ТЕЛНЕ КАЛӘМ САКЛЫЙ
“Сүз онытыла, язмак онытылмый”, — ди халык. Радиодан ишеткән сүзләр, никадәр генә тәэсирле булсалар да, вакытлар үтү белән, истән чыга, онытыла баралар Ә “ташка баскан” югалмый, газета төпләмәләрен алып, теләгән хәтле файдаланырга була. Алар барысы да халкыбызнын язма истәлекләре. Язучыларыбыз да, галимнәребез дә, гади эшчеләр, жир кешеләре дә газетага язып, каләмнәрен чарлыйлар, гүяки сүз сәнгате ярышы бара.
Газета — сүз сәнгате ярышлары бара торган урын гына түгел. “Газета — көрәш байрагы” дип яза иделәр элек. “Тел кылычтан үткен, каләм телдән дә үткен” дигән халык әйтеме дә шул турыдадыр Ленин бабай әйтмешли, агитатор гына түгел әле ул газета, ә эшне оештыручы да. Сонгы вакытта газетаның бу функциясе кимеде Язып чыккан проблемаларны исәпкә алып, чара күреп, эшне оештырып бетермәле генә түгел, ахрысы. Ни генә язмыйлар хәзер газеталарга... Ышанырга да, ышанмаска да белмичә йөрерсең
Тик шунысы бәхәссез: газета бүгенге көн өчен кирәк булган мәсьәләләрне яктырта. Ул көн артыннан өлгереп барырга тиеш. “Тимерне вакытында сугарга, сүзне вакытында әйтергә кирәк". Газетаның үз сүзләре белән әйткәндә, ул “кызу темплар белән” чыгарыла.
Тагын шунысы бар: "көн кадагына сугып”, “кызу” әйтелгән ул фикерләрне укучы бик тиз итеп укый да белергә тиеш Югыйсә, ул баш әйләндергеч тизлектә үзгәрә барган вакыйгаларны белмичә калачак, көндәлек хәлләрдән хәбәрдар булмаячак, кемнең нинди карашта торганын белмәячәк, "политик сукыр” калачак.. Хәзер бит татар газеталары гына да әллә ничә исемдә. Әле, җитмәгәненә, латин хәрефләренә күчәргә кирәк, дип язалар. Алфавитны алмаштырсак, ниләр генә укырга өлгерә алырбыз икән9
Газетада язганнарны, күп вакыт түкмичә генә “эчеп” барыр өчен анын теле нинди булырга тиеш9 Әлбәттә, газета жинсл, халыкнын барлык катламнары өчен дә тиз аңлашыла торган йөгерек тел белән язылырга тиеш. Аңлашылмый торган сүзләр, атамалар катнашкан язмалар, эчтәлекләре бик тирән булуга да карамастан, укучыга барып житә алмыйлар. Хәзер газеталарыбызда рус-свропа алынмалары да саклана, аларнын кайберләрен гарәп-фарсы сүзләре белән алыштыру уены белән дә мавыгып киттеләр: “Нур өстенә нур дигәндәй, бертуган Кашаповлар ширкәтеннән Наилә Вилданова вакыфка үзләрендә эшләнгән дивар сәгате бүләк итте” (“Мәдәни җомга". № 10,1996) Шартнамә тугыз маддәдән тора һәм анда Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе вәкаләтендәге һәм бергәләп башкарыла торган эшләр теркәлгән ( "Сөембикә ", 1994. №3,3 бит)
Халыкнын барлык катламнарына да анлашыла торган сүзләрне мәгънәсен аңлап җиткермәгән сүзләр белән алыштыру язманы укучыдан "ераклаштыра”, ап-ачык фикерне дә томанга төрә. “Алар мәхкәмә карарына буйсынмыйча, мәрасим үткәрделәр” дигән җөмләне генә алыйк. Кем карарына буйсынмаганнар? “Мәрасим" нәрсә ул? Берәр ярышмы, күңел ачу кичәсеме, кеше үлгәч искә алу мәҗлесеме9 Кайбер газеталарны укыганда, берәр сүзнен мәгънәсен аялыйм дисәң, сораулар арты
сораулар туып кына тора. Ярый ла, җәя эчендә андый сүзләрнен аңлатмасын биреп барсалар "Франциянең Югары мәхкәмәсе (суды), мөселман кызларының мәктәпкә башларына яулык бөркәнеп йөрүләре тыелмаска тиеш, дигән карар чыгарган иде инде. Ләкин Рошель Бой төбәгендәге укытучылар, мәхкәмә карарына буйсынмыйча, мәрасим (демонстрация) үткәрделәр” ("Нур", 3декабрь. 1996).
