Логотип Казан Утлары
Роман

КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА


Ике атна утыра инде Галимҗан бер үзе бер таш капчыкта. Сөйләшүгә көн дә диярлек чакыралар. Тегеләр үз төнлегеннән, Галимҗан үз төнлегеннән карап сөйли. Кичә аерым жандарм корпусы полковнигы чакырткан иде Пеләш башлы, җирән сакал-мыеклы, кызыл чырайлы, калын, нык гәүдәле полковник, башта үзен бик нәзакәтле тотарга тырышып, сорауларны ягымлылык саклаган хәлдә биреп утырды. Галимҗанның язучы, галим, мөгаллим булуын, университетта тиз арада сәләт күрсәтүен, бөтен Киев җәмәгатьчелегендә абруй казануын, киләчәктә бик зур, мәртәбәле шәхес булачагын әйтеп, ике арада дуслык җепләре сузарга кирәклекне әйтте хәтта. “Ишәк моңдаш булмас, алабута аш булмас”, — дип уйлады Галимҗан. Әмма полковникның “дуслык жебе”н өзмәү, аны ныграк төенләү хәстәрлеген күрде:
— Рәхмәт, полковник галижәнаблары, яхшы сүзегезгә. Без, сез уйлаганча, кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт, дуслык-туганлык булдыру, аларны бәхетле итү өчен көрәшәбез дә, — диде. Ә инде сүзнең очы революцион эшкә барып төртелгәч, әлеге җеп өзелеп, ике арага тешләрен ыржайтып, иблис килеп басты. Иблис полковник яклы иде. Ул полковникны Галимҗанга карата рәхимсез булырга котыртты. “Алар бит, әфәндем, патшаны таж-тәхетеннән бәреп төшерергә ант иткән селәгәйләр. Әгәр шуларга кабер казый алмасан, үзеңнең дә элмәккә эләгүеңне көт тә тор”, — диде Котырынды да китте шуннан полковник. Галимҗан ул теләгәнчә җавап бирмәгәч, йә үлем, йә гомерлек каторга белән куркытты. Уйланырга бер тәүлек вакыт бирде.
Менә ул тагын да шул ук полковник алдында. Ул килеп кергәндә, полковник өстәл артында ишелеп утыра иде. Башта ул, кичәге кебек, чыгырдан чыкмый сөйләшергә тырышты. Бакырдан көмеш чыкмас, бакырудан эш чыкмас, дип уйлагандыр, бәлки. Галимҗан да үзен тыныч тотты. ~
— Йә, уйландыңмы, нинди фикергә килдең, иңде барын да ачыктан- ачык сөйләп бирәсеңме? — диде полковник.
Ризалашты Галимҗан:
‘Ахыры. Башы 5. 6 саннарда.
И
— Мин сезгә бүген барын да түкми-чәчми сөйләп бирәм, полковник галижәнаблары, — диде.
VI
Революцион көрәш — шамбы шулпасы эчү түгел ул. Бу кадәресен аңлый Галимхан. Аның өчен уйларыңны үз кендеген тирәсендә чуалту гына җитми, ә бәлки ил, халык. Ватан мәнфәгате белән яшәу таләп ителә.
Оренбургта 1905 елгы канлы вакыйгаларга катнашу, Уфа вокзалында полиция белән якалашу, ел буе Миас эшчеләре арасында кайнашу, Казанда мәгълүматлы кешеләр белән даими очрашу.. — болар барысы да хакыйкатькә акыллы күз белән карарга теге яки бу дәрәжәдә өйрәткән иде инде Галимҗанны. Ул мөселман студентларының күтәрелеше генә берни дә бирмәячәкне аңлатты. “Якташлар җәмгыяте”ндә җитмешләп әгъза булса да, алар арасыннан берәү дә программа төзү кебек четерекле мәсьәләгә кул тыгарга җөрьәт итмәде. Бу житди эш Галимхан Ибраһимовка йөкләтелде. Ин әүвәл университеты булган башка шәһәр студентлары белән бәйләнешкә керүне тәкъдим итте ул. Киевта бер очрашып мәслихәтләшү, фикер алышу, кинәшләшү мотлак. Аны башта ни дип атарга да белми гаҗиз булдылар: Съезд, Корылтай, Җыен... 1913 елның 17 апрель көненә билгеләнде ул. Казандагы дусты Хәнәфи Кайбышевка үзе хат язарга булды Галимҗан Ләкин боларнын барачак ак юлына агулы кара елан сузылып ятты. Җыен мәсьәләсе Киев жандармериясенә барып ишетелә. “Якташлар җәмгыяте” әгъзалары кулга алына. Башкаларын бергә-бергә утырталар. Галимҗанның бер үзенә бер караңгы тар камера Фатирын тикшергәндә аның барлык кәгазь-киталларыннан әллә ничә төенчек хасил булды. Алар арасында әлеге “бәхетсез” “Казакъ кызы" романы да бар иде
Галимҗанны көн дә диярлек алып киләләр сорау алучы каршына Кичә уйлану өчен бер тәүлек вакыт бирелгән иде Димәк, бүген ал арның соңгы мәртәбә төпченүләре
һәр сөйләшүдә нык, тыныч тотарга тырышты ул үзен. Бүген дә югалтмады шул сыйфатын. “Якташлар жәмгыяте”нен төп максатын сорасалар, алдан уйлап куйган бер үк сүзләрне кабатлады. Алар, имеш, төрле әдәби кичәләр үткәрү концертлар күрсәтү, фәнни түгәрәкләр оештыру, рухи байлыкны арттыру, эстетик зәвык мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен төзегәннәр бу җәмгыятьне Башка калалардагы студентлар белән бәйләнешкә керү дә шуның өчен. Дуслык җепләрен ныгыту, фикерләшеп эшләү, бер-береңнен уңай сыйфатларын өйрәнү аларның аң-даирәләрсн күтәрәчәк, уйлау офыкларын киңәйтәчәк. Икътисади мәсьәләләр белән дә шөгыльләнү булачакны әйтте Галимҗан. Монысы коргаксыган мичкә урынына калган Русияне аякка бастыру өчен кирәк. Әмма сәяси эшләр белән баш ватудан алар ерак тора
Полковник ярсып, симез йодрыгы белән өстәлгә сукты:
— Алдашасын. Син — студентларны сәяси көрәшкә чакыручы. Менә бу хат синекеме'’
Галимҗан хатны кулына алса, чыннан да үзенеке икәнлеген аңлады Казанга Хәнәфи Кайбышевка язган хаты. Ничек соң бу9 Нишләп Казанга җибәрелгән хат Киев жандармериясенә килеп эләккән9 “Дустын күбәйсә белеп тор, арадан берсе дошман булыр”, — дигәнне белми иде Галимҗан Бигрәк тә сәяси эшләр вакытында. Казандагы дусты Хәнәфи Кайбышев Галимҗан хатын охранкага алып барып тапшыра Анда Киевтагы җыен булу көне дә, сәяси эшләр хакында да язылган иде Димәк, провокатор булып чыкты Хәнәфи Кайбышев
Хәзер инде Галимҗанның чәбәләнер рәте калмады
Полковник аңа хәзер жинүче күзе белән карый Койрыгы бозга катырылган бүре хәлеңдә калдыңмы, янәсе Шуннан ул Галимҗанга кәгазь, каләм бирде дә, башка боргаланыр хәлең калмады дигәнне аңлатып, барлык булган хәлләр турында язып бирергә кушты Ул язган арада үзе,
урыныннан торып китеп, арлы-бирле йөрештереп торды, тәмәке тартып алды, әледән-әле чәнечкеле караш ташларга да онытмады.
Укып чыккач, полковник, бер агарып, бер күгәреп, тегермән ташы урынына дырылдарга кереште.
— Их, вы татары, злой народ, история не простит вас . — диде Шул бер кызган килеш татар-монголлар һөҗүме тарихы дөньясына кереп китте. Татарларның унөченче йөздә хәзерге Монголиядән алып менә шушы урыннарны басып алуын, аларнын исеме хәзер бөтен илләр тарихы сәхифәсендә “кара” сүзләр белән язылуы турында әйтеп шашынды
Мондый сүзләрне Галимҗан университетта да ишеткән иде. Тарих укытучысы Степан Иванович татарларның куркыныч, кыргый булуы, даими рәвештә басып алучанлык сәясәте белән шөгыльләнүе хакында сөйләгән иде. Ул сүзләрне ишеткәч, Галимҗанның “Без бит ул татарлар түгел, бозмагыз тарихны”, — дип кычкырасы килде. Шулай да тыелды Чөнки вакыты ул түгел. Әмма берничә көннән соң практик дәрес вакытында хәзерге татарларның ата-бабалары болгарлар булу турында чатнатып сөйләде дә бирде. Болгарлар исә алан-сармат кабиләсе белән арадаш яшәгәннәр. Бу кавемнәрнең елга башы борынгы һуннар, шумерлар, скифлар дәверенә барып тоташа. Профессор аны әллә ничә мәртәбә туктатырга тырышты. Ләкин Галимҗан сөйләп бетермичә туктамады
Шул дәрестән сон Ырымбурнын Вәли мулла мәдрәсәендә бергә укыган Йосыф мәхдүмне очратть Галимҗан.
Алар анда бер ел бер бүлмәдә яшәделәр, Йосыф Галимҗаннан биш-алты яшькә өлкәнрәк иде. Әмма алар нык дуслашты. Йосыф Бөре өязенә кергән Илеш авылыннан иде. Галимҗанны кунакка алып барды Йосыф шәкерт. Ул үзе дә килде Солтанморатка. Бервакыт аерды аларны язмыш җилләре. Йосыф Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә күчте. Галимҗанны исә Вәли мулланың кадим мәдрәсәсеннән кулылар
Йосыф Казанда өлгергәнлек шаһәдәтнамәсенә имтихан тоткан икән. Киевтагы бер туганы ана университетка укырга керергә ярдәм иткән Сөйләгәндә күзе төшкән иде аңа Галимҗанның Нишләп ул монда9 Улмы сон әле бу? Әллә охшаган гынамы9 Әллә бер-бер туганымы9
Шулай уйлаган иде ул. Ә инде дәрестән сон Иосыф үзе килде анын янына. Соңгы вакытта авырып яткан икән. Лекцияләргә килә алмаган. Шуңа күрә очрашмаганнар
Йосыф Галимҗанның танылган язучы, галим, укытучы, тарихчы, тәнкыйтьче булуын, бүгенге чыгышында үзен искиткеч итеп күрсәтүен искә алды. Тик зур кисәтү ясады:
— Син Ырымбурда да каты телле идең, “Галия” мәдрәсәсендәге “Гөнаһларыңны” да ишетеп беләм, бүген дә чыгышың белән шаккатырдың безне, тик, Галимҗан туган, профессорлар белән бәхәскә кермәвен яхшы булыр. — диде.
Галимҗан күп сөйләшмәде:
— Дөреслекне әйтүдән берәү дә тыя алмаячак мине, — диде дә китеп барды.
Ни өчен татарны күралмыйлар? Егерменче гасыр башында зур милләт киң һәм тирән, энҗе-мәрҗәндәй матур, сәнгать чаралары мул булган әдәби теле бар. Ә нигә җирәнеп карыйлар татарларга9 Нигә куркалар алардан? Кайда сон үз гайрәтләрен күрсәтердәй татар пәһлеваннары?
Менә бу кызыл битле полковник та татарлар тарихын пычратмакчы. Галимҗан аңа күп сүз әйтмәде. Козгынны кырык ел сабынлап юсаң да, агартып булмаган кебек, надан башына дөреслек орлыгын барыбер сала алмыйсын. Тик шуны гына әйтте ул:
— Полковник галижәнаблары! Без бит ул татарлар түгел. Без — бөтенләй башка кавемнән...
Язуында да ул бу полковник алдында үзенен шактый эре бәрәнге икәнлеген күрсәтергә тырышты. Русиянен хәле таралып төшәргә торган арба кебек булу турында әйтте. Нык арбаны бу илгә яшь көчләр ясаячак.
Бу утлы фикернең ялкыны барыбер патша тәхетенә төбәлгәнлекне аңлау кыен түгел. Шуннан полковник аның нинди фиркадә торуын сорады. Галимҗан әле рәсми рәвештә берсендә дә тормый иде. Шулай да бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтүне дә килештермәде:
— Мин, полковник галиҗәнаблары, Кешелеклелек партиясендә торам, — диде.
Полковник янә уттай кызып китте:
— Юк андый партия.
— Бар, полковник әфәнде! Булачак ул кешелеклелек бәхете өчен көрәшә торган изге Партия!
Полковник чыгырыннан чыкты.
— Мулла баласы, укымышлы кеше икәнлегеңне искә алып, мин әле сине ялгыз камерадан коткару уенда идем. Ә хәзер округ судын көт һм... “Татар җәмгыяте” төзи, имеш. Бу җирләрне яңадан басып алмакчысызмы? Не позволим!
Галимҗан һаман чигенмәде:
— Бу урыннарда, полковник әфәнде, борын-борыннан төрки халыклар яшәгән. Киевта дәүләт эшләре дә элек төрки телдә алып барылган. Димәк, төрки теле дәүләт теле булып исәпләнгән. Ә инде славяннар аларны басып алгач...
— Молчать! Сакчы!.. Алып китегез үзен!..
VII
1913 елның июнь урталары иде бу. Украинаның җылы җәе кешеләр күңелендә шигъри тойгылар, ләтыйф хисләр уята. Төшкелектәге урыннан Кояш Жир балаларына галибанә сокланып карап тора. Ул бөтен җиһанга бәхет-сәгадәт тели кебек. Яшел күлмәкле Жир белән зәңгәр яулыклы Күк, гүя, бер-берсенә ниндидер яшерен серләр сөйләп әсәрләнә. Артык эссе түгел әле. Кешеләрнең йомшак җәй һавасы белән мөкиббән рәхәтләнә, ләззәтләнә, хозурлана торган мәле.
Бу — “Якташлар җәмгыят”е әгъзаларыннан кулга алынган егермеләп кешенең төрмәдән иреккә чыгарылган көн. Башта алар төрмәнен биек таш койма белән әйләндереп алынган ишек алдында очрашты. Шатлыкның монда иге-чиге юк. Кочаклашу. Кул кысышу, һәркемнең йөрәге азатлык бәхете татудан иләсләнә. Тик Галимҗан Йбраһимовнын юклыгы гына аларның күңелен тетрәтте. Округ судына бирергә теләүләре чынмы әллә? Аларның “генералын” (алар Галимҗанны шулай дип тә атаганнар иде инде) алып калалармы9 Себер җибәрәләрме9 Бу беренче зиндан чиркәнчеге аларның рухын сындырырга тиеш түгел бит. Дөрес, ни өчен имәннең — төптән, наратның баштан корыганын белмәгән кебек, алар инкыйлабын көрәшнең мәсләген һаман аңлап бетерә алмыйлар әле.
Алар арасында ярсый-ярсый, кабалана-кабалана, биниһая борчылып, үзара сорашулар башланды:
— Кайда икән Галимҗан Ибраһимов?
— Нигә һаман чыгармыйлар9
— И, Ходаем! Округ судына бирүләре әллә чынмы9
— Авызындагы сүзне җил алсын'
Шулай кайгырышып сөйләшеп торганда, ниһаять, Галимҗан Ибраһимов күренде. Ләкин сакчы-конвой белән килә. Барысы да аңа таба ябырылды.
— Коткармадылармыни?
— Күпмегә тагы да9
— Суд булачакмы9
Ибраһимов елмаеп куйды:
— Нинди суд9 Нинди коткармау9 Мин иректә.
— Ә нишләп конвой белән?
Галимҗан “Чепи”нең кем икәнлеген берничә сүз белән генә аңлатып бирде. Әле аның якташлык тойгыларыннан аерыла алмый йөрүен әйтте.
Галимҗан һәрберсе белән икс куллап күрешеп чыкты. Аннан бер- берсенә карашып калдылар. Менә ярсу йөрәкле, сәяси-иҗтимагый хәлләр белән мөкиббән шөгыльләнүче Хәллә Еникеев. Төрмә анын рухын сындыра алмаганлык көләч йөзеннән сизелеп тора. Әнә Уфа бае Абдусәгать кызы чибәр Гөлсем Әхмәтова. Ул да кайгыларга нык бирешмәгән кебек. Араларында төрлесе бар. Анын янында басып торган казанлы Хәким Сабировның хәле шактый мөшкел күренә. Җыелышларда, ай-һай, үзен чын инкыйлабчы, Мәмәт патшадан да өстен итеп күрсәтергә, йодрыкларын болгый-болгый сөйләргә, авызыннан, кем әйтмешли, саескан очырырга ярата иде ул. Ә хәзер карасан, исен китәрлек. Уртача буй янә бераз чүккән кебек.
Секунд-минутлар эчендә кичерде Галимҗан мондый уйны, һәрберсенең әйтер сүзе күп. Ләкин телләре бәйләнгән. Бер-берсенә ни дип сүз кушарга белми аптырыйлар. Тоткынлыктан соң янә бер авыр мәл булды бу. Галимҗан да сөйләргә ашыкмады. Чөнки аның өчен киләчәк бар. Ә хәзергесе урынсыз булыр кебек. Ә үзенә әллә күпме күзләр төбәлгән. Кыш буе “Казакъ кызы” романын яңадан язып бетерү, дарелфөнүнгә лекцияләр тыңларга йөрү, зурларны, балаларны укыту, башка мәшәкатьләр, тынгысыз эш, йокысыз төннәр аны болай да нык ябыктырган иде. Төрмә җилек маен янә шактый нык суырды. Шулай да ул рухи көчне иң туклыклы ашамлык итеп тотарга тырышты. Мәсләксез максат — мәңге йөрер аксап, ди. Максаты мәсләкле булды шикелле. Аксамады. Вакыт- вакыт шактый нык ютәлләп, хәтта кан төкергән чагы булса да, сабый чакта ук алган үпкә чире барыбер шашынып китә алмады. Мондый чакта Галимҗан бер хакыйкый фактны искә алды. Миас җиз эретү- заводында- эшләгән Гариф исемле бабай сөйләгән иде аңа. Имештер, чирне иркәләргә ярамый. Иркәләсәң: “Бәй, бу бик һәйбәт, шәфкатьле кеше икән ләбаса”, — дип, синең тәнеңә нарат сагызыдай сыланып ята бирә икән. Әгәр сүгенсәң, тиргәсәң: “Соң, мин җүләр, нишләп әле бу юньсез, әшәке бәндә бәдәнендә яшәп ятам. Беткәнмени өф-өф итеп тотучы йомшак затлар”, — дип, ташлап китә икән моны.
Менә алар өчен зиндан сәгатенең соңгы минуты сукты. Шыгырдап зур, тимер капка ачылгач:
— Китәргә мөмкин, тик карагыз аны: моңда кабат эләкмәскә тырышыгыз’ — диде төрмә назиры.
♦ • ♦
Капка төбендә халык умарта күче урынына гөжли иде. Монда тоткында булганнарның ата-анасы, туган-тумача, дус-иш, кардәш-ырулары, кызыксынучы башка кешеләр, университет студентлары, бала-чага җыелган булып чыкты. Тик Галимҗанның кочагына берәү дә атылырга ашыкмады Әмма аны да каршыларга килгәннәр икән. Каюм Мостакаев белән Габдулла Мостафин, халык дулкыны бераз басылсын дип, бер як кырыйда көтеп торганнар. Дулкын саега башлагач очраштылар. Кул кысышу, кочаклашу, якынлык хисләре бүләк итешү.. — барысы да булды. Шулай да аларның карашында үпкә, гаепләү, борчылу чаткылары да бар иде. Теләсә кая тыгылган борынны әнә шулай җимерәләр, янәсе.
Юлда кайтканда да сүз шул тирәдәрәк барды. Бу котылу мең төрле газаплар аша булган икән. Утыручыларның ата-аналары барысы да кәттәкәннәр яки түрә балалары икән. Түрәләр, гәрчә Киев губернаторы, жандармерия башлыгы тупсасын даими таптап торсалар да, озак вакыт максатка ирешә алмый. Бу эшкә Петербургта яшәгән дәүләт думасы депутаты адвокат Ибнеәмин Әхмәтов ныклап керешә. Ул утыртылган сеңлесе Гөлсем Әхмәтованы коткарырга йөри. Жандармерия башлыгы
полковник Шпель адвокатның сенлесен коткара алмавы турында әйтә. Чөнки бергә хөкем ителеп каралганнардан аны гына аклау алар өчен яна җинаять этләре ача. Көчле адвокат була Әхмәтов. Тыштан балкып торган данлыклы Киев каласы җәмәгатьчелеге даирәсендәге күп кенә пычрак нәрсәләрне чокып чыгара. Алар, идән астындагы караңгылыкта мыжылдашып торган комаклардай, кешеләргә яшәргә ирек бирми. Нигә карамый моны губернатор? Ник йокымсырый жандармерия башлыгы? Шулар хакындагы язмаларын эчке эшләр министрына, дәхи дә полиция департаментына җиткерәчәген әйтә. Шүрли полковник. Нигә әле ниндидер селәгәйләр аркасында пычракка буялырга? Бер сылашса, аны бит үткер пычак белән дә кырып ташлап булмый.
Әхмәтов янә бер нәрсә белән куркыта. Мөселманнардан әллә ни зыян юк. Ә менә поляклардан, яһүдләрдән, урыс революционерларыннан сакланырга кирәк. Кеше йота торган акула балыгыннан качмыйча, нигә әле чуртаннан шүрләп яшәргә?
Адвокат тагын бер җитди мәсьәлә кузгата. Алар бит студент-яшьләр генә. Бер кала универеитетында укыган студентларның башка шәһәрләрдәге студентлар белән дуслык мөнәсәбәтенә керү, фикер алышу, агарту, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре буенча мәслихәтләшү начар эшмени? Моның өчен аларны хөкемгә тарттырган кешеләрдән көләчәкләр генә Ә инде студентларның бу дуслыгын революцион көрәш белән бәйләп күрсәтү булдыксыз бер көнчел провакатор эше генә.
