Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА БАЗАР ЗАМАНЫ


Язучы “базарын” кенянәр төшерә?
еволюция һәм әдәбият.. Болар бер-берсеннән ерак төшенчәләр кебек, чөнки әсәрне революционер түгел, ә сүз, тойгылар мәҗнүне булып калган шагыйрь, язучы иҗат итә. Ул исә каләменә үзе хуҗа...
Әмма революция илгә яна хаким, яна хуҗалар китерә. Соңгы елларда да шулай булды. Боларнын зәвыгы, уй-фикер дөньясы ничек9 Рухи дөньяга карата нинди исәп-хисап тотып яшәргә җыеналар алар? һәм шул ноктада әдәбият, язучы язмышы сәясәткә бәйле булып кала. Базарчылар — “яна руслар”нын — турысын әйтергә кирәк, сәнгать, әдәбият белән әшнәлеге зурдан түгел, һәм "яна татарлар”нын да үз милли әдәбиятларына, иҗатчыларына булган мөнәсәбәтен узган ел журналда “Проза турында сөйләшү" ачык күрсәтте.
“Казан утлары”нын 1997 ел 1 саныннан бу әңгәмәне башлаган язучы Гариф Ахуновтан алып журналның азаккы санында чыгыш ясаган Зәки Зәйнуллинга кадәр дистәләрчә каләм әһелләре язучы хезмәтенең тәмам бәясе төшүгә, сан һәм кадер булмауга зарландылар. Татарстанда хәтта күрше җөмһүриятләргә, әйтик, Башкортстанга караганда да каләм хакы күп мәртәбәгә түбәнрәк икән. Әмма шул мәгълүматларга контраст төсендә Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның Яңа ел бәйрәме алдыннан үзәк “Маяк” радиостанциясе аша милләттәшләренә юллаган котлавы яңгырый. Җөмһүриятнең икътисадта төрле- төрле уңышлары бар, гектарыннан 37 шәр центнер ашлык та жыеп алганнар Кама аркылы унбер чакрымлап озынлыкта гигант күпер сугып яталар икән. Ә Казан үзәгендә харәбәләрне ватып меннәрчә гаиләләрне яхшы фатирлар белән тәэмин иткәннәр
Ходай бирсен, алга табан да сөенечле хәбәрләре белән шатландырып яшәсен Татарстан! Тик милләтнең йөзек кашы булган язучыларын ник зарлы иткән, үпкәләткән сон мөстәкыйль җөмһүрият9
Хакимнәрнең “бертуктаусыз чит илләргә йөрергә, катлы-катлы коттеджлар салырга акчалары бар икән, әдәбиятка да тапсыннар...” — диде сөйләшүдә катнашкан әдипләр.
Сизелә ки, Татарстанда бүген язучылар базары, рейтингы зурдан түгел. Хәтта түбән! Йә Алла, дөнья чынлап куласа икән! Ә бит әле кичә генә язучы, шагыйрь исемен йөрткән һәр зат пәйгамбәр кебек иде. Ул халык депутаты мандатын альт, мөнбәрләргә күтәрелде. Теге яки бу сәяси вакыйга чыкса, радио, гәзит-журнал аша башлап сүз әйтүче кеше дә язучы булды. Клуб-залларда гына түгел, сарай, кабинетларда да әдип кешене беләләр, олы-олы түрәләр дә сүзенә колак салалар төсле иде. Ахыр чиктә куркалар да иде язучыдан, көче үлчәнмәгән дошман сыман булды ул. Шулай булмаса, дистәләгән, йөзләгән куштаннарны аңа каршы өсләтмәсләр иде һәм менә сина мә... Ельцин тәңкәләренеке кебек базар, бәя төшү...
Р
Төп сәбәп — илгә яна хужалар килү һәм яна тәртипләр иңүдә билгеле “Туган партиябез, аталарча кайгырткан хөкүмәтебез” юк инде хәзер һәрберебез үксез, язмыш иркенә ташланган ятимнәр хәлендә... Ә чынлап уйлаганда биредә ике сәбәпне калкытып кую дөрес булыр Белүебезчә, сәясәтче юлы депутатлыктан башлана Олы түрәләр дә хакимияткә таба ин беренче адымнарын шуннан ясыйлар бит Сәвит заманында депутатлыкка башлыча “телчән” хезмәт ударниклары, зыялылар үтте, югары постларга да күбрәк “фәнни коммунизм” теориясен биш бармагы кебек белгән адәмнәр үрләде. Шулай, фирка теләге белән идеология, сәнгать, әдәбият хобби гына түгел, бәлки башлык, түрәнең идеяви зирәклеген, хәтта булдыклылыгын раслаучы күрсәткечкә әйзәнде Хәтерләгез әле, СССРда республика һәм өлкәләрнең уңышларын сәнгать, әдәбият казанышлары белән дә жәллиләр иле бит Авыр туфрагы жинсл булсын, мәрхүмкәйнең: СССР — тоталитар, унитар, әмма гуманитар, хәтта лирик жәмгыять булган шул!
Яңа. базар заманында исә сәясәтнең ширма, кәмит уены гына түгел, бәлки кәсеп, бизнес икәненә төшенгәч, депутатлыкка прагматик-кырыс ирләр, ирдәүкә хатыннар ыргылды Югары хакимияттә дә хәзер "лириклар" түгел, күбрәк "физиклар" утыра Аларнын күбесе өчен сәнгать һәм әдәбият — эч пошканны басу, күп дигәндә күнсл ачу өлкәсе. Өскормаггын иҗтимагый роле, тәрбияви-эстетик әһәмияте базарчылар тарафыннан тиешенчә бәяләнми Югыйсә, китап, гәзит-журнал кебек изге әйберләр бизнес чарасына әйләнмәс, ә диңгез артының жысн чернутса- порнухасы, буасын ерган ташкын сыман, безнен илгә ыргылмас иде
Бу — әдип базары төшүенең беренче сәбәбе Икенчесе —язучы халкынын үзенә кайтып кала Әйе, безнен язучылар үз базарларын үзләре төшерделәр. Горбачев “пешеп җитмәгән” демократизмы белән үзе утырган тәхетне үзе ватуы өстенә, ил күнсленә яман рух — мазохизм вәсвәсәсе кертте “Ай үсәссн көн үсеп” демократ булып киткән аерым язучылар, дәрвишләр сыман үз-үзләрен кыйнап, үткәндәге әдәбиятны, каләмдәшләрен ничек кенә хурламадылар' Миргазиян Юныс сәвит заманындагы язучылардан партия ялчылары ясады, аларны мәетләр итеп күрде. Аяз Гыйләжев шагыйрьләр шагыйре саналган Хәсән Туфанны таптап узды, Габдрахман Әпсәләмов кебек мәшһүр язучыларның ла бер тиенлек кадерен калдырмады Болардан сон да безнен байтак исемле һәм исемсез каләм ияләребез үзләренең рухи ахирәтләрен яманлау, мыскыллау белән шөгыльләнделәр
Гомумән, пычрак итекләр киеп милли ручиятне таптау язучылар, журналистлар төркеменә мода булып кергән бугай Әнә, “Идел" дә (1996 ел, 9 сан) интервью биргән Марсель Галигә карагыз. Татар әдәби ижатына “калдык-постык талант кына килә. Укырдай әйбер тапмыйм Жднга, аңга фикер бирә торган әйберләрне урыстан, ә бәлки Аурупа прозасыннан алганмындыр' — ди ул һәм милли әдәбиятны кимсетүне классика җирлегенә күчереп. Г Ибраһимов, М. Гафури, К. Ткнчурин иҗатларына бәя биреп уза: “Бу язучыларда мин эстетик зәвык булуга шикләнәм' Шуннан Марсель Гали “тагар акыллы булса", әлеге язучыларның аерым әсәрләрен чүплеккә ташларга тиеш, — дигән күрсәтмәсен биреп үтә
Нәрсә әйтергә бу "акыллы татарга"'’ Язсын башта Марсель әлеге талантлардан да уздырып' "Кара йөзләр", "Татар хатыны ниләр күрми” кебек повестьлардан да көчлерәк, заманчарак әсәрләр ижат итсен, эстетик зәвыгын күрсәтсен' Ә аннары ташланасын Вәлиләр Галидан башка да ташларлар
Исмагыйль Шәрәфи мөхәррирлегендә чыккан “Татарстан яшьләре" ( 1997 ел, 7 сан) гәзитендә бик дустанә рәвештә яшь укучыга болай мөрәҗәгать итәләр "Сез радиодан Телжамал'ны яки “ Карурман "ны тынлап утырганчы, магнитофон кабызып урыс яки чит ил эстрадасы җырларын тыңлауны юньлерәк эшкә саныйсыз Шулай, һәр буыннын үз зәвыгы” Акламадым. “урыс җырчыларының дүрт аяклы дусларын яратулары” хакындагы төксе мәгълүматка нигә кирәк икән мондый нечкә лирик чигенеш’ Ләкин шунсы хак. татар радиосын, милли музыкасын шартлатып өзүче яшь буын зәвыгыннан бигрәк, “ашаган табакларына төкерүче" гәзитчеләр зәвыгы чекрәеп тора монда
Кагыйдә буларак, татар әдәбияты, татар мәдәнияте хакында йөгәнсез, шөкәтсез сүзләрне “чит”тә йөргән яисә "чит' тәтеләргә мөкиббән киткән зыялыларыбыз ычкындыра “Диңгез артында"гыларга. мәскәүләргә карап, поза- кыя<|)әт алырга телиләр безнекеләр Хәер, заманчалык, алдынгылык безнен бик
күп әтрәгәләмнәрдә борын-борыннан аякны Мәскәүгә карап көйләүдә дип фараз ителә бугай. Ләкин мондый “инкубация”ле сәясәтнең татарга зыяннан башка нәрсә китергәне юк. Хәер, мондый татар үзенекенә генә түгел, халык утырган ботакка да балта чаба. Гомумән, демократлар тәнкыйте милли язучыга, милли әдәбиятка нинди абруй өсти9 Ижатка, идея-эстетик фикергә күпме файда китерә7 Бу турыда житди уйланасы бар.
