АКЪӘБИНЕҢ КАБЕРЕ ЯНЫНДА
1
атлаулы эш ул әдәби әсәргә бәя бирү. Бигрәк тә талантлы язылган әсәргә. Совет чорында, әдәбият белән обком җитәкчелек иткән чорда, язучыларны обоймага тыгып сөйләшү модага кереп киткән иде. Шул обойма ысулында фикерләүдән, язучының кайсы обоймага эләгүенә карап бәя бирүдән, без әле һаман арына алмыйча интегәбез Дөрес, әдәбият белән партия җитәкчелек итүнең уңай яклары да булган икән Моны без әле генә аңлый башладык. Шулай да совет чорынын мирасы — күмәк аң, стереотип ысулында фикер йөртү, шаблон бәяләү — безне әле бик озак эзәрлекләп киләчәк...
Һаман шул балык башы Әдәбият өлкәсенә кагылу белән, шәхеслек мәсьәләсенә килеп бәреләсең. Гадәттә, язучының әсәрен журналда басканда, аның фамилиясе янына әдипнең барлык чиннарын, алган бүләкләрен, ничә китап язуын тезеп китәләр. Дөрес, бу титулларның файдасы зурдыр Китап чыгарганда, фатир алганда, нинди дә булса өстенлек яулаганда бик тә кирәк язучыларның махсус рәвештә эшләгән реитинглары булуы Ә менә китапны укыганда һәм аны укып чыкканнан сон бәя биргән чакта авторның кем икәнлеген алдан белү бары тик комачаулый гына.
Кайвакытта мин Тукаебызны да кызганып куям Даһи дибез, татар халкының бөек шагыйре, анын горурлыгы, дибез. Аңа баш иябез һәм еш кына Тукайнын нигә даһи икәнлеген, ни өчен аның иҗатта шулай югары күтәрелүен һич тә аңлый һәм аңлата алмыйбыз. Алай гына да түгел әле кайберәүләр Тукайның даһи икәнлеген бел', белән канәгатьләнеп, әсәрләрен укымаска да була дип ихлас күңелдән ышанып йөри
Бер профессор белән Әмирхан Еники иҗаты турыңда әңгәмә корып утырабыз Ул әдәбиятыбызның аксакалын күкләргә чөеп мактый
— Әмирхан Еникинең иҗаты дөнья әдәбияты казанышларына тиң! — ди профессор Ә мин исә:
— Дөнья әдәбиятында зур казанышларга ирешкән әдипләр буа буарлык Шуларның конкрет кайсысына тиң? — дигән сорау куям
— Син инде бәйләнмичә кала алмыйсың. — ди прог|>сссор —Сине нәкь шуна күрә дә беркем яратмый Әйттем бит. дөнья әдәбияты казанышларына тиң дип Сиңа шул җитмимени'’
Әйе, Әмирхан Еники безнең аксакалыбыз буларак, соңгы елларда хөрмәтне дә күрде, дан-шөһрәткә дә мохтаҗ булмады шикелле Аңа багышлап язылган рецензияләр, алган бүләкләре дә, дәрәҗәләре дә. Аллага шөкер, җитәрлек тоела мина Шул ук вакытта күңелем сизә, барыбер, нидер җитенкерәми Шушы исемне ишеткәндә мин үземне анын әсәрләренә карата бурычлы сизеп йөрим Юк, ана карата гына да түгел әле миндәге эчке киеренкелек Әйтерсең, мин алган әҗәтемне кайтарып бирмәгәнмен һәм гөнаһлы рәвештә
К
бурычлы булып йөрим. Кемнәргә карата сизәм мин бу тойгыны? Илдар Юзеевкә, Роберт Әхмәтханга, Солтан Шәмсигә, Равил Рахманга, Зөлфәткә, Наис Гамбәргә, мәрхүм Мәҗит Рәфиковка, Фәрваз Миңнуллинга — тагын әллә кемнәргә карата үземне бурычлы итеп сизеп, оялып, уңайсызланып йөрим. Башкалар да тоямы икән менә бу уңайсызлыкны? Ә кемнедер күкләргә чөеп мактыйлар, асылда сукыр бер тиенлек мактар хире булмаса да. Кемнедер рәнхетәләр, чынбарлыкта исә аның кылган гамәлләренә карап гел баш иеп, сокланып торырга тиеш булсак та. Менә шундый чакларда минем бәгъремне нәрсәдер тырный. Шундый вакытларда яшәү шул кадәр авыр, михнәтле тоела ки: нигә сон Газраил мине онытып йөри икән?., дип уйлаган чакларым еш була.
Әйе, әдәби әсәрдәге казанышларны — хакыйкатьнең чагылышын, эчтәлек тирәнлеген, әдәби төгәллекне фән һәм философия, социаль психология законнарына таянып анализлау урынына без тизрәк мактау куыклары очыра башлыйбыз. Ә бит иҗатның иң зур казанышы — төгәллек. Төгәллеккә ирешү өчен исә яшәешне белү, санап чыгу гына җитми. Тормышның газаплы вә куанычлы мизгелләре башта әдипнең үз язмышына сеңеп, әсәргә шуннан кайнап чыгарга тиешләр алар. Язучы яшәешне башта үзенә сеңдерә, ә аннары сурәтләү, сүз тылсымы, метафоралар аша ак кәгазьгә күчерә. Бүгенге көндә кешеләрнең бәгырьләрен нинди әшәкелек тырный? Аларнын өмет-багланышла- ры кайсы тарафка юнәлтелгән? Адәм баласының иркен кем, нинди көч буа? Йөрәк хәрәхәтләренә кемнәр тоз сала? Язучының төп вазифасы шушы сорауларга хавап эзләүдән гыйбарәттер дип уйлыйм мин. Әмирхан аганың “болай язарга ярамый” дип сыкрануы да нәкъ шушы турыда иде.
