Логотип Казан Утлары
Эссе

ГОМЕР ТӘЛГӘШЛӘРЕ

Тәнкыйтьче, язучы һәм әдәбият фәне галиме Талгат Нәби улы Галиуллин 1938 елның 20 июлендә Татарстанның Норлат районы Кычытканлы авылында туа Күрше авыл Яңа Әлмәттә унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәрендә заводта эшли 1956 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факульте-тына татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә аны уңышлы тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук бүлекнең татар теле кафедрасында ассистент булып эшли 1962 елдан 1965 елга кадәр Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара
1965 елда Т Галиуллинны .Алабута педагогия институтына эшкә күчерәләр Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку. гамәли дәресләр алып бару тапшырыла 1967 елдан 1971 елга кадәр шул институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, 1971-1986 елларда ректоры булып эшли Ул эшләгән чорда институт уку-укыту өлкәсендә. фәнни юнәлештә зур уңышларга ирешә тутыз факультеты булган беренче категорияле югары уку йортына әверелә Тәлгат Галиуллин галим буларак та шул чорда җитлегә
1968 елда “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты" дигән темага
кандидатлык 1981 елда Алма-Ата шәһәрендә 20-30 нчы еллар татар поэзиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый 1983 елдан — профессор
Казанга кайтып берничә ел Казан педагогия институтында эшләгәннән соң. аны Казан дәүләт университетына чакыралар һәм татар филологиясе тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасын оештыруны тапшыралар 1988 елдан бүгенгә кадәр ул шул факультетның деканы һәм кафедра мөдире
Тәнкыйтьче буларак. Т Галиуллин матбугатта алтмышынчы еллар уртасында чыгыш ясый башлый "Казан утлары " журналында шул чорда аның "Балладаларыбыз турында" Поэманың барыр юллары'. Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша' X Туфан, С Хәким. И. Юзеев, Ш Галиев. Р Файзуллин. Р Харис иҗатларына багышланган, күзәтүләргә бай. фәнни әзерлекле мәкаләләре дөнья күрә Алтмышынчы-сиксәненче еллар поэзиясенең үсеш үзенчәлекләрен ачуга багышланган бу тикшеренүләр соңыннан "Яңа үрләр яулаганда' “Еллар юлга чакыра “Безнең заман — үзе җыр “Шагыйрьләр һәм шигырьләр Дәвамлылык “Гомер учагы" кебек җыентыкларның нигезен тәшкил итә “Здравствуй, поэзия" исемле китабы Мәскәүдә, “Современник" нәшриятында басылып чыга Татар поэзиясенең 1941 елга чаклы үсеше "Социалистик реализм юлыннан" һәм Дыхание времени исемле гыйльми монографик хезмәтләрендә яктыртыла
Бу хезмәтләрендә аның төп максаты — татар поэзиясенең тиңдәшләре
рус әдәбияты буенча лекцияләр уку. гамәли дәресләр алып бару тапшырыла 1967 елдан 1971 елга кадәр шул институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, 1971-1986 елларда ректоры булып эшли Ул эшләгән чорда институт уку-укыту өлкәсендә. фәнни юнәлештә зур уңышларга ирешә тутыз факультеты булган беренче категорияле югары уку йортына әверелә Тәлгат Галиуллин галим буларак та шул чорда җитлегә
1968 елда “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты" дигән темага
кандидатлык 1981 елда Алма-Ата шәһәрендә 20-30 нчы еллар татар поэзиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый 1983 елдан — профессор
Казанга кайтып берничә ел Казан педагогия институтында эшләгәннән
арасында тоткан урынын ачыклау укучыларга яхшыны уртакулдан, ачышны үзешчән сорылыктан аерып күрсәтү Нәкъ менә шул ноктада тәнкыйтьче Галиуллин укытучы-педагог белән кушылып китә Чынлыкта ул республикабызда укытучылар әзерләүгә зур өлеш керткән олы шәхесләрнең берсе Тәнкыйтьче, әдәбият галиме, академик (Россия гуманитар академиясе академигы, 1995) Т. Галиуллин, соңгы чорда публицистика һәм проза өлкәсенә күчеп, үзен үзенчәлекле язучы итеп тә танытты. Аның иҗаты тулысы белән диярлек бүгенге көн проблемаларына багышланган Замана балалары (1993) китабы публицистика белән сәнгатьлелек бөркәшүенең уңышлы тәҗрибәсе булды Автор бу әсәрендә Татарстанның элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре турында исем-фамилияләрен әйтеп, аларның кылган гамәлләре турында үзе уйлаганны күңелендәгесен ачыктан-ачык бәян итте соңгы дәвердә әдәбиятыбызда сүрелә төшкән тәнкыйди рухны яңартты 'Дәгъва' (1995) әсәре күпмедер дәрәҗәдә 'Замана балалары ~ның дәвамы булып тора Т Галиуллин, шу,кан ук. үзен хикәя жанрында да уңышлы эшли алырдай әдип буларак танытты (“Кияү". “Спид вә мәхәббәт", "һавада татарин 'Колюнчик' һ б); күпчелек хикәяләренең нигезендә тормыштан аерым алганда, автор озак еллар дәвамында эшләгән Алабута якларында булган гыйбрәтле хәл-әхвәлләр ята ('Туган көн 'Урман хуҗасы". “Ниткән хат ул", һ.б) Язучы сурәтле фикерләвенең слүбенең төп үзенчәлеге — үткәндәге вакыйгаларга бүгенге көн күзлегеннән килеп бәя бнрү. җиңелчә киная, ирония юмор төртмә тел. җорлык Соңгы елларда Т Галиуллин үзен роман жанрында да сынап карады “Тәүбә" (1996) әсәре бүгенге катлаулы чорыбызны җанлы тасвирлавы, истә калырлык образлар шулай ук ироник тел ярдәмендә хикәяләве белән үз укучысын тапты Аның дәвамы — "Элмәк ' әсәре. Казан утлары нда (1997) басылып чыгуга, укучыларның игътибарын җәлеп итте
Тәлгат Галиуллин — 1972 елдан Язучылар Берлеге әгъзасы Төрле елларда ул — “Почет билгесе" ордены, медальләр белән бүләкләнде 1993 елда "Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе" дигән ә 1997 едда әдәбият өлкәсендә Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булды Ул шу.хай ук бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Габдулла Тукай җәмгыятенең Президенты ГОМЕР ТӘЛГӘШЛӘРЕ
Истәлекләр урамына кергәндә...
Гомерлеккә хәрби хезмәткә алынган солдат шикелле — кире кайтмаска, дип, үткәндә калган балачак хатирәләре — күңел көзгесендә яңара. Анда миңа бик тә якын, кызыклы кешеләр яши. Алар могҗиза ияләре, күрәзәчеләр түгел, синең, минем шикелле гади, гадилекләре белән бөек, олуг шәхесләр.
Галиҗанәб вакыт Шәрифләренең кайбер исемнәрне, сөенечле йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар. Әмма сәхифәләрнең беришесе, борынгы рәссамнарның хәзергәчә сере ачылмаган буяулары белән язылгандай, күңелдә мәңгегә урнашып кала. Хәтта синең теләк белән санашмыйча да. Истәлек язу өчен сынны, булганны кун*л күзе, хәтер белән күрү, иңләү генә җитми, аларны акыл казанында кайнатып, җиз иләк аша үткәрәсе була.
Кызыклы шәхесләр, фикерле кешеләр, күрә, аңлый белсәң, һәр нәселдә бар, аларның барысы турында сөйләү, язу мөмкин түгел.
Тарих — булып үткәнне өйрәнә, әдәбият исә булуы ихтимал хәл-әхвәлләр белән
эш итә, дигән караш яши. Әмма дәһшәтле, вә фаҗигале XX гасырда тарих белән әдәбият, чынбарлык белән сурәтле фикерләү бик нык якынлашты, үзара керешеп, ялганып китте. Укучы уйдырма мифлардан, ясалма, чынбарлыкны бозып, берьяклы күрсәткән әсәрләрдән туйды. Әдәбиятта күргән, белгән, үз башыннан кичергән, һич югында ишеткән вакыйгаларга корылган әсәрләр, нәфис публицистика алгы рәткә чыкты.
Тәҗрибәм артык зур булмаса да, истәлек-хатирәләр, тормыштан алынган, яшәр көнебез тудырган вакыйгалар, кул бирешеп яшәгән кешеләр турында язганым бар. “Хәзер һәркем истәлек яза, үзен күтәрә, берсе дә бүгенге авыр, болгавыр көннәрне бәян итәргә алынмый”, — дип зарланучылар бар. Бу сүзләрдә дөреслек юк дип булмый. Ләкин хәзерге халәтебезне анлау өчен үткәнне белү дә кирәк. Рухи дөнья бер көндә генә туа, калыплана алмый.
Мин үзем яхшы белгән, башымнан узган хәлләр, дусларым, танышларым, үз дөньям турында гына сөйләргә җыенам.
Яшьлек, балачак еллар әүвәл бик еракта тоела, күзеңне йомып аласын да, үткәнеңне кичә генә булган шикелле хис итә башлыйсын. Бер шагыйрь: гомер үтми, без гомер аша үтәбез, дигән. Хак күзәтү.
Айлар артыннан еллар уза, яшьлекне картлык йөгәнли. Мәхәббәт хисе, сөю, сөешү сагышлары язгы ташулар кебек уза да китә. Ә су ага да ага... Яшь чакта бер үк суга ике тапкыр кереп булмый дигән гыйбарәгә ихластан ышана идек. Хәтер канатында үткәнгә әйләнеп кайтып була икән.
Истәлек-хатирәләр урамына чыкканда, мине, яшәп киткән кешеләрне телгә алу, кылган гамәлләре, сәер кыланышлары хакында сүз алып бару аларнын җанын рәнҗетмәсме, дигән сорау бимазалады. Өлкәннәрне, инде арабызда була алмаган шәхесләрне, дөреслеккә хилафлык китермичә, шул ук вакытта шомартмыйча, бизәмичә искә алганда, “үпкәләмәсләр” дип уйлыйм. Киләчәк буыннар үзләренең нигез тамырларын белергә тиешләр. Башкача җәмгыятьне явыз саранча болыты төсле манкортлар, тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән “нәселсез” адәмнәр басып китәчәк. Мисаллар җитәрлек.
Минем автобиографик язмаларым менә шул хакыйкатьләр турында уйландырыр дигән ышанычта калам.
Әлеге истәлек язмаларда мин вакыт-ара тәртибен саклауны күздә тотмыйм. Заманым тарихын язуга да дәгъва итмим. Чорымны, шуның бер вәкиле буларак, ремне ничек күрсәм, шулай бәян итәргә булдым.
Авылның рухы — мәңгелек!
Балачагым кайтып керде. Мөлдерәмә карый.
Кара әле. шайтан малай, Онытмаган — таный
Мөдәррис Әгъләм.
инем кендек каным тамган Кычытканлы йөзләгән, меңләгән татар авылларыннан бер ягы белән дә аерылып тормый дисәм, зур хата булмастыр. Үзгә яшәү урыннарындагы шикелле үк, биредә дә халык гомер гомергә иген игә, печән чаба, бәрәңге чүпли, нәкъ Тукай Былтырыдай, “алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә”, бәхетле елларны каһәрле корылык алыштыра, кемдер сәгате җиткәч, мәңгелек йортка күчә, аңа алмашка, шул ук язмышка дучар булачак нарасый туа, кемдер илаһи ләззәткә чумган көнне икенче бер бәхетсезен хатыны ташлап китә... Илдә барган зәхмәтле вакыйгалар җиле Кычыткан- лыга да килеп җитә: бик еракта, бөтенләй башка-үзгә милләтләр сугыша, ә ирләрне татар авылыннан алалар, еш кына кире кайтармыйлар, һич сорамаганны, әйтик, күмәк хуҗалыклар төзүне, хәзер шуларны таркатуны, юкка чыгаруны көчләп тагалар.
М
Тарих хәтере күренекле, шөһрәтле авылларны күп белә Тукай — әнисе, үзе туган, яшьлеге узган авылларны мәңгеләштереп калдырды. Юкса, Сосна Пүчинкәсе, Өчиле, Кырлай гадәти яшәү урыннары булып калырлар иде Шагыйрь аларны данга күмде, үстерде, дөньяга танытты Шулар янына сихерле матурлыклары, исләре, төсләре белән Яуширмә. Сыркыды, Пешлә, Мостафа авыллары килеп өстәлде. Аларнын йолдызын шунда туып-үскән Исхакый, Такташ, Ш Камал. Жәлилләр кабызды. Лермонтовны бирмәсә, Тарханны кем белер дә. Толстой яшәмәсә. Ясная Полянаны кем жиһаннын изге урыннарының берсе итеп санар иде икән9
Такташ Тамбов урамнарының илаһи көчен, серле моңын, куркыныч дәһшәтен, матурлыгын шигырьдә калдырды. Урманнары инде киселеп беткәндер, ә әдәбиятта алар яшәячәк, кешене һаман да тәрәккыятькә әйдәп торачак. Матурлык — мәнгелек
Йорт саны, кеше исәбе ятыннан мин туып-үскән авылдан күпкә кечерәк Күлле-Киме татар әдәбиятына берничә шагыйрь бүләк итте Сибгат Хәкиме дә бик җиткән иде, юк шул. авыл саранлык күрсәтми, сәләтле балаларын үстерә, күтәрә тора
Татарстаннан шактый еракта, күрше Башкортстаннын үзәгенә оялаган Каргалы, Дәүләкән авыллары, анда көн иткән нәселләрнең шәжәрәсен Ә Еники “Сонгы китаб"ында бәян итмәсә, без алардагы яшәеш, ижтимагый вәзгыятьләр турында каян белер идек9 Үзе. гаиләсе, аннан күтәрелгән затлы кешеләр белән таныштырып, язучы әчлакый-фәлсәфи карашыбызны кинәйтге, тирәнәйтте Тормыш безнен авыл, таныш кишәрлек, күрше вилаять белән генә чикләнми, дөнья матур, дөнья юш икән бит
Туфан гадәти бер мишәр авылы Иске Кармәттә үскән гөл-чәчәкләр- нен илаһи матурлыгын сурәтләп кенә калмады, аларны хисле, жанлы, тоемлы кеше дәрәжәсенә күтәреп жырлады.
Сибгат Хәким бер дүртьюллыгында татар шагыйрьләре не н ин гадәти, хәтта сәер исемле авыллардан чыгуына игътибар иткән иде
Кайдан татар шагыйрьләре’’
Катлап, мактап мин кул чабам: Талантлылар, ә үзләре Такталачык, Дүртмунчадан.
Яхшымы бу, начармы, бәя бирү, аныклау шагыйрь бурычы түгел. Ул булганны искәртә. Әйтте — бетте
Менә бу яктан караганда, кара урман эчендә, табигатьнен илаһи бер җирендә утырган, сәер исемле минем авылдан әллә ничә шагыйрь, һич югы көйче, артист, бигрәк тә биюче (кычыткан өстендә аякны озак тотып булмый, Шүрәле мәеле үрле-кырлы сикерәсең) чыгарга тиеш иде Әнә ут күрше авыллардан Габдулла Кариев, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Салих Маннапов кебек ничаклы алы шәхесләр, сәхнә, сүз осталары, җәмәгать эшлеклеләре күтәрелгән
Күрәсең, авылым халкы артык реалист, барлыгы белән җиргә, урманга береккән, яшәү өчен көрәшкән, айга карап, кошлар сайравын тынлап монланырга вакыты калмагандыр Ул авылга катлаулы исем эхпәп баш ватмаган, үзенсн беренчел килеп утырган, урман эчендәге аланында нинди үсемлек күпчелек булган, шуннан чыгып исемне дә биргән Кычытканлы Урысчага турыдан-туры тәржемә юлына басмыйча (“Крапивник" дип түгел), Кичкальня дип яздырган. (Кычытканның чеметеп альт, үзен хөрмәт иттерүе, сугыш һәм аннан сонгы чорда күпләрне ач үлемнән йолып калган ризык булуы, бик күп “тере" витаминнарны үзендә саклавы өчен ихтирамга лаеклы үсемлек икәнен истән чыгармыйк)
Яна урыннарны үзләштерүчеләр авылларына атама таба алмый интеккәннәр. шуннан тезелеп киткәннәр: Яна Әлмәт. Яна Әмзә, Яңа Карамалы. Яна Каргалы, Яңа, Урта, Кече Тигәнәле Иске Әлмәт Бөгелмә Әлмәте
Кычытканлы авылының янә бер “милли” үзенчәлеге — анын олы юллардан ифрат еракта, "җәһәннәм" читендә урнашкан булуыңдадыр
Аңа тиз генә зыярәт кылып кайтырга уйлаган беркатлы кешенең, алданганнан соң, тиз генә кияүгә чыгу турында хыялланган, ышанучан кыз бала көненә калуы ихтимал. Дөрес, барлык юллар Римгә алып бара дигәндәй, Кычытканлыга күп төрле хәрәкәт чаралары белән кайтып була. Тик жиңеле, ансаты миңа мәгълүм түгел. Иң ышанычлы саналган тимер юл белән кайтырга ниятләсәң, бер тәүлеккә якын кара вагонда дык-дык килеп иләнгәннән соң, район үзәге Нурлатка килеп тешәсен, аннан инде Кычытканлыга... нибары 60 чакрым юл кала. Әмма син атнасына бер-ике бара торган автобуска соңарган булып чыгасың һәм попутка эзли башлыйсың. Бәхет мәсьәләсе синең кайсы йолдызлык астында туганына бәйле.
Казаннан йәисә Чаллыдан кәеф-сафа корып, су юлы белән кайтырга уйласаң, рәхим итеп, Чистайда төшеп, шулай ук очраклы машиналарда 120 чакрым баганалы, тузанлы юлны үтәргә тиеш буласың.
Җомга көн кич белән, җинел машинаңа утырып сәфәр чыксаң. Саескан тавында паром көтеп кунып, борынгы Болгар юлына чыгасын да, Базарлы Матак, Алпар, Колбай-Мараса, Карамалы, Яңа Әлмәт кебек авылларга сәлам иңдергәннән сон, Кычытканлыга кайтып егыласын.
Әтрафлы мохитгә туган авылыңны яманлау, рәнҗетү кабул ителмәгән, һәркайсынын үз яме, матурлыгы, күңелгә ятышлы хикмәтләре бар. Берәү дә милләтен, ата-анасын, туасы ятагын сайлап ала алмый. Анысы Хак Тәгалә кулында.
Дөрес, күктән йолдыз чүпләп, көянтә-чиләге белән айда адашып калган Зөһрә кызга “запросто” күз кысып йөргән гаярь студент елларыңда, каникулларга кайтканда, тымызык салкыннарда, кар бураны уйнаганда яисә челләдә узгынчы машина, трактор, һич югында ат көтеп утырганда, бабайларны “карадагынай урман” эченә, кычыткан аланына килеп утырганнары өчен, яшерен-батырын гына “тәнкыйть утында” көйдергән чаклар булгалады. Беткәнмени Чулман, Нократ буйларында, Чистай тирәсендә, кара туфраклы, балыкка бай сулы, тал-тирәкле урыннар, һич югында тимер юллы Нурлат ышыгында берничә мен гектар чирәм җир табылмаган булыр идемени? Хәрәкәт “әсбабларын” көтү озакка китеп, суык, аяк аша үрмәләп, җелеккә, бәгырьгә менеп җиткән мәлләрдә, яшь зиһен үзенең кырыс катгыйлыгында чал тарихка ук кереп китә “Ерак бабаларыбызны әйтим инде, үзләре үстергән йөзем белән карбыз, кавын белән хөрмә тәмләп, рәхәтләнеп җылы якта каласы урынга, яшәү өчен җайсызрак, җәе, тиле яшьлек төсле кыска, кышы ялгыз картлык мәеле озын-озак төньякка күчеп утырганнар. Чаяланып киткән төрки телле хәзәрләр, вакытлыча бәйдән ычкынган гарәпләр белән уртак тел табып, иелгән башны кылыч кисмәс дип, буйсынган булып, Каспий, Азау диңгезе буйларында, Таман ярыматавында калып булмадымы икәнни? Бабаларыбыз авыр киләчәкләрен, язмышларын эзләп, Урта Идел буена менгәннәр Җылы якларда калган булсак, дөнья Президентлары үзләре безгә кунакка, кояшта кызынырга килерләр иде”.
Салкын кышлы якка күчеп килүләре өчен эчтән әрләсәм дә, туып- үскән җиребезне “бетереп” ташлавым белән артык кызып китүемне дә аңлыйм. Чит-ят җирләргә сәфәр кылганда, Татарстан табигатенең иннек- кершән якмаган кыз шикелле тыйнак матурлыгын, мул сулы елгаларын, болын-тирәкләрен сагына башлыйсын, Согуд Гарәбстанының ялангач таш юл, таулардан торган, бездә кызыл кирпеч сугарга гына яраклы балчыктан “ясалган” җирен күреп, 60 градуслы эссесеннән әлсерәгәч, үзебезнең май аенда гәүдәгә матурланып килгән укучы балалар, июньдә оялчан киленнәр, июль-августта тәненә сыеша алмаган хатыннар кебек гүзәл, төс-бизәкләргә бай табигатебезне юксынасың, сагынасың. Без әле аның кадерен белеп бетермибез!
Җиребез куенында шифалы су чыганаклары бик күп икән. Ә без, хакимият башлыкларын, башка дәрәҗәдәге җаваплы түрәкәйләрне, су эчәргә, көчләп диярлек Чехиягә озатабыз. Шул чыгымнарны үзебезнең
җирле санаторий-курортларда калдырсак, жөмһүриягебездә әллә ничә менә дигән ял урыннары тернәкләнер иде. Ульян өлкәсендә “Ундор” (“ындырдан” үзгәртелгән) ял йорты бар Суы ифрат файдалы, диләр Рекламасы заманча дәрәжәдә куелган, күрәсен Бу санаторийда Татарстаннан, шул тирә як кешеләре, бигрәк тә “кара май” чыгаручылар күпләп ял итә. Баксан, бу сихәтле эчемлек безнен Тәтештән килә икән Без суын озатабыз, ә кемдер аннан акча “суга”
Гафу, гафу, читкәрәк киттем. Сүзем Кычытканлы авылына кайту михнәтләре турында гына иде ләбаса.
