Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫЛДАШ


Чаллы рәссамы Миңнехан Шәйдуллинга багышлана
Монсу. Бик монсу.
Сезгә бу кадәр монсулыкны ничек аңлатырга, ә?
Алдан ук кисәтеп куярга тиешмен: гөлләр, үсемлекләр һәм, әлбәттә, агачлар үстерү буенча белгеч, ягъни, заманча әйткәндә, яшелләндерү буенча инженер — мөһәндис мин. Кешеләр дөньясын бик белеп бетермим, шуның аркасында әллә нинди көлке хәлләргә калам. Нәрсәне яшеллән-дердек сон без, яшеллек Мөһәндисләре, гомеребез буе9 Әлбәттә, яшеллекне яшелләндердек. Әүвәле корьптык-саргайттык та, аннан яшелләндерергә маташып карадык
Мин менә әле дә яшелләндереп ятам. Тольятти шәһәренә яшелләндерүчеләр кинәшмәсенә килгән идем. Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән һәм килүе-китүе белән өч көнгә сузылган бу искиткеч монсу песнәкләр базарында хәтта бүген, апрельнең егерме икесендә, бер генә бөрене дә яшелләндерә алмыйча. Калуга, Новосибирскиләрдән килгән Николай Ивановичлар белән бергә, теләсәм-теләмәсәм дә, кем әйтмешли, “компания хакына”, байтак кына яшел шешәләрне яшелләндереп, ашказаным чирен кузгатып, тау күчергән адәм сыман арып-талып, кунакханәгә кайтып егылдым әле менәтерәк. һәм менә шул сәбәпле, нәрсә эшләргә белми, түшәмгә төкереп ятам.
Башыма әллә ниткән уйлар килә башлады.
Әйтегез әле, мин, яшелләндерү мөһәндисе, ошбу шәһәрне беренче тапкыр күрмәгән булсам, үз гомеремдә “кичерү” сүзенен күптармаклы мәгънәләрен аңлап өлгергән булыр идем микән9 Ай-Һай, ай-һай, дим мин. Шулай да, аларны аңлау өчен миңа мотлак Тольятти шәһәренә килергә кирәк иде микән? Аннан, бу сүзнең катлы-катлы эчтәлеген төшенү өчен бернинди сәбәп, чыгырдан чыгарырлык вакыйга да булмады бит әле. Юк, башымнан чыкмын гына биг бу шайтан котырткан “кичерү” — тукмак белән тукмап, сыргавыл белән сөреп чыгарасың мени аны?! Юк, жәмәгать, миннән көләргә ашыкмагыз әле. Төпченеп китсәң, үзегез дә аңлап җиткермисездер әле бу кәлимәнең бихисап мәгънә нечкәлекләрен, шулай бит9 Әйтик, менә сезгә гомумән “кичерү” — хиссияти хозурлану, ярсу-яралану, ярга сугылып, тынычлыгыңны югалту, шартлар хәлгә җитсәң
М
АВЫЛДАШ 107 дә, сиздермәү һәм башкалар, һәм башкалар. Бу бер булдымы? Менә сезгә тагын “кичерү” — һәммә жанлы кемсәне һәм жансыз нәрсәне, әйтик, мәһабәт агачларны, бостандагы гөлләрне күздән кичерү, ягъни мәсәлән, беренче мәртәбә күреп, монсыз башмак сыман күз сирпеп булса да, нәрсәгәдер ышану-инану, фикер туплау. Монысы ике булды, шулаймы? Менә сезгә янә бер “кичерү” гәламәте — гомер кичерү, 6v халәтне инде, жәмәгать, теге, бая телгә алган монсыз башмак кебек кенә кичереп булмый, үзегез дә чамалыйсыздыр. Гомер кичергән кешеләр мондый кичерүне шактый катлаулы, четерекле нәрсә диләр... Һәм менә, ниһаять, тагын бер “кичерү” — кемнедер ярлыкау, жир тырнап жылап. үз гаеп-гөнаһларын йолуны ялварган кешене гафу итү, кичерү... Аллага шөкер, бу тарафтан күнелем тыныч, Тольяттида, мондый ярлыкауны миннән, йә булмаса, үземнән көткән адәм юк. Әмма, нишлисен, барасы җире, бер танышы-дусты, туганы булмаган чит-ят шәһәрнен ташландык кунакханәсендә аунап яткан башны нинди генә килде-китте уйлар измәс!..
Кайда гына булсам да, чагыштырырга яратам мин. Хәер, үземнен үткән юлым да чагыштыру аша алга атланган аралык булды бугай. Үзем гомер кичергән Чаллы һәм соңгы көннәрдә генә күземнән кичергән Тольятти арасында тырышып-тырмашып, аларның аеры, кабатланмас, үзенчәлекле чалымнарын эзләсәм дә. әллә-ни һуш китәрлек нәрсәләр таба алмадым: аларның беренчесе. Тукай бабай язганча, “тел вә лөгать алмашып” яшәгән “урыс жирендэ’Те Татарстанда, икенчесе, тарихи хәтергә тугьры калып әйткән очракта, татар җирләрендә кара кан булып оешкан Рәсәйдә, тагын да аныграк итеп билгеләгән хәлдә, Идел уртасында, Жигули дип йөртелгән Жигүле Таулар укасында урнашкан булуына карамастан, бу ике автобашкала, КамАЗ һәм ВАЗ вилаятьләре, игезәкләр сыман охшаш булып чыкты.
Тольятти дигәннән. .Алтмышынчы еллар башында Италиядән сатып алынган ФИАТ автозаводы төзелә башлаганчы анын исеме Ставрополь иде. Бу нинди Ставрополь0 — диярсез сез — Кафтау итәгендә бер Ставрополь бар иде бит инде, монысы каян килгән9 һәм соравыгыз дөрес булыр. Алтмышынчы еллар уртасында Италия компартиясе җитәкчесе Пальмиро Тольятти үлгәч, Ставропольне Тольятти исеме биреп яшелләндерделәр. Кайчандыр унсигезенче гасыр башында каракытайлар басымы астында Жунгариядән Рәсәйнең Идел түбәненә, Кафтау капкасы — Ставрополь казаклары җирләренә килеп төпләнә башлаган калмыкларны тышкы чикләрдән аерып, ил эченә, анын ашказаны булган Иделгә куып чигендерү, шулай итеп империя өчен яралып килгән куркыныч көчтән арыну ниятендә Жигүле Таулар җәясендә калмыклар өчен төзелгән резервациягә матур алдак итеп Ставрополь исеме бирелә Әмма патша калмыкларны биредә көчләп тота алмый. Унтугызынчы гасыр урталарында барыбер Түбән Идел-Кафтау арасындагы далаларга күченеп бетәләр алар Хәзер Ставрополь-Тольятгида галәми телескоп белән эзләсәгез дә бер калмык әсәрләре таба алмассыз. Ул бүген, әлбәттә, чын урыс шәһәре.