Газеталарда калькалар (сүзгә-сүз тәрҗемәләр) көннән-көн арта бара: Быслнын гыйнварыннан Русия журналистлары һөнәри карточкалар ала башлаячак Карточка алунын беренче көннәрендә үк ташламалы медицина хезмәте күрсәтү, "кайнар линия” буенча ашыгыч ярдәмнән бушка файдалану, шулай ук страхованиенең редакцияләр һәм нәшриятлар тарафыннан түләнә торган төрле төрләрен кертү күздә тотыла (“Мәдәни җомга”, 5 гыйвар. 1995). Ул аеруча катлаулы булган җинаять эшләрен тикшерүгә махсуслаша (“Таң йолдызы”, № 14, 1996) Яз белән бергә Казанга Мәскәү артистлары да ешлый башлады (“Татарстан яшьләре', № 31. 1996). Сезонлы продукция бирә торган тавыкларны 2-3 ел тотарга мөмкин (“Якты юл ", № 103, 1995)
Аңлашылып бетмәгән чит тел сүзләре аңлауны кыенлаштырган. уку тизлеген киметкән шикелле үк, калькалар да язмаларнын аерым урыннарын кабат-кабат укырга мәжбүр итә: Ел саен бирелә торган төп һәм өстәмә ял вакытларында, бала караган өчен бирелә торган ял вакытында туры килгән йөклелек һәм бала табу буенча ял өчен пособие сырхауханәдән бирелгән больничный лист нигезендә йөклелек һәм бала табу буенча ялның барлык көннәре өчен дә бирелә (“Татарстан хәбәрләре". № 123, 1994) Бала тапканнан сон акча артыннан йөргән хатыннар, бәлки, бу җөмләне аңлаганнардыр, мин исә, өч-дүрт мәртәбәләр укыл та, бернәрсә дә аңлый алмадым Бу озын җөмләне сүзгә-сүз тәрҗемә иткәнче, тәрҗемәче үзе аңлаганнарын кеше дә аңларлык кыскарак җөмләләргә таркатып язган булса, әлеге кинәш бик тә файдалы булыр иде. Озын җөмлә булганга гына түгел, сүзгә-сүз тәрҗемә ясап язганга күрә, анын кыска җөмләсе дә тиз генә аңлашылмый: Әгәр яшь ярымга җиткәнче бала караган өчен өлешчә түләнә торган ялда булган ананың йөклелек һәм бала табу буенча ялы башланса, ана бу икс якның берсен сайлап алырга хокуклы (Шунда ук).
Төп фикерне аңларга тырышмыйча, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп бару кайчакта логикага сыймый торган фикерләр дә китереп чыгара: Бу зур булмаган фаҗигале белдерүне мин көнгә тугыз мәртәбә — бер сәгать аралаш укып чыктым "Советлар Союзы гражданнары һәм гражданкалары!. Бүген иртәнге сәгать дүрттә.. Герман гаскәрләре, сугыш игълан итмичә, безнең илебезгә һөҗүм иттеләр (Левитаннан тәрҗемә “Социалистик Татарстан". 2 сентябрь. 1977). Сулыш башлану турындагы хәбәрне “зур булмаган фажигале белдерү" дип әйтеп буламы? Кызганыч ки, тәрҗемәдә шулай килеп чыккан. “Бер сәгать аралаш” дигән калькасын да, татарчалатып, сәгать саен” дип язарга була иде. Тагын бер мисал: Сессиядә Татарстан Президенты тарафыннан төзәтмәләр белән кире кайтарылган "Мәгариф турындагы закон кабул ителде (“Шәһри Чаллы". 23 октябрь. 1993). Бу җөмләдән безнең ише гади кешеләргә болай аңлашыла президент язманы төзәткәләгән. эшләп бетерегез дип, кире кайтарган (укытучы, шулай, хаталы сүзләр астына сызыл, ян.иын эшләргә дип кире кайтара бит), болар исә... шул кире кайтарылган законны кабул иткәннәр
"Төзәтмәләр белән кире кайтарылган" дигәнне "төзәтеп бирелгән” яки кайбер төзәтмәләр кертелгән” дигән сүзтезмәләр белән язган булсалар, мондый хилафлык килеп чыкмаган булыр иде.
