Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШ


ЯЗУЧЫ МИН ШАБАЙ ТУРЫНДА ЯНА МӘГЪЛҮМАТЛАР
Куе кара мыеклы, уйчан карашлы. чалара башлаган чәчләрен Такташныкына артка ташлаган мөлаем бу кеше бүгенгәчә күз алдымда тора
Бервакыт. Язучылар берлегенең коридорында тыйнак кына елмаеп баруын күргәч, мин аннан шатлыгының сәбәбе нидәлеген сораган идем
— Соң. Рафаэль энем, яз җитә ич. яз.' — дип. чын күңелдән шатланып җавап кайтарды ул
Февраль урталары иде Тышта чатнама суык Урамнан узучылар якаларын күтәреп, борыннарын бияләй белән каплап тиз-тиз атлап йөриләр Ә ул яз ди
— Ленин бакчасыннан узышлый колагыма песнәкләр сайрашуы ишетелде Борыныча шундый татлы, тансык ис бәрелде Күтәрелеп карасам — ак тирәк бөреләре кояш нурлары астында җылынып, чак кына бүртеп, яз исе бөркеп торалар
Мин Шабай яз килүен башкалардан алдарак сизеп, шуңа шатланып яши белде Бу аның соңгы язы иде
Уйналмаган скрипка
Мин Шабайны беренче чиратта оста хикәяче дип саныйм мин Анын шактый шома язылган очерклары, яратып укыла торган повестьлары, заманы өчен уңышлы гына чыккан пьесалары, хәтта бер романы да бар Әмма әдәбият тарихына ул үзенен искиткеч тәэсирле, җыйнак. моны аңкып торган хикәяләре белән кереп калды.
Шулар арасында күңелемә иң якыны — “Уйналмаган скрипка" Хикәянен төп герое, ятим авыл малае, ниндидер могҗиза белән кулына бик затлы, кыйммәтле скрипка төшерә. Чит-ят күзеннән яшереп, ул аны җиргә, тирес өеме астына күмә. Күпмедер вакыттан соң скрипканы уен коралларын нечкә аңлый торган Фәтхи бабайга күрсәтә Бабай скрипканы бик хөрмәтләп кулына ала, колагын салып, чиертеп карый, озак-озак тынлап тора да, иясенә кайтара. Тирес астында яткан скрипкага черек тигән, ул элекке моңын, матур тавышын югалткан инде
Бу күренешнең бик тирән эчке мәгънәсе бар Кеше җанын, шул исәптән язучы күнелен дә затлы уен коралы белән тиңләп булыр иде .Аны да шулай тирес астына күмеп әрәм итү ихтимал...
Мин Шабайның ниндидер җыелыштан сон ачынып әйткән сүзләре әлегәчә колагымда яңгырый:
— Нишләп аз язасын, диләр... Мин бит ярты гомеремне төрмәдә черетеп үткәрдем... Ярты гомеремне!
Чыннан да. М. Шабай үз гомеренең илле елыннан уналтысын төрмәләрдә, колонияләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә үткәрә. Бер бит кәгазь, сынык каләм кисәген таба алмыйча интегә Исәнлеген югалта, имгәнә, гангрена башланып, чак үлми кала... Кайвакыт, ачы шаяртып: “Миндә нинди генә авыру юк! — дип әйтә иде ул. — Врачлар бавырыңны, бөерләреңне, ашказанынны дәваларга кирәк, диләр. Югыйсә, үләсен. имеш. Ә мин: ана хәтле мин әллә кайчан инфаркттан үләчәкмен, дип әйтәм.
Хәтер
Икесе булды инде, өченчесен көтәм... Алайса, йөрәгеңне дәваларга кирәк, диләр. Ә мин әйтәм: Мин аңарчы яман шештән үләмен, дим. Миндә ул да бар. Аяк-кул сызлавын әйткән дә юк инде!"
Ул үлгәчтен хатыны көндәлекләреннән шундый юлларын табып, мина күрсәткән иде: “Биш минут язам, бер сәгать ятып ял итәм...” Врачлар, аннан зарланып, ничә мәртәбә Язучылар берлегенә шалтыраттылар: “Ана больниска ятарга кирәк... Ә ул бездән качып, дәваланмыйча йөри... Хәле бик начар, кисәтеп куябыз... “Ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Мирсәй ага Әмир анын белән кат-кат сөйләшеп карады “Гомеремнең сонгы көннәрен шифаханәдә тончыгып ятаммы сон! — дип жавал кайтара иде Мин Шабай. — Санаулы көннәремне үзем теләгәнчә яшәп калыйм, ичмасам. " һәм ул үзенекен итте: 1963 елның кояшлы сентябрь иртәссндә якын дусты белән алма бакчасында серләшеп утырган чакта, йөрәге тибүдән туктады
“Мин хулиган идем...”
Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә Башкортстаннын хәзерге Кушнаренко районында, Кара Тәкә авылында дөньяга килә. Алты яшеннән әнисе үлеп, ярым ятим кала. Әтисе акча эшләргә читкә чыгып китә, ә ул үз көнен үзе күрергә мәжбүр була. Байларга тамак хакына ялланып, хезмәт итә. Бервакыт, абзар түбәсеннән кар чистартканда, егылып төшеп, аягын имгәтә. Бай аны шундук өеннән куып чыгара: авыру баланы бушка ашатып яткырырга анарда Әндри казнасы юк, имеш
Берничә елдан, әтисе бераз акча юнәтеп кайткач, тормышлары яхшыра төшә Әтисе мал-туар, ат сатып ала, чын-чынлап дөнья куа башлый. Улын мәктәпкә бирә, тегесе бик яратып укып йөри. Ләкин колхозлашу еллары килеп җиткәч, аларны “раскулачить" итәләр, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар, әтисен мылтык белән алып китәләр Мин Шабай исә качып котыла.
Унбиш яшьлек үсмер малай 1928 елдан ил буенча йөри. "Мин хулиган идем, — дип сөйли иде Мин ага бу еллар турында. — Карак шайкаларына кушылып, урлаштым да, сугыштым да, кеше таларга да туры килде. Кайда эләксә, шунда йоклый идек, нәрсә эләксә, шуны ашый идек Ярым ялангач, ачлы-туклы яшалдс. Ул елларда безнен ише ятим балалар буа буарлык булды. Бөтен вокзаллар, базарлар, тимер юл стансалары шулар белән тулы иде... Күбесе — минем шикелле "кулак" балалары...
1931 елнын көзендә милиция хезмәткәрләре аны тотып алып, Уфа төрмәсенә утырталар. Бераздан аны Мәскәү янындагы Болошсво станциясендә урнашкан Беренче номерлы ОГПУнын яшүсмерләр колониясенә күчерәләр М Шабай бәхетенә, бу А. С. Макаренко алымнарын кулланып эшли торган яшьләр коммунасы булып чыта Монда яшь тоткыннарны җәберләмиләр Киресенчә, аларга ышанып, шәхесләрен ихтирам итеп, тәрбия эше алып баралар, тәмам бозылып беткән бандитларны да аякка бастырып, кеше итәләр Саф күнелле, тырыш М Шабай ударникларча эшли, яратып укый, колониядә килеш урта мәктәпне тәмамлый Дөнья хәтле китап укый. Аеруча классик язучылар әсәрләрен укырга ярага Шулар тәэсирендә үзе дә кулына к>гләм ала Һәм колониядә утырган елларында (утызынчы еллар башы) анын беренче очерклары матбугат битләрендә басылып чыга
1934 елнын көзеңдә ул иреккә чыга. Казанга килеп, педагогия институтының әдәбият бүлегенә укырга керә Ләкин тормыш шартлары авыр булганга, икенче курстан укуын ташларга мәжбүр була. Коммунасын сагынып, тагын шунда кайта. күпмедер вакыт йөк төяүче булып эшли. Армиягә алынып, икс ел Ерак Көнчыгышта хезмәт игә, яңадан Казанга килә, төрле урыннарда эшли Ниһ.1ять, “Яшь сталинчы" газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. 1940 елда анын беренче хикәяләр жысгпыгы басылып чыга Ул әдәбият өлкәсендә үз сукмагын табып, слддн-сл осталыгын үстереп, дәртләнеп нжат итә.
Яшьләр газетасында эшләгән вакытта, М Шабай яшь журналист, шагыйрь Рәхим Саттар белән дуслаша (Соңыннан Р Саттар Муса Жәлилнен көрәштәше буларак таныла) Алар бергә эшлиләр, бергә ашыйлар, дигәндәй, икәүләшеп кызлар артыннан йөриләр Серләре дә уртак була Араларына кергән исемсез шымчы исә. ;гларның ни турыда сөйләшкәннәрен көнс-сәгате белән түкми-чәчми тиешле органнарга җиткереп тора.
Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 0354351 номерлы
эштә теркәлгәнчә (архив номеры 18928), дуслар күбрәк милләт язмышы турында сөйләшкәннәр- Татарларны урыслаштыру, ассимиляция бара, дип зарланганнар. Татар теле бетүгә бара, болай булса, озакламый халык та бетәчәк, дип ачынганнар Большевиклар сәясәте белән килешмәүләрен дә бер-бсрсеннән яшермәгәннәр
Р Саттар сугышка китеп котыла һәм озакламый әсирлеккә эләгеп, дошман тылында һәлак була. М. Шабайны исә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, армиягә алмыйлар. Әмма шымчылар анын артыннан күзәтүне дәвам итәләр.
