АЛТЫН УРДА ӘДӘБИЯТЫ
Мәхәббәтнамә
әрсэсм төбәге монгол яуларына кадәр дә, аннан сон яна оешкан Алтын Урда дәүләтенең бер өлешенә әверелгәч тә, үз вакыты өчен бай матдв һәм мәдәни үзәкләрнең берсеннән санала XIY йөз уртасында әнә шул җирлектә “Мәхәббәтнамә” поэмасы ижат ителә Әсәрнең язылу урыны турында тскстнын үзендә үк мондый мәгълүмат китерелә
“Мәхәббәтнамә” сүзен монда беттем.
Камугын Сыр йакасынла бөтедем
Шулай ук анда ядкярнең тәмамлану вакыты да күрсәтелгән:
Бу дәфтәр кем, булыбтыр Мисыр канды.
Йетс йөз илле түрт ичрә төкәнде
Аңлашылганча, поэма миляди хисап белән 1353 елда төгәлләнгән Шуңа күрә, академик В В Бартольд билгеләгәнчә, “Мәхәббәтнамә” әлеге дәүләттә барлыкка килгән ин әүвәлге төрки язма истәлекләрнең берсеннән санала.
Авторның асыл исеме мәгълүм түгел Текстта ул үзен Хәрәзми дигән нисби тәхәллүс белән белдерә:
Укыгыл “Фатиха", дор кыйбла йани.
Сөенсен бәндә Хәрәзми рәвани
Мәгълүм булганча, Хәрәзми псевдонимы Хөҗәндинсн "Ләтафатнамә”сендә (“Матурлык турында китап". ХҮ) дә телгә алына Сәйф Саранның "Гөлестан бпт- төрки"сендәге бер газәл дә шулай ук Хәрәзми дигән кеше тарафыннан язылган Үз вакытында Алтын Урдада күчерелү ихтималы зур булган “Нәһжвл-фәрадис”ның Истанбул нөсхәсе ниндидер Хәрәзми исемле автор яшәгән чорда башкарылган Әлеге фактларга нигезләнеп, Ә Н. Нәҗип “Мәхәббәтнамә"не дә шул бер үк шагыйрь язмадымы икән дигән фикер үткәрә
Танылган тюрколог тексттагы "Сөенсен бәндә Хәрәзми рәвани" дигән мисрагка таянып һәм урта гасырда Рәвани тәхәллүсенсн кин таралыш алганлыгын истә тотып, “Мәхәббәтнамә” авторының тулы псевдонимы Хәрәзми-Рәвани шәкелендә булу ихтнмалын белдерә Ул үзенең хезмәтендә әсәрнен урыс теленә тәрҗемәсендә аны шулай күрсәтә дә Әмма поэманы урыс теленә әдәби эшкәртеп чыгарган А Старостин китапмын кереш өлешендә әлеге мәсьәләгә игътибар итеп Ә Н Нәҗипнең фикерен шик астына ала.
Әсәрнең текстыннан аңлашылганча, шагыйрь электә фарсы телендәге шигырьләре белән дә билгеле булган
Күңел бәхрендә күб гәүһәрләрен бар.
Дөньяда фарсы дәфтәрләрен бар
А. М Шсрбак әсәрнен шигырь төзелешенә һәм кайбер формаль моментларга игътибар итеп. Хәрәзми үз иҗаты өчен ниндидер фарси оригиналдан файдаланган булу нхтималын искәртә Шуна күрә ул әлеге текстны Хуҗа Гыймадеддин Фәкыйһ Кирмәни тарафыннан язылган 1юм хәзерге вакытта Ташкенттагы Шәрекъне өйрәнү институты фондында саклана торган “Мәхәббәтнамә" белән чагыштырып тикшерергә тәкъдим итә
Х
Тексттан күренгәнчә, Хәрәзми үзенең әсәрен Мөхәммәдхужа бәк дигән шәхескә багышлаган һәм ана шактый гына бәетләр юллаган. Әмма “Мәхәббәт- намә”дән башка чыганакларда ул зат турында мәгълүмат юк. Шулай да аның житәкче даирәдән икәнлегенә һәм әдәби мохитка якын булганлыгына ышанмау мөмкин түгел.
Поэмаңа бер генә урында булса да Алтын Урда ханы Җанибәк (1341 — 1357 еллар) тә телгә алына. Ә әсәр язылган җирлекнең, ягъни Ак Урданың (1226 — 1406 еллар) шул вакыттагы идарәчесе Чимтайның (1344 — 1361 еллар) исеме искә алынмавы мантыйк буенча бераз серлерәк тоела.