Л. Толстой: "Кешеләрнең бердәнбер аралашу ысулы булып сүз тора, шуңа күрә, чыннан да аралашу була алсын өчен, сүзләрнең һәрберсен әйткәндә, төгәл һәм кирәкле төшенчәләр тудырырдай сүзләрне файгыланырга кирәк, дигән. Толстойнын бу фикере газета теленә карата аеруча туры килә Чөнки газета фикере укучы күңеленә бик тиз һәм төгәл барып җитәргә тиеш. Әгәр алай булмаса, газета үз максатына ирешә алмый.
Газета язмалары, автор аларны күздә тотамы-юкмы. дүрт төрле максатны тормышка ашыра:
I Нинди дә булса мәсьәләне яктырта,
2. Нәрсәгәдер инандыра-ышандыра.
3. Нәрсәдер чакыра-өнди.
4. Уйландыра яки ял иттерә.
Бу максатдыр мавыктырплч сюжет ярдамендә генә түгел. тел-стнль чаралары ярдәмендә
дә тормышка ашырыла. Кайчакта автор шундый кызык хәлләр турында яза, ләкин язманын тслс коры, жөмләләрс җансыз булганлыктан, аларны укыйсы да килми. Ә кайчакта юк кына вакыйганы да шундый матур тел белән тасвирлыйлар — аерыла алмыйча укыйсын. Язмага “жан кертә” торган хикмәт — әсәрнен теле. Телне матурлау өчен дип. текстка сыйфатлар, рәвешләр, канатлы сүзләр, фразеологизмнар кертеп кенә котылып булмый. Тслнен күзгә күренеп тормаган эчке хасыятьләрен дә сизә-тоя белергә кирәк була. Шул хасыятьләрнең берсе — грамматика Газета телендә ин зур кимчелек тә — жөмлә төзелешендә булган хаталар. Радио-теле видение телендә андый хаталар булса да, сөйләм үзенчәлекләреннән файдаланганлыктан, тиешле паузалар, теге яки бу сүзне әйткәндә тавышнын көчен, югарылыгын яки әйтү тизлеген үзгәртү андый житсшсезлекләрне артык бәрелеп тормаслык итеп яшерә, интонацион чаралар жөмләнс дөрес аңларга ярдәм итәләр. Ләкин публицистиканың ташка басылып таратыла торган стиле — газеталар телендәге грамматик кимчелекләр әллә кайдан ташланып торалар Мондый житсшсезлекләр жөмләне дөрес һәм тиз аңлауга комачаулыйлар. Газета телендәге җитди грамматик хаталары булмаган җөмләләр дә әле, интонацион тышчан һәм эмоциональлектән мәхрүм булганлыктан, күнелгә һәм )иһенгә бик тиз генә барып житә алмыйлар Публицистик стильдә язылган гади генә бер жөмләне алыйк:
"Кичә үткәреләсе зал табигать турында укучылар иҗат иткән рәсем, плакат, фотолар белән бизәлә”. Башта: "Кичә үткәреләсе” өлешен укып, кичәге көндә үткәрелергә тиеш булган берәр нәрсә (мәжлес, жыелыш һ.