Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ГОМЕРЕ — АККОШЛАР ЮЛЫ


РОБЕРТ МИННУЯЛИНГА 50 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕННАН
игә мультфильмнар карарга яратам икән дип үземә гаҗәпләнеп йөри идем, анын серен бер мультфильм үзе үк тасвирлап бирде. Зоопаркта кечкенә ат — пони үзснсн кечкенә арбасына күккә кадәр өеп балалар төйи дә, аларны түгәрәк буйлап әйләндереп-тартып йөри Читтәрәк шәп бер генерал менә дигән атларны бертигез, дөрес итеп атлап йөрергә өйрәтә. Янәшә әнә шундый икс хәрәкәт бара, икс дөнья яши. Балаларның куанычы күкләргә ашкан, алар чиксез бәхетле. Ә пони теге шәп атлар кебек булырга кызыга. Кич җитә, зоопарк тынып, бушап кала. Йокымсырап торган пони янына әлеге генерал килә. Пони ана зур атлар кебек дөрес, шәп итеп йөреп күрсәтмәкче була Юк. генералга анысы кирәкми. Ул кечкенә арбаны күрсәтә һәм шуна утырып түгәрәк әйләнә дә бик канәгать булып китеп бара.
Менә шул халәт — ат тартып барган арбага утырып баргандагы, балачактагы рәхәтлекне кабат тою — кирәк икән кешегә. Бу халәт безне тормыш ваклык- ларыннан арындырып, күңелләребезне сафландырып тора.
Шуңа күрә зур әдәбият янәшәсендә бер дә туйдырмый һәм картаймый торган могҗизалы дөнья — балалар әдәбияты яшәү зарурый. Үз әдәбиятын укып үскән бала, олыгайгач та, матурлык хисен, хыяллана белү сәләтен югалтмыйча яши
Роберт Миңнуллин — балалар шагыйре Балаларны чынлап куандырырлык, бәхетле итәрлек, балачакның серле бер дөнья икәнен тоярлык итеп язучылар куп түгел. Шуна күрә дә алар игътибар үзәгендә. Балаларның да. олыларнын да!
Мәктәп дәреслекләрен төзегәндә программаларга һәм дәреслекләргә нинди әсәрләрне кертергә, сайлап алырга дип уйланганда, киңәшкәндә, әлбәттә, балалар әдәбиятыннан үрнәкләрне алырга, әлбәттә. Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова. Фәнис Яруллин әсәрләрен алырга дидек Балалар белән шигърият телендә ин табигый һәм үз булып сөйләшүче шагыйрьләрдән берсе булганга, үзенчәлекле булып аерылып торганга Роберт Миңнуллин иҗаты да мәктәп дәреслскләрсндә өйрәнелә башлады.
Балалар әдәбияты турында, поэзия турында үз белгечләре, галимнәр язып, фикер алышып торалар Роберт ижаты да күп өйрәнелгән. Мин анын шигырьләрен яратып укучы буларак, мәктәп балаларына һәм студентларга анын ижаты турында сөйләп торучы укытучы буларак фикерләрем белән уртаклашам.
Беренче фикер, әлбәттә, Робертның балалар поэзиясе турында. Анын шигырьләрен укыганда мин үземне нәкъ теге мультфильмдагы генерал итеп тоям, башка укучыларга ла бу хис-кичерешләр таныштыр дип ышанам Чөнки балачактан аерыласы килмәү теләге һәркемнең канында, серле бер катлам булып аңында яши Шигырь — бер очкын, шул теләк кабынып китә, шигырь — бер тамчы, шул тсләк-хис чишмә булып челтерәп ага башлый һәм син кәгазьлән көймә ясыйсын да, шул чишмәнең җемелдәп торган дулкынына ияреп агып китәссн Синдәге тәвәккәллек, ышаныч, өмет! Барысы да алда әле. яна әле, кызык әле! Дөньяга син хуҗа, офыклар чиксез, гомер-яшәү дә чиксез'
Укучы булып үз күңелемне, хисләремне анализлап карыйм: чынбарлык белән хыялны тигезләп куйганмын, мин гадел, дөрес дөньяда яшим, тулы хокуклы булып яшим, ин әһәмиятлесс рухым-хыялларым чикләнмәгән Дөрес, әти-әни, олылар вакыт-вакыт (кайчак артыграк та) “Ярамый!" дип кисәтәләр. Анысы бит олылар дөньясыннан торып әйтелә анын. .Акыл белән уйласаң, дөрестер ул сүз,
Н
тыңларга кирәктер аны. Әмма мин әлегә хис-теләк-хыял йомгагы булганга үз дөньяма үзем хуҗа. Минем ин якын сердәшләрем — табигать, тереклек. Хәер, табигатьтә җансыз нәрсә юктыр да ул. Менә кайда ул хөрлек, иркенлек! Мин — шул чиксезлекнең бер бөртеге дә, хыялымда —хуҗасы да.