Әйе, ике автобашкала, игезәкләр сыман охшаш булып чыкты гүяки ниндидер милләтсез, телсез һәм денсез газраиллар булачак яна Чаллы шәһәренең генераль сызымын сызып та тормаганнар, җитез яһүди абзыйлар моның өчен бүленгән акчаны Газраиль дип аталган илләрендәге кесәләренә күчергәннәр дә. Тольятти шәһәрен Чаллыга утыртканнар да куйганнар
Аларнын икесендә дә иң кыерсытылган сыйныф — чәчәкләр. Алариы үстерү өчен түтәлләр бөтенләй диярлек каралмаган, каралса, алар кара тузан туздырып, җәй буе иңрәп ята; аларнын икесе дә адәм баласын йорттан йортка, урамнан урамга мөмкин кадәр турыдан йөртү өчен түгел, ә мөмкин кадәр башын әйләндереп, миен миңкстсп, уратып йөртү өчен салынган; аларның икесе дә урам, сукмак, торатуар дигән төшенчәләрдән азат — Чаллыда, мәсәлән, тыныч кына һава алыштырып йөрергә дип урамга чыккан авырлы хатын, торатуар эзләп, тора туар; аларның икесендә дә кин автострадалар гына хакимлек итә —безнең кебек жәяүле, мобильсез
хадимнәр бу автострадаларның ян-ягына сылашып, бәреп-имгәтеп китә күрмәсеннәр дип, башларын артка борган килеш алга барырга, жәен көмеш тузанда, газ-ягулык төкерекләрендә тончыгып, көзен исә ләм- пычрак яңгырында коенып хәрәкәт итәргә мәҗбүрләр.
Бу ике шәһәрдә агачлар да ин кыерсытылган кавемнәргә керә — аларны буйга җитә башлау белән кисә-аудара башлыйлар, күләгә, күрәсең, ин куркыныч нәрсә; йортларны да йортлар дип атау дөрес булмас иде — күп катлы, ишекләре тычкан тишекләрен хәтерләткән, диварлары ата-инәсез, теге милләттәге сүгенү сүзләре белән бизәлгән сукбай куначалары — ночлежкалар алар, биредә урамнар исемсез, биредә ниндидер “күмп- ликс”ләр, бу күмпликсләрдә һәр ун кешегә биш мильтон, жиде эт, төрбә-төрмә хөжрәләрен хәтерләткән, кимендә ике кат тимер ишекле фатирдан сезгә әүвәле нәселле маэмай, аннан сон гына нәселсез адәмзат өрер, әгәр урамнарның исемнәре бар икән, алар Чаллыда артык шагыйрәнә- рәссами — Пушкин, Есенин, Шишкин, ә Тольяттида артык сугышчан- миллитаристик — Ворошилов, Буденный, Блюхер һәм тагын ниндидер маршал Плюхер булыр.
Күмпликсләрдә кешеләр тыныч әңгәмәләшер, шагыйрьләр шигырь язар, гашыйклар оялып кына кочаклашыр, яшерен үбешер өчен иркә күләгәле, мәхәббәтле бакчалар, сквер, бульварлар юк — биредә һәр куак, һәр йорт арасы, һәр күләгә исәпкә алынган, кирәксә-кирәкмәсә дә кыек электр яктысы, тәртип сакчыларының күз-колагы белән тәэмин ителгән; аларда мәһабәт һәйкәлләр 1ә күрмәссез — ниндидер гарип-горәбә, төшенә керсә, куркытып уятырлык гыйфритләр; бишәр-жидешәр йөз мен халыкка нибары бер гомуми, димәк йогышлы чирләр таратучы мунча — ул да Политбюро карары һәм ул раслаган сызым буенча салынган...
Аһ, бу күмпликсләр! Аһ, бу күмпликсләрдә мәгьнәсезгә булса да почмак алу өчен бушап калган мәһабәт авыллар, суелган мал-туар, черегән кызыл маллар, хуҗасыз калган уңдырышлы җирләр, кияү-кәләшсез картайган егетләр-кызлар, ватылган язмышлар, тәнен сатып, азгын чир тараткан зифа буйлар, урамда ата-инәсез калган ятим балалар, фатир алалмау, эшсез калу кайгысыннан эчкелеккә сабышкан әзмәвердәй сукбайлар, авыл белән шәһәр арасында мәгънәсез юл йөреп, җирдә, суда һәм һаваларда бәрелешеп, челпәрәмә килеп, вакытсыз әрвахлар исәбенә тулып калган авыл зыяратлары!.
Аһ, бу күмпликсләр! Колакка “кәмпүтер” сыман гайре табигый яңгыраган бу нәмәстәкәйне татарчага “бистә" дип тәрҗемә итәргә мөмкиндер. Әмма аны урам дип тә, бистә-мәхәллә дип тә булмый. Кеше башын каңгырту, анардан иҗтимагый сарык ясау өчен төзелгән мондый йортлар өере атамасы кайчандыр француздан урыска бары тик күмәклек мәгънәсендә генә кереп, соңгы елларда мәгънәсен бик тә кинәйтте — ул акылга зәгыйфьлек, күмәкләп тилерү, бергәләп акылдан язу мәгънәсендә дә яңгырый башлады. Әйтик, кемгәдер ымлап, сезгә "Анау кешедә күмпликс” дисәләр, димәк, белеп торыгыз — тегенә “җитешми”, ул “ычкынган”, ул “того”. Әгәр сезгә кемдер “Мин уналтынчы күмпликстә яшим” ди икән, сез, кинаяне аңлый торган кеше, һич тә икеләнмисез — аңа уналты тапкыр җитешми. Димәк ки, егерме алтынчы күмпликстә егерме алты, кырык бишенче күмпликстә кырык биш тапкыр җитешми икән бу алла бәндәләренә. Аптырамагыз, көлегез дә куегыз.