б.) турында сүз бара, дип уйлыйсын. “Зал” сүзен укыгач, “үткәреләсе” һәм “зал” сүзләрен бәйләргә тырышасын һәм алга таба укыйсың. “Табигать турында” дигән өлешне укыгач, аны алдагылары белән бәйләргә тырышып утырасын. "Укучылар ижат иткән рәсем, плакат, фотолар белән” дигән өлешне тагын алдагылары белән бәйләргә омтылып карыйсын. Ниһаять, “бизәлә” дигән соңгы сүзне укыгач кына, “рәсем, плакат, фотолар белән” дигән кисәкне "бизәлә" белән ялгыйсын. Аннары жөмләне янабаштан укый башлыйсын Фикерләр ялгана, жөмлә тәмам аңлашылып житә: Бу залда кичә үткәреләчәк. Ул залга укучылар ижат иткән рәсем, плакат, фотолар куела. Алар табигать турында. Жөмләнс тиз генә кабул итә алмауга рус теленнән калькалаштырылган “кичә” дигән сүзнсн күпмәгьнәлелегс дә комачаулаган. Аны рәвеш мәгънәсендә түгел, ә исем мәгънәсендә (“вечер" дип) аңлату өчен, “кичә” сүзенең алдына берәр аергыч куярга мөмкин булыр иде: “әлеге кичә”, "бу кичә”, “табигатькә багышланган кичә” һ.б.
Газета стиленен кайбер җөмләләрендә житди грамматик ялгышлар да була. Мәсәлән, иярүче сүзне ияртүчесе белән янәшә куймау аңлашылмаучылык китереп чыгара: “Балалар бакчаларында туздырылган Чечнядан сабыйлар кайтуга да әзерлек эшләре бара” ("Татарстан яшьләре ". № 10. 1995). “Балалар бакчаларында туздырылган Чечня” дип укысак та, тормыштан ЧЫГЫП, алай булмаганын аңлыйбыз Ә бу материалны тарихтан хәбәрдар булмаган кеше укыса, ничек дип аңлар иде икән?
“Әгәр тешегез сызласа, сызлаган тешкә каршы яктагы кулыгызнын беләзегеннән йөрәк пульсын эзләп табыгыз, шунда бинт белән ваклап туралган сарымсак бәйләп куегыз” (1996 елгы календарь. 26ман). “Бинт белән бәйләп куегыз” дигән сүзтезмәдә тәмамлык белән ул ачыклаган сүз арасына, "ваклап туралган сарымсак" килеп кергән "Ваклап туралган сарымсакны шунда бинт белән бәйләп куегыз" диясе урынга “бинт белән ваклап туралган сарымсак" килеп чыккан...
“Япония башкаласы Токио шәһәр зыяратында күмелгән авылдашыбыз Нәҗметдин бай һәм анын хатыны Шәмсениса 1919 елны мең газаплар белән авылдан качканнан соң, Пермь шәһәренә юл тоталар". (“Нур ". 22май. 1993). Хәзерге газеталарга ни генә язмыйлар Әнә, Токиодагы якташларыбыз, зыяратка күмелгәч, качып китеп, Пермь шәһәренә юл тотканнар... Башта шулай дип аңлыйсын Аннары гына, логик фикер йөртү нәтиҗәсендә генә жөмләне икегә бүлеп басарга кирәк булганын, аергыч оясынын стилистик хата икәнен тоясың...
"Ә Массарава поселогында дуңгыз урлаган ирне берничә касә уг яндыра торган борыч сыекчасы эчәргә мәҗбүр иткәннәр” (“Татарстанхәбәрләре ", 15сентябрь. 1992) "Берничә касә ут яндыра торган” дигәнне укып аптырап торасын. “Авызны ут
шикелле яндыра торган борыч сыекчасын берничә касә эчәргә мәҗбүр иткәннәр" дисән, тиз аңлашылыр иде.
“Үз теләкләре белән тәненә тамга суктыручылар һәркөн газап чигәләр һәм
каты пешүдән өмет иткән теләкләренә ирешә алмыйлар”, — дип яза “Заман" газетасы та уз тәннәренә тамга салдыручылар турында.