Бервакыт ул, “Сугышка Hint үз теләгең белән китмисен?” — дип сорагач, болай дип ждвап бирә:
— Ни өчен сугышыйм ди мин9 Кемне яклыйм? Атамны юк иткән большевикларнымы9 Халкымны җәберләгән, телен бетүгә дучар иткән Сталиннымы?
Алай гына да түгел, советка каршы юнәлгән мәзәк сөйли, СССР хәрефләрен русчалатып болай аңлата: Смерть Сталина Спасет Россию. Шымчы үз шикаятендә бу сүзләрне ишетеп торган шаһитларны дә күрсәткән. (Шикаять 1942 елнын май аеңда язылган).
Икенче бер вакыт, Сәхаб Урайский һәм Гали Хужи белән чак кына кәгеп утырганда, ул “халык дошманнары” Г Исхакый һәм Г. Ибраһимовларны унай яктан телгә алган. Г Ибраһимовны кулга алу белән килешмәвен белдергән. Совет язучысы А. Толстойны бер чыгышы өчен “кара урыс”, “шовинист” дип сүккән Шундый ук карашларны ул башкорт дуслары Максуд Сөндекле һәм Баязит Бикбай белән аралашканда да ачыктан-ачык белдергән
“Колыма планетасында”
Мин Шабайны 1942 елның 21 ноябрендә кулга алалар. Төн уртасында килеп тентү ясыйлар, бүлмәнең астын өскә китерәләр, барлык кулъязмаларын җыеп алалар. Мин Шабайны “Кара козгын'Та утыртып алып китәләр. Хатыны Мәгдүдә һуштан язып, идәндә аунап кала Ике айлык балалары Идегәй елаган тавышка гына анына килеп, көч-хәл белән аякка баса. Баса дип, шул төннән алып анын йөрәге авырта башлый, бераздан ул инвалидлыкка кала.
Сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә. М. Шабай “контр” сүзләр сөйләнеп йөрүен инкарь итми, ләкин бернинди оешмада да тормадым, советка каршы яшерен эш алып бармадым, ди. Тик бу озакка бармый. Нәкъ 18 көн үтүгә аны тәмам сындыралар һәм 1942 елның 8 нче декабрендә ул үз кулы белән түбәндәге белдерү ясый:
“Далнейшее сопротивление считаю бесполезным. Осознав тяжесть совершенного мною преступления и желая искупить свою вину перед советским народом, я решил рассказать всю правду" (Белдерү урысча язылган). Бу юлы инде ул үзенә өелгән барлык гаепләрне дә таный. Янәсе, ул яшерен оешмада да торган, советка каршы актив көрәш тә альт барган, “бәйсез буржуаз татар дәүләте" турында да хыялланган.
Күп еллар үткәч, 1957 елда, реабилитация сорап язган гаризасында ул бу "чын йөрәктән язылган белдерүен” болай анлата: “Тикшерүченең көчле басымы астында (“в силу насилия и угроз”), үз-үземә яла ягарга мәжбүр булдым". Бу басымның ни икәнен без хәзер күз алдыбызга бик яхшы китерәбез. Ләкин болай тиз сынунын икенче сәбәбе дә була. Тикшерүче аны алдый — гаебеңне танысан, сиңа берни дә булмый, имеш. Гаебеңнең әллә ни зур булмавын яхшы аңлыйбыз, күп сөйләгәнсең генә Шуңа күрә суд сине аклаячак яки шартлы рәвештә хөкем итеп, сугышка җибәрәчәк Беркатлы М. Шабай анын сүзләренә ышана Һәм, әлбәттә, алдана.
1943 елның беренче гыйнварында — нәкъ Яңа ел бәйрәме көне — ул барлык булган-булмаган гаепләрен санап чыккан беркетмәгә кул куя.
Монда болай диелгән: “Входил в состав антисоветского формирования, проводил антисоветскую националистическую работу, проводил вербовочную работу среди молодежи — работников литературы — для антисоветской работы, восхвалял фашистских оккупантов и высказывал клевету на состояние татарской культуры и советской литературы".
Шул ук елнын 19 февраленә тикшерү тәмамлана. Әмма хөкемне М Шабайга
бер елдан артык көтәргә туры килә. Бу арада ул сугышка җибәрүләрен сорап берничә гариза язып карый. Берсенә дә җавап килми.