2
Фатих ага Хөсни бер хатыңда: “Миргазиян, соңгы вакытта сине мактый башладылар. Сак бул, уяулыгыңны югалтма. Аңларга тырыш, кайсыдыр төркем сине үз обоймасына тыгарга хыена”, — дип язган иде. Дөрес, китап язу хаваплылыгын өстенә алган бәндә һәр очракта хылы сүзгә, танылуга сусап яши. Бигрәк тә укучы игътибарына, өлкән әдипләрнең хылы сүзләренә мохтаҗ ул кулына каләм алган бәндә. Чөнки Әдип, каләмен йөрәк канына манып, бәгырьләрен әрнеткән мәсьәләләрне ак кәгазьгә салып, укучыга сузды бит. Бу язма аның халыкка кайнар мөрәхәгате бит! Туган халкын кисәтер, аны ялгыш юлдан барудан туктатыр өчен эшли ич ул бу эшне. Язучы хавап көтә. Юк, рәхмәт көтәргә тиеш түгел ул. Ул бит ялгышуны исбат итте. Бу гамәл өчен башыңнан сыйпамыйлар. Ул аны белә. Барыбер көтә ул хавапны. Ә хавап юк... Язучы шомлана башлый. Сабырлык бетә. Чын язучы белми, белсә аңламый — хакимият тирәсендә яланып йөрүче теге ялагайларның мактау сүзләрен һәм дәүләт бүләкләрен үзара оештырып, хәрәмләшеп алуларын аңламый ул. Түземе беткәч, ул рәнҗи башлый һәм — финал табигый... Әдип агулана. Талант никадәр көчле булса, әдипнең агулануы да шул дәрәхәдә аяусыз була... Күпме талантларны харап иттек без әдип язмышын боз йөрәкле адәмнәр кулына тапшырып.
Бу турыда без мәрхүм Фәрваз Миннуллин белән серләшкән идек. Ике тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, Әмирхан Еникине ике тапкыр мыскыл итеп төшереп калдыргач, әдәбиятка хезмәт итүне изге эш санаучылар бик нык рәнҗеделәр. Ул рәнхү шәхсән бер әдәбият түрәсенә юнәлтелгән иде. Аның исемен атап әйтәсем килми. Мин инде аның канына тозны аз салмадым. Шул серләшү вакытында Фәрваз миңа Әмирхан аганың иҗатына багышлап китап язарга хыенып йөрүе турында сөйләде һәм мине юатты: “Нәрсә ул аңа Тукай бүләге! Нинди генә ловкачта юк ул бүләк. Әмирхан Еникинең ихатын яктырта алырлык фәнни эш кирәк”, һәм Фәрваз әдипнең иҗатына багышлап китап язарга хыенып йөрүе турында сөйләде.
Әдәбият түрәләренең урынбасары булып эшләде Фәрваз Миннуллин. Нәшриятта төпкә җигелеп сөйрәде бу авыр, тынгысыз, соңгы чиктә ләгънәтле
эшне Көнкүреш чытырманлыгы, гаилә мәсьәләсе — яшәешнен нинди генә тармагында кыйналмады мәрхүм Фәрваз. Үз файдасын. үз җаен оештырырга, лайларга, умырырга никадәр тырышса да өйрәнә алмый иманлы кеше. Вөҗданлылык кирәгеннән артык көчле иде мәрхүмдә һәм ул китте... Анын күп, бик күп планнары калды. Өмет-багланышлары калды. Хыяллары калды. Өсп-өеп эшләгән игелекләре калды, һәм шулар арасында — Әмирхан ага Еникинен иҗатына багышланган зур. ихласлыкка сугарылган китап язылмыйча калды.
Ул чакта Миңнуллин тәрәзәләре бакчага караган иркен, мул һавалы, ике бүлмәле фатирда яши иде Урамынын исемен дә оныттым инде мин. Нәшрият йортыннан өскә таба җәяү менмәле иде. Ул фатирда башта Гомәр ага Бәширов. аннан соң Ләбибә Ихсанова яшәгән. Чиста, җыйнак яши иде Фәрваз шул ояда. Килү белән мина бер кочак китап бүләк итә. Зәвыклы, китапның җанын аңлый торган кеше сайлаган китапларны. Аннан сон өстәл янына утырабыз. Гади ризык. Татлы, туры авылдан килгән, кибет подвалларын күрмәгән ашамлыклар. Аракыдан түгел, сөйләшүдән исерәбез, һәм шундый бер утыруда сөйләде Фәрваз аксакалның иҗатына багышланган китабының нинди авазда һәм нинди максатлар белән язылачагын. Талантлыны талантсыздан аера белмәү, бигрәк тә аерырга теләмәү — татар әдәбиятының иң зур фажигасы! Шушы фикердән башлады Фәрваз язылачак китабы турындагы сүзне һәм дәвам итте. Ни өчен талантны танырга теләмиләр3 4 5 6 7 8 9 Чөнки танымау — урта кул ижатчы өчен искиткеч файдалы. Урта кул. искиткеч оста итеп китап чыгара белә. Урта кул хакимияткә яраша, ялагайлана белә. Китап чыккач, үзенә мәдхия җырлата, реклама ясый белә Урта кул урта кулны шундук танып ала. Алар үзара оеша беләләр. Оешу белән генә чикләнеп калмыйлар урта куллар. Алар бик оста җитәкчелекне үз кулларына ала беләләр. Талантлы язучы исә —ялгыз Ярдәмсез! Ул мантый алмый. Талантлылар үзара оеша да белмиләр, аларга җитәкчелекне дә тапшырып булмый. Җитәкчелек итәргә — бигрәк тә, обкомга буйсынып эшләгәндә — яраша белү. ялагайлык күрсәтә белү дә кирәк Талантлы язучы бит андый эшкә сәләтле булмый.
