Логотип Казан Утлары
Повесть

КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ?..


ИСТӘЛЕК - ПОВЕСТЬ
Туган өй жылысы.
езнең авыл заманында базарлы авыл иде һәр атнаның җомга иртәсендә югары очтагы кибет мәйданына печән, юкә кабыгы, нарат сагызы, җитен сүсе, угын, жиләк-жимеш кебек табигать хәзинәләре, тире-яры, чабата, балта-көрәк сабы ише кирәк-ярак, кәжә, сарык сыман вак мал, тагын шундый нәрсәләрне сатарга һәм сатып алырга дип, тирә-як авыллардан күп кенә кеше җыела Түбән очтагы өебез турыннан да базарчылар үтеп йөри, барганда да, кайтканда да аларның бер генә минутка булса да тукталып, өй түрендәге бакчабызга сокланып карап торуларын күрәм. Сугыш елларында һәм сугыштан сон, сатарлык әйбер булмагач, үзеннән үзе бетте ул базар Авыл урамы бушап, сүлпәнләнеп калды Шулай да Идел аша кичү юлы өстендә чтырган авыл бөтенләй үк кешесез дә түгел иде Үтеп-сүгеп йөрүчеләрнен әле берсе, әле икенчесе бакчабызга күз төшерми китмиләр Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата шул безнең әниебез. Ул аларны сайлап кына, әле авылда күренмәгән затлыларын гына табып үстерә
Мин әле хәзер дә далияләр, кашкарыйлар, үрмәле гөлләр шау чәчәк аткан бакчада, августның саран кояшында җылынган койма тактасына арка терәп, җәйге практикада язып барган дәфтәремне актаргалап утырам Ашык-пошык сызгалаган юллар аша ташларга бәрелеп аккан елга тавышын, җирдә чайкалган агачларның шомлы шаулавын, тымызык кичләрдә черки күченең жанга тиеп безелдәвек ишеткән кебек булам. Икс-өч кешелек кенә отрядыбыз башлыгы Пипин агайның, билдән үлән ерып, юлсыз җилдән юл салып барган армас-талмас тынгысыз җанның кояшта, җилдә агарып беткән плащ аркасын күрәм
Шулай истәлекләргә бирелеп утыруым эш юктан эш табып вакыт үткәрү эчен генә түгел, диплом эше тора минем алда. Шуны яклаганда көймәң комга терәлсә, биш ел укып йөргәнен җилгә очты дигән сүз, диплом урынына "программаны үтте" дигән язу гына аласын Андый хурлыкны теләмәсәң, алдан ук баш ватасын булыр
Б
Мин бу сәяхәткә рухланып, китаплардан укыган кебек күңелле маҗаралар көтеп чыктым. Төшкә дә кермәгән ят җирләрдә йөрү, бигрәк тә кыз бала өчен шактый җайсыз булган эш шартларына күнегә алу шатлыгы, үгә игътибарлы юлдашларымның адым саен ярдәм итәргә торулары ошый иде миңа. Романтик хисләрнең тора-бара сүрелеп киткән, мәшәкатьләрнең туйдырган, ардырган чаклары да булды булуын. Әмма барыбер канәгать идем. Өйгә кайткач, чегән кебек каралган, чат сөяккә калган кызын күргәч, әниемнең күзенә яшь килсә дә, минем күңелем күтәренке иде. Табигать матурлыгын күреп, тоеп үскән кыз лабаса мин, яшел чирәмгә яланаяк басуның рәхәтен дә белмәгән шәһәр баласы түгелмен. Якты дөньяның йомшак җилләренә йөзем куеп иркәләнүдән, салкын чишмә суларын ләззәтләнеп эчүдән, саф һавасын кинәнеп сулаудан туймас, ахры, минем җаным.
Авылыбыз да бик матур жирдә, Шөн елгасынын Иделгә койган җирендә урнашкан. Бер яктан Толлы, икенче ягыннан Ярмәкәй таулары усал җилләрдән ышыклап тора. Элек заманнарда бу җирләрне үтеп чыга алмаслык калын кара урман баскан булган, диләр. Шулайдыр, безнең заманнарга ук килеп җиткән Аю күле, Бүре базы дигән атамалар бар. Хәзер монда бодай басуы. Без шуннан үтеп, Ярмәкәй тау башына чикләвек, шомырт, балан, миләш җыярга йөрибез. Ә Идел аръягында печәне билгә җиткән болыннар, көмеш чабаклы күлләр җәелеп ята. Аларны да узгач, кара җиләкле, кура җиләкле карурман китә. Әле генә мин йөреп кайткан Урал тауларына барып терәлә ул нарат урманы. Шәһәргә укырга киткәнче Фәрхинурлар белән шунда җиләккә йөри идек. Өч-дүрт кыз кичтән сөйләшеп куябыз да, берәр карчыкка ияреп, иртән бик иртә чыгып китәбез. Әле кояш күтәрелеп кенә килә, үлән өстендә әле көмеш төсле салкын чык, ышык җирләрдә мамык кебек куе ак томан. Күбебезнең йокысы да ачылып житмәгән, иртәнге салкынга чыерап, авызыбызны зур ачып, тәмле итеп иснәп барабыз. Без күбрәк түбән очның Мортый карчыгы белән йөрергә яратабыз. Ул урманны әйбәт белә, күзен бәйләп җибәрсәң дә жиләкле урынны таба, дип әйтәләр аның турында. Мортый карчыгына ияреп барган кызларның ярты потлы су чиләген тутырмыйча кайтканнары юк әле.
Мин үзем җиләк җыярга алай маһир түгел, җиләк пешкән җирләрне үзем эзләп таба белмим, күбрәк Фәрхинурлар артыннан йөрим. Алар, курадан курага очып кунган төклетура кебек, эреләрен генә сайлап җыялар да икенчесен эзләп китәләр. Мин шул алардан калганны чүпләп вакыт үгкәрәм. Печән чүмәләсе кебек кырмыска оясына килеп төртелсәм, анысын җыярга да онытам. Кара инде бу нечкәбилләрне! Мен генә түгел, миллиондыр үзләре, бертуктаусыз чабышалар, эшем кешеседәй ашыгалар, ник шунда берсенең юлына берсе аркылы төшсен, ник кенә дип берсе икенчесенә килеп бәрелсен, һәркайсының үз юлы, үз сукмагы бармы икән әллә аларның? Кешеләр, мондый ыгы-зыгыга тарсалар, авызборын- нарын канатып бетерү генә түгел, бер-берсен таптап, изеп үтеп китәрләр иде. Нинди кодрәт белән шулай камил булып яратылды икән бу дөньядагы табигать дигән могҗиза? Кеше акылы җитмәгән тагын нинди серләре бар икән? Без дә йөргән булабыз бит синең кыргый көчеңне буйсындырабыз дип. Уйлап карасаң бер дә кыргый түгел, бик тә акыллы, мәрхәмәтле көч икәнсең бит син. Минем әтием —биология укытучысы дәрес биргән саен әйткәне бар: табигать ул мәрхәмәтле, игелекле, ул кешене тыныч-ландыра, сафландыра, ул кешегә иҗади көч, акыл бирә, киң күңелле итә, урманда, кырда йөрергә яраткан кешенең эчендә явызлык булмый, дип әйтә иде.
Бервакыт җиләккә баргач, үземнең дә шундый хәлне кичергәнем булды. Иптәшләрдән калып йөри торгач, куе наратлыкка барып кергәнмен. Ә наратлар шундый төз, шундый биек, башлары белән зәңгәр күкне терәп тоткан кебек. Ак каурый болытлар агач башларын сыйпап үтә сыман. Мин аларга кое төбеннән карагандай карап торам, ә үзем сәер
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ? _________________________________________________________ 13
бер хис кичерәм, озын буйларын тота алмагандай әллә агачлар чайкала, әллә минем башым әйләнә, әллә аяк астымда әкрен генә җир тирбәлә, мәгәр бик рәхәт мина. Бишектә тирбәлгән сабый бала гына тойса тоядыр мондый рәхәтлекне. Күңелем ашкына, канатланып очасым, шул ак болытлар янына очып менәсем килә. Иптәшләремнең чакыру авазы гына айныта мине бу халәттән
— Лә-би-бәү ү-ү!
Инде менә Уралның таулы-ташлы урманнарын да күреп кайтырга насыйп булды. Урал табигате икенче төрлерәк шул. Ул кыргый, карашы чырайлы булып тоелды миңа. Авыз ачып йөреп булмыйдыр аяда, ваемсыз- лыктан бигрәк сак булырга кирәк
Бу ел безгә — Казан Дәүләт университетының география факультеты студентларына шактый җитди эш йөкләтслгән иде Сугыш беткән генә еллар, бөтен җирдә төзелеш бара, электр энергиясе бик кирәк. Зур куәтле станцияләр салырга әле илнең көче юк, вакытлыча вак елгаларның көченнән файдалану көн тәртибенә куелган чак. Без дә, ике-өч кешелек отрядларга бүленеп, Свердлов өлкәсенең төрле районнарына таралыштык Безнең отряд Молотов өлкәсе (хәзерге Пермь) белән чиктәш төньяк районда эшләргә тиеш булды Бик гадел рәвештә, елганың агып чыккан чишмәсеннән башлап койган җиренә кадәр, йөзләрчә чакрым жирне җәяүләп үтеп, аның киңлеген, тирәнлеген, агым тизлеген, елга төбенең һәм ярларының характерын торымнан торымга үлчәп, дәфтәрләребезгә теркәп бардык. Соңыннан шул мәгълүматларга таянып, белгечләр бу елгада электр станциясе салырга мөмкинме-юкмы икәнен тәгаенләр, ә без үзебезнең диплом эшебезне язарбыз.
Көннәр җылы, матур тора, ачык һавада учак ягып пешергән ашны яшел үләнгә кырын ятып ашау, авылларга барып җитә алмаган көннәрдә, черкиләр белән сугьгша-сугыша, урманда төн үткәрү кызык тоелды. Тирә ягымда әле мин күрмәгән, күз алдыма китереп карамаган, урманлы- чытырманлы, ят, күңелгә шом салып торган кыргый табигать. Үземне романтик китаплардагы геройларның берсе кебек хис иткән чакларым. Түзмәдем, ял итәргә утырган бер кичне шигырь сыман нәрсә дә язып куйдым
Мана-мана калын чыршыларның
Ботакларын алтын төсенә.
Кояш байый, шәфәкъ нурын сибеп Күкселләнгән урман өстенә.
Чурлап аккан көмеш чишмәләргә,
Аланнарга, агач башына
Акрын гына килеп канат яба Караңгы төн шунда барсына. Зур ташларга бәрелеп шаулап аккан Салкын сулы елга ярында Гидрологлар туктап ут яктылар. Ял итәргә учак янында.
Коры чыбык яна дөрли-дөрли, Ялкыннары күккә үрелә. Елга өсте, яшел киң аланнар Кичке томан белән күмелә.
Ә бер көнне елга буенда ялгыз утырганда сәер дә. сөенечле дә уй килде күңелемә Сәерлеге шунда — проза язып карарга булдым Барып чыгарына ышанып та җитмим үзе, әмма гел үртәп, кытыклап гора башлады бу уй мине Шулкадәр матурлыкны, җәй буе күргәннәремне шигырь юлына сыйдырып буламыни9 Шигырьгә түгел, күңелгә генә дә сыйдырып булмый аны Авылдагы туганнарым, тулай торактагы сабакташларым белән генә булса да бүлешәсем килә Моның өчен киңрәк мәйдан кирәклеген күңелем сизә, ритмнар, рифмалар белән талашмыйча гына, кәгазь битен
тутырып язасың да язасың инде. Исеме дә телдән сикереп төшәргә тора бит хәерсезнең: Көмеш елга! Шулай дип атармын, шушы елга буеңда йөрибез ләбаса.
Эшебез төгәлләнеп килә иде инде. Елга тамагына килеп җитәргә, калса, чама белән ике көнлек юл калды. Үзәк базага кайтып сабакташлар белән очрашыр, малахит валчыклары сибелгән яшел калкулыкта, базаның ишек алдында, баштан үткәннәрне бер-беребезгә сөйләп утырыр чаклар да җитә. Аннан һәркайсыбыз туган өйләргә таралып, октябрьгә хәтле ял итәрбез. Ләкин бу татлы уйларны ямьсезләгән бер нәрсә бар — менә ничә көн иңде ачлы-туклы йөрибез. Елап сорасаң да, акчага берни бирмиләр. Ипине әйтәсе дә юк, авыллардан бәрәңге дә табып булмый, искесе беткән, яңасы җитмәгән чак шул. Пипин агай белән икәү киңәштек тә, өченче кешебезне кайтарып җибәрергә булдык Бәхетсезлеккә, ул, әллә белеп, әллә белмичә, соңгы консервыларыбызны да алып киткән булып чыкты. Бу хәлгә күпне күргән Пипин агай да югалып калды. Әле ярый, без кунып калган өйнең хуҗасы мәрхәмәтле кеше булды, кызганып, яңа сауган җылы сөт салып бирде. Рәхмәт әйтеп һәм тияр хакын түләп, кырга чыгып киттек. Ләкин эчкән сөтебез нихәтле куе һәм туклыклы булса да, буш карынны озак майлап тора алмады, төш җиткәндә тәмам хәлдән тайган идем инде. Башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китә башлады. Ахырдан, тигез җирдә сөртенеп егыла язуымны күргәч, Пипин агай бер карарга килеп:
— Болай булмый, сеңлем, мин менә бу авылга барып кайтыйм әле, — дип, эре масштаблы картадан бер ноктага төртеп күрсәтте. — Базарлы авыл дигән. Базары таралса, кибете булыр, кулга берәр нәрсә төшереп булмасмы.
Шулай итеп, ул китеп барды. Ә мин эшсезлек рәхәтенә куанып, кыл да кыймылдатасы килмичә, каен күләгәсендә утырып калдым. Баштарак ялгызлыкны сизмәдем. Пипин агай да ерак китмәгәндер, чыршы ботаклары арасыннан килеп чыгар да яныма утырыр кебек иде. Тәкатьне корытырлык шомлы тынлык та сизмим. Ташлар арасыннан бәреп чыккан чишмәнең, җырлый-җырлый, Көмеш елга тарафына чабуын ишетеп торам Үлән арасындагы чикерткәнең кыштырдавы колак төбендә. Аяк очымдагы чәчәк тирәсендә пар күбәләк әйләнүен карап утырам. Берсен-берсе куышып югарыга очып киттеләр дә күздән югалдылар, озак та тормыйча тагын әйләнеп килделәр, ак канатлары белән ак чәчәккә орыныр-орынмас тирбәлеп торгач, әйләнә-әйләнә, әбәкле уйнаган сабыйлар кебек, тагын куыша башладылар. Каен ботагындагы борындык, бу нинди ят кунак тагын дигәндәй, чем кара күзләрен җемелдәтеп, миңа таба карап торды да, ялт итеп, яфраклар арасына кереп югалды. Кара буйлы сырты гына күренеп калды. Әлләни ерак та түгел, кайдадыр агач башында тукран тукылдый: тук-тук-тук...
Син тук булганнан безгә ни файда, безнең хәлләр яман бит, дигән шаян уй башыма килә дә үз алдыма елмаеп куям. Мин шулай гамьсез бер тынлыкка тарып утырган да утырган булыр идем, кинәт, көтмәгәндә бер ямьсез уй күңелемә килеп керде дә сискәнеп киттем. Кырын яткан җиремнән торып утырдым, шөбһәләнеп, як-ягыма каранып алдым, йөрәгем дөп-дөп кагарга, колагым шауларга тотынды. Мине курку биләп алган иде. Әллә кайда, җәһәннәм читендә, туган җиремнән мең чакрым еракта, авыллар да анда бер, монда бер генә булган урында кара урман уртасында бер ялгызым утырам лабаса! Бүре-мазар килеп чыкса, ни эшләрмен? Мондый җирдә аюлар да ерак йөрмидер. Айба елгасы баптына килгәч, монда аюлар тыюлыгы, аучылар да өчәр-дүртәр кеше йөри, куркыныч, дип борып кайтарганнар иде үзебезне. Агач башына менеп тә, елгага төшеп тә котылып булмас аннан. Пипин агай кайтуга шушы каен төбендә канлы сөякләрен генә таралып ятса!
Үзем дә сизмичә урынымнан сикереп торган идем, әллә аякка басуым соңгы көчемне бетерде, әллә куркуым котымны алды, әллә
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ? -15 ачлыктан күз алдым караңгылана башлавын тойдым Агачлар, чәчәкләр, пар күбәләкләр аяк астымнан шуып чыккандай бер якка агыла башлады һәм шул ук мизгелдә кара көеп юк та булды. Мин үзем дә шул караңгылыкка чумып эреп беттем кебек.
Шуннан сон күпме вакыт үткәндер, битемә салкын тиюдән күзләремне ачсам, каен төбенә чалкан төшеп ягуымны күрдем. Пипин агай кулъяулыгын чишмә суында чылатып, битемне, чигәләремне сөртеп тора Уңайсыз булып китте Күлмәк итәгемне тарткалап торып утырдым
— Хәлен ничек? — диде ул, гаять борчылып.
— Әйбәт, — дидем мин, аны тынычландырырга теләп Хәер, ялгыз түгеллегемне күргәч, үзем дә бик шатланган идем. — Сез кайчан кайттыгыз соң?
— Әле янарак кына. Менә, күрәсеңме нәрсә алып кайттым'’ — Зур тантана белән алдыма бер бөтен кирпеч ипи китереп куйды
— Яшибез икән болай булгач, — дип әйтеп тә бетермәдем, сораулы күзләремне анар төбәп калдым Отряд башлыгының иртән дә, кичен дә өстеннән төшмәгән, җилдән, яңгырдан, кояштан, черкидән бик әйбәт саклый торган плащы өстендә юк иде
— Акчага берни дә бирмиләр, — диде ул, сүзсез соравыма җавап итеп. — Баш исән булса, мал табылыр. Менә хәзер чәй куеп җибәрәбез...
— Ләбибә апа, сине бер абый эзләп килгән!
Венера сеңлемнең тавышы мине Көмеш елга буеннан үзебезнең чәчәк бакчасына кайтарып утыртты Чандыр гәүдәле, җаныңны иркәләп карый торган чем кара күзле, чәчен икс кыска толымга аерып үргән сеңлемә беренче кат күргәндәй текәлеп карап алдым. Хикмәт шунда, әле кичә генә шушы сөйкемле кызыйны эт итеп тиргәп ташлаган идем бит Ул минем кешелеккә генә тота торган бердәнбер күлмәгемне киеп урамга чыккан. Иптәшләре янында матур күренәсе килгәндер инде Рәтләп кия белсә икән әле. Билен пута белән буган да аннан-моннан кыстыргалап, үзенә таман иткән, янәсе. Җитмәсә, яшел чирәмгә утырып, итәгенә тап төшергән Ул кичне без Фәрхинур белән клубка чыгабыз диеп сөйләшкән идек Болай булгач чыктың сиңа, менә, бар!
Шушы кичтән сон Венера минем белән сөйләшмәс тә дип уйлаган идем, таң алдыннан яныма килеп ятты да нәзек, кайнар беләкләре белән муенымнан кочып алды:
— Мин сине төшемдә күрдем, Ләбибә апа. Казанга киткәнеңне Бөтенләй кайтмыйм, дип әйттең.
— Төшкә киресе керә
— Син китмә, апа, өйдә генә тор.
— Минем өчен кем укыр, Пушкинмы9 Мин сиңа ачуланам да әле...
— Ачулансаң ни
— Үпкәләмисеңме?
— Үпкәләмим, — диде сеңлем, яныма сыена төшеп, аннан сон балаларча беркатлылык белән, — син өйдә булгач, әни тәмле әйберләр дә пешерә, — дип куйды
— Мин югында бик эләкмимени’’
— Кая ул, бәрәңге дә бәрәңге...
— Келәттә оныгыз бар бит
— Син кайтуга дип, әни Жрридән кигертте Чана шәленә хтыштырып.
— Ул шәл дә очтымыни инде9
Әнинен бик зур, үзе җылы, үзе җиңел шәле иде ул Үсмер чакта юрган урынына аны мин ябынып яттым, миннән сон Венера сенлемә калды Ерак юлга чыкканда әни үзе дә чанада толып үрынына шул шәлне бөркәнеп утыра иде Сугыш башланганнан бирле безнең өйдәге затлырак әйберләр шулай берәм-берәм йә онга, йә бәрәңгегә алышып, тамакка кереп беткән иде инде Хәзер шәлгә дә чират җиткән икән.
Әнә шундый моңсу һәм туганнарча эчкерсез сөйләшү булып алган иде безнен арада Сеңлемнен күтләре элеккечә нур чәчә, үпкәләүнең эзе
дә юк, кичәге күнелсез хәл бөтенләй булмаган дип әйтерсең- Мин генә үкенүдән, уңайсызланудан айнып житә алмыйм.
— Тор иңде, кереп житә бит ул, — дип пышылдады Венера, бакчага керә торган жил капкага ишарәләп...
Баптымны күтәреп карасам, бакча рәшәткәсенә таянып Шәрәф басып тора! Әнекәйгенәм! Күзләремне бер ачам, бер йомам, кояшта жебеп утыра торгач, йоклап киткәнменме әллә? Төш күрәмме? Казанда булырга тиеш кеше нигә монда басып тора ул? Ә сеңлем кулымнан тартыпмы тарта. Димәк, төш түгел, димәк, өнем бу. Ышанырга да ышанмаска да белмичә, әкрен генә аңа якынлашам.
— Әллә кертмисең дәме? — ди Шәрәф, үзенең авызы колагына җиткән, кычкырып кына көлми.
— Ничек килдең?
— Толлыга хәтле машина белән, Толлыдан сон жәяү, — ди ул мине үртәп.
Мәгънәсез соравымны ачыграк әйтергә тырышам.
— Килергә ничек уйладың дип әйтүем.
— Гәзитгән Тәкәнеш районына командировка бирделәр. Колхозларда йөри торгач, сезнең күрше авылга да килеп чыктым, — диде ул җитдиләнеп. — Җәләй аганың шәкертләре шунда икән. Безнең янда кал да кал, диләр.
— Әллә Җәләй ага үзе дә андамы?
— Үзе юк. Егетләрне аспиранты алып килгән. Нократ диалектын өйрәнәләр.
— Алар белән каласыңмы сон?
— Командировкамның вакыты бетте. Сезнең авылны тау артында гына лип ишеткәч, барып килим әле, дидем. Безнең сәяхәтче кыз ничек ял итә икән, белеп кайтыйм, дим.
— Әйбәт иткәнсең...
Без әле һаман икебез рәшәткәнең ике ятында басып тора идек.
— Кара инде, кунакны капка төбендә тоталармыни? Әйдәгез, өйгә керегез, — дип, сөйләшкән тавышыбызга әни килеп чыкты да өйгә кыстый башлады. — Венера кызым, син самовар куеп җибәр.
— Әни, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис була бу, — дидем кунак егет белән таныштырып.
— Бигрәк зур кунак икән. Исәнмесез.
— Исәнмесез, Гыйлембану апа. Аңда, Казанда Ләбибә гел сезнең турыда сөйләп тора.
— Сагынадыр шул.
Шәрәфне шагыйрь дип таныштырсам да, бу егетнең минем өчен гади бер кеше генә булмавын әнием сизенә иде, билгеле. Шуны белүдән безгә дә уңайсыз, барыбыз да тартынабыз, чәй янында сөйләшүебезнең дә рәте-чираты булмады. Ярый әле әти белән Ренат гөмбәдән кайтып керде. Кунакны күргәч, Ренат кыю гына килеп кулын бирде:
— Исәнмесез, Шәрәф абый!
Яз көне Казанда күрешкәч алар шактый дуслашып киткән иде. Мин лекциядә чагында Шәрәф энемне кинога йөрткән, кичләрен бергәләп театрга, циркка бардык. Болай да кешегә тиз ияләнүчән, ышанучан энем аны үз итеп бетергән иде инде. Алар кайтып кергәч сүз үзеннән-үзе җанланып китте. Эшләпәсе аш тәлинкәсе хәтле каен гөмбәләрен, симез тәпиле ак гөмбәләрне тотып-тотып карагач, Шәрәф:
— Мондыйларны күргәнем юк иде әле, — диде.
— Сезнең Идел буйларын да күргәнегез юктыр әле, — диде Ренат, — әйдәгез, күрсәтеп меним.
— Кичке ашка хәтле әйләнеп кайгыгыз шул, — дип, әни дә хуплагач, без өчәүләп су буена төшеп киттек.
— Бәләкин утравына барабыз. Анда көймә алып була, — диде энем, “дилбегәне үз кулына алып”, без анар сүзсез буйсындык.
КЕМГО сайлим СЕРЛӘРЕМНЕ?
Ярмәкәй тау башына менеп житкәч, алдыбызда гажәп матур манзара ачылды Ялгыш төшеп калган көмеш пута кебек Идел бормаланып ята. елга аръягындагы тигезлекне калын карурман каплап тора. Идел уртасында, олы кара үрмәкүчкә охшап, ком юдыручы машина-кораб утыра. Шу тарный барысы өстендә рәшә сыман дерелдәп кояш нуры уйный. Күргән саен күрәсене китереп торган бу күренештән күнелгә аңлап булмый торган әллә нинди бер шатлык тула. Без барыр җиребездән туктап, тын да алмыйча, хозурланып карап торабыз. Ахырдан Шәрәф, бу мөкаддәс тынлыкны бозып:
— Шушы кадәр матур җирдә яшәгән кешенен шагыйрь булмавы мөмкин түгел, — дип куйды
Бу сүзләрне мин үземә генә күпсендем. Минем йомшак күңелле, шагыйрь җанлы, ярдәмчел авылдашларым да бар бит әле. Шуларны истә тотып:
— Шагыйрь жанлы дип әйтү дөресерәк булыр, — дидем.
Кыска гына арада Шәрәф белән күрешеп калу күнелемнс кузгатты Әти-әни янында яшәү никадәр җайлы һәм рәхәт булса да, Казанга кайтасым килә башлады. Ачлы-туклы студент тормышын, Рәмзияләрне, Җәмиләләрне сагындым Шулай да, болын чишмәсенә хәтле озатып куйган кичтә Шәрәфкә биргән вәгъдәм булса да, авылдан тиз генә чыгып китә алмадым. Берсе арты берсе тезелеп торган эшләр кулны тотты. Ин элек, көзге салкыннар башланганчы, сарыкларнын йонын кыркып аласы булды. Җенем сөймәгән эчпошыргыч эш инде ул. Мәңге бетмәс кебек тоелган эш. Шунда әниемнен үгет-нәсихәтләрен тынлап утыру да рәхәт түгел. Мине бәхетле итәсе килеп сөйләгән сүзләр, югыйсә, күңелгә сеңдереп кенә барырлык та бит Юк шул. бердән, яшьлек карыша моңар, икенчедән, оялчанлык комачаулый Безнең тагар кызлары йөрәк серләре турында әниләре белән сөйләшеп утырырга күнекмәгән бит Әниемнең кактырып-суктырып әйткән сүзләрен тыңлаганда, яман эш өстендә тотылган кешедәй, гаепле сизәм мин үземне Сәгатьләр буена сузылган "тәрбия дәресенең" тәнәфесе дә юк бит анын. Сарык башын ташлап китеп булмый, кулыңнын аз гына бушавын сизсә дә, сикереп торырга гына карый. Бу юлы бигрәк җай килде әнигә. Ждйлап-ждйлап кына, сүз уңае туры китереп, Шәрәф турында сораша: "Мишәр малае икән, сөйләшүеннән күренеп тора, кайсы якныкы сон7 Әти-әнисс исәнме, туганнары бармы7 Кайда укыган? Каян белим сон мин боларны7 Анкета тутырып алмадым бит Әниемнен төпченүенә эчем пошып, ачуым килеп утырсам да. бер сүзе колагыма эленеп калды тагын.
— Әниемнен әйткәне бар иде (минем әби турында әйтүедер инде) бөтен теләгем шул сиңа, кызым, киявен эчкече булмасын, ялганчы булмасын, карак булмасын. Шул теләгем кабул булса — бәхетен булыр, дигән иде Аның теләге кабул булды. Үзең дә күреп торасың, әтиеңдә ул начар гадәтләрнең берсе дә юк Сиңа да шуны телим, балам
— Кияүгә чыгарга җыенмыйм бит әле, — дидем, үзем кып-кызыл буядым, ахры, ике колагым ут булып яна башлады
Эшләр җитәрлек иде ул көннәрдә Бу эштән сон, олы бакчаның бәрәңгесен казып алыр вакыт җитте Ул гына беткән иде, тәрәзәләрнең яздан алып куйган эчке катларын юып урнаштырасы, тагын.
Казанга көз кергәч кенә чыгып китә алдым
Көзге ачы җилләрдә
азанга ни кадәр ашкынып килсәм дә. күрешү шатлыгы мин көткәнчә үк булмады. Озак килми торганга үпкәләгән сыман, шәһәр мине чытык йөз белән каршы алды. Көзге җил коелган яфракларны урам буйлап куып йөри, стеналардагы ертык афишаларны йолкып, пыскаклап салкын яңгыр ява Куе, кара болытлар шул кадәр түбән йөзә, башыңны
К
күгәребрәк атласаң, башыңа тиеп үтәр кебек. Көн туып өлгерми, дөньяны кичке караңгылык баса. Студентлар килеп җитмәгәнгәме, торакка да җылы бирмәгәннәр әле. Ишекне ачып керүгә йөзгә таш салкыны бәрә. Килеремне көтеп торган кешем булмаса, күңелсезләнер идем.
Күрешкән кичебездә үк Шәрәф мине язучыларның Кремльдә булган җыелышына чакырды. Минем инде андый утырышларда булганым бар, тик алар Матбугат йортының бишенче катындагы Тукай клубында үтә иде. “Ни өчен бу юлы Кремльдә?” — дип соравыма каршы Шәрәф:
— Гафаров үзе үткәрә, — диде. — Син авылда ишетми дә калгансыңдыр. Үзәк Комитетның идеясезлеккә каршы көрәш турында карары чыкты бит. Татар язучыларыннан да зарарлы әсәрләр эзлиләр.
— Табалармы соң?
— Эзләсәң, тырнак астыннан да кер табыла.
Авылда ятып белми калганмын икән: күптән түгел генә Ленинград өлкә комитеты секретаре А. А. Жданов “Ленинград” һәм “Звезда” журналларында басылган кайбер әсәрләрне бик каты тәнкыйтьләп чыккан. Сатирик язучы М. М. Зошенконын “Маймыл маҗаралары” дигән хикәясенә һәм “Кояш чыгар алдыннан” дигән повестена, шулай ук Анна Ахматова иҗатына бик каты эләккән. Шуннан сон ВКП(б) Үзәк Комитетының “Звезда” һәм “Ленинград журналлары турында” дигән карары басылган. Бу ике язучыны Язучылар союзыннан чыгарганнар. Хәзер бөтен ил буйлап шул карарны өйрәнәләр ди. Шаукымы безгә дә килеп җиткән. Өлкә комитетының идеология секретаре Гафаров кичә бик усал доклад ясаган. Бүген шул җыелышның дәвамы булачак икән.
Кремльнең Спас капкасына җитәрәк безне погонсыз шинель якасын күтәреп куйган, хәрби фуражкасын батырып кигән берәү куып җитте дә: “Исәнме, Шәрәф”, — дип, узып та китте.
— Бу кем инде?
— Шәйхи Маннур. Кичәге докладта бик каты эләкте аңар.
— Орденлы язучы бит ул. Нишләп идеясез әсәрләр язсын?
— Язган, диләр шул. “Казан кызы” дигән поэмасын докладчы эттән алып эткә салды.
Сугышка хәтле үк Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән шагыйрьне “безнең як кешесе” дип, горурланып йөри идем. Ул туган төбәк Тәкәнеш авылыбыздан ерак түгел, мәктәп өчен кирәк булган китапларны шуннан алабыз, урыслар арасында яшәгән татарларны Татарстан белән тоташтыручы бер күпер сыман ул район. Казан безгә ерак, ә Тәкәнеш — менә генә. Шуның өчен Тәкәнеш үзе дә, анда туып үскән шагыйрь дә күңелемә бик якын. Әллә кайлардан эзләп табып укый торган идем мин аның язганнарын. “Совет әдәбияты”нын март санында басылган “Казан кызы” поэмасын бик яратып, күнелем сыкранып, җаным сулкылдап укыган идем. Дилбәр исемле Казан кызының фронттагы батырлыгын, үзен намуслы, әдәпле тотуы өчен солдатларның аны яратулары, якын итеп, “Кызым” дип дәшүләре һәм шул гүзәл кызның Мамай курганындагы сугышта батырларча һәлак булуын сурәтләгән поэма иде ул. Аннан да гаеп тапкач инде! Булмас. Булса да, Шәйхи абый аны начарлык уйлап язмагандыр, кая борсаң булмый сүзне. Кулга тотып, капшап карый торган әйбер түгел бит. Бәлки әле көндәшләре юри уйлап тапкандыр. Фәрештә кебек изге дип уйлаган язучылар арасында да төрле кешеләр булуын әзрәк сизенә башлаган идем инде. Студентның күзе күрә, колагы үткен бит аның.
Кремль урамына кереп бераз баргач, Министрлар Советының ике катлы ак бинасы янында туктадык. Ишек янында зур бер төркем тәмәке тартып тора. Барысы да ирләр, ярымхәрби киемлеләре дә бар. Йөзләре җитди, сөйләшүләре кырыс, ирләр җыелган җирдә була торган гадәттәге хорлыкның эзе дә юк. Шәрәф чакырганга җиңел генә ияреп китеп барсам да, биредә уңайсыз хәлгә калдым. Үзем кебек яшь язучыларның берсе дә юк, барысы да өлкәннәр, без китаплардан гына укып белгән
кемгә сөйлим скрлөремив?..19 тере классиклар да бар арада. Әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләрнең берәрсен очратсам, янына барып сыеныр идем, булмады. Әллә килеп җитмәгәннәр, әллә чакыручы булмаган үзләрен. Шәрәф янында күзле бүкән кебек басып тору да читен Язучыларнын берничәсе анын белән килеп күреште, кайберләренә үзе барып кул бирде. Сөйләшеп тордылар. Аларнын сынап, мина карап алганнарын күреп торам. Шәрәф шуны сизенепме: “Яшь шагыйрә”, — дип, минем белән таныштыра, берәүләр кул биреп бер-ике җылы сүз әйтеп куя, икенчеләре илтифатсыз гына баш кагып, стенадагы рәсемгә карагандай, күз төшереп алалар да шунда ук барлыгымны оныталар Шәрәфиен иптәшләре белән сөйләшеп торасы килүен аңлыйм, сүзгә мавыгып, мине онытмасын дип тә хафаланам. Бәхетемә, хәлемне аңлады тагын. “Әйдә, мин сине кертеп утыртыйм әле”, — дип эчкә уздырды
Авыр имән ишекне ачып керүгә андагы яктылыктан күзем чагылды Биек түшәмнән асылынып төшкән зур бәллүр люстранын дистәләгән лампочкалары, һәркайсы үзе бер кечкенә кояш кебек, көчле нур чәчә Мәрмәр баскычнын фигуралы тоткалары, тәрәзәләрне каплап торган парчалы калын пәрдәләр, түшәмгә тигән зиннәтле көзге киноларда күргән патша сарайларын хәтерләтте Мин кинәт каушап, югалып калдым Гозер белән килгән кешеләрнен бәләкәйлеген, бөҗәклеген, мескенлеген, кимлеген исенә төшереп, күзенә төртеп әйтеп торсын дип шундый зур итеп, зиннәтләп салганнармы әллә мондый биналарны9 Шулайдыр, күрәсең Мин дә туган ягымның Идел буйларында, урманнарында йөргәндә генә патшабикә булуымны аңладым, мондый жирдә тузан бөртеге кебек кенә бер зат икәнемне тойдым. Ләкин шул ук вакытта, мизгел эчендә туган тойгыларыма каршы килеп, күңел төпкеленнән икенче бер хис баш күтәрде Тузан бөртеге булып калырга ярамый, тузан бөртеген теләсә кем таптап китә, җилләр дә аны кая теләсә шунда илтеп ташлый. Бу дөньяга кеше булып тугансың икән, кеше булып яши дә бел, дип әйтә йөрәк.
Өсне чишенеп, җыелышлар бүлмәсенә кереп утыргач, Шәрәф, кулындагы гәзитне янымдагы буш урынга куйды да
— Бу урынны бирмә, мин тартып ксрәм, — дип, янадан чыгып китте
Мин инде тынычланган идем. Ишектән кергән кешеләрне игътибар белән күзәтерлек хәлгә килгән идем. Аларнын кайберләрен күреп беләм, Тукай клубындагы әдәби кичәләрдә шигырь укыганнарын да, безнен әдәби түгәрәккә килеп йөргәннәрен дә таныйм Әхмәт Фәйзи дә еш килә безгә Әнә ул, көнбагыш кабыгын төкереп ташлаган кебек, калын иреннәрен кыймылдатып ишек төбендә туктап калды да, кара кысалы күзлек пыялалары аша бүлмәне сөзеп чыккач, Афзал Шамов янына барып утырды Афзал абый да таныш мина Беренче кат күргәндә, белер-белмәс көе, Җәмилә аны “Мостафа Ногман ул" дип әйткән иде Безнең әдәбият түгәрәгенә килгәч "Рәүфә" повестенын авторы Афзал Шамов икәнен белдем Елый-елый укырлык кызганыч әсәрләр язса да, шаяртырга ярата икән үзе Бер килүендә “Шәрәф монда ни эшләп йөри, дисәм, кызлар янына килә икән, әнә нинди чибәр кызлар бар", — дип. көлдереп алды Яшькелт китель, галифе чалбар белән хром күнитек кигән таза гәүдәле, шадра йөзле язучы килеп керде Аны да беләм Кави Нәҗми ул. Сигезенче класста укыган чагымда бу язучыны мәңге истә калдырырлык бер хәл булды Тәнәфес арасында аның хикәяләр китабын укып утыра идем. “Миңлебикәнең кайгысы" дигән хикәянең нәкъ уртасына җиткәндә кулымнан китапны тартып алдылар "Халык дошманы язган аны, укырга ярамый", — диде әдәбият укытучысы. Ул чагында ук актив комсомол булсам да, ике көннен береңдә халык дошманнарынын этлеге турында ишетеп, нәфрәтләнергә өйрәнсәм дә, ни өчендер, бу юлы андый дошманлыкны тоймадым, хикәяне укып бетерә алмавыма үкенү хисе генә калды Соңыннан мин аны барыбер эзләп-табып укыдым. Казанга килгәч, үзен күрергә дә насыйп булды Артыннан ияреп кергән карсак буйлы кешегә Кави Нәҗми кырыс кына нәрсәдер әйтте дә, аны тыңчап та тормыйча, алдагы рәтләргә узды Ә 2*
тегесе әрсез елмаеп, кире чыгып китте. Бу кешенең нәзек иреннәре чалшайган зур авызы, чыраена чыккан явызлык тан калдырды мине. “Нәкъ шундый кешеләр тырнак астыннан кер эзлиләрдер әле”, — дип уйлап куйдым. Ул арада кыңгырау шалтырады. Язучылар ашыгып утырыша башладылар. Шәрәф тә “Беломор” исен аңкытып яныма килеп утырды. Бүлмәгә язгы ташудагы кебек гөрелте тулды.
Минем әле мондый да гаугалы җыелышны ишеткәнем дә күргәнем дә юк иде. Чыгып сөйләүчеләр рәхимсез бер-берсен тәнкыйтьлиләр, сүзләрне сайлап тормыйлар, хәтер калдырам дип уйламыйлар. Никадәр катырак итеп әйтсәм, шул кадәр акыллырак булып күренәм дип уйлыйлармы'* Кайсы вакыт әйткән сүзләренә үзләре дә ышанмыйлар, президиум өстәле артында утыручыларга ошарга тырышалар, дигән тәэсир дә кала. Чөнки алар залга түгел, ярты гәүдәләре белән президиумга таба борылып сөйлиләр. Тешләре японнарныкы кебек калкып торган базык гәүдәле берәү барысыннан да уздырырга тырышты бугай. Каршысында бер полк дошман солдаты тора дип белерсең, сүз кылычын әле уңга, әле сулга селтәп Нәкый Исәнбәтне тәнкыйтьли. Артык тырышудан тыны кысылып, тавышы чыжлый башлый. Әз генә тын алып тора да яңа көч белән “селтәнергә” тотына. Ул тетеп салган “Идегәй” спектакленең кырык дүртенче елны ук сәхнәдән алынганын белә идем. Ә менә “Җирән чәчән” әсәре барын беренче ишетүем. Ораторньш сүзләренә ышансаң, аннан да зарарлы, партия политикасына каршы килгән, милләтчеләр җырын җырлаган әсәр дөньяда юктыр кебек.
Икенче берәү “Казан кызын” сүтеп ташлады. Имеш, автор совет сугышчыларын тотнаксыз, фахиш итеп сурәтләгән. Гомумән, Шәйхи Маннур иҗатына төшенкелек хас. Ул яшьләрдә оптимистик хисләр тәрбияләми, аларны пассивлыкка, битарафлыкка өнди. Сөйләүче үзе авызыннан утлар чәчми, йомшак, тигез тавыш белән сөйли. Ә сүзләре йөрәккә ук булып кадалырлык. Аларны тынлый-тынлый тәмам башым катты. Кемгә ышанырга? Биредәге чыгышларгамы9 Әллә төн йокыларымны калдырып укыган китапларгамы9 Әле генә фронтлардан кайткан, күкрәкләре тулы орден-медаль булган язучыларны дошман тегермәненә су коюда гаеплиләр. Тукта! Шәрәфнең дә исемен атадылар түгелме? Колакларыма ышанмыйм. “Эх, шул килеш...” дигән шигырьне сүтә берәү. Мин аны яттан беләм:
Ташты ташкын, басты ташлы тауны, Барды сугыш дулап, ыжгырып. Кырып, сытып фашист-шакшыларны Штурм полкы чапты ыргылып. Кышкы кичтә, җилдә, кар-буранда Ярсып-шашып сугыш шаулады. Байрак тотып, кинәт калку тауга Менеп басты татар солдаты. Җәйде байрак алтын канатларын, Нурга бизәп поход юлларын, Ашкындырып совет каһарманын, Дистәләрчә милләт улларын.
Торды басып, бомба-миналардан Көл булса да бөтен тау башы, Бабайлардан үлмәс мирас алган .Ашкын җанлы татар солдаты. Торды батыр, тауга тамырланып, Байрак белән нурга өртелеп. Полкы чапты күкрәп, давылланып. Көнбатышка ялкын өрдереп. Эх, шул килеш кинәт жизгә катып һәйкәл булып басып калсачы
Туган жирен канга, тиргә батып
Яклый алган татар солдаты'
Олы корсагын каеш белән буган гимнастеркалы бер агайга шигырь ошамаган. “Ни өчен татар солдатына гына һәйкәл куелырга тиеш9 “Совет солдаты” дип әйтергә кирәк иде, бу сүз сугышта катнашкан һәр милләтне эченә алыр иде. Аннан килеп, нинди бабайлардан мирас алган ул? Татар- монгол яуларыннан түгелме? Ике төрле уйларлык урын бар монда. Теләсәгез ни әйтегез, җәмәгать, милләтчелек исен сизәм мин бу шигырьдән”, — кебек сүзләрне ычкындыра башлагач, аптырап Шәрәфкә карадым. Ул бертуктаусыз аскы иренен чәйнәп утыра, йөзе бер агара, бер кызарып китә Алын бар гәүдәсе, бар күзәнәкләре кысылган пружина хәленә килгән дә менә-менә атылып китәр сыман. Шулай булып чыкты да. Әлеге кеше:
— Телен генә карагыз сез анын, кәнинә бит бу, кәнинә, —дип, шигырьне сүтүен дәвам иткәндә Шәрәф сикереп торды да:
— .Алдыйсын, сволочь! — дип, ярсып кычкырды
Сөйләүче авызын ачкан көе калды, тыңлаучылар ягында шау-шу булып алды, урындыклар шыгырдады, безнен якка борылып-борылып карый башладылар. Җыелышны алып баручы ачу белән кыңгырау какты.
