Логотип Казан Утлары
Роман

КЫЯДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘР

 Көн салкынча, күк йөзе йолдызлы, ләкин караңгы иде. Чиратып җибәргән ахры аякка пычрак ябышмый, шулай да һава чиркандыргыч дымлы иде Үзе дә абайламастан. Сунарчин күл буена таба атлады. Монда әле берни күрерлек түгел, хәтта су өслеге дә кара поднос сыман Күл төбендә чекерәешеп яткан йолдызлар, әйтерсең, шул подноска тезеп куелган ахаклар Тын Төн белән көн тартышырга җыенган сихерле чак. «Чакырмаулары шул микәнни?— дип уйлап алды Ризван, партия шәһәр комитеты җитәкчеләрен күздә тотып.— Ни булып бетә инде бу? Элек торгызу бик кыен эш микәнни? Әллә сон һаман да шикләнәләрме, бөтен шөбһәләрне юкка чыгарырлык саллы дәлилләр табылмыймы? Шулай булганда нишләргә кала инде’ Беренче секре тарь киңәшен тотып, партиягә яңадан керергәме? Юк. ул хакта сүз булуы мөмкин түгел. Эшләр шулай җай гына барса, тагын атна ун көннән Зәйсуга кайтырлар, шәт Шәһәр комитетына барыр, аяк терәп сөйләшер Инде алай да булмаса. өлкә комитеты бар. Мәскәү бар бит әле Быелгы ялың шуның белән үтәчәк. > Әллә нәрсәдер куркытты, әллә вакытлары җитеп күл өстендә каз-үрдәкләр тавышланып алды Ризван, башын күтәреп, шул якка карады Уйлана торгач, шәйләмәгән дә икән кара пәрдә эреп юкка чыккан, су өстендә аксыл-кызгылт нурлар уйный иде Ә арырак гүя кемдер ап-ак мамык көнҗәләләре тезеп чыккан күл өсте тулы кош корт Алар тагын да катырак тавышланырга, канатларын җилпи-җилпн, су өстен дә очына-йөгеренә башладылар Менә бер төркеме, судан аерылып, һавага күтәрелде. Ризванның баш очында гына әйләнеп очарга тотынды Аңа әле тегеннән, әле моннан берәмләп тә. вак төркемчекләр булып та яңадан-яңа кошлар кушылды Киек казлар! Аларның шулай кычкыры шулары, әйләнеп уйнап очулары үзләренә ял биргән, тамакларын туйдырган Аккош күле белән хушлашулары булган икән Тагын да биек кәрәк, тайга өстенә күтәрелеп, билгеле бер тәртипкә тетелделәр дә. Ир тешнең югары агымына таба очып киттеләр Алардан соң чүрәкәй үрдәкләр кузгалды Күлнең ерактагы аулак почмагыннан «Чүррн чүрри» дип аваз сала-сала торналар күтәрелде Ә кайсыларыдыр әле Ахыры Башы 0 нчы саидл кеге стажны кабат һаман, башларын суга тыга-тыга, тамак туйдыра, бу игелекле күлдән аерылып китәселәре килмичә, һаман юаналар иде. Ризван аларны озын муеннарыннан.мәһабәт йөзүләреннән танып алды. Аккошлар!.. Менә алары да куккә күтәрелде. «Йә. сау булыгыз ннде, адрессыз кешеләр»,— дигәндәй, шәһәрчек өстендә бер-ике әйләнделәр дә, тегеләре артыннан җылы якларга очып киттеләр Күл тынып, бушап калды, тагын да ямансу булып китте. Ләкин бу өметсез, шыксыз юксыну түгел, җылы, ләззәтле бер сагыш иде. Инде борылып китәргә дип торганда, ул ачыш ясады. Алай, димәк, бу күл килде-кнтте генә түгел, иркен тундра сахрасыннан көньякка китеп баручы кошларның туктап ял итүе урыны да икән. Киекләр шулай җыйнаулашып куна төшкәч, җимле, азыклы күл дигән сүз. Шундый игелекле урында шартлату эшләре алып барырга, табигать хәзинәсен ямьсезләргә ярыймы соң5 ' Юк. Ризван хаклы, мең тапкыр хаклы — әйләнеп узарга кирәк Аккош күлен! Проектта бу күлне турыга кисеп үтү каралган иде Эзләнүчеләр моннан көзен яисә кышын узганнар булса кирәк, күлнең тирәнлеген үлчәп тормаганнар, торбаны, гадәттәгечә, су төбенә салуны планлаштырганнар Төзүчеләр килеп төшкәч, трасса узачак урынның сай икәнлеге ачыкланды. Кышларын үткәргечнең бозга ябышып катуы, зарарлануы мөмкин. Елан сазлыгын кичкәндә яңа ысул үзен аклагач, Аккош күленә торбаны ничек салу ягы үзеннән-үзе ачыкланды — йөздереп, билгеле. Шулай да Аитов исеменә докладной язды Сунарчин, табигатьне саклау йөзеннән. Аккош күлен әйләнеп үтәргә кирәклеген исбатлады. Көн саен диярлек рация аша сөйләшеп торсалар да. Аитов ул хакта сүз кузгатмады. Аның каравы, куптән түгел Тубылда булып узган техсовет утырышында Сунарчин хатын көн тәртибенә беренче итеп куйды Үзеннән-үзе аңлашылып, аныңча нәтиҗә ясауны сорап торган нәрсәнең бу кадәр үк бәхәс кубаруын көтмәгән иде Ризван. Хатны укып чыгуга, зал ду купты: барысы бердәм шауларга, бәхәсләшергә тотындылар Ул арада Казанбаев торып басты, мондагы шау-шуны җиңәргә тырышып, кычкырып җибәрде. — Сунарчин тагын мөгез чыгармакчы. иптәшләр! Торбаның һәр тоннасы күпме торганын барыбыз да беләбез. Ә ул ил байлыгын әрәм- шәрәм итмәкче. дәүләт кесәсенә кереп, яхшатлы булмакчы. Монысы бер булса, икенчедән, проект кат кат каралган, Мәскәү хәтле Мәскәүдә расланган. аны инде ниндидер Сунарчиннар гына үзгәртә алмый. Юк. безнең бүлек моңа юл куймаячак! Акмыек сазлыгы буенда булып узган мәгълүм вакыйгадан соң, Айрат Казанбаев идарәгә, аның технология бүлегенә инженер булып күчкән иде Шуннан бирле күчәр башын Ризванга җае чыккан саен орындырып тора. Сунарчин нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итмәсен, аның үтенечен кире кага, еш кына тискәресен гамәлгә кертүгә ирешә иде. Ул үзенең теге чакта җиңелеп калуын Ризваннан гына күрә, җае килгәндә аны «тешләп» алырга чамалый Шуңа да Айрат сүзләренә исе китмәде Ризванның, үзенең тәкъдиме үтәчәгенә инанган хәлдә, тыныч кына башкаларны тыңлады Әмма тәэминатчылар һәм экономистлар Казанбаев сүзенә нык ябыштылар, «Торба кыйммәт, өстәвенә дефицит, аның белән шаярырга ярамый»,— дип тәкрарладылар Ризванны яклап чыгучылар да булмады түгел, шулай да күпчелек торбаны йөздереп салу ягында иде һәрвакыт сүзен кистереп әйтә торган Аитов исә бу юлы дәшмәде: әллә күпчелеккә каршы чыгасы килмәде. әллә үзе дә алар фикерендә иде. Техсовет Сунарчин тәкъдимен кире ка кты Ризван барына үпкәләп, турсаеп йөрде, бу хакта онытырга тырышты. Әмма трассадан кайтып, күзенә күл чалынуга, кабат шул турыда уйлана башлый иде. Тик юкка баш ватуда, үзеңне-үзең бетерүдә мәгънә юк, артын белән киртә җимереп булмый бит инде. Телен тешләп булса да 64 үзен күндерде Башкаларга кирәкми икән, нигә дин әле ул гына борчы лып йөри? Өченче көн колонна күл буена җитеп туктагач та, Ризван үрсәләнмәскә, ачыргаланмаска тырышты Әмма бүген тандагы манзара, йөзләрчә киек кошларның куана- куана күлдә туенулары, аннан соң шашып-шатланып уйнап алулары, сагышлы кычкыра-кычкыра көньякка китеп барулары Сунарчннны әллә * нишләтте Ныклы бер карарга килеп, үҗәтләнеп шәһәрчеккә кайтты. § экскаваторчылар вакытлыча урнашкан кызыл почмакка узды - Менә нәрсә, егетләр. - диде ул, кайнарланып, - хәзер үк яр 5 буйлап траншея казырга тотынабыз Менә моннан Тәрәзә янына килеп, тегеләргә торба узачак урынны күрсәтте дә үзе. < иртәнге чәен дә эчеп тормыйча. Клнменков янына китеп барды Ул әйләнеп кайтканда инде экскаватор, чирәмле яр буен ертып. * шәһәрчеккә якынлашып килә иде Сунарчнн артыннан ук монтажчы ♦ лар күренде, йортлар кырыенда ук кызу эш башланды. Ризван үзе исә. “ бераз суынып, сабырланып, конторкасына кереп китте Иртәнге радио- J киңәшмә башланыр чак җитеп килә иде. Изоляцияләүчеләргә хәзергә эш юк иде әле монда. Монтажчылар ның, җир казучыларның кайнашуларын карап-карап йөрделәр дә әлеге ~ фанер гөмбә янына җыелдылар Калын эш киемнәреннән асынып- Z бүсенеп утырган төзүчеләр вокзалда поезд көтеп торучы пассажирлар- г ны хәтерләтә иде. Сүз әлеге дә баягы кайту турында башланып китте , Кайту белән безнең туйга киләсез, җәмәгать.— дип сөйләргә тотынды Кавказ, булачак хатыны ягына кырын кырын күз салып Ну ләкин безнең шартларга чыдар булсагыз гына Өч тәүлексез дә таралу юк, шулай бит, Дания?! Кимендә өч оркестр булыр дин торабыз Кубыздан башлап саксофоннарга кадәр. Әпипәдән тотынып, буги-вуги биерлек булсын. Сезнең яшьтә алай ук килешми инде ул. Кавказ Монысы читтәрәк утыручы Шәхсәнәм тавышы иде. Артык шау-шусыз гына бер җыелып утырабыз да бегте-кнтте Нишләп килешмәсен, дип чәчрәп чыкты Дания Нәрсо. безнең акчабыз юкмы, гөрләтеп туй итәрлек мөмкинлегебез юкмы?! Аннан, Кавказ дүрт биш тапкыр өйләнсә дә. мин беренче тапкыр гына чыгам ич кияүгә' Әйтәсе дә юк. үлчәнмәгән ефәк Ха-ха-ха! Мәүлетбай бер я..- гызы шаркылдап көлеп җибәрде - Ә син кысылма, акчаңны санавыңны бел,— дип аның сүзен кырт кисте Дания Тырышыбрак сана, машиналык булгандыр инде, шәт Машиналык кына бар инде анысы барын Мәүлетбай, канәгатьләнеп, куен дәфтәрен тез башына сугып алды Гомер булса, малайлар өйләндерәсе, кызларны кияүгә бирәсе дә бар бит әле — Әллә син дә туй ясар идең. Мәүлетбай? Кеше кыланганны кыланырбыз инде анысы Мин кайту белән гариза язам, диде Гөлзәминә, башкача бер яры чыкмыйм, бәпкәчләрем янында гына торам һәй, ул бәпкәчләреңне инде өйләндерергә вакыт Ә мин кайтмыйм, дип әңгәмәгә кушылды Бәкер һәм авыр сулап куйды Сәетнафа белән калам Әби үлгәч, хәбәр итәрсез Юк. нменны сиңа калырга ярамый, дип. басынкы тавыш белән әңгәмәгә Сыртлан КУШЫЛДЫ Аулакта калуга, эчеп үләчәксең син. Бәкер. Без булганга гына бәйдән ычкынырга шикләнеп торасың Шулай бит. әйт. шулай бит Бәкер кызарып башын аска иде. аннан торып ук китте Уңайсыз тынлыкта аны ике дистә күз озатып калды Бу авыр тынлыкны Анатолий челпәрәмә китерде: Туктагыз әле. ни дип барыгыз да бер җырны җырлыйсыз әле 65 сез. Кайту да кайту, имеш. Кем әйтте сон, әле сезгә кайтасыз, дип. Безнең участокта эш тәмамлану белән нефть үткәргече төзелеп бетте дигән сүз түгел лә. Әнә, алда башланмаган Салым сазлыклары! Бригаданың тугарыла башлавына Шаязның эче пошып йөри иде. Җаен табып тезгенне җыебрак тотарга кирәклеген дә белә, тик үзе дә Зәйсуга кайтачакларына күңеле белән ышанып, дәртләнеп йөри, шуңа күрә уңга да, сулга да дәшми иде. Хәзер исә Толик авызыннан чыккан сүзне куәтләргә ашыкты: — Чыннан да, күршеләргә ярдәмгә барырга туры килмәгәе. — Кушалар икән, барабыз гына! Ачык ишектән Сунарчинга аларның тавышлары ишетелеп тора иде. Төзүчеләрнең бәхәсләренә елмаеп куйды ул. Ризван менә буш вагонда Аитов дәшкәнне көтеп, аптырап утыра. Өстәвенә, битәрләү, шелтә сүзләре тыңларга туры киләчәк әле. Ярый ла пыран-заран китереп орышу белән генә чикләнсә. Олыгайган көнеңдә зуррак күңелсезлек- ләргә дучар булуың да бар. Башбаштаклык өчен түбәңнән сыйпамыйлар. — Синең хәлләр ничек, Ризван Актуганович? Тавыш шул кадәр ачык һәм шул кадәр якында иде ки, Сунарчин сискәнеп артына борылды. Шунда гына сорауның рациядән ишетелүенә инанды, микрофонны кулына алып, кнопкага басты. — Менә утырам,— диде ул Аитовка, башкача ни дияргә дә белмичә. — Тагын бер-ике көн утырырга туры килер, Ризван Актуганович. Шартлатучылар бушамады әле. Әллә соң күлнең теге ягын бетереп куясызмы?! — Без күлне үттек инде,— диде Ризван, тәвәккәлләп, һәм тәрәзә төбендә кайнашкан сварщикларга карап алды — Ничек үттегез? — Әйләнеп уздык. Рация байтак кына дәшми торды. Сунарчин аннан сүгенү яисә бугаз ертып кычкыру галәмәте көтте. Тик Әсфәндиярның тавышы тыныч иде. Шулай да канәгатьсезлеге сизелми калмады: — Менә нәрсә. Ризван Актуганович, сиңа бит инде алтмыш тула бугай. — Шуннан... — Акыл керергә вакыт дим. Сунарчинның тавышы ныгыды: — Шуңа да әйләнеп узарга булдым, Әсфәндияр Газарович. — Ну-ну. Техсоветтан акыллырак булмакчы иттең алайса. Ризван авыр сулап куйды, кызарып-янып чыкты, акланырга тотынды: — Бүген төнлә күлгә җылы якка китеп баручы кошлар тукталган иле, Әсфәндияр Газарович. Аккошлар, каз-үрдәкләр, торналар... Иртән үзем карап тордым, су өсте ап-ак иде... - Әһә, син әле лирик та икән,— дип җавап кайтарды рация Аитов тавышы белән.— Сиңа шигырьләр язарга иде, Ризван Актуганович. — Анысы мәҗбүри түгел, ә менә табигатьне ярата белү һәркемгә кирәк! — Ярый!— Аитовның тавышы көрәйде, кискенләнде.— Ул аккошларның сиңа күпмегә төшкәнен соңрак санарсың... Кайчан бетерәсең? — Тагын ике көннән рапорт бирербез, дип торам. Безгә, нәрсә, җыена башларгамы? « — Кая? — Зәйсуга, әлбәттә. — Кайнарланма. Эшегез бетүгә үзем барып чыгам... Хуш! Колонна эшкә кичке буйда гына тотына алды. Беркайчан булма- ганча, онытылып, ярсып эшләделәр Ике-өч сәгать вакыт эчендә күлне әйләнеп уздылар да теге сазанаклылар чистарткан урман межасына ук кереп киттеләр Сәгать уннарда гына туктап, жәяүләп шәһәрчеккә кайттылар, күңелле шаулашып ашханәгә үттеләр Аларның шатлыклы ыгы-зыгыларына кызыгып. Сунарчин да шул якка атлады Ашханәгә житәрәк. кисәк туктап калды Вагонның прожектор белән яктыртылган * стенасына эре хәрефләр белән «Ур-ра' Туган якка - Зәйсута'». «Өйгә — 2 хатын янына'». «Долой Сазанак, яшәсен Зәйсу!»— дигән сүзләр язылган ~ иде Сунарчин көлеп жибәрде. якынрак килеп, тагын бер кат өндәүләргә | күз салды. Күр. икенчесе аларны акбур белән аркылы сызган да өсләренә 2 кыйгачлап. «Алга күршеләргә ярдәмгә'»— дип язган, аннары аска- < рак: «Төзәтмәгә ышанырга!»—дип өстәгән һәм сырлап-сырлап имзасын » куйган иде. * 27 ? Кеше дигәнең шулай яратылган, күрәсең юлында олы мәшәкатькә * тап булдымы, ничектер үзгәрә дә китә йөрәгендә шул сынауны ерып х чыгардай егәр барын тоя. бөтен тәненә ниндидер гайрәт йөгергәнен сизә. 2 үзенең рухи көчен, мускул һәм акыл көчен алда торган шул эшне жиңеп - чыгуга туплый Инде каршылык беттеме, ул ничектер сүрелеп-сүлпән- ; ләнеп кала, гамьсез бер затка әверелә сыман Бу көннәрдә безнең төзүчеләр дә әнә шундыйрак халәттә Бер кара- < ганда, моның шулай булуы табигый да иде Эшнең киеренке чагында алны-ялны белмәделәр, төн йокылары белән исәпләшмәделәр Аның каравы, вәгъдәләрендә тордылар үзләренә билгеләнгән кырыс чакрымнарда торба салуны срогыннан элек башкарып чыктылар Инде килеп, эш беткәч берничә көн элкен-селкен йөриләр, туарылып бер ял итәләр икән, моның өчен кем битәрләсен ди аларны9 ' Бригадир күзләрен ачканда инде тәрәзәләргә сыек яктылык иңгән, таң жир өстеннән талгын елга булып ага иде Уйланырга да иренеп, уры нында озак аунады Торып кая барасың ди? Кызык, алдында ачык бер максаты булмаса. битараф бер затка әйләнә икән бәндә Бөтен барлыгын шундый күңелсезлек биләп алганга гажнзләнеп. ашыга-кабалана тышка атылды, бераздан каенлыкка барып керде Биредә инде кыш якынлашу галәмәте снзёлә. Әйе. көз башта яфракларга чаткы сипте, аннары бөтен тайганы ялкын белән урады Инде менә бар яшел лекне көйдереп тә бетергән Яфраклары коелгангамы, каенлык ачылып, тагын да яктырып киткән Шулай да жәйге тантана, яшәеш тантанасы юк инде монда, бары тик сагыш та моң гына Әнә ич, агач төпләрендәге кырау да эремәгән хәтта Атлый торгач, ылыслы урманга килен керде. Салкын жилләр монда да шактый эш майтарган Көзге ачык буяулар югалып, урман ямь яшел булып калган Үләннәр корып беткәнгәме, аланнар иркенәеп киткән, урыны урыны белән муртайган төпләр калкып чыккан Шуларга карап, онытылып барганда. Шаязның колагына чыр чу чалынды Эрбет чиклә веклегенә килеп кергән икән Монда исә тулы бер ярминкә кышка калган кошлар, жәнлекләр. ыгы-зыгы кубып, кырыс көннәргә әзерләнә ләр Әнә. кечкенә генә саз песнәкләре, сак күкшәләр һәм хәйләкәр саесканнар үзләре генә белгән жнрләргә эрбет чикләвеге яшерәләр Ботак араларында әледэн-әле тиеннәрнең купшы койрыклары күре неп китә, алар да азык запасларын тулыландыралар Шаяз сәгатенә күз салды. Уклар унбергә якынлашып киләләр иде Менә снн әй Сазанакка кузгалыр вакыт жнткән ләбаса' Бүгенге уңыш бәйрәменә чакырганнар иде бит Ул. атлый йөгерә. шәһәрчеккә ашыкты Барысы да ишегалдында иде Шаяз сәерсенеп кенә капкадан үтте, төркемгә кушылды, әмма барының берьюлы сөйләвеннән берни аңла малы Бригадир ипләп кенә Сыртланның кабыргасына төртте — Ни булды. Сыртлан абый? — Бәй. ишетмәдеңмени? Кунаклар бар Антон белән теге партком секретаре Вагон-йортларны. ашханәне карап йөриләр әнә Аның сүзен раслагандай, ашханәдән Сунарчин. идарә начальнигы белән Рябинин килеп чыкты. Аитов. авыр гәүдәле булгангамы, һәрвакыттагыча салмак, бераз гына бөкрәеп атлый, кашлары күзләре өстенә ишелеп төшкән Шулай да кәефе начар түгел бугай, ирен читенә елмаю кысылып калган төсле Рябининны исә. теге чакта, мөрәжәгать кабул иткәндә күрмәгән булсаң, андый зур эштә эшләүче дип уйламассың да Малай да малай, бу да малай Шушы кадәр яшь кешене парткомга ничек сайлаганнар? Кызларныкыдай зур зәңгәр күзләрендә әллә сорау, әллә гаҗәпсенү. Бите гел хатынкызларныкы инде. ак. чиста, мөлаем Әллә сакал-мыегы да юк инде? Әллә, төкләре аксыл-сары булып, беленми генәме? — Менә бригадир да монда икән,—диде Сунарчин. Шаязны күреп алуга,— Әйдә, ияр безгә. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, җитәкчеләр нәкъ Кавказ яши торган вагонга юнәлделәр Торакның һич кенә дә атасы-анасы юк: идәне чүпле, урын-җир җыймаган, бөтен җирдә кием-салым аунап ята, шулар арасында ачык зәңгәр төстәге баян күренеп тора иде. — Ямьсез яшисез, бригадир, күңелсез.—дип куйды Рябинин. Шаязны шелтәләп — Эшегез тыгыз чак булса бер хәл иде. Кайту шаукымы. Дмитрий Ильич. - дип мыгырданды Шаяз. секретарьның исеме исенә төшүенә шатланып Тик бу куанычы шунда ук көенеч белән алышынды. Хәзер ул үзе яши торган вагонга барып керәчәкләр Ә хәлләр анда да мактанырлык түгел Бөтенләй үк оятка калырга язмаган икән Моннан чыгуга, җитәкчеләр мунчага таба борылдылар, аннан душны, кибетне, медпунктны карап чыктылар, иң соңгысы итеп кызыл почмакка туктадылар Төрле яңалык-хәбәрләрдән мохтаҗ булып яшәгән шәһәрчеккә төзелеш башлыклары килеп чыксын да. кем инде тыныч кына читтә калсын, ди Трассачыларның күбесе, тартынып-нитеп тормастаи, өерләре белән начальство артыннан ияреп йөрделәр Хәтта кызыл почмакка да тагылып килделәр әнә. Җитәкчеләр исә монда озаккарак тукталдылар — сүзнең каймагы шушында булырга тиеш иде, күрәсең. — Менә нәрсә, иптәш шагыйрь,— дип башлады Аитов. килгәннән бирле эчен тырнап йөргән сүзен әйтеп.