һәр шөгыльнең бер начар, бер яхшы ягы бар шул. Патшалар мәхәббәте кебек. Юл матавыкларын исән-сау үтеп, Кычытканлыга кайтып егылсаң, тиз генә кире чыгып китәсен килмәс... Бердән, ифрат арыган, йончыган, талчыккан булырсың, икенчедән, өйдән-өйгә йөртеп чыкмыйча, кунакчыл авыл халкы сиңа чыгу капкасын ачмас Инде “авылыгыз бигрәк еракта, галәм читендә урнашкан, кайтсан — китеп, китсәң — кайтып булмый”, — дип зарлана башласаң, авыл фәлсәфәчеләре синең белән һич тә килешмәс, “тау башында үскән ин озын агач башына менеп карасаң, чуаш Юхмачасы, Базарлы Матак, Ульян Мәләкәсе, икенче якта Самараның чите күренеп тора, Бүләр районы исән чакта, безгә үзәк якын иде, хәер, налог салымчылары хәзер дә бер дә ерак дип тормый әле, вакытында килеп житә”, дип тәфсилле аңлатма бирерләр Ашыкмыйча, Муллалар тавыннан искән, куенга сарылып иркәли торган жилгә кытыршы битен куеп сөйләшергә яратучы мәчет картлары, иншалла. әлегә бар. "Җир шарында ике матур авыл булса, һичсүзсез, знамо дило, шунын берсе Кычытканлы”, дип тә өстәргә күп алмаслар
Авыл Илсөярләре урманнарның киселеп, кырылып, черетелеп, бетүгә йөз тотуы турында тел шартлатып сөйләмәсләр, мактанырлык нәрсә түгел. Кычытканлы халкын сихәтле чәй белән сыйлап торган умырзая аланы чәчү планын үтәү өчен генә сөреп ташланган, үзендә берни үстерелми Чишмә бәреп чыккан тау читендә үскән, яшьләрнең мәхәббәттә аңлашу шәмдәле карт имән дә юк инде
Чыннан да, үз вакытында авыл урманга бай булуы белән тирә- якны көнләштереп яшәгән. Шомлы, серле, адаштыргыч кара урман халыкны ашаткан, җылыткан, киендергән, ачлык, сугыш елларында үлемнән саклап калган Андагы жиләк-жимешнең, чикләвек-гөмбәнен исәбе-хисабы булмаган. Урман халыкның яшәү рәвешен, зәвыгын, дөньяга карашын тәрбияләгән, әхлагын калыплаган. Шуңар да Кычытканлы элек- электән тигез итеп сайланган, бер-беренә ипле ятышкан, гәрәбәдәй сары бүрәнәле дүрт почмаклы йортлары, кояшка караган тәрәзәләре белән генә түгел, балта осталары белән дә тирә-якта дан тоткан Юкә күплектән чабатаны матурлап, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәреп үрә белгән бабаларыбыз. Шул ук агач мунчаласыннан аркан, бау, киндер ишкәннәр, кап сукканнар, сука, тырма, тубал кебек жир эшкәртү, чәчү әсбаплары да урманнан “килеп” торган
Урмансыз авыллар булса да, кечкенә генә инеше, суы, елгачыгы, тирәннән, жир куеныннан күтәрелгән шифалы сулы чишмәсез татар авылы юктыр дөньяда. Кычытканлы бу тарафтан да бәхетле Аны ике яктан елгачыклар иркәли Берсе — Кече Чирмешәнгә коя торганы — "Мораса елгасы каян башлана"? —дигән сорау белән дәреслекләргә кергән Кычытканлы укучыларының жавабы әзер: “ Каян булсын, безнен урманнан, суы бәреп чыккан урыңда булганыбыз бар"
Олы елгалар белән бәйгегә чыгарлык дәрт-дәрманнары булмаса да, бу инешләрнең тегермән әйләндерерлек, балык үрчетерлек, мал-туар эчерерлек, каз-үрдәк үстерерлек һәм бала-чагага пычранып кайтырлык сулары бар иде мин яшь чакта. Аларга тау итәкләреннән, урман эченнән бәреп чыгып, ак күбекләрен һавага чөеп, ничәмә чишмә килеп кушыла. Чишмә суы җыелган иңкүлек төбендәге ташлар кояш нурларында иркәләнеп, күгелҗем, энҗе, алтын, көмеш төсләргә керәләр
Менә шул хакта да сөйләми калмаслар картлар авыл кунагына. Әле илленче елларда да бу инешләрдән чуртан, чабак, кызылканат ише балыкларны гади сәнәк белән чәнчеп ала идек. Сугыш чорында шактый кешене ач үлемнән коткарып калды елга балыклары. Марсель Галиев әйтмешли, “тәм хәтере” һаман саклана. Ин кызганычы: урман киселде, елгалар кипте, балыклар бетте.. Күңелдә әллә ниткән монсулык. Кешелекнең кая баруын Кычытканлы кебек урман куенына кереп оялаган авыл язмышыннан да чамалап була. Аның тарихы турыңда язма истәлекләр, хатирәләр сакланмаган диярлек Татар халкының чын тарихы — авыллар тарихы, һәр авыл язмышында халыкнын үткәне, милләтнең халәти рухиясе көзгедәгедәй чагыла.
Сәбәбе аңлашыла булыр: һәр дәвердә җиңүчеләр көч һәм мәдәният, алдынгы фикер һәм борчу үзәкләре булган калаларны юкка чыгарганнар, кылыч аша уздырылмаган, исән калган җирле халык сөрелгән, куып җибәрелгән, китапханәләр, язма-басма истәлекләр яндырылган, урлап кителгән.
Тормыш итү өчен җайлы урыннарга басып алучылар күчеп утырган. Болгар, Биләр, Казан, соңрак төзелгән Бөгелмә, Чистай, Алабуга шәһәрләре шул сәясәтнең ачы җимешләре, шул тәҗрибәнең моңсу шаһитлары Заманында мөстәкыйль дәүләтләргә исем биргән беренче ике шәһәрдә татар-болгар кешеләре бөтенләй калдырылмаган. Казан тирәсенә дә татарның әрсез балалары соңгы гасырларда гына килеп урнаша башлаган Анда да явыз хәтерле коммунистлар республикага исем биргән халык вәкилләренә мантып китәргә, сан ягыннан булса да өстен чыгарга бирмәгәннәр, хәрби заводлар китереп салганнар, хәрби училишелар утыртканнар, Короленко, Волгоградская һәм башка урамнарда биек-биек йортларны Камчатка, Сахалин кешеләренә сатканнар...
Үз милли шәһәрләре булмаган халык дөньяга таныла, парламентларда яңгырый алмый. Халык күп яши торган хәрби-мәдәни үзәкләрне юкка чыгару халыкнын хәтерен юуның, тарихын бозунын ин ышанычлы, сыналган алымы
1552 елда Казан ханлыгы егылмаса, мөэмин-мөселман халкын көчләп чукындыру башланмаса, җир шарыңда, бәлки, XVI — XVII гасырлар алышыну чорында Кычытканлы дигән сәер исемле авыл да барлыкка килмәс иде. Кем инде үз ихтыяры белән, яшәгән урынын ташлап, һәр яктан урман китереп кыскан, иген игү өчен артык җайлы булмаган урынга күчеп, беренче мәлне, бурсыклар төсле, җир базларында яшәргә разый булсын, ди. Язмыш йөртә шул адәм баласын. Телдән-телгә күчеп килгән риваятьләргә, нәселле гаиләләрдә сакланган шәҗәрәләргә, авыл халкы бик кадерләп, карап тоткан зыярәтта калган язмаларга игътибар иткәндә, хәзерге Кычытканлы урынына кыю, үткен гаиләләр Болгар якларыннан һәм, бигрәк тә, хәзерге Әлки районына кергән Үзи авылыннан күчеп утырганнар.
Район үзәгендә, Нурлатга чыга торган “Дуслык” газетасы Кычыткан- лынъш үткәне хакында болай дип язган иде: “Бу — тирә-ягы кеше үтәлмәс карурманнар белән капланган, кычыткан һәм әрем котырып үскән бердәнбер алан булган. Биредә беренче килүчеләр яр буена землянкалар казып, үзләренә тору өчен урын, агачлар төпләп җир хәзерләгәннәр, игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Халыкның төп терлекләре — кәҗә, сарык булган” (1980 ел, 18 июнь) Урман юлларында төрле кавемнәр, шивәләр очрашкан, катнашкан, аралашкан, кан куерган, тел баеган. Туган авылым сөйләшендә мишәренә хас ягымлы төсмер-бизәкләр, ызба, чәпәк, кәнди, наным, әзи, гөмбахар, нүеш кебек “списифик” сүзләр булса да, аның теле Чистай якларыннан, хәтта күрше Әлмәт, Әмзә авыллары сөйләменнән йомшаграк, әдәби телгә якынрак.
Авыл тирәсеннән алтмышынчы елларда көбә күлмәкләр, сугыш балтасы табылу аның тарихлы булуына ишарә ясый. Җире бодай кебек нәзберек бөртекне үстерү өчен бик үк кулай булмагач, арыш, җитен.
киндер, арпа, көнбагыш чәчкәннәр, умартачылык, балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгәннәр Урманында болан, аю, бүре нәселләре гөжләп торган. Куян, төлке ишене жәнлеккә дә санамаганнар Буыннан-буынга сөйләнә-сөйләнә безнен көнгә шундый хикәят килеп җиткән
Челлә. Тубал төсле зур кояш түбәдә эленеп тора. Рәхимсез яндыра. Хатын-кыз артны-алны карамыйча, ду килеп, урак ура. Ирләр ындырда, чабагач белән арыш суга. Шул мәлдә яннарына, арыш чүмәләләре артыннан, арткы аякларында көрмәкләнеп, олы бер аю килеп чыкмасынмы, һөжүм итәргә ашыкмый Алгы аякларын, өйрәтелгән биюче аюдай, өскә күтәргән килеш тик басып тора. Усал нияте, Чибәркәйләрнең берәрсен урлап китәргә омтылуы сизелмәсә дә, чыр-чу, тавыш куба, һәркем качып котылу жаен карый Кычытканлы аюлары хәйләкәр мишәр токымыннан булгандыр, мөгаен, шылу хутын алдан ук бикләп куйган булалар Як- яктан, кизүдә янә ике йөнтәс басып тора икән. Ә тегесе шыңшып, гасабиланып, күз яшьләрен агыза-агыза нәрсәдер әйтмәкче була. Теле генә юк, имли Шунда хатыннарның ин чаясымы, чит ир-атка күз ташларга яратканымы, анысы инде гасырлар сере, аю ягына борылып карый. Бахыр- нын бер аягына имән агачы кыйпылчыгы кадалган да. шуны алуны үтенә икән. Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ханым аю янына килә, башыннан сыйпый, шырпыны тартып ала һәм яраны башындагы яулыгы белән бәйләп тә куя (һәр кавем, табигый ки, барча көрәшен үзен Борис Годунов оныгы, дип санаган мәеле, “ул хатын безнен нәселдән булган”, дип раслый) Икенче көнне аю хатынга кыргый бал тәпәне күтәреп килә. Үзе белгәнчә, аялаганча, булдыра алганча рәхмәтен әйтә, ихтирамын белдерә. Кеше үзе турында хатирәне туачак буыннарга табигать сыны, аңа биргән атамалар аша китереп җиткерергә тырышкан Хабетдин сукмагы. Бәшир юлы, Хәматша канавы, Хәлил ызаны, Зилә умарталыгы, Вәли умартасы, Муллалар тавы, Мулла чишмәсе кебек исемнәрнең артында куәтле шәхесләр торганны чамалавы кыен түгел. Халык теленә кереп, сакланып калуның җиңел түгел икәнен чамалыйлар затлы нәсел балалары. Авылның Чебил дип аталган калкулык өлешендә заманында чуашлар яшәгән, диләр. Хәзер аларнын теленнән менә шул урын атамасы гына калган, үзләре эрегән, сеңгән, күчеп киткән
ХУШ гасырда авыл халкы лашманчылыкка тартыла. Калын-калын имәннәрне 20-30 ар ат бергә тартып, Чистайга китерәләр, аннан агачлар Русиянен яна башкаласы Санкт-Петербург нигезенә, субайга озатыла. Ждн тартмаса, кан тарта, диләр. Кычытканлы урманыннан киткән имәннәр якташларын "чакырып” алганнар Безнен авыл халкы, Мәскәүдә Сергач мишәрләренә көндәшлек тудырмыйча, күчеп утыру өчен Русиянен рухи башкаласын сайлаган Кычытканлыдан чыккан нәселләрнең токымнары шактый яши Питерда. Кыз фамилияләре буенча Галиуллина Фатыйма, Рәисә апалар балалары, оныклары белән шунда дөнья көтәләр. Араларында фән кандидатлары бар Халыкның бер өлеше Урта Азиягә күчеп китә, үзбәк, кыргыз, тажик халкына хезмәт итә. Урал ягына юл алганнары башка халыкнын санын арттыра.
XX гасыр башында, сәүдә тәмен сизеп, кесәләренә акча төшергән авылнын хәлле кешеләре агач йорт белән тарихта калып булмасын анлап. балчык эшен, кирпеч сугуны җайга салганнар. Кычытканныкын кыл уртасында кызыл кирпечтән эшләнгән ике ташпулат пәйда була. Берсен Шакир бай. икенчесен элгәре белән ярыша-ярыша Шәһит бай өлгертә
Озак еллар дәвамында колхоз идарәсе, авыл советы, сату-алу оешмалары — хуҗаларының берсе атылган, берсе сөрелгән шул ике бинада яшәделәр. Соңгы ун-унбиш елда гына яна таш йортлар үсеп чыкты Агач хәзер мунча салу, койма кору, мич ягу өчен генә тотыла. Кычытканлы халкы да янәдән "таш гасыр" заманына күчеп бара.
Кайсы гына районны бизәми Кычытканлынын эшчән халкы. 1930 елда ул яна оешкан Биләр районына кертелә, 1935 елдан Тельман (үзәге Мамык авылы) вилаятен бизи. Хрущев башбаштаклыгы заманында. 1958
елда, янә Биләр районына кушыла. 1962 елдан бирле Нурлат районының көньяк чикләрен саклый. Сәясәт дөньясындагы йомычка диярсен, ничек кирәк, шулай бутыйлар.
XX гасырның шаукымлы җилләре Кычыгканлыга да килеп җитә Авылның гаярь егетләре Беренче дөнья сугышында катнаша, Махно, чех фетнәләренә каршы көрәшә, басмачылар дип аталган милли хәрәкәтне бастыру кебек пычрак эшләргә тартыла, һәр авылнын үз батыры булган кебек, Кычытканлынын да Җиһангир Рәжәпов атлы, Октябрь борылышына ихластан инанган, анын җинүе өчен янып-көеп йөргән кызыл комиссары килеп чыга. Табигый ки, анын язмышы фаҗигале бетә: хәлле авылдашлары тарафыннан сатылып, качкан җиреннән алдап чакырылып, ул дошман кулына эләгә, чехлар тарафыннан атыла.
Икенче дөнья сугышында Кычытканлынын 115 ир-егете чит-ят жирләрдә ятып кала, һәр йортка диярлек бер югалту. Беришесендә икешәр, өчәр... Кем өчен, нинди бәхетле тормышны яклап һәлак булганнарын берәү дә белми, аңлата алмый.
Авылнын тагын бер үзенчәлеге — аңга-белемгә омтылу. XIX йөзнең икенче яртысында ук, авыл картлары Чистайга барып, Бикчурин фамилияле мулла алып кайталар. Ул Кычытканлыда тирән тамыр җибәрә. Күрше авылларда да аларның нәсел җепләре укыту-агарту эшенә мөһим өлеш кертә. Вәли агай Кычытканлыда беренче мөстәкыйль мәктәпкә нигез сала. Тарихта Бикчура атлы, монголларга каршы сугышкан хан исеме сакланып калган.
Безнең якта шактый киң таралган бу фамилияне йөртүчеләр әле дә аз түгел. Исхак Бикчураны галимнәр, язучылар Тукайга нисбәтән еш телгә алалар. Анын турында, фәнни хезмәтендә, М. Мәһдиев язып чыккан иде. Р. Батулланың “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” повестендә дә бу шәхескә зур урын бирелә. Ул — еш кына салмыш хәлендә Тукай бүлмәсенә килеп керә, үзен артык ирекле, дорфа тота. Кыскасы, безнен алда үз кыйбласын таба, билгели алмаган шәхес. Ничек кенә булмасын, ул зыялы, Тукайның якын кешеләреннән берсе. Анын үз-үзенә кул салуы чынбарлыкны катлауландырып кабул итүеннән, үз юлын барлый аямавыннандыр
Шул нәселнең ботак очы, дәвамчысы Нәриман Бикчурин мәктәп директоры булып бик яхшы эшләде, озак еллар Нурлат районынын мәгариф бүлеге мөдире вазифаларын башкарды. Чын мәгънәсендә интеллигент, эш өчен янып-көеп йөри торган кеше иде. Русчасы яхшы, дөнья тарихын, татар тарихын чыганаклар буенча белүе белән хәтердә калган. Ул вакытта Исхак Бикчура турында белми идем. Нәриман Вәли улыннан сорап кала алмадым.
Элек-электән мәгърифәт үзәкләре булып, тирә-юньгә нур чәчеп утырган мәдрәсәле, мәктәпле авыллардан үрнәк ала-ала, Кычытканлы халкы анга, мәгарифкә тартыла. Югары белемгә омтылыш аеруча көчле. Яхшылыкка омтылучан халык яши биредә. Нәтиҗәсе күз алдында: авыл- җөмһүриятебезгә ике фән докторы (филология һәм медицина буенча), журналистлар, хакимият хезмәткәрләре, абруйлы җитәкчеләр, белгечләр бүләк итте. Егерме бишләп колхоз, совхоз рәисе генә чыккан икән Кычытканлыдан. Галиуллин Әсхәт Түбән Кама, Әхмәтвәлиев Марат Югары Ослан районнарында авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре булып эшләделәр. Алар хәзер дә җаваплы хезмәттә. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган, җөмһүриятнең күренекле авыл хуҗалыгы белгече Вәлиев Фалис турында ишетмәгән кеше юктыр. Озак еллар дәвамында ул мәктәп директоры, колхоз, Зәй районынын райсовет рәисе булып эшләде, хәзер совхоз директоры, халык депутаты. Көче, дәрте ташып торган бу шәхеснең авылдашларына ярдәме күп тиде. Оргсинтез заводында элек эшләп чыгару цехы башлыгы булган, үзгәртеп корунын, базар мөнәсәбәтләренең рухын аңлап, тәмен беренчеләрдән булып татып, хәзер үзенә мөстәкыйль тармак ачып чыккан “яңа бай” Рәшит Ваһаповнын да якташларына ярдәме тияр дигән өмет бар. Ул
атаклы татар артистының исем, фамилиясен юкка гына йөртми, үзе дә жырларга ярата.
Халык авыллардан күпләп күчеп киткән чорда да Кычытканлы йорт һәм яшәүчеләр санын киметмәде. Урта мәктәп тотарлык балалары да туа, үсә тора. Тик яна бер вәзгыять туган: буйдак ир-егетләрнен саны арта бара икән. Кыз-кыркыннар урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә юл тота. Югары уку йортына керә алмаганнары техникумга, училишега башын тыга, һич югында эшкә урнаша, мәгәр туган авылына кайтмый.
Егетләрне армия көтә. Хезмәтен үткәннән сон, кичәге солдат, кирза итекләрен аркасына асып, туган авылына, карт әти-әнисс янына кайта. Ул аларны үз гаиләсе саный, ташламый, авылдан китми. Хатын-кыз өчен гаилә учагы бөтенләй башка төшенчә. Ата-анасына мәхәббәте, дөньяга китереп, үстергән өчен рәхмәте чиксез булса да, анын ан төпкелендә үз токымы —ире, туачак балалары шәүләсе утыра. Кызык кына хәл килеп чыга: илдә элеккечә үк хатын-кыз ирләрдән сан ягыннан күпкә артык (алар сигез-ун елга озаграк яшиләр), ә Кычытканлы газиз башларын кая куярга белми каңгырып йөргән, хәсрәтен бастыру өчен кибет ягына юл тоткан буйдак ир-егетләр белән тулы. Үзенә күрә бер фажига. Җөмһүриятебезнең социологлары шуны тикшереп, бу хәлгә бәя бирергә, яшьләргә киңәшләрен әйтергә, чыгу юлын күрсәтергә тиешләр дип уйлыйм
Хәтер йомгагына уралып үткәндә калган балачакны искә алу, юксыну
— туган авылыңны сагынудан башлана икән. Мин дә, башка юеш борынлы яшьтәшләрем кебек үк, дөньяның бар матурлыгы безнен авылга бирелгән, иң гүзәл, күркәм төсләре безнең елгаларга, болыннардагы чәчәкләргә иңгән дигән ышанычта үстем.
Иртәләрен кошлар, бигрәк тә сандугач сайравына түзәрлек түгел иде. Мактаулы антик хорың бер якта торсын. Уңышсыз, сагышлы, шатлыклы мәхәббәтләр белән телгәләнмәгән йөрәк урыныннан чыгып китәрдәй булып тибә, табигать моңын үзенә сеңдерә. Кичләрен Кычытканлы күген алмаз белән энже-мэржэннэр бизи. Кара урманның явыз шәүләсе күңелгә сагыш бөрки, билгесезлек рухын иңдерә, хәятнын мәңгелегенә инандыра. Күкне каз мамыгы түшәгедәй калын болытлар каплаганда да үз йолдызыңны эзләп табасын...
Урамнарны, йорт эчен, каралты-кура тирәләрен ямь-яшел, Иран келәме төсле калын каз бәпкәсе үләне каплаган Язгы, көзге пычраклар сизелми дә, аяктагы ләмне чирәм “ялап" ала, тузанны да, юеш туфракны да үзенә сеңдерә. Балачак кебек ямьле, тәмле үлән өстендә мал-туар шаяра, чүл гарәбе кебек чем кара эт малае Тузик аяк астында бутала, чуаш хатыннарының Хужалар тавына табынырга барганда кия торган күлмәкләре шикелле чуар кикрикле әтәч-патша бик вәкарь генә тавыкларын-хатыннарын барлый.
Без үскән авыл шундый иде, хәзер ул юк инде. Түшәме салам, юкә кабыгы белән капланган, жиргә сеңеп утырган йортларны сагынуым түгел. Мине танымый торган яшь буынның үсүе, ике катлы таш мәктәп, бик күп кирпечтән салынган башка биналар корылуы табигый. Тормыш яхшы якка үзгәрә. Әнә кече энебез, агроном Әхәт, “барыгыз да шәһәргә тайды, мине генә авылда, төпчек малай буларак, әти-әнине сакларга калдырдыгыз",
— дип зарланып йөрде-йөрде дә, ак, кызыл кирпечләрдән менә дигән коттедж салып куйды. Алпавыт ташпулаты анын йорты яныңда мескен бер хибарка булып калган. Әхәтне шәһәр кызыксындырмый. аркан белән сөйрәп китереп булмый. Вакытында кайнар мунчасында, каен себеркесе белән аркасын иркәләп, агу кушылмаган ипиен, үзе үстергән әтәч ботын кимереп, өч бала үстереп ята. Бар борчылганы: "оланнар биредә калмас шул, укырга Казанга китәрләр. Саматны монда калдырасы иде".
Әхәтнең кече малае — Самат “особый" малай. Ул әтине күмгән көнне, өченче майда дөньяга килде. Төшкә кадәр әтине жиргә тапшырдык, өйләдән сон Нурлат хастаханәсеннән "Сания малай тапты", дигән хәбәр алынды Без әтинен изге җаны оныгына күчте, дип юрадык. Мәңгелекнең
адәм баласы аңлап, танып җиткерә алмастай әллә нинди серләре бар. Нәсел башлыгының фани дөньяны ташлап киткән көнне анын дәвамы тууы очраклы хәлме? Әллә бу туры килүнең ниндидер тирәнрәк серләре бармы9 Татар халкы яшәде һәм яшәячәк дигән билге, ишарә киная түгелме9 Балачакның, олы дөнья мәшәкатьләре белән маңгайга-мангай бәрелгәч кенә, соңарып аңлый, бәяли торган үзенчәлек-сыйфатлары күп икән. Үзеңнең кылмаган гөнаһлары, эшләмәгән явызлыклары өчен каһәрләнгән, тарих читенә кысрыкланган, башка милләтләргә яхшылык-лары өчен рәхмәт ишетмәгән халык баласы икәнеңне белми, аңламый үсәсең. Татар мәктәбендә белем эстәп, барча фәннәрне анан телендә үткәч, борынгы лөгатеңнең юкка чыга, йотыла баруыннан бихәбәрсен, үзеңне әдәбият, тарих, география фәннәре буенча таныш башка халыклар белән, урмандагы агачлар, көтүдәге маллар кебек, тигез хокуклыга санап йөрисен. Жиденче сыйныфны тәмамлаганчы, синең өчен олы дөнья — кыр капкасы белән Муллалар тавы һәм ике инеш арасына сыя. Барча бәхәсләр, дөньяви вәзгыятьләр Түбән як белән Югары оч һәм Чебил малайларының кичке, төнге очрашуында, кечкенә йодрыкларның күбәләкләрдәй һавада очышында, каядыр килеп төшүе барышында хәл ителә.
Кычытканлыда хәзер унъеллык мәктәп гөрләп эшли дигән идем. Безгә андый бәхет тәтемәде. Сигезенче сыйныфка күрше авыл — Яңа Әлмәткә йөрергә мәҗбүр булдык. Белемен дәвам итәргә теләгәне инде, әлбәттә. Көчләү юк. Беренче елларда хәтта уку түләүле иде.
Ике авыл арасы — биш-алты чакрым. Шул юлны көненә ике тапкыр үтәсе. Язын, көзен, тгбигать адәм баласына кемлеген күрсәтеп, елгаларын ярларыннан бәреп чыгарганда. Иске Әлмәт авылы аша әйләнеп йөрергә туры килә. Андагы кешеләр үзгәрәк тормыш белән яшәп, башка телдә сөйләшәләр икән.