— Утыр, Шәрәф! — дип боерды ул. — Үзеңә сүз биргәч сөйләрсең Шәрәф сүз алса, кызып китеп, әллә ниләр әйтеп ташлар дип, шүрләп утыра идем, акланырга, нәрсәдер аңлатырга теләмәдеме, әллә әзерләнеп килеп, иртәгә чыгарга ниятләдеме — урынына утырган җирдән башын күтәрмәде. Иртәгә ниләр булып бетәр инде. Ходаем9 Әле җыелыш тәмамланмады бит, аның дәвамымы, ахырымы булачак. Тагын күпме кешенең төн йокыларын калдырасы, газаплы уйлар эчендә бәргәләнеп ятасы бар икән... Шәрәфиеңдә эчендә утлар янганын беләм, милләтчелектә гаепләнү уен эш түгел, әгәр теге кешенең сүзен күтәреп алсалар Ой, уйларга да куркыныч! Бу хәлләрне бер кат башыннан кичергән бит инде ул. Комсомол өлкә комитетының беренче секретаре Галим Мөхәммәтжа- новны, японнар файдасына шпионлык иткән дип. кулга алгач Шәрәфкә дә жиле тигән. Халык дошманының туганы дип, аны педагогия институтыннан куганнар Шәрәф:
— Туганлыгы да шул кадәр генә иде инде, әти ягыннан чыбык очы кардәш. Бервакыт, бик ачыккач, әзрәк акча сорап торырмын дип, фатирларына барган идем. Асраулары: “Өйдә юк", — дип, ишек төбеннән борып жибәрде. — дип сөйләгән иде Әллә шул хәлләр тагын әйләнеп кайтамы9 Кешеләр яңадан бср-берсен батырырга тотыналармы? Сугыштан соң тормыш бик матур булыр, исән-имин калганнар яшәүнең кадерен белеп, бср-берсенә дус, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып гомер итәрләр, дип хыяллана илек бит Әнә аның ижат планнары зурдан Очрашкан саен дәртләнеп “Полк байрагы" дигән трагик поэмасы турында сөйли Язып бетерә аламы инде ул аны, болай булгач9 Бервакыт шулай бәхәсләшкән идек.
— Кинода фашистларны адәм көлкесе итеп сурәтлиләр Шундый ахмак булгач, ни өчен дүрт ел сугыштык соң без алар белән9
— Бөтен Европаның байлыгын җыйган иде бит
— Чепуха! Безнен илебез үзе биш Европага тора. Хикмәт шунда — алар да, безнен кебек үк, какшамас идея солдатлары иде Ил белән ил түгел, икс идея сугышты монда Нипше дигән кешене ишеткәнең бармы9 Философияне өйрәнгән идек бераз Көчне, хакимияткә омтылуны тормышның мәгънәсе дип өйрәтә Аныңча, бары тик сайланган, көчле раса гына дөньяга баш булырга тиеш
— Менә, менә, фашистлар шуның өчен байрак итеп алдылар да инде аны Алма-Ата йә Ташкентта ятып кына төшерелгән фильмнар сугышның чын асылын күрсәтә алмый
— Халыкка ошый бит Яшьләр яратып карый. Сугыш дәһшәтләреннән болай да туйган инде Беләсеңме, бервакыт академия театрында
Таһирә Тәмиңдарова дигән студентка белән Нәкый Исәнбәтнең “Мәрьям” спектаклен карадык. Фашистлар Мәрьямне асып куйгач: “Нигә инде бу натурализм?” — диде Таһирә.
— Сугышны күргәнме ул!
— Күргән шул менә. Ул үзе фронтта булган.
— Шулай да тарихка дөресне язарга кирәк.
— Дөресен әйтә аласынмы соң?
— “Полк байрагы” дигән трагедиямдә әйтәчәкмен мин аны. Фашист акыллы да, ерткыч та, мәкерле дә һәм шул ук вакытта европа культурасын бик яхшы үзләштергән зат та ул. Бик куркыныч дошман белән сугыштык без анда. Немец генералы белән әсир төшкән совет офицеры арасындагы бәхәстә бик көчле итеп күрсәтергә кирәк шуны. Аларның сүзләре кылыч чапкан кебек ялтырап торсын.
Хәзер менә шул сөйләшүне уйлап барам. Шул буламы инде фашист тегермәненә су коючы, дим!
Шәрәфнең тавышын ишетәсем, ниләр уйлавын беләсем килә иде. Черек күл буена житәрәк, сүз башлар өчен генә:
— “Кәнинә” нәрсә дигән сүз ул? Берәр әдәби терминмы? —дип сорадым.
Ул күтәрелеп карады, туктап кесәсеннән тәмәке алды, җилгә арты белән борылып кабыза башлады. Бер шырпыны сындырды, икенчесе кабынмыйча интектерде, өченчесенең яктысында мин аның куллары калтыравын күрдем. Соравымны аңламады дип уйлаган идем, аңлаган икән, бер тирән итеп суыргач:
— “Ат ите” дигән сүз. Конина. Үзенчә образлы итеп әйтүе инде. Авыл хуҗалыгы журналының җаваплы сәркәтибе ул. Сүзеннән тирес исе килә, — диде, эчке бер рәнҗү белән.
— Ул да сугышта булганмы?
— Булды. Фронт гәзитенең корреспонденты иде.
— Татар егетләренең батырлыгын күрмәдеме икәнни?
Шәрәф жавап бирмәде. Ул тагын уйларына батты, ахры. Бераз баргач кына:
— Менә күрдеңме инде. Матур кызлар алдында шигырь уку гына түгел ул әдәби процесс, — диде. — Чынлап торып язучы булам дисәң, алдыңны-артыңны карап тотын. Бер башлагач чигенү юк. Китми торган чир кебек. Авыз-борыныңны канатсаң канатасың, ә барыбер язарга тырышасын.
— Бүгенге кебекме?
— “Монысы әле баласы, алда тора анасы”, дип әйткән ди бер бабай.
Мин аның өчен сөенеп куйдым. Болай булгач, язылып бетә икән әле “Полк байрагы”.
Эч пошулы төн
улай торакка кайтып җиткәч, саубуллашып бүлмәгә үтим дигәндә: — Әйдә безгә, чәй эчәрбез, — дип, Әхмәт Юныс үзләренә чакырды. Мин дә артык кыстатып тормадым, бу вакытта кухня барыбер ябык инде, калган ашны җылытып алырлык та, чәй кайнатырлык та җай юк хәзер, “Хлеб да вода — студенческая еда”, — дип әйтәләр дә әйтүен, салкын су белән ипи капкалап ятуга караганда кайнар чәй эчеп алсак, зыян итмәс, билгеле. Карточкага тигән ипием дә үзем белән, кеше өлешенә керерлек түгел. Шуның өстенә Гөлсемне күрмәгәнгә дә биш былтыр диярлек. Безнең бүлмәдәш кыз иде ул. Барыбызны да шаккатырып, Әхмәткә кияүгә чыгып куйды да, тулай торакның беренче катында кечкенә генә бүлмә алып, шунда яши башладылар. Бер үк факультетта укымагач, хәзер мин аны атнага бер тапкыр гына очратам.
Т
Әхмәтләрдә кунак бар икән Зифа буйлы, яшь. чибәр капитан урыннан торып каршыбызга килгәч, Әхмәт Юныс аны кочаклап ук алды:
— О-о, Гали дус! Килеп, прусты әйбәт иткәнсен
— Исәнме, Әхмәт. — диде кунак, анын кочагыннан ычкынгач, оялчан кыз балалар кебек тыйнак елмаеп кулын бирде — Сәгать сигездән бирле көтеп утырам инде. Менә, Гөлсем ханым белән дә таныштык. Котлыйм үзегезне!
— һе-һе-һе- . — дип, йомшак кына көлеп куйды кияү кеше, — өйләндерде дә куйды шул үзенә, сизми дә калдым.
— Утырмасана кыланып! — диде Гөлсем, кулындагы тастымалы белән иренең аркасына йомшак кына сугып куйды
Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, чыгып китим дип, ишек тоткасына ябышкан идем, өлгерми калдым, Әхмәт кулымнан тотып алды.
— Менә шагыйрь дустым белән таныштырыйм әле үзегезне. Гали Хужи абыен була бу. Ье-һе-һе . Егет кеше дип уйлама тагын. Буада Гайшә исемле бик чибәр хатыны бар.
— Жә инде, Әхмәт, — диде кунак, уңайсызланып елмайды, кызарып та китте бугай әле, артык тыйнак кеше, ахры, ул кичне күзен күтәреп караган чагын күрмәдем. Мина да читен булды Гали Хуҗиев дигән шагыйрьнең исеме күземә чалынган булса да, шигырьләре истә калмаган Хәзер сүз шул якка борылмаса ярар иде дип утырам Укыганым юк дисәм, авторның күңеленә авыр булыр, белгәнгә салынсам, үзем ялганга батармын Бәхеткә, уен сүзне туктатып, Гали абый әле генә без булып кайткан әдәбият түгәрәге турында сораштыра башлады.
Безнең андагы очрашулар күңелле генә үтә иде болай. Ишәеп тә киттек Вакыты белән егермегә якын җыелабыз Чөнки быел педагогия институтыннан да җилле генә егетләр килеп кушылды Хәтта Нәби Хәмидуллин белән Үлмәс ханым кебек, бутен бу.лмаса иртәгә кандидатлык диссертациясе якларга торучылар да йөри Театр училищесы белән авыл хуҗалыгы институтыннан да бер-ике студент күренгәли. Безнең инде “Ленинчы" дигән гәзитебез бар. Университет типографиясендә басылган чын гәзит. Анын һәр санында шигырьләребез, хикәяләребез күренә Утырышларга зур язучылар килми калганда да сөйләшүләр бик кызык үтә, кайнар-кайнар бәхәсләр дә булып ала торган пде Ә бүтен алай ук булмады, юкны чәйнәп вакыт үткәрдек шунда. Мина гына шулай тоелганмы дип уйлаган идем, Әхмәт тә культ гына селтәде:
— Юкка вакыт үткәрү кебегрәк булды бүген Бер егетнең хикәясен укыган идек Прусты примитив Авыл хуҗалыгы институтында укыгач, “материалны бсләм" дип бәхәсләшә Әдәби осталык турында сөйләгәнне ишетергә дә теләми
Бик озак утырдык без әдәбият турында сөйләшеп Кайтып урыныма яткач та, йокыга китә алмыйча, шул турыда озак уйланып яттым Бигрәк тә Әхмәтнең сәер фикере сагайтты Белеп торам, минем бакчага таш атуы иде Бер гаиләдә, аныңча, ике шагыйрь йә ике язучы булса, шуның тик берсе иркенләп иҗат итәргә тиеш. Ә икенчесе, Әхмәтнең уенча, — билгеле инде, ул аның хатыны. — иренә бөтен мөмкинлекләрне тудырып, булышып яшәсен Сүзе ышанычлырак булсын өчендер, Сибгат Хәким белән анын хатыны Мөршидәне телгә алды
Әйбәт кенә шагыйрә буласы иде Мөршидә Сугышка хәтле "Чиккән яулык" дигән матур китабы да чыкты. Сибгат хакына язуын ташлады бит әнә.
"Алай-болай Шәрәф белән кушыла калсаң, син дә анар юл куй синнән әле язучы чыгармы-юкмы, ә ул инде шактый танылган шагыйрь". — дип, төртеп кенә әйтмәде Ә Шәрәф бервакыт кайнарланып китеп мина "Яртысын үзем язып булса да, исемеңне әдәбиятка чыгарам", — дигән иде Шул чагында мин аңа үпкәләдем “Алай булса бөтенләй язудан туктыйм, йә прозага күчәм", — дип әйттем Вог феодаллар! Язучы бит үзләре, югыйсә' "Кеше җанының инженерлары дип әйтәләрме әле0
Тукта, инженер сүзе бик тә туры килә түгелме соң боларга. Инженер ул салкын акыл белән, коры формулалар һәм тимер-томыр белән эш итә ләбаса. Әхмәт, мәсәлән, хатын-кыз хисләрен жинел генә кухня плитәсенә бәйләп куярга маташа. Шәрәф исә мине ирексезләп ят һәм анлаешсыз дөньяга кертеп адаштырырга тели. Икесе ике юлдан килсәләр дә, хатын- кызнын тиз җәрәхәтләнүдән, зәгыйфь, моңлы җанын үзләренчә үзгәртеп корырга маташучы инженерлар бит болар. Икесе дә мина ышанмыйлар, мина гына түгел, хатын-кызлардан язучы чыгарына ышанмыйлар. Әхмәт таләп иткән игътибарны безгә бирсәләрме, өй эше мәшәкатьләрен әз генә булса да кулыбыздан алсалармы9 Мөршидә дә, бәлки, язуын ташламас иде Шәрәфиен исәбе — мине язучы итү. Минем үземнең дә язасым килә. Ләкин кеше ярдәме белән түгел, үз көчем белән әдәбиятка чыгасым килә минем. Әллә чыннан да прозага күчәргә инде. Язарга теләгән әйберем дә бар бит... "Көмеш елга” һаман үзенә чакырып тора, шуларны уйлап ята-ята йоклап киткәнемне сизми калганмын. Төш күрәм, имеш. Төшемдә үзебезнең әдәби түгәрәккә йөргән бер егет белән сөйләшеп утырабыз. "Бер теория уйлап таптым әле, — ди ул миңа. — Боҗралар теориясе”. “Геометрия белән мавыгуыңны белми идем”. “Геометриягә кагылмый. Психологик теория”. “Ничек була инде ул?”. “Ничекме? Менә бер олы божра...” Студентлар тузаны коелып калган өстәлдә олы бер түгәрәк хасил булды. “Бу мәйданга бик күп кеше сыя, — ди егетем. — Әйтик, безнең әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләрнең барысы да. Ничә кеше булса, шул кадәр үк төрлелек. Матур әдәбиятка мәхәббәт кенә берләштерә аларны” Шуннан соң нәзек озын бармаклар икенче бер кечерәк түгәрәк сызып куйды. “Бу божрага сайланган төркем генә керә”. “Син дә мин, Мөхәммәт Әминме?” — дип, шаярган булам. "Ашыкмый тор, хәзер әйтәм, — диде ул йомшак тавыш белән. — Якын дуслар, сердәшләр, бер үк идеаллар, омтылышлар, теләкләр белән яшәүчеләр алар. Инде менә бик бәләкәй бу боҗрада...” Шулай диде дә ул, сүзен әйтеп бетермичә, күзләремә карады, тик карашымны күтәрә алмады, башын түбән иде Мин анын ни әйтергә теләвен, шуна бик нык дулкынлануын сизеп утырам һәм үзем бу акыллы, итагатьле егетнең күңелен рәнҗетмәслек жавапны эзләп азапланам. Йә, раббем! “Юктырсың ла, Алла!” дип Мәҗит Гафури белеп әйтмәгәндер ул. Бар икән бит син, Ходаем! Ишектән үк ни турындадыр бәхәсләшеп кергән Әхмәт Юныс белән Гали Хуҗи абый четерекле хәлдән коткарды бит безне, әй. “Кара боларны, икәүдән икәү сөйләшеп утыралар”, — диде Әхмәт, ни өчендер киная белән. “ ’Ярамыймы әллә9” — дидем анар, үчләнеп. “Ярый да... Шәрәф ни әйтер?”. “Причем монда Шәрәф”, — диде минем белән утырган егет. “При том шул...”
Шул вакыт, кабыргама төртеп уяткандай, күзләремне ачып җибәрдем.
Өнем булдымы соң бу, әллә төшемме? Шул хәтле дә дөреслеккә туры килер икән. Төш кенә икәнен белгәч, рәхәтләнеп көлеп җибәрдем. Кызлар берәм-берәм башларын күтәреп карадылар.
— Әллә алышындыңмы9 — диде Җәмилә, авызын зур ачып иснәде дә. баштанаяк бөркәнеп ятты, шунда ук төш тә күрә башлады бугай әле.
Мин генә инде йоклый алмый идем. Әле генә күргәннәремне тагын бер кат күз алдыма китереп яттым. Беләм бит мин ул егетне. Төшемдә башка кеше кыяфәтеңдә күренсә дә, өнемдә бик әйбәт беләм мин аны. Соңгы вакытта игътибарын сизеп, җылы карашын тоеп йөрим. Беренче тапкыр университет китапханәсенең уку залында утырганда аңладым. Инглиз теле укытучыбыз Стрижакның грамматика кагыйдәләрен ятлатып үзәккә үтә торган гадәте бар. Өйгә дә күнекмәләрне күп итеп бирә. Эшләп килмәсәң, иптәшләрең алдында хур итеп, тиргәүдән дә тартынмый. Шунлыктан, үзен яратмасак та, җен урнына күрсәк тә, җеннән курыккандай куркабыз, башка берәр семинарга әзерләнеп өлгермәгәндә дә ул биргәнне эшләп килергә тырышабыз. Өйгә биргән күнекмәләрне эшлим дип, уку залына кергән идем. Буш өстәлгә кәгазьләремне таратып куярга өлгермәдем, бер кочак китап күтәреп кергән егетне күрдем. (Бүген төшемә
кергән егет үзе иде ул.) Ерактан баш кагып кына сәлам бирдем дә дөньямны онытып эшкә тотындым. Мин дә бер шаккатырыйм әле шул Стрижакны өлгермәүчеләр рәтендә йөртмәсен, җитәр Без дә алланын кашка тәкәсе була алабыз. Ләкин ни гажәп, бер заман әллә нинди, аңлатып булмый торган тынычсызлану биләп алды күңелемне. Күзләрем перфект, постперфектларны күреп тора, мәгънәләре аңлашылмый, миемнең күзәнәкләренә барып җиткәннәре дә, тишек чиләккә салган су кебек, коела да бетә Бер ара башымны күтәрсәм — күрәм: егетнен күзләре мина төбәлгән. Эчкә баткан янакларына ике учын куйган да үзенә тартып китерергә теләгәндәй томырылып карап тора. Анын күз карашы һавадагы магнит дулкыннары сыман мина килеп бәрелә, җанымны борчый, уйларымны чуалта. Күз карашларыбыз очрашкач, ул тиз генә китабына иелде Әйтерсең лә анын миндә эше юк. үз кирәген уйлап утыра дип белерсен. Шулайдыр әле. укыганын күнеленә сеңдереп утыруыдыр, нәрсәгә юраган булам тагын мин — юләр. Шулай да сынамак өчен тагын бер карап алдым мин анар. Тагын шул ук күзләр... Берничә рәт кабатланды бу сәер уен. Мина кызык булып китте. Егет кешенен игътибарын нинди кыз яратмас та. кайсының йөрәк тибешен тизләтмәс икән9 Өйгә биргән эш онытылды болай булгач, Стрижакнын ут чәчеп торган ачулы карашы онытылды, мыскыллы чәрелдек тавышы да онытылды. Кинәт, кылт итеп, Шәрәф искә төште. Анар хыянәт итү була түгелме сон9 Дөрес. Шәрәф белән хисләребез турында ачылып, тирәнгә китеп сөйләшкәнебез дә юк, мөнәсәбәтләребезне егет белән кыз арасындагы самими дуслык кына дип әйтергә дә була. Әмма анын яратуын, киләчәккә өмет баглавын күнелем сизә. Үзем дә шул көннең бер киләсенә ышанып, сөенеч белән көтеп йөрим түгелме соң мин9 Юк. бу егетне болай үртәп утыру килешмәс, чынга алуы бар. Эшне дә эшләп булмас инде. Әйдә, иртәгә семинарга кереп тормам, икенче юлы яхшы итеп әзерләнеп килермен Бүгенгә шунын белән вәссәлам, димәк. Кәгазьләремне җыеп алдым да һавага чыктым. Ут булып янган йөземне салкын һавага куеп, бераз хәл алып тордым. Тиз генә кузгалып китәргә дә урам шау-шуына кушылырга, кешеләр арасына кереп югалырга кирәк булган икән. Аны көтеп торган кебек булды бит әле бу Әнә. инде чыгып та килә. Ашыгудан пальтосын да төймәләмәгән, бүрегенең алдын артка кигән
— Кайтасың дамыни9
— Эшем бетте. — дигән булам, мөмкин кадәр битараф тавыш белән. — Ә син яңарак кергән идек, нигә бераз утырмадын9
— Кирәгемне эзләп кергән идем, таптым инде
— Шулай тиз табылырлык булгач, эзләп тә тормыйлар аны
— Алай димәс идем..
Шул көннән сон бу егет гел юлымда очрый торган булды. Сәбәбен беләм бит Аның урынында икенче берәү булса, ачуъгм да килер иде Анар ачулана алмыйм, анын белән сөйләшүе рәхәт, анын янында үземне иркен тотам. Тартынмыйм, чөнки уйларында, сүзләрендә, хәрәкәтләрендә бозыклык күрмим Анын күп белүе, акыллы фикер йөртүе ошый Шәрәф тә шулай. Ни турында сорасаң да. уйлап та тормый, ждвап бирә Иптәшләре Чыклы энциклопедия" дип йөртәләр икән үзен Менә шулай, берсе якын дустым, икенчесе сөйгәнем булып калса икән алар. Серемне сөйлисе килгәндә, эчкә йотып калган чакларым була. Иптәш кызларына әйтәсе килмәгән эшләр дә була бит Менә, мәсәлән, минем Шәрәфкә үпкәләп йөргән көннәрем ул. Шуны Җәмиләгә сиздерсәм, белеп торам, авыз ерып көләр генә
— Исең киткән иске чикмәнгә. Менә күрерсең, итекләрен шакылдатып килеп җитәр әле. — дип әйтер.
Бөтен нәрсәгә төкереп карый ул Җәмилә Хәтта мәхәббәткә дә. Тарих факультетында укучы бер егеткә күзе төшеп йөри үзенең. Җәмиләнең мәхәббәтен студент егет белми Ә Җәмилә аны күргән саен Әнә минем пәрием'" — дип сөенә Шәрәф белән үпкәләшүемне Рәмзиягә әйтсәм.
минем үземнән дә ныграк кайгырыр иде, ә үзе бер акыллы киңәш бирә алмас. Ни эшләргә сон мина? Шәрәфне эзләп үзем барыргамы, әллә сер бирмәскә, үзенен килгәнен көтеп торыргамы? Әгәр килмәсә? Аранын өзелүе шул булса... Егетләр хәлен бары егетләр генә аңлый ала, дөрес кинәшне дустым дип йөргән егетем генә бирә алыр кебек.
Кайчаннан бирле инде бер йолдыз тәрәзәдән карап тора. Кулларымны баш астына куйган көе мин дә ана карап ятам. Ничәмә-ничә гасырлар буе минем кебек гашыйклар аңа серләрен сөйләгәндер. Ана ышанып була. Ул тыңлый гына белә. Синең уйларыңны башка йолдызларга да, айга да сөйләми. Шуңа күрә аны сердәш итәләр, күңелләре тулганда аңа карап юаналар һәм:
Ай янында якты йолдыз, минем йолдызым гына, Тан алдыннан ул да сүнә, калам ялгызым гына, —
дип офтаналар. Мин дә сиңа карыйм, Тимер Казык. Син дәшмисең. Бүлмәдә дә авыр тынлык, йокы тынлыгы, тын алулары да ишетелми кызларның. Мин аларньщ шулай рәхәтләнеп йоклап ятуларына кызыгам, ә үзем керфегемне йома алмыйм. Әллә нинди кич, әллә нинди төн булды ла бу! Әхмәтләрдәге әңгәмә җан тынычлыгымны алып, йокымны качырган иде. Инде менә бу төш бөтен күңелемне айкап ташлады. Гел чын булып, өндәге кебек булып күренде бит. Тукта әле, шул кадәр пошынырлык ни булды соң әле? Бер кыз янына егете килми башлаган, имеш. Харап икән! Дөнья җимерелгәнме шуннан? Mini бит үземне гаепле санамыйм.
Ул кичне Мөслихә янында, китапханәдә сөйләшеп утырдык та кайтырга кузгалгач, Шәрәф:
— Әйдә, бер кешегә кереп чыгабыз, ерак түгел, чатка гына борыласы, — диде.
Ләбибә Ихсанова, Шәрәф Мөдәррис 1947 ел
Кремльдә үткәрелгән җыелыштан соң шактый көннәр күңелсезләнеп йөргән иде ул. Нәшриятка “Җыр үткән юл” дигән шигырьләр җыентыгын биргән. “Шуны тоткарласалар, йә бөтенләй кире борсалар,
ни эшләрмен7” — дип борчылды, җыелышта сөйләгән сүлләргә матур әдәбият бүлегенең башлыгы А. Гомәрнен борыны бик сизгер. Ул болай да шигырь китапларын кире борырга гына тора. "Проза китерсәгез, пожалуста, шигырьне кеше укымый”, — дип кенә җибәрә икән. Ләкин Шәрәфнең бәхетенәме, әллә башлыкның бераз фронтовиклардан шүрләве булдымы, китап планга кергән, тиздән аны редакторга бирергә торалар икән. Шуны белгәч Шәрәф, авырудан терелгән кеше кебек, дәртләнеп йөри башлады. Бүген дә шатлыгын уртаклашыр кеше эзләп баруын күреп торам, теләгенә каршы килмәдем. Болай да караңгы, шыксыз бүлмәгә кайтып утырасым килми иде. Электр энергиясе җитмәгәнгә тулай торакка утны чиратлап бирәләр. Торакның бер башында ике сәгать янганнан сон икенче башын бәхетле итәләр Төнге сәгать икеләргә кадәр шулай кабатлана да, аннан сон ут бөтенләй күзен йома. Студентларның иренмәгән-нәре, китап-дәфтәрләрен алып бер баштан бер башка, танышлары бүлмәсенә йөриләр Ә кайберләре шул арада ятып йокы симертү' ягын карый. Мина тегесе дә, монысы да тансык түгел.
Өч катлы яшел йорттагы кара дерматин белән тышланган ишек төбенә килгәч, Шәрәф кыңгырау төймәсенә баскан арада, жиз пластинкадан “Писатель Асгат Айдар” дигән сүзләрне укып өлгердем. Менә кемгә килгәнбез икән бит. Бәләкәй чагымда йотлыгып укыган “Ташбай” авторына. Үксез казакъ малае, батыр чик сакчылары, кытай хунхузлары... Куркыныч та, күңелле дә маҗаралары тулы китапның авторы.
Әле дә онытмыйм, шул китапны укып утырганда әнием бәрәңге чүбе утарга кушты. “Үз өлешеңне утап бетерсән, кич белән кинога барырсың”, — диде Башлаган битемне генә укып бетерим дә эшкә тотынырмын дип, китабымны да алдым Карлыган төбенә утырып бер бит укыдым, икенчесен башладым, өченчесенә күчтем. Тагын ни булыр, нәрсә булыр дип, укый торгач, дөньямны онытканмын
— Кара син бу ялкауны! Әле булса тотынмаган. Мин анар булышырга дип чыгам тагын!
Әниемнең ачулы тавышына сискәнеп киттем Китабымны карлыган куагы арасына шудырып төшерергә өлгерми калдым, кулымнан тартып алды да
— Эшеңне бетермичә күземә күренәсе булма! — дип, өйгә кереп китте.
Кинога чыгу бетте инде болай булгач дип, гарьлегемнән күземә килгән яшьләрне сыпырып алдым да, үҗәтләнеп, эшкә тотындым. Менә шул китапның авторын кайчан да бер күрермен дип кем уйлаган ул чагында Әле узган ел гына "Кызыл Татарстан” газетыннан шул повестьнын яна бүлекләрен укыган идем
Ишекне зәңгәр майкалы, какча гәүдәле бер кеше ачты. Әле генә йокыдан торганмы, таушалган йөз, шешенке күз кабаклары, тузган чәч, яшүсмерләрнеке кебек мускулсыз нәзек беләкләр аны бик үк сөйкемле игеп күрсәтмиләр иде Шәрәфнең ят кыз белән басып торуын күргәч, үзе дә уңайсызланды, ахры
— Бер генә минутка, — диде дә ишекне кире япты.
— Вакытсыз килдек, ахры, — дидем мин, борылып китәргә әзер булып.
— Юк, юк, ул бик гади кеше Менә күрерсең
Шул арада ишек янадан ачылды. Хужанын өстендә берничә орден һәм медальләр, яраларының билгесе булган сары һәм кызыл тасмалар таккан гимнастерка иде инде
— Узыгыз, рәхим итегез, — диде ул, чәчләрен сыпыргалап.
Кара күзләренең җанны эретерлек елмаюы күңелне күгәреп жибәрде Ишеге кебек үк затлы фатирга керермен дип уйлаган идем, болын хәтле иркен, шыр ялангач бүлмәне күреп, сәерсенеп калдым Шәрәф тә ни әйтергә белмичәрәк тора иде
— Хатын ташлап китте әле, парин, — диде хуҗа, гафу үтенгән
сыман мескен тавыш белән. Әйтерсен, шундый хәлдә каршылавына безнең алда бик зур гаепле ул. Аның казакъныкы кебек кысынкы күзләрендәге елмаюны сөйләп бетермәслек газап алыштырган иде. Шәрәф түргә узып, бүлмәне аркылы-буйга әйләнеп чыкты да:
— Кайда йоклыйсын соң син? — дип сорады.
Әсгать Айдар тәрәзә төбендәге кызыл кирпечне күрсәтеп, әллә чынлап, әллә шаярып
— Менә шуны баш астына салам да ятам. Солдат кеше бит мин, — диде.
Кирпеч яткан тәрәзә төбендә язучының кәгазләре, берничә китап, яртылаш ашалган ипи кыерчыгы, буш стакан тора. Художник өчен менә дигән натюрморт. Иясенен хәсрәтле дөньясын ача торган күренеш. Үзе дә Әсгать Айдар хәленә калган останың гына кулы барыр мондый рәсемне ясарга. Ә мин аны натурада күреп торам һәм күңелемне гаҗизлек, өметсезлек, чарасызлык кебек кара уйлар урый башлавын сизәм. Бер йотым салкынча саф һавага тилмергән кешедәй, амбар ишеге хәтле зур тәрәзәгә тартылам. Юл артындагы борынгы матур йортка карыйм, бозланып каткан тротуардан тая-шуа үтеп йөргән кешеләрне күзәтәм. Анда, саф һавада, тын алуы рәхәттер Минем шунда чыгасым, бу хәсрәт дөньясыннан котыласым килә Ләкин нидер тота үземне. Бу бәхетсезнең язмышын беләсе килүме, әллә язучы исемен йөрткән кешедән уңайсызланумы? Үзем дә белмим. Күзем тәрәзәдә, колагымда аларнын сүзләре:
— Хәзер ни эшләргә уйлыйсың инде?
— Белгән юк әле. Азиягә китәрмен, ахры. Ни әйтсәң дә таныш җирләр бит.
— Үзебезнең әдәби мохит түгел инде. Кыйналсаң да, тиргәлсәң дә, үз ишләрең арасында булу кирәк. Язарга да язарга иде сина хәзер.
— Үзем дә шулай дип кайткан идем дә...
Әсгать абый мине кәгазьләре белән кызыксына дип уйлады, ахры:
— Эш өстәлем дә, аш өстәлем дә шушы инде, — дип, аларны бер читкә җыйды һәм, көтмәгәндә, кайдандыр алып, башланган бер шешә аракы китереп куйды.
Шешә күргәч, болай да төшенке күңелемне ничек юатырга белмәдем, әшәке, кыргый җиргә килеп эләккәндәй, гаҗиз булып Шәрәфкә карадым. Юк, айдан төшкән кыз түгел идем мин, дөнья хәлен беләм, аракы эчкәннәрен дә күргәнем бар, исереп, урамда аунап яткан мескен бәндәләрне дә очратам, әтәчләнеп бер-берсенең якасына ябышкан камыр батырларны да беләм. Тик алар миңа чит-ят кешеләр, якыннарым, кардәшләрем түгел, алар күрсәткән хәсрәт миңа кагылмый, аларнын килбәтсезлеге мине оялтмый. Ул нәрсә белән минем әтием дә шаярмады, шушы яшемә җигеп бары бер тапкыр күрдем мин аның кызмача кайтканын. Күзләре сәер ялтыраудан шикләнеп әнием:
— Әллә эчкән инде9 — диде
— Булмаганны...
— Йә, тыныңны өр әле!
Әтием, шаярып, сулышын эчкә тартты. Ләкин ис тоюга бик сизгер әниемнең кашлары җыерылганны күргәч, тизрәк акланырга ашыкты
— Җоҗ грамм гына ла! Кибетче Габделхак сыйлады.
— Ай-Һай шәп сый! Укучыларыңнын ата-аналары алдында авыз күтәреп эчеп торырга оялмадыңмы?
— Кибетнең арткы бүлмәсенә алып керде, берәү дә күрмәде.
— Ни өчен кергәнеңне сизмәделәр, дисеңме Аңгырага санама кешене. — Булмаганны...
Шул көннән соң әтиемнең андый чагын күрмәдем, ләкин җае чыкканда “җоҗ грамм” дип әни аны үртәп алгалый торган иде. Эчми эчкән кешегә шул да җиткәндер инде, “йөз” урнына “җоҗ” булып чыкты шул сүзе. Ә бүген менә бу шып-шыр бүлмә, юылмаган бердәнбер стакан, кукыраеп утырган аракы шешәсе өнемне алгандай итте. Шәрәф кенә бу эшкә риза кебек иде, хуҗаның тәрәзә тирәсендә кыбырсып йөрүен елмаеп
карап торды. Китик, дигәнне аңлатып ишеккә ым каксам да исе китмәде, хәзер дигәндәй, баш кагып кына куйды.
— Каласын килсә — кал, мин китәм, — дидем ана үпкәләп
Шәрәф яртылаш аракы салган стаканны тәрәзә төбенә куярга ашыгып, нидер әйтмәкче булды, ләкин Айдар каршыма төшеп өлгерде.
— Син гаеп итмә инде, сенелкәш. Ике фронтовик очрашканда әзрәк була инде ул.
— Хушыгыз’
Менә шул көннән башлап Шәрәф мине, мин Шәрәфне күргәнем юк.
Мин киткәч, Әсгать Айдар
— Бик усал кыз икән, башыңны бәйләмә, — дигәндер Шәрәфкә. Аны анлап була. Баш астына салырлык мендәрен дә калдырмыйча, барысын җыеп чыгып киткән хатыннан сон шулай дип әйтүе табигый аның Ә Шәрәф мине белә бит Урамга чыккач та көтеп тордым әле мин аны. Артымнан килеп житәр дип ышандым. Килмәде. Гарьлегемнән күземә яшь бәреп чыкты
Уйнап кына әйткән идем:
“Синен белән кайтмыйм”, — дип.
Салкын гына әйтеп куйды:
“Кайтмасаң, сүз әйтмим”, — дип.
Шушы сүзләр күңелемә килде дә кычкырып елап җибәрмәс өчен иренемне тешләдем. Ләкин күз яшемне тыя алмадым, яңагым буйлап тәгәрәп төште
Хәсрәт арты хәсрәт
терә инде бу Стрижак. Инглиз телен генә дөньянын тоткасы дип белә инде әллә? Тагын тастымал хәтле текстны тәржсмә итәргә биреп җибәрде. Башка фәннәрне өйрәнәсебез барлыгын уйлап та карамый
— Интегеп утырма юкка, — дип, киңәш бирә Җәмилә - Саҗидә ападан Джек Лондон китабын сорап ал да, күчер шуннан Зачет алсаң җитә бит сиңа.
Сажидә апа Сатыева, Үзәк көтепханәнең татар бүлегендә эшли Сорасаң, үзендә булмаган китапны да табып бирә Тик Җәмилә Белла Абрамовнанын явызлыгын белми шул. Тәрҗемәңне укып күрсәтү генә җитми аңа, студентларның этлеген сизеп тора һәм аерым сүзнең инглизчә мәгънәләрен сорап теңкәгә гия. Үзен сүзлек актарып, баш ватып эшләгән эш булмагач, барыбер тотыласын
Җитмәсә, бүген безгә Гөлсем кергән Башка вакыттагы кебек ут капкандай чыгып йөгерми, иркенләп утыра. Бүлмәдәге кызлар Җәмилә караваты янына җыелганнар да көлә-көлә сөйләшәләр
Тыңламыйм дисәң дә колакка керә бит
— Гөлсем, әйт әле, кияүгә чыгу рәхәтме9 — ди Җәмилә Әйләнеп карамасам да, аның астыртын елмаюын сизеп торам
— Үзең чыгып кара, белерсең, — ди Гөлсем, шул чагында ап-ак тешләрен ялтыратып зур авызын ера инде ул.
— Чыгар идем дә, алучы юк бит
— Кара пәриен бар ла! — монысын Зәмзәмия әйтте, ашаганда да кулыннан китабын төшерми торган бу кыз да килеп кушылган икән
— һы. Безнең авылда бер егет барие, күршеләрендәге кыз кияүгә киткәч, мин аның белән биш ел йөрдем, үзе генә белмәде, дип әйткән, ди.
— Син дә шуның күк.
Бигайбә, миссис Стрижак, утырмадым түгел, бик тырышып утырдым Үзеңне шаккатырырга иде исәбем Тел бистәләре янышы эшли генә алмадым, ачуланма Җәмиләнең киңәшен тотармын, ахры. мин. ни әйтсәң
Ү
дә, буш кул белән баргандай булмас. Текстны сүзлек эченә кыстырып куйдым да Гөлсем янына утырып, муеныннан кочып алдым.
— Әхмәтен өйдә юкмы әллә? Болай утырырга ирек бирмәс иде.
— Өйдә. Үзе куып чыгарды. “Дусларыннын хәлен белеп төш”, — диде.
— Каян килгән мәрхәмәт!
— Язарга утырды. Күптән тотына алмый йөри иде. Теге көнне син чыгып киткәч, Гали абый белән төне буе сөйләшеп яттылар. Шуның файдасы тидеме?
Әхмәт үзенә күрә түгел, дворян баласы кебек, язар өчен аерым бүлмә, үзенен эш өстәле, өстәлдә кайнар кофемы-чәйме булырга тиешлеген алга сөрә "Артында хатынын табак-савыт шалтыратып йөргәндә ничек язасың инде?” — ди. Җитмәсә: “Әйбәт шигырь язу өчен айлар кирәк, поэма кебек зур күләмле әсәрләр унар ел сорый”, — дип тә куя. Әгәр аның сүзендә хаклык булса, бөтен иҗат гомере ун елга да тулмаган Тукай шулхәтле күп әсәрләрен ничек язды икән?
Гали Хужи абыйдан унайсызланмасам, мпн шулай дип әйткән булыр идем, әлеге дә баягы кыюсызлык уйлаганымны күп вакыт эчемдә калдыра шул. Ярый, кунак үзе дә минем кебегрәк фикердә икән әле.
— Фронтта планшет өстенә куеп язганыңны оныттыңмыни? —дип каршы төште.
— Онытуын онытмадым, адәм рәтле әйбер генә яза алмадым.
— Әнә, Фатих Кәримне кара син!
Фатих Кәрим турында сүз чыккач, Гали абыйга ялгап ук Әхмәт:
— Без җыелдык,
Шагыйрь дустыбызны
Озатырга сугыш кырына;
Берәм-берәм кысып кочты безне
Һәм баласын алып кулына
Ул ант итте... — дип сөйли башлаган иде, кунакка бу ошамады.
— Сүз минем поэма турында бармый, Әхмәт, куй әле! Фатихны әйтәм мин, — дип бүлдерде. — Аның “Моң һәм көч”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” китаплары сугышның иң кайнар җирендә язылмадымыни? “Разведчик язмалары!” Сугышның алгы сызыгындагы Сибгат, Нур Баян, Маннур, Кутуй, Мөдәррис.. Тагын кирәкме?
Кара син бу кешене! Кызып та китә белән икән. Ул инде утырып кына тора алмый, кысан бүлмәне ишекле-түрле әйләнеп тә килде.
— Син прусты кызып киттең, дустым, — диде Әхмәт, килешү эзләп. — Алар турында бер сүз әйтә алмыйм. Мин бит үзем хакында гына сөйлим.
Ул кичне шундый бәхәс булып алган иде шул. Җененә тигән икән Гали абый, Әхмәтне дә язарга утырткач инде.
Тәмләп кенә сөйләшеп утырганда ишек шакып, безгә таныш булмаган бер егет белән Шәрәф килеп кермәсенме!
— Бу өйдә аулак өй дип әйткәннәр иде, егетләр килде, кызлар, кертәсезме?
— Кәнфит, прәннек алып килсәгез, кертәбез.
— Кәнфите дә, прәнниге дә менә шунда, — дип, каршына килгән Җәмиләгә Шәрәф бер төенчек тоттырды.
Гөлсем белән мин урыннан купмадык, Зәмзәмияләр, Рәмзияләр өстәл тирәсенә елышты, мин Шәрәфне шаярта дип уйлаган идем, төргәгеннән кәгазь-мазар гына чыгар дип юрадым. Әмма барыбызны да шаккатырып өстәл өстенә майда кыздырган бавырсак, тәбикмәк, төче күмәч, сумса, банкалы бал кебек авыз суларын китерерлек тәм-томнар таралып китте.
— Әттә-тә-тә!
— Мондый егетләрне кертмәсәң, Алла орыр!
— Әллә үзен пешердеңме боларны?
— Кызлар, туктагыз әле, күчтәнәчнең кемгә икәнен беләсезме9
— Әллә үзе генә сыйланыр идеме9
— Безгә дә түгелмени9
— Барыгызга да, кызлар, барыгызга да, йә чәй куеп җибәрегез инде, туй күчтәнәчләре белән сыйланып алыйк.
— Өйләндеңме әллә?
Эчемдә нидер кылт итеп өзелгәндәй булды. Башыма кан бәреп, колагым томаланды, бүлмәдәге ыгы-зыгыны томан аша күргәндәй карап торам. Ярый әле күчтәнәч белән мавыккан кызлар игътибар итмәде. Гөлсем генә сынап йөземә карап аллы
— Өйләнмәдем, сеңелне кияүгә биреп килдем.
— Әллә шушы егеткәме?
— Юк, аңа түгел Таныштырмадым да бит әле мин сезне. Бу минем күптәнге дустым — Шәрәф Ибәтов була. Сугышка хәтле рабфакта бергә укыган идек, хәзер педагогия институтының студенты Немецча бик шәп белә, чит телләр факультетында укый.
— Йә, барын да сөйләп бетермә инде, дустым. — диде кунак, оялчан елмаеп.
Мин Әсгать Айдарлардан дулап чыгып киткән кичне өенә кайтса, Шәрәфне телеграмма көтеп тора икән "Немедленно приезжай Салиса ■замуж выходит" Немедленно булгач, немедленно. Чүпрәлегә кайту Мәскәү- гә барудан да мәшәкатьлерәк Поезддан төшүгә машина туры китерә алмыйча, Буада өч көн ятканнан соң, кире борылып кайтканы да булган Шәрәфнең Төнге сәгать уникеләрдәге поездга, чак-чак булса да, өлгерә алган тагын үзе Кияү дигәне Салисәдән унбиш яшькә олы. хатыны үлгән бер кеше икән Мәскәү янындагы шахталарның кайсындадыр күмер чаба. Тагын шунда китәсе, ди Күрешеп сөйләшкәч, ипле кешегә ошата аны Шәрәф. Ләкин Салисәнең әнисе белән туганнары каравыл гына кычкырмыйлар. "Дөньяда булмаган хәл... Татар гадәтен бозып . Әбзән белән апаңны калдырып... әтән күк кешегә Бер белмәгән чит-ятка ягада ташлап калдырса. Уби базарыннан башка жиргә чыкканын бармыни... Ә кызның үз туксаны туксан: "Цыгам булгац цыгам. әбзәй каршы әтсә дә, цыгам'” Әбзәй кеше каршы килү түгел, өстәл сугып бер генә әйтә өйдәгеләргә: "Җитте сезгә, акыш-макышлар' Бу заманда кызыгызга кияү цыкканга рәхмәт әйтегез"
Шулай итеп туй ясый болар Махсус өйләнергә кайтуы булгач, кияү дә сынатмаган Туй кирәкләрен алып кайткан
Боларны Шәрәф чәй янында кызык итеп сөйләсә дә, кызлардан бигрәк минем өчен әйткәнен анлап торам Шулай да ачык чырай күрсәтергә бик җыенмыйм Күкрәгемдә төер булып торган ачуым, теге вакытта ялгыз башым кайтып китүдән гарьләнүем ирек бирми Ярый әле, бераз утыргач, Гөлсем үзләренә төшәргә җыена башлады Җай табылды.
— Озатып куям, — дип, мин дә кузгалдым
Шәрәф: “Инде бер чыгып киткәч, кире әйләнеп кермәс будил уйлады, ахры:
— Без дә кайтабыз, хәзер бергә чыгарбыз, — дип, Гөлсемне туктатты
Егетләр ашык-пошык кына саубуллаштылар да безгә ияреп чыгып киттеләр Беренче катка төшеп житәрәк Шәрәф кулымнан тотыл арткарак калдырды:
— Сөйләшәсе бар иде. кайчан күрешәбез? — диде.
— Моңарчы алдан сөйләшеп очрашканыбыз юк иде әле
— Бик зур сүз ул, җитди сүз..
— Белмим шул Бу арада зачетлар бик күп Вакыт юк
Инде аска төшеп җиткән Гөлсем белән Ибәтов башларын күгәреп, безгә карап торалар иде
— Әнә иптәшең көтә, бар инде, — дидем, егеткә ачык бер җавап бирмичә
— Иртәгә укуын бетүгә килермен, — диде Шәрәф, хушлашканда. Иртәгәсен тан атар-атмастан ук бүлмәбезгә кайгылы хәбәр керде. Рәмзияне алырга килгәннәр, әнисе үлгән. Ишектән кергән сенлесен күрүгә дустым барысын да аңлап, сенелесен кочаклап үкси башлады. Мин дә аларга барып сарылдым, тыела алмыйча елап җибәрдем. Юынырга әзерләнеп йөрүче Җәмилә дә, табак-савытларын шалтырата башлаган Зәмзәмия дә катып калды. Рәмзиянең көн дә дип әйтерлек кайтып йөрүенә ияләнеп беткән идек инде, чөнки әнисенең урын хастасы икәнен беләбез. Утын кискәсе кебек, кузгала алмыйча, еллар буе түшәмгә карап ятуның ним ти авыр газап булуын уйлый гына алмаганбыз. Гомерлек чир түгел, узгынчы сырхауның да ни икәнен белмәгән яшь, таза чак бит. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип юкка гына әйтмәгәннәр- дер шул.