— синең күл лирикасының күпмегә төшкәнен беләсеңме соң? — Ярар инде, җиңүчене хөкем итмиләр, дип Ризванны якларга ашыкты Рябинин Тукта. Дмитрий Ильич, якламый тор. Башбаштаклыкның ни икәнен аңласын бу карт җүләр Сине яклау өчен, хөрмәтле Ризван Актуганович. кабат техсовет утырышы җыярга, өч сәгать буе көрәш мәйданы тотарга туры килде миңа Җитмәсә кайберәүләр, теге кем әле. якташың Казанбаев «Сунарчинны судка бирергә кирәк», дип ду килде Яклаучың шәп булып чыкты Рәхмәт диген Дмитрий Ильичка... Ярый, бу хакта сүз шуның белән бетте. Киңәшмәне ннчәдә башлыйбыз? — Егетләр ашап алсыннар инде. Әсфәндияр Газарович Алар өстәл яныннан кузгалырга да өлгермәде, кырыйларына Рябинин килеп басты. — Сездә, алдынгы колоннада, мондый ук хәлләргә тап булырмын димәгән идем, иптәш Сунарчин,—диде ул тыныч кына — Стена газетагыз май аенда чыккан килеш бит Парторг Бөркетев ни карый? Ризван ни дияргә дә белмәде Акланыр иде. акланырлык түгел, хәйләләр иде. ни диясең инде монда? Шулчак һич көтелмәгән хәл булды, сүзгә бусагада утырган Анатолий кушылды: — Айга менгән заманда, төсле телевидение заманасында кемгә кирәк соң ул стена газетасы? Ярыш шартларын тикшергәндә бар дип 68 «карга» кую өчен генә бит ул. Рябинин сагаеп калды, бу минутта гажизлек ярылып яткан зәңгәр күзләрен Анатолийга төбәде: ~ Э-э-Э, сез кем буласыз сон? Узыгыз әле монда Аитов Анатолий ягына хәтәр генә карап алды да Рябининга эндәште. ♦ — Без кузгалыйк әле, Дмитрий Ильич Эшегез беткәч, конторкага 3 килерсез i Сунарчин белән Аитов чыгып киткәч, кызыл почмак тынып калды, 5 партком секретаре, ишек катына узып. Анатолий каршына килеп басты 3 — Уратып-уратып кына ни әйтмәкче буласыз? Толик исә аның соравын ишетмәде дә Ишекнең икенче як яңагына » текәлгән килеш сөйләвендә булды 5 — Сез менә вагон идәннәрендәге чүпне күрдегез, беркемгә хажәте ♦ булмаган стена газетасын искә төшердегез Ә мин жүләр, эшлекле сүз f кузгатырсыз дип, һаман сезгә ияреп йөрим J — Кызык, бик кызык,— дип куйды Рябинин, үзалдына сөйләнгән- * дай - Без күреп житкермәгәнбез икән, үзегез башлагыз эшлекле * сүзне. х — Сезнең урында булсаммы мин. иптәш Рябинин, беренче башлап = сорар идем: иптәшләр, дияр идем, нишләп трассага яшьләр килми. 5 дияр идем. > Кызык, гажәеп кызык, — дип кабатлады Рябинин һәм идән буйлап йөрергә тотынды, аннан килеп өстәл артына утырды - Андый сорау ны биргән дә булыр идем мин бәлки Тик. күрүемчә, яшьләр бөтенләй үк килми түгел икән бит — Альбертны әйтәсезме?!— дип кычкырып жибәрде Анатолий, партком секретаре каршына барып - Альберт трассада очраклы күренеш Менә мин аны машинистлыкка өйрәткән булам хәзер Сизеп торам юкка маташу, юкка көч түгү Альберт — башына йөгән кимәгән тай әле ул Чыгымчылап, муенын сындыруы бар - Юкка, юкка сез болай дип бүлдерде аны Рябинин Иң йөгәнсез кырыкмышлардан да менә дигән атлар үстерергә була Тнк алар ны яхшылап тәрбияләргә, өйрәтә белергә генә кирәк Бер уңайдан әй тим стена газетасы хакындагы фикерегез дә дөрес ту гел Аның масса ларны тәрбияләүдә үткен корал булудан туктаганы юк һәм булмас та Без менә бергәләп аны чыгаруны бүген үк жайга салырбыз да Шулаймы?' Гомумән, без төп сүздән читкә киттек Димәк, трассага яшьләр килми дисез? - Килмиләр, иптәш Рябинин — Ә нигә? Сәбәп нәрсәдә3 - Гомере буе кыр ялан сакласынмы' Эше эш булса иде ичмасам Үзе пычрак, үзе авыр — Ә сездә аны жииеләйтү буенча конкрет тәкъдим бармы3 — Булмаса. сөйләмим дә мин — Мәсәлән? — Мәсәлән, изоляцияләү агрегатын читтән, һич югы торба салгыч тан торып идарә итү — Кызык, гажәеп кызык! Сезнең фикер башка агымнарда эшләүче күпләрнең фикере белән аваздаш Конкретрак сүзен бармы юн? — Проблеманың техник ягын ерып чыгарлык белем юк шул минем, иптәш Рябинин — Менә шунда да шул хнкмәт Ул хакта байтак кеше баш вата, егеткәем Белүемчә, институт бетергән инженерлар да уйлана Әмма әлегә барып чыкмый Ә эшне ашыктырырга кирәк Рябинин порт филеннән кәгазьләр, кесәсеннән каләмен аллы Без менә «Правда» га .W1 асына мәкалә яздык Нәкъ син сөйләгәннәрне нигезләп күрсәттек, фәнни тикшеренү институтында утыра торган укымышлы ирләрне оял ИЧ тырга исәп. Күрәсеңме, биш-алты дистә эшче кул куйган монда. Әйдә, синең исемне дә өстик. Кем буласың әле син? — Анатолий Синицын. 28 — Президиум сайлап тормыйбыз, иптәшләр.— диде Рябинин сөйләшүне башлап — Чөнки без сезнең янга эшкә йомгак ясарга да, саубуллашырга дип тә түгел, киңәшергә килдек. Партком секретареның бу сүзеннән колаклары үрә торды төзүчеләрнең. чышын-пышын сөйләшеп алдылар. «Ничек ди? Саубуллашырга түгел диме? Димәк. Себер сазын изәселәр бар икән әле» Пышылдаулар Рябининның колагына чалынмый калмады, шуңа да трассачыларга җавап бирергә ашыккандай, сүзен дәвам итте: — Әйе. саубуллашырга түгел. Шулай да бер түгәрәкләнеп җыелганбыз икән, кайбер йомгаклау фикерләре әйтергә рөхсәт итегез. Барыннан да элек мин сезне зур җиңүегез белән котларга телим. Молодцы, дуслар, сүзегездә тордыгыз, очлап чыктыгыз бит тәки. Бер-берегезнең үкчәсенә басып килдегез, кәвешбашмакларыгызны таптап бетердегез. Шаязны әйткән дә юк — томырылып чапты трасса буйлап. Шуңа да гел алда булдыгыз Менә шуны истә тотып, администрация, партком, профсоюз комитеты сезнең бригаданы Истәлек байрагы белән бүләкләргә булдылар. Рябинин стенага сөяп куелган байракны кулына алды, аның чехолын салдырып, кабат урталыкка чыкты. — Уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм, иптәш Рамаев. Шаяз. кыяр-кыймас кына урыныннан кузгалып, партком секретаре янына узды. Нигәдер янып, кызарып чыкты, тантана бетүгә, ашыгып урынына китте. Ләкин утырмады, мондый зур бүләк алганнан соң җавап итеп ни дә булса әйтергә кирәген белә иде ул. Шул исенә төшеп, кабат Рябининга таба борылды: — Куенда гына йөртербез бу байракны! Төзүчеләр ыгы-зыгы килмичә генә шапы-шопы кул чабып алдылар. Партком секретаре, тамак кыргалап. кабат сүз башларга дип торганда. иң арттагы рәттән Мәүлетбай тавыш биреп куйды: — Карагыз әле. иптәш секретарь, байракның бер дә чуклары-ча- чаклары юкмыни соң? — Аңлатыбрак сөйләгез, зинһар.— диде Рябинин. Башкалар исә Мәүлетбайның тел төбен аңлап алганнар иде инде. Барысына да кыен, уңайсыз булып китте, сүз куешкандай, күзләрен идәнгә төбәделәр. Кызыл почмакны матәм тынлыгы басты. Авыр тынлыкны Аитов бозды: — Борчылмагыз, иптәш кем. чугы да. чачагы да бар. Киңәшмәдән соң ведомостька кул куеп алырсыз премияне. Башкача бу хакта сүз озайту күренми иде. Рябинин сүзен дәвам итте: Мин башта ук әйттем, иптәшләр. Бу безнең саубуллашу да. бөтен эшкә йомгак ясау да түгел. Шунлыктан ул яклары юньләп уйланмады да. без бары чираттагы премияне алып килдек сезгә. Ә бүләкләр булачак алар. Хәтта орденмедальләр дә. Тик аңа хәтле Ватан кушканны, партия кушканны намус белән үтәп чыгасы — нефть үткәргечен салып бетерәсе бар. Ә Тулаем алганда, трассада эшләр байтак бит әле. егетләр. Обь буенда йөзләрчә чакрымнарга сузылган сазлыкларда торба салынмаган, чакма кыялы Урал сыртлары үтелмәгән, сезнекеннән башка агымнарда эшләр бетеп җитмәгән. Нефть кудыру станцияләре саласы, ниһаять, торба юлын су белән сынап карыйсы бар. Саный китсәң, күп. һай. күп әле эшләр! Ә кешеләр, бигрәк тә сездән •сталар җитешми. Менә шуңа киңәшкә дип килдек тә без. Ул. запасында башка сүзе калмагандай, кисәк кенә тынып калды, як-ягына каранды Үткен карашы исә Сунарчинга төбәлеп ялварды «Я. әйт. әйт инде, трассада калабыз дип әйт» дип сорый иде аның күзләре Юк. ни дә булса әйтергә ашыкмады Ризван Әч дигәнгә түч дип торса. Сунарчин да булмас иде ул. Ризван көтте, башлыкларның * картаны тулысынча ачып салуларын, трассачыларның мәсьәләгә ничег- 2 рәк караячакларын көтте Эшчеләрдән алда сүз әйтеп, аяныч хәлдә ~ калуың бар Шулай ук алардан алда җитәкчеләргә аркылыга сөйләп 5 утыру да килешми Төзүчеләрдән дә сөйлим дип сикереп төшүче күренми иде Алар < инде Рябинин чыгышыннан, дөресрәге, аның беренче сүзеннән үк. монда S кышларга туры киләчәген чамалаганнар иде Калырга була анысы, ж акчасы да әйбәт төшә Себердә Тик туган яклар. Зәй буйлары бик ♦ сагындырды шул Акча дип ел әйләнәсенә никахлы хатының белән дә “ күрешмичә яшәп булмый бит инде, балаларны күрмичә бигрәк тә J Үзе дә төзүче, гомерен трассада үткәргән «адрессыз кеше* буларак. = егетләрнең ни уйлауларын тиз төшенеп алды Антов Әйе. мондый чакта аларны тупас сүз, әмерприказ белән күндерермен димә, эресә яхшы - сүзгә генә эри эшче кеше Әх, сөйләшүне берьюлы үткәрел ялгышты X лар микәнни? Аерым аерым кылларын тарткалап карарга, бигрәк тә ? коммунистлар, комсомоллар белән киңәшергә иде башта Хәер, хәзер бу хакта баш ватарга соң инде, сүз башланган икән, аны ахырына кадәр җиткерергә кирәк Ул. авыр чайкалып, аягына басты — Белом, талчыкканыгызны да белом, якыннарыгызны ничек сагы нуыгызны да сизеп торам, дип башлады сүзен Аитов. мөмкин хәтле тәмле телле булырга тырышып — Дмитрий Ильич әйткәнчә, моңа хәтле ничек эшләвегез дә мәгълүм безгә. Сезгә чын мәгънәсендә авыр чакрым нар, кырыс чакрымнар туры килде Зарланмадыгыз, сукранмадыгыз, алны ялны белми эшләдегез һәм җиңеп чыктыгыз Рәхмәт сезгә Инде минем сезне тагын да тотарга, әмер биреп эшләтергә хакым юк Аңлый сызмы, хакым юк Ләкин мин сорый алам, үтенә алам һәм шулай итәм дә: нефть үткәргечен салып бетергәнче бездә калыгыз, ә, егетләр?' Мин моны Ватан исеменнән, партия исеменнән сорыйм, иптәшләр Кызыл почмакны тагын тынлык басты Ләкин б> инде баягы сыман дәһшәтле тынлык түгел, һәр минең сораулар белән тулган, кайнап эшләгән чагы иде Берәү дә беркемне ашыктырмады, һәркем үз уена чумып утыра бирде Иң элек Сыртлан аңына килде. Ул инде баштан ук мәгълүм бер карарны ныгыткан иде Трасса ветераны, коммунист һәм партгруппорг буларак, ул әллә ил чакырган җиргә бармый кала ала’ Шуның өстенә, аңа Себер ни дә. Зәйсу ни хатыны янәшәсендә, балалар исә бары бер алар янында түгел инде хәзер — Кайда эшләргә соң? Мондамы, әллә Уралга күченәбезме’ дип сорады ул Аитовтан Бу инде бозның кузгалуы иде Шуңа шатланып, канатланып җавап бирде Әсфәндияр Күченеп торасы юк Үзегез туктаган җирдән үк дәвам итәсез Кошлар көньякка, без төньякка, значыт - дип куйды Кавказ — Шулайрак килеп чыга Инде Себердә калу калмау турында икеләнүче, бәхәсләшүче юк. барысы да бердәм алда торган эшләр хакында сөйләшәләр иде — Туктагыз әле. дип сүзгә кушылды моңа кадәр тын утырган Шаяз 1.1 Эше »ш инде онын. күрмә Язга кайТЫП киләбездер ич башта. Сазлыклар туңмый торып, барыбер берни кырып булмаячак - Анысы хак. Аитов ана таба борылды Каты салкыннар баш ланмый торып, колонна тоташ сазлыклар зонасына керә алмаячак. Димәк, кайберәүләргә ун-унбиш көнгә кайтып килергә мөмкин дигән сүз. — Ә кайберәүләргә? — Ә кайберәүләргә. конкретрак алганда, торба салгыч машинистларына аерым үтенечем бар минем. Рамаев. Менә карале ..— Ул папкасыннан карта чыгарып, тезе өстенә җәеп салды, имән бармагын Обь елгасы өстенә төртеп, мавыгып сүзен дәвам, иттерде: — Менә монда. Обь ярында, нефть үткәргеченең язмышы хәл ителә бу көннәрдә. Анда трассадагы, бәлки бөтен дөньядагыдыр, иң зур кичү салына, моңа кадәр беркайда да күрелмәгән озын дюкер елга төбенә ятачак. Аңлйй- сың булыр, эшне су туңганчы бетерергә кирәк. Ләкин су асты эшләрен башкаручылар үзләре генә өлгерә алмый Өлгергән тәкъдирдә дә, йөзләрчә тонна авырлыгындагы дюкерны салышу өчен өстәмә көчләр кирәгәчәк. Теләге булганнарны шунда ярдәмгә чакырам мин. Табылырмы теләүчеләр? Теләүчеләр дип Барсак, барыбыз бергә инде, дип килеште Шаяз.— Тик торба салгычларны ничек күчерәбез соң? Турыга — сазлык, вертолет күтәрә алмый бу албастыларны. — Ул ягы уйланган — Актов картасын җыеп, папкасына салып куйды Яңаларны бирәбез анда. Машиналар инде Иртештә. Кичә кич баржага төяделәр аларны. Киңәшмәне рәсми ябучы булмаса да. трассачылар тарала башлады, башлыклар гына урыныннан кузгалырга ашыкмыйлар иде. — Миңа да барырга туры килер бит? — дип сорап куйды Сунарчин. Ни өчендер җавапны Рябинин бирде: Егетләр синнән башка да ерып чыгар. Ризван Актуганович. Сез кайтып ял итеп килегез булмаса. Партком секретаренең бу сүзләре артында нидер ята иде. Моны сизенде Ризван, шулай да эшчеләр алдында бу хакта сүз озайтмады. Аның каравы, кызыл почмакта үзләре генә калгач, Рябинин серне ачып бирде. — Сезнең ни булды анда, Зәйсуда? — диде ул, Ризван янына утырып — Горком бюросына чакыралар менә. Ул портфелендә актарынып, бер кәгазь чыгарды, аны Сунарчинга сузды Тегесе аны кат-кат укып чыкты, тик шатланырга да. кайгырырга да белмәде, гадәтенчә, басылып, танып калды. Рябинин исә моны үзенчә аңлады, агым начальнигын шелтәләп башын чайкап куйды. — Шушы яшегездә бюро бусагасын таптыйсыз, ә. Ризван Актуганович ! Таптарга туры килә. Дмитрий Ильич. Нәрсә булды соң? — һай. сөйләсәң бик озак. Әпә, Әсфәндияр Газарович белә ул хакта. Бик кызыксынсагыз, юлда сөйләп бирер үзегезгә. 29 Төмән аэропортына килеп җитүгә, көн бозылды — дөньяны томалап эре. җепшек кар яварга тотынды. Татарстанда да һава шундыйрак. күрәсең: ни Казан, ни Бөгелмә самолетлар кабул итми икән. Кәефе тәмам кырылса да. Сунарчин чыгырыннан чыкмады, тыныч кына утырып, ни буласын көтте. Сабырлыгы сары алтын булып чыкты бит тәки, бераздан Уфага самолет очачагын хәбәр иттеләр. Урынына утыруга, күз алдына партия шәһәр комитеты секретареның киң. иркен бүлмәсе килеп басты. Әнә бер тарафта рәткә тезеп куелган, төйгән шомырт төсендәге ялтырап торган өстәлләр. Бюро утырышы шунда үтә булыр. «Я. сөйлә, иптәш Сунарчин. берсен лә яшерми сөйлә», диярләр бюро членнары. Нәрсә әйтер ул аларга? 72 Баштан узганның барын да сөйләсәң, тыңларга сабырлыклары җитмәс, тулы бер роман бит Иң кирәген, иң әһәмиятлесен генә әйтеп бирергәдер. бәлки? Ә кайсы кирәк тә. кайсы кирәкми соң аның3 Менә сайла инде үзең, вакытың җитәрлек бит әле синең _ ...Сугыш беткәч тә аңа туган якларына кайтырга туры килмәде Баштарак «Шулай кирәк»,— дип тоттылар, аннан инде үзе үк хәрби хезмәтне ташлыйсы итмәде өченче дистәне тутырганда һаман-һаман һөнәр алыштырып йөрмәссең бит. Зәйсуга кайтып, бер ай дигәндә бухгалтер кыз Хәлимә белән танышты, гаилә корып җибәрде дә. хатынлы ир булып, частена әйләнеп кайтты Әмма Ризванга гомере буе хәрби киемдә йөрү насыйп булмаган икән Тыныч шартларда биш ел хезмәт иткәч, врачлар аңарда нерв чире таптылар һәм аулаграк җиргә. Ыгы-зыгылардан азаграк эшкә күчәргә тәкъдим иттеләр Кая барсын, тагын туган ягына Зәйсуга кайтып төште Сунарчин Туганнарыннан һәм дус-ншләреннән алган хатларны укып, бу як лардагы яңалыклар турында ишеткән иде инде ул Шулай да мондый ук үзгәрешләр күрермен дип көтмәгән иде Кайтып төшсә, заман ахыры җитеп, халыклар урыныннан кубарылган да дөньядагы бөтен кеше шушы бәләкәй Зәйсуга җыелган диярсең Зәй буеның язын су басмый торган калку ярына бихисап чатырлар, землянкалар тезелгән Ындыр артындагы чирәмлектә ниндидер конторалар, автоколонналар Аларга терәлеп тоташ төзелеш мәйданы сузылган Бер якта инде такта барак лар. ниндидер цехлар калыккан, ә аннан да арырак басу түренә нефть вышкалары менеп баскан Зәйсуда төпләнәчәгенә тәмам инангач. Сунарчин. учетка керергә дип. партия район комитетына китте Беренче секретарь ярым хәрби киемле яшь кеше үзе кабул итте аны Шәһәр дисәң, шәһәр булып җит мәгән, район үзәге дисәң, аның кысасына гына сыймаган Зәйсуда эшләр шактый катлаулы бугай, секретарьның зур көрән күзләрендә, тнк баскан йөзендә талчыгу сизелеп тора Шулай га Ризванны ачык йөз белән каршылады Күргәнсез, ишеткәнсездер, гомер ата баба тотмаган эшләр кузгаттык: скважиналар бораулыйбыз, нефть чыгарабыз, асфальт юллар, олы-олы заводлар, ниһаять, шәһәр салабыз Сез төзүче бугай бит Гафу итегез, дип бүлдерде аны Ризван, төзүче булып эшләргә туры килмәде шул Тыңлап бетерергә сабырлыгыгыз җитмәде алайса, дип. секре тарь аның каршында туктап калды Ярый, төн сүзгә күчик Төзү эше дә. бораулау эше дә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз сезгә Аларына кеше табылыр Ә менә җитәкчеләр, бигрәк тә шушы төбәктә туып үскән җитәкчеләр җитешми Зәйсуда Секретарь тынып калды, сүзләрем ничегрәк тәэсир итте икән моңа дигәндәй. Ризванга сынаулы караш ташлады Сунарчин исә аның сүзеннән сискәнеп китте. «Әллә соң үз аппаратына кодалыймы бу?» дигән уй үтте башыннан Бездә авыр хәлдәге бер предприятие бар. 1НП дәвам итте секретарь һәм соры күзләрен тутырып Ризванга каралы Әйе әйе. сер түгел, бик авыр хәлдә Промкомбинат дип атала Директорын да баш инженерын да ташка үлчим Җитмәсә, безнең силемл.жебе* буенча, анда бармаклары үзләренә таба гына бөгелә торган бер төркем хаким лек игә Тиешле кешеләр эш алып бара инде анда 11Һлай га эзләренә төшә алганыбыз юк Кыскасы, райком сезне шул предприятиегә директор итеп тәкъдим итә Көтелмәгән сүздән Ризванның тәне эсселе-суыклы булып китте I и М.ЫШЫр Hie х\җа1ЫК HIIVH.. ҖИТМЧСЯМ к .... ОК каре..