ҺӘР АГАЧНЫҢ ҮЗ ҖИМЕШЕ...
Кулымда — каты тышлы, калын бер китап: 1968 елда чыгарылган “Беренче карлыгачлар “ җыентыгы. Онытылып торган икән: 60 елларда яшь шагыйрьләрне шулай җыйнап, бер китап-тышлык эчендә күрсәтү гадәте бар иде шул. Үзем дә “Дус-лык ’ исемле уртак китапта басылу сөенечен татыган идем (1965 ел) Китапны янә актарып чыктым, авторларын —шагыйрьләрне карадым Әһә, сугышчы-шагыйрь Гиз эль-Габид белән башлана икән. Аннан — Уфадан Рәшит Фазлыев... Утыз яшьлек шагыйрьләр — Рәшит Гзтауллин (минем бертуган абыем!); урын өстендә ятып, шигырьләрен теш белән язучы батыр рухлы Гакыйль Сәгыйров. шахтер егет — моңлы Рифкать Закиров. Чиләбедән талантлы Салисә
мәсьәлә. — әмма шигъри хәрәкәттә, процесста, әлеге утыз елда бу исемнәр югалмадылар, төрле кимәлдә. “төрле телдә, төрле гамьдә, төрле ямьдә " шигырьләре белән укучылар күңелен яуладылар, дип әйтә алам Әйе. бер күзәтүче буларак әйтәм...
Рәшит Гатауллин — әлеге “Карлыгачлар “ның берсе, ул чакта укытучы һәм мәктәп директоры, шигырьләре белән журналыбызда да күренеп алган иде Аннары ул югалыбрак торды, сәбәпләре дә булгандыр., читтәге авторларга караш та үзгәребрәк китте бугай (урында, Уфада басылсыннар, янәсе!), матбугат һәм нәшрият та “диаспора “га якты йөз күрсәтмәде. Үзе дә бик актив булгандыр, дия алмыйм. Нәтиҗәдә ул. яңадан, 80 елларда гына “Казан утлары "нда күренә башлады Башка басмаларда да дөнья күрде шигырьләре һәм 90 еллар башында Халисә Мөдәррисова, Рим Идиятуллиннар белән бергә ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Рәшит — шактый еллар инде Уфада. “Кызыл таң “газетасы редакциясендә эшли, мәкаләләре.
Гәрәева... Алардан яшьрәкләр — Данис Хәбибуллин, Ренат Харис. Фирая Зыятдинова. Зөлфәт. Разил Вәлиев...
Карасана, нинди исемнәр, нинди янәшәлек бит. ә? Әйе. китап басылуга утыз ел узган, кайбер авторлар инде гомер көзенә атлый (быел Г Сәгыйров. Р. Закиров. С. Гәрәева һәм Рәшит Гатауллиннар инде 60 яшен билгелиләр.'), ә берәүләре — ир уртасы булып җиткән. Әмма иң кызыклысы шул: бу китаптагы авторларның берсе дә онытылмаган һәм берсе дә
югалмаган. Әдәбиятта һәрберсенең урыннары бар; зурмы ул. биекме — башка
шигъри бәйләмнәре еш басыла... Шигырьләрен җыеп, саллы гына бер китап чыгару уе белән дә яши — Уфадамы. Казандамы булыр аның өчен бәхетле бу вакыйга ? — әлегә ул — күмәк китапларда яшәүче автор... Гәрчә, аның кайбер дуслары Рәшит шигырьләрен минекеннән өстен дә күрәләр. Мин моңа һич тә каршы килмим. Шулай, "көзләр көзгә охшап килми ". үзе әйткәнчә. Ә көзен — ачымы ул. татлымы — һәркемнең үз җимеше. .
Хәерле булсын! Озак яшик, языйк әле. дуслар!
Рәдиф ГАТАШ
Рәшит Гатауллин
КӨЗЛӘР КӨЗГӘ ОХШАП килми икән
Теләсәм дә мин җыр язалмадым Тукай тиклем Тукай хакында. Җанда йөргән сүрелмәс шул моңны Язалмаган өчен тартынмам...