Дәүләт думасы депутаты үзенен шактый мәгълүматлы, фикерле, полковниктан күп яклары белән өстен торуын күрсәтә. Депутат буларак та аларнын бүлтәеп торган чирле якларын игәүләргә хакы барлыгын әйтә.
Җинелә полковник! Шулай да Галимҗан Ибраһимовны чыгармаячагын, округ судына бирәчәген, утыртып куярга кирәклеген әйтә. Галимҗанны күргәне бумаса да. Әхмәтов анын мәшһүр татар язучысы, телче галим, тәнкыйтьче, педагог икәнлеген, фәннен төрле тармаклары белән шөгыльләнүен белә идс инде. Анын берүзен генә утыртунын бер файдасы да булмаячакны әйтте. Мисалга Тарас Шевчснконы китерде. Нинди генә михнәтләр күрмәгән. Әмма бөек шагыйрь булып калган бит Галимжан Ибраһимов та казаначак андый шөһрәтне. Украин халкы белән татар халкы язмышындагы уртак якларны да әйтә адвокат. Урыс халкы алдында алар барыбер кимсетелгән булып исәпләнә..
Адвокат шулай жинә губернаторны. Ан-белеме белән Аңлатып. Чын кешеләрчә.
Әхтәмов Гадулла әфәнде белән таныш икән. Бу хәлләрне Габдулла Максутовка әле кичәгенәк кенә ул сөйләп биргән Галимжаннын да котылачагын әйткән.
Юлда шул хакта сөйләде Габдулла бай. Кисәтү ясарга да онытмады.
— Бик нык ялгыштың, Галимжан улым! — диде ул, артык кайгырган, борчулы йөз күрсәтеп
Аның сүзләрен Каюм куәтләде:
— Әйе, мин дә шуны уйлап атлыйм. Кырга чүп-чарны начар орлык тутырыр, диер иде әти мәрхүм; яшьләрнең бу эш —орлыгыннан мин бер нәрсә дә өмет итә алмыйм.
VIII
Галимжан эндәшмәде. Сүзсез генә атлады
Аңлады Галимҗан Габдулла бай белән Каюм әфәнденең кичерешен. Аларга карата тамчы да үпкә-сапка юк. Синен язмышың өчен берәү өзгәләнә-өзгәләнә сыкрана икән, аңа карата битараф калу ахмаклыктан башта бернәрсә дә түгел. Шулай да аларнын кызгану хисен, бу эшне начар орлыктан үскән чүп игеп күрсәтергә тырышуларын, андый мәшәкать
ләрдән ерак торырга кирәклекне әйтүләрен һич тә кабул итә алмый Галимжаннын йөрәге. Алар икесе дә яхшы кеше. Габдулла әфәнде, гәрчә татар теленең гәүһәрләре тупланган Казан шәһәре тирәсеннән шактый еракта яшәсә дә, балаларын һәм якыннарын туган телнең сафлыгы, шифалы көче, шигъри зәвыгы белән тәрбияләмәкгә. Шуның өчен Казаннан махсус чакыртып китерде дә бит инде. Туган телне сакларга тырышу — милләтеңнең кадерен белү, аны данлау, бөек тоту дигән сүз ул. Каюм әфәнде дә тора шул югарылыкта. Әмма ике ай ялгыз камерада утыру, алар уйлаганча зур газап булса да, бу һич тә кимсетми Галимҗанны. Бу зиндан аның зиһенен кузгатты, дөньяга маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән карарга, кешеләрне аера белергә өйрәтте Кем уйлаган Кайбышевны сатлык җан булып чыгар дип. Кеше авырлыкта сынала, дип, халык бик гади һәм мәгънәле әйткән. Әле бу ул тиклем авырлык та түгел ич. Ә кайберләүләр уттан курыккан Шүрәле урынына калтыранып калды. Янә шуны әйтте Габдулла бай:
— Инкыйлаб эше кан кою белән бәйле, ул халыкны, илне бәхетле итми, хәерчегә калдыра, — диде.
Бу сүзләрне Каюм Мостакаев та җөпләде.
Кат-кат барды Галимҗан тентү вакытында алып киткән берничә төргәкне кире кайтару өчен. Ләкин әллә ничә зур төргәктән нибары берсен генә бирделәр. Анда “Казакъ кызы” романы юк иде.
Үтенеп-ялынып сораса да, анысын бирмәделәр ана. Вакыты җиткәч, почта аша үзләре жибәрәчәкне әйттеләр. Галимҗан Солтанморат адресын бирде. Чөнки Казанда кайда тукталачагын тәгаен генә белми иде әле ул.
Өч көн вакыт бирделәр Галимҗанга Киев белән хушлашу өчен Габдулла бай һәм Каюм дусты белән исәп-хисапны өзеп, Казанга юл тотты ул. Казакъ кызы Карлыгач-Сылу аны монаеп озатып калды. Романны янадан кулга төшерү өмете хәзер тәмам өзелде инде. Эт авызындагы сөякне тартып алып буламыни?..
IX
Быел кыш кар күп булды. Вакыт-вакыт ул талгын гына ява. Мондый чакта күктән ап-ак чәчәкләр коелгандай тоела. Бәгъзе бер чак, үзләренчә кыш бәйрәме ясагандай, уйнаклап-уйнаклап ява кар. Аларга карап тору күңелле. Шул уйнак карлар эчендә ап-ак туй күлмәге кигән дәртле кызлар шаярыша кебек. Аннан Табигать бабай бу нәфис кызларны әллә кая куя Гүзәллекләренә сокланып, урлыймы әллә9 Җәннәткә җыя барамы9 Хур егетләре өчен? Менә бервакыт салкын буран куба. Хәзер инде кар чәчәгенә төренгән ак кызлар юк. Алар — җәннәттә. Хәзер өшетә, туңдыра торган коточкыч буран эчендә зәһәр шайтаннар бәйрәм итә Аларга ирек кенә бир. Ярлыларның бөкрәйгән карчыктай хәлсезләнгән балчык өйләрен кар белән күмеп-күмеп ташлыйлар да, ертыктан мәзәк табып ихахайлаган Иблистәй шаркылдап көлә-көлә, каядыр китеп югалалар. Кар да җиргә мәшәкатьсез генә төшми, күрәсең Ничек кенә булмасын, ап-ак кар өемнәре ап-ак икмәкне хәтерләтеп тора. Күп карда бәрәкәт бар, дип сөйли авыл халкы. Димәк ки, быел икмәк мул булачак Чөнки мул кар суы белән сугарылган җир сөтле ана белән бер ул.
Әмма ләкин җылы җир куеныннан шытып чыккан уҗымнарга Күк бабай рәхимсез булса, эче тулы шифалы яңгыр бөртекләрен кызганса, игенкәйләр сагышлы кеше йөзедәй саргая, көя. авыр хәл кичерә.
Быел нәкъ шулай булды да. Чатнап ярыла җирләр. Комга күкәй күмсәң, “ә” дигәнче пешеп чыгар. Яланаяк туфракка басып булмый.
Көйдерә. Бөтен ышаныч малларда. Ләкин аларга азык булган үлән- печәннәрне дә эсселек көйдерә. Бер ярма бөртеге табу өчен бер өем чүп актарган тавык кебек, бер саф үлән эзләп, хайваннарга әллә күпме мәшәкать чигәргә кирәк. Эсселектән Солтанморатның диңгезне хәтерләтеп торган Кондызлы күле тараеп, кысылып, боегып калгандай булды. Зәңгәр чишмәнең дә төсе үзгәрде: зәңгәрсу, зәнгәр-сары, зәнгәр-кызыл, зәңгәр- көрән... — тагы да әллә нинди төсләргә керә.
Ярлыларнын йөзе дә ачлыктан саргая. Яз көне аларнын жанын черегән бәрәңгедән пешергән кәлҗемә саклады. Аннан кычыткан, какы, кузгалак, балтырган, бәбәк, көпшә ашап юандылар. Хәзер инде, июль башларында, ал арның берсе дә калмады. Ходай жан биргәнгә юнь биргән, диләр лә ул, мондый чакта юнәтүкәйләр дә бик читен шул. Шулай да ачтан үлми әле халык. Бәгъзе берсе әвеш-тәвеш белән шөгыльләнә. Алып-сатарлар да күзгә ташлана. Читкә чыгып китүчеләр дә бар. Ашланган жир аш бирә дигәндәй, булдыклы хуҗаларның яхшы эшкәртелгән, дөрес сөреп чәчелгән, ашланган җирләрендәге куе булып чыккан уҗымнар, төпләрендәге күләгәләрен берникадәр кояшның эссе нурларыннан саклаган хәлдә, тырышып-тырмашып булса да үсеп ятмакталар
Гыйрфан мулланың жире яхшы эшкәртелгән. Хәзерге эсселеккә артык бирешми. Авырлыкка үч итеп үскән жылгыр малайдай, яшәү өмете белән башларын югары күтәрәләр Бирер Ходай яңгырны. Бирми калмас. Аңлар халыкның аһ-зарын Кайгы-хәсрәтен аңлар!
Шундый теләк Гыйрфан мулланын күңелен бераз күтәргәндәй итә Мәгәр хәле нык авыр. Газраил аның бугазыннан әнә шул ишелеп-ишелеп кар яуган вакытта ук алган иде инде. Әмма ул баш бирмәде Ник шул тиклем ашыгасың, һич югында язгы чәчүне көт, диде ул Көтте Газраил. Тик кырлар йөзен янә бер күрергә насыйп булмады Уллары Шакиржан белән Габделхәким башкарды язгы чәчү эшен. Хәзер инде, эсселектән аюдай гайрәтле ирләр әлсерәгәндә, түшәк хастасы Гыйрфан мулла кая бара алсын. Шулай да, гөрбиянлык күрсәтеп булса да, көрәшә әле ул Газраил белән Килгән саен куып җибәрерлек көч таба. Шайтан гына өметсез була бит. Ә ул — кеше! Өмет итә белә
Авыл халкы аның янына килеп тора. Хәл белергә Гыйрфан мулланың табигать серләрен гамәл дәфтәренә язып бара торган гадәте бар иде Төрле сынамышларнын да мәгънәсен күп вакыт аннан сорыйлар Ни өчен быел яңгыр яумый9 Нигә рәнҗетә Ходай халыкны9 Ни гөнаһлары бар икән9 Шуның да сәбәбен сорыйлар Гыйрфан мулладан. Көннәрдән бер көнне Хәйретдин хәзрәт килде аның янына. Аны авылда "Ак хәзрәт" дип йөртәләр. Яшь чакта ул ак йөзле, зәңгәр күзле, бик чибәр булган. Болары — тышкы матурлык. Илтифатлылык, шәфкатьлелек, кешелеклелек - аның эчке сыйфатындагы асыл таш Картайган көнендә ул ак ефәктәй йоп- йомшак ак сакал җибәрде. Ак йөзендәге бит очлары бераз кызарып тора Зәңгәр күзләр һаман әле яшь чагындагыдай нурлы Уртача буй. Кешеләрне яратып, сөеп карый торган мөлаем караш Тәмле тел Җитез хәрәкәт Җәй көне ул гел актан киенеп йөри Шуңа күрә аны Хозыр-Ильяска да охшаталар, һич картаймый, үзен һаман яшьләрчә тота йөргәндә дә, сөйләшкәндә дә. Битендә җыерчыкның әсәре дә юк әле. Картаймавын эчкерсез, гөнаһсыз, матур күңелле булуыннан, кешеләргә начарлык теләмәвеннән күрәләр Ул килгәч, Гыйрфан мулла торып утырды Үткән хатирәләр, яшәеш, пәйгамбәрләр тормышы, дин, әхлак турында сөйләшә - сөйләшә чәй эчкәч, Гыйрфан мулланын күңеле күтәрелеп китте, йөрәге тынычланып калды, яшәүгә өмете артты Яңгыр яумау сәбәбе, халыкны ачлыктан саклап алып калу, ярлыларга иганә бирү турында да алар озак кына сөйләштеләр Алар фикерләвенчә, быелгы корылык — Аллаһу Тәгаләнең халыкка булган рәнҗеш нәтиҗәсе. Ил шаша Халык бозыла Бәндә күңеле керләнә бара Солдатлар кайтса да эчү. Зимагурларны әйтәсе дә юк Чөмерәләр генә хәмерне һич уйламаган кеше дә дуслашып алды яшел елан белән Нәҗметдин бай сәүдәдән килгән бөтен акчасын
5. «К V. № 1
аракыга тота икән. Хәзер кешеләрне алдау юлына баскан. Төрмәдән кайткан улы Илһаметдин беркөн исерек килеш канауда аунап яткан. Дөнья башка бозыклыклар белән дә тула. Ирләр хатыннарын тукмый. Астыртын гына гөнаһ кылалар. Намәхрәм эш белән мәшгульләр. Авыл читендә яшәүче Гайшә, ире зимагурлыкка чыгып киткәч, бер егеткә гыйшык-мыйшьгк тота башлаган. Аннан авырга калган. Тапкан нарасыен елгага ташлаган. Ничек Ходай рәнҗемәсен моңа? Ничекләр генә итеп түзсен ул? Шулай да җирне шартлатмый әле. Түзә. Сабыр итә. Хәер, Ходай түземле шул ул.
Болары бер хәл. Мөбахис мәзин нигә шашына? Ул бит читтән килгән диндар. Төче теленә, бөгелеп-сыгылып сөйләшүенә, монлы итеп азан әйтүенә караганда, ул бит менә дигән шәфкатьле, илтифатлы, гөнаһсыз булырга тиеш кебек. Иллә-мәгәр итәк астыннан ут йөртә. Гыйрфан мулла өстеннән Уфа линия нәзарәтенә шикаять язган. Муллалыгын ташлау җитмәгән, хәзер инде халыкны дингә каршы котырта, имеш. Ул гына да түгел, Хәйретдин хәзрәткә дә өлеш чыгарган. Имештер, хәзрәт, дәһри, ягъни дин азгыны Гыйрфан картның тузган тегермәненә су коя. Шулай итеп, Мөбахис мәзиннен тел тегермәне җилсез көндә дә әйләнеп тора. Моны халык та белә. Халыктан бернәрсәне дә яшереп булмый. Аның күзе — очлы. Зиһене — үткер. Колагы — сак. Гыйрфан карт муллалыгын ташласа да, аңа гавам халкы барыбер ихлас күнелдән, мөкиббән якын күреп, мөкатдәс бер кайнар хис-тойгы илә ‘‘Мулла абзый”, “Мулла бабай!” дип эндәшә. Муллалыгын авырып китү аркасында башка берәүгә бирсә дә, эчендәге иман гәүһәре әле һаман мөлдерәмә икәнлекне халык белмиме әллә?!
Әлбәттә, авыру чакта болар хакында сөйләшү урынсыз да кебек. Ләкин сүзне Гыйрфан мулла үзе башлады. Берәүнең дә акылы мөкәммәл түгел. Мөхтәрәм Хәйретдин хәзрәт тә пәйгамбәр хәлифәсе булуга дәгъва итә алмый. Ә шулай да эчтә кайнаган шик-шөбһәләрне кемгәдер сөйлисе килә. Гомер кояшы баеп барган мәлдә адәм баласы үзен төрле кыяфәттә күрә икән. Менә ул кылычтан үткер, кылдан нечкә сират күперен үтә. Үтә икән, җимешле җәннәткә эләгә. Үтәлмәсә, аягы таеп китсә, яки үткер кылычта киселсә, мәңгелек тәмуг утына тәгәри. Бусы — бер. Икенчесе шул: син китсән әгәр мәңгелеккә, фани дөньяның әйтерсең, асты өскә килә, мәгыйшәтлелек какшый, инсаниятлелек югала. Акыл мөлкәте, гүя, синең башта гына.
Гыйрфан мулла да шулай уйлый. Шуңа күрә үз уенын мөлкәтен Хәйретдин хәзрәткә күчермәк була. Уратып-чуратып булса да, үз шәме яктысының зәгыйфьләнеп баруы, хәдис өйрәткәнчә яшәү өчен яңа шәм кабызырга кирәклек турында аңлата. Авыл халкы иманыннан язмасын, яшәү кадерен белсен, киләчәк буыннар ата-бабаларына рәхмәт әйтерлек булсын!
Барын да аңлады иманга ихлас күнелдән табынган, Коръән аятьләре энҗеләрен кадерли белгән, зирәк күңелле Хәйретдин хәзрәт. Ә инде корылык турында ул болай диде:
— Сабыр итик, Гыйрфан кордаш, Алла сабыр итәргә кушкан, үзебез дә: “Сабыр иткән — морадына җиткән”, — дип сөйләшәбез ләбаса, яңгыр яумый калмас, явар; әгәр яумый икән, гөнаһсыз авыл картлары җыйнаулашып зират янына барып, аңда дога укый-укый, Аллаһу Тәгаләдән рәхим вә шәфкатьлелек сорарбыз, гөнаһ кылмаска сүз бирербез.
— Ә нигә соң, Хәзрәт, аны бик озакка сузасыз?
— Бу хакта үзем дә уйланам. Аллаһу Тәгалә ашыгып эш итүне дә яратып бетерми. Күңелем сизә: әле вакыты җитмәгән, урынсыз теләк кабул булмый ул.
Шуның белән аларның сүз чылбыры өзелде. Хәзрәт киткәч, Гыйрфан мулланың тыны иркенәеп киткәндәй тоелды. Ул аягына басты хәтта. Ләкин Мөбахис мәзин аны кабат аяктан екты. Бөтенләйгә, мәңгелеккә екты.
Ул — Мөбахис мәзин — аяк очларына гына басып, йомшак нәзакәтлелек күрсәтергә теләгән хәлдә, монлы тавышы белән “әссәләме- галәйкүм”не бөгелә-сыгыла әйтеп, ун кулын йөрәгенә куеп килеп керде Ул матур киенгән. Аягында — сафьян читек. Өстендә — ефәк җилән Ун кулында — әллә нинди нәфислекләр белән сырланып эшләнгән тәти таяк. Сул кулында — ниндидер гәзит Нәзафәтлелек вә ыспайлык җәһәтеннән ул — авылда матурлык таҗы Гыйрфан мулла исә — анын киресе. Дөрес, ул да мәчеткә, ашка, туйга барганда, сабантуйларда үзенен зыялы зат, диндар кеше икәнлеген онытмый — зәвыклы киенергә тырыша Ә инде иген эше дулкынына кереп чумса, маллар арасында кайнашса, ишек алларын чистарту мәшәкатенә керешсә, аны теләсә нинди гади крәстиәннән һич тә аерып булмый. Күрше-күләнгә, туган-тумачага, дус- ишкә болай гына кергәндә дә киндер күлмәген, киҗеле ыштанын салып ыргытып, һич тә ефәккә уралырга тырышмый. Мөбахис мәзин исә алай түгел. Үз ишек алдында да балкып йөрергә ярата. Кара эшкә ул җирәнеп карый. Анын хезмәтчеләре күп шул. Аларның җанын алып эшләтә Гыйрфан мулла “кара” эшнен сәнгатен анлый. Мөбахис мәзин исә “ак хыяллар” белән яши. Кеше дөньясына тыкшынуның кырмыска оясына таяк тыгу белән бер ’-кәнлекне анлый Гыйрфан мулла. Шулай да Мөбахис мәзингә тыкшынырга анын хакы бар. Чөнки Троицк мәдрәсәсендә мөдәррислек вазифасы башкарган чагыннан бирле белә ич ул Мөбахисны Белем дәрәҗәсе сай булса да, шәкертлеккә кабул иткәндә, Мөбахис үзен шаян табигатьле, сүзчән, шат күңелле итеп күрсәтә белде. Укуда артык алдыра алмаса да, хәлфәләрнең, мөдәррисләрнең кикергәненә “әлхәмде лилля”, “Аллага шөкер” кебек сүзләр әйтеп, аларның табан асларын яларга, төчкергәндә танау асларына кульяулык куярга, бер алларына, бер артларына төшеп маймылланырга ярата иде. Бу сыйфатлары күпләрнең саруын кайнатты шикелле. Аны ниндидер дәрәжәле урынга кунаклатма- дылар. Тегендә-монда төртелеп йөри торгач, Гыйрфан остазынын кешелеклелек сыйфатларын искә алып, анын мәчетенә мәзин булып килде. Авыл халкы тиз сыный кешене. Бигрәк тә иман нуры чәчеп яшәргә тиешлеләрне. Чәчәлмәдс Мөбахис мәзин иман нурын. Нәкәслек белән шөгыльләнде. Тереләй кабергә күмдерде бит Хөрмәтулланы. Хәзер инде, үзен ал да гөл күрсәтергә теләп, куылып китүдән куркып, Уфа Диния нәзарәтләренә хак күңелле диндарлар өстеннән шикаять яза. Балаларын да шул рухта тәрбияли. Бер улы аларнын сыерчыгын таш белән бәреп үтерде. Бәкерҗаны “Галия” мәдрәсәсендә яман эш белән шөгельләнә икән. Эчә, тарта, мәрүскәләр янына бара, ди. Бу пычраклыкларны башындагы ак чалмасы белән капларга йөри хәзер Мөбахис мәзин Еланның агына да ләгънәт, карасына да ләгънәт, дигәнне аңламый, күрәсең
Ник килгән ул монда тагы да? Хәл белергәме9 Бәхилләшергәме9 Ачуың килеп, әллә ни әйтеп ташлавың, ахыр чиктә теге дөньяга иман белән түгел, авызына алама сүз тутырып китеп баруын бар.
