ӘМИРЛЕКЛӘРДӘ ОЧРАШУЛАР
Түбәтәй — татарга виза ул
ая барсаң да шулай көтелмәгән бер-бер хәл килә дә чыга.. Рус таркаулыгы, битарафлыгы безне шулкадәр эләктереп алган ки, күпме теләсәк тә шуннан котыла алмыйбыз. Бу юлы да анын әлеге "күркәм сыйфаты үзен сиздерде
Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Ростов-Дон аэропортыннан сәгать биштә очып китәргә тиеш идек Сиксәнгә якын пассажир инде таможня тикшеренүләрен дә узды, кыскасы, очып кына китәсе калды Ә самолет юк та юк. Мәскәүдән килеп җитмәгән, диләр. Хәер, котә торгач, Ту-154 очкычы килде килүен тик жиле сәгатькә тоткарланып килде
Без Ростов-Доннан очып киткәндә 10 градус салкынлык иде. Дүрт сәгатьтән сон Әль-Айн аэропортына килеп төштек. Эссе. 33 градус Мин тиз генә сумкадан табып алып Актанышның истәлек бүләген — түбәтәемне киеп куйдым
— Суйган да каплаган, чын моселман инде үзен, — дип көлемсерәделәр ростовлы юлдашларым
— Чыраен барыбер Рязань чырае инде, — диде шунда берсе
— Рязаньныкы түгел, Казан чырае Кырыс кына төзәтергә туры килде үзен
Шәрекь стиле белән корылган, заманча җиһазланган аэропорт бинасына килеп кердек Таможня үз эшен төгәл белә — килгән кунакларны жиз иләктән үткәрә Менә минем дә чиратым җитте Русиянен "күркәм" сыйфаты мине тагын котыртып алды. Таможняда торучы яшь кенә гарәп хезмәткәре документларымны игътибар белән өйрәнде дә, Ростов аэропортының Әмирлектәге вәкиленә инглизчә нидер әйтте.
— Сезгә керү визасы ачылмаган икән. — лиле ростовлы
— Ничек инде?! — дип гаҗәпләндем мин. — Ростовта бернинди проблема да булмас, диделәр бит?!
— Әйе, барысы да тәртиптә, тик сезнен фамилияне виза кәгазенә кертергә онытканнар Сезгә залда кунарга туры киләчәк. — һәм ул елмаеп өстәп куйды — Кәнәфиләр исән монда, күннән . Бер кичкә, кер мичкә, диләр бит. Хәзер Ростовка факс җибәрәчәкбез, иртәгә төш вакытына жавап килеп житәр .
Юлдашларым зур залга уздылар Башымдагы Актаныш түбәтәе белән мин бер үзем монаеп тикшерү залында торып калдым
Шулай аптырап басып торганда, ал-ак тешләрен ялтыратып яныма пакистанлы полицейский килде Үзе минем түбәтәйгә карый, үзе елмая
— Мин — мөселманмын, — дигән булам түбәтәемә бармак белән төртеп күрсәтеп.
Пакистанлы анын саен ягымлырак елмая төшә (Пакистангдлар әмирлекләрдә полицейский булып килешү буенча эшлиләр икән.) Түбәтәемә карап, кайсы милләттән икәнемне чамаларга тели, ахрысы Бәлки эле хәлемә дә кермэк1 ’дер Әмма тәртип икән — тәртип, ана буйсынмый булмый Шулай да кырын күз белән генә тәрәзә аша күреп горам, әле минем юлдашларым Дибаига китмәгәннәр, һәммәсе дә ют булыр икән дип мине күзәтәләр. Үзләре хихылдыйлар, әйе, әйе, көлмиләр, хихылдыйлар
К
— Эләктеңме, татар, янәсе..
