Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОТКЫНЛЫКТА


Күренекле галим һәм сәясәтче Йосыф Акчураның бай мирасы, кызганычка каршы, киң катлам укучыларга билгеле түгел. Соңгы елларда әдәби һәм сәяси мирасыбызга караш тамырдан үзгәргән бер чорда байтак әсәрләр инде укучыларга кайтарыла бара Шундый язмалар исәбендә мин Й Акчураның "Мәүкуфият хатирәләре "исемле китабы да булырга тиеш дип саныйм. Китапта авторның Казан төрмәсендә тоткынлыкта яткан чагында туган уй-фикерләре, кичерешләре, күзәтүләре чагылыш тапкан.
“1906 ел, 8 март.
Кыш кичәсе. Ябалак кар ява, әтрафка йомшак бер тынлык бирә
Кечкенә кыңгырау куәтле суга Өянәк тоткандай дерелдәп уянам. Инде иртә булды. Гажәп төшме7
Тагы бер сугу! Әүвәлгесеннән көчлерәк Кынгыраунын теле өзелмәгәе. Лампамны яндырдым: сәгать дүрт кенә әле. Ишекне ачтым. Тыштан бүлмәгә дымлы суык жил керде. Йокыдан әле генә аерылган күзләремә ишек төбендә таптанган кылычлы полиция кешеләре чалынды. Күземне уам. Уяндыммы7
— Өегезне тикшерергә килдек
Йокыда йөргән кебек, юл күрсәтәм. Бүлмәм тула.
Китапларым, кәгазьләрем, мәктүбләрем — сөеклеләремнән килгән мөкатдәс, самими сүзләр белән тулган ул сөйкемле мәктүбләрем, рухымның, бөтен хәятымнын газиз нәрсәләре бер-бер артлы зобани кулларыннан кичә Ләкин ул караңгы, соры кулларнын сахабиларында мәхәббәт вә инсаниятнын илаһи балкышы бар. Хис итәм: күзләреңдә йомшак, сөйкемле, хәсрәтле бер елмаю беленә.
Сәгать биш Вакытсыз мөсафирларым татсыз вазифаларын бетерделәр вә кулга алынуым белән мәэмүр булуларын хәбәр иттеләр Хәзерләндем. Киттек.
Кар ява. Һава юеш Урам аулак. Аксыллыкка манылган кара күләгәләр, йомшак аяк тавышлары. Нәрсәгә вә ни өчен юггерәләр? Гажаба! Хәзер төштәме мин?”
Бераздан Йосыф Акчураның зур гаебе булмау ачыклана. Казан губернаторына җандарм ротмистры Протенский тарафыннан җибәрелгән донесениедә (1906 ел, 9 март) төгәл фаш иткеч җинаять билгесе күренми. "Минем боерыгым буенча, 5март кичен тентүгә дучар ителде һәм кулга алынды, — дип яза ротмистр, — чөнки Казандагы мөселман халкы арасында хөкүмәткә каршы идеяләр таратуы һәм сәяси ышанычсыз булуы турында мәгълүматлар бар. Моңардан башка 1905 елның 23 январенда Кабан буендагы Хрусталев йортында мөселманнарның яшерен җыелышы булды, өстәвенә Акчурин җыелыш сәркәтибе итеп сайланган иде. Аннары, мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта аерымлану, рус халкына карата нәфрәтләнү фикере хөкем сөрә. Кайбер хәбәрләргә караганда, Акчурин социалист-революционерлар партиясенең Казан комитеты татар телендә бастырган “Думага бармагыз "исемле
проект авторы Тентү вакытында Акчурин фатирында законга каршы килә торган бернинди әйбер табылмады, ләкин татар һәм төрек телләрендә язылган күп кенә хатлар һәм бер өем кулъязмалар алынды Бу корреспонденция тәрҗемәче ярдәмендә күздән үткәрелә. Тикшерелеп беткәч, хөкүмәткә каршы алып барылган агитациядә Акчуринның катнашу катнашмавы турында йомгак ясау мөмкин булачак Акчурин конституцион-демократик партиясенең һәм Россия мөселманнар берләшмәсенең әгъзасы булып тора, панисламизм һәм халыкны торгызу идеяләрен пропагандалаучы. Мисыр, Истанбулда торучы мөселманнар белән хатлар язышып тора "(ТДА. 199ф . / тасв., 969 эш. 10-11 бб).
Й. Акчураның пантюркизм фикерләре хакимиятне чынлап та борчыган, ләкин әлегә бу шөбһәләнү генә. Донесениеда хәтта сукыр кеше дә күрерлек үзара ярашмаган фикерләр бар: Й. Акчура эсер партиясенә дә тагылган һәм кадет дип тә таныла!
Март-апрель айлары (И. Акчураның төрмәдә утырган вакыты) — Дәүләт думасына сайлаулар барган вакыт Й Акчураны сайлау кампаниясеннән читләштерү хакимиятнең төп максаты була. Әгәр И. Акчура әһәмиятсез кеше булса, мондый ыгы-зыгы тумас та иде. Әмма ул күренекле шәхес булган. Менә берничә факт
Беренчесе — Казанның танылган мөселманнары губернаторга адресланган гаризалары:
"4-5 март арасындагы төндә потомственный почетный гражданин Йосыф Хәсән углы Акчурин кулга алынды. Ябып кую аркасында аның сәламәтлегенә зарар килү мөмкинлеген күздә тотып, чөнки аның йөрәге нормаль эшләми, без. түбәндә кул куйганнар, җаваплылыкны өстебезгә алып, ваше превосходительстводан аны эш ачыклаганчы төрмәдән чыгаруны, шулай ук эшне мөмкин кадәр тизрәк тикшерүне боеруыгызны түбәнчелек белән үтенәбез"(ТДА, 199ф., Iтасв.. 369эш, 176.)