1944 елнын 8 март көнне махсус кинәшмә (өч кешедән торган законсыз оешма) аны жиде елга ирегеннән мәхрүм зггүгә хөкем чыгара. Шул ук елнын 23 июнь көнне аны этап белән Колымага озаталар Ул Пионер" приискасына эләгә Башка тоткыннар белән бергә забойда эшли, алтын казый. Эш авыр, азык нормасы бик аз. җан сакларга да житми. Тап-таза ир-атлар да уртача алганда алты ай чамасы эшләгәч, хәлдән таеп егылалар. Аларны "расходка чыгарып", бозлы чокырга күмәләр. Алар урынына якаларны китерәләр
Мин Шабайнын "шәхси энГеинән күренгәнчә, 1944 елнын октябрь аенда аны забойдан “эшкә яраксыз' дип "списать итәләр", лагерь шифаханәсенә җибәрәләр Монда ул нәкъ бер ел үлем белән тарткалашып ята Көч-хәл белән аякка баса Һәм авыру булуга карамастан, башкаларга ярдәм күрсәтеп йөри башлый: кемгә су китереп эчерә, кеммен астын-өстсн алмаштырырга булыша.. Хәтта сонгы икмәк сыныгы белән дә уртаклаша. Тоткыннар аны "изге жан” дип атап йөртәләр Ин усал, бозылып беткән бандитлар да М. Шабайны җәберләмиләр, әйберләренә дә кагылмыйлар
1945 елнын октябрь аеннан ул шул ук лазаретта санитар булып хезмәт итә 1948 елда аны "Ледяной" исемле лагпунктка фельдшер итеп күчерәләр. Ә 1949 елдан ул инде "Северный" лагсрснын лазаретында врач ярдәмчесе — лскпом булып эшли.
Әлбәттә, лазареттагы эш забойдагы каторжан эшенә тин түгел Әмма монда да кеше гомере бер тиен дә тормый. Менә, әйтик, бервакыт лазаретка кайдандыр зур начальник килеп төшә, шифаханәне "эштән качып яткан әрәм тамаклардан" ("придуроклардзн") арчырга боерык бирә: Барысын да чыгарып атарга' Ярым ялангач, хәлсез бәндәләрне карга чыгарып тезәләр. Шунда катнашкан прокурор М Шабайны күреп ала:
— Туктагыз, монысын агмый торыгыз! Мин аны беләм, ул бит “изге жан" Күпме эшләп тә, андый кешене очратканым юк иде..
Шулай итеп Мин Шабай үлемнән кала.
Икенче мәлдә, бер лагерьдан икенче лагерьга күчергәндә уголовниклар карт уенында оттырып, аны үтерергә җыеналар. Бу юлы аны конвой начальнигы коткарып кала. Эшнен кайда барганын сизеп, ул кагыйдәләрне бозып булса да. "изге җанны үзе янына ала. Соныннан Мин Шабай ана рәхмәт йөзеннән үзенең соңгы галифе- чалбарыннан баш кисме тегеп, бүләк итә
1949 елнын 28 июнендә Мин Шабайны, яхшы эшләгәнен искә алып, срогыннан элек лагерьдан азат итәләр. Ләкин Казанга кайтырга рөхсәт бирмиләр Ул шул ук Колыма планетасында" кала. Эш урыны гына үзгәрә — хәзер инде ул Водопьянов исемендәге приискала башта склад мөдире, соныннан завхоз булып эшли Кулында паспорты яки башка документы булмау сәбәпле беркайда да чыгып йөри алмый Хәтта туганнарына хат язарга да рөхсәт итмиләр
Шулай итеп бер ел чамасы "иректә" яшәгәннән соң. 1950 елнын 22 июлендә тагын бер суд була Бу юлы бернинди гасп-фалән эзләп тормыйлар Элекке гаепләре өчен мондыйларны "повторник" дип атыйлар, аны. үзен дә чакырып тормыйча, мәңгелек сөргенгә хөкем итәләр Сөрген урыны итеп шул ук Магадан алкәсснен Спорный поселогын билгелиләр Шул ук елнын 31 августында ул яна урынга килеп, лагерьнын хуҗалык эшләрен алып бара башлый
Казанга ул тагы биш ел үткәч. Сталин үлеп, сәяси һавалар йомшара башлагач кына кайтып төшә. Ә тулы реабилитацияне тагы өч ел үткәч. 1958 елнын унөченче мартында ала.
Хагынынын сснлссс сөйли "Мин кухняда бәрәңге әрчим Ул яныма чыгып утыра да. күзләрен тутырып, мина карап тора "Син. балдыз, минем кайтуыма ышанасынмы ' Мин үзем ышанмыйм әле
1959 —1964 еллар арасында язучынын "Бездә ел буе яз" исемле очерклар кита-бы, "Тормыш баскычлары". "Тормыш чакыра" исемле хикәя җыентыклары һәм ' Уяну" исемле тарихи-социаль романы басыла (беренче кисәк). Ләкин сәламәтлеге бик начар булу сәбәпле, ул күпчелек иждт планнарын тормышка ашыра алмый кала