ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
Хыялның чыны — яшьлектә
‘Чибәрлек — яшьлек юлдашы.
•Матурлык — яшьлек алтыны.
*Кыз гомере иртәнге чык — балкып ала да оча...
•Керфеге белән йолдыз тузанын сөртә!
•Көзгесе дә чибәрләргә карарга ярата.
4 Түбән очтан югарочка күз кысканны тоялар
•Дию пәрие диләр иде, бию пәрие дә бар икән!
•Матурлыкның күзгә кереп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.
•Качкан кызга карыйсы килә, япкан ашны татыйсы килә.
•Узганда бер күз төшерү өчен дә яратканны сайлыйсын.
•Чибәрләр — үтә ялтырап атылган йолдыз сыман.
•Тан — көннең алсу йөзле кыз чагы — тиз үтә, тиз уңа.
•Яшьлекнең матур төш икәнен "уянгач” төшенәсең.
•Яшьлек минутлары белән еллар буе хушлашасын.
‘Йөгер яшьлек киләчәккә — мин сиңа кызыгам һәм алкышлыйм
Адәм баласы яратыр өчен яратылган
•Ярату сүзеңдә яр да, яра да бар!..
•Мәхәббәт жиде ятны үз иттерә, сигез үзне оныттыра.
•Күпер — ярларның бер-берсенә сузылып тоташкан куллары.
*Ин матур кеше — яратып баккан кеше.
•Ярату — күңел жылыңны кушып карау.
•Салкыннарның яратканы булмый.
•һәр яшьлекнең үз мәхәббәте, һәр мәхәббәтнең үз жыры.
•Борынгы әби-бабайлар да үбешә белде микән9
•Мәхәббәтсез үткән көннәр — атмаган таңнар.
•Сөйгән ярлы кеше — иң бай кеше.
•Мәхәббәт белән нәфрәтнең уртаклыгы шунда — сәбәпләре истән чыкмый. Мәхәббәт ажаганнары күңелне балкыта.
•Балдыз — бал кыз!
•Ятка калган ярларда ят оныклар үсәдер...
•Яна туган бала дөньяны елап яулый
•Бала йоклый — анага ял.
•Йөзләгән баланы караган, үзенекенә вакыты калмаган.
•Бала — балласт түгел, канат ул.
•Ятим бала иртә өлкәнәя.
•Үги бала яна әнисеннән өлкәнрәк тә була...
Ахыры Башы быелгы 1. 4 саннарда
‘Бармакларда балдаклар да бар, җитәкләргә бала гына юк. •Сәфәрдә озаграк йөрсәң, хатынын да кыз булып күренер •Бала күзен әти ача.
•Әтиләр күзен бала йомдыра.
Ак кәгазь мәгънә вәгъдә итә
•Кәгазь битенә кызыллык китермә
•Кайсы китапка караганда да ак кәгазь мәгънәлерәк.
•Каләм кәгазьне сагынган — ничек сыланып-сырпаланып йөри' •Каләмен тирләсә, укучың тиргәмәс.
•Язучыны халык вөжданы тудыра.
•Шигърият җаны халыкта.
•Халык җаны иманда.
•Язучының бәхете үзен онытып, ил-көнне кайгыртып яшәүдә.
•Үзеннән канәгатьсезлек — яна ачышларның башы
•Керфек очындагы күз яшен каләм о>гына төшсен.
•Талантлы әсәр — канатлы, биектә булыр.
•Сан да — талантны күрсәткән сыйфат
•Беренче шигырьләр калды яшьли сөйгән яр сыман...
•Остара бара, чын тормыштан ераклаша бара шигърият
•Кайсы шагыйрьнең гомер юлыннан бер юл шигырь дә калмый •Тере агачтан ясалган кәгазь, начар әсәр язгач, җансыз агачка әйләнә. •Гонорар алса гонорлы була.
•Кулъязмасыннан аякларын таныйсың...
•Авторы бар әсәрнең, әмма атасы-анасы гына юк.
•Горурлык дәрәҗәсе сәләтеннән дә югарырак.
•Сүзең эчендә үзең бул!Халык иҗаты — бабаларның оныкларга юллаган рухи васыяте.
•Табышмак — җавабын табасы булганга борынгыдан килеп житкән.
•Зирәклек — сүзнең канаты, фәлсәфә — дәрманы.
