Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


“Казан утлары" журналын мин 1940 нчы елдан бирле (“Совет әдәбияты”
вакытыннан ук) алдырам. Сугышта чакта гына аны укудан өзелеп тордым һәр санын
саклап, туплап киләм. Алардагы бер генә язманы да укымыйча калдырмыйм
Әле менә журналның быелгы 3 нчс саныннан танылган әдип Рабит Батулланын
“Каләм яза, кәгазь түзә" дигән исем астында бирелгән язмаларын укыдым Искиткеч
язмалар! Шулар арасындагы “Күк капусы ачылгач" исемлесен укыгач туган кайбер
тәэсирләрем турында гына сөйләп бирмәкче булам.
Язма белән танышкач, тормышымда булган шундый ук бер вакыйга искә
төште. “Искә төште" дип әйтүем дөрес үк тә булмас, аның һичкайчан истән чыкканы
ла булмады, әле дә үкенечле бер гамәл булып, күнелсмне тырнап, өшетеп тора.
Р Батулла сабый чагында күктә серле яктылык күрүен бәян кыла. Шул хакта
әбисенә сөйләп биргәч, ул: “Күк капусы ачылганын күргәнсең, улым! Изге теләкләр
телә. Теләкләрен кабул булыр, иншалла", — ди. Бала үзенә кирәк нәрсәләрне тели —
соңыннан бу теләкләрнең барысы да гамәлгә аша. Соңыннан автор: “Ә нигә мин
Күктән татар халкына сәгадәтле тормыш сорамадым икән’’” — дип сүзен тәмамлый.
1931 ел. Миңа 6 яшь. Күмәкләшү еллары. "Кулак исәбенә кертмәгәйләре"
диптер инде, әти беренчеләрдән булып керде колхозга. Атыбызны, җигелгән килеш
арбасына сабан-тырма кебек эш коралларын төяп, колхозга илтеп бирде Ат абзарын
да, иген келәтен дә сүтеп илтте Ишек алдыбыз шып-шыр калды Шул чакта әнисбез,
өй алды баскычына утырып, тавыш-тынсыз гына озаклап жылаган иде
Берничә көннән соң, күрше малае Солтангали белән алар йортының чормасын-
нан шыксыз, кара элпә канатлы бер кош тотып, әнигә күрсәтергә дип. безгә кердек
— Ярканат бит бу! — диде әни. — Ул — төн кошы. Кошлар — ирек сөюче
жаннар алар Кич җиткәч. очырып җибәрегез сез аны, көндез Кояштан курка ул
Кичен, без кошчыкны очырырга жыенгач, әни:
— Ярканатны иреккә җибәргәндә, баш очында тотып, теләгеңне әйтсәң. ул
теләк кабул була. “Кошкаем, безне бу колхоздан коткара күр!" — дип әйтегез, аннан
соң гына очырып җибәрегез. — диде Әни сүзләренең мәгънәсен аңламасак та. без ул
кушканча эшләдек: беренче булып Солтангали шул теләкне әйтте, аннан сон мин ул
сүзләрне кабатлап, кошчыкны очырып җибәрдем Ук кебек атылган кошчык
караңгылы- яктылыда күз ачып йомганчы юк булды
Шуннан сон берничә ел үткәч, Солтангалинен япь-яшь имән кебек таза әтисе
кинәт кенә үлеп китте Берәр ел узгач, әниебез авырый башлады Озакламый ул, 50
яшен дә тутыра алмыйча, җиде баласын ятим калдырып, вафат та булды
Мин боларнын барысын да теге чакта кошчыкны азат иткәндә әйткән теләк
белән бәйләп карадым Колхоз таралмады, ә безнен якыннарыбыз, чыннан да,
колхоздан "азат булдылар”. "Тели белсәң генә — теләк, тели бслмәсәң — башына
имгәк”, — дигән уй кереп оялады күңелгә һәм шул уй гомерем буе җанны өзгәләде
гомерем буе хәтердән китмәде Әниемнең вакытсыз үлеп китүенә үземнен дә сәбәпче
булуымны тоеп яшәү гомерем буе эзәрлекләп килде мине
Хәер, колхозлар да әниләрдән артык яши алмадылар Алар да бүген авыру
хәлендә, алар да үлем түшәгендә
Шулай да бу мине бер дә шатландырмый Әнинең дә теләге кабул булды бит.
дигән канәгатьләнү хисе кичерергә тиеш идем бит, югыйсә
Нурулла БИКМУЛЛИН.
Зелснодольск районы.
Васильево бистәсе