Әмма шунсы ачык: ташка басылган сүз ул кино, телевидение сурәте кебек, халыкта шаблон тудыра. Эчке халәтне, фикерләүне, зәвыкны билгели, теге яки бу хәл-күренешкә карата бәя тудыруда катнаша. Матбугат сүзенең психологиясен истә тотсаң, туксанынчы еллардагы мондый инкарь шаукымы һич тә милли әдәбият файдасына түгел!
Татар язучыларынын Башкоргстандагы каләмдәшләренә зуррак хөрмәт булуына гаҗәпләнү белдерүен беләбез. Ә сәбәбе белән кызыксыналармы икән? Әлбәттә, хөкүмәтнең, беренче чиратта президент Мортаза Рәхимовнын, милли язучыларны ижатка ныграк җәлеп итәргә тырышуы бу. Ә бәлки авыр, катлаулы әдип хезмәтен гаделрәк бәяләү нәтиҗәседер7 Ләкин бу игелекле теләк юктан бар булмаган бит. Монда әдәби мохит үзе дә әдәбият абруен, язучы шәхесен күтәрә белә.
Башкортстанда яшәгән татар буларак, бик еш хыялымда чагыштыру, каршы куюлар үткәрәм. Каләмдәшләрен урынлы-урынсыз типкәләп мәсхәрә итүчеләр дә, кумир-остазлардан көлүчеләр дә, манкорт-нигилистлар да, нишләптер, юк монда Ә бит башкортлар да шул ук “демократия", “плюрализм” заманында яшиләр. Әмма милләтпәрвәрлек көчлерәк аларда. Бергәләп укмашып милли мәнфәгатьләр өчен көрәшүне уртак максат иткәннәр алар Бәлки шуңадыр, халык каршында да, рәсми даирәләр алдында да әдип затын зурлауга ирештеләр. Матбугат шаулый, кичәләр уза, хөкүмәт указлары пәйда була.. Башкортстанда әдәбият культы, язучы культы бар. Нәкъ шуннан иҗатчыларны кадерләү, бәяләү башлана.
Чагыштырырга икән — чагыштырырга. Яңа ел ыгы-зыгылары белән мондагы гәзит-журнал редакцияләрендә дә игелекле шөгыль — лауреатлар билгеләү башлана. Аннары шул мактаулы исемгә лаек булганнарның зурлап сурәтләрен басып чыгаралар, матур итеп котлыйлар. Минем шәхсән “Казан утлары”, “Идел” кебек журналларда да “иң яхшы хикәяче", “иң яхшы тәнкыйтьче” яисә “иң яхшы шагыйрь” исеменә лаек булган язучыларны күрәсем килә. Гәзитләрдәге талантлы журналистларны, публицистларны беләсем килә минем. Эш нидә соң? Гадәт юкмы. . Сон булмаса, башла! Акча юкмы... Соң булмаса, тап!
Димәк, безнең язучы кавеменә дә җәмәгатьчелек, хакимият каршында бәя, абруй күтәрим дисә, хурлашу түгел, ә ин элек үз кадерен үзе кадерләргә өйрәнергә кирәк икән, һөнәр бәясен күтәрү кирәк! Хәер, талант — хәерче түгел. Әдиплек — кәсеп түгел. Бүрек салып түрәләр каршында тезләнү дә, бугаз киереп акырулар да язучы кешене бизәми. Яхшы бәяне, абруйны язучы соклангыч әсәр иҗат итеп кенә казана, яулый ала.
Шулай итеп, һәр болгавыр заман кебек, хәзер дә өскорма әһәмияте, атап әйткәндә, әдәбиятның иҗтимагый роле, тормыштагы урыны, яшәү принциплары кебек зур мәсьәләләр турында уйлану хаҗәте көчәйгән икән. Ханнар каршында да, патшалар алдында да, диктотор-тиран күңелендә дә кирәклеге, зурлыгы, көчлелеге хакында аз гына да шик-шөбһә кузгатмаган әдип, әдәбият базар хакимнәре, президентлар заманында да. иншалла, каушап-югалып калмас. Чөнки сәяси система, җәмгыять үзенең сәнгатен, әдәбиятын тудырырлык һәм үстерерлек хәлгә килмәсә, таркала, җимерелә, юкка чыга. Бу — апокалипсис. Ул рухи бушлыктан, әхлак җуелудан, әдәп бетүдән башлана.
Әдәбият хакында хакимнәр, президентлар кайгыртсын!
Прометей һәм Мөхәммәт
җтимагый тетрәнүләр һәм әдәбият үзгәрешләре турыңда фикерләгәндә иң беренче чиратта кеше концепциясен күздә тотарга кирәк. Тарихта этап булып гәүдәләнүче һәр сәяси-мәдәни дәвер үз каршында ачык төсмерле кеше сурәтен булдырган. Төрле яссылыктагы фикерләүләр дәрәҗәсен,
И
әхлакый-этик кагыйдәләрне үзендә сеңдергән ижтимагый кеше сурәте җәмгыять аңында гына эз салмаган, бәлки сәнгать һәм әдәбиятта да заманнын идея- эстетик фикерләрен билгеләүдә хәлиткеч роль уйнаган М онлый симбиоз борынгы әдәбиятыбызда, аеруча суфыйчылык лирикасында, мәгърифәтче язучылар иҗатында яисә совет чоры әсәрләрендә аеруча күзгә ачык бәрелә һәм никадәр генә болгавыр, чуалчык булып күренмәсен, базар икътисады дип аталган безнең заман да ижтимагый аңга үзе табынган кеше сурәтен сеңдерергә тырыша.
Михаил Горбачев “Үз-үзеннән башла” лозунгысы белән бервакытта ижтимагый мөнәсәбәтләрдә яңа принциплар игълан итте Болар
— Хәбардарлык (гласность).
— Хөр фикерләү (плюрализм)
— Идеология, сыйнфый чикләүләрдән арыну
— Дәүләт монополизмыннан котылу
Кеше яңа геополитик шартларда командачыл-административ, тоталитар яшәү тәртипләреннән котыла барып, азатлык, мөстәкыйльлек алырга, шәхси активлыкны үстерергә, кәсепчелек, ижтиһадка кыйбла тотарга тиеш иде
Бу катлаулы әверелештә, сәяси узаманнар гоманынча, гомумкешелек кыйммәтләрен, демократик казанышларны файдалану мөмкинлеге яшәде
Кеше концепциясендәге тамырдан борылышны кыс кача, образлы аңлатыйк дисәк, Максим Горькийга таяныйк. Ленин, большевиклар белән аймылышлы, хәтта әчелешле яшәгән дәверендә язган гаҗәеп акыллы “Нссвосвременые мысли” китабының 157 битеңдә әдип әйткән Гаделлек һәм Матурлыкка омтылыш юлыңда Кешелек ике бөек символ тудырды. Христос —шәфкатьлелек һәм кешелеклелекнен үлемсез идеясе вә янә Прометей — Аллалар дошманы һәм язмышка каршы күтәрелгән тәүге гыйсъянчы.
Тик искәртик, М. Горький ике символның бер бөек тойгыга кушылу көне килерен, барлык адәмнәрдә рух, жан кардәшлеге башланасын әйткән Ай-Һай, булырмы бу9 Көн белән төнне яисә яшәү белән үлемне бергә кушу, коры хыял хәлендә яшәгән сыман, Христос белән Промстсйны килештерү дә бары иллюзия түгелме9 Тормышның капма-каршы башлангычлары рәвешендә, үзара көрәшеп, хәяткә туктаусыз ут өстәүчеләр итеп кузаллау дөресрәк аларны
Марксистик-ленинчыл тәгълимат, эстетика нигезенә куелган совет әдәбияты идеал итеп Промстсйны алды дисәк, ялгышабыз Әлс Октябрь зилзиләсе уйнаган бер чорда үзебезнең Такташ “Жир уллары трагедиясс’ н язып. Аллага каршы фетнә күтәргән канлы гыйсъянчыларны данлады Гали Хужиев “Россия" поэмасында Прометей белән Ленинны рухи тугандаш каһарманнар итеп күрсәтә:
Прометей башлап
Кешеләргә
Ут китергән — тормыш чаткысын, Ә Ленин ул алып килде безгә Ирек, бәхет, тормыш яктысын
Болардан соңрак Мостай Кәримнең башкорт, татар сәхнәләрендә уйналган “Ташлама утны, Прометей!" трагедиясен карасак та, көрәш, кан теләүче гыйсъянчы геройларның идеал булып калуын күрер идек Әлбәттә, бездә генә түгел, тирә- күршеләр әдәбиятында да шулай булды ул. Нәкъ менә шуңа күрә 1980 елда чыккан “История русской советской литературы" авторлары язып үтәләр “Социалистик сәнгатьнең ин абруйлы геройларыннан берсе булып Прометей күтәрелде" Жөмләдән, Галина Серебрякованың “Прометей" трилогиясендә төп каһарман булып гыйсъянчылар атасы Карл Маркс үзе тасвирланган икән
Әдәбиятта, һәркемгә утлы факел яисә комач әләм күтәреп, адәмнәр алдыннан йөрергә язмаган Киресенчә, олы йөрәк, зур язмыш ияләре - аз. бик аз бу. гөнаһлы җирдә. Шуңа күрә бик җәелеп, таралып сөйләргә дә кирәкмидер Прометейлар токымы, татлы кыйсса, легендалар сыман ук. аздыр, сирәктер Әдәбият галиме әйтмешли, типиклыкка вәгъдә итмидер9
Әмма шулаймы икән9
Алайса совсг әдәбиятының гадилек, типиклык җәһәтеннән дә күнелгә шик салмаслык берәр персонажын алыйк Азат Ганисвнын “Сүзсез җыр"
повестендагы татар кызы Хәят — нәкъ шундыйларның берсе. “Элегрәк кешеләр үлгәннән соң оҗмахта, һич югы тәмугта гына булса да яшәргә өмет иткәннәр. Ә мин өмет итмим. Чөнки моның кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган матур әкият булуын ап-ачык аңлыйм. Котылгысыз үләсеңне белә торып ничек яшәргә кирәк9!” — дип дөньясының бер читен ача ул.