Әлеге гаризага Мөхәммәтрәхим Габдерәшит улы Юнысов. Мөхәммәт Закир улы Апанаев, Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Казаков, Исхак Мөхәммәт улы Апанаев, Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев, Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов. Таҗетдин Мангушев, Хөсәен Асаневич кул куйган.
Икенче факт — "Вечернее эхо "газетасында басылган репортаж (1906 ел, 7 март). Репортажның соңгы элешендә ике төрле аңларга урын калмаслык иттереп янау яңгырый: "һәм жандарм һәм жандарм булмаган җирле властьтан партиябезнең актив эшлеклесе булган Й. X. Акчуринны кулга алынуының сәбәпләрен аңлатуны көтәбез. Телеграф аша хәбәр алган партиянең үзәк комитеты Петербургта үзәк хакимияттән аңлатуны таләп итәчәк "
Өченче факт — Петербургтан, эчке эшләр министрлыгы каршындагы полиция департаментыннан Зубовский имзасы белән җибәрелгән телеграмма Телеграмма мәхбүсне азат итү мөмкинлеген күздән тотарга кирәк дигән киңәш бирелә
Күргәнебезчә, Й. Акчура ягында көчле терәк: сәүдәгәрләр һәм промышленниклар тора. Болар белән хакимият исәпләшергә мәҗбүр. Киң җәмгыять фикере дә үз ролен уйнагандыр. Й. Акчураның кулга алынуының икенче көнендә үк Фатих Әмирхан Ризван Алушига болай дип яза: "Бу көннәрдә Казан башыма тар булып тора. Юсеф Акчуринны арестовать иттеләр: хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр, бәлки үземне ушбу көннәрдә арестовать итәрләр "
“10 март.
Пычрак, томанлы бер бүлмә. Төтенле лампанын кадерле яктысы Авыр, тонык бер һава. Өстәл артындагылар борыннарын кәгазьләреннән аердылар, мәгънәсез, йокылы күзләрен хайвани бер ахмаклык илә безгә чөйделәр, ачуланган кебек иделәр. Пристав:
— Утырыгыз! — диде вә китте
Мин уянган вакыттан бирле хәятымны тәкрар хәтеремнән кичерәм, бөтен фикерләрем бер ноктага туплана: “Ни өчен кулга алындым9"
Бераздан озын буйлы, озын сары чәчле, поп кыяфәтле бер яшь кешене китерделәр. Таныштык. Исемнәребезне яздылар, әйберләребезне алдылар, төрмәгә озаттылар
Ярабби! Керүгә бәдрәф исе безне каршы ала. Вәхши хайван кебек хәвефләнеп, куркып баккан ике кеше күренә.
Ике аркадашым, миннән үрнәк алып, бүлмәне адымларга башладылар
Кыскача таныштык Бәхетсезлеккә юлыкканнарның хөрсезлек белән якалашканнарын аңладым. Берсе тәкрарлый:
— Аһ, исереклек, аракы.. Барысы аңардан..
Бүген артык пошаман иде Иңде берничә мәртәбә тәүбә итә. Ләкин барысы да файдасыз. Аркадаш! Син янә эчәчәксең, янә бу мәхбәс дигән чүплеккә атылачаксың!"
Әлеге кәефсезлек вакытлы булса кирәк. Чөнки Й. Акчура, мәгърифәтче буларак, кеше рухына, адәм аңына ышаныч, өмет баглаган кеше була. 1904-1905 елларда "Мөхәммәдия "мәдрәсәсендә укыган лекцияләрендә, ул мәсәлән, мондый фикерләр әйтә "Джон Стюарт Милль "Мантыйк гыйлеме "ндә җәмгыятьләрнең никадәр төрле, күпсанлы элементлардан төзелгән булганын, вакыйга-куренешләрнең никадәр куп вә каршылыклы сәбәпләр аркасында барлыкка килгәнен бик гүзәл курсәтә. Стюарт Милль кешеләр табигатеннән алынган кануннарны сәбәп итеп китеру юлы илә тоташтыруны киңәш итә Ягъни тарих кануннары рухи кануннар илә тәэмин ителергә тиеш, чөнки инсан аерым булсын, җәмгыять белән булсын, да имән инсан вә инсан табигатеннән дәлилләнгән кануннарны инсан җәмгыятьләренә дә яраштырырга мөмкин. "
“12 март.
Кичә эчендә чирканыч исләр белән тулы бүлмәдә мәхәббәт белән эретелгән ләтыйф вә нурлы җәмгыять төзелде. Гүя ләззәтле бер музыка илә тибрәнәсең Өстәл өстеңдә чәчелгән җимешләр, чәй чынаяклары мәгънәви зәвыкларны матди ләззәтләр белән котлый Бу рухани бәйрәм белмим ничә сәгать дәвам иткәндер, һәрхәлдә сәгатьләр минуттан кыска иде! Әтрафыбыз ямьсез мохит, пислек вә билгесезлек, әмма бу якты, пакь вә бәхетле хыял гадәттән тыш бер көч бирә.
Ләкин һәркемнең калебендә бәхетнең кыскалыгын хәбәр итүче бер тавыш бар: аерылачакбыз вә кем белә күпме вакытка... Шомлы минут килеп җитте, аерылыштык, көлешкән йөзләребез илә елаган калебләребезне күрдек. Минем дә калебсм елады, ләкин шатлык вә сәгадәт көенүдән артыграк иде. Очы күренмәгән бер лабиринтка сугылдым, ләкин мин аерылган галәмдә мине сөйгән — кабат әйтәм — мине сөйгән калебләр бар.
12 март.
Уяндым Туры почмаклы тимер рәшәткәле якын тәрәзәдән яктылык керә. Ялгызлык. Тынлык Үткән хөр заманны күрәсем килә.
