Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘГӘ ӨСТИК ӘЛЕ...


ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕНӘ КАЙБЕР ӨСТӘМӘЛӘР
Татар телснен аңлатмалы сүзлеген кайчан да булса тагын бер чыгарырлар Икенче басманы гамәлгә ашырыр алдыннан төзүчеләр, ихтимал, жәмәгатьчелеккә сүз салып, беренче басмага ниләр өсти аласыз, дип сорарлар. Шул чакта, бәлки, сүзлек томнарына мин өстәгәннәр белән дә кызыксынырлар. Ә сүзлек язмышы белән миндәй кызыксынучылар аз булмас Барчабызнын фикеренә колак салынса, аңлатмалы сүзлек томнары шактый ук тулыланыр Тел хәзинәбезне бөртекләп жыю-саклау һәр милләттәшнең күнсл түрендә булырга тиеш дип беләм
БЕРЕНЧЕ ТОМГА ӨСТӘМӘЛӘР
АЕРЧА сүзенә янә бер аңлатма-өстәмә: юллар аерчасы. Аерчада басып торам Юлым кайсы якка? (Марат Кәримов, 'Аргамак ", № 1. 1995, 83 бит)
АКБАЛ — үлән. Бу сүзне өстәү зарур. (Мисалы — “Казанутлары, №10, 1991, 153 бит Ринат Рахимов.)
АЛКУ сүзен өстәргә иде. "Алкып аккач актык кар”. (Әхсән Баян, "Елларга сәяхәт", ТКН, 1997, 221 бит.)
АРТЫКСЫНУ сүзе сүзлектә мисалсыз гына. Менә мисал: “Тик язмыш тәтегән бу бәхетне тора-бара артыксынды бугай”, (Вахит Имамов, “Нәзер", ТКН, 1991, 111 бит.)
АСАУ сүзен өстәү сорала. Усал, тешләк ат. "Монгол аты, пони дисән. зуррак, Асау күренә, йома колагын" (Нури Арслан, “Казан Утлары "№ 9, 1985, 53 бит.)
АУАКАны өстәү турында уйлашырга иде. Авыз ачып карап торучы адәм Чистай ягында әйтәләр.
АЧЫЙГЫ — әрнү, сызлану, иңрәү. “Йөрәк ачыйгысы белән мин шул турыда уйлап баш ваттым” (Әнәс Галиев, “Казанутлары", № 7, 1994, 25бит.)
АНДЫШЫП (йөрү). Анларга, төшенергә теләп "Колагыңны салып, бик андышып йөрс", (Хәсән Сарьян, “Нокталы өтер”, ТКН, 1990, 105 бит.)
БАГЫМСЫЗЛЫК — бәйсезлек. (Ринат Мөхәммәди ев, “Утлы таба өстендә", 1996. ТКН. 49, 62 битләр. "Татарстанның базымсызлыгы Казанда игълан ителсә дә, Мәскәу аны танымады ", "Базымсызлык хакында суз чыкканда бу залның нинди нәфрәт ташкынына әверелгәнлеген заманында Татарстан Югары Советы Рәисе булып эшләгән Фәрит Мөхәммәтшин да яхшы белә ”.)
БАЗНАТ (итү) — кыюлыгы җитү, җөрьәт кылу, "Евтушенко булса кирәк, хәтта Анна Ахматованың шигырьләрен кул эше дип атап, язып чыгарга базнат итте" (Наҗар Нәҗми. “Казан утлары ”, № 8. 1996, 176 бит Зәки Зәйнуллин. “Казан утлары, №, 1991, 55 бит.)
БАЛӘЗАТ — шәхсән үзе, лично. Кәрим Тшгчурин. ("Мәрҗәннәр" ТКН, 1967, 70 бит.)
БАРЫМТА — ят хужаларнын малларын куып алып китү өчен һөҗүм итү. “...
