Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУШАМАТЛЫ — ЮГАЛМАС


төбәге керәшеннәре арасында кушаматы юк кешене очратуы кыен Кушамат кешегә исеме белән бергә ук тагылып, аны башкалардан аеру хезмәтен ути. Мисалга мин үз исемемне генә алам. Гаиләләр саны йөздән аз гына арткан уртача зурлыктагы Урта Баграж авылында без сигез Гурий идек. Безне берберебез белән бутамас өчен, барыбызның да тик үзенә генә туры килгән кушаматы бар иде Җәбрәй Гурие — киң маңгайлы, вак бөдрә чәчле, җор сүзле, бераз сакаурак. Җәрми Гуриенең әтисе Ермолай исемле, Телсез Гурие — әтисе бер сүз дә әйтә белмәүче Петр исемле чукрак-телсез кешенең улы, Мәтүн Гуриенең әнисе Матрена исемле, Сталин Гурий — юлбашчыга нәрсәсе беләндер охшаганга. Ибрай Гуриеның кушаматы адашыма нигә кушылганын әйтә алмыйм, Мучий Гурие һәм үзем Мулла Гурий — гарәп хәрефләре белән язылган иске китапларны җыйганга, кайбер аятьләрне, догаларны, Коръән сүрәләрен яттан белгәнгә такканнар иде миңа ул кушаматны. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да кушаматтан мәхрүм түгел бездә. Мәсәлән, Сандыр Угәпие, Бүси Мариясы, Куыш Пидучиа, Илләй Тайсыясы, Лүп Начтугы, Учыкай Барбарасы һ.б.
Буаз Микайла
Ул бик мут, кулы бер дә тик тормый, кайда ни очратса да, үзләштерми калмый торган Кожи Микайласы (Михаил Кузьмин) дигән бәндә иде Аның бер генә күнел биреп яратып эшләгән эше дә юк иде Берара колхозда аны атлар карарга куйдылар. Шуннан сон авылда, Микайла төннәрен атларга ашатасы фуражны аз-азлап өенә ташый икән, дигән сүзләр таралды Әмма мутлыкта дан алган агайны жинаяте өстендә тотучы булмады.
Озак үлекләгән шеш уйламаганда тишелде Авылның Югары очында акылга зәгыйфь Митрофан исемле мәхлук бар, ул гомере буе бармакка бармак та сукмыйча көннәр буе йокы симертеп, төннәрен авыл буйлап буталып йөрергә ярата иде Бер төнне ул тан алдыннан колхозның атлар дворыннан өстендәге кожаны астына муенына, корсагы турысына авыр капчык асып, өенә кайтып баручы мут агайны очратып:
— Микайла дәдәй, син нишләп юанайдың, буазландынмы әллә7 — дип сораган.
— Кара, өстенә бастың бит, парин, буазландым шул. Сизеләмени? — дигән җавап ишеткән тилемсә.
Митрофан:
— Алдыйсын, мин беләм, ирләр буазланмый. — дигән.
— Буазлана икән, парин. Мин колхозыбыз бияләренә яз көне (үзең дә карап тордын) айгыр сикерттем бит, шуның шомлыгыдыр, дим, буазлануымны..
Жүләр Митрофан көлеп әйткән:
— Алайса, моннан соң Көжи Микайласы димәсләр. Буаз Микайла диярләр инде сине.
— Теленә салынма, дурак, — дигән мут агай.
- Мин дурак булсам да, буаз түгел, ә син буаз! Буаз! -дип. урамны сасыткан тилемсә.