Берничә көн элек бер музыка кичәсендә идек. Шуберт. Бетховеннын сәмави даһиларыннан туган моңнар залга сирпелгән. Мин тик “аны” күзәтәм
Ул рәшәткәгә таянган, мәрмәрдән Психея һәйкәлчеге кеби, хәрәкәтсез, кулы чигәсендә Мин бүлмәдә, диварга таянып, Бетховенның рухи куанычы белән тулган сонатасын тыңлыйм, бу һәйкәлчекнең очканын күрәм. Аһ, бу минутлар! Мәкерле, инсафсыз хакыйкать эчендә яшәү . Җәннәт, хыял минутлары! Мөмкин булырмы тагын бер сезнең белән кавышу9”
Монда суз бер рус кызы турында бара Й. Акчура аны Нихаль дип, төрек исеме белән атаган Дусты һәм фикердәше Әхмәт Фәриткә җибәргән хатында (1906елның 25 декабрендә) Й. Акчура болай дип язган:
“Хәзер дә Нихаль һәм мин, без еш күрешәбез Күптән түгел иҗтимагый бер урында беренче мәртәбә татар телеңдә бер пьеса уйналды Хәбәрнен тулылыгын “Мөхбир”дә укырсың Без гел бергә булабыз. Ул инде аз-маз татарча аңлый башлады
Танцалар барган вакытта Нихаль һәм мин киләчәк турында проектлар төзедек. Сәяхәтләр: һиндстан, Мисыр. Швейцария Ул педагогикага бирелгән Җиңел әйберләрне яратмый. Танналарга катнашмады. Без клубның (кичә шәһәрнең “Новый клуб” дип аталган шактый зур бинасында үткәрелде) зур залында түгел, ә кечкенә уңайлы залында утырдык; зур залның шау-шулы тормышыннан качып, пакъ вә тыныч минутлар кичереп ләззәтләндек Рождествонын беренче көне башланды. Мин анын янына барам. Үземә охшаган бик матур Гайсәне — бер немец рәссамынын фотография репродукциясе —
үзенә рождество бүләге итеп бирермен. Мин моны шушы көннәрдә Санкт- Петербургта сатып алган идем."
“Жомга көне. Шәһәр муниципалитет залында сәяси мәҗлес барды. Залга ике йөздән артык адәм җыелды Күбесе эшкуарлардан, кечкенә ялтыравыклы күзле, чәчсез баш артлары Мин килгән вакытта мәжлес ачылган иде. Рәис кайбер әһәмиятсез шәйләр аңлатты Бу күпкә сузылмады. Тынлык
— Бер шәй сөйләргә теләген юкмы9
Янә тынлык. Думага хәзерләнәләр. Һәркем башын ия; йөзләреннән ачык күренә: “Ни өчен безне газаплап монда китердегез? Ни сөйләрсез9 Эшебез бар, йокыбыз да туймады " Үкенүле шелтә Ләкин бу шелтә кемгә9
Рәис бераз сабырсызланып
— Тәкрар әйтәм. сүз теләгән юкмы9 — дип сорый.
Ниһаять, беренче рәттә утырган сәүдәгәрдән бер зат сүз алды Ялгаусыз, ниһаятьсез, бер газап. Болай сөйләшүгә караганда, сүзсез Дума артыграк күренә.
Мин мөнбәргә таба юнәлдем. Ни булачак? Белгәннәр өчен нигездә мәгълүм, белмәгәннәр өчен соңыннан да билгесез, һәммәсе өчен буш, файдасыз. Берничә шәй сөйләрмен кайберләре алкышлар, кайберләре күңелсезләнеп чырайларын сытачак Мин, бала кебек, бу алкышлардан мәмнүн калачакмын! Ул таушалган сәүдәгәрдән сон мөнбәрдә һәм ярсулы сөйлим' Соңыннан алкыш . Бәхәсләшү. Хаклы күренгән арзу. Тагы берничә нотык Янә бәхәс
Ул хыял минутлары!
Ишек гүя күнеле яратмаган вазифасында зарланып ачылды
— Чәй әзер, килегез
14 март.
Сәгать ике. Пычрак урамнардан бер казак белән полиция юлдашлыгында шәһәр хәбесханәсенә озатылачакбыз Өч-биш аркадаш озатырга килделәр Аларнын самими холыкларыннан ярсулы бер көенү илә аерылыр көн Калебемдә нәрсәдер купкан кебек булды. Әйләнеп карадым: дымлы күзләр мина багалар
Кичкән урамнарда төрле нәрсәләргә төбәп карыйм
Чирканыч бер капка, калын тимер рәшәткәләр, униформалар Йөзләрендә мәрхәмәтсез бер күңеллелек.
— Әйдә, кер!
Артыбыздан капка матәм тавышы белән ябылды Кечкенә идарә бүлмәсендә исемебезне сорадылар, буебызны, хәтта тешләребезне тикшерделәр Әйберләребез, өс-башыбыз тикшерелде Ниһаять, бер зинданчы дүрт йозаклы ишектән үткәреп, берничә яшь кеше белән тулган бер бүлмәгә кертте Тавышлар, кул кысышу.
Караңгырак бүлмә Кечкенә тәрәзәләрдән җитәрлек яктылык керми Кечкенә ишек, бик калын диварлар инсанда авыр хис тудыра, үзеңне бер тимер чынаяк эченә бикләнгән кебек тоясын Өч тарафта караватлар тезелгән, уртада, ачык калган мәйданчыкта ике тар өстәл куелган
Бүлмәдә миннән башка тагы адәмнәр бар Бишенче март кичәсендә шәфәкъ алдыннан кулга .тынганнар, күбесе дарелфәнүн студентлары, озын чәчле, кырыкларына җиткән бер шәһәр Мәэмүреннән гайре барысы яшь егерме-егерме биш яшьләрендә
16 март.
