Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЯН ГЫЙЗЗӘТ ХАТЛАРЫ


Танылган әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, театр белгече Бәян Гыйззәткә бу айда 80 яшь тулган булыр иде Кызганычка каршы, ул каты авырудан соң 1991 елның 26 маенда вафат булды Без Бәян Гыйззәт белән ярты гасырдан күбрәк вакыт аралашып яшәдек Танышлык Казанда, пединститутта укыганда, ярсу студент елларында башланды да, аяусыз сугыш елларында бәйләнеш өзелеп торса да. аннан соңгы чорда тагын очрашып, күрешеп яшәдек Хәбәрләштек, хатлар алыштык Менә Бәянның сугыштан соңгы беренче хаты.
17 январь 1948 ел. “Шамил дустым!
Синең дөньяда яшәвең турында хәбәр китергән шатлыклы хатынны менә бүген алдым Димәк, син исән! Бу бик зур, бик шатлыклы хәбәр. Димәк, мин уйлаганча, бу дөньяда мин бер үзем генә калмаганмын икән Минем якын иптәшем, дустым турында сакланган тирән, җылы хатирәләрем онытылмый Мин иске Шамилгә, акыллы, әйбәт иптәшем, фикердәшем Шамилгә язам бу хатымны.
Үзем турында төрле фикерләр ишеткән идем. Армиядан кайткач, барлау вакытында сине күргән кешеләр бар дип тә ишеттем, ләкин ышанырлык нигезле хәбәрләр түгел иле һәм тере булса язар иде, түзмәс иде, дип яшәдем Бигрәк тә, “Совет әдәбияты” һ. б урыннарда фамилиямне күрсәтергә тырышулар да үземнен исән булуымны дусларга белдерү өченрәк иде. Нәкъ бер ел элек. “Совет әдәбияты”нда мәкалә чыкты, ләкин бер ел үтсә дә, мине эзләгән хат язмады (лар). Шуннан мин синең исәнлек хәбәреңне ишетүемне юкка чыгардым, — чөнки хәбәр килмәде. Бу хатың да характерлы бит: син мина хатыңны “Совет әдәбияты” аша җибәрмәгәнсең, театрга җибәргәнсең — димәк, син минем анда эшләвемне ниндидер башка чыганаклардан алгансың.
Үзем турында. 1941 елның., (августта булса кирәк. Ш. Ә) Сарманга уталырга киткән идем Әмин дә шул районда укытты, без бергә, бер полкка армиягә алындык. 1942 ел март-апрель айларында сугышта булдым. Шунда мин Әминне югалттым. “Яраланды” дигәннәр иде батальон штабында (ул башка батальонда иде) Мин яраланып, госпитальгә эләктем, шунда Вахитның үзе белән хат алыша башладым 2-3 хат алгач. Вахиттан Әминнен сугышта үлүе турында хәбәр килде 1942 ел көзне Вахит та Калинин тирәсендә һәлак булды (Анын турында Сылу язды) Вахит Әмин турында кайдан ишеткәндер, язып өлгерә алмады, шул турыда сорап язган хатым кире кайтты Вахит үзе дә дөньяда юк иде Бүгенге кадәр Әминнен кайда үлүен белә алмадым, шул — язгы сугышта булырга тиеш ахыры
Сугышны бетереп, мин 1946 елның башында (өлкән лейтенант булган булып) Казанга кайттым. Академия театрында әдәби бүлек мөдире булып эшкә кердем Өйләндем — 1946 ел башында ук, хатын мсдинститутта укый. Үзем Фәннәр Академиясе филиалы аспиратурасына укырга кердем, инде икенче ел бара һәм эшлим дә. Үземә квартира да ызгышып-талашып йөри торгач алдым. Тормышым әйбәт кенә барды моңарчы. Казанга килгән чакта мина төшүен
мәжбүри. Әнә, син күргәнчә, бераз мәкаләләр язу өстендә эшлим. Әлегә ике зур эш алып барганлыктан күп яза алмыйм. Бирегә күптән түгел Нәби ЗариповII кайтты, Суворов мәктәбендә эшли. Корбанов Таһир: аспирантурада укый, Фәйзуллин’, Моста фин4 үлгәннәр.