Бәла Питер
Питер — әнисе безнен авылдагы бер тол иргә кияүгә чыкканда мәһәр булып ияреп килгән күрше авылда туган малай иде. Безнен авыл малайлары аны баштук үз итмиләр Беренче көннән үк аңа кимсетүле Бүтәкә кушаматы тагалар Кордашларының үзен чит итүләренә Питернын исе китми, ул рәхәтләнеп үз урамнарында үсүче кызлар белән аралаша Бүтәкә “борчак чәчәргә" — алдашырга оста, сөйли башласа, тыңлаучыларын авызына карата. Әнисе аны берәүдән дә кысрсыттырмаска тырышып, иркә үстерә. Питр башлангыч мәктәпнең һәр классында икешәр ел утырып, хәреф танырга өйрәнгәч, кулына бүтән беркайчан да китап тотмый Теге, алма пеш — авызыма төш, дип, алмагач астында алмаларны езсп алырга иренгән хөрәсәннәрдән лә эшлексезрәк ата ялкау булып үсә Борыны астында мыек төкләре күренә башлагач, ул кая гына барса да, кәләш ияртеп кайта торган була. Ишле гаиләләрендә, Питернең биш сенлесе булып, артык кашык өстәлү аның әнисенә дә, үги әтисенә дә ошамый. Яшь кияү, ияртеп кайткан кәләше белән биш-алты көн юангач, ана: "Җанашым, бездә, үзең күрәсен. кысан, иркенләп сулыш та алырлык түгел. Беразга син өегезгә кайтып тор әле, әзрәк баш-күз алгач, мунчабызны торырлык итеп рәтләгәч, янадан барып алырмын сине, борчылма”, — дип озатып жибәрә дә, ике-өч көннән яна чәчбине ияртеп кайта. Шулай башлы-күзле булулары чамадан ашкач, әнисе аны:
— Бармакка чорнарлык та акылын юкмыни сон синен9 Урамга чыгарлыгыбызны калдырмадык бит инде бу өйләнүләрен белән, и бала, бала, дип сукранганда, үги әтисенең:
— Синең, бала-бала, дигәнен бала түгел, чын бәла ул! — дигәнен кемдер ишетеп кала. Шуннан сон кинәт кенә Питернең Бүтәкә кушаматы Бәлагә алышына
Тасма телле, эш сөймәс Питернең әллә ничә авылда әллә ничә баласы ятим үсте. Ул аларның берсенә дә алимент түләмәде. Ахырда Казанга китеп, андагы кирпеч заводында эшләүче бер чая хатынга йортка керде Ирләр иркәсенә сусаган хатыны Питсрга азып-тузып йөрергә ирек куймады, ана ел саен бәбәй бүләк итеп койрыгын бозга катырды. Питер балаларын авылдагы сеңелләрен.» кайтарып ташлый торды, аларны сеңелләре үстерде Ул балалар хәзер кайда, кемнәр, әйтә алмыйм Питср үзе Казанда эшләгәндә өсте капкачсыз бетон болгаткычка мәтәлеп төшеп, ждн тәслим кылды, диделәр. Төзелеш җитәкчеләре көтмәгәндә бәлагә тарыган бәхетсез эшчесен матәм музыкасы уйнатып, зурлап җирләгән Якыннары өчен гомере буена бәла булып жан асраган Питернен тормышы шулай бәлалеккә хыянәт итми чикләнгән.
Папукай Пауал
Папугай түгел, Папукай. Ошбу кушамат ана юып та арынып булмый торган кара тап кебек ябышты Павел кеше ирештерергә, кемдер булып, анын сүзләрен үртәп кабатларга үтә хирыс иде Булдыклы, унган егет иде үзе Сугыштан офицер булып, түшен орденнар һәм медальләр белән бизәп, татарчасын “онытып" кайтты. Янәсе, ул инде ул түгел, бөтенләй башка кешегә әверелгән Өйләренә кайтып бусагаларын атлап кергәч, аны күрү шатлыгыннан телсез калган әнисе белән уң кулын хәрбиләрчә чигәсенә терәп.
— Здравье желаю, анайка! — дип сәламләгән.
Әнисе аның сүзләрен аңламыйча:
— Пауал, син түгелме сун бу’’ Тилердеңме әллә, минем белән урысча сүләшәссн, оял. Ник үзебезчә сүләшмисен9 — ди икән.
— Мин татарша белмас. уныткан, — дигән улы.
— Алай икән' Әллә малай чагындагы күк табагач алып жилкәңә сыдырганымны көтәсеңме9 Мин синең түшенә бакыр тәңкәләр тезеп кайтуына
12 .к. V-. мт.
карамам, сөякләреңне сындырырлык итеп сылармын! — дигән анасы ярсып.
— Кыйнамассың, анайка, мин бальшуй хәзер, прежней Папукай түгел, вот күр, мин — офицер! — дип, Павел әнисенә ун кулы белән иңендәге сул погонын чәбәкләп күрсәткән.
— Булшуймы, бот буемы — әллә нәстәләрен күрсәтмә мина. Сугышта атаңны очраткан булсаң, шуны әйт тә, урысларын жанына, артына борылып та карамыйча, китеп бар. Минем монда кеше көлкесе булып жөрүеңне күрәсем килми!