һәркем билгеләнгән вакытта бу кабердә жирләште Билгеләнгән вакыт Бәлки кайберләр өчен гомерлеккә Төгәлләнергә күп калмаган романны. "Помпеянын сон көннәрс"н укып бетерергә теләдем Циркнын караңгы зинданы Юнанлы Глокус вә христиан Олинтус анда арысланнарның ерткыч тырнаклары, ач тешләре белән ботарланган, берсе гөнаһсыз, хөкем астында торучыларга куәт бирә, икенчесе ниһаятьсез, илаһи бер иманны вәгазьләүче, мәхәббәт изгелеге иясе. Бу тар. караңгы, юеш бүлмә каршысында яктылык, меңнәрчә халыкның кайгысына сөенгән, шуклы хәят илә әсәрләнгән цирк Мәйданда канлы көрәшләр, жир кан белән пычранган Кан исе килә Халыкка,
бу ярсыган румалыларга кан күрү, кан исенә туену вәхши бер зәвыкъ, бер ләззәт, бертөрле җәннәт бирә, бакыралар, көләләр, әсәрләнәләр.
Христиан Олинтус... Бу бер куәт, шундый куәт ки, бөтен золымнар җәмгыятен, мәдәниятын тар-мар итәчәк. Христианлыктан кабынып киткән илаһи шәхеснен сәмави нәсихәтләреннән, артык бөтен галәмне каплаган гадәләтсезлектән, кешеләрнен бер кыйсеме әһәмиятсез алтын-көмешкә күмелгән, тырышсыз, идеялсыз, файдасыз хәятларын ин кабахәт бозыклык, ин канлы вәхшилекләр кичерү белән мәшгуль көн. ин бөек кыйсемнен өмедсез бер ачлык белән очрашуыннан туган...
Христианлыкның нид ачыл ары, рәсүлләр инсаният өчен үзләрен оныталар Олинтус өч-биш минуттан сон, һәр әгъзасынын кубарылып ботарланганын онытып, зиндандагы аркадашына христианлыкның ин саф иманын, мәхәббәт вә гафу итүне инандыру белән мәшгуль! Олинтус барлыкка килгән христианлыкта бер ялгызы түгел. Рума шәһәрләре циркларының һәммәсендә берничә Олинтус вәхши хайваннарның хиссез тырнак вә тешләре илә ботарланган килеш сәмави бер диннең нурлы сүзләре илә афәткә тарган рәфикъларын юаталар вә туры юлга кертәләр иде, — инде бу заман дөньяның бөек бер инкыйлабы башланды Инде әтрафымда мин күргән бу яшь рухларның максимумында Олинтустагы ялкынлы мәхәббәт вә иман бар. Күбесе инсаният бәхете өчен үзләрен оныталар, идеалларына бөтен гади ләззәтләнүләрен корбан итәләр Аларны бу зинданда бикләгәннән сон ерткыч хайваннарга түгел. Сибириянен мәрхәмәтсез суыкларына хәзерләгән хөкүмәт яңага каршылык күрсәтү вазифасын башкара.
Мин бу идеал корбаннарын хуплыйм; ләкин дөнья янә иске әйләнешендә дәвам итәчәк, кешеләр, бәхетсез кешеләр янә бәхетле булмаячак!.."
Камерадагы иптәшләре белән аралашу һәм инглиз язучысы Э. Бульвер- Литтонның мавыктыргыч романын уку И. Акчура күңелендә яңалык өчен көрәшүчеләр образын җанландыра. Телгә алынган роман персонажлары — инсафлы, батыр йөрәкле шәхесләр, алар фәхешлеккә баткан золым дөньясына каршы торалар Глокус һәм Олинтус — иман, бөек идеалларны таратучылар — үзләренең трагик язмышларын батырларча каршы алалар.
Й. Акчураның психологик торышы гаҗәеп: бер яктан, ул ярсулана, ә икенче яктан, аның эчке эмоциональ симфониясен тынычлану, киләчәккә ышану хисләре чолгап ала. Бу хәл тормыш тәҗрибәсеннән, Европа тәрбиясе киңлегеннән килә: Й Акчура Парижда Сәясәт фәннәре институтында һәм Сорбоннада Югары дәресләр институтында белем алган. Эмиль Бутми, Альбер Сорель. Теофиль Функ-Брентано. Анатоль Леруа-Болье, Дюркгейм, Леви-Брюль. Тардэ. Оман, Сеньобос Һ. 6 лекцияләрен тыңлаган. Шуңа күрә ул сәясәттә дә берьяклы, утилитар, ортодокс карашлардан мөмкин кадәр азат булырга тырышкан.
“19 март.
Ике лампа куе, җирәнгеч һаваны ерта алмыйча, сары бер яктылык илә җемелди. Башым авырта Ниндидер бер авырлык күз кабакларымны баса Газаплы йокыга талдым.
Кечкенә бер түшәктә җиде кеше ята. Ун тарафыма зәгыйфь, хәстә, шешенгән бер адәм, сул тарафыма озын сөрсегән чәчле бер математик туры килде Көчкә сыендым; шулкадәр бу авыр йокы мине талчыктырды Мин уянганда һава танымаслык бер хәлгә килде, сулаганда авыр ис белән зәһәрләнгән иде. Бәхетсезлек уртаклашкан аркадашларым гырылдыйлар
Тәрәзәгә якынлаштым, ике катлы тәрәзә җиллеген ачтым. Ух, суык бер хәят, хөр, чиста һава!