Мин бу турыда укучыга сөйләп аңлатам. Фәрваз исә шушы проблеманы язылачак китабының эчтәлеге белән, фәнни телдә әйткәндә, концептуаль яктан җиткерергә тиеш иде укучыга. Әле дә хәтеремдә, шул сөйләшүдә без урта кул язучы белән халтурщик арасындагы аерманы ачыкладык. Халтурщикны без рэкитер (ул чакта бу сүз әйләнешкә кермәгән иде әле) белән чагыштырдык, урта кулны — ришвәтче белән. Талап алучы ул тиз тотыла. Ришвәтче исә гомер буе тыныч кына кара эшен эшли бирә.
Фәрваз мәрхүмнең хыялы турында яздым да, уйга калдым. Бәлки ул китап басылып та чыккандыр9 Аны мин генә күрми калганмындыр9 Яисә китап урынына мәрхүм зур мәкалә белән генә чикләнгәндер?
3 Әмирхан Еникинен әсәрләрен мин күптән укыйм. Анын үзе белән танышу, аралашу һәм хат алыша башлауга да инде шактый еллар узды Тәҗрибәле әдипнең фатихасын ишетеп тору иҗат эшендә зур терәк ул Бигрәк тә Фатих Хөсни вафатыннан сон андый терәккә мохтаҗ идем мин Ялгызлык газапларын язучыдан да ачы тойган башка кем бар бу дөньяда9 Ул ялгызлык бигрәк тә кулына каләм алып ак кәгазь каршына утыргач тоела. Ак кәгазьдә — шундый пакьлек! Син шул аклыкка карадан билгеләр куя башларга тиеш
Пычранмасмы икән ак кәгазь? Куркыныч эш бит ул китап язу Хакыйкать кыйбласын тотсан. ялганчыларны рәнҗетәсең Алар бит аз түтел. Ялганлый башласаң, дөреслектә яшәүчеләргә карага әшәкелек эшлисең. Китап язу бит ул үз иркеннән башына бәла алу. Ут белән су арасында ялгыз калу шикелле Тагын читкәрәк тайпылып алыйк әле
Азатлык көрәшен башлап җибәрү белән латышлар, эстоннар, литвалылар үзара сүз куешкандай дәррәү урыслар белән үз туган телләрендә сөйләшә
башладылар. Гаҗәп көчле психологик шом салды бу тактика колонизаторларның йөрәкләренә! Алар кинәт югалып калдылар һәм зарлана башладылар. Безгә дә мөмкин иде бит бу ысулны куллану. Үзара туган телдә сөйләшеп йөрү, “өлкән агай”ларга да үз телебездә дәшү татарнын әле исән, манкортлашып бетмәгәнлеген белгертер иде һәм алар безнен белән исәпләшми булдыра алмаслар иде.
4
“Әйтелмәгән васыять”не минем әдипнен “аккош җыры” (лебединая песня) дип атыйсым килми. “Соңгы китап” дигән китап язылган булса да Әмирхан агада татар халкының бүгенге хәлен укучы күңеленә җиткерерлек әсәр ижат итәрдәй жегәр бар әле Дөрес, зур, көчле әсәр язар өчен андый әсәргә теше үтәрлек укучының булуы да шарт Тоташтан диярлек телевидение карауга күнегеп беткән укучыга Лев Толстой “Сугыш һәм тынычлык” эпопеясен бүләк итә алмас иде. Чөнки чын язучы белән урта кул арасындагы аерма шуннан гыйбарәт: чын язучы әсәр язганда укучы белән туктаусыз серләшә, бәхәсләшә, ана үзенең рәнҗүләрен әйтеп зарлана, хәтта аны сүккәләп тә ала. Ә урта кулга җинелерәк, аңа түрәләрнең нәрсә теләгәннәрен белү житә
Гаҗәпләнерлек хәл бит бу. Минем бер әшнәм, обком ишегенең кайсы якка ачылганын белгәннән соң, үзенең элекеге темаларын ташлап, гел алдынгы колхоз председательләре, “даһи” обком секретарьләре турында гына язарга тотынды. Әмирхан Еники дә “Табиевнын фатихасыннан” сон “Әйтелмәгән васыять"не язарга тиеш түгел иде. Әмма сирәк булса да очрый икән андый хәлләр дә. Татар әдәбиятында мондый хәлнен булганын хәтерләмим мин. Гаяз Исхакый мисалын китерсәк кенә инде9 Ә менә әдәбиятыбызның горурлыгы — Галимҗан Ибраһимов — большевиклар белән әшнәләшкәннән соң революциягә кадәр язылган әсәрләрен җентекләп “эшкәртеп” чыккан.
Ниһаять, “Әйтелмәгән васыять”кә да килеп җиттек. Бәлки бу повесть турында фәнни анализлар бардыр? Әдәбият белгечләренең, язучыларның бу әсәр турында язганнарын бик күп укысам да минем очратканым юк. Мөхәммәт Мәһдиев. мәсәлән, Әмирхан Еникинең әсәрләрен “моңсу” дип атый. Чыннан да, монсулык татарга гына диярлек хас сыйфат ул. һәм шуны да онытмаска кирәк; Казан ханлыгын канга батырып ташлаганга кадәр татарлар моңсулыкны белмәгәннәр. Шул тарихи фаҗигадән соң барлыкка килгән моңсу мескенлек, монсу томаналык, монсу беркатлылык, монсу күңел сукырлыгы — дистәләгән монсу сыйфатлар...