ашыр иде үз гомерендә партия кушуына каршы килгәне булмады Шуңа ла өнсез калды — Хәзер үк җавап бирегез димим,— дип ярдәмгә килде кабинет хуҗасы — Уйлагыз, ләкин сузмагыз Җавабыгызны оештыру бүлеге мөдиренә бирерсез. Комбинат турында мәгълүматларны да аңардан ала аласыз. Хушыгыз Үзе генә уйласа, үзе генә хәл итсә, бәлки ул дөрес карарга да килгән булыр иде. Хатыны белән киңәшеп ялгышты. Хәлимәнең начальник хатыны булырга яратуын хәрби хезмәттә чагында ук белә иде югыйсә. Айга бер. кайда бер ире машина белән кайткач, шофер янәшәсенә утырып базарга чыгып керсә, Хәлимәсе атна-ун көн буе оҗмахта булгандай йөри иде Частьта уздырылган биш елы генерал хатыныннан көнләшеп үтте. Инде үз аягы белән килеп кергән бәхетне ычкындырамы соң, райком секретаре тәкъдименә чатлап ябышты: — Җүләр булма, Ризваным, ризалаш,—дип тәкрарлады. Юк ла. хатыны сүзенә генә карамады Ризван. Ничарадан бичара дигәндәй, сыныкка сылтау эзләп маташуы гына Үзенең үтә намуслы- лыгы, боргалана алмавы белән ризалашты ул директор вазифасына Промкомбинат дигәннәре йөрсәң йөреп, җыйсаң җыел бетерерлек булмаган таркау бер хуҗалык иде. Аның авыл саен диярлек цехлары булып, берсендә урман кисәләр дә такта яралар, икенчесендә кабык батырып мунчала алалар, кап сугалар, өченчесендә дуга, тәгәрмәч тугымнары, чана табаннары бөгәләр, яшь талдан артлы чаналар, тарантас арбалар, кәрҗиннәр үрәләр, дүртенчесендә кирпеч сугалар Район мәктәпләре өчен парталар, өстәл-урындыклар, эскәмия ише нәрсәләр ясап чыгару да шушы предприятиегә йөкләтелгән. Беренче ае авылларда йөреп, цехлар белән танышып үтте, шуңа да эш кәгазьләрендә берни аңламый иде әле Производство исә син төшендеңме-юкмы дип тормый, үз җае белән бара да бара Анда дистәләрчә кеше эшли, аларга хезмәтләре өчен түләргә кирәк. Банктан акча алып, аны эшчеләргә бирү һәм башка бик күп төрле финанс операцияләре җитәкче имзасына бәйле. Ай ахыры якынлашуга. Ризван өстәленә кочагы белән кәгазь кертеп салдылар — нарядлар, боерыклар, заказлар Күңеле белән сизә Сунарчин: тикшерергә, нәрсә икәнлекләрен ачыклау зарур боларның. Тик моның өчен вакыт кирәк. Хезмәткәрләр исә көтми көн тудымы, берсе кәгазьләрнең бер ншенә, икенчесе башкаларына кул куюны таләп итә. Конторадагыларны үз урыннарына тиз утыртты, әмма эшчеләр кереп теңкәгә тия башладылар: — Нишләп нарядларны тоткарлыйсыз?! — Нигә хезмәт хакы бирмисез?! Көннәр буе дәвам иткән тавыштан тәмам туеп беткәч, аны-моны карап тормады, күзен йомып кәгазьләргә кул куйды Айлар үткәч кенә хуҗалык эшенә төшенә башлады Сунарчин. Хезмәтне оештыруны гына түгел, документларны, финанс тәртипләрен дә аңышты Өч-дүрт айдан соң инде ул промкомбинаттагы хәлләрне биш бармагы кебек белә иде. Ул гына да түгел, теге чакны райком секретаре кисәткән группаның да эзенә төште. Предприятиенең элеккеге директорын, аңардан мирас булып калган биш инженерны, бухгалтерны һәм урта звенодан тагын алты кешене кулга алдылар, озакка сузылган тикшерү эшләре башланды Хуҗалык эшендә беренче адымнарын ясаган директорның зур җиңүе иде бу. Хәзер инде иркенләп эшләргә, хуҗалыкны җайга салырга була, дип шатланып йөрде Ризван Әмма бу җиңү борынгы Рим тарихындагы Пирр җиңүе булып чыкты Бер айдан соң Сунарчинның үзен дә алып киттеләр Беренче очрашуда ук суд тикшерүчесе аның алдына бер кочак кәгазь чыгарып салды: — Имзалар сезнекеме? Өстәлгә өелгән наряд-заказларның барында да Сунарчинның бор- галапборгалап куйган имзасы иде. Үз имзаңнан ничек баш тартасың? 74 Тик аларның ялган документлар икәнен кем уйлаган* Ризван хаклыкның тантана итүен, эшкә райком секретаре катнашуын көтте Әмма бу вакыт районда аның язмышыннан зуррак хәлләр купкан иде. Зәйсуга кала исеме бирелеп, шәһәр һәм район коммунистларын берләштергән яңа партоешма төзелгән көннәр Әлеге райком секретаре -белгечлеге буенча агроном - башка авыл хуҗалыгы * районына күчерелеп, җитәкчелекне бүтән куллар алган чак Шул ыгы 2 зыгы эчендә ялгыз камерада нахак гаептән чалара башлаган Ризван ~ язмышы онытылган иде Суд карарын укыганда, судья аңа төбәп карамады, күз карашын 3 яшерергә тырышты Шулай да калтыранган тавыш кырыс чынбарлыкны < әйтеп салды «Алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә!» Уфада такси алып. Зәйсуга кадәр машина кууның да файдасы * тимәде, ул кайтып төшкәндә көн тәмам кичкә авышкан иде инде Шулай « да ниндидер өмет, омтылыш Ризванны һаман да шәһәр комитетына ? әйди иде Өенә кагылмастан, машинасын шәһәр үзәгендәге мәйданга _ куды. Өч катлы бина каршына килеп туктагач, шофер белән исәп = хисапны өзде дә чемоданын тотып, ашыга-кабалана икенче катка менеп * китте, яныппешеп кабул итү бүлмәсенә барып керде < Бюро утырышы тәмамланмадымы әле? диде Ризван, исәнләшергә дә онытып Секретарь кызның йөзенә, аю күргәндәй, гаҗәпсенү чыкты «Бу тегеләйрәк түгел микән?» дигәндәй, сәерсенеп Ризванга карап торды да. тавышсыз гына, икегә ачыла торган биек көрән ишектән кереп китте Ризван авыр сулап куйды, тәрәзә буена узып, тышка, мәйдан га күз салды Менә син, әй. бюрога өлгерә алмады бит. аның өчен генә кабат җыелмас бит бюро членнары Бнлгесезлектә. газапта тагын көтәргә, кабат йокысыз төннәр уздырырга кала, күрәсең Керегез, дигән тавышка сискәнеп. Ризван артына борылды һәм әлеге кыз белән күзгә-күз очрашты Люстралары сүндерелеп, өстәл лампасы гына яндырып куелган кабинет ярым караңгы иде Алсу абажурлы лампа артында утырган секретарьны Ризван башта абайламый торды Бирегә рәхим итегез. Ризван Актуганович. дигән сүзләрне ишеткәч кенә түргә узды, пешкән чия төсендәге зур өстәл каршын да туктап калды Кайтуыгыз белән, диде секретарь һәм. урыннан кубып, аңа кулын сузды Утырыгыз. Ризван Актуганович Сунарчин тез буыннарының йомшаруын тоеп алды, янәшәдәге йомшак урындыкка чүкте Кайтуын кайттык та менә уңайсыз хәл килеп чыкты бит әле. Аркадий Аркадьевич. диде ул көрсенеп Аэрофлот кыен хәлдә кал дырды - Да-а-а. бик әйбәт килеп чыкмады, диде секретарь, аның белән килешеп. Шулчак өстәлдәге телефонның берсе зыңлап куйды, бүлмә хуҗасы трубканы күтәрде дә цем беләкдер сөйләшә башлады «Аңлашылды, карамаганнар», дип нәтиҗә ясады Рнзван үзалдына Әллә карап та кире какканнармы, шуңа салкын гына сөйләшәме бу Аркадий Аркадьевич? „ _ л Секретарь исә ерактагы әңгәмәдәшенә «Карарбыз, хәл итәрбез», диде дә трубканы урынына куеп, өстәлдә таралып яткан кәгазьләрен тәртипкә китерергә тотынды. Ә сез молодец. Рнзван Актуганович. диде ул кәгазьләре белән мавыгып.— Рәхмәт, зәйсулылар йөзен кызартмадыгыз. Күз алдыма китерәм: Себер шартларында нәтиҗәле эшләү асат булмагандыр. Егетләргә дә минем рәхмәтемне җиткерегез. — Сез... Сез ул хакта беләсезмени? - Ничек инде белми ди. хөрмәтле Ризван Актуганович! — Секретарь ничектер яктырып китте, кәгазьләрен ташлап. Сунарчинга текәлде .— Мин генә түгел, бөтен шәһәр белә сезнең хәлләрне. Ничек әле. Елан сазымы? Аны үтүегезне дә, кырыс чакрымнарыгызны да. колхозга күпер салып бирүегезне дә Үзебезнең «Хезмәт даны» һәр адымыгызны диярлек яктыртып барды бит — Онытмагач ярый инде, рәхмәт,— диде Ризван юаш кына. — Ә ничек онытырга мөмкин? Кстати, шул сездән килеп торган әйбәт хәбәрләр эшегезнең уңышын хәл итә язды да инде. Тик... Ризван торып аягына басканын сизми дә калды. — Ничек? Мәсьәлә каралды әллә? Дулкынланмагыз. Ризван Актуганович. утырыгыз - Секретарьның тавышы тыныч, юаткыч иде. — Беләсез бит инде, персональ эш үзегездән башка каралмый. Сунарчин. кабинет хуҗасының күзенә керердәй булып, аңа текәлде: «Нигә суза? Турысын гына әйтәсе килмиме?» - Анысы,— дип дәвам итте Аркадий Аркадьевич,— бюро членнарын кабат чакыруы да кыен булмас иде. Тик менә мәсьәлә хәл ителә, элеккеге стажыгыз сакланган хәлдә партия сафына кайтуыгыз белән котларга кала дигәндә, тагын бер нәрсә килеп чыкты бит әле — Ул җитез генә өстәленең тартмасын ачты, аннан берберенә беркеткән кәгазьләр чыгарды, аларны Ризванга сузды — Менә... Кичә генә Казан- баев шәхсән үзе кертеп чыкты. Зәйсуга командировкага кайткан. Сунарчин ни үле, ни тере хәлдә кәгазьләрне алды Авызы кипте, тыны кайнарланды. Комсызланып язуга текәлде, әмма тигезле-тигезсез хәрефләр, бер урында гына тормый, биешәләр иде. Ниһаять. Ризван үзен кулга алды, гадәти тынычлыгына кайтты, кабаланмый гына укый башлады: «Партиянең Зәйсу шәһәр комитетына. Безнең коллектив члены Ризван Сунарчинның персональ эше каралачагын ишеткәч, принципиаль коммунист буларак, түбәндәгеләрне хәбәр итүне үземнең намус эшем дип карыйм һәм Сунарчинның партия сафына алынуын яки кабат кайтарылуын иртәрәк дип саныйм. Механнкалаштырылган колонна начальнигы Р Сунарчин эшендә үзен кирәгеннән артык иркен тота, нефть үткәргече төзү җитәкчеләре белән исәпләшми, башбаштаклык күрсәтә, барыбыз өчен дә кадерле булган дәүләт средстволарын әрәм-шәрәм итә. Аннан килеп. Р. Сунарчин колоннада тәрбия эшенә бөтенләй игътибар итми. Коллективта эчү-исерү очраклары гадәти хәл санала, хәтта унар тәүлек утырып чыгучылар да бар. Мәсәлән...» Ризван шикаятьнең хәрефен хәрефкә укып чыкты, башын иеп. сүзсез калды. — Тынычланыгыз. Ризван Актуганович — Секретарь уң ягындагы тумбочка өстеннән графин алып, хрусталь стаканга су агызды, аны Сунарчинга сузды. — Казанбаев хаксыз дип булмый,— диде Ризван, суны йотып куйгач.— Кешеләр фәрештә түгел. — Димәк, шикаять белән килешәсез? — Язылганнарны расларга да, инкарь итеп акланырга да җыенмыйм,- диде Ризван, үзен шактый иркен тотып — Мөмкин булса. Аркадий Аркадьевич, аны төзелеш парткомына җибәрегез, ә?! Тикшерерләр Алар инде иң объектив җавапны бирерләр. — Без дә шундыйрак фикердә.— Секретарь өстәлдә яткан шикаятьне алып, өстәле тартмасына салып куйды — Идарә парткомыннан сез- ней хакта характеристика сорарга дип тора идек Ә сез борчылмагыз. Ризван Актуганович, инде күп калмады Минемчә, эшегез уңайга хәл ителер Шуңа иманыбыз камил булмаса. сезне колонна хәтле колоннага «.итәкче итеп куяр идекме инде, йә?! Сунарчин дәшмәде, чал чәчле башын иеп. күңелсез кыяфәттә күләгә булып утыра бирде Аркадий Аркадьевич аны кызганып куйды, әйт- * кәннәре тагын да ышанычлырак булсын өчен өстәргә ашыкты — Сезгә түгел, безгә тетрәнергә, вөҗдан газабы кичерергә туры | килә Кемнәрдер ясаган ахмаклык өчен гафу үтенү асат дисеңме? 5 Кабул итү бүлмәсенә чыккач. Ризван нишләргә дә белмичә оныты- 4 лып беравык басып торды. Ярый әле теге кызый китеп барган да. < аның бу иләс-миләс хәленнән көлүче юк Ул бераздан гына фикер з йөртерлек хәлгә килде, ашыкмый кабаланмый гына өйләренең телефон 2 номерын җыйды, трубканың сузып-сузып чыелдавын тыңлап торды ♦ Кинәт йөрәге сыкрап-әрнеп кунды. «Кибеткә-мазар чыккан бугай».— ® дип тынычландырды үзен, трубканы куйды да. ашыгып, түбәнгә төшеп * китте х Атлаган саен хырлы татлылана барды Ризванның Тәсминур аны. * гадәтенчә, капка төбенә чыгып каршы алыр. «Пә алла, исән икән- =• сең!»— дияр ул тыкрыкта Ризван күренүгә һәм. көче җитү-җитмәүне “ абайламастан, иренең чемоданына килеп ябышыр «Кер. әйдә, хәзер х пилмән салам, әллә соң коенып чыгасынмы башта7»— дип такмаклар * Әмма Ризван көткән, ул хыялланган кич булып чыкмады бу Капка төбендә дә берәү дә юк. ишек тоткасы бау белән бәйләп куелган иде. Сунарчин. бауны чишеп, ишегалдына үтте һәм тәмам аптырап калды өйгә уза торган сукмак буендагы кура җиләге куакларының бәйләнмәвен караңгыда да шәйләргә мөмкин иде «Мөгаен, чирләгән бу», дигән уй үтте Ризванның башыннан һәм күтәрелеп алга карады Анда дөм караңгы булып утырган чиркәү кадәрле өй йөрәгендәге шомны арттырды гына Ул кызуланып болдыр янына үтте, ишек бикле иде Йөрәге сулкылдап чатнап куйды, ашыга-ашыга билгеләнгән урыннан таш астыннан ачкыч эзләп тапты Кереп ут яндыргач, беренче эш итеп бөтен җирне карап чыкты Тик моның белән генә эчендәге шөбһә кимемәде, өстәл шкафларга утыр ган тузан шиген арттырды гына Нигә икәнен үзе дә белмәстән, чемо данын ачты, күчтәнәчләрен алып, кухняга узды Кинәт йөрәге янә кагып куйды, хәле китте Әйберләрен аш өстәленә кунды да янәшә сендәге урындыкка чүкте башын иеп берни уйлый алмый утырды Тик бераздан гына «Киткән Тәсминур булыН Тәсминур түзмәгәч инде». - дип куйды Ризван тынычланыйм дип. кухняда бераз басып торды да. бикләргә ниятләп, ншеккә килде, каршысына кабаланып Нурлы килеп керде II Ризван абый аймылыш булып беткәнсез ич җиде ул керә- керешкә Син монда кайтып төшкәнсең. Тәсминур апа исә анда китеп барды «Ялгызлыктан тилергәнче. Ризваным янына барам».— ди Инде ул анда кан кайгырып йөридер Ризван шатлыгыннан очып китәр хәлгә җитте, авызы колакларына хәтле ерылды Тәсминур Тәсминур Себердә алайса7 ' Ай. рәхмәт. Нурлы Тегесе исә аның нигә шатланганына һнч кенә дә төшенә алмады, әллә соң бу бераз ычкына башлаганмы дигәндәй. Сунарчннга карал алды да сорап куйды: Безнекеләр кайтмыймыни. Ризван абый7 Чыгып китүләренә ярты ел була лабаса Ризван хатынның тулы гәүдәсенә, ничектер тартылып, сулып калган. ш\ 1 ук вакытта тагын да матурлана төшкән йөзенә карап, ничегрәк җавап бирәсен уйлады Әмма Нурлыны тынычландырырлык җылы, матур сүзләр тапмады — Алар калды шул әле, Нурлы. Эш килеп чыкты бит, әй,— диде аптырагач. — Эшче кешегә чыгып тора ңнде ул эш дигәнең,— дип куйды Нурлы, сүзенә тирән бер мәгънә салып.— Ничек соң, исән-саулармы үзләре? — Шөкер, җир җимертеп йөри Шаязың. Сәлам җиткерергә кушты,— диде Ризван өстәлгә борылып — Әйдә, утыр әле, Нурлы, торма чит кеше кебек. — Рәхмәт, утырып тормыйм, бәләкәчебез ялгыз бит. — Алайса, ни инде. Нурлы, мин озак тормам Әйтәселәреңне әйтеп җибәрерсең. — Әй, Ризван абый, ир булгач, аның үзенә генә сөйли торган сүзләр дә бар икән дөньяда! Шулай өзгәләнеп, Нурлы ишеккә таба кузгалды. Ризван аны озатмады, исәр кешедәй ачык ишек янында басып торуында булды. Тукта, ни булып чыкты соң әле бу? Бер дә юкка юл газабы кичергән, бушка Уфадан ук машина куган икән ләбаса. Инде нишләргә соң? Ә, әйе.. Китәргә. Менә хәзер үк аэропортка ычкынырга. Бәлки, юлда куып җитәр әле ул Тәсминурын. 31 Моңа хәтле иң төгәл карталарда да күрсәтелмәгән бәләкәй генә Лямин авылы кинәт кенә бик шөһрәтле булып китте. Аның исемен Мәскәү газеталары телгә алды, радио дикторлары кабатлады. Монда, Обь буенда исә, ыгы-зыгы артканнан-арта барды. Бүген иртән су асты эшләре башкару трестыннан начальник урынбасары килеп төште, дю- керны салу белән җитәкчелек итәчәк, имеш. Аның артыннан ук Обь өстендә тагын ике вертолет күренде. Алар үзләре өчен махсус ясалган мәйданчыкка төшеп утыруга, аннан Аитов белән Рябинин, тагын әллә кемнәр килеп чыкты, эш мәйданында халык күзгә күренеп артты. Биредә инде штурмга бар да әзер иде. Дюкер тарту өчен махсус китерелгән үтә куәтле чыгыр әллә кайчан уң ярга чыгарылып, җиргә беркетеп куелган Аның киртә юанлыгы корыч арканы, Обь аша сузылып, иң озын торба буынын кысып алган. Шулай да штурмга команды бирүче юк әле. Җитәкчеләр ашыкмыйлар, һаман да нидер тикшерәләр, саныйлар, рация аша ун як яр белән сөйләшеп алалар Шулай булмый ни. кечкенә генә елганы кичү дә уен түгел, аңа да айлар буе әзерләнәләр Биредә исә дюкер, чакрым ярымлы булып, егерме метр тирәнлектә ятарга тиеш Мондый зур дюкер- ны салганнары юк иде әле Шуңа кабаланмыйлар, шуңа барын да җиде кат үлчиләр. Көн, сорап алгандай, кояшлы иде. Шактый салкынча. Тик эшчеләр аны сизәрлек түгел, яр буе кайнап-гөрләп тора. Төзүчеләр, менә- менә пәрдә күтәреләсен көткән артистлар сыман, үзләрен киеренке тоталар. Кайсысыныңдыр рациядә сөйләшүе ишетелеп китте: — Уң яр. уң яр! Мин — сул яр Сез әзерме? Прием... Менә дюкерның башыннан эләктергән корыч аркан тартылып куйды. Команда пунктында, яңа көннең йөрәге талпынгандай, флаг җилфердәп алды. — По-о-о-шел!!! Моторлар үкерде, аяк астында җир тетрәде, күп тонналы торба, аждаһа рәвешле итеп иң элек башын күтәрде, аннан ыңгырашып куйды, һәм салмак шуышып, елгага таба кузгалды Тиздән аның башы Обьның ярсулы дулкыннары арасына кереп чумачак. Ничә айлар әзерләнгән җитди эшнең болай уңай башлануына канатланган Шаяз бер мәл үзен машинасы белән бербөтен итеп тойды. 78 Үзе дә сизмәстән, куәтле моторга көч биреп бара икән Исенә килеп, алга — Бәкер агрегатына күз салса, торба салгыч бераз кыйгачлап дюкерга таба бара иде Ачудан күзен кан басты Шаязның. урыныннан күтәрелеп. Бәкергә кычкырды: — Нишлисең син. миңгерәү баш?! Сулга ал машинаңны' Ыргагыңны күтәр! * Ул сүзен әйтеп бетермәде, торба салгычның чылбыры дюкерга тиеп г китте, берничә тактаны сындырып чыгарды Шаяз. үзен-үзе онытып. 2 тормозга басты, туп булып җиргә сикерде, «ә» дигәнче барып, алдагы 2 торба салгычның өстенә менде з — Нишлисең син. сволочь! Каударланып рычагны тартты, куәтле машина күндәм генә сулга 5 борылды Шунда гына Бәкернең бөгәрләнеп агрегат идәнендә аунап 2 ятуын абайлап алды. Торба салгычны туктатты да машинасыннан башын * күтәрде. ’ = — Ни булды? s Гайрәтле машиналар кәрваны туктап калды Ул арада чыгырга * төшкән артык зур нагрузкадан киртә юанлыгы корыч аркан өзелеп чыкты. * аның сүтелгән җепселләре сызгырышып Шаязның баш өстеннән үтте Тик * ул боларны сизмәде = Ни булды? - дип кабатлады ул. Бәкер өстенә иелеп. Тегесе җавап бирерлек хәлдә түгел иде Аның күзләре акаеп чыккан. < ирен кырыйлары күбекләнгән иде Авызыннан яман булып аракы исе килә. Шаяз аны күтәреп алды, ипләп кенә машинадан төште дә мед пунктка йөгерде Артында, елга өстендә, кызыл ракета күтәрелде. Отбой' — Доктор, тизрәк, доктор1 дип кычкырды ул. медпункт ишеген ачуга һәм. эчкә узып. Бәкерне ак җәймәле топчанга салды Медсестра ашыкмый гына бәлагә таручының өстенә иелде, кулындагы мамык белән аның иреннәрен сөртеп алды, күзенә карады Аннан кулын тотып, пульсын тикшерә башлады Укол бирегез, укол!— дип өтәләнде Шаяз. үзенең кулыннан бер ни килмәслеген тоеп Ни генә бирсәң дә соң инде, диде медсестра тыныч кына — Нәрсә сөйлисез сез?! — Шаяз атылып топчан янына килде Бәкер нең йөзеннән кан качкан, бите, күзләре саргаеп калган иде Кинәт тыны кысылды Шаязның. тамак төбенә кайнар төер калыкты Медсестра, аны бер якка кысрыклап. Бәкернең битенә ак бүз каплады да. берни булмагандай, кечкенә өстәле янына килде — Мәетнең исемен, фамилиясен, туган елын беләсезме? Мәет? Бүген иртән генә алар белән сөйләшеп, бергә эшкә килгән кеше мәет, имеш Кан арада лыкынырга өлгергән ул? Бу дөнья нигә шул кадәрле рәхимсез? Бүген бар. иртәгә юк кеше дигәнең Шаяз. авыр уйларына чумып, медсестра сораган мәгълүматларны тезде дә ашыгып тышка атлады Аңа бәрелә-сугыла. вагонга Антон белән Рябинин, трест вәкиле кереп киттеләр Хезмәттәшләре дә шунда ишек төбендә икән, бригадирны күрүгә, аны урап алдылар Нәрсә? Исәнме? — Бетте Дөнья мәшәкатеннән дә. хатыны белән әбисе җәбереннән дә котылды кеше, диде Шая*. лиыр гына Крах булганмыни3 Мен.» син. әй?