Логотип Казан Утлары
Публицистика

җтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТАТАРСТАН
ДЕЛЕГАЦИЯСЕ -
КАЗАКЪ СТАНДА
Ю июньдә
Президент Н
Назарбасв- нын
чакыруы буенча Казакъстанга килгән
Татарстан делегациясе әлеге тугандаш
республиканың яна башкаласы Астананы
расми тәкъдир итүдә катнашты Җөмһү-
риятебез Илбашы М. Шаймиев, Татарстан
Республикасы халкы исеменнән чыгыш ясап,
казакьстанлыларны тарихи вакыйга — яна
башкала барлыкка килү белән тәбрик итте.
Президент Н Назарбаев тантанага
килгән күп кенә дәүләтләрнсн җитәкчеләрен
“Астана” медале белән бүләкләде Алар
арасында ТР Президенты М Шаймиев тә бар
— ул Татарстан һәм Казакъстан халыклары
арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш
керткәне өчен бүләкләнде
ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ТЕАТР
ФЕСТИВАЛЕ
27 май — 3 июнь көннәрендә Казанда
төрки халыкларның "Нәүрүз" театр
фестивале булып үтте Анын барышында
барлыгы 19 спектакль күрсәтелде
Г Камал исемендәге театрның баш
режиссеры М Сәлимжанов ТЮРКСОЙ Тран-
при"сна (5 мен доллар) лаек булды Анкара
Төрек драма театрына Татарстан Театр
әһелләре берлеге призы бирелде
Фестиваль лауреатлары арасында
Хакас драма театры. Тына музыкаль драма
театры, Уфанын “Нур" Татар Дәүләт драма
театры. М Гафури исемендәге Башкорт
академия театры. Әзәрбайжлн Дәүләт
яшьләр театры. Балкар Дәүләт драма
театры. Казакъ Дәүләт академия балалар
һәм яшьләр театры һ.б коллективлар бар
ХАЛЫКАРА КОНГРЕСС
16 — 20 июнь көннәрендә Казанда
“Газ, нефть промышленносте, энергетика һәм
элемтә өчен яна югары технологияләр'
Халыкара конгрессы эшләде Конгресста
катнашучылар яна технологияләр турында 50
дән артык доклад тыңладылар, “Таттаз-
пром", “Оргсинтез" кебек предприятиеләрдә
булдылар, “Казан ярминкәсе " үзәгендә
оештырылган "Татарстан Конверсия Про-
мышленность технологияләре Бизнес-газ,
нефть" дигән күргәзмә белән таныштылар,
соңыннан Казаннын истәлекле урыннарын.
Сабантуй бәйрәмен карадылар
Конрссс эшендә Татарстан Республи-
касы Президенты М Шаймиев. Халыкара һәм
Россия технологик фәннәр академиясе
президенты В Алфеев, Россия "Газпром"
акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Р
Вяхирев, РФ экс-премьеры В. Черномырдин
һәм чит илләрдән килгән күп санлы
делегация вәкилләре катнашты
Ф МӨХӘММӘТШИН - ФЕДЕРАЦИЯ СОВЕТЫ
ӘГЪЗАСЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин 10 июньдә
беренче тапкыр шушы дәрәҗәдә Россия
Федераль җыелышының Югары палатасы —
Федерация Советы утырышында катнашты
Федерация Советы анын вәкаләтләрен
тулысынча таныды һәм раслады
ЯҢА ҖИТӘКЧЕЛӘР БИЛГЕЛӘНДЕ
Татарстан Республикасы
Президентының 1998 ел, 28 май Указы
нигезендә, ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе итеп моңарчы Мамадыш районы
хакимияте башлыгы булып эшләгән 45
яшьлек Экзам Самат улы Гобәйдуллин
билгеләнде Ул — авыл хуҗалыгы фәннәре
докторы
11 июньдә Татарстан Эчке эшләр
министрлыгына яна җитәкче — Федераль сак
хезмәте полковнигы, элек Татарстан
Президенты Аппаратында Иминлек хезмәте
җитәкчесе булып эшләгән 37 яшьлек Әсгат
Әхмәт улы Сафаров билгеләнде
ПЕН-ҮЗӘК УТЫРЫШЫНДА
Татарстан Язучылары ПЕН-үэәгенен
29 майда уздырылган утырышында оешмага
яна әгъзалар кабул ителде Алар — шагыйрь-
ләр Зөлфәт. Газинур Морат. Нур Әхмәдиен,
юрист һәм публицист, Татарстанның халык
депутаты Рәшит Вәгыйзов Әлеге утырышта
Казан урамнарына Садри Максу ди, Гаяз
Исхакый, Михаил Худяков. Лев Гумилев
исемнәрен бирү турында башкала хакимия-
тенә мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул
ителде
ПЕН-үзәк бер еллык эшкә йомгак
ясады, киләчәккә үзенен төп максатларын
билгеләде. Шулар арасында язучыларнын
һельсинкида уздырылачак Бөтендөнья
конгрессында катнашу һәм татар әдәбияты
үрнәкләрен инглиз телендә нәшер итү аерым
мәсьәлә булып тора
ТЫН ОКЕАН КАҺАРМАНЫ ЮБИЛЕЕ
Татарстан Республикасының Санкт-
Петербург каласындагы һәм Ленинград
өлкәсендәге даими вәкиле Ш Әхмәтшин 60
нчы елларнын ин шөһрәтле татары — атаклы
диңгезче Әсгат Җиһаншинны кабул итте.
