Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЙТЕГЕЗ ЯШЕН... АЙНЫҢ?!


Җир шундый ул, тетрәгәч тә, Яшәвен дәвам итә.
Тетрәгән җир асларына Кешеләр генә китә.
Мәхәббәткә юлыкканнар Шулай икәнен белә... Җаннары тетрәп торса да, Күз яше аша көлә.
Тәрәзләрне каплап куеп була, — Керми тора кояш нурлары. Күңелләрне булмый каплап куеп. Түгелә дә түгелә моңнары.
Мәхәббәт хакында язма, — Инде, диләр, картайдың. Кем белә, әйтегез яшен Ярын көткән яшь Айның?
Зимагурлык — этләргә дә авыр... Кешеләргә килде шундый дәвер.
Кайбер кеше гомере буе бикләргә ачу тота. Эмма йөрәген читлектә тотуы белән ота.
Акыл кергәч, ах итәсең: Ничек исәр булынган... Әмма акыллы гамәлләр Исәр чакта кылынган.
Илдә солтан булмаса да, Илгә солтан чират тора. Нидән алай икәнлеген Солтан булганнардан түгел, Олтан булганнардан сора.
Ут булсаң, сүндерерләр. Су булсаң, сеңдерерләр, Таш булсаң, йә атарлар, Җиргә салып таптарлар. Сүнмә, сеңмә, атылма, Чит табаннан тапталма!
... Хөкем юк ул үз җиренә Туфрак булып ятканга.
Бар акыллы, бар ахмак... Җирдә бар хак вә нахак. Булса да акыл ахак, Кызыкмый аңа ахмак.
Акылы белән югары Түбәндәрәк тора. Хикмәт нндәлсген Тамырлардан сора.
Авылыннан китсә дә кеше, Кавеменнән китмәсен. Кавеменнән киткән кеше Бәхет өмет итмәсен!
Тоттым дигәч, югалды төн, — Очып китте галәмгә. Көтеп торам, корым булып Кайтачак ул... каләмгә.
Син мине кол иттең, Син мине тол иттең. Син мине җыр иттең, Хыялдан чын иттең, — МӘХӘББӘТ! II
Мин көн көтеп, күзем ачам , — Төн килә.
Шатлык көтеп җаным ачам, — Кем көлә?
Җанымда төн... җанымда шом — Караңгы.
Ямый алмам җаным белән Җаның салган яраны, — Ерагайттың, ерагайттың Араны...
Туган тел ул — җан тамыры. Тамырсыз җан баермы? Туган җирдән туган тел тик Җыя ала ваемны.
Ташкын көттем — ташкын килде, Юып китте җанымны.
Давыл көттем — килде дә ул Ватты өйгән тавымны, — Килде шундый һәлакәт — Шундый олы Мәхәббәт...
Хөкем итү кирәк микән “Шатлык урлаганнарны’’. ... Фикъһе фәне хөкем итсен — Ялгыш зурланганнарны!
Газапларны ләззәтләрдән Аералмас хәлдәмен. Ярый әле сер сыярлык Бар бердәнбер каләмем.
Ак кәгазьгә кара белән язулар кайчак ялган. Кара төнгә күңел нуры Бары хакыйкать язган.
Балык түгел, син халык бит. Хаклык бит син, беләмсең!
Телең, җиреңне алсалар, — Җаның үзең бирәсең...
Җир минеке, — Анысы бер бәхәссез. Җан — минеке, Әмма бер бәһасез.
Каберлекләр хәзер миллионнар.
Шунда, бәлки, җанга бер сан бар?