- дип куйды Кавказ Шул аракы, аракы харап итә ир-егетләр башын дип нәтиҗә ясады Сыртлан Калганы төштәге кебек тиз һәм бәйләнешсез үтте Медпункт белән штаб арасында кешеләр чабышты, рациядән кемдер Гөманне чакырды, «табут» «самолет» дигән сүзләр ишетелеп алды Ул арада Бәкернең носилкага салынган гәүдәсен алып чыктылар Көтелмәгән кайгыдан баш лары иелгән трассачылар аны күтәреп, вертолетлар төшә торган мәй данчыкка алып киттеләр Обь өстендә, күз күреме җирдә, жил шуклана, ярма төсле кар бөртекләрен боз өсләтеп куа — жәяүле буран себерә. Җилләргә җиде чатын ачкан тәбәнәк кыя өстендә Шаяз басып тора Кырык градуска җиткән салкынны да. йөнтәс кашларының ап-ак булып бәсләнүен дэ тоймый ул. Уйлары кургашын төсле авыр, күңелсез. Ничә ел бергә эшләгән иптәшен югалту ачысы да, су асты эшләрен башкаручыларга ярдәмгә килеп, хурлыкка калу, алар аркасында штурмның тагын бер тәүлеккә кичегү ояты да бар иде аларда. Бәкер үлгән шомлы көннән соң киеренкелектә үткән тугыз тәүлек эчендә басылып уйланырга да. адәмчә ял итәргә дә туры килмәде. Төзүчеләр көн саен унуникешәр сәгать эшләп, эт булып арып кайталар, рәтләп юынып та тормастан, ятып йоклыйлар иде. Өзелгән арканны шул көнне үк алыштырдылар. Эшчеләр прожекторлар яктысында төн уртасына кадәр эшләделәр. Водолазларга бигрәк тә нык эләкте. Су астыннан берсе чыгуга, икенчесе төпкә чума. Икенче көнне бар да яңабаштан кабатланды. Хәзер Шаяз басып торган яр өстендә, ялкын булып, флаг талпынды, соңгы чиккә җитеп моторлар үкерде, яр калтырап торды. Бераздан инде дюкерның башы боз астына кереп чумды Кабат чигенделәр, авыр йөкне эләктереп, тагын алга эттеләр, янә чигенделәр... Аннан соң ярсулы хезмәт эчендә тагын сигез көн узды. Буыннар бер бер артлы ялганып, елга төбенә чума торды. Иң соңгысын ялгап, дюкерны бөтен буена тарттырганда, авырлык шул чиккә җитте ки, сантиметрларны санап эшләделәр. Шулай да җиңделәр. Тик бүгенге шатлыкны, җиңү тантанасын Бәкер генә күрмәде. Эх, нигә теге чакта, хант авылына барган көнне тотмады аны Шаяз?! Кире борылып, кибеткә йөгерүеннән үк шикләнгән иде югыйсә. Нигә катырак тормады? Ни өчен аны иркенәйтте? Шулай, үлем үкенечсез булмый шул инде ул Хәзер хет үкен, хет терсәгеңне тешлә — үлгәнне терелтә алмыйсың. Ул, башын күтәреп, елга өстенә карады. Боз буйлап крестьян чанасына җигелгән ат юырта, теге якта эшләүчеләргә азык-төлек, кирәк- яраклар алып бара. Әйе, тормыш дәвам итә. Ныгып җитмәгән бозга машиналар керә алмагач, ат булса да юллаганнар әнә. Шулчак күзе кыя өстендәге ромашкаларга төште. Күр инде бу назлыкайларны! Көзге кырауларга да бирешмәгәннәр, шушы салкында да ак чукларын коймаганнар Бозлы җил белән тартыша-тартыша һаман да яшәргә дип талпынган булалар Каян килеп, ничек үскән алар бу ялангач кыяда? Хәер, чәчәкләр үтә нәфис, нәзберек тоелса да, бик әрсез һәм яшәүчән алар. Шаязның укыганы, ишеткәне бар: эдельвейс дигәне иң биектәге тауның карлы үзәннәрендә дә үсә икән. Шаяз тагын аргы якка карады. Кешеләргә үчеккәндәй, салкын усаллана Сварщиклар инде, әнә, яңак һәм борыннары туңмасын дип, махсус битлек киеп алганнар. Анда елганың ике ярын, кавыштыру өчен соңгы эшләр бара, актык җөйләр салына. Шул тирәдә үк водолазлар кайнаша. Аларның әле берсе, әле икенчесе боз астына чумып, дюкернын ятышын тикшерә. Әйе, тормыш дәвам итә. Җирән алаша да теге якка чыгып җитте әнә. Яр башындагы ромашкалар исә нәрсәгәдер хәйран калып һаман Обька таба талпыналар. Кешеләрдәге батырлык һәм тәвәккәллеккә таң калганнармы? Әллә, трассачыларның чыдамлыгыннан үрнәк алып, үзләре дә кырыс салкыннарга бирешмәскә тырышуларымы? 32 Поезд туктап, вагоннан чыгуга, Ризван комсызланып тирә-юньгә карап алды Шә-әп, монда да кар яуган, ләкин җил аны чабылмый калган үлән араларына, яткыл. арга һәм тайгага куып, жир өсген ала кола калдырган Ә юл буендагы карагайларны әкияти бер бакчага әйлән дереп, бәс сарган Сунарчин янәшәдә яткан шпал өстеннән бер уч кар алып, аны кыскалап карады Кар бөртекләре коры тоз сыман таралып тора ярыйсы ук салкын, димәк Булса булсын гына инде: баткаклар б?раз I унын сварщиклар беләк жир казучылар эшли башларлар ичмасам ♦ Монда килеп тик ятуда мәгънә юк Ул арада поезд, буферларын шалтыратып, урыныннан кузгалды, х монсу кычкырта кычкырта. Салым сазлыклары ягына китеп күздән югалды Ризван, башын күтәреп, сабыр карашын шул тарафка төбәде Ничек - икән анда сазлыклар патшалыгында? Тракторлар булса да керерлек 5 туна алды микән'-' Сазанакка кичке якта килеп төшүләренә карамастан, ул шәһәрчеккә з ашыкмады. Кулларына чемодан, эреле-ваклы төенчекләр тоткан, чыркыл * даша чыркылдаша. урман межасына таба атлаучы төзүчеләрне карашы = белән озатып, перрон ролен үтәүче мәйданчыкта басып калды «Менә ° бит бар да ничек тиз онытыла, дип фикер йөртте ул. ерагая барган * трассачыларга карап,— әле беркөн генә. Бәкерне күмгәннән сон барысы ' да кайгылы, чырайлары сытык, сөйләшүләре шыпырт, күңелсез иде L Бүген әнә берни булмагандай шаярышып баралар Тормыш кануннары *• шулайдыр инде Әгәр дә кеше бөтен кайгы хәсрәтне гел йөрәгендә йөртсә ~ һаман шул хакта гына уйланса, бик кыен булыр иде ана Әйе. үлгәннәр - китә дә бара, ә исәннәр яши. көрәшә Менә тиздән ул пенсиягә чыгар * Ә трассада шул ук мәшәкатьле тормыш дәвам итәр» Шулай да кыендыр ул җан сөйгән эшеннән, ничә еллар буе бер казаннан ашап, кайгы шатлыкларны уртаклашып яшәгән иптәшләреннән аерылу Үзең турында гына уйлап, үз мәнфәгатеңне генә кайгыртып гомер сөр. имеш Тфү! Юк. булмау алан тыныч кына яту. ансатрак кына бер эштә эшләр, боерган булса Тәсминуры гына исән булсын Ярый әле теге көнне аны Төмәндә куып жнтте Кунакханәдә булса да. бер атна буе кыз белән егет сыман тордылар ичмасам Монтажчылар шәһәрчеге җанлы нде Капка төбендә үк ике трактор гөрләп тирә юныә солярка исе, жылы чәчеп тора, ишегалдыннан шаулашкан тавышлар ишетелә Ул да түгел капкадан, озын корыч аркан сөйрәп. Клименков килеп чыкты Саумы. Давыл Захарыч. диде Сунарчин. күрешергә кулын сузып - Килдегезме.- ' Клименков мазутлы бияләен салды. Сунарчнннын КУЛЫН КЫСТЫ Килүен килдек тә менә Ашыкканбыз бугай Тагын берәр атна көтәсе калган. Трактор батып калды әнә Трассага кичә генә килгән монтажчылар бүген урманнан агач сөйри торган җиңелрәк трактор белән сазлыкка керен караганнар икән Башта бик әйбәт барганнар Ярдан ярты чакрымнар үтүгә, трактор кинәт чүгеп, батып калган Үз көче белән чыгарырга маташу уңышсыз бет кән ул тәмам корсагына утырган. Авыр тягачлар белән кереп тарт гырып карарга шикләнеп торганнар, аларын да чумырып куюың бар Баткан машинаны исә төнгә сазлыкта калдырып булмый, пычракка гәмам ябышып катачак. Ни булса, шул инде, тәвәккәллибез, диде Клименков. арканны трактор артына тагып, башка юл юк Икәүләп кабинага, тракторчы янына кереп утырдылар, сварщиклар исә икенче тракторга төялде КУ ггалдылар Тракторның бетон өстеннән баргандай каты зыңгырдавыннан Ризван җирнең шактый туңганлыгын абайлап алды Ярыйсы ук катырган бит бу. дип кычкырды ул Клименков кола гына. Катыда ярыйсы, дип мыгырданды тегесе, кашын җыерып Колонна төртелеп калган җиргә күмелми яткан торба башына җиткәч. туктадылар Ризван кабинадан чыгарга ашыкмады, күзләрен сазлык өстенә, ярдан шактый эчтә күренеп торган машиналарга текәп, оеп калды. Аларның берсе — биеге, һәм зурысы. һавага сөрем ата-ата. чокыр казып маташа, ә икенчесе җиргә сеңеп тынып калган иде. Сунар- чинның йөзенә елмаю чыкты — Молодцы, җир казучылар!— дип куйды. — Аларга ни. җиде-сигез бүрәнәле ике сал җитә.—Агым начальнигының экскаваторчыларны мактавы Клименковның күңеленә тигән бугай, чыраен сытып, сүзен дәвам итте:— Ә миңа тимер тавы төягән плетевозлар белән керергә кирәк бу җәһәннәмгә. Чылбырлы трактор бата торган җиргә ни башың белән кертәсең ди машиналарны?! Сазлыкка җәяү кереп киттеләр. Бер-беренә калын корыч аркан белән тагылган тракторлар исә алар артыннан кузгалды Алдагысы бата башласа, арттагысы аны сөйрәп алырга тиеш Ризван барган саен туктап, урынында сикергәли. аяк астының ныклыгын тикшереп карый. Алай гына берни чамалый алмагач, парланып торган траншея янына килде. Әмма чокыр су белән мөлдерәмә тулы иде Кулын өтеп алырдай суга тыгылып, траншея кырыен капшады — туң бер көрәк тирәнлеге чамасы иде. «Хәтәр, бик хәтәр».— дип уйлады Ризван һәм сак кына якынлашып килүче тракторларны көтеп алды Урыныурыны белән туң җир иңеп, чылбыр астыннан торфлы мәте бүселеп-бүселеп чыга, шулай да. ниндидер бер могҗиза белән машиналар батмый иде. «Болай булса, бөтенләй үк өметсез түгел әле. - дип фикер йөртте Сунарчин,— чоңгыллы урыннарны ныгытканда, сварщиклар эш башлый алыр. шәт». Баткан тракторны ике тягач бик ансат сөйрәп алды. Аның урыныннан апаралаиып, тирә-юньгә черек исе аңкытып, саз казаны гына торып калды. — Ныгытырга туры килер.— диде Ризван. Клименковка күтәрелеп карамый гына - Булмас. Актуганыч Бу бирәннең авызын тутырырлык агачны каян алмак кирәк.— дип каршы төште Клименков. Өч-дүрт көн көтеп карыйк булмаса Кем белә, ныграк суытып җибәрер бәлки — Суытмаса? Клименков дәшмәде, ачуланып җиргә төкерде дә. тракторлар артыннан ярга китеп барды Сунарчин исә экскаватор янына килде. Механизаторлар аны күреп елмайдылар, башлары белән ым кактылар, ләкин эшләреннән туктамадылар — туң тирәнгә киткәнче, мөмкин кадәр күбрәк казып калырга кирәк шул аларга. Сунарчин ашыкмый гына кайту юлына борылды. «Көтәргә, имеш.— дип уенда бәхәсләште ул Клименков белән, ә күпме көтәргә? Атнамы? Аймы? Җылы вагоннарда ятып нефть үткәргече салынмас шул Ә нишләргә мөмкин соң? . Тукта, тегендә, лагерьда чагында нәкъ шундый хәлгә калганнар иде бит бервакыт. Җәй буе киселгән бүрәнәләрне, утыннарны тимер юл станциясенә ташырга кирәк Ә каты суыклар, үч иткәндәй, башланмый гына Баткак урын арасына машиналар гына түгел, агач сөйри торган тракторлар да керә алмый. Шуннан нишләделәр әле? Әйе. юлларга ботак-сатак түшәп, өстенә су сибеп туңдырдылар Ике-өч көннән менә дигән каты юллар барлыкка килде. Әзерләнгән агачларны ел ахырына кадәр тайгадан чыгарып бетерделәр. Тфү! Башка килми торуын әйт. картлык галәмәтедер инде. Нигә әле монда да шулай эшләмәскә? Челләләр башланганны көтеп тик ятканчы, азмы-күпме алга барачаклар ич» Шул фикереннән канатланып, ярга чыгып җиткәнен тоймый да калды Монтажчылар аны көтеп тора иде. Клименков. сигаретын тәмләп суыра-суыра. агым начальнигының сүз башлавын көтте, тегесе һаман дәшмәгәч, үзе нәтиҗә ясап куйды: — Шулай, Актуганыч. тагын берәр атна көтик. — Юк. иртәгә бөтен көч белән трассага чыгабыз. Сезнең насослар исән-иминме? - Исәнен исән дә Күптән кул тигәне юк шул аларга — Төн чыкканчы, насосларны сүтеп җыярга, майларга туры килер. Давыд Захарыч, диде Ризван, бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп.— Үзеңнекеләр генә өлгермәсәләр. тагын ике-өч ир-ат ярдәмгә килер — Өлгерүен анысы өлгерерләр Тик — Нәрсә «тик»? ф — Барыбер агач юк ич, Ризван Актутанович В — Ә болар нәрсә синеңчә?— диде Сунарчин. саз буена тезелгән 5 тал куакларына кулы белән ишарәләп Агым начальнигы шаяртмыймы дип. Клименков. сәерсенеп. Ризванга - карап алды Чыбык-чабыктан түшәүлек салганнарын күргәне юк иде Н аның. Әмма Сунарчинның йөзе җитди, кыяфәте эшлекле иде Шәһәрчеккә кайткач, ул конторкага узышлый ук. Сәетнафа вагонына ♦ кагылды - Ну. нихәл, Робинзон, күчмә йортларны югалтып бетермәдеңме о син монда? Аларга кем тисен лә Агым начальнигы Сәетнафага карап алды Кара, яшәреп киткән Z бу! Анысы ук булмаса да. ниндидер үзгәреш бар егеттә Әһә. чәчен алдырган, чиста итеп кырынган Өстендәге киемнәре дә әлле-мәлле “ түгел: юылган, үтүкләнгән Эшсезлектән туеп, үзен караштыргандыр инде - - Менә нспсә. Сәетнафа туган, син бөтен вагоннарга да сугылып < чык әле. Иртән таң белән эшкә кузгалабыз . Балта-пычкылар әзерләсеннәр Анысында эш калмас та. Ризван абый, минем сүз бар иде бит әле Сәетнафанык бу хәтле сүзне җәй буена да әйткәне булмагандыр, шәт Ризван ана сәерсенеп карап торды - Әйт соң. Мин эшкә трассага чыгам. Ризван абын' - Туктале. агайне, ни бит. бик яман салкыннар башланырга тора Җылыту батареяларын туңдырып бетерсәк, эш харап Себердә икәнебезне онытма Иртә-кич һәркем үз вагонын үзе ягар, дип карулашты Сәет нафа,—ә көндез чиратлап дежур калырбыз Әй, мичләргә бер ике тапкыр күмер ташлауны Светлана да булдыра инде аны Сунарчин бөтенләй гаҗәпләнеп калды Сәетнафаның да теле бар икән ләбаса! Ә бит дөрес сукалый бу мыштым Бәкер урынына башка машинист җибәрмәсәләр. аның агрегатына Шәхсәнәмне утыртмый да булмый Изоляцияләүчеләр группасы көчсезләнә, барыбер трассага чыгарга кала Сәетнафага Ярый ла Светлана ризалашса’ Ә күнмәсә? Хәер, анда күз күрер тагын Ярый, чыгарсың, диде Ризван, ишеккә таба кузгалып Җаны теләгән елан ите ашаган Ярым караңгы ишегалдыннан конторкага таба барганда да Сунарчин һаман Сәетнафа турында уйланды Ни булган мона? Йөрәгендә бер бер «җен» уянганмы әллә? 33 Сазлык өсте инде бишенче көн гөрләп тора берәүләр әрәмәлектә тал кисә, икенчеләре эскерт эскерт чыбык чабыкны трактор белән сазлык түренә сөйрәтә, өченчеләре аны тигезләп түши иде Траншея кырыенда көнозын моторлар үкерә куәтле насослар тирес сыекчасы сыман яшь келт-сары суны булачак юлга сиптерә Бульдозерлар ис.», мүкле түмгәк ләрне үтүкли үтүкли, һаман алга бара Читтән карап торучыга ул судан өреккән атны хәтерләтә иде гүя билгесез елгага керергә шикләнеп, башта аңа ал аягын тыгып карый, шулай да суны кичәргә ашыкмый. чыгымчылап артка чигенә, камчы белән куалагач, тагын ярга якынлаша, янә аягын тыгып карый. Шул рәвешле курка-өркә эшләсәләр дә. дүрт көн эчендә саз патшалыгына үтеп керергә өлгерделәр Төшкә таба бульдозер саргаеп кипкән куе камышлыкка килеп җитте Ризван белән бульдозерчы, җилдә жиңелчә ыжлап, үзенә бер моң чыгарып утырган жикәннәрне ярып алга уздылар, араларына боз каткан түмгәкләр өстендә сикерепсикереп карадылар. Тирбәлү-чайкалу сизелми, аяк асты нык сыман иде Машинист, кире кайтып, бульдозерына утырды, камышлы түмгәкләрне кисә, тигезли башлады Кинәт бульдозер абынган аттай чайкалып куйды, ул да түгел, чылбыры астыннан пычрак су ургылып чыкты, машинаның арты чүгеп, сазга бата башлады Машинист кабинасыннан яшен ташыдай атылды, камыш арасына тәгәрәп китте Ул торып басканда, бульдозер инде, арт аякларына утырган эт сыман, борынын күтәреп тора, арткы өлеше исә кабина басмасына кадәр баткан иде. Ныграк чумудан аны алдындагы пычагы гына саклап тора иде булса кирәк. Бу хәлне күреп. Ризван үзләреннән шактый ерактагы эшчеләргә кычкырды: — Тракторны борыгыз, тракторны! Анатолий әле генә чыбык-чабык тавы сөйрәп килгән трактор артыннан торып чапты Тик алар борылып килгәндә соң иде инде — бульдозер ның алды да чумып, жир өстендә кабинасы белән моржасы гына торып калган иде. Аптырашып бульдозер төшеп баткан «казан» янына җыелдылар. Борыннарын тарткалап, барысы да тын тора. Ни дисең инде монда3 Ике-өч трактор түгел, дистәсе белән китерсәң дә, ярдәм итеп булмый, аны куәтле торба салгычлар белән генә күтәреп алырга мөмкин. Әмма тау кадәрле агрегатларны ничек кертмәк кирәк монда? Эшләрен ташлан монтажчылар килеп җитте. Ләкин алар арасыннан да киңәш бирүче күренми, барысы да кырын кырын Ризванга карап алалар — начальник ни дияр? Сунарчин исә ни дә булса әйтергә ашык мый. бульдозер түбәсенә караган да катып калган Каты салкыннарга кадәр ятсын шунда.— дип куйды кайсыдыр. Сунарчин айнып китте, башын күтәрде. Калдырып булмый, саз аны бөтенләй йотачак. Нишлибез соң?— диде Клименков. бәлане уртаклашып. Тәвәккәллибез,— диде Ризван, катгый итеп Яңа салган юл камышлыкка кадәр торба салгычларны күтәрергә тиеш Ә монда түшәүлек салырга кала: нык итеп, ике агрегат белән эшләрлек итеп Төзүчеләр уфылдап алдылар — ай-һай. дигәнне аңлата иде бу. Сунарчин азагын уйлап бетермәгән икән Түшәүлек салыр өчен агачын каян аласың бит әле? Төмәндәге базадан китерү турында уйлыйсы да юк Кәгазь боткасы пешеп чыкканчы, саз бульдозерны йотачак. Сорамый-нитми урман кисү дә шәп түгел. Себердә дә исәпсез урманнар юк ич Дөрес, күп кирәкми кирәген, иллеалтмыш бүрәнә табылса, шул җитәр иде. Тик рөхсәтсез ничек кермәк кирәк дәүләт урманына? Бер-ике машина агач кисеп алганнан әллә ни булмас булуын, судлашып та тормаслар бәлки Үзенә гүрничә салырга кистерми лә Шулай ук дәүләт эше. дәүләт мәнфәгате өчен. Ничек кенә булмасын, урлау урлау инде. Ул моңа бара алмый. Нишләргә соң? Тагын Зиннурга барып егылырга кала күрәсең. Оят. билләһи, оят: үзең биргәнне кабат сорап ал. имеш Ләкин әҗәткә алуның ни гарьлеге булсын, ди. Соңрак Төмәннән кайтартып түләрләр — Жыеныгыз!— диде ул. Анатолий белән Сәетнафага таба борылып Сазанакка бүрәнәгә китәбез Алар ике машина бүрәнә төяп. Сазанактан әйләнеп кайтканда. Салым сазлыклары кара төн пәрдәсе ябынган иде инде. Кичен кайнар лыклары белән генә сизмәгәннәр, күрәсең: ул төнне күк йөзе чалт аязып. йолдызлар чекерәеп янды — трассага Төньякның кырыс сулышы килеп житте, чын Себер кышы хакимлекне үз кулына алды — Бульдозерлар батканны гына көткән икән.