Бу хыял дөньясы бер үк вакытта чынбарлык та: ин беренче мин үзем бар, әти-әни бар, олылар бар, дуслар бар, мин басып торган җир бар һәм тагын бик күп нәрсәләр чыннан да бар! Минем шул чынбарлыкка тулы хакым бар!
Менә шулай хыялландырган героен шагыйрь ипләп кенә күтәреп җиргә төшерә тора. Артык югары күтәрелеп китсән дә, җиргә төшәсе бар, егылып төшүең бар, имгәнүең бар. Балачактан да аерыласы булыр, олылар дөньясына баланы хәзер әзерләргә кирәк. Тормышның авырлыгыннан куркытмыйча, кешеләрдән һәм яшәүдән биздермичә!
Роберт шигъриятендәге ин кирәкле, әһәмиятле матурлык, фәлсәфи матурлык шунда — үз тәҗрибәсен, олы кешеләрнең зур тормыштагы тәҗрибәләрен жыеп ул бу байлыкны бала тәҗрибәсенә әйләндерә, аңлаешлы итә белә. Бу инде — сирәк була торган талант.
Табигый янгырамаса, ягъни үз телендә язылмаса, бала андагы хисләрне (димәк фикерне дә!) кабул итми, үз ачышы-табышы-хәзинәсе итеп күнеленә салып куймый Шигырьләрдә бала үзе җавап эзләп, үзенчә уйланып йөргән, олыларны аптыраткан, күп вакыт аларга әйтеп тә тормаган мең дә бер сорауга җаваплар бар Ждвап эчендә тагын әллә никадәр сорау да бар. Барысы да бала логикасына корылган. Алтын ачкыч, дөнья хикмәтләрен аңлата, ача торган ачкыч — нәкъ менә шушы логика. Беренче карашка гади тоелган фикер сөрешендә абстракт дәрәҗәдән, фәнни катлаулылыктан аерылып торган чын сәнгатьчә фәлсәфә бар, һәр нәтиҗәнең сәбәбен аңлаткан, һәр сәбәпнең нәтиҗәсенә барып җиткән психологизм бар.
Курс һәм диплом эшләрендә студентлар белән без үзебез өчен дә гаҗәеп кызыклы фикер сөрешен, инде онытылып өлгергән яки безгә таныш та булмаган ачышлар, сәнгать алымнары табабыз. Роберт Миңнуллиннын балалар өчен язылган шигырьләрен анализлау — булачак укытучылар, филологлар өчен үзе бер иҗат лабораториясе. Фикерләрне исбатлау өчен, мәкалә мәйданы сыйдырган кадәр генә, берничә шигырен искә төшерәсе килә.
Һәркемгә ипи кирәк!
һәм көн дә ипи кирәк!
Ипи космонавтка да, очучыга да, игенчегә дә һәм... иген игүдән качучыга да кирәк. Тизрәк үсеп җитү өчен һәр балага да кирәк.
Шуна да игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк!
