Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНДА
Татарстан Дәүләт Совстынын 10 июльдә
үткән XV пленар сессиясендә Татарстан
Республикасынын Премьер- министры итеп 41
яшьлек Рестәм Нургали улы Миннеханов сайланды
Анарчы ул Татарстан Республикасынын Финанс
министры иде.
ТРнын Финанс министры итеп “Ак Барс"
банкы идарәсе рәисе булып эшләгән Роберт Мусин
расланды
Дәүләт Советы Рәисенен өченче
урынбасары итеп Алексеевск районы хакимияте
башлыгы Алексей Демидов сайланды Ул бу
вазифаны төп эшеннән аерылмыйча башкарачак
Дәүләт Совстынын яна сәркатибе итеп
Татарстан халык депутаты Валентина Липужина
сайланды
ПЕН-КЛУБ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
КАЗАНДА
28 июль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин Бөтендөнья язучылары
ассоциациясе — Халыкара ПЕН- клубнын җаваплы
секретаре Александр Блок һәм анын хатыны —
рәссам Надежда Блок (Франция), Рус ПЕН-үзәге
генераль директоры Александр Ткаченко (Мәскәү)
белән очрашты Кунаклар ПЕН-клубнын эшчән-
легс белән таныштырдылар Билгеле булганча, ул
1921 елда оеша, штаб-фатиры Лондонда Халыкара
ПЕН-клуб йөз илледән артык ил язучыларын
берләштерә Татарстан әдипләре бу мәртәбәле
оешмага моннан ике ел элек — Мексикада үткән
конгресста кабул ителделәр
Очрашуда Татар ПЕН-үзәге президенты
Туфан Миннуллин. вице-президент Разил Валиев,
үзәкнен җаваплы сәркатибе Әхәт Мушинский
катнашты
ТАТАР ПЕН-ҮЗӘГЕ ВӘКИЛЕ УҢЫШЫ
Әдипләрнең “Аурупа — Аурупада" дип
аталган Балтыйк конгрессында Татар ПЕН-үзәге
вәкиле Талгат Бариев та чыгыш ясаган иде Анын
нотыгы мәдәният һәм цнвшшзшшялэр вәзгыяте
турында сөйләүләр
номинациясендә ин яхшысы дип танылды
Әлеге олуг форум шушы елнын апрелендә
Юрмала каласында Төньяк илләр Шурасы
(Стокгольм) һәм Халыкара ПЕН- клуб (Лондон)
химаясендә үткәрелгән иде Хәзер Т. Бариев
доклады тексты, инглиз теленә тәржемә кылынып,
форумнын резолюцияләре белән бергә, дөньянын
134 милли әдәби үзәгенә таратылган
КОЛ ГАЛИ ПРЕМИЯСЕ
ЛАУРЕАТЛАРЫ
Кол Гали исемендәге халыкара премиянен
яна лауреатлары билгеле булды Әлеге бүләккә
быел, татар халкының күп гасырлык тарихи-
мәдәни мирасын кайтару өлкәсендәге
казанышлары өчен, язучылардан — филология
фәннәре докторлары, академиклар Рәиф Эмиров
(Уфа). Талгат Галиуллин. Хатыйп Минне гулов
(Казан) лаек дип табылды
ЭШ КҮРСӘТКӘН ИРНЕ
ИЛ онытмый
Чаллы шәһәрендә КамАЗ төзүдә башлап
йөргән гаярь милләттәшебез — КПССнын шәһәр
комитеты беренче секретаре. Татарстан өлкә
комитеты секретаре һәм гомеренен соңгы
елларында Казан мәдәният һәм сәнгать
академиясенен ректоры булган мөхтәрәм
профессор Рәис Кыям улы Беляевка 1 августта
мәһабәт һәйкәл ачылды Әлеге монумент предприя-
тиеләр һәм аерым гражданнарның хәйрия
акчасына торгызылды
Анарчы Чаллының Яна шәһәр өлешендәге
ин матур урамнарының»берсенә Р Беляев исеме
бирелгән иде
ШАГЫЙРЬНЕҢ ТҮГӘРӘК БӘЙРӘМЕ
Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать
эшлеклесе — Татарстан халык депутаты, ТР
Дәүләт Советынын мәдәният һәм милли
мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Роберт
Миннуллнннын S0 яшьлек гомер бәйрәме
Татарстанда һәм ул туып-үскән тугандаш
Башкортстан жирендә «урлап билгеләп үтелде
Чаллы. Нефтекамск. Уфа кала-
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә. Кичке манзара.