“Әйтелмәгән васыять” 37 китап битенә сыеп беткән. Кыска повесть. Кайбер язучыларнын хикәяләре бу әсәрдән ике-өч тапкыр зурырак була. Сюжет — максимум гади. Акъәби далада тизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Урыныннан торып йөри алмый башлагач, күрше хатыны карчыкны бераз карап тора. Ниһаять, кортканың авырып китүе турында аның балаларына хәбәр итәләр. Уфадан Акъәбинен кызы белән кияве килеп алып китәләр Карчык анда айдан артык авырып ята. Ниһаять, әҗәленә атна-ун көн кала, балалары авыруны больницага салалар. Карчык үлә. Аны күмәләр. Күрше хатын авылдан Акъәбинен сандыгы белән әйберләрен җибәрә Карчыкның балалары, кияве, килене, оныгы шул әйберләрне нишләтергә, кая куярга белмичә аптырашта калалар. Ниһаять, ул милли кием-салымны, ритуал бизәнү әсбапларын театрга илтеп тапшыру..
Әйе, гап-гади кебек Әсәр 1965 елны язылган. Татарстан җиреннән елына йөз миллион тонна нефть талап алынган, шул нефтьне валютага сатып, валюта акчасына танклар, туплар, Калашников автоматлары ясап, шуларны җир шарынын төрле төбәкләренә кан коярга озатып торган чор. Язучылар берлеге конвейрларыннан бер-бер артлы кирпеч-кирпеч романнар, производство эпопеяләре агылып чыгып торган чор. Кәҗә асраудан, тавык тотудан, тизәк җыюдан башканы белмәгән надан карчык турында әсәр язган Әмирхан Еники Әллә тилеме икән ул9 Нефть турында, КамАЗ төзүчеләр турындагы темаларга
ЛКЪаВИНЕН, КАВЕРЕ ЯНЫНДЛ^67 атланган язучыларнын романнарыннан бермә-бер кыска повесть язган әдипкә талант булмаса, бу әсәр турында сүз кузгатып торунын кирәге дә калмас иде. Әгәр әсәрдә гажәп серле — юк, серле генә түгел, тылсымлы символлар булмаса, аны анализлап вакыт үткәрүнең кирәге дә булмас иде.
Әсәрдә башкортлар турында сүз бара. Акъәбинен килене Мария Васильевна һәм дүрт оныктан тыш барлык персонажлар — башкортлар Ә без шул башкортка багышланган әсәрне, нигә үзебезнеке итеп кабул итәбез7 Шушы сорауга жавап тапмыйча үтеп китү — әсәрнең төп идеясен аңламау дигән сүз.
Акъәбинен киявен автор “Чакмагыш башкорты” дип атый. Бармы башкортлар Чакма гышта7 Әсәр башкортлашу чорында язылган. Бусы бер. Икенчедән, чын татарлык, ин борынгы, ин асыл гореф-гадәтләр нәкъ шул башкорт төбәкләрендә сакланып калган Казан губернасына күз салып алыгыз әле, хөрмәтле укучы. Патша заманында Казан губернасы Каспий диңгезе аша Иран белән чикләшкән булган. Ким дигәндә өч йөз чакрым Каспий ярлары һәм Гурьев каласы Казан губернасыныкы булган. Аңлашыламы7
Вакыйгаларның Башкортстан жирендә баруы да очраклы түгел. Явыз Иван фажмгасыннан сон яулап алучыларга ярашу, тез чүгү исән калунын төп шарты итеп куелгач, баш бирергә теләмәүчеләр көньяк-көнбатышка таба кача башлыйлар. Казан тирәсендә калучыларга яшәү искиткеч авыр була һәм исән калу өчен колониаль сәясәтнен диспетчер пунктына әверелгән Казанга, Казан арты төбәге ярашырга мәжбүр була
Менә мин "Әйтелмәгән васыять”тәге символлар турында язам. Ничек аңлатыйм икән? Сүз көче, аның бөек тылсымы, колачлар җитмәс тәэсире беткәнлектән, әйтәсе сүзне, тапшырасы фикерне дәвам итәргә теләгәндә тешен-тырнагың белән ябышасың символга. Ябышасын һәм очып барган самолетның коерыгына тотынгандай ычкынып та китәсең, күп, бик күп кирәк символ тудырыр өчен! Талант кирәк ин беренче чиратта! Зур, бик тә зур тәҗрибә кирәк һәм бар көченне, кырып, себереп, сыгып чыгарып эшләү кирәк. Һәм тагын ни кирәк7 Билгеле, символ тудыра алу бәхетенә ирешә алу кирәк. Эзләп карагыз әле безнең чорда язылган әдәби әсәрләрдән чын символны . Арзанлы ливер колбасасы ясаган шикелле күзгә ни күренсә шуны ак кәгазьгә тутырып язылган натурализм әсәрләреннән табарга тырышып карагыз әле символларны7 "Әйтелмәгән васыять” кай чакларда мина тоташ символлардан торган шикелле тоелып китә
Бер символ — шагыйрь. Әсәрдә ул аҗаган шикелле ике генә урында күзгә чагылып югала, мәҗлесне ташлап Акъәби янына кереп сөйләшеп чыкканда һәм карчыкны җирләгәндә. Шул ук вакытта, повестьның подтек- стында ул синең күңеленә кереп оялап, әсәрнең башыннан ахырына кадәр даими катнашып бара Алай гына да түгел, шагыйрь — әсәрнең төп герое, анын доминантасы Ә автор үзе персонажларның барысына да тигез карый. Тәҗрибәле язучы белә әсәрдәге геройларның берсен яратуыңны, икенчесен, киресенчә, күрә алмавыңны яшерүе шактый кыен Әмирхан Еники, чыннан да, персонажллрнын берсен дә мактамый, чурламый, аларнын игелекләренә сокланып мәлҗерәп тә төшми. Әсәрдә бердәнбер бәя бирүне — шагыйрь Бусы тышкы яктан Эчке, спонтан яктан шагыйрь — әсәрнең вөҗданы, анын пәйгамбәре һәм казые. Әгәр шушы персонажны алып ташласаң, әсәр күзгә күренеп ярлыланыр иде
Бары тик төрки халыкларга гына хас. Шәрык ысулларындагы тагын бер символ Мен яшәгән Локман Хәкимне хәтерләткән Миңлебай карт та әсәрнен башында күзгә чагылып кына китә дә, финалда нәкъ Хозыр-Ильяс кыяфәтендә кабат пәйда булып:
— Аккилен кайтмадымы әле7 — дип сорый күрше хатыны Гарифәдән
— Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телен барып сорый. — дип ачулана Гарифә
— Алдама. — ди ул таягының башын селкеп — Аккилен үлмәде ул, китте генә Китте генә Кайтыр, насыйп булса, кайтыр Ә син учагын карый тор, учагын Учагында ут сүнмәсен "