Мин һаман полицейскийга нидер анлатмакчы булып: Мөселманмын'. — дип кабатлыйм. үзем түбәтәемә төртеп күрсәтәм Шулвакыт балачактан ук өйрәнгән дога исемә килеп тошэ һәм мин үзем дә сизмәстән кычкырып шуны укый башлыйм
— Әгьүзе биллаһи мин әш-шәйтан ир-ражим
Шулчак полицейскием елмаюдан туктады да. ашыга-ашыга каядыр китеп барды Биш минутлап вакыт узуга, ул униформа кигән бер гарәп һәм Ростовнын Донавиа' авиапредприятиесе вәкиле белән кире әйләнеп килде. Үзара нидер сөйләшкәннән сон. мина таба юнәлделәр
— Әйдәгез зур залга, юлдашларыгыз янына. — диде Донавиа вәкиле — Полицейский һәм виза буенча жаваплы кеше сезне кызгандылар, иртәгә визанын факс белән киләчәгенә ышандылар
— Вәт. татар. — дип каршы алдылар мине ростовлылар. шау-гөр килеп.
— Кадерле партиябезгә бәхетле балачагыбыз очен рәхмәтләр яусын! — дидем мин һәм янә дә түбәтәемне капшап куйдым Әһә. урынында икән.
Бунгало
Дибаинын Насыйр-плаиы безне якты йөз белән каршы алды Бу мәйдан Мисырның беренче Президенты Гамәл Габделнасыйр хөрмәтенә шулай аталган (Насыйр — Советлар Союзы Герое да. Заманыңда ана бу исемне Н. С. Хрушев биргән иде). Әлеге мәйданның зиннәтле биналарында дөньяның эре банклары, халыкара оешмаларның офислары урнашкан Бу мәйданнан әлеге башкаланын берсеннән-берсе матуррак проспектлары башлана. Шәһәрнең тын. яшел урамнарында һәрберсе заман архитектурасы үрнәге булырлык 4 һәм 5 йолдызлы кунакханәләр тезелешеп киткән
Насыйр-плац элеккеге Советлар Союзынын торле республикаларында яшәүче рус телле халыкның очрашу, аралашу урыны булып та тора.
Мәйданнан ике кварталда кибетле, лавкалы урамнар башланып китә. Анда безнең шүреләргә — татарча челнок шүре була инде — уптым товар саталар Урамнар базарлы мәйданга килеп терәлә.
Базар тирәләрендә халык аеруча күп. Баш киеменә карап кемнен-кем икәнлеген бик тиз аерырга була. Мәсәлән, башына хатын-кыз яулыгына охшаган, озын ак тукыма ябып йөргән кешене очратасын икән, ул гарәп булыр Әгәр яулык"та бер божра бар икән аның хужасы Мәккәдә бер тапкыр булган дигән сүз, ике божра исә — ике тапкыр хаж кылган дигәнне аңлата.