•Мәзәк ул җитми мәгънәсе булганда гына кызык.
•Тырнаклар эченә эләккән юаш сүз...
•Сүзлек — ин оста тылмач.
•Музыка теленә күңел тылмач.
♦Син жыр көйлисең, жыр күңелне көйли.
* Ал арның морҗасы да җырлый1
•Атказанган тамашачы.
•Гади артистлар күпме!
Юл сукмактан башлана
•Бергә кушылган сукмаклар юлга әйләнә.
•һәр сукмак та юлга әверелми
•Юлчыга юл иярә.
•Тигездә юллар туры.
•Бормалы юллар хәйләкәр
•Юра улының юлы урау.
♦Япан кырда багана да юлдаш — чыбыклары кешегә тоташкан •Тауга менгән саен офыклар чигенә
•Тауда курыксаң — туктау хәерле.
•Вокзал — вак ял урыны, эресе эләкми.
•Дөнья — вокзал, кемнең поезды кайчан китә...
Дошманлык чыганагы — күңел сукырлыгында
•Күзен нәфрәт томалаган адәм явызлыкны жңңел эшли.
•Җәнҗаллык итә — җаны ял итә...
•Өзелеп яратканнар бар.
•Өзеп ташлардай дошманнар да юк түгел...
•Күңелгә шырпыдай кадалган сүз кылчыклары...
•Бездән күпсенгәннәр сез азсынырлык түгел.
•Мәкерле янында хәйләсез булмый.
•Дошманның, ялагаена караганда, явызлыгы йөзенә чыкканы хәерле.
•Ерактагы белән дус, күрше белән тыныша алмый.
•Кем күңелендә дуслык чәчәге үстерә, кем — шайтан таягы...
•Шомлы заманнар тарихын шымчылар яза.
•Атаклылар тормышын шымчылар шәбрәк өйрәнгән.
•Сафлык турында сафсата сата сатлык.
•Сатлыкның шатлыгы юк.
•Дошман арткан саен дуслар кадерле.
•Дусларда әсирлектә калган чак та була.
•Озак яшәгән кешегә ялгызы күңелсездер...
Картлык яшьлектән башлана
•Картлык — пенсиягә җиткән яшьлек ул...
•Уртак яз да яшьләргә — бер, картларга икенче төрле...
•Картлык — яшьлектә тапканнарны югалту.
* Картая-картая хәтер тая, вакыт тиз шуа.
•Картлык — оныта, яшьлек — ота.
•Әүвәл ромашкалар гел актан иде, хәзер сарысы зуррак...
•Яшьлектә — дөньяның чибәрлеге.
•Картлыкта үз чибәрлеге дә юк.
•Өлкәнәю өлкәсенә эләктек.
•Вакыт-сынчы адәм атлы әсәрен башта матурлый, аннары — боза..
•Пеләшләр теләктәшлеге — пеләштәшлек.
•Коелган чәч агармый.
•Бакыр башта — көмеш чәч...
•Карчыкның тавышы йомшак, карты колакка каты.
•Көчең кимегән саен эшен арта.
•Үзең картаясың, кимчелекләр яшәрә.
•Яшьлекнең көче зур эшләргә җитә, картның, көче яшәүгә китә.
•Айгыр кыланышы алашага килешми.
•Картайгач чәчәк тә күршенеке, кызлар да кешенеке.
•Уртак хисләр яшь аермасын яшерә.
•Төш күрергә күзлек кирәкми.
*“Мин сине гомергә ташламам”, — диде туксан яшьлек егет.
•Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый.
•Яшәү артыннан чапканда әҗәл чабудан тарта.
•Картлык әкрен атлый да, вакыт узып китә.
Эш сыекланса, сүзләр куера
“Җыелыш бара — эш тора...
*Сүз боткасы, фикер шулпасы.
“Трибу « аданлык.
“Авызының биге юк, сүзләренең чиге юк.
“Сүз — бозау имезә.
■“Сөтләтә дә бирсәче!
“Күпнең кадере аз.
“Сүзенең атасы-анасы юк — зинадан туган.
•Телеңә сөял үсмәсен.
“Чүбек чәйнәп май чыкса, эшләр майлаган кебек барыр иде!
Турысын әйтүче яныннан кыеклап үтәләр
“Мактаганда дәшмисең, тәнкыйть тигәндә тыелу читен.