Гаҗәп тирән кинаяле, көчле символика кереп оялаган әсәр эченә Әгәр шул символ-криптограммаларны чишә башласаң, печтек кенә повесть зур бер роман-эпопеягә әйләнеп куя Автор юри шулай мистик ысулда язганмы сон әллә бу әсәрне? Юк, билгеле. Төгәллек үзенең ин биек ноктасында үзеннән-үзе символга әверелә. Билгеле, монда әйтелмәгән сүз (подтекст), авторның әсәрдәге вакыйгаларга, коллизиягә карата уянган тойгылары, тәңречелек чорларында ук татар табигатенә, аның милли рухына сеңеп калган күңел көче — барысы, бәйнә-бәйнә, повестьның тукымасына сеңеп, аны цементлаштырып барган. Вакыйгасына, персонажның табигатенә, аның үзенчәлегенә абсолют тәңгәл килгән сүзне эзләп табу таланты, сүзләр арасындагы ятышлылык, әсәр моңы — санап бетерерлекмени сон әсәрдәге әдәби сыйфатны, яңгырашны, сүз тылсымын көчәйтүче сыйфатларны.
Кабат символикага, минем сөекле аргамагыма, атланыйк әле. "... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә”, — дип башланып китә “Әйтелмәгән высыять” һәм финалда шушы увертюра жөмлә кабат әйләнеп килеп, божра ясый да, "... куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап” килгән Миңлебай карттан болай әйттерә- “Кайтыр, насыйп булса, кайтыр. . Ә син учагын карый тор, учагын. . Учагында ут сүнмәсен." Ничек аңларга бу символны10 11 12 13 14
Кылганнар йөгерүе — безнең ерак кыпчак, болгар, нугай, бәжәнәк һәм башка күп төрле исемнәргә бүленгән, асылда исә бербөтен, төрки бабалары- бызнын ирекле киңлектә яшәүләре. Миңлебай бабай исә, шул ерак бабалары- быздан килгән илче, безне Акъәби яшәеше, анын васыяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы. “Учагында ут сүнмәсен” — бусы инде әле бүгенге көнгә кадәр безнен аңыбызга, иманыбызга кереп урнаша, күнелебезне кузгатып, өмет-багланышыбызны бер кыйблага туплый алмаган милләт жаны.
Шушы кечкенә генә повестька сыйган символларның барысын да ача, аңлата башласаң озакка китәр иде Әнә бит, автор үзе дә шагыйрь аркылы Акъәбинен кем икәнлеген укучыга аңлатгыра. “Башкорт (автор бу исемне биредә милләт исеме итеп кенә алмаган) халкының изге җанлы анасы", — дип символны ача Шагыйрь Акьәбинең кабере өстендә. — Әмма нәрсә беләбез без аның хакында9” “... Сез нәрсә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән әсәсгез турында?” Бу сүзләр Акъәби балаларының бирчәеп беткән иманнарына кислота сипкәндәй тәэсир итә. Алар бер генә мизгелгә булса да айныгандай итеп: “Безобразие бу!” — дип Шагыйрьгә ташланалар.
“Колхоз машинасына салып җибәрелгән карчыкның иске яшел сандыгы” да тирән мәгънәле символ. Сандыктан да борынгы, аннан да милли нинди йорт җиһазы бар? Ул бит моннан ничә мең еллар элек уйлап чыгарылып, күчмә чорлардан бирле безнең әби-бабаларыбызнын даими юлдашы булып, шкаф, карават, урындык, өстәл — шуларның барысы урынына кулланылып киленгән. Сандык эчендәге әйберләргә килсәк, алары да — милли символлар Халкыбызның борынгы сәнгать өлгеләре тупланган сандык эченә. Сәнгать кенә дә түгел, ритуаллар эченә кереп эрегән бәйрәм шатлыклары, һөнәрне сәнгать таләпләренә җиткереп камилләштерү, эстетик кануннар — кыскасы, яшәешне бизәп, тормышка ямь, җан кертеп, балкытып торучы көнкүреш җиһазлары алар. Авторның үзенә сүз бирик:
10 “Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр, һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, ак материяне тик сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарны чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәле һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән
кашмавы белән белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз
кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты — карчык шушы көнгә кадәр ал арны да саклап торган икән бичара. Актарына торгач тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарынын яшь чагында тотыл йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч жәпле, һәр жәбенен очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде”
Әсәрдә пейзажга, тормыш агымына, персонажларны сурәтләүгә шул кадәр урын тар, сүз гажәеп саран тотылган Әсәрдә сандык эчендәге әйберләрне теркәүгә Әмирхан Еники, ничек әйтим, мин хәтта татарча сүз дә таба алмыйм, урысча әйткәндә скрупулезная дотошность белән түккән. Этнографка, милли көнкүренеш, милли бизәнү сәнгате әсбапларын өйрәнүче галимгә бернинди белешмә карап азапланасы да юк. Әллә кайсы ерак, чал гасырлардан килгән төркиләрнең, шулар арасында татар-башкортнын сәнгатен яктырта, бәяли алырлык әйберләр теркәлгән бу исемлеккә! һәм мәсьәләне искиткеч төгәл, дөрес аңлаучы, дөрес бәяләүче белгеч төзегән әле бу исемлекне' Автор бу әйберләрне юкка гына Акъәбидән жыйдыртып аның килен булып төшкәндә алынган сандыгына тутыртмаган Бу да — символ! Гасырларны һәм төркиләрнең Гоби чүленнән алып Карпат тауларына кадәр жәелгән яшәешләрен күп гасырларны үзара теркәп, тоташтырып торучы, аларнын зәвыкларын, рухи байлыкларын раслаучы документаль хәзинәне саклаучы һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле илче дә булган икән ләбаса Акъәби Балалары аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм иттеләр. Нинди юл белән? “Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымнарны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар”, — дип аңлата автор Ә кәфенлекне нишләттеләр9 Бу турыла мәгълүмат юк. Автор тими бу чиктән тыш катлаулы проблемага. Хәл итүне укучынын үз карамагында калдыра, һәм дөрес эшли.