Әнисенең битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күрү Павелга оныткан" татарчасын бик тиз исенә төшертә. Ул:
— Җылама, әни. сугышта мин әтине очратмадым, арам да булмады, жай да чыкмады, ачуланма. Кил әле, әйбәтләп күрешик. — дип әнисен кочып, күкрәгенә кыса.
Павел инде дөньяда юк Ул күп еллар район үзәгендә жаваплы урыннарда эшләде. Жай чыкканда үзеннән көлеп, һич тартынмыйча, сугыштан татарчасын "онытып" кайткач, әнисенен чак кына табагач белән сыртын каезламый калдырганын искә алырга ярата иде.
Урыс Симун
Ул безнең авылга бер маржа хәер эстәргә килгәч, икеме-өчме яшьтә чакта бала-чагалары булмаган гаиләгә уллыкка биреп калдырган кеше иде. Әнисе маржа булса да, керәшеннәр арасында үскәч, үз телен белми иде Симун. Аны уллыкка алган Аксак Микулай якын тирәдә дан тоткан оста тегүче иде, әмма Симун аның һөнәрен үзләштермәде, чабата тукуны яшьтән үк бүтән барлык һөнәрләрдән өстен күрде. Ул чабаталарны төрле фасонда — жиде юкәдән дә. тугыз юкәдән дә, башларын мөгезле итеп тә. түгәрәкләп тә. башмак рәвешле итеп тә үрә иде. Кемгә ниндирәк чабата кирәк, шундыйны: чуашларга — чуаш. мукшыларга — мукшы, урысларга — урыс, татарларга —татар, керәшеннәргә — керәшен, яшьләргә — яшьләр, хатын-кызларга — хатын-кызлар, картларга картлар чабаталары тукый һәм һәр атнаны Биш авылында (Түбән Биштә) була торган кечатна (пәнжешәмбе) базарына чабаталарын сатарга бара иде Симун ясаган чабаталар ипле дә, жинел дә. матур да булалар, аларны ир-атлар да. хатын- кызлар да теләп алалар һәм яратып кияләр иде
Бервакыт мин Симуннын, базардан чабаталарын сатып кайткач, авылдашларыбызга:
— Мин бүген бер знакумымны кунакка килергә чакырып кайттым әле. — дип мактанганын ишеттем.
— Ул знакумың кем сон синең, урысмы, татармы дигәндәй9 Нинди телдә сөйләштегез? — диде ана бер агай.
— Чеп-чи урыс телендә. Мин, үзегез беләсез, урыс бит. Сез керәшеннәр арасында үссәм дә, ипилек-тозлык бсләм урысчамны. Знакумыма мин безнең авылга ничек киләсен әйбәтләп аңлаттым. Син башта тал-талларны чыккач, умираллар буеннан үтәрсең, аннары тәбәнәк кенә кеңгелдекне төшкәч, безнең дум булыр, мина гүскә кил. дидем. Ана бушка бер кием чабатамны да биргәч, син дә урыс, мин дә урыс, жөрешик. дидем. Знакумым куанычыннан авызын колагына кадәр жырып. шпашиба. диде
— Урысыңны аларча кунакка чакырганыңны үз сүзләребез белән дә аңлат инде син безгә, Симун. Тал-таллар. умираллар. кеңгелдек, дум дигәннәрен керәшенчәгә күчергәч, ничек була?
— Истә калдырыгыз: тал-таллары — урман, умираллары — зират, кенгелдеге — таучык, думы — авыл. Мин знакумыма юл өйрәтеп, урманны чыгып, зират буеннан үткәч, тәбәнәк кенә тау астында безнен авыл булыр, дидем. Знакумым сөенеченнән күзләрен ялтыратып, карашу, диде. Юл өйрәтүемне бүтән кабатлаттырмады.
Авылда чабатачы Симунга кунакка ниндидер урыс килгәнен телгә алучы булмады. Килсә, андый яналык телгә керми калмас иде. Урыс Симун гомере буе
чабаталар үреп яшәде, киң күңелле, бик юмарт кеше иде ул. Хәйләрен без — малайларны жимеш бакчасына алып кереп чия, крыжовник, кура жиләге. алма белән сыйлый иде. Ул сугышка киткәч, авылга бүтән әйләнеп кайтмады, үлгән хәбәре дә килмәде, юкка чыкты.