Сонрак кабат йокыга киттем. Иртән йокыдан торганда, аркадашлар бу көннең бөтен хезмәтләрен мина калдырганнарын хәбәр бирделәр. Кичә алар фикер алышып, тәгъбирләрендә бер "конституция'' тәртипкә салдылар: алфавит буенча һәр көн берәр нәүбәтче гомуми хезмәтне башкарып чыгачак
Бүлмәне жыеп, икмәкләрне кисеп, чәй хәзерләп вазифамны башладым
Бәхетсезлек вә сәгадәт кешеләрне җитезлек белән таныштыра. Ill ун тый сәгадәт бардыр ки, бер-берен гомердә бер мәртәбә дә күрмәгән ике адәм бер
анадан туган кебек, кочаклашып үбешәләр! Шундый бәхетсезлек заманнары да бардыр ки, бер-беренен канына сусаган ике дошман бер минутта мәнгегә дус булырлар! Өстебезгә төшкән бәхетсезлек безне бер кичәдә дуслаштырды.”
“Конституция "төшенчәсе Й. Акчурага бик таныш. Әле 1899елда ул сөргеннән качып. Тунис аркылы Франциягә килә. Парижда Садри Максуди белән дуслашып китә, яшь төрекләр даирәсе белән элемтәне торгыза, аларның башлыклары Әхмәт Риза. Габдулла Жәудәт, Сабахетдин белән таныш була. Яшь төрекләрнең төп максаты — 1876 елгы конституцияне яңарту иде. Алар карашынча, конституция һәркемгә, аның этник яки дини аерымлыгына карамастан, тигез хокуклар, азатлыкны гарантияләргә һәм бер дәүләт эчендәге төрле миллиятләрнең союзын барлыкка китерергә тиеш. Үзенең бу юнәлештәге фикерләрен Й. Акчура 1904 елның мартын да язылган “Өчтарз- и сәясәт " исемле әсәрендә үстерә.
“20 март.
"Конституция’’без уртаклык мәгънәсендә аңлашылган иде: "коммуна”, кием вә ятактан гайре, шәхси милек танымый, өлеш, ашау әйберләре вә башкасы, һәммәсе уртак. Егерме дүрт сәгать берничә санлы кыйсемгә бүленгән вә һәр кыйсем билгеләнгән бер эшкә чикләнгән: иртән сәгать сигездә торабыз, өйләгә кадәр чәй эчелеп беткән була. Соңыннан өйлә ашына кадәр һәркем уку-язу белән шөгыльләнә. Барысы жентекле тәртипкә салынган, катгый бер программага нигезләнгән, һәр көн бер аркадаш нәүбәт алып, канун нигезе "н саклап, “коммуна”нын хезмәтен үтәргә таеш. Канун нигезенен гадел хәл ителүе зарур булса яхуд башка мөһим бер мәсьәлә килеп чыкса, "коммуна ул көнге нәүбәтченең тәхет рәислегендә бергәләп фикер алышып, күпчелек тавышы белән карар бирә.
Билгеле, бу уен, бала уены, ләкин кеше рухы карышуы өчен гыйбрәтле бер уен. Кечкенә коммуна күпмегә яшәячәк?
22 март.
Кичке сәгать тугыз. Бүлмәдәге өстәл тирәсенә тезелеп, тавышсыз укыйбыз. Берничә вакыттан сон ишек ачыла: кулга алынуыбызның сәбәпләрен белдерү өчен чакыралар.
Чиратым килде. Мин дә киттем. Лаванда исе белән туган бер кечкенә бүлмәгә керттеләр. Озын буйлы бер жандарм ротмистры нәзакәт белән утыруымны әмер итте. Укырга сорау алу кәгазен сузды. Мин бу кешене карал чыктым: ефәк кебек йомшак чәчләр, алтын пенсне артыннан сыекча күзләре ялтырый, йомшак таза яңаклар; сәнгатьчә бөдрәләнгән сары мыек; рәтле кечкенә борын; пөхтә, жете кызыл авыз, ак тешләр. Киеме пайтәхет тегүчеләренең кием тегү мастерскоеннан чыгып, бу көн сахибына килешеп тора, гүзәл вә яна. Өстәл өстендә яткан куллары, бөек бер игътибар белән чистартылган тырнаклары, һичбер боеручы кырыслык күрсәтмичә, ягымлы дәшә.
Ялтыравыклы танца залларында декольте ханым-кызлар белән кул-кулга көязләнеп йөрү яхуд йомшак, кечкенә, ярым караңгы бер будуарның мендәрләрендә җәдитчә киенгән гүзәл бер хатын белән тез-тезгә утырып, шагыйранә әңгәмә кору өчен яратылган бу гүзәл яшь, шанлы офицер бөтен Казан шәкертләрен куркыткан, энергияле, бик эшчән, аусыз вә турылыклы господин Протснский иде!
Мин гавамият иштиракия (с. д.) партиясенә катнашучы булуда вә ул партаянсн фикерләрен татарлар арасында таратуда гаепләндем' Бу асылсыз, мәгънәсез гаеп ителүемнең ялгышлыгын сөйләдем. Язуымны таләп итте Русча белмәгәнемә күрә, үзенең язуын үтендем Кабул итте Күзләренең ялтыравы артты, ачусыз йөзенә гасаби бер төс керде Йомшак куллары хәрәкәтләнде: кәгазь битенә хәрефләр, кәлимәләр куна башлады.
Минем жавабым бетте Ул да дәшми утырды Кайбер шәйләр турында сорадым Кызыгып жавап бирде Бүлмәдән чыгуыма, аякка басып сәламемне кайтарды.
24 март.
Калебем өзлексез тетри вэ бу мина бер ләззәт бирә!
Менә таң атты. Ачык, ләкин тимер рәшәткәле тәрәзәдән гүзәл бер илнең язы, яз таны керә. Күгәрченнәр очышалар. Офык бик чикләнгән Каршыда югары дивар, мунча
Моңлы чаң тавышлары ишетелде. Мин күпме вакыт хөр идем? Күпме вакыт, бер минутка булсын, хөрриятемә көйләнә белдем? Ни өчен куәтле бер кул бугазымны кыса? Ул тимер кулның мәрхәмәтсез көчен иң кайгылы заманнарымда тоям.