Академик В В. Бартольд 1914 елда Англиягә гыйльми сәфәргә баргач, Лондондагы Британия музеенда әсәрнең 7914 сан белән теркәлгән күчермәсе белән таныша һәм бу турыда ул шул ук елның 23 сентябрендә Император Фәннәр академиясенең тарих һәм филология бүлегендә чыгыш ясый. Галим әлеге нөсхәнең фотокүчермәсен дә алдырткан. Ул күбәйтелеп, хәзерге вакытта Россия фәннәр академиясенең Тел институты һәм Көнчыгышны өйрәнү институты фондларында саклана.
В. В. Бартольднын әлеге хәбәре турында 1915 елда ‘•Шура” журналы да язып чыга. Анда “Мәхәббәтнамә” Алтын Урданың мәдәни тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле булачагы әйтелә һәм, мөмкин булса, мәйданга чыксын иде дигән теләк белдерелә.
Танылган Шәрекъ белгече 1922 — 1923 елларда Лондонга икенче тапкыр баргач, шул ук музейда 8193 сан белән билгеләнгән бер җыентыкта әсәрнең уйгыр хәрефләрендәге янә бер күчермәсе белән таныша. Ул аның хакында 1924 елның 27 февралендә шул ук тарих һәм филология бүлегендә доклад сөйли.
Текстның азагындагы язмалардан аңлашылганча, әлеге нөсхә әсәрнең күчермәләре арасында иң әүвәлгеләреннән санала. Аны һиҗри 835 (1432) елда рәҗәб ае башында Йәзд шәһәрендә Мир Җәлаледдин дигән идарәче боерыгы буенча Мансур исемле кеше күчергән.
“Мәхәббәтнамә”нен гарәп хәрефләрендәге ике күчермәсе Истанбулның Милли китапханәсендә саклана. А. М. Шсрбак Истанбул университеты китапханәсендә шул исемдә бер кулъязма барлыгын, әмма аның алдагы күчермәләр белән бернинди дә уртаклыгы юклыгын хәбәр итә.
“Мәхәббәтнамә’’не өйрәнү тарихына килгәндә, В. В Бартольдтан соң 1928 елда уйгыр хәрефләрендәге текстны ориенталист Г. Клаусон бастырып чыгара
1957-1958 елларда Шәрекъ белгече иранлы Т Гәнҗи гарәп һәм уйгыр графикасындагы текстларның тәнкыйди текстын төзеп бастыра. Ә 1959 елда галим әлеге әсәрнең сүзлеген дә нәшер итә.
Поэманың уйгыр хәрефләре белән язылган варианты А. М. Щербак тарафыннан да өйрәнелә. Ул бай шәрехләр белән текстның транскрипциясен һәм урыс теленә тәрҗемәсен эшләп бастыра. Галим үзе тикшергән нөсхә буенча фикер йөртеп, әсәрнең теле турында кызыклы гына нәтиҗә ясый. Аерым алганда, ул текстта угыз элементларының өстенлек итүен билгели һәм шуның нигезендә төрле диалектлардан торган Алтын Урда әдәби теленең ике төре турында сүз алып барырга мөмкинлеген раслый Тел белгече шулай ук угыз элементларының күчерүче тарафыннан гына да кертелгән булу ихтималын искәртә.
Әлеге китап үз вакытында гыйльми җәмәгатьчелектә уңай бәяләмә алган.
Ә Н. Нәҗип әсәрнең гарәп хәрефләрендә башкарылган текстын өйрәнеп, 1961 елда аның факсимилесен, бай аңлатмалар белән транскрипциясен һәм урыс теленә тәрҗемәсен бастырыл чыгарган. Галим үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсендә әсәр кыпчак-угыз катнаш телдә язылган дигән фикергә килә. Танылган тел белгеченең әлеге хезмәте тәнкыйтьтә шулай ук уңай бәяләмәгә лаек булган.
Тюрколог 1973 елда “Мәхәббәтнамә” турында үзенең янә кызыклы тикше-ренүләрен бастырып чыгара. Ул анда әсәрнен Лондонда һәм Истанбулда саклана торган текстларын үзара чагыштырып өйрәнә
Дөрес, поэманың теле турында төрле фикерләр күптәннән килә. 1918 елда төрек галиме М. Ф. Күпрелезадә үзенең бер хезмәтендә әсәр чыгьтайча язылган дип билгели. Ә А. Н Самойлович аның әлеге нәтиҗәсе белән килешми, “Мәхәббәтнамә” Алтын Урда һәм аның бер төбәге булган Хәрәземдәге җирле
диалектларны чагылдырган әдәби телдә ижат ителгәнлеген исбатлаучы ядкяр итеп карый.
“Мәхәббәтнамә”нен тулы тексты Т. Җәлалов тарафыннан гамәлдәге үзбәк графикасында башкарылып. 1959 елда Ташкентта нәшер ителә Үз вакытында тиешле бәяләмә алган һәм әсәрнен яна гыйльми басмасын әзерләүгә этәргеч дип табылган әлеге китап Хәрәзми һәм аның иҗатына багышланган хезмәтләрдә, нишләптер, сирәк телгә алына.