— дип сукранды иртән Сунарчин. шулай да ниятләгән эшеннән чигенмәде Складтан ломнар, багорлар, калынлы нечкәле корыч арканнар, эшләгәндә кирәк булуы * мөмкин дип саналган тагын әллә нәрсәләр алып чыкты Инде бар да з әзер, кузгалабыз дигәндә, ул бер кочак кием-салым күтәреп килде. * аннары Светлана артыннан кереп китте — Синнән башка булмас бит. күгәрченкәем. - диде ул. медпункт идәнен юып маташкан сестрага - Кирәк-яракларыңны жый да. әйдәле - Спирт, спирт алырга онытма, жәлләмә, бар кадәрен эләктер Аннан будкада утын югы исләренә төште Сәетнафа ярып өйгән ; әрдәнәдән күп итеп утын төяделәр, мичкә ягып жнбәрделәр ♦ Бүген трассада хатын-кызларга эш юк иде. Сөйләшү буенча, алар • шәһәрчектә калырга, күчмә йортларны юып. тәртипкә китерергә тиешләр “ иде. Ләкин Дания барыннан да элек будкага кереп утырды — Мин барам әле. кирәгем чыгуы бар. дип акланды ул ачык * ишек янында жыелып торган хатын кызларга Мин дә. дип кушылды Гөлзәминә, үзе сырган чалбар киеп ~ өлгергән Калганнары да. сүзсез генә кереп, эскәмияләргә урнаштылар Үгетли ‘ торгач, мичләрне ягарга Шәхсәнәм калды Торба салгычларның берсенә Ризван үзе. икенчесенә Анатолий утыр ды Тулы бер кәрван булып кузгалдылар Бар да житди. көлешү түгел, бер беренә сүз катучы да юк. хәтта йөткергән ютәлләгән тавышлар да ишетелми Ризван белән Анатолийның исә йөрәкләре уч төбендә Тик алар моны берәүгә дә сиздермиләр, руль артында таш сын кебек тыныч утыралар иде Түшәлгән бүрәнәләр өстенә килеп менгәч, торба салгычлар туктап калды. Ризван белән Анатолий жнргә сикереп төште. Сунарчин бүреген салды, аның лыкыр юеш чәченнән пар күтәрелә иде Анатолий да маңгаендагы борчак борчак тир бөртекләрен сөртеп алды «Сират күпереж хәвеф-хәтәрсез кичтеләр Әмма трассачыларны алда эшнең тагын да хәтәре көтә иде Бульдозерны корыч арканнар белән эләктереп аласы бар Моның өчен исә тросларны аска баткан машинаның чылбырлары арасына тыгарга кирәк Багорлар һәм махсус ыргаклар ярдәмендә генә барып чыкса ярый ла Нинди генә хәйләләр корып, нишләп кенә бетмәделәр Суга тыгылып эшли-эшлн. өсләрендәге сырмалары бозланып катты Әмма тросны ышанычлы гына эләктерә алмадылар Тәмам гажнзләнгәч. янә будкага кереп тулдылар Ә кышкы кыска көй көтми, үтеп тә бара Җитмәсә, һаман суыта, һава «ыңгылдап тора сыман Ни дә булса эшләргә, машинаны бу жәһәннәм базыннан йолып алырга кирәк иде Моның шулай кирәген бар да яхшы белә, тик әмәлен генә әйтүче юк Будкадагы кабер тынлыгы һәркансына мәңгелек булып тоелды Бердәнбер чара «казан»га төшәргә кала, дип куйды Анатолий, үзалдына сөйләнгәндәй тыныч кына. Мылтык шартладымыни, барысы да ялт итеп аңа таба борылдылар Тик кайтарып сүз әйтүче булмады Нигә дисәң. һәркаЙсы шул хакта уйлый иде Төшүен төфү. тик кемнең йөрәге жнтәр икән бу эшкә’ Буль дозер дип, кем генә үзенең исәнлеге белән шаярсын?' Булмый, диде Сунарчин. карлыккан тавыш белән. - башка әмәлен табарга кирәк' Тагын каһәрле «казан» янына чыктылар, тагын мәгънәсез, кысыр эш башланды Багор-ыргаклар белән суны айкый торгач, кич житте. салават күпере белән алкаланган кояш шәһәрчек янындагы карагайлар өстенә авышты Арып талчыгып, инде бүгенгә эшне ташлап торырга булып, торба салгыч кырыена җыелдылар, тәмәке кабыздылар. Шулчак кинәт су чупылдап куйды, ул да түгел Гөлзәминәнең әллә каян, йөрәк түреннән чыккан тавышы өнсез сазлык буйлап әллә кайларга китеп яңгырады: — Сәетнафа!!! Эшчеләр йөгерешеп «казан» янына килгәндә, трос тоткан Сәетнафа. муеныннан су ерып, бульдозер тирәсендә кайнаша иде, шунда гына нн булганын абайлап, барысы бердәм нидер сөйләргә, шауларга тотындылар. — Чылбыр эченә тык тросыңны, чылбыр эченә! — Булды, булды, эләктер минем ыргакка! — Ах, харап була бит бала! Күкрәгеннән бозлы су ярып күпме эшләгәндер дә, ничә тапкыр башыннан ук чумып алгандыр Сәетнафа? Арканнар тиешенчә эләкте- релүгә, аны ярга тартып алдылар, йөгертеп будкага алып киттеләр. Егетне Сунарчин үзе өтәләнә-өтәләнә чишендерде, сырган чалбар, сырма кидерде, үзе Светлананы ашыктырды: — Спирт китер, тизрәк! Бөтен гәүдәсе белән калтыранган Сәетнафа эчемлекнең яртысын түгеп бетерде, аннары эчтән җылына башлавын тойды. Ул арада кайсыдыр киң агач эскәмиягә запас киемнәрдән урын салды, кемдер мичне тутырып утын өстәде. Сәтнафа кайнарлана башлады бугай, изүен ачып җибәрде, битенә чытык елмаю чыкты — Син егетләнмә әле. Сәетнафа туган,— диде Ризван һәм аның өстенә бишалты кат итеп сырмалар япты — Кымшанма, йокла. Ну, калган ягы сиңа, Светлана. Әйдәгез! Куәтле агрегатлар бульдозерны бик ансат күтәреп алды. Бер кызган шәпкә «казан»га кискәләп агач тутырдылар да, шау-гөр килеп, будкага таба юнәлделәр. Светлана аларга каршы чыкты: — Кермәгез, йоклый. Аруы җиткәнме, әллә башка сәбәпме. Сәетнафа юлда да уянмады. Шәһәрчеккә кайткач та аны борчырга базмадылар Ул будкада өр-яңа сырмалар өеме астында кунды. Светлана белән Гөлзәминә исә төн ката мичкә ягып, аны каравыллап чыктылар. 34 Саз суына чумып салкын тидергәннән соң. аулак вагонда сата- шулы-уяулы аунаган көннәре иде Сәетнафаның. Ята-ята да, кинәт тәне кызышып, хәле авыраеп китә, ул да түгел, уяу килеш саташа башлый. Әллә каян гына Мәхтүмәнең йөзе пәйда була. Бер генә дә түгел, дистәдән артык Мәхтүмә. Ныклабрак карасаң, алар әле бөтенләй Мәхтүмә дә түгел икән, әллә нинди фара күзле җен кызлары, имеш Бер- сен-берсе бүләбүлә чыелдашырга, буш вагонны тутырып шөкәтсез акырышырга тотыналар, аңа имән бармакларын төбәп, хихылдашалар Шул имәнгеч чырайлардан качмак булып, көч-хәл белән генә авыр күз кабакларын күтәрә Сәетнафа, ыңгырашып икенче ягына әйләнә һәм тумбочка өстендә яткан даруларга үрелә. Берничә таблетка йотканнан соң, хәле әйбәтләнеп киткәндәй була. Светлана килеп керә дә күгәрчен кебек гөрләргә тотына: — Ну. ничек монда безнең герой? һаман да шул үпкә ялкынсынуы дигән сырхауга бирешеп ятамы. Каяле. кирәген бирик шул зәхмәтнең. Сөйләнә-сөйләнә, шөпшә сыман нәзек озын шприцына ниндидер дару суырта, аннан йомшак кына итеп авыруның тәненә баскалап карый, мамык белән салкынча сыеклык сөртә һәм, кинәт кенә, инәсен тегенең өшән мускулларына батыра. Ул да түгел, Сәетнафаның бөтен тәненә корт чаккандай рәхәт авырту тарала. Светлана исә аның өстенә юрганын яба да кабат гөрләргә тотына: I Гимсргалнна p*r»t - И, Сәет абый, бирешергә тырышма инде, батыр бул. «Барыбер җиңәм мин сине»,— дип гайрәт ор. Тик, зинһар дип әйтәм. салкынга чыга күрмә. Светлананың чыгып китүен аның ягымлы тавышы тынудан гына белеп ала Сәетнафа. Мең бәла белән тагын чалкан әйләнеп ята, тәрәзә пыяласындагы сихри урманга карап тынып кала! Бу хәлсезлеге, бер җиңеләеп, бер авыраеп, ямьсез төшләр күрә- күрә саташуы атнага сузылды Шулай да ул үзенең авыруын җитди дип санамады, чире көчәер дип тә шикләнмәде. Әлеге шыксыз саташулар да борчымый иде аны. Бетәчәк ич алар, узачак! Кичен, трассадан кайткач, аның янына, төзүче егетләр килә башлый. Өс-башын алмаштырганчы ук Шаяз кереп чыга, ашханәгә барышлый Кавказ кагыла, башкалар сугылып чыга Йокысы алдыннан гына Сыртлан килеп керә Тик алар, сүз куешкандай, авыру янында озак тормыйлар, күп сөйләшмиләр Кавказ булып Кавказ: «Терел инде, малай. ничек тә җиңәргә тырыш»,— дигән кебек дежур сүзләр әйтә дә үз юлына ашыга Менә шуңа да Светлананың укол кадарга керүен түземсезләнеп көтә Сәетнафа. Аның матур тавыш белән гөрли-гөрли, тәнгә баскалап каравы, хәтта энә кадавы — бәйрәм егеткә. Тик анысы да озак юанмый шул. Хәлсезләнеп сузылып яткан чит ир янында нишләп кагаеп утырсын ди ул. Шулай үзалдына моңаеп, ямансулап яткан кичләрнең берсендә, һич истә-көндә булмаганда, бүлмәгә Гөлзәминә килеп керде. Кулына тастымалга төреп, кечерәк кенә алюмин миски, тагын ниндидер савыт, чәй тулы термос тоткан. Клавдия түтинең вакыты тар булып, үзе урынына кичке ашны кертеп чыгуын үтенгән, күрәсең. — Саумы, Сәетнафа. тереләсеңме инде? дип, кулындагы әйберләрен өстәлгә куйды Аннан өстендәге сырмасын салды Аралыкка чыгып, юынгычта кулын юды. кабат бүлмәгә кереп, чирканып кына, чөйдәге сөлгегә кулларын сөртте - И. Сәетнафа. и бахыр, сөлгең каткан икән ич синең. Гөлзәминәнең һәр хәрәкәтен сәерсенеп күзәтеп яткан Сәетнафа аның соңгы сүзләренә үпкәләмәде. Ул гынамы, хатынның йомшак кына итеп әйткән шелтәсе иркәләү, назлау булып тоелды аңа, ничектер кәефе күтәрелеп китте, торып утырырга маташты. Анысы барып чыкмагач, терсәге белән мендәренә таянып, Гөлзәминәнең җыйнак гәүдәсенә, килешле хәрәкәтләренә карап тора башлады. Тегесе исә кайнар бу чәчеп утырган тавык шулпасын тәлинкәгә бушатмакчы иде дә, аның көндезге аштан соң юылмавын абайлап, мискине кире өстәлгә куйды. Тәлинкәне юып кергәннән соң үзе алып килгән тастымалларның берсенә озаклап сөртте, шуннан соң гына аш бүлде. — Тамагыңа үтәме соң, Сәетнафа? Тегесе дәшмәде. Гөлзәминәнең кызларныкыдай ыспай гәүдәсенә, мөлаем йөзенә, сизелер-сизелмәс кенә ак иңгән чигә чәчләренә карап сихерләнеп калган иде Шуны тоеп, кунак хатын җиңелчә кызарды, ашыга ашыга табын хәзерләп, Сәетнафа кулына кашык тоттырды. — Аша! Тавык шулпасының тәнгә сихәте бар, диләр. Авылдыгы кебек яңа суйган тавык түгел дә инде, барыбер бик симез, шулпасы өреле. Сәетнафа нәзберекләнеп кенә шулпадан авыз итте, Гөлзәминәдән уңайсызланып, ашавыннан туктап калды. — Нәрсә, авыртамы, хәлең юкмы? — диде Гөлзәминә, баласы авырган анадай гасабиланып. Аннан ул сөялле кулын тегенең маңгаена куйды — Каяле?! Сәетнафа тетрәнеп китте, анасы янында иркәләнгән сабыйдай күзләрен йомып, беравык рәхәтлектә исереп торды Тик бу бәхетле мизгел озакка сузылмады. — Болай жар юк үзе,—диде Гөлзәминә, кулын алып —Я. аша. суытып бетерәсең лә Сәетнафадан ашау кайгысы качкан иде. Гөлзәминәнең тәмле теле, башкалар сыман тизрәк чыгып китәргә ашыкмыйча, чишенеп, үз итеп бүлмәдә йөрүе. ниһаять, сөялле булса да. үтә йомшак төсле тоелган кулын мангайга куюы әллә нишләтте аны Шушы нәзәкатьле хатын янында назланып, иркәләнеп утырасы, күкрәгенә баш куеп үкереп елыйсы килде, ике күзеннән ике эре яшь бөртеге атылып чыкты. \л да түгел, тыптып итеп җәймәгә тамды Гөлзәминә — сизгер хатын Ирнең эчке кичерешләрен шунда ук аңлап алды, сыныкка сылтау табып, урыныннан кузгалды — Әй. нәрсә дип җәелеп утырам соң әле? Бүлмәңнең рәте-чираты калмаган ич. балакай Кыш көне дә әллә каян чыга шушы тузан Ә син аша Ашаган малда өмет бар. дигән борынгылар Ул кабаланып аралыкка чыкты, чиләкләрне шалтыратып маташты. үзәктән җылыту миченең капкачын ачып-япты ташкүмер таш лады бугай, аннан чылтырап чиләккә су акканы ишетелде. Бераздан Гөлзәминә кабат бүлмәгә килеп керде, җиңнәрен сызганып, өй җыештыра башлады Шулпаны капкалый-капкалый. Сәетнафа әллә ниләр уйланды Тнк үз уеннан үзе оялып, аларны башыннан куарга тырышты Әмма мие аны тыңлаудан узган иде Берсеннән-берсе татлы хыяллар әллә каян гына туа торалар, аның китек күңелен үртәп, башында биешәләр Менә шуның кебек хатының булса икән дөньяда' Бер-береңне хөрмәтләп, гөрләшеп-чүкердәшеп яшәсәң, башка берни дә кирәкмәс иде Акча да. дөнья малы да Тик уртак мәхәббәт булсын иде дә. бер-береңне сан лау. карашыңнан ук аңлау булсын иде Их. буш хыял гына шул болар! Ул көрсенде, авыр сулап куйды Гөлзәминә, эшен ташлап, аның янына килеп җитте Нәрсә, сызлыймы, чәнчәме? Тагын бераз гына сабыр ит инде, наный Менә гүләшеңне капкалап ал да мәтрүшкә эчәрсең. Тирләтеп. хәлләндереп җибәрер, боерган булса. Гөлзәминәнең сүзе дөрескә чыкты бит Гүләшне чемченеп, ике ста кан мәтрүшкә чәе эчкәннән соң. Сәетнафага хәл кереп китте, торып утырды хәтта Тнк кунак аны ай-ваена карамый кире яткырды, юрганы белән томалап ук куйды Ят әйдә, ят Тирләргә кирәк сиңа Ә мин комачауламыйм, китәм хәзер Сөлгеләреңне генә алам да.. Сәетнафа юрганын ачты, моң тулы күзләрен Гөлзәминәгә төбәде «Китмә, зинһар китмә?!» ди иде бу рәнҗүле күзләр Әмма авызын нан бөтенләй башка сүз чыкты - Тагын килерсеңме. Гөлзәминә? Бәй. нигә килмәскә, ди? Моңа хәтле дә телгә кермим дип кенә сугылмадым Гафу ит Инде үзең чакырасың икән, иртәгә дә керер мен. берсекөнгә дә Ә хәзергә хуш. наный Болан да озак тордым әллә ни уйлаулары бар Нәрсә булгандыр. Гөлзәминә килеп киткәннән соң. Сәетнафа бүтән саташмады Чирләгәннән бирле беренче тапкыр тәмләп, онытылып йоклады Иртәгәсен ис.» Клавдия түти аны иртәнге ашка уята алмалы Егетнең изрәп йоклавын күреп, ашын өстәлдә калдырып чыгып кнтге Сәетнафа < >1.111 унберләрдә генә уянды һәм. ни гаҗәп, үзен бөтенләй сәламәт итеп тонды Беренче тапкыр урыныннан торып аралык ка чыкты, озаклап юынды, аннан кние янына килеп, ү тиен хтырып калган күмәртә, I.IK.II ЙЬЯМС бВСКЯН ЙӨ36НӘ. »чкә баткан яңакларын > карап торды «Өрәк, билләһи өрәк, дни сукранды эченнән Ярын апе кичә, хискә бирелеп. Гөлзәминәгә андый мондый сү » ычкындыр мады. Бу кыяфәтендә хатын -кына сүз кату көлке, билләһи» N i өстәлдәге аш-суга игътибар итмәстән, пәке һәм пумаласын эзләп тапты, кайнар су алып керде, аннан бик әйбәтләп кырынды, тагын юынды Шуннан соң нишләргә белми аптырап калды һавага чыгар! a җилкенеп куйды, әмма Светланадан шикләнеп, бу ниятеннән кире кайтты. Кабат көзге янына килде, чистарын, бераз матурланып китүенә күңеле булды. Ашыгып караваты астыннан чемоданын тартып чыгарды, зәңгәрсу җылы күлмәк-ыштан алып, киемнәрен алыштырды. Башта ул, вакытны кыскарту нияте белән, бүген кич Гөлзәминәгә әйтәчәк сүзләрен барлап утырды. Әйе, ул хәзер эшне озакка сузмаячак, Гөлзәминә килеп керүгә, күңелендәген тезә башлаячак. «Гөлзәминә. кадерлем,— диячәк ул аңа,— син дә тол, мин дә буйдак, йөрмик болай каңгырап, корыйк икебезгә бер оя, яшик шунда пар аккош кебек». Утыра торгач, бу сүзләр үтә купшы, китапча булып, йөрәктә кайнаган хисләрне аңлатып бетермиләр сыман тоелды аңа. ятагына чалкан ауды да сүзләренең иң саллыларын, бәгырьгә үтеп керә торганнарын эзләргә тотынды. Күпме генә тырышмасын, тапмады ул аларны. Кичке якта чалбарын кияргә өлгермәде, ишегалдын нурга күмеп, вахта машинасы кайтып туктады, шәһәрчектә ыгы-зыгы купты. Инде ашыгудан мәгънә юк иде. Кабаланмый гына киенде, әрле-бирле йөренеп, Гөлзәминәне көтә башлады. Әмма никадәр генә ашкынып көтмәсен, баскычта аяк тавышлары ишетелмәде, ишек шыгырдамады. Ул инде өметен тәмам өзеп, чишенеп урынына ятарга ниятләгән иде. Шулчак тавышсыз гына ишек ачылды, Гөлзәминә килеп керде. Кичәгечә кулына аш-су тоткан булса да, бүген бөтенләй башка кеше иде ул. Гәүдәсенә сыланып, килешеп торган пальтосын кигән, башында — чем-кара кондыз тиресеннән тегелгән затлы башлык, әллә инде битенә иннек-кершән дә ягып өлгергән. Юк ла, салкыннан кергәнгә генә янып тора бугай бит алмалары. — һай, наный, тәмам егет булгансың ич син,— дип сөйләнде Гөлзәминә, пальтосын сала-сала.— Болай булгач, шөкер, котылдым диген чирдән. Сәетнафа аның такмаклавын гүя ишетмәде. Хатынның бил һәм күкрәген күзгә бәрелеп торырлык итеп күрсәткән ачык яшел затлы күлмәге, гадәттәгедән дә ыспайрак, килешлерәк тоелган гәүдәсе сихерләгән иде аны. Ул, тәмам онытылып, кунагына карап тора иде. Гөлзәминә аның бу халәтеннән сискәнеп китте, ашыгып Сәетнафа янына килде. — Ни булды, наный? Тегесе айнып китте, балаларча кызарып башын иде, аннан төшләнеп сөйләгән сыман гына итеп әйтеп куйды: — Өйләнешик без, Гөлзәминә?!. Дөресен әйткәндә, Гөлзәминә аның күңелендәген байтактан сизенеп, бу сүзне көтеп йөри иде. Ләкин аны менә шулай һич көтмәгәндә, бернинди керешсез-нисез ишетермен дип уйламаган иде. Аптырап калды, ык-мык итте. Бераздан гына фикерен җыеп, кеше аңларлык сүз әйтә алды: — И-и, Сәетнафа, балалар белән киңәшмичә ни... — Алар белән киңәшкә калса, булмый инде ул,— дип көрсенде Сәетнафа,— үскәннәр дисәң дә, балалар ич алар. Әниләрен көнлиячәк- ләр Башта өйләнешик без. Аннан җаен китереп, ипләп кенә аңлатырбыз үзләренә. 35 Тәрәзә төбендә нидер гөрселдәгән тавышка уянып китте Шаяз. Нәрсә бу? Трассачы егетләрдән берәрсе шаярып йөри дияр идең, берсендә дә мылтык-мазар юк бугай. Сунарчы дисәң, нишләп йөрер җиде төн уртасында? Әллә соң берәрсе бәлагә тарганмы? Ул, урыныннан күтәрелеп, тәрәзә пәрдәсен бер якка этәрде, йөзе белән салкын пыялага капланды. Ләкин калын боз каткан пыяла аша берни дә күрә алмады. Сулышы белән эретеп, бармаклары белән ышкый торгач, чикләвек кадәрле генә урынны боздан арчыды, әмма тышта бернәрсә дә күренми иде. Баягы тавышны саташуга юрап мендәренә ауды Тик йоклап китәргә өлгермәде, тышта тагын нидер гөрселдәде.. Шунда гына ул агачларның салкыннан «гөрс-гнрс» итеп ярылуларын аңышып алды Кабат ♦ ятудан мәгънә юк иде. Җилкәсенә сырмасын салды да. һава алыр- - га дип. тышка чыкты 2 Мондый көнне яхшы хужа этен дә урамга чыгармый, күрик j инде нинди хужа икәнеңне. — дип каршылады аны нишләптер ишег- алдында буталып йөргән Кавказ Боегу, холыксызлануны белмәсә дә бел | мәс икән кеше. Нинди генә кыен минутларда да авызы ерык, телен- | дә уен-көлке. Хәер, аны белмәссең, уены чыны бергә бит Тәртәсен бору, - койрыгын сыртка салу ягын карый мәллә’ Шуна шөбһәләнеп. Шаяз * аның янбызына төртеп алуны кирәк тапты - — Нәрсә, көньяк кояшы, грузин виносы искә төштеме әллә? — Да-а-а, бар иде күркәм чаклар Тирә-якта Кавказның ак башлык 5 кигән таулары, үзән тулы кояш, хуш ис: әллә виноградлардан, әллә ' алмагачлардан Термоста су урынына салкынча вино. Янәшәдә генә 2 сөлек сыман грузин кызлары узып тора, иңнәрендә су тулы чүлмәк- *- ләр Җир өстендәге жәннәт инде, парии Шулай да ташлап качкансың бит Ташланды шул. диде Кавказ, салкыннан чирканып, жнлкәсен * жыергалап алгач Үзебезнең Кама буйларына тартты күңел Хәзер дә тарта Юк инде, туган, үзең әйтмешли, крах’ Трассада эш бетми торып, бер яры да китмисең. Аннан бер дигән Данияңне кемгә калдырмакчы буласың? Дания әйбәт хатын ул Кавказ бүреген басыбрак киде, кинәт моңсуланып калды Ә менә эшегез нәрсәсе беләндер сихерләде, бил ләһи Минем әле бер генә урында да бу кадәр озак эшләгәнем юк иде Шаяз шаркылдап көлеп жибәрде. Ләкин иреннәре туңып өлгергән иде килүе ничектер шыксыз, эт өргән сымаграк килеп чыкты Җиде-сигез ай озак булган, имеш, хав-хав-хав Кит. кеше көлдермә ичмасам Ул арада суык икесенең дә эченә үтте Анда гына юынырга булып, ашханәгә таба юнәлделәр Җылыга кергәч, тагын да салкынрак сыман булып китте икесе дә калтырый башладылар Клавдия түти, тиз генә чәй агыз әле, диде Шаяз. кухня ягына узып Кайнар чәй эчеп алгач кына бераз жылындылар Әллә чыннан да бармыйбызмы соң. бригадир? - диде Кавказ, һаман да жиңелчә калтырап Бигрәк тә өтә бит Барысы да торсыннар әле. уйлашырбыз Шулай диюен диде дә Шаяз. нишләргә икән соң’ Салкын дип эшкә чыкмасан. кем белә бу челләнең күпмегә сузыласын Вагон йортта, җылы батарея янында утырмассың бит Ә тегеләр Цветковлар. Тур суновлар эшләп ята булыр Тимер уалмаса. корыч арканнар һәм ыр гаклар чыдаса, безгә дә дәвам итәргә кирәктер Алай дисәң, битумы катып йөдәтә бит әле аның Изоляция аз гына чатнаса да. Танчул пан эшне кабул итмәячәк. Әллә соң салкын сылтавы белән аны шәһәр чектә калдырыргамы’ Киңәшкә Сунарчин да юк бит әле Ризван инде өченче көн каядыр Төмән тирәсендә йөри Газетада торбаны яңача изоляцияләү турында укыганнан бирле, тынычлыгын югалтты Башта сәгатьләр буе рациядә утырды, кемнәрдәндер полимер тасма һәм жилем турында сорашты, аларны табу юлларын эзләде Аннары жилләнеп үзе чыгып китте Барып карасаң, тумаган тайдыр әле яңалык дигәннәре Галимнәр, конструкторлар шулай бит алар: җылы лаборатория шартларында, өстәл артында бер-бер нәрсә уйлап табарга өлгермиләр, шул хакта газет-журналларга язып, чаң суга башлыйлар Ә эшләренең нәтиҗәсен производствода күрү өчен бнш-ун ел көтәргә кирәк. Ризван абый да гел бала-чага инде, китте бит шул