“Әгаләм карабы”
Пәпәй Җәпимс (Ефим) хатыны Начтук белән иртән радиодан яңалыклар тынлап, гадәтенчә чәй эчеп утыра. Радио:
— ... Русия космонавтикасы тагын бер зур уңышка иреште. Кичә Мәскәү вакыты белән 22 сәгать 37 минутта яңа Галәм корабы орбитага чыкты, дигән сүзләрне ишеткәч, йорт хужасы телен шартлатып
— Татар урыслар ише дә, без бөтен нәстәдән коры калган кара керәшеннәр күк тә гүгел, башлы, Алла биргәнне бәндәдән жәшерә алмыйсың, бик тә башлы. — ди.
— Нишләп син, сүз жугында сүз булсын, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, өч тиенлек акылы да калмаган карчык күк сүләнәсен. карт’’ — ди аңа хатыны гажәпсенеп.
— Колагың тулы чүбек булмаса ишеткәнсең, Әгаләм карабы орбитыга чыкты, диделәр бит. Моңынчы аны кем жасаганын әйтмиләр, космик караб дию белән чикләнәләрие, бәген түзмәделәр, шар жарып бөтен дөнжага Әгаләм карабы. диделәр. Карабны кем жасаганны алда да әйтми жәшереп маташсагыз, дуңгызлыгыгызны дөнжага фаш итмәсәм. татарлыгым корсын, дип, тавыш куптарып, катгый таләп куйгандыр Әгаләм урысларга. Татар — башлы, үжәт, тешләгән җирен өзеп чыгармый тынычланмый ул. Маладис!
— Болай булгач, Айга да менә инде татарлар
— Менәләр, Начтук, әбәзәтелне менми калмыйлар, — ди карты. — Хәзер аңа минем гүпче шигем юк. Беләсе ис. кайсы тирәнекс икән ул Әгаләм9 Мужыт Бистубашы тумасы, теге, “Зәйдән без!'' — дип. күкрәк төеп мактанучы Әгламдср ул? Райун гәзитен безнең авылдаш Абрый Ибаны чыгара, шуңа әле генә космоска чыккан карабны кем жасаганын сорап хат жазыйм әле, ул тучнысын беләдер, белми калмас...
Жегерме колак
Бу сәер кушаматны Гүргигә (Георгийга) булачак классташлары мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кереп, парталар артына беренче тапкыр кунаклаган көннәрендә үк тагалар. Укытучылары үз классына җыелган балаларның ан дәрәҗәләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен, сизгерлекләрен тикшерә башлый Ул, укучыларын берәм-берәм бастырып, аларнын әти-әниләре. кайда торулары гаиләләреңдә ничә кеше барлыгы һәм башка нәрсәләр турында сораша Булачак шәкертләре ана төрлесе төрлечә, кайсылары чатнатып, кайсылары тартынып авырлык белән генә жавап бирәләр Укытучы сорауларын еш кына юри буташтыра, әле тиз уйларга күнекмәгән сабыйларның күпчелеге югалып калалар
— Синең күзләрең ничәү9
— Кулларың ничә?
— Бер кулында синен ничә бармагың бар9
— Икс кулында ничә бармак9
Чират Гүргигә җитә Ул укытучының барлык сорауларына ашыкмыйча төгәл жавап бирә.
— Син аякларыңдагы һәм кулларыңдагы бармакларыңның ничә икәнен беләсеңме9 — ди укытучы
Малай бу сорауга тиз генә жавап бирми, күңеленнән саный Укытучы анын җавабын артык көтми
— Синең ничә колагың бар9 — ли
Бармакларын санау белән мавыккан Гүргә, жмнсл сулап
— Җегерме, — ди.
— Колакларын жегсрмеме? — ди укытучы.
— Эй лэ, жук, колакларым түгел, аякларым белән кулларымдагы бармаклар жегермс, колакларым ике генә, — дип, ялгышын төзәтә Гүрги, ләкин класстагы малайларнын берсе шаркылдап:
— Җегерме колак, — дип шәрран яра.
Георгий бертуган энесе Михаилга да искәрмәстән кушамат таккан иде. Алар абыйлы-энеле авылдагы тегермән буасында көн дә балык каптыралар Михаил хыялый малай, һәр шөгыльнең ахыры нәрсәгә терәләсен күзалларга, уйларга тырыша торган үжәт малай иде. Буа буена төшкәндә ул һәрвакыт тоткан балыкларын нишләтәселәрен кайгыртып, балыклар эләксә. , дип, үзалдына мыгырдарга күнеккән иде.