1952 елда Бандырмада дөньяга килгән Нүсрәт Чолпан Йолдыз университетының архитектура факультетын тәмамлаган” (“Заман", 16декабрь, 1994) Укырга дип кергән университетын тәмамлаган кеше Нусрәт Чолпан Йолдызмы? Нусрәт дигән кеше Чолпан Йолдыз университетын тәмамлаганмы? Икесе дә түгел икән Нусрәт Чолпан дигән кеше Йолдыз университетын тәмамлаган. Өч ялгызлык исемен бер-бер артлы кую дөрес аңларга комачаулый.
“Кеше — төрле хокуклар һәм жаваплылыклар белән бизәлеп яратылган Аллаһы Тәгаләнен сөекле бәнләсс” (“Заман", 16декабрь, 1994) Бусы инде саваплы булам дип гөнаһлы булу... “Хокуклар һәм жаваплылыклар белән бизәлеп яратылган Аллаһы Тәгалә” дигән гөнаһлы гыйбарә (бу гыйбарә ислам дине белән каршылыкка керә, чөнки Аллаһы Тәгалә беркем тарафыннан да яратылмаган, ул үзе безне яраткан!) аергыч һәм аерылмышларны дөрес урнаштырмау аркасында барлыкка килгән “Кеше — Алла11ы Тәгаләнен төрле хокуклар һәм жаваплылыклар белән бизәлеп яратылган сөекле бәндәсе" дисәк, андый хата ясалмаган булыр иде
Логика белән каршылыкка кергән мондый җөмләләр сүзгә экономия ясау сәбәпле килеп чыгарга да мөмкиннәр: “Төрле еллардагы дөнья чемпионнарының моңарчы әле беркайчан да уйнаганнары юк” (“Татарстан хәбәрләре". 4 июнь. 1994) Хәбәр алдыннан аны ачыклаучы рәвеш хәле дигән кисәк житмәгәнлектән, логикасызлык килеп чыга: үзләре дөнья чемпионнары, үзләренең монарчы уйнаганнары юк... Логикага ул хәтле житди зыян китсрмәсәләр дә, сүзләр бәйләнешенә игътибарсызлык җитди стилистик хаталар китереп чыгара: “Күренекле рәссам Т. Хажиәхмәтовка У. Имәнинең портст-рәссмсн ничек ижат иткәнлеге хакында мөрәҗәгать иттек" “(“Татарстан хәбәрләре", 29 июнь, 1994). Хәбәр алдындагы җөмлә кисәгенең төшеп калуы телне бозган: “ничек ижат иткәнлеге хакында мөрәҗәгать иттек" килеп чыккан. Хәбәр алдыннан “сорап” дигән сүзне куйган очракта гына да тел бозылмас, грамматик стилистикага зыян килмәгән булыр иде
“Мәдрәсәне унышлы тәмамлаучылар дин һәм гарәп теле укытучысы, гарәп тарҗсмә-чесс, шәрык илләре белгечлеге буенча эшли алачаклар’ (Шәһри Казан", 8 сентябрь, 1995). Төп фикер аңлашылса да, грамматик стиль хаталары күп бу җөмләдә. Иң беренче "буенча” бәйлек сүзе күзгә ташлана. “Шәрык илләре белгечлеге буенча эшли алачаклар” дигән өлештәге “буенча" рус телендәге по предлогының калькасы — монысы ярар инде. Ләкин "эшли алачаклар” дигән хәбәрне “гарәп тәрҗемәчесе", “дин һәм гарәп теле укытучысы” дигән сүзләр дә ачыклап килә бит әле. Алары да "буенча” бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнергә мәҗбүр булалар: “дин һәм гарәп теле укытучысы буенча эшли алачаклар”, “гарәп тәрҗемәчесе буенча эшли алачаклар” килеп чыга. Димәк, рус теленнән по предлогын калькалаштыру дөрес түгел "Дин һәм гарәп теле укытучысы, шәрык илләре белгече булып эшли алачаклар” дип, "булып" бәйлек сүзе файдаланылган булса, татар теле бозылмас, җимерелмәс иде Татарча: "Кем булып эшли?” диләр. “Гарәп тәрҗемәчесе" дигән атама да дөрес түгел. Ул "ниндидер бер гарәпнең тәрҗемәчесе" дигән мәгънәдә яки "Гарәп иленнән килгән тәрҗемәче" мәгънәсендә аңлашыла. Ләкин биредә мәдрәсәне тәмамлаучы кешенең "гарәп теленнән тәрҗемә итүче" булып эшли алачагы турында сүз бара.