Менә сина хәбәрләр шулар. Кайгылы хәбәрләр күп.
Үзен гаилә корып жнбәргәнсен икән, укытучылыктан чипәрәк икәнсен, хәзер кайда эшлисен, планын нинди — барын да яз. Иптәшен эшлиме, кызын үсәме, исеме ничек, ал арга миннән сәлам тапшыр. Син “бер хат кына язарга" вакыт табарга кушкансын, мин һәрвакыт язарга, сине күрергә, элекке кебек чын дус. иптәш булырга телим.
Сугыштан соң икс елдан артык Казанда торып, бер иптәш кеше тапмадым, ә чын дусларым кайсы үлде, ә исәне күчеп киткән. Мин инде синнән дә колак кагарга тиешмени?
Үз тормышыңны тулысынча язган хатларыңны көтәм Хуш, дустым Шамил! Синен дустын, Бәян Минем квартира адресына яз. Исендәме фин сугышы вакытында' син Әмин белән Карл Маркс урамында тордың, мин Вахит белән Щапова урамында тордым. Минем квартира шул йортта. Яралы икәнсен. әллә бер аягын бөтенләй юкмы9 Яран нидән тора”.
Бәянга 60 яшь тулуны җәмәгатьчелек киң билгеләп үтә. Бу турыда миңа да язды УЛ-
“Шамил!
Икс хатыңны алуга карамастан, жавап һаман яза алмадым. Гафу ит
Әхтәм турында без Корбан белән эзләнеп карадык. Әмма КДПИ канцеляриясе “андый документлар бездә юк” дип, борып чыгарган Шуннан сон мин Язучылар союзы аркылы морәжәгагь итәргә булдым Менә ялдан кайттым, шуна башлыйм әле.
Синен котлауларыңны алдым, бик зур рәхмәт. Үзенә дә шундый ук теләкләр Шул көннәр тирәсендә радио, телевидение, газеталар, журнал сүз әйтте. КПСС OK һәм Министрлар Советы грамотасы булды, зур гына оешмалар адреслар биреп, күңелне күгәрде ИЯЛИдә жыслыш булып, күп кенә әйбәт сүзләр ишеттем Өфс якларыннан энекәшләр (барлыгы 17 кеше, әни дә шунда) оч машинага тоялеп килеп, бәйрәмне бик күтәрделәр. Рәхмәт дим аларга
Синен Башкортстандагы хәлләр белән таныштырып торуын өчен бик рәхмәт Бслсп-тикшсрсп язылган булганлыктан, алар аеруча кыйммәтле. Биредә бу мәсьәлә белән кызыксынучылар бик күп. Алар кызыксынып кына калмый, әлбәттә, хезмәтләрендә тиешенчә жавап бирә бара. Ә биредә синен чыганакларга таянып биргән мәгълүматларын бик файдалы — үзенә күрә бер фәнни эш Киләчәктә дә һәр белгәнне яза күр
Нсфтскамскига күчү теләге бар дигән идең, ул ничек тора9 Безнең якларда булгансың икән.
Башкортстандагы мәктәпләр составын берәр ссылками, документ беләнме раслап булмасмы икән9
Син дә оныкларга күчкәнсең икән. Шулай инде дөнья дигәнен.
Карчыгыңа бездән сәлам диярсең.
II Нәби Зарипов — запастагы подполковник. 1917 елда Башкортстаннын Караидел районында туган Пединститутта укыганда балалар өчен язылган "Бикбатыр хәйләләре" (1940) поэмасы басылды Сугыштан сон "Маяк йолдыз" (1965). "Утлы сукмаклар" (1940). “Ефәк гөмбәз (1986) исемендәге китаплары басылып чыкты
' Корбанов Таһир (1910) Казан пединститутының доценты Хәзер пенсиядә Муса Жалилисн кардәше Аларнын әниләре бертуган Муса турында "Кызыл чәчәкләр" (1990) исемле әсәр язды
’ Сугышка кадәр пединститутта укыган иде.
* Мостафин Мөсәгыйт (1909-1940) — язучы Элек Мәскәүдә "Коммунист" газетасында эшләгән Пединститутта укыды
’ Фин сугышы башлангач, тулай торакны хәрбиләргә биреп, безне фатирларга урнаштырганнар иде 10. «к. У.» м т.