һиндле мөселманнар исә тюрбан киеп йөрергә яраталар
Пакистанлылар түбәтәй пилотка" кия. Ә Әфганстаннан чыккан афганнар, кайчандыр Политбюро әгъзалары кигән бүреккә охшаган түгәрәк башлык киеп йөриләр
Ә инде Дибаида нәкышләп эшләнгән, матур бизәкле түбәтәй кигән урта яшьләрдәге ир-егетне очратсагыз — бу мин. ягъни. Актаныш татары булырмын
Шәһәрдә йортлар нигездә жиле катлы, һәрберсендә үзенә генә хас үзгәлек, бизәк бар
Биредә мәчетләрне аеруча матур төзиләр икән. Алар Дибаида бихисап. намаз вакытында урамнар бушап кала
Шәһәрдән Әль-Айн аэропортына кадәр (180 чакрым) бик шәп автобан сузылган Андый юллар Россиядә кайчан булыр, бер Алла белә, һәрхәлдә мин үзебез® андый трассаларны күрә алмам инде 20-25 чакрым саен— автозаправка станциясе
Тирә-юньдә иксез-чиксез чүл Дөяләр, барханнар Ә автозаправка станциясе янында пальмалар, хөрмә агачлары үсеп утыра Туфракны биредә бөтен доньядан
диярлек китерәләр икән Ә станциянең үзендә бер генә май, ягулык табы күрмәссең Якында гына ' шоп Керәбез. "Кондиннионер лар шаулый Безнең бәя буенча уртача гына кибет Ин моһиме шул, чүл уртасында юк кына бәягә дә доньянын горле илләрендә эшләнгән жанын ни тели, шуны сатып алырга момкин Гажэп бит1
Автозаправка станциясенең икенче ягында ап-ак манаралы кечкенә генә мәчет. Автомобилен станция хезмәткәрләре карамагында булганда, мәчеткә кереп намаз ла укып чыгарга була Мәчет каршына гәһарәтлэнү урыны ясап куйганнар Анда, чүл уртасы булуга карамастан, кондиционеры да, жылы суы да. комганы да. хәтта кәгазь сөлгесе дә бар Барысы да бушка
Күптән түгел генә мин үзәк журналларның берсеннән АКШнын элеккеге илчесе Джон Мэтлокнын Россия буйлап сәфәре тәэсирләре хакындагы язманы укыган идем. Ул: "Мин Л. Н Толстой, А. С Пушкин. М Ю Лермонтов. Ф М Достоевский кебек генийлар алдында баш иям. И. Е. Репин. В М Васнецов. А М Герасимов кебек рәссамнарның әсәрләренә карап сокланам. әмма. Ве ликие Луки аэропортындагы бәдрәфне гомеремдә дә онытасым юк , — дип яза
— Әй-йе, — дим мин үз-үземә Великие Луки гына булсачы Әмма Россия бик зур шул"
Әмирлекләрдән сәфәрдән кайткач, мина Ростов аэропортында тагын бер рус кешесе очрады.
— Әмирлекләрдән кайтуынмы? Анда чума, йә холера элэктермәгәнсеңдер бит?
— Жаным! — дим мин уфтанып — Холера белән чуманы Әмирлекләргә Россиядән илтеп таратсаң гына инде... Бездә анын очеи шартлар җигәрлек.
Әмирлекләрдә үзеннен мөселман дөньясында икәнлегеңне тоеп яшисен. Юллардагы шәһәр исемнәре күрсәткечләре шуны раслый: Әль-Кувейт. Әбү-Даби, Мәдинә, Мәккә, Әр-Рияд, Жидда.
Биредә бездә өзлексез чәйнәлгән мөселман, ислам фанатизмы да, ислам фунламентализмын ла сизмисен Берәү лә сине кочләп мәчеткә кертеп намаз укырга мәжбүр итми, башына чалма, тюрбан, түбәтәй кигезми Ислам биредә — яшәү рәвеше, фикер йортү рәвеше
Шәрекъ илләрендә булгач, исламның агрессив дин түгел икәнлеген, анын киләчәк буын лине булуын тоясын, сиземлисен.
Мин шул чак Татарстаным турында уйландым. Анда да бит җир мае чыгарыла, мәйтәм Күп кенә түгел, бик күп. Ә ничек яшибез Байлыгыбыз "Дуслык" нефтьүткәргечләре аша, Ангола. Мозамбик. Никарагуаның һәм тагын башка бик күп илләрнең якты киләчәге хакына каядыр, төпсез упкынга акты да югалды Хәзер дә югала тора..