Урыслашунын да бер чиге бар Исән чагында милләткә каршы әллә нинди әшәкелекләр эшләп йөрсә дә, татар кешесе үлгәч, барыбер урыс зиратына кереп ятарга теләми. Чөнки ул мәнгелек каршында кинәт югалып кала, соңгы адымны атларга анын тәвәккәллеге дә, көче дә житми Мәңгелеккә бары тик милли ритуаллар аша, ата-бабадан калган гореф-гадәтләр ярдәмендә генә тоташып була икән Якты дөнья белән саубуллашканда менә шушы хакыйкать адәм баласының күзен ача. Чыннан да бит тереләр мәстнен күзен ябалар, мәет исә, шушы мизгелдә тереләрнең күзләрен ачарга мәжбүр итә Биредә дә газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар "хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар ”
Акъәбидән калган милли мирастан тулысынча баш тартмыйлар балалары Алар үзләренә кирәкне сайлап кына алалар. "Хикмәтле камчы шунда ук барысын да кызыксындырды". — дип аңлата автор
— Да-а, менә бу ичмасам реликвия! — диде кияве дә сокланып — Тик кем саклар аны?
— Анын хуҗасы бар, — диде Суфиян катгый рәвештә һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: — Мә. улым Гена, ал бабаңнан калган чуклы камчыны. Белеп тор, Шәяхметовлар кулыңда йөргән камчы булыр бу.. ” Күрдегезме хакимият символы — камчынын кем кулына күчүен0
Гореф-гадәтләр, йолалар, рухият, сәнгать һәм мәдәният символларын совет чорындагы урыслашу тулысынча юкка чыгарса да, власть, хакимлек, көч һәм буйсындыру символы булган камчыны күрү белән ул аны үзенеке итә Ана шундук хүжа да табыла Власть, буйсындыру инде тулысынча урыска әйләнгән, маржадан туган Акьәбинен оныгы Геннадий кулында булырга тиеш Хакыйкать мизгеле бу Драманын кульминация ноктасы
Тагын бер әйбергә хужа табыла. "Гөлбикә шулай да әсәенен төсе итеп уртасына кызыл якчт куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды" Чулпы саф көмештән, борынгы көмештән эшләнгән, шуна күрә, бусы —байлык. Димәк, байлык символы да власть символы белән берләшеп манкортлашкан буынга күчте Шушы ике нәрсәдән баш тартмадылар
Баш тартмадылар гына түгел, Рәсәйнен данлыкны музейларын карагыз. Эрмитаж, Оружейная палата, Тарих музейлары Казан ханлыгын жимереп канга батырып ташлаганнан сон урыс империясе кулына эләккән ал тын - көмеш асыл ташлар, мәнлелек белән бәхәсләшеп эшләнгән даһи бизәнү әсбаплары белән тулы. Аларнын Казан ханлыгыннан, Бөек Болгардан, Хаҗитарханнан, Кырымнан, Себер ханлыгыннан, яисә Хазарстаннан икәнлеген сез калган гомерегезне фида итеп эзләсәгез дә таба алмаячаксыз. Хәзинәләрнең нинди юл белән музейга килеп эләгүләре, нәкъ безнең ерак бабаларыбыз кушкан тау, елга, үзәнлекләрнең исемнәре алыштырылган шикелле, җентекләп, гаҗәеп оста оятсызлык белән алыштырылган. Әнә, урысның бөеклек һәм даһилек символы Монамах бүреге Үзбәк ханнын сеңелесе Кончакнын Мәскәүгә киеп килгән бүреге булып чыкты бит тикшерә башлагач Андыйлар күп, биниһая күп! Без хәтта бабаларыбызнын археологик казулар вакытында җыелган матди һәм шаһиди истәлекләрен дә үзебезнеке икәнлеген андый алмыйча томаналанып йөрибез. “Ананьев культурасы” дип атала Идел болгарларының ата-бабалары калдырган мираслар... Шәһри Болгарнын үзен Спас исеме белән каплап бастырып куйганнар... Биләр исә Куйбышев исеменең астында калган... Менә шушындый аянычлы югалу — юкка чыгуларның ничек барлыкка килүләренең беренче этабын “Әйтелмәгән васыять"тә Дәүләкән морзасы гаҗәп төгәл, истә калырлык, үзен татар-башкорт санаган кешене тетрәндерерлек рәвештә күрсәтә һәм дәлилли алган.