Бер елга түгел, ун елга торырлык озын, авыр, хәсрәтле көн булды бу. Иң авыры мәетне алып чыккач, керләрен юып элгәч, өйне җыештырып алгач, бөтен мәшәкатьләрдән арынып эшсез калгач икән ул. Юеш кердән, юеш идәннән су салкыны түгел, гүр салкыны килгән кебек, бушап калган өйдә кабер тынлыгы. Мәрхүмәнең рухын рәнҗетмик дип, аяк очына гына басып йөрибез, пышылдап сөйләшәбез. Ялгыз бүлмәдә өч кыз туган бер-берсенә сыенып елап утыра, икенчесендә гомер иткән карчыгының рухына багышлап әтиләре намаз укый. Ә мин ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмичә, урамга чыктым, ишек яңагына сөялеп, каршыдагы нарат башына төшкән кичке кояшның алтынсу нурына карап тора башладым.
Сәгать алтыларда безне күршеләр чәйгә чакырып алдылар. Кичә кичтән бирле авызыма ризык кергәне юк иде, шулай да табак тутырып китергән кайнар бәрәңгегә, кемдер кертеп биргән тозлы кәбестәгә карыйсым да килмәде. Этеп-төртеп дигәндәй, бер бәрәңгене йотып җибәрдем дә, кишер чәен эчеп куйгач, рәхмәт әйтеп табыннан кузгалдым. Буыннарның гына хәлсезләнүе түгел, җанымның да талчыгуы җиткән икән. Башым таш тутырган чүлмәк кебек авыр. Кинәт үтереп йокым килә башлады! Рәмзия белән икебезгә әнисе авырып яткан караватта урын җәйгәннәр икән, тартынып, шикләнеп тору кая, башым мендәргә тияргә дә өлгермәде, “Нәүм базары”на китеп тә барганмын. Ләкин озак йокламадым, төш тә күреп өлгермәдем, ахры, Рәмзиянең сулкылдап елап ятуына уянып киттем. Дустымны юатырлык сүзләр көчсез, сүзләр артык икәнен беләм. Хәсрәтенең беразын гына булса да үз йөрәгемә алырга теләгәндәй, вак калтырау алган ябык тәнен кысып кочакладым.
Шуннан соң күземә йокы кермәде. Таң атканчы әллә ниләр уйлап бетердем. Әниемне исемә төшердем. Мондый ачы язмыш минем үземнен дә баш очымда канат җәя язып калган иде бит. Узган елгы кышкы сессия вакытында әниемнең бөер зәхмәте белән авырып китүен хәбәр иттеләр. Юк-бар чиргә генә бирешә торган кеше түгел иде ул. Башы авыртып урынга яткан чагын хәтерләмим. Маңгаен ак яулык белән кысып бәйләр иде дә, һич бетәсе булмаган өй эшләрен тавышсыз-тынсыз гына эшләп йөрер иде. Без бала-чагага бик күңелсез булыр иде шул чагында. Сулып киткән йөзеннән, эчкә баткан күзләреннән кәефе шәп түгеллеген аңлый идек.
Инде район больницасына ук килеп ятарлык булгач, авыруының көчле икәнен белергә була иде. Ә мин, мәнсез, сынаулар беткәч кайтырмын дип, вакыт үткәрдем Әйтерсең лә, эшең беткәнне көтеп тора ала инде авыруның хәле. Иә, шунда бер-ике сынауны бирми калганнан дөнья җимереләме9 Күп булса, стипендиядән мәхрүм итәрләр иде. Әнием хәле авырында кайтып килмәвемә үпкәләмәде тагын. “Сынауларыңны вакытын- да биреп бетергәнсең икән, рәхмәт, кызым”, — дип, хәлсез кулын күтәреп башымнан сөйде. Әниләр күнеле даладай киң, яз кояшыдай җылы була шул. Ул минутларда без икебез дә бәхетле идек. Әле хәзер уйлап ятам, кеше шулай ялгыша-ялгыша сабак ала, үкенечләр аша акылга килә, күрәсең
Мәрхүмәнең өчесен үткәргәнче китмә дип кыстасалар да, Казанга кайтасы иттем
Исәннәргә яшәргә дә яшәргә, дөнья мәшәкатьләрен чигәргә дә чигәргә икән шул.
Профессор Чернышевның лекциясенә йөрергә яратмыйбыз. Алдындагы кәгазьдән башын күтәрмичә, йокыны китереп торган төссез тавыш белән борын астыннан мыгырдаганын язып бару кыен Тарихтан башка кеше укытсын, Чернышевны теләмибез дип, деканатка шикаять белән кергән идек ‘Анын кебек гыйлем иясеннән лекция тыңлавыгыз белән горурланырга тиеш әле сез”, — дип чыгардылар Имеш, ул дөньяга мәшһүр галим, имеш, анын чит илләргә мәгълүм хезмәтләре бар Булса сон! Шуларнын меңнән бер өлешен генә булса да студентларына бирә белмәгән галимнән ни файда9 Йокымсырап йөргән кешедәй авыр хәрәкәтле, бернәрсәгә дә исе китмичә караган бу карт галим кыяфәте белән үк гайрәтебезне чигергән иде Шунын өстенә талымсыз да үзе. Деканатка нинди үтенеч белән керүебезне әйткәннәрдер ана. әйтмичә калмаслар Ләкин ул ни күз карашы белән, ни сүз белән үтткәләвен белдермәде Эшендә дә үзгәреш күренмәде Үзе турындагы фикергә битараф иде бугай ул. Каршында өч-дүрт студент утырса, шул житкән ана, башкалар кебек, деканатка кереп әләкләп йөрми. Шунын өчен лекциясенә чиратлап йөрибез Ни белән генә шөгыльләнми профессор каршында утырганнар, кайсысы хат яза, кайберләре калган лекцияләрне күчереп утыра, зачетка әзерләнүчеләр дә була Профессорның эч пошыргыч тавышына колак салучы да юк. Лекцияне “тозлаучы”га да рәхәт Берәр төрле эшен булмаса, шул арада кинога кереп чыга аласын
Бүген мин дә чират үткәреп утырырга тиешмен Өйгә күптән хат язганым юк иде Туйганчы укырлык irrcri язармын дип. иртән үк уйлап куйдым Кич булдымы, әниемнең калка төбенә чытып, потта йөртүче Халисәне өмет белән каршы алганын беләм бит Юк шул әле. Гыйлем апа”. — дигән сүздән сон боегып калган йөзен күз алдына китерү кыен түгел
Студентларның кайсы-кая таралып бетеп, өч-дүрт кеше бүлмәдә утырып калган идек, мин дә, хат язарга гына тотыла торган дәфтәремнең уртадагы куш битен ертып алып, әлегә хәтле кулым җитмәгәннән генә көн дә кичереп килгән эшкә тотыныйм гына дигәндә, ишектән
— Ихсанова, тебя зовут, — дип кычкырдылар
Кем булыр икән9 Сабакташлардан берәрсе чакырып тормас, аудиториягә үк килеп керер, әллә авылдан килгәннәрме9 Менә шәп булыр иде, дигән куанычлы өмет белән канатланып чыксам, баскыч култыксасына таянып Шәрәф басып тора
- Син?!
— Килдем әле менә.
Йөзем кинәт караңгыланып китте, ахры. Бирегә килүенә үкенгән кебек егетнен тавышы кыюсыз, төшенке булып ишетелде Мин дә анын белән очрашуга атлыгып тормый идем. Шулай да үпкәләп йөрүемнен мәгьнәсезлегенә үз-үземне ышандырган идем инде Теге вакытта Шәрәфиен Әсгать Айдар бүлмәсендә утырып калуын да, хәбәр бирмичә авылга китеп баруын да үземчә аклаган, хәтта ки, эгоистлыкта гаепләп, үз- үземнс тиргәп тә алган идем Ләкин анын тулай торактан китеп барганда "Иртәгә киләм әле, җитди эш турында сөйләшәсе бар", — дигән сүзләре сагайткан иде мине. Рәмзия әнисснен вафаты бу очрашуны кичектереп килсә дә. вакыт-вакыт исемә төшеп, тынычсызланып йөргән чагым иде Сүзнен нәрсә турында буласын сизенәм, пшнозланган кеше кебек күнслем белән шуна тартылам, бу хәлнен шулай ук тиз якынлашып килүенә пошаманга калганымны да сизәм. Шуна күрә бик ачылып китмичә генә
— Хәзер лекция башлана, — дип, вакытым юклыгын белдердем
— Лекцияне тыңлау мина да зыян итмәс иде
— Ихтыярын — бәрәңге, тәгәрәсен дә черсен”. — дип әйтәләр иде безнен авыл кызлары.
— Сезнең авыл кызлары назландырырга ярата инде ул.
Ждвап биреп өлгермәдем, авыр атлап, баскычтан менеп килүче профессорга күзем төште. Култык астына язмаларын кыстырган, ун кулы белән баскыч култыксасына тотынып, вакыт-вакыт туктап хәл альт торган карт галимгә карап торуы авыр иде. “Әллә авырыймы икән ул”, — дигән уй күңелемә килеп, кызгануга охшаш хис кичердем. Карт кешегә күп кирәкмени? Авырмаса да, сугыш елларының михнәте, кайчандыр зифа булган гәүдәнең тураеп басарлыгын калдырмавы бик ихтимал. Без бөтенебез дә сугыш михнәтләрен бер төрле кичерәбез. Сынауларын да вакытыңда биреп өлгермәгән студент кисәге дә, дөнья серләрен ачарга тырышкан галим дә тәүлегенә 500 грамм икмәк ала. Билгеле, байлар тормышы дип булмый моны, алай да хан сакларга мөмкин. Ач студентның ләкин бер өстенлеге бар, тыныч, матур тормышны күрер әле ул, бөтен гомере алда. Ә бу галимнең?..
Арган карт профессорга нәрсә аңа, ник шунда алдына аю китереп утыртмыйлар. Шәрәфкә игътибар итүче дә булмады. Сима белән Катя гына борылып карадылар. Катя баш бармагын күрсәтеп, мәгънәле генә елмаеп куйды. Мин исә, хат язарга әзерләгән дәфтәр битенә кагылмадым. Беренче тапкыр игътибар белән Чернышевның сүзләренә колак салдым. Тыңласаң, тыңларлыгы бар икән бит ул сөйләгәннәрнең. Дөрес, аның тавышы әкрен, хәлсез. Дөрес, сөйләвенең эффектын белергә теләп, кайбер яшь галимнәр кебек, күзе белән аудиторияне ашамый, агарып беткән юка чәчле башын игән дә, бер көйгә салып, сөйли дә сөйли. Дөрес, лекцияне язып баруы кыен, әмма, игътибар белән тыңласаң, истә калырлык күп нәрсәләрне беләсең. Шушы сәгать ярым вакыт эчендә моңа кадәр бу картнын лекциясен “тозлап” йөрүемә үкенеп утырдым. Шәрәф тә урамга чыккач:
— Нинди акыллы кеше, — дип куйды.
Белми бит ул безнең шикаять белән деканатка кереп йөргәнне.
— Сиңа бер яңалык әйтәм, — диде Шәрәф, бераз сүзсез баргач, — “Җыр үткән юл”ны редакцияли башладылар.
— Менә шәп булган. Ә син куркып йөрдең. Редакторың кем?
— Шәйхи Маннур Юкка булмаган ул курку Китапның чыкмый калуы да бар.
— Ничек инде?
— Эш болай да авыр бара иде. Бер шигырьгә килеп житкәч, икебез дә терәлеп каттык.
— Кайсы шигырь соң ул?
— Сиңа атап язган шигырьгә каршы килә.
— Ошатмыймыни?
— “Сөйгән кызыңа багышланган альбом шигыре белән китапның ямен җибәрмик әле”, — ди. Шигырь кермәсә, китапны чыгармыйм гына.
— Нишләгән ул Шәйхи абый? Үзенең дә укып туймаслык лирик шигырьләре күп бит. “Тартай арбасы”нын тәэсиреме әллә?
— Аңа гына бирешә торган түгел ул. Карт солдат ниндидер кризис кичерә. Фронтта ук күңел төшенкелегенә бирелгән хатларын ала идем Аңламыйм мин аны.
— Шәйхи абыйны гына түгел, дөньяны аңлавы да читен әле монда.
Әдәби мохитка керә барган саен зиһенем чуалып, күп нәрсәне аңламас булган идем шул. Нәрсә уйласам, шуның турында шигырь язып, бүлмәдәшләремне “шаккатырган” чакларым кая китте соң? Бер-беребезне сүзсез хуплап утырган вакытлар булмаган да кебек Онытылды. Студентлар арасында әдәбият турында тыныч кына сөйләшкән кешеләр аз хәзер. Без инде башлап язучы күлмәгеннән үсеп чыккан, университеттагы әдәби түгәрәк белән генә канәгатьләнмичә, Язучылар союзы секцияләрен дә калдырмыйча йөрибез. Әдәби җомгаларда, дәрәжәле җыелышларда Тукай клубының арттагы урыннарын тутырып утырабыз. Фронтовикларча кыю
сөйләшүләр, бер-берсен үпкәләтер дәрәжәгә җиткереп әйткән ачы сүзләр безнең болай да уйнап торган яшь каныбызны кыздыра Зурлар сөйләшкәндә тынлап кына утырсак та. үз арабызда алардан калышмаска тырышабыз. Әле күптән түгел генә Мәхмүт Хөсәен яна шигырьләрен укыды Яшь кешенең тойгыларын белдергән, беренче заттан язылган шигырьләр, Мәхмүтчә бераз гына күпертеп, һаваланып әйтелгән юллары да бар Бәйләнделәр бит шуна "Мин” дип. халык исеменнән сөйләргә үзеңне кем дип беләсен, имеш. Шау-шу купты. Шуңа охшашлырак бәхәс аннан элегрәк проза секциясендә дә булып алган иде. Самигуллин дигән бик чибәр бер егет үзенең фронтовик язмаларын укыды Бер-ике рус солдатын кире яктан сурәтләгән. Ябырылдылар егеткә. "Башка милләт кешесен тәнкыйтьләү яхшы түгел. Бигрәк тә бөек милләт вәкилен. Адайга китсә, безнең үзебездә дә җитәрлек андый мөртәтләр’’... "Мин булганны яздым, үзем күргәнне”, — дип аклану да ярдәм итмәде егеткә. “Булган эшләр дөньяда күп ул, әдәби дөреслек дигән нәрсәне онытмаска кирәк, социалистик реализм кануннарын". — дип, авызын томаладылар
Иптәшләрем кызып-кызып бәхәсләшкәндә авыз йомып утырам. Мин бернәрсә дә белмим, алар янында шыр надан мин Шундый чакта үземне карурман авызында басып торган ялгыз юлчыдай сизәм Керергә, үтәргә кирәк мина аны, әмма таныш түгел урман юлы шикләндерә, шомландыра да үземне. Кая китте минем ботен нәрсә гади һәм анлаешлы булып тоелган самими чакларым. Мин инде "География факультетында калып, дөрес эшләдемме икән9” - дип шикләнә дә башладым. Чөнки татар әдәбияты бүлеге ачылгач, Җәмиләләр чакырганнар иде бит “Күч безнең янга, география түгел, әдәбият белеме кирәк сиңа”, — дип әйткәннәр иде Ул чакта мин, эре генә итеп; “Максим Горький югары уку йортларында белем алмаган, тормыш университетын үткән". — дип җавап бирдем Күчмәвемнең сәбәбе бик гади иде. югыйсә Яңабаштан, беренче курстан тотынырга кирәк иде Ә бу инде бер ел укуым җилгә очты дигән сүз. Берне ташлап, икенчесен башлап йөрсәм, әтием белән әниемә авыр йөк булырмын дип уйладым, тәвәккәллек җитмәде Әдәбият дигән сихерле дөнья үзенә әсир итеп, суырып алыр дип тә уйламаган идем ул вакытта Терсәк якын да, тешләп кенә булмый, диләр бит
Шәрәф белән икебез бер үк нәрсә турында уйланып, сөйләшмичә генә, урамнардан күп үткәнебез бар Мин анын холкын бераз беләм кебек Шәйхи абый шигырен калдырырга аяк терәп каршы торса, китабының чыкмый калуы да бар Шәрәфнең дә кирелеге җитәрлек Бу китап турында күпме кайгырып, борчылып йөрде бит ул, әле планга кергәнче үк Ул китапны минем дә бик күрәсем килә Шигырьнең кермәве дә кызганыч Мин әле дә аны күңелдән кабатлап барам:
“Килер" дип. сагынып көтеп торасын.
“Килде” дип. ашкынып каршы чыгасын Күрмичә сөйгәнен, бәгърем Ләбиб.» Ялкынлы яшь йөрәк ничек чыдасын9 Кыймыйча, ятсынып яныма киләсен, Бит алман кызарып кулыңны бирәсен. Карамыйм текәлеп, бәгърем Ләбибә — Тукта, дим. зифама күзем тимәсен. Синдә — хис. омтылыш, уйлар пакьлеге, Эчкерсез садәлек, намус сафлыгы Син — чәчәк дөньяда. бәгърем Ләбибә. Табигатъ-анамнын бөтен шатлыгы Яшьлегем чәчәген ямьгә төрәсен.
Кояштай җемелдәп төшкә ксрәссн Көнләшәм, гүзәлем, бәгърем Ләбибә. Бәхетле сабый күк сөелә беләсең Кулга көч. йөрәккә илһам саласын.
Сихерле, серле нур — синең карашын.
“Гүзәлем син’’, — дисәм, бәгърем Ләбибә,
Син тагын кызарып, тынып каласын, Пакъ теләк, изгелек, саф уй нишләтә9 Мәхәббәт бәхетен шулар тизләтә. Ялкынлы уртак хис, бәгърем Ләбибә, Арттыра көч-сәләт бездә бишләтә!
Минем өчен үтә кадерле шигырь иде ул. Кат-кат укып ятлап бетердем. Шәрәф белән сөйләшми йөргән көннәрдә бигрәк еш исемә төшә торган иде. Күңелемнән шуны кабатлыйм да күземә яшь килә. Минем аны ялгышып та, берәү белән дә уртаклашасым килми. Бары тик миңа, минем өчен генә әйтелгән сүзләр икәнен беләм. Хәтта бүлмәдәш кызларым да белми ул шигырь турында. Бары тик Рәмзия генә укыды. Бу Шәйхи абый да юкка бәйләнә. Ниткән альбом шигыре булсын ул. Егетләр аны үз сөйгәннәренең исемен атап укыр иде. Әгәр. .
— Шәрәф, Ләбибә урынына Рәмзия дип куйсаң, Шәйхи абый риза булырмы икән? — дидем мин бераз икеләнебрәк.
— Мин аны Рәмзия өчен дип язмадым.
— Үз кулын белән биргән шигырең миндә, йөрәгемдә. Аны бер кем дә ала алмас. Шәйхи абый да. Рәмзия, минем иң якын дустым. Шигырьне үзенә аталган дип кабул итмәс. Миңа язганыңны белә. Китап укучы өчен Ләбибә ни дә, Рәмзия ни...
Бу сүзләрем башта Шәрәфнең хәтерен калдырган кебек булган иде. Шактый гына уйланып сүзсез барды. Шулай да дәлилләрем белән килеште, ахры, тавышы йомшара төште. Кистереп үк әйтмәсә дә: “Уйлап карарга кирәк булыр”, — дигән сүзеннән эчкә жылы керде.
Авырткан башка тимер тарак
ассаның бүрек хәтле генә тәрәзәсеннән сузылган ведомостька кул куеп, стипендия акчасын алдым да, бирәчәк бурычларым турында уйлый-уйлый, татар теле кафедрасына таба киттем. Барыннан да элек Зәмзәмия белән араны өзәргә кирәк иде. Кайтуымны көтеп торадыр. Болай да ыңгыраша-сыкрана гына биргән иде. Акчасы барлыгын тәгаен белгәнгә күрә генә. Профсоюз белән партия взносларын түләргә дә түләргә инде Анысын кичектерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Аннан сон. Аннан соң Шәрәфкә дигәнен. Узган ел энем каникулга килгәч алган акчаны әле дә кайтарганым юк. Муеннан бурычка батма икән ул. Стипендия алган саен биш-ун сумын илтеп бирәм югыйсә. Атна-ун көн дә үтми, кесәмнең такыр икәнен әллә күземә карап белә инде, ул тагын акча суза.
— Бүген гонорар алдым. Бераз синдә торып торсын әле Миндә тиз бетә, — ди.
— Ә мин тотсам?
— Әкренләп түләрсең.
— Тегесен дә биреп бетерә алганым юк.
— Бурычыңны түләмәсәң, үзеңне алырмын.
— Йә жаньщ, йә малың дип әйтәсең инде.
— Шулай шул, — ди Шәрәф, көлә.
Алсам да вай, алмасам да вай, ул акчаны. Чөнки иртәгә ипи алырлык та рәтем юк. Кеше саен теләнеп йөрү дә туйдыра. Иптәшләрнең күбесе минем кебек хәерче бит. Зәмзәмия кебек акчалы кызлар аз безнең тирәдә. Зәмзәмия ул артык сак яши, булганын тиенләп тота. Безнең кебек, ике көннең берендә йә кинога, йә театрга чыгып йөгерми, шуңа күрә генә маядан өзелми. Ә без бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй шул. Безнең кебек гамьсез җан булгандыр инде, бер студент, акчасын тотып
К
КЕМГе СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ?..37 бетергәч, өенә телеграмма суккан, ди. "Здравствуйте, родители, денег не дадите ли9”- дип. Ана каршы: "Здравствуй, Никодим, денег не дадим" дигән жавап килгән. "Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр9" — дип әйткән, ди, берәү
Беренче каттагы озын, тар һәм караңгы коридордан килә-килә, әле генә алган стипендиямне күнелемнән бүлгәләп бетергәч һәм кесәдә бик аз калачагын да белгәч, әзрәк эчне тырнап куйды да онытылды Әй, жан биргәнгә жүн бирер әле Бу — әниемнсн сүзе Авыр чакларда шулай дип юана ул. Көтмәгәндә бер җае чыгып куя тагын. Әйдә, мин дә хәзер Җәмиләне эзләп табыйм да кинога кереп чыгыйк. Кызыграк картина булса, тамак кайгысы да онытыла Кайтасын да урынына авасын. Бер ашавын янга кала.
Авыр имән ишекне ачып вестибюльгә кергәч тә унга борылсак, беренче ишек Җәмиләләрнеке. Урамга караган бер тәрәзәле. Ул тәрәзәне дә фасадтагы юан ак колонналарның берсе каплап торганга, көн яктысы бик саран төшкән бүлмәнең түшәмендә иртәдән кичкә кадәр электр лампасы яна. Тарих-филология факультстынын татар теле бүлегендә укучыларның бөтен гомере шунда үтә дип әйтерлек. Уку сәгатьләре беткәч тә биредән кеше өзелми. Эше булганы да, булмаганы да шушы җылы почмакка сыена. Студентларның сүз куешып очрашу урыннары да шушында, лекцияләргә генә сыеп бетмәгән фикерләрен дәвам иткән Җәләй аганы да, Рабига Афзаловнаны да. башка остазларны да шушында очратырга була. Рабига Афзаловна — көньяк хатын-кызларына хас калын кара кашлы, кара тут йөзле, гаиләсез, ялгыз хатын — кирәгеннән ешрак та була торгандыр әле Бүлекнең җитәкчесе һәм остаз булудан бигрәк, яшь, дәртле, туймас тамак студентлар янына күнел бушлыгыннан котылу, ялгыз җанына юаныч табу өчен дә киләдер кебек тоела ул мина Читтән караганда кырыс чырайлы, каты табигатьле булып күренгән бу ханымда аналарча кайгырту сизәләрме, студентлар хөрмәт итә үзен Әле күптән түгел генә тулай торакка килеп тә безнен бүлмәдәге кызлар белән бик озак сөйләшеп утырган иде
Җәмиләне шушы бүлмәдә очратырмын дип нык ышанып юыгән идем Чыннан да, анда кешеләр барлыгы ябык ишек аркылы да сизелеп тора Берәүнең тонык тавышы колакка керә, сүзләрен генә аерып булмый Ишекне сак кына ача төшеп, ярыкка колагымны куям Әхәт икән Тыңкышрак тавыш белән нәрсәдер укый Урындык шыгырдап куйды Кемдер тамак кырды Кызыксынып, ишекне кинрәк ачтым да ярты гәүдәм белән эчкә тыгылдым. Әхәт артлы урынчыкка атланып утырган Кулында калын гына китап дип әйтимме, журналмы Бүлмәдәгеләр егетнен һәр сүзен йотардай булып, тын да алмыйча тыңлыйлар
— Мәхмүт Хөсәен иптәшкә нык өйрәнергә, тырышып эшләргә кирәк әле
Нәрсә укый сон бу Әхәт9 Нәрсәне шулай тын да алмыйча тыңлыйлар? Мәхмүт шигырьләренә язылган рецензияме0 Кайда басылган0 Кем язган9 Минут эчендә башымнан шул сораулар үтеп китте
— Ул ашыга, кабатлый, сюжетны эшләүгә игътибар итми
Шулай авыз ачып тыңлап торганда. Җәмилә күреп алды да үз янына чакырды Аяк очларыма гына басып буш урындыкка килеп утырдым.
— Вакыт-вакыт ялтыравыклы. ләкин буш сүзләр белән декламация сөйләргә тотына..
Җәмиләнең колагына пышылдап
— Ул нәрсә укый9 — дип сорадым
— Ибрай Газиның яшь язучылар турындагы мәкаләсе Пешергән, малай, үзегезне!
— Мәхмүт турында гына түгелмени
— Ибраһим белән Сафа Сабиров хикәяләре турында да бар
— Кайда басылган сон ул9
— "Совет әдәбияты”ның унберенче санында.
Пышылдауыбыз яныбызда утырган Әхмәт Юныснын эчен пошырды.
— Тыңларга прусты ирек бирмисез, — дип, канәгатьсезлек күрсәткәч, Җәмилә белән күзгә-күз карап елмаешып алдык. Әхмәт Юныснын керпе кебек тырпайган җирән чәченә, кәефе кырылудан кызарып чыккан колак яфракларына каравы кызык булса да, Әхмәт авызыннан чыккан сүзләр сагайтып, игътибарымны тупларга мәҗбүр итте.
— Безнен кайбер яшь шагыйрь һәм шагыйрәләребез, күбесенчә, табигать турында, табигатьнең матур күренешләре турында йә исә шагыйрьнен үз эчке кичерешләре турында гына язалар. Ул шигырьләрнең чыганагы шагыйрьнең үз башыннан кичкән истәлекләр булу сәбәпле, шагыйрь күңеле өчен кадерле дә булалардыр, ләкин гадәттә андый шигырьләрнең социаль кыйммәте бик кечкенә була.
Авторның “шагыйрәләр” дип тә әйтүенә эчке бер сизенү белән тынычсызлануым юкка булмаган икән. Мәкалә авторы нәкъ миңа төбәп әйткән ул сүзләрен.
— Мәсәлән, Ләбибә Ихсанова иптәш үзенең “Зәңгәр чәчәк” исемле шигырендә яза:
Яшел хәтфә төсле яшел үлән
Арасыннан башын калкытып...
Бүлмәдәгеләр, әле син үзең дә мондамыни, дигән кебек миңа таба борылып караганда аяк буыннарым йомшап, битемне ут капкандай кайнарлык өтеп алган иде. Бик авырттырып, күкрәкне нәрсәдер кысты, тын алуы кыен булып китте. Җитмәсә, Җәмилә кабыргама төртеп утыра, әйтерсен, шатлыклы хәбәр ишеткән дә шуны минем белән уртаклашырга ашыга
— Кайбер яшь шагыйрьләр, Ләбибә иптәш Ихсанова кебек, табигатьне, анын матурлыгын жырлау белән генә, берьяклылык белән генә мавыгып китәләр дә аларның шигырьләрендә гадәттә фикер дә, тирән тойгы да булмый.
Яратып язган шигырем иде ул “Зәңгәр чәчәк”. Мин аны әле дә әйбәт шигырь дип уйлый идем. Кадерле иде ул миңа. Шәрәф белән танышуга сәбәп булганы өчен генә түгел. Көмеш елга буенда йөргәндә бер аланга килеп чыктык без. Яр буйлатып бардык-бардык та, сазламыкка очрап, аны әйләнеп үтәргә булып, яр өстенә күтәрелдек. Куе таллыкны ерып ачык җиргә чытуыбыз булды, күз алдыбызда гаҗәп манзара ачылып туктап калдык. Зәп-зәнгәр алан. Тоташ зәңгәр чәчәк. Орлыгын кулдан сибеп үстергәннәр дип әйтерсен. Күзгә күренмәс һава агымында сизелер- сизелмәс кенә чайкалып, кояш нурларында җемелдәгән тыныч диңгез өсте кебек күзнең явын алып утыра. Шул зәңгәр кыңгырауларның сихри челтерәве дә ишетелмәдеме икән әле колагыма. Әгәр ул аланны камап торган агачлар кысасы булмаса, әгәр ул күз күреме җиргә кадәр үк сузылган булса, шушы зәңгәр матурлык чат аяз күк йөзе белән тоташыр иде дә кайда җир, ә кайда галәм икәнен дә аерып булмас иде.
Бу хозурга исе китеп карап торган мин генә түгел икән лә. Отряд башлыгы Пепин агай да хискә бирелеп:
— О! Божественная муза! — дип куйды.
Әйе, төсләр белән язылган моң, сүзсез жыр иде бу күренеш. Арабызда рәссам булса, һичшиксез, бер-ике этюд язмыйча түзә алмас иде.
Ул көнне юлыбызда йә сазламык, яки ерып чыга алмаслык куе таллык, аны ерып үттем инде дигәндә, су өстенә ишелеп төшәргә торган биек калкулыклар очрап кына торды. Анын шулай буласын кулыбыздагы карта бик ачык күрсәткән иде күрсәтүен, бу кадәренә үк очрарбыз дип кенә уйламаган идек. Әйләнеч юллардан йөреп бер чакрымны ике итсәк тә күнел төшенкелеген сизмәдек. Әллә иңде теге зәнгәр аланның күз алдыннан китмәве сәбәп булды, әллә тагын шундый матур җирләр очравына ымсынып атладык, кичке ялга туктаганда, башка көннәрдәге
уйламчдык^тз ТӘГӘрәп китсп’ аяк-кулларны ял иттереп алу турында
Кайчагында бер дә көтелмәгән уйлар, йә берәр жыр исенә төшә дә, бәйләнчек чебен кебек, кусан да китмичә, көне буе күңелендә йөри Алҗытып бетерә. Ул чагында да мин:
... Зәңгәр һава
Зәңгәрләтә диңгезне
Зәңгәр диңгезләрдән эзлим Бик сагынсам мин сезне, —
дип, күнелемнән озак кабатлап йөрдем. Бер ара кычкырып җырлап җибәрәсем дә килгән иде, иптәшләремнән оялдым Ә бәлки тирә-юньдәге илаһи тынлыкны бозарга базмагандырмын Шунысы гаҗәп, бераздан жырны башка сүзләр, үз күнелемдә туган, үз хисләремнең авазы булган, шуңа күрә бик тә кадерле сүзләр кысрыклый башлады Минем аларны югалтасым, чәчеп-сибсп калдырасым килми, берсен икенчесенә тоташтырасым, бер мәгънәгә буйсындырасым, матурлыйсым, җанга ятышлы итәсем килде Күнелемдә шигырь туа башлады Кичке ялга туктар чакны түземсезлек белән көттем, шигыремне кәгазьгә күчереп, ләззәтләнеп эшлисе, кешегә күрсәтерлек хәлгә китерәсе сәгатьләрне көттем һәм менә ул вакыт килеп тә житге Иптәшләрем учак ягып, макарон һәм консервыдан кичке аш әмәлләгән арада, бер читкә утырып үз эшемә тотындым.
Нарат агачына арка терәп, тез өстенә куйган дәфтәргә бер язып, аннан сызып, тагын язып байтак утырганмын, ахры Кичке энгер-ментерне сизми калганмын.
— Караңгыда күзегезне бетерәсез, учак янынарак күчегез, —дип, отряд башлыгы яныма килеп басты
— Зыян юк. Инде күчереп тә бетердем.
— Шигырь язасыз дип әйтимме9
— Әйе, о божественной музе, — дип, чытлыкланып, аның үз сүзләре белән җавап бирдем дә ирексездән мактанып куюымнан оялып киттем — Шаярып әйтәм Көндез күргән зәңгәр алан турында язып карамакчы булган идем.
— Бик дөрес эшлисез. Андый матурлыкның җырга әйләнми калуы мөмкин түгел.
— Кая инде мина андый жыр язу!
— Мөмкин булса, укып күрсәтегез әле
— Мин татарча гына язам шул.
— Бик әйбәт һәр халыкның үз теле, ул телнен үзенә генә хас моңы, матурлыгы була. Тынлый белергә генә кирәк Беломорканал төзелешендә бик күп милләт кешеләрен очраттым мин Анда татарлар да бар иде Араларында бик укымышчылары булды Сөйләшеп утыруы рәхәт иде Ә гомумән, эшчән халык ул —сезнен татарлар Моңлы да Җырларга яраталар Сүзләрен аңламыйм, ә менә сагышлы көйләре күздән яшь китерә
Шулай диде дә ул кичке шәфәкъ белән алсуланган нарат башларына карап тынып калды Кара төк баскан ябык йозенә әллә кичке күләгә төшкән иде, әллә инде авыр истәлекләрдән тагын да караңгыланып китте Ул кинәт картаеп, кечерәеп калган кебек тоелды миңа
Әй. Пепин агай, Пепин агай! Саф күңелле кеше шул сез. нечкә күңелле. Таулы-гашлы җирләрдә, су буйларында эшләп гомерегез үткәнгә сизгер жанлы булгансыздыр Утыз җиденче елнын гарасаты да читләтеп үтмәгән икән бит үзегезне Табигать гармониясенә, далалар иркенлегенә күнеккән җаныгызга ай-һай кысан булгандыр анда. Шулай да урман шавынын телен, чишмәләр җырының серен онытмагансыз Ул кичтә, учак янында, табигать матурлыгы турында дулкынланып сөи <әвегсз әле дә исемдә Шул вакытта яттан бик күп шигырьләр укыдыгыз
Что ты клонишь над водами. Ива, макушку свою?
И дрожащими листами, Словно жадными устами, Ловишь беглую струю...
Тютчевның птупты шигырен үзебез яшел чирәмле ярыңда ял итеп утырган Көмеш елга турында язылган кебек итеп тыңладык бит.
Менә шундый хозурлыкны башкалар белән дә бүлешәсем килгән өчен хәзер нинди сүзләр ишетеп утыруымны белсәгез икән, Пепин агай!
Ибрай Гази табигать матурлыгын язу беркемгә дә кирәкми дип әйтә. “Алар битараф шигырьләр, ләкин алар, күбәеп китсәләр, зарарлы шигырьгә әйләнәләр. Укучыны чын тормыштан читкә өстериләр, пассивлыкка, битарафлыкка алып китәләр” икән бит. Бу сүзләрне ул Жданов докладыннан күчереп алган дип әйтерсең. Анда да бит “Анна Ахматова шигырьләре яшьләрне боеклык һәм үз эшенә ышанмау рухында тәрбияли” дип әйтелгән иде.
Әллә нинди ел булды ла бу! Октябрь башында Казан Кремлеңдә узган зур җыелышның шаукымы әле дә бара кебек. Кайсы гына газетны алма, нинди генә журналны ачма, ачы тәнкыйть мәкаләсенә очрамый калмыйсың. Әйтерсең лә, безнең язучылар Мәскәүдән фәрман гына көтеп торганнар. Шул фәрман Жданов доклады сыйфатында килеп житүгә, берсеннән-берсе уздырып уяулык күрсәтергә тотынганнар. ‘Совет әдәбия- ты”нын соңгы ике-өч санында гына да Әхмәт Юныс белән Әхмәт Фәйзине дә, Сәхаб Урайский белән Таҗи Гыйззәтне дә “тешләгән” усал-усал мәкаләләр басылган иде. Инде менә яшьләргә дә чират җиткән икән. Үземә кагылган жире дә булгач, “Яшь язучылар, адарның иҗатлары һәм бурычлары” дигән мәкалә канатларымны каергандай итте.
Мин бит әле юлның башында гына, шигырь язам дип йөрүем, бәлки, язучылар тирәсендә чуалуымның тәэсире генәдер. Менә укып бетерермен, эшкә китәрмен, шигырь язуым да яшьлек мавыгуы гына булып калыр. Шушы вакытларны күңелле итеп искә алып сөйләрмен. Ә менә гомерләрен әдәбиятка багышлаган кешеләргә бик авырдыр бу көннәрдә. Шәрәфтән беләм. Шагыйрьләр секциясе үткән көннәрдән соң күзгә күренми йөри. Ялгыш очрашып куйсак, чытык йөзен күрәм. Сүзенең рәтен тапмыйм, үпкәләшеп аерылышабыз. Бер көнне секциядә аның шигырьләрен тикшергәннәр. Тәнкыйтьчеләрдән берәү, дәлиле саллырак булсын диптер инде, “иптәш Батыев шулай әйткән” дип, ул вакыттагы партия өлкә комитетының культура бүлеге башлыгы сүзләрен искә ала. Шәрәф кызу канлы, теленә килгәнне йотып жибәрә белми, ул вакытта да:
— Батыйлар килер дә китәр, Мөдәррисләр калыр, — дип кычкырган.
Сөйләшү каты булгандыр шул, юкса алай ук тузынмас иде. Партия җитәкчеләренә тел озайтуның арты яман икәнен белә бит. Секциядәге кайберәүләрнең шул сүзләрне тыңлап утырулары өчен генә дә котлары очкандыр әле.
Ә мин “Совет Әдәбияты”ньщ теге санын табып, Ибрай Гази мәкаләсен баштанаяк укып чыктым. Газет-журналларда исемнәре күренә башлаган күп кенә яшь язучыларның иҗатына анализ ясаган. Бер карасаң, дөрес тә әйткән кебек үзе. Дәлилләре дә ышандыра сыман. Ул бит тәҗрибәле, олы язучы. Университеттагы әдәби түгәрәккә килгәндә дә шундыйрак сүзләр сөйли иде бит ул безгә. Ләкин анда кара-каршы бәхәсләшергә, тарткалашырга, үз фикереңне якларга була. Хәзер менә йөр иңде дөреслекне эзләп. Ни генә уйласам да, ничек кенә ышанырга тырышсам да, аның табигать турындагы фикерләрен аңлый да, яклый да алмадым. Үземә кагылганы өчен генә түгелме, дип тә уйлыйм. Өлкән язучының абруйлы сүзенә ышанасы да килә. Ләкин колак төбендә кемдер берәү үҗәтләнеп “алай түгел, алай түгел” дип пышылдап тора сыман. Шулай зарарлы
булгач, классикларның табигать турындагы шигырьләре ничек безнен заманнарга хәтле килеп җиткән сон? Тукайнын “Галибанә яктырып ал тан ата дип башланган шигыреннән кайсы бала зыян күргән*1 ш Шул классиклаР- Алар яза белгән. Бөтен хикмәт минем ү-земдә. Шагыйрь булам дип йөреп тә бернәрсә дә чыгара алмавымда. Ибрай Газины да әйтер идем, нигә шулай дип туп-туры язмаска инде Бөтенесе дә аңлашылыр иде. Башта авыр булыр иде, кыхтар алтынла оят булыр иде. “Автор тәҗрибәсез, әдәби зәвыгы юк, ана әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк" дип әйтсә дә, түзәр идем. “Сүнмәс утлар булмас әле, сүнәр әле бер вакыт" дип җырлыйлар бит...
Ике аккош күлләрдә
з башларында әти белән әнинен фатихасын сорап авылга хат яздык та, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне-минутларны санап дигәндәй, җавап көтә башладык Миннән бигрәк тәкатьсез булып Шәрәф котә Сүзссзләнде, янаклары суырылып калгандай булды, авызыннан тәмәкесен төшерми
— Берәр районга командировкага барып кайт, вакытын тиз үтәр, — дим, аны кызганып.
— Командировка кайгысы түгел әле, — ди ул, кулын селти.
Каникулга кайткан чакларымдагы сүхтәреннән, язган хатларыннан әнинен тел төбен бераз белгәнгә, мин алай ук борчылмыйм Әти дә. әни дә теләгебезгә каршы килмәсләр кебек. Ләкин минем дә тынычлыгым югалды, төн йокыларымны йокламыйча уйланып ятам Күңелгә әллә нинди уйлар килә Алдагы язмышымның билгессхлеге пошындыра да, кызыктырып, ымсындырып та тора. Су коенырга килгән кызнын, чирканчык алудан куркып, яр буенда басып торганы кебек. Сикереп төшеп чумасы, колач салып йөзеп китәсе дә килә, шул ук вакытта нәрсәдер тота, басып торган урыныннан кузгалырга ирек бирми
Бөтен тормышын, өйрәнгән гадәтләрен, корган планнарын үзгәрү дигән сүз бит бу Кыз чагындагы бәйсезлегенне югалту, яшьлеген белән хушлашу дигән сүз. Әле мин үземә үзем хуҗа, теләгән җиремә теләсә кайчан бара алам, уйлаганымны эшлим, күнелем кушканнар белән дуслашам, җаным тсләмәгәннәрдән ерак йөрим Хәзер менә шуларнын барысын сызып ташларга да анын тормышы белән яшәргә, анын кәефенә яраклашырга, анын теләге белән хисаплашырга туры киләчәк. Ни өчендер, тормышның матди ягы турында уйланылмады Әллә инде дөньяның кырыслыгы чыныктырган, куркытмый Икәү бергә булгач, студент тормышыннан да авыррак булмас әле дигән инстинктив тойгы көчле булдымы әллә, белмәссең. Ул турыда элегрәк сүз чыкканда да уенга борып җибәрә идем. Бервакыт, сүз иярә сүз китеп Шәрәф
— Әгәр гаиләм булса, җирдә күгәреп яткан кадакны да өйгә алып кайтыр идем, — диде
Ә мин шаркылдап көлдем дә.
— Борын заманның рыцарьлары сөйгәненен аяк астына бөтен бер дөньяны китереп салган, аннан сонгыраклары ярты дәүләтен бирерлек булган Хәзерге заман егетләре күгәргән кадак белән кызыктыралармы0 — дидем.
— Елына күрә җылы шурпа инде, — диде ул. аптырап тормады. — Оҗмах вәгъдә итә алмыйм шул Гап-гади, хыянәтсез, гөнаһсыз тормыш төзи алуыма ышанам. Оҗмахтан күңеллерәк булыр, борчылма
Шундый борчулар белән хат көтеп йөргән көннәрдә Казанга әни үзе килеп төшмәсенме' Озакка түгел, мәктәптә укулар вакыты бит Якшәмбегә туры китереп, көнен килеп, көнен китәргә планлаштырган Әни, Шәрәф, мин — өчәү Горький урамындагы Кекин йорты ашханәсенә кереп утырдык Кияү буласы кеше сынатмаган, өстәл тулы ризык Тик без бербез дә аш-суга кагылмадык Әни белән Шәрәф гомерлек танышлар
Я
кебек тыныч кына сөйләшәләр. Кайбер мизгелләрдә мин аларны суд тикшерүчесе белән гаепләнүчегә охшатам. Әни бер дә көтелмәгән сораулар бирә, ә Шәрәф, ничек әйтсәм ялгышмам икән дигәндәй, уйланып кьша җавап кайтара Андый чакта түбән иелгән башымны күтәреп әнигә карыйм, күз карашым белән “җитәр инде, әни, артык төпченмә” дигәнне аңлатмак булам. Кая ул! м
Озатканда, поездга кереп утырыр алдыннан, “тартып килим әле” дип, Шәрәф безнең яннан китеп торды. Шул арада әни башымны күкрәгенә кысып аркамнан сөйде дә:
— Язучы — әшәке кеше булмас. Яратсан чык, кызым. Әтиең дә шулай дип әйтергә кушты, — диде. Үзенең күзендә яшь —Менә жәй көне, укуын беткәч, бергәләп авылга кайтырсыз. Матур итеп туй ясарбыз.
Минем дә елыйсым килә. Шулай да үзем үскән җылы оядан, туганнарымнан, ел да кайтып йөргән авылымнан аерылуыма ышанмыйм, йөрәгем кабул итми. Бөтенесе дә болай гынадыр, мина кагылмыйдыр, менә әни утырып китәр дә барысы да элеккечә калыр кебек.
Шул арада ниндидер төргәкләр тотып яныбызга Шәрәф килеп басты.