Бәян. 5/Х-78
Синдә минем яшьлек фотолары юкмы, җибәрсәң, копияләрен алгач кире кайтарыр идем Күп кенә рәсемнәремне таптым, үзем дә булдырдым”.
Бәян Гыйзәт кайбер хатларында 1979 елда үткәрелгән халык санын алуга мөнәсәбәтен белдерә Хатның баштагы юлларында минем "Социалистик Татарстан да басылган истәлек турында сүз бара
"Шамил!
Тиргәсән-тиргә, көттердем. Менә ул газета, менә синең бик матур тел белән язылган истәлегең. Зуррак итеп язасы бар, минемчә, барып чыгар кебек
Козлов (инициалы онытылган) дигән бер автор барлык переписьләрне чагыштырып китап чыгарган (1981,82 еллар), шунда нинди милләт кайчан, күпме саналган турында кызык мәгълүматлар бар Шул исәптән безне кызыксындырган мәсьәләләрдә уйланырлык урыннар бар Мәсәлән, син тора торган тирәдәге халык безгә караганда соңгы сан алуда котырып үсә дә — ягъни башкаларны өстәп язу (приписка —тыела торган нәрсә) икәне күренеп тора.
Уфаданмы алдырып шуны карап чыксан ярар иде (анда таблица бар) Мина да җибәрерсең — үземнен кулга төшереп булмады.
Башка хәлләр?
Башка хәлләр элеккечә Менә нәрсә: иртәгә Цхалтубага китәм, 10 сентябрьгә кадәр була ул путевка.
Гаиләңә, барыгызга да күп сәлам.
18/VII Бәян".
“Шамил!
Үзеңә һәм гаиләңә кайнар сәламнәр жибәреп калам.
Соңгы хатыңны күптән алган булсам да син сораган китапны кулга төшерә алмыйча күп вакыт узды. Ул аз тираж белән чыгарылган, ИЯЛИнең тел секторы үзе сатарга алынган булган (хәзер андый тәҗрибә бар), ә авторы — сатучы озак кына авырып йөрде.
Ниһаять, ул кулга керде һәм аны сиңа да жибәрәм.
Үз китабыңны озак тоткан өчен гафу ит Әмма ул биредә тик ятмады, аны биредәге иптәшләргә биреп, хәлне аңлатырга, миләренә сеңдерергә тырыштым Анда үзен язган саннарның, искәрмәләрнең, кирәк булуы бар Аннан сон берәр юл белән кулга төшерә алмассыңмы9 Хәтереннән чыгарма әле. яме!
Кирәк булса тагын сорап алырга туры килүе бар. авырсынма инде
Үзебезнең хәл искечә, яналыклар юк сыман. Әле нәшрият миңа К. Тинчуринның 3 томлыгын төзүне тапшырды Заманында 2 томлыгын чыгарган идем, хәзер өченче томына проза һәм мәкаләләрен яңадан төзү кирәк булган
Менә хәзер “Социалистик Татарстан’ нын Жинү көненә чыгарган санына 4 битлек мәкалә язып утырам — заказ биргәннәр иде
Шамил! Җиңү көне белән котлыйм үзенне Сина сәламәтлек һәм әле күп еллар җир йөзенең өстендә тыйтаклап булса да йөреп ятуыңны телим!
Барысы өчен дә рәхмәт, бигрәк тә түземлеген өчен!
Бәян. 24.IV.85."
“Шамил дус!
Синең гаҗәпләнеп язган хатыңны укыдым. Гаҗәпләнерлек тә шул. Посылка мин ялга (Переделкино) киткәч почтага килә дә бер ай ята. Ә бер айдан сон кире җибәрәләр икән. Кайткач почтага барсам — шулай диделәр.
Ә китап, әлбәттә, кирәк. Әлбәттә, яңа перепись булгач, тагы да өстәмәләр кертелүгә әзер булып торырга кирәктер. Әйе бит9
Сина үзебезнең онытылмас дусларны хәтергә төшерә торган “Алар сакта" китабының икенче тулыландырылган басмасын жибәрәм. Аннан сон Тукай, Әмирханның 100 еллыгына карата чыккан брошюралар өстим
Үзем бер килеш ятам. Менә К Тинчуриннын 3 томын төзедем: беренче томның корректурасы килде дә инде.