Әмирлекләрдә топ унжиде гаилэ-кланы бар Илнең калган халкы төрле гарәп, моселман дәүләтләреннән жыелган халык Әмма алар торле илләрдән килгән булсалар да, гарәпчәдән тыш инглиз телендә дә иркен аллашалар Соңгы вакытларда биредә рус теленә дә игътибар көчәйгән. Россиядән килгән шүреләр белән аралашырга, товарны тиз арала үзенә ятышты бәялә сатып җибәрергә кирәк бгп
Зиннәтләп бизәлгән дүрт йолдызлы "Флот-отель кунакханәсенең холлында, йә булмаса бассейн янында мин әлеге кунакханәнең һиндстаннан килгән моселман белән гапләшергэ ярата идем. Аларны, әлбәттә. Татарстан кызыксындыра кяферләр" белән уратып алынган атау'да яшәвебезгә шаккаталар.
— Синең нефтен бармы сон? — дип сорап куя шунда бер һиндле моселман
— Ник булмасын, бар Нефть суыру җайланмалары яшелчә бакчасында гына
Әнгамәләшлэремнен гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачыла.
— Ә нәрсә ул яшелчә бакчасы7 — дип кызыксына икенчесе
Мин уйлап-уйлап торам ла, телемә килгән беренче сүзне әйтеп калырга
ашыгам:
— Бунгало
һиндлеләрнен гаҗәпләнүләре тагын да арта төшә
— О. Аллаһ! Синен бунгалон бар91 Болай булгач син — әмир
Кызганыч, алар авылдан "бәхет эзләп" чыгып киткәндә, җимерелеп, аварга торган оч алачыгыбыз калганын белмиләр шул Ә нефтькә килгәндә, ул Актанышта күптән түгел генә чыгарыла башлады. Ни өчен, кем өчен чыгарыла, шулай ук Алла үзе генә белә торгандыр Ә менә безнен элеккеге яшелчә бакчасында элегә эшләмәүче бер скважина тора. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки аннан да жир маен суыртырлар
Шуравилар
Бу бай шәһәрдә мин бер генә хәерчене дә күрмәдем дип әйтсәм, ялган булыр Ике кешене күрдем, алар мина элеккеге совет чынбарлыгын хәтерләттеләр.
Ул базар мәйданында, шәрекънын жәннәт җимешләре сатыла торган кибет янында утырып тора иде Ике аягы да юк. югары сыйфатлы күннән, ялтыравыклы никельдән эшләнгән протез. Узып баручылар бу адәм алдындагы пластмасс чәшкәгә ара-тирә дирхәмнэр, долларлар ташлап китәләр.
— Дух! — диде аны күргәч, Виктор Казаченко үзенен юлдашы Сергей Фроловка эндәшеп
— Күрәсенме, анын башында әфган тюрбаны, бу анын иске танышыбыз булуы хакында сөйли...
Юлдашларым кайчандыр әфган сугышында катнашып, могҗиза белән генә исән калган ир-егетләр иде
Аяксыз шунда безне күреп алды:
— О-о, шурави! — диде. — Аннан күкрәгенә төртеп:
— Дух, дух, мөжәһид..., — дип кабатлады.
(Белмәүчеләргә аңлатып китим можэһидләр — әфган сугышында совет гаскәрләренә каршы көрәшкән афганлылар, ә шуравилар — совет сугышчылары (кешеләре) була инде.)
— Пуштун9 — дип сорап куйды Казаченко
Дух "юк" дигәнне аңлаткан ишарә ясады. Чираттагы сорауны Фролов бирде
— Тажик?
— Үзбәк! — дип җавап кайтарды кичәге “дух"
— Ну. егетләр, сездән мөгәрич1 — дигән булдым мин —Тылмачыгыз булам. Татарча белгәч, үзбәкчә дә аңлашырга мөмкин.
Шуннан гәп кора башладык Кәрим (аяксыз әфганнын исеме шулай булып чыкты) Кандагар янында "шурави'ларда өч ай әсирлектә булган икән. Шунда берничә рус сүзен дә хәтеренә сеңдереп калдырган. Аякларын сугыш тәмамланыр алдыннан гына совет снаряды кыйпылчыкларына өздергән. Афәт вакытында барча туганнарын югалтып, япа-ялгыз калган. Озак вакытлар Пакистанда дәваланган. Америкалылар үзенә менә дигән протезлар ясап биргәннәр Хастаханәдән чыккач, сугыштан, ыгы-зыгыдан туеп. Әмирлекләргә килгән.