һавадагы торнаны эзләп Син тик башыңны ват монда әллә нинди сораулар белән. Әллә кайнар аштан соң булганга, әллә инде ныгытып киенеп алганга, көн бераз сындырып җибәргән төсле тоелды. «Иртәнге якта гел шулай куыра инде ул,— дип уйланды Шаяз, вагон-йортның ишеген кыртыш белән терәтеп,— көндезен аз булса да йомшартырга тиеш. Барырга кирәк, әлбәттә». Бригадирның карарын өнәп бетермәсәләр дә, каршы килүче күренмәде Нишлисең. Себер Себер инде ул, җылы көннәр киләсен көтеп утырып булмый монда Төнозын машинасын эшләтеп, аны саклап чыккан шофер трассачыларны салкын каршылады Авызы эченнән генә нидер мыгырданып, кабинасына күтәрелде «Урал», тун тәгәрмәчләре белән авыр ыңгырашып. акрын гына кузгалып китте. Себер кышы бөтен баткак-сазлыкларны авызлыклаган, чокыр- чакырларны кар белән тигезләргә өлгергән иде. Трасса юлы башкаланың үзәк урамы кебек тигез, такыр Башта урыныннан авыр гына кузгалган «Урал», бара торгач, тәмам кызды — югары тизлектә элдертә башлады Колонна туктап калган урынга җитүгә, тәмам туңып-күшеккән трассачылар машинадан сикерешеп төштеләр дә будкага торып йөгерделәр Шаяз исә. гадәтенчә, агрегатлар янына китте. Куәтле дизельләр. күңелле гөрләп, үзенә бер моң белән эшләп утыралар иде. Инде ике атна торба салгычларны сүндергәннәре юк егетләрнең. Аларга күз- колак булып торырга дип. һәр төнне бер дежур калдыралар да, тынычлап шәһәрчеккә кайтып китәләр һәм бу үзен аклый иде — салкында машиналарны кабызып торасы түгел. Шаяз һәр агрегатны «энә күзеннән кичереп», үзенеке янына килде, аны әйләнеп чыкты һәм. ашыкмый гына өскә күтәрелде. Газны арттырып, моторның әйләнешен көчәйтте һәм күтәрү механизмын хәрәкәткә китерә торган рычагка үрелде. Кызык, торбаның авыр түшкәсен ялгызы күтәрүгә карамастан мотор нагрузканы сизмәде дә Шаяз, аптырап, ыргакка күз салды — ул буш көенчә акрын гына өскә таба күтәрелә иде. Жентекләбрәк караса, торбаны кочып алган корыч «йодрык» пыяла булып уалган һәм җиргә коелган икән Тимернең каты салкынга чыдамавын ишеткәне бар иде Шаязның. Әмма үз күзләре белән күрмәгәч, ышанмый иде. Атылып җиргә төште, тимер кыйпылчыкларын бияләенең учына җыеп алды да будкага таба атлады. Кавказның карлыккан тавышы тышкы якка ук ишетелеп тора иде: - Аида да салкын иде, егетләр, әмма ләкин болай ук түгел. Шаяз ишекне ачып эчкә узды, тыңлаучыларга комачауламый гына бусага төбендәге эскәмиягә утырды Аны барысы да күреп алган иде инде Кавказ гына, берни белмәмешкә салышып, сүзен дәвам итте: - Шунысы яхшы иде Карелиядә, бригадирыбыз алтын кеше иде Аз гына салкын булдымы, үзе башлап агач аударудан туктар иде дә. безне ияртеп җылы будкага керер иде. Шуннан гнк ят кәрт сугып Андый көннәрне поселокка кайтып, кызлар куенына чумуны да мәгкуль күрә иде бригадирыбыз Кай-йа. безнең Шаяз түгел иде шул! — Кавказ хәйләле елмаеп, як-ягына каранып алды. Бәй. хур булдык, үзе монда утыра икән ләбаса Жиңелчә көлешеп алдылар Шаяз исә Кавказның тел шомартуын колагына да элмәде, учындагы тимер кыйпылчыкларын янәшәсендә утырган Сыртланга күрсәтте, — Менә' Сыртлан тимер ватыкларын учында угалап карады Монын нн икәнен төшенми торды Аннан кисәк кенә сорап КУНДЫ — Ниышты уалган? — Әйе. Нишлибез? — Нишлибез дип. көтәргә кала, көн сындырмасмы бераз ♦ 36 Алар ике сәгать чамасы гәп корып утырганнан соң. машиналары = янына чыкканда, көн инде яктырган һәм бераз йомшаган иде Алай 2 да эшне кисәк башларга базмадылар чүпрәк-чапрактан факел ясап. 2 күтәрү узелларын, ыргак һәм тросларны җылыттылар. гудронатор йөр- * түче исә бөтен цистернасын ялкын белән чорнаган иде Шаяз ыргакка тагылган солярка мичен кабызып җибәрде һәм торба £ салгычына үрмәләде Башкалар да машиналарына күтәрелделәр Брн- х гадир. торбаның шушы туры җылынуын көтеп бераз торды дз рычагка үрелде мотор ярсыган арысландай үкереп алды һәм йөрәк =1 кагып эшләргә тотынды Ул арада тирә-юнь моторлар гөрелтесенә - күмелеп калды — колонна акрын гына алга кузгалды Салкын башта аякларга үтте, баш бармакны чымырдатып өшетә - башлады Аннан билгә, куенга керде, акрын-акрын бөтен тәнне суык * алды, ниһаять, сөякләргә җитте Азрак җылынырга ниятләп Шаяз урынында кузгалгалап алды Моңардан исә начаррак кына булып китте — гәүдәсенең бозга әйләнүен тойды Әллә соң туктарга, будкага кереп, җылынып чыгаргамы? Ул. артына борылып, башка мишинист- ларга карап алды. Егетләр рычаглар артына чүмәшеп утырганнар, гүя каты салкынны бөтенләй тоймыйлар Шәчсәнәм булып Шәхсәнәм бирешми әнә Юк. бригадир башың белән үзен иң алдан җылыга ашы гырга тиеш түгелсең. Түзәргә кирәк, түзәргә! Битум гына катып китмәсен Ул басылып кына урынына утырды да. салкын турында уйла маска тырышып, куәтле агрегатын алга әйдәде Ләкин суык үзен һаман саен сиздереп тора иде Шуңа үч итеп. Урта Азиядә эшләгән чакларын исенә төшерде. Әй. кызу иде дә соң көннәр' Көндезен трассада ничек чыдалгандыр да. ничек эшләнгәндер Төннәрен кучмә йортта йоклап булмый иде бит хәтта Бөркүдән тәмам йөдәгәч, урын җирләрен күтәрел, вагон түбәсенә менеп китә торганнар иде. Тик анда ачык һавада да бөркүгә чыдар хәл юк Аптырагач, җәймәләрен суда чылатып, шуны ябынып ята торганнар иде Шулчак, моторлар тавышын җиңеп, кычкырышкан ав.и.ы; леп китте Шаят сискәнеп артына борылды иэоляцияләу комбайны мәйданчыгына баскан Толик кулларын бутый, нидер кычкыра иде Бригадир тормозга басты колонна туктап калды Нәрсә бар? диде ул. Толик янына килеп Тегесе кай арададыр мазутка буялырга өлгергән йөзен бригадирга таба борды, әче итеп сүгенеп алды: Битум куерды, эшләп булмый' Булган кадәр чүпрәк чапракны җыеп, аны соляркада чылаттылар ла битум машинасының як-ягына ут ягып җибәрделәр «Мен.» шулай изаланасың инде хәзер, дип уйлады Шаяз. кәефе кырылып Кон структорларын әйтер идем' Ж.ылытыл.1 торган гудронатор ясыйбыз дип сөйләнгән булдылар Ж.ӘЙ. көз уттг. кыш җитте Кая сон иимиткән машинагыз, хөрмәтле әфәнделәр’ Әй. аларга ни Өстәл артында < л жын бимазаламый, битум катмый ич анда Яшь кәләшен кочаклап яп тан бушамый ахры бу Святослав Юк. булмады инде базардай. үзебет нең егетләр. Рнзвлн абый әмәлен тапса әллә’* Я-1 Битум эретүдән файдаланып, бераз җылынып алдылар. Әмма учак җылысы озакка бармады. Кабат кузгалып, илле-алтмыш метр узмадылар, суык тагын тәнне чымырдата башлады. Җитмәсә, бер тотамлы көн караңгыланырга өлгерде — дәһшәтле салкын күзгә күренмәс усаллыгы белән кешеләргә, машиналарга ябырылды. Коточкыч салкын белән тартышып, күпме эшләгәннәрдер, Шаяз тәмам туңуын тоеп алды. «Бүгенгә җитәр, туктарга кирәк»,— дигән уй үтте башыннан Әмма эчендә ниндидер бер җен: «Тагын бераз гына, әнә теге борылмага чаклы гына түзик инде»,— дип, аны чыбыркылап тора иде. Борылышка да җиттеләр. Ләкин бригадир тормозга басарга ашыкмады Әлеге җен аны: «Тагын бераз, тагын чак кына»,— дип әйди иде Кинәт ул тын алырга кыенлашуын тойды, бу хәлгә аптырап, елан кабыгы булып каткан бияләе белән борынын сөртеп алды. Бияләенә ниндидер көрән касмак иярде Аның ни икәнен аңларга тырышып, кулын фара яктылыгына күтәрде. Касмак дигәнең оешкан кан иде. Артык суынудан борын эчендәге вак кан тамырлары шартлаган, күрәсең. Күзенә траншея буендагы күләгә чалынып китте. Кеше дисәң, нишләп йөрер монда? Әллә соң берәр киекме? Ул, урыныннан күтәрелеп, алга иелде Юлда, чыннан да, кеше басып тора иде. Куәтле машина күкрәге белән әлеге бәндәгә терәлә язып туктап калды, Шаяз җиргә төште Каршыда монтажчылар бригадиры Клименков басып тора иде. — Ну. куасың, бригадир, ә?! — диде ул, тире бияләй кигән кулын Шаязның иңенә салып,— Җитәр, туктат гаскәреңне! Минем егетләр эшли алмый анда — вибрация, ишетәсеңме, торба биеп тора. Зыңгылдап торган салкында сөйләшеп-киңәшеп торырлык түгел иде. Ашыгып будкага таба киттеләр. Барысы да өсте кып-кызыл булып кызарып чыккан тимер мич тирәсенә елышты. — Колоннага бер-ике көн туктап торырга туры килмәгәе,— дип дәвам итте Клименков, эшләргә бирмисез бит, егетләр. — Нәрсә, койрыгыгызга басыламыни? Клименков шаяртуны кабул итмәде: — Күреп торасыз, төнгә шәһәрчеккә дә кайткан юк. Шулай да акрынайды эшләр Сварка эшләре алдыннан һәр ялгауны җылытырга туры килә.. Аннан барыбер җир казучылар тоткарлаячак әле сезне. Бүген әнә экскаватор чүмеченең тешләре кырылып чыкты. Учак яктысында яңаларын куеп маташалар Алары күпмегә чыдар дисең? Шартлатучылар килеп җитсә инде әллә? Клименков урыныннан кубып, бияләйләрен киде, ишеккә таба юнәлде. Шаяз аны озатырга кузгалды. - Син кайтмыйсың әллә, Давыд Захарыч? — һай, нинди кайту, ди ул. Алмашлап, төннәрен дә эшлибез ич хәзер Ярый, чыкма!— Ул, ишекне ачып, төн караңгылыгына сикерде. Клименков белән сүз көрәштереп маташкан булсалар да, аның килүенә барысы да шат иде Менә ич, җылы будкада утыралар Бер- ике көн ял да булыр төсле .»иә. Ул арада бәлки челлә дә бераз басылыр, иркенләп эшләрлек әйбәт көннәр башланыр Тик җылы будкада никадәр генә рәхәт булмасын, кузгалырга, шәһәрчеккә кайтырга кирәк иде. — Бүген машиналар янында кем кала?— диде Шаяз, берәүгә дә төбәми генә Барысы да ялт итеп Сәетнафага борылып карадылар. Янәсе, моның ише эшнең остасы ул инде. Тегесе исә үзенә төбәлгән сораулы карашларны тоеп урыныннан кузгалды, будкадан чыгып ук китте. Соңгы вакытта бөтенләй әллә нишләде бу Сәетнафа. Әллә чиреннән арынып җитми, әллә инде ялгызлыктан туеп беткән? Хәтта үз чираты җиткәндә дә будкада калмас өчен тарткалаша. Хәер, әллә кай җәһәннәмдә, гомер кеше аяк басмаган сазлык уртасында, бар дөньядан аерылып, кемнең генә ялгыз башы каласы килсен. Мазутлы трос алып шобага тотарга туры килде. Аның очы бульдозерчыга чыккач, барысы да җиңел сулап куйды. 37 Фараларыннан төшкән ут көлтәсе белән караңгылыкны сөңгеләп, шәһәрчеккә машина килеп керде Барысы да, аяклары битумга ябыш кандай баскан урыннарында туктап, ят машинаны көтеп алды Авыр йөк төягән «Татра» исә. тирә-якка җылы солярка исе чәчеп, ашханә алдына килеп туктады. Төзүчеләр шунда ашыктылар Кабинадан иң элек Сунарчин килеп чыкты, егетләрчә җиңеллек белән җиргә төште, гөрләтеп сәлам бирде - Я, ниләр бар, нәрсә майтарып ятасыз монда? Аңа җавап бирүче булмады, эшчеләр машинадан төшкән икенче кеше — Галимҗанга тартылдылар Зәйсудан ук килгән бит Китте сүз. китте сораш Ничек анда, Зәйсу урынындамы3 — Безне дә онытып бетермәгәннәр икән әле — Ну, Галимҗан дус, хатларны чыгар ятьрәк «Татра» янында тулы ярминкә иде Галимҗан, кабинасын ачып куйган да чыршы бәйрәменә килгән Кыш бабай шикелле, трассачылар га эреле-ваклы төенчекләр тарата, шуларга өстәү итеп кайсы конвертлы, кайсы сугыш чорындагы сыман өчпочмаклы итеп бөкләнгән хатлар бирә, үзе туктаусыз сөйләшә - Менә монысын Гыйльминур әби җибәрде,—ди ул. Шәхсәнәм кулына төенчек тоттырып Кипкән кура җиләге белән миләш кагы һәм мәтрүшкә, диде. «Хат яза белмим, исән-сау, сезне көтә»,- дип әйтергә кушты Күчтәнәчләр байтак иде. Галимҗан һәр төенчекнең кыскача тарихын, эчендә ниләр барын, аны җибәрүчеләрнең нәрсә әйтеп калуларын такмаклый-такмаклый, төзүчеләрнең һәркайсына диярлек өлеш чыгара торды Ниһаять, чират Шаязга да җитте Сиңа бригадир, коры хат кына, диде ул. серле елмаеп Нур лы авыраеп киткән анда, базга төшеп тора алмыйм, үпкәләмәсен, дип әйтергә кушты Соң инде, хаттан башка тагын ни кирәк Шаязга3 ! Ул, эчендәге шатлыгын тыярга тырышып, хатны сабыр гына алды, аны түш кесәсенә салып куйды — Рәхмәт Инде бар күчтәнәч таратылып бетте дигәндә, Галимҗан бер тараф та моңаеп, ымсынып торган Гөлзәминәне ку pen алды Син нишләп ятим баладай торасың әле. Гөлзәминә? диде ул. кабат утыргычын күтәреп Кил, ал Егетләрең тулы бер капчык күч тәнәч җибәрделәр. Хаты эчендә, диделәр Гөлзәминә, кая басканын да тоймыйча, ишеге киереп ачып куел ган кабина янына килде, шатлыгыннан калтыранып, турист капчыгына үрелде Йөзе белән капчыгына капланып, тыелып кына елап җибәрде Менә инде. дип сөйләнде Галимҗан, бөркеттән егетләр үстер дә, елап гор. имеш Яннарына кергәч, үзем лә сокланып карап тордым әле Тазалар, чибәрләр Аннан да битәр, акыллылар Ташла, бәхеттән елыйлар димени. Гөлзәминә Тәгәрмәчле өенә кайтып керүгә. Шаяз башындагы бүреген ген» салып атты да, өстәл артына утырды һәм таныш хәрефләргә текәлде «Шаяз! Хәзер мине күрсәң, куркып качар идең Искиткеч калынайдым ямьсезләндем Шуңа күрә урамга да чыкканым юк. Ярый әле күршедә Гыйльминур әби бар: кибеткә дә, башка йомышларга да ул йөри Рәхмәтнең рәхмәте инде аңа. ничекләр бәхилләтермен ул изге җанны Бөдрә гел аның янында инде, еш кына шунда кунып ук кала Бөдрә дигәннән, ул хәзер зур инде, тәтелдәп сөйләшә башлады, тәрәзәгә карый да: «Әт-тә. тайт».— дип кычкыра. «Әннә. нәм-нәм»,— дип ашарга сорый Кургәч. танымый торырсың әле менә. Шулай бар дөньядан качып ятсам да. сирәк-мирәк урамга чыгарга, больницага барырга туры килә Врачлар: «Исәнлегең әйбәт, карындагы бала да нормаль үсештә»,— диләр. Бала дигәннән, аны икәү булыр дип көтәләр Теге иркен арбаны син юкка алмагансың икән. Гыйльминур әби исә. капшап-капшап карый да «Өчәү булмагае», дип шөбһәләнә. Тагын бер коляска кирәкмәгәе Менә шулай, иптәш, син Себер- дән кайтуга, бишәү булып куймагаек. Хәер, сиңа мин ялгызым нн дә. өй тулы бала белән ни Шул торбадан башканы беләсеңмени син » Үпкә-шелтә киткәч Шаяз туктап калды, урыныннан торып, бүлмәне урап килде Авызы үзеннән-үзе ерылып, кәефе күтәрелгәннән күтәрелде. Сызгырынасызгырына чишенде, юынып алды, аннан караватына чалкан ятты да хатны кабат кулына алды.. Кинәт Нурлысы бик тә якын булып китте аңа, хатынын юксынуын, аны чын-чынлап сагынуын абайлады. Кичен шәһәрчек озак кайнады Яңа хәбәрләр белән алгысыган трассачылар. берсеннән-берсенә йөреп, ишеткәннәрен кат кат сөйләделәр, күчтәнәчләр белән бер-берсен сыйладылар Вагон-йортлар төнге унберләрдә генә тынып калды Анда да күбесе йокламыйча, якыннарын, туган- тумачаларын сагынып, уйланыпборсаланып яталар иде. 38 Якшәмбе иртәсендә шәһәрчектә ниндидер ямь. күңел күтәренкелеге, бәйрәм тантанасы әллә каян сизелеп тора иде Ашханәгә бер кереп, бер чыгып. Клавдия түти янында киләп сарып йөргән хатын-кызлар киемнәренең иң затлыларын кигәннәр. Дөрес, туй башланырга иртәрәк әле. аны төшке ашка туры китереп билгеләделәр Соң туйдамыни хикмәт. моңа хәтле берәү дә күрмәгән яңа модалы күлмәк яисә костюм, һич югы кыландырыбрак тегелгән сапожки күрсәтеп башкаларны шаккатыруда эш. Мондый көнне дә кимәсәң, кайчан мактанасың ди алар белән. Хатыннар гына түгел, ирләр дә бүген рәешкә дигән костюмнарыннан. аякларында ялтырап торган җиңел ботинкалар, кайсылары хәтта галстук тагып җибәргән. Тагын да гаҗәбе шул: киемнәре үтүкләнгән, чалбар балакларындагы сырлар, чалгы йөзе булып, әллә каян күренеп тора Ир-атларның кием белән масаерга исәпләре юк югын Шулай да киенеп-ясанып, шәһәрчектә бер эшсез буталып йөргәч, алар да костюмнарын күрсәтерә чыкканнар сыман тоела иде. Менә «модалар күрсәтү» йоласы тәмам Хатын-кызларның бер ише. тәти күлмәкләре өстеннән халат киеп, бәрәңге әрчергә утырды, икенчеләре, савыт-саба шалтыратып, аларны юа. сөртә башлады, кайсыдыр өстәл-урындыклар дөбердәтәдөбердәтә идән юарга тотынды, кемдер тәрәзә пәрдәләрен рәтләштерде. Барысы да шат. хөр күңелле Чыр-чу. уен көлке, ашханәгә генә сыешмыйча, ишегалдына ук ташып чыга. Хатын кыз затыннан бер Дания генә кәефсез бүген Нигә дисәң, туйның бер почмагы китек. Кичә алар, җыйнаулашып, киенеп ясанып. Сазанакка язылышырга дип барганнар иде Авыл советы председателе белән секретарь Тубылда. ниндидер киңәшмәдә икән. Көтеп-көтеп торсалар да. тегеләр күренмәде. Кем әйтмешли, коры барып, буш кайттылар Эченнән генә моны начарга юрады Дания, юл буе дәшми сөйләшми кайтты. Сазанаклылар. ике җиңел машинага төялеп. көтелгәннән иртәрәк килеп төштеләр Аларны каршы алырга Сунарчин үзе чыкты, егетләр дә шунда машиналар янына тартылды Беравык ша\-гөр килеп исән лек-саулык сораштылар Кунаклар да булгач, ашханә кысанрак иде бүген Булса ни. күңел ф кин ич - берберенә сыенып, бөтен вагонны тутырып утырдылар Иң а түрдә тантананың сәбәпчеләре: җинелчә кызарып китүдән тагын да £ чибәрләнә төшкән Гөлзәминә, адәм рәтле киенүдән йөзенә нур иңгән 2 Сәетнафа. кабартма иреннәрен җыеп алалмаучы Дания һәм бүген ? нишләптер боек, җитди күренгән Кавказ Аларнын сул ягында Риз з ван. Сыртлан һәм 111әхсәнәм. ун якларында Сазанак кунаклары * Анатолий белән Светлана да парлап утырган Өстәл янында тыенкы 5 гына мәзәк, көлке, шау-шу башланды Табындагыларның һәркайсы алдына нәкъ авылдагыча итеп пеше- * релгән токмачлы аш куелгач, урындыгын дөбердәтеп Ризван торып ~ басты, табын кинәт тынып калды у — Башладык, алайса, җәмәгать,— диде Сунарчин. кашыгын кулы * на алып — Барыгыз да беләсез инде бүген без һәркайсы сыңар канат ; булып каңгырап йөргән дүрт җанның бәйрәм тантанасына, ике парның 2 кавышу шатлыгын уртаклашырга җыелдык Ни әйтим тату гомер итсен = нәр. үзләре кавышканчы дөньяга килгән балаларга чын ата. чын ана * булсыннар, уртак җимешләре - тупырдап торган уллар, кызлар табып < үстерсеннәр — Булдырабыз аны. Ризван абый, дип бүлдерде Сунарчннны Дания Гөлзәминә аңа иелә төшеп, шыпыртлап кына әйтеп куйды — Кит инде. /Хания, килешмәгәнне — Нигә? Дания көлүеннән туктады, вагон ашханәне ярып әйтеп салды Шөкер, гарип гораба түгел ич Өч дүрт бала да тапмагач ни Трассачылар тыенкы гына көлешеп алдылар Сүзнең кирәксез якка кереп китүен тоеп. Сунарчин башлаган сүзен тәмамларга ашыкты — Әйдәгез, сыйланыгыз Иң кирәген онытканмын икән, иптәш ләр. Бригада членнары кияүләргә һәм киленнәргә бүләк алган иде Шуларны тапшырырга рөхсәт итегез Сунарчин. бүләкләрне ияләренә тапшырды Шаулатып кул чабып тордылар Икенче сүз Зиннурныкы иде Вакытын чамалап, ул үзе торып басты, Сазанактан килгән егет-кызларга баш какты Аңа зур булмаган бер чемодан китереп тоттырдылар Зиннур аны ачып, бер кулына нке йөнтәс бүрек, икенчесенә елкылдап торган ике башлык алды Мехларның төрле төсләрдә уйнап, күз явын алырлык булып балкып торуы бүләкләрнең затлы җәнлек тиресеннән тегелүен сөйли иде - Менә, диде Зиннур, бүләкләрне тапшырып яшьләрнең Э-Э-э, шулай дип әйтик инде, тормышлары шушы баш киемнәре сыман күркәм, җылы булсын Табынга бәлеш килгәч, мәҗлес тагын да җанланды Яңа өйләнеш- кәннәргә изге теләкләр теләп сүз әйтүчеләр күбәйде кайсылары сике pen торып сөйли башладылар, кайберәүләр исә күңелендәге иң матур сүзләрне чыгарып селкердәй булып, пытпылдап удыралар Шул чак шәрран ярып Анатолий кычкырып җибәрде Горько' Ачы' Шатлыктан авызы колагына кадәр ерылган Дания сикереп торып басты. Кавказны җилкәсеннән тартып торгызды да булачак иренен табак битен чупылдатып үбеп алды Әмма туйдагы.!