Әйе, Хәят кечкенә, гади кеше. Ләкин холкы, асылы белән Прометейдан кимме9 Шул ук Аллага, кануннарга каршы фетнәлек, горурлык уты чәчү, фаҗигага тартылыш. Тагын үзенә кешеләрдән аерым сукмак салу өмете берләштерә татар кызы белән борынгы миф героен Әйе, үткән чорның әдәби героена — зурмы ул, кечкенәме, — барыбер Прометей рухыннан кыйпылчык чәчрәгән иде. Тик аларның бер төрлесе ждн аулады, әмер бирде, үзе Аллага әйләнде, ә икенчеләре аскетлар, коллар психологиясенә дучар ителеп, ялган мәнфәгатьләргә хезмәт итте.
Инде совет әдәбияты белән бергә Прометей рухы белән сугарылган геройлар мәйданнан китә. Алмашка икенче бөек символ — кешелеклек һәм шәфкатьлелек идеяләрен гәүдәләндергән пәйгамбәр Христос рухы калка. Хәер, славян, роман- герман халыклары тормышы өчен шулай бу, ә безнең кавем, мөселман өммәтеннән булган милләтләр олуг Мөхәммәткә һәм анын изге китабы Коръәнгә баш ора. Болар хәзер дини мәзһәб өчен генә түгел, ә рәсми, мәдәни-әдәби катламнар өчен дә олуг кәгъбә.
Әйтик, татарның җыр сәнгате, моң үзенчәлекләре турында уйланып Илшат Вәлиуллин, Коръән тәэсире, көче турында болай яза: “Татарлар өчен Коръән — олуг киңәшләр вә фәлсәфә китабы гына түгел, ул иң беренче чиратта үзенә Алла белән булган моңлы бәйләнешне иңдергән Коръәннең моңлы мәкамендә бөтен асылыңны ахыргача ачып салып зарлану, ялвару, өметләнү, юану мөмкинлекләре ачыла”. (“Идел”, 1995, 10 сан).
Туксанынчы еллар башында ук Хатип Миңнегулов һәм Шәйхи Садретдинов тугызынчы класс өчен әдәбият дәреслегенә Мөхәммәт пәйгамбәр һәм “Коръән" турында тарихи фикерләрне яңартып матур-матур сүзләр яздылар. “Алар турыдан- туры укылудан тыш, татар әдәбиятының формалашуына һәм үсешенә дә зур йогынты ясаганнар”, дип боларнын әдәби кыйммәтен билгеләделәр.
Галимнәр хаклы: чынлап та, изге китаптан безнең кайсы гына әдибебезгә иман, нур иңмәгән! “Коръән” Кол Гали, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Риза Фәхретдинов, Тукай, Мәҗит Гафури, Гаяз Исхакый кебек төрки һәм татар әдәбиятларындагы олы әдипләрнең дөньяга карашларын билгеләгән, эстетик фикерләүләрен формалаштырган, зәвыкләренә эз салган. Ләкин “Коръән” һәм әдипләребез хакында бер яссылыктан гына чыгып фикерләргә дә ярамый. Алланың берлеген, зурлыгын тану белән беррәттән, аерым каләм ияләре “Коръән”не үзләренең тар мәнфәгатьләренә яраклаштырып шәрехләүче руханиларга каршы чыкканнар Алар шәригать исеменнән торып шәхес иреген чикләүче, халыкны томалаучы кадими, фанатик муллаларны нәфрәтләнеп фаш итүдән дә курыкмаганнар. Хәтта Гафури кебекләре ил өстендә золым-зөлмәт, иблис котырынуы башлангач, "Юктырсың ла, Алла, әгәр булсаң, риза булмас идең бу эшкә...” дип башлап, Хак Тәгаләгә бөек рәнҗешләрен җибәрергә дә җөрьәт иткәннәр.
Халкында иман зур булгач, әдәбиятында да дини идеяләрнең көчле һәм төрле-төрле булуы бик табигый. Тик аларны, сәвит заманындагы сыман, алласызлык, дәһрилек кысаларында караудан гына сакланырга кирәк. Язучы — гуманлы зат, ул һич тә имансыз, Алласыз була алмый, һәм кара еллар аркылы әдәбиятыбызга янә “Коръән”, иман нуры сирпелә Шагыйрь әйтмешли, “Догаларның күңелемнән юк әле югалганы" Чынлап та, хәзерге әдәбият догалы була бара: “Әнкәмнең догалары”, “Догалы еллар”, “Йәгез, бер дога”... Сүз, әлбәттә, исем-атамаларда гына түгел, ә герой-каһарманнарда, аларның эчке дөньяларына, холык фигыльләренә изге символ — пәйгамбәр рухы үтеп керүдә.
Әдәбияттагы мондый уңай борылышны Г. Ахуновның “Идел кызы” романы, Р Ханнановнын Казан сәхнәсендә уңышлы уйналган “Алтын беләзек” пьесасы башлаган иде һәм шул юнәлештә иҗатны кыю дәвам итеп, гаҗәп отышлы тарихи хәятта Ж.. Рахимов ил, халык тормышына карата актив позициядә торган көчле, олпат рухани тибын (“Батырша”) тудырды.
Бу романда безнең өчен гадәти булмаган каһарманны яңа идея-эстетик
эчтәлек белән сугаручы мөһим ике факт бар Берсе Батыршанын халыкларны азатлыкка өндәп ижат иткән атаклы тәхризнәмә-өндәмәсе язмышы, һәм икенчесе Батыршанын тоткын булып Шлиссельбург крспостендә утырган чакта христиан рухание Степан Левацкий белән бәхәсе һәр ике вакыйгада без гыйсъянчы мулланы исламнын кайнар •патриоты”, дин һәм әхлак сакчысы, хәтта корал күгәреп сугышучы кыяфәтендә күрәбез. Килешегез, болар безгә ят тасвир, хәтта авторны кирәкмәгән мөселманлыкта, хәтта панисламизмда гаепләүчеләр дә табылыр. Ләкин язучы чор рухына турылыклы Ут һәм кылыч белән куркытып төркиләрне чукындыручы урыс попларына каршы халык һәм ислам руханилары шулай кыю күтәрелгән Милли тормышның сыналган үз асылын, гореф-гадәтләрен, рухын, телне саклап, чит-ят мәгыйшәт тәэсирен тибәрүдә дин алыштыргысыз роль уйный. Бу хакыйкатьне Батыршалар бөтен тулылыгы белән аңлаганнар, һәм чын ислам асылын, тарихка кереп калган мулла образын тасвирлап, Ж.. Рәхимов тарихи дөреслекне заман каршында кыю ачып салпы
Моннан соңгы колачлы проза әсәрләрендә гәүдәләнгән руханилар, аерым алганда, Ф Латыйфиның Колшәрифе (“Хыянәт”), Ф Яхиннын Мөхәммәт пәйгамбәре (“Олуг пәйгамбәр"), С. Поварисовның Гыйрфан мулласы (“Яшьлек иртәсе”) уңай, соклангыч геройлар булу белән беррәттән, укучыда чын, милли нигездәге идея-эстетик кичерешләр һәм уйланулар тудыруга сәләтле.
Әмма ерак, бик ерак торабыз әле без изге китаптан, чын иманнан
Әйдәгез, мөселман өммәтендәгеләр буларак, берничә милли басмага күз салыйк. “Татарстан яшьләре” гәзитенсн (1997 ел. 4 декабрь саны) беренче битендә “Прсзервативларыгыз шартламасын!" атамасы чекрәеп тора, һәм шуның янәшәсендә "нинди матур презерватив!” дип сокланган егет-жилән сурәте бар. Гәзитнсң хәбәрчеләре Лилия Сөнгатуллина белән Нәзилә Сафиуллина яшьләр дискотскасыннан репортаж ясап, түбәндәгеләрне тасвирлыйлар “Дискотекага кергән һәр кешегә күчтәнәч итеп презерватив һәм куркынычсыз секс турында белешмә китапчыгы таратып тордылар. Кызып-кызып биегәндә дә өскә презервативлар явып торды Бу кичәдә караңгы почмакларда яратышып торучы “зәңгәрләр"нс һәм “аллар”ны да күрергә була иде...”
Гәзитнен танылган журналисты Әлфия Самат шул ук декабрь саннарының берсендә, түрәләр белән оятсыз дөнья хакында сөйләшеп, кызык-кызык хәлләр яза "Казанга килгәч, кунакханәгә урнашуга кызларның бәясен сорый башлыйсын. Алып киләләр. Былтыр бер төн өчен 150 мен сорыйлар иде " Ә хәзер зөфәф кичәсе үткәргән түрәдән "1 төн өчен 3 млн сум акчаны” каералар икән
Ә инде шул ук декабрь аенда Алсу Мансурова тарафыннан “Интим" кибетеннән бирелгән репортаж укучының тәмам эротик тәкатен алырга мөмкин: "Менә мондые бар, ир-ат әгъзасы, зур. куркыныч, тамырларына хәтле бар. Чын кебек, кыскасы, шуңа эшләтә торган багареялар тыгасын да. күңел ачасын ”
Хәбәрче кыз күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәмәрсәкәйләрнс барлап, шуларны ничек эшләтү хакында күрсәтмәләр генә бирми, үзенчә фәлсәфә дә сата: “Интим сүзен икәүдән-икәү дип аңлау бүген бигүк дөрес түгелдер. Чөнки кайберәүләр өчен интим өчәүдән-өчәү, бишәүдән-бишәү, унаудан-унау булырга мөмкин Андый секс та тормышыбызга үтеп керә, димәк”
Ләкин “интим” сүзен кешеләр башкача да аңлыйлар бит Мәсәлән, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” (1977) аны “үтә шәхси, яшерен” дип шәрехли Әйе, кеше хайваннан шул ягы белән аерыла, аның иҗтимагый дөньясы белән бергә шәхси, яшерен дөньясы бар Безнең бабай-әбиләр аны үзләренчә, "оят” төшенчәсе белән бәйләгәннәр, һәм ул безнең мөселман халкы өчен үтә хәрәм нәрсә саналган. Ягъни, оятлы эшне үзең дә кылма, кешенең эчке дөньясына да тыкшынма!