Яза алмам. Снбгат рухы рәнҗер, Туфан түзмәс, Наҗар оялыр. Болай да бит бик еш кузгатабыз Тукай тиклем Тукай туфрагын.
Сабый чактан килгән сихри моң ул. Җирем җыры, теле әнкәмнең. Кешеләргә әйтер сүзләремне Шул туган тел аша әйтәмен.
Буыннарга калган җан азыгы, Кешелеккә калыр моң, аваз. Ул — халкымның Иң мөкатдәс җыры, Гомер буе сынмас моңлы саз!
Нигә, йөрәк, ашыгасың Басулар киңлегенә? Сөенәсеңме көннәргә, Дөнья иминлегенә?
Күренми дә, беленми дә, Әллә кайда бүз тургай, Зәңгәр күктә яшел җирне Әй мактап сайрый шулай.
Әй сайрый тургай, моңаям Шул кырлар киңлегендә. Иләсләнми күңелләре Язларда кемнең генә?
Чылтырап үтәр бу язлар Җәйләргә алмашыныр. Яшел болыннарны күмәр Сандугачларның моңы.
Ә әлегә зәңгәр күктә Бүз тургай тавышлары...
Коела, күктән коела Зәп-зәңгәр сагышларым.
Курай
Сәхнәләрдә уйнар өченмени Сәхраларда үскән бу курай? Бүген яңгырый нинди сарайларның Мәрмәр залларында ул шулай? Далаларда үскән курай бит ул, Ил җилләре аңа моң биргән. Кояш нурларыннан коелган ул, Чәчкәләрдән энҗе сибелгән. Чишмәләрнең җыры күчкән аңа, Урман шауларыннан шомланган. Яңгырларның көмеш суын җыйган, .Моңсулаткан көзге томаннар. Бал кортлары шуннан ширбәт эчкән, Чыклар төшкән аяз таңнарда. Кояш, җилләр белән ярыша-ярыша Үскән бит ул кыя-тауларда. Тамырлары белән тоташтырган Җирнең гамен, илнең моң-зарын. Сәхраларда — аның туган җире, Далаларда иле — курайның. Җир тавышы — җирдә якынырак, Ил тавышы — илдә ачырак... Сәхнәләргә җыры сыймас сымак, Мәрмәр заллар аңа тар сымак. Курай уйный — йөрәк канатлана, Алпамышка алышыр көч керә.
Курай уйный — көлә, елый дөнья. Давыллана, ярсый үч белән.
Курай уйный — дала, таулар иңри, Курай уйный — иңри бар җиһан. Ир җырына, курай тавышына Бар язмышы белән ил сыйган.
Курай уйный... Нигә бу сәхнәләр, Мәрмәр заллар аңа, алкышлар? Курай белән телгә килә тарих, Күз алдына баса язмышлар. ... Ир кулында чакта ил кырында Уйна әле, уйна, кураем. Моңнарыңда синең җир гамьнәрен, Ил гамьнәрен ныграк тоямын...
Бу күңелнең шундый моңсу чагы... Очып китте парлы аккошлар: Кызганырлыкмыни, сокланырлык Аккошларга тигән язмышлар... Кошлар киткән чакта Көзге урман Сагыш, моңга тулып, ни сөйли? Киткән кошлар китә — ни хакына? Калган кошлар калса — ни тели?1 Киткән чакта әллә соңгы җырны Җырлап китә микән аккошлар? Шул кошларның соңгы җырларында Әйтелмәгән нинди сагыш бар? Сизәме икән күңле аларның да Берәрсенең язын кайтмасын? Төнбоеклар үскән зәңгәр күлдә Зәңгәр дулкын тагын какмасын? Көзләр көзгә охшап килми икән, Китми икән... Шуңа күңелсез. Бер чак көзне минсез каршыларсың. Йәки каршылармын мин синсез... Гомерем көзе килер, яфрак коелыр Мин үтәлми калган юлларга. ... Аккош булып түгел, кеше булып Соңгы җырны ничек җырларга?