Үзенен өч хезмәттәше белән берлектә, 49
тәүлек дәвамында Тын океанда яшәү өчен
көрәшкән каһарман милләттәшебезгә шушы
елның 13 июнендә 60 яшь тулды. Ш
Әхмәтшин аңа. юбилее уңаеннан ихластан
тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырды.
ТАТАРСТАН МАТБУГАТЫНЫҢ МИЛЛИ
БӘЙРӘМЕ
19 майда. Җөмһүриятебездә
беренче тапкыр буларак. Татарстан
матбугатының милли бәйрәме билгеләп
үтелде Шул ук көнне “Бәллүр каләм-97”
исемендәге республика журналистлары
конкурсына да йомгак ясалды. Җиңүчеләргә
бүләкләр Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында тапшырылды
Журналистлар арасыннан “Мисс “Бәллүр
каләм-97” исеменә Татарстан Журналистлар
берлеге идарәсе рәисе Римма Ратникова, ә
“Мистер “Бәллүр каләм-97” исеменә
тележурналист Ирек Мортазин лаек
булдылар
Газеталар бәйгесендә беренче
бүләкне иң зур тиражлы “Татарстан яшьләре”
яулады.
ЯШЬ ИҖАТЧЫЛАР ФЕСТИВАЛЕ
20 майда Татарстан Язучылар
берлегенең Г Тукай исемендәге клубында
яшь иҗатчыларның шәһәр фестивале булып
үтте. Аны “Сабантуй” газетасы, “Ялкын”
журналы һәм Казан шәһәренең Балалар һәм
яшьләр белән эшләү комитеты оештырган
иде. Фестивальдә “Алтын каләм" республика
конкурсының III турына йомгак ясалды,
жинүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшы-
рылды Бәйрәмдә әдипләребездән Ш Галиев.
И Юзссв, Р Хафизова, Ф Яхин катнашты
8-10 июнь көннәрендә Казанда
Татарстанда яшәүче төрле милләт
балаларының сәнгать фестивале гөрләп
узды. Татарстан Мәдәният һәм Мәгариф
министрлыклары оештырган әлеге бәйрәмдә
яшь язучылар, рәссамнәр, музыкантлар һ.б.
үз осталыкларын күрсәттеләр Балалар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары, шагыйрь Р.Харисов, Мәгариф
һәм Мәдәният министрлары Ф Харисов һәм
М Таишев белән очраштылар
ХАТЫН-КЫЗЛ АРЫБЫЗНЫҢ
ГЫЙЛЬМИ УҢЫШЛАРЫ
Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре,
сәнгать фәннәре кандидаты Гүзәл Вәлиева-
Сөләйманова Мәскәүдәге Дәүләт сәнгать
белеме институтында “Татарстанның бизәү
сәнгате: милли традииияләрнен чыганагы,
хәзерге замандагы үсеше” дигән темага
докторлык диссертациясе яклады Әлегә ул,
Татарстанда гына түгел, Идел-Урал респуб-
ликалары арасында да сәнгать фәннәре
докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешкән
бердәнбер хатын-кыз.
Казан дәүләт педагогия универшпеты
укытучысы — “Казан утлары" журналының
даими авторы Ләйлә Әхмәдиева-Минһаҗева
Казакъстанда яшәүче аксакал язучыбыз —
Татарстан Республикасының Г Тукай исе-
мендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим
Салаховнын иҗатына кагылышлы кандидат-
лык диссертациясен яклады Чыгыш ясаучы-
лардан академик Т Галиуллин, Татарстан
Язучылар оешмасы җитәкчесе Р Мөхәммә-
диев, “Казан утлары' журналының бүлек
мөдире М Вәлиев һ.б Ләйлә ханымның ижади
эзләнүләренә югары бәя бирделәр
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Президенты
Указы нигезендә, музыка сәнгате өлкәсен-
дәге уңышлары өчен, “Ля Примавера" Казан
камера оркестрының сәнгать җитәкчесе, баш
дирижер Рөстәм Юныс улы Абязовка “Татар-
стан Республикасының халык артисты” дигән
мактаулы исем бирелде.