Минем үземә, мәсәлән, ундүрт тапкыр җитешми. Mini чагыштырмача байлар күмпликсендә яшим. Әйтергә онытып торам тагын, кеше баерак булган саен яшәгән күмпликсенең саны кечерәк була. Яшеллекне яшелләндерәм дип чынлап та ундүрт тапкыр ычкындым һәм яшәү урыным да ундүртенче күмпликстән эләкте
Әлбәттә, бу шәһәрләр Политбюро калдыклары. Шулай да “ленинчыл” Политбюрога рәхмәт укырга кирәк: илне бөтенләй урлап-талап бетергән һәм моның өчен хәтта сукыр тычканга да орден тараткан заманда, ярый әле, безгә, фәкыйрьләргә шундый булса да күмпликсләр төзеп калдырган...
Кайчандыр иске Чаллы үзе дә бары тик Чаллыдан гына торган. Ни сөйләвем аңлашылмый, шулай бит? Ашыкмагыз, хәзер аңларсыз. Яна Чаллыны төзибез дип мен еллык тарихы булган иске Чаллыны су астына жңбәргәч, алмашынган кешеләр яна Чаллынын исемнәрен ифрат та ишәйттеләр һәм камилләштерделәр. Сидоровка бистәсен алыйк. Анда сирәк-сарак кына пенсионерлар, күбрәк кәҗә-сарыклар һәм этләр яши. Ул бердәнбер урамнан тора Анысы да Сидоров урамы. Ә Сидоровны кем булган дисез сез? Ай-Һай зур, ай-һай бөек кеше булган ул Сидоров әфәнде. Большевикларның нәрсә икәнлеген дә аңлап өлгермәгән, гомерендә мәптек бусагасын күрмәгән батрак-чекист Сидоров бер үк көшпәдән ике контраны —православие атакаен һәм мөселман мулласын дөмектергән. Әлбәттә, бу батырлык эзсез югалмаган — каһарман хөрмәтенә бистәгә, житмәсә аның бердәнбер урамына анын исемен биргәннәр. Дөрес эшләгәннәр, һәм бу каһарман мөстәкыйль Татарстанны үз байрагы астында өченче мен елга алып чыгып килә. Рәхмәтләр төшсен аңа.
Яңа Чаллыда тагын бер бистә бар Аны татарлар ЗӘП, урыслар ЗЯБ ди, ягъни “завод ячеистого бетона” була инде. Татарчага әйләндерсәк, күзәнәкле бетон, юк, гафу итә күрегез, бака күзле бетон бистәсе. Матур бит, жәмәгать9 Әлхасыйл, “Сез ЗӘП-кә бармыйсызмы?” дигән сорауны тулы итеп биргәндә, “Сез күзәнәкле бетон заводы бистәсенә бармыйсызмы?” дияргә туры килә. Әлбәттә, әле күптән түгел генә бу урыннарда дистәләгән Баллы Каен кебек гүзәл авыллар шаулап утырган Әмма яшеллекне корытып яшелләндерүчеләр, тишекле бетончылар кабиләсе хакимлек иткән Татарстанда бистәләргә эзсез югалган Баллы Каен исемнәре биреп утырып булмый бит инде'. Аннан, безнен атаклы Чаллыбызда тагын бер бистә бар икән бит әле — анысын татарлар ГИС, урыслар ГЭС диләр. Ягъни, пашпортына туры китереп әйтсәк, "Гидроэлектрическая станция бистәсе” “Сез су белән электр барлыкка китерүчеләр бистәсенә бармыйсызмы9” була иңде монысы. Әлбәттә, борышы заманнарда, әйтик, моннан егерме-утыз ел элек бу җирләрдә магур-магур Тубылгьпау авыллары гөрләп торгандыр. Әмма су белән электр җитештерүчеләр хакимлек иткән азат Татарстанда ниндидер Тубылгытаулар белән вакланып торалармыни!..
Моңсу мина. Аһ, бик тә монсу'
Күземне йомам. Көзге өзектә пычрак чәчрәтеп, бистәдән бистәгә чапкан Чаллы автобуслары алдыма килә. . Биш гасырга якын урысча укып, наданлашканнан наданлаша барган милләттәш хатын — кондукторның игъланы ишетелгәндәй була:
— Гражданый, прәбритәйти билити! Салуный рабутаит ыс талуный. Ыслңпуши астануфка — хлипзабут!.
Иә, хода, чит шәһәрдә япа-ялгыз калсаң, нәрсәләр генә башыңа килмәс!.
Нәкъ шул мизгелдә, кемдер касыгыма төртте диярсең, сикереп тордым, калтыранган бармакларым белән пинжәк кесәсендә кармана- актарына башладым Бәй, кесә Шәрифләремдә Тольяттига китәр алдыннан гына авылдан, бертуган абыемнан килгән хат ята ләбаса! Кинәшмә мәшәкатьләре белән мин аны онытып җибәргәнмен икән. Яшибез болай булгач! Хатны тартып та чыгарам, яшәргән күзләрем белән йөгерә дә башлыйм: "... Син Тольяттига барсаң, Хәбир туган, Сөендекләргә керми калма. Анын хатыны марҗалыкка маржа, әмма Сөендеккә, бәхетенә каршы, марҗаның бик тә уңганы, кәттәсе туры килгән Үзен беләсең, Сөендекнең әнисе Фатыйха абыстай безнең әнинең гомерлек әхирәте иде Әтисе Закир абзый исә әтинең жан дусты булган. Аннан алар, чыбык очы булса да, безгә туган тиеш кешеләр Кереп, күреп чык “Туганның азары булса да’ бизәре булмас”, дигән борынгылар Сөендекләр авылга еш кайталар Ул’ кайткан саен сине сораша, утыз елга бер булса да күрешергә иде, ди. Адресы...”
Барам, әлбәттә, барам! Бармый була диме9 Авылдашка бармый буламы9 Без. татарлар, бөтен дөнья буйлап авылдашлар бит' Кара әле.
мин дә инде, адәм актыгы, шундый бәхет-сәгадәтне онытырга мөмкинме9' Үзем дә сизмәстән, шатланып китеп, йодрыгым белән өстәлгә суктым. Әлү-әлү!.. Авырткан кулымны һавада селкетеп, киенә дә башладым. Әйе, әти белән Закир абзый бер кашыктан ашап яшәгәннәр. Әти сугыш яланында ятып калган, ә менә Закир абзый, кулын өздереп, исән-сау урап кайткан. Фатыйха абыстайга ул сугышка кадәр өйләнсә дә, нәсел маясы калдырырга өлгерә алмый. Сөендек аларнын сугыштан сон беренче һәм соңгы сөенече. Шуна күрә малайга безнен якларда сирәк очраган Сөендек исеме кушалар да. Ул миннән алты-жиде яшькә бәләкәйрәк булыр, һәрхәлдә, Баллы Елга буйларында казлар көткәндә безгә тагылып үсте ул. Дәфтәр битеннән ясалган кәртләр белән уйнарга да өйрәттем әле мин аны. (Укучым моны берүк бозыклык саный күрмәсен!)