Хәер, син укый торган мәктәптә дә урыс класслары бар, аларда күбрәк татар балалары, кемнәрнеңдер газизләре укый. Соңрак, киләчәкне билгеләү, һөнәрле булу дигән диварга килеп төртелгәч, ошбу аксөякләрне ата-анасыньщ, максатчыл рәвештә, уку-укыту эшләрен урысча гына алып баручы югары уку йортларына әзерләгәннәрен аңлыйсын. Бәгырен, тургай хәтле генә йөрәгең, үзенә беренче агулы укны ала: синен телен ачылган, мөкиббән киткән аралашу чарасының дәрәҗәсе, даирәсе кыр капкасын чыгуга бетә, абруе иртәнге рәшә төсле юкка чыга икән.
Кемдер үпкәләр, бәлки рәнҗер (борынгылар: “Әфләтун син хаклы, тик дөреслек беренчел”, дигәннәр), әмма татарыңны сыйфатлаучы бер аянычлы, “көфер” күзәтүем белән уртаклашмый булдыра алмыйм Бу — алдан күрүчәнлекме, үзеңне саклаумы, яраклашумы, әллә Алтын Урда дәвереннән килгән сатылумы, ахыр бәяне өстемә алмыйм, мәгәр Чистай- Нурлат төбәгенен укымышлы, абруйлы, дәрәҗәле гаиләләре балаларын татар мәктәбендә, татар телендә укытмады. Кагыйдә буларак, әти-әниләре Кычытканлы, Яңа Әлмәт, Шәрбән кебек чиста татар авылларында, татарча дәресләр алып бара. Ник берсе, кәмит өчен, чагыштырып багу өчен булса да, баласын татар сыйныфына биреп карасын. Әлеге авылларда урыс класслары булмаса, баланы биш-ун чакрым тәпи-тәпи йөртеп булса да, үзгә телдә укыткан мәктәпкә тапшыралар. Татарча белем алуга, татар теленә тискәре мөнәсәбәт “сеңдерү” эшенә авыл педагоглары мөһим “өлеш” кертте, дип уйлыйм.
Халык ал арны монафыйклыклары, икейөзле булулары өчен яратмый, татар теле белән тамак туйдырган кешеләрнен лөгатебез өчен көрәшәсе урынга, шәхси “примирлары” белән аның тамырына балта чабуын гафу итә алмый.
Салмыш колхоз рәисе, аумакай авыл советы хезмәткәре, кибетче, хисапчы кебек авыл зыялысы балаларын “ходай ташламаса, дуңгыз ашамас" дип, татар мәктәбенә бирергә мөмкин. Алар ким-хур булмадылар, араларыннан халкыбызның йөзек кашы булырдай кешеләр аз чыкмады Укытучылар катламы мондый ташламага бармады. Сәвит чорында бер төрле
сөйләп, үзгәчә яшәү — татар зыялысының (әлбәттә, анын гына түгел) бер мотлак үзенчәлеге иде.
Шул ук вакытта, дөнья барышын, жәмгыяви үсеш юнәлешен сиземләве көчле, гаклый ата-ананы артык кырыс тәнкыйтьләү дөрес түгелдер. Алар да замана балалары. Сер түгел: кесәсендә татар мәктәбен тәмамлау турында таныклык йөрткән сәләтле бала югары уку йортына үтә алса да, анын ике-өч ел гомере урыс телен ныклап үхләштерүгә сарыф ителә. Ә ижтимагый шөгыльгә, аерым алганда, комсомол җитәкчелегенә, өлгерләрне түбән курслардан “чукып” алалар. Татар телле студент бу чакырылышка эләкми. Шунар да комсомол өлкә комитетынын сәркатиблары арасында милли мәктәп тәмамлаган кешеләр булмады. Җитәкчелеккә үрмәләү өчен урысчаны шатырдатып белү, телен телгә йокмау, акцентсыз сөйләү — төп шартлардан иде. Партия аппаратында да шул ук хәл иде
Бүген дә яшьләр белән эшләү комитетында хәлләр әлләни үзгәрмәде. Анда да татарча белүнен хаҗәте дә, ихтыяҗы да юк. Бу инде татар теле гамәлгә керүдән ерак тора дигән сүз. Вәзгыятьне үзгәртү өчен татар телле югары уку йортларын булдыру лязим.
Урыс телен үзләштерүдә мин үзем зур кыенлык кичермәдем. Аңламаган сүзләрне сорарга әүвәл Галиулла бабам, аннан әти бар иде. Иң зур рәхмәт хисләре Кычытканлының урыс теле укытучысы — Фоат Шаһиевка. Ул үзенең камил методикасы белән генә түгел, кырыс, таләпчән холкы, дәрестә гел “чит телдә” сөйләшүе белән дә урыс лөгатенең нечкәлекләренә керергә ярдәм итте. Мәктәптә аңардан куркып, дер калтырап торалар Ә кичен ул иң абруйлы кеше, авыл халкына һәр “пәрдәдән” сон, кинофильмны татарчага тәрҗемә итә. Беренче рәтләрдә буш урыннар булса да, без Фоат абый яхшырак ишетелсен, аңлап барылсын дип, анын тирәсенә, идәнгә утырабыз, тезләнәбез, балык төсле сузылып ятабыз.
Базар мөнәсәбәтләрен яхшы үзләштергән киномеханик Фоат абыйдан билетка акча алмас өчен жан талаша (ә укытучыга бушлай керергә оят), чөнки ул килмәгән көнне залның яртысы буш. Тылмач юк. Нәкъ Райкинча. “кирпеч бар, раствор юк”
Менә шул кеше, хәзер инде мәчет карты, мина урыс теленнән ныклы нигез салып җибәрде Яңа Әлмәт мәктәбендә дә өлкән агайнын лөгате бәхетле булып чыкты. Безне олы яшьтәге, өстенә яшел френч кигән абзый (фамилиясе Васильев бугай) укытты. Ул чорда Американын Тарзан турындагы трофей сериалын күрсәттеләр. Безнен хыялыбыз, зиһенебез Америка урманнарында, Тарзан булып кычкырулар, фил кебек мөгрәүләр, юлбарыстай сикерүләр дисеңме. . Кабатламаган нәрсәбез калмады.
Урыс теле укытучысының калын иренле авызы шактый алга чыгып тора. Битендәге җыерчыклары тирән, сакал-мысгын сирәк кыра Үзеннән гел карамель конфеты исе килә Тәмлетамак. Шуңа күрә без аңа Тарзаннын якын ярдәмчесе, яраткан маймылы исемен бирдек — Чита. Үзе юкта кушаматы белән генә атадык: Чита күрендеме, Чита бүген диктант яздырамы, Читадан өй эшен әзерләдеңме. .
Вакыт узгач кына, без аны нахакка рәнҗеткәнебезне аңладык. Урыс теленнән ул безгә шактый тирән, заманча белем биргән булып чыкты Миңа шул чүпрә унынчыны тәмамлагач, урыс заводында эшләгәндә таяныч булды. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген бетереп, Алабуга педагогия институтында урыс әдәбиятын, аның да тоташ шигърияттән торган XIX гасыр ахырын. XX чор башын укытканда да авырлык кичермәдем
Яңа Әлмәт урта мәктәбе мин укыган чорда күтәрелештә иде Беляевләр нәселен җөмһүриятебездә белмәгән яисә алар хакында ишетмәгән зат юктыр. Аларнын ин олысы, иң кешелеклесе, чын галим- педагог Гайнан Кыям улы озак еллар дәвамында Яңа Әлмәт урта мәктәбенең директоры булып эшләде. Үзе турында ядкарь-истәлек итеп, икс катлы таш мәктәп, тагын әллә ниләр төзетеп калдырды Аксыл-саргылт чәчле, як-якка киткән маңгайлы, төз гәүдәле Гайнан ага барча туганнары
арасында да гаделлеге, рәхим-шәфкатьле булуы белән аерылып торды.
Үзе укыткан тарих фәнен яратып, безгә ихластан белем бирергә тырышты. Миннән тарихчы чыгар дигән иде. Тәнкыйтьче булдым.
Хатыны Әлфия апа ап-ак чырайлы, күгелҗем күзле, керт-керт атлап, үз кадерен белеп яши торган, көяз хатын иде. Безгә математикадан керде. Начар укымадым, шулай да Әлфия-укытучы “синнән хисапчы, математик чыгар”, дип әйтмәде.
Энесе Рәис Чаллыда, КамАЗ төзелеше белән җитәкчелек итеп, Татарстанның күренекле кешеләренең берсе булып күтәрелгәч, Гайнан агай Әлмәт авылын Әлмәт шәһәренә алыштырды. Әүвәл райисполком рәисе урынбасары вазифаларын башкарды, аннан җитәкчелекне үз кулына алды. Шуннан, кем әйтмешли, лаеклы ялга чыкты.
Башка укытучыларымнын да игелекле эзләре истәлек-хатирәләр урамында нурланып яши.
Безнең авылда Татарстанның халык язучысы, күренекле сүз остасы Мөхәммәт Мәһдиев берничә тапкыр булды. Ленинград блокадасын кичергән минем әти — Нәбиулла Галиуллин турында “Картайма әле, ветеран” исемле мәгънәле очерк язып чыкты. Мәктәптә, балалар бакчасында очрашулар уздырдык Әле генә балалар бакчасына килгән нәниләрне башларыннан сыйпап, санап, “милләт үлми икән әле”, дип сөенгән иде Егерме бер бала.. Ике йөздән артык йортлы авыл өчен күп түгел инде. Кемдер “элек Нәбиулла әзи белән аның сенлесе Зәйнәп апада шул чаклы бала үсә иде”, — дип шаяртты.
— Татар авылларына ут кертеп хата эшләделәр шул, — дип көлдерде әдип
һәркайсы турында аерым китап язарлык шәхесләрне күп биргән һәм бирәчәк әле Кычытканлы авылы. Аның таркалырга, үлчәргә, күчәргә нияте юк Татар халкының моңы, көе, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре шундый авылларда саклана. Әлбәттә, Кычытканлыньщ әлегә Рим, Париж даннары юк. Әмма аның киләчәге өметле. Тәрәзәләре кояшка караган. Гумилев әйткән пассионарлык көче бер ачылмый калмас әле.
“Писарь” Галиулла
лы бер нәселгә исемен фамилия итеп калдырган Галиулла бабай мифик батыр, олы галим, халык азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән милләтпәрвәр шәхес түгел. Ул хәтта генерал да була алмаган. Дөрес, Борис Пастернакның “Доктор Живаго” романында аның исемен йөрткән бер поручик сурәтләнә. Үзе ышанмаган, тузга язмаган нәрсәләргә кешене ышандыру сәләтенә ия Әфхәт энекәшнең ул поручикның безнең бабай булуында бер кәррә шиге юк.
— Безнең бабай ул. Вакыйга Беренче дөнья сугышы вакытын па бара. Бабай Петроград тирәсендә сугыша, шунда яралана. Бәлки, поручик дәрәҗәсендә үк булмагандыр. Сез, язучылар, арттырырга, күпертергә яратасыз. Шуннан башка сезне кем укысын! Ни өчен безнең апалар шунда барып урнашкан, Питердә яшиләр? Чөнки анда аталарының каны тамган. Шул тарта.
Үз заманасы өчен укымышлы гаиләдә туып үскән, гадәти авыл кешесе минем Галиулла бабам. Мәдрәсәдә белем ала, вакыты җиткәч, күрше Карамалдан хатын ала. Беренче бөтендөнья сугышына ике малаен калдырып китә. Телләргә сәләте булгандыр, күрәсең. Ялкаулык хөсетенә бирелмичә, фронтта урысча укырга, язарга, сөйләшергә өйрәнә, немецка әсирлеккә төшкәч тә, югалып калмый, байга хезмәт иткән арада дошман телен үзләштерә. Соңгысын белүе ни дәрәҗәдә камил булгандыр, хәзер тикшереп булмый, шәхсән, Кычытканлыда аның алманча яхшы сукалавын шик астына алырлык кешесе табылмый ул чорда. Кушаматны тиз тагалар: “писарь” Галиулла.
О
Нурлатта нәшер ителүче “Дуслык” газетасында ( 1980 ел, 18 июнь) журналист Р Нуретдинова болай дип язган иде: “Кычытканлыда революциягә кадәр аз-маз хәреф танучы берничә кеше, ә русча укый-яза белүче бердәнбер кеше — Галиулла Хафизуллин булган. Хәзер, кайчандыр надан, томана халык яшәгән авыл кешеләре арасында фән кандидатлары да байтак. Йөзләгән Кычытканлынын күкрәгендә югары VKV йортын тәмамлау билгесе бар”.
Әсирлеккә бабай үз теләге белән төшмәгәндер дип уйлыйм. Кан саркып торган аяк ярасы үлгәнче төзәлмәде Шуннан ин гади мантыйкый фараз: алманнар кулына ул яралангач барып эләккән.
Пленнан аны Брест солыхы кайтара. Инкъшлабны ул язмыштан УЗМЫШ юк дип, жинел кабул иткән һәм авыл советында сәркәтип вазифаларын башкаруга керешкән Тоткынлыктан азат ителү шатлыгы чиксез булган күрәсең, бабай белән әбинен бер-бер артлы алты кызы — минем булачак “гувернерларым” дөньяга килә. Ир-егетләрнен киләчәк сугышлар өчен чимал буласын сизенгән бугай хәйләкәр карт — "писарь" Галиулла
Герман сугышына чаклы туган уллары Нәбиулла белән Хәбибулла икенче дөнья сугышына алынып, берсе аягына төзәлмәс ярчык алып кайта, кечесе, юридик техникум тәмамлаганы, хәбәрсез югала. Эзләтүләр бернинди нәтиҗә бирмәде.
Мәктәптә укыганда, хәтта студент елларында, әгәренки. Хәбибулла абзыебыз исән калып, берәр бай мәмләкәткә, һич югында Төркиягә, гарәп илләренең берсенә барып урнашып, адвокат, дәүләт эшлеклесе булып, баеп китеп, үләрс алдыннан туплаган малын кая куярга белмичә, варисларын эзли башласа кызык булыр иде кебек тиле фикерләр күнелгә килмәде түгел. “Без ул менә, абзый, рәхим ит, без күбәү, үзен белеп, бүлгәләрсең шунда. Янына чакыртып алсан, яхшырак булыр. Безнен илдә рәхәтен күрергә бирмәсләр барыбер", — дип, тегеңәргә хат юллыйбыз
Кызганычка каршы, Хәбибулла табылмады, читтән бернинди байлык та безгә иңмәде
Өй тулы хатын-кыз Әти яшь хатыны Исламияне “багарга" әнисен һәм сеңелләрен калдырып, кырыгынчы елны ук авылдан чыгып китә. Язмыш димә инде. Әүвәл әти (мине дә сонрак насыйбым шунда китереп чыгарачак) Алабуганың кызыл үгез тиресе төсле кирпечтән салынган епархиальное училищесы бинасында сержантлар мәктәбендә укый, аннан фин сугышына озатыла, тын тартырга да өлгерми, “жинүчене” икенче орыш үз кочагына ала, анын да ин әшәкесенә — Ленинград блокадасына эләгә
Әти кырык өченче елда аягына төзәлмәс яра алып (сонрак аны кистерергә туры килә), өйгә кайтып егылганчы, NOTH апалар өчен уенчык, жанлы курчак булдым.
Барысына да бер уртак эш кушыла. Минем авыздан йотарга өлгермәгән кәгазьне тартып чыгару; кәгазьгә ихтыяҗ миндә бик яшьли уянган икән. Газета кисәгенме, дәреслек, дәфтәр битенме ертып алам да, өстәл астына качып, авызыма тутырам, күреп өлгермәсәләр, йотып та җибәрәм икән Кәгазьдә нәрсә тапканмын инде’’ Берәр төрле витамин, тешләргә нагрузка җитмәгәнме, әллә гел шул зәхмәт белән бәйле киләчәк язмышыма юл салганмынмы0 Нәрсәдер бардыр. Шагыйрь әйтмешли, йолдызларны да бит тикмәгә генә кабы змыйлар.
Башка балалар шикелле үк, үземне таный, һәрхәлдә, йорттагы мал- туардан аерып карый башлаганда, сугышнын ин хәтәр, хәлиткеч борылыш вакыты иде Чирле булуына карамастан, хуҗалык дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган, гадел хөкемдар Галиулла бабай бердәнбер туендыручыбыз Хөкүмәт паегы шулчаклы авызга ярты көнгә дә җитми ай күрде, кояш алды. Писарь бабам балыкчы һөнәрен иярләргә мәҗбүр була.
һәр иртән, кичен, яралы аягын гәүдәсе ихтыярына буйсындырып, бакча артында ярсып яткан, хәзер язын гына мутланып алган елгага төшә, ин тар җиргә үзе үргән нәрәтәне куя Вак-төяк балык картны кызыксындырмый, алары чыбыклар арасыннан шуышып чыгып бетә Ул
һәркайсы кимендә ике-өч килолы чуртаннарны гына балыкка саный. Симез шүкәләрнең идәндә сикерешкәне, суга җибәрүне таләп итеп, койрыклары белән идәнгә шап-шоп сугулары һаман күз алдында. Хәзер бу тамашалар еракта, томан артында, әкияти дөнья кебек тоела.
Рәхмәт яугыры балыклар безнең ишле гаиләне генә түгел, тирә- күрше, туган-тумачаны да ач үлемнән коткарып калды. Көндезен ясалма җәтмәләр, бидәлләр белән без, малай-шалай, балыкка төшәбез. Дөмберт белән куып карасак та, олы чуртаннар безгә эләкми. Тәүфыйклы песигә җитәрлек тотып кайтсак, без бәхетле.
Нык игътибар, вакыт таләп иткән авыл советы эше бабайга авыррак бирелә башлый. “Фәрештә белән шайтан картаймый”, дип шомартырга яратса да, һәр эшнең үз вакыты була. Галиулла карт үзен элемтә бүлегенә, хат ташучы итеп күчерүләрен сорый. Авыл советы кебек мөһим кипләрне теләсә кемгә ышанып тапшырырга ярамый. Бәрәч, аның кызы — жинел сөякле, очып кына йөри торган, төз гәүдәле Фатыймасы үсеп җиткән ләбаса. Белеме бар, урысчасы — түзәрлек. Тормышка чыгып, Петроградка күченеп киткәнче, туу, үлү таныклыклары, эш кәгазьләре аның аша узды.
Бабай бер генә бүлемле, ифрат зур, кара күн чантасын муенына элә дә, һәр ходай бирмеш көнне элемтә үзәге урнашкан Иске Әлмәт авылына юл ала. Әле без, яшь җилкенчәкләр, ике авыл арасын — бер ягы биш чакрымны — зарлана-сыкгый уза идек, алтмышның өске ягындагы, аксак бабайга ул кыямәт юлы кебек тоелгандыр. Нишләмәк кирәк, олы гаиләне алып барасы бар.
Кычытканлынын яше-карты, бигрәк тә хатын-кыз сугыш барган яктан хәбәр-хат көтә. Яңалыкларның иң ачысын, фаҗигалесен дә, сөенечлесен дә халыкка хат ташучы Галиулла ирештерә. Берәрсенә кара хәбәрле мәкгүб килсә, намуслы, һәркемгә бәхет, шатлык теләгән, инсафлы карт үзен гаепле сизә. Әйтерсең лә, аңардан тора. Тора шул: ундүртенче- уналтынчы елларда немецны җиңеп, оясында тукмап кайткан булса, хәзер аның иленә бәреп керергә җөрьәт итмәс, революциясе дә шартламас, ике малае янында булыр иде. Өйләнеп, яшь чибәр хатыннары янында туйганчы йоклап та кала алмадылар бахырлар. Яман “сөенеч” алганнары арасында: “...лүтче иремнең, йөрәк парәмнең батырларча үлеме турындагы хәбәрне китермәсен иде чатан бабай, көтәр идем әле, може, бер әйләнеп кайтыр иде", — дип, эчтән рәнҗүчеләре булгандыр, һәммәсенә дә Муса Җәлилнең хат ташучы Тимербулаты кебек гел шатлыклы яңалыклар гына китереп торасы иде дә, каһәр суккыры герман явызы берәүне дә аямый.
Күпчелек хатны “писарь” Галиулланың үзенә укып, шатлыкны, кайгыны фронтовичкалар белән уртаклашып, ирләренә, туганнарына җавапны үзенә язарга туры килә.
Фин кампаниясе, 1941 — 1945 еллар афәте чорында анын кулы аша узган конвертларның исәбе-хисабы билгесез. Авыл халкы гарәп, латин әлифбасы белән сәлам хатнын үзен яза алса да, урыс графикасын, бигрәк тә телен белүче юк. Карт зарланмый, аягының сызлавына түзеп, керосин лампасы, чыра яктысында җинү намына яза да, яза. Авылның ул белмәгән бер сере дә калмый.
Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач дигәндәй, сигез хатын- кыз янында ир-ат затыннан Галиулла бабай белән мин генә. Ул — баш, мин аның артыннан, бер адым калмый ияреп йөрүче маэмай.
Сонгы көннәрен яхшы хәтерлим. Хәзергә чаклы бер вакыйганы исемә төшереп, оялам, кызарам.
Бабайнын тамагыннан ризык үтми. Әби аңа кош теледәй кечкенә, нечкә, илләм тәмле коймаклар пешерә. Янганраклары миңа. Әби чыгып китүгә, минем авыздан сорау төшә.
— Бабай, әллә син коймак яратмыйсынмы? Акрын ашыйсын.
Хозер Ильяс кебек ап-ак күлмәктән, киҗе юрганга төренеп утырган, ап-ак сакаллы бабам, әби киткән якка карап ала да, коймакларны миңа суза. Кайнарларын алып кергән әби канәгать: карты тамагына каба
башлаган, иншалла, терелер. Хужабикә гаип булуга, шыксыз үрдәк баласының авызы янәдән ачыла.
— Бабай, әллә коймак тәмсезме?
Минем якка янә ике коймак оча. Бу юлы тотылам. Минем арт якка, йомшак кына, ак сөлге төшә
— Малай актыгы, бабаңны хет ашаганда борчыма.
Әби — йорт иясе. Укымышлы, зыялы нәселдән. Язмышы-ирен озаграк яшәтәсе килә. Хат ташучы — минем адвокат.
— Тимә. Минем янда утырсын. Може почтальон булыр. Кара сумканы чыгарып ташламагыз. Әйдә, улым, коймакны икәү хәл кылыйк.
Бичарадан ни чара әби, ак сөлге белән коймакка һөжүм башларга рөхсәт бирә. Икәү дигәнебез мин һәм минем ач корсагым булып чыга. Бабайда рак, тамагыннан берни үтми, кире чыга Әби белән бабайнын жылы карашларын тоеп, коймак мәсьәләсен уңай якка хәл итеп куям.
Алар бәхетле: нәсел кала. Әби белән бабайнын шул чордагы кинәнсч- тәэсирләрен, шатлыкларын оныгым Әскәр туып, аяк астында бутала башлагач кына аңладым. Бер алманы бишкә бүлү чоры узды. Без үскәндә туйганчы ашый алмаган тәмле коймаклар юк инде хәзер.
Еллар узган саен бабайнын йөзе, гәүдәсе онытыла, холкының аерым сызыклары жуела бара. Шул ук вакытта анын үз чоры өчен фидакарь, алдынгы карашлы, ярдәмчел кеше буЛуы ачыграк, тулырак күзаллана.
Ә безгә, оныкларына, анын кушаматы, тәхәллүсе калды. Матурлык, уңганлык, булганлык, сәләт буыннан-буынга күчмәскә, югалырга мөмкин, ә кушамат, ялагай төлке коерыгы кебек, бозга да катмый, кадерле бүләктәй, атадан-балага күчә килә. Өлешеңә тигән көмешен. Без — писарь Галиулла балалары, һәрберсбездә бу шәхеснең көче, жсгәре яши, дәвам итә.
Әти Һәм аның даирәсе
Гомерем буена тормышны иярләргә хыялланып яшәдем. Ул мине иярләде
Тормышны почмакка куып кертергә тырышып карадым. Барып чыкмады Ул мине китереп кысты
Бирешмәдем тәки Үземнән сигез баламны калдырам. Аларның балалары үсеп килә Шуларга ышанам Киңәшем бер генә тормыш белән булышмагыз Кешенең гомере һай кыска
Әти хәйләлегеннән
омер бакый бер килә торган вакыйга дип, әтинең җитмеш еллыгын олылап, ипләп, бәйрәм итеп, авылда уздырырга килештек. Сүз бирешкән кешеләр — Нәбиулла картнын үз янындагысын санамаганда, читтә көн итүче жиде баласы, күп санлы сеңелләре, киленнәре, кияүләре, оныклары...