Әшәке, әдәпсез сүздән, түбән, фахиш гамәлләрдән тыелу мөселман өммәтендәгеләр өчен канун булган. Ояла белүне бигрәк тә хатын-кызда зурлаганнар, "Оялчан хатын — шәһәр бәясе, оялчан ир — тәкә бәясе”, дигәннәр.
Әмма без. хәзергеләр, борынгыларның изге нәсихәтеннән көләбез. Шул ук секс турында кайгырткан "Татарстан яшьләре" битләрендә һәм бүгенге әдәбиятның аерым әсәрләрендә шундый карашлар таратыла янәсе, мескен татар хатыны эш камыты киеп, изелеп, басылып секс дигән татлы нәрсәне тоймый калган Тәнендә ут-ялкын уйнап торып, булыр-булмас ир белән яшәгән, хисен
тыеп, чирләшкәгә әйләнгән... Әнә Наташа, Марусяларга карагыз, ир-ат тамырын тотып рәхәт алуны алар тышка чыгып йомыш-йомышлау кебек үк бер нәрсә игеп карыйлар..
Исемнәрен әйтмим, әмма безнең байтак “демократ” авторларга кызларыбызны, хатыннарны Европа стилендә сексуаль, ягъни хисле, тойгылы һәм җенси азат, ирекле итеп күрергә теләү хас. Дон-жуаннар өчен бу начар хәл түгел. Ләкин кочыш-үбештән генә торамы дөнья9 Имин гаилә корып, инсафлы балалар үстерәсе, тормыш итәсе дә бар бит әле... Фәйләсүфләр исә нәкъ шул яссылыкта хатын-кыз тотышыннан зур иҗтимагый мәгънәләр чыгаралар. Бабайлар исә “көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын”, дигәннәр. Асылда исә һәркайсында бер хакыйкать ята. Җенси хисләргә бирелеп, теләсә кемгә түшәк булырга ризалашкан хатын ирне дә, баланы да, гаиләне дә бәхетле итә алмый.
Кыскасы, әйтәсе килгән шул: секс-иблис рухи тормышыбызга уннан да, сулдан да янаган бер мәлдә әдипләребезгә, ана капка ачу һәм уйнашчылык итү түгел, ә кешеләр күңелен шул иблистан арындыру, сафландыру гамәлен кылу шәригатьчәрәк булыр иде. Инде шәригатьне санга сукмасаң, аның кануннарына төкереп бирсәң, ахыр чиктә кеше язмышы, бала иминлеге хакында уйларга кирәк. Сабыйны бит ләкләк китерми... Нәрсәгә ишарәлим, аңлыйсыздыр? Ястык нәтиҗәләре турында да төрлесен уйларга бурычлыбыз. Әмма секс темасында каләм чарлаган авторлар нишләптер бу турыда дәшмиләр. Ә менә әлеге “баллы” темада бик тыйнак, хәтта оялчан булган Башкортстан гәзитләре аның әче җимешләре хакында бик еш язалар. Әйтик, моңдагы “Кызыл таң” гәзите түбәндәгене яза
“Кайчандыр мөэмин-мөселман өчен хурлык булып саналган гамәл — зинадан бала табу күренеше ят түгел хәзер безнең халыкларга. Ел да республикада 7 меңнән артык никахсыз бала туа һәм бу күрсәткеч арта бара. 1993 елда шундый балалар саны гомум күрсәткечнең 13,1 процентын тәшкил итсә, 1994 — тә 14,3, былтыр 16,6 процентка җитте” (“Кызыл тан”, II февраль, 1998 ел)
Татарстанда да хәлләр шәптән түгелдер. Арабызга үлем чәчеп СПИД килеп керүен дә искә алсак, гаилә өлкәсендә, интим мөнәсәбәтләрдә Мөхәммәт пәйгамбәрдән дә акыллырак юл табып булмаслыгына ышанырбыз шаять9
Мин Фоат Садриевның “Таң жиле” романындагы Нуриасма, Хәдичә, Бәрия кебек хатын-кыз образларында интим дөньяга карата акыллы, кырыс һәм шәригатьчә мөнәсәбәт күрдем. Ләкин кызлар гыйффәтен, хатыннар тугрылыгын, аналар шәфкатен безнең әдәбиятта яңа сәнгать югарылыгына күтәреп ачасы да ачасы әле.
“ Коръән”нән, иманнан ераклашуыбыз интим дөнья, оят гамәлләр тирәсендә генә күзгә ташланмый, әлбәттә. Сирәк-мирәк мөселман гадәтләрен искә төшерсәк, йолаларын үтәсәк тә, мәгыйшәтебез, рух һәм фикерләүләребез белән хак динебездән еракбыз шул без. Әле яңарак Зөлфәт Хәкимнең “Гөнаһ” романын укып чыктым. “Гөнаһ” — дини сүз, Алла каршында ярамаган гамәл кылып гаепле, языклы булуны аңлатканча, тәкъва тойгылы геройлар белән очрашырбыз, дип әсәргә өметләр зурдан иде. Ләкин роман минем үземә көткәнне бирмәде. Ничек диим икән9 Безнең байтак урыслашкан татарлар үзләренең кемлекләрен белдерер урында “Алла бирея”.. дигән гыйбарә ычкындыра башладылар. Гыйбарә, визит карточкасы сыман, кешенең милләтен, өммәтен ачып сала диләр бугай. 3. Хәким романына да “Гөнаһ” атамасы шундый исәп беләнрәк чәпәлгән шикелле... Гөнаһ юк, гөнаһ турында сыкрану гына бар анда. Романның төп герое Фәиз, угрылык кылганда аның гаебе белән ахирс Зәбир сазлыкка батып үлде, дип уйлый, сызлана, хәтта акылына көч килә... Автор үз героен да, укучысын да кичерешләр сазлыгына батырып байтак быкырдаткач, ниһаять серне ача: Зәбир исән, үлмәгән... Шулай итеп роман өн түгел, саташулы төш кенә булып чыкты.
Р. Мостафин, И. Нуруллин кебек усал тәнкыйтьчеләр заманы булса бу романны ике дә уйламыйча конъюнктур әсәр дип атарлар иде. Хәер, гәзит мәкаләсен хәтерләткән җөмләләр моны үзләре үк күрсәтеп торалар: "Илдә дә зур үзгәрешләр башланды. Михаил Горбачев җитәкчелегендә үзгәртеп кору дигән хәрәкәт кузгалды. Дөньяның асты-өскә килгәндәй булды..
Илдәге үзгәрешләр белән аның (Фәизнең — С.Х.) психикасы үзгәрүенен бер вакытта туры килүе кызык һәм куанычлы фал!”