Безнең кояш чыктымы-юкмы, анысын әйтүе авыр, әмма шунысын беләм: Сөендек сигезенче сыйныфтан ары укымады. Колхозда башта төрле эшләрдә, аннан яңа төзелгән “Дуслык” дуңгыз күмпликсендә эшләп азапланганнан соң, хәрби хезмәткә китте һәм авылга бүтән әйләнеп кайтмады. Фатыйха абыстайга килсәк... Фатыйха абыстай... Туктагыз әле. Йөрәкне нидер чәнчеп алды. Бер генә минутка туктагыз. Рәхмәт, үтте. Закир абзый туксанны әвәләп барса да, ходайга шөкер, яшь карчыгы белән матур гына дөнья көтеп, жон тетеп дигәндәй яшәп ята. Яшь җиңгәчәйнең балалары ярдәмеңдә үзенә җитәрлек мал да асрый, умарталар да тота. Авылның мулласы Вазыйфасын да башкара әле ул Закир абзыкай-гынам.
Фатыйха абыстайга килсәк... Фатыйха абыстай...
Мин урындыкка бөгелеп төштем.
Сөендекләргә барыргамы, юкмы9 Әниләренең фаҗигале язмышын көтмәгәндә хәтерләренә төшереп, уңалган яраларын яңартмаммы? Корымаганмы Сөендек энекәшнең күңел агачы9 Аның тамырларына җир катламнарыннан шифалы мәгъдән киләме? Корымаган хәлдә, бәлки аларны борчымаска кирәктер? Мин дертләп куйдым, гүяки мина Сөендек белән очрашу өчен аның күңел агачының коруы, газиз әнкәсен онытуы хәлиткеч шарт иде...
Хәер, Сөендек, әйткәнемчә, миннән алты-жиде яшькә генә кечерәк булса да, безнең буын кешесе түгел иде. Илленче-алтмышынчы еллардагы искиткеч кыска аралык безнең буыннарны танымаслык дәрәжәдә ераклаштырды да куйды. Без —Сталин, алар — Хрущев, без — балтырган, алар — икмәк, без —чабата, алар — итек, без — тальян гармун, патефон, алар — радио-телевидение буыны иде. Соңыннан аңлавымча, минем Казан авыл хуҗалыгы институтының яшелләндерү һәм жир-сазлык киптерү бүлеген тәмамлап, яшелләндерү буенча мөһәндис булып китүем дә шушы аерымлыкка каршы фетнә, бездән соң корый башлаган буыннар агачын яшәртү теләгенә бәйле булган икән. Мин аны ниндидер алтынчы тоем белән тойганмын, күрәсең. Яшәртү-яшелләндерү теләге үземнән соң тормышка юл алган буынны, фәлсәфи тел белән әйткәндә, инкяръ итү аша яшәртү булган...
Хәлсез генә күтәрелеп, урыныма барып аудым. Кичке сәгать алты да икән инде. Язгы озын көн, әле караңгы төшәргә иртәрәк иде. Тәрәзәдә ниндидер иртәләгән шәфәкъ һәм офыкны алсуланып кискәләгән болытлар. Әйе, вакыт дигәнен ага. Ага, чөнки аның эше юк. Ул кеше кебек ашыкмый, каударланмый, чәбәләнми. Чарасызлыктан һәм эшсезлектән бетәшкән карашым белән бүлмәмне күздән кичердем. Бәй, биредә бер генә гөл дә юк икән. Радиосы өзек — акча юк, телевизоры, телефоны эшләми — акча юк. Боларын аңлыйм, ә менә гөл юклыгын һич тә аңлый алмыйм. Аһ, хәзер гөл үстерергә дә акча кирәк бит әле! Хәер, бу унике катлы бинада, беренче катта, байбичә шикелле җәелеп утырган, тузаны айлар буе сөртелмәгән карт фикусны исәпкә алмаганда, гөл ишараты юк та шикелле. Бәй-бәй-бәй, аның каравы, минем шыр ялангач торагым жан ияләре белән тулы икән ләбаса! Ярыклардан, тәрәзә яңакларыннан, шыксыз стеналардан, урыс кардәшләребез инануынча, һәр өйгә байлык-
мөлкәт ташучы җанварлар — тараканнар карап тора. Җитмәсә, һәркайсы мыеклы. Мин чирканып куйдым. Ике төнемне монда ничек үткәргәнмен? Әйе, әйберләрне җыештырырга, Сөендекләргә барырга, шунда кунарга һәм шуннан ук кайтып та китәргә кирәк!..
Үзем исә һаман урында ята бирәм. Әйе, абыем дөрес язган, әнием Шәмсекамәр белән Фатыйха абыстай бер тамырдан яратылган ике гөлдәй яшәделәр. Балачагымда кич утырганда аларнын үз язмышлары турында пышын-пышын сөйләшкәннәрен хәтерлим. Фатьпзха абыстай, Айдарәленен унсигез яшьлек коръәнхафизәсе, утызынчы еллар азагында безнсн /Айтуганга килен булып төшә. Соңыннан белүемчә, таулар арасына сыенып яткан Айтуганга качып котылган ул. Закир абзыйга рәхмәт инде Югыйсә, Фатыйха абыстайның башын да әтисе Суфиян мулла белән бергә Себердә черетәселәре булган. Үз гомерендә чебенгә дә кул күтәрмәгән әтисе кызу печән өстендә, көтмәгәндә халык дошманына әйләнә дә куя. Шулай, Келәвеш урманы аланында печән чабып яткан мулла абзыйларына авылдашлары үтеп барышлый әйтеп куймасынмы
— Ай-Һай, чалгың шәп чаба, хәзрәт!
Хәзрәт исә, ходай шомлыгына каршы:
— Шәп чапмаска, Николай чалгысы бит ул! — дип жавап та бирмәсенме!
Алты гына кәлимәдән торган шушы жөмлә җитә дә куя Суфиян мулла башына...