Әсәрдә бирелгән манкортлашу процессының һәр детален сөйли башласак, язма бик озынга китәр иде. Ике генә мисалга тукталып китик. Акъәбинен улы Суфиян марҗага өйләнә. Оныклар инде йөз процент урыс! Тамырларында яртылаш башкорт каны агуга карамастан. Өлкән оныгы әбисе әле Юлкотлыда чагында өч көнгә кунакка килә. Ләкин ара бикле! Әби белән онык арасына тимер пәрдә корылган. Чөнки әби бер кәлимә сүз урысча белми, онык — башкортча. Бетте элемтә. Аралашу тәмам. Аңлашу да бетте. Арада бушлык Уфада әбисен күрергә башка оныклары: Татьяна, Светлана. Рита, Борис та килә. Авторның үзеннән әйттерик аларнын очрашу мизгелен: “Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: “Здравствуйте, дорогая бабушка, — дип күрештеләр...” һәм “дорогая бабушка”га жирафка, яисә гиппопотамга караган шикелле карап тора башладылар. Телсезлек. Ул гына да түгел. Оныклар белән әби бер- берсенә тоташа, бер-берсе белән элемтәгә керә алмый торган ике ят, үзара ялгана алмый торган вакуум, упкын бүлде ал арны. Хәтта Акъәбинен улы марҗага өйләнмәгән булса да аерма әллә ни зур булмас иде. Автор искиткеч төгәл психологик дәлилләү белән Суфиянның солдофонлашуын күрсәтә. Анын инде баш миендә ике сыр — буйсыну һәм буйсындыру, күңелендә ике хис — урыс коралының бөек көче белән горурлану, шушы горурлыкка каршы чыгучыларга гайрәтле нәфрәт кенә калган. Учакта ут сүнеп бара..
Кызы Гөлбикә ягыннан ассимиляция процессы ничек тамыр җибәргән9 Гөлбикә нечкә күңелле, әнисен ихлас ярата, ихтирам итә торган хатын Әмма ул әнисеннән читләшкән, үзе читләшүен тоймаса да. Автор анын Акъәбидән читләшүен махсус яшермәгән. Кире сыйфатлар да такмаган Әмирхан Еники Акъәбинен кызына да, киявенә дә Автор тасвирлавында менә аларнын әдәби сурәтләре. “Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәле бер ир белән ефәк плаш кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар". Бәлки бүгенге укучыга бу атрибутлар таныш та түгелдер9 Габардин пальто, күк эшләпә киеп йөрүче таза гәүдәле ирләр, әгәр шуңа “Волга”га утырып килүләрен дә өстәсәк — обком номенклатурасы иде инде. Мина, мәсәлән, бу ирле-хатынлы кешенен кем икәнлекләрен аңлатыр өчен өстәмә сүз түгел, өстәмә хәреф тә кирәкми.
Гөлбикәнең ире — үз милләттәше, башкорт бит. Бәлки ана ассимиляцияләшү мәҗбүр түгелдер? Юк шул. Әгәр син номенклатур “бәхет"кә ирешә алдын икән: “Рус түгелмен, ләкин россиян мин" дияргә тиешсен! Юл бары тик бер һәм катгый. Башка юл юк. Или — или... Дөрес, сине беркем үгетләми, куркытмый. Әгәр “Волга”га утырып йөрисең, өендә җыештыручы тотасын, рәхәт яшисен килә икән — телисеңме-юкмы, үзеннән-үзен күчәсен син өлкән
абзыкайлар ягына. Күчәсең һәм бетте китте' Синең кабинетын, “Т” хәрефе рәвешендәге өстәлен, ниһаять, “зур йорт”ның һавасы ук мәҗбүр итә ассимиляциягә Әнә бит, карчыкның тиз арада өыегәсе ачыклангач — әгәр Акъәби өебездә үлсә, мөселманча күмәргә, мулла чакырырга кирәк булачак дип куркып — аны тиз генә больницага илтеп тыгалар. Кияве шундый карарга килгәч, Гөлбикә ана каршы төшә алмый. Хәтта карчыкның малае, отставкада булуына карамастан, карчыкны үз өеңдә жан бирдертәсе килми. Полковник бит Отставкада булса да Маржа хатыны алдында, урыслашкан балалары алдында да әллә ничек — батмый бу эш
Автор Акъәбинен читкә киткән кече улы һәм өлкән кызы барлыгын әйтеп кенә үтә Алар китеп югалганнар. Әниләре белән элемтә өзелгән. Туганнары белән дә аралашып яшәмиләр алар. Урыста ифрат тәңгәл сүз бар бу хәлне аңлатыр өчен; отрезанная ломоть...” Бәгырьләрне әрнеткән шул ике баланы күрәсе килү газабын Акъәби үзе белән гүргә алып китә һәм. минемчә, аларны шушылай күрсәтү — авторның зур уңышы
6
1991 елда Әмирхан Еникинең өч томлык сайланма әсәрләре чыккач, гадәттәгечә, һәр өч китапның эчтәлекләрен карап чыктым. Кабат укыйсым килеп китте Бу юлы кычкырып укыдым һәм сүзләрнең яңгырашыннан мелодиягә якын бер тезмә барлыкка килде Аннан сон кычкырып укымыйча гына һәр әсәр исеменен эчке мәгънәсен үзләштереп утырдым Безнен татар халкы соңгы ярты гасырда башыннан кичергән вакыйгаларның эчке-рухи кичереш тезмәсе итеп кабул иттем мин бу исемнәрне Уяну” "Саз чәчәге” Йөрәк сере” ‘Рәшә”. "Әйтелмәгән васыять” Вөҗдан "Без дә солдатлар идек” . "Гөләндәм туташ хатирәсе” "Бала" “Ана һәм кыз". “Ялгыз каз" Мәк чәчәге". "Кунакчыл дошман” "Икенче көнне" "Тауларга карап” "Бөке” "Кем җырлады?" “Ялгызлык" "Туган туфрак" "Шаяру" "Яшьлек хатасы"