Сиксән икенче елның гыйнвары кар-бураннарга мул булды Жсгппск. коры, бөртекле карны юлларга сылап кына тора. Менә бүген дә, матчадагы бишек кебек тирбәлеп, сыланып күбәләк кар ява. Әтине тәбрикләп, күктән шулай сафлык, игелек агыла сыман.
Юл авыр булса да (юл газабы — гүр газабы, дип әйтеп калдырганнар борынгылар), әйткән сүз аткан ук, кем Казан, кемсәбез Алабуга, Чаллы. Мамадыш тарафларыннан әйтелгән вакытка берничә машина белән төп йортның биек агач капкасы янына килеп бөялдек.
Машиналардан чыгарга да өлгермәдек, өченче сыйныфта укый торган оныгы хәтле генә әни, зур галошларын шапылдатып, яныбызга очып килеп тә җитте Шатлыгы эченә сыймый, күгелжем күзләрендә дөнья
Г
сөенече, галәм балкышы. Беребезне дә аерып куймыйча, рәнҗетмичә, бер үк якынлык, якты нур белән кочаклый, аркабыздан сөя. Татарда чапы-чопы үбешү кабул ителмәгән. Аннан әти-әни белән балалар арасындагы якынлык кимеми, үзара галәкә үзгәрми, киресенчә, туганлык җепләре ниндидер илаһилык, галәмнән ингән җылылык белән кушыла Әнинең кечкенә кулларыннан ингән мәрхәмәтлелек барыбызга да унай тәэсир итә, кәефне күтәрә.
Бу дөньяда кабул ителгән һәм үтәлергә тиешле тәртип бар бит әле. Без күчтәнәчләрне машинадан бушаткан арада кече капкадан әтинен тавышы ишетелә торган иде. Үзенең соңгарак калып чыгуын (агач аякны киясе, сөйрәп чыгасы бар) шаян нотага күчерә.
— Карале син аны, кунаклар бар икән. Числиннек укып утырып, сизми калганмын. Анда, Нәбиулла әзи, малайларын сөйләшелгән сәгатькә кайтып җитсәләр, ул көнне кызыл кар явар, дигән
Кул биреп күрешкәннән соң, машинаны йортка кертү хәстәрен күреп, әти олы капканы ача башлар. Алып кайткан әйберләренә, бүләкләренә исе китмәгәндәй, битараф булып кыланыр.
Олуг юбилейга махсус җыелган кешеләрнен чанталары, сеткалары, төенчек-биппәрләре, ягъни мәсәлән, күчтәнәчләре, машиналардан өйгә күченә башлады, әти күренми, аз гына карлыккан, мәгәр һәрвакыт көр тавышы да ишетелми. Дөнья тулы түгел, нәрсәдер җитешми
Әни безнең арада. Ашык-пошык бәйләү аркасында башында чак- чак эленеп торган, маңгаена төшеп аптыраткан йон яулыгын күтәребрәк куя да, оныкларын сөя башлый. Җанын телгәләп, өләшеп, бүлеп чыгар иде балаларына.
“Десантта” яшь ягыннан иң өлкәне буларак, сорауны мин бирергә тиеш булам: “Әти күренми, чирләп китмәгәндер9”
Каз саклаганда, бәбкәне тилгәннән алдырган бала кебек, әни гаепле, шул ук вакытта шаян күбекле тавыш илә җавап тота:
— Әйләнеп керәм әле, көткәндә вакыт акрын уза, эчем поша, дип чыгып киткәнне. Сәгать берләр тирәсендә үк. һаман юк. Әтиегезне беләсез. Чаланка белән бер булды инде. Китсә, кайта белми.
Әнинең чагыштыруы күңелебезгә хуш килде. Дәррәү кычкырып көлеп җибәрдек. Кызган, майсыз табага борчак ташладылар диярсен.
Безнең бәгырьдә утыра ул Чаланка иптәш турындагы чебиле истәлекләр. Сүз сөлек кебек шома гәүдәле, дөм кызыл тиреле, илләм азгын сыер турында бара. Үз гомерендә (ул сыер гомере өчен озак яшәде) кызык өчен генә булса да, бер тапкыр да көтү белән өйгә кайтмады.
Кызыл сыер һаман минем җелегемдә, канымда утыра. Ул чор вакыйгалары исемә төшсә, күз алларым караңгыланып китә
Иртәнге өчләр-дүртләр тирәсе. Бала йокысының ин татлы, ләззәтле төшләр белән булышып яткан мәле. Әни янына килеп, идәнгә чүгәли арканнан сөеп: “Улым, сыер тагын кунарга кайтмады, бар. эзләп кер инде, бүреләр ашаса нишләрбез. Иртәгә Әфхәтне җибәрермен”.
Әнине аңлап, ишетеп ятам. Тик күз Шәрифләренә һәркайсы кимендә берәр пот гер асып куйганнар диярсен, ачып кына булмый. Уятучы психикага барып җитәрлек алым куллана: “Йокы — ялкаулар бәлеше, тор”
Шуннан соң, уяныр-уянмас (киенеп торасы юк, бар да үзендә), абына-сөртенә чыгып китәсең.
Сыер эзләп йөргәндә иртәнге көннен хозурлыгын, ачыла килгән чәчәкләрнең матурлыгын күрмисен. Кояш нурлары да сине сөендерми. Калтырап торган чык тамчысын үземә охшатам да, алга таба атлыйм Тургайлар: “Ташла шул юньсезне, эзләмә, берәр түмгәккә утырып безне тыңла да, ял итеп туйгач, кайт, сыерын өеңдә булыр' дип эндәшәләр сыман тоела. Юк, аларны тыңламыйм, кечкенә йодрыклар белән ярым йомык, томанлы күзләремне уам да, тирә-якны айкау, агач араларын “тентүне” дәвам итәм. Соңрак мин бу үҗәтлекнең намус, җаваплылык хисе дип аталганын белдем. Өйдә сөт көтәләр Имчәк балаларына, әти
әнигә чәй эчәргә, барчабызга сөт кирәк. Ә сөт “фабрикасы" — сыср мәйсез, намуссыз, качып йөри. Сонрак, Дәрдмәнднен “Сөт калыр. Ватан китәр”, дигән юлларын анламыйчарак йөрдем. Ә ул чорда безнен гаилә өчен сөт ватаннын синонимы иде. Тук тормышка сатылу түгел иде.
Чыклы, бәсле болыннарны, урман буйларын, аланнарны, колхоз басуларын күпме генә айкасаң да, син Чаланканы таба алмыйсын. Бизар булып, хәлдән таеп, йортка керсән, сыер синнән ярты сәгать иртәрәк кайткан булып чыга. Ул акыллы, моңсу, менә-менә жиргә тәгәрәп төшәрдәй булып алга чыккан бигөнаһ күзләре белән сина карап тора. Шул ук вакытта аның карашында, "аягыңны кыраудан ашатып та, мине таба алмадыңмы, канатым”, кебек кинаяле мыскыллау да бар кебек. Ачуын казандагы көнбагыш маедай чыжлап, өскә сикереп, түшәмгә җитсә дә сыерга кул күтәрелми. Сәбәпләре төрле. Бердән, әни йөзендә Чаланканын теләсә нинди исемле хөкемдардан көчлерәк яклаучысы бар Икенчедән, анын сөте сепараттан чыккан каймагын кебек куе. Тәме турында әйтеп тә тормыйм Безне ачлык тырнагыннан йолып калган изге жан Шул азгынлыгы да булмаса... Гомумән мал рәнжетү, кыйнау, дорфалык кабул ителмәгән
...Әнинең бу чагыштыруы белән ни, нәрсә әйтергә теләгәнен тиз төшендек, озын-озак аңлатып торуның кирәге калмады.
Әтинен күрше авылга. Иске Әлмәткә чыгып керергә яратканын белгәнгә, машина белән шул якка юнәләбез. Караңгы төшеп килә Ашыгабыз, авылыбыз читендә, калкулыкта урнашкан, әби-б. баларыбыз яткан зыяратны узуга, әтинен озын буен шәйләп алдык. Агач аягын яннан алдырып, көрткә кереп батса, кулы белән тартып чыгарып, юл уртасыннан берүзе кайтып килә. Бүреге чалышаеп янга төшкән, олы текә маңгае манма су. Без, Әфхәт, Әсхәт, бер-беребезгә карашып, елмаешып алдык. Бу дөньяда ирләр генә аңлый торган бәләкәч кенә, мәгәр бик ләззәтле серләр була. Безне таныгач әти шатланып та, отыры кызарып та куйды. Садә күзләре бәхетле Барган жиреннән альт кайткан сөенечеме бу, әллә өч малаен бергә күрү шулай шатландырдымы, анысын бер ходай гына белә.
— Бапков янына төшкәнием. һәр елны минем туган көндә шулай очрашып алабыз. Сез кайтыр дип, ашыгам.
Бапков дигәне мифик зат түгел, әтинен күптәнге ахирәте Туфан Миңнуллин пьесасы каһарманы Әлмәндәр картның Евстигнее кебек үк, аралашып яши торган урыс кешесе, тирә-юнендә, әтрафында бердәнбер ветврач Халык аны чын йөрәктән ярата, хөрмәт итә, ышана, сонгы тиенен илтеп бирергә риза, нарасыйларын сыерсыз гына калдырмасын Татарча белмәгән Бапков (анын исемен дә, атасынын исемен дә атаучы юк) белән урысчаны и пи-тозлык кына сукалаган татар хатыннары арасында үзенә бер “эсперанто” лөгате, аралашу чарасы туа.
— Бапкоф, Бапкоф, сыерымны карале. Салам да ни ашайт, печән дә ни ашайт, авызында бер-бер нәрсә ниттыр бит, — кебек монологларга ул инде күнеккән. Халыклар арасындагы дуслык турында, патриотизм хакында берәү дә сафсата сатмый. Бер-беренә ярдәм итү, сузылган кулга сугып җибәрмәү, кәкрене турайту, караңгы чырай күрсәтмәү дуслык дип атала торгандыр, мөгаен
Бүре тиресеннән тегелгән малахаеның колакларын челләдә дә төшереп йөри торган, кое баганасы кебек озын буйлы Бапков татар хатынынын сүзләреннән көлми, һәрхәлдә, сиздерми, малны тикшерә, диагноз куя. дәвалый башлый Абруе искиткеч зур Әти шул зат яныннан кайтып килә имди...
— Интегеп йөрмәсән шунда. Бергәләп, машина белән барып кайткан булыр идек. — диешкән булабыз.
— Сез мишәйт итәсез Дуслыкның кадерен белмисез шул әле Без анын белән фин сугышына бергә алынган идек. Герман сугышына да бер көнне киттек Төрле фронтларга эләктек, —дип, тәмләп истәлекләргә бирелеп алды.
Өйгә дөбер-шатыр килеп, бергәләп кайтып кердек. Үзебез дә гаепле кеше сыман әнидән шөллибез. Күпчелек хатын-кыз бу очракта туарылып тавыш күтәрмәсә дә, тыенкы кисәтүсез калмас иде. Хужабикә эчендәгесен сиздермәде, хәтта кунакларны көттереп кайларда йөрүе хакында да сорашып, саруын кайнатып тормады, иренең күңелен рәнҗетмәде, рухын сындырмады. Керфекләрен авырайтып, күгелҗем күзләрен бастырыклап алды да, оештыру эшләрен дәвам иттерде.
— Әйдә, Нәбиулла, кулыңны ю да, утыр. Кунакларны табынга чакыр. Бәлешемнең бәрәңгесе төсен югалта башлар, күптәннән тыкканыем. Румкалар өстәлдә.
Әтинең туган көнен дусты белән дә билгеләгәне сизелә. Мәжлесне шаяртып, көлеп үзе алып барды.
Аракы белән дуслыкны ташласа да, бәйрәмнәрдә үзен ким-хур итүне мәгкуль күрмәде, сиксәнгә җитеп килгәндә дә әти, карчыгы күрмәгәндә, кайнар чәенә затлы коньяк тамызып, шәп борынын рәхәтләндереп утырырга ярата иде.
Ул вакытта әле дөньяда һәр нәрсәнең вакытлы, бер мизгел генә икәнен белми идек. Инде әти гүр иясе булганга берничә ел үтте. Югалтуларга күнегәсең икән. Каберләрнең, шагыйрь әйтмешли, туган елы гына бар шул.
Бер аягыңны агачка атландырып шул чаклы бала үстереп, сиксән бер яшькә җитү — мәртәбә вә егетлек. Әти ирләр узарга тиеш "сират” күперләренен берсен дә әйләнеп узмады. Хак тәгаләбез жибәргән ипиен ашап, һавасын сулап, тыныч кына, үз ятагында фатиха-кинәшләрен әйтеп, фани дөньяны ташлап китте. Үлгән кеше картаймый, исәннәр күнелендә шул килеш —килбәте, холкы-фигыле белән төпләнеп кала.
Соңыннан әни кат-кат сөйләде:
— Әтиегез үләсен сизенде. "Карчык, мине алырга килгән әжәлем. Озак тормам. Менә шулай-шулай жирләрсез мине. Балаларымнын барысына да бәхиллегемне әйт, тапшыр”, — диде. Үзе шулай сөйләшеп ята. Бер мәлне тынды. Иреннәре кипкәндер, сүзен әйтергә жегәре беткәндер дип, җиңеләеп, кечерәеп калган башын күтәребрәк, авызына баллы су каптырсам, су кире чыга.. Шунда соңгы сулышын алды. Тынды. Ак эзе сызылып калды дөньяда әтиегезнең. Ана охшарга тырышыгыз.
1912 елның башында туып, әти дәвернен ин катлаулы, дәһшәтле вакыйгаларын башыннан уздыра, 1917 ел борылышының "җимешләрен" татый: ике сугышта катнаша, аягы мәңге төзәлмәс ярага таргач, 1943 елда туган авылына, хатыны Исламия кочагына кайтып егыла.
Кулда чүкеч, балта уйнатуны артык яратмый, булганлыгы да чамалы, шундый тәкъдим кергәч, җиң сызганып кибет эшенә керешә. Электән калган таш бинаны бирәләр. Эчке үзгәреш-янарышларын үзе рәтли. Берике ел ял итеп, тулаем унсигез елдан артык авыл кибетенең мөдире булып эшли Галиулла угылы Нәбиулла.
Ул заманада хәзерге мәгънәдәге сату-алу юк иде. Хөкүмәт сәүдәсендә эшләү җиңелрәк, нәрсә бүлеп бирәләр, нинди мал алып кайта аласың, шуны сатасың. Кул кушырып, алма пеш авызыма төш дип утырсаң, анда да эшен алга китми, "буксовайт” итә. Хәләл кәсеп, хәрәме — кулыңнан килгәнчә булгандыр инде. Әти күп әйберне үзе сөйләшеп таба, бер базар көнне, сабан туйларын калдырмыйча, район үзәкләренә — Мамыкка, Биләргә, Базарлы Матакка ат белән, 20 — 40 чакрымга кибет алып бара. Җәй көннәрендә кучер урынына мине утырта. Кукраеп барам-барам да, изрәп йоклап китәм Арбабыз юл читендәге чокырга төшеп китә, егыла, әти белән тәмәке, меңләгән шырпы тартмаларын үрмәли-чүнти жыябыз.
Әти — тиз аралашучан, компания кешесе, мәҗлес күрке булырга ярата. Халыкны "җыру” дәрәҗәсенә җиткерәсе, кәеф-сихәтен күрәсе була. Бу яктан аңа тертмәле, үткен теле, ситуациягә бәя бирә белүе ярдәм итә Жырга осталык бездә юк. Әтинең берничә яраткан мәүзугы бар:
Кадерле кунак сез безгә. Ни хурмәт куйыйк сезгә.
Печән чапканда, утын әзерләгәндә авыз эченнән генә шын-шын йөри торган икенче җыры келт итеп искә төшә.
Күк күгәрчен күрке бар, түбәсендә бүрке бар.
Утын биргән бер ходайның суны бирсә — ирке бар
Үзең инде фәлән яшькә житеп, фәлән дәрәжәгә ирешкәч тә, әтиле булу олы бәхет икән дип утырасын. Адәм баласына тук тормыш кына җитми, аңа мәзәге, жыры, чынбарлыкны үзгәртеберәк күзаллавы да лязем. Әти юктан гына тәм, кызык табып, үз күңелен үзе күреп яши, үзеннән, авылдашларыннан җинелчә көлеп, шаяртып, сугыштан соңгы авылның бертөсле тормышына ямь, жылы дулкын кертеп яши белде.
Кибеткә сатин, ефәк ише тукымалар кайта. Хатын-кыз ябырылып ала. Гайшәбикә апа соңарып, кичке якта гына керә
— Нәбиулла, матурлары беткәндер инде9 Калмадымы яхшырагы9 Ярар инде, менә тушысыннан биш митр кисеп бир әле.
— Үзенә аласыңмы?
— Соң кемгә булсын. Ник алай сорыйсың?
— Артык акчагыз бармы әллә диюем
— Каян килсен инде артык акча. Вәли тапканын эчеп бетерә бара. Әлмәт базарыңда май, йомырка, йон сатканыем. Күлмәкләрем чистый бетте. Кеше арасына керерлегем калмады, —ди хатын, ихластан ачылып китеп.
— Бер төследән икешәр күлмәк текмиләр инде Кайчан туздырасын әле. Туйдыра бит ул.
— Биш митр гына алам. Аннан нишләп ике күлмәк чыксын Мин бит озын итеп тектерәм. Кызлар тегел. Знамо дило.
— Картын да шундыйны, тоже биш метр алып киткән иде иләгә чаклы гына.
Хатыннын йөзе яшькелт-кызгылт төскә керә, авызы су дип, ялгыш серкә капкан кешенекедәй чалышая. Тотлыга ук башлый
— Ни... мина әйтмәде. Әбиткә кайткание Ашап китте Берни калдырмады. Аның кибеттән аракы белән тәмәкедән кала гумергә берни сатып алганы юк
— Белмим тагын, — дигән була сатучы, йөзенә ваемсызлык пәрдәсе иңдерергә тырышып.
Гайшәбикәгә шул арзанлы шом, коткы олы вәсвәсә чыгарырга җитә кала. Күңеленә коточкыч манзаралар, айны йоткан кара болытлар, яшенле бозлы яңгырлар килә, авылның барча чибәр, аеруча инде карт кызларына, тол хатыннарына тирән нәгъләт ява. Кибетче аның үзгәргән, бозылган, крахмал төсенә кергән йөзеннән шул арны күрә, укый
Хатын бөтен вәхшилекне каһәрли-каһәрли, кибеткә ник кергәнен онытып, чыгып кита Дөрес, ул үзе чамалый: аның Вәлие чүпрәк-чапракка акчасын әрәм итмәс, тапканы үзенә җитми, ана күптәннән инде аракы белән тәмәкедән башка нәрсә кирәкми. Әгәр Нәбиулла ялгышмаган булса Кем белә, үгез яши-яши аза диләр.
Беравыктан, Гайшәбикә йончыган йөзле Вәлине җилтерәтеп кибеткә алып керә Ир пычрак суда миңгерәгән балык кебек, берни аңламый Икесе икс яктан агач прилавкага килеп сөяләләр. Эчке ярсуы битенә, күзләренә чыгып, чибәрләнеп киткән Гайшәбикә рәхәтләнеп тузына.
— Нәбиулла, карале, син бу ялганчы, җир бит тинтәккә. Күлмәклек материал сатып алганын танымый. Берәр сөйрәлчегенә итеп бирергә өлгергән Бәген кибеткә якын да килмәдем, ди Ялганчы тәре. Каргана, әпәй белән ант итә, мур кыргыры нәстә
Берни аңламаган Вәли, уйсыз маэмай мәеле, башын аска иеп тәк тора Хатыны аны фермада тирес чыгарган җиреннән: "Әйдәле. сине кибетче чакыра”, дип алып килде.
Ми кыймылдатып, жавап бирүгә, уйлауга караганда, ат җигүне, урман кисүне, утын ярганда сулышны чыгару җаена бүкәнгә китереп сугуны файдалырак күргән әзмәвердәй ир берни аңламый, ызанны таба алмый интегә.
Хатынның сүзен чынга алуыннан, уеннан уймак чыгу ихтималыннан бераз шөлли калган кибетче, артка чигенеп, бәхәсчеләрне тынычландырырга ашыга.
— Га1ппәбикә, артыгын кызма әле? Мин Вәлине може башка берәү белән бутаганмын Исемә төште. Ул — теге, кем әле, әйе, майор булгандыр Точно. Ситсыны майор альт китте. Алар Вәли белән шул кадәр ошаганнар, игезәкләр диярсең. Көннең көне кибет артында торып, күзләр тона, кешеләрне кинодагы шикелле бер-берсе белән бутый башлыйсың.
"Майор" дигәннәре шул ук Кычытканлы кешесе — Сәгыйров була. Үз тарихы бар. Күбесенең кушаматы нәселдән, ерактан, ә Илгизнеке әле яңа табылган, буявы да кипмәгән “збежий”, һәр атаманыкы шикелле, “майор”ның үз тәварихы бар.
Озак еллар дәвамында, хәзерге Нурлат, ул вакытта Октябрь районы белән Габбас Кыям улы Гыйматдинов җитәкчелек итте. Кимендә чирек гасыр районның “кара чемоданы” анын кулында булды. Әле пенсиягә чыккач та, Нурлат сәясәтендә, вафатына чаклы, анын кулы уйнады. Ак чырайлы, үткен күзле, мәһабәт гәүдәле, үз кадерен үзе белеп, иркәләнеп кенә яши белгән бу кешенең кулы ифрат каты, талканы коры иде Анардан башка беркем бер мәсьәләне хәл итми, рөхсәтеннән узып, бер капчык иген дә читкә җибәрелми.
Ул җитәкчелек иткән чорда район узышчы ат кебек ыргылып алга чыкмады, беренче мөкам-дәрәҗә, урын өчен талашмады (андый мөмкинлеге бар иде: халкы эшчән, жире уңдырышлы), шул ук вакытта төшеп калганнар рәтендә йөрмәде, уртачадан өстенрәкләр исемлеген бизәде. Ургылып алга чыксаң, гел алдынгылар рәтендә булырга кирәк, ә бу гамәл киеренкелекне, уяулыкны, мәжбүрәнлекне таләп итә. Тыныч, иркен, шул ук вакытта тук, абруйлы, үз күңелеңне күреп, яхшы чырай белән тереклек итүгә ни житә.
. Районны дер калтыратып тоткан Габбас ага Кычытканлынын колхоз идарәсенә, бу юлы элемтәчеләр ярдәменнән баш тартып, турыдан-туры үзе шалтырата. Бу — гадәти хәл түгел. Колхоз рәисен тикшереп, йә эшеннән алырга, йә башка югарырак урынга күчерергә жыена, лип фараз кылырга гына кала. Кадир хуҗаның нинди кәеф, уй-гамәл белән эзләвен берәү дә белми, күрәзәлек итә алмый.
Колхоз идарәсендә көзге чебеннәр хуҗа. Иске телефон аппараты агач өстәлдә оста биюче кебек урында тыпырчына. Эче пошканнан, әле генә бүлмәгә сугылган салмыш Илгиз Сәгыйров трубканы күтәрә.
— Mini кая эләктем?
— Военкоматка, — дигән җавапны ала вилаять хуҗасы.
— Кем белән сөйләшәм9
— Майор Сатиров вас слушает. Доложите!
Үзен юри ирештерәләр, үртиләр, көләләр (аның тавышын районда кемнеңдер танымавын күз алдына китерә алмый Беренче), хәтта үзенә каршы әшәке бер гамәл кылына дип уйлап, шундук авылга милиция нарядын жибәрә. Тегеләр яна туган майорны шул ук бүлмәдә, изрәп, мәлжерәп утырган хәлендә табып, “җылы килеш” районга алып килеп, зурлап, аерым камерага бикләп куеп, Беренчегә хәбәр салалар. Үзе белән шаярткан кешенең авырткан башына тимер таяк эзләп йөргән салмыш пожарник икәнен белгәч, Габбас көлеп җибәрә һәм сәрхүшне авылга машина белән озаттыра.