Ә менә иген игүдән качучыны, эшләми тик ятучыны хөрмәт итеп буламы? Ул үзе эш яраткан кешеләрне хөрмәт итә беләме? Үзен-үзе хөрмәт итә аламы9 Бу сораулар гап-гади сүзләрдән чигелгән шигырь-шкатулка эченә салып куелган "проблемалар" инде Бу сораулар атап әйтелмәсә дә, күнеле белән бала аларны сиземләп үтә. Янындагы берәр өлкән кеше аларны искәртеп куйса, акылы белән үзләштереп тә өлгерә. Әйтелеп бетмәгән, әмма шигырьгә салып куелган нәтиҗәләр шигырьнең серле матурлыгын, авторның осталыгын — ягъни поэтиканы чагылдыралар
“Җәйнең яшел аты”. Яшел ат буламени дигән мәгънәсез сорау башка да килми. Җәе яшел булгач, аның аты ничек яшел булмасын ди! Өстәвенә җәй ничек аттан башка була алсын ди?! Җәйне бит күреп өлгерергә кирәк. Зур атка әллә ничә кеше тезелеп утырып чапсаң да таманга килә әле. Уеннан туеп өлгергәнче кич җиткән кебек (бу чагыштыру шигырьдә “кычкырып" әйтелми) җәйне күреп бетереп өлгергәнче аның чигенә килеп жителгән икән бит! Их, атым да арымады, туктап ял итмәде ичмаса, җәйнең матурлыкларын күреп бетереп булмады.
Бигрәк җитез барганбыз, Сизмичә дә калганбыз — Атым белән бергә без Көзгә килеп кергәнбез.
Ә көзнең аты сары төстә Ана күчеп утыру өчен башка шигырь кирәк.
Бала бу шигырьне укыды да, ары таба чапты, уйнарга чыгып чапты. Ә минем күнсл — генерал — моңланып алды: ах, жәй аша гынамы, гомер аша да шулай талпына-талпына чапканмын, кире дә борып булмаган, туктатып та булмаган ул атны. Әмма бит ул балачак булды, мин тагын бер шул яшел атка атландым, ялт кына бала чакка кайтып килдем.
Роберт Миннуллин шигырьләре гел рифмалардан гына тора кебек. Охшаш яңгырашлы авазлар куанышып көлешкән балалар кебек житәкләшеп-тезелешеп торалар. Үзләре бер дә тик тормыйлар, туктаусыз хәрәкәттә Сүзләр гади, кыска, жинел аңлашыла, агылып кына торалар Шигырьләренең герое шәп барысын да булдыра ала, барысына да өлгерә, ул әле гел беренче булыр иде. барысын да шаккатырыр иде, олылар гына ирек бирми.
Мин ин усал җанварларны
Өйрәтүче булыр идем,
Сезне шаккатырыр идем. Арысланнар арасында Курыкмыйча торыр идем Арысланнар кирәк мина. Юлбарыслар кирәк мина
Хикмәт шунда, тоткарлык шунда:
Зурлар хәйләләшә генә. Алар мине белмиләр лә — Мин курыкмыйм бернидән дә1 Үзләре куркалар алар — Шуна алып бирмиләр дә
Баланын батырлыгы да, зурларның ерткыч җанварлардан куркуы да хак. Бу — балачак дөреслеге, бу — бала логикасы Балачак дөньясы гомумән романтикадан тора: һәр бала — герой, хыялый, ин шәп профессияләрне генә сайлаячак Хыялның да, кичерешләрнең дә ин югары дәрәҗәсе. Роберт бала янәшәсендәге олыларга да мөрәҗәгать итә: бала кичерешләре чикләрне белми, анын соклануы да, ярату- яратмавы да , барлык мөнәсәбәтләре дә хәлиткеч дәрәжәдә үзе өчен әһәмиятле Аның күңел кыллары белән сак булырга кирәк Кызгана икән — ул фидакярләрчә кызганыч, җанын бирердәй булып кызгана.
“Әни, мин көчек күрдем!" шигырендәге герой әнисенә таш күңелләрне эретерлек итеп ялына, өзгәләнеп ялына Шигырь кабатлаулардан тора юл саен диярлек малай “әни!" дип эндәшә, көчекнең хәлен шулай сурәтли — кабатлаулар градация дулкынын тудыра.