Шакирҗан белән Габделхәким игеннәрне карап кайту өчен кырга киткән иделәр. Хәсәнә абыстай аш-су бүлмәсендә. Дөрес, төшкелек ашалып, өйлә намазы укылып куелган инде Икендегә, ахшамга шактый вакыт бар әле. Кичке чәйгә коймак туглап куйды ул. Эш белән шулай әвәрә булганда руханиларның сүзләре дә килеп бәрелә колак барабанына. Сүзнен матуры да, ямьсезе дә колак барабаныннан йөрәккә үтә. Матуры назлый йөрәгеңне Аламасы чеметә. Ак хәзрәт шәфкатьле йөзе, мәгънәле сүзе белән рух рәхәте калдырып чыгыл китте өй эчендә. Аңа рәхмәт әйтеп кычкырасы килде Хәсәнә абыстайның. Ләкин ярамый. Мөселман хатыны ирләрдән, бигерәк тә Ак хәзрәт кебек руханилардан, тел вә йөз яшерә. Чөнки шәригать шулай куша.
Хәзер менә икенчесе килеп керде. Аннан да тел һәм йөз яшерергә кирәк. Бусына әллә ниләр әйтәсе килә Хәсәнә абыстайның Теләсә ни такылдап, мулласын мазасызламаса, йончытмаса ярый ла ул. Әмма ана ышаныч бик аз. Ач әрвах белән бер бит ул.
— Ху-у-у-ш, Гыйрфан әфәнде... хәлеңне белеп чыгыйм әле . дип кергән идем... — дип сүз башлады ул.
Сүз башлавын ук ошатмады аның Гыйрфан мулла. Элек, йомакай- ланып булса да, “Мулла абый”, дип, матур итеп әйтә иде. Хәзер “әфәндегә” күчкән. Димәк, аның өчен “Мулла абзый” түгел инде.
— Мин, Гыйрфан әфәнде, сез күрсәткән изгелекне һич онытмыйм. Моңа бер Ходай үзе шаһит булсын. Әле дә менә кайгыгызны утраклашырга килдем. Бу гәҗитне әле укымагансыздыр. Безнең авылга килеп җитмәгәндер. Аны бүген Уфадан Бәкержан алып кайтты Монда ул тиклем баш ярылып күз чыгарлык нәстәкәй дә юк сыман үзе. Аллаһу Тәгалә олы кайгыларны җинел кичерергә куша. Бәс, шулай булгач, сез дә бөгелеп төшмәссез дип уйлыйм. Бер дуңгызы китереп бу хәбәрне, әллә ниләр такылдап, нахак бәлаләр тага-тага, болай да авыр хәлегезне кыл өстенә куеп чыгып китмәсен дип, үзем килергә мәҗбүр булдым
Анын шула!'! кыланып, куштанланып сөйләвенә Гыйрфан мулланын саруы кайный башлады:
— Нинди кара кайгы бар соң ул гәзиттә минем өчен9 — дип сорады ул, артык ачуы килеп.
— Киевтан Галимҗанны төрмәгә утыртып куйганнар лабаса. Шул хакта менә “Вакыт” гәзитенә язганнар. Мә, укы!
Гыйрфан мулла, газетаны тартып алып, аның йөзенә бәрде:
— Имансыз! Тапкансың начар хәбәр таратып йөрер вакыт. Синең өчен шатлык ул хәзер. Әллә белмимме? Гыйрфанны алдый алмассың.
Чыгып китәргә ашыкмады Мөбахис мәзин:
— Минем Өфедә таныш адвокатым бар, остазым, шуның аша Галимҗанны коткарып...
Гыйрфан мулла аңа сөйләп бетерергә ирек бирмәде:
— Мөбахис... оял азрак... Алладан курык. . Кит!. — дип өзек-өзек сүзләр әйтте дә бөгелеп төште.
Атылып килеп чыкты Хәсәнә абыстай аш-су бүлмәсеннән. Гыйрфан мулланы, җайлап кына, урынына утыртты. Ә Мөбахис мәзин, күзләрен чекерәйтеп, һаман карап тора иде әле. Инде хәзер тел вә йөз яшерү дигән шәригать кануны турында уйланмады абыстай:
— Әллә ясин чыгыйммы9 — дигән иде мәзин, абыстай ана ачыргаланып җавап бирде:
— Алла хакы өчен... үтенепләр сорыйм... чыгып китегез... зинһар!. Ясин чыгарга сезнең хакыгыз юк.
Бу кадәресен абыстай артык тупаслык дип исәпләде. Ярыймы сон инде ир кешегә шулай кычкырынырга9 Моны шәригать тә, бәндәчелек тә кушмый. Нигә шулкадәр икейөзлеләнә ул? Ир кешегә һич кенә дә килешми ләбаса. Аңламыймы шуны?
Мондый уйлар яшен тизлегендә үтте аның башыннан. Ярый әле Габделхәким давылланып кайтып керде. Керә керешкә ул, кулларын болгый-болгый:
— Әткәй, әткәй, безнен игеннәр шаулап үсеп утыра, — пип, нидер сөйләмәкче иде, абыстай бармак какты:
— Улым!.. Тиз генә йөгер... Ак хәзрәтне алып кил... Әтиең авыраеп китте...
Мулла абзыйның абыстайны җибәрәсе килми иде. Ул, гүя, мине газраилгә бирмә-бирмә, дип әйтә. Аларның тынлыгы озакка бармады.
— Хәсәнә җаным! — диде Гыйрфан мулла ыңгырашып. — мин шактый кырыс... усал да булдым шикелле... Сине артык нык рәнҗетмәдемме?.. Әгәр шулай икән, кичер, зинһар!.. Ходай шаһит... синең алда тузан бөртеге кадәр дә гөнаһам юк... Мин бит инде әллә кайчан җан тәслим кыла идем... Син коткарып киләсең... Соңгы вакытта үзең дә бик алҗыдың бит инде... йокысыз төннәрен., күпме борчу.. Барысы да минем аркада Сиңа бер рәхәт тә күрсәтмәдем бугай...
Ул сүзләрне шактый авыр әйтте. Өзеп-өзеп. Сизә абыстай: соңгы
ясин вакыты якынлашып килә. Әмма абыстайнын үз хәле дә бик мөшкел шул әле. Өч-дүрт ай инде юньләп йоклаганы юк. Хәле бетә. Акрынлап сыза ул. Соңгы вакытта тамагыннан аш үтми башлады. Үз хәле авырая барганны абыстай мулласына сиздермәскә, аны янә озаграк яшәтергә, мөселман хатын-кызларына хас булганча, ир хакының тәңре хакы икәнлекне исбат итәргә тырышты. Әлбәттә, башка әллә нити иләс-миләс, күңелсез, зәгыйфь уйлар да килә: кем белә — үзенең әле алдан аяк сузуы бар. Башка төрле дә уйлый: әллә Ходай аларның икесен бер көнне үк үз катына алмак буламы9 Ирдән калу — бәхетеңнән калу, диләр бит. Яман шеш дигәне чын булса, аның да гомере өзелеп бара лабаса инде. Тик... Галимхан кайтсын иде тизрәк. Аңа ата-ана фатихасы кирәк. Ә инде мулласының борчылуын, һәрвакыттагыча, мәгънәле һәм матур сүзләр белән җуярга тырышты ул:
— Син алай уйлама әле, әйкәем, тормыш ләззәт вә рәхәтлек бакчасы түгел бит ул. аның жиле дә, давылы да була, әмма без, Аллаһу Тәгалә үзе шаһит, имәннәрне аударырдай гарасатта да сынмадык “Бер рәхәт тә күрсәтмәдем", дисен. Яшәү үзе рәхәт! Хәят үзе матурлык! Дөнья көтү — авырлыклары белән гүзәл' Мин синнән бик канәгатьмен! Кырысрак чакта да гадел булдың Дөрес яшәдең!..
Боларны ишеткәч, Гыйрфан мулланың остазбикәсенә бик җылы, ягымлы, кадерле сүзләр әйтәсе килде Ләкин теле тибрәнсә дә, сүзе чыкмады Әмма үзе остазбикәсен, хәлсез кулларының карышуына карамастан, һаман ныклап кочакларга тырышты. Тик ул инде аны булдыра алмады. Бөгелеп төште дә:
— Ху-у-у-ш... Хә-сә-нә. . бә-бә-бәхил бул... фа-фа-фа-тиханда бул.. — диде.
Хәсәнә абыстай, бөтен көчен туплап, аны мамык түшәккә сузып салды. Хәзер инде хушлашу минутлары җиткәнлекне аңлау кыен түгел иде. Шуңа күрә аңа да фатиха алып калырга кирәк ич:
— Мин бик бәхилмсн. муллакаем, кадерлекәем, синең бер гөнаһың да юк, оҗмахның түрендә булырсың, кавемегезнең башы Ибраһим пәйгамбәр әрвахы янында Син үзең соң... мина бәхиллегеңне бирәсеңме9
— Бә бә. бә... — диде мулла абзый. Әмма сүзне ахырынача әйтеп бетерә алмады. Ул телдән калган иде
Шулай да Галимҗан турында аның фикере кирәк иде әле.
— Атасы!.. Атасы'... Әйткәем!.. Муллакаем!.. Галимҗанга фатихаңны бирәсеңме9.
Ләкин җавап булмады. Күзләре мәзәкләнде Гыйрфан мулланың. Шулай да нидер белдерергә теләде ул:
— Га га. га... — диде дә. калган иҗекләрне әйтә алмагач, уң кулын көч-хәл белән күтәреп, имән бармагын әйләндереп торды. Бераздан “лим-жан”ны әйтте Шуннан әлеге имән бармакны бөгеп куйды Монын мәгънәсен шулай фараз irrrc Хәсәнә абыстай: Галимҗан бик югары үрләргә тиеш иде, ләкин кирелеге аны түбән төшерде.
Нәкъ шул вакыт Хәйретдин хәзрәт тә килеп җитте. Хәсәнә абыстай, алдан бәйләгән ак яулыгының бер як чите белән битен каплады да. ясин укырга кирәклекне аңлатып, эчке бүлмәгә кереп китте. Хәзрәт авыру янына килде Башта эндәшеп карады ул. Гыйрфан мулланың телдән калганлыгын, соңгы сулышы җиткәнлеген аңлагач, кычкырып вә моңлы итеп укый башлады ул ясинны.
Нәкъ ясин укып бетергән мәлдә бирде Гыйрфан мулла җанын Ходайга.
Дүртенче бүлек
I
Галия" мәдрәсәсенә Галимҗан янә әйләнеп кайтты.
Нәрсә тартты аны монда? Нинди язмыш? Шашкын уй-хисе, кайнар дәрте, илаһи күнеле ашкынамы туган ягына? Туган җиренен кымызга биргесез шифалы саф һавасы бар. Йөрәгендә тирән сер саклаган солтанат кыяфәтле Урал таулары горурлык нуры чәчеп тора. Оһ, ул калын, борынгы кара урманнар! Аларнын бит эче тулы моң. Илаһиятлелек. Садәлек
Табигать ул адәм балаларының кәйфиятен искә алып яши сыман. Инсаният әнә шушы илаһи матурлыкның хозурлыгын тоеп, кадерен белеп кенә гомер кичерә икән, табигать күнеле һәрвакыт шат, мәрхәмәтле, илтифатлы була. Бу җәһәттән аны йә ата-анага. йә балага чагыштырырга мөмкин. Бала йөзендә кайгы күрсә, ата-ана хафалана башлый. Ата-ана кайгысы баланы елар чиккә җиткерә. Көтмәгәндә сугыш-дәһшәт башланды. Аяз күкне кара болыт каплады Кешеләрнең бу юньсезлеген бик авыр кичерә табигать. Ул инде хәзер аларга кара йөз күрсәтә. Агыйдел дә нык кайгылы. Аның ак күнеленә кара шом төште. Димнең агышы да, элеккечә, көләч кыз елмаюын хәтерләтми инде. Караидел-егетнең кара чәченә дә кырау төште. Урман әрнү моңы белән шаулый. Урал таулары көчсезлектән сыкрана. Күлләр елый. Имәннәр баш ора. Әзмәвердәй егетләр сугыш кырында һәлак була лабаса! Ипи кибетләреңдәге киштәләр бушап калды. Ачлыктан халык зар елый. Җилләр үкереп исә. Бөтен табигать өзгәләнә Атлыгып, ярсый-ярсый, туган якларын сагынып кайткан Галимҗан түшәккә ятты. Бу да — сугыш тәэсире. Дөнья бозылудан килгән фаҗига. Аламалык хикмәте.
Галимҗанны алмадылар сугышка. Әлеге дә баягы, дигәндәй, балалык елларыннан ук килгән чир үпкәсен һаман телгәләп маташа икән әле. Абыйсы Шакирҗан, Ходайга шөкер, һәрвакыт сәламәт булып, иркен тын алып яшәде. Макгый-макгый алдылар аны патша хезмәтенә Әнә шуны озатып йөргәндә аяктан егылды да инде Галимҗан. Гыйнвар, февраль айлары сыер мөгезен төшерердәй нык салкын булды. Шакиржанны сугышка нигәдер тиз генә озатмадылар. Әллә ничә мәртәбә барырга туры килде Уфага. Янә өч-дүрт көн вакыт барлыгын белсә:
— Абзыкай! Җыясы ризыгын бетмәгән, әйдә бер тәүлек булса да җылы өйдә тор, — ди дә, инде шактый картаеп килгән алмачуарны җигеп, алып кайта да китә Галимҗан Шакиржанны.
Шакирҗан, аны артык борчудан куркып:
— Булмаса, энем, син үзең генә кит, Уфада танышлар күп бит, берәрсендә баш төртерлек урын табармын әле, — дип әйтеп тә карый.
Ләкин үзсүзле Галимҗан уйларга да форсат бирми:
— Шәкерт абзыкай! Әйткән-беткән, — дип кенә куя.
Бәләкәй чакта да сүзен сүз итми калмый торган Галимҗанның холкын белә абыйсы. Шуңа күрә артык карышып маташмый. Ризалаша Ә бу юлы ул Галимҗанны ныклап яратып та өлгерде. Шулай үзсүзле, нык, чигенмәс булу кирәктер. Бу табигате аңа зур эшләр башкаруда да ярдәм итәчәк әле. Галимҗанның бәгъзе бервакыт үзен артык эре, тәкәббер тотуы, әллә нинди тирән уйларга чумып гасабиләнүе аңа ошамый иде. Ә менә аның өчен авыр минутларда Галимҗан туганлык хисенең кадерле, зур, бөек икәнлеген исбат итә алды. Үзе дә бик авырлык күреп яши шул. Кайда гына булмады. Кемнәр белән генә аралашмый ул. Нинди генә авырлыклар күрми. Шуларнын барысы да аның кешелеклелек дәрәҗәсенә яна, уңай сыйфатлар өстидер, күрәсең.
Хәсәнә абыстай да шулайрак уйлады Галимҗан турында. ' Кәгаздән башканы белмисең, балам!”, “Дөнья китаптан гына тормый”, “Кешеләрне ярата белергә кирәк”, кебек сүзләрне еш әйтә иде Шакиржанны Уфадан кат-кат алып кайтуы, аны янә иренми илтеп куюы, һәр адымда илтифатлы
булырга тырышуы нык шатландырды ана кешене. Уфа белән Солтанморат арасы —житмеш-сиксән чакрым чамасы. Галимжан үзен дәртле ямчы- кучер кебек тотты хәтта. Шаян сүзләр ычкындырырга да саранланмый. Ат жигү, ат карау мәшәкатьләрен дә үз өстенә япты
Галимжаннын, гәрчә ул үзсүзле булса да, үзе хакында аз уйлаганлыгын, сакланмаганлыгын Хәсәнә абыстай да, Шакиржан да яхшы белә. Шунын аркасында әллә кайларда, казакълар, нугайлар арасында йөрде, зимагурлар белән эшләп авырлык кичерде, төрмәдә утырып чыкты, әллә кемнәрнең эт бәйләсәң тормаслык почмакларында аунап интекте. Бу юлы да күңеленә шик килгән иде ана кешенен. Ай-Һай ла, һич кенә дә саклана белми, юлда ул-буга очрап, бер-бер күңелсез хәлгә юлыкмаса ярар иде, дип борчылган иде. Ана йөрәге сизенми буламы9 Соңгы мәртәбә киткәндә көнне бераз җылыткан иде. Галимжан юка пальтосын гына кигән. Моңа Хәсәнә абыстай да игътибар итмәгән. Икенче көнне салкын буран куба. Өч тәүлеккә сузыла бу. Галимжан юлга әнә шундый чакта чыга. Караңгы төшеп, тәрәзәләрдә утлар сүнгәч, туңып кайтып керә ул. һәм... аяктан егыла.
II
Башта Галимжан авырып китүен әнисенә сиздермәскә тырышты. Аның кайгысы болай да җитәрлек ич инде. Ничә еллар буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп гомер иткән хәят юлдашын югалту жинсл булмагандыр Шакиржаннын китүе — ана йөрәгенә янә бер жәрәхәт Тиздән сугышка Габделхәкимне дә алачакларын аңлый ул. Галимжаннын, бәйләп куйсаң да, авылда тормаячагын яхшы белә. Шулай да кайгыларын ул һаман әле тышка чыгармаска тырыша. Кайчак “уф”, дип куя. Бәгъзе бервакыт, эш арасында, үзе сизмәстән, “Гыйрфан" дигән сүзне әйтә. Әллә акылы җиңеләяме югыйсә9 Ирсез калган хатынны канатсыз кошка тиңлиләр. Галимжан үзе генә дә күпме кайгы китерде инде аңа. Кайда гына йөрмәсен, хәзер инде Галимжаннын полиция күзәтүендә яшәгәнлеген белә ул. Ләкин тузынмый. Кайгысын эченә йота. Түзә. Күпне күтәрә белә икән шул ана йөрәге! Әмма ул шулай эчтән генә яна-яна, әкренләп сүнеп бара шикелле. Авыр тын ала Күкрәк гыжлавы сизелә. Яңаклар эчкә баткан. Гәүдә кечерәеп калган. Әлбәттә, күз карашы һаман ягымлы. Йөзендә әле мөлаемлек, кешеләрне жәлеп итә торган җылылык, шәфкатьлелек чаткылары сүнмәгән.
Икенче көнне Галимжан, авырып китүен сиздермичә, һаман шулай шат булырга, урын өстенә ятмаска тырышты. Төшке аштан соң, икенче катка күтәрелеп, язу өстәле өстендәге китапларын караштыра башлады ул. Хәсәнә абыстайның бик тә сөйләшәсе килә иде. Аш бүлмәсендә эшен саектыргыч, өске катка ул да менде:
— Балакаем! Кәгазьдән һич күзеңне алмыйсың. Азрак ял итәр идең.
— Тик торудан да авыр хәл юк, әнкәй! Син үзен дә шулай бит инде.
— Әтиең дә бик тынгысыз кеше иде, мәрхүм.
— Син, әнкәй, бик кайгырма инде. Үзеңне сакла.
— Кем өчен?
— Безгә син ин кадерле кеше!
— Габделхәкимне дә алсалар, берүзем калам ич. Ялгызлык белән тик тору — игезләр.
— Ялгызлыкның да авырлыгын беләм, әнкәй!
— Ә нигә өйләнмисен соң, улым?
— Вакыт юк, әнкәй!
— Инде зур кеше булдың ич.
— Мин әле күкнең җиденче катында гына.
— Мин ал арны анламыйм.
— Алайса, санап күрсәтим. Язучымын — бер кат. Тәнкыйтьчемен — икенче кат. Галиммен — өченче кат. Мөгаллиммен — дүртенче кат Тарихчымын — бишенче кат. Өслүбчемен — алтынчы кат. Телчемен — җиденче кат...
— Шулар җитмимени соң?
— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Мин хәзергә җидесен генә беләм.
Инде ошбу җиде һөнәрне әнисе санап китте:
— Тырма тырмау, сабан сөрү, ашлык чәчү, печән чабу, ат карау, урак уру. кибән кую, чүмәлә тарттыру, бәләкәй арба ясау, балык тоту, ат чатггыру һәм... шалкан урлау... Шулаймы?
Галимҗан көлеп җибәрде:
— Әнкәй! Анысын әйтмә инде. Без бит ул шалканны барыбер ашамадык
— Кибән астына яшердегез.
— Без бит аны беркемгә дә әйтмәдек, ә син ничек белден, әнкәй9
— Без капчыкта ятмый, балакаем!
Үзләре ясаган бәләкәй арба белән малайлар бервакыт печәнгә дип киткәннәр иде. Басуда алар шалкан җиренә тап булдылар. “Шалкан буры” дигән һөнәр"не ишеткәннәре бар иде аларнын Нигә шул “һөнәр”гә ия булмаска? Әлбәттә, әллә ни күп тә алмадылар. Ләкин кайтканда:
— Мин моны барыбер ашамыйм, — диде Галимҗан. Башкалар да шул ук сүзне кабатлады. Шуннан шалканны бер кибән төбендә калдырдылар да киттеләр. Алар, әле дә очрашсалар, аны сабыйлык еллары истәлеге итеп сөйләп көлешәләр. Бу шуклык хакында әнисеннән ишетү балачак Хәтирәләрен янартты. Шул вакытларны искә алып көлешкәч, сүз янә күк дөньясына күчте:
— Галимҗан улым! Әтиең гел генә нәсел тамырыгызның Ибраһим пәйгамбәрдән килүе турында сөйләргә яратты Шулай да мәгълүматы җитми иде шикелле аны аңлатып бирергә. Имештер, күкнең һәр катында бер пәйгамбәрнең җаны яши. Ә менә Ибраһим пәйгамбәрнең җаны күкнең ничәнче катында икән, балакаем?
— Ибраһим пәйгамбәр — күкнең җиденче катында. Мин үзем дә анда булдым, әнкәй! Ибраһим пәйгамбәр-бабакай белән чәй эчтем, ожмах җимеше ашадым!
— Кит, юньсез, шаяртма, гөнаһлы булырсың.