Майор булмаган кешене кем инде ГАИ машинасы белән районнан китереп алдырсын да, башында кызыл, яшел, сары, әчкелтем утлары биеп торган араба белән кире китереп куйсын. Әлбәттә, Илгиз Сатиров — майор, шик-шөбһә, ышанмау булырга тиеш түгел.
Илгизнең әнисе, гомерен Кычытканлыда уздырып, саф татарча сөйләргә, намазлар укырга өйрәнгән урыс кызы гына улының яна “дәрәҗәсенә” артык мөкиббән китми: “Майорын майор, но барыбер эчүен ташламады”, — ди.
“Майор” сүзе берәрсенен теленнән төшү — көлүгә чакыруны, күнеп көрлеген, болай да авыр тормышны чәбәләндермик әле диюне аңлата. Гайшәбикәнен иреннәренә дә елмаюга охшаган күбәләк канаты инә
Фронтовик-кибетче тылда дошман калдырырга ярамаганны чамалый, хатын-кыз затын бигрәк тә. Сыер дуласа, атын бер янда торсын. Дошманлык хисе ноктәле үпкәгә, үч алуга китерергә мөмкин
— Хатасыз дөнья — сансыз дөнья, диләр. Мина да, кем әйтмешли, үз гумеремдә бер хаталанырга ярыйдыр шәт. Ачуланыштан, үпкәләштән булмасын, Гайшәбикә, без бит туганнар. Әйдәле, ситсының ин матурын, йөзенә, гәүдәнә килешеп торганын, үземнең хатынга дип калдырганын үлчәп бирим әле.
Күлмәклеккә түләү вакыты житүгә, Вәли гаип була, шыпырт кына чыгып сыза. Ут чыкканда, жил унаенда тормавын хәерлерәк.
Гайшәбикә вәкарь белән яшел өстенә ак, сары чәчәкләр төшерелгән сатинны култык астына кыстыра да, кибетченең колагына үрелеп:
— Син, Нәбиулла, Вәлинен күлмәклек сатып алды дигәненә бу тиле-миле ышанды дип уйласан, ялгышасын. Беләм мин үземнен хәчтерүшемне. Ирләр ялганлый беләмени. Мин сине сразы сиздем. Ну, рәхмәт үзеңә. Шәп булды әле. Ату минем исерек баш, кеше хатыннары кебек, көнләшә дә белмисен, якын итмисен мине, дип тенкәмә тиядерие Пувыт табалмый йөрдем Шәп булды әле. Чукындырам әле мин аны Фермада, мал акаем, сәнәк күтәреп, кая күлмәклеген дип, өстенә киттем. Күрсәтермен мин ана кеше хатынына күлмәклекне. Алдан балаларын әпәйгә туйдырсын
Хәзер инде шаян сатучының авызына серкә капкандай чалышаерга чират житә. Хатын-кыз төпсез кое икән чистый. Кара су өстендә үз йөзеңне күрәсең, ә калганын төсле түгәрәкләр каплый
Гайшәбикә чабышта беренчелекне алган бия төсле башын югары тотып, җилфер-җилфер чыгып китүгә, кибет эчендә, әлегәчә качып- почып торган Вәлинен нурсыз йөзе пәйда булды.
— Ачуланма инде, Нәбиулла Минем хатын шундый көнче инде Ник дисәң, үлепләр ярата. Таш атканга аш белән ат диләр, әйдә бер стакан салып бир инде. Бурычка.
Кибетченең башка хуты юк.
— Әйдә, үзем кунак итәм. Хатыныңның “күлмәкләре" өстендә тузсын!
Гаепсездән гаепле ир канәгать булып кайтып китә Әтигә юморы өчен түләргә туры килә. Вәлинен бурычлары ахирәткә күчәсен ул яхшы белә.
Кибеткә халыкны интектергән шырпы, чәй, шикәр, керосин кайта башлады Селедка балыгы да күренгәли. Гавамнын яраткан тәгамы — килька. Чөнки ул арзан, татарның төп ризыгы бәрәңге белән яхшы бара Чуаш халкы бу кечкенә балыкка ни өчендер аеруча мөкиббән китә Берәү, күрше авылдан, безнең кибеткә килька алырга килгәч, телгә кереп калган сүзен әйтә:
— Мин Сталин пульсам, килька гына ашар идем.
Авыл халкына үртәшергә бу җөмлә озакка җитте Шул арада әти, уртача күләмле агач мичкә белән, сәер бер азык алып кайтты Ачып җибәрсәләр, май эчендә кара уылдык, безгә таныш булмаган икра ята Берәүләр аны карабодайга тиңли. Икенчеләре, шул ук килька балыгының күзләре, дип бәяли Авыз итеп караганнарның мөһере уртак:
— Тозлы, тәмсез, җитмәсә кыйммәт.
Үзенә тиешле бәя, аңлау һәм яклау тапмиган уылдык кибеп, тоташ бер каты массага әйләнгәч, аны каядыр алып киттеләрме, чыгарып ташладылармы шунда.
Авыл кибетчесенең эш көне прилавка артында торып, сату итү белән тәмамлана алмый. Еш кына анын өе шәһәрнең ресторанын, төнге кабагын алыштыра. Тынгы юк, йокы бүленә. Мина, күңелеңдәгесе теленә күчкәч өлкәннәрне тынлап яту — кызык, бушлай театр, тормыш мәктәбе.
Кычытканлынын сәхабиләре — колхоз, авыл советы рәисләре, мәктәп директоры, парторг, хуҗалык мөдире кебек түрәләр район үзәгеннән киңәшмәдән, көн саен диярлек булып торган җыелышлардан кайтканда, болай гына тамаклары кымтырыклаганда. безнен капкага кагалар.
Әти үз кеше, әнидән оялган, гафу үтенгән булалар:
— Исламия апа, ачуланма. Туңдык. Балаларны уятмыйча гына утырыйк.
Шул арада биленә чалбарын тартып өлгергән әти килеп чыга. Аны сагынып, яратуларына түзә алмыйча кермәгәннәрен белсә дә, мәсьәләне хәл итүне суза: зарыгып көтелгән шешәне өстәлгә чыгарырга ашыкмый
— Нәбиулла әзи, берәр шешә тап инде.
— Егетләр, өйдә тотарга ярамый. Сельпо рәисе төнә генә эт итеп сүкте.
— Бардыр әле, бик өшедек.
— Исламия, синең яшереп куйганын булса, чыгар инде, — дигән була, тәүфыйклы песиләнеп, яхшатланып.
Әни, йокыдан уятканнары өчен канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып, өстәлгә салкын бәрәңге, май, ипи кисеп куя. Шешәне әтинең культа тоттыра.
Хәзерге шикелле бозыклык юк. Стакан берәү генә. Шуннан гына эчәләр. Башкаларына соңрак чәй ясала
Утлы суны беренче булып матди байлык хуҗасы — колхоз рәисе үзенә алырга тиеш. Ул эчкәндә башкалар, сон чиккәчә җиткән нервыларын шартлатмаска тырышып, анын ягына карамыйлар, ә каһәр суккан муен бизләре, хуҗадан сорап тормый, бер өскә менә, бер аска төшә. Шуннан да авыр көтүләр, текә сынаулар юктыр ир-ат өчен.
Колхоз рәисе сыекчаны эченә үткәргәч тә ашыкмый, стаканны кысып тоткан килеш, икенче кулынын аркасы белән авызын сөрткән була, гомергә саф һава күрмәгән кешедәй, борын яфракларын киңәитеп. эчкә сулыш \ткәрә шуннан сон гына ипигә үрелә, аны тәмләп иснәгәч, бер чеметемен авызына озата, кайнар сыекчаның тиешле, кирәкле җиргә төшкәнен тикшергәндәй, сул кулы белән корсак шәрифләрен сыйпап куя. Шундый ук рәхәт мизгелләрне икенчесе, өченчесе кичерә. Үзе бер сәнгать, үзе бер дөнья.
Тәннәренә җылылык иңеп, аракы куәсе миләренә менеп житкәч. дөнья, район, авыл хәлләре турында гәп корып җибәрәләр
Авыл совете рәисе, карт коммунист Галиуллин Исхак сүз ала.
— Сельпога прсидәтель эзлиләр, Нәбиулла, мин сине тәкъдим иткән идем, член партии тегел, ярамый диделәр.
Колхоз рәисе — тамада.
— Сон, без аны тиз генә партиягә алыйк. Үзем рекомендация бирер идем, ярамый, туган сеңлесе миндә кияүдә.
Тан әтәчләрен уятып кергән кызмача кешеләрнең фикерен әти җитдигә алмый, гадәтенчә шаяртуга, юморга бора.
— Юк, рәхмәт, анда бик зур взнос түләргә кирәк, ди. Минем балаларым күп.
— Причем монда балалар, — дип сүзгә кушыла мәктәп директоры Замир Яруллин.
— Взносны бала башыннан алалар дип ишеткән идем, — ди әти, шактый хәтәр шаяртып. Хатасын төзәтергә ашыга. Урамда әле илленче еллар башы гына.
— Рәхмәт, ышанычыгыз өчен. Уйлап карармын. Тагын берне ачыйммы?
Әлбәттә, инде тагын һәм тагын берне ачтыралар.
Әтигә партиягә керергә “кулак кызы" — әни бирмәде бугай. Мәгәр
Галиулла улы советларга, Сталинга турылыклы калды, берсенә дә авыр сүз әйттермәде, үзе яшәгән чорны, тарихны бирмәде Шул хакта Мәһдиев белән сүзгә килешкәннәре хәтердә. Әтисен Сталин режимы юкка чыгарган, халык дошманы баласы дигән исемне күтәреп йөргән Мөхәммәт ачулы, үчле, үткәнне ярсый-ярсый сүгә.
Әти, агач аягын ныгытыбрак терәп куя да, бүгенге азгынлыкны, явызлыкны, кадерсезлекне әрли башлый.
— Элек тәртип барие. Шәһәрдә дә курыкмыйча, урамга чыга ала иден. Сталин үзе берәүне дә атмаган, анын исеменнән кылган явызлыкларның күбесен ул белмәгән дә.
Әтидән: “Ни өчен сугыштың?”, — дип, кат-кат сораганым булды.
— Азатлык өчен, — ди.
— Нинди азатлык инде ул. Сугыш беткәнгә күпме вакыт узды, без һаман хәерче, әнә немец, япон ничек яши. Без һаман кол
Аптырагач: “Бездән сорап тормадылар, тоттылар да алып киттеләр”. — дип, дөресен әйтте.
— Мин политик тегел, мин крәстиян. — дип өстәүне тиешле тапты. Барыбер үз ышануы, үз иманы белән китте җиһаннан Советларны, коммунистларны хәзер ничек кенә әрләсәк тә, сәяси бөтенлек һәм ышандыру (бәлки, куркытудыр) көче булган аларда: кешенен миен агулый, җанына үтеп керә белгәннәр. Безнен илдә элеккеге җитәкчеләрне, урыныннан китүгә, үлүгә, фаш итү, эттән алып бүрегә салу, бөтен житеш- сезлекләрне ана сылап калдыру кабул ителгән. Хрущевны, Брежневны. Горбачевны, башкаларны пычрак суда коендырдык Сталин үлгәннән соң да шактый яшәгән якын әшнәләре, аларча әйтсәк, көрәштәшләре Молотов, Каганович, хәтта маршал Жуков та, күпме генә кыссалар да, халыклар атасы — хуҗалары турында начар сүз әйтмәделәр Ерак татар авылы маҗигы Нәбиулла карт та аны бирмәде. Нәрсә бу? Каян килгән дүрт сыйныф белемле грузинга шундый ышандыру көче9 Гипнозмы? Гади акылга сыймый торган башка берәр феноменмы'’
Гайре табигый күренгән бу вәзгыятьнең төбендә бик гади нәрсә ятмыймы икән? Шундый бер мәзәк искә төшә.
Яшь егет бабайдан сорый икән:
— Әйт әле, бабай, син кайчан яхшырак яшәдең9 Теге вакытта, коммунистлар заманындамы, әллә хәзер, хакимияткә демократлар килгәчме?
— Әлбәттә, коммунистлар заманында! Мин ул чорда хатыным белән йоклый, кодага атна саен кунакка бара идем. Хәзер хатын белән аерым түшәкләрдә ятабыз, ә кода бусагасыннан да уздырмый.
Әтинең кибеттә эшләү дәверендә төрле чорлары булды. Ревизорларның, финанс әһелләренең бездә кунак булып ятканнарын яхшы хәтерлим Авылда, чын-чынлап тикшереп карасаң, туган булмаган кешене таба алмассың. Халыкта акча юк, колхозда бушка, "таякка" бил бөгәләр. Әтигә сатарга, ә халыкка товар, керосин, тоз, шырпы, ирләргә шулар өстенә тәмәке белән аракы кирәк
Соңгылары, сырны авызында тоткан карга янына килгән хәйләкәр төлке кебек, бурычка соранып, әти кырында боргаланалар "Бурычка, икеләтә язып куй журналыңа, зинһарлап сорыйм, салып бир, үләм бит инде”. “Нәбиулла әзи, әллә мина ышанмыйсынмы, күзләремә кара, алар алдакчы күзләренә ошаганмы9”, — дип, телләренә салынып, ниятләренә ирешәләр. Түләү көне җиткәч, табигый ки. күбесе баш тарта: янәсе, журналга кибетче теләсә нәрсә сырлап куя ала, каләм үзенеке, имза аныкы
Ревизорга кем түләсә дә барыбер. Ырастрата. халык әйтмешли. Африкада да ырастрата инде ул.
Әтинең Нурлатта яшәүче сеңелесе, гаярь журналист Разия апа хәл белергә килә Абыйсының кибетне тапшырганын ишеткән
— Әзи, синең урынга кем керде?
— Сыер керде, — ди әти.
3. -к. У. N» т
Үз чоры өчен Нәбиулла картның исәп-хисап эшенә шактый маһир кеше булганлыгын хәзер генә аңладык. Агач төймәле “санаучы” белән ул бик зур суммаларны чыгара, үзәктән килә-китә торган оста тикшерүчеләр анын ялгышын, хатасын таба алмый интегә. Каядыр очны яшергәнен, шомартканын сиземлиләр, исбат итә алмыйлар. Әтинен баш мие ике өлештән торгандыр (Хрушевнын рәссам Неизвестный ясаган һәйкәлендәге аклы-каралы башы кебек): бер ягы исәп-хисап эше белән җитәкчелек итә, икенчесе тел Шәрифләренә “ризык” әзерли, көндәлек язуга этәрә
Шуңа күрә аның балалары фикерләү рәвешләре буенча кыл икегә аерыла. Улларының берсе табиб гыйлемлеге буенча китсә дә, икесе зоотехник, агроном саналса да, алар барысы да филологлар, нигездә тел белән "эшлиләр”.
Кызларның күбесе төгәл фәннәргә өстенлек бирде. Әфхәт өчен теләсә нинди темага сәгатьләр буе нотык тоту бернинди кыенлык тудырмаса, Чаллы шәһәреңдә урта мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, физика-математика факультетларын тәмамлаган, төгәл фәннәр тарафдарлары — сенелләрем Салихова Лилия белән Самигуллина Сәрия озын-озак тост урынына идән юып ташлауны, берничә мисал чишеп алуны җайлырак күрәләр. Артыгын таләп итмичә, балалар үстереп, булганына шөкер кылып, халыкка хезмәт итеп яталар.
Күлтәгин язмаларының ерак нәбирәсе — оныгы чатан Нәбиулланың янә бер йомшак ягы турында әйтеп китми булмас. Ул — мин белгәннән, хәтерләгәннән бирле көндәлек алып барды. Бүлекнең башында шуннан бер фәлсәфи өзек тә китердем. Күп тапкырлар күченеп йөрү, янгынга юлыгу сәбәпле язмаларның күбесе сакланмаган, юкка чыккан. Истәлек- хатирәләрендә ул миңа тирәнрәк, максатчанрак тоела, гади бер авыл кибетчесеннән тирәлек, хәтта галәм белән “әңгәмә” алып барырга, аңлашырга тырышкан шәхес буларак калка. Күрәсен, ул табигатьтән килгән рухи җегәрен, дөньяга карашын кәгазьгә төшергән, үзен аңларга тырышкан. Кемдер укысын, тарих тәгәрмәченә кертеп җибәрсен, дип язмаган ул көндәлекләрен. Безгә халык иҗатының энҗе-гәүһәрләрен китереп җиткергән “шәкерт дәфтәрләре” кебек үк, үзе өчен генә алып барган.
Әтинең сурәте әле дә булса күз алдында: һәр кичне диярлек, “амбарная книга” дип тышына язылган дәфтәрне исән тезенә куеп (өстәл тирәсендә буш урын юк, бала-чага дәрес әзерли, чыр-чу, тавыш), үткән көн алып килгән, алып киткән яңалыкларны, яшәеш вәзгыятьләре тудырган уй-хисләрен кара белән дә, буш каләм табылмаса, карандаш белән туры сызыклы битләргә төшерә башлый. Бу мизгелдә ул, каты кабыгы ак савыты эченә яшеренгән ташбака төсле, үз эченә — дөньясына китә, башыннан узган вакыйга-хәлләрне янәдән кичереш күзәнәкләре аша уздыра. Аркасы туры, маңгай сырлары тирәнәеп, өскә, кыска киселгән ак чәчләре янына менгән, зур соры күзләре акыл казаныннан төшкәнне тикшереп, барлап тора. Әдәбиятчылар бу гаҗәеп манзараны иҗат процессы диярләр иде. Әти ул хакта белми: Сибгат Хәким әйтмешли, ана просто рәхәт.
Татар ирләренә хас, әлегә жәмгыяви, мәгънәви нигезләре ачылып җитмәгән бу үзенчәлек, ягъни кәгазь-каләм, китап белән дуслык, билгеле ки, минем әтигә хас үзенчәлек кенә түгел. Кычытканлы авылының укый- яза белгән күпчелек ир-затлары бу шөгыльгә бик теләп алына.
Ошбу хәл татар атлы кавемнең элек-электән әлифбалы, укымышлы халык булуына бер дәлилме, әллә хыялый дәрвишлеген (кемдер бу .мавыгуны вакытны заяга сарыф итү дип санар) күрсәтүче бер билгеме, йә күренекле язучы, фамилиясенең төрки чыгышын беркайчан яшермәгән, хәтта горурланып йөргән Михаил Булгаковча фикерләп, “кулъязмалар янмый”, аны кылыч аша үткәреп булмый, дигән фараздан чыгып, киләчәк буынга үз хәятлары турында ниндидер мәгълүмат калдыру хыялы кулларына язу әсбабын тоттырганмы? Тукаебыз да: без тарихта әзлебез дигәндә.
бәлки, язма-басма истәлек-ядкарьләрне күз алдында тоткандыр0 Шагыйрьнең бу фикере һаман да бәхәсләр, төрле-төрле аңлатулар тутыруы табигый. Тирән фикер беркатлы була алмый.
Дөресен әйткәндә, әтинен көндәлекләрендә искитмәле фикер, сурәтләү яңачалыгы, сискәндереп җибәрә торган кыюлык та юк шикелле. Гадәти көнитеш, яшәеш күзәтүләре. Яз ничек килгән, чәчүтә кайчан чыкканнар, арыш ничәсендә серкәгә утырган, умырзая белән себеркене кайчан җыйганнар, кышкы буранны ерып кемгә кунакка барганнар Ин тулы мәгълүматлар явым-төшем турында.
Язнын беренче көннәре елнын ничек киләсен ачыклау өчен ин җайлы вакыт. Фәнни, гыйльми нигез кирәк. Кышнын кышын пожарка янында домино сугып, буш сафсата корып утырган туры, кәкре аяклы, кытыршы куллы, сакаллы вә сакалсыз агайлар исбатлама артыннан өйләренә юл ала. Күбесенең үзләре өчен бик кадерле язмалары бар.
Мичнең балалар кулы җитми торган бер җиренә яшерелгән яисә матча ярыгына кыстырылган көндәлек бөти төсле үк изге әйбер "Амбарная книга”нын ачык битенә бөгелгән бармагының сөяге белән төртә-төртә әти үзенең фаразын игълан итә.
— -Июнь башында көчле яңгырлар булыр. Ун көнләп салкынлык төшәр. Икенче көчле янгыр июль ахырында гына килер. Печәнне яхшы җыеп алырбыз.
Ин канәгать кеше әти. Аның көмешсу йөзендә гыйлемлек чаткылары бии. Аны бу мизгелдә йолдызлар, галәм кырлары белән элемтәгә кергән күрәзәче, әле генә мәгарәдән чыккан Әбугалисина белән бутарсың. Әмма анын фикере бердәм кабул ителде дип уйласагыз, Кычытканлынын табигать, төгәл фәннәр, хокук белгече булмый калган ирләрен бәяләп җиткермәвегез булыр Аерым алганда, күп кызлы, авып фәлсәфәне, кечкенә буйлы, мәңгелек бәхәсче Әбелгаз абзый тиз генә бирешмәс! Үзенең дәфтәрен актарыр, бер сары битенә тукталып, беркатлы, саф күзләренә килешмәүчәнлек төсмере йөгертеп, җиз тавыш белән үзенекен тәкърарларга керешер
— Юк, Нәбиулла, минем язмалар буенча синеке дөрескә чыкмый. Ачуланма. Син обешайт иткән яңгырлар сонрак, июнь урталарында гына Кычытканлыга килеп җитәр Әлмәт ягыннан тегел, урман аркылы килер
Мондый үтергеч төгәллек, кискенлек хискә китереп бәрә Шулай да каршы як сөлгене ташларга җыенмый. Бер үпкәле, кара-кучкыл, тимгелле йөзле, тырпайган кашлы Исхак Галиуллин авыл советы рәисе кәнәфиен озак еллар биләгән, фирка җыелышларында сөяк ныгыткан кеше Болай гына бирешмәс
— Икегез дә ялгышасыз. Нәбиулла дөреслеккә якынрак тора һава торышы унике елга бер туры килә Июнь ае, минем юравымча, яңгырлы, но салкын булыр.
Элеккеге заманалар кире кайтып, Исхак абзый, җаваплы вә төшемле урынында утырса, һәр инсан берәр ярдәм, кәгазь, мөһер сорап барасын уйлап, аның белән баш өсте дип, килешер иде. Хәзер таяныч мөнбәре юк, ул Нәбиулла, Әбелгаз, Габдрахман, Сафа, Әхмәтшалар кебек үк пенсионер. Може акчасын гына күбрәк ала торгандыр.
һәр шәйнс шик астына алырга яраткан, бәхәс кайнаган пожарка каршында гына яшәгән, безнен ут күрше, әнинен апасынын улы Хуҗа Вагыйзы, язма алып бармаса да, үзенең Киек Каз йолдызлыгы астында туганын онытмый.
— Синең прогнозларын беркайчан да акланмый. Исхак әзи. бу сиңа ссльсоветта кирәкмәгән төшкә пичәть сугып утыру тегел Монда баш кирәк.
Мәгәр кыска буйлы, кинчә сөякле, тыгыз мускуллы, эшләргә дә яраткан Вагыйзга җәелеп китәргә “диктатор" Халисә ирек бирми Чибәркәенең йодрыгын җиленче тоемы белән сиземләп, арка күзе белән күреп .шган Вагыйз олы кәвешләрен каккан, чистарткан булып, өй тарафларына юл ала.
з *
Вагыйзны дошмани көчләр арадан суырып алды дип кенә бәхәс туктый алмый. Көрәш барганда, баррикадаларда кешесе табылып торган кебек, һәркем үзен күрсәтеп калу ягын карый. Һәр нәрсәне шик астына алу — бәйгегә хас эш
Җырлауга охшаган тавышлы тагын берсе үз фаразы белән уртаклаша. Әти үз фикерендә гранит ташы кебек нык тора. Ул бер генә кешенен язмаларын җитди кабул итә, аның белән кылыч чәкештерергә разый
— Әбелгаз әзи, ачуланма, мин хаклы. Менә монда карале... Илле беренче елда болай дип язганмын. Илле сигездә һава хәлләре кабатланган. Алтмыш икедә погода былайрак торган. Корылык, сонарган янгыр. Малларны жыеп алдылар. Малайнын малае туды.
Барысыннан да гәүдәгә кечкенә, йөзе, тән тиресе белән башкалардан аерылып торган, сүз сугышы чукмары Әбелгаз кыза, тәмам туарыла, нәгьрәләр ора.