Әйтергә мөмкин ки. Фәизнен чирләп терелүе — соңгы елларда барган гаугалы сәясәткә иллюстрация Геройда бигрәк тә үзгәртеп кору атасының “үз- үзеннән башла” лозунгысынын чагылышы сизелә
Теге яки бу сәяси идеягә иллюстрация ясау һәрчак язучыны көчәнүгә китерә. Әсәр каһарманнары бик сш фәлсәфәгә биреләләр, бәхәсләр коралар “Кеше үтерүченең үтерергә хакы бар. — ди. мәсәлән, “Гөнаһ” романының персонажы психотерапевт Марат Шандаров — Дөресрәге, аның сайларга хакы бар: үтерергәме, юкмы9. Әгәр вөҗдан үтерергә куша икән — кеше үтерә һәм беркемнең дә ул үтерүчене хөкем итәргә хакы юк
Гиппократ анты биргән кеше — табиб ничек мондый җәллад фикерләве дәрәҗәсенә төшкән — бу язучы намусында кала Хәер, җәллад авызына салсаң да. куркыныч бу сүзләр Китап өчен куркыныч! Вөҗданны хәзер искә-санга алучы бармы, булырмы, әмма “үтерергә ярый ' дигәнен канга сеңдереп әллә никадәр исәр башлар адәм жднын кыярга әзер торырга мөмкиннәр Зөлфәт Хәким “демократиясе" шулай кешене чебен урынына да күрмәс дәрәҗәгә житкән микәнни9 Безнекеләр сугышта, гарасат эчендә дошман канын коюга да сак килгәннәр "Мин гуманист”. — дип атый Ф Кәрим окопта язган бер шигырен. Лирик герой хис кешесе, ярата ул кошлар сайравын, дөньяны сөя һәм жирдә кеше каны агуга каршы.. “Мин — гуманист”, — дидем, үзем менә Бу кешенен гомерен бетердем ”
Солдат җан кыюны акларлык сәбәп эзли, ниһаять, таба:
Юк, кеше гомерен бетермәдем,
Сабыйларнын яшен суыручы. Бәхет бакчаларын корытучы Ин әшәке кортны үтердем
Тын, аяз күкле заманда кеше үтерүне якларлык нинди сәбәпләр бар9 Рухи, әдәби чыганакларыбыз. Коръән-Кәрим "үтермә”, “кеше үтерү — хәрәм", дип канун куйганда каян килә язучыга дәһрилек9
“Поселокка психология, философия буенча кызыклы китаплар алып килеп сата башладылар. Күбесе чит телләрдән тәрҗемә: Ницше, Шопенгауэр, Кант, Шпинглер, Фрейд, Кафкалар һ б бик күп төрле, аның (Фәизнен — С.Х.) күңелен тиз арада яулаган авторларның хезмәтләре сусаган жан иясенә бер йотым су сыман булды”
“Гөнаһ” авторы үзе белмәсә, әлбәттә, гаребнен бу мәшһүрләрен Фәиз дә белмәс иде. Боларны Зөлфәт Хәким, белү генә түгел, алар белән җенләнә һәм әсәрендәге фәлсәфә дә шулардай килә дип фараз итәргә кирәк Ярату-яратмау. кумирлар табу, иярү — зәвык эше Әмма әйтергә кирәк, кешедәге кыргый инстинктларны, явыз башлангычларны котыртып үстереп, адәмнән иблис ясарга сәләтле Фрейд, Ницше, Шопенгауэрлар һич тә Мөхәммәт өммәтеннән булган затлар түгел Киресенчә, пәйгамбәребезгә дошманнар — Алласызлар болар. Үз вакытында Гитлер һәм аныи фанатик төркеме Ницше рухын үзләштереп, ярты Европаны канга батырды, үзебезгә күпме фаҗига китерде Кеше үтерүне аклаган фәйләсүфларга иярсәк, без Алласыз, дснсез калу гына түгел, бәлки фашистларга әйләнүебез дә бар Тәүбә, тәүбә'
Әйе, гөнаһ гамәл янәшәсендә тәүбә булырга тиеш Тәлгат Галиуллиннын “Тәүбә" романы да кадим, әмма нык шул канунга корылырга тиеш иде Әгәр әсәр каһарманы яман эшеннән кайтып, ходайдан, кешеләрдән, вөҗданыннан ярлыкау сорамаса. аны "Тәүбә" дип атаудан ни мәгънә сон9
Романның төп герое Сәет Сакманов туксанынчы еллар прозасының әдәби ачышы буларак, шактый зур яңгыраш алды һәм үзенә карата тәнкыйтьне икегә бүдде. Берәүләр криминал җинаятьләр эчендә кайнаган мафиячел геройны каушап һәм нәфрәтләнеп каршыладылар, игенчеләр, киресенчә, аны заманның яңа кешесе, типиклыкка дәгъва иткән милли каһарман дип бәяләделәр Тик Сәетне икегә бүлү аны яхшы һәм начарга аеру нәтиҗәсе түгел иде, бәхәс аңа карата симпатия һәм антипатия белдерүгә генә кайтып калды Асылда мина калса, һәркем килешә — болгавыр заманнын чын герое бу Ижтиһад та. мәкер дә. кәсепчелек тә. ихласлык та, мәрхәмәт тә. явызлык та бергә укмашкан Сакмановта Бу кешедән фәрештә дә, иблис тә ясарга мөмкин Заманнан, мохиттән тора хикмәт Хәрәм мал өчен
тарткалаш, астыртын көрәш заманы, кызганычка каршы, түбән башлангычларны көчәйтә ирдә, һәм ул жинаять юлына баса, үтерешләр китә. Дошманнары кыйммәт түләтәләр Сакмановтан, ул өзелеп яраткан Зөлфиясен югалта...
Ниһаять, тәүбәгә килергә вакыт, җанны дәваларга вакыт!
Әсәр үзенең бөтен корылышы, фәлсәфи-әхлакый пафосы белән тәүбә мизгелен көтә иде. Тик тәүбә итү булмый, тәүбәгә бары ишарә генә ясала. Харис Әшрәфҗанов тәнкыйтендә язылганча: “Юк шул, бер явызлык, үҗәтлек, байлык туплау юлына баскан адәм баласы туктый алмый, идарәсен югалткан машина төсле, тау астына таба тәгәри дә тәгәри". (“Ватаным Татарстан”, 5 декабрь, 1997 сл)
Сәет Сакманов турында романны да, күп серияле чит ил мелодрамалары кебек, дилогия, трилогия итеп үстерергә була. Тик мәгънәсе нидә бу криминал эпопеяның? һәм тукран тәүбәсенең рухани дөньяда бәясе күпме?
Күренә ки, демократлар прозасында чын гөнаһ та, ихлас тәүбә дә юк әле. Мөхәммәт өммәтеннән булсалар да, халкыбыз кебек, әдипләребезгә дә, “Коръән” рухы, “иман нуры” җитешми, изгеләрчә фикерләү юк. һәм без әлегә рухыбыз белән метис халык. Нишлисен, колакта һәрдаим чиркәү чаңнары, ят догалар мәкаме торса, күз алдыннан зәңгәр эфир, таштагы сүзләр булып туктаусыз секс, эротик рәшәләр дулкыны чапса, ә хәятен алдау-йолдау, хыянәт һәм үтерешләр белән тулса, чын мөселман булып калу кыен шул. Ләкин безнең алда башка хак юл юк... Дәһрилек, кяферлск — тәмуг куркынычыннан бигрәк, әүвәл Кеше дигән бөек асылны жую, рухи һәм әхлакый таркалу ямьсезлеге ул.
Иман иң элек рухи тормышыбыз өчен кирәк.
дәбиятның бер канаты — дин, икенчесе — миллият
Әйе,әдәбиятнын бер канатын дин тәшкил итсә, икенче канаты белән ул миллияткә таяна. Әмма миллият тә, дин кебек үк сүз сәнгатенең борын-гыдан килгән асыл сыйфаты булса да, бүген гыйльми яктан иң зур “ак тап”ларнын берсен тәшкил итә икән. Нинди генә күренешләрне тикшереп, нинди генә мәсьәләне яктыртмаганнар безнең филолог-галимнәр. Әмма миллилеккә кагылучы булмаган, һич булмаса белешмә табыйм дип, А. Әхмәдуллин төзегән “Әдәбият белеме сүзлеге"н (1990) кулыма алдым Әмма монда да миллилек хакында фикер очратып булмады. Китапханә киштәләрендә Мансур Хәсәновнын “Интернационализмның җанлы традицияләре” (1980) исемле саллы китабы күзгә чалынгач, өмет кузгалды. Чөнки интернационализм хакында авыз ачкач, миллилек турында да сүз әйтү фарыз. Нигә дисәң, беренчесе икенчесеннән башка була алмый бит. Тик бу автордан да көткәнне альт булмады.
Хәзер, мөгаен, инде беркемдә дә шик калмагандыр. Коммунизм җиме белән алдап мәкерле рус шовинизмы үз империясендәге халыкларның миллиятен ауларга, рухи һәм мәдәни асылын юк итәргә җыенган булган. Ярый әле, мең шөкер, замана кырку үзгәреп куйды. Миллият янә Мөхәммәдьяр яисә Тукайлар заманындагы төсле, иҗатның мөһим принцибы буларак, әсәрләрнең кыйммәтен билгеләүче төп сыйфатка әверелде. Ләкин хәзер “милли” эпитетын орден, медаль яисә партком грамоталары сыман унга, сулга юмарт өләшсәк тә, аның асылына һаман ныклап төшенмибез бугай. Шәхсән мин “Имән чикләвеге" (“Шәһри Казан" 1990 ел) язмасында Аяз Гыйләҗевнын Тукайдан соң танылган милли әдипләрнең берсе итеп Мөдәррис Әгьләмовны атавын, ә X. Туфан, М. Җәлил, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Г Афзал кебек киң танылган каләм ияләрен читләтүен күреп аптырап калдым.
М. Әгьләмов кимсенмәсен — талантлы шагыйрь ул. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, “Мөдәррис Әгьләмов — милли байракны авыр юлларда, караңгы елларда кулыннан төшермәгән шагыйребез. Ул иҗатын тутыкмас корал итеп, татарларда милли аңны уята килә... Телебез, денебез сагында торучы... Ул татарны татар килеш саклап калырга тырышты” кебек төче мәдхияләрнең бу мәгълүм шагыйрьгә багышлануы сәеррәк. Сәяси зирәклек, диссидентларга якынлыгы белән яулыймы Әгьләмов мәшһүр демократ күңелен9 Алайса ник аның янәшәсендә тоталитар режим, шовинизм белән көрәшеп халык күнсленә үрләгән Айдар
Ә
Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит Әхмәтжанов кебек азучыларыбыз да урын алмый?
Бәлки М. Әгъләмовка милли холык, гореф-гадәтне бирү, халык тормышының үткән мәсьәләләрен кыю ачу маһирлыгы хастыр? Әмма бу юлда да ул ялгызы гына түгел. Повесть, романнары белән халык күнелендә тамырланган Мөхәммәт Мәһдиевне кая куябыз? Яисә Зөлфәт бу юлда Мөдәрристән кимме9
Гадәттә милләт әдибе дигәндә без халыкның төрле катламы тарафыннан да танылып, бүтән милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәжәгә күтәрелгән олы, зур колачлы каләм иясен күздә тотабыз. Әмма А. Гыйләҗев язмасыннан ук шагыйрь даирәсенең нинди икәнлеге күренеп тора: “М. Әгъләмовны яшьтәшләре чит итмәделәр. Ул... әдәбият, сәнгать тирәсендә сакланып кала алган бер оя татарлар арасында ныклы урынын тапты”
Күренә ки, татар халкы, милләте мөнәсәбәтендә А. Гыйләжевнын берәүләрне күтәреп, икенчеләрне төшерүендә, хәтта хурлауда нинди дә булса ныклы иҗтимагый гыйльми нигез ятмый, ә авторның үз, шәхси зәвыгы төп сәбәпне үти. Әлбәттә, “Имән чикләвеге” язмасындагы татар язучыларына булган фикер-бәяләрне җитди кабул итәргә ярамый. Безнен карашыбызча, бигрәк тә тоталитар режим чорында, халык каршында танылган талантлы язучыларны “арбадан” төртеп төшерергә тырышулар зур хата. Әдәбиятта миллилек уртак табактагы шулпа өресе түгел, аны теләсә кемгә этә дә, шудыра да алмыйсын. Беренчедән, бу һичшиксез — халыкның холык-фигылен, йола- гадәтләрен, тарихын ышандырырлык итеп гәүдәләндерү. Икенчедән, заманның кайгы-хәсрәтен, шатлыгын, рухын халыкча нечкәләп сиземләү һәм сурәтләү. Өченчедән, тойгыларны аерым төркем белән генә бәйләмичә, милләтне тәшкил иткән барлык катламнарның уртак мәнфәгатьләрен чагылдыруга ирешү, һәм, ниһаять, зур, тәэсирле талант көче, сәнгатьчә осталык белән иртәме-соңмы ил каршында танылу.
