Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОРУР ЯЛГЫЗЛЫК


ЯЛГЫЗ кабер
Зират урыны... Асфальт юл үтә: (Ялгыз кабер Сырыш-ел1ада...) Агыла кеше, агыла машина. — Ашыга гавам фани дөньяда.
"Нәрсә очен килдек, кем идең. Кая киттең?” — Юкка җан кыйнау. Ялгыз кабер — өнсез мәңгелек. Җаваплары булмас бер сорау...
Үтәрмен бит мин дә дөньядан. Яңгыр юар кабер ташымны. Их. шул чакта җавап бнрәлсәм. Ташларыма куйгач башыңны...
Ялгыз кабер ташый җил кайрый. Вакыт тора комнан, күмердән. — Бу дөньяның барлык соравы. Бар җавабы шунда күмелгән.
Җәяүле буран
Каенагаем X. Янп/роа нстлаегена
Басу аръягында атлы — Җәяүле буран яра. Толып якасын күтәреп Офыкка кереп бара.
Яшьлекнең алсу еллары Окопта янган чакта. Дошман — алдан, безнекеләр — Аркага аткан чакта.
Шушындый җәяүле буран Булды өй дә. җаный ла. Хәзер менә йөзне капшый. Танымый да. таный да.
Чор үзгәрде, гавам — шул ук. Бары башкарак тамга.
Алга да, артка да түгел, Терәп аталар җанга.
Яшәү — мизгел, дөнья — фани, Җилгә туза табышлар, Буранда адашып кала Ваклыклар, ышанычлар.
Гомер буе шушы буран Озатты, тотам калмый, Бер — дус булып, берчә — дошман, Бер — юата, бер — алдый, Тик барыбер ул — хәрәкәт. Ул — омтылыш, ул — армый!
Бер — җыр җырлап, бер — шом салып, Бер — көч бирә, бер — тыя, Шуңа микән — бу дөньяда Яшәүләрдән кем туя?!
... Юл башында җайдак-онык Җилләргә йөзен куя.
Аерылуның ачы җиле Аралардан узды инде, Күңелләрдә — көзге салкын — Читләшүнең бозы инде.
Ялкын гына җылытала. Җылытучы төтен булмас, Бер киселгән икмәк кире Бөтен булмас, бөтен булмас.
Йокыларың кисеп таңда, Тәрәздән болыт агылса, Йәкн ятим көчек кебек Тезеңә җилләр кагылса.
Юатучың, юк, мин булмам, Күздән киткән — җаннан купкан, Кемгә — хәсрәт, кемгә — шатлык, Уртак хисне упкын упкан.
Урамда — май, дөнья гөрли, Офыкларда — яшел ялкын. Араларда — ачы җилләр, Күңелләрдә — көзге салкын.
Үз-үземә урын тапмыйм.
Зәңгәр күзле ак эт
Без яшь әле, сөю — бар дөнья... Зәңгәр күзле көчек болдырда
Булалмыйча, бахыр, кемгә дә Сырпаланды килеп эргәгә.
Терәп тезгә тугры башкаен,
Зәңгәр күзле ап-ак маңгаен,
Ул илгәзәк без дип җан атты, Икебезне бер тиң яратты.
Кайнар төннәр, дымлы иреннәр. Су коену төнге Иделдә...
Уртак еллар, дуслар, табыннар, Анда-санда чит-ят чалымнар.
... Гомер үтә, йөздә — җыерчык,
Көзгедәге чырай — кыерчык.
Шиңгән гөлләр кебек бакчада — Сатып алып булмый акчага.
Җиталмадык бергә “кичүгә" Бер сөюне бүлеп икегә.
Сөю үткәч, нәрсә бүлешик? Миңа — уңга, сиңа — сул ишек.
Тик бер әйбер икән уртак бар: Зәңгәр күзле ак эт — уртак мал.
Кайда итик аны, ни эшлик. Уртагамы аны бүлешик?
Койрык болгый тугры, ни чара? Зәңгәр күзле ак эт-бнчара.
Югалту артыннан, югалту...
Э ялгыз минутлар ачылар.
Сиреньнәр куагы остенә Тама да, тәгәри тамчылар.
Тама да тәгәри... Ничә яз, Ничә көз тәрәзәм артында.
Шыбырдый шул сирень куагы һәр төндә ялгызлык хакында.
Ул мине юатып сүз әйтми,
Ул әрни мин һаман көткәнгә, Көннәрең артыннан елларың, Гомерең заяга үткәнгә.
Ах, сирень, син дә бит ялгызсың, Шыбырда, юат бер тагын да.
Битараф ят белән бер мендәр бүлгәнче, Шул горур ялгызлык хакында.