— Mint бит аны төштә күрдем, әнкәй!
— Шулай дисәң генә инде.
— Хәзер аны өнгә күчерик, әнкәй! Мин белемем белән күкнең әнә шул җиденче катында гына әле. Минем өчен ул бик тәбәнәк. Белемем әле уртача гына дигән сүз. Тагын да югарырак күтәреләсем килә.
— Җиденче кат күкнең соңгы капусы түгелмени9
— Түгел, әнкәй! Җиде саны бик борынгы заманнарда күплекне белдерү өчен кулланылган. Күкнең чиге юк. Шуңа күрә ул җиде кат кына була алмый.
— Mini боларны аңлап бетермим, балакаем! Ят. Ял ит.
— Уф, әнкәй, мине син сабый балага әверелдердең.
— Ир-атның барысы да сабый. Холыклары кырыс булса да, алар наз ярата.
— Әнкәй! Әнкәй! Мин авырмыйм. Ул болай гына. Мин синең бишек җырларыңны тыңларга ярата идем. Бер җырлачы!
— Хәзер... Тик онытылган бит әле.
Күзләремнең нуры бетсә, Алырмын алсу таңнан; Кояштан эссе сорармын. Җылылар китсә җаннан.
Күктә дисәләр бәхетне.
Анда да менәр идем;
Көчтән килсә, юлларына
Таҗгөлләр тезәр идем
Йокла, улым! Йөрәк хисем
Мин юрган итеп ябам.
Төннәр буе керфек какмый Наз белән сөяр анан!
— Әнкәй! Әнкәй! Син — шагыйрә! Җанын тулы .мои. Син мине дә шулай моңлы иттең. Язучы иттең мине'
— Әтиеңне дә онытма, балакаем!
— Әйе, ул да телгә оста иде Икегез дә язучы иттегез мине
— Ә табигать?
— Ул да минем йөрәгемдә яши, әнкәй!
— Ә Алла рухы?
— Минем өчен барысы да илаһи!
— Алайса, тыныч кына йокла иңде! Арыгайсын син. Үзеңне бер дә сакламыйсың шул, балакаем.
Хәсәнә абыстай Галимханның кайнар чәчләреннән сыйпап, аркасыннан сөйде дә аскы бүлмәгә төшеп китте. Галимханга рәхәт иде. Ана назы! Ул бәләкәй чакта гына түгел, утызга хитеп килгәндә, гомергә кирәк икән. Бу мизгелдә ул үзен бөтенләй сабый балага әверелгәндәй хис итте. Шул хисләр ләззәтендә балдай татлы йокыга талды
III
Галимхан йоклаган арада, ана сиздермәскә тырышып, Хәсәнә абыстай өстәл өстендәге кәгазьләрне җыештырып куймакчы булды Шунда бер язуга күзе төште аның. Анда болай дип язылган идс
"Тормыш, яшәү өчен кирәк булган һәрнәрсә табигатьтә бар. Тик алардан файдалану юлын гына белергә кирәк Авыру, ачлык, салкынлык кебек кешенең тормышына һөҗүм итә торган никадәр нәрсәләр булса, боларның һәммәсеннән дә котылу өчен табигать чараларын хәзерләгән Тик файдалана гына бел! Табигать үзенең бу нәрсәләрен бик кыйммәт сата. Ул боларны яшергән Һәркемгә биреп бетермидер Табигатьтән файдалану һәр кешенең гыйльми тәҗрибәсе нисбәтендә буладыр. Аның яшергән хәзинәләре гыйлем аркасында гына чокып чыгарыла Гыйлем, үзенең иң күп көчен табигатьнең яшерен хәзинәләрен чыгару юлына, аңардан күбрәк файдалану чарасына сарыф итә һәм ирешә дә аладыр Гыйлем арткан саен табигатьнең яшерен серләре табыла бара, кешеләрнең файдалануы арта барадыр Бу бабта бәян кылынырга теләнгән тыйб гыйлемнәре мәгълүм булсын ки: кешенең тормышына, сәгадәтенә иң зур дошман булган "чир- авыру "дан саклану өчен табигатьтән файдалану юлларын кешегә белдерә торган гыйлемдер Бу гыйлем табигатьтән күп дәвалар чыгара, табигый матдәләргә үзенең махсус ысуллары белән хезмәт кушып саклау, котылу юлларын өйрәтәдер һәр гыйлем, башта бик зәгыйфь булып мәйданга чыкса да. бу көндә гакылларны хәйран кылачак дәрәҗәдә үсте Кеше ләрнең һәр гамәлләре — аларның гакылда, фикердә үсүләре белән тигез була ".
Боларны укып чыккач, озак кына уйланып утырды Хәсәнә абыстай. Әтисе дә гел генә шул хакта баш вата иде ләбаса Үз йөрәген табигать йөрәге белән бәйләргә яратты. Кыш, яз. хәй, көз көннәренең "холкын" язып бара иде. Үләннәр, чәчәкләр, игеннәр дөньясына кереп китә Елгалар, күлләр, чишмәләр торышын тикшерә. Таулар, болыннар, тугайлар атамасын өйрәнә, һәй. алма агачыннан ерак төшми инде ул. Шулай да бу ераграк киткән шикелле. Фәннен эченә кереп бара. Тик бу табиблар эше түгелме соң7 Нигә кирәк булды икән ул ана7 Чү! Тукта, тукта! "Борынгы ислам
мәдәнияте”, дигән бит бу. Янә “Голүм тыйббия, ягъни медицина гыйлемнәре”, дигән ләбаса. Шуннан “Ислам табиблары”, “Ислам дөньясында маристаннар, ягъни шифаханәләр” дигән баблар бар. Янә дә: “Гыйльме кимия, ягъни химия фәне”, “Табигать фәннәре”, "Җәгърәфия, ягъни география фәне”, “Гомуми география китаплары...” — тагы да әллә ниләр. Үз һөнәрен жидегә генә чыгарган иде бит ул. Ә монда тагы да әллә ниндиләре бар. Ә монысы9 Тукта! Тукта! “Гарәпләрнең уку вә белүләре”, “Заман жаһилиятенең, ягъни наданлык, мәҗүсилек заманының ахыры”, “Гарәпләрдә исламият...” Бә-ә-й, Ходайнын рәхмәте! Әллә ниләр, әллә нәстәкәйләр бар бит монда! Борынгы гарәпләр дөньясына кереп киткән. Ислам динен шәрехләгән. Менә кемдә баш!
Язмаларны ипләп кенә җыештырып алды да аскы катка төште Хәсәнә абыстай. Әйдә, кырык эше кырык җирдә кырылып ятсын шунда. Алар белән көн-төн әвәрә булып, күзенне чекрәйтеп, колагынны шәмрәйтеп, аһ-уһ килеп йөрисен дә йөрисен. Ә бу кәгазьләрдә бөтенләй башка дөнья! Кызык дөнья!! Мавыктыргыч дөнья!!!
Менә монысы нинди язу икән тагы да? Нигә дүрткә бөкләде икән аны? Бәй! Хат ич бу.
“Шәһит дус! Мин әле ут эчендә ятам Газраил бугаздан алып маташа Төп йортта булгач, әллә ни бирешмим Чөнки әнкәй нык тәрбияли Аны борчымаска, чиремне әйтмәскә тырышкан идем. Ләкин булдыра алмадым. Әллә мин артык йомшакмы?Әллә әнкәйнең ләтыйф назы эретәме?Җитмәсә, әткәй мине уз янына чакыра Барырга иртәрәк бит әле. Үзең беләсең: язасы әйберләр күп. Әткәйнең дә, әнкәйнең дә сүзен тыңламый харап булдым Хәер, син дә “Үкенерсең, Галимҗан, нигә үзең турында азрак уйламыйсың ”, — дип әйтә идең бит. Оренбургта җиде ел Вәли мулланың кара базында яшәү, Миаста ачлы- туклы интегү, көненә ундүртәр сәгать этләнеп эшләү, анда да, Казанда да бөкре карчыкның сасы почмагында аунау, Киевтагы ялгыз камера, тагы да әллә нинди нәҗеслекләр үпкәне парә-парә телгәләп бетерде шикелле Шакирҗан абыйны озаттым. Тиздән Габделхәкимне дә алырлар кебек. Димәк, әнкәй берүзе кала Әгәр аякка басмасам, миңа әнкәйне ташлап китү һич килешмәячәк. Шушында калырмындыр Әмма хат язуның төп максаты саулыктан зарлану гына түгел. “Казакъ кызы"романы югалды инде Аны кире кайтарып булмаячак Шуның артыннан “Безнең көннәр "романым да харап булса, күпме көч бушка китә бит, дускай! Син инде шунысын булса да саклау чарасын күрсәң иде Үзеңә мәгълүм: Казанда дуслар күп, әмма иң ышанычлысы — син! Шуңа күрә сиңа язарга булдым Бигәйбә!
Хөрмәт вә ихтирам илә — Галимҗан ".
... И Аллам! И Ходаем! Артык мавыгып кителгән ләбаса! Икенде намазы якынлаша икән бит. Кулындагы дәфтәр-кәгазьләрне кәнәфидә калдырып, тәһарәт алырга йөгерде Хәсәнә абыстай.
Озак йоклады Галимҗан. Әнисе аны ястү намазыннан сон гына уятты.
— Тор инде, улым, итле аш, коймак пешердем, ашагач ятып йокларсың, — диде Хәсәнә абыстай.
Әлеге кәгазь-дәфтәрләрне алып менеп, өстәл өстенә куйган иде инде ул. Галимҗан торып утыргач, сүзне шуннан башлады:
— Бу язмаларыңны, укыдым, балакаем... Син һөнәреңне бая җидегә генә чыгарган идең. Алар бик күп икән ләбаса. Син күргән ул — төш түгел. Хакыйкать. Күкнең җиденче катына Ходай сине дөрес мендереп утырткан.
— Күкнең җиденче катында, ягъни пәйгамбәр Ибраһим-бабай янында мин нык утырмыйм шул әле, әнкәй! Наданлык көчле. Күп нәрсәләрне аңлап бетереп булмый.
— Сон, балакаем, бөтен гыйлемне колачлый алалмассын бит инде
— Колач таррак шул әле, әнкәй!
— И Аллам!.. Әйдә... ашарга..
— Хәзер...
Атлыйм дисә, башы әйләнеп китеп, караватына янадан ауды Галимҗан. Эчен тотып бөгәрләнде дә, буылып, ютәлләргә кереште. Шуннан янә торып, янә ятты. Тагын торып, алпан-тилпән атлап, аскы катка төште, һаман шулай буылып-буылып ютәлләгән хәлдә, эчке бүлмәгә кереп китте дә почмакта торган куесу чиләгенә иелде. Авызын җылытып, мөлдерәп кан килә башлады.
1915 елның гыйнвар урталары иде бу. Тышта салкын буран купты. Галимҗан, әнкәйнең күңеле булсын дип, аш ашарга, чәй эчәргә тырышты Ләкин тамакка берни бармый: һаман ютәлләде дә ютәлләде ул. Ичмасам Габделхәким дә өйдә юк бит. Нәгыймә апасына йомыш белән киткән иде. Әллә кунып каламы, югыйсә. Аны кендекәй Хәмдия абыстайны алып килергә җибәрер иде. Ул әллә нинди им-томнар белә ич. Бәләкәй чакта да үлемнән ул алып калды Галимҗанны. Хәсәнә абыстайның үз дару үләннәре дә шактый күп. Ләкин алар кан косуны баса торган түгелләр. Шулай да вакытлыча салкын тигәнне ала торган төрле төстәге мәтрүшкәләрне кайнатып эчереп карады. Әмма аларнын да файдасы тимәде шикелле. Бума ютәл тәмам йончытты Галимҗанны.
Хәсәнә абыстайнын үз хәле дә шәптән түгел иде. Шулай да улы яныннан китмәде ул.
— Әнкәй! Бар, ят инде, хәлем җиңеләйде хәзер, — ди Галимҗан. Ә үзе, шундый сүзләр әйтү белән, янә ютәлләргә тотына. Бизгәк тоткандагы кебек калтырана-калтырана ютәлли. Шуннан, торып, авызындагы канны төкерү өчен, аскы катка төшмәк була. Ләкин башы әйләнә. Хәсәнә абыстай төбенә көл салган бер керәч савыт китереп куярга мәҗбүр булды. Аңлады Галимҗан монын ни өчен икәнлеген. Теге вакытта, Йосыф мәхдүм белән баргач, шушы хәлне Хөрмәтулла өендә күргән иде ул. Хөрмәтулла абзыйсы ютәлли-ютәлли дә авызындагы канын янындагы савытка төкерә. Шушы искиткеч күңелсез хәл аның үз башына килер дип уйламаган да иде бит ул.
Ярты төн авышкач кына, бераз басылды Галимҗанның ютәле. Акрын гына күзләре йомылды. Имештер, ул әнисе белән Исәнбикән болынында җиләк җыеп йөри. Ә җиләк бик күп. Эрс-чыпчык башы зурлык. Тирә- якта чәчәкләр. Гөлләр. Янә арырак дулкынлы үлән диңгезе арасыннан тар гына елга ага. Ул Зәңгәр чишмәдән килгән су, имеш. Эссе көн. Кояш. Бөтен дөнья матурлык эчендә җәйри. Жиләк бик тиз җыелды Ике савыт “ә” дигәнче мөлдерәмә тулы булды. Инде кайтабыз дигәндә, кинәт давыл купты. Кара-кучкыл болыт белән капланды күк йөзе Мен тегермән ташы дырылдаган тавышлар чыгарып, ажгырып күк күкрәде дә, ялт та йолт килеп, яшен яшьнәргә тотынды. Әллә нинди бер котырган өермә күтәреп алып менде дә китте аны күккә. Әллә кайларда йөртә- йөртә, күкнең җиденче катына менгезеп, аннан кире алып төште дә пычрак җиргә дыңкьпты. Әй, тотынды яңгыр яварга. Чиләкләп коя. Җиргә береккән килеш ятты да ятты ул. Аннан эре боз яварга кереште. Йодрык зурлык. Башы тишелеп бетте. Борыны җимерелде. Бөтен тәне теткәләнеп бетте. Торып китәр иде — хәле юк. Шуннан ул имәнеч куркыныч тавыш белән кычкырырга тотынды: “Әнкә-ә-й!", “Әнкә-ә- й!”, “Әнкә-ә-й!”, “Әнкәй!"
Әһә, тавыш! Ана тавышы! “Әү, балам!”, “Бала-а-а-м!”, “Галим- җаны-ы-ы-ым!", “Галимжаным-ы-м!", "Галимжаны-ы-м!. Әллә нинди кара- кучкыл давыллар, бозлар, гарасатлар арасыннан килеп чыкты әнисе. Килеп
тә чыкты, аны нәни баланы күгәргәндәй күтәреп алып, китеп тә барды. Аналарда икән илаһи бөек көч!! Ләкин бара-бара арыды ул Тын алалмый башлады. Йөрәге кысыла. Үпкәсе кабара. “Әнкәй!”, "Әнкәй!", “Әнкәй!” “Житте инде, төшер, үзем атлыйм”, — ди Галимхан. Әмма ана ризалашмый: “Юк, юк, балам, кайгырма, аналар түзә ул, бала өчен алар бөтен михнәтне үз җилкәләренә алырга әзер”, — ди ул. Шулай бара торгач, алар бер яр буена килеп життеләр. Кинәт кенә яр ишелеп, алар упкынга йотылдылар! Упкыннан да алып чыкты ана. Упкын алдында таш кыя пәйда булды. Шул таш кыя түбәсенә дә күтәреп алып менде ана. Тик чыпчык башы зурлыгы кып-кызыл җиләкләре генә юк Алар инде каядыр чәчелгәннәр. Җиләкләр урынында боз тавы хасил булды. Боз тавы башына да альт менеп китте ана. Тик очлы боз тавы башында ананың аягы таеп китте. Инде түбәнгә тәгәри дигәндә, ниндидер көчкуәт кереп Галимҗанга, әнисен тотып кала алды ул. Үзе һаман кычкырды да кычкырды: “Әнк-ә-й!”, “Әнкә-ә-й!”, “Әнкә-ә-й’”.
Хәсәнә абыстай эшен бетергәч, башын мендәргә терәп, аз гына черем men алмакчы булган иде. Шулай да кире кайтты бу уеннан. Ныклап йоклап китсә, Галимҗанга хәвеф килер кебек тойды. Өске катка менеп килгәндә, улының саташу сүзләрен ишетеп, борчылуының бер дә юкка булмаганлыгын аңлады ул. Тик караватына барып җиткәндә, башы әйләнеп, үзе дә егылып китте. Галимҗанның “Әнкәй!!, “Әнкәй1 , Әнкәй!” дигән сүзләре телгәләде ана йөрәген. Ә торырга хәле юк. Ни булды? Ходаем! Ул Алладан ялварып сорарга кереште: "И! Бер Аллам! Балам хакына!” “И! бер Аллам! Балам хакына!” “И! Бер Аллам' Балам хакына!” “Көч-куәт бир!”, “Көч-куәт бир!”, “Көч-куәт бит!", "И' Бер Аллам!, “И! Бер Аллам!”
Бераздан һушына килде Хәсәнә абыстай. Ипләп кенә торып, улынын башын тотып караса, Галимҗан һаман шулай ут кебек яна иде әле. Ул инде уянган булып чыкты. Әнисенең кулларын нык кысып:
— Әнкәй! Әнкәй! Үлемнән коткардың мине! — диде.
— Нинди үлем?
— Төштә күрдем. Рәхмәт, әнкәй! Рәхмәт сиңа! Хәсәнә абыстайның йөрәген шом вә курку басты. IV
IV
Галимҗанның хәлен белергә халык килеп торды. Кендек әбисе Хәмдия абыстай:
— И генәм лә, ин җараткан, иң җакын күргән улымны түшәктә жаткыраммы суң, хәзер аякка бастырам мин аны, Алла боерса, күз белән каш арасында, мына сизмәйенчә дә калырсыгыз. — дип сөйләнә-сөйләнә килеп керде дә, кулындагы төргәген чишеп, әллә нинди үләннәр чыгарды. Галимҗан янына күтәрелмәкче булган иде ул, ләкин Хәсәнә абыстай аның юлын бүлде:
— Әле ул йоклый, Актүти, син алып килгән үләннәренен шифасын беләм мин, кайнатып, суын эчерермен ана; олы башыңны кече men йөрүеңә күшин күп рәхмәт инде. Ходай озын гомер бирсен үзеңә!
Актүти Хәсәнә абыстайның үз хәле мөшкел икәнтекне дә сизми калмады.
— И генәм лә, бигрәкләр дә бетерештең лә инде, артык кайгырмасан икән, җаңыкаем!..
— Йокламаганга шулай ул, Актүти; анысы үтәр лә ул, тик менә Галимҗаным гына... Бик яшь бит әле, утызга да җитмәгән
— Ьәй, һәй, шул белеме, шул чибәрлеге белән суң, мына дигән җиләктәй бер кыз алып, дөнья көтеп кенә җатасы да бит
— Без шулай уйлыйбыз ла ул, Актүти, аларнын бит тәртәсе үз якларына каерылган...
Өч тәүлек йокламады диярлек Хәсәнә абыстай. Галимжаннын хәле исә һаман авырая барды. Ә күңелдә әллә нинди шомлы уйлар кайнаша. Авыру потлап килә, мыскаллап китә, диләр лә ул. Мыскаллап китсә дә. бик шөкер анысы. Кышкы салкыннар, язгы пычраклар үтеп, жәйге матур көннәрдә аякка ныклап басса, мең-мең шат булыр иде. Үпкә чире сәкегә сузып салдымы, ул инде кабат баш калкытырга ирек бирми Беркетә шунда. Киптерә кешене. Бик күпләрне харап итеп тора бит бу чир Бик күпләрне. И Ходаем! Үзен сакла инде! Үзен сакла!
Сыкрану, яну-көю, өзгәләнүнең берни бирмәгәнлеген аңлый Хәсәнә абыстай. Кайгыдан каймак чыкмаганлыкны да белә. Ә нишләргә хәзер? Уфа шифаханәсенә җибәрергәме9 Кем белән? Габделхәкимнең алып барырлык чамасы юк. Урыс телен белми. Анда бит сөйләшергә, аңлатырга да кирәк әле. Әгәр кабул итмәсәләр, алып кайтып китәргә туры киләчәк. Юл газабы кайчак сәламәт кеше өчен дә гүр газабына әверелә Бик суык бит Каты бураннарда адашып үлүчеләр дә була. Мондыйны Ходай күрсәтмәсен берүк! Андый эш була калса, болай да көрчеккә терәлгән җаны аны тиз ташлап китәчәк.
Галимжаннын хәлен белергә мөгаллим Сәетгали Сәлимов килеп керде. Хәсәнә абыстай, түкми-чәчми, аңа барын да ачыктан-ачык сөйләп биргәч:
— Уфа шифаханәсенә озатырга кирәк, — диде мөгаллим.
— Бик салкын бит. Габделхәкимгә ышанып чыгарып җибәрү дә әллә ничек бит әле, Сәетгали улым, йә Шакиржан, йә атасы булса бер хәл ие...
— Үзем алып китәм!
— Болай килешерме сон?
— Галимжан зур кеше хәзер, Хәсәнә абыстай, андый талантлар сирәк була, аны саклап калу безнең бурычыбыз.
— И балакаем! һәр намаздан соң бәхет теләп дога кылырмын үзеңә!
Мөгаллим коры тотты. Габделхәкимгә ат җигәргә кушып, бик тиз әйләнеп киләчәген әйтеп, чыгып китте.
Озак тормады ул. Кире борылып килде дә, киендереп, Галимҗанны беренче катка алып төшәргә, аннан тышка алып чыгарга ярдәм итте Артсыз чанага Габделхәким шактый күп печән түшәгән иде. Галимҗанны әтисеннән калган толыпка урап салдылар чанага. Габделхәким капканы ачкач.