арның моңа гына күңелләре булмады Сәетнафа белән Гөлзәминәнең дә үбешүен даулап, һаман да «Ачы!» дип кычкыралар Тегеләре исә, сүз куешкандай, башларын түбән иеп тик утыралар Әнә. кайсыларыдыр инде княү бс к х.мт 97 лән килен янына килеп, аларны көчләп үбештерергә маташа. Эшләр болайга киткәч, Гөлзәминә урыныннан кузгалды — Ягез инде, кунаклар,— диде ул ялыну катыш бер ныклык белән— Ата-баба йоласында булмаган нәрсәгә кыстамагыз! Бәхәсне баян тавышы хәл итте. Кавказ беренче аккордлар бирүгә, табынның икенче башыннан җыр яңгырады Күктә кояш, жнрдә гөлләр. Алда юллар, юлда мин Күктә йолдыз, жнрдә ярым. Сөйгән ярым гөлгә тнн. Дөнья матур, дөнья киң! Җыр матур, аһәңле иде. Ул да түгел, кинәт чыелдап яңгыраган аваз җырны кисте: — Кавказ абый! Кавказ абый дим Альберт икән, җыр белән мавыгып, аның килеп керүен сизмәгәннәр дә. Барысы да аңа борылып карады — Нәрсә шырыйлыйсың?— дип җикерде аңа Толик. Егет исә кулларын бутый-бутый табын түренә кычкыра иде: — Кавказ абый, сине чакыралар! Дания киявенең кулларына сарышты, куркынып, аның күзләренә карады — Мин хәзер,—дип мыгырданды Кавказ, Даниянең кулларыннан арынып һәм идәнгә каты басып, ашханәдән чыгып китте. Кавказ ерактан килгән кунакны шундук танып алды. Олыгайган, бирешкән Шулай да бу ул — Академия иде — Нишләп йөрисең, ә? — Килдем менә...— диде хатын элеккегегә бер дә охшамаган күндәм, буйсынучан тавыш белән. Кавказ ашханә тәрәзәсенә карап алды, аннары Академиянең аяк очында торган авыр чемоданга үрелде. — Әйдә,— диде ул кырыс кына һәм үзе яши торган вагон ягына атлады — Ничек таптың, ә? — Башыңа төшкәч, табасың икән,— диде Академия, аның артыннан атлап. — Ничек болай кузгалырга булдың әле? Кендегең авылга ябыш кан төслерәк кылана идең бит. — Рузалин унны бетерде дә укырга китте Авыл хуҗалыгы институтына Япаялгыз калдым Ул көннәрнең газабын аңлатып бирә алмыйм мин сиңа, Кавказ. Уйландым-уйландым да йортны, мал-туарны саттым һәм сине эзләп чыгып киттем Хәзер минем бөтен байлык менә шушы чемоданда. Сөйләшә-сөйләшә буш вагонга килеп керделәр. — Чишен,— диде Кавказ, аның чемоданын карават астына урнаштырып— Туктале, чыннан да, синме соң бу? Ышанмыйм, билләһи, ышанмыйм! Бу дөньяда бар микән дип күреп китәргә генә килгәнсеңдер әле. — Юк, бөтенләйгә килдем, Кавказ Монда миңа берәр эш табылыр бит? — Муены булса, камыты табылыр,— Кавказ хатыны алдына кон- серва белән ипи китереп куйды,— Аша! Әнә теге тимер мичләргә ягып торучы кирәк безгә — Мин риза,—диде Академия, икмәк телеменә үрелеп,—керләрегезне дә юып торырмын — Соң без гел күченеп йөрибез бит, Академия — Булмагае Җир читенә китсәң дә, синнән калмыйм бүтән. Гөрселдәп ишек ачылды, бүлмәгә күзләре тонган Дания килеп керде һәр икесен карашы белән ашардай булып, бер Академиягә, бер Кав- 98 казга карап торды да. кисәк борылып тышка ыргылды Ишекнең каты ябылуыннан вагон стеналары гүләп торды Ике бүлмә уртасындагы аралыкка чыккач. Дания анына килеп туктап калды, башын тышкы ишекнең карлы яңагына куеп, кычкырып елап җибәрде Юк икән, бер булмаса булмый икән бәхеткәйләр' Үзеңә ф насыйбы тумагач, кеше өлешенә үрелүдән мәгънә юк икән Ул. елавыннан кисәк туктап, күзләрен сөртеп алды, башын артка ташлап, чәчләрен тәртипкә китерде Тукта, ни дип җебеп тора соң әле? 5 Нидер эшләргә кирәк ләбаса Кире кереп, әлеге чагыр күзле хатын- ? ның чәченнән урап алырга да вагоннан чыгарып атаргамы5 Алай дисәң. - аның ни гаебе бар? Әллә Кавказны яңакларгамы5 Ә анысы гаеплеме 1 соң? Вакытлыча аерым яшәгәннәр икән, бу бит әле ир белән хатын булу- ? дан мәхрүм ителү түгел Моны белә идең ич син. Дания' Кадалып * китсен бу мәрхәмәтсез дөнья! * Дания ишекне тибеп ачты, ашыгып-ярсып үзе яши торган вагонга “ таба китеп барды. Әмма аяклары аны ашханәгә алып килгән иде Сазанаклылар китеп барган. Сунарчин аларны озата чыккан бугай Трассачылар тынып, боегып калганнар Ишек ачылуга барысы да ' сискәнеп Даниягә карады, тик аны моны әйтүче булмады Дания исә и кайнарланып өстәл янына килде дә кулына беренче эләккән шешәдән = тутырып минераль су салды, ут капкандай, эчеп жибәрде Аннан кинәт f туктап, буш стаканына карап карап торды да аны тәрәзәгә томырды « зыңлап пыяла коелды ’ Ай. рәхмәт! Шәп булды әле бу, Дания, тирләтеп тора иде югый сә,- диде Толик - Шулаймы? Шәп булдымы? Мәгез алайса* Дания өстәлгә ябышты, аны әйләндереп каплады шалтырап савыт саба ватылды Шаяз белән Анатолий аны тотып алдылар, ай ваена карамый, торагына алып киттеләр — А-а-а. ирләр! Сез барыгыз да сволочьлар! дип акырынды Дания Алар Данияне тынычландырып, кабат ашханәгә кайтканда, ватык тәрәзәгә мендәр тыгып куелган, трассачылар түрдә утырган Сәетнафа белән Гөлзәминә янына җыелганнар да. берни булмагандай күңелле генә гөрләшеп, мәҗлесне дәвам итәләр иде Бер Кавказда гына кәеф-сафа кайгысы юк иде Ул. Дания артыннан чыккан килеш, тышта туктап калды Туктале. нәрсә булып чыга соң әле бу? Тулы крах бит. әй. Академиясен әйтер идем Кнләм дип әллә кайчан язган булса соң инде Нишләргә соң әле5 Юк. ул ничә ел лар төшендә күреп саташкан Академиясен куып җибәрә алмый Хаты ны, чыгымчыласа да. чат ябышачак Җитәр Елларга сузылган уразаның бер бәйрәме булырга тиеш бит инде, ниһаять' Дания дә жәл Ул да бит ышанды, ирем дип җанын ярып бирергә әзер иде Никләр генә җилкетте күңелен, никләр генә Нишләргә соң. ә? Ике хатын белән яшәп булмый бит инде Әй. дөнья, дөнья, нишләтепләр бетермисең бәндәләреңне?! Төпле бер карарга да килә алмыйча, вагонга әйләнеп керде I аҗәп, торак буш һәм тып тын иде Кая киткән бу Академия5 Хатынын көтә- көтә идән буйлап йөренде Әмма ишек ачылмады, аяк тавышлары ише телмәде «Менә син, әй, ике хатынның берсе юк», дип чытык кына елмайды Кавказ һәм. йөдәп, караватына барып ятты Күзләрен ачып җибәрсә, тәрәзәләрдә тан талпына иде инде Бүлмә һаман буш. ямансу. Сикереп торды да караваты астыннан Академия нең чемоданын карады Ул кичәге урынында юк иде Аннан моннан гына киенде дә тышка атылды Нигә икәнен дә белмәстән. ашханәгә барып керде Әмма анда җан иясе күренми иде Кабаланып янәшәдәге вагон ишегенә килде, сабырсызланып шакырга тотынды Академия сездә юкмы5 Икенче вагонга юнәлде, өченчесенә, дүртенчесенә. Шулай итеп, шәһәрчекне урап чыкса да, хатынын таба алмады аны күрүче дә, гомумән, белүче дә юк иде. Кавказ, каударланып, капкадан чыкты да бар куәтенә урман юлы буйлап йөгереп кнтте. Ул тынына каплана-каплана, янып-пешен станциягә килеп җиткәндә, көн инде тәмам яктырган, кояшның беренче нурларында ялтырап ят кан рельслар өсте буш, тирә-юнь сагышлы иде. Кавказ, йөгереп килгән шәпкә, тимер юлчылар будкасына барып керде, кара шинельле кешегә карап, байтак кына сүзен әйтә алмый торды. — Монда... берәр хатын күренмәдеме?—диде ул, ниһаять, көчкә тын* алып. — Кылый хатынмы?— дип куйды тимер юлчы битараф кына. — Кылый ук... түгел инде... Чагыр күзле. — Ун минут элек кенә тепловозга утыртып җибәрдем мин аны. Кавказның аягы астындагы идән гүя шуып кнтте. тимер юлчы да, будка да эреп юкка чыкты — аның өчен дөньяда хәят бетте. Аңына килгәндә, ул инде трасса буендагы карт карагай төбендә басып тора иде. «Тукта, ничек булды соң әле бу?— дип өзгәләнде Кавказ,— Күзгә күренде, кулга тимәде дигәндәй...» Ул бит Академия дип, гомере буе сагышланды, тилмерде. Шул сагышын башкалар сизмәсен дип. шаярган булды, җорланды, эче тулы ут килеш көләргә, елмаерга тырышты. Инде менә бәхет елмайды гына дигәндә . Юк икән, бер булмаса булмый икән бәхеткәйләр’ Кавказ кисәк кенә карагайны кочаклап алды һәм гомерендә беренче тапкыр кычкырып елап җибәрде. Бераздан чәченә кемдер кагылгандай булды. Башын күтәреп, күзләрен сөртте, артына борылды. Кырыенда ук, бик җитди кыяфәттә, Дания басып тора иде. — Ярар, елама. Ничек тә яшәрбез икәү, диде ул һәм Кавказиын тузгак чәчле башын кочып алды. 39 Штаб-квартирасыннан чыккач, тимер юлчылар будкасы артындагы төзелеш мәйданына карап, Аитов озак хозурланып торды. Нефть кудыру станциясенең эре блоклардан торган бинасы, ак кирпеч стеналы торак йортлар күтәрелеп килә Алардан аз гына арырак, монтажчыларның күчмә шәһәрчеге каршында, челтәрле манаралар урманы булып, подстанция калыккан. Сургут ГРЭСына таба, иңнәренә авыр көянтәләрен салып, югары вольтлы электр линиясе терәкләре атлаган Аңа капма- каршы юнәлештә — Сазанак авылы ягына — саллы-саллы тимер-бетон баганалар тезелгән. Моннан караганда чәүкә кадәр генә булып күренгән энергетиклар, баганадан-баганага күчеп, юан алюмин чыбык сузып маташалар. Кая карама, эреле-ваклы будкалар, тәгәрмәчләр яисә торба табаннар өстенә менеп кунаклаган ап-ак вагоннар. . Аитов канәгатьлек белән елмаеп куйды һәм янәшәсендә басып торган Рябининга эндәште: — Я, ничек, Дмитрий Ильич? — Үзгәрә Себер, яңара, - дип башлады Рябинин, аның нәкъ шундый җавап көткәнен сизеп — Себер нефть һәм газ комплексын үзләштерү белән бергә, ерак тайгага да цивилизация килә. Әнә «Азат Себержгә электр линиясе сузып яталар — Энергетиклар молодец!— дип аның сүзенә нәтиҗә ясап куйды Аитов. Ә бит аның курыкканы да шул иде: эшкә кыш уртасыннан тотынган энергетиклар язга хәтле Салым сазлыкларын үтә алмаслар, дип шикләнгән иде. Тәки үзләренекен иттеләр бит егетләр, көннәр җылытып, кырыс баткаклар уянганчы тимер челтәрле биек-биек баганаларны утыртырга да. тәртә юанлыгы чыбыкларны сузарга да өлгерделәр. 100 Тайганың иң аулак бер почмагына игелекле электр энергиясе килеп хитте әнә Сүз дә юк. мактау һәм дан энергетикларга' Антов тагын бер мәртәбә подстанциягә һәм ерак офыкка китеп югалган челтәрле манаралар рәтенә карап алды Шулчак кисәк кенә йөрәге чәнчеп алды Әйе. алар булдырдылар, тик менә нефть үткәргечен салучылар өлгерә алыр- ф мы? Язга санаулы көннәр генә калып бара. Ә Салым сазлыклары түренә с. ике яклап үрмәләүче төзүчеләрнең кайчан очрашасы һаман билгесез ч Әле буран чыга, әле монтажчылар кулны тота, әле жир казучылар | аркасында тик торырга туры килә, һич уйламаган әллә нинди киртә- ? ләр туып кына тора Язы гына кинәт була күрмәсен Кисәк жылытып = жибәрсәме?! Ул чагында бетте диген, бөтен техника кыргый баткаклар 5 куенында калып һәлак булачак Шушы бер-ике атна эчендә ничек тә 5 үтәргә кирәк бу каһәрле сазлыкларны! Актов каударланып Рябинннга х таба борылды * — Менә нәрсә, Дмитрий Ильич, мин хәзер үк трассага китәм. Син “ монда үзең кара инде. s — Юкка, юкка ашкынасың, Әсфәндияр Газаровнч.- дип каршы * төште партком секретаре.— Анда киңәшмәдән соң да өлгерербез. Ми- нистр хәтле министр гел килеп тормый ич Аның сүзеннән соң Актов бераз суынып-сүрелеп калгандай булды х Төзелештәге барлык житәкчеләр, партия өлкә комитеты вәкилләре, * министр үзе, ниһаять, Үзәк Комитет инструкторы катнашындагы абруй- < лы киңәшмә Менә бит син, әй, моңа хәтле иң яңа карталарда да күрсәтелмәгән Сазанак станциясе кинәт кенә шулай танылып китсен әле. Аитов үзенең «штаб-квартира»сын бирегә күчергәннән бирле, шушы яңа туып килгән шәһәрчек Мәккәгә әйләнде диярсең Бирегә төркем- төркем булып газета һәм радио хәбәрчеләре килә, телевидение хезмәткәрләре кунып-төнеп ята, зур-зур начальниклар катнашында төрле киңәшмәләр уза. Шулай да Әсфәндиярның карары ныклы иде. — Монда син үзең чамаларсың инде. Дмитрий Ильич.- диде дә Рябининның жилкәсенә сугып алды, ашкынып монтажчылар шәһәрче генә китеп барды. Бураннан соң такыраерга өлгермәгән трасса юлыннан ун-унбнш чакрым узмадылар, йодрык-йодрык булып жепшек кар яварга тотынды Шофер, борсаланып, якягына карап алды, караңгыланып торган офык ка күз салды, түзмәде, идарә начальнигына эндәште — Әллә тәртәне борабызмы. Әсфәндияр Газаровнч? Узып китә торганга охшамаган бу болыт Аитов дәшмәде, «чепуха» дигәндәй, кулын алга таба селтәп алды Әмма юлдашы юкка борчылмаган икән, жнргә бүрек-бүрек булып төш кән кар. куерганнан-куера барып, дөнья караңгыланып калды, алда берни күренмәс булды Машина тизлеген нык киметте, трактор сыман гына бара башлады. Шофер тагын Антовка карап карап алды, ләкин тегесе кытай алласы сыман бер дә кымшанмыйча, алга төбәлеп утыра иде «Урал» кисәк кенә туктап калды Әсфәндияр алга таба сөрлегеп китте Нәкъ тәрәзә каршында гына, тау кадәр булып, трассачыларның вахта машинасы туктап тора иде Тышта кычкырышкан тавышлар ишетелде: — Әжәлеңне эзләп чыктың мәллә?! — Дивана, барыбызны да юлда калдырасың ич — Борыл тизрәк! Ул арада каршыга килгән машина, үзенә юл табып, болар яныннан узып та китте Шуннан инде Аитов күңеленә дә шик шөбһә үрләде Чын лап торып сазлыкта кунуың бар болай Ярый әле вакытында борылдылар Алар монтажчылар шәһәрчегенә кайтып җиткәндә, кар инде юлны тәмам каплаган, куәтле «Урал» аны тәгәрмәчләре белән генә түгел, корсагы белән дә ярып бара иде Өстәвенә. җил чыкты, шайтан туе башланды. Ул кайтып кергәндә, Рябинин бер ялгызы иске газеталар караштырып утыра иде. — Ну. ничек синең монда?— диде Әсфәндияр, ишектән керә-кереш- кә. Кар сарган каеры тунын салып какты да аны чөйгә элеп куйды. — Хәлләр ярыйсы: сварщиклар икенче сменага калды, соңгы җөйләрне салып маташалар. Вагоннар да урынында,—диде Рябинин, өстәлдә яткан кәгазьне кулына алып.— Тик ни бит әле, киңәшмәнең булуы икеле. «Циклон» дип радиограмма биргәннәр әнә. — Иртәнгә кадәр аязыр, шәт. — Кем белә бит, кем белә... — Ярый, иртә кичтән хәерлерәк, диме әле рус мәкале. Йоклыйк. Алар үзләренең җылы вагоннарында хәбәрсез йоклаган арада, табигать төн ката шашынды. Кыш. соңгы гайрәтен күрсәтеп, бөтен дөньяны кар белән күмәргә җыенгандай, күчмә йортлар кырыена бурап- бурап көртләр салды, тимер юл полотносын күмеп китте, ботакларын кар сарган нәзегрәк агачлар бөгелеп-бөгелеп төште. Көн яктырганда инде шәһәрчектәге вагоннарның түбәләре генә калкынып тора иде. Уянып китүгә. Аитовның күзе кар каплаган тәрәзәгә төште. Урыныннан торды. «Менә сиңа киңәшмә»,— дип мыгырдана-мыгырдана, өстена киеп алды, һәм тыштан урап керергә дип, ишеккә килде. Әмма ишек, тыштан лом белән терәтеп куелгандай, ачылмый иде. Ярдәмгә килеп җиткән Рябинин белән икәүләп этә торгач, аны кеше кысылып кына сыярлык итеп ача алдылар. — Кая. көрәк бармы ичмасам?— дип сукранды Аитов. Әсфәндиярның инде күптән кулына көрәк тотканы юк иде. Җылы саф һавада киерелеп-киерелеп эшләве рәхәт, ләззәтле иде аңа. Өстән туктаусыз коеп торган карга үч итеп, эшләде дә эшләде. Җитди бер нәрсә турында да уйламыйча, кәефләнеп, күпме маташкандыр, үзенә шыпыртлап дәшкәннәренә сискәнеп китте, көрәгенә алган карын да ыргытмыйча, тавыш килгән якка карады. Аңардан ике-өч метрда гына, билдән кар эчендә, сап-сары чәчен ак энҗеләр бизәгән радист кыз басып тора иде. — Әсфәндияр Газарович,—дип кабатлады ул.'шулай ук шыпыртлап.— күңелсез хәбәр. Әсфәндияр Газарович. — Әйтмәсәң дә беләм. - Аитов нык кына кизәнеп, көрәгендәге карны читкә томырды.— Килмиләр, билгеле. Бу буранда ни... — Ул гына түгел. Әсфәндияр Газарович. — Тагын ни бар?— Аитов, эшеннән туктап, авыр карашын кызга төбәде. — Радиограмма Улыгыз булса кирәк. Хатыныгыз авыр хәлдә. Әсфәндияр Газарович! — кыз башын аска иеп. кычкырып елап җибәрде. — Нәрсә?! Ни дисең син?! — Әсфәндияр көпшәк кар көртенә ыргылды, радист кулындагы кәгазьне тартып алды. Укып чыккач, чынмы соң бу дигәндәй, радист кызга карап торды, аннан ярсып кычкырып җибәрде: — Барыгыз, әйтегез, диспетчерга: хәзер үк вертолет җибәрсеннәр... Хәер, тукта, үзем... Аитов, көрт эченнән үрмәләп диярлек, күрше вагонга таба кузгалды. Шунда гына бу һавада вертолет чакыруның урынсыз икәне аңына барып җитте. Кире борылып бүлмәсенә кайтты. Өстәл янына килеп, радиограмманы тагын бер кат укып чыкты һәм, кинәт хәлсезләнеп, ятагына ауды «Нишләргә, нишләргә соң»—дип өзгәләнде Әсфәндияр. Мәрхәмәтсез буран тагын дүрт тәүлек котырынды. Кар астында калган шәһәрчектә газапланып дүрт төн йокламады Аитов, ашаудан язды. 102 суырылып ябыгып калды, саргаеп киткән йөзен сакал-мыек басты. Рябинин аны кулыннан килгәнчә юатырга маташты — Туктале. бик сабырсызланма. Әсфәндияр Газарович Тегесе исә авыр мыгырданып, тешләрен генә шыгырдатты — Кит, юатма. Дмитрий Ильич. Калдыр мине ф Рябинин аның хәлен аңлый, кайтарып берни әйтми, тиз генә киенә * дә вертолет кабул итү өчен мәйдан чистартырга чыгып китә иде Әсфәндиярның бәгырен, хәсрәтле хәбәрдән дә бигрәк, чарасызлык з телгәли иде Мондыйда очу турында уйлыйсы да юк. тимер юлда исә 2 поездлар хәрәкәте тукталды Җитмәсә, рациядән дә берни аңларлык тү- 2 гел: ул туктаусыз шытырдый, йөрәк өзгеч тавыш белән чиный Антов i үзен шахтада тереләй күмелеп калган кешедәй тойды, көчсезлегеннән | үртәлеп, иреннәрен чәйнәп бетерде 2 Әнә шулай тәмуг газаплары белән көткән вертолет Сазанак станция * сенә буран басылгач кына килде. 40 ...