барымтага килгән һәртөрле юлбасарларын юкка чыгара торды (Нурихан Фәттах. “Сызгыра торган уклар ". ТКН, 1991. 687 бит )
БИЛТӘК — тел кимчелеге булу, кайбер авазларны кирәгенчә әйтеп җиткерә алмау, бозып әйтү. (Барлас Камалов)
БОРАЛАК — вертолет
БОРМАКАЙ — фикерен тиз үзгәртеп, әле болай, әле тегеләй уйлаучы, гамәл кылучы
БУАНАК — капкын жеп. “Нәзек тәпие кыл буанак җебенә уралган песнәк кебек. ” (Аяз Гыйләҗев “Йәгез бер дога". “Казанутлары". № 12, 1993, 12бит)
БӘКӘЛТӘШ — “Кашын да күзең, бәкәлтәшен дә үзен дигәндәй” (Гариф Ахунов — Н Исәнбәт. Фразеологик сүзлек, том 1, 363 бит )
БӘЛАБАШ — тормыш жае, чынбарлык белән исәпләшмичә, орды-бәрде яшәп, үзенә бәла-каза тудырып йөрүче, бүтәннәргә дә маза салучы кеше (Барлас Камалов )
БӘПЧЕТҮ — ташны су өстен ә берничә кат тиеп үтәрлек итеп ыргыту “Ык өстеннән ташлар бәпчетеп уйнадылар" (Гомэр Бәширов, “Җидегәнчишмә", ТКН. П китап. 1978. 121 бит )
БӘРЕК — үткен, чая. “Берек бул, күзенә кер” (Хисам Камалов, “Үлгәннән соң яздым “. “Казан утлары ”. № 10, 1988. 47 бит.)
БӘРХӘДӘРСЕЗ — аяусыз, мәрхәмәтсез, шәфкать белмәүче "Көл итәргә туры килде инде Кеше дигән бә[ хәдәгссз затны" (Зелфәт, ТКН. “Адашканболыт". 1990, 100 бит )
БӨКСӘМ — гәүдәнең төп өлеше “Бөксәмен чак сөйрәп Ъ&рн".(халыксөйләменнән )
БӨТӘҮ (яра) — уналмаслык, төзәлмәслек. “Аудан, сугыштан яраланып кайткан берәрсенен ярасы бик озак төзәлмичә, бөтәү ярага әйләнсә иң элек аны искә төшерәләр иде", (Нурихан Фәттах. “Сызгыра торган уклар" ТКН. 1991, 583 бит )
БҮШӘНЛӘНҮ — сәлперәю, купшаклану “Олыгаюдан бүтәнләнгән йөзе алсулана барды”, (Атилла Расих.)
ВАКЫФ — фонд. “Сара Садыйкованын мәдәни-хәйрия вакыфы” (“Казанутлары ". № 11, 1996, 168 бит )
ВУРДАЛАК — убыр, өрәк. (Ф Кәрим. “Разведчик язмалары" ТКН. 1954, там 3.)
ВӘНӘКЛӘНҮ — күнегү, гадәтләнү "Елгада кер чайкап вәнәкләнгән иде Бибигайшә" (Шәриф Хосәенов “Казанутлары". №2. 1990, 96бит )
ГАЙБӘТЛӘШҮ — үзара гайбәт сөйләшү "Гайбәтләшеп алырга да өлгерделәр", (Нурихан Фәттах. “Сызгыра торган уклар". ТКН. 1991. 145 бит)
ГҮЛБӘЧ — аралык. Гүлбәчтән Сөембикә килеп чыкты" (Гомэр Бәширов. ‘Җидегән чишмә". Пкитап. 1978. 63 бит.)
ДАСТЫЙН (буйлы). “Дастыйн буйлы егет" (Флус Латыйпов. “Ак-карагатимәскә". ТКН. 1992, 123 бит)
ДИМ-ДӘЛАЛӘТ — агитация-пропаганда, коткы
ДУЛМА — ваклап тарттырып, дөге белән катнаштырылган ит. (Атилла Расих)
ДӘМНӘҮ — тәмен җиренә җиткерү Чәйне бераз томалап, дәмнәп алабыз" (Әхмәт Фәйзи Әсәрләр, 111 том. ТКН, 1966, 316 бит.)