— Күрәм: бик нык борчыласыз, Хәсәнә абыстай! Кайгырмагыз, Галимжаннын язмышы ышанычлы кулда, аның өчен көрәшәчәкмен, тыныч булыгыз, — диде дә, чанага менеп утырып, дилбегәне кулына алды: — һәй, малкай, әйдә, хәерле юлга!..
V
Галимжан шифаханәдә март башына чаклы ятты.
Хәсәнә абыстай үтә авыр кичерде бу чорны Их, нигә шулай ул: Ходай Тәгалә кошларга канат биргән, ә менә кешедән жәлләгән. Канаты булса, очып кына барып кайтыр иде Галимҗаны янына. Шулай да улының хәлен белү әмәлен гел чамалап кына тора ул. Берәрсенең Уфага барасын белсә, мөгаллим Сәетгали биргән адресны әйтеп, Галимҗанны күреп кайтырга куша. Тик моны берәү дә эшли алмый. “Бер дә вакытым булмады шул. абыстай"; "Эзләдем-эзләдсм, һич таба алмадым", кебегрәк җавап бирәләр Шуннан абыстай мөгаллимне күрергә мәҗбүр була.
— Сәетгали балакаем! Алай-болай Уфага барасың юкмы9 — дип сорый.
Аңлый мөгаллим: абыстайның Галимҗан янына җибәрәсе килә. Тик турыдан-туры әйтергә кыймый гына.
Мөгаллим үкенеч белдереп җавап бирә:
— Уфа ерак җир түгел, абыстай, бер көнлек юл, ләкин ат юк бит минем.
Шуны гына көткән абыстай бик тиз ачылып китә:
— Сон, балакаем, Галимҗанны илтеп куйган шул туры бия ярый торгандыр бит?
— Минем өчен барыбер.
— Теге вакытта аны син генә коткардың үлемнән. Яхшылыгыңны мәнгс онытасым юк. Инде, балакаем, Галимҗанны сәламәтләндерү дә синең кулда.
Сәетгали белән аларнын якынлыгы элек тә нык иде. Гыйрфан мулла унтугызынчы йөз азакларында Солтанморатта яңача мәктәп ачу турында хыялланган иде бит. Үзе мөгаллим, остазбикәсе Хәсәнә мөгаллимә була, янәсе. Ләкин хыял агачы җимеш бирә алмады. Үзе, башы-аягы белән дигәндәй, җир эшенә чумды, Хәсәнә абыстай хужабикәләр җилкәсенә төшә торган мен төрле мәшәкатьне үз җилкәсенә алды. Ә гомер дигәнен, җитез туклардай, алга таба тиз җилә. Хәятнен гәүһәре дә, чүп-чары да бар. Тулпарга атланып җилдерсәң, гәүһәрен тотарга мөмкиндер Аның аяк астында калсаң, зурга өмет итеп булмый. Үз давылы, үз каршылыклары, үз яңалыгы белән килгән егерменче гасыр зиһенле, мәгълүматлы, аң даирәсе кин булган мөгаллимнәр таләп итә. Сәетгали Сәлимов шундыйларның берсе булса кирәк. Авыл халкы аны инсафлылыгы, тәртибе, балаларны яхшы укытуы өчен яратты. Ул хәтта зурларга да кулыннан килгән кадәр белем бирергә тырыша. Гыйрфан мулла үзе дә шулай иде бит Гәрчә мәктәп ачып укытмаса да, күпме авыл кешесен хәреф танырга, аны кәгазьгә төшерергә өйрәтте. Агьшдел бер атлам киңлектәге инештән зураеп киткән шикелле, адәм баласы бер аваз- хәрефне кәгазьгә төшерүдән барып чыга фән дәрьясына. Шундый ук белем башлангычын Хәсәнә абыстай йомык чәчәктән ачылырга ярсыган кызларга бирде. Шушы сыйфатлар якынайтты бу гаиләнең Сәлимов мөгаллим белән булган мөнәсәбәтен. Ул еш килә торган булып китте бу гаиләгә. Килгән саен, телиләрме алар моны, юкмы, сүз гел генә уку- укыту мәсьәләләре турында бара. Сәлимов шактый белемле, зыялы булса да, үзен һәрвакыт гади тота.
Ике мәртәбә барып кайтты мөгаллим Уфага. Берсендә Хәсәнә абыстай соңгы казын биреп җибәрде хәтта. Аны алмаска, кем әйтмешли, теше-тырнагы белән каршы торды мөгаллим:
— Соң, абыстай, әллә белмисеңме бу казнын хәзер күпме торганлыгын, калада халык бер сынык икмәккә тилмереп яши ләбаса, — диде ул.
Абыстай чарага куймады:
— Беләм, балакаем, беләм, барын да аңлап торам, Галимҗаным өчен җаным да жәл түгел, аны дәвалаган духтырга бирерсең. Тик әйт, нык карасын, савыктырмый калмасын. Кирәк икән, соңгы сыерымны да кызганмам...
Галимҗанны март башында барып алып кайта мөгаллим. Ал арның дуслык җебе яңадан нык төйнәлеп китте. Элеккечә, ягъни Гыйрфан карт бар чагыштагыча, Сәетгали, һәр буш вакыттан файдаланып, аларга килеп чыгарга тырышты. Уку-укыту, мөгаллимлек итү мәсьәләсендә, әлбәттә, Галимҗан әтисеннән күп өстен тора. Ул Сәетгали мөгаллимгә нугай һәм казакъ балаларын, Киевта татар улларын, кызларын ничек укытуы, нинди авырлыклар кичерүе, бу эшкә мөкиббән бирелеп килүе турында сөйли.
Сәетгали мөгаллим колак салып тыңлый. Аның игътибарлы булуы, үз эшенә җитди каравы, мәгърифәт нуры белән кешеләр күңелен яктырту нияте белән яшәве, гадилеге, кешелеклелеге нык ошый Галимҗанга Чибәрлекне Ходай берникадәр кызганган аннан. Бәләкәй бакыр йөзен тукмак танавы ямсезләп тора кебек. Кыска буй да ирлек гаярьлеген бернитиклем киметә шикелле. Әмма фикерне мәсьәләнең мөгезенә карап йөртергә кирәктер. “Кыска буйлынын акылы озын булыр”, — ди халык.
Акылы бар моның. Төпле фикер йөртә белә. Мәгәр эчке дөньясы матур мөгаллиммен. Рухы нык. Кешелеклелек сыйфатларын югары тота белә. Алаптай авызын колагынача ерып, көлеп жибәрсә. бөтен кайгыларын таралып киткәндәй була. Аныңча ихлас, чын йөрәктән, матур итеп теләсә кем көлә белмидер әле ул. Уфа шифаханәсенә илтеп куйды. Кайтырга кирәк булганда килеп алды. Шул арада ике мәртәбә хәлен белер өчен генә махсус килеп китте бит әле ул. Солтанмораттан Уфага бер килеп әйләнүгә ике көн кирәк. Димәк, сигез тәүлек вакытын әрәм иткән анын өчен Моны теләсә кем эшли алмый. Ана олы йөрәкле була белергә кирәк.
Галимжаннын бүгенге язмышын хәл иткәндә дә мөгаллимлекнең чын йөзен күрсәтә белде ул. Шифаханәдән кайтып бераз торгач, Габделхәкимне дә алдылар сугышка Галимжаннын ике аягы туган авылында булса да, һаман әле бер күзе Казанга, икенчесе Уфага карап тора. “Казакъ кызы” романы югалды инде. Киев каласы жандармериясе кәгазьләре астында исраф булып ятадыр ул хәзер. Утта яндырып, көлен күккә очырмаган булсалар. Ә менә Казандагы “Гасыр” басмаханәсендәге “ Безнең көннәр” романы ни хәлдә икән? Хат язып салу да, барып кайту да әллә ни файда бирмәячәк. Әсәрне язу бер авырлык булса, аны бастырып чыгару тагын да кыенрак. Шуңа күрә Казанның үзенә барып яшәү хәерлерәк булыр. Бу фараз итүләр дә нәтижәле түгел. Чөнки дөньяны хәзер карт әнисе берүзе көтә...
Китү-китмәү фикере уртасына Сәетгали мөгаллим килеп керде. Ул болай диде:
— Галимжан абый! Дөньялар бик авырайды Сугыш пыран-заран китерде барысын да. Хәсәнә абыстай бик йөнчу. Ул аны кешеләргә дә, сиңа да сиздермәскә генә тырыша. Бу инде аның сабырлыгына бәйләнгән. Син хәзер бөек кеше. Акыл өйрәтеп маташу бер ахмаклык кынадыр Ә шулай да бер олыныкын, бер кеченекен тынларга кушалар бит
— Тыңладык. Калырга өндисен.
— Әйе. Үзең дә бик хәлсез бит әле. Көчкә тын аласың. Ютәллисең Бу жәйне авылда үткәрү файдалы булыр сиңа. Соңыннан үзен үк миңа рәхмәт әйтерсең.
Галимжан аның кулын кысты!
— Ж.ИНДСҢ, мөгаллим! Рәхмәтне хәзер үк әйтәм сиңа! Кылган игелекләрең, акыллы киңәшең өчен рәхмәт
VI
Язгы чәчүгә чаклы аякка ныклап басты Галимжан. Әнисенең әле оны да, ите дә, бәрәңгесе дә бар иде Галимжанны нык тәрбияләде ул Яшь баладай күреп тәрбияләде. Авылның саф һавасы, кыр эше. су коену, балык тоту, урманнарда, болыннарда йөрү, кыскасы, табигать-бабайнын һәр ягымлы карашы аның йөрәгенә шифа булып ятты. Әнисе дә берникадәр жинел сулыш ала башлады
Көзен Галимжаннын бер күзе янә Уфага, икенчесе Казанга карый башлады. Казанга барырга, шунда яшәргә кирәк, билгеле. “Безнең көннәр” романын ничек тә чыгару ягын карау котылгысыз. Шулай да әнисен ташлап китүне килештермәде ул. Уфа ерак ара түгел Кайгыр да килер
Менә октябрь башлады. Яшел киемен сала табигать Хәзер ул чуар бишмәт кия Яшеллек күңелгә яшьлек дәрте бирә иде. Чуары сине әллә нинди моңсу тойгыларга сала.
У(|»га килгәч, Галимжан, гадәттәгечә, фатир өчен чибәр йорт эзләмәде Шулай да Казандагы " йомран оясы ’ннан яхшырткны тапты ул.
Галимжан Ибраһимовны теге вакытта үзе укыган “Галия” мәдрәсәсенә мөгаллимлеккә чакырдылар Зыяэддин әл-Камали әфәнде ишеткән дә анын килүен, ике шәкертен җибәргән
Ләкин алар бик күңелсез вакытта очрашты. Галимҗан анын бүлмәсенә килеп кергәндә, Зыя Камали җәнаблары бер шәкертне шелтәле сүзләр белән “сыйлый” иде. Зыя әфәнде өстәл артындагы утыргычта утыра. Шәкерт исә аның алдында басып тора. Ул килеп керү белән, урыныннан кузгалып, аңа таба атламакчы булган иде Зыя Камали, ләкин күз карашлары, куллары белән ым кагып, көтеп торачагын аңлатты Галимҗан шәкерт кешене кимсетергә ярамый, янәсе. Аңлады Зыя Камали Галимҗанның “ым”ын. Хәзер инде ул шәкерткә соңгы сүзен әйтергә ашыкты:
— Олы яшьтә булуыңа карамастан, гәрчә белем дәрәҗәң бик сай икәнлек безне борчыса да, укуга зур теләгең барлыкны искә алып, бик икеләнеп кабул иткән идек үзеңне мәдрәсәгә, әмма ләкин ашаган табагына төкерә торган кеше булып чыктың Инде мәдрәсә хакимиятенең карары бер генә, бүген “Галия”дә соңгы көнең...
Зыя Камали, элеккечә, һаман йомшак, ашыкмый, нәзакәт белән сөйләшә икән. Бер шәкертне мәдрәсәдән куа. Димәк, ул низам яки тәртип кагыйдәләрен бозган. Шулай да, Оренбурдагы кадим мәдрәсә башлыгы Вәли мулла кебек, ертылыр чиккә җитеп акырынмый-бакырын- мый, китәсе кешенең күнелен китеп җибәрмим дигәндәй, бик сак кылана, сүзләрен чамалап әйтә. Ә инде шәкерт мәдрәсә белән хушлашуны бик авыр кичерә, күрәсең, һаман чыгып китми. Остазы алдында каккан казыктай селкенмичә басып тик тора. Бераздан ул сүз сорады:
— Мөхтәрәм Зыя әл-Камали җәнаблары! Бер сөаль бирергә мөм- кинме?
— Тик ул соңгысы булсын.
— Җарай. Суңгысы. Сез мине мәдрәсәдән шул иблис тукымы Бәкерйән әләкләгәнне чынга алып куасыгызмы?
— Мондый сорау бирергә хакың юк.
— Бар, Зыя әфәнде! Ике җаклы пычак мине генә төгел, кирәк икән, атасын, анасын, сезне дә сатарга мужыт. Паразит!.. Ух, мин аны! Иманы бугазына сөяк булып кадалгыры...
Анын әдәби телдә сөйләшмәве, авазларны дөрес әйтмәве, җитмәсә, урыс телендә сүгенүе Галимҗаннын исен китәрде. Моның өчен Зыя әфәнде дә бик нык уңайсызланды:
— Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел дигәнне ишеткәнен бардыр, Сәрвәретдин, син бит әле минем күз алдымда әллә нинди биздергеч сүзләр әйтәсең, сүгенәсең, мәдрәсә ямен җибәрү була бит бу...
— Сез ул Султанмурат хәшәрәте Бәкерйән дигән мәкерле җөрәкнен кем икәнлеген белмисез шул... Сволочь ул... Козел... Ух!.. Иманы тутыккан нәмәкәй...
“Солтанморат” сүзен ишеткәч, Галимҗан аптырап калды. Монда бит Мөбахис мәзин малае Бәкержан турында бара гәп. Куылырга тиешле шәкертнең дә тавышыннан кем икәнлеген чамалап алды ул. Бу — Миаснын җиз эретү заводында бергә эшләгән “Зобани” кушаматы белән йөртелгән Сәрвәретдин лабаса! Нишләп килеп эләккән ул монда? һаман элеккечә сүгенә икән әле үзе. Зыя Камали:
— Бушатыгыз бүлмәне, күрмисенмени кунакны, кеше алдында лөгатькә килмәгән сүзләр әйтәсең, — дигәч, Сәрвәретдин Галимҗанга таба борылды, һәм:
— Галимҗан... Ибраһимов... дип, үз туганына ташлангандай, аны кочаклап ук алды.
Бу күренешкә ни дип бәһа бирергә дә белмәгән Зыя Камали.
— Сез туганнар түгелдер бит? — дип сорарга мәҗбүр булды.
— Шулайрак, — диде дә Галимҗан, сүзне икенчегә борды:
— Сәрвәретдин хәзергә чыгып торсын, Зыя әфәнде, әмма аны куарга ашыкмаска кирәк.
Икесе генә калгач, ниһаять, алар кочаклашып күрештеләр. Шулай да кочакларда бер-берсенә булган тойгы кайнарлыгы әллә ни нык сизелмәде. Анын нигә шулай икәнлеген аңлау да кыен. Теге вакытта
Галимҗан мәдрәсәдән куылганда Зыя әфәнденең йомшаклык күрсәтү галәмәте сәбәбеме бу? Әллә әле генә менә Галимҗанның ‘Аны куарга ашыкмаска кирәк”, — дип әйтү кәсафәтеме9 Болай дияргә анын ни хакы бар9 Әле бит анын, кем әйтмешли, башы — тышта, аягы эчтә чагы гына. Ә инде үзен хуҗа дәрәҗәсенә куярга маташа түгелме сон9
Акыллы кешенен кочагын мондый вак-төяк имеш-мимеш уйлар гына суыта алмый, әлбәттә Алар икесе дә сүзгә саран кеше. Шулай да. очрашкач, бер-беренә илтифатлы булу мотлак. Илтифатлылык әүвәл күз карашлары белән алышынды. Зыя әфәнденең йөзендә әллә ни үзгәреш юк кебек. Шул ук бөтерелгән очлары өскә таба күтәрелеп торган карлыгач канатыдай кара мыек. Сабыр йөз. Сөйкемле караш. Әмма тормыш ул сабырлыкка берникадәр кырыслык чаткылары да сипкән төсле. Сөйкемле карашларда хәзер нык җитдилек сизелә. Аларга олыгаю шәүләсе дә сенә башлаган Ә инде уптым-илаһи алганда, анын кабилиятле шәхес икәнлеген бөтен кыяфәте күрсәтеп тора
Зыя әл-Камали галиҗәнаблары да Галимҗанда шактый үзгәреш барлыкны анлады. Теге вакытта, 1908 елда мәдрәсдән киткәндә, егет- жилән чагы икәнлек бөтен гәүдәсендә, йөзендә, елмаюында сизелеп тора иде... Аннан сон жиде ел үтеп киткән икән шул инде Күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан.
— Без болай итик, Галимҗан әфәнде, чәйләп алыйк, сез дә сусагансыздыр, мин хәзер әйләнеп килермен, — диде дә Зыя Камали, җәһәт кенә чыгып китте.
Зыя әл-Камали галиҗәнабларынын чыгып китүе булды, Сәрвәретдин кире атылып килеп керде Сизә Галимҗан: анын сөйләр сүзе күп. Ләкин ашыга — аңлашыла: ул Зыя әфәнденең күзенә яңадан күренергә курка. Чөнки ана хәзер монда керергә ярамый
— Менә нәрсә, Сәрвәретдин дус, күреп торам, сөйләшәсең килә Әйдә моны, булмаса, башка вакытка калдырмыйк, — диде Галимҗан
Сәрвәретдин җанланып китте:
— И-и-х, Галимҗан агай, әллә әүлияме син9 Сөйләшәсе килү генә дисен Эчем тулы ут минем. Менә. . чукынып китим “Ор, ор да койрыгын бур”, ди турганыйы атай карт Мин ул авылдашын мәкерле йән Бәкерйәннен койрыгын бурыл ишәк итеп бакыртам әле!
— Тукта әле, Сәрвәретдин, нигә болай кызасың әле?
— Мине алып кал, Галимҗан агай... әй лә, әфәнде әй лә гали... гали... җәнәп...
— Мин сине алып кадалмыйм, Сәрвәретдин. Беренчедән, сүзләрне әдәби телдәгечә әйтергә дә өйрәнмәгәнсең — "турганыйы” түгел, “торган иде”, “бурып" түгел, “борып . Әйт шулай дип
— “Бырып”, “тырганыйы”...
Галимҗан көлеп җибәрде:
— Телеңне чүкисе бар.
— Чүке. Игәүлә. Чарла. Тик алып кал мине...
— Мин сүгенгән кешене яратмыйм.
— Моннан соң алама сүз әйтсәм... Сабакы булыйм... богазыма пычак керсен... Галимҗан, әфәнде . Тик алып кына кал
— “Ачкорсак” “Зобанига” ярдәм итә алырмы9
Сәрвәретдин кычкырып көлеп жибәрде:
— Онытмагансың, әй! Миасны искә төшердең.
— Ярый, алып калырмын. Тик ике шарт белән: сүгенүеңне ташлыйсың, әдәби телдә сөйләшергә өйрәнәсең. Аллага тапшырдык'
— Аллага ышан, дилбегәңне үзең тот...
Тышта аяк тавышы ишетелде Сәрвәретдин, селәүсендәй жинел сикереп, ишекне ачып чыгып китте дә зымзыя юк булды.
Бүлмәгә Зыя Камали түгел, ашамлыклар тулы поднос күтәргән унбиш яшьләр чамалы бер чибәр кыз килеп керде. Кулындагысын өстәлгә куйгач, Галимханга өздереп бер карап алды да. нәзакәтле генә елмаеп, чыгыл та китте. Бусы янә бер яналык. Татар кызлары йөз яшерми башлаган. Елмаеп карау гына түгел, күзен берникадәр уйнатты да шикелле әле. Анда бер гөнаһ та юк, әлбәттә. Күзләре зәңгәр иде бугай. Ул зәңгәрлектә наз, мон, хис... — тагы да әллә ниләр сирпелгәне сизелде. Аның ак йөзендә йөрәк төпкеленнән үк бәреп чыккан гыйффәтлелек гәүһәреннән башка бернәрсә дә юк кебек Ак калфагы нинди килешә үзенә! Зәңгәрсу күлмәк өстеннән бәйләгән ак алъяпкыч! Ә йөреше9! Аккошмыни! Биле тагын! Өзелеп китәргә торгандай. Буй — уртача. Озын да, кыска да түгел. Гәүдәсен ул уйнатмый. Шулай да сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә дулкынландырып ала. Бусы әллә табигый халәте, әллә янә дә матуррак күренергә тырышу галәмәте9 Анысы инде анын үзенә, дәхи дә бер Ходайга гына мәгълүм. Әмма ул сылу гәүдәдә барыбер мөселман кызларына хас иплелек, әдәплелек, илтифатлылык сыйфаты күзгә бәрелеп тора әле.
Бераздан кыз янә әйләнеп керде. Бу юлы анын кулында бик матур ак чәйнек иде. Аны өстәлдә калдырып, чигүле чүәк кигән нәфис аяклары белән һаман шулай аккоштай йомшак кына басып, ипле генә адымнар белән чыгып китте. Галимҗан анын тагын бер мәртәбә көйдереп каравын теләгән иде. Ләкин кыз, бу юлы нигәдер зәңгәр күзләренең нурын ана бүләк итмәде.