— Нервыда уйнама, саннарын белән муеныма төймә Син миннән яшьрәк тегелме әле?
— Сыныкка сылтама. Фикеремә тышау салма, мин кагын әйтәм.
Дөреслек бәхәстә табыла, дигәннәр борынгылар. Китә текә, әмма бер-берсенең шәхесенә тимичә аңлашу, чакмадан ут чыгару Ин акыллы фикерләре соңрак килә, “поезд киткән” була, һәркем: “шылайрак әйтәсе булган” дип, үзен битәрләп йөри. Аларны тынлап утыруы үзе бер гомер Уйлап куясың: тормышлары әлләни чибәрдән булмаса да, үзләренә юаныч табалар авылның акыл ияләре.
Әлбәттә, көндәлек тормыштан күтәрелебрәк яшәргә омтылган хыялый кешеләр бер Кычыгканлыда гына икән, дип раслаудан мин ерак торам. Татар исемен йөрткән, яза-сыза белгән ирләрнең бик күбесе үзен кәгазьдә “бушата” икән. Хатын-кыз моңлы җырында, шигырендә, бәетендә. .
Җөмләдән, Равил Моратов “Юлны эзләгән табар” (“Дорогу осилит идущий”) китабында әтисенең истәлек-ядкярьләренә киң таяна. “Бүген, аның көндәлекләрен янәдән актарганда, анын ихтыяр көченә һәм гайрәтлелегенә сокланам. Ул гадәттән тыш хезмәт сөючән кеше иде Анын эш көне, кагыйдә буларак, иртәнге 4-5 тән башлана һәм сәгать 11 дән дә иртә тәмамланмый". Фатыйх агайны ни-нәрсә борчыганны, эш көнен ничек уздырганны улы әтисенең язмалары аша күз алдына бастыра.
"Истәлекләр, — ди ул, — анын өчен җан азыгы булган. Аларда ул ихласлырак, гаделрәк һәм, әйтер идем, үзенә якынрак, ихтыяҗлырак яшәешкә кереп китә”.
Мин дә әтинең хәреф хаталары белән тулы, нокта белән өтерне санга сукмаган, бары тик үзе, яшәешенә ярдәм итү өчен алып барылган көндәлекләрен нәкъ шулай бәяли алыр идем. Ел фасыллары, дуслары Зыя, Гәрәй. Исхак, Әбелгаз белән сөйләшеп утырулары турында прозаик сөйләмгә айның кайсы көнне урактай матур булып калкуы яисә, оятын тәмам югалткан, түгәрәк битен тулысы белән кешеләр хозурына боруы турындагы ярым шигъри юллар килеп керә.
Язмаларда олы сәяси мәсьәләләр күтәрелмәсә дә, 1964 елның октябрендә болай дип язып куйган әткәй “Хрущевтан котыплык Мәтәлде. Хәзер може халыкка хайван асрарга бирерләр”.
Арзанлы плафон башлы җитәкченең илгә, аерым алганда, татар халкына китергән явызлыклары санап бетергесез. Ул Мөхәммәт Мәһдиев “бәхилләшкән” таза хәлле, нык әхлаклы, милләтнең умыртка баганасы вазыйфасын үтәгән авылны юкка чыгарды Бер яктан, шәһәрләргә, төзелешләргә күчтләп күченү китсә, икенчедән, нарасый балалардай табигать кочагына сыенып утырган җыйнак авылларга “бесперспективньш” дигән ярлык тагып, аларны юкка чыгару — һәлакәт-инкъшраз юлына этәрде. Ошбу торак урыннарында башлангыч, җидееллык мәктәпләр ябылды. Урта мәктәпне, олы авылларда укыту урысча альт барыла. Шул чорның чүбеген әле дә булса төкереп бетерә алмыйбыз. Әтинең сөенечен аңлап була.
Шул көннәрдә үк әти: “Ат үлгәннән сон абзарны төзәтеп маташуының кемгә кирәге бар”, — дип язып куйган. Ни, нәрсә әйтергә теләгән Нәбиулла карт бу йомры җөмләсе белән? Без хәзер дә атсыз абзарда көн итәбез түгелме?
Тагын бер гыйбарәсе хәтердә калган.
— Ашарга сораган өчен балага җәза бирергә ярыймы9
Ә бит язу-сызу белән шөгыльләнгән өлкәннәр безгә юк-барга вакыт уздыручылар кебек тоела иде. Барча сусауны су гына баса алмаган икән, кеше, башка җан ияләреннән аермалы буларак, рухи азык эзләгән, фикри таяныч барлаган.
Татар кешесе шулай да гел тормыш, жир турында уйлый, олы сәясәткә катнашмый. Көндәлекләрендә дә ул шундый. Зыялылар гына вакыт-вакыт татар теленең барын да белмәгән дөнья, Мәскәү түрәләренә туган лөгатьләрендә кыю-кыю кинә-кизәнүләр ясап алалар анысы. Эг өрә, кәрван бара бирә.
Мәскәү астында, Переделкино дигән иҗат йортында ял иткәндә, станциядә электричка көткәндә ике “өлкән агай” вәкиленең хуҗаларча, белдекле булып сөйләшкәне колакка чалынды.
— Юк, мин риза түгел, — ди яшькелт сырма фуфайка кигән озын буйлысы.
— Кайсы ягы белән ошамый сина Лебедь, — ди өстенә коңгырт кыска тун кигән тәбәнәгрәк буйлысы.
Сүз Чечняда кан коешны-сугышны туктаткан, хәзер Президент кәнәфие өчен көрәшкә чыккан Александр Иванович Лебедь турында бара икән. Озын буйлысы бик катгый, кырыс булып чыкты.
— Юк, мин Лебедьны куярга риза түгел. Бик кырыс генерал. Куликовларның башы очачак.
Курач буйлысы “тәкъдиме” узмаганга аптырап калмады.
— Очса ни, алар барысы шул ук кошлар нәселеннән... Карга карганың күзен чукымый.
Йөгереп барганда туктарга мәҗбүр ителгән ат төсле пышкыра- пышкыра электричка килеп туктады. Юк буенча урыс ирләренең "кыюлыгына" сокланып бардым.
Кеше — иң сәер җан ияләренең берсе. Ул бик тиз яңа чорга ияләшә, якын кардәшләрен, дус-ишләрен югалту белән килешә. Килешмичә кая барсын, тәкъдирдән узып нишли алсын ул. Тарих — үткән аша бүгенгене күрсәтү чарасы дибез икән, яшәп киткән кешеләрнең изге гамәлләре, хыяллары, өмет учаклары яна, яши дигән сүз. Эта дә исән-ИМИН сигез баласында, илсөяр оныкларында, инде арының нарасыйларында яши Аның көндәлегендәге тормыш турындагы фәлсәфәсенең нигезендә менә шул дәвамлылык ята торгандыр әле.
Әни Һәм аның мөхите
езнең гаилә нәкъ ун кешедән, эта белән әни һәм сигез баладан гыйбарәт. Башкалардан сан ягыннан да, сыйфат тарафларыннан да аерылып тормый. Күбрәк балалы йортлар да бар. Шуңа тарта алмаганнары да җитәрлек.
Шулай да җир йөзендә бер-бсрсенә тач ошаган бәндәләр булмаган шикелле, һәр гаиләнең үз яшәү рәвеше, башкалар күзенә кылчык булып кереп тормаган “милли колориты” була. Шагыйрь әйтмешли, күрә белергә күңел күзе генә кирәк.
Төшке ашка, һич югында кичке чәйгә бергә җыелырга тырышабыз, барча сәяси, җәмгыяви мәсьәләләр шунда карала. Электән калган гадәт Ак чырайлы, тамырлары гына калдырылган кыска чал чәчле, комлыкта, иркенлектә үскән нарат бүрәнәседәй төз, озын буйлы әти самавырдан чәйне үзе агызып бирергә ярата Безнең өйдә татар халкының милли
Б
ризыгы булып киткән ошбу эчемлекнең куесын, үгез канын хәтерләткәнен яраталар. Дөрес, әти бераз хәрәмли, безгә сыек ясый.
Әни мич урнашкан кече як белән түрдәге олы, кин калын такталардан ясалган өстәл арасында бөтерелеп йөри, аягы жиргә тими, биюче Нуриевларын бер якта торсын. Ризык ташый. Мин анын ашыкмыйча, йөгермичә йөргәнен яисә безнен белән озаклап, җәелеп утырып ашаганын хәтерләмим. Аның көндәлек яшәешендә өстәл янында озаклап вакыт уздыру каралмаган. Башкача йортны, гаиләне алып бару мөмкин түгелдер һәр гадәтне зарурият, ихтыяҗ тудыра.
Дастархан янында гаделлек, мәрхәмәтлелек, мөмкин булганча, тигезлек хөкем сөрә, каядыр җәбер, золым бардыр дип уйламыйсын
Гаиләдә әти сүзе — үтәлергә тиешле канун, әнинеке — ачыкламыш, юнәлеш, өстәмә аңлатма. Соңгысының төп чарасы сиземләү, вакыйга- хәлләр агышын алдан күрә белү, “кризис”ка җиткермәү. Филнең дөядән биегрәк икәнен аңлатып торасы түгел.
Әти телгә, сүзгә оста, җор кеше булса да, хискә бирелеп, туарылып китүне ир-ат өчен мәртәбә санамый. Терәге — әни. Ул анын янында, дәртле, үз бәясен белгән күркә төсле, умыртка баганасын турайтып, аркасын катырып утыра.
Әни кечкенә гәүдәсенә, җыйнак түгәрәк йөзенә буйсынучан бирелгәнлек кыяфәте чыгарып, хәйләле елмаюын, матур, серле күгелҗем күзләре тирәнлегенә яшереп, әтинен һәр карарын, тәкъдимен хуплап, җөпләп бара. Әти безгә шелтә-мазар белдерсә, канәгатьсезлеген сиздерсә, әни, кирәк тапканда, нәтиҗәне бераз йомшартып, катгыйлек төсмерен алып, тулаем анын фикерен рәсми хуплый, һәм дөрес эшли. Бу чигенү түгел, мәсьәләгә иҗади килү.
Хәзерге хатын-кызның күбесе азатлык, хөрлек төшенчәләрен ялгыш, берьяклы, аны ир белән тигез хокук дип кенә аңлап, үз Вазыйфалары хакында онытып, орышу, тавыш чыгару юлына басып, икенче яртысынын теләгенә, сүзенә игътибар итмичә, тыңламыйча үҗәтләнеп, бик нык ялгыша, иптәшен үзе үк тайгак, ялгыш юлга этәрә.
Татар хатын-кызларына васыятен Гаяз Исхакый гасырнын беренче чирегендә үк “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә анык әйтеп калдырган
Повестьның сәнгатьчә эшләнешенә, табигать күркен, тирәлек ямен искиткеч оста сурәтләвенә, психологик бәя алымнарының байлыгына тукталып тормыйм. Урыны ул түгел. Катнаш гаиләләр арта барган, рәсми хупланган заманда әсәрнең фикри вә фәлсәфи юнәлешенә күз салу урынлы булыр дип уйлыйм.
Алдынгы фикерле иптәшләренә ияргән өчен мәдрәсәдән куылган Шәмси Петербургка килеп, приказчик ярдәмчесе булып эшкә урнаша, белемен күтәрү нияте белән, театрга йөри башлый һәм тәҗрибәле урыс хатыны Анна Васильевнанын үрмәкүч җәтмәсенә килеп эләккәнен сизми дә кала. Анна — мөләем, акыллы, ир-атнын кадерен белә (кияүдә булган) торган ханым. Ул Шәмсигә каршы әйтү, карышу түгел, анын һәр теләк- ниятен алдан күреп, санап чыгарып, сизеп алып, якынына һәр тарафтан ярарга тырыша. Ул гына да түгел: кадерлесенең укымышлы, уңган, чибәр татар кызына өйләнү турындагы хыялына тыштан каршы килми, беркатлы Шәмсигә ияреп, мөселман кызлары җыелган кичәләргә бара. Мәгәр икесенең дә күңеленә хуш килерлек кызны каян табасын: йә йөзе, йә үз- үзен тотышы, аяклары, ахыр чиктә белем дәрәҗәсе туры килми. Үзенә ни, нәрсә кирәген тәгаенләгән Анна Шәмсигә бер кыз бүләк итә, тиз арада икенчесен алып кайта, балаларын “ялгыш” кына чиркәүдә чукындырып чыга.
Шәмси өйләнү нияте белән туган авылына кайтып киткәндә дә. ләм-мим каршы сүз әйтми. Тик кызны ярәшеп, куллар бирешеп кайткан көнгә балакайлары белән төшкән карточкасын һәм мәхәббәт мәюубен җибәрергә онытмый. Шәмси ата-анасын, кыз баланы ифрат кыен хәлгә куеп, әзер туйны ташлап, мәгъшукасы янына чыгып китә. Анна
Васильевнанын жылы кочагына кайтып егыла. Кыскасы, йомшак жәеп. каты утырта ярым зыялы егетен тәжрибәле хатын.
Г Йсхакый татар хатын-кызларына мөрәҗәгать итеп, Шәмсиләрсез каласыгыз килмәсә, сез дә ирләрегезне Аннадай иркәли, тәрбияли, сиздермичә генә үз әргәнегезгә биетергә өйрәнегез, ди кебек.
Безнен гаиләдә мәсьәлә нәкъ менә шулайрак, якташыбыз Гаяз Исхакый теләгәнчәрәк хәл ителгән дисәм, әтинең жаны рәнжемәс, дип уйлыйм. Хәзерге төшенчә белән әйтсәк, әти — хуҗа, абруй, әни — түбә (крыша). Өйдә кемнең ахыр өстенлеген сирәк кеше белә. Мин үзем дә анын серенә гаилә белән яшәп, ике малай үстергәч, фән докторы булгач кына, азмы-күпме төшенә башладым. Чөнки ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәттән дә катлаулырак сәнгать, буталчыграк фән юктыр дөньяда Генетика, нисби теория, фараз кебек гыйлемнәрнең барысы да икенчел.
Әти — тиз кызучан, яна, шартлый, сүтелә (үзе беркадәр артист та, тышкы сурәтне ярата), әни — ут сүндерүче. Инде бүртелгән тал чыбыгы безнең аркага төшәргә торганда, әни кечкенә, хәрәкәтчән бармаклары белән хәләл жефетенең иңнәренә орынып ала, әти шундук ярларына кайтып төшә, өянәге тынычлана.
Әни — реклама яратмый, кәпрәю, масаю анын холкына туры килми. Шулай да ул үзенең хәлле нәселдән, ак куллы (укы: кулак) токымнан чыкканын онытмый. Сугыштан соңгы чорда, хәерчелек, җитешмәү эзәрлекләгәндә дә, аңа үткәне рухи таяныч, терәк була.
1917 ел түнтәрелешенә кадәр авылның кыл уртасында кызыл кирпечтән салынган ике ташпулатның берсен анын туганнары салдырган, әтисе — Шәфигулла агачтан кирәк-ярак әйберләр ясауга оста булган, һөнәренә башкаларны өйрәткән, тирә-юнь авылларны чана, көпчәк, камыт, агач көрәк, киле, имән мичкәләр белән тәэмин итеп торган. Хәзер дә әнинен туганнарын алтын куллы, диләр. Шәфигулла картның балалары, оныклары авылда ин оста балта осталары, мич чыгаручылар. Техника чоры житкәч, ин алдынгы комбайнчыны .а шул нәсел бирде
Табигый ки, ярлы-ябага — шариковларта йөз тоткан сәвитләргә булдыклы кешеләр кирәкми. Ике йөз йортлы Кычытканлы авылыннан биш кулак “тапшырырга”, дигән разнярадка килә “Безнең авылда ул чаклы бай кеше юк, санны киметегез”, — дип ялваруларның файдасы тими. Яхшы йортлы, бигрәк тә калай түбәле, берничә ат тоткан кешеләрне кулакка чыгарып, бар байлыгын талап, әрәм-шәрәм итеп, шул исәптән Шәфигулла бабайны да, “төзәлергә” хезмәт фронтына алып китәләр Бабай сугыш алдыннан туган авылына үләргә генә кайта.
Шәфигулла картның жиләк-жимеш, алма, чия, карлыган, грушалар гөрләп үсеп утырган бакчасы илленче еллар башында гына юкка чыкты Равил Фәйзуллиннын “Әтием портретына бер штрих” шигыреннән әлеге юллар искә төшә:
Хәзер ..
Синен йөзендәге шадралар кебек, чокыр-чакыр гына бары такыр калган тау битләре
Икс яшь бала белән тол калган, кайгыдан күзләре сукырайган Камилә әби әнине унтугызы тулыр-тулмас килеш кияүгә бирә. Вак яңгырлы, тымызык бер иртәдә әни яна хөкүмәткә күчкән, кулларында балта тота бслмәсәләр дә, күз белән телгә үткен, язу-сызу эшенә һәм сөйләү хасиятенә маһир Галиуллиннарга килен булып төшә Сугыш алдыннан “писарьларга" ике малай бүләк итә. Миннән соң туган Фоат энем икс яшендә үлеп китә Әти уңган, чибәр, “телсез”, карышусыз кулак баласын яратып яши. Шул чорда ук реаль "влачнын" шактый өлешен ычкындырганын, Шәмси шикелле үк, сизми кала. Аны Англия. Дания, Бельгия, Швеция корольләре кебек, абруйда яшәү канәгатьләндерә, вак-төяк вәкаләтләргә ябышып ятмый.
Мәктәп белән мөнәсәбәт, ягъни мәгариф департаменты, безне уку- укыту мәсьәләләре әнигә ышанып тапшырыла, һәрхәлдә, мин беренче сыйныфка кергәндә, әти фронттан кайткан булса да, үзен әнидән белемлерәк санаса да, әлифбага мине, күрше балаларын Шәфигулла карт кызы өйрәтте.
Әни олы гаиләгә хезмәт итеп (кайната, кайнана һәм һәркайсы үз холыклы алты каенсеңел), буйсынып яшәргә тиеш булса да, эчке бәйсезлеген югалтмый.
Яңа туганнарын күп сөйләүләре, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип кенә эшләүләре, гамәли эштән бигрәк фәлсәфәгә өстенлек бирүләре, йорт шөгыльләрен үзе әйтмешли, әштер-өштер башкарулары өчен яратмаса да сиздерми. Тавыш чыгарып торганчы, теләсә нинди эшне, җиң сызганып, үзе башкарып ташлый. Бөтерчек кебек урында әйләнеп, һәр шәйгә өлгерә. Чөгендер басуына, бәрәңге кырына чыкса, аның артыннан өлгерәм дип хыялланма. Эре чүп үләннәрен җыярга, вагракларын матык белән егарга, жирне йомшартырга өлгерә.
Әмма чүпрәсе артыграк эләккән камыр кебек, дәрте ташып торган әти ана чөгендер эшләргә ирек бирми: бала артыннан баланы “бүләк итә” тора. Ел аралаш кендек киселә Ал арны ничек үстерү, киендерү турында уйлау юк. “Бала үз бәхете белән туа”, дип фараз кылгандыр инде Нәби>лла агай
Ул хаклы булып чыкты. Әни күкрәк астында йөрткән ун баланын сигезе — дүрт малай, дүрт кыз — исән-имин, дүртесе Чаллы шәһәрен күтәрә, өчесе мәркәзебез Казанда дөнья көтә
Минем белүемчә, әти белән әни тату яшәделәр. Кочаклашкан, үбешкән чакларын күрмәдек. Ә кичләрен, эшләрне бетереп, ишекләрне келәгә утыртып, чәчәкле чаршау артына, тимер караватларына кереп яткач, алар пар күгәрченнәр кебек, талгын гына бик озак сөйләшеп яталар. Сүзләрен аңлап булмый. Кеше талашса, тавышны ярдәмгә чакыра. Ә биредә иртәнге, тыныч күл өстен хәтерләткән талгынлык. Нәрсә турында сөйләштеләр икән алар шулай төн ката? Безнең турыдадыр дип уйлыйм. Ата-ананың бәхете дә, көенече дә баладан.
Аларның бер-берсен аңлап, хөрмәт итешеп, дустанә яшәүләрен тою безнен өчен таяныч, үрнәк-өлге булды. Урамда янәшә барганда әтинең озын буе, киңчә аркасы янында әни кеп-кечкенә булып кала. Киенеп, ясанып ашка, мәҗлескә барганда, хуҗасыннан берничә адымга арттарак калып атлаган әни күренми дә Безгә кызык кирәк, юри ирештерәбез.
— Янәшә бар, бераз алгарак чыксаң да ярый. Әти бит нибары буйга дигәнне аркылыга язып утырган писарь Галиулла малае, хәерче, син кулак кызы, бай кеше баласы.
Безнен мәзһәбчелек коткысы морадьша ирешми. Кулак кызы шул, хәйләкәр.
— Тәңре шулай язган, — дигән була әүвәл.
Аз сүзле әни безнең наянлыкны кабул итә.
— Әтиегез ышыгында рәхәт Жил тими, яңгыр үтми
Без ана артык бәйләнмибез. Алда әйтелгәнчә, озын-озак сүзләрне яратмаса да, шук колынын тәртипкә чакырып, кинәт тешләп алган бия кебек, турыдан ярып яисә шаян сүзе белән теләсә кемне урынына кую сәләте бар безнең әнинең.
Галәмгә карап уфтану, моң-зарыңны айга сөйләү, сыктану, романтик тилерүләр үтеп китә Мәхәббәттән нәрсә кала?
Төннәр буенча сөйләшеп, киңәшеп туя алмау, кирәк чакта берберенә ышыклык бирә алу, арка терәге була белү кала торгандыр
Мавыгып, читкәрәк киттем бугай. Бүген чәй янында, көн тәртибендә минем киләчәк хәл ителергә тиеш
Июльнен егерме бише килеп җитте Кыбырсынам. Әти минем кат- кат искә төшерелгән гозеремә бүген анык җавабын иңдерергә тиеш.
Сузарлык вакыт калмады. Сүз минем Казанга укырга керергә бару- бармавым турында..
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, инде болай да Уралга эшкә китеп, алтын балдактай кадерле бер елымны суга салдым. Мин кайтып төшәр алдыннан гына, кадерле кунакка сөенеч әзерләгәндәй, өебез янган булып чыкты. Дөньяда уку, китап, язу кебек илаһи төшенчәләр барын онытып, җәй буе бүрәнә ышкыладым, мүк төйдем, балта белән кизәндем, пычкы тарттым...
Әтинең тискәре җавабы әзер булып чыкты.
— Син, Тәлгат, быелга калырсың инде. Ызбанын эшен бетерәсе, лапасны корасы бар. Эш муеннан. Бер елга түзәрсен
Нечкә муенымда кан тамырларының шартлардай булып, бүртенеп чыкканын сизеп, тоеп утырам. Күгемне металдай кара болытлар каплады. Кашыгымны куйдым. Бүрәнәләреннән урман исе аңкып торган яңа өйдә иске тынлык урнашты.
— Укымаганнар да ачтан үлми. Әнә тракторчы Вакыйф әзиен, комбайнчы Вагыйз ничек яхшы яшиләр, каерып икмәген алалар, теләгәнчә малын асырыйлар. Язын, көзен Хучти малае әйтмешли, дуфкумга, тирләп эшләп алалар да, кыш буена буран тавышын, бүре улавын, әтәч кычкыруын тынлап, яхшы һавалы, майдан җылы өйләрендә рәхәтләнеп яшәп яталар. Кунак-кунак йөрешәләр, тан атканчы җырлашып утыралар
Әти бармагын һавада уйнатып ала Озак сөйләве эчке ышанычынын җитеп бетмәвеннән килә бугай. Миннән тракторист, комбайнчы, тәрәзә рамнары ясаучы чыкмасын белә. Үзенә охшаганмын.
“Укырга иде, барып карарга иде, әле керә аласыңмы, юкмы”, — дип эчтән шайтан кымтырыклап утырса да, әтигә каршы барырга җөрьәт итмим.
Мич янында әтинен монологын колагына элеп торган әни лып итеп урындыгына килеп утырды. Чыраенда бер сеңере дә селкенми. Сүз Уганда яисә Конгодагы хәлләр турында бара диярсең. Хәсән Туфанның ае кебек битараф.
— Каймак әтиегезгә калсын. Җитте сезгә, балалар. Хәзер ит белән бәрәңге чыгарам.