25 март.
Куәтле бер яктылык белән тавышлы бер музыка йокымны ачты. Нинди гүзәл көн! Болыннар яшелләнәчәк, агачлар яфракланачак, чәчәкләр ачылачак. Без боларны күрүдән мәхрүм.
Бу көннең гүзәл бер гадәте бар: тотылган, хәбес ителгән кошлар, залим кошчыларынын читлекләреннән алынып, сөеклеләренә кавышырга очарлар. Ул заман бу кошчыкларның йөрәкләре сөенеч белән никадәр сулкылдар!
27 март.
Ике аркадаш озатылачак дигән хәбәр ишетелде. Китүчеләрдән берсе яшь бер юрист, икенчесе һәнүз сәясәт давылының хәрәкәтенә кушылган, талантлы хыялпәрвәр бер егет иде. Сигез-ун көнлек танышлыгым дәвамында юристның рухын, идеалын, пакь хыялын күрдем.
Кичен китүчеләр шәрәфенә концерт биреләчәк иде. һәр икесе алтынчы камераның ин яхшы музыкачылары иде Юрист Ике каһарман дуэтын көр, аһәңле бас илә башкарды. Бөтен камера бу яшьләр күз яшьләрен түгеп, тын гына тыңлады. Князь Игорь ханга шагыйрәнә үзенчәлек белән җавап бирә, егетнең тавышы сәмави бер ләззәт илә күтәрелә, оча, жәелә, ул да князь Игорь кебек ватандашларына хөррият яулауны намуслы бер әсирлектән өстен күрә иде.
Бу авыр, җитди дуэттан сон аркадаш кискен вә көлемсерәүче сатираны, үч алу өчен төзелгән хорны осталык илә, илһамланып идарә итте. Бу музыка бөтен камераны берничә вакыт хакыйкатьтән ераклаштырды. Шаркылдап көлү тавышлары яңгырады: Куропаткин, Стессельләр, белмим кемнәр, тиешле жәзасын яхшы гына ала иде.
Бөтен мәхбәс китәчәкләрне озатырга җыенды. Бүлмәдә киеренке, тәэсирне көчәйткән тавышлы дулкынлану бар. Зинданчының кисәтүләренә һичкем колак салмый. Ниһаять, аерылачак вакыт килде. Аһ, бу тетрәткеч минутлар! Әүвәл юрист аркадашы доктор илә кочаклашып, самими үбеште. Алар тавышсыз елады, күзләреннән эре-эре яшь тамчылары акты. Соңыннан һәммәбез кочаклаштык, үбештек, елаштык. Бу арада авыр, тирән тавыш белән Вечная память” җырланды.- Аерылышуның ахырында көчле тавышлар “Марсельеза”ны башлады, бүлмәне яңгыратты. "Якында күрешербез...” — дигән өмидле елмаеп, ишек төбендә җыелган мәхбүсләр, тавышларын көчәйтеп, тынычландырып вә юатып кычкыралар иде:
Отречемся от старого мира, Отряхнем его прах с наших ног
30 март.
Гомумән бер язгы гасаби төн. Белмим нинди юллар белән бөтен төрмәгә гомуми гафу итү хәбәре таралды. Кичен, сәгать унны сукканда назирларда, мәэмүрләрдә хәрәкәт: генерал-губернатор киләчәк. Димәк, асылда генерал- губернатор азат итәчәк.
Тәшвишләнеп көтеп тору, һичкем тынлыкны сакламый, һичкем күнегелгән йомышы белән шөгыльләнми, сабырсызлык, гасаби, гайре табигый күренеш, сөйләшүләр, аһәңсез җырлар, хәрәкәт вә гөрелте
Докторның тавышы:
— Азат итү башланды Страхатоновны чакырдылар
Бөтен камеранын йөрәге тибә Берничә минут үткәч. янә гөрелте, янә аһәнсез җырлар, сүзләр
Ишек авыр, авыр ачыла. Зинданчы дәрт белән кычкыра
— Смирнов! Хәзерләнегез, азат ителәсез
Аркадаш саубуллашуны онытыбрак, бер минут эчеңдә әйберләрен җыеп, камера ишегеннән атыла. Димәк, чын Азат итәләр. Мине дәме? Ләкин һәрвакыт пессимизмга бирелүче мием инанмый Шунын белән бергә йөрәгем тибрәнә, башымнан кан кача, тезләрем куәтсезләнә Карлыккан тавыш белән сорыйм:
— Гафу, гомумиме9
— Юк Белмим.
Өмидсезлек, газаплы уй- инсаннар инсаннарны иза итү юлын ничек яхшы беләләр, монын өчен ниләр генә иҗат итмиләр' Берникадәр онытылган хөррият берничә минутка күренде, ышандырды, соңыннан очты, юк булды, янә тоткынлыкта калган рухларны җәһәннәм газапларына дучар итте Ләкин азат итү дәвам итә: менә Алексеев, менә Гассар — бәхетсез йомшак калеб, ул чынлап та яшь, даимән гаиләсе өчен кайгыра Менә, ниһаять, әлфикер Зеленский. ”
Сергей Николаевич Гассар Крестовников районында социал-демократлар партиясен оештыручы һәм актив эшлеклесе иде. 4 мартта аның йортында тентү ясыйлар һәм үзен кулга алалар. Тентү вакытында тыелган берничә брошюра һәм прокламация тапканнар Алай да җитәрлек компромат таба алмыйлар, шуңа күрә артык озак тотмыйча, төрмәдән чыгаралар
Кызганычка каршы, аның турында Й Акчура тәфсилләп язмаган яки язып та. цензура үткәрмәгәндер Сыйнфый көрәш теориясе буенча, Акчура белән Гассар ике капма-каршы полюста торалар кебек Араларында мосахәбәләр булган булса да, Гассар, уйлавыбызча, артык сүз ычкындырмаган булса кирәк, чөнки камерада провокатор булу ихтималын да истә тоткандыр
“I апрель.