Фатыйха абыстай да, минем әни дә гүр ияләре инде Дөрес, әнием баш мие өянәге белән ахирәтеннән нәкъ чирек гасырга алдан китеп барды. Гомере буе ялгызлык кичерде ул Шәмсекамәреннән башка. Ел саен коръән чыкты ул Шәмсекамәре рухына!
Авылга кайткан саен мин аны күрми китми идем. Шулай бер тапкыр, урамнан үтеп барганда, ул мине чакырып алды
— Кара әле, Хәбир, сиңа монавындый асалы паласлар ошыймы9 — диде ул сандык өстенә таслап куелган өч паласны аерым-аерым идәнгә жәеп. — Монысы рауза чүпләме. Якты, зиһенле сурәт, әйеме? Монысы канәфер чүпләме. Өзелепләр тора, шулай бит? Ә монысы әүхәдия чүпләме. Бөгелешләренә игътибар ит!..
Мин тынсыз калдым. Асалы палас сугучы остабикәләр авылында туып-үссәм дә, минем мондый гүзәл сәнгать әсәрләрен, валлаһи-биллаһи дип әйтәм, күргәнем юк иде.
— Бәй, макта инде, нигә мактамыйсын9 — Фатыйха абыстай көнбагыш мәмәе сыман ак, вак тешләрен җемелдәтеп кеткелдәде Берсен Сөендегемә мәһәргә, икенчесен булачак киленемә бүләккә, өченчесен булачак онык-онычкама истәлеккә дип суктым. Әйдә, егерме беренче гасырга чыксын минем бүләкләрем'
Ул бу мизгелдә гадәттән тыш шат иде
— Сүз таба алмыйм, Фатыйха абыстай. — дидем мин чынлап та уңайсызланып. — Сина, сүз остасына, сүз табуы да читен!
— Табарсың әле. табарсың! Хәзер чишәбез аны, синең телеңне' — Ул сөйләнә-сөйләнә мич аралыгына кереп киri е һәм мин яраткан балавыз сыман сап-сары. ачы балын күтәреп чыкты — Мә, эч әле Үзе салкын, эчендә ялкын!..
Аның теленен байлыгын, сихри сыгылмалылыгын белсәгез иде сез! Тукайны хәтта Сәпгг Рәмине яттан сөйли иде, мәрхүмәкәй. Үзе дә бәетләр, шигырь-жырулар чыгара иде "Үзен чыгардыңмы9 Үзен түгелдер лә'” дип үртәүчеләр булса, һич тә аптырамас, "Әйе, әти мәрхүм әйткәнчә, Тукайныкы булырга тиеш ул!” дип кенә авызларын яба иде.
Хәзер сез ишетәчәк "Самавыр бәете” дә үзенеке аның Ялгышмасам, алтмышынчы еллар азагы, тагын да шул печән өсте иде булса кирәк Яланнан кайтышлый сугылдым мин аларга, үңәчем бик тә сусаган, көйрәгән иде "Сусаудан басарга яхшы, мә әле. авыз ит!" дип ул бу юлы да миңа ачы бал сузды. Аннан җәйге челләдә тәрәзә капкачлары ябылган.
сал кынча өйнең алгы ягына алып керде, терсәк астыма мендәр ыргытып, асалы паласка янтайтып яткырды, үзе дә артына мендәр җайлаштырып, аякларын бөкләп утырды Гел актан гына киенергә яраткан, зәңгәрсу яулыгын биленә төшереп, турыдан ачылган чәчләренең алдагы көмеш учмасын гына күрсәтеп бәйләгән, аксөяк чырайлы, тәрбияле йөзле, зыялылыгы кыяфәтенә чыккан Фатыйха абыстай бу мизгелдә май урталарында котырып чәчкә аткан ак сиреньне хәтерләтә иде. “Халхуз эше беркайчан да бетми, Хәбир ыланкаем, әйдә әле, монавы нәмәстәне тыңлап карыйк, бер кирәге чыкмаса, бер кирәге чыгар”, дип бәетне укырга әзерләнде. Бу аның өчен үзе бер бөек, илаһи йола иде, күрәсең. Әүвәле кара җирдә, кара жирдән соң балда һәм майда, актан-ак сөттә һәм сөзмә-катыкта җепшенеп буынланган ак бармаклы кулларын тез очларына куйды, борынгы чичәннәр, һун философлары сыман күзләрен йомды һәм, зиһенен җыеп, беравыкка тынып калды. Бу мизгелдә ул үзе дә комда ышкып ялтыратылган самавырга әверелгән иде. Тәрәз капкачлары арасыннан үткән кояш нуры кылыч булып бу алиһәне урталай ярган иде. Мин нәрсәдер сизендем. Бүлмәдә "Бәдәвам” ны хәтерләткән мәкам яңгырады:
Самавырның шарты алтый Ки, эче — гәүһәр, тышы-балкый Ки, самавыр берлә чәй эчсәң Ки, гамең артыр, йөзең яктый... Бу чәйнең шартлары бардыр Ки — таң вакты берлә кайнар Ки, килеп яныма утырса Ки, чәй берлә керә гамь-дәртләр... Чәй эчмәсән, хәлең начар Ки, чәй эчсәң, йокың качар Ки, гамьле чәй — ямьле әсәр Ки, укысаң — кайгың басар... Чәй эчәргә утырдым мин Ки. калагымны тутырдым мин Ки. калакны катык түгел. Баллар берлә тутырдым мин...