— Озак көттердемме? Эш, эш, эш.. — дип, килеп керде Зыя әфәнде. Галимҗан шаярыбрак сөйләшергә тырышты:
— Зарар юк, Зыя әфәнде! Мин әле монда сез юкта рухымны туйдырдым Матурлык белән очраштым. Минем чибәр кызлар яратканны белдегезме9 Шуңа күрә күрсәттегезме бу асыл затны9
Зыя әфәнде елмаеп куйды: м
— Анын акылы да матур!.. Йә, утырышыйк әле... Әйдә Менә кайнар вак бәлеш... Суынганчы рәхим итегез Чәкчәк... Бу әле бодай гына.. Кичен безгә ашка барырбыз, Алла боерса!
VII
Чәй эчкәндә сүз күбрәк Галимҗан Ибраһимовнын 1908 елда “Галия” мәдрәсәсеннән киткәннән сон булган “маҗаралары” турында барды.
“Галия”дә хәзер тел, әдәбият, тарих, җәгърәфия. мантыйк, хисап, һәндәсә, фәлсәфә, сарыф, нәхү, лөгат, ысулы тәгьлим, рәсем һәм җыр сәнгате кебек фәннәр укытыла Ул инде хәзер милли институт дәрәҗәсенә күтәрелеп килә. Тик “Мәдрәсәи галия линия” дип йөртү мәгъкуль күрелә. Чөнки мәдрәсә шәһәрнең дин әһелләре, байлар иганәсенә төзелде. Бу иганәлек әле һаман дәвам итә. Иганәчеләр һаман әле шәкертләрнең аң даирәсен дин тәгълиматлары белән генә “агартмакчы”. Алар инсанияткә ак нур бирүче, дөньяны җаһиллектән коткарырга тиешле, матур хәят төзүгә ярдәм итүче фәннәрне укытуга, кем әйтмешли, теш-тырнаклары белән каршы. Байның колы булганчы, этнен улы бул, дисәләр дә, вакытлыча шәһәрнең черегән байларына кол булырга да туры килә шул. Шунсыз мәдрәсәне тотып булмый. Тик
мөгаллимнәр дә, ысулы Тәгълимнәр дә житешми. Шул җәһәттән Галимҗанның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”, “Мәктәптә әдәбият”, “Яңа әдәбият”, “Татар сарыфы”. “Татар нәхүе" кебек хезмәтләре шәкертләр кулыннан төшми диярлек. 1911 елда иҗат ителгән “Татар сарыфы”, “Татар нәхүе” кебек грамматика китаплары исә ел саен диярлек кат-кат басылып тора. Әмма аларны ныклап укыта белүче генә юк. Әгәр Галимҗан үз кулы, үз акылы, үз белеме белән язган китаплары буенча дәрес үткәрсә, бәһаләп бетергесез хәл булачак бит бу.
Бизмәнгә салып карасаң, Галимҗан өчен күңелсез яклар күбрәк икән шул. “Казакъ кызы” романын Киевтан аңа җибәрмәделәр. Махсус барып сораса да бирмәделәр Аннан Казанда чыга торган “Аң” журналының сәркәтибе булып эшли башлый. Шулай да бу хезмәткә күңелен нык беркетә алмый ул. Беренчедән, әдәбият-сәнгатъне яктырту белән генә чикләнмәскә, “Ан”ны тамырыннан үзгәртеп, сәяси, фәлсәфи, иҗтимагый хәлләр турында да язу мәсьәләсен көн тәртибенә куя. Ләкин патша хөкүмәте андый нәрсәләргә рөхсәт бирәме сон “Мин Казанда шул мәгълүм мохитта тора алмыйм. Казан үзенең Печән базары, Болагы, Балык базары белән, аннан бигрәк тә эшсез, имансыз, фасикъ яшьләре, баштанаяк мәгънәсез интригалар эчендә чорналып беткән “Хадиме милләт”ләре белән мине гаҗәп туйдырды Теге елны, гаҗиз булгач, Киевка киткән идем. Бер ел үтте, Казанның биргән начар тәэсире йөрәктән чыкты — Гәрәйнен* яна чакыруын кабул итә бирдем. Ләкин Казан һаман шул Казан, яше, хадимнәр һаман шул иде "Ан"ны ташлауны мин кызгандым, ләкин Казанда торуның имкяны калмагач, һәр кеше чишә алмас хисне өздем дә — вәссәлам", — дип язган иде бер хатында Галимҗан Ибраһимов Хөсни Кәримгә.
Икенчедән, Галимҗан тулысы белән иҗат дәрьясына чумарга була. Шул ният белән ул Сухумига “Безнең көннәр" романын язарга китә. Ләкин әлеге Киев вакыйгасыннан сон аны жандармерия һәрвакыт күзәтеп тора. Бу хакта туган авылы Солтанморатка да хәбәр ителә. Сухумида чакта да Киев губерна жандарм идарәсе начальнигы Казанга болай дип яза: “Сезгә билгеле булган Галимҗан Гыйрфанович Ибраһимов, күзәтү буенча “Интеллигентный" кушаматлы, мартның 11 ендә Киевтан Одессага күзәтүсез китте. Аның өстеннән тышкы күзәтү оештыру өчен шул ук числода бу хакта Одесса шәһәре жандарм идарәсе начальнигына хәбәр ителде”**
“Безнең көннәр” романы дүрт ай эчендә языла Көн-төн эшли әдип. Шулай да ул арымый Матур табигать, яшеллеккә күмелгән биек-биек мәһабәт таулар, диңгез һавасы аның күңеленә хуш килә Казанга кайту белән ул “Безнең көннәр"не “Гасыр” нәшриятына тапшыра Роман шундук басыла да башлый. Ләкин 1905 елгы революция давылларын чагылдырган әсәр озак та үтми тыела.
Галимҗан шулар хакында хәбәр кылгач, Зыя әфәнде Камали, бик үкенечле йөз күрсәтеп:
— Димәк, “Казакъ кызы" да, “Безнең көннәр" дә бәхетсезлеккә очрады0 — дип сорады,
Галимжан мондый сорауга Галиәсгар Камалга- “Бәхет бит ул зимагур акчасы белән бер — табыла да, бетә дә” кебегрәк сүзләр белән җавап биргәнлеген хәтерләде. Ә менә Зыя әфәндегә ничегрәк килештереп әйтергә кирәк* Шуны уйлап, сүз энәсен шаянлыкка борырга булды ул:
— Бәхет, Зыя әл-Камали галиҗәнаплары, менә бу безгә чәй •Гәрәй — “Ан" журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәнн
••Болар Мансур Хәсәновнын “Гллнмждн Ибраһимов исемле әсәреннән алынды (Казан, 1964. 85 бит).
в •
табыны әзерләгән кыз кебек бит ул: табыла да, югала да.
Зыя әфәнде елмаеп куйды:
— Сиңа кызлар жене кагылган. Утызга җитеп киләсең түгелме? Өйләнергә вакыттыр, шәт? Ә?!
Галимҗан һаман шаяртырга тырышты:
— Сез бу хосуста әмернамә язарсыз, бәлки, Зыя әфәнде?
Зыя Камали да шаярыбрак сөйләште:
— Мотлакан, язачакмын. Тик тәртибен ничек булыр бит?
— Тәртип тәртә кебегрәк бит ул, Зыя әфәнде, кая борсан, шунда бара.
— Син һаман шулай элеккечә усал сөйләшәсен.
— Килешеп эшли алмаудан шүрләмисездер бит9
— Мине тормыш күп куркытты инде, туганкай!
— Бу яктан икебез дә “бәхетле”.
— Иштә, авырлыкны жинә белү дә бәхет!
— Шан-шәрәфләр булсын, Зыя әфәнде! Мин сезнен ихтыярыгызда Тик...
— Нәрсә: “Тик?”
— Менә бу Сәрвәретдин “әфәнде”не кумаска кирәк.
— “Әфәнде” түгел ул, “әтрәк әләм”.
— Ул, барыннан да бигрәк, Кеше!
— Мөгалллим һәм язучының кеше язмышы өчен көрәшүен аңлыйм мин, ләкин...
— “Ләкин” — каршылык тудыручы ярдәмлек ул.
— Без читләшәбез шикелле.
Шуннан Галимҗан “Зобани” кушаматлы бу Сәрвәретдин белән Миас җиз өретү заводында бергә эшләве, башта үзеннән нык көлүе, хәтта мыскыл итүе, соңыннан дуслашып китүе, аларны укырга-язарга өйрәтүе турында кыскача гына сөйләп бирде дә аны бирегә нинди язмыш-лар китереп ташлау, мәдрәсәгә ничек кабул ителү сәбәбен сорашты.
Мәсьәлә болай тора икән. Сәрвәретдин мәдрәсәгә укырга дип килгән. Ләкин ул берәр эш сорый. Монысына каршы килми Зыя Камали. Аны хуҗалык эшләре җитәкчесе итеп куя. Нык эшли. Рыясыз. Көн-төн дип тормый. Бер үк вакытта уку белән дә шөгыльләнә. Белемгә булган ихлас теләген искә алып, аңа “ирекле тыңлаучы” сыйфатында укырга рөхсәт ителә. Аннан, бик тә инде үтенеп сорагач, чын шәкерт чапаны кидереп куялар үзенә. Ләкин кәҗәне кәүсәр күлендә юындырып тәхеткә мендереп куйсаң да, кәҗә булып калган кебек, аннан әдәпле шәкерт чыкмаган. Сүгенүе, сөйләшә белмәве генә җитмәгән, мәрүскәләр янында иснәнеп йөри, тарта, эчә башлаган.
Зыя Камалиньш туры сүзле, алдашмый торган зат, ихлас күнелле, уйлап сөйләүче булуын белә Галимҗан. Сәрвәретдин турында әйткәннәрнең һәммәсенә дә ышанды ул. Зимагурлар арасында канга сеңгән алама гадәтләрне кырып ташлау өчен үткер пычак кына түгел, көчле ихтыяр да кирәк шул. Бармы алар “Зобани"да? Бусын тәгаен генә әйтә алмый әле. “Теле пычракның күңеле пычрак”, — дигәнне ишеткәне бар Галимҗанның Андый пычрак юшкыны да кайнап утырган ’Зобани" күнеленә. Моны кырып ташлау өчен чәч ала торган үткер пычак кына җитмидер әле. Акыллы башларның кылычтан үткер теле кирәктер. Бөтен Русия наданлык-нын кара чапанына төренгән, һаман шулай: “Аш дигәндә — җан-фәрман, эш дигәндә — юк дәрман”, — дип яшәргә тиешбезме? Нигә бай балаларын гына укытырга9 Бөтен Русия халкына кирәк мәгърифәт. Егерменче гасыр лабаса. Мондый кап- карангы илдә башкача яшәү мөмкин түгел бит. Агарырга кирәк' Агарырга’! Агарырга!!! “Зобани” кебекләрдән куркырга ярамый Бөтен кеше дә коеп куйган коймак булалмый ич. Төерле коймак — камырны иренеп туглаудан ул. Шәкерт эчендәге кара төерне кем туглап бетерергә
тиеш? Мөдәррис, әлбәттә. Мөгаллим. Укытучы. Хәлфә. Укытучының бөтен мөмтазлыгы шунда лабаса. “Һайт” дигәндә “тайт” итеп торучы, тәрбияле вә сәләтле шәкертләр белән эш итү жинел ул. Ә менә “Зобани” кебекләрнең күңел кылына чиртә белу өчен икеләтә осталык, маһирлык, сабырлык кирәк
— Минем сүзләр йомыркамын тавыкны өйрәткәне кебек булмасын. Зыя әфәнде! Сәрвәретдин шәкертне кумасагыз иде, аны үз тәрбиямә алырга сүз бирәм, — диде Галимҗан
Бу сүзләрне йомшак кына әйтсә дә, Галимжаннын катылыгын белә Зыя Камали. Ничек кенә булмасын, Галимҗанны ул хөрмәт итә Дөресен генә әйткәндә, теге вакытта куылмады ул “Галия” мәдрәсәсеннән. Әгәр аны кусаң, күп шәкертләр ияреп китә иде анын артыннан Зыя Камали ана киләсе уку елында “ Галия”гә аяк басмаска тиешлек турында гына әйтте. Аңлады Галимҗан мәсьәләне, һич тә ачу-кочу белдермичә китте. Ә менә хәзер нишләргә9 Галимҗан, билгеле, тагы да әллә нинди мөгезләр чыгара башлаячак. Түз генә.
— Ярый, тап алайса ул “дустыңның” кара төерендәге гәүһәрне
Монын өчен Галимҗан Зыя әфәндегә рәхмәт әйтте. Әмма бер кисәтү ясарга да онытмады:
— Мин бит, Зыя әфәнде, һаман әле жандармерия күзәтүендә яшим. Берәр вакыт тагын да авырлык китермәмме сезгә9
Зыя Камали бу юлы коры гына әйтте:
— Мин тормыштан жинеллек эзләмим, Галимҗан әфәнде! Алла ярдәм итсен! Иртәгә үк эшкә!..
Шуның белән ал арның сүзләре өзелде.
Икенче көнне үк эшкә чумды Галимҗан. Мөгаллимлек ана ошый. Моның өчен иң әүвәл шәһадәтнамә алып, аннан сон дарелфөнүн тәмамлау иде бит теләге. Бу максатлар хәзер кояшка йотылган томан кебек кенә булып калды. Киев университетында ул профессорлар алдында фән буенча ничегрәк “сайрарга” кирәклекне өйрәнгән иде инде “Галия" югары уку йортларыннан һич тә ким түгел. Барлык фәннәр диярлек укытыла. Монда инде, туганкай, син лекцияне профессор дәрәҗәсендә укырга тиешсең Зур шатлык шул: тел-әдәбият буенча язган хезмәтләренең ни дәрәҗәдә үтемле икәнлеген ул үзе сынап караячак.
Менә тагын бер каршылык. “Зобани”, түшен алагаем киереп, мактанып йөри икән. Чирттеме ул Зыя Камали борынына, янәсе Төкердеме әрем телле әләкче Бәкержаннар йөзенә! Галимжан Ибраһимов ише бөек кеше бар хәзер аны яклаучы.
Бу “аяклы” хәбәр Зыя Камалига барып ишетелә. Зыя әфәнде аны Галимҗанга җиткерә. Галимжан "Зобани”нын авызын йозакларга сүз бирә. Чакырып ала да бер кешесез бүлмәгә, суга җибәрә, суга жибәрә. Бу кадәресен эшләрмен дигән уй аның башында бөтенләй юк иде Яхшылыкка яманлык чәчү нәфрәте шулай ярсытты аны Сугуның сәбәбен әйткәч, “Зобани”нын үзеннән дә “сдача” көткән иде ул. Ләкин тегесе кул күтәрергә җөрьәт итмәде
— Ярай, куыгыз алайса, байгышның оясын ходай кора, ди. табылыр әле берәр оя, — диде ул боек кына.
Галимжан эндәшмәгәч, янә шуны әйтте:
— Атай мәрхүм әйтер иде “Аягы пычрак — өй пычратыр, теле пычрак — кеше пычратыр", — диер иде. — Китәм моннан Башым — кайда, сараем — шунда. Вәссәлам!
Галимҗанга ул кызганыч булып та тоелды Шулай да юатып маташмады:
— Бар! Кит! Башын эзләгән сарайны тап! — диде дә, тып-тып басып, китеп барды. “Зобани”нын да жене кузгалды:
— Китәм! Китәм! Мине “Зобани”, дисез. Ник күрмисез мәдрәсә эчендәге чын “зобаниларны?”
Аны жибәрәсе юпмм иде Галимҗанның. Кемдә юк китек-митек яклар7 Галимжаннын үзендә юкмы7 Үз шәкертенә кул күтәрче7 Бу гөнаһ түгелме7 Шулмы укытучы һөнәре? Монысы инде китек-митеклек кенә түгел. Нерв кылларының челпәрәмә килүе бу.
Кичен Галимжан “Зобани” янына барды Ул караватында бөгәрләнеп ята иде Башкалар уку залына киткән, күрәсен.
Галимҗан сүзне сораудан башлады.
— Әллә авырыйсынмы, Сәрвәретдин?
- Юк
— Эченне тотып үрсәләнәсең түгелме?
— Болай гына.
— Яшермә.
Шунын белән аларнын сүзләре өзелде. Аны Галимжан үзе ялгап җибәрде: — Мин бая кызып киттем, Сәрвәретдин Гафу ит.
— Үпкәм юк, Галимжан абый., әфәнде... әй. . мөгаллим... Шулай кирәк мин юньсезгә.
— Син китмә!.. Укырга теләген зур ич...
Бу сүзләрне ишеткәч, торып ук утырды Сәрвәретдин Арада бернинди дә кара күләгә булмагандай, алар янә сөйләшеп киттеләр. Галимжан күңелсез хәлләрне оныттырырга теләп, Миас жиз эретү заводында бергә эшләгәннәр турында сорашуга күчте. Ләкин Галимҗан өчен шатланырдай бер генә хәбәр дә булмады. Теге урыслар тарафыннан тукмалган Нәжип мантый алмаган, мәңгелек дөньяга купсән Моннан тыш янә әллә нинди фаҗигале хәлләр булган. Бер кышкы давыллы төндә әлеге иске барак җимерелеп, Нурислам абзыймын хәләл жефете Сабира жинги ике баласы белән бергә һәлак булган. Күпләрне хастаханәгә тирән яра белән озатканнар. Үзе дә бер авыр бүрәнә астында сытылып калган Сәрвәретдин. Шуннан бирле авырудан башы чыкмый икән..
VIII
“Галия” мәдрәсәсе төрки халыклар дөньясында мәгърифәт учагына әверелде. Бик күп милләт вәкилләре күңелен җылыта бу учак. Бер уйласаң, ифрат күңелле хәл. Шәехзадә Бабич анда 1913 елдан бирле инде “Парлак” дигән журнал чыгарып килә. Чиркәе шәкертләре исә “Ләгу”, казакълар “Садак” исемле журнал чыгаралар. Башка милләт шәкертләре дә алардан өлге-үрнәк ала башлады. Милли хис ул адәм баласының күңеленә, йөрәгенә, бөтен тән күзәнәкләренә кәрәзләнгән. Бу хис аны зурайта, олы итә, күккә күтәрә. Ә ул бик күп төрле хисләр уптым-илаһи бергә кушылса, ни нәрсә булыр икән7 Аралашып, бер- берсенә сеңешеп, нәкышләнеп китә алырлармы? Менә шушы өстән караганда ифрат гади, ә чынында исә гаҗәп катлаулы, четерекле мәсьәләне аңламау нәтиҗәсендә купты бервакыт давыл, һәр сандугач үз оясын мактап сайраган кебек, һәр шәкерт үз милләтен зурлап сөйли Бу үзенчәлек шәкертләрнең телендә генә түгел, кулъязма рәвешендә чыгарыла торган журналларында да чагыла башлады. Бер татар шәкерте казакъларның “Садак”ын ертып ыргыткан. Журналлар бер телдә генә чьи арылырга тиеш, янәсе Шуннан “Галия” шәкертләре умарта күче урынына кайнаша башлый. Эш якалашуга барып җитә. Ходай сакласын, аннан да яманрагы булырга мөмкин.
Зыя Камали ашыгыч рәвештә җыелыш җыярга мәжбүр була. Бу авыр мәсьәләне җиңеләйтеп аңлату кадәресен ул Галимжан Ибраһимовка тапшыра. Чөнки бу өлкәдә ул махсус шөгыльләнә. Әледән-әле мәкаләләр
бастырып тора. Милли мәсьәлә ул — зур сәясәт. Шуна күрә сәясәттә аксарга ярамый.