Үзара бәйләнүче сүзләргә игътибарсызлык аркасында тутан мондый хаталар газета бетләрендә сш очрыйлар. "Дүрт миллион ярым! Оһо! Миллионнарча документлар, миллионнарча язмышлар, миллионнарча тормыш чишмәләре тибеп тора" (“Заман". №61. 1995). "Миллионнарча тормыш чишмәләре тибеп тора" дигән купшы сүзтезмәгә тимик. Газеталар шулай купшы язарга яраталар.. Ләкин купшылык белән генә эш бетми әле. Чөнки "тибеп тора” дигән хәбәрне әлеге купшы сүз генә ачыкламаган. “Миллионнарча документлар, миллионнарча язмышлар, миллионнарча тормыш чишмәләре" — үзара тезүле юл, ягъни тигез хокук белән бәйләнгән сүзләр Бу тиңдәш кисәкләр барысы да, пзгез хокуклы булып, “тибеп тора" хәбәрен ачыклыйлар. Шулай итеп, бу җөмләдә чишмәләр генә тибеп калмый, ә "миллионнарча документлар тибеп тора”, "миллионнарча язмышлар тибеп тора"
Сүзләр бәйләнешен исәпкә алып бетермәү белән бергә, сүз сайлау мәсьәләсендә дә игътибарсызлыклар бар “Даһи .иипнең 200 еллыгы көннәре алдыннан булдырылган әлеге бүләк ияләре шагыйрьнең туган көнендә игълан ителәчәк ( “Мәдәни җомга ".
Л&7. 1996) “Булдырылган бүләк ияләре" дигән сүзтезмә белән газета нәрсә әйтергә теләде икән9 Аларга шул рәвешчә, үзенең мөнәсәбәтен, нечкә кинаясен белдерәме әллә? f
“Җыелышта ник бер колхозчы ләм-мим бер сүз әйтсен” ("Якты юл", № 103, 1995). Бу җөмлә, гади сөйләм теленә охшатып, ягъни "халыкчан" булырга омтылып язылган Ләкин “артык тырышып җибәрү” бар. “Жыслышта ник бер колхозчы бер сүз әйтсен" генә дип язылган булса да, авторнын жыслышта бер сүз дә әйтмәгән колхозчыларга мөнәсәбәте аңлашылып торыр иде. Ләммим — “бер сүз дә әйтмәде’ дигән мәгнәне аңлатучы гади сөйләм сүзе. Аны жөмләнен башында йә азагында өстәмә сүз функциясендә бирү (Жыелышта ник бер колхозчы бер сүз әйтсен. Ләммим Яки: Ләммим. Жыслышта ник бер колхозчы бер сүз әйтсен), йә булмаса жөмләдән бөтенләй төшереп калдыру урынлы булыр иде.
"Алып баручы һәм баянчы ирлс-хатынлы Бриллиант һәм Фуат туйлар, мәҗлесләр үткәрергә заказлар кабул итәләр (“Нур"газетасыннан белдерү). Алып баручы дигәннән баянны алып баручыны аңларгамы, ирен алып баручынымы? Концертны алып баручынымы, мәжлесне алып баручынымы? Ягъни конферансьенымы, тамаданымы9 “Тамада" мәгънәсендә элек “армый" дигән бик матур сүз булган. Татар телендә “табын башлыгы” дигән сүз бар. Керәшеннәр туй мәҗлесен алып баручыны “аргыш” дип атыйлар. Бу сүзләр әдәби телебезгә кереп китсәләр, “алып баручы” дигән ясалма гыйбарәләрнең берсеннән булса да котылыр идек
Каләм тибрәтүчеләргә мәгълүм, фикерне хисне үстерә бару рәвешендә тасвирлаганда, кабатлаулар файдаланыла ала. Мәсәлән, Һади Такташның шигъри юлларын гына алыйк:
Бер жирдә юк андый ак каеннар, бер жирдә юк андый урманнар. Бер жирдә юк камыш сабаклары Андагыдай шаулый торганнар...