Озак та үтми миңа, институттан КамАЗга юнәлеш алган яшь белгечкә, Сөендекнең хәрби хезмәттән соң, комсомол юлламасы буенча икенче бер бөек коммунизм төзелешенә — ВАЗга кайтып төпләнүе, марҗага өйләнүе турында хәбәр килеп иреште. Күз алдыма ни өчендер кара кырау суккан ак сирень рәвешендәге Фатыйха абыстай килеп басты. Мин ул чакта үземне бераз битәрләп тә алдым: “ Нишләп әле ул сиреньне кырау сугарга тиеш'’ Халыклар дуслыгының өлгесе булган илебездә катнаш гаиләләр һәм мондый бәхетле гаиләләр азмыни хәзер?” Шулай да бу уй мине эзәрлекләп газаплаудан туктамады. Гүяки, марҗа белән Сөендек яшәргә тиеш түгел, ә аңарга, мин белмәгән кавем хатынына, ак сирень бакчалары белән Фатыйха абыстай өйдәш булып керергә тиеш иде. Икенче бер кайтуымда мин аны гадәттән тыш йончыган, таушалган, кыяфәттә күрдем. Әллә нинди яңгырлы - бозлы. эре чебеннәр гәүдәләрен күккә күтәрә алмый, җирдән сөйрәп йөри торган ел иде ул. Фатыйха абыстайның йөз сулары сулган, әле күптән түгел генә ак сөт кебек якты, тәрбияле, зыялы чыраен нәселсез жыерчыклар баскан, сүнеп калган күз төпләренә кара боҗралар кунаклаган . Мине күрү белән ул җанлана төште һәм, кеше ишетмәсен дигәндәй, шикләнеп һәм як-ягына каранып, сөйләнергә кереште:
— Син жылама, Хәбир ыланкаем. Жылама. Авыр булса да жылама. Түз. Мин менә шулай түзәм. — Ул ун бармагын йодрыкка төйнәгәндәй яртылаш бөкләп, амин тоткандай итеп борын очына китерде. Шул мәлдә мин аның сул кулының “атсыз” бармагыннан сабый чакларымнан күреп өйрәнгән яшел ташлы балдагының ни сәбәпледер салынган булуына
тетрәндем. Ул исә сөяк булып каткан карашы белән шул йодрыкларына тупланып, ялвара башлады:
— И раббым, сабырлыккайлар бир! Сабырлыккайлар!.. Ун бармагым, ун фәрештәмнең канатлары бул! Ун фәрештәм, ун тапкыр төшереп, ун тапкыр күтәр! Ун тапкыр төшереп, ун тапкыр күтәр!..
Анын күзләре бер бөек эш башкарган кебек тәмам пыялаланды. Кинәт ул мина таба борылды, әле генә төссез күзләреннән кайнар очкыннар очырып, шаркылдап көлә башлады:
— Ха-ха-ха-ха-ха! Хәбир ыланкаем, синен дә Ликсәндрен бармы9 Безнен бит Ликсәндребез бар!..
— Нинди Ликсәндр, Фатыйха абыстай? Син нәрсә сөйлисең9!
— И-и-и, белмәгән кеше булып кыйлана тагын? — диде ул көяләнеп. — Бу хакта бөтен дөнья сөйли бит! Әле генә ырадиудан әйттеләр, кич белән тилебизырдан әйтәчәкләр. Минем Тәләттидәге Сөендегемнең улы бар бит — Ликсәндр кушканнар. Ха-ха-ха-ха-ха! Көл, нигә көлмисең, ыланкаем? Аны мина сөяргә рөхсәт итәрләр микән? Әй, итмәсәләр, мин Брежневкә хат язам! — Ул мич арасындагы кисәү агачын алып, кочагында тирбәтә һәм шырды-бырды такмак әйтеп, идән уртасында бии башлады:
Уңар микән, уңмас микән
Яңа онның белене,
Исән булсам, булам әле Брежневнең килене!..
Мин күзләремне йомдым. Аларны кан баскан иде.
Фатыйха абыстай биюен дәвам итте.
Кызыл фылаклар җилферди
Мәсҗед манарасында.
Мәсжедләрне хылуб иттек Сәвит заманасында...
Фатыйха абыстай тилергән иде.
Ун бармагымны күз алдыма төйнәп, Ходай Тәгаләгә инәлдем: “Сабырлык-кайлар бир! Ун бармагым, ун фәрештәмнең канатлары бул! Ун фәрештәм, ун тапкыр төшереп, ун тапкыр күтәр! Ярабби!”
Ниһаять тынычланып, ул үз хәленә кайтты.
— Тигез генә яши күрсеннәр! Киленебез, маржа булса да, бик һәйбәт, бик уңган ди, ыланкаем. Бәлки әле кайтып та күрерләр. Мәһәрләрем, асалы паласларым көтә! Ничек инде ул, маржа да булсын ди, уңмасын да ди, шулай бит? Мин аны ничек кенәләр хурлый.м ди. шулай бит? Бар, хурлап кара! Кемне хурлыйсың — үзеңне хурлыйсың, шулай бит9 Мин. хак мөслимә. шул түбәнлеккә барам диме9!
Фатыйха абыстай бүлмәне балкытып елмаеп җибәрде
Ул үз акылында иде.
Өченче бер кайтуымда мин аңың сөян кебек аксыл, кипкән гәүдәсен кемнеңдер ихатасында күреп калдым. Без абзый белән тагын да шул печәнгә китеп бара идек “Бөтенләй алмашынды, бахыркай, — диде абзый. — Тәки сүнеп бара бит кеше дигәнең. Шулай йорттан йортка йөреп, мәтрүшкә күзе жыя..."
Арбадан сикереп төшеп, йорт ихатасына үттем. Бәбәй итәкле күлмәген кигән, анын өстеннән чәчкәле алъяпкыч бәйләгән Фатыйха абыстай миңа каршы чыкты.
— Ә-ә-ә, кайттыңмыни, Хәбир ыланкаем9! — диде ул минем белән исәнләшмичә дә. — Бик әйбәт булды әле бу!.. Мәтрүшкә күзенә сиңа да налук салак»' һәркемнән бер әчмуха мәтрушкә күзе! Бер карасаң, күп тә түгел, шулай бит, ыланкаем? Әмма шуны да бирмиләр... Авылдашларны әйтәм! Син дә бирмәсссн микән ’
— Ә нәрсәгә ул сина, Фатыйха абыстай? — дидем мин кызыксынып.
8. «к. У.»
— Бәй, Тәлләтгигә, бәбкәйләремә җибәрәм!.. Ул кулындагы эскәкне уйнатып алды. — Һәр күзне эскәк белән чүплим!
Берничә ел авылга юл төшмәде
Әмма хатларда Фатыйха абыстай турында хәбәрләр килә торды Аның кояшлы-карангылы булып алмашынып яшәве авыл өчен күптән инде сер түгел иде. Авылдашлар аны үз итеп кызганды, анын кайгысын үз кайгысы итеп эчкә яшерде. Хатынынын җәй көне кар көрәп, кыш көне тырма күтәреп печән җыярга чыгып китү очракларын Закир абзый сиздермәскә тырышты, дөньясын шул хатыны белән өстерәде, зиһене ачылган чакларда аны, берни булмагандай, сугым ашына да, коръән ашына да, кунак-мазарга да үзе белән йөртте. Менә, ниһаять, туган яклардан үкенечле хәбәр килеп иреште: үзе Тольяттиларга барып йөри алмаган, балалары кайткан хәлдә дә Сөендеге генә кайткан Фатыйха абыстай, баласынын баласын сөюдән, ана үз телен, үз иманын, үз бисмилласын сеңдерүдән мәхрүм ителгән Фатыйха абыстай, якты кайгысыннан бер генә бөртек кара чәче дә калмаган, үзе дә самавыр сыман саргайган, зиһен белән зиһенсезлек, акыл белән акылсызлык, бербөтенлек белән алмашыну арасында тирбәлгән Фатыйха абыстай, коръән битләре арасындагы зәгъфран чәчкәсе кебек кипкән-корышкан Фатыйха абыстай әбиләр чуагы өстендә үзенең әхирәте Шәмсекамәр кабере өстендә җан тәслим кыла...