Бу хакта шәкертләрне гаепләп тә булмый. Чөнки милли телгә, милли мәсьәләгә егерменче гасыр башында сыйнфыйлык күләгәсе төшә башлады. Кискен бәхәс купты. Әллә күпме ялгыш карашлар һаман әле яшәп килә. Телнен сафлыгы, төзеклеге, матурлыгы өчен ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук көрәшкән Бичара татар теленен тамырына балта белән гел чабып торалар Әмма ул, бөтен дөнья авырлыгына үч итеп яшәгән үҗәт адәмдәй, башын һәрвакыт югары тотты. Бервакыт аны гарәп-фарсы сүзләре күмеп китә язды. Егерменче гасыр башында инде аларнын аңлашылмаганы, көрәш мәйданында жинелгән солдат кебек, читкә тибәрелә башлады Борынгы төрки телдән үк килгән сүзләр дә шулай. Хәзер инде телебезне урыс сүзләре дулкыны баса Бәгъзе берәүләр барлык урыс сүзләрен алып ташлау ягында. Бу да дөрес түгел. Чама кирәк Аннан сон телләрне берләштерергә кирәклек сәясәте калкып чыкты Ислам динен тотучылар бер милләт булып оешырга тиеш, янәсе. Кайбер шәкертләр шушы фикер чапаны итәгенә нык тотына. Монын дөрес түгеллеген Галимҗан күңелен бик ерак тарихка ташлап аңлатты Әйе, кардәш телләр бер чыганактан булган. Монын шулай икәнлеген ул тау сүзенә бәйләп аңлатты, татарча — тау, башкортча — тау, казакъча — тоу, үзбәкчә — то, кыргызча — тоо, уйгурча — та, чувашча — ту, якутча — тыа, төрекчә — тог, алтайча — тог. Димәк, бик борынгы тамырларда да фонетик төрлелекләр бар. Аннан төрки телләр (алар егермеләп) бер- берсеннән ераклаша-ераклаша бара. Кыпчак кабиләсеннән, әйтик, татар, башкорт, казакъ, кыргыз, каракалпак, кумык, нугай телләре үсеп чыга Ә инде төрек, әзербайҗан, төрекмән, кырым татарлары теле угыз төркемен тәшкил итә. Менә кушып кара инде аларны хәзер Ә бит кыпчак-болгарларга чаклы аланнар, сарматлар, хазарлар, шуннан, скифлар булган. Кайда алар9 Юк инде. Комга сеңгән су кебек юк булганнар. Телнен кануны бар. Ул аерым шәхесләр акылына бирелми. Әгәр бүген җир йөзендә өч меңнән артык тел бар икән, шуларны бер- берсенә һичкем куша алмый. Ә бит: “Татар теле — казакъ теле". “Казакъ теле — татар теле”, “Үзбәк теле — уйгур теле”, “Уйгур теле — үзбәк теле” дип тә язып чыктылар Шул егермеләп төрки телне берләштереп, алардан бер тел ясау һәм шуны мәктәптә укыту кирәклек турында Галимҗан чыгышы-нын фәннилеген берникадәр йомшарту, тагы да ныграк гадиләштерү, хәтта җинелчә генә көлдереп алу өчен “Тел ул беркемгә дә баш бирмәгән горур-чибәр кыз кебек , — дип куйды-
Ә инде тел төрлелеге укыту өчен шактый авырга туры килә. Хәтта бер милләт кешеләре телендә дә төрлелекләр күп. Хәсән Туфан, мәсәлән, “къ” авазын әйтә алмый. Аның гел йомшак “к килеп чыга Шәехзадә Бабич “ай”, “әй” дифтонгларына бик юмарт Сүз азагындагы “з” авазын да дөрес әйтми ул. Мишәр егете Шәйхелислам “хал”не "халь” дип әйтә. Чиркәе Хажиморат, Хәсән Туфанның киресе буларак, йомшак “г” авазын каты “гь” итеп әйтүчән. Себер татарлары арасыннан килгән Фатих Зәйни “з” урынына “с авазы куллана: сүзем — сүсем Казакъ Бәембәт Майлин телёндә “ч” урынына “ш” өстенлек ала очкын — ошкын. _ ,
Уртак грамматика булдыру да кыен, билгеле Һәр милләт шәкерте өчен аерым грамматик кагыйдәләр дә чыгарып булмый. Жөмлә төзү, сүзләр куллану, тел төзеклеге үзенчәлегендә гомумирәк хосусият белән дә эш итәргә туры килә Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, сәнгатьчә эшләнешен, зәвыклылык дәрәҗәсен, эстетик сыйфатын аңлау өчен дә һәр шәкертнең күнел даирәсен бер офыккарак юнәлтергә кирәк була. Бер кәүсә әллә никадәр ботакларны тотып тора ич. Ботакларны — тел төрлелеге, кәүсәне аларнын күңеле дип хис итик Шуннан Галимҗан:
“Телләре башка булса да, күңелләре бер”, — дигән мәкалә язарга мәжбүр булды- “Телләр, әдәбиятлар үзен теләгәнчә ясалмый Алар хәят рухыннан ихтыярсыз килеп туа. Кемнәрнеңдер фикере, хезмәте бу мәсьәләгә диңгез дулкынында өскә күтәрелгән күбекләр генәдер”, — диде ул.
Телләр төрлелеге акыл, күнел, йөрәк берлегенә һич тә комачауламау турында әйтте Галимжан. Моны ул ил эчендә канат жәйгән сәяси хәлләргә бәйләп анлатгы. Каюм Насыйри бабабыз унтугызынчы гасыр азакларында татар телендә “Тан йолдызы” дигән гәзитә чыгарырга җан атып йөри. Ләкин патша хөкүмәте рөхсәт итми. Ярый, 1905 елгы инкыйлаб давылы ил тәхетендә утыручы түрәләргә милли тойгылар белән шаярырга ярамаганлыкны шактый нык искәртте. Фатих Әмирхан әфәнде, җиң сызганып дигәндәй, “Әльислах”ны чыгара башлады. Әмма халык йөрәгендә кайнаганнарны рәхәтләнеп язарга рөхсәт юк Фатих әфәнде демократия турында йөрәк кага башлагач, яптылар да куйдылар “Әльислах”ны. Шулар хакында җайлап-җайлап сөйләгәч, сүзенең тәртә очын пайтәхет оясындагы түрәләргә китереп терәде ул. Илнең кара пәрдә, наданлык сөреме белән каплануы, милли телләр үсешенә ирек бирелмәү турында әрнеп сөйләде. Ак хакыйкатьнең әлеге кара пәрдә ертылгач кына табылуы, монын өчен инкыйлаб кирәк булу хакында әйтте
Зыя Камали башта Галимжан Ибраһимовнын җай, белеп, тотанаклы сөйләвенә, мантыйк дилбегәсен кулында нык тота алуына, һәр нәрсәне тамырыннан башлап очынача җитди алып чыгу осталыгына ихлас шатланып утырган иде. Ә инде тел төбе революция мәсьәләсенә килеп терәлгәч, анын йөзенә кара коелды. Галимжан моны шәйләп алды. Чөнки ул авыр, шиклерәк сүз әйтсә, Зыя әфәндегә күз сирпеп алырга һич онытмый. Ул моңа нинди бәя бирә, янәсе. “Галия” хакимияте башлыгы йөзендәге кара күләгә залда утырган башка бәгъзе бер шәкертләргә дә тәэсир иткәнлекне сизми калмады Галимжан Чөнки аларнын да йөзе ачы торма капкан кешенекедәй чытылды. Шулай да андыйлар азчылыкны тәшкил итә. Күпләрнең чыраенда: “Дөрес, без дә шулай уйлыйбыз, һәр караңгы төннең бер якты көне буларга тиеш”, дигән тойгылар чаткысын күрү һич тә кыен түгел иде
Җыелыштан сон Зыя Камали Галимжан белән махсус сөйләшергә булды. Болай ипләп кенә әйтте ул:
— Сине өйрәтәсе юк инде, Галимжан әфәнде, артык сүзнен аркага таяк булып төшкәнлеген беләсең.
— Әмма ул таяк арканы гына түгел, башыбызны, аягыбызны дөмбәсләп бара лабаса инде.
— Курыкма, башсыз да калмабыз, аяктан да егылмабыз
— Минем куркак түгеллек сезгә күптән мәгълүм бит инде, Зыя әфәнде.
— Урынсыз батырлыкнын ахмаклык икәнлеген дә аңларга кирәк
— Мин коры батырлык күрсәтергә маташучымы9
— Син әллә кая борма әле.
— Димәк, сабыр төбеннән сары алтын көтеп ятыйк. Тукай әйтмешли, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый ич.
— Аңлыйм сине, инкыйлаб кирәк. Әгәр була калса, үзең үк анын угына сикерергә торасын
— Башкача болай яшәү мөмкин түгел бит инде.
— Мин нәкъ синеңчә уйлыйм, Галимжан әфәнде! Шәкертләр арасында шымчылар да бар Алар ялланып куелган. Бернәрсә булса, тышкы дөньяга чәчәләр. Аннан соң иганә бирүчеләр якадан ала. Мин дә: “Ил көенгәнгә көен, ил сөенгәнгә сөен”, — дип яшәүче Эшебез ил, халык өчен! Мәдрәсәне нинди авырлыклар белән ачканны беләсез. Аны яшәтергә кирәк...
— Без һаман шулай тынышып эшли алмабыз кебек, Зыя әфәнде' Мина моннан тагын да китәргә кирәктер.
Зыя Камали эндәшмәде.
IX
Әмма китмәде Галимҗан “Галия”дән Биредә шәхси фикерләрне өскә кую, ык-мык килеп яшәү, бер дә юкка сырт кабарту, жинел акыл белән эш итү мөмкин түгел. Мөгаллим-мөдәррисләрнен дә йөзек капты кебекләре килеп кенә тора. Фатих Сәйфи-Казанлы тарихтан укыта. Ул — “Мөкатдәс хезмәт”, “Безнең заман”, “Ямьсез тормыш" исемле китаплар да чыгарып өлгергән инде. “Ялт-йолт”, “Мәктәп”, “Ак юл", “Ан" журналларында, “Йолдыз”, “Тормыш” газеталарында әллә никадәр публицистик мәкаләләр, рецензияләр бастырган кеше. Куе чәчле, тулы йөзле, үткен карашлы бу тәнкыйтьче, мөгаллим, галим буларак, шәкертләр арасында шактый абруйлы зат-шәхес булып исәпләнә. Галимҗанның “Яшь йөрәкләр” романына да рецензия язган иде ул. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жңһанша Абдюшев белән дә фикердәш булып кит-те Галимхан Хәзер инде аңа рус телен дарелфөнүнгә керү өчен өйрәнергә кирәкми. Ул еллар шаулап артта калды инде Ә шулай да, жае туры килгән саен, һәр форсаттан файдаланып, алар Пушкин, Толстой, Лермонтов, Тургенев әсәрләре дөньясына кереп чумалар да, алардагы сәнгатьлелек энҗеләрен сайлап алып, шулар турында фикер алышалар Бәхәскә Истанбул университетын тәмамлап казпкан Мәхмүт Сатай да катнашырга ярата
Мәдрәсәгә Мәжит Гафури дә килеп киткәли. Ул инде хәзер дистәләгән китап чыгарып өлгергән зур әдип, сүз сәнгате остасы Мәгәр тәкәбберлек, мактану, кирәкмәгәнгә үзен зур куюнын ни икәнлеген белми. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, гадилек, яхшы күнеллелек — тагын да әллә күпме матур сыйфатлар зурлый аны. Галимҗанны ул фатирына да еш чакыра. Хәләл җефете Зөһрә апа исә ачык йөз, мөлаем караш, җылы-матур сүзләр әйтә-әйтә каршы ала
Галимҗан Ибраһимов “Галия” мәдрәсәсендәге Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан кебек шәкертләрнең йөрәгендә шигъри очкын барлыкны ныклап аңлады хәзер. Ул очкыннарның киләчәктә зур поэтик ялкынга әверелүендә һич шик юк. Казакъ егете Бәембәт Майлин һәм башка бик күпләрнең күңелендә — шигърият бакчасы Ул бакча, шөбһәсез, поэтик гөлләр үстерәчәк. Бусы — бер Икенчедән, ул шигъри ялкыннар арасында үзеңнен ялкынын тагын да көчлерәк булырга тиеш. Аларныкыннан ким икән, сине инде яндырачаклар Шуңа күрә “Галия”гә укытучы-мөгаллим табу да шактый авырлашты Йомшак ягын кычытса, усал шәкертләр кашый белә. Тирән белемле, зирәк акыллы, таләпчән Зыя Камали әфәнде эшкә алганда ук нык чамалый булачак мөгаллимнең башында нинди җилләр уйнаганын. Карап торуга йомшак табигатьле, артык рәхимле, сабыр холыклы, хәтта берникадәр юаш тоелса да, эшкә алганда икеләнү, ык-мык итү, артка чигенүнең ни икәнлеген белми Булмаслык икән — күзенә бәрә дә әйтә: “Юк Сез “Галия”дә эшли алырлык түгелсез'” — ди
Янә шунысы бар: “Галия” шәкертләренең шигъри йөрәге бик күпне таләп итә бит — җыр, музыка, сәнгать Театрларга йөрү, үзләре спектакль кую, төрле кызыклы кичәләр үткәрү — тагы да әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Империалистик сугыш башлангач, Варшава консерваториясеннән бер профессор килгән икән Уфага Галимҗан тәкъдиме белән аны да чакырдылар. Әлбәттә, иң әүвәл Зыя әфәнде Камали белән мәслихәтләшергә кирәк була. Ул башта сабыр гына, зур дикъкать илә тынлап тора. Мәсьәләнең авыр икәнлеген белсә, бераз уйланып, мыек очларын бөтереп тора. Андый. кирәк — барысы да кирәк Тик тышкы дөнья, иганәчеләр ни әйтер? Шулай да икеләнүләрне җиңми калмый аның яктылыкка омтылган киң күнеле.
Галимҗан, тел-әдәбият укытучысы, жыр-мон, сәнгать яратучы була-рак, аларнын эчендә кайный Тик ул “шулай итегез", "болай итегез", “тегеләй итегез", дип. һәрдаим өйрәтеп кенә тормый, үзләренә ирек бирә Иҗади эш итсеннәр Мөстәкыйльлек кирәк
X
“Акылны акыл биргән кешеңнән дә алырга тырыш”, — дигән кемдер. Көннәрдән бер көнне шәкертләр “Нәрсә ул шигърият9” дигән сөйләшү оештырмакчы булганнар. Әлбәттә, Зыя Камали белән Галимҗан Ибраһимовны да зурлап, хөрмәт итеп чакырды алар. Галимҗан Ибраһимов катнашмаска да уйлаган иде.
— Сез, шәкертләр, үзегез мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнегез, чәйнәп биргәнне генә йотарга гадәтләнмәгез, — дигән иде Галимҗан, ләкин алар ризалашмады.
— Йота белергә дә өйрәнсәгез иде! — диде сүз өчен кеше кесәсенә керергә гадәтләнмәгән Шәехзадә.
Бабич башта шигырьләрен мәдрәсәдә чыга торган “Эләктергеч”, “Парлакъ” дигән кулъязма журналында бастыра иде. Аннан әсәрләре “Акмулла”, “Шура” журналларында дөнья күрә башлый. Сәйфи Кудаш исә Уфадагы “Тормыш” газетасында, Оренбургтагы “Кармак” журналында да бастырып чыгара шигырьләрен Боларда “талант” дигән илаһилыкка шагыйрь өчен су һәм һава дәрәҗәсендә кирәк булган кыюлык, үҗәтлек килеп керергә әзер тора. Вакыт-вакыт бигүк шомарып бетмәгән шигырьләрен дә чатнатып укып бирәләр. Ин кыены үзенне аңлау булган кебек, бәгъзе берчак үз әсәреңнең дәрәҗәсен белеп бетермисен. Аларнын янә бер шәп ягы бар: тәнкыйть утында янудан һич курыкмьшлар Хәсән Гуфан алардан биш-алты яшькә кечерәк. Бәлки, шуңадыр: бик аралашып бармый. Шигырьләрен бастырырга да ашыкмый. Сабырлык, оялучанлык, әдәплелекне ходай аннан жәлләмәгән. Мәгәр — өметле. Шигырьләрен кат-кат эшләргә ярата.
Баксаң, шигърият турында аларнын ныклап, ихлас, җентекле сөйлә-шәсе килә икән Шуңа күрә Галимҗан Зыя Каманины да чакыра. Мәҗит Гафурине дә барып алып килделәр Сәгыйть Рәмиев бу вакытта Уфада яши иде. Ул да бик теләп килде шигърият мәҗлесенә.
Галимҗан Ибраһимов башта сүзнең ниндирәк юнәлештә барачагын белмәгән иде. Фикер алышу анын “Татар шагыйрьләре” исемле мәкаләсе буенча булачак икән. Анда Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев. Дәрдмәнд, Тукай поэзиясе турында яза.
Башта Шәехзадә Бабич ясады чыгышны.
— Мөхтәрәм Зыя әл-Камали җәнаблары! Мөхтәрәм әфәнделәр! Мөхтәрәм шәкертләр! Бүген без зур шигърият турында моназарә кылырга, фикер алышырга җыелдык, — дип башлады ул сүзен. — Без хөрмәтле мөгаллимебез Галимҗан әфәнде Ибраһимовнын “Татар шагыйрьләре" исемле мәкаләсен бик җентекләп, яратып, УКЫП чыктык. Анда Сәгыйть Рәмиев турында сүз бара. Мәкаләнең авторы, аннан олуг бәһа алган шагыйрь Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең, шулай ук талант йолдызы Мәҗит ага Гафуринын монда булуы безнең өчен бәхет өстенә бәхет, нур өстенә нур ул! Сезгә мәгълүм булганча, мәкалә Сәгьшть әфәнде Рәмиев шигыре белән башлана:
Күнелле булмадым, булмам гомергә, — Туганмындыр тугандук кайгы берлә; Аяз кичләр булып, күктән карансам. Карыйм үз йолдызымны, тик табалсам. Табам нурсыз — сүнәр төсле тора ул, Жиһанга бер бикяр* ләгънәт ора ул...
Шуннан докладчы мәкаләдән аерым-аерым өзекләр китерде: “Татар шагыйрьләре” дигәч үк, хәтеремә Сәгыйть Рәмиев килә Һәм табигый дә.
'Бикяр — файдасыз.
Шуңа күрә сүзне анардан башлыйм”. “С. Рәмиев — чын шагыйрь, аның язлыклары куәтле шигырьләрдән, димез”. “Кеше үзе теләп шагыйрь була алмый, аны табигать ясый Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән куп эше булмый. Ул һәрбер матурлыкка мәфтүн булган кеби, һәрбер матурлык каршысынла тез чүгәргә, анын тудырган хиссиятен зур сәгадәт итеп алырга һәрвакыт хәзердер. Һәрбер хис йә ачы, йә татлы булып, шагыйрьнең йә нәфрәтен, йә шатлыгын тудыра”.
Шушы өзекләрне әйткәч, үзенчә бер проблемалы сорау куйты Бабич: “Коры хискә генә корылган мәгънәсез шигырь буламы?. ‘Ник кеше үзе теләп шагыйрь була алмый?”, “Әгәр шагыйрьне табигать ясый икән, ана тырышып маташырга кирәкмиме9 ’.
Сәгыйть Рәмиев шигырьләре турындагы фикерләрне әйткәч, мәкаләнең соңында язылган шигырьне укыды Шәехзадә
Тугъ яңадан мәгърифәтле анадан’ Югыйсә син, әй татар.
Бел, бетәсең. — ди, — надан!
Бетмә надан, тугъ янадан —
Мәгърифәтле анадан.
Бул кеше, үзең тырыш, омид итмә. Хата ул коры өмид Алладан!
Аннан Дәрдмәндкә күчте Бабич. Ул да шигырь белән башлана
Исә җилләр... күчә комнар... бетә эз..
Дәригь,* мәхзүн** күңел, без дә бетәбез.
Бабич, тыңлаучыларга шактый четерекле сорау куйды: “Башта шагыйрьнең хис колы булуы турында әйтелгән иде, ә хәзер тирән уй турында сүз бара; боларнын кайсы кыйммәтлерәк: хисме, уймы9”.
Сораудан соң Тукайга күчте Шәехзадә: “Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы корама тел белән яза башламады, — дип, тынлаучыларнын колагын торгызды да, шагыйрьнең халыкчанлыты турында әйткән сүзләренә күчте. — Халык йөрәгендә булып та, теленә килә алмый торган тойгыларын әйтеп бирү һәм укучыны үзе теләгән рәвештә уйландыру, тәэсирләндерү — язучының үз вакытында күтәрелүнең бердәнбер ачкычы! — диләр
Тукаевта шул сүзнең асылын күрү мөмкин
Халык бөтен дөнья мөселманы өчен кайгырганда Тукаев шуны жырлады, миллияткә күчкәч, аның теленнән татарлык aluiapw коелды, әле анда яхшы фикергә гашыйк заманы иде Тукаев моны бер дә кызганмады Шулай итеп, халык Тукаевта үз саны, үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде. Вакыты белән Гафурине дә күтәргән нәрсә шул — халыкчанлык иде ".
Шәехзадә Бабичтан соң Сәйфи Кудаш чыгыш ясады. Аны да шул бер үк нәрсә борчый икән: шигырь өчен кайсы мөһимрәк, хисме. акылмы9
Галимҗан Ибра1шмов сорауларның барын да яза барды. Соңыннан аларга җавап бирде. “Шагыйрьне табигать тудыра" дигән сүзләренә төзәтмә дә кертте ул. Талантны үстерү өчен күп хезмәт кирәклек турында әйтте. Сәгыйть Рәмиев тә, Мәҗит Гафури да, Зыя Камали да куәтләде анын фикерен. Зыя әфәнде Галимҗан Ибарһимовның үзен берникадәр тәнкыйть итеп тә алды Фикерен ул чагыштырулар ярдәмендә аңлатты:
— Мин болай уйлыйм. Галимҗан әфәнде менә, фаразан әйтик. Ходай Тәгалә безгә ифрат зәвыклы гөл бакчасы бүләк итте. Һәр гөл- •Дәригъ — аяныч ••Мәхзүн — кайгылы
чәчәк, минемчә, үзе бер шигърият ул. Бу шигърият — жирнең үзендә. Сезнеңчә әйтсәк, аны табигать тудырган. Әмма, шул матур гөлләргә хисләнеп карап тору гына җитми әле. Аларны бәяли, тәрбияли торган акыл да кирәк. Хис вә акыл бердәмлегендә туа мәгънәле, зәвыклы шигырьләр. Яшьләргә моны ныклап аңлатырга кирәк. “Галия”дә генә күпме шигырь язучылар бар. Шулаймы, Шәехзадә?
Бабич тиз генә җавап бирмәде. Шәкертләр аның ниндидер шаян сүз әйтүен көтте, һәм ул әйтте дә.
— Шулай. Безнең Сәрвәретдин дә, әнә, сатирик шигырьләр яза, — дигәч, барысы да көлеп җибәрде. Галимҗан Ибраһимов аптырап калды: әллә шигырь җене “Зобани”га да кагылганмы9
— Йә, Сәрвәретдин, ялындырма, теге беркөн безгә әйткән шигыреңне башкаларга да ишеттер әле, — диде Бабич
Сәрвәретдин, шәкертләр арасыннан күтәрелеп, артистларча кулларын болгый-болгый сөйләп тә китте:
Телем озын, телем озын, Телем озын — нишләтим; Әллә инде кисеп алып, Кәтлит кенә эшләтим?
Янә рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар. Аннан, Зыя Камали әфәндедән рөхсәт сорап, музыка уйната башладылар.