— Әтигә әзрәк күчтәнәч алдым әле, — диде ул, кулындагы әйберләргә күрсәтеп.
Инде бөтенесе дә хәл кылынгандай итеп, “әти” дип әйтүе мине чынбарлыкка кайтарды.
Әни китте...
Бераздан без дә Зәйнәп исемле укытучы хатынның подвалдагы бер бүлмәле фатирында ишек төбеннән почмак алып яши башладык. Әни, киткәндә, әти ягыннан туган тиешле Хәят апаларда бер чемодан калдыруын әйткән иде. Икәүләп шуны барып алдык. Кияүгә чыгасы кыз балага кирәк булган барлык нәрсәне таптым мин анда: урын җәймәләре, мендәр тышлары, карават кашагасы, сөлге-тастымаллар... Әнинең бу нәрсәләрне еллар буе, әкрен-әкрен әзерләп, сандыкка сала барганын сизенә идем. Үзем шунын бервакыт кирәк булырын төшенмим, әнинен, укытучы кешенең, шулай юк-бар белән шөгыльләнүеннән эчтән генә көлеп тә иөрим. Хәзер менә шуларны карап утырганда гына аңладым мин әниемне. Минем өчен иң гаҗәбе тагын шул булды: бу авыр елларда ничек саклап калган ул аларны? Әле соңгы кайтуымда гына да өйдәге затлырак әйберләрнең азык-төлеккә алышынып беткәнен күреп килгән идем бит. И әни, әни . Ничекләр кайтарып бетерермен икән бу кадәр яхшылыкла- рыңны?!
Ата-ана фатихасы булгандыр шул, кеше ишек төбендә булса да бик матур яшәп киттек. Безнең дуслыкка Зәйнәп апаның үз карашы бар: “Минем әни әйтә торган иде” “ир кеше татлы дошман ул, ике бөтен ипиең булса, берсен куйнына яшер” дип әйтә торган иде”, — ди. Олы кеше булса да, аның сүзләренә ышанасым килми. Үзең теләп, яратып чыккан кеше дошман була димени? Яратмаса, ул да минем белән кушылмас иде, малай-шалай түгел. Яше дә мәхәббәт уены уйнаудан узган. Зәйнәп апа үзе үк әйтеп тора бит: “Шәрәф бер чиләк су да алып керми иде, син килгәч йөгереп кенә йөри”, — ди. Дошман кеше шулай була димени?
Мин үзем дә сәер бер үзгәреш сизәм. Йөгерә-йөгерә кайтып мичкә ягып җибәрү, Шәрәф белән бергә утырып ашыйсы кичке ашны әзерләү көтеп алган күңелле мәшәкать мина. Элегрәк, лекциядән чыктыммы, йә кинога, йә матбугат йортына, бер дә булмаса көтепханәнен уку залына кереп утыра идем. Караңгы төшмичә тулай торакка кайту искә дә керми. Хәзер менә шушы салкын һәм караңгы бүлмәгә дә кайтасы гына килеп тора. Югыйсә, Шәрәф тә әле редакциядә, Зәйнәп апа да кичсез өйдә булмый.
Баштагы шикләнүләрем, икеләнүләрем дә онытылды. Әле кайчан гына ирегемне югалтам дип кайгырып йөргән кеше бу төшенчәнең берәр максатын булганда гына кадерле икәнен аңлады. Изге максатсыз ирек
мәгънәсез, кирәкмәгән буш нәрсә икән ул. Мин ирекле, мин җаным теләгәнне эшли алам, дип, үзен дә сизмичә, тайгак юлга кереп китүен, хыянәткә, җинаятькә дә тартылуын бар, аллам сакласын! Болай гына башка килгән уй инде монысы. Хәзер ул мине борчымый, инде җан тынычлыгымны таптым. Ышанычлы кешемнен канаты астында яшәвемне тою белән бәхетле мин.
Шулай бер көнне бәрәнгс әрчеп утыра идем, ят бер кеше килеп керде. Өстендә күксел төстәге язгы-көзге пальто, башында бүрек Озын гына буйлы, сөйкемле кеше Борыныннан һава өреп чыгарган кебек йомшак тавыш белән көлеп куйчы да:
— Яшь киленне күрергә килдем. Шәрәф үзе таныштыра белмәде. Хатип Госман булам мин, — диде
Өстемдә Шәрәфиен таушалган кара кителе, аягымда анын олы киез итеге иде Шушы кыяфәтемдә ят кешене каршы алуыма уңайсызландым, югалып калдым, ни әйтергә белмичә торганнан сон кабаланып, аңа урындык тәкъдим иттем
— Утырыгыз, Хатип абый
Ул башымнан аягыма кадәр сынап караган кебек булгач, тәмам коелып төштем. Эчемнән 'Ат базарындагы чегән кебек, авызымны ачып тешемне генә саныйсын калды инде1" — дип уйладым.
— Шәрәфне әйтәм әле, “гомеремдә өйләнәсем юк" дигән кеше, нинди сөйкемле кызны каптырган.
— Балык түгел лә мин., кабарга.
— Кызлар алар балыктан да шома. Кулга керде дигәндә генә шуалар да төшәләр.
Анын шулай беренче күргәндә ук тәкәллефсез кылануы ошамады миңа Шәрәф белән дус булгач та... Мине белми бит әле ул. Бала-чага белән сөйләшкән күк утыра. Күрешкәннән бирле күнелемдә җыела килгән ризасызлыгым, ниһаять, кыюлык бирдеме, бу юлы Mini дә аптырап тормадым:
— Сез күпне күргән кешедер Тәҗрибәгез дә бардыр Беләсездер, — дип әйтергә батырчылык иттем.
— Тәҗрибә кая инде ул9 Бер кылчыклы балык эләкте шунда.
Мин җавап кайтарып тормадым. Ул да җитди төс алды
— Син ачуланма инде, шаярып кына сөйләшүем Мин сезне кунакка чакырырга кергән идем бит әле. Кичке җиделәргә көтәбез.
— Рәхмәт. Кайткач, Шәрәфкә әйтермен, — дидем, салкын гына.
Бу кешене Шәрәф сөйләве буенча әйбәт беләм дип уйлый идем Күп яхшылыклар эшләгән ул яшь шагыйрьгә. Педагогия институтында аларга чит ил әдәбиятын укыткан Шул вакытта ук шигырьләр язучы егеткә игътибар иткән. Сугышта икесе бер ук фронтта булсалар да, берберләрен белешмәгәннәр Соңыннан Хатип абыйны фронт газетына эшкә алганнар, ә редакциягә минометчы Шәрәф Мөдәррис шигырьләр җибәреп ята икән. Хатип абый, билгеле, аны редакциягә кайтару чарасын күргән Кыр почтасы номеры белән үзе барып, алгы сызыктан, ут эченнән эзләп тапкан Шуннан башлап алар гел бергә булганнар
"За родину" газетынын редакциясе дә. типографиясе да Валдай урманы наратлыгына ышыкланып торган. Соңыннан фронт алга барган саен, күчә-күчә, зур шәһәрләрдә да яши башлаганнар Ә башта бу газетный казакъчасы да, татарчасы да, үзбәкчәсе дә. литва телендә чыга торганы да шунда бер поездда булган.
— Кайчагында командировкадан кайтып керәсең, эт булып арылган, бүре булып ачыккан чагын Җитмәсә шунда ук утырып иртәнге санга материал эшләргә кирәк. Ә купеда — пәри туе Кайсы язу машинкасын шыкылдата, кайсы нәрсәдер эшли, алла белсен, — дип сөйләгән иде бер кичтә Шәрәф — Бервакыт Хатип белән чүт сугышмый калдык. Тик торганда сикереп торды да бу, теше сызлаган кеше кебек, ншекле-түрле
‘Борис Изакович Исбах - урыс язучысы, галим
йөри башлады. “Ай, Марфам, ай Марсым!’’ Бик сагынса, йөрәген шулай баса торган гадәте бар аньщ. Без мона ияләнеп беткән идек инде. Шулай да ачу килә. Teaip уйнаунын кемгә кирәге бар? Безнен кайсыбыз сагынмый да, кемнен йөрәге янмый. Беребез дә каравыл кычкырмыйбыз. Үземне кая куярга белми йөргән көннәрем иде. “Җитәр сина! Шыңшыма. Колакны тондырып бетердең”, — дип акырдым. “Син нәрсә беләсең соң, молокосос! Менә өйлән әле, балаларың булсын...” “Син дуракнын өйләнгәне дә җитәр! Хатын-кызның янына да барасым юк...” “Ялынырлар дип беләсеңме?” Үтерде шул сүзе белән. Авырткан җиремә кагылды. Ботарлады. Сикереп торуымны сизми дә калдым. Шак итеп өстәге урынга башым бәрелде, күземнән утлар чәчрәде. Өстә Әхмәди йоклап ята иде, ул сикереп торды...
Шәрәф исенә, аңына килгәнче Хатип абый купедан чыгып сызган. Егетнең дуамаллыгын белгәндер, арттырып җибәрүен дә шәйләгәндер.
Кичкә таба, берни булмагандай кайтып керә ул. Беркемгә берни әйтмичә, биштәреңдә актарына башлый. Хәер, кемгә сүз катсын. Шәрәф, тәмәке төтененә күмелеп эшләп утыра, Әхмәди әле булса йокы симертә, Сагынгали каядыр чыгып киткән
— Бирергә онытканмын, Борис Изакович* сина күчтәнәч жибәрде, — дип, бераздан Шәрәфкә тәмәке пачкасы суза.
Бу тәмәкенен биштәрдән чыгып кесәгә кергәнен егетнең яшертен генә карап торуын сизми кала ул.
— Күчтәнәчкә каршы күчтәнәч булсын, бу шикәрне Исбахка бирерсең, — дип, Шәрәф тә кичә алган паегын Хатип янына куя.
— Алган шикәрләрен җыеп Казанга җибәргәли иде. Шул көннән соң мин ана үземнекен дә бирә башладым. Ә аннан 'Исбах күчтәнәчләрен” алып тордым. Рәхәтләндем тәмәкегә, —дип сөйләгән иде Шәрәф, тулай торак бүлмәсендә икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырганда.
— Шикәр урынына тәмәке суыргансың икән, — дип көлгән идем шул чагында
Озакламый, бер кочак газет күтәреп, Шәрәф кайтып керде. Ул юынган арада өстәл әзерләп өлгердем. Ит белән томалап пешергән бәрәңгене өлеш тәлинкәләренә салдым, куе итеп чәй ясадым. Өйгә ямь кереп китте. Хатип абый артыннан калган аңлашылмаучылык эреп югалгандай булды, онытылды.
— Хатип Госман кереп чыкты. — дидем, өстәл янына утырышкач, күршедән кергән кеше турында гына әйткәндәй итеп. — Безне кунакка чакырды.
— Кайчанга9
— Бүген, сәгать җиделәргә диде.
— Җиденче киткән бит инде, — диде Шәрәф, сәгатенә карап. — Кунакка барасы булгач, ни эшләп утырабыз соң? Әйдә, җыен.
— Туйга барсаң, туеп бар, диләр бит.
— Хатиплар үз кеше, гаеп итмиләр.
— Ошамады ул миңа. Барасым да килми.
— Барабы-ыз!
— Беренче күргән кешегә хатынын яманлый башлады.
— Марфанымы? Уйнап кына әйткәндер. Алар хәтле матур торган...
— Аның хатыны марҗамыни?
— Керәшен кызы. Чаллыныкы.
— Эшлиме сон ул?
— Укытучылар институты бетергән. Әлегә эшләми. Хатип укыта бит, үзе аспирантурада укый да. Балалары да бар.
— Ни өчен ул сине, гомердә дә өйләнмәскә ант итте, дип әйтте?
— Аны озак сөйләргә кирәк. Бер сөйләрмен әле, йә, барабызмы- юкмы?
Минем ничек тә вакытны уздырып, бармый калу ягын каеруым иде. Бердән, Хатип абыйдан сон калган сәер тойгы яңарды, икенчедән,
шушы жылы почмагыбызда, Зәйнәп апа да өйдә юк чакта, Шәрәфкә ошасын дип тырышып пешергән аш янында икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырыр сәгатьләрне көтеп алам бит мин.
— Сөйлә инд-е-е, — дидем, балаларча ялынган кебек итеп.
— Ярый Кыскасы шул Педагогия институтында укыганда бер кыз белән яратышып йөрдек дип сөйләгән идем бит Көтәргә вәгъдә бирсә дә, сүзендә тормады Кияүгә чыктым дип хаты килде Мине беләсен, дуамаллыкны. Язган хатларын, ана багышланган шигырьләремне җыеп яндырдым да көлен Валдай туфрагына сиптем һич югы, үләннәргә азык булсын дип. Шул чагында “гомерем булып, сугыштан исән кайтсам, бер кызга да карамам” дигән идем. Антымны син боздырдык.
— Сине институттан чыгарганда берүзе яклаган кызмы ул?
— Шул инде Ул чагында курыкмаган идс
Шул мизгелдә мин Шәрәфиен күзләрендә Валдай учагының сүнеп бетмәгән очкынын күргән кебек булдым Яшь кешенен, өйләнмәгән егетнең мәхәббәт шигырьләре бик аз булуына сәерсенеп йөри идем. “Әллә йөрәге ташмы икән, бер дә жылы хисләре юкмы икәнни9" — дип уйлаган чакларым булды. Андый тирән яралар тиз генә төзәлми икән шул, йомылса да эзе кала. Хәсрәт белән үткән көннәрне искә төшереп, гомер буена кызыл жөй булып тора. Шәрәф күзендәге сагышны күргәч, тыныч калдым дип әйтә алмыйм Үтеп киткән давылның сүнә барган хәлсез жиле күзгә ком сипкәндәй итте Ни генә дисәң дә, мин анын бердәнбере түгел шул инде Әмма вакыты җиткәч, учак урынына да үлән үсә бит. Безнең гаилә көлдән яралган феникс кошы кебек. Ә яшь үлән һәм кояшлы жирдә бәхет булмый калмый, тик менә шигырьләре кызганыч.
Тирән сулар тын агалар
иһаять, Шәрәфнең “Жыр үткән юл" дигән китабы басылып чыкты. Уч төбенә сыярлык кечкенә форматлы, аксыл тышлы китапны ни ашкынып көткән идек. Мин тиз генә эчтәлегенә күз йөртеп чыктым. Бар, “Рәмзия” дигән шигырь дә бар. Үз исеме белән чыкса, куанычы тагын да күбрәк булыр иде дә, “ярамый” диләр бит Шәйхи абый сүзендә торган “Исемен алыштырганнан шигырьнең исеме үзгәрми”, — дип, редактор буларак китапка кул куюдан баш тарткан Шуннан сон кулъязманы Әхмәт Исхакка биргәннәр, китап “Редакторы Әхмәт Исхак" дигән сүзләр белән басылып чыккан Хәзер шигырьне “Мин” диеп, үз шәхесеңне белдереп язуны да яратмыйлар “Без" кирәк “Без” Бөтен халык фикере булсын Газетлар да лирик шигырьләргә караганда публицистиканы күбрәк басалар Шәрәфкә атна саен дип әйтерлек шундый бер шигырь язарга туры килә. Газетга эшләгәч, бүлек башлыгы Мөсәгыйть кушып кына тора Летучкала бүлекне мактыйлар. Мөсәгыйтьнең күкрәк киерелгән Хәзер мин аны таныйм инде Кырык алтының көзендә. Министрлар Советы бинасында булган зур җыелышта иң хәтәр сөйләүчеләрнең берсе шул иде бит
Бик яхшы күреп, сизеп торам: газетга эшләү дә, заказ шигырьләр язу да Шәрәфкә шатлык китерми Анын “Идел-Сылу” дигән дастан язасы килә, чибәр болгар кызы турында башлап куйган поэмасы бар Ләкин ул аларга тотына алмый. Язылса да, басмаслар дип уйлый Партия өлкә комитетының Идегәй" эпосы турында карары чыккач һәм Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча куелган "Түләк" операсы сәхнәдән алынгач, борынгы тарихны хәтерләткән һәрнәрсәгә, хәтта шигырь калыбына да шикләнеп караучылар күбәеп китте Шәрәфкә дә "көнчыгыш поэзиясенә тартым озын юллар белән яза" дип тел тидерүчеләр бар. Эчтәлеге заманча булганга күрә генә ачыктан-ачык бәйләнә алмыйлар Ә шәрекъ стиле — Шәрәфнең яраткан алымы "Күкрәкне тутырып тын алган кебек булам, борынгы Иделнең ярларына тулып аккан көмеш суын, кыпчак далаларының
Н
карап күзең җитмәс киңлеген тойгандай булам бу алым белән язганда , — ди ул. “Үлемсезлек” поэмасын да унике-уникеле иҗек белән эшләп утыра.
Ни генә булмасын, гомер елгасы ага да ага. Мин хәзер университетка йөрмим. Биш еллык студент гомере, ачлы-туклы яшәп тә уен-көлкедән арынмаган, юк хәсрәтне бар итеп бәләкәй генә куанычларны да тау итеп, хыял диңгезеңдә бата-калка йөзгән елларны артта калдырып, диплом язарга таралыштык. Минем темам — “Юрмыч бассейнының геоморфологик үзенчәлеге”. Сәяхәтләр көндәлеген карап утырганда Урал буенда йөргән көннәр кабат искә төшеп, мине тагын Көмеш елга ярларына алып килде. Бер кечкенә повесть язарга хыялланып та һаман тотына алмавыма эчем пошып куйды. Соңгы вакытта Шәрәф тә җанга тия:
— Кияүгә чыккач иҗатын ташлаган хатыннар бездә болай да бар. Син дә шулар күк булма инде. Яз! — ди.
Бер көнне балалар өчен ин яхшы әсәрләргә конкурс игълан ителүен кайтып әйтте.
— Синең темаң кызыклы. Материалың яңа, тапталмаган. Көчеңне сынап кара, — дигәч, миндә язучылык шаукымы кузгалып китте.
Өйдә көнозын бер үзем. Бер төркем мәктәп балаларын алып, Зәйнәп апа Мәскәүгә китте. Язгы каникул вакытында башкаланы күрсәтеп кайтырга. Ул яшәгән якның өстәлен зурайтып куйдым да бер башына Юрмыч елгасыннан алып кайткан сызымнарны, диаграммаларны, язмаларны җәеп салдым. Икенче башында “Көмеш елга” көндәлекләре. Иртән Шәрәфне эшкә озатам да өстәл каршына килеп басам: кайсына тотыныйм икән? Йөрәгем, билгеле, соңгысы ягында. Ә акыл әйтә: “Зәйнәп апаң Мәскәүгә гомергә китмәгән, санаулы көннәр тиз үтә, ул кайтканчы, шушы зур өстәл өстендә һич югы сызымнарыңны сызып куй, язуын үз ягыңдагы бәләкәй өстәлдә дә язарсың, диплом яклау көннәрең борын төбендә бит”, — ди.
Айба, Юрмыч, Серебрянка елгалары моннан күп гасырлар элек Дон казагы атаман Ермак атлары таптап үткән татар җирләреннән аккан. Биредә атлар кешнәп күкрәккә күкрәк килгән, уклар сызгырган, ачы төтен бөркеп мылтыклар аткан, хисапсыз кан коелган. Бер көнне елга буенда ял итеп утырганда, күп мәгълүматлы Пепин агай шул замандагы фаҗиганың бер мисалы итеп гыйбрәтле риваять сөйләгән иде.
— Менә хәзер без утырып торган җирдән көньяк-көнчыгышка карап китсәң, түбәсендә ак әремнәр генә үсеп утырган калкулыкка юлыгасың, — дип башлады ул сүзен.
Караңгы чырайлы чыршы, нарат агачлары башыннан шул тауны шәйләгәндәй, барыбыз да ул күрсәткән якка борылып карадык. Инде урман артына төшә башлаган кояшның алтынсыман шәүләсе зәңгәрлеген җуйган күк йөзендә, рәссам пумаласыннан төшкән сары тап кебек, кичке сәгатьләргә серлелек катыш моңсулык биреп тора. Без дәшми генә җитәкчебезнең хикәятен тыңларга җыендык.
— Руслар аны Лысая гора дип йөртәләр, — дип сүзен дәвам итте Пепин агай, учакка чыбык-чабык ташлап, ялкынланып янып китүен көтеп торды да тузанлы учларын бер-берсенә ышкып алды — Жңрле халык Сезгә тау дип әйтә. Моннан бик күп еллар элек тау башында имәннәр шаулаган, киек кошлар оя ясаган, аю, төлке, бүре ауга йөргән. Ә калкулыкның иң биек җирендә аз санлы гаскәре, хатыннары, бала- чагалары белән яшәп яткан татар ханының кальгасы булган. Җәен-кышын төрле яктан килгән сәүдәгәрләр белән гөрләп торган ул җир. Су юллары белән Бохара сәүдәгәрләре килгән, кара урманнар аша Болгар осталары юл сапкан. Алар олау-олау мал китергәннәр. Шуның бәрабәренә кеш тиреләре, эрбет чикләвеге, кисмәк-кисмәк бал, тайга урманының башка байлыкларын төяп киткәннәр Шулай матур гына аралашып яшәгәндә сәүдәгәрләрнең бу якларга таба юлы киселә. Россиянең Себер җирләрен яулап алу еллары башлана. Үз мәшәкатьләре белән бер төрле яшәп яткан
авыллар-шәһәрләр берәм-берәм ятлар кулына керә бара. Озакламый тау башындагы кальгага да чират житә. Көннәрдән бер көнне дошман аны камап ала Кара яу булып килгән чирүгә каршы тора атмый Күчүм хан Дошманда утлы корал бит, ә анда бары тик уклар гына. Мәргәннәр төз аталар атуын, соңгы чиктә дә бирешмәсләр. Ләкин соңгы чик дигәне яман булыр. Андый хикмәтләрне ишетеп тә, күреп тә беләләр инде камалуда гылар.
Менә бервакыт хан янына кече хатыны Сезгә килә
— Ханым-солтаным, тыңлар булсаң, сиңа киңәшем бар, — ди ул — Яшерен юлдан халкыңны алып чык. Гаскәрнең беразы белән мин калып торыйм. Дошман күзен буар өчен. Үзеңнән хәбәр килүгә без дә сиңа кушылырбыз.
Күчүм бу хатынын яшьлеге, чибәрлеге өчен генә түгел, акылы, тапкырлыгына күрә дә барысыннан да артык ярата икән Бу юлы да Сөзгәнең кинәше ошый аңа, ләкин жанын-тәнең белән сөйгән кешене пичекләр итеп дошман камалышында калдырмак кирәк'’ Бик озак уйлана морза, озак икеләнә, әмма хатыны кинәшеннән башка чара таба алмый. Кальгадагы барча халыкның олысын-кечесен алып, яшерен юллардан үгеп, Иртеш буена чыга һәм елганың түбән агымындагы остяк кабиләсенә таба китә.
Сезгә белән калган аз санлы гаскәр, ни тырышса да, көтте дошманга каршы тора алмый Ханнан *1алкын килеп житәргә өлгерми, урыслар кальганы басып алалар. Батыр йөрәкле ханбикәне гаскәре белән бергә әсир итәләр Менә шул чакны, үкенечкәме-бәхеткәме, әле мыек та чыгып өлгермәгән яшь бер казак, үләр дәрәжәгә җитеп, чибәр ханбикәгә гашыйк була
— Аллаһы тәгаләнен әмере шулай икән, берни эшләр хәл юк Мин сиңа буйсынам, егет. Тик бер шартым бар, — дигән ана Сезгә
Мәхәббәттән күзе тонган егет хатын ни әйтсә шуны эшләргә риза икән.
— Боер гына, барысын да үтим, — дигән
— Гаскәремне азат итеп кальгадан озат Шуннан сон мин синеке булырмын.
Гашыйк егет яшь, чибәр, гайрәтле булу өстенә хәйләдән, тапкырлыктан да мәхрүм калмаган. Күк йөзен кара болыт баскан карангы төндә Сөзгә гаскәренең барлык сугышчысын кальгадан чыгарып жибәрә ул. Әмма моны адәми затлар түгел, киек-жәнлекләр дә сизми кала, һәм егет татлы хыялдан исереп, сөйгәне янына ашыга.
Бу минутларда ханбикә ботакларында кошлар йоклаган юкә агачы төбендә ачы күз яшьләре белән елап утыра икән Елга булып аккан тозлы күз яшеннән саргаеп үләннәр кибә, агачлар корый Әле генә урман шаулап үскән тау башы пеләшләнеп кала Казакмы0 Йөгереп килеп җиткәндә үткен хәнҗәрен йөрәгенә кадаган ханбикәнең салкын гәүдәсен генә күрә ул...
Экспедициядән алып кайткан язмаларны карап утырганда шул риваять искә төште дә моңа кадәр кулны тотып торган эчке пружина ычкынып киткәндәй булды Диплом эшен ничек башларга белмичә аптырап йөри идем. Кулыма серле бинанын ачкычын бирделәрмени' Әйе. менә шул риваятьтән башлап китсәм, фикеремне сонгы сугышнын афәтләренә китереп ялгасам, вак елгаларның көчен барлау мәшәкатен акларга юл ачыла түгелме соң?
Язмамның кереш өлешен Шәрәфкә укып күрсәткәч, ана да ошады
— Яз әйдә, беренче вариантны ничек телисең шулай яз, үзеңне чикләмә Җитәкчең белән кинәшкәч, кирәген сайлап алырсың, — диде
"Сайлап алырсың" дигәне генә бераз сагайтты Димәк, яңадан эшләргә дә кирәк булүы ихтимал Ә бер эзгә салынган әйберне сүтеп эшләүнен авырлыгын беләм Шәрәф тә, шигыренен бер юлын үзгәртсәләр тә тузына "Совет әдәбияты"нда басылган бер шигырен укыгач, сүгенеп үк’куйганы исемә гөште Шигырьнең бер юлын бик мәгънәсез сүзләр
белән алыштырганнар иде. “Шагыйрьнең җанын башта редактор талый, аннан калганнарын обллит* йолкый, язучылар каләменнән төшкәнен укучы күрә алмый”, — дип зарланды Шәрәф Шигырьләренә кемнеңдер кул тыгуын бер дә яратмый иде ул. Хәтта бер җыентыгын наборга бирер алдыннан кире алган. 1940 елны чыгачак бу китапны башта Хәсән Туфан редакцияләгән. Инде эш бетте дигәндә генә, көтмәгәндә, Туфан кулга алына һәм, янадан карап чыгарга дип, кулъязманы Хәсән Хәйригә бирәләр “Халык дошманы” дип кулга алынган шагыйрь редакцияләгән эшкә редактор бик “җаваплы” килә һәм берничә шигырьне басарга яраксыз дип таба. Шәрәфнең баш бирмәс яшь чагы, артык бәхәсләшеп тормый, хәер, мәгънәсе булмасын белгәндер, кулъязманы кире ала. Шулай итеп, китап басылмый кала. Хәзер андый дуамаллыгы кими төшкән Теш кысып булса да, әйткән сүзгә колак салырга тырыша. Олыгаюмы бу, әллә гаиләсе алдындагы җаваплылык мәҗбүр итәме? Ни генә әйтсән дә, көн итәсе дә бар бит әле. Ләкин ул чакта бик рәнҗегән иде журналда эшләүчеләргә:
— Тырнак астыннан кер эзләүчеләргә ул юллар ошамасын да, ди. Тик мин исән бит әле, көн дә яннарына кереп йөрим. Үземә әйтсәләр ни була?
Шикләнүем юкка булмаган шул. Профессор Ступишин эшемне шактый җыйнакландырырга киңәш итте Баштагы лирик өлешен суеп, бассейнның гео-геоморфологик үзенчәлеген коры фән теле белән сурәтләп бирергә мәҗбүр булдым. Менә шунда аңладым инде мин Шәрәфнең янып-көюләрен. Ләкин мин алай ук пошынмадым. Язылачак “Көмеш елга”ны уйлап тынычландым Диплом эшеннән тизрәк котылу һәм инде тәмам өлгереп җиткән, кәгазьгә өзелеп төшәсе калган повестьны башлап җибәрү теләге бик көчле булса да, үз-үземне ирексезләп диярлек диплом эшенә яңадан тотындым. Иң элек миңа сызым эшләрен бетереп куярга кирәк Шәрәф фронттан бик әйбәт, ап-ак, шоп-шома немец кәгазьләре алып кайткан булган. “Кирәк эшеңә тотарсың”, — дигән иде. Шул искә төшеп, карават астындагы чемоданнарны тартып чыгардым да пыр тузып кәгазь эзли башладым. Ходаем! Нәрсәләр генә юк бу иске чемодандагы кәгазьләр арасында? Язылып бетмәгән шигырь юллары, аркылы-торкылы сызылган язмалар, газеттан кисеп алган хәбәрләр, кыр почтасына Шәрәф исеменә килгән хатлар, СССР Верховный Советының Мактау кәгазьләре... Барысы да сыер тагарагына салган башак кебек буталып беткән. Ни эшләп элегрәк ачып карамадым икән, буш вакытларым бар иде, рәтләп куйган булыр идем бит. Мин әле һаман да үземне чын хуҗа итеп сизмим, ахры. Яна тормышка, яна шартларга ияләнүе читен. Үзем теләп кушылган кешем булмаса, ике дә уйлап тормыйча, Җәмиләләр, Рәмзияләр янына кире кайтып китәр идем кебек. Кеше өстендә, бигрәк тә аның ишек төбендәге караңгы почмакта яшәү дә күңелне күтәрмидер.
Актарына торгач, калын гына бер дәфтәр табып алдым. Шәрәфнең 1944 елда яза башлап ташлаган көндәлеге икән Болай гына укый башлаган идем, бу чемодан янына ни өчен килеп утыруым да онытыпты Бит артыннан биген ачтым. Солдатның үз күзе белән күргән хәлләр, вакыйгалар үз эченә суырып алды.
“... Янадан 1326 нчы полкка киттем. Кая карама — шунда сазлык. Кыргый урман. Аяк астында миналар ауный. Снаряд төшмәгән урын юк. Үзеңне тудырган, үзеңә ризык биреп үстергән газиз әнкә — кара җир өстенә ышанып аяк басып булмый — минага очравың мөмкин”.
“... Алгы кырый. Беркем дә йокламый. Атулар. Ләкин немецлар ерак. Ара биш чакрым. Чөнки сазлык. Кереп булмый. Бөтен тирә-як якты. Теге якта бер өй яна”.
“... Көндез Вильнода торучы поляк мөселманнар янына киттек. Кечкенә генә бер мәктәп янына җиттек. Без барганда мөселман ирләр һәм хатыннар мәчетне чистарта, юа һәм себерә иделәр. Безне бик яхшы каршы алдылар. Татарча бөтенләй белмиләр”.
•Обллит — кулъязманы басарга рөхсәт бирүче цензура оешмасы.
ккмге сөйлим СЕРЛӘРЕМНЕ?
... Элек немецлар, тирә якта яхшы, уңайлы сарайлар булуга карамастан, мәчетне ат абзары итеп тотканнар. Манарасын снаряд тишеп чыккан шулай да мәчет эшкә ярарлык, стеналарына матур итеп, коръәннән төрле аятьләр язып куелган”..
Шулай дөньямны онытып укып утырганда Шәрәф үзе кайтып керде. Пальтосын җилбәгәй җибәргән. Фуражкасы маңгае артын ла, чәчләре чәбәләнеп төшкән. Мин аны көтми идем әле. Эш сәгате бетәргә шактый вакыт бар. Андый-мондый хәл булмагандыр ла? Алай дисән, авызы колагына җиткән, күзләре көлә.
Өс-башын да салмыйча, алдыма бик күп акча чәчеп татплалы Пальто кесәсеннән дә, костюм кесәсеннән дә коела, чалбар кесәсеннән дә чыга акчалар. Көзге яфрак шикелле әкрен генә тирбәлеп, тезләрем өстенә жай гына ятуларын, фокусчы хикмәтен күргәндәй, авыз ачып карап утырам. Ходаем, бу хәтлене өнемдә түгел, төшемдә дә күргәнем юк бит минем
Ниһаять, кесәләр бушады, ахры, Шәрәф учын-учка ышкып, йә нәрсә әйтәсең, дигәндәй елмаеп карап тора башлады
— Каян алдын бу хәтлене?
— Алдым инде..
Иремнең көр күнеле мина да күчте бугай:
— Банк бастыңмы әллә9 — дип елмайдым.
— Әйе, Кузьма Яковлевич белән
Кузьма Яковлевич китап нәшриятының баш бухалтеры. Олы яшьтәге чуаш Китабы чыгып килүче язучылар ничек тә аның күңелен күрергә тырышалар. Гонорар буласы көннәрдә Кузьма Яковлевичның дәрәҗәсе нәшрият директорыныкыннан да югары буладыр, мөгаен. Баш бухгалтер үз дәрәҗәсен яхшы белә Кешесенә карал кына үзенә сыендыра. Бигрәк тә фронтовикларны якын итә бугай. Бүген иртәнге якта Шәрәф эшләп утырган җиргә шалтыратып
— Минем янга менеп төш әле, — дигән.
Баш бухгалтер үз янына кешене юкка чакырмый Сулуы кабып килеп кергән Шәрәфкә дә “Җыр үткән юл” китабы өчен тиеш булган гонорарны тулысы белән язып биргән
— Акча күп түгел, кассирның банктан кайтканын саклап тор, авызыңны ачып калма, — дигән
Бу елларда нәшриятның акча яклары хөрти икән. Китап бәяләре арзан булса да, чыгу белән сатылып бетми. Банкка акча аз килә, булганын да бармак арасыннан сыгып кына чыгаралар. Китапларын кулларына алган авторлар айлар буе әҗерен күрмичә йөдиләр. Әллә нидә бер гонорар биреп куйсалар, нәшрият коридоры корт оясы кебек гөжләп тора.
— Әзрәк сыйларга туры килде иңде картлачны, — диде Шәрәф
— Үзен дә ярыйсы гына сыйлангансың, — дидем, канәгатьсез булып, анын сәеррәк ялтыраган күзләренә карап алдым
— Ансыз булмый инде, — диде ул, яныма чүгәләп, әле булса чәчелеп яткан акчаларны учына жыя башлады һәм, — ямьсезгә китәсе сүзне башка якка борасы килепме — Бу әллә ни күп түгел Дүрт ел буе землянкада, сукыр лампа яктысында язылган шигырьләр өчен күпмени бу? Үз гомеремдә бер генә тапкыр алдым мин үземчә күп акчаны Яшь ленинчьГга шигырьләр язган малай чагымда. Ин элек туйганчы кызыл су белән ак күмәч ашадым. Аннары әнигә чәчәкле шәльяулык, Сания белән Салисә! ә ефәк пионер галстугы сатып алдым Вот акча иде ул!
Бу вакыйганы беләм. Узган ел мин акча югалтып кергәч сөйләгән иде аны. Соңыннан:
Мен тугыз йөз утыз бишенче .
Сентябрьнең тәүге атнасы.
Басулардан килгән малайга.
Казан, Казан! Ишек ачсанчы! —
дип шигырь дә язган ул.
4. ас. у.» м •.
Җиденче классны тәмамлагач Шәрәф Казанга укырга килә. Бауман урамындагы Матбугат йортын эзләп таба. Шигырьләрен бастырган “Яшь ленинчы” редакциясенең ишеген ачып керә. Өстәл артында эшләп утырган матур апа аны күргәч:
— Сина кем кирәк, энем9 — дип сорый.
— Шигырь апкилгәнием...
— Бездә басылганын бармы сон? Исемен ничек?
— Шәрәф Мөдәррис...
— И-и... Шәрәф син буласынмыни? — ди дә матур апа, кинәт урыныннан кубып, “әңдә”әле”, дип, бүлмәдән алып чыга һәм озын коридор буйлап баргач, бер кечкенә тәрәзә каршына китереп бастыра.
— Шунда тор әле. Мин хәзер... — дип, аны-моны аңлатмыйча, бүлмәгә кереп китә.
Тәрәзәчек өстендәге “Касса” дигән язуны күргәч, малай коелып төшә. Газетта шигырь бастырган өчен акча түләтәләр икән дип уйлый. Анын бит кире кайтырлык та акчасы юк. Яхшы чакта таяргамы әллә, дип уйлап куя. Тик ул бер карарга килергә өлгерми кала, каршындагы тәрәзәчекнең капкачы ачыла да:
— Менә шунда кулыңны куй, энем, — дип, Шәрәфкә кәгазь белән каләм сузалар.
Малай калтырый-каушый кулын куйгач, күп итеп акча бирәләр
— Ал-ал, шигырьләрең өчен гонорар ул, — ди янына килеп баскан матур апа. — Син бит бер дә адресыңны язмадың. Шигырьләрен астына “Мөчали мәктәбе” дип кенә куя идең. Кая җибәрергә белмәдек. Менә хәзер танышыйк инде. Мин Мәрьям Дибаева булам.
Бу акча авыл малае өчен бик күп булып күренә. Әнисе, налог түләр өчен акча кирәк булганда, Баеш базарында күкәй сатып кайта торган була. Анда да бу хәтле күп акча керми иде кулына. Әнисен, сенелләрен сөендерер өчен беренче гонорар акчасына сатып алган бүләкләре булган икән ул яулык белән галстуклар.
— Йә, бу акчаны ни эшләтәбез? — диде Шәрәф, җитди тонга күчеп. — Өс-башны карыйбызмы, әллә өй сатып алабызмы?
Бирде бу миңа мәсьәләне! Чишә алсан, чиш, булдырмасан... Әгәр дә мин Пушкин әкиятендәге балыкчы картның хатыны булсам, аяк тибеп бер кычкырыр идем дә... әй, юк. аяк тибеп түгел, иркәләнеп-жайлап кына ' Минем өйле дә буласым килә, матур киенеп йөрергә дә телим”, — дип әйтер идем. Алтын балык, күз ачып йомганчы, безнең икебезне патша сарайларына тиң өйгә кертеп утыртыр иде. Ләкин без әкият геройлары түгел шул. Җирнен гап-гади кешеләре генә. Алдымда чәчелеп яткан акчалар да ике хыялның берсен генә чынга ашырырлык.
Бу карангы баздан котылу чарасын эзли идек без. Ял саен шәһәргә чыгып, корырак, яктырак бүлмәгә фатир кертүче булмасмы дип белешеп йөрибез. Ләкин берәү дә парлы кешеләрне сыйдырырга теләми. Барысы да ялгызларны, бигрәк тә студентларны алу ягын карый. Аларнъш мәшәкате аз. Бүген монда, иртәгә әллә кайда алар. Гаиләле кешеләр төпләнеп калыр да ахырдан чыгарып булмас дип куркалар. Җитмәсә без бит әле бәби дә көтәбез. Кемнен соң инде яшь бала тавышын тыңлап, тыныч башын тынычсызлыйсы килсен?
Ул елларда шәһәр читендәге урамнардан ике-өч менгә ярыйсы генә өй алып була дип сөйлиләр иде. Бәләкәй генә булса да үз куышыбызга тиенәсе, аяк атлауларына кадәр санап кемнеңдер карап торуыннан, урынсыз кинәшләреннән, туктаусыз акыл өйрәтүеннән башны котылдырасы иде. Дөресен генә әйткәндә, һәр почмагыннан җылы бөркелеп торган якты, чиста, тыныч өйдә яшәве кызыктыра. Туган өемнән чыгып киткәннән бирле чит кешеләр белән — башта тулай торакта, инде менә кеше фатирында көн үтә.
Өс-башны да карыйсы килә. Курсташ кызларның сынаулы-сораулы карашларын тоеп йөрим. Аларча, шагыйрьгә кияүгә чыккан кеше чук
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ»,51 кебек киенергә тиештер инде. Шагыйрьләр акчаны көрәп ала дип уйлыйлармы9 Шулай да, “киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”, дип тә әйтәләр бит әле. Кешенен күзе иң элек киемгә төшә Сугыш беткәнгә инде өченче ел китте. Халыкның өс-башы күзгә күренеп үзгәрә башлады. Кибетләрдә матур киемнәр бик күп. Фронтовиклар өстеннән погонсыз шинельләр, юа-юа унып беткән пшастеркалар төшкәнгә дә байтак Яшь кызлар көяхтәнеп, биек үкчәле түфлиләрдән йөриләр
Яшь чак бит. Кичләрен өйдә утырасы килми.
Бер көнне кинәт кенә уйладык та театрга киттек. Тажи Гыйззәтнең күп сүзгә сәбәп булган “Изге әманәтен” карамаган идек әле. Бу спектакльне кайсылары мактап сөйли, бөтенләй бетереп ташлаучылар да бар. Шәрәф эштән кайтып өстен дә алыштырып тормады:
— Мин капкалап алганчы жыен Театрга барабыз, — диде. — Редакциягә төрлечә язалар. Материал эшләгәнче үзем карамыйча ярамый.
Без килеп кергәндә фойэда халык күп иде инде Чишенеп, икенче катка менәбез дигәндә Шәрәфне Гамир Насрый чакырып алды. Пөхтә киенгән чибәр генә кеше белән сөйләшеп тора иде, Шәрәфиен кулыннан тартып алды да әлеге кешегә мөрәҗәгать итеп:
— Таныш бул әле Татарнын даһи шагыйре Шәрәф Мөдәррис шушы була инде, — диде һәм тиле кеше кебек шаркылдап көлә башлады
Гамирнын үзенә генә хас көлүе бар Китапларда аны “иблис көлүе” диләр. Кешене ярсыта, тәнгә каз тиресе чыгара торган шашкын көлү Көтмәгәндә яңгырап китә дә секундның бер мәлендә шартлап өзелә Нәзек иреннәр кысылып ябыла, күзләрендә салкын битарафлык кала. Шәрәф аны “Гамирический хохот” дип йөри. Атаклы Гомерның "Илиада” поэмасындагы аллалар көлүе, янәсе. Баштарак мина Гамирның көлүе сәер, шаярып әйткән сүзләре ачуны китерә торган кебек иде Күп аралаша торгач, әллә ияләндем, әһәмият бирми башладым. Дуслары арасында Шәрәф белән бары тик ул гына шулай тәкәллефсез сөйләшә иде. Мин моңа аларнын бик озак бергә фронт газетында эшләүләре, сугыш елларының авырлыгын бергә үтүләре нәтиҗәсе дип карыйм һәм шундый мөгамәләгә азмы-күпме хакы бар дип уйлыйм. Шәрәф үзе дә кимен куймый бит, аның турында ни уйласа, шуны яра да сала. Үпкәләшмиләр тагын үхләре.
— Ринат Ибатуллин, — диде пөхтә кеше, Гамирга игътибар итмичә, Шәрәфкә кулын сузып. — Шигырьләрегез белән таныш. Ләкин үзегезне башкачарак күз алдына китергән идем
Шәрәфнең өс-башы бу кешегә фәкыйрь күренгәндер шул. Эштән кайтышлый гына кергән кебек идек бит, шулай да анын тел төбендә кимсетү дигән нәрсә сизелмәде Бер катлы эчкерсез кешенен, балаларча, уйлаганын туп-туры әйтеп салуы гына булды, ахры Шуңадырмы, Гамирнын тагын авыз ера башлавы урынсыз тоелды Моны ул үзе дә чамалады, гадәтенчә, шып туктады да бер сүз дә әйтмичә китеп тә барды
— Гаҗәп түгел, — диде Шәрәф Ибәтуллиннын сүзенә каршы — Сандугачны да бәләкәй соры кош дип уйламыйбыз бит.
Театрдан чыкканнан бирле хиссият дөньясында йөзә идем. Кичен өйгә кайткач шул турыда сөйләшербез, фикерләрне уртаклашырбыз дип уйлаган идем. Тик Шәрәф нигәдер уйчанланды. Сөйләшергә атлыгып тормавын күреп мин дә сүз башламадым Алдындагы чәен ашык-пошык эчте дә, чемоданга ук салып куйган поэмасын алып караштыра башлады Сәхнәдә барган хәлләр, сүтышта яза башлап та, әлегә кадәр кул тимәгән эшен исенә төшерде, ахры Мин дә өстәлне җыеп алгач, урын җәясе иттем, караватыбыз янына ук терәп куйган кечкенә өстәлдәге лампанын абажуры газета белән капланса да, күзгә якты төшеп тора. Әллә шуннан, әллә спектакльдә күргәннәремнс хәтерләүдән, күзгә йокы керми Сөйгәне Әсфанны фашистлар аскач. Наҗиянең акылдан язган йөзе күз алдыннан китми Бигрәк тә ышандырырлык иҮеп уйнады шул аны Зифа Басыйрова Минем кырыйдагы апа гел елап утырды
Боргаланып ятуым Шәрәфкә эшләргә комачаулый иде Әледән-әле
башын күтәреп мина карап ала. Шунда Әхмәт Юнысның сүзен искә төшердем. Теге вакытны Гали абыйлар белән сөйләшеп утырганда: “Артында табак-савыт шалтыратып торсалар, эшләп булмый шул инде”, — дигән иде. Шәрәфнең дә ижат дәрте сүрелде, ахры, утны сүндерде дә:
— Йокла, — дип, тәмәке-шырпысын алып, ишек алдына чыгып китте. Озак торды ул анда. Мин инде әкрен генә оеп бара идем, салкын куллары белән орынуына йокым тагын ачылды.
