын саклый да белергә традицияләрне дәвам итәргә,
шуларга таянырга кирәк.
Әйтик, табигать белеменең барлык өлкәләре өчен "материя" дигән уртак бер
төшенчә бар Татар терминологиясе, усә-камилләшә барып, ахыр чиктә бу
интернациональ терминның үзен кабул итте, фәкать буталу куркынычы булмаган
аерым очракларда гына без "материя" сүзе белән "карендәш", "материал" сүзен "матдә"
сүзе аша бирәбез (материальная помощь" — "матди ярдәм" яки юриспруденциядәге
"матди дәлил" — "вещественное доказательство" кебек), ләкин хәтта бу очракта да
"материал" терминыннан баш тартмыйбыз, чөнки бу сүз инде сөйләм теленә үк ныклап
кереп урнашкан һәм киң мәгънәгә ия Әйе. безнең иске әдәбиятта “материалистлар"
мәгънәсендәге матдиун" сүзе дә очрар, ләкин бүгенге фән югарылыгыннан торып
караганда, материя сүзе һәрьяктан канәгатьләндерә торган термин, аңа кагылдың исә,
бөтен фәнни терминологияң бүселә башлый
Бөтен физикада, философиядә материя" — әсасый төшенчә Физиканың беренче
сәхифәсендә үк материянең ике төрле формасы — матдә халәте һәм кыр, дулкын
халәте булуы төшендерелә, аннары материаль нокта төшенчәсе кертелә.
Соңгы вакытларда, мәсәлән, "материаль нокта" терминын татарча "матди
нокта" дип алуны яклаучылар табылды Гомуми терминология принциплары моңа
каршы материя дигән нәрсә үзенең бер формасы гына булган матдәгә I вещество Та)
һич тә тәңгәл түгел. "Матдә" сүзе кыска, матур, гади дигән дәлил нигез булып хезмәт
итә алмый, чөнки бу очракта гадиләштерү примитивлаштыруга материя “җисем .
матдә” төшенчәләренең буталуына китерә Мондый чигенү, мин әйтер идем, сугышта
бер алган мөһим биеклекне дошман кулына тапшыруга бәрабәр Кайбер авторлар,
“матдә" белән материя не бутамас өчен, әйтик материальный мир" төшенчәсен матдәви
дөнья" дип тә тәкъдим итеп карадылар Ләкин укучы өчен "матди" белән матдәви"
сүзләренең мәгънә аерымлыгы — алар арасындагы чик сизелмәс дип уйлыйм, ул да
буталчыклыкка гына китерер сыман
Термин — чик дигән сүз ул. ягъни ул мәгънәне чикли, теге яки бу сүзнең бик
билгеле мәгънәдә генә кулланылырга тиешлеген кисәтә Терминолог үзен чикли
белергә тиеш, зәвыкка гына таянуын сизеп алу белән, үз-үзенә "Стоп!" дип әйтерлек
эчке көчкә ия булырга тиеш
Ләкин кайчакта эш шуңа тикле барып җитә, хәтта "термин" дигән сүзнең үзен
дә санга сукмыйлар, терминны атама белән бутыйлар Урыны бу булмаса да. әйтеп
китим инде фән күзлегеннән караганда мәсәлән “елга" сүзе — термин, ә "Идел" сүзе —
атама, шәһәр" сүзе — термин ә "Казан сүзе шәһәр исеме буларак — атама, аш пешерү
җайланмасы буларак исә термин “Тимер" — химик атама. көрәк' — техник термин
"Тимер көрәк" тә — термин Менә шулай чак кына нечкәләргә
өйрәнми торып, терминологияне “яңартырга" тырышу гадәттә гарип сүзләр, бер көн дә
яшәми торган “ясалгылар" гына тудырачак Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк.
Терминологик сүзлекләр өчен мәңгелек бер кагыйдә бар: анда синонимнар
мөмкин кадәр азрак булырга тиеш Әгәр терминологик сүзлектә дүртәр-бишәр синоним
тезелеп китә икән, димәк, бу норматив сүзлек түгел әле. фәкать сүзлек өчен тупланган
чи материал гына.
Тагын бер мөһим шарт кардәш телләрне, аларның кайсы юнәлештә үсүләрен
күзәтеп барырга, фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга кирәк Тугандаш, якын
телләрдән аерылмаска кирәк! Әгәр үзара элемтәләребез булмаса, күр дә тор: 15-20
елдан соң башкорт яки кыргыз, каракалпак укучысы безнең татарча фәнни текстның
яки дәреслекләрнең ярты сүзен дә аңламаячак, ә татар теле күп халыкларга аңлаешлы
телләр арасында үзенең ундүртенче урынын югалтачак.
Төрле фән өлкәләреннән татарча дәреслекләр төзүне һәрьяклап хуплау тиеш.