XI
Көннәрдән бер көнне Галимжан янына казакъ егете Бәембәт Майлин килде. Казакъ халкының күңеле — очсыз-кырыйсыз үз даласы кебек киң. Дала тавышы белән бер җырлап жибәрсә казакъ, аның күкрәгеннән кайнап чыккан тирән, сихри, давыллы моң Жңр белән Күкне кочаклашты-рып кавыштыра ала. Бәембәт Майлинны Уфага дала моңы, дала тыны, казакъ халкының рухи бөеклеген алып килгәне, думбрада шул илаһилыкларның һәммәсен чынлата белгәне өчен генә түгел, ә бәлки аның олы жанлы. акылга, хис-тойгыларга бай, талантлы булганы өчен дә яратты Галимжан Түгәрәк йөз, шомырт кара күз, кыю караш, эчкерсез елмаю, кешегә изгелек кылырга әзер тору, дуслык тойгыларын югары тота белү кебек сыйфатлар күркәм итә аны Ул шигырьләр дә, хикәяләр дә яза Жанлы, сәнгатьле, аһәңле тел белән яза. Тик. фикер колачы житмәү, белем азлыгы сизелә Аның шулай икәнлеген үзе дә аңлый шикелле. Надан булу бер яман, наданлыгыңны аңламау бишләтә яман, ди. Ә ул аңлаган үзенә белем житмәүне. Шагыйрьнең анадан шагыйрь булып тууы гына җитми. шул әле, аңа зур шагыйрь, зур әдип булу өчен күп белем дә кирәк. Галимжан дарелфөнүндә уку турында хыялланды. Бу хыял җене Бәембәткә дә тынгы бирми икән. Ул укырга кая китәр өчен киңәш сорарга килгән. Майлин — әле яшь. Югары уку йортына керү өчен шәһадәтнамә алырга кирәк. Рус телен яхшы белмәсәң, бу максатка талпыну канаты каерылган кошнын очарга маташуы кебек кенә. Шулар хакында сөйләп биргәч:
— Талант бөреңне ныклап ачу өчен сина укырга кирәк, Бәембәт туган, — дип, анын аркасыннан кагып куйды Галимҗан
Боларнын — Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан. Бәембәт Майлин кебекләрнең — Мәккә-кыйбласы билгеле инде: шагыйрь, әдип булачаклар. Ә менә “ Зобани ”ны кая куярга? Кем чыгар аннан? Хәлфә? Мөдәррис? Мулла? Мәзин? Юк — алар чанасына утырмаячак ул. Аслан. Авыл мөгаллиме булырмы? Бәлки. Әмма һаман әле пырдымсыз ат белән бер. Һич кертеп булмый тәртә арасына. Дөрес, сонгы вакытта әдәплелек әрҗәсенә әзрәк утыра башлады шикелле. Жаны-тыны белән укуга бирелде. Монысы — шәп! Әмма — теле озын Үзе әйтмешли, кисеп алып, кәтлит кенә итәрлек...
Беренче көнне чәй табыны әзерләгән чибәр кыз Хәдичә исемле икән. Ятимә. Казакъ далаларыннан аны Бәембәт алып килгән. Нинди дә булса берәр эшкә урнаштырырга нияте. Бу хакта Бәембәт Зыя Камали әфәндегә сөйләп бирә. “Галия”дә кызлар өчен бер бүлек ачмакчылар икән. Дөрес, анын кайчан булачагын тәгаен генә әйтмиләр. Булыр ул бервакыт. Хәдичәнен бик әдәпле, җыйнак, сөйкемле икәнлеген искә алып, Зыя әфәнде аны эшкә урнаштыра. Анын урыны хәзергә ашханәдә. Галимханнан ул дәресләр дә ала. Үзлегеннән укый. Кем белә, бик тырышса, мөгаллимә булып китәр, бәлки. Казакъ далаларыннан килгән кызга хөрмәте зур Галимҗанның. Кыз язмышы — кыл өстендә, диләр. Кыл бер өзелсә, аны ялгау бик кыен Моны әйтеп булмый Хәдичәгә. Ярамый. Нотык уку була’
— Синең сәләтең бар, Хәдичә, укы, иренмә, мөгаллимә булырсын бервакыт, — дигән сүзләрне кызганмый мәгәр
Ә менә алмадай матур Алмабикәнең язмыш кылы өзелгән. Теге вакытта да ул Галимҗанның фатирына үзе килгән иде Бу юлы да шулай итте Галимҗан Ибраһимовнын “Галия” мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты укытканын белгәч, бу эше бөтен Уфа зыялылары теленә күчте. Алмабикә анын “Яшь йөрәкләр” романын кат-кат укыган иде инде Әсәрнең аһәңле, садә, җанлы теле, андагы каһарманнар язмышы, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләр, татар дөньясы чагылышы нык әсир иткән иде аны Галимҗан абый язганмы сон моны9 Шул Гыйрфан мулла улы Галимҗанмы? Кайчандыр аларда торган Галимҗанмы9 Ничек анларга моны? Кайдан ала ул мондый көчне9 Шулкадәр килешле сүзләрне ничек таба икән9 Әллә бер-бер фәрештә әйтеп торамы колагына9 Татар теле шулкадәр бай икән ләбаса! Аны бик ярлы, диләр иде бит. Әтисе дә шулай әйтә иде хәтта. Димәк, аңлап бетермәгәннәр
Шуларның барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде Алмабикә Галим-җанга Дулкынланып сөйләде. Озак. Мактап Гажизанә йөрәк белән.
Галимҗан Ибраһимовнын язу өстәлендә китап-дәфтәр-кәгазь һәрвакыт таралып яткан була. Бу юлы да шулай иде Зыяэддин әл- Камалинын бу хезмәтен янә бер кат укып утыра иде ул Алмабикә килеп кергәндә. Алар кочаклашып күреште Башта сүзләр әллә ни ялганмады Араларындагы мөнәсәбәтне тикшерә башласан, әлеге дуслыкка кагылыш пысы өстенлек аладыр, бәлки Ә инде 1906 елда, Галимхан аларда торганда, дуслык хисенә туганлык тойгысы чаткысы килеп кушылды кебек Мондый тойгы әтиләре дуслыгының туганлыкка әверелү сөземтәседер, мөгаен Шулардан мәхәббәт очкыны чәчрәде шикелле Әмма ялкын булып дөрли алмалы ул. Шушы хакта да алар, ялкынга ялкын килергә курыкын күбәләктәй генә булса да, гәпләшеп алдылар Алмабикә, хатын-кызларга хас төпченү гадәтен 1заман куерта төшеп, Галимжаннын күнел кылларына төрлечә чирткән хәлдә йөрәгенең тирән төпкеленә төшәргә тырышын утырды нигә һаман өйләнми, гомер дигән кадерле нәрсә бер генә бирелә адәм баласына, ялгызлыктан да авыр хәл юк бггг дөньяда — шуларны белергә тырышты
Алмабикә, шөбһәсез, Галимҗанның нигә һаман тормыш кормаганлыгын белә тегендә ташлана, монда, ни арада өч роман, хикәя, повесть, фәнни хезмәт, мәкаләләр язып ташлады Алып батыр көче бар анда, дип уйлый. Ә Галимҗан үзе бу мәсьәләне күңел төшкән кыз булмауга китереп бәйли Алмабикәгә “яратам" дигән сүзне ычкындырмый Шулай да берара, Алмабикә бик төпченгәч
— Ә менә үзен килер идеңме миңа9 — дип куйды
Алмабикәнең бит очларына алсулык йөгерде Сорау аны дулкынландырды шикелле. Кыз бер җавап та бирмәгәч, ике арада тынлык тавы хасил булды
Бераздан кыз акрын тавыш белән:
— Мин сезне кунакка чакырам. Шунда сөйләшербез, — дип куйды.
— Әтиеңне, әниеңне дә бер күрәсе килә иде.
— Алар юклар шул инде
— Ничек алай9
— Мәрхүмнәр...
Алмабикәнең әтисе, әнисе үткән ел бер-бер артлы вафат булганнар икән. Аларны татар зиратына җирләгәннәр. Абыйсы Имаметдин Каһирәдә укый иде Хәзер шунда укыта башлап, ике энесен дә үз янына алдырган Ху-у-ш! Чәчелә татар. Әллә кайларга алып китә газиз башын. Хәзер Алмабикә егерме ике яшьлек өйләнмәгән Кадермөхәммәт исемле энесе белән яши икән. Кияүгә чыкмаган әле. Моның сәбәбен сорагач, сүзне артык озынга сузмыйча, берникадәр уңайсызланып, сөйләп бирергә мәжбүр булды кыз Әтисе, әнисенә анын үпкә-сапкасы юк. Мөселман халкына хас булганча, мәрхүмнәрне яман як белән искә алу ягында түгел. Аларнын авыр туфрагына җиңеллек тели Жаннары оҗмахта булсын! Ләкин тормышка чыга алмый калуында әтисе, әнисе гаепле икән. Бигрәк тә әтисе Габдрахман хаҗи. Аны хатыны үлеп, ике бала белән калган Насретдин исемле байга бирмәкче булганнар. Ризалашмаган. Аннан Миргали исемле бер мулла малаена димләгәннәр. Яратмаган. Ул Гутман заводында эшләгән Мөхәммәтшәрип исемле егеткә гашыйк була. Ләкин Габдрахман хаҗи ярлы егетне якын да китерми. Шуннан башлана мәхәббәт трагедиясе Ни акыллы, ни дурак чаклар, энә очында биегән дәртле еллар акрынлап үтә тора, үтә тора Аннан сайлау-сайлану, тиңне эзләү башлана. Тик табылмый йөрәккә якын кеше, табылмый...
Алмабикә элек тә күңелендә барын яшерми иде. Шул сыйфаты һаман сакланган икән. Элеккечә табигый матурлыгын ясалма матурлык белән күмгән. Буялган иреннәр. Уймак авыз. Каралтылган кыйгач кашлар. Кершән ягылган йөз. Нечкә бил... Ничек кенә булмасын, ул чибәрләр рәтенә керә. Мондый кызлар горур, көяз, хәтта холыксыз була. Алар үзләрен матурлык фәрештәсеннән өстен куеп яши. Тормыш өчен пәйгам-бәргә тиң егетләрне эзли. Теләгенә ирешә алмаса, чибәрлегенә ләгънәт укый. Шушы фажига сазлыгына якынлашып киләме бу туташ? Дөрес, яшьлеген ул саклаган әле. Чибәрләр яшьлек укасын коймаска тырышып яши Әлбәттә, ныклап игътибар итсән, әллә күпме үзгәреш күрәсең. Үзен күпме генә горур, тәкәббер тотмасын, элекке елмаюы аның шактый садә, самими була иде. Ул садәлекләрдә хәзер әллә нинди аңлаешсыз күләгә бар кебек. Элекке үткен, чая, каты күз карашлары да йомшак, юашланып калган төсле. Ул чая карашларга берникадәр хәяти хәсрәт өстәлгәне төсмерләнә. Көлгән чагында ике яңагында тирән генә чокыр хасил була иде. Ул чокырлар да инде саеккан кебек. Сандугачныкыдай моңлы була торган иде тавышы. Ул монда да хәзер сүренкелек сизелә.
Алар шулай очрашып торды. Галимҗанга күңелле иде Алмабикә белән Алмабикә әдәбият, моң, жыр, сәнгать ярата. Шулар хакында сүз чыкса, шактый озакка сузыла аларның сөйләшүе Утызга җитеп килгән Галимҗан йөрәгендә, — бигрәк тә тик торган, иҗат итмәгән вакытларда, — әллә нинди галәмәт бушлык сизелә. Ул нәрсәдер тели. Аңа нидер кирәк. Сусыз корыган гөл хәленә кала ул бәгъзе бервакыт. Егерме бишнең өстенә чыккан Алмабикә йөрәге дә нидер
өмет итә. Кайчак ул үтереп сызлый. Әрни Телгәләнә. Ә инде яшьлекнең яшел бакчасыннан һаман ераклаша барган бу икәү очрашсалар, күңелләре хушлана, кәефләре күтәрелеп китә шикелле. Ни бу9 Бер-берсеннән алышкан сүз гәүһәренең җанны балкытуымы9 Әлеге "дуслык”, “туганлык” чаткысыннан мәхәббәт ялкыны кабынып китте. “Яшь мәхәббәт — узгынчы жил, карт мәхәббәт — таш яра”, — дигәнне искә алсак, бик хикмәтле вә гаярь булачак бу ике йөрәк кушылуыннан оешкан зур мәхәббәт. Иншаллаһ! Бер Алланын үзенә тапшырдык!
Көннәрдән бер көнне Алмабикә Галимҗанны үз янына янә чакырды. Башка вакытта кавышу шатлыгы чәй эчү, укылган китаплар турында фикер алышу, тормыш-көнкүреш, яшәү рәвеше хакында бәхәсләшү белән тәмамлана иде. Бу юлы катлаулырак булды мәсьәлә Галимҗан һәрвакыт тизрәк кайтып китәргә ашыга. Белә моның сәбәбен Алмабикә: аны эш көтә. Алмабикә кунып калырга кыстый. Ризалашмый Галимҗан. Төрле сәбәпләр таба. Ике катлы йорт. Биш-алты бүлмә. Бервакыт Алмабикә бөтенләй күчеп килергә тәкъдим итте. Тик тәгаен генә җавап бирмәде Галимҗан. Аның чире турында элек тә, ул шәкерт булып йөргән елларда, сораша торган гадәте бар иде. Хәзер, күрәсең, акыл белән эш итә ул. Төпченми Шикләнүен яшерә Әмма шикләнү безе беркөн күңел капчыгын тиште дә чыкты, һич уйламаганда, көтмәгәндә сәламәтлеген сорашып алды. Бу инде Галимжаннын ярасына тоз сибү белән бер иде Шулай да сер бирмәде ул:
— Сәламәтлегем бик шәп, Алмабикә, үземне унҗиде яшьлек егетләр кебек хис итәм, — диде
Бу сүзләрне ишеткәч, кызнын йөзе яктырып китте. Бер-береңнән исәнлек-саулык сораша торган гадәт бар анысы. Тик Алмабикәнең ни өчен сәламәтлек хакында борчылганын аңлый Галимҗан. Шулай да аңа игътибар итмәскә тырыша. Ә инде күчеп килү кадәресен нәкъ менә шушы сәбәп катлауландыра да. Тапты Алмабикә бу катлаулылыкны гадиләштерү ысулын Бик бай нигъмәтле өстәл уртасына бер көн шапылдатып шәрап китереп куйды Энесе әтисе белән бертуган Хәйретдин муллага киткән иде. Кайтмады нишләптер. Алар шактый озак утырды. Төн караңгы иде. Әллә нинди көчле буран купты. Җибәрмәде Галимҗанны Алмабикә. Җылы кочагына алды. Тышта буран котыра. Давыл шаша. Җил елый Өй эчендә — кайнар мәхәббәт. Җан рәхәтлеге. Ләззәт!
... Ул дәвам итте. Көннәрдән бер көнне Алмабикә бик тә кәнфитләнсп, көязләнеп, уймактай авызын бишкә бөреп, ана яңа хәбәр әйтте:
— Минем сина зур бүләгем бар, Галимҗан!
Галимҗан җавапны сүренке генә бирде
— Минем өчен син үзен зур бүләк, Алмабикә!
— Алай гына түгел шул бу.
— Ә ничек?
— Мин бала көтәм!
XII
1917 елның февраль ае иде бу. Галимҗан Солтанморатка кайтты Ә илдә зур көрәш бара Кан коеш Ачлык. Ялангачлык. Солтанморатта да әллә нинди үзгәрешләр булып алган. Нәҗметдин бай малае, төрмәдән кайткач, яшел елан белән янә дуслашып киткән. Елан анын канын соңгы тамчысына кадәр эчкәч, муенына элмәк салырга мәҗбүр булган Илһаметдин Кайчандыр Хөрмәтуллага нахак бәла яккан Хәмәтдин карт урамда җенләнеп йөреп улгән. Ярты ел буе якалаша икән Мөбахис
мәзин газраил белән. Күзләре сукыраеп, авызы кыегайган хәлдә ята икән түшәктә. Мәдрәсәдән кайткач, улы Бәкержан әйткән ана: “Әткәй. — дигән, — син гомер буе үзеңә күп яхшылык кылган Гыйрфан муллага дошманлык күрсәттек, безне дә аларга каршы котырттың, ә Галимҗан әфәнде мәдрәсәдә минем яманлыгымны кичерә белде Кылган гөнаһларын өчен Хәсәнә абыстайдан булса да гафу үтен, — дигән, — шулай булмаса, дигән, мине улын дип исәпләмә”, — дигән.
Бу хәбәрләрне, тагы да әллә күпме имеш-мимешләрне әнисе Хәсәнә абыстай сөйләде Галимҗанга. Ә икенче көнне мөгаллим Сәетгали атылып килеп керде:
— Галимҗан абый! Патшаны төшергәннәр! — дип кычкырып җибәрде ул. — Телеграмма бар..
Әнисе Хәсәнә абыстай белән кала, авыл, ил хәбәрләре, кардәш- ыру, күрше-күлән, дус-иш хакында аскы бүлмәдә сөйләшеп утыра иде Галимҗан. Тиз генә сикереп торып:
— Хәзер туры бияне җигәбез, — диде ул.
Хәсәнә абыстай каушап калды:
— Нигә? Ни өчен? Кая бармак буласыз?
— Корманайга.
— Ни калган анда сезгә?
— Вулыска. Урядник Кузьминны кулга алырга!
— Соң, синнән башка да кеше бардыр бит?
— Кайткач анлатып бирермен, әнкәй!
— Галимҗан өстенә юка пальтосын киде дә, чыгып та китте. Мөгаллим аңа иярде.
Атны тиз җиктеләр. Дилбегәне үзе тотты Галимҗан. Сәетгали капканы ачты. Урамга чыккач:
— Әйдә, мөгаллим, утыр, син дә барасын, — диде Галимҗан, каршы килмәслек җитди тавыш белән.
Алар атка артлы чана җиккәннәр иде. Сәетгали чананын артына җайлашты. Галимҗан исә утыру турында уйламады да. Хуҗасының ярсу йөрәген туры бия дә аңлап торды шикелле. Дилбегәне кагу белән, дәррәү чаптырып алып китте.
— һәй, җәмәгать, патшаны төшергәннәр, Корманайга ашыгыгыз, берегез дә калмагыз! — дип кычкыра Галимҗан. Нишләргә дә белми мөгаллим. Галимҗанның тавышы бик сәер, куркыныч, коточкыч чыга. Ни кылана ул? Ул хәзер зур язучы, тарихчы, педагог лабаса. Бу бит әдәпсезлек. “Әллә Галимҗан Ибраһимов акылыннан язганмы?” — дип уйлаулары бар. Хәсәнә абыстай дөрес әйтә: Корманайда алардан башка урядникны богауларлык кеше юкмы әллә? Әйт хәзер анарга: “Салкын тияр, эләктер пальто төймәләреңне”, — дип. Ул барыбер тыңламаячак. Аның кызу канлы, усал, башбирмәс икәнлеген белә иде мөгаллим. Ләкин болай ук кызу холыклы дип уйламый иде. Әле ул бөтенләй әллә нинди кешегә әверелде. Әйтерсең, зур крепостьны алырга баручы полководец.
Солтанморат белән Корманай арасы — алты-жиде чакрым чамасы. Менә шул юлны “һә” дигәнче үтәргә кирәк. Шушы юл арасы, әйтерсең, олы бәхет өчен кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперен үтү. Үттен — бәхет дәрьясына барып чумдың. Ул дәрьядагы бәхет бөтен илгә генә түгел, җир йөзендәге һәммә юксылларга җитәчәк. Русия караңгы баздан күтәрелеп чыгып, бөтен дөньяга нур сибеп яшәячәк. Бай ил бит ул! Аһ, анын жирләре, урманнары, сулары, алтыны, көмеше, гәүһәре, мәрҗәне, асыл ташлары.. — ниләре генә юк анын. Табигатьнең ин киң, хозур, бай жиренә урнашкан бит ул. Хәлбуки, Американын эшчесе дә Русия буржуеннан хәллерәк яши. Ни өчен шулай ул? Чөнки Николай патша тота белмәде ил дилбегәсен. Чәнчелдерделәр җебегәнне. Йөзтүбән капландырдылар. Бетте. Корыды. Яна тормыш килә! Бәхетле тормыш! Ил юксыллары рәхәт яшәячәк! Ялган, алдау, шәфкатьсезлек,
көчленең көчсезне рәнҗетүе, урлашу, гаделсезлек, хаталану, ялгышу, бер дә юкка кеше башы ашау кебек күнелсез хәлләрнең барысы, һәммәсе бетәчәк. Ә үзе бөтен көчен, кирәк икән, сонгы тамчы канын шушы бәхетле яңа тормышка бирәчәк!
Шулай уйлый Галимҗан. Ул әле менә Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы еллары вакытында күпме каннар коелып. мөмкин кадәр тырышып-тырышып төзегән барлык матурлыкнын җимерелеп, илнең йолкынган әтәч хәлендә калачагын, төрмәгә әвереләчәген белми дә, күз алдына да китерә алмый. Чир даими рәвештә аны буып торачак Шулай булуга карамастан, кешеләргә бәхет китерә торган яңа җәмгыять өчен ул көн-төн, ял итми, армый-талмый эшләячәк. Борыны белән жир сөрергә кушсалар, аннан да чирканмаячак Ин зур бәхет — халык өчен хезмәт итү. Моны шәригать тә. бәндәчелек тә мактый Менә шунын өчен җанын фида кылачак ул. Әмма халык өчен яшәп тә. “халык дошманы” дигән хурлыклы исем алачагын ул әле белми Алдана Галимҗан. Ул гына түгел, йөзләр, меңнәр, миллионнар алдана бүген Кем, нәрсә алдый аларны9 Наданлык, фикер сафлыгы, мантыйк ярлылыгы, яшәү кыйбласын ялгышу, бөек кодрәтнең кайда икәнлеген белмәү фаҗигасе алдый. Адәм сөякләре өстендә төзелгән җәмгыять гадел, алдаусыз, бәхетле җәмгыять була алыр микән9..
Журналыбызны» киләсе санында укыгыз!