— Фатир мәсьәләсен карарга кирәк, — диде ул катгый итеп, — болай язып булмый. Син дә эшли алмыйсың. Гомер буе кеше почмагында тормабыз бит инде. Кошның да үз оясы була, —диде.
Ибәтуллиннын театр рәссамы булуын икенче көнне шул Гамирдан белдем. Кичке чәйне эчеп утырганда килеп керде, Шәрәф караватка күчеп утырды, урындыгын ана бирде
— Гамир, кем булды инде ул Ибәтуллин? — дип сорадым, алдына чәй ясап куйгач.
— Театр рәссамы. Декорацияләре шәп, — диде һәм, гадәтенчә көлеп туйгач, Шәрәфкә борылды. — Кара әле, дустым! Театрга да шул хөлләң белән килмә инде. Җүнлерәк кәчтүмең юкмыни соң? Театр бит ул, Казан вокзалы түгел.
— Шулаймыни? Белмәдем, — дигән булды Шәрәф. — Ләбибә, син теге, Англия королевасы янына баргандагы смокингны алып куй әле.
— Букенгем дворецына якынрак күчәргә кирәк сиңа, — диде Гамир, шаяруны дәвам итеп. — Караңгы юллардан үгә-үтә, янына кереп җиткәнче маңгайлар күбеп бетә. Берәр фонарь да элдерә белмисең шунда.
— Сугыш вакытыңда гына торак игеп җайланган подвал бит бу, электр чыбыгын ишеккә хәтле сузарга онытканнар, — диде Шәрәф җитди тонга күчеп. Әлерәк кенә гонорар алуын, дворец ук булмаса да, кечерәк бер өйгә тиенергә теләвен әйгге.
Гамир безне бер маклер белән таныштырырга булды. Бишбалтада абыйларының күршесендә тора икән, Казанны уч төбендәге кебек белә, ди. Кайда нинди йорт сатыла, күпме сорый, күпмегә бирергә исәбе бар икәнен, төнлә йокысыннан уятып сорасаң да, әйтеп бирә, ди.
Гамирның үзенең торыр урыны бар. Радиокомитет йортынын аскы катында шактый зур бүлмәдә яшиләр, хатыны Васфикамал Саттарова диктор булып эшли, шуңа биргәннәр. Тәрәзәләре төньякка карап тора, кояш төшми. Ул ягы белән безнең подвалдан әлләни артык җире юк. Әмма жылы һәм коры. Мичкә ягып азапланырга, утын эзләп йөрергә кирәкми, йортның үзәктән жылыту системасы аларга да керә. Гамирның эш өстәле аерым. Шунысы безне бик кызыктыра. Ашарга утыргын саен кәгазьләреңне өстәл почмагына җыеп куясы юк.
Мин сине беләм...
улса да була бит үзәккә үтә торган шыксыз көннәр. Тышта пыскаклап көзге янгыр ява. Тизләми дә, әкренләми дә, теш сызлаган кебек җанга тиеп, туктаусыз сибәли дә сибәли. Тәрәзәгә карасаң, юеш, салкын, авыр һава басымыннан юл читендәге юкәләрнең башлары иелгәнен, яфракларын койган шәрә ботакларның яңгыр тамчыларын күтәрә алмыйча салынып төшүләрен күрәсең. Иорт түбәләренә орынып, әкрен генә агып барган кара болытлардан бүлмәгә иңгән шыксыз караңгылык эчне пошыра. Түшәмдәге бердәнбер лампочканың боек кына януы бу хәлне көчәйтә генә. Эшкә кул бармый, җанны ялкаулык баскан.
Яшьләр газетының бер бүлмәсендә без өчәү эшлибез. Тәрәзә янындагы өстәл шагыйрь Сәхаб Урайскийныкы Ана каршы сәясәт бүлегенә җаваплы Идият Абдулов утыра. Иң җайсыз урында, ишек төбендә — минем өстәл. Төньякка караган, ничә еллардан бирле юылмаган, рамнары буяу күрмәгән тәрәзәнең яктысы аяз көнне дә минем өстәлгә килеп
Б
житми Әледән-әле ачылъш-ябылып торган ишек тавышына да ияләнеп бетә алмыйм. Ходаем, минем урыным гел шулай ишек төбендә булырмы икәнни инде9 Түргәрәк узар көннәрне күрерменме берәр вакыт9
Туры килсә дә килә бит. Үскән чакта йоклый торган урыным да ишек янында иде: әтинен үзе ясап куйган агач караваты Шәрәф белән кушылгач та тормышыбыз кеше ишек төбендә башланып китте Инде менә беренче эш урыным да шуннан узмады. Алдан килгән урын өчен, диләр Әле ике генә ай эшләгән кешегә ж айлы урын әзерләп куймаганнар шул. Урайскийның кул астында, әдәби бүлеккә килгән чиле-пешле әйберләргә үзем белгәнчә жавап язып утырам. Тешем үтмәстәйләрен шефка бирәм. Сәхаб абыйнын эше болай да күп. Язучылардан килгән кулъязмалар аның кулыннан үтә. Алар белән сөйләшү бик үк жинел түгел. Какча гәүдәле, пөхтә кеше ул Мина анын мөлдерәп торган кара күзләре, озын кара керфекләре ошый. Бер карасан шаян очкыннар чәчә, бер карасан, үзәкләрне өзәрлек моң була аларда. Урайскийнын тирән, кара шадраларын да оныттыралар ул күзләр.
Идият Абдулов белән икәү гел әйткәләшеп утыралар. Дөресрәге, Идият бәйләнә. Икесе дә Хода бәндәсе, югыйсә, икесенә дә бер үк кояш карый, бүлешер әйберләре дә юк кебек. Урайский унлап китап чыгарган шагыйрь. Бик матур җырлары бар “Син кайтмадын"ы гына да ни тора. Татарстанда аны белмәгән, җырламаган кеше бар микән ул?
“Кошлар күптән кайтты, син кайтмадын. ”
Идият тә язып маташа. Ниндидер бер пәрдәлек пьесасы авыл сәхнәләрендә уйнала, ди. Тагын язып караган да, анысы барып чыкмаган, ахры. Культура министрлыгында да, драматурглар белән дә ачуланышып беткән Ул әйберен безгә дә күтәреп килгән иде.
— Синнән язучы чыкмый, журналистикага ныклап ябыш, — дип, Шәрәф аңа мишәрчә, турысын әйтте
Ул хәзер безнең гаилә турында тузга язмаган сүзләр сөйләп йөри. Мин дә аны яратмыйм. Кремльдә үткән зур җыелышта күрүгә үк өнәмәгән идем Миңа анын, карсак кешеләргә хас булганча, борын чөеп йөрүе ошамый Шул сөйкемсез борынын теләсә кая тыгып, иснәнеп йөрүен дә яратмыйм. Сугышта аны разведчик булган, диләр. Бу гадәте бәлки шуннан калгандыр. Пинжәгендәге Кызыл Байрак орденын юкка бирмәгәннәрдер Дөрес булса, ул аны мунчага да тагып бара, диләр
Урайский да сугышта булган. Ләкин ул бер вакытта да башыннан үткәннәрне искә төшерергә яратмый. Аны тормыш баскан. Бишме-алтымы баласы бар бугай. Шуларнын мәшәкәте башыннан ашкан Бүген дә:
— Ботинкам авызын ачып бара, — дип, үз алдына сөйләнеп утыра. — Төзәтергә бирсәң, “янасы арзанрак” дип әйтерләр инде
Талчук базарында бераз киелгән ярыйсы гына әйберләр сатылганын белгәнгә, үземчә кинәш бирәсе иттем:
— Базарда әйбәт кенә әйберләр була, чыгып карагыз
— Базарга әниеңне алып чыксаң, әти дә табып кайтырга була анысы, — диде ул, яза торган кәгазен бер читкә алып куйды да тәмәке төрә башлады.
Юеш һава тәмәке төтенен бүлмәгә кире куды, борыша ачы ис бәрелде
— Сәхаб абый, чыгып тартыгыз әле, тын алып булмый бит
Ул чыгып тормады, учы белән төтенен куа-куа, бер-пке суырды да, төпчеген сүндереп, сугышларда йөреп кайткан алюмин тәмәке савытына салып куйды
— Ирләр исе чыксын дип әйткән идем
— Андый истән болай да гарык.
— Да, тәмәкене ашый инде ул Шәрәф.
Кайдадыр йөреп кергән Идият урынына утырырга өлгермәде, калагына Шәрәф исеме керүгә
— Карале, аны чирли диләр, дөресме9 — диде
Хәл белергә теләп, яхшы ният белән сорау түгел иде бу. Әгәр
шулай булса, мин Шәрәфнең бер атнага ял алып, “Биш минут” дигән поэмасын машинкада басып утыруын әйткән булыр идем. Ә болай:
— Юк, авырмый, — дип кенә жавап бирдем.
— Яшермә инде, ирләр чиредер әле.
— Үз хәленнән чыгып әйтәсеңме?
— Да, Идияттә андый чиргә иммунитет юк инде ул, — дип, Сәхаб абый да сүзгә кушылды.
— Кем әйтте? — диде Идият, кабынып китеп, У райс кийның күзенә керерлек булып алдына килеп басты.
— Сүз иясе белән йөрми, — диде тегесе тыныч кына —Сәлимә апаң бик тәмле бәрәңге пәрәмәче төреп җибәргән, әйдә, кил, тамак ялгап алыйк.
Ул, өстәлгә газет җәеп, кара икмәк телеме, кабыксыз бер-ике бәрәңге, шырпы кабы белән тоз чыгарып куйды. Бәләкәй термостан стаканга чәй агызды. Аның шундый да җитди кыяфәт белән табын әзерләвен Идият сүзсез генә карап торды да, төкереп чыгып китте Мин дә буфетка төшеп менәсе иттем.
Әйләнеп килүемә “сәгать бишкә — редакторга!” дигән хәбәр ишеттем. Редакциянең эше турында җыелып сөйләшүләрне ярата идем мин. Йомшак кына, елмаеп кына сөйләшә торган, Шәрәфнең беренче шигырьләрен газетта бастырган Мәрьям Дибаева, матур киенеп йөрергә яраткан Суфия Әхмәтова, кулыннан тәмәкесен төшермәгән Мәгъмүрә Бибарсова, бөдрә чәчле Хәбиб Гобәйдуллиннар эшли моңда. Әле күптән түгел генә җаваплы секретарь булып Зәки Нури килде. Барысы да аяклы тарих дип әйтерлек кешеләр. Сөйләгәннәре гыйбрәтле да, кызык та. Алар сүзенә һәрвакыт колак салалар. Ләкин бүгенге җыелышның тизрәк бетүе хәерле иде. Бүген тимер юлчылар клубында Шәрәф белән очрашу булачак. Поэманы укырга Хәким ага Сәлимжанов ризалык биргән Эшем бетүгә мин дә шунда барырга тиеш идем. Бәлки, әле редактор Гали Хуҗи иртәрәк тә җибәрер дигән өметем бар. Газет чыгасы көн түгел бит. Ә мин, энә өстеңдә утыргандай булсам да, җыелышның ахырын көтәргә мәҗбүрмен. Чөнки сүз әдәбият бүлеге турында бара. Алдагы ел башларына яшь язучылар конференциясе булачак икән.
— Сәхаб, соңгы елларда әдәбиятка килгән өметле яшьләрнең исемлеген барла әле. Кем ул, кайда яши, эшлиме, укыймы? — диде редактор, Урайскийга карап. — Редакция каршында ижат түгәрәге оештырырбыз, бәлки
— Уйлап карарга була.
— Уйлау гына җитми, эшләргә кирәк.
Андый чакта киңәш бирүче күп була бит, бигрәк тә үзләре эшлисе эш булмаганда. Бу җыелышта сүз алып сөйләмәгән кешеләрдән мин генә калам бугай инде. Түзмәдем, алданрак җибәрүен үтенеп, редакторга язу язып җибәрдем. Укыды да бер читкә алып куйды, күтәрелеп тә карамады.
Ниһаять, утырыш тәмамланды. Очып чыгардай булып ишеккә ташлануыма:
— Ләбибә, сабыр ит, машина белән илтеп куярбыз, — дип, Гали абый туктатты.
Тышта янгыр басылган иде инде Фаралар яктысында күлдәвекләр ялтырап-ялтырап китә, алардан машина тәрәзәсенә ныграк су чәчри Бертуктаусыз “машинаның дворнигы” эшләп тора.
Тимер юл идарәсенең вокзал янындагы яшел буяулы, зур, мәһабәт бинасы янына җитәрәк Гали Хуҗи белән Зәки Нури:
— Әллә кереп тыңлыйбызмы9 — дип киңәшеп алдылар.
— Вакытыгыз булса... — дип, аларны кыюсыз гына хупладым.
— Вакыт үзебезнеке. Сатып аласы түгел, — диде Зәки, гадәтенчә авыз ерып.
Кызыл почмак бүлмәсендә халык күп иде. Барысы да дип әйтерлек ирләр. Кайсылары киемен дә салмаган. Изүләрен генә чишеп җибәргәннәр. Аларга карагач, бераз утырырмын да, чыгып китәрмен дип кергәннәр дә, инде менә дөньяларын онытып, артистны тыңлыйлар, дигән тәэсир кала.
КЕМГӘ сеплим СЕРЛӘРЕМНЕ?55 Машинистлар, поезд төзүчеләр, диспетчерлар арасыннан, тиз генә күз йөртеп, Галимҗан абыйны эзлим. Ул күренми
Хәким ага шәп укый поэманы!
Әхтәм Мусин китте конторага —
“ Борчалары”н басып килергә.
Ялкин дигән ошбу мошенникка Әлифбадан сабак бирергә.
Әхмәт Мусин .тигәне — Галимхан абый ул, Юдино депосының машинисты Моннан берничә ел элек, үзебез өй сатып алганчы, без аларда фатирда торган идек. Нарат урманына караган ике тәрәзәле, кояшлы бүлмәбезне әле булса сагынам мин. Кызыбыз Әлфия шунда туды, ерак дип тормадылар, Казаннан кунаклар килеп йөрде
Йорт хужабыз Галимҗан абый сүзгә юмарт кеше. Әзрәк төшереп тә алса, мәзәк сөйләргә ярата. Чын итеп, үзе күргән хәл итеп сөйли ул.
— Бер көнне получка алдык та бик әйбәтләп юдык моны. Минем иптәш кәйрәк нәрсә, артыграк та киткән мона. Тыңламый гына бит аяклары Бара торгач, “бух” сулы чокырга. Ә анда бер ана дуңгыз аунап ята икән Шинель сәдәпләре кебек ике рәт тезелгән дуңгыз имчәкләренә кулы тиеп китте дә‘ '*Үзебезнең брат икән әле”, — дип, дуңгызны кочаклап та алды Көчкә иллеалла өстерәп чыгардым үзен.
— Иптәш дип утырмасана, үзең булгансыңдыр әле, — дип, хатыны Сәрби апа җинелчә генә әрләп ала
— Тик тор, карчык! Характерымны беләсен, — дип көлә Галимҗан абый.
Болай ул үзе ипле кеше. Шәрәф белән төннәр буе гәпләшеп утыралар. Шушы поэманы язарга ниятләве дә шуннан булды бугай Шәрәфнең. Кызганыч, бүген Галимхан абый үзе юк, рейска киткәндер, күрәсең. Уйларымны дөресләгәндәй:
Минем герой бүген поезд белән
Китеп барды рельс буйлата —
дигән сүзләр колакка керә.
Кичә тәмамланып, халык таралгач, Шәрәф кунакларны вокзал ресторанына чакырды Вакыт әллә ни сон булмаса да, кеше аз күренә Аяк өсте капкалап алырга кергән юлчылар, ялгыз башы салып утырган бер-икс сәрхүш һәм шау-шулы яшьләр төркеменнән башка кеше күренми Юан биленә таплы чүпрәк бәйләгән (ак алъяпкыч димәсән, хәтере калыр) официант ханым күрше өстәлдә утыручылардан ашау хакы алып тора
— Ханым, безнең янга да сугылсагыз икән, — диде Шәрәф, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып.
— Минем биш кулым юк, — дигән дорфа тавыш ишетелде
— Безгә ике кулыгыз да бик җиткән, — диде Зәки, ана каршы
— Йә инде, ачуландырма, йә бөтенләй килмәс, — диде Гали абый, гадәтенчә тынычлык сакларга теләп.
Официант меню язылган дәфтәрне ‘ шап" итеп өстәлгә ташлагач, Шәрәф ачып карады һәм сызгырып җибәрде:
— Рәттән сызганнар монда.
— Кабарлык бер әйбер дә юкмыни9
— Лангет дигәне бар, ашарлык булса
Шәһәр үзәгендәге затлы ресторан түгел шул инде бу Шәрәф әйткәндәй — забегаловка Дөнья рәхәтенә чумып утырып булмый монда Шулай да Шәрәф белән Зәки администраторга кереп сөйләшкәч, таплы эскәтерне чистарагына алыштырдылар. Өстәлгә затлы балык, кыздырган тавык, әле генә ясалган яшелчә салаты килде.
— Эш беткәч, уйнарга ярый, — дип, Зәки учын-учка ышкып алды да коньяк шешәсенә үрелде Рюмкаларга затлы эчемлек салынган арада Гали абый
— Мөхәммәт белән Прага ресторанында утырган идек, — дип, сугыш елларында Мөхәммәт Садри белән үтеп барышлый гына тамак ялгап чыгуын хәтерләп алды. Андагы тәртипне, затлылыкны, матурлыкны сөйли башлагач, күпне күргән Сәлимҗанов:
— Әкренрәк, Гали, урман — колак, кыр — күз, диләр. Мондый җирдә кем булмас та, кем тыңлап тормас, — диде.
Гали абый, кызлар кебек кызарынып, күзләрен түбән төшерде. Артистның сүзен Зәки җөпләп куйды:
— Бер абзый “шундый хуш исле, бер төтәтсәң, артыңнан кызлар калмый” дип, немец сигаретын мактап утыра икән. Икенче көнне килеп алып киткәннәр үзен.
Сүзнең кирәксез якка борылуын сизеп, Шәрәф:
— Очрашуга соңга калдыгыз, — дип куйды.
— Шулай туры килде иңде. Алданрак белмәдек бит, үзең әйтмәдең, — диде Гали абый. Бокалларга коньяк коеп мәшәкатьләнгән секретаренә карап алгач: — Редакциядә әдәбият түгәрәге оештырабыз. Алып бар әле шуны, Шәрәф. Яшьләр иҗатын күзәтеп барасын бит, — диде.
— Йә, монда эш турында сөйләшмик әле, Шәрәфнең уңышы өчен күтәрик, — диде Зәки.
— Минем уңыш турында сөйләргә иртәрәк әле. Мин бу тостны Хәким ага сәламәтлеге өчен күтәрәм. Радиокомитегга очрашып сөйләшкәндә бик үк ышанып бетмәгән идем. Вәгъдәсендә торды. Олы башын кече итеп килде, үтенечемне кире какмады. Поэманын әйбәт кабул ителүе Хәким аганың артистларча шәп итеп укуыннан булды. Рәхмәт, Хәким ага! — диде Шәрәф.
— Килде-китте әйберне шәп итеп укып булмый ул, — диде Хәким ага, аңгәмәне дәвам итеп.
— Язганыңны тәнкыйтьчеләрдән алда халыкка уку гыйбрәтле икән. Чын бәяне алар бирә инде, бик акыллы сүзләр сөйләүчеләр булды.
— Ал арның да төрлесе бар, — диде артист, Гали абыйның сүзенә каршы төшеп. — Спектакль барганда сагыз чәйнәп утыручылар да була.
Артист хаклы иде. Казанны театрал шәһәр дип әйтсәләр дә, чын сәнгать белән хозурланудан бигрәк, урыс әйтмешли, “на людей посмотреть, себя показать”, дип йөрүчеләр дә җитәрлек. Отеллоның газаплы монологында кычкырып көлгән кешеләрне дә күргәнем бар, антракт саен буфетка кереп өсти торгач, спектакль ахырына мәлҗерәп төшүчеләр дә була. Соңгы пәрдә ябылыр-ябылмас, дөбердәп, кием алырга йөгерүләре — анысы инде гадәти хәл. Шулай да.. Шулай да тамашачының күбесе — сәхнәдәге хәлләрне күңеле аша үткәреп, кичереп, уйланып, гыйбрәт алып караучылар. Пәрдә ябылгач та аягүрә басып алкышлаган, артистларны сәхнәгә кат-кат чакырган тамашачы өчен иҗат газаплары кичерә ләбаса Хәким Сәлимҗановлар. Бүген соң. . Бүген сәгатьләр буе тын да алмыйча аны тыңлаган кешеләргә ни әйтәсең. Күбесе эштән сон, өенә дә кайтып тормыйча, кереп утырган бит инде.
— Абыйлар, гафу итегез, сез язучылар бит, әйеме?
Кинәт бирелгән сорауга сискәнеп киткәндәй булдым. Өстәл янына килеп баскан кешегә игътибар итмәгәнмен икән. Чәчләре тузгып маңгаена төшкән, күзеннән нур качкан, ирен читенә кыяр орлыгымы, нәрсәдер ябышкан, яшел галстугы кыйшаеп, таушалган пинжәге эченә кереп беткән бер сәрхушнең ялагайланып, үз кешедәй әрсез елмаеп торуына сәерсенеп карадым Менә ул имән бармагын Зәкигә төбәп:
— Мин сине беләм бит, син писа язасын. Минем дә бер дус писа яза, — диде.
— Йә. нинди писамны караганын бар инде, ягъни мәсәлән? —диде Зәки, бер генә минутка драматург роленә кереп.
Сәрхуш җавап бирергә ашыкмады, күрше өстәл читеннән урындык алып, яныбызга кысылып утырды. Шуннан соң гына йөзен чытып:
— Син миннән сорау алма инде. Сорау алырга мин үзем дә бик
оста, — диде һәм. кинәт айнып киткәндәй булып, урыныннан торды, гафу үтенеп, тәрәз каршындагы шау-шулы өстәлгә күчеп утырды.
Мәжлесебезнен яме китә башлауга Шәрәфиен кәефе кырылуын күреп торам. Андый чакта аскы иренен чәйни башлый ул. Ярый әле бу бәндә вакытында китеп барды. Ярый әле Шәрәф дәшми калды. Шулай да шикләнеп:
— Әллә кайда күргәнем бар бу сволочьны, — дип куйды
Шунда кылт итеп исе.мә төште узган атнада Идият янына килгән иде бит ул.
Көлсәң көл. еласаң ела
азандагы бердәнбер татар мәктәбендә язучылар, музыкантлар. сугыш ветераннары кебек күренекле кешеләр белән кызыклы очрашулар булгалап тора икән. Әле менә Габдрахман Әпсәләмовның чакырылуын белгәч. Урайский мине шунда җибәрде
— Әйбәт кенә бер репортаж язып кайт әле, гонорар да булыр үзенә.
Читлектән чыккан кош кебек канатланып барсам да, укучы балалар кебек үк, дөньямны онытып тыңласам да, репортаж язуның читенлеген кайтып өстәл янына утыргач белдем. Тәэсирләрем шул кадәр күп. кайсы башыннан тотып язарга белмим Ә мина 40-50 юллык урын бирелгән Башлыйм да ташлыйм, сызам да бозам. Повесть язудан да читенрәк, билләһи! “Кыскалыкта — осталык" дип әйтәләр дә бит Кыскалыгын булдырырсын да анысы, тик менә осталыгына ничек ирешергә9 “Алдагы санга өлгертергә кирәк”. — дип, шеф ашыктыра житмәсә.
Кылны кырыкка ярырлык шундый вакытта, эч пошырып. Шәрәф килеп керде тагын.
— Менә бу кәгазьне Рәпкигә кертеп бир әле. Мин өйгә кайтам. — диде. Үзе нык дулкынланган дип әйтимме, берәрсе белән сүзгә килгәнлеге күренеп тора, аскы иренен чәйнәп алды. Күнслсез хәл булганны сизсәм дә, эшемнән аерылырга теләмичә
— Нигә үзең кермисең9 Күрәсең ич, эшем тыгыз, — дидем.
— Кайткач әйтермен. Хәзер үк керткән бул, — дип. Сәхаб абыйга да бер авыз сүз катмыйча, жил-жил килеп чыгып та китте
— Моңар нәрсә булган9 — диде шеф, күнелемдә туган сорауны теле белән кабатлап.
— Приказ каты булды. Обсуждению не подлежит, — дип. Идият авыз ерып утыра тагын
Шәрәф калдырган язуны ачып укымыйча түзә алмадым “Моннан ары редакциядә кала алмавым сәбәпле, эштән азат итүегезне үтенәм", — дип, редакторга язган гариза иде ул. Укыгач аптырап калдым. Ни уйларга да белмәдем Иртән эшкә бергә килдек. Кип турында сүз дә булмады Командировкага жыенуын, авыл клублары турында проблемалы мәкалә язарга теләвен әле кичтән генә сөйләп утырган иде
Уйладым-уйладым да, редакторга кермәскә булдым Шәрәфнең холкын бсләм, юк кына нәрсә өчен дары кебек кабынып китә дә соңыннан үкенә үзе Ләкин кайтып төшәргә горурлыгымы, кирелегеме ирек бирми Шуның аркасында күпме жәфа чикте инде ул Бәлки бу юлы да алай ук зурдан кубарлык эш булмагандыр Кайткач сөйләшербез, аңлашырбыз, үтәр әле
Көнем борчулы үтсә дә, репортажны язып бетереп, машинкада да бастырып. Сәхаб абый алдына салгач, кайтырга рөхсәт сорадым Хәлемне аңлый иде. каршы килмәде
Трамвайдан төшеп бераз баргач, ике тау арасындагы кысан тыкрыкка керергә кирәк миңа Тау астында да, тау битен кисеп ясаган бәләкәй мәйданчыкларда да уртасына пычкы чүбе салып, тактадан корылган өйләр
К
билдән карга батып утыралар Олы урамдагы шау-шу килеп җитми монда. Таулар каплап тора. Машиналар да әллә нигә бер, утын-мазар китерәсе булганда гына керәләр. Өйдән-өйгә сузылган сукмаклар булмаса, түбәләрдән төтен баганалары күренмәсә, иртәдән кичкә хәтле тынмаган балачага тавышлары ишетелмәсә, йокы патшалыгына килеп кергәндәй булыр идең. Ә биредә кешеләр яши, авыллардан паспортсыз килгәнгә күрә, хөкүмәт эшенә урнаша алмаган кәсепчеләр, базар сәүдәгәрләре, кесә караклары, яшәр урыны булмаган безнең ише интеллигент кисәкләре килеп сыенган бу эчпошыргыч тын, тыныч һәм тынчу чокырга. Балаларның шау килеп уйнап йөрүләре генә биредә дә гадәти тормыш барганын сөйли. Ә аларга чыннан да ирек. Тамакларын туйдырып чыгарсаң, артларыннан каравыллап йөрисе юк.
Тыкрыкка борылып керүгә, колагыма сабыйларымның тавышы ише-телде. Ишеттем дә шулар өчен кан калтырап торган йөрәгемә рәхәт булып китте, әйбәт музыка тыңлагандагы кебек, жанымны сөенеч биләде, көне буе тынычлык бирмәгән уйларым онытылды. Минем өчен бары тик алар гына, кадерлеләрем генә бар иде бу минутта. Бер көтү бала-чага чыр-чуы арасыннан да аерам бит мин аларнын тавышларын, дөм-караңгыда булса да, тын алуларыннан да таныр идем үзләрен.
Шактый зур итеп салынган өебез утырган тау битендә чана шуалар. Аларга карап торуы үзе бер кызык икән. Берсе өстенә берсе өелгән балаларның яртысы таудан төшә-төшә үк чанадан коелып калды. Бүтәннәре, тау итәгенә төшеп җиттем дигәндә, чаналары салулап, җиргә чәчелделәр. Бер-берсенә торырга комачаулап кар өстендә әүмәкләшә башладылар, үзләре ачусыз гына әйткәләшәеп алдылар:
— Коз-зел!
— Ты сам козел!
Малайларны берәм-берәм кулларыннан тартып торгызырга туры килде. Улымнын өстенә-башына карарлык түгел, пальто төймәләре чишелгән, шарфының бер очы җирдә сөйрәлә, күзенә төшкән бүреген күтәреп куйгач кына күрде ул мине.
— Әни-и...
Аның тавышында сагыну, ярату һәм шул ук вакытта минем тарафтан шелтә көтү дә сизелә иде. Ул арада тау башыннан кызым да йөгереп төшеп, миңа сарылды. Аның да чәчләре тузгып, шәл читеннән бүселеп чыккан. Икесенен дә өс-башларын тиз-тиз генә рәтләп алдым. Уеннан туймаганнар иде әле. Өйгә керәселәре килмәде.
— Уйнасагыз, тәртипле генә уйнагыз, — дигән сүземне әллә ишеттеләр, әллә юк, тыңлап та тормадылар, аяк эзләреннән шомарып беткән, пыяладай ялтырап торган сукмактан тау кәҗәләре кебек йөгереп менеп киттеләр. Мин дә кече улымны җитәкләп алдым. Бәләкәй булгач, аны уенга катнаштырмаганнар, тик торып туңып беткән бичарам. Берсүзсез кулыма ябышты. Йон бияләйдән булса да, боздай туңган бармакларын учым белән җылытырга теләдем. Шәрәфкә ачуым килде. Чытып га карамаган шул балаларны. Аның ваемсызлыгын тою якты хисләремне сүндерде.
Без кергәндә Шәрәф язу машинкасында басып утыра иде, башын күтәреп карамады. Өйнен кече ягында улыма плитәдә сөт кайнатып эчердем, җылынып, бит алмалары алсуланып китте. Велосипедына атланып, бүлмә буйлап дөбер-шатыр йөри башлады. Мин дә “эш бүлмәсенең” ишегенә килеп сөялдем. Шунда гына Шәрәф эшеннән бүленеп:
— Рәпкигә кердеңме? — диде.
Сорыйсын белә идем, җавабын әзерләп куймаганмын Аптырап калдым. Сөйләшүне әрепләшүдән башлаунын мәгънәсе юк. Шәрәфиен холкын беләм, тиргәшү аның җенен генә чыгара. Аннан соң күреп торам: бик бирелеп эшләп утыра. Андый чакта эшеннән бүлдерсәң кәефе кырыла, теше сызлаган кебек, көн буе чытылып йөри инде ул.
Иҗатына кагылышлы авыр сүз ишетсә, аеруча үҗәтләнеп, каләмгә тотына. Андый чакта әллә бар, әллә юк син аның өчен Алдындагы ак
кәгазь генә тынычландыра аны. Эчендәге үртәлүләреннән шулай котыла. Аның уенча, тыныч күнелле кешеләр гомумән шагыйрь була алмый. Моның өчен йә шәхси фажига, йә дөнья, ил күләмендәге фажигаларны кичерергә кирәк. Тетрәндергеч вакыйгалар чорында ин башлап шагыйрьләр тавышы ишетелә. “Шундый хәтәр көннәрдә Шамун Фидаилар килә мәйданга, аларнын тавышы набат булып яңгырый,” — ди Шәрәф Фронтта һәлак булган сабакташ дуслары Әхмәт Әминов белән Габдулла Галиевне бик еш телгә ала.
Шәрәфиен соравына каршы:
— Кергән идем. Обкомга киткән, — дип алдашырга мәҗбүр булдым.
— Иртәгә эшкә баргач та кертеп бир
— Син үзен бармыйсыңмыни9
- Юк
— Ул гаризаңны язганда уйладыңмы сон бераз, ничек яшәрбез9 Балалар бар бит.
— Гонорарга торырбыз
— Гонорарга калган көн — таны атмаган төн инде ул.
— Булмас! — диде Шәрәф тавышын күтәреп. Ачуы чыта башлаганын сизеп торам. Туктарга иде мина, йә сүзне башкага борырга иде Бер башлагач тыелып кала алмадым:
— Сина рәхәт. Теләсәң, эшкә барасын, теләмәсәң, ташлап кайтасын. Ә мин бурычка керә-керә туеп беттем инде
— Акча гына булсын сиңа. Минем иҗат итәсем килә, аңлыйсынмы шуны-юкмы9 Шагыйрь бит мин Дунгыз караучы хатыннарны мактап плакат шигырьләре язучы түгел. Гарык мин андый эшләрдән
— Әйбәт эшләгәч, нигә мактамаска, колбасаны барыбыз да яратабыз бит.
— Кызганырга кирәк ал арны, мактарга түгел, резин итек белән тездән саз ерып йөриләр, өсләреннән пычрак кара халат төшми
— Эшләре шул булгач..
— Немец фермерларын күрсән икән бер
— Күреп кайткансың бит, нигә шулар турында язмыйсын9
— Язып кара!
Кызып киткәннән генә әйтүем инде Андый әйберләрнен басыла алмавын үзем дә беләм. Кешеләрне уңай мисал ярдәмендә тәрбияләү дигән фәлсәфә аркасында күз ядындагы көекләрне дә күрмәмешкә салынабыз. Тәнкыйтьләп кара берәрсен, коллективка яла ягасын дип, авызыңны томаларлар
— Кәкрене без генә төзәтә алмабыз инде Бер-ике теше сынудан тәгәрмәч туктамый, әйләнә дә әйләнә Без бит тәгәрмәч тешләре генә
— Кирегә әйләнә түгелме сон ул9
Монысы бигрәк инде Арттырып җибәрде Шәрәф. Әйтер сүз таба алмадым
Без тормышка икебез ике төрле карыйбыз, ахры Минем күп нәрсәне алсу төсләрдә күрүемне Шәрәф балалыктан чыгып бетмәвем дип уйлый Ул үзе һәр нәрсәне төбенә-тамырына төшеп тикшерә дә күңелсез нәтиҗәләргә килә. “Сугышта кан ерып йөргәндә мин дә синен кебек оптимист идем Фашистларны җиңгәч проблемалар үзеннән-үзе хәл кылыныр дип белә идем Нәрсә күрдем сон мин илтә кайткач9 Сугыш шартларында бер җан булып йөргән кешеләр икегә аерылды Берәүләр түрә булды да Европаның пычрагын җыештырып йөргән безнең ише "дворниклар" белән рәтләп сөйләшмиләр дә", — дип әйтергә ярата ул
— Ә фронтовиклар күкрәк кагып, без кем дип йөрергә яратмыймы9 — дип әйтәм мин аңа.
— Үзеңә булган мөнәсәбәткә каршы жавап кына ул Энергия никадәр нык кысылса, шартлау көче шундый каты була.
Кайвакыт шулай тирәнгә кереп китәбез дә бер-беребезне аяламас хәлгә җитәбез Кайчагында мин “Туктагыз, тирәнгә кермәгез, ерып чыга
алмассыз”, — дип, итәктән тартып торган гайре табигый көч бармы икән әллә бу дөньяда?” — дип уйлыйм. Бу юлы да әйткәләшә торгач, икебез дә туктап калдык. Шәрәф биргән гариза турында сөйләшүнең очы чуалганга көрсенеп куйдым. Шул вакыт шартлап ишек ачылды һәм балаларның үзләреннән алда тавышлары килеп керде:
— Гамир абый үлде!
— Ни сөйлисез, акыш-макышлар?! — дип, Шәрәф урыныннан сикереп үк торды.
— Үлде инде, үлде, — диде кызым
— Күзен ачмый.
— Кайда соң ул? Кайда күрдегез?
— Тетя Полялар өе артында ята.
— Таудан егылып төште, үзебез күрдек.
“И Ходаем, өй стенасына бәрелдеме икәнни соң?” — дигән уй башымнан йөгереп үтте. Безнен өй утырган тау бите белән түбәндәге Полина түтәйнеке арасында ак кар өстендә җәелеп яткан Гамирны күргәч, очып төшкәндәй янына төштек. Кичке эңгер-меңгердә аның йөзе таш кебек каткан, зәңгәрләнеп киткәндәй күренде. Ник бер мускулы селкенсен дә, керфеген ник бер кагып карасын. Мәет тә мәет, ул да мәет. Шулай да күңел ышанмый, аңын гына җуйгандыр кебек.
— Кул тамырын тотып кара әле, тибәме икән9
— Ни булса да, өйгә альт керергә кирәк, әйдә, булыш әле, — диде Шәрәф, Гамирны кузгатырга азапланып. Кая ул! Үлгән кешене “авыр була” диләр иде. Дөрес икән. Икәү генә күтәрерлекме соң! Җитмәсә тауга каршы. Аптырагач:
— Миңлегали абый эштән кайткандыр, чакырып кил әле, — дип, аяк астында чуалган бер малайны күршегә кертеп җибәрдек.
— Кем үлгән? Кайда ул? И Ходаем, — дип такмаклый-такмаклый, ире артыннан Зәйнәп тә килеп житкәч, дүртәүләп күтәреп алдык без аны.
— Авыр икән, кәҗә маен чыгарды, — диде Миңлегали абый, Гамирны диванга кертеп салгач.
— Авыр булмыйча, язучы кешенең эче тулы уй бит аның.
Зәйнәпнең әллә чынлап, әллә уйнап әйтүе булды, барыбызны да сискәндереп, әле генә тынсыз яткан кешенең, Шәрәф әйтмешли, “Гамирический” көлүе яңгырады. Бер мәлгә ни уйларга белмичә катып калдык, аңлап алгач, үзебез дә аңа ияреп көлә башладык. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды бугай.
— Куркыттың, сволочь! — диде Шәрәф, инде торып утырган дустын урынына төртеп аударды. Әллә бу Гамирның эчендә сәгать механизмы кебек берәр нәрсә бармы икән9 Боруы беткәч, шып туктый торган. Без әле һаман тыела алмыйбыз, Миңлегали абый белән Зәйнәп тә күзләрен сөртә-сөртә чыгып киттеләр, ә Гамир бөтенләй икенче кешегә әйләнде дә куйды.
— Абыегызны кулда гына йөртерлек аны, — диде җитди төс белән.
— Ни өчен?
— Хәзер әйтәм, — диде ул, кабаланып кесәләрен капшый башлады.
— Әллә төшеп калган инде9
Аның мастер кулы белән юынып ясалгандай шома, матур йөзе үзгәрде дип кенә әйтү аз, олы фаҗига кичергәндәй, агарынып киткәндәй күренде. Кызганып куйдым.
— Өстеңне салып эл башта, — дидем.
~ — Мужикмы син, юкмы! — дип, ачуын Шәрәфкә күчерде Гамир. — Өй салып керә алдын, шуңар бер әйбәт баскыч ясап куя белмәдең. Берәрсенең егылып үлгәнен көтәсеңме?
— Сизиф хезмәте ул, — диде тегесе тыныч кына. — Син үлмәдең бит әле.
Шуннан соң ул эш бүлмәсеннән бер шешә коньяк алып чыкты да Гамирга биреп:
— Моны югалттыңмы әллә? — диде.
— Тупас кеше син, Шәрәф. Шаяра да белмисен. Инфаркт була язды бит.
— Берәр шатлыгын бармы әллә? Коньяк тотып килгәнсең
— Син моның өчен беләсеңме кемгә рәхмәт әйтергә тиеш9 Идият Абдулов галижанәпләренә. Матбугат йортыннан ияреп чыккан иде. Артымнан калмыйча килә дә килә. Кибеткә кереп тә котыла алмадым. Күзен шакмакландырып карап торганда үч итеп коньякның биш йолдызлы- сын алдым. “Затлы аракы эчәләр” дип сөйләп йөрсен әйдә.
— Абдулов исеме телгә кергәндә коньяк та эчмим мин.
Алар әйткәләшеп калды, ә мин кичке аш әзерләргә керештем. “Ашыйсы килә”, — дип балалар кайтып керде. Аларнын тамагын туйдырып урынга яткырганчы да бераз вакыт үтте. Олы якта өстәл әзерләп, Шәрәфләр янына кергәндә тезгә-тез куеп дип әйтерлек (бүлмәнен зурлыгы шулай гына) утырганнар да, Шәрәф Гамирга нидер укый. Алларында ачып куелган коньяк шешәсе, ике рюмкада тулы эчемлек. Кәефем кырылып китте. Моны сизгән Шәрәф:
— Без әз генә.. Европача тоткалап кына куябыз, — дип акланды.
— Кара әле, великолепно бит бу! — диде Гамир, әсәренеш — Татар әдәбиятында беренче сонет — Гамир Гамир буламы соң төрттереп алмаса: — Тынлап кал, Шәрәфтән мондый шедеврлар сирәк чыга, — дип чәнчеп куйды.
— Синең үзен кебек инде, — дидем төксе генә.
— Тыңлыйсызмы-юкмы, акыш-макышлар! — диде Шәрәф, чәкәлә-шүебезгә исе китмичә.
— Бетте, бетте, дустым!
Бер гажәп матур кыз гомер күгемдә, Кояштай нур чәчеп, яктырып тора. Көн димәс, төн димәс, һаман күкелдә Мәхәббәт ялкынын яндырып тора Жсмслдәп нур уйный сихри күзендә. Әйтәчәк сүземнән яздырып тора Сизәдер, ут күп дип. йөрәк түрендә. Сабырлык яңгырын яудырып тора Бу кыз гел шул яктан аерылып тора Мин ярсып хисләргә артык бирелсәм, Ул. охшап дулкынга, чигенеп китә, — Беркадәр ял һәм тын алдырып тора. Шул вакыт назланып мин дә чигенсәм. Ул тагын артымнан йөгереп җитә.
Шәрәф тагын, тагын укыды. Онытылды, барысы да онытылды Эреле-ваклы мәшәкатьләре, чүп-чар борчулары, дуслар һәм бик үк дус булмаган кешеләре белән тулы кырыс тормыш юкка чыкты. Әле бик үк еракта калмаган яшьлегем, дөньяны бары тик ал төсләр аша гына күргән вакытым әйләнеп кайтты. Мин үземне бөтенләй башка кеше men сиздем, яңадан чәчәк бакчасына кергәндәй булдым. Күңелемдә бәйрәм иде Шушы сихри мизгелне Гамир бозды:
— Яңа жанрның тууын юмасаң, гөнаһ булыр, — диде ул, сонетлар укылып беткәч.
— Беләсең килсә, бу жанр моннан алты гасыр элек Италиядә туган.
— Булсын. Татар әдәбиятында яңалык әле ул.
— И дөнья, көләргә дә, еларга да белмәссең сезнең белән, — дидем, урынымнан торып — Аш янына утырыгыз
— Шуның өчен дөнья инде ул. Көлдерә дә, елата да. Ожмах түгел, — диде Гамир, фәлсәфәгә бирелеп
Бераздан мин урыныма кереп яттым, алар утырып калдылар Ләкин
күземә йокы кермәде. Бер төн эчендә ике-өч шигырь язып газетларга илтә алган кешенең шул ук вакытта чын шигърият дөньясында да яши алуын аңламадым. Шигырь бит ул йөрәк каны белән языла. Кешедә йөрәк бер генә ләбаса. Салкын акыл белән дә язып буламы икәнни аны? “Кирәк тирәкне ега” диләр шул. Көндәлек тормыш өчен андый шигырьләр дә кирәктер. Коры сүзгә караганда шигырь юллары үтемлерәк була бит. Ләкин бер көнлек шигырьләр артык күбәеп китсә, шигъриятнең дә, шагыйрьнең үзенең дә дәрәҗәсе төшә. Шәрәфнең дулап кайтуын хәзер генә аңлый башладым кебек. Әлерәк кенә сөйләшкәндә “Мин бит шагыйрь, әдәби батрак түгел”, — дип өзелеп әйтте бит
Соңгы айларда инглиз әдәбияты белән мавыгуын күреп йөри идем. Язу өстәлендә Шекспир әсәрләре, Байрон шигырьләре ята. Итальян сонетларының урысчага тәрҗемәләрен күргәч тә әллә ни исем китмәде. Югары дәрәҗәдәге шигърияткә сусавыннан, күнеленә ял алырга теләвеннән дип уйладым. Шул сусау аның йөрәк кылларында уйнап, шигъри дәртен уятып җибәргәнлеген генә аңламаганмын. Саф мәхәббәт, кешелек хисләре белән яшәгәндә, күңеле белән чын шигърият бакчасында йөргәндә, җаныңа ятмаган, йөрәген кабул итмәгән нәрсәләр турында язу, “денем өчен түгел, көнем өчен” дип эшләү чын иҗат кешесенең көчен дә, дәртен дә, моңын да, фикри тирәнлеген дә йота барадыр, күрәсең. Шәрәф шуны белеп торган, шуңар баш күтәргән, шартлар дәрәҗәгә җитеп үртәлгән. Ул аның редакция эшеннән туюы түгел, ярата ул газет эшен, фронт редакцияләреңдә эшләгән чакларын әле дә сагынып сөйли. “Шул еллар мине шагыйрь итте”, — ди. Әдипләр, нинди генә жанрда язсалар да, газет эшен белергә тиеш дип карый.
Ләкин тормыш дигән кырыс чынбарлык та бар бит әле. Үзен теләгәнчә генә язып, үзеңчә яшәү генә мөмкин түгел. Шәрәфнең дә иҗади мөмкинлекләренең коргаксый башлавына ризасызлык белдерүе икән ул.