Әни. туңганга микән. Ул бик дерелли иде Салкын тисә ул анда. Тышта терелми инде Нишләр инде ул анда.
Берьялпазы урамда9 Ул елыйдыр әле дә. Дерелдидер тәне дә. Иртәгә үк үләчәк.
Калдырсаң бу хәлендә Әнием, шул көчекне Алып керик әле, ә?!
Бу — гаҗәеп драматик яңгырашлы шигырь. Кемдер ташлан калдырган этне бары сабый җаны гына шул дәрәҗәдә аңлап кызгана. Ә мин җаны өзгәләнгән шул малайның кичерешләренә буйсынам, иярәм, аның белән берьялгызы урамда туңып, дерелдәп утырып калган көчекне коткарырга телим
Соңгы икс елда Робертның балалар өчен китаплары затлы эшләнештә, күз янын алырлык матур, сыйфатлы булып басылды Шуларның берсе — “Кояш алмасы" икс телдә шигырьнең үз телендәгесс һәм русчасы янәшә куеп басылган
Тәрҗемәләр әйбәт, әлбәттә, чөнки тәрҗемәчеләр үзләре дә шагыйрьләр. Әмма алар бөтенләй башка шигырь, үз шигырьләрен язганнар. Әлеге шигырьне генә алсак та, зеңгелдәп торган кызгану хисе, өзелергә торган кылның чынлавы тәрҗемә шигырьдә юк, киеренкелек юк, кичереш юк. Чөнки вакыйганы — фаҗигане бала түгел, ә шул баланын сөйләгәнен карал торучы яза. Өстәвенә ул бозып үзгәртелгән — көчек әрсезләнеп малайга ияреп кайткан да, ишек артында көтеп утыра, бары тик ишекне генә ачасы.
Мне он как другу поверил...
Мама, сейчас он за дверью!
Может быть, мы позовем Славного песика в дом?!
Бөтен хикмәт тә шунда, чынлыкта кечкенә герой олылар дөньясындагы битарафлык, алдау-хыянәт алдында калган. Нәрсә эшләр аның әнисе? Көчекне коткару турында гына сүз бармый бит, баласындагы шушы олы хәзинәне — кызгана белү хисен — саклап кала белерме9 Бала күңеле җәрәхәтләнсә, мәрхәмәт- сезгә әйләнәчәк бит.
Роберт Миңнуллин үгет-нәсихәтсез генә, илләп кенә зур белем, зур кагыйдәләр, яшәү тәртибе турында хыял иясе — сабый телендә сөйләп тора һәм олыларны да аңлаган кешегә аңларлык итеп искәртә бара: бала күңеленә карата саксызлык, ваемсызлык — ул зур тормышта зур фаҗигаләргә китерә
Икенче фикерем — Роберт Миннуллиннын лирикасы турында Балалар өчен генә язса да автор образын күз алдына китереп булыр иде, әле ул шул дәрәҗәдә үк — олы поэзия шагыйре дә. Анын иҗаты ике канатлы, кайсы әһәмиятлерәк, югарырак дип сорау кую урынсыздыр. Минемчә, Роберт һәр икесендә үзен бердәй тыныч, ышанычлы һәм бәхетле итеп хис итә. Күп кенә шигырьләрен балаларныкымы, олылар өченме дип аерып та булмый.
Лирика да, балалар шигърияте дә — Робертның үзе турында. Балачак аның күңелендә бөтен килеш, җимерелмичә сакланып калган һәм анын хәзерге кичерешләренә килеп ялганган. Хәзер — олы шигырьләрендә — ул нинди9 Тормышның үзе кебек кайнап, үзгәреп торамы9 Чуармы аның йөрәге, сабырмы9 Шигърият турында сөйләү, аны прозага әйләндерү —’’сандугач менә шулай сайрый” дип сөйләп күрсәтү белән бер. Шулай да, Роберт шигырьләрен укыганда күңелгә тула торган моңның сәбәпләрен — бу сабыр һәм моңлы шагыйрьнең серен аңлыйсы килә. Чишмә суы кебек тыныч-тыйнак шигырьләр. Хикмәт шул чишмәнең үзендәдер бәлки? Жирнең ничәнче катыннан, нинди катламнар аша үтеп күтәрелгән ул? Күзгә күренмичә кайлардан бирле, күпме юл үткән?