Жомга намазларын мәхбәс иманы белән кылырга рөхсәт бирделәр Гыйбадәтебездән сон имам әфәнде мине юатырга тотынды
— Аянычка каршы, бөек затлар хәбәс булганнар: хәзрәт Йосыф, имам Әгъзам. .
Минем бу юатуга җаным чыкрана: мин баламыни9 Сүзен бүлдем.
— һич әһәмияте юк.
Ул көннән бирле өч атна үтте, дәвам иткән әсирлектән туган газаплануга әүвәлге көнге яз газабы да кушылып, һәммәбезнен түземлеген какшатты.
Бу кыска газап бөтен табынган данны изәргә, инсанны нәфисенә гайре вөҗүд алдында тез чүктерергә сәләтле булыр!
Янә җомга иде Имамнын вәгазен әһәмият илә тыңладым Бу минем өчен бик югары! Кечкенә, бик кечкенә тырышлыгым. Кешелек дөньясынын ин бөек инкыйлабларыннан хәрәкәт итүче берсенә юнәлдерелгән изге сүзләр белән юатылудан, бу илаһи сүзләрне тыңлаудан мин бер инсафлы сәмави зәвык казандым.
Ишек ачылды Ихтыярлы мәхбәс хезмәтчесе кулында гүзәл чәчәкләр бәйләмен күрсәтте
— Акчуринга!
Сөмбел, миләүшә, энҗе чәчәге Нинди нәфислек, нинди ис'
Ашыгып сорадым:
— Кемнән9
— Бер ханым-кыз китерде Исемен әйтмәде
Зинданны бер нур тутырды Инде бөтен җиһан сәмави, саф букеттан гыйбарәт Бәйләм яшел яфраклар арасында яшь. ак. хуш исле чәчәкләр илә бер матур яз иртәсендә яшел бакчага чыккан бер яшь кызны — аны' — күз алдыма китерә
Золымнан, һәрнәрсәдән өстен булган нур'
2 апрель.
Нурлы якшәмбе рәшәле киләчәгебездә парлак бер өмид ноктасы иде Җитештек, сүнде.
Аһ. нинди хыянәтче бер мыскыллау! Бөтен Русия шатланган вә котылу илә сөендереп тәбрик иткән бу көнне хөкүмәт мәхбүсләрдән берсен Якутскида биш елга тереклек итәргә хөкем ителгәнен хәбәр итте. Якутск... Сибириянен мәнге карлар илә кәфенләнгән бу каберлек, әче суык дөнья Анда сөрелү һәлак итүгә хөкем ителү димәк.
8 апрель.
Без төрмәдә. Ләкин һәркем дә мәхбүс түгелме? Зинданчыларга карыйм: һәр көн тулысынча эш. Безгә бу урын, бу хәят, әлбәттә, вакытлыча. Ләкин алар мәңгелек моңа хөкем ителгән' Без кичләрен пәрвайсыз, ял итәбез, алар һәр унбиш минутта сәгатьләрен карарга, йокламауларын исбат итәргә мәҗбүр.
Алар гынамы мәхбүс9 Хәер! Менә бер эшче, менә бер мәэмүр, менә сәүдәгәр, сәнгатькяр — һәммәсе: бае, жаһиле, галиме бу дөньяда билгеләнгән, чикле. Шуңа күрә богауланган вә әсир тормыш альт барырга хөкем ителгән. Хөррият! Коры бер сүз, татлы бер хыял"
Ни булган ? Зиндан аркасында гына туганмы бу фәлсәфи фикерләр ? Аларны чынга алсак. Й. Акчура бөтен киләчәген өметсезлек төтененә төргән була түгелме? Белгәнебезчә, төрмәдән чыккач. Акчура кул кушырып ятмаган, эшчәнлеген дәвам иткән. Алайса, ул фикерләр очраклы рәвештә генә әйтелгән булганмы? Минемчә. Й Акчура заманның, Россия тарихының трагик язмышы дәвамлылыгын. мондый хәлләрнең озакка сузылачагын тоемлый Ахирәттә, җиһанда исә яз. чәчәкле, иҗат итүче яз. Дөньяда — мәхәббәт, самими дуслык, өметләнү, күз яшьләре, җыр. китап . Бу чын бәхет, ләззәтләнү, сөенү. Ләкин, диалектик фикерләүче буларак Й. Акчура хәрәкәтнең, үсешнең каршылыклы булуын аңлый башлый, француз позитивистлары карашларыннан арына бара. Ә нигә соң төрле караштагы кешеләр, уртак бәхетсезлеккә таргач — дуслашалар, “коммуна “төзиләр, "конституция ~ кануннары буенча яшиләр ? Нигә алар башка вакытта, башларына тай типкәндәй, низаглашалар. Россиянең киң җирләрендә яшәп, ник татулаша алмыйлар ? Андый сорауларга дөньяның кайбер даһиләре җавап биргәннәр Мәсәлән, Лев Толстой үзенең “Сугыш һәм солых ” исемле романында Сәбәп шул ук. Й Акчура әйткән уртак бәхетсезлек. Башкача әйткәндә, дөньяның “экологик система “сы җимерелүеннән курку Чөнки экология — гомуми тормыш, гомуми язмыш. Толстой сүзләре белән әйткәндә, “роевая жизнь человечества" ул Менә шул уртак фикер кешеләр аңына сеңсә, дөнья исән-имин яшәячәк.
9 апрель.