Мондый халәттә ни эшли алам инде мин9 Балалар дип, гаилә дип бәйләнү намуссызлык булыр иде. Кыен чакларда: “җан биргәнгә җүн бирер әле”, — дип әйтә торган сүзе бар иде безнең әнинең. Чыннан да, бер җае табылып, тормыш үз эзенә төшә иде тагын. Миңа да шулай дип юанырга кала инде. Үзем эшләп торам. Шәрәфнең әйберләрен редакцияләрнең борып кайтарганнары юк әле. “Исән булсак, үлмәбез”, — дип әйткән ди берәү.
Сүнмәс утлар булмас әле
атарстан язучыларының съездын бәйрәм көткән кебек көтеп алдык. Сугыштан соң икенче генә тапкыр җыелып сөйләшү бит әле бу. Күп җирләрдән кунаклар чакырылган. Мәскәү белән Уфаны әйтмим дә инде, Украинадан, Казакъстаннан, Урта Азия республикаларыннан исемнәре бик билгеле, танылган язучылар килгән. Әдәбият институтында бергә укыган сабакташы — кыргыз язучысы Камчы Юнысовны Шәрәф беренче көнне үк кочаклап алды.
Элек заманнарда колхозлар шулай уңыш бәйрәме үткәрәләр иде. Ул көннәрдә бөтен авыл гөрләп тора иде. Кунак-төшемнең чуты булмый торган иде. Бу съездны да мин бала чагымдагы шул уңыш бәйрәменә охшаттым. Язучы хезмәтенең уңыш бәйрәме иде ул.
Ленин бакчасына килеп кенә кергән идем, Хәким ага Сәлимҗанов белән йөзгә-йөз очраштык.
— Исәнмесез, Хәким ага9
Ул сәламемне алып тормады, көне буе бер бүлмәдә утырып эшләгән кеше кебек илтифатсыз гына:
— Менә машина оттым бит әле, шуны алырга язу килгән, —дип, кулыма бер кәгазь кисәге сузды.
Т
Съезд утырышына ашыга идем, исәнләшеп кенә китәрмен дигән идем, туктап калырга мәжбүр булдым.
— Кит әле' Менә шатлык! — дип, кабаланып кәгазьне алдым.
— Ядәч' — дип көлеп җибәрде Хәким абый
Аптырап киттем. Шаяртамы сон ул? Минем анын белән ядәч аерганым юк лабаса.
— Ничек инде9 — диде артист, чынлап торып гажәпләнде, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, йөзендәге елмаюы югалды. — Оныттыңмыни, теге чакта ресторанда аерган идек бит
— Шул вакыттан бирле исегездә тотасызмы9
— Ну, бу яшьләрнен хәтере! Ядәч сөяген башта Галиягә суздын, “мин хәзер үк отылам” дип, ул алмады. Шуннан сон икәү аердык
— Ул кичне хәтерлим үзе. Онытылырлык булмады. Иртәгесен Шәрәфне идарәдә шелтәләделәр шунын өчен.
— Нинди унай белән утырганны әйтергә иде.
— Ул әйтми каламы сон? "Минем кайда кемнәр белән эчүемне тикшергәнче, поэма төгәлләвем белән котлар идегез, Хәким Сәлимжанов ага тимерюлчыларга сәгатьләр буе укыды. Шунын өчен дә кунак итәргә хакым юкмыни", — дигән.
— Каян белгәннәр диген син аны?
— Хәтерлисезме, безнең янга бер сәрхуш килгән иде Мин сине бсләм, син писа язасың” дип, Зәкигә бәйләнде
— Шул булгандыр дисеңме9
— Үзе түгел. Союз тирәсендә чуалучы бер дусты бар анын.
— Кара син аны! — диде артист һәм күңелсез сүзне тәмамларга теләп: — Шәрәф хәзер нишли соң? — дип сорады
— Башы-аягы белән инглиз әдәбиятына чумды. Шекспирның "Ричард- Арслан йөрәк”* дигән трагедиясен оригиналдан тәрҗемә итә
Яраттылар. Куябыз", — диделәр. Культура министрлыгында договор төзеп, ун мен сум юнорар да бирделәр Ләкин әсәр театр репертуарына кертелмәде. Сәбәбен төрлечә аңлаттылар. Бу маҗаралар башланганчы, Шәрәф Шекспир сонетларын да тәрҗемә итә башлаган иде Шунын белән мавыгып, трагедиянең куелмавына артык пошынмады Кулъязманың бер нөсхәсе Хәким ага Сәлимҗановта калды. Аның архивында саклана булыр әле
— Инглизчә беләмени9
— Телләргә хирыслыгы бар аның Сөйләшә бслмәсә дә, айлап укый. Аңламаганын сүзлекләрдән карый. Әдәбият институтында укыганда хатларын инглизчә язып аптыратып бетерә иде Ә мин төннәр буе сүхлек белән утырып, укып чыга идем анын хатларын
Трагедия турында сүз чыккач. Хәким абый.
— Ничек бара сон эше9 Бетерәме9 — дип кызыксынды
— Бетеп килә, ахры Көне-төне утыра.
— Безгә килеп укысын Театр кабул итсә, үзем куям
Ул тагын да нәрсәдер әйтергә теләгән кебек иде
— Хәким абый, гаф\ итегез, съездга ашыгам, — дидем
Ул:
— Сәлам әйт үзенә, — дип китеп барды.
Халык урнашып беткән иде инде Янына килеп утыргач Шәрәфкә "Хәким абыйны очраттым Сиңа сәлам әйтте", — дип пышылдарга гына өлгердем, сәхнәгә президиум әгъзалары һәм кунаклар чыга башлады
Төп докладта Шәрәфиен исеме актив язучылар рәтендә телгә алынса, минем исем ижат активлыгы җитәрлек булмаганнар белән бергә саналды Докладчыга үпкәләрлегем юк иде, искә алынуына рәхмәт Беренче китабымнан сон шактый вакыт үтсә дә, ике генә повесть язып бастырырга өлгердем "ӨЙ" диеп, “балалар" диеп, “редакция эше" диеп, язарга да
'Шәрәф бу трагедияне тәрҗемә итеп театрда укыды
вакыт калмаган иде. Бервакыт Шәрәф “Ибиридән И сигә кадәр” дигән фантастик әсәр язарга тәкъдим итте Хәтта планын да төзеп бирде. Галәм киңлегендә сәяхәт итәргә тиешле очкычның капитаны шагыйрь булырга тиеш иде Анын өчен шигырь юлларын да язып куйган иде ул Өйләнешкәнче үк әле: “Яртысын үзем язып булса да, исемеңне әдәбият дөньясына чыгарам”, — дигән сүзе капыл искә төште дә киреләндем.
— Синен күңелендә туган бит. Эшләп бетергәнсең дип әйтерлек. Утыр да яз, — дидем.
— Миңа ышанмыйлар. “Җир астында жиде көн”не язып күрсәттең инде Шулай булгач, монысын да яза аласын.
— Үзем уйлап тапкан тема булмагач, кереп китә алмыйм.
Шәрәфнең ачуы чыкты:
— Мин әйткәнгә язмыйсың инде, — диде.
Шуның аркасында берничә көн үпкәләшеп йөрдек. Иҗат эшеннән сүрелүемне теләми иде ул. Ә минем жегәрлегем җитмәде. Артык пошынмыйча, язасы килгәндә генә язып, үз жаема гына яшәүгә ияләнеп килә идем бугай инде. Шәрәфнең, билгеле, моңа эче поша иде Ә бүген бөтен халык алтын ла тәнкыйть сүзе ишетү минем дә йөрәк итемне чәнчеп куйды.
Ләкин әле бу баласы гына булган икән, алда икән әле анын анасы! Партия өлкә комитетының идеология секретаре Салих Батыев үзенен чыгышында күп язучыларның башына сугып үтте. Иң катысы Шәрәфкә эләкте бугай. Анын горурлыгы булган, каләмдәшләре яратып кабул иткән сонетларны тетеп салды. Чынбарлыгыбызның әһәмиятле мәсьәләләреннән аерылу, үзеңнен эчке хисләрен белән генә мавыгу поэзиябезнең күп кенә әсәрләрендә күренә, дигән фикере дөрес тә булсын, ди. Бу сүзләрне студент чагымнан ук ишетәм иңде. Бәлки шулай кирәктер, дигән фикергә ияләнеп беттем кебек. Ләкин бу очракта кабул итә алмадым. Нәкъ менә сонетларга карата әйтелгәнгә, күңелем карышты. “Мәсәлән, без моны Шәрәф Мөдәррис сонетларында, Нури Арслан шигырьләрендә күрәбез” — дип әйтүен ничек аңларга? Шул да чынбарлыктан аерылу булдымы инде? Яшь егет белән яшь кызның мәхәббәте, гаилә кору, балалар үстерүләре, тыныч, бәхетле яшәүләре турьшда бит ул шигырьләр. Шул ук совет гаиләсе турьшда. Янәсе, Шәрәф Мөдәррис үзенә утыз биш яшь тулуны хәсрәтләнеп искә ала. Тормышнын гөрләп торган чагында үзенең югалткан балачагын, тормышының таңын сагына. Төшенкелеккә һәм эч пошуга бирелә. Шул фикерен раслау өчен Салих Батыев соңгы сонеттан өзек тә китерде:
Сукты чаң, яшемнең утыз биш чаны, Кайда син, балачак, гомерем таңы9 Күп микән мин күрер июньнәр саны9 — Уйласам шуларны, кинәт моңланам.
Укыдымы икән ул сонетларны Батыев, әллә кемдер әзерләп биргәннәргә генә таянып сөйләдеме икән? Аптырап залда утыручыларга карыйм, күпләрнең тыныч, ваемсыз, арый төшкән йөзләрен күрәм Шәрәфкә карыйм, ул да исе китмәгән кебек утыра Кыйнала-кыйнала авыртуны тою сәләтен югалтканмы икән әллә ул ? Әле иртәнге якта гына Гали Халит аның “Әбдүш Ялаяп” хикәясенә ябырылган иде. Имеш, Шәрәф Мөдәрриснең бу әсәрен сатирик хикәянең үрнәге дип атаучы иптәшләр белән килешми ул. Имеш, бу фельетон тискәре геройны — яла ягучы образын читлектән качкан һәм намуслы кешеләргә куркыныч булган ерткыч җанвар сурәтендә бирә. Имеш, безнең намуслы кешеләребезнен мондый мораль яктан гарип, әшәке бәндәләр белән реаль көрәшен сурәтләми.
Гали Халитнең шулай дип әйтүе гаҗәп түгел, ул, гомумән, Шәрәфне яратып бетерми кебек. Икесе дә каты әйтүчән, сүзгә килсәләр, чакма таш бәрелгән кебек очкыннар чыта. “Әбдүш Ялаяп” турындагы фикере дә безнен өчен яналык түгел иде инде, “Чаян”да басылып чыккач ук ишеткән идек. Ә менә Батыевның сүзләре... Ул инде җитәкче органнар
фикере дип кабул ителә бит. Кешенен язмышы бәйләнгән ана. Ялгышырга тиеш түгел Батыев кебек кешеләр, бер сүз әйткәнче ун тапкыр уйлап карарга тиеш. Моннан сон нәшриятка якын да җибәрмәүләре мөмкин бит инде Шәрәфне.
Кичке утырыштан сон Шәрәфне көтеп тормадым, тиз генә кайтмас- лыгы билгеле иде инде. Язучылар да таралышырга ашыкмый кебек. Төркем- төркем жыелып сөйләшкән, җитди сүзләр уен-көлке белән аралашкан, чытык йөзләр, ерык авызлар күренеп киткән җирдән авыр тойгылар белән аерылып, редакция бүлмәсендә көндездән калган эшләремне эшләп утырдым. Үземнең дә өйгә аяк тартмады Ялгыз өйгә кайтып керәсем килмәде. Җәй башыннан ук малайларны авылга җибәргән идек. Ел да шулай итәбез. Бер җәйне Шәрәфләр ягында булалар. Аннан нәкъ Каракитә* малайлары булып кайталар Мишәрчә сузыбрак, мишәр сүзләре катыштырып сөйләшә башласалар, Шәрәфиен үзенә дә кызык булып китә.
— Сугын инде! — дип көлә ул, малайларының авылны белеп үсүләренә шатланып.
Редакция бүлмәсеннән караңгы төшеп, күз бәйләнгәч кенә чыгып киттем Күңелем төшенке иде. Эш белән дә тынычлана алмаган идем Өебезнсн караңгы тәрәзәләрен дә күрәсем килмичә кайтып киләм. Йә Алла! Чатны борылгач та урамга караган өч тәрәзәнең өчесендә, ул гына җитмәгән, әле чоланда да, прожектор янып торамыни, ялт иткән утларны күргәч, аптырап киттем. Минем уемча, бу вакытта Шәрәф өйдә булмаска тиеш иде бит. Мөгаен, берәрсе белән кайткандыр. Шул гадәте бар анын Әзрәк авызына керсә, кеше ияртеп кайта. Өйдә рәт бармы-юкмы — уйлап тормый. Ярый ла, Гамир кебек үз кеше булып беткән берәрсе килсә. Бөтенләй уйламаган, көтмәгән кешеләр белән кайтып кереп тә уңайсыз хәлгә калдырганы бар. Рәхмәт инде, шундый чакта күршем Зәйнәп коткара.
Бу юлы өй тулы кунаклар иде. Уфа язучылары. Аз гына вакытка каушап калдым. Ләкин үземне тиз генә кулга алып, төбенә чаклы ачык торган ишектән эчкә атладым.
— Кунаклар бар икән, исәнмесез!
Табын якындагылар сикерешеп тордылар. Ир затлары өстәл артыннан чыгып, берәм-берәм каршыма килеп тез чүктеләр, кулымны үбеп күрештеләр. Бу көязлекнең бары уен гына, кунакларнын шуклыгы, театраль трюк икәнлеген белсәм дә, уңайсыз булып китте
— Ой, алай ук кирәкми инде, — дидем, кулларымны артыма яшерергә теләп.
— Ир-егетләр гомерләрендә ике генә очракта тез чүгәләр, — диде кунакларнын таза гәүдәле, түгәрәк ак йөзлесе. Муса Гали дигән шагыйрь, җыр көйләгәндәй йомшак матур тавыш белән — Полк байрагы алдында ант иткәндә һәм гүзәл ханымнар каршында
— Әйтсә әйтә инде ул безнен Муса. — диделәр калганнары Шәрәфнең генә йөзе чытык калды
— Кайда йөрдең? — диде ул төксе генә
— Әллә көнләшәсен инде’’ — диде өстәл гүрендә утырган ханымнарның берсе Ә икенчесе:
— Хатынын яратмаган ир генә көнләшми ул, — дип, төзәтеп куйды
Кунаклар миңа таныш иде инде Съезд башланган көнне үк Шәрәф таныштырган иде Өстәл түрендә утырган ике яшь. чибәр ханым белән дуслашып та өлгергән кебек булган идек Хәер, анын берсен, зәңгәр күзлессн, Рәисә дигәнен электән дә белә идем Гөлшат Зәйнашева белән радиода эшләгән вакытыбызда яныбызга килеп йөри иде Педагогия институтыңда бергә укыган булганнар Уйламагаңда-көтмәгәндә Шәриф Биккол дигән шагыйрьгә кияүгә чыкты да Уфага китте дә барды Ханымнарның икенчесе, кояштай якты елмаеп:
— Мин Фәния булам, — дип кулын бирде
’Каракитә — Чүпрәле районындагы авыл
Ана каршы Рәисә:
— Гыйлемдар Рамазановнын хәләл җефете, — дип өстәргә кирәк тапты.
Mini аларны, махсус әзерләнеп, кунак итеп чакырырга ниятләп куйган идем. Шәрәф кенә ашыгып ташлаган бит менә.
— Ләбибә кайткач, тәмләп индийский чәй эчәбез икән әле, — диде Наҗар, башын чайкап, чал керә башлаган куе, калын чәчләрен артка ташлап куйды.
— Әле иртә, иртә! — диештеләр кунаклар, аның сүзен мәҗлесне төгәлләүгә ишарә дип уйлап
Бу “чәй” дигәненен үзенә күрә матур бер истәлеге бар иде. Аны Шәрәф белән Наҗар да, мин генә белә идек. Узган ел Наҗар Казанны сагынып, Уфадан килеп төшкән иде. Радиокомитетта Шәрәф белән очрашканнар. Ике шагыйрь, ике фронтовикның сүзләре килешкән. Әдәби тапшырулар бүлмәсендә бик озак сөйләшеп утырганнар. Шуннан соң Тукай каберенә чәчәкләр куеп кайтканнар Кичкә таба гына арыл-талып, ләкин искиткеч матур истәлекләр белән килеп керделәр өйгә.
— Бик сусадык, Ләбибә, бер кайнар чәй эчик әле, — диде Наҗар керә-керешкә.
Мин аларга виктория җиләге белән, куе итеп ясалган һинд чәе эчерттем, Наҗарның шуны искә төшерүе иде.
— Чәйгә өлгерербез, — диде Шәрәф рюмкасын кулына алып — Арслан тотарлык кына булса да менә бу “чәй”не күтәреп куйыйк.
Шәрәфнең сүзеннән көлешеп алдылар.
— Минем тәкъдимем бар, — диде Гыйлемдар, кулын мәктәп балалары кебек күтәреп. — Шушы табында утырган гүзәл ханымнар исәнлегенә булсын!
— Ә мин аларны җыр белән тәбрик итәм, — диде Наҗар, хуплаганны да көтмичә җыр башлады:
Ирәндеккәй тавы бигрәк биек,
Тора-тора мендем башына,
Кемнәр генә гашыйк, әй, булмады, Сәлимәкәй, кара кашына...
Наҗарнын ягымлы баритон тавышы, киң күкрәктән чыккан иркен сулышы, сагышлы моңы әсир итеп, студент чакларымда йөргән Урал тауларына алып менеп китте дә, яңадан гөнаһлы җиребезгә кайтарып куйды. Дөньясын онытып җыр тыңлаган бер мин генә түгел икән әле. Карасам, Шәриф тә күзен сөртеп утыра.
— Безнең Шәрифулла җыр тыңлый алмый ул, күзләре яшьләнергә генә тора, — дип, Рәисә иренең чәченнән сыйпап куйды.
— Бу кадәр мон каян килә сиңа, Наҗар? Әтиең бүләгеме, әниеңнекеме? — дип сорамый түзә алмадым, әле булса моң диңгезендә тирбәлгән көе.
— “Атаңа җиткерә алмыйсың, балам, атаңның күкрәге киңрәк иде", дип әнкәйнең әйткәне исемдә калган, — диде Наҗар.
Җәйге төн болай да кыска була, утыра торгач, яктырып беткәнен сизми дә калганбыз.
Казан урамнарын яңгыратып бер җырлап кайтыйк әле, яшь чаклар искә төшсен, — дип, Наҗар урыныннан кузгалды
Беркая кайту юк, шушында ятып йоклыйбыз да, чәй эчкәч, бергә чыгып китәбез, — дип, Шәрәф аңа каршы төшкәч, берсе дә икеләнеп тормады.
Эш кенә түгел, кунак булып утыру да алҗыта икән ул. Ир-атлар өстәлне бер читкә алып куйдылар, Рәисә белән Фәния билләренә алъяпкыч бәйләп, савыт-саба юа калдылар. Ә мин, мич башыдай жылы, гәрәбәдәй сары идәнне тагын бер кат тиз генә юып алдым да ирләр өчен урын салдым. Фәния белән Рәисәгә үзебезнең ятакны бирдем.
— Авылдагы кебек тәгәрәшеп йоклыйк әле бер. — диде Гыйлемдар, йомшак мендәргә башын салгач.
Шәрәф бүлмәсендәге кушеткада ирләрнең ярым пышылдап сөйләшү-ләренә колак салып озак яттым. Сүзләре Померанцев дигән кешенен ' Новый мир" журналында чыккан мәкаләсе турында иде. Әдәбиятта эчкерсезлек турында” дигән мәкалә тирәсендә шау-шу съездга кадәр дә күп булды. Университет студентлары хәтта шул турыда диспут та оештырып маташканнар Партия Үзәк комитеты бу мәкаләне тәнкыйтьләп чыккач, бөтен ил буйлап сәер бер дулкын йөгереп үтте. Моңа кадәр язган әсәрләрне яңабаштан карап, янача бәя бирү шаукымы безнен съездда ла нык сизелә иде. Хәтта Мирсәй абый да “Ялантау кешеләре” дигән романы турындагы тәнкыйтьне кабул итү генә түгел, әйтелмәгән житешсезлекләрне үзе дә өстәп чыгыш ясады. (Гаебеңне тану судта да жинеллек китерә бит). Тик шунысы кызык, мин дип түгел, автор дип тәнкыйтьләде ул үзен. Автор шулай дип әйткән... автор шуны биреп җиткермәгән
Шундый чакта да шәхси хисләреңне белдерү языкмы икәнни?
Әкренләп тәэсир иткән агу
өенечләре, көенечләре белән, ниһаять. съезд да узыл китте Язучылар сугылган көлтә кебек бушап калгандай булдылар. Хәй аен сылтау итеп, кайсы кая — ижат йортларына, шәһәр янындагы дачаларына китеп бардылар.
Ләкин бу вакытлы гына тынычлану иде. Алга таба да сүзләр булыр әле. Белгәне дә, белмәгәне дә үзен күрсәтергә теләп нәрсәдер әйтергә тырышыр. Шәрәф тә шиңгән гөл кебек сулып калды Съезд барган көннәрдә сынатмаган иде югыйсә Әкренләп тәэсир итә торган агу шикелле, тәнкыйтьнең нәтижәсе соңыннан беленә башлады. Ике съезд арасында күпме әйбер язып, бер җылы сүз ишетмәү авыр иде аңа. Иҗатында кимчелекләр дә булсын, ди Эшләмәгән, язмаган кешедә генә булмый ул. Ләкин Шәрәф чүп-чар яза торган графоман түгел, аның үзенә өйрәнергә килүчеләр бар. Яшьләр газеты каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итүен дә хуплыйлар Шулай булгач, иҗатында уңай күренешләр дә бардыр бит инде? Нигә шуларны да телгә алмаска’ Анын газапларын күреп тору мина да авыр Борчуларын үзем күтәрердәй булып сүз башласам, иркә баладай тагын да киреләнә, көйсезләнә башлый Дәшми утырсаң да ярамый Всеволод Кочетов дигән урыс язучысынын матбугатта шаулаган “Журбины” романын укый башлаган идем. Көндезләрен вакыт булмагач, кичләрен озак утырам Шәрәфиен шуңа эче поша икән Бер кичне, бала-чагага әйткән кебек, дорфа гына
— Ташла әле шул халтураны, утны сүндер' — диде
— Нигә халтура дисең, менә дигән әсәр.
— Барысы да ялган бит алар
— Булсын, ямьсез чынбарлыкны күргәнче, матур ялганны белү рә-хәтрәк, — дидем, киреләнеп
— Менә шулай алдыйбыз инде без үзебезне
Соңгы көннәрдә холкы бозылып бетте Шәрәфнең, вакчылланды, кулыннан эш төште, юктан-бардан шикләнә башлады Җитмәсә, йокысызлык чире белән интегә. Төннәр буе керфек какмый ятканда нинди уйлар килмәс кеше башына ’ Аңар карап торуы мина да жинел түгел Әмма түзүнең дә бер чиге бүла бит
Бер көнне:
— Уфа кунаклары килгәндә кайда йөрден син? — дип сорап куймасмы бу
— һи, тик торганнан торҗагын! Тагын шуны казып чыгардыңмы'’ Бер әйттем бит инде. — дидем ачуым чыгып
— Юк. әйт әле! Кешедән ишеткәнче, үзеннән белим, — дип бәйләнә калды
С
— Син соңга калып кайтканда сүз әйтмим бит. Мина да бераз тын алырга ярыйдыр, — дидем, акланырга да, кабат аңлатырга да теләмичә.
— Мин ир кеше!
— Ә мин хатын кеше. Бохара әмирлегендә яшәмибез, хокуклар бертигез.
— Кайда яшәсә дә, ире кайтканда хатыны өйдә булырга тиеш.
Кемнәндер көнләшә бит бу жүләр. Әллә болай гына, ачудан гына бәйләнүеме? Күңеленә шундый әшәке уй керсә өзми дә, куймый да инде ул. Тама-тама тамчы да ташны тишә. Бу юлы мин нык рәнҗедем. Ярый, күңелендәге ризасызлык, чарасызлык, гаҗизлек газапларыннан бушанырга да кирәктер ана. Якын кешеңнең башына сугу мәҗбүриме икәнни монын өчен? Мин дә бит һаман-һаман яшен кайтаргыч була алмыйм, минем да җаным, горурлыгым бар.
Без тагын үпкәләштек. Ничә көн инде рәтләп сөйләшмибез. Ул да, мин дә килешүгә беренче адымны атларга теләмибез. Шәрәф үзенен бүлмәсендә кәгазьләренә капланып утырып кала, мин эшкә чыгып китәм. Ул инде минем эшкә йөрүемнән дә көнләшә башлады бугай. Артымнан:
— Ул редакциягә нигә дип шулкадәр ашкынып барасыңдыр, —дип калды бер көнне.
— Идият Абдулов янына ашыгам, — дип әйтергә теләгән идем дә, артыкка китәр дип, телемне тешләп калдым, сүзсез генә чыгып киттем
Яшәп булмый иде болай. Шундый чакта балалар да яныбызда түгел ичмасам. Алар барында кара көеп йөреп булмый, бала күнеле артык сизгер. Аларга белдермәс өчен генә дә мин-минлегеңне онытып, тигезлек сакларга тырышасың. Сабыйлар ир белән хатын арасындагы буфер кебек бит алар, каты бәрелешүдән саклап торалар.
Кәефем юклыгы йөземә чыккан булгандыр шул, Матбугат йортына кереп барганда Атилла абый Расих очрап:
— Берәр хәл булдымы әллә? Бик күңелсез күренәсең, — дип хәвефләнеп сорады.
Шул минутта барысын да сөйләп бирәсем, эчемне бушатасым килеп китте. Әмма болай аяк өстеннән, узып барышлый гына ачылып китәргә дә мөмкин түгел иде. Күңел шул хәтле тулган, саксыз кагылдыңмы, чайпалып китәргә генә тора. Көне буе эшлисем бар бит әле минем, кешеләр арасында буласым бар.
— Юк, Атилла абый, берни дә булганы юк, — дидем, елмайган булып.
Ләкин аның күнеле нәрсәдер сизенә иде:
— Әйт син аңа, артык борчыл-масын. Язучыга кайчан җиңел булганы бар? — диде, Шәрәф башына яуган бозлы яңгырга ишарәләп.
Соңыннан, эшкә кереп утыргач, өйдәге салкынлыкның чын сәбәбен әйтмәвенә сөенеп утырдым. Атилла абыйлар үзләре бик тату яшиләр. Зәкия апа “Әтилләм” дип кенә эндәшә иренә. Тәртипле, тәрбияле бу гаилә күп яктан безгә үрнәк булып, үзебез дә сизмичә, күнелебез белән аларга тартыла идек без. Алар белән сөйләшеп утыру рәхәт, тормыш ыгы-зыгыларыннан
Атилла Расих, Ләбибә Ихсанова һәм Шәрәф Мөдәррис 1955 ел
арынып, чистарынып, тынычланып калгандай буласын. Без үзара бик еш очрашабыз. Алар элек Чехов базары янындагы өйнен чарлагында яптипәр иде Күптән түгел генә Дербышкидан — Дәрвишләр бистәсеннән фатир бирделәр үзләренә. Тәрәзәләре нарат урманына караган, бөтен унайлык- лары булган (андыйны күргәнмени без?) бу фатирда үзеңне гел икенче кеше итеп сизәсен. Балалар фильмоскоптан әкият карый, без жай гына сөйләшеп утырабыз. Бераздан, җыйнаулап, урманнын сагыз исе катыш иркен һавасын сулап керәбез, табигать хозурлыгыннан күнеле кузгалган Атилла абый скрипкәсен кулына ала.
Атилла Расих белән очрашудан туган уйларымнан арына алмыйча утырганда, Урайский эш кушты:
— “Спартак” клубында хор түгәрәге әйбәт эшли, диләр. Барып кайт әле итунда. Якындагы санга репортаж бирербез.
Яшьлегендә опера җырчысы булган, ә хәзер берсеннән-берсе матур көйләр язган Сара Садыйкова хорын яратып тыңлый идем. Элегрәк концертларга йөри идек без. Әллә инде дөнья мәшәкате басты — айга бер театрга барсак, атнасына бер кино карасак, шунар да канәгать булабыз.
Телефоннан шалтыратып белештем. Хорга йөрүчеләр эштән сон сәгать бишләргә, алтыларга гына җыелалар икән Болай булгач, бүген дә өйгә вакытында кайтып булмый бит Шәрәфиен тагын кашы җимерелер инде. Әллә үзен кисәтеп килимме сон9
Төшке аш вакытына;! шул ният белән урамга чыккач, икеләнә калдым Гаепле кеше кебек нигә акланам сон әле мин9 Башына шундый әшәке уй кереп утырган икән, ышаныр дип беләсеңме син аны9 Күңелем тулы болганчык уйлар, язгы ташу вакытында елга тутырып аккан чүп-чар кебек, берсе өстенә берсе өелә. Өйгә кайтыргамы, әллә кире керергәме, дип атлый торгач, Лобачевский урамына борылуымны, тауны менеп, Ленин урамына чыгуымны сизми дә калганмын һавада озаграк булу өчен шулай урау юл сайладым дип уйлаган идем. Хатип абыйлар өс янына килеп җиткәч кенә нинди максат үземне әйдәп китергәнен анладым. Редакциядә югалтсалар югалтырлар, керим әле. сөйләп бирим әле борчуларымны Алар безнен тормышны беләләр, хәлне аңлыйлар Алардан яшереп торунын хаҗәте юк, якын туганын белән сөйләшкән кебек ачылып китәргә була анда.
— Шәрәфиен бер дулап ала торган гадәте бар инде. Үзен дә беләсең, ачу сакламый бит ул, — дип юатты Хатип абый Госман. — Сиңа бәйләнүе дә пар чыгару өчен генә булыр Кызулык белән әйтеп ташлаган да хәзер ничек чигенергә белми Мишәр бит Ләкин аны да аңларга кирәк, — диде ул, һөҗүмне миңа күчереп. — Син язучы кеше, аны син аңламасаң, кем аңлар? Иҗат газабы кичерә ул Съезддагы тәнкыйтьтән айный алмый
— Бигрәк озакка китте шул.
— Тәнкыйть майлы ботка түгел, күпкә китсә, ботка да туйдыра. Тәнкыйть ул әкренләп тәэсир итә торган агу кебек, үтереп тә бетерми, терелтеп тә җибәрми Савыгыр әле Көчле егет, андый гына хәлләрне башыннан кичергән кеше.
— Үзе белән сөйләшер идегез, Хатип абый. Бер-беребезне аңларлык дәрәҗәдә түгел әле без
— Бүген барып чыксам, өйдә булырмы соң?
— Өйдә, өненнән чыкмаган аю кебек, тәмәке суырып ята Минем үземнең генә редакция йомышы белән барасы җирем бар
— Хатыннар булмаганда ике иргә сөйләшү жинелрәк Булдыра алсаң, озаграк тор Йә кинога кереп чык шунда, — дип, шаярып бетерде сүзен Хатип абый.
"Спартак" аяк киемнәре комбинатының Бауман урамыңдагы клубын* нан сәгать сигезләрдә генә чыгып китә алдым Кич буе җыр тынлап күңелем нечкәргән иде, көндез эштә, кич клубта дигәндәй, яшьтәрнең дәртләнеп йөрүләренә кызыгып утырган идем Сара ханым Садыйкова белән танышх минем өчен үзе бер вакыйга иде Урамга чыгуга йөземә салкын җил бәрелгәндәй булды өйгә кайтып керәсе бар бит әле
Хатип абый киңәшен тотып, берни булмагандай, авыз-борын салын-дырмыйча кердем мин өйгә Җыелмаган өстәл өстен күреп, Хатип абыйнын килеп киткәнен аңладым.
— Кунак бар идеме әллә? — дип сораган булдым, Шәрәф янына кереп утыргач.
— Хатип килеп китте.
— Ни эшләп йөри соң?
— Болай гына. Хәл белергә дип килгән. — Ул, ниһаять, алдындагы кәгазеннән башын күгәрде — Якшәмбедә Аккош күленә баралар икән Пионер лагерендагы малайларынын хәлен белергә. Безне дә чакырды.
— Ни эшләрбез икән соң?
— Барырбыз дип әйттем. Бу ел җәйне күргән юк бит әле.
Якшәмбе иртәсендә Кольцодагы балык кибете янында очраштык. Уртак дусларыбыз Ләйсән белән Баян Гыйззәт тә килгән. Ирләр кибеткә кереп чыктылар. Юл өстендәге базарга төшеп, балыкчы кәрзиненнән тупырдап торган эре балыклар сайлап алдык. Җәй көне шәһәрдә бездән башка кеше калмагандыр, дисәм, автобус тукталышында кара яу кебек халык төркемен күрдем. Машина килеп туктауга, этешә-төртешә, кычкыра- тиргәшә, штурм белән яулап кереп утыралар. Шушы тамашаны читтән карый торгач, рәттән өч автобусны үткәреп жибәрдек.
— Болай булмый, егетләр, — диде тәвәккәл Баян, кулындагы сумкасын Шәрәфкә биреп, юл уртасына чыгып басты. Каршына бер иске “Запорожец” килеп туктагач, шофер белән сөйләшеп алды да безгә кул изәде. Машинага кереп утырыштык. Шәрәф белән Баян автобуска калдылар.
Иртә уңмаган кич уңмас, дигәндәй, юлда озак маташа торгач, Хатип абыйлар малайлары белән очраша алмадылар. Отрядлары белән урманга киткәннәр, төшке ашка гына кайтачаклар икән. Ярый әле, Шәрәфләр озак көттермәде, аларга ияреп Шәйхи Маннур да килгән булып чыкты. Маннурлар язучыларның Аккош күле буендагы дачаларында яшиләр икән. Шәһәргә кайтып килүе булган да юлда безнекеләр белән очрашкан.
— Тирән күлнең аргы башына барыгыз, анда матур урыннар бар, — дип киңәш итте ул, аерылып китешли.
— Шәйхи абый, Тәгьзимә апа белән икегезне ухага көтәбез инде, — дип калдык без аны озатканда.
— Маннур да картая, җилкәләре салынган, — диде Баян, салмак кына атлап киткән шагыйрь артыннан карап калды.
— Еллар түгел, дөнья баса ир асылларының җилкәсен, —диде Шәрәф аңа каршы.
Теге елны Кремльдә узган зур җыелыштан соң да Шәйхи абыйга тәнкыйть күсәген шактый татырга туры килде әле. “Тартай арбасы”ның җиле тиз генә басылмады. “Озын яза, юл артыннан куа”, дип бәйләнүчеләр дә булды. Ләкин анын талантлы, олы шагыйрь булуын танымый хәлләре юк иде. Әнә, СССР язучыларынын икенче съездына делегат итеп сайладылар үзен.
Артык ерак та китмәдек, җайлы урынга очрап, шунда туктарга булдык. Кояш дисәң, кояшы җитәрлек, күләгә яраткан кешегә күләгәсе бар, иң әйбәте шул — кеше аяк асты түгел, ял итәргә килүчеләр күлнең бу ягына чыкмыйлар икән, дөнья безгә генә калгандай иркен, тын, тыныч.
Ухага дип су буеннан бәрәңге әрчеп менешемә култыгына шахматын кыстырган Шәйхи абый да килеп җитте. Язучылар арасында аннан да оста уйнаучы юк Шахмат клубынын иң актив әгъзасы ул Нәҗметдиновнын үзе белән көч сынашкан кеше. Шуны белә торып Шәрәфнең уйнарга утыруына аптырадым. Мин бу ярышның ахырын күз алдына китерәм инде. Шәйхи абый аны ике йөрештә тар-мар итәчәк. Ярый ла, акылы булып, Шәрәф гарьлеген тыеп кала алса, берәр күңелсезлек китереп чыгармаса Алар каен күләгәсенә кырын ятып, шахмат тактасына фигуралар
тезә калдылар, Хатип абый белән Баян да, кызыксынып, яннарына килеп утырдылар, уеннын барышын күрәсем килмичә, мин су буена төшеп киттем.
Су өстенә карап утырырга яратам мин. Аның да бит кеше жаны кебек төрле вакыты була. Кояш баеган чакларда, алтынсу нурлар чагылышында ул бик ямансу, сагышлы, яшьлеген уйлап офтанган карт кебек моңлы тоела. Иркә дулкыннарның, пышылдап, яр буе комнарына сер сөйләгәнен, мәхәббәт җыры көйләгәнен дә тыңлаганым бар. Бик усал вакытын да беләм мин сунын Җилле бер көнне, яр буенда көймә көтеп утырганда шомлы музыка тыңлагандай әсәрләнүемне хәтерлим Елга өсте кап-кара иде. Кургашыңдай кара дулкыннар ишелеп-ишелеп киләләр, ярсып чапкан атлар кебек ак күбекләр чәчәләр, умырып -умырып яр буе балчыгын ашыйлар иде. Ләкин бүген минем арыган, алҗыган йөрәгемә мәхәббәт җылысы да, үткәннәргә алып киткән сагыш та, ашкындыра, шаштыра торган ярсу көч тә кирәкми. Бушап калган ханыма күл өстенен тыныч, ваемсыз йөзенә карап утыру, озын аяклы энә каракларының тәкәббер генә атлап йөрүләрен күзәтү генә дәва була алыр кебек.
— Ләбибә! Тиз генә менмәсән, ухадан коры каласын! — дигән авазга сискәнеп киттем, теләр-теләмәс кенә урынымнан тордым
Ирләрнең сүзләре әле һаман шахмат тирәсендә бара икән
Шәйхи абыйның:
— Шигърияттә көч сынаша алсак та, шахматта буының сыек икән, — дигән сүзеннән уеннын ничек тәмамлануын аңларга була иде
— Бәхәсләшмим Мин бит сиңа пар кирәккә генә утырдым. Болардан алай да булмый ул, — дип, Шәрәф Баяннарга карап куйды
— Сүзегез бетәме, юкмы9 Ризыкның тәмен җибәрәсез, — диде хужабикә роленә кереп алган Марфа.
— Икегезгә бер савытка салам, серләрегез берексен, — диде ул, хуш исле балык шулпасын алдыбызга куеп.
— Аларның сере болай да бер инде. Син аны Ләйсән белән мина телә, — дип, Баян хатынына карап елмайды
— Безгә нәрсә булган! — диде Ләйсән, үпкәләмичә
— Минем хатын матур киенергә ярата, ә мина китаплар кирәк Кулга акча кергән саен тарткалашабыз.
— Нинди бәхетле сез, егетләр! Кадерен генә белмисез, —диде Шәйхи абый. Аның тавышында һәм күзләрендә бик тирәнгә яшеренгән сагышмы, борчумы, әрнү дип әйтимме, газаплы бер кичереш сизелә иде
Иң мөкаддәс нәрсә — эш
“Ике хатын бергә килсә — базар, өчәү булса — ярминкәгә әйләнә" дип юкка әйтмиләр Нәшрият буфетында, төшке аш вакыты җитсә, нәкъ шулай була. Ирләр дә хатын-кызлардан калышмый монда Кара-каршы бүлмәләрдә утырып эшләгән, әле машбюрода, әле китапханәдә, әле тагын кайда көненә әллә ничә тапкыр очрашкан кешеләр, гомер күрешмәгәндәй, туктаусыз сөйләшәләр, кычкырып көләләр, телләрендә җор сүз, кызык анекдотлар.
Буфетчы хатынның:
— Бака туе ясамагыз! — дип шелтәләве дә файдасыз Кешеләрнең көне буе басылып эшләп утырганнан сон сулышлары киңәеп, таралып алган мәлләре.
Эшемне бетереп төшкәндә чират буфет ишек төбеннән үк иде Борылып китәргә ниятләп торганда Суфия апа күреп алды һәм мәгънәле итеп күз кысты Янына барып басуыма арттан берәү
— Чиратсыз кертмәгез, — дип ризасыхлык белдерде
— Чираты бар аның, бар. мина алырга кушкан иде. — диде Суфия апа, күз дә йоммыйча
Әйбер урлап тотылган кешедәй читенсенеп торуыма җиңемнән тартып алдына бастырды.
Салкын котлет белән винегрет һәм бер стакан томат согы алып, ишек янындагы өстәл артына кереп кысылдык.
Бераздан яныбызга Зәки килеп утырды.
— Ни хәл, кызлар! Бот кашып утырасызмы? Ха-ха-ха!
— Тәрбиясез. Янында ханымнар утыра, — диде Суфия апа, үпкәләп.
— Нәрсә әйттем әле? — диде Зәки, гөнаһсыз кешедәй. —Ботка ашап утырасызмы, дидем. Аның ни гаебе бар?
— Нәрсә ашаганны күрмисеңмени?
— Күрәм, винегрет — кәҗә боткасы инде ул.
Ишектә Бибарсова күренде. Нәрсә беләңдер тулган зур сумка күтәргән. Икенче кулында уты сүнгән тәмәке.
— Кеше күп икән. Ашарга өлгереп булмас, ахры, — диде ул, бусагадан узмыйча.
— Иртәрәк киләләр аны.
— Нәфесемә булышып, карлыганга чират тордым шул.
— Мәгьмурә апа! Кайда саталар аны? Кеше күпме?
— Яшелчә кибетендә. Өч җирдә үлчиләр. Чираты тиз уза.
— Киттем, Суфия апа. Редакциягә менсәм, вакыт әрәм, янында булса, акча биреп тор, кайткач та кертермен.
Кагыйдә дигән нәрсәнең “К” хәрефен дә бозарга яратмаган Бибарсова сумкасын көчкә күтәреп баскычтан менеп китте, мин үз юлыма йөгердем.
Кичен, эштән кайткач, карлыганны чүпләреннән араларга утырдым Җәй үтеп бара, ә минем кышлык өчен берни дә әзерләгәнем юк әле. Варенье гына булса да кайнатып куйыйм, ичмасам.
Чүпләнеп утырганда, ни өчен икәнен үзем дә белмим, кылт итеп Абдулов искә төште. Секретарь кулъязмасын кабул итмәгән иде, кызарынып-бүртенеп керде дә кәгазьләрен өстәлгә ташлап, телефонга ябышты Кемнеңдер номерын кат-кат җыйды, ләкин җавап бирүче булмады. Кәефе тагын да ныграк кырылып, бүлмәдән үк чыгып китте.
— Пешергәннәр, ахры, моны, — дип калды Сәхаб абый аның артыннан.
— Пешерерсең аны!
“Шул кеше дә газетта эшли бит әле”, — дигән уй килде башыма. Җитмәсә яшьләр газетында, җитмәсә сәясәт бүлегендә. Летучкаларда исеме телдән төшми. Язганнарын төзәтә-төзәтә Зәкинең җаны чыга. Кулына тоттырып кына җибәрер иде, коеп куйган демагог икәнен белә. Бәйләнеп кара син аңа! “Орденлы фронтовикка көн күрсәтмиләр”, — дип, дөньяны сасытыр. Кеше фәрештә түгел, тырнак астыннан кер эзләсәң, табыла. Идият кебекләр оста андыйга Гайбәтчеләр теленә кереп, берәүнең дә исемен пычратасы килми. Ә бүген Зәки түзмәгән, язган хәбәрен сызгалап бетереп, кире биреп чыгарган.
Шуларны уйлап, яныма Шәрәфнең килеп утыруын сизми калганмын, сискәнеп киттем.
— Куркыттың бит!
— Бераз булышыйм үзеңә, — диде ул, уч тутырып кара карлыган алды. — Бигрәк эре, чия хәтлеләре бар.
— Бәясе дә эре шул аның.
— Хәерченең акчасын арзан товар бетерә, алсан шундыйны ал инде ул.
Беравык дәшми генә эшләп утырганнан соң Шәрәф:
— Бик каты уйга калдың, берәр хәл булдымы әллә? — диде, кызыксынып.
— Абдуловны әйтәм әле. Чиле-пешле әйберләр белән секретариатны туйдырып бетергән иде, Зәки кызык итте үзен. Материалын кире борып чыгарды.
— Шушы карлыган чүбе кебек итеп кенә алып ташлап булмый бит шул арны, — диде Шәрәф, йөзе каралып китте
— Андыйларга тиеп кара син!
— Тигән идем дә, таякның юан башы үземә төште Халитның чыгышын ишеттең бит. Безнен системада андыйлар була алмый, имеш. Редакциягә килгән аноним әләкләрне беләме икән ул? Ертып ташланган хатлар белән кайсы көннәрне чүп кәрзине тула.
— Андый хатларда да дөреслек бар дип әйтәләр бит Игътибар итәргә кушалар.
— Шулай итеп үрчетәбез инде Ялаяповларны.