“Сүз чыбыркысы сүс чыбыркыдан әчерәк.
“Ач карында тавыш күп була.
“Буш тамак каты кычкыручан
“Саклана-саклана куркакка калган.
“Кычкырып пышылдаган, инде пышылдап кычкыра.
“Кабынып карамаган — януны аңламас.
“Кешенең иң аз белгән кешесе — үзедер.
Иренү — ялкаулыкка ашыгу
“Эшчән кояшта эшли, ялкауга күләгәдә дә эссе.
“Ялкауның язы соңарыр, кышы иртәләр.
“Кем — үркәчкә. кем — корсакка май-мая жыяр.
“Ялкауның сәгате алда булыр — ашка ашыга
“Бу адәмнең үзен танымыйм, бүксәсен кайдадыр күргән күк.
“Ялкауга бал кортлары да эшләми, тырышка гына җыялар.
“Рухы сәламәт эшсез яши алмас.
“Туң җанны тун да җылытмас.
“Ялкау озак яшәргә дә иренә.
“Мәнсезгә эш тәмсез, дөнья ямьсез.
Комсыз ком ашар
“Авызын ачса, үпкәсе күренми — алтын тешләр томалый.
“Бармагы үзенә таба кәкре, кармагы — бүтәннәргә.
“Саранлыкка ул бик юмарт.
•Саранны сынау кыйммәткә төшә
•Бирән бирәм димәс
•Оятсыз оялуына исәп тотып алдый
“Комсыз корсагы белән абынган.
♦Көя дөяне дә ашап бетерә ала.
♦Саклык — саранлык түтел, җыйнаксызлык — юмартлык түтел.
*Сан артыннан куып сайсызга калган.
♦Сараннан күп нәрсә кала, мәгънә генә калмый.
♦Мие мин-минлек белән мөлдерәмә.
♦Үзен күрсәтергә тырышканнын күләгәсе дә зуррак.
♦Баш миенә дан йөгергән.
♦һавалар җылына, кешеләр салкыная.
♦Мокытлыкка юк кытлык.
Әхлаксызлан имансыз туа
♦“Жүләр сатып йөрдек”, диләр — яхшы атларын сатканнар.
♦Гәүдәгә төп кебек, үзе — төпсез...
♦Чибәрлеге чикледер, оятсызлык чамасыз.
♦Ярты сәгатьтә куен сәгате эшләп алган хатын.
♦Акыллы кеше акыл җыяр, тилегә генә җай чыкмый.
*Буш кешегә ни тутырасың?
♦Пычак — сөзгәк кеше кулына күчкән мөгездер.
♦Дөньяга сыймаган ике тәкә башы бер казанга сыйган.
♦Файдалы үләннәрне таптап файдасыз адәмнәр йөри.
♦Ана үз тормышы яхшыру гына җитми, бүтәннәрнен кайтыш булуы да
кирәк.
♦Үзле балчыктай ябышмак үзсүзле.
♦Пычрак чистаны өнәмәс.
♦Яман сүз яман күздән туа.
♦Тәмсез телдән тәмле телмәр тумас.
♦Тышка чыккан явызлыктан яшерен этлек яманрак.
♦Кешенең өчтән бер өлеше су.
♦Берәүләрдә анысы да болганчык.
♦Карак иректәге гомерен урлый.
♦Кыңгыр эш кыңгыраулы.
♦Кояш түбәнәйгән саен күләгәләр зурая.
Эчмәгән аракы дарудан файдалырак
♦Эчсә — чама белми, эчмәсә чара белми.
♦Эчмәсә — эшли алмый, эчсә — эше бармый
♦Ана сөте белән кергән акыл ата аракысы белән чыккан
♦Авызыннан аракысы кипмәгән.
♦Буш вакытта — буш шешә, буш кеше.
♦Аракылы башта кайнар уйлар чажылдап сүнә.
♦Бер йөз грамм — кешене икейөзле игә.
♦Аракы ашказанын да, баш казанын да боза.
♦Кызмача каләм аек җырламас.
♦Лаякыл айнык.
♦Көн дә эчкәч, эчкечеме-түгелме икәнен ничек беләсең?
♦Йотып алган — ятып калган.
♦Аракылы башта — аркылы уйлар.
1987 елга хәтле.