Колакларыма ышанмыйм. Менә сина милли пәрәмәч: бәрәңге һәм кеше язмышы, каймак һәм адәм баласынын киләчәге Башым чынлый, иреннәрем җилгә тарган көзге яфрактай калтырана. Әни, берни булмагандай, һолланд сыры кебек эре тишекле түгәрәк күмәчен кисә Шул ук ваемсызлык, баласынын язмышына төкереп карау. Үги баланы да болай какмыйлардыр.
Бәхетле кеше берни эшләмичә, кул кушырып утыра ала. Ә кайгы- хәсрәт эзләнү, хәрәкәт юлына этәрә. Берни майтара алмасан да, боз өстендәге балыкчыдай, калкавычка кадалып, тәк кенә утыра алмыйсын. Әнигә дә ышаныч калмады
“Әтигә башка вакытта сүз катып, подход эзләп карарга булыр, бәлки, кичен салмыш кайтыр". — дип күңелемне юатып торган арада, әнинең артсыз урындыктан өнсез-тавышсыз гына төшеп, яныннан узганда, әтинең иненә. саба җиле кебек кенә кагылып, өстенә ак яфраклар төшерелгән чаршау артына кереп киткәнен сизми калганмын.
Әни күзгә күренми торган өй хуҗасы кебек, тавыш-тынсыз хәрәкәт итә, гел еларга, сыктанырга күнеккән идән дә шыгырдамый
Әтинең агач аягынын елак бала белән бишек сиртмәсе тавышларын бергә кушкандай шыншып алуы мине мәлҗерәгән хәлемнән уятып җибәрде Безнең якка борылып та карамыйча, әти, сырлы муенын күрсәтеп алды да, шул ук мич алдына кереп китте
Чаршау артында ‘корылтай” барган мәлдә өстәл тирәсендә ыгы- зыгы, зилзилә купты, һәркем үз җаен карый. Ин авыры каймакка эләкте. Ак тимер кәнди (савыт) белән түгәрәк кызыл авызлар арасында очып йөргән кашыклар артыннан күз белән ияреп баруы мөмкин түгел иде
Бусы — кызлар хәрәкәте. Терекөмеш кебек тынгысыз, елгыр Әфхәт тә “абруй” белән “түбә”нең гаип булып торуыннан файдаланып калырга ашыга. Максаты күнеленә ярашлы: самавыр янына оялаган шәмәхә савыттан, карга борын белән вакланган шикәр кисәкләрен эләктереп калу. Артыннан үсә килгән Сөгъдә, Сөльма, Сәгъдияләр кебек мәче ризыгы — сөтөстенә аның бик исе китми.
Безнең нәселдә шикәр, конфет ише татлы әйбергә гашыйк, җанын бирердәй мөкиббән киткән, әнинен яшереп тоткан тәмле әйберләрен “чәлдереп”, әлбәттә инде, ахыр тотылып, күп мәртәбәләр дөм караңгы идән асты базында утырса да. баллы нигъмәтләргә жылы карашын үзгәртә, мәжүси омтылышын жинә алмаган бер генә кеше бар. Ул — Әфхәт. Бер “ужымга” чыккан биләмче хатынны азгынлыктан биздереп булмаган кебек, аны да сайлаган юлыннан яздырырлык алым, кодрәт табылмады. Шомлы көч аны шул юлга этәрә тора. Алгарак китеп шуны искәртәсе килә: җөмһүриятнең табиблык дөньясында танылган, олы шәхесләрнең берсе булып күтәрелүенә карамастан, ул балалык зәвыгына турылыклы калды. Аңа затлы аракың, әрмән коньягың, шифалы шәрабың кирәк түгел, ә ирисны, карамельны суырмыйча тора алмас, бу мәсьәләдә теләсә нинди дәрәҗәле тәмлетамакны бәйгегә чакыра алыр.
Әфхәт кичә генә “ашаган” тал чыбыгы тәмен онытыл, кесәсенә шикәр тутыра. Кичәге хәлләр болайрак булды. “Тикшерү” эшләре әнинен рәсми белдерүеннән соң башланды.
— Нәбиулла, келәттә шикәрем кәми дә кәми. Ачкычын да күлмәк кесәмдә йөртәм. Аптыраган, — ди әни, барыбыз да ишетелерлек итеп.
Кемнең бүреге янганны чамаласак та, тотылмаган бур карак түгел, җиһанда гаделлек булырга, дөреслек җиңәргә тиеш.
Ошбу хәбәрне тырпаеп торган колаклары аша зиһененә үткәргән әтинең күтәртмәле иреннәренә хәтәр елмаю иңә, кашлары һавадагы сыерчык коерыгыдай өскә күтәрелә. Эндәшми. “Шикәрне кем чәлдерде”, — дип сораудан файда юк. Дураки нема. Берәү дә өстенә алмаячак.
Соңрак әти, берәүгә дә сиздермичә генә, күзәтү эшен хәзер үзәк балалар китапханәсендә эшләүче, үткен күзле, туры сүзле Сельмага тапшыра. Чая, елгыр, симез шамбы балыгы кебек шома Әфхәтне ул гына эләктерә алачак. Аның артыннан килгән Сөгъдә белән Сәгъдия әләк, чагу, күзәтү, кебек җитди эшкә ярамыйлар. Түземлекләре җитми Әфхәтнен болай гына калдырмасын да беләләр. Үч алдан, акыл арттан йөрсә, эш харап. Апаларының күлмәктән “чытуын”, аяк киехгнәре үзләренә кечерәюен көтеп йөргән Лилия әле җитди йомыш кушарлык яшьтә түгел.
Сөльма өстенә йөкләтелгән бурычны пионерларча җиренә җиткереп (барыбызга да тансык шикәр ни өчен әле Әфхәтнең күңелен генә күрергә тиеш) үти, карындашының лапас башындагы юкә кабыгын, бәрәңге бакчасы ягыннан каерып кереп, тар гына тишектән елан кебек эчкә шуышып төшүен күрүгә, сөенечле хәбәрен төшке ашка кайткан әтигә ирештерә.
Тешне камаштыра торган салкын сулы, үтә күренмәле чишмә кырында Әфхәтне дус-иш көтеп ята. Сихәтле суга манчып суырган шакмаклы шикәр балыннан да тәмлерәк, татлырак нәрсә бармы икән бу фани дөньяда? Бәлеш төбе, кызлар теле, Бохар кәләвәсе бер якта торсын.
Ни кызганыч, бу трит шикәр тәмле тамакларга тәтеми. Ждйдак кебек аякларны аерып куеп, таныш бүрәнәләрне кармалый төшкән җайга, угрыны су эчендә зарыгып, пешеп яткан тал чыбыгы каршылый. Татар телендә тәрбия алган кешегә пальма, кипарисларга караганда тал якынрак, танышрак. Шул ук вакытта аның “теле” бәйнәлмиләл. Һәркем аңлый торган лөгать: чыж да пыж, пыж да чыж. Бернинди толмач кирәк түгел.
Тәрбияви гамәлен әти кеше малайның җилкәсеннән тотып, ихластан башкара. Аркаданмы, әллә инде корбанын кызганган тал чыбыгыннанмы, шарлап кан ага. Әфхәтнен коңгырт соры күзләреннән тәүге каен суыдай үтә күренмәле, кристалл төсле саф шарлар тәгәрәсә дә, мондый очракта
акырыш, бакырыш, тавыш белән җылау кабул ителмәгән. Рәхәт яшисен килсә, тотылма!
Дөресен әйткәндә, әти ике үчне берьюлы аллы бугай. Малай берничә көн элек кенә, әтигә сатышырга ярдәм иткән булып, затлы хушбуйнын исерткеч тәменә түзалмыйча, кечкенә шешәне кесәсенә шудырткан Дөрес, аны үз шәхси мәнфәгатьләре өчен алмый, чәчәк-гөл маен бер сыйныфка түбәнрәк укучы кызга бүләк иткән Мондый фидакарьлектән кайбер шагыйрьләр шаклар катып, газәлләр ижат итәр, Хәй Вахит ’ Беренче мәхәббәт" дигән пьеса язар иде. Әти, пнимаете ли, тормыштан бер адымга артка калып бара, яраткан улынын хисси дөньясын, тәвәккәллеген аңларга теләми.
Әтинен кызышуы җиткән иде. Тамашаны әни туктатты
— Җитте, Нәбиулла, ул бүлше урламыйм, диде
Әти шул сүзне генә көткәндәй, жәһәт кенә чыбыгын җиргә ташлады Әни бакчадан олы әрекмән яфрагын өзеп алып, угрынын аркасына куйды, күлмәге белән каплап, ыштанын күтәрде.
— Бар, өйгә кер. Корсагына ятып тор.
Безгә чыбык “ашату" әти өчен дә мәжбүрән нәрсә түгел. Ул нәрсәнен гөнаһ, нәрсәнен яхшы булуын үзе аңлаганча, булдыра алганча аңлатырга тырыша, нәселдән нәселгә, атадан балага күчә-күчә килгән әдәп-әхлак кагыйдәләренә, халык педагогикасына таянып тәрбияли. Димәк ки, анда бу алым да каралган, хупланган. Безне фани дөньяга китергән кешсләрнен төп максаты: урларга, әйберне сорамыйча алырга ярамый, дигән иманга китерү Шикәрне кызганудан бигрәк (анысына да кытлык), безне түземлелеккә, чыдам булырга, бер мизгеллек ләззәткә кызыгып, намусыбызны югалтмаска өйрәтү, шуны канга сеңдерү (тал "малае” ярдәме илә булса да)
Чыбык белән кыйналу җитди җәза түгел инде анысы. Урам сугышларында күбрәк эләгә. Анын ин әшәкесе — әхлакый ягы — карап торучылар, шаһитлар булу.
Мин урта гасыр экзекуциясен күреп тордым. Әле чыбык эзләре ямалып бетмәгән Әфхәтне минем көймәмнен комга килеп төртелүе артык көендермәве табигый.
Укырга китәргә дигән хыялымның, өлгергән кабак кебек ташка төшеп шартлавын күргән энекәш, булачак медицина фәннәре докторы, профессоры, академик, кулларын күргәзмәле-тасвирый рәвештә өстәл өстенә урнаштырып (янәсе, ул бернигә кагылмаган, берни чәлдермәгән, тәүфыйкъ иясе, вак-төяк белән алыш-биреше юк), бишенче сыйныфны тәмамлаган чыраена, коңгырт бөдрә чәчләренә ифрат эшлекле кыяфәт чыгарып, сорап куя:
— Хәзер нишлисен инде9
Үз өстемә берни аласым, вак-төяк халык белән җәелеп, аралашып утырасым килми. Бәгырь әрнүенә түзеп булмый “Үзләренә Уралдан күпме бүләк, күчтәнәч алып кайттым, җәй буе өй салышып бит бөктем Рәхмәте шул”.
— Әти үзе хәл итәр Ничек язган, шулай булыр
Сорау тиктомалдан, кызыксынудан гына бирелми. Малай —хәйләкәр, мин авылда калсам — аңа жинеллск Мал-туарны карау, утын-печән әзерләү һәм каралты-кура тирәсендәге тавык чүпләп бетергесез вак-төяк эшләр минем җилкәгә өеләчәк.
Үч алу хыялы белән алгысын га н Әфхәт әтинен гамәлен эчтән хуплап утыра булыр Дөнья күләсә, янәсе, бер әйләнгәндә мина басса, икенчесендә синен авырткан сөяленә китереп сылавы ихтимал Тычканга үлем, мәчегә көлке Урыннар алышынды
Гавам өстәлдәге нигъмәтне "җыештырган" арада, акшары кибеп җитмәгән олы мич артында югары дәрәҗәдәге кинәшмә дәвам итә Күрәзәче, әүлия булмасам да. “разборка”нын мина кагылганын сизенәм
Шул арада әти чаршауны эре генә читкә тибәреп, "баланы", ягъни мәсәлән агач аякны бер-ике шыңшытып алып, Хафизулла, Галиулла
бабайлардан мирас булып калган, буявы коелып, уңып, швед токымлы сыеры төсенә кергән бердәнбер артлы урындыкка урнашты
Ашыкмый. Тыныш билгеләрен урыннарына утыртырга ярата Суынган чәен йоткан булды. Чырае балтасы суга төшкән кешенеке кебек монсу, сагышлы, хәсрәтле.
— Син, малай, укырга барырга әзерлән. Монда эш бетмәс Чуаш хатынынын үлгәч тә өч көнлек йомышы калган, ди. Түбәбез бар, яңгыр тими.
Минем инде укырга барасым килми икән. Өйдә рәхәт, тынчу, авызда каймак тәме.
— Әзерләнергә вакыт калмады инде. Бәлки, киләсе елга барырмын, программаны кабатлап.
— Сине көзгә барыбер армиягә алачаклар, ике елынны шунда әрәм итәсен киләме? Тиз генә жыен да, юлга чык. Ике әйттермә. Бар булган запас акчабызны әниең бирер.
Безнең өйдә еш кына авыр мәсьәләләр менә шулай хәл ителә иде Әни илаһи тәэсир көчен сиздермәс, кешегә күрсәтмәс, әтинен мин- минлегенә тимәс, мәгәр тавыш күтәрми, каршы әйтми генә үз фикерен, сәясәтен уздырыр.
Әлбәттә, быел сиксәнен тутырган әни шактый картайган, йончыган, кайчандыр өйне, безнең күңелләрне яктыртып, нур сирпеп торган күгелҗем күзләре тоныкланган. Яраткан малае — Әфхәтне күренекле табиб булуына карамастан, коелган тешләрен куйдыруга ризалашмый. “Булганы җиткән, ит ашамыйм, мина теш нәрсәгә, тешләшер кешем юк’’, — дип шаяртып котыла Мәсьәләне үз аңлавы бар. Әни дөньяны сабырлыгы белән жинде
Гайбәттән курыкмады, яшеренеп яшәмәде, көнчелек, саранлык, хөсетлек кебек нәрсәләрне белмәде. Тормышы ифрат авыр булуына карамастан, түземлелеге һәм әлеге сыйфатлары өчен аңа табигать-анабыз озын гомер, бәхетле картлык биргән.
Апалар, сеңелләр...
еренче укытучы... Нинди илаһи, ягымлы, таныш һәм серле сүзләр Олы дөньяны, матурлыкны, тирә-юньне танырга, сәер таяклар- хәрефләр артына яшеренеп яткан эчке мәгънәгә үтеп керергә, әдәби телдә сөйләшергә, санарга, үлчәргә өйрәткән бу изге зат хакында бик күп җылы, акыллы сүзләр әйтелгән, җырлар, шигъри багышлаулар язылган булса да, һаман аз тоела. Ник дисәгез, йөрәге астында йөртеп, күкрәк сөте белән үстергән, һәр адымың өчен янып-көеп яшәгән анадан кала мәдрәсәдә, мәктәптә белем, тәрбия алган кеше өчен беренче укытучы шг якын вә мөкатдәс кешедер. Әнә Чыңгыз Айтматовка шул исемдәге әсәре дөньякүләм шөһрәт алып кайтты.
Беренче укытучы турында, аның кем булуына, кайда яшәвенә карамастан, язылмаган кануннар тудырган, әзер өлгеләре белән күргәзмәле сурәте яши: ул ифрат гадел, ярдәмчел, белемле, акыллы киңәше белән бүлешергә һәрдаим әзер, тәрәкъкый пәрвәр шәхес. Ул кеше турыңдагы фикер гадәти үлчәмнәргә, әзер калыпларга сыймый Ә менә беренче укытучын Каф тавы артыннан иңмичә, фәрештәдәй канатларын җилпеп күктән төшмичә, кычыткан шулпасын, язын колхоз кырыннан казып алынган бәрәңге көлчәсен, тары боткасын бер табак-табадан сугыша- сугыша ашап, малны бергә көтүгә куып үскән апаң булса, нишләргә'’ Аны романтик биеклеккә күтәреп, идеаллаштырып сурәтләргәме9 Әллә бизәмичә, ясалма уенчыклар такмыйча, тормышта ничек булган шул рәвештә күрсәтергәме? Мина соңгысы кулайрак күренде
Дөрес, беренче сыйныфта берничә ай Илһамия исемле бик өлкән яшьтәге апа-әби укытты (сугыштан соңгы беренче ел, ярдәм итүен сораганнардыр инде), исәнлеге какшап, ул безне бик тиз ташлап китте
Б
Мәгәр бер сыйфаты белән күңелдә мәңгегә калды Колгадай озын буйлы (бәлки, шулай күренгәндер), кара тут йөхте, яңаклары эчкә тартылган, янган каен күмере кебек чем кара күзләре тар маңгае астына тирәнгә кереп утырган ошбу укытучы ифрат явыз кеше иде. Усаллыгы озын агач линейкасында. Метрлы линейка баш өстендә бөркет төсле очынып йөри, куркудан баш эшләми, йөрәкләр туна. Сугуы сирәк, әмма иң авырта торган жиргә, кул бармакларына китереп сылый.
Без аңардан котылуга сөенеп бетә алмадык. "Агач линейканы" әтинең иң кече сеңелесе Рәйсә апа алыштырды. Ул әле генә Кычыткан- лыдан унике чакрым ераклыкта урнашкан Колбай-Мораса авылында урта мәктәпне яхшыга тәмамлап кайткан. Заманасы өчен укымышлы кеше
Безнең якта Алпар, Үзи, Камка, Базарлы Матак кебек мәгърифәт нуры чәчеп утырган, элек-электән мәдрәсәләре белән дан тоткан, театр сәнгатенә татар Станиславскиен — атаклы режиссер Габдулла Кариевны биргән авыл иде Колбай-Мораса. Авыр сугыш елларында да ул урта мәктәбен саклый алды, дөресрәге, ул безнең төбәктә тулы белем биреп чыгара торган бердәнбер саф татар мәктәбе булып калды. Борынгы мәшһүр калабыз Биләргә якын утырган, табигатьнен илаһи, ямьле, тормыш өчен жайлы (елгачыгы бар, жире уңдырышлы, әрәмә-куралары җитәрлек) бер почмагына кереп оялаган Колбай-Мораса бик борынгы авыллардан булырга тиеш. Исеме буенча ул Болгар-Биләр дәүләте чәчәк аткан чорда ук туган дигән фаразга нигез бар. Ул дәвердә "кол” сүзе белән башланган исемнәр (“Кыйссаи Йосыф” ның иҗатчысы Кол Галине генә искә төшерик) еш очраган. Ә биредә "колы” янына “бае” өстәлгән, соңрак, ачыкламыш рәвешендә, шунда җәйрәп агыл яткан елга исеме дә өстәлгән. Колбай- Мораса. Күрәсең, бу авыл Биләр ханының яисә аңа якын бәкнең, бинең җәйге биләмәсе, ял урыны булгандыр. Шәһри Биләрнең даны, шаны җир астында, зәңгәр томанлы риваятьләр, җырлар канатында гына калган, изге җирен башка кавем халкы, маллары таптый. Колбай-Мораса тамырын, борынгы халкын, мәдәни нигезен саклап кына калмаган, минем беренче укытучымны оясыннан очырган, аңа тәрбия биргән.
Авыр, озын линейкалы Илһамия апа урынына укытырга Рәйсә керә башлый дигән хәбәрне мин сөенеп каршы алдым: үз кеше, якын кеше, рәнҗетмәс, икеле чәпәмәс. Блат, ягъни мәсәлән, әшнәлек, туган- тумачалык, кода-кодагыйлык кебек төшенчәләр адәм баласының канына, зиһененә ана сөте белән үк сеңә торгандыр, мөгаен
Рәйсә апа безнең нәселнең бар матурлыгын үзенә җыеп алган, чибәрлеге белән тирә-юньдә дан тоткан кыз, сугыш чоры ризыклары — бәрәңге белән ботка да юкка чыгара алмаган нечкә бил, умырткада, чәч төпләрендә сәер сискәнү уятырдай, мөлдерәп торган зур күзләр, үпкәләп, җылы сүз көтеп торган баланыкыдай алга бүлтәеп чыгып торган тулы, дымлы иреннәр, кичә генә акшарлаган мичтәй ал-ак тән, тулы бармаклар — һәммәсе аңа килешеп тора. Кара коңгырт чәчләре дулкын-дулкын булып иңбашына төшкән. Җитмәсә, үзенең бәясен белеп, табигать болай да мулдан кыланган гүзәллегенә, сугыштан соңгы чор мөмкинлек биргәнчә юнәтелгән, көяз-ыспай кием-салым. Пөхтә, нәфис, затлы итеп киенә белү — хатын-кызның бәхете. Йөзендә һәрвакыт җитдилек белән ярым шаян кызыксыну. Үзенә көлү килешә Ник дисәң, тешләре ап-ак, тигез Авыр колхоз эшендә иртә картайган хатын-кыз белән чагыштырганда, иркә үскән Рәйсә апа гүзәллек үрнәге, мәхәббәт алиһәсе булып тоелгандыр.
Кызганыч ки, минем мәктәптә башланачак рәхәт тормыш турындагы томаным акланмады. Апаның укытучылык тәҗрибәсе юк, бала үстергән кеше түгел. Беренче көннәрендә дәреслегеннән аерыла алмый интекте, тактага яза башласа, каушый, акбуры кулыннан төшеп китә Ә без. Илһамия апаның агач тактасына буйсынырга өйрәтелгән юеш борыннар, дилбегә бушаганны сизгән тук ат мәеле, тәртипсезләнә, шаулаша, сугыша ук башлыйбыз. Яхшылыкның, кешечә мөнәсәбәтнең йомшаклык булуы мәҗбүри түтсл икәнен аңлау өчен вакыт, тормыш тәҗрибәсе кирәк шул
Апам өчен эчтән гарьләнәм, көенәм, дулкынланам. “Җир битләр, әрәм тамаклар, ничек оялмыйча шаулыйсыз, авылнын ин чибәр кызы бит ул, минем әтинен сенелесе, сезгә яхшылык тели”, — дип, күнелемнән кайнап утырам. Башкача ярдәмем юк Яшь мөгаллимәгә терәк, таяныч булырга тиешлегемне эчке тоем белән чамалап, телеграф чыбыгына кунган чыпчыктай, селкенергә куркып, пуфылдатып һава чыгармаска да тырышып, тәрбиялелек үрнәге булып утырам Тик миннән өлге алучы гына күренми.
Рәисә апага педагоглык орлыгы тумыштан салынган булып чыкты Яна бер тәрбияви алым уйлап тапты тәки: парталар арасында тыз-быз килеп, йөгереп- атлап йөрде дә, “укучылар шауламагыз, тыныч утырыгыз”, дигән сүзләреннән эф<|>ект күрмәгәч, минем янга килеп, кара туфлиенен очлы башы белән минем тез астындагы сөяккә каты итеп китереп типте Дөнья зен игеп китте. Тәрәзәләр калтыранды Күзләремә читләре кызыл караңгылык инде Күздән ирексездән бәреп чыккан тозлы суны туктата алмасам да, кычкырып еламыйм, авыртуны учыма, йөрәгемә төйнәп, түзәм. Ин гаҗәбе шунда: Рәйсә апа “ачкан” бу методик алымнын файдасы тия, шуклар тынычлана, укытучыны кешегә саный башлый Ал арда да миңдәге сөякләр бар ич Аланын туфлие үзенеке, бурычка алган нәрсәсе түгел.
Ул чорда апаның “кеше баласын” сыйныфташларым каршында типкәләвен авыр кабул иттем Күңелем рәнҗеде.