Мондый максат күзгә тотылмаганда, кабатлаулар стилистик хата итеп кабул ителәләр: “Мамадыш районының чакыру участогына хәрби хезмәткә чакырылу өчен, чакыру көненә 16 яше тулган 1978 елгы гражданнар, шулай ук призывка чакырылу срогы беткән яки элек төрле сәбәпләр белән хәрби хезмәткә чакырылмаган 19691977 елларда туган гражданнарның килүе мәҗбүри (“Нократ", 13апрель, 1996).
Бер жөмләдә бер үк кушымчаның берничә тапкыр кабатлануы да стилистик җитешсезлек: “Беренче сентябрьгә әлеге мәктәпкә чыгарылыш классына алмашка беренче класска жиде яшьлекләр килә. Алар унбишәү” (“Татарстанхәбәрләре", № 121. 1994) Беренче жөмләдә биш сүзгә юнәлеш килеше кушымчасы ялганган — икс сүзнең берсендә юнәлеш килеш кушымчасы! Әлбәттә, мондый җөмләләрнең хис- тойгы белдерү мөмкинлекләре юк, укыганда да интонацион бизәкләр белән житсшсезлекне ■ яшереп” булмый Гел бер төрле интонациягә дә йогынты ясый: эчпошыргыч монотонлылык тудыра.
Публицистикада урынсыз кабатлану ягыннан иң еш очрый торганы — изафә (исем + исем) конструкцияләре. Изафәнең беренче төре: баш килештәге исем + исем Бу төр изафә —борынгы форма (өй түбә, күпер ян, Чаллы яр) Икенче төр изафә Исем + 3 зат берлек сандагы тартым кушымчасын алган исем ( өй түбәсе, күпер яны. Чаллы яры). Өченче төр изафә: иялек килешендәге исем + тартым кушымчасын алган исем (өйнең түбәсе. күпернең яны. Чаллының яры) Газеталарда икенче төр изафәнең бер ук җөмләдә берничә тапкыр кабатлануы еш күзәтелә “Гыйнвар аенда Бөгелмә шәһәрендә N° 4, 1996). Бу жөмләдә бер-бер артлы биш изафә килгән: гыйнвар ае. Бөгелмә шәһәре, Бикиев призы, Татарстан беренчелеге, чаңгы ярышлары. Ә бу мисалда диетадан артык изафә бар: “Казан шәһәренең “Монолит" клубында халык милли спорт төрләре буенча балалар фестивале узды. Анда Ленин районының “Сакура", “Лада”, “Союз" клублары, балалар ижат үзәге 13 татар гимназиясе һәм “Монолит” клубы жыелма командалары татарча көрәш, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше буенча көч сынаштылар” (“Татарстан хәбәрләре". N° 93, 1994) Менә шулай, чит тел исемнәрен бер-бер артлы тезгән шикелле, дистәдән артык изафә дә бер үк жөмләдә тезелеп киткән. Мондый җөмләләрне абына-сөртснә укымыйча, ничек укыйсың?