Җавапларны шигырьләрендәге эчкерсез самимилектән, әйткән һәм әйтеп бетермәгән мәгънәләрдән эзлим. Барлык шагыйрьләр дә моңлы, һәрберсе үзенчә моңлы. Аның төсе яшел дип күз алдына китерсәк тә, төсмерләрен һәм моннын сәбәпләрен табыл, барлап бетерү мөмкин түгел.
Шигъриятнең дә тылсымы аңлап-аңлатып бетереп булмаудадыр, мөгаен Шулай да бу мон уйландыра, хыялландыра һәм мин күз алдына китерәм.
Тал бишектә биш бала үскән. Үсеп житкәч, болар таралышачак бит, туган өйләреннән, җирләреннән аерылачаклар бит. Биш баланын берсе генә, баш бала гына шагыйрь булып киткән. Әнкәсенең сагышларына иң якын торгангадыр; аерылу-таралу-сибелүләрнен котылгысызлыгын күңеле алдан ук сизеп торгангадыр, йөрәгенә жыеп торгангадыр...
Үзен теләп аерылуда никадәрле үкенеч бар — мон чыганагы, сәбәбе — йомгакның бер җебе шушыдыр. Татарстаннан читтә туып-үсеп, Казанга — шигърият
Мәйданның кыл уртасына Яшь малай башлап чыга. Башлап чыккан малай гына Мәйданны ташлап чыга
Җиңе белән сөртә яшен — Хәле түгел җиңелдән.
Беренче кат көрәшкән ул. Беренче кат җиңелгән
Кысыла аның тешләре.
Йодрыклары төйнәлә.
Кысылсын әйдә, төйнәлсен — Ул җиңәргә өйрәнә.
башкаласына килгән әдипләрдә, шагыйрьләрдә сөйгәненнән аерылган аккошлар моңы бар. Сөн, Илеш, Агыйдел. Базы. Хан тавы, туган йорт, нигез, авыл, әтисе утырткан алмагачлар, ишек алдында үскән әрем һәм тагын бик күп кадерле төшенчәләр Алар инде Робертныкы гына түгел, уртак байлык, матурлыкка әйләнде Шулар турында туктаусыз сөйләп ул сагышлана һәм сагышын баса. Энеләре белән сөйләшә:
Таралды ла нигез, уртак нигез
Башлап киттем аннан мин үзем
Уртак нигез мең кат өзәр әле
Безнең үзәкләрне аңлагач.
Безнең кебек шаулап үссен анда
Кече туганыбыз — алмагач'
“Аерма мине моннан!” дип туган җиренә эндәшә, туктаусыз анын белән серләшә:
Үзем жүләр!
Сине ташлап
Китмәскә кирәк булган.
Ул чакта әле, күрәсең,
Миндә таш йөрәк булган.
Каһәрлим, тиргим, кичермим
Синнән киткән чагымны
Шул кирәк миңа, шул кирәк —
Елат, сызлат җанымны'. .
Сызландыр, зинһар, сагындыр —
Шәфкатьле бул син.
Амин'
Роберт Миңну.иин үленең остазлары Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев белән
Робертның шигырьләре яшьлекнең үзе кебек, табигатьнең үзе кебек моңсу. Табигать, ел фасыллары белән туктаусыз очрашып һәм аерылышып торганга моңсу иңде ул. Яшьлекнең моңын алдагы билгесезлек, шуны алдан күрәсе, беләсе килү тудырадыр. Яшь шагыйрьләр бер үк вакытта шуна күрә кыю-тәвәккәл һәм кыюсыз-моңсу булалардыр. Бәлки алар таза, яшь тәннәре буйлап ургылып аккан кан агышын сизгән-тоеп торган кебек, киләчәктәге тормыш-гомерләрен дә алдан ук үз йөрәкләре аша үткәрә торалардыр. Гомер чикләрен үз йөрәкләренә сыйдыра алалардыр, йөрәкләре шул киеренкелектән әрни-сызланадыр9
Бу шыпырт-тыныч йөргән егет үз кадерен үзе белеп йөри.