Хәзер ниләр эшлисен9 Хатлар көтәм. Дуслык сәламе белән
Аннан сон 2 томлык “Татар драматургиясе” антологиясен төзергә бирделәр, (һәр томы 70-75 табак) Шулар белән утырам.
Тирә-якта андый-мондый хәбәрләр юк бугай.
Менә шул. Әлегә исән-сау.
Бәян. 24.03.86.”
Шушы хат белән бергә милләт мәсьәләләренә караган төрле чыганаклардан алган мәгълуматларны да җибәрде Бәян. Менә алар
Ленин Өченче басма, 12-том, 488 бит, аңлатмалар:
"Тептяри — Ново-башкир., отатарившиеся финские племена, живущие среди башкир, главным образом в пределах оренбургской, самарской и уфимской губерний”
Менә, нинди әкиятләр дә бар икән дөньяда!
“Автономияле Татар Социаль Совет җөмһүрияте төзү турында декрет
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карар бирде
I. Россия Социаль Советлар җөмһүрияте Федерациясенең бер кисәге рәвешендә итеп, автономияле татар Социаль Советлар җөмһүрияте төзелә
Бу җөмһүрияткә түбәндәге өязләр керәләр
Казан губернасы (өяз исемнәре санала)
Уфа губернасы Минзәлә өязе.
Самар губернасы (өяз исемнәре)
Вятка губернасы (өяз исемнәре) Ссмбср губер (өяз исемнәре)
Искәрмә: Татарстан җөмһүриятенә Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләрен кушу мәсьәләсе бу өязләрдә яшәүче хезмәт халкының теләге ничек икәнлеге беленгәнчә ачык калып тора “Биш ел эчендә” (1920-1925) китаптан алынды. Казан, 1925, 4 бит дигән.
Постановлением ВЦИК от 14 июня 1922 г К Малой Башкирии присоединяется Уфимский, Белебсевский, Бирский, Златоустовский уезды
Столица переводится в Уфу
Журнал “Жизнь национальностей" стр. 5 № 13.
“Декрет о Большой Башкирии" от I4/V1. 1922 г. — тептяреи 51% диелә Кул куйганнар:
Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты рәисе Калинин
Халык Комиссарлары Советы рәисе В Ульянов (Ленин)
Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты сәркатибе Лутовинов"
“Шамил дуска сәламнәр!
Мина мәгълүм бер яшь тулу унас белән җибәргән телеграмманы алып шатландым, рәхмәт!
Бу уңай белән газеталар, журналлар, радио-тслсвидение бераз ышкына алдылар, күңелне күрделәр.
Тәбрик итүчеләргә рәхмәтләр җибәрү вакытында, синең адрес алдында туктап калдым: телеграммаң бит Мәскәүдәи Тагы кая китте, бу мин әйтәм, бер вакыт китаплар җибәреп кире кайткан иде, хәзер инде бөтенләйгә улы-балалары янына күчкән булыр, дип нәтиҗә ясадым Шуннан опера театры янындагы кафедрага улыңны эзләп киттем, ә ул күптән инде анда эшләми икән Нәтиҗәдә иске адрес белән язу фикеренә килдем - кире кайтса, тагы эзләү дәвам итәр, дип карар кылдым Менә бит хәзер ил буйлап гизәсең
Җамал апа Вәзисва белән сөйләшкәндә, син ана язган хатыңда авырып торам, дигәнсең икән. Ул нинди авыру, яралар сызлаумы, гомумән хәлен ничек0 Соңгы вакытта язышмый башладык — ни булды?
Моннан бер-ике-өч ай элек Нәби Зариф (үзе белән әле генә телефоннан сөйләштем — басым күтәрелде, укол ясаттым, диде, тагы бакчада эшем күп. ди — аның яңалыклары шул диюем). “Социалистик Тагарстан“да. “Бер дә онытылмыйлар" дигән мәкалә бастырды Ул безне, теге “Кольцо"дагы көфер почмагын.