Хәзерге татар әдәби теле грамматикаларына тугыз заман формасы теркәлгән, аларнын һәрберсенең төп һәм өстәмә мәгънәләре тәфсилләп аңлатылган. Кайбер
галимнәр татар фигылендә заман формалары дистәдән артык, дип саныйлар Татар фигыле грамматик яктан бик бай. Анын төрле мәгънә төсмерләрен белдерүдәге шәкли мөмкинлекләре күп булса да, кайбер публицистик язмаларда гел бер кушымчадан гына файдаланалар Мәсәлән, хәзерге заман хикәя фигыль кушымчасы — а, — ә, — ый, — и бер үк текста үткән заманны да, хәзерге заманны да белдереп килә... Гали Вәлиев фәләненчс елны туа, фәлән жиргә укырга керә, укый, ...сугыш башлана,
Гали Вәлиев фронтка китә...зур батырлыклар эшли ..анын батырлыклары фронт газеталарында мактала, шуннан бер эпизод китерәбез ..көтмәгәндә дошман самолетлары килеп чыга...кара төтен генә күтәрслә...исән-сау әйләнеп кайталар...күп батырлыклар эшли...сугыш бетә...исән кайта...фәлән җирдә эшли...пенсиягә чыга...эшсез тора алмый... эшли
Югыйсә, грамматикаларда гына да алты төрле үткән заман формасы теркәлеп килә!
Мондый озын, сюжетлы язмаларда кушымчанын мәгънәсе сүз сөрешеннән, контексттан аңлашыла. Тел ярлылыгы, язманы күңелсез итсә дә, артык күзгә бәрелми. Кыска гына хәбәрләрдә хәзерге заман кушымчасын үткән заман мәгънәсендә дә хәзерге заман мәгънәсендә дә куллану мәгънәсезлек китереп чыгарырга мөмкин "Язучы Демьян Фәтхинен тууына 10 сентябрьдә 90 ел тула. 1943 елда һәлак була Шагыйрь һәм тәржемәче Әхмәт Юныснын тууына 15 октябрьдә 80 ел тула. 1976 елда вафат була". Юк. бу юллар әлеге язучыларнын тормыш юлын алдан күрәзәлек иткән фал китабыннан түгел "Мәгариф" журналынын 1996 елгы 9 санында “Мәгариф" журналында гына түгел, болай язулар газеталарда, календарьларда да тулып ята, радио-тслевизорлар да шулай сөйли Алар татар теле укытучысы телендә дә бар
Газеталар, көндәлек вакыйгаларны яктыртып барганлыктан, ашыгыч әзерләнә, ашыгыч чыгарыла Ашыгыч эшләнгәнлектән, аның теленә әзер штамплар, таушалган гыйбарәләр, күп кулланыла торган төсен жуйган сүзләр килеп керә. Безнсн бу мәкаләдә тел-стиль житсшссзлекләрснә мисаллар ин популяр, иң яратып укыла торган газеталардан алынды Район газеталарын укый башласак, андый хилафлыклар тагын да күбрәк күзгә бәрелә башлый
Газетаны чыгаруда, бер яктан, редакция коллективы, икенче яктан, башка бик күп авторлар катнаша, һәр авторның үз теле, үз стиле. Аларнын шәхси тел үзенчәлекләрен саклау да кирәктер. Хәзерге газеталар дүртенче битисн азагына үз өсләреннән жаваплылыкны төшерә торган мондыйрак жөмлә бирергә яраталар бит: “Редакция фикере аерым авторларнын фикере белән туры килмәскә дә мөмкин" Әгәр бу жөмлә язмаларнын идея ягына гына түгел, тел-стиль үзенчәлекләренә дә нисбәтле икән, ул чакта газета тел-стиль житешссзлекләренә караган мәсьәләләрдән дә ансат кына котыла, дигән сүз Әмма "ташка басылган — ташка басылган" булып кала бирә. Тслебезнсн үсеш-үзгәрешләрс язма истәлекләр хәтерендә сызылып кала. Әдәби тслебезнсн үсеш дәрәжәсс, тел культурасы да. ин беренче чиратта, газета теленнән чыгып бәяләнә Радио-тслсвиденис, газета-журналлар кнн халык массасына туган тел укытучысы хезмәтен үтәсен дисәк, газета теленә игътибар тагын да артырга гисш була. “Ташка басылган елъязма" истәлек буларак, газетаның тел үрнәге тәрбияви көчкә ия, шуңа күрә ул аеруча әһәмиятле "Телне каләм саклый". — дип юкка гына әйтмәгәннәр