— Иә, тагын кыздын инде. Кем нәрсә әйтмәс. Хикәяңне укучылар яратты бит, никадәр хат алдык. Матбугатта унай рецензия булды, җыентыгына керде, — дип, юатырга тырыштым.
Шулай да тиз генә тынычланып китә алмады Шәрәф Абдулов турында юкка суз кузгаттым, дип үкенеп куйдым
Аккош күлендә ял итеп кайтканнан соң Шәрәфиен йөзе бераз ачылып киткәндәй булса да, сизеп торам, әле дә жанына тынычлык таба алмый, газаплы уйлар һаман да бәгырен кимерә, кан саудыра. Ә үзе шуны мина сиздермәскә тырыша, эчтән кичеренә Иртән өстәлен тәртипкә китергәндә аркылы-торкылы сызылган шигырь юлларына ясалган тырпай- ган колаклы кеше башларын, эреле-ваклы шүрәле сурәтләрен күрәм. Аяк астында йомарлап ташлаган кәгазь битләре ята. Эшли алмый интегеп утыруның галәмәте бит инде бу. Тән газабы гына түгел икән ул жан газабы. Тән газабына мең төрле дәва бар. ә жан газабына кайдан алырга9
Шәрәф кулындагы карлыганны савытка кире салды, бүлмәсенә кереп тәмәке алды да тышка чыгып шактый торып керде
— Берәр җиргә барып кайтырга кирәк, — диде ул тагын яныма килеп утыргач. — Дөнья күреп, җилләнеп кайтсаң, әйбәт булыр иде Өй белән редакцияләр арасында йөреп сөрсеп барам бугай инде Башка бер рәтле уй килми, эшләп булмый.
Аның сүзен бик тиз күтәреп алдым:
— Авылга барып кил. Балаларны да алып кайтырсың Алар булмагач күңелсез.
— Балаларны Сания китерер Хат язармын Авылга кайтуның әлегә кызыгы юк. Ел да булам мин анда Бу юлы ераккарак китәсем килә
— Сугышта йөргән юлларыңны сагынмыйсындыр бит9
— Ул да авыр истәлекләр генә уятыр
— Белмим шул, котыпка барсаң гына инде, — дип шаярттым Шәрәф тә елмаеп куйды
— Ак аюлар янынамы9 Расих Уральскига барырга кинәш итә
Шәрәфнең элек тә бу турында сүз башлаганы бар иде, ныклап торып уйлану гына җитмәде. Әйтелде дә онытылды Бу юлы ниятенең катгый икәнен тиз аңладым Юк, дустының киңәшен тоту гына түгел иде бу. Күрәсең, күптән хыялланып йөргәндер дә, хыялындагын дөрләтеп җибәрүче генә булгандыр Расих. Шәрәфнең Чукай шигъриятенә мөкиббән икәнен беләм мин Еш кына Кырлайга барып кайтуы да шуннан Дөрес, анда безнең дусларыбыз Әнәс белән Рәшидә Кариевлар яши Әнәс тә шигырьләр яза, Рәшидә урта мәктәптә ана теле һәм әдәбияты укыта Очрашсалар сөйләшеп сүзләре бетми Ләкин анда Сәгъди абзыйның ятим Алушны сыендырган җылы өс бар бит әле, шүрәле урманнары бар, Тукай бәләкәй чакта утыртылган каеннар гөрләп үсә Аларны ничек барып күрмисең дә, шулар турында ничек илһамланып сөйләшмисен Безнең китап киштәсендә, кул сузымында гына, Тукайның сугышка хәтле басылган кара тышлы калын китабы тора. Истәлекле китап ул
— Хатип мине алгы сызыктан, окоптан килеп тапты. "Фронт хакыйкате" дигән газетка эшкә чакырып: "Сине эзләп озак йөрдем’’. - ди Өс-башы керләнгән, үзе ач Биштәрендә Такташ белән Тукай томнарыннан башка ипи валчыгы да юк", — дип сөйләгән иде Шәрәф бервакыт
Немецлар төнлә куркалар, бертуктаусыз яктырткыч ракеталар җибәреп торалар. Шуның яктысында тан атканчы Тукай шигырьләрен укып утырдык. Взводта бер-ике татар солдаты да бар иде, алар да килде. Шул китапны Хатиптан ялына-ялына сорап алдым. Вакытлы гына дип биргән иде, соныннан әллә онытты, әллә мина яхшылык эшлисе килде, кабат исенә төшермәде.
Бу көннәрдә мин ул китапны Шәрәф кулында бик еш күрә идем. Элегрәк тә эче пошкан вакытта саф энҗеләр тезелгән битләрне актаргалап утыра иде. Юкка булмаган икән. “Татарнын бөек гражданины” дип әйтә ул Тукайны.
Шигъриятең турылардан турырак бер юл табып. Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган, Тукай! —
дип язды ул анын турында. Атаклы “Кисекбаш” үрнәгендә “Янки базары яхут янадан яна Кисекбаш" памфлетын иҗат итте. Аеруча яраткан авторлары бар анын. Байрон шигырендәге ярсу дәртне, Гашекның мөлаем, йомшак юморын, Ильф белән Петровнын әче сатирасын ярата. Ләкин табыну дәрәҗәсенә җитеп олылаганы бердер, икедер. Шуларнын да беренчесе, әлбәттә, Тукай.
Шәрәфнең үзеннән дә бигрәк тырышып, аны юлга әзерли башладым. Бер көнне кибетләрне йөреп чыктык. Шәһәр мәктәпләренең көтепханәлә- ренә дип бик күп китаплар җыйдык. Бүләккә кара бәрхет түбәтәйләр алдык. Заманында аны Тукай да кигән. Безнең язучылардан да бер ишесе шундый түбәтәйдән йөри. Килешә үзләренә. Төшкән җирендә чәй эчәрләр дип, чәк-чәк катырырга уйлаган идем. Төшке ял вакытында, бал алырга колхоз базарына йөгердем. Хөкүмәт эшендәге хатын-кызнын хәле билгеле инде. Тын алырга да вакыты юк. Төшке ял җиткәнен көтеп кенә тора. Кемгә ял, ә ана икенче смена эше башлана. Ике кулына ике сумка тотып тегеңдә чаба, монда йөгерә, “Фигаро там, Фигаро тут” дигәндәй, әле базарда, әле кибеттә күрәсең аларны. Парикмахерына кереп чыгарга да өлгерә, ательеда күлмәк тә кистереп кайта, аяк өсте генә капкалап ала да төп эшенә утыра. Минем дә хәлем шундый. Сөйләп торасы юк.
Азык-төлек базарына кереп җитәрәк вак сәүдәгәрләр утыра. Алларына капчыкмы, брезент ише әйберме җәеп салганнар да шунда вак-төяк тимер-томыр тезеп куйганнар. Алар анда төпләнгән кебек, көннең кай вакытына килсәң дә очратып була. Урыннары да билгеле, берсенекен икенчесе алмый, исемнәрен дә беләләр. Берәр кешегә шөрепме, гайкамы, су краны кебек әйберме кирәк булса, сукыр Садыйктан, йә аксак Шакирдан барып таба. Биредә авыр эшләргә ярамаган сугыш гарипләре утыра. Өйдә күз көеге булып ятасылары килми, акмаса да тама дип, әз-мәз акчага да риза булып йөриләр. Узганда-барганда мин дә алар байлыгына күз төшереп киткәлим. Кирәк әйбер чыгып куя. Бүген мина башка әйбер түгел, ярты кило бал гына кирәк юкса, әмма “чир китсә дә, гадәт китми" диләр бит, ни ашыксам да аягым шул абзыйлар ягына тартты. Тәбәнәк урындыкка җәелеп утырган сынар куллы таза гына абзый алдында яткан өч-дүрт китапны тартыбрак китерде Китап дигәндә тыныч кала алмыйм. Кулыма тотып, битләрен актаргалап карасам да күңелем була. Кайчагында бер тиенгә тормаган макулатура арасында көндез шәм яндырып эзләсән дә таба алмаслык кыйммәтле басмалар да очрап куя. Күңелем сизгән икән, килеп туктауга ук “Уральск шәһәренең юлкүрсәткеч белешмәсе” китабына күзем төште. Шатлыктан йөрәгем еш-еш тибә башлады. Кабаланып китапка үрелдем. Әйтерсең лә, артымда шул китап өчен унлап кеше чиратка баскан.
— Күпме сорыйсын?
— Күпме бирәсең соң?
— Өч сум җитәме9
— Сез нәрсә, ханым9 Шундый китапны өч сумга бирергә Сораган кешем бар. Хәзер килеп җитә ул, алсан алып каласын...
— Биш сум.
— Ярар, миннән булсын яхшылык. — диде агай, зур казага калгандай йөзен чытып. — Игелеген күр
Бал алырга акчам җитмәвен белгәч, китап сатучы агай белән озаграк сатулашмавым өчен үкенеп куйдым, бик сорасам, өч сумга да биргән булыр иде әле. Шулай да өйгә кош тоткан кебек кайтып кердем мин.
— Күзенне йом, — дидем Шәрәфкә, китапны сумкадан чыгарырга ашыкмыйча.
— Ни булды тагын?
— Йом инде, йом!
— Йә, йомдым, ди.
Китапны алып, борын төбенә үк китереп куйдым.
— Инде ач, кара, менә нәрсә алып кайттым мин син а
Шәрәф аны әйләндереп карады да исе китмичә генә:
— Монда язганнарны әдәбияттан укып беләм инде. — дип куйды — Кырык алтынчы елда чыккан җыентык бу Искергән дә.
Аның битарафлыгы хәтеремне калдырды калдыруын, шулай да бире-шергә исәбем юк әлегә.
— Иске булса ни. Безнен географлар сәяхәткә чыгар алдыннан иске китапларны өйрәнәләр. Янасын алар үзләре барып та күрә алалар.
— География җене китмәгән икән әле синнән.
— Географиянсн *Т” хәрефе дә калмады инде. Эшләмәгәч, онытыла икән ул.
— Син әдәбиятның “Ә” хәрефенә ныклап ябыш.
— Бернәрсәгә дә ярамыймы инде бу китап? — дип куйдым, биш сум акчаны жәлләп.
— Алай димим. Кайбер белешмәләрне алырга була.
— Рәхмәт әйт, ичмаса
— Рәхмәт ярым рәхмәт, — диде Шәрәф, эре тешләрен күрсәтеп көлеп куйды. Әз генә жинел булып китте
Сәхнәдә уйналмаган комедия
шыгуыбызга карап кына Шәрәф юлга чыгып китә алмады “Бәндә юрый. Ходай юллый", диләр Йнде көнен билгеләп, билет алырга җыенып йөргәндә судка чакырып язу килде “Чаян” журналында “Әбдүш Ялаяп" басылып чыккач Абдуловның исе китмәгән иде \ кымаган булгандыр, ахры Кулында яшьләр галетыннан башканы күрмәссен, анын да үз әйбере басылган саннарын гына җыеп бара. Күп нәрсәне күрмәгәнгә, белмәгәнгә салынып уздырып җибәрә торган гадәте бар анын. Шәрәфиен “Көлке түгел” китабына бу хикәянең дә кергәнен белгәч, съезддагы тәнкыйтьне исенә төшерде
— Анын белән башка җирдә сөйләшерләр, — дип йөри иде, судка бирүен әйтүе булган икән.
Кызык бер эш булды ул. Эш түгел, менә дигән кәмит Андыйны театр сәхнәсендә күрмәссен Акча түләп керсән дә...
Ул көнне эштән сорап киттем Вакытым иркен иде, юл уңаеннан базарга кереп чыктым Мин килеп җиткәндә Курчак театрына каршы йортташ Молотов районы халык суды ишеге төбенә шактый кеше җыелып өлгергән иде Кулымдагы каклаган казны күргәч, Фатих Хөсни
— Әллә Шәрәфкә передача алып килдеңме9 — дип кеткелдәп куйды
Анын шаяруын Нәкый Исәнбәт элеп алды:
— Балалары күп инде, судья шуны искә алса, ярар иде, — дигән булды.
А
Абдулов үзе дә шунда икән.
— Тиешле җәзасын бирмәсәләр, ни эшләргә белермен! —диде, әдипләрнең шаяруын чынга алып.
Шулай көлешә-көлешә сөйләшеп торган арада безне хөкем залына чакырыл алдылар. Зал дигәннәре жыйнак кына бер бүлмә Әлегә хәтле мин “суд” дигән җирнең ишек төбеннән генә үтеп йөри идем. Инде менә эченә кереп утырырга да язган икән. Борынгы йортның берәр метрлы калын стеналары тыштагы эссе һаваны үткәрми, тәрәзәләренә дә кояш төшми, күрәсең. Гомумән, бүлмә шактый шыксыз, ялангач стеналарга хәтле салкын кырыслык биреп тора. Ни хәл итәсең, тантаналы кичәләр уза торган җир түгел шул инде бу. Хак белән хаксызлык тартышкан урын. Әллә шул тәэсир итте, әллә кыска җиңле юка күлмәктән булгангамы, чыерап киттем. Тәнем буйлап салкын дулкын йөгереп үтте.
Бер-берсенә беркетеп куелган каты утыргычларга урнашып та өлгермәдек, тәрәзә кырыендагы өстәл артыннан секретарь кыз торып:
— Басыгыз, суд килә! — дип боерды.
Яңадан кузгалып, судья белән халык утырышчыларын каршыладык. Судья урындыгына кереп утырган утызлар тирәсендәге кешене күргәнем бар минем. Язучыларның гомуми җыелышларында булгалый, консультация бүлмәсе тирәсендә очраштыргалый. Шигырьләр яза бугай. Бәлки әле, атаклы Кони кебек, үз һөнәреннән мавыктыргыч берәр әсәр язарга да хыяллана торгандыр. Әдәбиятка якын кеше булуы әйбәт, билгеле. Ләкин судны ничек альт барыр бит әле.
Дөресен, бары тик дөресен генә сөйләргә дип, гаепләнүче белән хаклык эзләүчене ант иттергәч, судья Шәрәфкә мөрәҗәгать итте. Башта рәсми-формаль сорауларга жавап алды. Аннан сон каралачак эшнең нидән гыйбарәт икәнен белдерде һәм Шәрәфтән:
— Үзегезне гаепле саныйсызмы? — дип сорады.
— Юк, санамыйм. Мин әдәби әсәр яздым. Героем тормыштан альттан, гомумиләштерелгән образ. Аерым шәхес турыңда белешмә түгел, — дип, сүзен башлады Шәрәф, бу әсәрне язу уе кайчан, ничек тууы турында кыскача гына сөйләп бирде. Шаһитлардан сорау алу да әллә ни кызык булмады. Ижат кешеләренең бетмәс-төкәнмәс җыелышларында сөйләнә торган сүзләр иде алар.
Ниһаять, Абдуловка чират җитте.
— Шәрәф Мөдәрриснең пешмәгән бу әсәре миңа пычрак атудан тора. Бу пасквильне язучылар съездында да бик каты тәнкыйтьләделәр.
Абдулов кесәсеннән блокнот алып, калтырана-калтырана, битләрен актарып азапланды. “Әһә, менә ул!” — дип үз алдына мыгырданды һәм Гали Халитнын җыелышта сөйләгән чыгышыннан өзек укын башлады.
— Мәсьәләгә якынрак килегез, без биредә съезд карарын тикшермибез, — дип, судья аны бүлдерергә мәжбүр булды.
— Гафу итегез, — диде Абдулов, һәм, нәкъ хикәядә тасвирланганча, төче елмаюын йөзенә җәйде. — Минем турыда язылганын раслый торган документларым бар. Менә алар.
Гаепләүче кулындагы бер көлтә кәгазьне селкеп күрсәткәндә, бүлмәдәгеләр җитдилекләрен югалтып, кычкырып көлеп җибәрделәр.
— Тыныч кына утыруыгызны үтенәм, — диде судья, алдындагы кечкенә кыңгырауга кагылып куйды. — Ә сез, иптәш Абдулов, дәвам итегез.
— Рәхмәт. Мөдәррисов үзенең героен, ягъни Mime, исемсез хатлар — анонимкалар язуда гаепли. Бер дә исемсез анонимка түгел, моны жавап хатлары алуым белән дәлиллим.
Дүрт-биш кәгазьне, карта уйнагандагы кебек итеп, өстәл өстенә берәм-берәм китереп салды Абдулов. Судья аларны укып чыккач, халык угырышчыларына да күрсәтте, үзара сөйләшеп алдылар, шуннан соң гына ул:
— Язганнарыгыз расланмады дип жавап алгансыз, — дип куйды
— Анысы икенче мәсьәлә.
— Дәвам итегез.
— “Үз-үзен начар тотышы турында Ялаяповны эшләгән җирендә тикшергәннәр”, дип тә язган. Бу да минем турыда. Менә ул жыелышнын беркетмәсе
Залдагылар ни тырышсалар да түзә алмадылар, дәррәү көлеп җибәрделәр Суд кешеләре үзләре дә чак тыелып утыралар иде Ләкин судья — закон кешесе. Дилбегәне кулдан ычкындырырга ярамый ана. Ә залда бик хөрмәтле кешеләр утыруын белә, аларга да тупас кагыла алмый. Әмма закон закон инде ул. Закон сагында торган кешеләр һәрчак житди, гадел булу өстенә, кирәк чакта кырыслык та күрсәтә белергә мәҗбүрләр.
— Иптәшләр, хөкем залында утыруыгызны онытасыз. Мин сезне чыгарып җибәрергә мәжбүр булырмын, — диде ул, тагын бер кисәтеп.
Шуннан соң да әле бүлмә һавасы көлүләрдән бер-ике тапкыр шартлап алды.
Хөкем карарын озак көтәргә туры килмәде. Мәсьәлә бәхәсле түгел идс Ничек итеп уйласан да, бер карарга килерлек һәм шулай булды да:
— Җинаять составы расланмау сәбәпле, эшне туктатырга'
Суд карары укылганда Абдуловка күзем төште. Ул кечерәеп, бөрешеп калгандай күренде Болай да карсак кеше яман эш белән тотылган малай кыяфәтенә керде дә калды. Йөзе, хикәядә сурәтләнгәнчә итеп әйтсәк, “турнепс кебек агарган” идс. Зәңгәрләнеп торган юка иреннәре арасыннан:
— Мин сезнең белән икенче жирдә сөйләшермен, — дигән сү-зләрне кысып чыгарды да каты-каты басып китеп барды. Без аны күз карашыбыз белән дәшмичә генә озатып калдык. Бу мизгелдә язучыларнын йөзләрендәге һәм күзләрендәге шаян очкыннарны тирән уй, хафалану алыштырган иде.
Урамга чыккач Нәкый ага:
— Судьяның теңкәсенә тия әле бу бәндә, — дип куйды.
— Теге елларда шундыйлар җитте инде бер гаепсез кешеләрнен башына.
— Бүген үк судьяның нәсел-нәсебен тикшерә башлый ул.
— Пычагым да кыра алмый Ул заманнар үтте инде
— Белмәссең...
Шәхес культы фаш ителгән вакытлар гына идс әле Кешеләрнең күңел богауларыннан арынып яши башлаган мәлләре. Ижат кешеләре өчен бигрәк тә күк капусы ачылгандай булды Жанын теләгәнне яз, күңелең уйлаганны әйт Тик аңа карап, язучылар бик ашыкмадылар Нәрсәдер тота иде кулны. Канга сеңгән куркудан тиз генә арынып булмый идс Дус дигән кешен белән очрашканда да тәмам ачылып китеп сөйләшә алмыйсың Шулай да җылы җилләрнең тәэсирен сизми тору да мөмкин түгел, судтан соң аерылып китәргә ашыкмаган әдипләрнең сүзендә дә шул нәрсә сизелә иде.
Мин яңадан эшкә барып тормадым. Шәрәф белән өйгә кайтып киттем Бераз җир үткәч, артыбыздан Атилла абый куып җитте
— Институтка барасым бар Моннан юл кыскарак, — дип. безнен урам аша китәргә булган.
Без аны чәйгә чакырдык. Ул сәгатенә карап алды, вакыт барлыгын белгәч, керергә булды.
— Ләбибә чәй кайнаткан арада юынып алыйк, — дип Шәрәф аны үзе ясаган душ бүлмәсенә алып керде
Бүлмә дигәч тә, чоланның бер башын бүлеп алган кечкенә генә аралык инде ул. Түбәдәге бакны кояш җылыта. Теләгән вакытта җылы су белән коенып чыгу үтә рәхәт.
Озакламый самоварым гөжләп кайнап чыкты Каклаган казны телемләп кисеп куйдым, яшел кыяр турадым. Ирләр дә килеп керде Тазарынып, битләре алсуланып, чибәрләнеп киткәннәр
— Закускан әйбәт икән, тегесе бармы сон9 — диде Шәрәф, өстәл өстенә карагач
— Кирәкмәс, дустым, сәгать дүрттә гыйльми советка керәсем бар, — диде, көзге каршында юеш чәчен тарап торган Расих.
— Ярый инде, менә Уральскидан йөреп кайтыйм әле, бер әйбәтләп утырырбыз, сөйләшеп.
— Кайчан барырга җыенасын инде?
— Билет алырга йөргәндә бу мәшәкать килеп чыкты бит.
— Әйе, кызык кына булды ул суд дигәннәре.
— Абдулов кебекләр белән судлашып йөрү дәрәҗә түгел инде ул.
— Ни эшлисен, дөнья бит.
Расих белән Шәрәф күптәнге дуслар, мәсләктәшләр. Атилла абыйнын да язганнары авырлык белән бара. Ләкин ана тормыш итүе жинелрәк. Ул фән кешесе дә, ветеринария институтында укыта, ай саен хезмәт хакы килеп тора Ләкин ана карап чын иҗат кешесенең жаны тыныч каламыни9 Әдәби хезмәт аның сөекле баласы кебек Бала язмышы ата-ананы борчыган кебек, иҗади эш тә язучынын күңеленә шырпы булып кадалган, йөрәкне чәнчеп, авырттырып тора. Әдәби язмышларының тигез юлдан тәгәрәп бармауларын Атилла Расих, Әмирхан Еники кебекләр партиядә тормаудан күрәләр, Шәрәф тә партиясез. Әле хәзер дә юлда башланган сүз өстәл янында тагын дәвам итте:
— Партиягә керергә кирәк сиңа, Шәрәф, — диде Атилла абый, дустының зарын тынлап утыргач.
— Син дә кермисен бит.
— Мине алмыйлар. Ишан оныгы бит мин Әтием мулла булган. Беләсең бит.
— Минем дә артым чиста түгел шул. Галим Мөхәммәтҗановнын туганы дип, кырыгынчы елны институттан кудылар.
— Аның каравы, әтиен чын большевик Маргелан партия активында доклад сөйләгән вакытында инфаркттан үлгән дип сөйләгәнеңне хәтерлим әле.
— Әтием әйбәт кеше иде, шуның өчен мине дә партиягә алыгыз дип булмый бит. Партияле булудамыни хикмәт! Намусың чиста булсын.
— Шулай анысы. Кызыл билет йөртүчеләрнең дә төрлесе бар, — дип килеште Расих.
— Фронт газетында эшләгәндә омтылып караган идем мин. Редактор йөземә суккандай итте. Каршында бер маңка малай басып торамыни! — дип сүзен дәвам итте Шәрәф, — "Мин сиңа рекомендация бирә алмыйм, баш редактор алдында оятка калдырдың. Хәрби уставны да санга сукмыйсын. Тәртипсез кешеләргә урын юк коммунистлар партиясендә”, — дип акыл өйрәтә башлады. Күз алдында ук гаризамны ертып ташладым, бүтән беркайчан да бу турыда сүз кузгатмаска ант иттем
Расихның стаканында чәй бөртеге йөзеп йөри, күзен алмыйча ул шуңа карап утыра, Шәрәфнен сөйләгәннәрен тыңламый да кебек. Ишеткән икән, сәерсенеп сорап куйды:
— Хәрби уставка буйсынмаган кешене трибуналга бирәләр. Синен белән андый хәл булмады кебек.
— Трибуналга барып җитмәдем анысы.
— Ни булган иде соң?
— Вак мәсьәлә. Сөйләп торырлык та түгел. Безнең редакция хезмәт-кәрләре барысы да офицерлар иде. Хәрби корреспондентлардан бер мин солдат булып калганмын. Шуны уйлапмы, мина да ефрейтор званиесе бирмәкче булдылар. “Гитлер белән бер дәрәҗә йөрергә теләмим” дип, баш тарттым.
— Гитлер да ефрейтор булган шул.
— Сугышка солдат булып кердем, солдат булып тәмамларга язсын, мин әйтәм.
— Дошман пулясы өчен алгы сызыкта солдаты да, офицеры да бер иде. Теге дөньядагы кебек, барыбыз да бер тигез булдык анда, — дип куйды Расих.
Атилла абый китеп барганнан сон, дөнья хәлен белеп булмый, тагын берәр мәшәкать чыгып куюы бар дип, кинәштек тә Шәрәфне билет алырга җибәрдем.
Өч көннән мин аны Казан аэропортында озатып катым
— Самолет өч сәгать очачак, — диде Шәрәф. — Димәк, йөз сиксән минут. Ә Тукай бу араны унсигез көн барган
Кызык чагыштыру иде бу.
Безнең урамда бәйрәм
әскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы була дигән хәбәр күптән йөри иде Чынга аша бугай инде. Язучылар союзы идарәсендә бик бәхәсле жыелыш булган. Әзерлек мәсьәләләрен караганнар Кемнәрнеңдер китапларын ашыгыч рәвештә бастырып чыгарырга , ниндидер әсәрләрне урысчага тәрҗемә итәргә булганнар Декада вакытында тикшереләчәкләрен сайлап алганнар, докладчылар билгеләгәннәр Бу көннәрдә нәшрият йорты гөжләп тора. Кемне очратма, шунын авызында бер сүз: декада. Берәүләр үз язмышын кайгырта Анын да китабын чыгарырлармы9 Ни өчен тәрҗемәгә бирмиләр9 Докладларда исеме телгә алынырмы9 Икенчеләре булачак бәйрәмне туй көткәндәй ашкынып көтә Туйга әзерләнгәндә генә дә өйдә ыгы-зыгы куба “Кунак килсә, таптыра, ат урынына чаптыра”, диләр бит Ә монда республика хәтле республика Мәскәү алдыңда хисап тотачак. Күңелгә төрле уйлар килә. “Татар барда хәтәр бар, тагын берәр хәл килеп чыгар әле”, дип сөйләнеп йөрүчеләр дә күренә Андый юраулар да нигезсез түгел. Татарстан декадага, шау-гөр килеп, бер тапкыр әзерләнде бит иңде Барабыз дип йөргәндә генә сугыш башланды да барысы да челпәрәмә килде
Онытылырлык кына булмаган иде ул яз Унынчыны тәмамлап чыгасы елыбыз иде. Әй, ул чактагы хыяллар! Кызларның күбесе врач булам, ди Егетләр очучы һөнәренә кызыга. Тәлгать дигән классташыбыз филармониягә китәм дип йөри. Тавышы матур анын. чын артист кебек җырлый Март башларында, декадага әзерләнүче үзешчәннәр белән бергә, аны да Казанга чакырып алдылар. Сөенечле хәбәр безгә Тәлгатьнен үзеннән алда килеп җитге “Кызыл Татарстан” газетында зур мәкалә басылган, үзешчәннәр смотрынын йомгакларын язганнар Кукмарадан Тәлгать Бәши- ров дигән егетнең аеруча уңыш казануын әйткәннәр И сөендек шуны укыгач, и куандык, кызлар, бер-беребезне кочаклап, бии-бии шатландык Әйтсрсен лә. үзебез турында шулай мактап язганнар Соңыннан. Казаннан кайткач, Тәлгать барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде. Ул җырлагач, жюри әгъзасы Фәхри Насретдинов хәтта кул чабып куйган. Озакламый Тәлгать Казаннан хат алды Ул хатны без кулдан-кулга йөртеп тә, бергәләп тә укыдык. Көн саен дип әйтерлек радиодан тавышы ишетелеп торган атаклы җырчы Фәхри Насретдинов Тәлгатьнең декадага барачагын әйткән, киләчәктә нинди юллар белән булса да музыкаль белем алырга киңәш иткән Бу сөенечле көннәрдә тиздән сугыш башланасын да, егетләрсбезнен фронтка китеп барасын да белми идек әле без.
Шуннан бирле унбиш елдан артык вакыт үткән Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән адәм башы Барыбер зурдан кубып бәйрәм итәргә әзерләнәбез Тфү. тфү' Ул-бу чыгып кына куймасын инде
Газетлар карыйм дип. көтепханәгә кергән идем, Мөслихә белән “суган сатып" утырабыз Язучылар союзы секретаре Хөршидә ишектән башын тыгыл:
— Ләбибә, сине Гомәр абый чакыра. — диде дә шул минутта ук күздән югалды.
— Нәрсәгә кирәк булдым икән9 — дип. сәерсенеп кенә бардым
— Кер. Ләбибә, уз, — диде Гомәр Бәширов ишектә күренүемә, каршына килеп утырганчы миннән күзен алмады. Кеше төбәп караса.
М
уңайсызлана торган гадәтем бар. Ишек белән өстәл арасын сират күперен үткәндәй үттем. Гомәр абый йомышын тиз генә әйтергә ашыкмады. Сүзен хәлемне сорашудан башлады. Минем ничек яшәвем нигә кирәк булды икән әле Язучылар союзы председателенә? Мин бит союз әгъзасы түгел, бары тик яшь язучылар рәтендә йөрүчеләрнең берсе. Ә ул әкрен генә сораша да сораша: балаларымның яшьләрен белү дә кирәк ана, гаилә мәшәкатьләренең редакция эшенә, язуыма комачау итү-итмәве белән дә кызыксына, сүз арасында “Шәрәф булышамы соң?” дип тә сорап куйды. Аның исеме чыккач, йөрәгем кысылгандай булды, чигә тамырым сугып куйды. Берәр хәл булмагандыр бит аңа9 Союзга яман хәбәр килгәндер дә, Гомәр абый әйтергә кыенсынып утыра кебек тоелды. Уральскта киткәненә айга якын вакыт үтте. “Бу якларга бер килгәч, йөрим әле. Магнитогорски татарларын да күреп кайтасым килә, юл уңаеннан Алма-Атага төшеп, Жубан дус белән күрешергә дә исәп бар, бераз акча сал” дип язган хатыннан башка хәбәре юк. Болай да борчыла башлаган идем инде, Гомәр абый каршында утыру шигемне көчәйтте генә.
Соңгы вакытта үземдә сәер бер тойгы уяна башлавын сизәм мин. Таяныр талым, терәгем булырга тиешле кешемә балаларыма караган кебек карыйм түгелме соң? Озаграк кайтмый торса, “кайда йөри икән, бәла- казага юлыкмаганмы?” дип пошына башлыйм, үзем эш белән тоткарлансам, “суык өйдә туңып утыралардыр, карыннары ачтыр” дип кайгырам. Гомер иткән ирен шулай балаң кебек газиз була икән дип уйламый идем. Иреңә булган мәхәббәт тә еллар үтүгә икенчегә әйләнә икән ул. Әйткән, ди, бит шулай бер хатын: “Биш балам артыннан җыештырып бетереп булмый, булышырга кызым да юк ичмасам”, — дип. Аңа икенче берсе: “Ахирәт, синең балаларың дүртәү генә түгелме соң?” — ди икән. “И җанашым, бишенчесе ирем ул. Бер үзе дүрт балага тора”, — дип җавап биргән, ди, тегесе. Шуның кебек, мин дә бөтен мәшәкатьне үз өстемә алып барам бугай инде.
Гомәр абыйның тагын нәрсәдер сорашырга иде исәбе, мин түзмәдем:
— Берәр эш бар идеме әллә? — дип сорарга мәҗбүр булдым.
— Без сине бик җаваплы эшкә кодаларга торабыз, үзен ни әйтерсең тагын, — диде ул, яңадан бер сынап карап алгач.
— Нинди эш соң ул?
— “Пионер” журналына редактор итеп билгеләсәк, эшли алырсыңмы9 — Аның редакторы Абдулла Әхмәт бит.
— Абдулла абыең пьеса яза. Олы кешегә ике эшне алып баруы кыен. Балалар журналына яшьрәк кеше кирәк. Уйладык-уйладык та сиңа тукталдык.
— Бигрәк көтелмәгән эш бит әле бу, Гомәр абый. Киңәшергә Шәрәф тә өйдә юк.
— Ул кайчан кайта сон9
— Кайтырга тиеш иде инде.
— Аңа кадәр бер карарга килеп куй инде син. Без дә тагын бер кат уйлашырбыз.
Председатель яныннан чыгуга беренче эшем игеп редактор бүлмәсенә кагылдым. Редакция эшчесе бит әле мин. Алай-болай китәргә туры килсә, иң элек редакторга әйтергә тиешмен. Аннан соң Гали абый, Шәрәф кебек үк, акыллы киңәш бирерлек тә кеше. Тәҗрибәле журналист, эшнең рәтен белә. Мине дә сынап өлгергәндер инде. Мөмкинлекләремне чамалый алыр кебек.
Шундый өмет белән килсәм, редактор ишеге бикле булып чыкты.
— Мәгьфрүз, Гали абый кайда ул? — дип, янәшә бүлмәдә утырган машинисткадан сорадым.
— Командировкага китте бит ул.
— Кайчан кайта соң?
— Бер атнага диме...
— Шулаймыни-и9
— Зәкигә кер, анын урынына Зәки калды.
— Алай икән
— Алай икән, өй түбәгез калай икән, — дип калды Мәгъфрүз артымнан Беләмени ул минем хафаны, кара күзле шаян кыз
Ул төнне мин рәтләп йоклый алмадым. Әллә ниләр уйлап, хыялланып беттем. Бераз шикләнсәм дә редактор булу кызыктыра иде мине. Йомышчы бала кебек, кеше кушканны эшләп йөрү түгел инде бу. Үз башын, үз фикерең, максатын булу мәжбүри.
Мин ул редакциягә кергәләп йөрим, анда эшләүчеләрне беләм кебек. Килешербез төсле. Уйларнын икенче төрлесе дә килә башка. Эшли алмасам9 Журналның дәрәҗәсен төшерсәм9 Гомәр абый да ышанып бетми кебек, тагын бер кат уйлашырбыз лип калды бит. Гали абыйның очрамавы хәерлегәдер әле. Булмаган эш турында сөйләп көлкегә калуым бар иде, алдан кычкырган күкенең башы ярылган кебек.
Вакыйгалар мин көткәннән тизрәк әйләнә башлады. Бер көнне партия өлкә комитетының культура бүлегенә чакырып алдылар. Ишек төбендә милиционер утыра иде. Бик озаклап, җентекләп партия билетымны карады. Битләрен ачып, взнос түләгәнме, юкмы икәнлеген тикшерде. Билетны кулыма кире тоттыргач, ничәнче катта, ничәнче бүлмәгә керергә кирәклеген әйтеп, честь биреп озатты.
Культура бүлегенең мөдире Шәмси Хамматов дигән кеше иде. Шәрәф яшьләрендә булыр. Шулай бервакыт сүз арасында Шәрәф аның шигырь белән мавыгуы турында әйткән иде. Дулкын кара чәчле, калын кысалы күзлек кигән, чандыр гәүдәле, шактый сөйкемле кеше иде ул. Ишеккә килеп каршы алды, кул биреп күреште, урын тәкъдим итте. Шундый мөгамәләдән бер баш үсеп киткәндәй булдым. Үз-үземә соклану дип әйтимме, горурлану шикеллерәк бер тойгы уянуын сиздем. Бу миңа кыюлык бирде Гомәр абый алдында утырган вакыттагы кебек икеле- микеле уйлар юк иде инде Ни өчен чакыртканнарын беләм. Йокысыз төннең дә файдасы булгандыр. Мин инде ныклы бер карарга килгән идем. Эшли алмам дип тә артык борчылмыйм хәзер. Редакция эшен биш бармагы кебек яхшы белгән Шәрәф янымда бит Үзем дә бер кадәр тәжрибә тупладым кебек
Хамматов белән сөйләшүе жинел булды. Яшьләр газетыннан башланып киткән сүз әдәбиятка килеп ялганды Мин анын әдәби процессны бик әйбәт белүен төшендем. Ахырдан сүз төп мәсьәләгә күчте.
— Мәскәүгә барып, комсомол үзәк комитетында расланып кайткач та эшкә тотынырсың. Иртәгә өлкә комитеты бюросында комсомоллар раслар, — диде ул, мәсьәлә хәл кылынып беткәндәй булгач.
Ә минем күңелдә байтактан бирле бер сорау кымыржап тора иде Шуны әйтергә дә кыюлыгым житми. әле эшли башламаган, теләнергә тотынды дип уйлавы бар, әйтмичә дә мөмкин түгел. Редактор булып эшли батппасам, өстәл артында гына утырып тора алмыйм бит инде Командировкаларга йөрисе булыр, җыелышларның чуты-чиге юк. Аяк- кулым бәйле көе эшләп булырмы сон? Әле хәзер дә “Мәскәүгә барырга кирәк" дип утыра бит Хамматов.
— Шәмси Хәбибуллович, минем бер үтенечем бар иде, — дидем, ниһаять, батырчылык итеп
— Фатир гына сорама, калганын үтәргә тырышырбыз, — диде ул, уены-чынын бер итеп.
— Әлегә фатир кирәкми. Салып кергән өебез бар.
— Ул яктан молодец Мөдәррис, ялынып йөрмәде. Иә, нинди үтенеч.
тыңлап карыйк
— Улларымны балалар бакчасына урнаштыра алмыйбыз. Якын- тирәдә урын юк
Мөдирнең йөзе җитдиләнде Бераз уйланып торганнан сон телефон трубкасын алды.
— Әминә Вәлиулловна, исәнмесез! “Пионер” журналының яңа редакторына ярдәм итәсе иде бит. Беләм, Мәгариф министрлыгының да органы икәнен белгәнгә сезгә шалтыратам да инде. Нинди үтенечме? Балаларын детсадка урнаштырасы иде. Рәхмәт. Юк, шикләнмәгән идем.
— Безнең өчен бик зур проблема иде ул. Ярдәм итүегез өчен рәхмәт!
— Уңышлар телим!
— Хушыгыз!
“Нинди әйбәт кешеләр бар дөньяда!” дип, күңелем булып чыктым мин аның яныннан. Югыйсә гел баштан гына сыйпап тормыйлардыр мондый жирдә. “Обкомга чакыралар” дигән сүздән пошаманга төшкән кешеләрне дә күргәләгәнем бар. Андый чакта беркатлылыгым белән, әйбәт эшләсәң, сиңа кем сүз әйтсен дип уйлый идем. Биш-алты ел да үтәр-үтмәстән, бөтенләй икенче шартларда аңлатма биреп утырасымны башыма да китерә алмый идем.
Өлкә комитетыңда туган тәэсирләремне кем белән дә булса уртак-лашасым килә иде. Шунысы кызганыч, ни Шәрәф өйдә юк, ни Гали абый авылларда йөри. Бер-ике тапкыр Гомәр абый бүлмәсенә кагылып карадым.
— Килмәде әле ул, — диде Хөршидә.
Ә минем эчем тулы бимаза, хәзер кемгәдер сөйләмәсәм, әйтмәсәм, шартлармын төсле. Аптырагач Зәки янына кердем. Көтелмәгән хәбәр әйтеп шаккатырыйм әле, янәсе.
Озын аякларын өстәл астына сузып җибәргән дә ул көлә-көлә нәрсәдер укый. Керүемне сизмәде, ахры. Каршына килеп утырдым да уйнап-көлеп әйткәндәй генә:
— Озакламый сездән китәм инде, иптәш секретарь, — дидем.
— Хәерле юл, — диде теленә шайтан төкергән Зәки, башын күтәрмичә генә.
— Чынлап әйтәм мин.
— Башта менә моны укы, аннары китәрсен, — дип, “Комсомольская правда”ның “Клеветник узнает себя” дигән мәкаләсенә бармагы белән төртеп күрсәтте.
— Берәр указ бармы әллә?
— Хуже.
Стена буена тезелгән урындыкларның берсенә күчеп утырдым. Иркенләп укы, дигәндәй, Зәки бүлмәдән чыгып китте. “Комсомольская правда”ның корреспонденты булып эшләүче Казан язучысы Геннадий Паушкин Шәрәф өстеннән булган әлеге дә баягы суд турында язган икән Укып чыккач эчемнән: “Дөньяга фаш иткән икән”, — дип куйдым. Газетны калдырып чыгыйм дип торганда Зәки үзе килеп керде.
— Гена анда булмады бит, каян белгән? — дип сорадым аннан.
— Суд беркетмәсе нәрсәгә? Русча языла бит ул.
— Бу газетны миңа бир инде, Шәрәфкә күрсәтермен.
— Укыгандыр инде ул аны. Ал, әйдә, кирәге чыгар. Кая китәм дип куркыттың әле син?
Башта әйткән сүз колагына кереп калган икән. Тыңламаган да кебек иде.
— “Пионер” журналына кодалыйлар.
— Беләм мин ул турыда.
— Гали абый да беләме?
— Ул да белә. Абзаннардан сорамыйча гына эшләнми андый эшләр.
— Хуплыйсыз болай булгач9
— Җигел, әйдә, сиңа да җитди эшкә тотынырга вакыт.
Өйгә кайтуыма почта яшигында Шәрәфнең “Каршы ал” дигән телеграммасы ята иде.
Еллар һәм юллар
фада яңгыр булу сәбәпле,., номерлы рейс бер сәгатькә тоткарлана! Бу белдерүне баштарак күңел белән тыңламаган идем, кат-кат ишетә торгач, рейс санына игътибар иттем. Шәрәф кайтасы самолет турында белдерәләр түгелме сон? Ә нигә Уфадан килә ул? Нигә Магнитогорски- дан йә Алма-Атадан түгел9 Хатында Жубан Молдагалиев янына кереп чыгам’ , дип язган иде бит Жубан белән бер үк фронт газетында эшләгәннәр алар, еллар буе бер купеда яшәгәннәр, ут астында алгы сызыкка барып йөргәннәр Шул якларда булсын да, фронтташ дустының хәлен белеп кайтмасынмы инде9 Бу бер сәгать мина бер тәүлектәй озын булып тоелды. Ай буе сабыр гына көтеп тә соңгы сәгатьләрен үткәрүе кыен икән анын.
Күз күргән кешеләр очрамасмы дип, бар тирәдән әйләнеп килдем дә, очу кырын киртәләп алган рәшәткә буенда туктап калдым.
Сулдан уңга: Шәрәф Мәдәррис, Габдрахман Әпслюмов, Яков Ухсай. Әхмәт Исхак һәм Әхмәт Ерикәй
Яшел үлән каплаган искитмәле зур, тигез ялан өстеңдә, кара тасма булып, самолетлар очып китә торган юллар сузылып ята. Очкычларның бер ишләре гөрелдәп килеп төшәләр, берәүләре авыр гына кузгалып китәләр. Бик еракта кара үрмәкүчләр кебек, ике канатлы "У-2"ләр утыра. "Кукурузник" дип йөртелгән бу бәләкәй самолетлар бик таныш мина. Үзем утырып йөргәннән түгел, канатларыннан этеп, фронтка очырып җибәргәннән беләм мин аларны. Ун еллап вакыт үткән, югыйсә, бүгенгедәй күз алдында үзе.
Төне буе бурап-бурап кар яуган иде ул чагында Иртән торуга шәһәр урамнарын, күзне чагылдырып, ак кар көрте басканын күрдек. Трамвайлар йөрми, җәяү баруы да авыр, атлаган саен аяк яшь кар өстеннән артка шуа Көч-хәл белән университетка барып җиттек, геодезиядән лекциягә чак-чак кына өлгердек Ләкин профессор Дубягоның лекциясен тыңларга туры килмәде, аркадагы тир дә суынып өлгермәгән иде әле, безне машиналарга төяп, аэродромга атып киттеләр Аэродромны кар баскан, самолетлар оча атмый, диделәр Шулайдыр шул, монда машинабыз да чак кына бара Буксовать итә башласа, сикереп төшәбез дә тәгәрмәч астыннан кар көрибез, артыннан этеп кузгатып җибәрәбез.
в *
У
— Барып җиткәнче арып бетәбез, көрәк тотарлык та хәл калмас, — дип сукрана кызларнын кайберләре.
— Очучы егетләр белән кар атышып уйнарлык кына хәл калыр әле, — дип көлешә икенчеләре.
Барып җитсәк, исләр китте. Бер без генә түгел икән монда. Әллә бөтен шәһәрне куып китергәннәр инде. Ак кар өстен, кара чебен кебек, халык сарган. Леля белән икебезгә бер көрәк биреп, безне дә корсагына хәтле карга чумган ике канатлы бәләкәй самолет янына бастырдылар. Алмаш-тилмәш кар көрибез. Киевтан эвакуацияләнеп килгән Леляньщ көче юк, кечкенә гәүдәле, ябык кыз ул. Карап торганы — стипендия дә, биш йөз грамм ипи. Шуңа күрә тиз арый. Көрәк күбрәк минем кулда. Мина да җиңел түгел, эшебез әкрен бара. Җитмәсә, салкынча саф һава үтереп ашыйсын китерә башлады. Ашказанынын сулкылдавын басар өчен учлап кар кабабыз. Шундый бер мәлне, бот төбеннән озын унта кигән, очучылар киемендәге берәү яныбызда туктады да:
— Ашамагыз, салкын тигерерсез, — дип, кулымдагы карны кагып төшерде. Куенына тыгылып, бер плитка шоколад алды, аны икегә бүлеп, берсен Леляга, берсен мина сузды. Кыстатып тору кая, рәхмәт әйтергә онытмадык микән әле. Аннан сон ул безне, кечкенә балаларны күтәргәндәй, җиңел генә күтәреп, самолет канатына утыртып куйды.