Самолеттан төшүгә. Аитов аэропорт каршындагы мәйданга таш- = ланды. якягына шакмаклар төшерелгән беренче машинаның ишеген s ачып, аның утыргычына егылды * — Шәһәргә! Зинһар, тизрәк’— дип пышылдады ул, такси шоферына карамый гына Башына күн кепка кигән, борын астына ике бармак иңлеге мыек калдырган саргылткара чырайлы кеше пассажирына күз снрпеп алды, аның өс-башына, сакал-мыек баскан йөзенә, өрәкнекенә охшаш кыяфәтенә каран, Себердә «озын берлек» эзләп йөрүче берәр бәхетсез жан ахры, дигән нәтиҗә чыгарды. Мөмкин булса, зинһар куа төш' дип ялварды Әсфәндияр Шофер аңа гаҗәпсенеп карап алды, ләкин дәшмәде Юлчының бик нык дулкынланган булуын аңышты бугай Аитов исә. чыннан да. гаҗәеп бер тәкатьсез хәлдә иде бу мизгелдә Шәһәргә кадәр булган утыз чакрым ара очына чыкмаслык җәһәннәм юлы булып тоелды аңа Кулыннан килсә, ниндидер бер тылсым куәте белән ыргылыр иде дә «ә» дигәнче өендә булыр иде Шунысы гаҗәп юл буе алгысын, очып китәрдәй булып кайткан Әсфәндияр, үзе яши торган йорт янына килеп туктауга, сүлпәнләнеп кал ды. Каядыр Себер чытырманнары эчендә адашып калган Аитовны ни көтә хәзер? Бәлки соңаргандыр ул Әсфәндияр ишекне үз ачкычы белән ачты, кечкенә коридорга үтте, туктап калды Өйдә «шылт» иткән аваз да юк. башка чакны бүлмәгә ямь биреп, дөньяда тормыш яшәеш барын хәбәр итеп торган стена сәгате дә йөрми хәтта Кабер тынлыгы колагын ярып кергәндәй булды Әсфәндиярның. Алгарак узып, урта бүлмәгә килеп керде, якягына каранды Монда бар да тәртиптә, кунак каршыларга җыенгандай, юылган, җыеш тырылган иде Унга борылып, ачык ишектән кухняга күз салды савыт сабалар, башка вак төяк чиста итеп юылган, матурлап шкафка тезеп куелган, аш өстәлендә калган нәрсәләр өстенә ак тастымал каплап куелган Аитов. кинәт ыргылып, бер сикерүдә йокы бүлмәсенә килеп җитте, каударланып, ишекне ачты Бүлмә уртасында янәшә куелган агач караватларның икесе дә буш. җентекләп җыелган һәм пөхтә итеп үтүкләнгән җәймә белән ябылган иде Кайтарып җавап бирүче булмады, зәгыйфь тавышы кызгылт көрән пәрдәләр артына кереп юкка чыкты Менә шунда гына фаҗигане бөтен йөрәге белән тоеп алды, кинәт хәле бетеп, ишек төбендәге урындыкка шуып төште. Шул хәлендә, эчпошыргыч пөхтә урын-җнргә карап, байтак утырды ул, тирләп чыгуын, тәрәзә артында эңгер иңә башлавын да сизмәде. Ниһаять, акылы уянды, аякларына авыр гына басып, урта бүлмәгә чыкты, бүреге белән тунын салып диванга ыргытты һәм нишләргә белми аптырап калды. Шушы кабердәй тын. мәрхәмәтсез өйдә бер минутта торасы килми иде аның Тик кая барырга, кемнән сорашырга мондагы хәлләрне? Күршеләргә кагылыргамы, туган-тумачаларга сугылыргамы? Әллә институтка шалтыратып балаларны эзләп караргамы? Ул инде кечкенә өстәлдәге телефон янына килеп, номер җыярга әзерләнгән иде. Кинәт җил китереп бәрде бугай, гөрселдәп балкон ишеге ачылды, ак челтәр пәрдә бөтерелеп, Әсфәндиярның муенына килеп уралды Йөрәге «жу-у-у» итеп китте, гүя ап-ак кәфен-әҗәл үзе куенына килеп сарылды. Калтырана-калтырана кухняга чигенде, ашыгып ут яндырды. Аннары шкафтан стакан алып, краннан су агызды, эчеп җибәрәм дигәндә генә кызганулы аваз ишетеп туктап калды. — И бала, кайткансың икән бит. Борылып караса, кухня ишеге төбендә күлмәк өстеннән кара камзул, башына шундый ук кара мескен бүрек кигән күрше карчыгы басып тора, кулы белән авызын каплаган да һаман бер үк сүзләрне кабатлый: — И, бала, кайткансың икән. . — Ни булды монда, җиңги? — И, бала, ятимкәйләр генә калабыз, дип тордык. Әллә нишләп кенә бик каты сырхаулап китте шул, телсез калды хәтта ки... — Зинһар, сузма, җиңги! — Ярый, ярый, балам Хәзер әйбәтләнде инде, тамагына каба башлады. Бальниста бик әйбәт карыйлар үзен. Әсфәндияр тунына барып ябышты, бүреген киеп алды. — Кайсы больницада? — Бальнисы ерак түгел, үзебезнең урамда гына да бит. Хәзер кертмәсләр инде анда, балакай Иртәгә барырсың. Әйдә, үземә кереп кун да... Хәзер чәй куеп җибәрәм. Әсфәндияр аны тыңлап бетермәде, тунын да төймәләп тормыйча ишеккә ыргылды.. 41 Кыш никадәр генә тарткалашмасын, барыбер һәркайда яз билгеләре: кар утырды, трасса юлына су чыкты, соңгы көннәрдә шәһәрчек янындагы каен башында бүрекле сызгыраклар күренде — Идел буйларында тантана иткән яз хәбәрен сөйләп, төньякка узышлары. Кояш бүген таңнан кыздыра башлады аяк астында тапталган кар да җебеп лыҗбырдады. Аккош күле өстендә, юлларда су артканнан- артты. Әмма бу хәл трассачыларны куркытмый иде инде Нигә дисәң, бүген — соңгы ыргым, сазлыклар белән соңгы алыш! Шулай да төзүчеләрнең кәефләре аеруча күтәренке. Шәһәрчекнең әле бер, әле икенче башында таңнан яңгырап торган чыр-чу. уенкөлке вахта машинасында да тукталмады. Монда инде дилбегә Кавказ кулына күчте. — Кошлар кайта, безгә китәр вакыт җитә ахры, егетләр. «Атоммаш» төзелешендәге дустымнан хат алдым әле менә,— дип башлады ул, машина кузгалып китүгә.— Мине чакыра. Анда килеп төшүеңә, квартира ачкычы тоттыралар икән Акчаны да полиэтилен капчык тутырып бирәләр, ди. — Тузга язмаганны сөйлисең дә инде. — Дустың да үзең сыман таш яргыч, күрәсең. — Юк, егетләр,— дип каршы төште Кавказ һәм кызып-кызып сөйләргә тотынды - Бер дигән егет ул Володя. Без аның белән БАМда ай ярым бергә эшләдек Тик артык беркатлы, турыдан яра. Аз гына бер хилафлык күрдеме, хәзер гәзиткә язып бирә. Шул гадәте аркасында кунган куагы юк. Бер җиргә урнашып, өчдүрт ай эшләргә өлгерми, гәзиттә фельетон 104 бастыра да. начальство белән ызгышып, эшеннән китеп бара БАМнан. дөресрәге, без яши торган поселоктан куылуы да шул кыбырсыклыгы аркасында булды Ж.әи башында гына нәкъ тайга кыраенда сигез бүлмәле зур йорт сала башладылар Бер генә катлы булса да. күзгә тиз чалынды бу. ике-өч ай эчендә өлгереп тә җитте Китте сүз безнен егетләр ф арасында һәркайсы үзенең яшь бикәче белән урман буендагы шул өйнең бер бүлмәсенә кереп утырмакчы. Болар шулай хыялланып йөргән арада, £ сигез бүлмәгә бер хуҗа булып, баш инженер күчеп куймасынмы тегендә. 2 Кәнишне сукранды малайлар, сүгенделәр, үзе югында инженерның тетмә- 5 сен теттеләр. Шул ыгы-зыгы басылырга өлгермәде, үзебезнең күп тиражлы з гәзиттә печтеки генә бер мәсәл басылып чыкты Сүзгә сүз хәтерләмим, кә- 2 ниш не, эчтәлеге менә болайрак иде: тайга җәнлекләре бергәләп өн салалар | зур итеп, сигез бүлмәле итеп Менә өн өлгереп җитә Киек җанварлар, ур2 ман аланына җыелып, өнне бүлешә башлыйлар Төлке әйтә шунда * «Миндә кунаклар күп була, миңа өннең өч бүлеме кирәк». ди. «Мина * да», дип сорый куян Шуннан сүзгә кеш. чәшке, сусар һәм башка җән- s лекләр кушыла, һәркайсы «Миңа да, миңа да»,— дип чи-чи итә болар J Шулчак дөп итеп өстәлгә аюның йөнтәс йодрыгы килеп төшә. «Чиелдәш- ’■ магыз. өн тулысы белән минеке булачак», ди бу Кавказ, гадәтенчә, сүзне иң кызык җирендә бүлеп, бармакларын х бармакка ышкыштырып ала - Кая, мин яраткан «Шипка» кемдә барэ * Аңа берьюлы биш-алты пачка сузылды Шуннан, шуннан? — Шуннан шул. дип дәвам итте Кавказ, сигарет кабызып җибәргәч, баш инженер безнең биргадирны чакыртып алган да әйткән: «Теге диванаңа җиткер, егерме дүрт сәгать эчендә поселоктан юк булсын» Соң шуның сүзенә карап киткәнме Володя? дип сорап куйды Анатолий - Кайчан китүен тәгаен генә белмим, ул чакта мин үзем расчет алып йөри идем. Ә менә хатына караганда, анда калмаган булып чыга Дустыңа ни дип җавап бирәсең инде. Кавказ? Сүздә юк, кызыктырды Володянык хаты, йөрәк җилкенеп куйды Шулай да сезне ташлап китәсе килми, егетләр Эшегез дә. үзегез дә күңелгә хуш килдегез бит әле. Бик ялынсагыз, китмәм дә. шәт Китмә, Кавказ, кал! - Сигез бүлмәле булмаса да. берәр өн бирерләр үзеңә Кем белә, калган хатыннарың да трассага җыелыр, бәлки Алар шулай юкны-барны сөйләшеп, тел кашып барган арада. «Урал» торба салгычлар колоннасы янына килеп җитте Изоляцияләүчеләр килеп җиткәндә, мәңге кеше аягы басмаган кыргый баткаклык түре сабан туе мәйданына охшап калган иде инде Дөрес, җыелган халык бәйрәмчә киенмәгән, өсләрендә шул ук майлы сырмалар, шомарып, ялтырап беткән брезентовкалар. башларында үзләре белән бергә Себер челләләрен үткәргән йөнтәс бүрекләр, колакчыннары гына күтәртеп куелган Төркем уртасында икесе ике яктан килеп төртелгән, башлары таслап, тигезләп, бер-беренә терәп куелган торбалар ята Хәер. хәзер инде торба лар түгел, тоташ бер магистраль. Чөнки алар инде бер җеп итеп тоташты рылган. тик менә шушы җыелган халык төркеме турындагы бердәнбер ял гау гына әлегә җөйсе» Шуңа соңгы тапкыр утлы автографларын калды рырга, дип килгәннәр дә инде бүген сварщиклар Бар да ачык, бар да мәгълүм, тик «кызыл ялгау»га башлап җөй саласы кеше 1сиә билгеле ту гел һәркайсы шуны белергә тели, җиңүченең исемен ишетәсе килеп җан атып тора. Озак сабырсызланырга туры килмәде, тунының игүен чишеп җибәр гән Антов урталыкка чыгып басты, ни өчендер бүреген салып, култык астына кыстырды, маңгай чәчендә талгын җил шаярырга тотынды — Дуслар,— дип башлады Аитов. карлыкканрак көр тавыш белән.— сусыз далаларны, утлы ком сахраларын кичкән хезмәттәшләр! Бүген без сезнең белән илебез тарихы битләренә тагын бер якты сәхифәне язып бетерергә. Идел-Обь трассасында соңгы җөйне салырга җыелдык. Күптәнге традиция буенча, бу тантаналы эшне башлап җибәрү хокукы, аерата хөрмәт билгесе буларак, уңганнарның уңганына, булганнарның булганына тапшырыла. Кем соң ул бу олы хөрмәткә ия кеше? Аитов түш кесәсеннән кәгазьләр чыгарды һәм. шуларга карый-карый, һәр ике бригаданың эш күрсәткечләре турында сөйләргә тотынды. Фәнил бригадасында да. Клименковныкында да егетләрнең асыллары икән — һәркайсы бер ярым, ике норма биреп эшләгән Сменага егермешәр һәм аннан да артыграк ялгау ясаган осталар бар икән. Аитов дистәдән артык фамилия санап чыкты. — Шулай да.— дип дәвам итте идарә начальнигы,—бүген «кызыл ялгау»га беренче җөйне Давыд Клименков салачак, ул сменага егерме бишәр ялгау ясады! Салым сазлыкларының мәңгелек өнсезлеген ярып «Ура!» яңгырады, ул арада егетләр ничектер уңайсызланып калган Давыд Захаровичка ташландылар, ай-ваена карамый, аны һавага чөяргә тотындылар. Ыгы-зыгы басылуга. Рябинин сүз алды. Ул изоляцияләү колонналарының эш нәтиҗәләренә тукталды. Партком секретаре ярышта Шаяз Рамаев бригадасы җиңеп чыгуын, аның сайлап алынган махсус бригада составында баш станцияне җибәрү тантанасына катнашачагын хәбәр итте. Трассачылар машина канатында утырган Шаязны тарткалап-йолыккалап төркем уртасына алып керделәр, ул да түгел, көчле куллар аны өскә чөйде! Менә гөрләп куәтле электр станциясе эшли башлады. Клименков кабелен сөйрәп, торба өстенә менеп басты. Хәбәрчеләр, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, кинооператорлар кинәт йөгерешергә, ыгы-зыгы килергә тотынды Фотоаппаратлар «челтчелт» итеп алды, киноаппаратлар гөжләде. Давыд Захарыч исә. аларга игътибар итми генә, беренче җөйне салырга әзерләнде. Шулчак кабат Рябинин тавышы ишетелде: — Бер генә минутка. Давыд Захарыч.— Ул уртага чыгып басты һәм сүзен дәвам итте.— Иптәшләр! Бүген безнең иң яшь бригадирыбыз Фәнил Закнровка егерме биш яшь тулды. Аны туган көне белән котларга һәм менә шушы кечкенә бүләкне тапшырырга рөхсәт итегез! Дмитрий Ильич карашы белән төркемнән егетне эзләп тапты, аның янына килеп, кулын кысты, бәләкәй генә картон тартмачык бирде. Трассачылар кабат гөр итеп алдылар, егетнең җилкәсенә шапы-шопы сугып алдылар. Шуннан кисәк кенә ниндидер уңайсыз тынлык урнашып калды. Чөнки эшчеләр, хәтта Фәнил үзе дә, туган көн хакында онытканнар иде. Шунлыктан бүләк тә әзерләмәгәннәр. Кыен хәлдән Клименков коткарды — ул электрод кыстырылган тоткычын егеткә сузды: — Мә. Фәнил, ал. хезмәттәшләреңнән бүләк бу — беренче җөйне салу хокукы сиңа тапшырыла. Яшь бригадирны эткәләп-төрткәләп торба өстенә мендерделәр, гөрләтеп кул чаптылар. Егет тә каушап калмады, Клименков кулындагы кара битлекне алып, бүреге өстеннән киеп куйды да ялгау өстенә иелде — торба янында зәңгәр аҗаган уйнарга тотынды. Китте шуннан: татар егетен рус Клименков алыштырды... Шулай итеп, соңгы ялгауга ике дистәләп милләт вәкилләренең кулы тиде. Торба өслегендәге янып-кызарып торган җөй суынырга өлгермәде, ялгау янына сыйфат тикшерү лабораториясе кешеләре килеп җитте. Алар хикмәтле нур ярдәмендә җөйнең ныклыгын тикшерделәр. — һәрвакыттагыча нык. илебез халыклары дуслыгы кебек,— дип елмайды купшы мыеклы лаборант егет. Барысы да җиңел сулап куйды. Идел-Обь трассасындагы соңгы җөй үткәннәр белән киләчәкне дә бергә китереп ялгады, тоташтырды шикелле. Соңгы сүз — Доңк! Доңк' Сунарчин күзләрен ачты, яктырып килгән тәрәзәгә карады. Нәрсә бу. монысы нинди тавыш тагын? Сагаеп тыңлады, ә.мма ул-бу ишетмәде, тәрәзә артында һәрвакыттагыча каен кәүсәсе яктырып тора да. түбәдән «тып-тып» итеп тамчы тама иде Чынлап та ШУЛ тавышка чяндымы * Ризван? = — Тып-тып-тып... Тама. Димәк, төнлә дә туңдырмаган Ризван сикереп торды, ашыга- i ашыга киенде, атылып тышка чыкты. Баскычтан төшүгә, күн итегенең ~ кунычыннан кар боткасына чумды Ярдәм эзләгәндәй як-ягына каранып | алды, ике вагон арасыннан тар полоса булып күренгән Аккош күленә I күзе төште анда боз күренми, ул бөтенләй карасу пәрдә белән капланган £ иде. Сунарчин лыпырдап торган карны ярып капка төбенә чыкты, таң « яктылыгында назланып яткан күл өстенә төбәлде Язгы су тәмам күтәре- = леп, сөзәк ярлардан менә чайпалам, менә түгеләм. дип тора иде. Кем белә, - ул инде бәлки иң тәбәнәк якка урман межасына ук чыккандыр Сулы * кар боламыгын ерып, кабат ишегалдына керде, агач «гөмбә» кырыеннан * узып, трос белән баганага асылган рельс кисәге янына килде, шунда ук 2 бәйләп куелган тимер таякны алды да, бар көченә чаң суга башлады - — Даң-даң-даң! * Аллы-артлы гөрселдәп, вагон ишекләре ачылды, баскычларда күлмәк- - ыштаннан килеш трассачылар күренде. * Ни бар, нәрсә яна? - Су баса Кузгалабыз! — дип кычкырды ул берәүгә дә төбәми генә. — Ур-ра! Кайтабыз! — Әй, халык, Зәйсуга! Зәй-су-га! Тагын чирек сәгатьтән төзүчеләрнең күчмә шәһәрчеге таяк тыгып буталган кырмыска оясына охшап калган иде инде Куәтле дизельләр үкерде, ул да түгел гайрәтле бульдозерлар күчмә йортларны төпләнгән урыннарыннан кубара башлады Тирә-юньне тимер чыңы, эшчеләрнең һай-һаулап кычкырышулары күмеп китте. Шулчак каенлыкка башына эмблемалы фуражка, өстенә элемтәчеләр формасы кигән җайдак - каратут йөзле чибәр Себер кызы килеп чыкты Корсагыннан юеш кар ерып килгән атының ак күбеккә батуына һәм еш-еш сулавына караганда, хәбәре мөһим иде кызның - Әй, Рамаев! дип кычкырды ул. Бие. сикер, мәтәлчек ат: кайтуыңа хатының ике малай табып куйган! Менә телефонограммасы. Кавказ әлеге баганага асылган рельс кисәге янына атылды, кулын дагы ачкыч белән чаң сугарга тотынды. Ни бар инде тагын? Кайсы юньсезе шаяра? — Әй, халык, игътибар' дип кычкырды Кавказ һаман да чан сугып. Бригадир хатынының буасы ерылган нке малае бар Шаязның! - Хак сүзме? А ну-ка, бригадир! Шаязны урап алдылар да, ай-ваена карамыйча, күккә чөяргә тотын дылар. Инк тарткан беренче бульдозер белән станциягә үзе китте Сунарчин Алдан сөйләшеп кую буенча, анда аларны ачык платформалар көтәргә тиеш иде. Запас юлда нибары дүрт-биш вагон кургәч, Ризванның чәче урә торды, бата чума тимер юлчылар будкасына йөгерде .Алай да кычкырма ды, җикеренмәде, музейдагы карачкы сыман хәрәкәтсез утыр|ан кара шинельле кешегә ялына башлады — Зинһар, тагын вагоннар сора, туган, су баса Салым саллыкларында батмаганны, монда утырып калабыз бит Булганына шекер итеп. тонна торыгыз лиле тегесе, һаман д. шу лай таш сын кебек кымшанмыйча Тиздән башкалары да булыр Күчмә йортлар сөйрәгән тагын берничә трактор килгәч, гадәттәге төянү ыгызыгысы купты. Йөкләр килә торды, килгән шәпкә платформаларга менә торды. Егетләр инде аларны бәйләргә, беркетергә тотындылар. Шулай унны-сулны. алны-артны белми эшләгәндә, трассачылар янына әлеге катып калган йөзен һич кенә дә үзгәртмәүче тимер юлчы килде: — Кайсыгыз монда Сунарчин? Ризван дәшмәде, аның кулындагы кәгазьләрне алды да йотлыгып укый башлады. Беренче радиограмма—Төмәннән, «Ризван Актугано- вич,— диелгән иде анда,— без партиянең Зәйсу шәһәр комитеты белән сөйләштек: сезне аклый торган яңа документлар табылган, үтенечегез уңайга хәл ителгән диярлек. Аны рәсмиләштерү өчен үзегезнең кайтуыгызны гына көтәләр. Безнең характеристика да иш янына куш булгандыр, дип уйларга кирәк. Кыскасы, партия сафларына яңадан кайтуыгыз белән чын йөрәктән котлыйбыз. Айтов. Рябинин». Сунарчинның күкрәге кысып алды, эчендә нидер чатнап киткәндәй булды, сиздереп йөрәге авырта башлады, аннан талгын сызлауга күчте. Әмма бу инде тупас авырту түгел, ниндидер бер рәхәт, ләззәтле сызлану иде. Халәтенең әйбәтләнә баруын тоеп, икенче радиограммага текәлде. Шул арада аны трассачылар урап алган иде инде. — Нәрсә бар, Ризван абый? — Ни булсын, котлау телеграммасыдыр. — Үлем-китем юктыр бит? Сунарчин радиограмманы бөкләп кесәсенә салып куйды, шуннан соң гына сораулы карашларын үзенә төбәгән эшчеләргә күтәрелеп карады: — Кот очарлык нәрсә юк,— диде ул, гадәтенчә, басынкы гына.— Зәйсудан хәбәр итәләр: машина-җиһазларны кайтарып тормаска, «Төнь- як-Үзәк» газ үткәргече төзелешенә адресларга кушылган. — Ничек. Зәйсуга кайтмыйбызмыни инде?! — Балалар үгәйләп бетә болай булса. — Баласы бала, хатыннарга пәри ияләшмәсен, диген. Ризван аларны тынычландырырга ашыкты: — Кайтабыз, җәмәгать, кайтабыз Зәйсуга. боерган булса. Яна трассага чыкканчы, атна-ун көн иркенләп, туарылып ял итәбез әле. Шулай да йөкләрне озата барырга бер-ике кеше кирәгер. Бар да тынып калды, күзләре, күптәнге гадәт буенча. Сәетнафага төбәлде Тегесе исә. үзеннән ни көткәннәрен алдан ук сизеп. Гөлзәминә артына сыенды. — Мин баралмыйм. хатын чирли,— дип куйды Мәүлетбай. — Менә син. әй. квартирага ремонт ясарга, дип сөйләшкән идек бит.— Монысын Анатолий әйтте. — Атсалар да бармыйм. — Мин дә. Тагын тынып калдылар, бер-береннән уңайсызланып, башларын аска иделәр. Шунда Кавказ телгә килде: — Ярый, крах икән. крах. Без барабыз йөкләрне озатып. Дания белән миңа кайда да бер кояш. — Сиңа шулайдыр да, Кавказ, без дә бар бит әле монда Нүжәли җәһәннәм астына китәбез инде тагын?— дип сукранып куйды Мәүлетбай. — Әйе. китәбез,— диде Ризван бераз тантаналы итеп.— Син нәрсә. Мәүлетбай. «Идел-Обь» нефть үткәргече —ул әле финиш түгел, старт кына. Бу искиткеч бай төбәкне үзләштерү өчен бер Төмән өлкәсендә генә дә тагын меңнәрчә чакрым торба юллары төзергә кирәк. Аларны без — йөкнең авырын үз җилкәләренә алган ир-егетләр салмый кем салсын. Ял итеп алабыз да, океанга таба кузгалабыз. Кыя чәчәкләре үзәндә түгел, кыяда булырга тиеш.