Аяз Гыйләҗев мәкаләсендә “Г. Әпсәләмов, Г Бәширов кебекләрнең кынысыннан корыч кылыч түгел, озын вә ялганга шомарган тел килеп чыга иде”, — дип татар прозасы осталарына ничаклы авыр сүзләр юнәлтелмәсен, болар — безнен милли язучыларыбыз “Имән чикләвеге" авторы “Туфаннын төрмәгә ябылганчы һәм аннан соңгы ижат үрнәкләре бер чакта да халкыбызның авыр язмышын ачуга хезмәт итмәделәр” — дигәненә карамастан. Туфан да, Моабит тоткыны Муса Җәлил дә татар халкының мәхәббәтен казанган шагыйрьләр, милләт әдипләре булып кала Чөнки анардагы мидлият асылын һәртөрле сәяси антипатияләр дә, иҗатта очрарга мөмкин булган аерым кимчелекләр җыелмасы да юкка чыгара алмый. Аяз Гыйләҗев һәм башка демократлар төркеме безнең әдәбиятка Солженицын, Синявский сыман диссидентлар өлге-шаблонын китереп такмасыннар. Татар язучылары үзләренең милли характерлары, мәгыйшәт үзенчәлекләре белән ил, замана уллары булып яшәп, тарихи ижтимагый-психологик шартларга актив мөнәсәбәт тотып ижат иттеләр һәм .шарны бәяләүдә дә анык заман, шартлар, язучы активлыгы күздә тотылырга тиеш
Әйтик, Габдрахман Әпсәләмов зур иҗатка аяк баскан сугыш беткән елларда сталинизмның хөр фикергә яна һөҗүм дулкыны башлану белән бергә, татар халкы, аның мәдәният һәм әдәбиятына өстәмә каршылыклар тудырыла Аеруча 1944 елгы “Татарстан партия оешмасында идеология эшләренең торышы" дигән фирка карары әдипләрнең ис-акылын жуя Кулуарларда Кырым татарларының хыянәтләре турыңда нәфрәтле сүзләр янәшәсендә мондагы татарлар арасында да сатлык жаннар күплеге хакында сөйләкләр йөри Шуларнын берсе Муса Җәлил, имеш. Гомумән, татар исеме үк күпләрнең саруын кайната, геналардагы, кандагы дошманлыкны кабарта .
Мондый чакта татарны ничек сүрәтләргә мөмкин9 Әлбәттә, батыр итеп, матур итеп һәм уртак Ватанга тугрылыклы итеп кенә Г. Әпсәләмовнын үз халкының соклангыч, хәтта героик улларын, кызларын сурәтләгән романнары бер-бер артлы дөнья күрә башлый: “Алтын йолдыз", “Газинур", "Сүнмәс утлар"ы. Ак чәчәкләр" Язучының таланты аларны милли әдәбият кысаларында гына калдырмый, рус мохитына, хәтта дөнья мәйданына алып чыга. Аның татары
меңнәрчә, миллионнарча күңелләрне дулкынландыра, милләткә карата уңай хис, зәвык уята.
Әле дә бүгенгедәй хәтерлим, төш алдыннан, мәктәпкә китәр чак җиткәч, Әпсәләмовнын “Сүнмәс утлар” романын радиодан укыйлар. Әни мичтән алып аш сосып бирә, ләкин аш гаме юк. Дөньяны онытып радио тыңлыйм. Менә ничәнче көн инде рус хәяте, рус исемнәреннән башканы белмәгән Мәскәү радиосы Сөләймән абзый, Иштуган, Хәсән Мортазин һәм башка дистәләрчә татар кешеләрен атап, татар тормышы турында хикәят кыла. Барысы да ниндидер могҗиза төсле. СССР каласы Мәскәү татар язучысының әсәрен укыгач, ул язучы пәйгамбәр төследер тоела. Анын өчен, әдәбиятыбыз өчен, татар өчен күңелдә туктаусыз горурлык елдырамы йөгерә...
Әпсәләмов әсәрләре шулай күпме милләттәштә татар өчен сөенеч уятмаган9! Ә бит бу язучы, үзләрен милләт әдибе итеп танытырга теләгән байтак каләм ияләреннән аермалы буларак, татар дип төчеләнми, халыкка куштанланмый, пәйгамбәр рәвешенә кереп, милләткә вәгазь дә укымый, юл- кыйбла күрсәтергә дә алынмый. Анын милләткә булган мәхәббәте, зур ихтирамы, оста художникларга хас булганча, әсәр тукымасына, иҗат принципларына сеңдерелгән.
Игътибар итәсезме икән, безнен сәвит заманындагы әдипләребез, хәтта Октябрьдан сонгы Г. Ибраһимов, Ш. Камал, татарны икегә бүлеп сугыштырырга, канга, былчыракка батырырга яраттылар. Соңгысының “Ут” драмасында аскет большевик Рәүф идея коткысына бирелеп хәтта яраткан хатыны Галияне буып үтерә. Бу — инде сыйнфый күзлектән чыгып тасвирлау принцибына баш ию иде Г. Әпсәләмов романнары исә башлыча уңай геройлар галереясын тәшкил итә. Киреләре бармак белән генә санарлык: Кәшиф, Сәлим, Янгура, Хәсән Мортазин Тик сыйнфый дошманнар түгел болар, ә мәкер, золым, культ символлары Гуманист язучы милләтне әтәчләр хәленә китереп сугыштыру, ямьсезләү, каралту түгел, ә аны гримлау белән мавыкты, татарны ул гамәлдәгедән дә матуррак, сөйкемлерәк итеп күрергә тырышты.
Анын Газинуры шундый, “Алтын Йолдыз”дагы Галим Урманов, Мөнирә, Ләлә, Хафиз, Һаҗәр, Наил шулай сурәтләнә. Язучы бизәге кунганга профессор Әбүзәр абзый Таһиров, “Ике башлы” Сөләйман абзый, Гөлшаһидә туташ та чамасыз соклангычлар. Бизәү генә түгел, әдип хәтта аларны пьедесталга бастырудан да курыкмый. Шул сыйфатны истә тотканда, Г. Әпсәләмов романнарын, хаклы рәвештә, “романтик романнар" дип атарга да мөмкин Г.Бәшировның “Намус” М. Әмирнең “Саф күңел” романнары да әлеге төркемне тәшкил итә ала. “Романтик роман” дигәндә, әлбәттә, бизәкләрне куерту, сыйфатларны күпертүгә корылган Горький романтикасы түгел, ә Европа әдәбиятлары тарихына бәйле романтизм күздә тотыла. Бу мәсләктәге язучылар тормыш дөреслегенә иярү, аны сурәтләүдән бигрәк, үзләренең шәхси дөньяларында, хыялда туган хәятне тасвирлау белән мавыгалар Чөнки күңелдәге нәзакатьле зәвык тышкы дөнья белән килешми, ярашмый, ниндидер үҗәтлеккә бирелеп үз галәмен тудыра. Г. Әпсәләмов һәм анын каләмдәшләренең әсәрләреңдәге дөнья бары тик мөстәкыйль фикерле художниклар кора алган тылсымлы дөнья ул. Берәүләр хәзер бу дөньяны ялган, социализмны идеаллаштыру, фиркагә куштанлану галәмәтләре, дип бәяли. Әмма, безнеңчә “романтик романнар” — мәгълүм чор татар әдәбиятының олы казанышы. Бердән, мондый әсәрләр рационализм, схематиклык, калыплашудан интеккән социалистик реализм әдәбиятына яңа сулыш, форма китерсә, икенчедән, алар тоталитар режим астыңда йомылган кешене азатлык, көрәш, киләчәккә ышаныч матурлык идеяләре белән рухландыруга сәләтле иделәр. Димәк ки, бу төр иҗат та халыкны, милләтне, рухи коллыктан коткаруда мәгълүм роль уйнаган.