Әңгәмәнең ин кызган чагында безгә тагын бер мөжәһид килеп кушылды Анысына 40 яшьләр чамасы булыр, бер кулы юк. Үзе Әхмәт исемле икән. Язмышы Кәрим язмышына охшаш.
— Менә бу очрашу! — диде шул чак Казаченко — Моны юмыйча булмый
— Ара-кы. — дип елмаеп куйды Кәрим
— Хэ-рәм1 — дип үз сүзен әйтеп калырга тырышты бер куллы Әхмәт, кырыс кына.
амирлЕкләрдегЕ ОЧРАШУЛАР 139
— Синең хәрәмен белән ерак барып булмас, — диде Казаченко кискен генә, һәм юлдашынын җилкәсенә сугып, бәхәскә нокта куйды
— Бар тизрәк кунакханәгә чап, анда запас бар бит
Сергей Фролов рус аракысы кыстырып бик тиз килеп җитте Кибет хуҗасы дух ларнын якташлары икән, шунлыктан анын склад кебегрәк җиренә кереп, шешәдәге аракыны очка бүлделәр дә җөпләп тә куйдылар. Күпме кыстасалар да без Әхмәт белән "шайтан суы’ ннан баш тарттык. Кәрим исә аракыны шурави ларда әсирлектә вакытта эчәргә өйрәнгән икән
Эчтеләр, кабымлык кабып куйдылар. Аракы исә һәрвакыттагыча җитмәде Фроловка янә дә кунакханәгә "ак баш' артыннан барып килергә туры килде
Бу вакыйгадан сон 15 минутлап та вакыт үтмәгәндер, базар мәйданыңда Фроловны Пакистанлы полицейскийлар тоткарлады Мескенне күз ачып йомганчы такси белән каядыр алып та киттеләр
Ни булганын кичкә таба гына белдек Фроловны спиртлы эчемлекне пропагандалаганы өчен кулга алганнар икән. Үзе дә ахмак инде, аракыны кунакханәдән челтәр букча белән ташыган икән Рәсәй түгел бу сина1
Әйе, Әмирлекләрдә теләсә нинди спиртлы эчемлекне пропагандалау, куллану тыела. Монын очен жэза бик кырыс Фроловны да 30 көнгә төрмәгә ябып куйдылар Дибаи шәһәре үзәгендә әфган сугышы ветераннарының очрашуы эю шулай күңелсез тәмамланды. Ә без Ростов-Донга Сергей Фроловсыз гына очып киттек
Иртән багаж өчен акча түләргә дип Ростовнын автопредприятие кассасында чират торам Халык шактый гына Чиратым килеп җитте дигәндә генә, алдыма ниндидер майор килеп керде дә. кәгазьләрен касса тәрәзәсенә төртте
— 200 нче йөк Ике урынга. Новгородка кадәр
Мин анын тактсызлыгына хәйран калып, үземне яклап сүз әйтергә уйлаган идем, хәрби:
— 200 нче йөк — гроблар, солдат гроблары Аларны Чәчэнстаннан Ростовка тимер юл белән рефрежератор вагоннарла китерәләр, ә аннан сон без бөтен Россия буенча туганнарына таратабыз Шундый махсус батальон бар, — дип аңлаткач, үземә оят булып китт е Шушы конгә кадәр 200 нче йөкнен ни икәнлеген белмәгәнмен икән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Дибаинын базар мәйданында очраган кулсыз Әхмәт белән аяксыз Кәримнең дөньядан туйган күзләре, нурсыз карашлары хәтеремә килде
— Кем гаепле?..
Ягьсүф ШӘФЫЙКОВ, журналист