Бу хәбәрне ишеткәннән соң йөрәк өянәге булып, мине шифаханәгә салганнар.
Аны алмашынган чакларыңда чыгып китеп югала торган урман эчләреннән, су-басу буйларыннан, җәйләүләрдән өч көн буе эзлиләр. Бу көннәрдә үлем-китем булмаганлыктан, зыяратка кереп тә карамыйлар — мәетне көньякка китәргә дип туплана башлаган кара каргалар туплавы табып бирә. Алар яу булып каберлек өстендә өереләләр, кар да кар килеп авылга шом салалар һәм гәүдәне күтәреп, зыяраттан алып чыккач кына, авыл өстендә хушлашу божрасы ясап, ерак сәфәргә чыгалар.
Фатыйха абыстайны баш астына әтисенең коръәнен салып, зур хөрмәт белән җирлиләр.
Менә мин хәзер аның газиз улы һәм шул газизенең гаиләсе белән очрашырга тиешмен.
Әйберләремне алып, кунакханәдән чыктым. Яз тәмамланып баруга карамастан, агачлар быел яшәрергә ашыкмый. Җир әле булса җылынып бетмәгән, күрәсең, табаннарга туфрактан салкын сылаша. Һич кенә дә яфрак ярырга теләмәгән куаклар миннән, яшелләндерү Мөһәндисеннән качканнар — артка чигенгәннәр кебек күренә. Ворошилов урамын кисеп, Луначарскшпа үткәч, мин кирәкле йортны тиз таптым.
Лифт сигезенче катка йөгертеп күтәрде. Ишектә мин көткән “Мәкәримов С. 3.” урынына ниндиер “Макаренко С. 3.” дигән язуны күреп, мин бик гаҗизләндем — бутамаганмындыр ла9 Шикләнеп кенә кыңгырау төймәсенә бастым. Зеңгелдәү бик көчле булып чыкты, ахры, мәйданчыктагы дүрт фатирнын дүртесеннән дә яшелле-зәнгәрле аһәңнәрдә этләр өрде:
— һау-һау! Гав-гав! Бр-брр! Ләң-лән!..
— Пош-шол, Барсик! — каршысында мин басып торган фатир эченнән ир тавышы ишетелде. Келә ачылуга ишектән бик нык үзгәргән, әмма әле бала чакта, гафу итегез, маңкасын агыза-агыза безнең арттан тәпиләгән авылдашымны танып булган адәмзат күренде:
— Е-мое! Кемне күрәм!.. Исән генәме, Хәбир абзый!..
Сөендек мине ишек аша тартып алып диярлек кочаклады.
— Әйдә, чишен!..
Мин анын кулына күчтәнәчләремне сондым.
Өс киемемне кайсы чөйгә эләргә, аннан мине кайсы бүлмәгә алып керергә, аннан кая утыртырга белми бөтерелгән Сөендекнең авызыннан яшь. әле генә эчелгән аракы исе килеп куйды. Аяк астында уралган эт белән залга үткән арада йокы бүлмәсеннән йокынын үзе сыман чайкалып, симез, билсез-
нисез генә турыдан төшкән квадрат гәүдәле, өстенә капланган мул халаты белән ниндидер хәрби мөлкәтне хәтерләткән ханым килеп чыкты.
— Хатыным Әлефтинә Пезрауна була. — Сөендек мина таба ымлады — Ты не мужеш, Эли, приставит, авылдашыбыз, туес землягыбыз дәдә Хайдар сам пришул!..
— Ага. Вижу.
Алевтина Петровна шундук аш-су бүлмәсенә чумды, суыткычны шалтыр-болтыр ачкалый, газ пл итәсендә чаж-чож килә башлады
Фатирда болыт астына бер кереп, бер чыгып торган эт кояшы яктысы һәм ачыган эт исе йөзе иде Биредәге тормышның чагыштырмача җитешлеге, хатыннын безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтеп, аш-су әзерләп маташуы күңелемдә разыйлык тудырды булса кирәк, телемә беренче күрешүдә гаилә башлыгына әйтелергә тиешле хушбүләк сүзләре килде:
— Бичәнең тәгаенен тапкансың, Сөендек туган. Маладис. Күзең очлы икән.
— Безнең күзләр, Хәбир абзый, үзен беләсең, солыдан әбчүк • эзләп очланды бит — Сөендек мут елмаеп куйды — Е-мое' Онытып торам тагын!.. Хәзер!..
һәм ул тышкы ишектән юк булды.
Мин фатирны күздән кичердем. Гөлләр монда да күренмәде. Җиһазлар арасында Фатыйха абыстайның асалы паласларын, тәрәз кашагаларына элә торган чүпләмле тастымалларын эзләдем. Идән, хәтта стеналар келәм белән капланган булса да, асалы паласлар күзгә чалынмады. Күкеле сәгатьнең ике як канатында хуҗаларның ялгызак, парлап, балалары белән төшкән фотосурәтләре. Фатыйха абыстай белән Закир абзыйга гына урын табылмаган иде монда. Кечкенә китап киштәсе аллы-гөлле тышлыктагы чит ил детективлары белән шыплап тутырылган. Алар арасында Пушкин да, Тукай да шәйләнмәде. Кеше кулында майланып, таушалып беткән бу үтереш- суеш әсбапларыннан яңгырлы елда тозлап өелгән, җилдә җилләнмичә, сәнәктән үткәзелмичә сырсыган печән исе аңкый иде.
Шешәләре белән шалтырап, ниһаять, Сөендек килеп керде. Аның тирле борыныннан бөтен өй эче тирләгәндәй итте
— Әйдә. Хәбир абзый, чәй әзер!
Өстәлдә безне җылытылган кәбестә ашы, йомыркада куырылган дуңгыз ите, кәбестә бөккәннәре, тагын да тозлы кәбестә һәм Сөендек әле генә токчаеннан чыгарып куйган ярты аракы каршылады.