Поэманын кайбер өлешләре Вл Державин тәрҗемәсендә 1950 елда урыс телендә дөнья күргән Үзбәк поэзиясе антологиясе”нә кертелгән Ә 1961 елда шагыйрь А. Старостин поэманы урыс теленә әдәби эшкәртеп, аны бай кереш һәм аңлатмалар белән бастырып чыгара.
Әсәрнең гдяскартылган өлеше 1987 елда Ташкентта нәшер ителгән "Мөбарәк мәктүпләр” дигән китапта да урын алган.
Ә. Н. Нәҗип хәбәр иткәнчә, 1971 елда Истанбул университеты доценты Г Серткая Төркиядә табылган гарәп хәрефләрендәге икс нөсхәнен текстларын кыскача аңлатма белән “Төркия мэжмугасс'нсн унҗиденче томында бастырып чыгарган
"Мәхәббәтнамә” әдәбият ядкяре буларак та, анын тел үзенчәлекләре дә Урта Азия галимнәре М. Н. Хыдыров, С. Касыймов, И И Фазыйлов, Т Нәфәсов, Н. М Маллаев, X. Ж. Сөеншәлиев, А. Кыраубасва, Б. Сытындыков, М Юлдашбәков тарафыннан билгеле бер дәрәҗәдә өйрәнелгән
Татар әдәбияты тарихында да, тел гыйлемендә дә әлеге әсәр үзенең тиешле урынын ала бара. Г Рәхим һәм Г. Газиз тарафыннан 1926 елда дөнья күргән мәгълүм хезмәттә Хәрәзми иҗаты турында берникадәр мәгълүмат бирелгән Үз вакытында Н Хәким ядкяргә грамматик анализ ясап, анын сүзлеген төзегән булган. Ләкин ул хезмәт нәшер ителми кала.
Профессор В. X. Хаков әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләрен тикшерүгә сизелерлек өлеш кертте.
1963 елда басылып чыккан "Борынгы татар әдәбияты"нда “Мәхәббәтнамә" турында белешмә бирелеп, кыскартылган тексты урнаштырылган Ә “Татар әдәбияты тарихы’нын беренче томында әлеге язма истәлеккә күләмле мәкалә багышланган. “Татар поэзиясе антология”ндә әсәрдән үрнәкләр урнаштырылган
Әдәбият галиме X Госман үзенең “Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары" дигән хезмәтендә Хәрәзми турында белешмә биреп, анын иҗатыннан өзекләр урнаштырган. Ул янә төрки шигырь төзелешенең төп кагыйдәләреннән тайпылышлар барльпын билгели. Профессор моны шагыйрь нигездә башка әсәрләрен фарсы телендә язу сәбәпле, анын иждди фикерләвендә шул әдәбият кануннары өстенлек алуы һәм аларнын төрки әсәргә дә күчүе белән аңлата.
Хәрәзминсң әсәре башка төрки халыкларның әдипләре, хосусан Хөжәнди, Сәсд Әхмәд һ. б. ижатына йогынты ясаган кебек, татар шагыйрьләренә дә билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир иткән. Аерым алганда, ул Мөхәммәдьяр, Г Кандалый, Дәрдемәнд поэмаларында һәм шигырьләреңдә ачык чагылыш тапкан.
Тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп, “Мәхәббәтнамә"нең текстын гамәлдәге татар хәрефләренә күчереп һәм тиешле аңлатмалар белән шәрехләп, аны кин җәмәгатьчелеккә җиткерү күптән өлгергән мәсьәләләрнең берсе
Жөмжөмә солтан
өнчыгышта һәм Көнбатышта Кисек баш. Ку баш, җан белән тән бәхәсе турындагы риваятьләр элек-электән билгеле Шәрекыә әлеге сюжетны башлап шигырь юлларына салучының исеме фарсы әдәбияты классигы Фәридетдин Гаттарга нисбәт ителә.
Фарси текст әүвәл 1862 елда Тәһранда нәшер ителә Танылган ориенталист В. Д. Жуковский бу басма һәм Санкт-Петербург җәмәгатьчелек китапханәсе фондында саклана торган Гаттар көллияте арасындагы 1612 елга караган бер күчермә нигезендә 1893 елда әсәрнен текстын урысча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара Әмма профессор Г Т Таһиржанов үзенен кайбер текстологик эш нәтиҗәләренә таянып, әсәрнен авторы икенче бер Гаттар исемле кеше булу ихгималын белдерә
К
XIY йөзнен икенче яртысында Идел буе шагыйре Хисам Кятиб шул ук мәгълүм сюжетка "Җөмжөмә солтан" дигән дидактик эчтәлекле поэма иҗат итә В. Д. Жуковский билгеләгәнчә. төрки автор үзенең әсәрен фарсы чыганагыннан турыдан туры тәржемә итү юлы белән башкармаган. Киресенчә, риваятьнең төрле вариантлары тәэсирендә мөселманлык рухы белән нык эретелгән күләме, аерым мөстәкыйль әсәр барлыкка китергән. Күренекле Шәрекъ белгече Е. Э. Бертельс үзенең бер хезмәтендә әлеге очракта тәржемә турында сүз алып бару мөмкин түгеллеген раслый.