Бер көнне шулай мыгырдана башлагач, абыйсы Георгий ана:
— Җитәр, туйдым ләтчәләнүеннән, саруымны кайнатмый гына атла әле, — ди ачуланып.
Абый кешенен энесен шулай ачулануын кемдер ишеткән, күрәсең Михаилга шул көннән Ләтчә кушаматы тигәнәк кебек ябыша
Абыйлы-энеле ул егетләр икесе дә сугышта башларын салдылар. Алар әле кызларга гыйшык тотарга да өлгермәгәннәр иде шикелле. Аларнын истәлекләре булып авылда сәер кушаматлары гына сакланып калды.
Шайтан Гәверлә
Шайтан кушаматы Гәверләгә кино карарга баргач, суфлер будкасында йоклап калганнан сон бирелде. Клубта кино ул кичне, үч иткән кебек, тиз генә башланмады. Ярым буш клубта үсмер Гәверлә нишләргә белми буталып йөргәч, сәхнәгә менеп, суфлер будкасына кереп утыра да йокыга китә. Кино башлангач та уянмый, тәмләп борын сызгырта. Ул чакта авылларда электр юк, тавышлы кинолар күрсәтелмиләр иде әле, кинопроекторны эшләтергә токны гади эскәмиягә вакытлыча беркетелгән кечкенә динамомашинаны тамашачылардан чиратлап әйләндертеп алалар, клубта кино караучыларны бимазаларлык чит-ят тавышлар булмый иде.
Кино бетә, тамашачылар барысы да өйләренә таралалар. Клуб мөдире тамаша залы хезмәтен үтәгән амбарнын эчен тикшереп тормый, ишегенә йозак салып, өенә кайтып китә. Гәверлә берни сизми, суфлер будкасында тәмләп йоклап кала Кинәт бер мәлне ул нәрсәнеңдер ипле генә мерелдәвенә һәм битенә ниндидер йомшак нәрсәнең кагылуына күзләрен ача, дөм караңгылыктан башка нәрсә күрми Шулчак аякларына басарга теләп кинәт күтәрелгәч, башын бик нык бәрә. Ул башы бәрелде дип түгел, ана кемдер китереп орды дип уйлый һәм караңгылык эчендә ике яшькелт ут күреп, акырырга тотына. Гәверлә мәченең күзләре караңгыда яктырганын белми. Кармалана, кулларын як-ягына да, артына да шудыра, алар һәр якта шома өслеккә тияләр, ә алды — буш... сандыкта бит ул!.. Аны монда кем салган, кем?.. Гәверлә елый-елый акырып, мүкәләп сәхнә буйлап барганда башы белән стенага бәрелә. Аннары сәхнә читеннән залга мәтәлеп, ниндидер эскәмиягә юлыга. Чү, клубта түгелме сон ул? Менә тагын бер эскәмия. Тагын...
Гәверлә, акырудан кинәт туктап, ишекне эзләп китә. Таба, ләкин ача алмый, ишек бикле. Ул төнне тынчу амбар эчендә ялгызы үткәрергә теләми, бөтен авылны дәррәү аякка бастырырлык итеп тимер ишекне әйләнә-тирәсендәге эскәмияләрнең берсе белән даң-дан кагып, сөрән салуын дәвам итә
Күпмедер үткәч, урам каравылларга чыккан ике хатын клуб янына киләләр.
— Акырудан тукта, кем син? — ди хатыннарның берсе.
Гәверлә ана ничек жавап бирергә белми.
Хатыннарның икенчесе:
— Төн уртасында клубта шайтаннан бүтән кем акырсын, шайтандыр?.. — ди, як-ягына каранып.
— Жук, мин шайтан түгел, Кәпит Гәвсрләсе, — дигән тавыш ишетелә ишек аша. — Алла хакы өчен коткарыгыз мине! Гомерем буе онытмам яхшылыгыгызны...
Хатыннар клуб мөдирен эзләп китәләр. Гәверлә елый-елый сөрән салуын
дәвам итә. Клубтан аны тан алдыннан гына коткаралар. Шуннан сон ул Шайтан Гәверлә дип йөртелә башлый, кинога йөрүен бүтенләй ташлый.