Көннең кичкә авышкан вакыты инсанга даимән тәэсир итә. Гомеребезнен бер көне югала, анын кире кайтуына ышану мөмкин түгел. Билгесез дулкынлану белән кайгыга тешәсен. Кичерелгән хәятнын монда катнашуы да әһәмиятле Бушлык, тавышсызлык; һичбер өндәүче хәят юк; бөтен манзара кайгыга баткан вә мәрхәмәтсез!
15 апрель.
Кичә вилаять сайлаулары иде Уникесендә Алкинның вә ике мөселманның сайлавы буласы хәбәре бу йозаклы ишекләрдән, калын диварлардан үтеп безгә ирешә алды, ләкин һәнүз әлегә нәтиҗәләрен белмибез
Инде ишеттек: сайландылар. Шул андагы вакыйгага анализ итә алуыма вә аңлата беләчәгемә инанам. Сөенәмме? Шөбһәсез. Хәлбуки кичә Алкин сайланды. Вә бу алмашынуга бәлки минем дә кечкенә генә хезмәтем тигәндер."
Сәетгәрәй мирза Шәһиәхмәт улы Алкин Акчураның көрәштәше, фикердәше. Анын турында "Вакыт" гәзите болай дип язган:
“Сәламәт вөҗүдле, гүзәл кыяфәтле, нәзек табигатьле, гүзәл әхлаклы, гаять рухлы бер адәм. Казанда туды вә Казанның 3 нче гимназиясендә укыды. Казан
ТОТКЫНЛЫКТА.175 университетында юридик факультетта укыды. Гимназиядә укыган вакытта мәрхүм Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсенә йөреп, мөселманча дәрес алды. Казанда судебный должностька кандидат булып торды Соңыннан, 1896 нчы елда Казан Судебная палатасы округында мәшһүр присяжный поверенный Орловның вафатыннан соң. үзе присяжный поверенный булды. Ләкин ул вакытларда мөселманнарга, гәрчә тәртибе белән хокук дәресләрен укып диплом алсалар да, турыдан-туры присяжный поверенный булырга низам юклыгыннан, министрдан махсус рөхсәт алырга лазим иде Алкинга да шулай рөхсәт ителде... Сәетгәрәй мирза Казан шәһәрендә шәһәр думасында өченче мәртәбә гласный булып тора, шәһәрнең мәктәпләр комиссиясендә әгъза. Казанның татар дарелмөгаллимин мәктәбендә попечитель 1905 нче елда ноябрьдә Казанда “Казан мөхбире "исемендә татар телендә гүзәл бер газета чыгарыла башлады “Русия мөселманнары иттифакы "әгъзасы. Шуның белән бергә Казанда мөселманнар арасында сәяси фикер таралуына вә к. — демократ программасының җәелүенә күп хезмәт итте. 1906 нчы елда Петербергтагы гомуми Русия мөселманнары җәмгыятендә булып, фикер вә каләм белән хезмәт күрсәтте. Министр Дурновога. граф Виттега керүчеләр вә иң башлап сөйләтүчеләрнең беренчесе шул Сәетгәрәй мирза Алкин иде Бу мирзаның Мамадыш өязендә үз милке булган туфрагы бар Аграрный һәм национальный мәсьәләләрдә фикере тәмам хөррият яклы булып, крестьяннарга җирле һич тәүкыйфсез тиешле урыннардан, хәтта җәберләп булса да алып бирү тарафында “(Вакыт. — 1906. — 23 апрель)
16 апрель.
Бүген вилаять сайлауларының нәтижәләре тәмам беленде өч мөселман, биш кадет; иртәгә шәһәр сайлаулары, анда да ничек кенә булмасын, йә мөселман, йә кадет.
Казан вилаяте мөселманнарын мактап сөйләргә булсын, хакларын яклый белделәр
Бүген сайлаулар беткән өчен һәркем минем чыгарылачагымны көтеп тора иде
— Хәзерләнегез.
Мин ашыкмадым, чынаягымдагы чәйне бетердем, аркадашлар белән саубуллаштым. Ул өч йозаклы авыр ишектән, ниһаять, чыгардылар
Матур язнын ягымлы, якты бер көне Таш түшәлгән урамда ак, нәфис киемнәр илә, зонтиклар илә ханымнар, ханым-кызлар. Инде мина һәрнәрсә, бөтен Казан гүзәл вә көлемсерәүче кебек күренә Бүлмәмә дуслар тулды Тәбрикләр, чәй, сөенеч Ахшамда депутатлар шәрәфенә кунак итү Мине дә чакырдылар Нотыклар, тәбрикләр, тостлар. Анда мина да хитаб булды, гүя бу көнге кадет мөселман жинүснә минем дә тырышлыгым өстенлек алды
Й Акчура хатирәләре аерым парча булып күренсә дә. чынлыкта алар катлаулы тарихи бер дәвер панорамасын фактлар һәм үзенчәлекле аһәң, төсмерләү, настроение белән тулыландырырга ярдәм итә. Әлегә кадәр безнең тикшеренүчеләребез күбесенчә фактларны ойрәнде Кем әйтмешли, “факты - вещь упрямая " Ләкин, минем фикеремчә, алгы планда шәхес торырга тиеш Аның уй-фикерләрен, кичерешләрен сөенүләрен, көенүләрен тоймыйча, без тарихны аңламаячакбыз Ә коры саннар, даталар, схемалар — болар гына бик аз!
Тагын бер мәсьәлә. Гомеренең күп өлешен II Акчура Төркиядә уздырган, анда хезмәт иткән Бу аның татарлыгына тискәре йогынты ясамаганмы9 Без моны тарихчыларга калдырабыз һәрхәлдә. Россия халыклары язмышында текә борылыш ясаган революция чорында Йосыф Акчура ил белән бергә булды Менә шул барысын да аңлата дип уйлыйм