Күпләр чиртте йөрәк кылын —
Көй чыгара
Алмадылар.
Озак уйный алмасларын
Үзләре үк
Аңладылар
Ул кылда уйнау өчен бит
Паганини
Булу кирәк!
Әйе, күп кенә шагыйрьләр ашкынып, әллә ничә гомергә җитәрлек кичерешләр давылында яшиләр. Дөрес эшлиләрдер — аларның табигате шундыйдыр. Ничек яшәү дөрес, ничек яшәү жинел, кирәкме ул җиңеллек шагыйрьгә — болар мәңгелек сораулар. Роберт үз җаны белән шул турыда сөйләшә.
Нигә монаябыз әле?
Гомерләр үткәнгәме?
Ерактагы сөйгәннәрне
Тилмереп көткәнгәме?..
Балачакның сандугачлы
Бакчалары буш инде Сагынырга, моңаерга Безгә генә куш инде. Безгә генә куш инде.
Сагына белү, шул хиснең сүрелмәве — моң йомгагының тагын бер җебе. Үз шигъриятен генә түгел, бөтен укучылары күнелен моңга күмгән “Әнкәй” шигыре, дөресрәге бу шигырьләр циклы, сагынуның менә дигән үрнәге бит! Ничек шулай гади һәм кабатланмаслык итеп әйтеп була. Бер карасаң гадәти күренеш; үз өйләренә кунакка кайткан бер гаилә балалары; аларга дип саклап торган, әле генә кар базыннан чыккан нигъмәтләр; казан астына ягылган һәм мич янында балаларын тыныч-сабыр гына көйләп йөргән әнкәй! ( Бу шигырьдән сон Робертның анасы турыңда бары тик “әнкәй” дип кенә әйтеп була!) Авылда туып-үскән һәркем өчен таныш һәм әйтеп бетергесез кадерле күренеш. Фәлсәфә дә бар — әниләр олыгайган, картайган саен югалтуга-аерылуга (мәңгелек!) якынаялар. Котылгысыз бу, хакыйкать бу. Ул — сүз белән әйтелмәгән, йөрәк белән андап-тоелып торган моң Без үзебез исә ничә яшьтә булсак та, әниләр янында балага әйләнергә, иркәләнергә яратабыз шул.
Роберт шигырьләреннән моңның төп сәбәплеләреннән булган мәхәббәт тарихын эзлим, һәм мөгаен аның үзен дә тилмертә-газаплый торган үзенчәлек күрәм кебек. Ул бит үзен баштан ук бер сөю, бер кешегә булган мәхәббәт белән бәйләп куйган. Сабырлык, түземлекне күкләр аңа шушы тугрылыгы өчен биргәндер!
Кайгыммы син, бәхетемме?
Бәлки хатам, ялгышым9
Ни булса да булган инде, Синдә — бөтен язмышым.
Беләм йөрәкләрнең бергә Типкәнен, тибәчәген Бердәнбер үткәнем бит син. Бердәнбер киләчәгем!
Ә андыилар ятмый тулып.
Аны уйнар
Куллар сирәк.
Яратам дисең, аны бит
Теләсә кем Әйтә ала.
Йөрәгемдә бер генә кыл -
Уйный алсан.
Уйнап кара!