Кар өсләп торна куган Филип
Безнен күршебездә Филип исемле, кулыннан теләсә нинди эш килә торган бер агай яши иде. Ул үзе ясаган скрипкада уйный, гармунын тарта, жырлый да белә иде. Аның “Укор купис” дигән урысча жыруы минем әле дә колагымнан китми. Филип дәдәйнең урысчасы ни дәрәжәдә камил булганын тикшерерлек, аны бәяләрлек түгел идем әле. Бервакыт ул скрипкасына кыл эзләп. Чаллыга барган Шуны сөйләгәне төгәл хәтеремдә Чаллының үзәк урамындагы бер кибеттән икенчесенә кереп йөри-йөри туя бу. Шунда моңа икс егет очрый.
— Менә бу агайнын бер аягында алты бармак икәнен минем үземнен күргәнем бар, — ди егетләрнең берсе, Филип дәдәйгә күрсәтеп.
— Тукта әле, агай, синен бер аягында алты бармак бит, дөресме’’ — ди аңа егетләрнең Шәриф исемлесе
— Жук, биш кенә, — ди аңа Филип.
— Чишенеп күрсәтми ышанмый инде ул, — ди Шәриф. — Әйдә, чишен инде алайса аягынны.
Берәү булса, егетләр, юкка баш катырмагыз, юлыгызда булыгыз, дияр иде, Филип агай андый түтел, тротуарга утыра да аягын чишенә
— Менә санагыз, алтымы7 — ди.
— Алайса, теге аягында алты бармак инде, — ди ана Габделхәй дигәне
— Анысында да бишәү генә! — дип каршы килә Филип Ләкин тегеләр үзләренекен итәләр Филип агай чишенә аякларын. Шул чакны егетләрнең Габделхәй дигәне аның чабаталарын, чолгауларын эләктереп, урамнын икенче ягына чаба
— Менә чолгауларын, чабаталарыңнан да коры калдың, — ди Шәриф дигән егет. — Чап тизрәк артыннан?
— Әй, тукта, без алай килешмәдек бит, бир чабаталарымны! — дип йөгерә аның артыннан Филип дәдәй. Теге исә кулындагы чолгаулар һәм чабаталарны жиргә ташлап, артта калган иптәшен көтә башлый. Безнен агай аяк киемнәрен шулай жинсл генә кулга төшерүенә шатланып, аякларын киенергә утыра. Егетләр аның яныннан:
— Жүләрлегенне дөньяга күрсәтеп йөрмә бүтәнчә, — дип. узып китәләр
Кылый Илжә
Безнен авылда атсыз калудан куркып, колхозга кермичә аерым хуҗалык булып яшәүче Кылый Илжә бар иде Ул данлы Чапаев дивизиясендә акларга каршы сугышкан кеше иде Бер көнне Илжә дәдәйне ашыгыч рәвештә Зәйгә, район үзәгенә чакыралар. Бара бу, аты үшән, көчкә барып житәләр Зәй белән Түбән авыл арасы 10 чакрым жир. яхшы атта жмлдерсп кайтып житеп була, кайгырмый Илжә дәдәй. Кайтырга чыгалар, авылга җитәргә икс-өч чакрымнар калгач, аты арый, туктала да, бер генә дә атламый Илжә дәдәй яна чарага — атын бүләкләргә тотына Бүләкләре — кринделләр Кайта-кайта атына ашатып бетерә бу кринделләрен Инде зират тавына җиткән булалар Ат янә туктап кала. Хуҗа кеше аны тегеләй дә, болай да кузгатырга тырыша, бармакларын кринделгә охшатып, атның авызына да китереп карый, юк, ат кузгалмый да. Шуннан сон Илжә дәдәй атын тугарып, камыт, ыңгырчак, дилбегә, аркалык, түшлек ише әйберләрен зиратка кертеп яшергәч, өенә кайтып китә Иргәгәсен атын алырга зират тавына килсә, алашасының канлы сөякләрен генә таба Аны төнлә бүреләр ашап киткәннәр икән
— Рәхмәт, бүреләр, сез мине тәки бәладән коткардыгыз. Атны сезгә инде күптән ашарга кирәк иде Жалкы. кызларыма алган күчтәнәч - кринделләрем генә әрәм булды, — дигән ди Илжә дәдәй.