ларында һәм шагыйрьнең туган жире Илеш
районында Р Миннуллинга ихлас кадер- хөрмәт
күрсәтелде Аны котларга һәр ике республиканың да
күренекле шәхесләре, әдәбият-сәнгать осталары
килгән иде
Башкортстан Республикасы Президенты
М. Рәхимов юбилярга “Башкорт- станнын
атказанган мәдәният хезмәткәре” билгесен һәм
дипломын тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты М.
Шәймиев Указы нигезендә Р. Минну- ллин,
мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне, дәүләт
хакимияте органнарында нәтиҗәле эшләгәне өчен,
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
белән бүләкләнде
ӘЛКИ ТАЛАНТЛАРЫН БАРЛЫЙ
Әлки районында шушы төбәкнең Татар
Мулла авылында туып-үскән күренекле шагыйрь
һәм прозаик Шамил Маннапов- ның 60 яшьлегенә
багышланган очрашулар булып үтте Район
хакимиятенең (җитәкчесе — Әмир Кыямов)
чакыруы буенча, әдип үзенең туган ягына
каләмдәшләре — Татарстан радиосының баш
мөхәррире, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаман
һәм “Мәгариф” нәшрияты директоры, әдәби
тәнкыйтьче һәм шагыйрь Мөдәррис Вәлиев (ул да
Әлки егете) белән кайтты. Алар катнашында
Базарлы Матак мәдәният йортында һәм Алпар урта
мәктәбендә әдәби- музыкаль кичәләр уздырылды.
Бу кичәләрдә район үзешчәннәре һәм мәктәп
укучылары Ш. Маннаповнын әсәрләрен һәм анын
халык арасында киң таралган җырларын
башкардылар
Шагыйрь, үзен шулай зурлаулары өчен
ихлас рәхмәтен белдереп, якташларына култамгасы
салынган “Өндәге төшләр” исемле яңа китабын
бүләк итте.
Ф. ЗӨЛКАРНӘЙ РУХЫНА
“Идел" журналының элеккеге баш
мөхәррире — күренекле тәнкыйтьче һәм шагыйрь
Фәиз Зөлкарнайнең вафат булуына бер ел тулган
көннәрдә, әлеге редакция урнашкан бинада,
каләмдәшебезне искә алу мәҗлесе үткәрелде
Журналның хәзерге баш
мөхәррире — язучы Рашат Низамиевның һәм
редакция коллективының чакыруы буенча бирегә
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый килгән
иде. Ул, Ф Зөлкарнайнең якты рухына багышлап,
Коръән аятьләре укыды
18 июльдә Кара диңгез буендагы Туапсе
шәһәрендәге “Раушан” лагеренда да, Татарстанның
төрле төбәкләреннән килгән сәләтле балалар
катнашында, Ф Зөлкарнәйгә багышланган кичә
үткәрелде Яшьләр әдипне бер минут тынлык белән
искә алдылар. Кичәдә “Казан утлары” журналының
баш мөхәррире урынбасары — язучы Флүс
Латыйфи каләмдәш дусты хакында истәлекләре
белән уртаклашты, ижаты һәм тормыш юлы
турында сөйләде
БЕРЕНЧЕ КИТАП ТАНТАНАСЫ
24 июль көнне Татарстан язучылары
йортында яшь драматург Данил Салиховның
“Яшьлек хатам — йөрәк ярам" исемле беренче
китабын тәгьдир итү тантанасы булды. “Татар
китабы” нәшриятында дөнья күргән әлеге күләмле
мәҗмугага авторның театр сәхнәләрендә еш уйнала
торган 6 пьесасы кертелгән.
Очрашу барышында ТР Язучылары
оешмасы җитәкчесе Р. Мөхәммәдиев, ТР
Мәгълүмат һәм матбугат министры И.
Әхмәтжанов, Татарстанның халык язучылары А-
Гыйләжсв, Г. Ахунов, Татарстанның халык
шагыйрьләре Ш. Галиев, И. Юзсев, танылган
язучылардан Ә. Баянов, Г. Зәйнашева. Р
Миннуллин, сәнгать белгече, профессор Р
Игьламов, Әлмәт драма театры директоры Т
Халитова һ б китапка һәм авторга карата күп кенә
кызыклы фикерләр әйттеләр.
МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА
“Нижполиграф” китап нәшриятында
тарихчы милләттәшебез Мансур Хафизовнын рус
телендә “Нижегородские татары: очерки истории”
дип исемләнгән яна җыентыгы дөнья күрде Ул
әлеге өлкәнең архив фондларында саклана торган
материалларга таянып язылган һәм бу якларда
гомер кичерүче кан кардәшләребезгә багышланган