Мәхәббәт бит — кешедән дә, шагыйрьләрдән дә өстен бер хис Йөгәнли алганмы шул Пегас кебек үк иярләп булмый торган хыялый һәм бик реаль серне9 Робертның лирикасы — мәхәббәт лирикасын гына — җыйсан да мон дәрьясы хасил булыр иле Гүзәллеккә гашыйк булмый ничек түзәргә кирәк0' Әмма түзәргә кирәк. “Яратудан ташып түгелгәндә” дә. “Мәхәббәттән йөрәктә җәрәхәтләр" ясалганда да, “мәхәббәт урынына газапка юлыкканда да"
Еллар үткәч тә ул “Син!”гә (“Кларага”) элекке сүзләрне кабатлый
Мин сиңа күз яше генә.
Әрнү генәдер инде.
Нишлисең сөю-сөелү
Әрнү белән бер инде'
Көчәйгән саен мәхәббәт.
Әрнүләр арта бара
Безнең йөрәкләр тулыдыр
Әрнүдән калган яра
Кичер бу газаплар өчен
Әллә мина рәхәтме91 Тик беребез дә теләми Башкача мәхәббәтне
Мон йомгагында зур дөньядан килгән гамь-борчулар торган саен — шагыйрь олыгайган саен — күбрәк урын ала, шигырьләрнсн яңгырашына яна әрнүләр, капма-каршылыктан торган хис-кичерсшләр килеп урала
Йодрыклар чыкты кесәдән.
Бүген һәркем гайрәтле' Буташтырып бетерделәр Яман белән әйбәтне
Илләр, телләр, халыклар язмышы шагыйрь күңелендәге интим дөньяны читкәрәк күчереп куйды. Робертның иҗтимагый тормышта актив катнашуы да роль уйнамый калмагандыр “Татар өмете” (Казан, 1998) китабына җыелган шигырьләр — бүгенге көн, мәйдан, чор авазы
Мәңгелек марафон кебек —
Кешелек, алга барыш'
Ул шулай мен гасырл.цм л
Сузыла алган ярыш
Егылсаң да, якадан тор!
Абынсаң, алга талпын' Старт бер алынган инде. Туктау юк сиңа, халкым!
Тукайдан башлап һәр зур шагыйрь халык язмышын күзәткән, шул язмышта үз урыны, бәясе турында уйланган, халкының һәм үзенең хакын раслаган Бу — бүген дә шулай' Бу — Роберт поэзиясендә дә шулай
Минем өченче фикер — Роберт Миннуллинның үзе турында Гел очрашып тормасак та, бер-беребезне 70 нче еллардан бирле беләбез Арада ниндидер рухи якынлык бар: мин аның иҗатын өйрәнсп-күзәтеп торам, хапен белешеп куям Дүрт туганына абый була белгән Роберт миңа жылы-ягымлы итеп "Флера апа" дип дәшә. Энесе Ким, сеңдесс Люция минем күз алдында укыганга күрә дә Робертның дөньясы мина якын, кадерле
Шулай да без гел аралашып, еш очрашып яшәмибез, озаклап сөйләшеп утырырга да вакыт таба алган юк. Аннан соң ул үзе турында сөйләгәнне тыңларга уңайсызлана да әле, шунда ук күзләрен түбән төшерә, сүзне икенчегә бора
Кеше буларак: тормыштагы үзен тотышын, шагыйрьлеген исәпкә алмыйчарак бәяләгәндәге сыйфатларын, холкын-фигылсн әйтергә кирәк булса, мин барыбер төп байлыгы, матурлыгы — анын сабырлыгы, түземлелеге дияр идем. Шулай
яшәве ана авыр да, җинел дәдер — анысын үзс беләдер, һәрхәлдә ул үзенә төшкән авырлыкны егетләрчә, ирләрчә үзе күтәрә. Дулап, зарланып, ярдәм сорап, яклаучы эзләп йөрми.