ДӘҮБӘК — зур, таза, көчле сукса тимер өзәрдәй дәүбәкне нигә җитәкләп йөртергә кирәк ’” (Әхәт Сафиуллин. "Фәрзанә ". “Аргамак ",№ 5-6. 1996, 58 бит )
ЗӘРГӘР — алтын-көмеш остасы, асылташлар эшкәртүче. "Мәмләкәтнең иң оста зәргәре исемен күтәрүе генә җитмәгән " (Флус Латыйпов. “Хыянәт". “Казан утлары", № П. 1991. 65 бит )
ИКЕНЧЕ ТОМГА:
КАЛ КАЮ - калкып, тырпаен тору "Колагым кдлкаел тора" (Шәехзадә Бабич. "Зәңгәр җырлар", ТКН, 1990, 413 бит )
КАМ-МӘМЕР (килгәнче) - тәмам исергәнче "Кам-мәмср килгәнче сыйландык" (Аяз Гыйләҗев, “Казан утлары ". -At 12. 1993 )
КАНДЫРУ — канәгатьләндерү Сусынны, теләкне кандыру
КАРМАЗИН — кызгылт төс "Безгә дөнья кармазин Безгә дөнья ал да гөл днмәктән" (Нәкый Исәнбәт. Фразеологик сүмек. тач 1. 154 бит )
КАТМӘЛ — тиз арада, ашыгыч. “Катмәл генә кирәк булсаң, мин тамак кырырмын" (Мөхәммәт Мәһдиев. “Ут чәчәге", ТКН, 1980. 44бит )
КИРМӘН — ныгытма, крепость.
КОДЫРАЮ — масаю катыш ирәю, һавалану, кәперәю “Әтәч түгел, беркет диярсең, инде дә кодырая тавык янында, инде кодырая” (ЗәкиЗайнуллин, “Казанутлары". Hs4, 1991. 20 бит.)
КУЛ ТАБЫН — поднос. (Таһир Таһиров, “Аһ, шул Ислам", “Аргамак", № 3-4, 1992, 44 бит.)
КУЛЧАТЫР — зонтик. ‘ кулчатыр булмау, бигрәк тә яңгыр койганда, бик кыен хәл”. (Рәүф Бәхтияр. “Сукбай маҗаралары", “Аргамак " № 1, 1996, 55бит )
КЫЕРЛАУ — "Утны кыерлыйлар. Нигә9 Янгынны сүндерү өчен" (Рәфкать Кәрами, "Ындыр тулы кибән ”. ТКН. 1992, 263 бит (янган бүрәнәләрне, такталарны таратып ташлау.)
КҮЛЕМнсң өченче мәгънәсе — вакыт арасы. “Бер күлем арасында (әни) арбага якын көлтә ура” (Риза Ишморат, “Гомер сукмаклары", ТКН, 1987, 27 бит)
МАЛ ТАШЫР (ир) — байлык табучы (Тәлгат Галиуллин, "Тәүбә "романы, “Казан утлары ”, № 1, 1996.)
МАХЫ (бирү, бирмәү) — алдану-алданмау, сынату-сынатмау
МОНДАР — могҗизалы зат, моңга үтә бай кеше (Марсель Галиев, “Догалы еллар". “Казан утлары ", №9, 115 бит.)
МӘМЕРҖӘ — чокыр-чакыр “Зур, тирән мәмержәләр кар белән тигез җиргә әйләнгән". (Галимҗан Ибраһимов Өч томлык, том 1, 400 бит )
МӘС (итү) — кинәндерү, ләззәтләндерү. "Җәй һавасы., аны тәмам мәс итте" (Аяз Гыйләҗев “Балта кем кулында?" "Казан утлары", № 8. 1990, 103 бит.)