— Әзрәк ял итегез, — диде, ә үзе карга кадап куйган көрәкне алып, кызу-кызу эшли башлады.
И ул биргән шоколадның тәмлелеге! Мин анын исемен дә белми идем әле. Тәмле конфет дип әйтүемә Леля:
— Шоколад ашаганың юкмыни? — дип сорады.
— Юк шул. Авыл кызы бит мин. Ипи белән бәрәңге инде аңда.
— Әйтмә, әйтмә, авыздан сулар китерәсең, — диде Леля, шоколад маена буялган бармакларын ялый-ялый.
Шул исемә төшкәч, “У-2” ләргә тагын бер кабат карап куйдым. Гомеремдә беренче тапкыр шоколад ашаткан бу очучы сугыштан исән- имин кайта алды микән? Кайткан булса, хәзер кайда яши икән? Әле һаман шул эшендәме икән?
Ниһаять, көтеп алынган рейсның очу полосасына кабул ителүен белдерделәр. Күз ачып йомганчы кырга чыга торган ишек төбенә халык җыелды, һәркемнең, алданрак җитешеп, көткән кешесен тизрәк күрәсе килә иде. Мин дә шунда барып кысылдым.
Самолеттан кешеләр төшеп бетә иде бугай иңде, берән-сәрән генә чыга башладылар. “Утырырга өлгермәгәнме әллә?” — дип уйлавым бунды, ике кулына шактый зур ике сумка тотып чыккан Шәрәфне күреп алдым. Менә ул траптан төште, бер сумкасын җиргә куеп, артыннан килгән ханымга кулын сузды, җайлап кына җиргә төшәргә булышты. Менә алар, көлешә- көлешә сөйләшеп, ашыкмый гына, чыгу юлына борылдылар. Секундның ничәнчедер бер өлешеңдә йөрәгемне көнләшү кебегрәк нәрсә чәнчеп алды. Шунда ук аны: “Кем булыр бу?” — дигән кызыксыну алыштырды. Ара якынайган саен ул мина кемнедер хәтерләтә кебек булды. Җәмилә түгелме сон бу9 Юктыр ла, каян килеп ул булсын. Күзләремә ышанмыйм, Җәмилә шул! Билләһи, Җәмилә! Яныма килеп туктауга Җәмиләнең:
— Башкорт җиреңдә адашып йөргән картыңны кайтара килдем. Кабул итеп ал, — дип әйтүе дә элеккечә, кинаяле, уены-чыны бер булып ишетелде.
Ул Шәрәфиен аркасыннан җиңел генә этеп җибәрде дә тегесе, сумкалары-ниләре белән, кочагыма кереп сыенды. Мин аларнын кайсысына карарга, кемгә башлап сүз әйтергә белми торганда:
— Җә, минем белән дә күреш инде, — диде Җәмилә.
— Исәнме, дускаем. Мин бит сине башта танымадым.
— Ун ел үтте бит. Картайганмындыр.
— Картаю кая. Шул ук Җәмилә әле син.
Еллар аны чыннан да үзгәртмәгән. Хәйләкәр елмаеп караган шул
ук яшел күзләр, ерылырга гына торган зур авыз. Минем кебек тазарып та китмәгән. Нечкә билле кызнын тулай торактан чыгып, университетка ашыккан чагы кебек.
Шәрәф такси артыннан йөргән арада чемоданнарны китерделәр.
— Минем әйберләремне калдыр инде, Рәмзиягә китәрмен, —диде Жэмилә, багажникка куярга җыенган Шәрәф кулындагы сумкасын алып
— Рәмзияне бездән якынрак күрәсен икән, — дидем, бераз хәтерем калды
— “Казанга килсен үземә төш”, — дип, бик каты чакырып китте Бармасам, үпкәләр
— Үпкәләмәс. Рәмзиягә дә житешерсен. Хәзер безгә кайтабыз, — диде Шәрәф, бу мәсьәләгә нокта куйгандай итеп.
Бераз җир киткәч, шофер белән янәшә утырган Шәрәфиен җилкәсенә кулым куеп, борылып карарга мәҗбүр иттем.
— Шулай да әйт әле, нишләп Башкортстанга барып чыктың әле син9 Жубан янына керәм дип язган идеи бит Алма-Атадан кайтасын дип уйладым мин сине
— Сөйләрмен әле. Үзе бер хикәя ул, — диде Шәрәф, җәелеп китмичә генә
— Башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов белән килеп чыктылар Безнең як шагыйре ул. Туган ягын күрсәтәсе килгәндер, — диде Җәмилә
— Магнито горе киның “Урал” кунакханәсендә Фәрит Камалов дигән башкорт егете белән бер бүлмәдә тордык. Дөресен генә әйткәндә: "Салават батыр йөргән юлларны да күреп кайт”, —дип ул котыртты. Тукайны хәтерләткән урыннар Уфада да күп бит Шул да тартып китергәндер инде, — дип Шәрәф сүзгә кушылып китте.
Ерак барасы түгел иде, такси безне, җилтерәтеп, Нестеров чокырына китереп куйды
Юлчылар “душтагы” җылы су белән юынып, өс-башларын алыштырып өлгергәнче самаварым өстәл башында гөжләп утыра иде инде
— Шәһәр уртасында торсагыз да авылдагыча яшисез икән, —дип куйды Җәмилә, чәйле чынаякка үрелгәндә. Аныкын тиз генә аңламасссын, әллә хуплый, әллә өнәп бетерми иде ул бсзнен тормышны.
— Ир кеше өстенә төшкән өч бурычның икесен үтәдем, — дип мактанып алды Шәрәф. — Өй салып кердем, икс улым үсеп килә Агач утыртасы гына калды.
— Язган шигырьләрен агач урынына булыр инде, — дип, салпы якка салам кыстырып куярга ашыктым, ничек тә аның күңелен күрергә тырышып.
Өйгә кайту шатлыгыннан күңеле күтәренке булса да, арыганлыгы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора иде Күз алмалары кызарган, анын кан басымы күтәрелсә, шулай була. Йөзе суырылып, агарып киткәндәй күренде Алдына дару китереп куйгач, елмаеп җибәрде, әмма эчәргә ашыкмады Бик илһамланып, Уральски шәһәрендә күргәннәрен сөйли башлаган иде
— Син биреп җибәргән белешмә-китап ярап куйды бит, —диде ул. — Күпме эзләсәм дә янасын очратмадым Тукай яшәгән, укыган, эшләгән урыннарны шул китаптан карап таптым
— Менә шулай, олылар сүзен тыңлыйлар аны.
— Тукайны белгән кешеләр юктыр инде анда9
— Бар әле Гариф Төхвәтуллин белән Галимжан Нугаев дигән кешеләрне эзләп таптым Картайганнар инде Хәтерләре яхшы үзе Гариф абзый белән Чаган буена төшеп утырдык Мотыйгыйлар өеннән ерак түгел икән “Тукай монда су коенырга килә иде, балык тотарга йөри идек, күбрәк ә-әнә теге борылышта утырырга ярага иде”, — дип сөйләде Ул күрсәткән якка әйләнеп карасам, су өстенә иелеп үскән карт өянке төбендә икс малай кармак салып утыра иде. Шуларнын бсрсс бәләкәй Апуш кебек күренде.
— Хәзерге заман малайлары Апушка ошый димени1 Галлюцинация булган сина
— Булуы да ихтимал. Бөтен җанымны, күнелемне, уемны Тукай биләп алган иде бит. Гариф абзый белән көне буе анын турында сөйләшеп йөрдек, — диде Шәрәф. Чәе суынган стаканны кулына алды.
— Галимҗан абыйларда бер кич кунып кайттым. Син җибәргән чәк-чәк белән чәй эчтек. Төне буе сөйләшеп утырдык, Тукай белән бер мәдрәсәдә укыганнар икән. Җәй айларында, хәлфәләре өенә кайтып киткәч, анын урынына Габдулла дәрес биргән. “Сабагын белмәгән малайларны шигырь әйтеп оялта иде”, — ди. Үзе Тукайның шигырьләрен яттан белә. Аның алдында миңа әзрәк уңайсыз да булды. Аның хәтле үк белмим икән. Гөл бакчасы кебек бүлмәдә шигырь сөйләп тан атканын да сизмәдек. Гөлләр үстерергә ярата ул, сиңа да гөл орлыклары биреп жибәрде, — дип, Шәрәф урындык аркасына элгән костюм кесәләрен актара башлады.
— Соңыннан да өлгерерсең. Хәзергә калдырып тор, — дип тынычлан-дырдым аны.
Азактан без Җәмилә белән икәү генә калдык. “Балаларны карап килим әле”, — дип өстәл яныннан киткән Шәрәф әйләнеп килмәде. Рәхәтләндек сөйләшеп, искә алмаган кеше калмады. Кайдадыр әтәч кычкырып, төннең узып барганын искә төшерде. Тәрәзә яктысына очып килгән зур чуар күбәләкнең шапылдап пыялага бәрелүе сикәндереп җибәрде. Авызын учы белән каплап, Җәмилә озак итеп иснәп алды.
— Арыгансыңдыр, юлдан кайткан кеше бит син, — дип, анын хәленә кердем.
— Сездән ике сәгать алда йөрибез бит. Йокыдан торыр чагыбыз җитә инде.
Урын-җир алырга дип кергәч, ике улын ике яктан кочаклап, караватта җәйрәп яткан Шәрәфне күрдем. Балалар әтиләренең куенына кереп беткәннәр, өчесе дә тәмле итеп, әкрен генә тын алалар.
— Җәмилә, кил әле, кара әле боларга гына, — дип, әкрен генә кунагымны чакырьш алдым.
— Кешенең иң бәхетле сәгатьләре шушы буладыр иңде, —диде Җәмилә дә озак карап торгач, пышылдап.
Без йокыдан уянып, иртәнге эшләрне караштыргалаганчы, Җәмилә университетның тулай торагы тирәләреннән әйләнеп кайтырга да өлгергән иде инде.
— Үзебез яшәгән бүлмәнең тәрәзәләренә бик озак карап тордым, — диде ул моңсу бер тавыш белән.
— Кара пәриең күренмәдеме соң? — дидем сүзне уенга борып.
Яшерен мәхәббәтен исенә төшергәч, Җәмиләнең йөзе яктырып китте.
— Төштә күрсәң генә инде ул чакларны, — диде. — Хәзер кайда икән ул, белмисеңме?
— Утыз меңчеләр хисабыннан бер колхозга председатель булып китте, дип ишеткән идем. Шуннан бирле хәбәрем юк.
— Булдырыр ул. Укыганда ук бик актив егет иде бит.
Чәйдән сон Шәрәф аны Рәмзияләргә озата китте, мин редакциягә йөгердем.
— Шәрәф әйбәт кенә йөреп кайтканмы? Нәрсәләр сөйли? —дип каршылады мине Сәхаб абый
— Сөйләп сүз бетәрлек түгел әле. Кайтышлый Уфага да кагылган бит.
— Берәр нәрсә язса, безгә китерсен.
— Язар әле, бераз ял итсен.
Эшем эш булмады бүген. Барысын да калдырып тизрәк өйгә кайтасы килеп үткәрдем вакытны.
— Сәхаб абый, китим әле булмаса, Зәки сораса, эш белән җибәрдем дип әйтерсең. — Бүген килмәсәң дә сүз әйтмәс иде.
Күңел сизә дигән булалар. Әгәр шулай булса, әллә нинди сөенечләрем бар кебек, очып кайтып килмәс идем мин. Тау астында торган " Ашыгыч ярдәм” машинасына да исем китмәде. Күрше карчык еш авырый,
шуңардыр, дип уйладым. Өй эчендә ак халатлы кешеләрне күргәч кенә коелып төштем.
— Нәрсә булды? Ни эшләгән ул? — дип, диванда чалкан яткан Шәрәф янына атылып барып җиттем.
— Куркыр урын юк. Кан басымы күтәрелгән. Магнезий уколы ясадык, — диде врач, Шәрәфнең кул тамыры тибүен санап туктагач. — Ял кирәк хәзер аңа.
Шәрәфнең гипертония кризислары элек тә булгалый иде. Әллә яшьлек белән беленмәгән, врачларга мөрәҗәгать итеп, “Ашыгыч ярдәм" машиналары чакыртып мәшәкатьләнгәне юк иде Үзенең мондый хәлдә калуын ул контузия шаукымы дип карый. Немецлар Сарны шәһәрен бомбага тотканда авыр контузия алган булган
Төн уртасы житеп килә, ахры. Күземә йокы төшкәне юк әле. Күңелем тыныч түгел, котылып булмастай зур бәла көткәндәгедәй эч поша. Вакыт-вакыт Шәрәф яткан диван янына киләм Уколлардан сон тыныч кына йоклап китте. Миңа ул кирәгеннән артык тыныч булып күренә. Шикләнеп, ирененә кулымны куеп торам, җылы сулышын тойгач кына бераз җиңел булып китә, алай да муенына, күкрәгенә тибеп чыккан кызыл таплар бөтенләй үк тынычланырга ирек бирми.
Мин тагын “эш бүлмәсе”нә кереп утырам. Шәрәфнең таралып яткан кәгазьләрен кулыма алам. Юлда алган тәэсирләрен тәртипкә китереп утырган булса кирәк. Блокнот битләренә ашык-пошык язган юлларны укыйм.
"... Төхвәтуллиннар йортыннан ерак түгел ике катлы, соры таш бина. Анда элек “Мотыйгия" мәдрәсәсенең рус классы урнашкан булган Тукай монда Әхмәдиша учительдән рус дәресләре алган, беренче мәртәбә шунда рус һәм көнбатыш әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән танышкан"
Бирелеп китеп, блокнот битләрен тагын, тагын ачам. "... Шәһәр гостиницасы. “Казахстан”. Монда рус, татар, башкорт, казакъ мосафирларын очратырга була. Гали Абдрахманов дигән кеше белән бер бүлмәдә кундык Чангыртау районыннан килгән бу егетнен биредә эше күп икән иртүк китә, кич кайта Ләкин Тукай исемен ишетүгә үк “үләң әйтеп" җибәрә:
Валлаһи и, валлаһи и, валлаһи,
Бәхете барлар кырда жәйли, валлаһи'
Бүлмәдәге өченче иптәшебез Каратүбә кешесе Мирхәйдәр Абдрахимов шигырьне казакъча дәвам итә:
Ак паи кусып асаптындай таза һава.
Җср жап-жасыл, кос та сайрар, уаллаһи' һәм бераздан татарча күчеп китә
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп.
Бер кунарлык жирне сайлый, валлаһи, Аз гына бер жил исү белән үлән Җирдәй уйный, кайный-кайный. валлаһи’
— Татарчаны әйбәт беләсең, татарлар арасында үстеңме әллә0 — дим
— Әнием татар минем Тукай шигырьләрен яттан белә, шуннан өйрәндем, — ди Мирхәйдәр...
Сәяхәтче шагыйрьнең тар гына вакыт арасында кәгазьгә төшереп калдырыйм дип, ашыга-ашыга язган юллары. Җөмләләр төгәлләнмәгән, сүзләре ярты-иорты калган битләр бар Чит кеше кулына төшсә, морзе әлифбасына караган кебек карар иде, ә мин буш җирләрен күңелемнән тутырып камил әсәр укыгандай укыйм Бу егетләрнең үзләрен күргәндәй булам Шәрәф белән янәшә утырып, Тукай шигырьләрен үз телләрендә укыганын тынлаган кебек тойгы кичерәм Ә вакыт дигәнен үтә тора, инде тәрәзәгә таң яктысы төште Балаларның кайсыдыр берсе йокы
аралаш ‘‘әни” дип куйды. Мин бит инде икенче танымны шулай йокысыз үткәрәм. Иртән эшкә барасы бар. Урынга ятардан элек тагын Шәрәф янына киләм. Ун ягына әйләнеп яткан, куш учын янак астына куеп, тыныч кына йоклый. Нәкъ сабый бала кебек. Йөзендәге, муенындагы кызыл тимгелләр дә беткән. Мин дә шөкер итеп, инде кирәге калмаган утны сүндерәм. Нинди генә катлаулы, мәшәкатьле булса да, якты дөньяда яшәвең бер бәхет дигән уй белән күземне йомам.
И гомер агышлары
ле генә журналның төсле рәсемнәр белән басылган контроль нөсхәсен китерделәр. Хәзер ул “Ялкын” булып чыга, “Пионер” түгел. Яшьлек ялкыны, костер ялкыны дигән мәгънәләр салып, шундый исем куштык без ана.
Художникның журналны өстәлгә китереп куюы булды, типография буявының исеннән сизгәннәр дип әйтерсең, артыннан ук бүлмәгә хезмәткәрләр килеп керде. Машинистка белән курьер да калмаган хәтта. Сөенечләре йөзләренә чыккан. Шулай булмый ни, төрле оешмаларга күпме үтенечләр, аңлатмалар, тагын шундый мен төрле кәгазьләр басарга туры килде бу тыйнак, аз сүзле, күп эшләүчән машинистка кызга. Курьер да әле анда, әле монда йөгереп кенә йөрде. Нинди мәшәкать чиккәнне алар да белә. Бу көнне күрер өчен күпме тырыштык, артыннан күпме йөрдек бит. Башта: “Акча юк, машиналар иске, мастерлар җитми”, — дип, ниятебезне хупламадылар. Чигенмәслегебезне белгәч: “Көтегез, киләсе елнын сметасына кертербез”, —диделәр. Яңа ел килеп житкәч тә бик ашыгып тормадылар, ләкин “сабыр төбе сары алтын” булды. Сабыр итә торгач, менә без дә шушы көнгә килеп җиттек. Дүрт төрле төс белән басылган журнал, әлбәттә, күзне чагылдырырлык матур иде, килмәгән бер генә җире дә юк кебек күренде. Бераздан йөрәк тибеше тынычланып, шатлыгыбыз басыла төшкәч, җентекләбрәк карый башладык. Әниләр сабыйларын беренче кат кулга алгач, күкрәк сөтен биргәнче үк, унике әгъзасы да исән-саумы, тәнендә-йөзендә ят таплар юкмы дип, аяк-кул бармакларына хәтле берәм-берәм саный-саный, сөенеч катыш хәвеф белән карый торган булалар. Журналның битен-биткә бөртекләп тикшерә торгач, иң элек җаваплы секретарь Илдар Юзеев телгә килде:
— Мансур абый, тышлыктагы рәсемнәр караңгырак күренә. Тиражда тагын да авыраймасмы?
— Мин әйттем аны, — диде художник. — Зәңгәр төсне киметергә булдылар.
— Менә бу каен чугы өстенә басылган текстны укуы авыр, —диде Галимҗан Латыйп та үз бүлегеннән киткән шигырьне кайгыртып.
— Карагыз, игътибар белән карагыз. Төзәтергә соң түгел әле, басарга биргәч кире алып булмас, — дип, тәнкыйтьне кыздырып торам.
— Моның бар җире дә килгән, төзәтәсе дә юк.
— Күргәч, укучылар аптырап калыр әле.
— Мәскәү журналы килгән дип уйларлар.
— Тиражыбыз да артыр инде.
— Эчендә укырлык әйбер булмаса, төсләр белән генә алдый алмассың.
— Нишләп булмасын, сан саен яңа әйбер биреп барабыз.
— Яңалыктамыни хикмәт! Яратып укырлык әйбер кирәк.
— Анысы язучылардан тора инде. Алар язмагач, каян аласың? Декада вакытында да балалар әдәбияты аксый дип әйттеләр түгелме сон?
— Бу нинди шау-шу? Мин генә җитмим икән монда, — дигән тавыш кабынып китәргә торган бәхәсне бүлде.
Ишек төбендә култыгына ниндидер төргәк кыстырган Шәрәф елмаеп тора иде.
— Әйдә, Шәрәф, әйдә, — дип, аны бүлмәгә чакырдылар.
Ә
Менә журнал чыгарабыз, — диде Мансур, ни өчендер аклангандай
— Матур булган бит бу! Ну, молодец, егетләр. Балалар журналының безнең тарихта беренче тапкыр төсләр белән басылуы бит бу, — диде Шәрәф, битләрен актарып карагач, шаярып өстәде. — Юарга кирәк моны.
Юасы әйберләр болай да бар әле Шекспир сонетларынын татарча тәрҗемәсе чыккан, дип әйтәләр, — диде Илдар, хәйләкәр елмаеп.
— Каян белдең?
— Үзем күрдем. Нәшрият витринасында яна китаплар янында тора
— Витринада гына күреп йөрмә, мә алай булгач, тотып та кара, — дип, Шәрәф култыгындагы төргәктән бер китап алып бирде.
— Ә автографы9
— Анысы соңыннан. Болары өйгә кайтасылары.
Журнал онытылды, барысынын да игътибары дәфтәр бигенен яртысы хәтле зурлыктагы кызгылт тышлы китапка юнәлде
— Әй, әй, читкә киттегез Журналның эшен бетерик башта. Әйтер сүзләрегез юкмы9 — дидем
— Әйдә, кул куй да төшереп җибәрик инде, — диештеләр барысы да.
— Миннән рөхсәт, — дип Шәрәф тә күндереп алды
“Төзәткәннән соң басарга ярый” дип, сырлап-сырлал имза салуымны дәшми генә карап тордылар
— Кулын жинел булсын. — дип куйды машинистка.
— Үзең кайтканда алып кайтырсың, бүген безнең түгәрәк утырышы, соңгарак калырмын, — дип, китапларын калдырып киткән иде Шәрәф Союзда берәр җыелыш булса, аны тиз генә көтмә инде Төн уртасында кайтып җитсә, рәхмәт әйтерсең. Менә мин кичке эшләрне бетереп, җылы өемдә, йомшак диванда аяк бөкләп утырам Кулымда Шекспир сонетлары Кызым әтисенең эш өстәлендә дәрес әзерли Улларым дөньяларын онытып кинескоптан әкият карыйлар Өйдә сирәк була торган тынлык, җанымда да илаһи тынычлык Ник бер кылы шөбһә белән типсен Йотылып сонетлар укыйм. Менә кайда ул тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе, хыянәт ачысы, мәхәббәтнең сихри биеклеге. Барысы да шушы кечкенә китапка сыеп беткән, һәр юлы, һәр сүзе таныш дисәм дә артык булмас, машинкада ничә кат бастым бит мин аларны Өр-янадан кичереп, хисләнеп, тетрәнеп укып утырам.
Миндә уй күп. ничек шуны әйтми калыйм. Каләм алгач җырым сиңа баглар өчен9 Тик яна сүз, яңа зур хис каян табыйм Сыйфатларың бүтәнчәрәк мактар өчен’ һич каян да! Бер Ходайга кылган догам Булган төсле кон дә бер үк. көн дә иске — "Син — минеке, мин — синеке"' дим дә торам. Күптәнге сүз, гел яңа, һаман изге
Гел иске дә, гел яна ул, үлмәс гыйшык, һич вакытта ятмый ана тузан кунып Җыерчыклар китә алмый ямен кыйпыл. Картлык исә калган анын колы булып Вакыт жирдән мәхәббәтне куып тора.
Тик мәхәббәт өр-янадан туып тора
Йә Хода! Без бит бу Безнен тормыш, безнең язмыш Шәрәфнең сүзсез, кырыс мәхәббәте Минем, яктыга үрелгән гөл кебек, җылы караш, назлы’ сүз көтеп яшәвем. Шушы көтүләр, зарыгу, сагынулар кадерле иткәндер дә әле ул мизгелләрне Болыт арасыннан чыккан кояш та бит көн дә нур сибеп торганыннан тансыграк була
Шәрәфнең сөюе телендә түгел. йөрәгендә икәнен күңелем сизә Чәчәкләр бүләк итми ул мина Үпкәләмим Чәчәкләрне мин үсеп утырган
җирләрендә яратам, аның риясыз, якты карашы чәчәктән дә кыйммәт. Төрле мәшәкатьләр арасында күмелеп калган игътибарны да күнел күзем белән күреп торам. Тирги-тирги язарга өндәве дә җанга рәхәт. Мәхәббәтнең үзе түгелмени болар барысы да?
И гомер агышлары... Тиз йөрешле поезд икән ул. Тукталыштан тукталышка чаба да чаба. Берсе керә пассажирларның, берсе төшеп кала. Кергәннәре урын көйләп ыгы-зыгы килә. Озак та барасы түгел, югыйсә. Шулай да үзе теләгәнчә урнашып калырга ашыга.
Сонетларны тәрҗемә игүгә ике ел гомер сарыф итте Шәрәф. Максат куеп, ныклап утырудан башлаган эш булмады ул. Урал якларыннан йөреп кайткач, эшкә тотына алмыйча шактый изаланды.
“Хисләр шундый күп, чуалчык, язгы ташкын кебек дулый, кайный, акыл киртәләрен пыран-заран китереп ташлады. Әзрәк суынырга кирәк мина, аек акыл кирәк”, — дип язып куйган иде алдындагы кәгазь битенә. Өстәл янына утыра алмыйча газапланып йөргән көннәрендә Шекспир сонетларын укып ята торган булды. Бер көнне карыйм, тәрҗемә итеп утыра бу.
— Укып кара әле, барып чыкканмы? — дип янына чакырып алды.
— Матур булган. Эчтәлеген дөрес бирә алдыңмы соң? Син бит аны оригиналдан эшлисең.
Шулай башланган эш булды бу. Мавыгып китеп утыра торгач, декадага өлгертәм дигән максат та куйды. Ләкин җиңел эш булмады. Кайбер сонетлар “Совет әдәбияты” журналында гына чыгып калды.
Бөтен Мәскәүне аякка бастырган татар әдәбияты һәм сәнгате бәйрәме шаулап-гөрләп узып та китте. Башкаланың урамнары, мәйданнары, концерт заллары, театрлары татарча сөйләшүләрдән, татар моңнарыннан яңгырап торды. Шаян телләр сөйләп йөргәннәр ди анда:
“Батый* җитәкчелегендәге татарлар Мәскәүне яулап алды”, — дип.
Декада ахырында Татарстанның ундүрт язучысы орденнар-медальләр белән бүләкләнде. Шәрәфкә дә “За доблестный труд” медале бирделәр. Без аны сугышта алган “Кызыл йолдыз” ордены һәм “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре янына салып куйдык. — Сонетлар өчен аванс бу, — диде Шәрәф.
Яшибез икән әле
артиянең егерменче съездыннан сон исеме телдән, рәсеме газет битләреннән төшми башлаган Никита Сергеевич Хрущев Мәскәү язучылары, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрә икән. Аларның кайберләреңдә безнең Гомәр абыйга да катнашырга туры килгәли икән. РСФСР язучыларының беренче оештыру съездында мин дә күрдем Хрущевны. Бөтен эш бетеп, съезд тәмамланган көнне делегатларны Зур Кремль сараенын Георгиевский залына фуршетка чакырдылар. Монысы аяк өсте генә үтә торган мәҗлес кебек нәрсә инде. Съезд барган чакта да татар-башкорт язучылары бергә булдык. Хәзер дә “П” хәрефенә охшатып тезелгән өстәлләрнең уң канатына барып бастык. Минем өчен бөтен нәрсә яңа, бар да кызык. Патша хәзрәтләренең баллар үткәргән җиренә кунак булып килдек бит. Кара фраклы официант егетләр күкәй кабыгы хәтле генә көмеш савытларда ак соуста пешкән гөмбә куеп киттеләр. Ир-егетләр ут күк уйнаклап торган шәраб бокалларын кулларына алдылар. Антресольдән серле моң агыла башлады, мәрмәр паркетта парлап әйләнгән затлы кавалерларның, назлы дамаларның мамыктай җиңел аяк тавышлары ишетелгәндәй булды. Әмма хисләргә озак бирелеп тору мөмкин түгел иде монда. Шуның өстенә кемдер берәү: “Алгарак узыгыз, хәзер Никита Сергеевич чыга”, — дип пышылдап китте. Бәллүр бокалларны кулга
’Партия өлкә комитетының икенче секретаре Салих Батыевка ишарә.
П
тоткан көс, ашыга-ашыга, аркылы өстәл кырына килеп кысыл тык
та Ү™әде> турләге ян ишектән Хрущев, анын артыннан Ворошилов, Микоян, тагын кемнәрдер килеп чыкты. Хрущев нәкъ рәсемдәгечә тәбәнәк буйлы, шактый калын гәүдәле, безнен Гариф абый Гобәйнеке кебек ялтыравык башлы кеше икән. Ул безне съездның уңышлы тәмамлануы белән котлады, шампан шәрабе салынган бокалын язучылар белән чәкештереп чыкты. Дамаларга вазадан алып, хризантемалар бүләк итте Озак сөйләде ул Сөйләргә ярата икән Ярты сәгатькә сузылган нотыгыннан бер, җөмләсе бик истә калды. "Безнен төрмәләрдә хәзер сәяси тоткыннар юк”, — диде Моңар ышанырга була иде Төрмә газапларыннан котылып кайткан Хәсән ага Туфан белән Мин Шабай үзебезнең арада бит Бер вакыт Гомәр Гали күзгә күренеп китте Ибраһим Сәләховны Казакъстанга барып урнашкан дип ишеттек. Зәй якларыннан Сөббух Рафиков Казанга килеп киткәли. Гарәфи Хәсәновнын хикәяләре басылып тора
Өстән күрсәтмә булганмы, мондый очрашулар өлкәләрдә дә үткәрелә башлады Инде менә Татарстан өлкә комитетынын беренче секретаре Семен Денисович Игнатьев та язучыларны очрашуга чакырды. Бездә яна кеше әле ул. Элекке Беренчене үзәккә эшкә алгач, җибәрделәр Кайсыдыр республикада эшләгәндә ниндидер хатасы булган да, имеш, безгә сөргәннәр. Татарстан үзе сөрген урыны дип әйтерлек хәтәр җир түгел дә түгелен, союз республикасы дәрәҗәсеннән автономиягә төшерелүе юкка булмагандыр Язучылар җитәкчелеккә урыс кешесе килүенә риза иделәр, милләтчелектә гаепләмәсләр, диделәр.
Безнен өйдә телефон юк Шәрәф чыгып йөрмәгән көннәрдә кирәк хәбәрне мин кайтып әйтәм Игнатьев янына барасын белгәч, ул чыгыш ясарга әзерләнә башлады Дипломатия саклый торган кеше түгел, әйтсә, егылып китәрлек итеп әйтә Шуңа күрә бу ниятен хупламыйча
— Сөйләгәнен көмеш булса, тик торганын мен алтын Сиңа гына димәгән. Башкалар сөйләсен әнә, — дидем
— Син дә мулла, мин дә мулла булгач, атка печән кем сала сон9
— Муллалар синнән башка да күп. Нәшрият коридорында бик батыр сөйләшәләр
Кая ул! Башына бер уй килсә, кеше сүзе колагына керәмени9 Болай да өлкә комитетына хат язарга йөри иде, форсат чыкты үзенә Күптән түгел Апае якларыннан йөреп кайтты ул. Күргәннәре турында бик ачынып сөйләп утырды:
— Борын төбендәге чеп-чи татар авылы югыйсә, бөтен эше урысча бара. Бер җирдә бер татар язуы күрмәссең. Райкомда тетмәләрен тетеп кайттым үзләренең
— Артыңнан язып җибәрерләр әле менә. Чакырып алып үзеннен тетмәңне тетәрләр.
— Чакырсыннар Чакырсалар, тагын да катырак әйтермен
Йокым йокы булмады бу төндә Ике-өч тапкыр уянып Шәрәф янына чыгып кердем Ул һаман кәгазенә капланып утыруында Бүлмәдә тын алырлык түгел, борынны ярып тәмәке исе керә, көл савыты сигарет төпчеге белән тулган
— Шушы төтендә ничек башын авыртмый, — дип, бер килүемдә форточканы ачып куйдым Ыргылып, төнге салкын һава керде
— Баш авырттырырлык хәлләр булганга утырам да инде
— Ят, әйдә, ял ит
— Ятарга кирәк шул, — диде ул да, яза торган кәгазен йомарлап өстәлгә ташлады.
Язучыларның үз җыелышларына ла бу хәтле кеше килми иде Аякка баса алганнарның барысы да монда бүген Театрга йә кунакка килгән кебек ыспай киенгәннәр Кеше күбәйгән саен бүлмәдә тәмәке һәм арзанлы одеколон исе куерып, төчкерәссн китерә башлады Язучыларның кергән берсе шыпырт кына килеп утыра, якын тирәдәгеләр белән сүзсез генә кул биреп исәнләшә Изге храмга йә музейга килгәннәрмени9 Мин
Шәрәфне көтәм. Миннән өйдә калган иде. Соңладымы икәнни? Әллә бөтенләй килмәскә уйлаганмы? Шулай гына булса ярар иде, дип уйлап бетермәдем, ишектә ул күренде. Кул изәп чакыруымны күргәч, яныма килеп утырды.
Нәкъ ун тулуга түрдәге ишектән Игнатьев белән Батыев килеп чыкты. Болай да тын бүлмә кешеләрнең сулыш алуларына хәтле ишетелерлек булып калды.
Яңа секретарь олы яшьтәге кеше икән. Авыл агайлары кебек тулы түгәрәк йөзле, маңгаендагы җыерчыклар аны җитди, хәтта кырыс итеп күрсәтә. Кин җилкәле, нык бәдәнле, ышанычлы кеше тәэсирен калдыра. Тавышы калын, карлыгыбрак чыга. Киноларда күреп өйрәнгән егермебиш- меңчеләрне хәтерләтте ул миңа, утызынчы елларда колхозларга ярдәмгә җибәрелгән Питер эшчеләренең берсен.
Семен Денисовичның чыгышында янал ык булмаса да, Беренченең үз авызыннан чыккан сүзләр булганга бирелеп тыңладык.
— Сораулар бармы? — диделәр.
Сорау бирергә атлыгып торучы күренмәде.
— Сөйләргә теләүчеләр?
Язучылар союзынын партия оешмасы секретаре Гази Кашшаф бу очрашуның бик файдалы булуын, киләчәктә дә шундый дәрәҗәле зур сөйләшүләр кирәклеген әйтеп кыска гына чыгыш ясады. Инде сөйләшү ахырына җитте, түгәрәкләргә вакыттыр дип торганда, Шәрәф урыныннан кузгалып:
— Иптәш Батыев, сүз бирегез әле, — диде.
Батыев Беренчегә нәрсәдер әйтеп алды, ә тегесе Шәрәфкә сынаулы авыр караш ташлады.
— Сөйлә, Шәрәф, — диде Батыев, тыңларга әзерләнеп терсәге белән өстәлгә таянды, каты кара чәченә симез бармакларын батырды.
Шәрәф үгезне мөгезеннән тотып алды. Тыныч күл өстенә төшкән таш кебек авыр-авыр сүзләр ыргыта башлады. Батыев өстәлгә ярым яткан җиреннән тураеп утырды. Игнатьевның кашлары җыерылды. Кайбер язучыларның күзләрендә борчу, кайсыларында хуплау иде.
— ... педагогия институты кадрларны җитәрлек әзерли, имеш. Универеитетнын татар бүлеген ябу өчен сылтау булды ул. Сугыш вакытында ачылган бүлекне.
— Бүлек ябылмады. Эшли, — диде Батыев.
— Беләм, ябылмады. Шул бүлекне тәмамлаган утызлап язучы, галим, укытучылар кул куеп хат язгач. Таякны катырак бөктек дип уйладыгызмы? Өлкә газетларынын дубляжга әйләнүенә, чуашлар өчен чыга торган “Херле ялав”ның ябылуына ни әйтерсез? Инглиз колонизаторлары да эшләмәгән әшәкелекне эшләдегез!
Бүлмәдә бомба ярылдымыни? Исен җуйган халык аңына килгәнче Игнатьев авыр гына урыннан кузгалды да:
— Унбиш минутка тәнәфес! — диде.
Бер утка кердем, бер суга төштем мин шушы минутларда. Күтәрелеп карасам, залда берүзем утырам икән. Урынымнан кузгалып, коридорда шаулашкан кешеләр янына чыгарга хәлем дә, теләгем дә юк. Кинәт аркама кемнеңдер җылы кулы кагылуга сискәнеп киттем. Гали Хужи икән. Сүзсез генә яныма килеп утырды.
— Нәрсә булыр инде хәзер, Гали абый? — дидем, еларга җитешеп.
— Бер нәрсә дә булмас, кайгырма, — диде ул, юатып. —Андый гына хәлләрдән чыкканы бар аның.
Эшкә аягым тартмыйча гына килдем. Нәшрият йортындагы бар кеше кичәге хәлләр турында гына сөйлидер кебек. Ярый әле, иртәнге сәгатьләрдә коридорлар буш була. Редакция бүлмәсенә килеп кергәнче берәү дә очрамады. Эш күплеге дә хәлемне җиңеләйтте. Яңа ел санын әзерлибез. Тышлыкның икенче битенә бәскә уралган каен рәсемен китерделәр. Рәсем асты кирәк.
— Илдар, дүрт кенә юл шигырь сорала, — дим.
“• Шәүкәткә әйтим әле, тиз генә язып бирер, — дип, ул Шәүкәт Галиев эшләгән “Чаян” редакциясенә кереп китә
Шактый озак торгач, икәүләп әйләнеп керәләр.
— Күндереп булмый әле, үзен сөйләш, — ди Илдар.
— Болай булмый инде ул, җәмәгать, — ди Шәүкәт, акланудан бигрәк һөжүмгә күчеп. — Аяк өстеннән шигырь язып буламыни9 Аннары, мин балалар шагыйре дә түгел.
— Вакыт бар әле, Шәүкәт. Иртәгә китерсәң, без риза. Чынлап еласан, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит.
— Бу бит үзе шигырь, — ди Илдар, рәсемгә күрсәтеп
— Ник үзең язмыйсың соң9
— Редакция кешеләрен күп басалар дип бәйләнәләр.
— Бер куплет өчен инде.
— Шушы матурлыкны мактап шигырь яз. Куплет кына булуы мәҗбүри түгел, — дип. шагыйрьне икәүләп үгетлибез.
Кыстый торгач, Шәүкәт ризалашкандай була. Шулай да:
— Бик ышанып көтмәгез, — дип кисәтеп куя.
Телефон челтерәвенә сүзебез бүленә. Трубканы алам.
— Миңа Ихсанова кирәк.
— Ихсанова тыңлый.
— Мин Семен Денисовичның референты булам. Хәзер сезнең белән ул үзе сөйләшә.
Онытылып торган борчуым яңарды. Йә Хода! Нинди сүзләр ишетермен икән? Йөрәгем кагуы секретарь бүлмәсенә дә ишетелеп торадыр кебек.
— Вы супруга Мударрисова9 — дип сорады карлыккан таныш тавыш
— Әйе, Семен Денисович.
— Скажите ему — хороший он мужик. Пусть приходит ко мне завтра к двум часах!.
Шулай диде дэ, жавабымны да көтмичә, трубканы куйды Ике учым белән йөземне каплап күзләремне йомдым. Кичә тәнәфестән сон пыр туздырып тиргәгән кешедән нәрсә ишетәм? “Хороший мужик. Ышаныргамы моңа9 Алдан куркып тормасын дип кенә әйтүеме9 Дөрес, кичә Шәрәфкә генә эләкмәде. Барысына да кагылды аның жиле. Язучылар союзы җитәкчеләренә дә, партия оешмасына да. Ләкин таякнын юан башы Шәрәф җилкәсенә төште. Жәнжалнын сәбәпчесе ул иде бит Тизрәк кайтып әйтергә кирәк үзенә. Әйбәтләп әзерләнсен. Әйтәсе сүзен уйлап барсын.
— Берәр күңелсез хәбәрме әллә9 — диде Илдар, әле булса дәшми утыруыма гаҗәпләнеп.
— Шәрәфне Игнатьев чакыра.
Шәрәф гомерендә галстук бәйли белмәде, ә үзе арттан каптырмалы - ларын яратмый Өйдә булмасам, муенга киярлек итеп кенә бәйләп калдырам Бүген мин аны үз кулларым белән киендергәндәй, очрашуга әзерлим. Каршымда кичәге ярсулы, гайрәтле шагыйрь түгел, бәләкәй малайлар кебек муенын сузып галстук бәйләтеп торучы, аптырап калган, юаш, борчулы кеше басып тора. Миңа ул бик кызганыч булып китте, күземнән тәгәрәп яшь чыкты Муеныннан кочып алдым да күкрәгенә башым куеп сулкылдап җибәрдем
— Йә, акыш-макыш, елама, сугышка озатмыйсын бит, — диде ул.
— Көтеп торам, туры өйгә кайт, — дип калган идем, ике сәгатьтән әйләнеп тә кайтты Авыз ерылган, күзе көлә, бүрек баш артына киткән
— Нәрсәгә шул хәтле сөенден9 Орден бирәбез, диделәрме әллә9 — дип каршыладым
— Орден гынамы соң'
— Йә рәтләп сөйлә, нәрсә диделәр9
— Килеп керүемә Игнатьев өстәл сугып, бик яман сүгенеп җибәрде
— Шуңа сөендеңме?
— Тынлап тор. Беләсеңме, нәрсә диде: “Син әйтмәсән, без белмибезмени бу хәлләрне?” — дип тирги башлады. — Газетлар ябылганда нәрсә карап тордыгыз? Сугыш беткәч батырлар табыла. Башкортлар әнә “Кызыл тан’ ны саклап калдылар. Сезгә дә тавыш кубарырга иде, безгә таяныч ноктасы булыр иде ул”, — дип тезеп китте. Аннары: “Утыр, — диде, шуннан сон тавышы йомшарды. — Салих Гыйлемханович синен турыда сөйләде миңа. “Талантлы егет” диде. Талантларның кадерен белергә кирәк. Кичәге эшең өчен курыкма, тынычлап эшлә. Язучылар оешмасына Маяковский урамында төзелеп килгән йорттан өлеш чыгарабыз. Шамовка әйтермен, синең дә фатир хәлеңне яхшыртырлар. Ике язучы икән бит сез...” Аннары хәлемне сорашты. “Нәрсәләр язасын?” — диде Сонетларны алып бармавыма үкендем. Син дә әйтмәден. Биреп калдырган булыр идем. Шундый җитәкчеләр булганда яшисе килә башлады әле. Иртәгә үк “Полк намусы”на утырам.
Соңгы сүз
ерәр елдан Игнатьев әйткән йортны өлгерттеләр. Фатир бүлгәндә безгә дә тәрәзәләре Эрмитаж бакчасына карап торган йорттан өч бүлмәле фатир бирделәр. Монда Гомәр Бәширов яшәгән икән. Яна йортка күчкәндә әйтте
— Шәрәф, мин монда күп яза алмадым, инде сиңа эшләргә язсын, — диде.
Теләге кабул булмады Гомәр абыйның. Шәрәф “Полк намусы”н да тәмамлый алмады. Яна жиргә күчеп, кешечә яши башлагач кына, сәламәтлеге кинәт начарланып китте. Беренче Май бәйрәмен каршы алырга йөргәндә, язгы матур таңда, башына кан савып, дөньядан да китеп барды.
Җеназасына халык күп килгән иде. Кабер өстендә Хәсән Туфан абый шигырь укыды. Хәсрәтле башыма анын бер генә юлы кереп калды:
Без зинданда булганда, Сез җиһанда йөргәндә...
Бераздан чәчәкләргә күмелгән кабер янында Хатип абый белән икәү басып калдык.
— Сугыштан исән кайткан кеше бит, иллесе дә тулмаган көе китеп барыр дип кем уйлаган9 Әйдә, кайтыйк инде, — диде ул бераздан, сүзсез генә озак басып торгач. — Син монда күп тапкырлар килерсең әле.
Әрвахларнын тын һәм тыныч патшалыгыннан әкрен генә атлап чыгып барабыз. Зират капкасына житәрәк йөгерә-атлый килгән Шәйхи Маннурны очраттык.
— Соңга калдыммыни? — диде ул, безне күргәч, әрнү катыш үкенү белән. — Васильевода ишеттем. Поезд бит...
Без аны Шәрәф каберенә озатып куярга теләгән идек, баш тарлы: — Үзем генә барыйм әле. Урынын гына әйтегез.
Авыр атлап китеп барган шагыйрь артыннан, ул борылышка җиткәнче, карап калдык. .
Редакциядән: Безнең коллективта озак еллар эшләгән, журналыбыз елъязмасында якты эз калдырган күренекле әдибә Ләбибә Ихсанованың август аенда туган көне. Аны ихлас күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, озын гомер телибез. Ул әле яңа әсәрләре белән укучыларыбызны киләчәктә дә сөендерер дигән өметтә калабыз.