Рәйсә апага үпкәләвем тирәнгә китә алмый, ул бусаганы атлап үтүгә “наным ачуланма инде, яме”, дип башымнан сыйпауга, күңелдәге боз эри дә төшә. Әти-әнигә әләкләмәвемне дә ошатты бугай
“Кабыргамны сындырмады, тешләр урынында, кан чыкмады”, дип беренче укытучымның әшәке гамәлен йомшарту юлына басам. “Анын каравы карабаш, ужым бозавы, мәче, тәкә, ефәк корты малайлары, кызлары минем апамда укый” Шул мизгелдә нәни күңелемдә, шагыйрь әйтмешли, бер горурлык хисе кабына. “Ул балдай татлы, матур итеп сөйләшә белә, безне кеше юлына чыгара”, — ди-ди полный аклау алымнарын эшкә жигәм. Бала күнеле нөктәле үчне озак саклый алмый. Бөгелүле-борылышлы тормыш низаглары, сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәеш авырлыгы бу вакыйганы тиз оныттыра
Дөрес, беренче укытучым педагогика дәреслекләренә һаман кереп китә алмаган ачышын ел дәвамында, тәкате корып, янәдән берничә тапкыр кабатлады. Әмма мин инде тәҗрибәле, коры кул белән тотып булмый: тез астына йомшак чүпрәк кыстырып киләм. һич югында, үз каланчамнан дөньяны тигезләп, “тәрбиягә” икенче аягымны чыгарып кую хәстәрен күрәм. Бу мизгелдә укытучымның күзләре еланныкы сыман салкын, кырыс, явыз, матур йөзе чит, ят күренә
Алам педагогия институтына читтән торып укырга керде. Шунда ул үзгәрде, үсте, татар әдәбиятына гашыйк булып кайтты Анын белән бергә безнен өйгә Кандалый, Тукай, Такташ кебек шагыйрьләр, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни кебек прозаиклар керде Кичләрен керосин лампасы яктысында апа безгә Фатих Әмирханнын “Хәят”ын укый Тәрәзә артында өйгә керергә сорап, таләп итеп буран дулый. Бүре улаганы, этләрнең куркудан шыңшыганы колакка керми, безне татар кызынын берәүнекенә дә охшамаган язмышы тетрәндерә, сискәндерә Минем әдәбиятчы, язучы булып китүемә Рәйсә апа, кичләрен бергәләшеп әсәрләр уку тәэсир ясагандыр, зәмин әзерләгәндер дип уйлыйм
Хәятның насыйбын без үзгәртә алмыйбыз. Инде өлкән сыйныфларда эшләгән, абруйлы укытучы булып үсеп җиткән апама да киләчәген билгеләргә, үз оясын корырга вакыт җиткән
Егетләргә кытлык юк. Мәхәббәт хисләренә чыдый алмыйча, аланын артыннан балык көтүе кебек өерелешеп йөриләр. Кул изәгәнне генә көтеп йөрүчеләре дә булгандыр Җөмләдән, күрше Яна Әлмәт авылы укытучысы, олпат гәүдәле, көчле тавышлы Сахил абый Рәйсәгә битараф түгеллеген яшерүне кирәк санамый Юк-бар йомыш табып, туктаусыз килеп явып торган теге болыт кеби, бик еш авылда, мәктәптә пәйда була, әтинен хәл- әхвәлен белешкәндәй итә.
Тәкәббер Рәйсә апа аны салгаларга яратканы, аракы белән дуслыгы өчен кире какты. Сәбәбе, бәлки, тирәндәрәк яткандыр.
Сонрак мин Сахил абыйда укыдым Физика кебек авыр, катлаулы фәнне ничектер жинел итеп, тормышка бәйләп аңлатуы белән күкелдә калган. Мина каныкмады, якламады, берни сиздермәде. Егет кеше иде
Үзебезнең авылдан апа кулына дәгъвачы Илгиз берничә йорт аша гына яши. Күптән түгел күчеп утырган гаилә. Янә ике малайлары бар Револь, Ревинср... Авыл халкы, бигрәк тә өлкән буын, Әсма апа малайларының исемен әйтә алмыйча телләрен сындырып бетерә язды. Сизенгәнсездер инде мондый исемнәрне укытучылар гына газиз балаларына куша ала. Революция рухы, аңа бирелгәнлек, махмыр төсле, ерактан аңкып торсын
Олы уллары Илгиз ошатмаслык түгел: кин жилкәле, төп шикелле таза, кайдадыр читтән торып укый. Әти янында "Нәбиулла абый, берәр ярдәм кирәкмиме”, дип биеп, ярарга тырышып йөри. "Кемгә жизни дип дәшәргә телисең”, дип миннән сораучы-мазар булса, “бары тик Хажи абый белән укытучы Әсма апа малае Илгизгә", дип шартлатып җавап бирер идем. Сораучы гына булмады.
Апа анын мәхәббәтен бусагадан кире какты. Янәсе, әйткән имеш: “бозау Илгизенә кияүгә чыгып (кушаматлары шундый иде), авылда бозау карап ятасым юк”.
Чибәр кыз ашыкмый, үзенең тажлы жсфетен көтә, шул арада, дипломын алып кайта Минем белүемчә. Кычытканлы авылыннан ул беренче булып югары уку йортын тәмамлаган кеше
Яшь бара, анын кулын сорап йөргән егетләрнең күбесе башлы-күзле булды, чиләгенә күрә капкачы табыла тора Аланын да битенә гөл үсмәгән Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт ул ике яклы пычак кебек, мәхәббәт белән нәфрәттән тора Берсеннән икенчесенә күчеш бик жинел ясала.
Рәйсә аланын язмышы хәрбидән булган икән. Илленче елларда погонлы кешеләр модада, алар белән мавыгу ифрат көчле иде
Русиядә мундирлы вә мылтыклы кешеләрнен абруе гел зурдан булды Чөнки бу ил сугышсыз яшәүне белмәде, кимендә һәр ун елга, тышкы мәмләкәтләр белән булмаса үз илендә, азатлык, бәйсезлек, тигезлек таләп игкән үз халкы белән сугышты. Төп таяньгш хәрбиләр булган режим (патша булсын, коммунистик чор булсын) сакчыларына яхшы түләде, яшьли һәм саллы акча белән пенсиягә чыгарды, Мәскәүдән кала барлык шәһәрләрдә тиз арада тораклы итте
Хәрби уку йортларына конкурслар искитмәле зур булу да аңлашыла Чөнки илнең чикләре бикле чорда бу халыкка гына чит илләрдә яшәү, хезмәт итү мөмкинлеге бар иде. Иләс-миләс хатын-кызга ГДР, Болгария. Венгрия, Чсхославакия кебек сүзләр үк бөтенләй башка дөнья, оҗмах капкаларына ачкыч сыман тоела. Кыскасы, хәрбигә, бигрәк тә «пгг илдә хезмәт итүче офицерга кияүгә чыгу бәхет, мәртәбә санала Андагы затлы кием-салым дисезме7 Биредә гомергә таба, эзенә төшсән дә, акчасын җиткерә алмаслык Казан туннары анда шалкан бәясе генә тора, ди Менә шундый имеш-мимешләр хатын-кызнын миен агулый, күзен тондыра Хәрби киемле кеше төшләренә керә башлый.
Үз чорының әхлагыннан сикереп үтеп булмый. Рәйсә апа да замана баласы булып чыкты. Җирле егетләрдән баш тартып, Германиядә хезмәт итүче, яшь офицер, танкист Хәким Гирфановка өстенлек бирде
Без Рәйсә апа белән дуслар идек. Инде туйлар узгач, үзен генә т\ры китереп, сорарга җөрьәт иттем.
— Син аны, җизнине яратасынмы’’
Җавабы ике яклы булды
— Кем беләңдер тормыш көтәсе Мина ул ошый Яратам дип күкләрдә очмыйм, ялкын суламыйм. Әмма аны берәүгә дә бирмим
Шунда ук, кем алдында ачылып ташлаганы исенә төшеп, мине сүгеп
атты.
— Дурацкий сорауларын белән сару кайнатып йөрмә әле. Тот капчыкны, китапларны тутыр.
Германиядә анын дипломының кирәге булмады. Ике кыз үстерде Сирәк-мирәк кунакка кайткаласа да, туган жирлектән аерылды. Кырыс табигатьле Хәкимҗан жизни кыска гомерле булды, подполковник дәрәҗәсенә җитеп, чибәр хатынын ташлап теге дөньяга китте. Дөрес, язмышын сизенгән кешедәй, гаиләсен Санкт-Петербургка күчереп, фатирлы ясап калдырырга өлгерде. Рәйсә апа исән-сау, ике кызы белән Нева буйларында яшәп ята, балалар бакчасында эшли.
Әтинен башка сеңелләре дә, югары белемнәре булмаса да, чын филологлар, табигатьтән телгә-сүзгә маһир кешеләр.
Араларында тумыштан ин сәләтлесе, һичсүзсез, әтинен өлкән сенелесе (алар Гөлсем апа белән игезәкләр, үз чиратларыңда икесенең дә игезәкләре бар) Зәйнәп апа булыр. Сүзе чишмә суыдай агылып торган кешеләргә нисбәтән халык “телләреннән бал тама”, ди. Бу, тулаем, югары бәя. Әмма безнең апа өчен бу йомшак бәяләмә, аерткан сөт кенә. Шайтан үзе дә, кәефле чагына туры килсә, билләһи дим, азау тешен алдыргандагы шикелле, авызын ябарга онытып тыңлаячак һәм ахыр чиктә көнчелектән үз төкерегенә үзе тончыгачак. Зәйнәп гадәти мәгънәдәге гайбәтче, вәсвәсә таратучы түгел, ул — илаһият кешесе.
Апа бигөнаһ яшькелт-соры күзләрен тыңлаучының йөзенә төбәп, тулы иреннәрен бер-берсеннән теләр-теләмәс кенә аергандай итеп, сүзен тәсбих төймәләрен барлаган шикелле салмак кына башлап җибәрер, олы сәясәткә, дөнья хәлләренә кыскача гына бәя биреп үткәннән сон, балаларын искә алып, “минем Фуатым” дип, яраткан малаен уч төбендә биетеп алганнан соңра, туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра мәкаленә таянып, авыл хәлләренә кереп китәр. Саргылт йөзенә илаһи нур кунар, әмма елмаю, көлүнен, җитдисезлекнең эзе дә булмас. Анын хыял җимеше белән чынбарлык арасындагы чик кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр. Сөйләм агышын салмак дулкында тотып, авылны бер урап чыгар, ике әйләнер һәм, үзе уйлап тапкан, өстәгән, тулыландырган хәл-әхвәлләргә үзе үк ышана башлар. Икенче очрашуда, мәҗлестә инде баягынак үзе уйлап чыгарган нәфис сүзне, сөйләкне Гөлсемнән, Халисәдән, Мәзкура, Зәмзәмия апалардан ишеттем дип, “кош балаларын” икенче түгәрәккә очырып жибәрер Халык иҗаты гәүһәрләре —мәзәкләр, әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, хәтта табышмаклар шулай туганнардыр дип уйлап куясын.
“Без ун бала анасы Зәйнәп апаны яратып, хәтта эчтән анын табигый сәләтенә сокланып, нәселнең идеологы — Сусловы (коммунистик режим чорында дистә еллар секретарь булып утырган кеше — соры кардинал) дип үрти, ирештерә идек. Ана вакытында югары ук димим, урта белем бирсән дә, һичшиксез, журналист, язучы, сәясәтче, җәмгыяви эшмәкәр чыгар иде.
Ә мондый бәхеткә тарган яшьләр, хәтта Казан университетында укуның да кадерен белмиләр. Хәтер йомгагына шундый бер сөйләшү чорналып калган. Университет профессоры, күренекле тел галиме, академик Диләрә Тумашева, хәл-әхвәл сорашканнан соң, зарлана башлый.
— Тюркология фәненә керештән биш группадан имтихан аллым Башым тубал кебек.
— Мин сезне аңлыйм. Факультет бик нык үсте шул. Ихтыяҗ барыңда, телебез, әдәбиятыбыз буенча яшьләрне күбрәк әзерләп калдырыйк. Сәясәтне белмәссең, бүген болай, иртәгә тегеләй, — дип, мөхтәрәм укытучыны тынычландырырга ашыгам.
— Эш күплектә генә түгел. Катып калган штамп җавапларны тыңлавы кыен. Саруларым кайный.
— Тел белеме, математика кебек үк, төгәл фән шул. Кабатлауларсыз булмый торгандыр.
Ул һаман үзенекен:
— Бер тамчы су кебек буш җөмләләрдән торган җаваплар җанымны үтерә, — дип, ихластан зарлана.
— Алай ук түгелдер. Яхшы җаваплары да бардыр. Кибәксез ашлык булмый.
— Тынлап карагыз: мин якты көн дәвамында бер үк калыптан төшкән шундый ждваплар тыңлап утырырга мәҗбүр мен. Революциягә чаклы туган тел галимнәренең барысы да урта хәлле яисә ярлы крестьян гантәсендә туган, әтисе укымышлы булган, малаена ан-белем бирергә тырышкан Мәдрәсәдә укыту эше бик начар куелган булган, укыту бик искечә. реакцион алып барылган, мәдрәсәләрдән надан кешеләр генә чыккан. Ну фәлән фәләнович андагы схоластик белемгә генә ышанып ятмаган, үхтегеннән укыган Ана телен бик яраткан
1917 елдан соң авылга азатлык килгән, яна, якты мәктәп ачылган. Анда укытырга төрле яклардан алдынгы укытучылар килгән, яхшы укытканнар. Фәлән фәләнович тырышып укыган, анын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ул тиз үскән һәм татар халкынын зур, сөекле галиме булып киткән...
Гариф кызы Диләрә бик күп галим-голәмә, журналист, язучы халкынын, шул исәптән, минем дә укытучым. Хисси монологны бүлдермичә тыңлап торам да: “Соң нигездә дөрес сөйлиләр бит. Дәреслекләрдә шулай языла иде”, — дип куям.
— Дөрес дип инде. Примитив Шуннан артыгын белмиләр Безнен чор галимнәре Зәкиев, Саттаров, Хаков, Ганиевләр турында да шуны ук сөйлиләр Революциягә хәтле, революциядән соң... Хәзерге студент бөтенләй укымый..
Кызганычка каршы, остаз хаклы. Яшьләрнен күңеле китапка ятмый, чыганаклар белән кызыксынмый, агымдагы әдәбиятны укымый Замана шуңа өйрәтәме, әллә жинел килгән бәхет шулай кадерсез буламы9
Галиуллиннар гаиләсендә телгә һәвәс кеше Зәйнәп апа гына дип уйласак, дөреслеккә хилафлык кылыр идек. Туган сеңлем, зәңгәр күзле, ак чырайлы, ай битле Сәгъдия пешерү эшенә осталыгы янына, “гыйсъянчылыкка” бирелеп алырга ярата
“Син Зәйнәп апа урынына каласы кеше, телеңне гел чарлап тор", — дип ирештерүләргә бик исе китми. Сиземләвемчә, мондый тиңләү анын күңеленә сары май булып ята. "Мин зур апага җиткерә алмыйм", — ди-ди тыйнакланган булып кылануы күзгә төтен җибәрүдән, эчке канәгать-лекне яшереп маташудан үзгә шәй түгелдер
Дөрес, медицина хезмәткәре буларак, тел-сөйләү сәләтен, хыялый фикерләвен үстерергә вакыты азрак, аннан килеп. Чаллы каласында урман кычытканлысындагы кебек беркатлы, ышанучан, авыздан төшкән сүзне табадагы коймактай көтеп ала торган, һәрхәлдә сиңа ихлас күңелдән ышанган кеше рәвешенә керә белгән рәхмәтле аудиториясен каян табасың! Зәйнәп апа “тамашачысы” Чаллыда юк инде ул.
Әтинең сеңелләре арасыннан минем рухыма ин якыннарынын берсе — Рәһбәр, безнеңчә. Шәкерт ала Соңгы ачыкламышы кушамат түгел, ә кешенең жисемснә, һөнәренә, табигый сәләтенә яраклап әйтелгән мактаулы, яратулы, иркәләүлс билгеләмә Минем “гувернанткаларым” арасында ул мөнәзс белән ин гадие, халыкчан һәм ихласы иде дип беләм
Киңчәрәк битле, сылу, зифа буйлы Рәһбәр апа пөхтә итеп киенә, булганны саклап тота белүе белән яшьтән аерылып торды Анын һәр хәрәкәте, алдан уйланылып куелган шикелле, табигый килеп чыга Әйтик ул кулларын, мәшһүр җырчыларыбыз кебек, кая куярга белмичә интекми Ал арга һич югында гамәли эш табып тора
Безнен. нигездә, филологлардан торган нәселдә ул беренчеләрдән белемле математик, физик Укытучылар институтын уңышлы тәмамлагач (сугыштан сон Чи стай, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләрендә тулы булмаган югары белем биргән шундый уку йортлары эшләп, кадрларга кытлыкны каплап килде), аны Аксубай вилаятенен Карасу авылы мәктәбенә җибәрәләр Язмышы, насыйбы шунда булган икән.
Укытырга китәсе көнне, бик ерак сәфәргә чыгасы кешедәй, Рәһбәр
апа бик озак саубуллашты, мине кочаклап жылады Бер Тәлгат белән шулай чын күнеддән саубуллашып, икенче Тәлгатнен куенына барыл керәсен күнеле сизенгәндер. Хатын-кызда күрәзәлек, киләчәкне чамалау тоемы бик көчле була, диләр.
Шәкерт аланын кече малае, Чаллы педагогия институты ректоры, профессор Зиннур Шәрәфетдинов исемнәрнең туры килүе белән шаяртырга ярата:
— Мине физик яктан бер Тәлгат дөньяга китерсә, белем, рухи- әхлакый тарафлардан икенче Тәлгат үстерде.
Сизенгән Рәһбәр аланын күнеле, һай сизенгән. Белемле, яшь, чибәр кызга Карасу егетләре кәтгәләнеп, рәвешен китереп, иректә озак йөрергә бирмиләр Артыннан кара болыт кебек ябырылып йөргән "ухажерлар" арасында иң әрсезе, иң булганы, әйтер идем, иң чибәре Тәлгат исемлесе булып чыга.
Яшь укытучы, зурлап җыенып эшкә китүгә, берничә айлап узуга, безнең өй янына пыр-пыр килеп, матай килеп туктады Парланган тәрәзәләргә ябырылдык. Озын буйлы, тартык яңаклы егет үзе генә түгел, артында кыска, ак сакаллы бер карт утыра. Күргән-белгән кешеләребез түгел. Мин, беренчеме-икенчеме сыйныф укучысы, әлеге бабайнын бер чалбарын өскәрәк кайтарып куйганын күреп, гаҗәпләнмәдем, мотоцикл чылбыры балагын азгын бозау кебек эләктереп алмасынга шулай иткәндер, дип юрадым. Ә ул, ходаның рәхмәте белән, яучы булып чыкты. Әти, әни өйдә, исәнлек, саулык сорашып, дога кылганнан сон, “сакал” сүзен үзенә кирәк сукмакка төшерде.
— Карасуда, Нәбиулла туган, сине беләләр, хурмәт итәләр. Ул бик жакшы кеше, бар да үзе белән сүләш, гозереңне аяк астына салып таптамас. Тастымал сорап бармыйсын, диделәр.
Әти нисби сөйләшүне кабул итми, ачыклыкны ярата. Карасу “десантының” ни өчен Кычытканчыга килеп төшүен чамаласа да, аңламаган булып кылана, башын жүләргә сала.
— Сөлге, тастымал ише әйбер күп бездә. Кызлар чигеп, без битне сөртеп торабыз Шул гына кирәк булса...
“Сакал” үзенекен тугылый:
— Хатын-кыз кош баласы кебек инде ул. Очарга өйрәнгәнче генә ана ата-ана кирәк. Шуннан инде ул тю-тю... Кире өлкәннәр канаты астына кайтып керми, үзенә оя кора. Ата-ана йорты ана жакын, газиз, ну үзенеке тегел.
Сүзнең, ни нәрсә хакында баруын төшенгән әти агарынып китте һәр елны бер туй — күбрәккә китә.
— Рәһбәрне сорап килгәнегезне аңладым инде Без аны шундый нужа белән укытып чыгардык. Семьяга ярдәме тияр дигәниек. Мина анардан берни кирәкми. Әтиләре — вафат Сеңелләрен аякка бастырасы бар.
Галинең үз юлы, Вәлинең үз Мәккәсе. Башкода әтинен ихластан моң-зарын йонлы колагы аша үткәреп, зиһененә алып тормыйча, тәртәне үз ягына каера.
— Нәбиулла энем, янында әле сеңелләре кала. Малаен кул астына кереп бара, — дип, минем якка ишарә ясап, алып килгән ’товарын", минем булачак жизнине, мактарга керешә. Әтисен гражданнар сугышындамы, басмачылар белән көрәшкәндәме үтергәннәр икән, әнисенең бердәнбер малае, илләм уңган механизатор икән Тәлгат Шәрәфетдинов
Булачак җизнигә текәлеберәк карап, Шәкерт апаның хәлен аңладым Жңнел хәрәкәтле, зыялы йөзле, бик чибәр иде егет. Дәрте гәүдәсенә сыймый. Матур Коңгырт күзләренә зәңгәрсу дулкын йөгергән, чәчләре кабарып тора Нечкә иреннәрендә хәйләкәр елмаю бии Йөзенә эчке шатлыгы җәелгән. Ана ни: өлкәннәр бәхәсләшсең, туарылсын, кызнын ризалыгы алынган. “Әзидән рөхсәт алып кайтуга, мин синеке”, — дигән сүзләре жанын бәлзәмдәй җылытып тора. Ул да нәрсәдер әйтергә тиештер.
— Нәбиулла абый, сеңелләргә ярдәм итәрбез, укытырбыз.Рәһбәр белән без ни...
Яратыштык, вәгъдәләр бирештек, дип әйтәсе килгәндер инде Жир кешесенең теле купшы сүзләргә өйрәнмәгән шул. Рәһбәр апага сандугачыннан ким сайрамагандыр әле. Ә биредә чит-ят кешеләр, һәр сүзне хәтерләп, йотып барган бала-чага... Ул тукталып, төртелеп калды.
Әби, кызның әнисе, ирләр эшенә катышмаган булып, яхшатланып утырса да, йөрәк парәсенең язмышына битараф кала алмады. Кызларны вакытында тапшыруның олы бер гамәл, изге бурыч икәнне ул яхшы үзләштергән. Билгеле бер яшькә җиткәч, базарда алучысын таба алмыйча эленеп торып, уңа, төсен, ямен жу я барган кызыл малныкыдай һәр узган көн кызнын бәясен төшерә.
— Нәбиулла улым, — ди әби ишетелер-ишетелмәс кенә, — ирләр сүзенә кысыласым килми. Шулай да әйтим инде: үзләре табышкач, ярашкач, әллә фатихаңны бирәсеңме? Ятим үскән бала ди. кызыбызны рәнҗетмәс, иншалла.
Рәһбәр апа белән адаш жизни бик яратышып, тату, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Хужа ташып торган кызу канлы, җиңел холыклы. Чи борчак биетерлек кызган таба инде. Шәкерт апа тыныч, сабыр. Ир белән идарә игүнең юлларын чамалый Шулай алар тормыш йөген бергә тартып, өч малай, ике кыз үстерделәр, хәлләреннән килгәнчә, барыбызга да ярдәм иттеләр.
Хәзер Рәһбәр апа лаеклы ялда. Буш вакытын оныкларына, дингә, мәрхәмәткә багышлый, һәркемнең үз язмышы, үз йолдызы
Кешенең галәм тормышы белән чагыштырганда бик кыска гомере берничә чорга бүленә икән. Ун-унике яшькә чаклы әле синең сөекле бала булып, иркәләнеп яшәргә хакың бар. Егермегә кадәр үзеңне ихластан егет кеше, бәйсез инсан дип йөртә аласың. Бераздан үзеңнен өлгереп житеп, гаилә корып җибәрергә, кемнәр өчендер җаваплы булып яши башларга тиешлегеңне сизәсең. Бу инде дуамал яшьлек яшьнәп узыл киткән дигән сүз. Утызның аргы ягына чыккач, кырык, илле, алтмыш... кебек саннар, безнең илдә акча алышынган тизлек белән килеп житәләр. узьш китәләр икән
Якыннарын, бу карт кеше белән нишләргә инде дигән сорау алдында калганчы, күпме вакыт узасын бер ходай үзе генә белә. Бәлки, әлеге сөаль туганчы ук аның бу гөнаһлы дөньяны ташлап китәргә акылы җитәр9
Хатирә-истәлекләр кешедән тизрәк картая, әмма кәгазьгә төшерсәң, ул вакыт белән санашмый, анын өчен яшьнсн әһәмияте юк. Менә шуңар да шәҗәрәмнең, тәрҗемәи хәлемнең бер өлешен, хәтта кыйпылчыгын эченә алган язмаларымны кәгазьгә төшерергә җөрьәт иттем Истәлекләремнең бу кисәген шагыйребез Роберт Әхмәтҗанов каләменнән төшкән юллар белән төгәллисем килә:
Яланаяк
Барам дөнья буйлап, Барасы юл, шөкер. Бетмәгән.
1997-1998.