МҮЛЕК — озынборын яралгысы, русчасы — мотыль. "Мүлск йоткан чабакны йотты чуртан (Нури Арслан. “Казанутлары", № 10, 1986. 3бит.)
НЫКЫШЛЫК — чигенмәүчәнлек. үҗәтлек, хәтта мәгълүм базулык " .. үз-үзенә ышанган бер ныкышлык белән кыстый”. (ГарифАхунов. “Казанутлары", N° 1, 1987, 94 бит.)
ОЕШның икенче мәгънәсе Оеш — гаилә гаҗәп үзенчәлекле социаль оеш ул (газетадан).
ОЧЛЫМ — шлем. (МөсәгыйтХәбибуллин, "Аллаһы бүләге", тарихи роман, “Мирас”. № 1-2. 1996.)
ПЫРКУ — күзгә бәрелеп торган кыска. "Пырку итеп чәчне кистерәбезме’" (Рифә Рахман. “Аргамак ". N° 3. 1996, 51 бит.)
САБЫРга өстәп: сабыр канаты сыну
Сынды сабыр канатларым. Сабыр италмам инде (Жыр).
САДАК — ук савыты. "Менә тагын салатыннан уклар алды" (Марсель Галиев, “Казан утлары ”, А*> /, 1997.163 бит.)
САЛАМТОРХАН — мактанчык, кулыннан эш килмәсә дә һаваланып, шапырынып йөрүче. Кеше эшен тикшереп картаючы саламторхан" (Кәрим Тинчурин. “Мәрясәннәр". ТКН. 1987. 58бит)
САН-САВЫР — гәүдә, буй-сын "Сан-савырларын тыгызлап, тән җөйләрен белендереп кигән модный чалбарлары. ”, (Нәкый Исәнбәт. "Татар теленең фразеологик сүзлеге". 1 том. 318бит.)
САРАТАН — июнь ас, чәчәк ае.
СИЛӘЗӘН — ата үрдәк.
СЫКТЫЙ (сагыз) — нарат бүрәнәдән яки тактадан сыгылып чыккан чәер, сагыз "Сыктый сагызы да кипмәгән саргылт капка” (Мөхәммәт Мәһдиев. “Ут чәчәге ". ТКН, 1980. 42 бит )
СӘЛАМ ТОРУ — аягүрә торып сәламләу "Болар килүгә гаскәрләр сәлам торалар" (Гаяз Исхакый, “ОлугМөхәммәт", “Мирас”N° 1. 1991.)
СӘРМӘҮ (капшап тою). "... машина тәгәрмәчен аяклары белән сәрмәп баса- баса җиргә төште" (Зәки Зәйнуллин. “Казанутлары". N°4, 1991.)
СӘҮГЕЛДЕК — хатирәле бүләк, берәр илдә, берәр шәһәрдә булу истәлеге итеп ясалган нәфис эшләнмә, сувенир (Җәмил Зәйнуллин. "Шәһри Казан ” № 30. 12 февраль. 1991, 4 бит.)
хәзинәгә естик ӘЛЕ... 153
ӨЧЕНЧЕ ТОМГА:
ТАРАМА — нәрсәнеңдер күп булып сибелеп яткан, үскән урыны "Артта жәй. артта хуш исле Җиләкле тарамалар. Уйларым тарамалар күк Бу җиргә таралганнар' (Сибгат Хәким.)
ТИПКЕНнсн өченче мәгънәсе: кимсетелеп, кыерсытылып яшәү "Ата-анасы үлгәч, малай кеше типкенендә калды". (Барлас Камалов.)
ТӘКЕНҮ “(ташы) — әйбәт кенә эш майтарганда каршылыкка очрап, тукталып, аптырап калу
ТҮНТӘРЕШ (ТҮҢКӘРЕШ) — переворот “Әллә инде илдә контрреволюцион түнкәреш булган9” (Ибраһим Сәләхов. “Казан утлары". Ns 4. 1988. 29 бит)
УКЫЛЫШЛЫ сүзен өстәргә иде Ждаел, мавыктыргыч, кызыксынып укыла торган.