Анын кешеләр белән мөнәсәбәтләреңдә сирпелеп кенә торган (әбиләр чуагының мәрхәмәтле кояшы кебек!) юмор бар. Бу аның балаларга мөнәсәбәтеннән күчкән сыйфаты ахрысы. Менә ул сине тыңлый, игътибар белән, сабыр гына тынлый. Үзе "әйе. әйе" ди, "шулай-шулай” ди; гел башын кагып, синең сүзеңне җөпләп- килешеп тора. Сөйләү кызулыгыңны киметеп, ник үзе сүзгә катнашмый әле. тыңлап кына тора” дип игътибар итсәң, ул “әйе,шулай”ларның әллә ничә төрле интонациясе бар икәнен тоя башлыйсын. Сина теләктәш һәм сине хуплый ул; "сөйлә-сөйлә. мин тыңлыйм, фикеремне әйтергә ашыкмыйм, уйлыйм әле” ди аның интонациясе; “Сөйлә инде булмаганны, мин ышана дип уйлыйсындыр инде" дигән мәгънәне дә салып куя. Әмма барыбер анын белән сөйләшүе рәхәт — ул мәрхәмәтле тыңлаучы, сөйләүченең шулай уйларга, сөйләргә хакы бар бит дип. сина хәер-хак булып тыңлаучы. Әлбәттә сүзенә, кешесенә караптыр инде.
Бу сыйфатыннан күбебез файдалана, анын игътибарын, вакытын ала торганбыздыр, аңа кызыклы булмаган дөнья кадәр сүзне тыңларга мәҗбүр итәбездер. Сабырлыкка да терәк кирәк, үзеңне саклый торган чикләр-киртәләр кирәк. Якыннары зарлана торган кирелеген мин шундый “чик сакчысы" итеп, табигать биргән сыйфат дип күрәм.
Ниһаять, менә аның яше турында әйтергә чират җитте. 50 яшь — егет чак ул дип юатуга Роберт мохтаҗ түгел. Әмма анын сабыр йөрәген дә юатырга, куандырырга бик кирәк һәм бик вакыт Ана бирелгән дәрәҗәле исемнәрне мин дә. аның укучылары да куанып кабатлыйбыз; ул үзе дә бу бүләк-исем-дәрәҗәләрнең кадерен андыйдыр. Исемнәр чынлап та зур бит: Муса Җәлил. Ганс Христиан Андерсен. Абдулла Алиш һәм Габдулла Тукай.
Бик моңаеп-монсуланып киткән чагында минем "Роберт, исемен янына тезелгән исемнәргә кара әле!" дип эндәшәсем килә; 50 яшьне үтеп киткән кеше буларак, алдагы дистә елларнын уз матурлыгы, көче-егәре һәм моңнары бар икәнлегенә аны ышандырасым килә.
Хәер, анын күз алдында сүзләрдән күп мәртәбә көчлерәк булган үрнәкләр бар. Кечкенә генә чигенеш. Татарстан телевидениесендә эшләгәндә Роберт балалар өчен бик матур “Шигъри тәлгәшләр" һәм зур шәхесләргә багышланган тапшырулар оештырган, үзе альт барган иде Гомәр ага Бәширов өендә, гаиләсендә сөйләшеп утыруларның матурлыгы — үзе бер сәнгать иде Татар прозасында “Туган ягым — яшел бишек” кадәр сандугачлы бишек башка юктыр. Кем язган ул әсәрне?! 7 яшьтәге 70 яшьлек Гомәр — Гомәр ага Бәширов язган. Балачагы аның гомерен шулай матур итеп озатып килгәнгә күрә ул шулай бәхетле, мәрхәмәтле гомер кичерә.
50 яшь! Шагыйрьнең елларын саныйсы килми. Тезелеп очкан кыр казларын санарга ярамаган кебек, ниндидер бер саклык чаралары күрәсе, уйлап табасы килә, шагыйрьнең йөрәген яралардан аралыйсы килә.
Укучыларыңнын. сине яраткан-аңлаган, хөрмәт иткән, ярдәмгә әзер торган кешеләрнең изге теләкләре, әнкәңнең догаларына кушылып, Сине яклап торсын!
Бу сүзләргә Роберт үзе алдан ук җавап биреп куйган:
Мин һаман шул шагыйрь бер җдн. Мин һаман шул хыялый.
Минем күңелгә һаман да
Сандугачлар оялый.