"Жөмжемә солтан”ның бер кулъязмасы үз вакытында Кырым ханы Сәхиб Гәрәйнең китапханәсендә дә булган. 1932 елда шул нөсхәдән госманлы теленә тәржемә ясалган.
1910 елда Казанда “Кыйссаи Жөмҗөмә” дигән китап нәшер ителә Аның текстында берникадәр казакъ теле элементлары да чагылыш тапкан.
"Кыйссаи Жөмжөмә’’нен текстында аны кем язганлыгы, хезмәтнең кайчан башкарылуы турында мәгълүмат китерелми. Бары тик шул ук китаптагы янә "Кыйссаи Карун дию" дип аталган икенче әсәрдәге беренче бәеттә теркәлгән Мәүлекәй исе-меннән чыгып, аның авторы татар укымышлысы Мәүлекәй Йомачиков булганлыгын белергә мөмкин. Әлеге фикер башка кайбер чыганакларда да очрый.
Әлеге басма әсәрне Хисам Кятиб. Гаттарның шул исемдәге әсәрләре белән чагыштырып тикшергәндә бәлки кызыклы гына нәтиҗәләр ясап булыр иде.
Хисам Кятибнең поэмасы беренче тапкыр типо!рафия ысулы белән 1881 елда Казанда университет табыгханәсендә нәшер ителә. Аннан соң текстның берникадәр кыскартылган өлеше 1963 елда дөнья күргән "Борынгы татар әдәбияты” дигән китапта урнаштырылган. Профессор X. Госман татар әдәбияты тарихыннан студент-ларга практик дәресләр өчен уку материалы сыйфатында поэманың тулы җыйнама текстын төзи. Бай кереш һәм аңлатмалар белән тулыландырылган әлеге китап 1970 елда Казан университетының офсет лабораториясендә бастырыла. Галим әлеге әсәр турында үзенең "Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары” дигән икенче хезмәтендә дә кыскача мәгълүмат биргән. “Татар әдәбияты тарихьГның 1984 елда нәшер ителгән беренче томында ялкяр турында киң сөйләнелә. Ә “Татар поэзиясе антолотиясе’’ндә текстның кыскартылган варианты урын алган.
Шунысы да мәгълүм булсын, ядкяр татар әдәбияты һәм теле тарихын өйрәнүдә генә түгел, ә урта гасыр татар социаль-фәлсәфи фикере тарихын тикшеренүләрдә дә чыганакларның берсеннән санала.
Әсәрне үз вакытында танылган әдәбиятчы Җ. Алмаз хәзерге әдәби телгә тәржемә иткән булган. Галимнең бу зур хезмәте белән укучылар бары тик 1996 елда гына таныша алдылар. Аны М И. Әхмәтжанов “Әдәби мирас”ның өченче китабында бастырып чыгарды.
Хисам Кятибнең поэмасы урта гасыр чоры һәм аннан соңгы дәвер татар шагыйрьләренең әдәби эшчәнлеге өчен билгеле бер дәрәҗәдә өлге булып хезмәт иткән. Мәсәлән, әсәрдәге кайбер алымнарның Габделҗәббар Кандалый шигырьләрендә очравы моны ачык раслый.
Авторның шәхесе турында тулы мәгълүмат сакланмаган. Бары тик әсәрнең текстында гына ана нисбәтле зур булмаган белешмә китерелә:
Кем тарих йете йөз йетмеш иде.
Хисам Кятиб боны йазмыш иде.
Бу да әле шагыйрьнең чын исеменә тәңгәл килмичә, аның гәхәллүсе генә булуы мөмкин. Поэманың нинди шартларда ижат ителүе дә тәгаен билгеле түгел.
Тексттан күренгәнчә, Хисам Кятиб үз чорының укымышлысы. фикер иясе булганлыгы аңлашыла. Әсәрнең поэтик үзенчәлекләре исә авторның туган тел байлыкларыннан оста файдалана белүен дәлилли.
“Жөмҗөмә солтан" әсәренең моңа кадәр табылган барлык күчермәләрен туплап, аларны фәнни нигездә текстологик яктан эшкәртеп тәнкыйди текстын төзеп, аны аңлатмалар һәм шәрехләр белән тулыландырып яңадан нәшер итү — хәзерге чор әдәбият һәм тел галимнәренең бурычы булып тора.