Дәреслек авторлары колагына тагы шуны кабатлап әйтәсе килә: терминнарның алай
бик тиз генә карарлашып китмәвен, кайчак моның өчен буыннар алмашыну кирәк
булуын истә тоту зарур. Шуңа күрә аларны кулланылышка кертүдә үзенә бертөрле
эзлеклелек белән, план нигезендә эш итәргә, яңа сүзләрнең дозасын чамаларга бик
кирәк Дәреслек аңлаешлы булсын, укучы аның телен үзләштерә алмыйча баш
ватмасын, дәреслектән күңеле кайтмасын, татар кешесе язган татарча кулланмадан йөз
чөермәсен, аны бер читкә куеп, кабат рус телендәге китапка барып тотынмасын —
таләп шундый.
Бу күзлектән караганда, безнең беренче оригиналь дәреслекләребез нык
аксыйлар әле Чуарлык күзгә ташлана һәркем үзенчә "яңалык" кертергә омтыла, инде
урынлашкан терминны — белеп йә белмичә — читкә тибәреп, кайчагында
терминологиябез инде күптән баш тарткан сүзне тергезергә маташа. Терминологиядә
ниндидер "суверен" территорияләр, фән тармаклары, аерым уку йортлары булырга
тиеш түгел. Безнең гомуми мәнфәгатьләребез өстенлек итәргә тиеш. Ә моның өчен
бергә җигелеп эшләү шарт Термин ниндидер бер кафедра чикләрендә генә калмасын,
массакүләм мәгълүмат тарату чараларында кулланыла башласын, сынауны ул шунда
үтә, шунда чарлана һәм шомара, халык тарафыннан үзләштерелә Гомумән, бүген
булган байлыгыбызга ревизия ясауны үзмаксат итеп кую дөрес юл түгел, төп
игътибарны бүген күпләп кулланыла башлаган яңа төшенчәләрне татарча ничек бирү
мәсьәләсенә юнәлтү зарур, америкалар ачуның" кирәге юк инде хәзер. Әйтик, татарча
терминологиягә кагылышлы бер мәкаләдә мин "яссылык" мәгънәсендә “яссу" сүзе
кулланылганын күрдем. Бар андый сүз бездә, бар. Һәм ул сүз математика терминнарын
эшләүчеләргә дә мәгълүм булгандыр, дип уйларга кирәк. Ләкин алар яссылык"
терминын кабул иткәндә бу сүзнең колачлы булуын, башка конкрет мәгънәләрдән азат
(нейтраль) булуын да исәпкә алганнар. Ә “яссу" сүзендә, мәсәлән, "кул яссуы" дигәндә,
зурлык-кечкенәлек мәгънәсе беренче урында тора бит.
Юк, 20-30 елларда эшләгән терминологларыбыз ипине хаксызга ашамаганнар
һәм татар фәнни терминологиясенең ныклы нигезен салып калдырганнар.
Матбугатта гына түгел, сөйләм телебездә дә иркен кулланылып килгән
"компьютер" сүзе урынына гарип “кампитр" һәм хәтта "санак' сүзе күзгә чалына
башлады Дөрес, "компьютерлаштыру’ны "санаклаштыру' га ук барып җитмәделәр
кебек әле, ләкин "кампитрлаштыру" очрый инде Бу хакта Казанда эшләүче төрек
укытучысы белән дә сөйләшкәнем бар иде, алар да, "компьютер" сүзен яратмыйча,
"санау" тамырына нигезләнгән бер сүз тапканнар икән. Бүгенге "компьютер" сүзенең
мәгънәсе "санау машинасы" ("счетная машина") һәм "хисаплау машинасы"
("вычислительная машина") сүзләренекеннән киңрәк. Шуңа күрә, безгә бу очракта
төрек агайлар артыннан куу кирәкме соң, дигән сорау туа. Аларда "информация
кыры" бөтенләй башка бит Госманлы теленең тарихы да үзгә, ул татар теле узган
баскычларны узмаган һәм терминология ягыннан караганда төрек теле дә. аларга тикле
күп элек чистарына башлаган венгр теле дә безнең татар теленнән алда түгелләр Миңа
калса, алар (пуристлар) тоткан юл ныклы терминологиягә илтми, илтә алмый Шуның
аркасында алар термин урынына өч-дүрт сүздән торган тезмә бирергә мәҗбүр (күп
телле терминологик сүзлекләрне карагыз) Популяр нәрсәләр өчен, вакытлы матбугат
өчен ярый да торгандыр бу. ләкин галимнәре җитди әйберләрне инглиз телендә язарга
тиеш булалар. Кыскасы, терминологияне үстерү максатыннан чыгып караганда, әлеге
телләр безнең өчен үрнәк түгел Кем әйтмешли, хәтта киресенчә Медицина, зоология,