Вахитны, Әминне искә ала, күбрәк синен сугышта яралану тарихын озын итеп язган. “Шамилгә алып җибәр”, — дигән идем, гадәтенчә икеле-микелерәк җавап бирде, бәлки киоскларда беткән дә булгандыр. Ә минем тагы бер данәсе бар иде Юбилей вакытында өстәлне, бүлмәне бушатып, кәгазьләр арасына кергән, әлегә тапмадым. Тапкач, әлбәттә, җибәрермен.
Биредә мирас комиссиясе оешып, Г. Исхакый язмышы хәл ителеп ята. җыелышларда ачыктан-ачык сөйләшүләр бара — хәбәрдарлык заманы бит.
Үземә исә К. Тинчуриннын өч томлыгын чыгарганнан сон “Татар драма-тургиясе антологиясе”н төзүне тапшырдылар Беренче томы чыкты инде, икенчесен төзеп бирдем (сүз башлары белән).
Монда Татарстанның законсыз рәвештә Башкортстанга кушылган өязләрен яңадан Татарстанга кайтару турында сүз күтәрелде Әдәби ел йомгагында бу юлларның авторы сөйләде, драматург — безнең якташ. Р. Хәмид яклады, шул сүзләрне, документлар белән ныгытып, әлеге мирас комиссиясенә һәм ИЯЛИ халкы алдында күтәреп чыктым. Бу турыда, бераз читләтебрәк, әлбәттә, безнекеләр Уфада декада ясап кайткач. ӨК секретаре Кадермәтов белән сөйләшкәндә яңадан күтәрелде. Ул, әлбәттә, Уфада яна җитәкчеләр килгәч, мәсьәлә үзгәрер дигән тынычландыру алымын кулланды. Әлбәттә, алар мондый чакта сак булалар инде.
Анда, Өфедә дә бу мәсьәлә кузгалган, бер генералмы, полковникмы башлап йөри дип ишетәбез. Бу турыда берәр хәбәрен юкмы9 Переписька хәзерләнү өлкәсенә тагы нинди “яңалыклар’’ ишетелә. Бу һәм моңа бәйле мәсьәләләр буенча Үзәккә, Пленумга ярдәмгә дип, син җибәргән мәгълүматларны да файдаланып, материал әзерләдем. Гомумән, перепись алдыннан иске алымнарга юл куймаска иде. Февраль пленумында андагы татар мәктәпләренең хәле турында Лигачев әйткәнне беләсеңдер инде Хәзер бу хәл ни дәрәҗәдә тора икән9 Бик акрын үзгәртәләр икән дип ишетәбез. Уфада булгалыйсыңмы9 Татар мәктәпләре хәле матбугатта күтәреләме9 Башкортның тарихы. Болгардан да элек” башланган культурасы турында көчәнүләргә багышланган китап, брошюра, кисеп алынган мәкалә яки болай истә калган башка материаллар булса, әлбәттә, кайтару шарты белән, җибәреп торсаң бик шәп булыр иде
Мин 6 октябрьдә Кавказга (Пицундага) ижат йортына китәргә җыенам, шуңарчы хат-хәбәрләреңне җибәрә алсаң, бик әйбәт булыр иде Б ”.
Тагын бер хаттан өзек:
“Мин 1 апрельдә Уфага лекция белән барам — әлеге кызыксындыра торган мәсьәләләр белән инде ул. Хәбәрләренә караганда ул 2 апрельдә була, афишалар таратканнар икән. Жден тапсаң килеп чык. Мин үземнең энем Гаянга төшәм, аның телефоны 24-10-90. Шуннан белешергә мөмкин булачак.
Шамил, “Татарстан яшьләре”ндә синең белән бер шәһәрдә яшәүче Сафина Нәҗибә халык санын алганда бозулар турында язып чыкты. Бу материал әлеге мәсьәләгә караган күп кенә яңа материаллар килүгә юл ачты Ул синең белән бер почтовой яшикта яши икән: 452950. пер Кувыкина. 3, кв. 74. Бәлки телефоны да бардыр. Син аны күреп яки шалтыратып танышсаң, минем сәламнәрне тапшырсаң һәм Уфага әлеге җыелышка чакырсаң, тагы бер егетлек эшләр идең Гомумән, бу иптәш белән бәйләнешкә кереп бергәләп эшләргә иде сиңа! Әлегә хуш.