УШСЫЗ — сүз әйтер жас калмау “Ильясның кинәт тслсез-ушсыз калуыннан файдаланып...” (Илдар Ни замов, “Мәхәббәт хакы", ТКН. 1986, 55 бит.)
ХАНТАМА — бар булдыгы: уй-теләкләрс, омтылышы, ниятс-ымсынуы. “Мусаның инде бөтен хантамасы озакламый булачак сәнгать-әдәбият бәйрәменә юнәлгән иде' (Шәйхи Маннур. “Муса". ТКН, 1968, 24 бит )
ХӘЙРЕ ХАҺ — Яхшы теләктә. “Мин сезгә хәйрс хаһ, шагыйрь! (Әхмәт Фәизи Әсәрләр, 111 том, 115 бит)
ЧЕМКӘ — кечкенә ботак, тармак. "Сындырып алып кил әле шуның бер чсмкәссн' (Гурий Тавлин, "Йолдызлар белән янәшә", ТКН, 1971, 57 бит.)
ЧУМАРЛЫКНЫҢ икенче мәгънәсен өстәргә — Кешебуе күренмәслек су яки кереп югалырлык биеклектәге үлән яки иген (төшеп чумарлык, кереп чумарлык )
ЧУРАУ — чуалту, тузгыту “Кара алашанын ялын чурый бит (Марат Әмирханов “1 аш һәйкәлләр", ТКН, 102бит.)
ЧЫДЫЕ (бетә) — түземең, чыдамын бетә. (ФлүсЛатыйпов, “Ак-карагатимәскә". ТКН. 1992, 119 бит)
ЧЫТЛЫМ — бер бөртек тә, бер тамчы да, аз гына да. "Бу төнне өч кешенен күзенә чытлым да йокы кермәде" (Роберт Батулла, “Сөембикә кыйссасы", "Казан утлары, N 9, 21 бит.)
ЧЫТНАЙ (ак) — абсолют ак, тоташ ак, жете ак. (Саба-Икшсрмә төбәгендә кин таралган.)
ЧӨМӘКӘЙ — мөлдерәмә тулы, түбәләмә Чиләккә бәрәңгене чөмәкэй тутыру
ШӘЛКЕМ — тупланма, цикл.
ЫКСЫМ — җиренә җиткереп "Бик ыксым егеткә охшыйсыз", (Хәсән Сарьян. “Туган як хикәяләре". ТКН, 1972, 145 бит.)
ЫЧКЫМ — үзенә үлчәп теккәндәй таман. чак булу (Нәкый Исәнбәт, “Татар теленең фразеологик сүзлеге ", ТКН. 1990. П том, 123 бит Шәйхи Маннурдан алып кертелгән )
ЯКМЫШ — күзикмәк, кыстыбый
ЯРМАК — нәрсәнеңдер ярылган кисәге Икс ярмак бәрәңге
ЯУРЫН — янбыз. "... ат яурынын кочакларга күнеккән кәкре аяклары". (Ркаил Зәйдулла, “Казанутлары", № 1, 7бит.)
ӘВЕРНӘ — хедер (комбайн әвернәсе (Җәүдәт Дәрзаманов. “Җир авазы ". ТКН. 1987, 87 бит )
ӘРЕПТӘШ — әнгәмә-бәхәстә катнашучы. "Әрсптәшләрс белән принципиаль бәхәсләрне озак еллар дәвам иттерергә сәләтле иде (Риза Фәхретдин “Казан утлары ". № 1, 1984, 156 бит)
ӘСӘРТӘ — "Клубыбыз иске бер амбар әсәртәсс" (Гурий Таллин, “Афәт ". ТКН. 1996, 100 бит )
ҖИЗКАЛФАК - урман кошы
ҖИСЕМСЕЗ САГЫМ - мираж
ҖӘЯ К - яңак. (НәбиДәүли "Казан утлары". № 8. 1985.)