ботаника терминологиясендә “үле" латин теленең һаман кулланылыштан чыкмавы,
актив тормыш белән яшәве фәндә нәкъ менә төгәллек таләп ителүдән килә Практик
терминология мәсьәләләрен хәл иткәндә башка фән тармакларында да бу фактны истә
т оту зарур
Компьютер программалары төзү белән шөгыльләнүчеләр тәкъдим иткән
"меню'' — сайлак", принтер" — "басак". "тонер" — "буйау". "катридж" — “буяк”,
"клавиатура" —"төймәсар" кебек сүзләр, татар укучысын елмайта гына, минемчә
"Меню" сүзенә бер компьютерчылар гына хуҗа булсачы! Аны бит ашханә-
рестораннарда гына түгел, радиожурналистлар да кулланалар Ә "төймәсар" сүзе
төймәләр белән сату итә торган кибет мәгънәсенә генә тарта шикелле Хәер, бусы
минем субъектив фикерем Ай-Һай. кулланучылар "принтер"ны “басак" дип
әйтерләрме икән? Хәтта президент кул куеп фәрман чыгарса да. бу ятышсыз сүз татар
теленә кереп китә алмас дип өметләнәм
Гомумән, компьютерга нисбәтле меңләгән (!) терминны "татарлаштырып
бетерү мөмкин түгел, мондый шөгыльнең перспективасы юк. кирәге дә юк. Хәтта
терминология мәсьәләсендә алгарак киткән рус теленең дә моның өчен чара-
мөмкинлекләре җитми
Татар фәнни терминологиясе башлыча физика һәм философиядә
■'пространство" төшенчәсен бирүдә кыенлыкка очрап килде Җитди әдәбиятта ярты
гасыр буена диярлек русча термин — "пространство" сүзе өстенлек итте Әмма соңгы
вакытларда халыкка авыр аңлашыла торган пространство сүзен "фәза" сүзе белән
алмаштырырга омтылыш күзәтелә Дөрес 'фәза сүзен без беркайчан да онытып
бетермәдек, Такташ иҗаты белән генә булса да таныш укучылар бу сүзнең мәгънәсен
аңлыйлар, ихтимал, аның потенциаль мөмкинлекләрен дә чамалыйлар иде һәрхәлдә,
мин үзем фәза" терминын куллангаладым Тагы шунысы игътибарга лаек, бу сүздән
ясалган "фәзаи" яки “фәзавн" аергычы да җиңел аңлашыла Ихтимал, бу безнең өчен
үтә мөһим сүзне матбугатта ешрак куллану һәм пропагандалау кирәктер
Күптән түгел мин Казан Дәүләт университетының физфак мөгаллимнәре
төзегән кызыклы гына мәсьәләләр җыентыгының татарчага тәрҗемәсен
редакцияләдем Эш процессында безгә физика буенча байтак кына терминологик
мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде чөнки бу уку ярдәмлеге мәктәп дәреслекләре
белән чагыштырганда фәнгә шактый тирәнгәрәк керә һәм. урыны-урыны белән, стиле
ягыннан да катлаулырак Татар теленең мөмкинлекләре менә шушындый китаплар
чыгарганда сынала да инде Шул ук вакытта алар терминологияне үстерергә ярдәм
итәләр Мәсәлән, әлеге китапта төп игътибар санлы мәсьәләләргә, ягъни хисаплауны
таләп итә торган мәсьәләләргә түгел, бәлки фикерләү юлы белән хәл ителә торган
мәсьәләләргә юнәлдерелә ( качественные задачи") Китапта алар сыйфати мәсьәләләр"
дип тәкъдим ителә
Соңгы елларда илдә иманның әкренләп аякка басуын ачык күрәбез Йөзләгән
дини китап -брошюралар күренекле дин галимнәребезнең хезмәтләре кабат дөнья
күрде махсус дини журнал һәм гәзитләр чыга башлады Баксаң, дин өлкәсе тел
белгечләре өчен дә үзе бер дөнья икән Татарча дини чыганакларда без дистәләрчә
фәнни һәм фәлсәфи терминнарны да
очратабыз, һәм аларның байтагы гомуми лексик фондка ишек кага дип әйтер идем мин.
Мәсәлән, дини әдәбиятта элек-электән бирле "бидгать" ("ересь'), "бидгатьче ('еретик'),
бидгать атасы” ("ересиарх") кебек бик кирәкле сүзләр кулланылып килгән. Аларның
гомуми сүзлек фондына керергә тулы хокуклары бар. Мин танәсух" (переселение душ),
"камәри ай" (лунный месяц), "әүвәлият" (действующее начало), "әфьюндар" (әфьюн
кулланучы, наркоман), "бәдәни тәрбия' (физик тәрбия). "насарилар" (христианнар).