А. Гыйләҗевның “Ялганга шомарган тел”, дип Г Әпсәләмов, Г. Бәширов стилен хурлап бәяләве үтә берьяклы. Рус язучысы, шулай ук, демократ Юрий Нагибин әйтә: “Язучыдан да зуррак ялганчы юк”... Шагыйрәнә ялганны инкарь итсәк, без хәтта Г Тукайны да, борынгы шагыйрь Кол Галине дә хурлап, гомумән, әдәбиятнын зур бер кыйсьмен чүплеккә ташларга мәҗбүр булыр идек. Әдәбият, хәтта кырыс реализм да көзгедәгечә тормыш дөреслеген-
нән генә гыйбарәт түгел, бәлки анда сәнгатьчә дөреслек тә хаклы урын ала. һәм сүз сәнгате — заман өчен никадәр актуаль булмасын — коммунистларны каргау, социализмны хурлау яисә базарны яклаудан гына тормый Шулай ук, диссидентлык идеяләре белән генә дә чикләнә алмый ул. Милли әдәбият милләтнең үзе кебек үк күп тойгылы, ишле аһәнле, төрле зәвыклы. Үзендәге бар талантны, бөтен казанышларны бергә туплаганда гына ота һәм үсә ала милли әдәбият Шулай итеп, “Имән чикләвеге" авторынын “Мөдәррисне чынлап торып үз арабызга алмасак — йә, кем булабыз инде без9!" дигән соравына “Ә ни өчен Мөдәррисне генә алырга тиешбез9 Һади Такташ та, Хәсән Туфан да, Г. Әпсәләмов һәм Г. Бәширов та, Җәлил дә һәм татар булган һәр талант, гуманист язучы да милләткә бик кыйммәт, барысын да алабыз'” — дип әйтәсе килә
Мәртәбәле әдип белән шактый бәхәсләштек бугай. Әмма миллият мәсь-әләләрендә каләм чарлаучылар, Аллага шөкер, хәзер байтак инде Шагыйрьлә- ребезнең берсе Гәрәй Рәхим: “Татар ашыкмый гүргә — ул оптимист гомергә!” дисә дә, бүгенге матбагада төшенке сүзләрне татар хакында бик еш язалар “Безнсн халкыбыз бик борынгы”, “Үзара өзгәләшүләр һәм таркаулык "татарлык’ка әйләнеп бара... “Татар берсен берсе ашый” . Ә "Идел" журналында (1995, 10 сан) “Татар декаденсы" исемле мәкалә белән катнашкан яшь галим Илшат Хәлиуллин татарга хәтта инкыйраз — бетү юрый. Хәер, ул язганнарга карасак. без беткәнбез дә инде. “Чөнки безнсн рухи байлыкларыбыз да, унай якларыбыз да, шул ук вакытта тышкы дөньядагы ярлылыгыбыз, кимчелекләребез дә — татар декадентлыгының биниһая зур кайтавазы... Декадентлык билгеләре татарда тулып ята"
Шундый язмаларны укыйм да, уйлап куям: Гаяз бабай үзенең Ике йөз елдан соң инкыйраз”ы белән безнең халыкны нык шүрләткән икән.. Хәтерлисез булыр, егерменче гасыр ишеген ачар-ачмас язган әсәрендә ул Казан татарларының сонгы варисы Җәгъфәрнең Болгар хәрабәләре арасында япа- ялгыз калып җан тәслим кылуын хикәяли һәм язучы безгә кинаяләп әйтә, әгәр зыялы һәм узаманнар милләтне әйдәрлек гайрәттән, акылдан мәхрүм булып, үзара ызгыш-талашка бирелсә, халыкны исә хорафат һәм милли йомылу, гамьсезлек басса, татарны инкыйраз көтә
Һәм менә инкыйраз хакында, йөз ел үтмәс борын ук сөйли, хафалана да башлаганнар икән. Хәлиуллин, әйткәнемчә, татар тормышында кай тарафка борылмасын, декаденс — бетәшү күрә Татар моңы — бетәшү, мәчет манаралары тәбәнәк — бетәшү, асыл ирләр, хатын-кызлар җитми — бетәшү
Хәтта ул милли әдәбиятның аерым әсәрләрен санап, иҗатта да бетәшү галәмәтләре күрә Аныңча, "Әйтелмәгән васыять" (Ә. Еники), “Торналар төшкән җирдә" (М Мәһдисв), "Болын" (Ф Бәйрәмова) — болар татар декаденсына караган әсәрләр Дөнья яртылаш кире кагыла Яхшырак, сафрак дөньяларга ымсыну идеясе дә ачык күренә".
Нишлисең, күрергә теләгән кеше күрә инде Кояшта да тап күрүчеләр бар. Ходай һәркемгә күз. зиһен, уй биргән Хәер, бу уй Хәлиуллиннын үзенеке түгел Кешеләрнең, бетәшүен, ахыр чиктә инкыйразга йөз тотуларын һәм бу күренешнең аерым билгеләрен алман фәлсәфәчесе Фридрих Ницше “декаденс" дип атый". Һаман шул Алласыз, кансыз Ницше! Безнең Зөлфәт Хәкимне әсир иткән Ницше тозагына Хәлиуллин да килеп капкан бит' Тәфсилләү кирәкми Шунсын гына әйтим, үзенең бер журнал мәкаләсендә Рафаэль Сибат язган "Татар өчен Азия медиумы белән Европа прагматлы- гыннан торган симбиоз әдәби концепция һәм фәлсәфә кирәк!'" Башта бу чамасыз “гыйлемлск"тән кычкырып көлдем Аңыша торгач, уйлап куйдым. Бушнын тавык ботларын кимереп, һинд дөгесе ашал, Цейлон әфлисуны белән сыйлану гына җитмәгән иде. инде милли әдәбиятыбызда Шәрык белән Гареб кушылмасыннан туган гибрид геройлар үрчетергә җыенабызмы9 һәм менә Хәлиуллин тәнкыйтьче Сибат хыялланган симбиоз фәлсәфәне укмаштырып та куйган Ул бер ягы белән дәһри Ницшегә ияреп “гөнаһлы" фәлсәфә кора, ә икенче ягы белән мөэмин мөселман кыяфәте алып, догага чума
Мине шәхсән Хәлиуллин фәлсәфәсе, бетәшү идеясе куркытмый Куркытканы башка без — зыялылар иҗатка сәләтне җуеп цивилизацияләр ташлаган
концепцияләр, фәлсәфәләр чүплегендә казына башлыйбыз, ялтыравык идеяләрдән ниндидер симбиозлар корабыз һәм милли фикерләү казанышы ясап боларны калын-калын журналларыбызда дөньяга чыгарабыз икән — бетәшү хакында бернинди дә фәлсәфә кирәкми, без — беткән халык. Мондый гамәлләр белән матбаганы, әдәбият һәм сәнгатьне пычратуыбыз гына житми, үзебездәге төшенке, черек, инкыйраз идеяләреннән оештырган бомбалар ташлап, милләтнең рухын җимерәбез. Мондый халыкка чит милләтчеләр һөҗүме, шовинистлар, миссионерлар сәясәте дә кирәкми. Милләт өметсезлек һәм агониягә бирелеп үзен-үзе өзгәли. Аны инкыйраз, бетәшү идеяләре тарката.
“Безнен милләт үлгәнме, әллә йоклаганмы?” Габдулла Тукайның бу соравы җитмеш еллап коммунистик гафләткә булган халык өчен тагын да урынлырак икән шул. Татар милләте һаман да сау һәм сәламәт икән, ул иң элек эчке коткыдан аралану чарасын күрер, һәм бу — ин элек зыялылар, каләм әһелләре өчен кирәк!
Безнең милләт чынлап та бик борынгы, картмы ул? Вакытлар бар иде, халык үзенең чыбык очы тарих төпкеленә тирәнрәк үткән саен, ныграк, көчлерәк, акыллырак сизәргә тиеш сыман иде. Ләкин таш булып таш җимерелә, кыя уела... Этнос та мәңгелек түгел. Табигатьтәге һәр нәрсә кебек, аның да формалашу, үсү, чәчәк ату һәм таркалу фасыллары бар. Л. Гумилевның пассионарлык теориясе буенча сыйфат сикерешләре 150 шәр ел саен ясала килә. Милли гамьнәр дә исәп- хисапка бәйле икән, картаерга ашыкмау хәерлерәк һәм чынлап та без “Татар декаденсының XVI гасырга нигезләнгән булуын хәтергә төшергән” Хәлиуллин белән килешмәс идек Димәк, аныңча, Явыз Иван тарафыннан җиңелгән Казан ханлыгы — татарның бетүгә борылуы. “Идегәй", “Чура батыр” кебек халык дастаннары безгә татарлык турыңда күп нәрсә сөйли”, ди Хәлиуллин. һәм тагын да ераграк дәверләргә күз ташлап яза: “Үткәндәге татарлар көч һәм бөеклек белән” мавыкканнар. Авторның шундый ишарәләреннән хәзерге татар этносын турыдан-туры Алтын Урда, Болгар, хәтта татар-монгол эпопеяләре белән бәйләү омтылышы ятканын танымау мөмкин түгел.
Искәртәсе килә, безнең халык мирас итеп алган “татар” сүз-атамасы чиксез киң, төпсез бит. Кайдадыр “Татар бугазы” бар. Кайчандыр бөтен Себер киңлекләрендә яшәгән халыкны “татар”, “хәтта илне “Татария” дип атаганнар. Л. Толстой, Ю. Лермонтов кебек рус язучыларының әсәрләрендә Кавказдагы байтак җирле халык татар итеп тасвирланган Рус шовинистлары да үзләренен дошманнарын теге яки бу кавемгә аерып мәшәкатьләнмәгәннәр, “Татар-басурман”!.. дип кенә сөрән салганнар. Мондый мөнәсәбәт хәтта Марина Цветаева, Анна Ахматова шигырьләренә дә үтеп кергән.
Инде шул буталчык, четерекле тарих галәмәтләрен барысын үзебезгә җыйыйкмы? Барысы өчен көеп, янып йөреп, картайыйкмы?
Этногенез ыру, кабилә, кавем, халык, милләт кебек төшенчәләр белән эш итә. Хәзерге тарихчылар сыман этнос категореясен куллану гына аз, чөнки эволюция ачылмый. Әмма шунысы бәхәссез, Русия татарының милләт булып оешуы бик якын дәвергә — XIX — гасырның икенче яртысына карый. Иҗтимагый тарихи, сәяси һәм мәдәни шартлар тәэсирендә гомум төркичелек, гомум мөселманчылык агымыннан татар үзенә аерым юл-мәсләк ала, милләт буларак формалаша. Г. Ибраһимов язганча, җиде кабилә — “Казан татары, мишәр, нугай, алатыр, типтәр, Төмән һәм Касим татарлары бер милләт рәвешеңдә әдәби, мәдәни бер коллектив” буларак оешалар Безнең мөстәкыйль, үз мәгыйшәтебезне Каюм Насыйри, Мәрҗани, Курсави, Акмулла, Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими, Муса Акъегет һәм тагын дистәләрчә гаярь, милләтпәрвәр зыялыларыбыз башлап җибәрә. Болар Г Ибраһимов әйткәнчә, “мөселман урынына татар йөртә, ихтыяҗ итеп татар тормышындагы эшләр хакында сөйләргә" керешәләр. XX гасырлар башында Г. Исхакый, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнар буыны исә милләтне яңа үргә күтәрә, прогрессив идеяләр белән сугара һәм мөһим сыйфатлар белән баетып халыкны туплый...