7
“Әйтелмәгән васыять”нен татар әдәбиятына булган тәэсирен сизмичә калу мөмкин түгел. Бүгенге көндә аларны онытып торсак та, татар әдәбиятына яңа көчләр, бүгенге таләпләрне күтәрерлек, әдәбият куйган шартларны үтәрлек талантлар килде. Зөлфәт Хәкимнең һәм Фәнзаман Батталның иҗатына күз салып карагыз. Аларнын сурәтләү ысуллары, метафоралары, күтәрелгән тематикалары тышкы яктан гына Әмирхан Еникинекеннән үзгә шикелле тоела. Тирәнтенрәк анализ ясый башласан, болар "Әйтелмәгән васыять тә куелган проблемаларны чишүне дәвам итә
Татар язучылары арасында камил иҗат культурасы, профессиональ яктан әзерлекле язучы Солтан Шәмсинең иҗатын тикшереп, ана бәя бирер вакыт та җитте шикелле Тарих өлкәсендә моңа кадәр Солтан шикелле вакыйгаларның татар ягын да, урыс ягын да шул дәрәҗәдә җентекләп, ышанычлы чыганакларга таянып язган әдип бар идеме әле’’ Аннан сон Солтан Шәмси иҗатында мин моңа кадәр татарда кулланылмаган диярлек инструментның — тарих фәлсәфәсен (историясофия) эшкә җигелүен күреп шатланам. Солтан Шәмсинең иҗатында да нәкъ Әмирхан Еники күтәргән проблема беренче урында кала килә
Айдар Хәлимнең соңгы елларда проза, публицистика. шигърият өлкәсендә искиткеч уңышлы эшләвенә күз йомарга тырышсак та, аның иҗатын урал үтү мөмкин түгел. Дөрес, Айдарның алымы, аның сурәтләве, метафоралары Әмирхан Еникинекенә капма-каршы диярлек. Ә тема шул ук. Без аны, ни кадәр тырышсак та инкяр итә алмыйбыз
Шагыйрь Зөлфәтнең соңгы елларда матбугатта күренгән публицистикасы турында язганны очратмадым мин Анын һәр әйткән сүзе лазер чаткысы шикелле гайрәтле, нәтиҗәле Зөлфәтне дә х<ин “Әйтелмәгән васыять" кузгаткан
темада эшләүчеләр рәтенә куяр идем, һәм шушы көнгә кадәр тәнкыйтьтән җылы сүзне чиктән тыш аз ишеткән талант иясе Роберт Әхмәтҗанны Аның шигырьләрен күрү белән минем җаным сыкрый башлый, анын бер әсәренең (“Төнге кошлар”) исеме искә төшә
Безнен әдәбиятыбызда бер якты йолдыз шундый күркәм булып кабынып китте дә, үзенен кыска гомере эчендә, җуелмас эз калдырып сүнде. Фәиз Зөлкарнәй турында сүз бара. Мин телгә алган талантлар нәкъ шушы шәхес тирәсендә туплана башлаганнар иде. Изге урын буш булмый диләр урыслар. Әдәбиятның рәсми җитәкчеләре танырга теләмәгән талантларны бәлки киләчәктә Равил Рахмани үз канаты астына сыендыра алыр9 “Әйтелмәгән васыять” ачкан юлны һаман киңәйтеп, һаман шул кыйблага карап баручы Гамил Афзалны оныту зур гөнаһ булыр иде. Мин инде Зөлфәтне, Роберт Әхмәтҗанны бүгенге көндә татар шигъриятенең җанын (бәлки вөҗданын да) тәшкил иткән төркемнән аерып алдым Мөдәррис Әгьләмов турында еш искә алалар, ә менә шул йолдызлыктагы Наис Гамбәрне күп очракта оныталар Розалина Шаһиева да шул якты йолдызлар белән бер йолдызлыкта яна дип уйлыйм мин һәм сизенәм: мин аларнын күбесен төшереп калдырдым, рәнҗемәсеннәр иде. Чыннан да бездә шигърият шул кадәр тәэсирле, татар шагыйрьләре турында уйлаганда горурлык уяна.
Хәзер инде шушы сөйләшүгә кыска гына йомгак ясыйк та, тәмамлыйк Әйе, совет чорында әдипләр ач яшәмәделәр. Кайсылары? Хезмәт ияләренең йөк аты аты шикелле көне-төне бил бөгүчеләргә, шәрә күкрәк белән амбразура каплаучыларга мәдхия җырлаучы әдипләргә җил-янгыр тигермәделәр Урыс әдәбияты иңде ул чорны онытты диярлек. Түшләрен тутырып лауреат билгеләре, алтын йолдыз тагып йөрүчеләр инде күптән отставкада. Ә бездә? Казанда яшәүче татар язучылары бүгенге әдәбият вазгыятен миннән яхшырак беләләр. Шулар әйтсен татар әдәбиятының нинди хәлдә икәнлеген. Мин аңлыйм, бу язмадагы әрнүле сүзләрем чынбарлыкны үзгәртә дә, әдәбиятыбызга ярдәм дә итә алмаслар. Шулай да аңларга тырышып карыйк әле Кат-кат, туктаусыз тырышып карыйк.
Бүгенге көн ни өчен шулай катлаулы? Чөнки коммунистик пропаганда адәм баласының кулы, аның аттан да талымсыз эшләве турыңда гына язарга рөхсәт итте. Адәм баласының кайгы-хәсрәтләре, милләтнең язмышы, инкыйраз турыңда язу — бу тыелган тема иде Нәкъ әнә шул җан әрнеткеч хәлләр — милләт язмышы турында Әмирхан Еники “Этелмәгән васыять"ендә язып чыкты. Бу теманың әле һаман көн тәртибеннән төшкәне юк. Чөнки татарның рухи тормышында экологик афәт Бу хакта халык аңына бары тик әдәбият кына җиткерә ала. Чөнки әдәби әсәр тарихны, бүгенгелекне, киләчәкне бергә тоташтырып, ялган белән хакыйкать арасындагы яшеренеп торган эзне күрсәтә.
Әлмәт. 1998 ел,апрель