21. 3 89 Бәян”.
Шагыйрә Сафина Нәҗибә Казанда яши. "Сөембикә" журналында эшли иде Яңавыл районында туып үскән. Бу хат язган вакытта Нефтекамада тора иде.
Ниһаять, дустымның миндә сакланган соңгы хатын карап үтик:
“Шамил!
Хатынны һәм минем “тарихи” ачышны алдым. Рәхмәт.
Үзебез бер хәлдә. Менә 19 сентябрьдә Пицундага (Абхазия) ялга китәргә әзерләнәбез.
Кайткач, Язучылар союзы кушуын үтәп, эстетика буенча семинар эшен башлап җибәрергә туры килер, күрәсең, һаман “төшеп калу” юк кебек әлегә Әлбәттә, риза булдым.
Менә шул. Исән бул, авырма, саклан!
Бәян. 16. 09 89.”
Никадәр оптимизм, дәрт һәм кеше өчен кайгырту бар бу сүзләрдә'
1990елның язында, Ләйсән белән телефон аша сөйләшкәч. Бәянга инфаркт булуын, аның шифаханәдә ятуын белдем. Июль аенда Казанда булдык Бәян фатирына берничә мәртәбә бардым Ул өйдә генә йөри, урамга чыга алмый Тынгысыз җан элеккечә тырыша, гәзит-журналларны кузәтеп бара. Суз арасында Бәян 70 яше тулу уңаеннан үткәрелгән чараларны искә төшерде “10 ай үткәч, Кремль дә юбилейны билгеләү кирәк дип тапты ТАССР Югары Советы миңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирде, диде ул. Тартмадан алып, миңа шул турыдагы Указны һәм значокны күрсәтте
Сөйләшә-сөйләшә көннең ничек үткәнен дә сизми калганбыз Ләйсән өйдә юк — эштә Бәян аны ихтирам белән искә алды. “Врачларның эше шулай инде Шифаханәдә дә эшләргә, өйдәге авыруны да карарга кирәк Беренче инфарктан соң 30 елга якын яшәвем Ләйсәннең тырышлыгына бәйләнгән ", — диде ул.
Бәян мине ишеккә кадәр озатты, элек транспортлар туктый торган урынга кадәр чыга торган иде, сүзгә мавыгып, әллә ничә трамвайны, троллейбусны үткәреп җибәрә торган идек, хәзер чыга алмый. Мин ишектән чыккач, үзенең хәле арулана баруын әйтте: "Элек мин ишекне бикләп кала алмый идем, менә хәзер анысына көч җитүе белән мактана алам ", — дип көлемсерәде.
Бәян берничә мәртәбә шифаханәгә кереп дәвалана 1991 елның апрелендә телефон аша сөйләшкәндә, Ләйсән Казандагы "Ливадия " санаториясенә бару өчен путевка алуларын әйтте. Бәян, санаториядән кайткач, чыгып йөриячәгенә ышандырды
Санаторийга барырга җыйналып йөргәндә, 1991 елның 26маенда Бәянның талмас йөрәге мәңгегә туктый
Үз гомерендә Бәян Гыйззәт күп тикшерүләр алып барды Аның әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә карата вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләренең саны 200 гә якын Ул җәмәгать эшендә дә актив катнашты. Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе җитәкчесе булды, шәһәр советы депутаты итеп сайланды һәм Русия театр җәмгыяте әгъзасы иде.
Минем күңелемдә Бәян һаман исән кебек Озын буйлы, мәһабәт, төз гәүдәле Бәян, яшьләр шикелле җитез атлап, Ленин урамыннан Фәннәр Академиясенең Казан бүлегенә киләдер кебек. Бина алдындагы бакчада үткән гасырның атаклы математигы Лобачевский бюсты яныннан үтәр, йортка кергәч, хезмәттәшләре белән исәнләшер, лат- әхвәл сорашыр, көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшер Фәтхелбәянның эш көне шулай башланып китә иде