вәхи(й) килү", дәресханә", "пакизә" (пакъ хатын-кыз).
асле-гөнаһ ). әдәбият" (мәңгелек) һ.б. кебек сүзләрне күздә тотам. Саный башласаң,
ихтимал, аларның исәбе йөздән дә ашып китәр. Кыскасы, әдәби телебезне һәм
терминологиябезне баету өчен тагы бер чыганак, чишмә ачылды дип әйтәсем килә.
Ә математика, механика, химия кебек фәннәрдән татарча дәреслекләр
төзүчеләргә мин иске китапларда, заманында мәдрәсәләр өчен язылган дәреслекләрдә
очрый торган терминнар белән, турыдан-туры алу өчен яраклы булу-булмауларына
карамастан, уйлану өчен генә булса да танышырга киңәш итәр идем. Кайбер
дәреслекләр, мәсәлән Иж-Бубый мәдрәсәсендә Гобәйдулла Буби тарафыннан төзелгән
Физика" дәреслеге октябрь революциясеннән соң да чыккан әле Кабатлап әйтәсем
килә: мин һич тә иске китап-дәреслекләрдәге терминнарны кайтару яки торгызуны
якламыйм Әйтик, иске татар китапларында без механика" мәгънәсендә "мәканык"
сүзен дә, "җәрре әскаль сүзен дә очратабыз, ләкин аларны бүгенге дәреслектә куллану
акылга муафыйк түгел Мөсәлләс" (өчпочмак), "мөсәлләс мөнфәриҗеззавия' (җәенке
почмаклы өчпочмак), "мөсәлләсат" (тригонометрия), “мөсәлләсат көрәвия" (сферик
тригонометрия), мөсәлләсәт мөстәви (яссылыктагы тригонометрия) кебек гарәп
алынмаларын куллану бүген артка чигенү булыр иде дип уйлыйм. "Осуле фикъһе"
(юриспруденция), сарыф һәм нәхү" (морфология һәм синтаксис), "тарихы табигый"
(табигать белеме), "хикмәте табигый' (физика), "кимия" (химия), "һәндәсә"
(геометрия), "җәбер" (алгебра), "нәбатәт" (ботаника), "хайванат" (зоология), "һәйәт"
(астрономия), "гыйльме сәрвәт (экономика) кебек атама-терминнар да инде узылган
этаплар дип каралырга тиеш. Ләкин менә шушы искергән алынма сүзләрне дә белергә
кирәк, чөнки алар да безнең тарихыбызның кызыклы сәхифәләре, безне югарырак
күтәргән баскычлар.
Мин бу мәкаләмдә нигездә әсасый фәннәргә кагылышлы терминология турында
гына фикер йөрттем һәм конкрет авторларны атап күрсәтмәскә тырыштым Әмма бер
күренекле фамилияне атап әйтмичә ярамый торгандыр Яңа чыккан терминологик
сүзлекләрдә, дәреслекләрдә кайбер мәкаләләрдә безнең мөгтабәр галимебез Рифкать
Әхмәтьяновның көчле йогынтысы сизелә. Борынгы төрки, диалекталь сүзләрне, гарәп,
фарсы, төрек алынмаларын торгызырга, кайтарырга омтылышта аның фикерләре һәм
тәкъдимнәре өстенлек итә, ә аерым авторлар аны турыдан-туры остазлары итеп
күрсәтәләр Рифкать Әхмәтьяновка минем дә ихтирамым зур, аның хезмәтләре миңа
яхшы таныш һәм китап матбагасында эшләү дәверемдә безнең редакция еш кына аңа
мөрәҗәгать итә торган иде Мөрәҗәгать иткәнбез икән, димәк, файдасы тигән. Ләкин,
турысын әйтим, без кайсыбер яклары белән Жюль Берн каһарманы Жак Паганельгә
тартым Рифкать Әхмәтьяновның мавыгучан табигатен искә алып, аның тәкъдимнәренә
төзәтмә кертүне тиеш таба идек Ул бер якка каера, ә без аны тыя төшкән кебек булабыз,
чөнки ул. тирәнгә казып төшеп, җир өстендә калган алла бәндәләрен, аларның эреле-
ваклы ихтыяҗларын күздән җуя һәм без моны аның хәтеренә төшерә торган идек Олы
галимнең хатасы да олы булучан бит
Татар теле, аның фәнни терминологиясе юл чатында тора Кая таба? Кайсы
юлдан? Кая тикле? Мин телне ирексезләмәү яклы Табигый күчеш- үзгәрешләр яклы
Татар теленең мөстәкыйльлеге яклы. Татар теле рус теленә дә. төрек теленә дә билән
бирмәскә тиеш!