Без — яшь әле! Көчле, иҗгиһадлы, һиммәтле милләт! Инкыйраз, бетәшү куркынычы түгел, ә оешу, берләшү, һәм якты, зур омтылышлар белән яшәү идеяләре кирәк халыкка. Күңел хөрлеге, ижат дәрте аеруча милләт узаманы
буяган зыялыларыбызга, язучыларга зарур Күпләр фирка идеологиясеннән котылдык, иреккә чыктык дип сөенеп, гомумән иҗтимагый идеяләргә дошманлык чәчәләр. Юк, дөрес караш түгел бу Таза, тормышчан идеология рухи тормышның, әдәбият, сәнгатьнең ныклы нигезен, яшәүчән көчен тәшкил итә Кая барабыз? Нәрсә корабыз9 Нинди идеалга табынабыз без9
Язучы кеше шундый житди сорауларга җавап тапканда гына халыкны дулкынландырырлык әсәрләр ижат итә ала. Безнен әдипләр шул дәрәҗәдәме9
Йомгак урынына
■ ини тойгы үсү, миллият көчәю белән бергә хәзерге әдәбиятның тагын / I бер оешу үзәгенә игътибар итәргә кирәк Бу — серлелек Әдәбият
Д. гомумән серле дөнья. Тормыш хакында, мөнәсәбәтләр турында, тойгы - кичерешләр өлкәсендә укучыларга ачкан серләр тезмәсеннән тора ул. Синен сердәшең — язучы, аның китабы. Тик тыңлый бел, аңда син аны һәм дөрес файдалан гына син ул җиткергән серләрдән! Ләкин серлелек кайчакта табигатьтәге, тормыштагы үзлекләре ачылмаган, таныл беленмәгән, аңлашылмаган күренешләр, тылсым хәлләре, мистика буларак, үзе теге яки бу әсәрнең сүрәтләү темасына әверелә яки алар реаль хәлләр тезмәсендә тасвирланып, вакыйга ачышына көтелмәгән борылыш китерәләр. Серлелек дигәндә без менә шуны күздә тотабыз, һәм борынгыдан башлап Октябрь инкыйлабына кадәр булган татар әдәбияты ана искиткеч бай иде Тик сәвит заманы, коммунистик материализм милли әдәбиятта һәртөрле сер, тылсым галәмәтләрен чикләргә тырышты, аларны хорәфәт дип атады һәм бик күпләр тора-бара җен-шайтанга, ырым-юрауга гына түгел, хәтта сөйләгән сүзләренә үк ышанмый башладылар. Чөнки җисем культы башланды. Хәятта тик молекула, атом, протон, нейтрон, электрон хакимлеге генә калды сыман Атеизм кешеләрнен җанын, рухын корытып, алардан сөяк һәм иттән торган, әмер һәм күрсәтмәләргә карышусыз буйсынган роботлар ясарга җыенды
Янә сөенергә туры килә, ярый әле дөнья куласасы әйләнеп китте Җансыз, рухсыз кеше, тере булса да. мәет бит ул Мөселман юкка гына исемнәргә “җан" өстәмәгән Галимҗан. Сәетҗан. Тимерхан, Зөһрәҗан Нәкъ менә үз җаныбыз безне бер-беребездән аерылып торган затлар, шәхесләр итә Ә җанга серләр һәм тылсым кирәк, могҗизалар көтә ул... Борынгы шагыйребез Әхмәт Уразаев-Курмашинын халкыбызны елаткан “Таһир илә Зөһрә кыйс- сасы"нда Таһир илдән ерак Мәрдин төрмәсендә җиде ел мәхбүс булып ята Зинданнан коткаруын, Зөһрәсе белән кавыштыруын сорап, Атлага ялвара ул Ниһаять егет янына Хозыр-Ильяс галәйһиссәлам килә ’Углым, еглама вә гамь чикмә", — дип юата һәм аны төрмәдән коткарып, атка утыртып мәгъшукасы янына озата ул.
Безнен һәрберсбез, хәтта денсез дә авыр, өметсез чакта бөтен асылы, җаны белән Аллага сыгына һәм үзенең Хозыр-Ильясын өметләнеп көтә Г Тукай да бит юкка гына: "Күктә ниләр булмас дисең, күк бит ул!" димәгән Галәм чиксез, андагы хәят адәм акылына гына сыеп бетәрлек түгел, ни сөйләсәләр, шул булырга мөмкин Чөнки сүздә булган — акылда була, акылда булган — гамәлдән килә, һәм янә гамәлдә булган, акылга күчә Дөрес мантыйкмы бу, яшәргә лаекмы? Дөрес һәм яшәүгә лаек икән, димәк, һәр тылсымга, һәр могжизага да өмет бар Шулай итеп, тирәбездә көн күргән багучылар, күрәзәчеләр, сихерчеләр им-томчылар кебек үк, әдәбиятта да чынны сер белән цшып ижат итүчеләр булырга хаклы Әйткәнемчә, серлелек — яна әдәбиятның бер юнәлеше Һәм аңа аеруча проза бай Әйтик, Мәхмүт Хәсәновның Язгы аҗаган' романының төп каһарманнарыннан берсе булган Гази, жир кышкы йокыдан уянмас борын, аҗаган балкышын күргән Им-томчы Мәгыйшә карчык “Alt- haft, балакай, андый кяфер сүзләрне авызыннан жил алсын, берүк Яз башында нинди ажаган булсын, хәзер оныт ул турыда", — дип үз ырымын кулланса да, көчсез булып чыга. Язгы аждганга тап булган кеше өлешенә тигәнне Гази дә кичерә, гомере буена зур афәтләрдән, иләмсез газап-михнәтләрдән газап чигә
11. .к. у., м •
Хәер, туры акыл өчен әсәрдәге язгы аҗаган — сталинизм, тоталитар режим символы ул. Бер Гази генә түгел, Иргали, Гөлүсә, Һади һәм романның башка каһарманнары да каргалган заманның авыр язмышлы затлары булып чыгалар. Җентекләп укысак, без Ф. Бәйрәмованын "Күл балыгы". Р. Мөхәммәдиевның "Кенәри — читлек кошы", Г. Кашаповның "Убырут”, Ә. Гаффарның "Олы юлның тузаны”, А. Хәлимнең “Өч аяклы ат”. Р Хәмвдинең "Китәм инде", А. Гыйләҗевның “Яра" һәм башка күләмле әсәрләрдә серлелекнең, тылсымның кызыклы гәүдәләнешләрен күрер идек.
Әмма бездә тылсымлы прозаның иң кызыклы вәкиле булып Нәбирә Гыйматдинова танылды. Тәнкыйтьчел әребездән Хәнәфи Бадыйков "Н Гыйматдинова сер, тылсым, халык йолалары, юраулары, магия һәм башка төрле күренешләрнең яшерен катламнарын үтеп кереп гаҗәп мавыктыргыч, һич көтелмәгәнчә тасвирлап бирә алуы белән игътибарны жәлеп итә". — дип язып әдибәнең иҗатындагы мөһим сыйфатны дөрес билгеләп үтә. Нәбирәнең “Сихерче”, “Күке төкереге". “Бүре каны", ‘ Болан" кебек повестьлары татар әдәбиятына кызыклы яңалыклар китерделәр.
Бездә серлелек белән бәйле иҗатның зур мөмкинлекләре бар. Бу ышаныч халык фольклоры, мифологик фикерләү һәм әдәбият казанышларына нигезләнә
Шулай итеп, күчеш чоры татар әдәбиятының аерым сыйфатлары, бигрәк тә, мөһим оешу үзәкләренә бәйле уйланулар бер ноктага төбәлә. Җитмеш еллап коммунистик басым астында милли мәнфәгатьләр, милли рухтан читләштерелгән әдәбият янә үзенең асылына кайта, язмышын милләт белән бәйли. Ә милләткә әдәбияттан да ныграк, көчлерәк йогынты ясаучы куәт юк Дөрес, бүгенге иҗатны камил диюдән еракбыз. Ул әле һаман анык сурәтле, әхлакый, этик билгеләнешле заман героен бирә алмый. Социалистик этапка бәйләнешле тискәре персонажлар да уйландыру, чын тойгылар тәрбияләүдән бигрәк, схемага, шаблонга корылалар. “Үткәннәр белән көлә-көлә саубуллашу "да сәнгатьчә камиллектән ерак әле... Тик түзик, сабыр итик. Әдәбиятыбыз бәгырь яраларыннан арынсын, үзендә көч тупласын, рухы белән яңарсын, һәм Тукайлар дөрләткән утны караңгы елларда да М.Галәү. Ә.Еники, Ф.Кәрими, Х.Туфан, С.Хәким, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Ш. Хөсәенов, Г.Афзаллар аркылы саклап килгән әдәбият аны тагын яна бер көч белән үрләтеп жибәрер
... Халык өчен бүгенге авыр, хәтта фаҗигале бөек күчеш дәвере, шөкер, тоташ үкенеч һәм аһ-зарлардан гына тормый, сөремле күк арасыннан балкып- балкып куйган кояш сыман, аерым юану. сөенечләрдән дә өлеш чыгара Ходай үзе шаһит, иманлы зат тирә-юнен яңгыратып азанын әйтә, догасын укый. Монлыга исә күңел тарткан җырын, аһәңен көйләргә була, ижтиһадлыга да кәсеп ирке бар бит. Халык җаны тарткалашлар эчендә богау-зынҗырлардан арына, хөррияткә чыга. Күчешнең сөенечле чагылышлары халык рухының көзгесе булган әдәбиятта да ачык күренә. Тар. зыянлы һәм һәлакәтле фирка- идеясенә, Мәскәү Кремленә яраклашып түгел, ә татар халкының уй-фикер йөртүенә, зәвыгына нигезләнеп сурәтләнгән әсәрләр бирерлек хак юлда ул хәзер.
Уфа