— Ничек кенәләр Тольяттига килергә иттең дә, ничек кенәләр безгә керергә иттең, Хәбир абзый!- дип өзгәләнде мине түргә утырта- утырта Сөендек. Аның һичбер тартынусыз саф татар телендә сөйләшүе, саф мәкамендә Фатыйха абыстай чалымнары ялтырап китте — Рәхмәт, Хәбир абзый, яме!.. Әйдә Әле, и ты с нәми'
Газ пл итәсе белән өстәл арасын шыплап тутырып, урталыкка киленебез Алевтина да утырды. Аның йөзендә кунакка булган куаныч та, үкенеч тә чагылмый иде Киресенчә, ул үтәгән мәшәкатьләр көндәлек, табигый канунны тәшкил иткәнлектән, килен кеше миңа карата тәмам битараф иде Мин аның өчен сорау билгесенә дә. өндәү билгесенә дә әверелә алмадым, күрәсең. Мин аның өчен гүяки сөекле иренең авылдашы, карындашы түгел, әле кайчан гына буш булган урындыктагы “Бу бәндә кайчан китәр икән?” дигән жиһаз гына идем
Сөендек аракылы бәллүрләрне минем хөрмәткә тәкъдим итте. Сары чәчләре меңләгән вак, сырга сыман бөдрәләр белән калтыранган, бер күзе бер, икенчесе гүяки икенче басуда урак урган күзләрен уйнаклаткан Алевтина Петровна белән Сөендек өйрәнелгән алымнар белән эчеп
* Овсюг — кара, чүп солы Сугыштан сонгы елларда, кыш айларында, чүп солыдан арындыру өчен һәр гаиләгә кеше башына берәр центнердан орлыклык солы тараталар иде (Автор тэрҗемэларе)
җибәрделәр. Мин үземне унайсыз тойдым: ашказаны хастасын яңадан кузгатуым турында укучыма әйткән идем шикелле инде Хәлемне аңлатырга тырышсам да, Сөендек ай-вайга куймады:
— Е-мое, Хәбир абзый! Син нәрсә, пнимаешь? Как не раднуй!..
— Бергәлек хакына! — Алевтина Петровна беренче тапкыр елмаеп җибәрде. — Сез инде бөтенләй! Бергәлек хакына яһүд тә асылынган.
Сөендек мине чын-чынлап буа, көчләп эчерергә кереште:
— Син аны, Хәбир абзыкаем, ашаганчы эч. Ашагач, исертми ул!..
Кешегә каршылык күрсәтә белмим Шул сыйфатым аркасында күпме тапкыр көлкегә калдым инде мин? Бу юлы да бирештем булса кирәк. Нәрсә булса да булыр дип, ялкынлы суны бугазымнан эчкә үткәрдем. Ашказанымда нидер көйдереп алды, баш миемә, арка үзәгемә җылы шаукым йөгерде. Мин, көне буе диярлек кайнар аш күрмәгән мосафир, ипиләп кәбестә ашын менгезә башладым.
Бәллүрләр яңадан тутырылган иде. Мин хуҗалардан авыл, әтиләре, вафат булган әниләре — Фатыйха абыстай турында бер генә булса да сүз көттем Әмма алар сүзне миннән көтә иде.
— Хөрмәтле Сөендек туган һәм Алевтина Петровна! Сезнең белән очрашуга мин ифрат та шатмын... — дидем мин һәр сүзне авырлык белән сытып чыгаргандай. Мин бу минутта мөнбәрдән нотык тоткан райком вәкилен хәтерләткәнмендер дип уйлыйм. — Сөендекне утыз елга якын күргәнем юк иде. Соңлап булса да, сезләрне кавышуыгыз белән кайнар котлыйм. Сез вакытыгызны бушка үткәрмәгәнсез. Бик матур гаилә коргансыз, балалар үстергәнсез...
— Балаларыбызнын икесе дә музыка мәктәбен тәмамладылар! — дип бүлдерде Сөендек. — Татарча да беләләр!..
— Мин бу бәллүрләрне сезнең тигез мәхәббәтегез, балаларыгызнын матур киләчәге өчен тәкъдим итәм!..
— Е-мое, Хәбир абзыкаем! Рәхмәт сиңа, яме! Мәхәббәт —это... За мәхәббәт пьем, Әленушка! — Сөендек сыекчаны авызына койды да, урындыгын шыгырдатып, хатынына үрелде һәм, чупылдатып, битеннән үбеп алды. — Минем Әлиям... Минем Әлиям исән генә булсын! Танышкан чакларда, кхе-кхе... мине “Татарин мой, йәдрүний мой!” дип кенә сөя иде... — Сөендек көтмәгәндә ике йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты, теге бүлмәдә тыныч кына яткан эт бу тавышка лүрт-лүрт йөгереп кереп, Алевтина Петровнанын бот араларында урала башлады.
— Акылсызланма, Саша!.. Ычкындың мәллә? Мин сине беркайчан да татар дип атамадым, ә бары тик “Тыгыз тәнлем минем, сөннәтлем минем!” генә дия идем.
Өстәл астында дау күтәреп, эт тынычлыгыбызны аллы
— Яле урынына, Мәкәримов! — диде Алевтина Петровна эткә аягы белән тибеп. — Урынына бар дим!
Нәселле пинчер стенага елышып кына үз урынына чыгып китте.
— Минем фамилиямне эт белән бутама, Әли! — диде Сөендек хатынына куркыныч караш ташлап. — Шашма, дим!
— Син мәзәкне аңламыйсыңмыни? Шаярырга да ярамыймы?
Минем башта әллә нинди сораулар, уйлар кайнаша башлады. Кулга гармун аласы, “Карурман”ны сузасы, эчебездәге барлык сагышларны бушатасы, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәсе, әрләшкән хәлдә дә үз телебездә генә әрләшәсе, барлык туган-тумачаларны, танышларны искә төшерәсе килеп китте.
Сөендек бушаган шешәсен өстәл астына шудырды да, аннан икенчесен тартып чыгарды.
— Авылга кайтканыгыз бармы соң? — дип сорадым мин Алевтина Петровнадан. — Сагындырамы9
— Балалар белән бер тапкыр кайткан идем. Мина нәрсә калган инде анда? Сашаның әнисе үлгән. Әтисе яңадан өйләнгән...
Фатыйха абыстайның улы кадәр улын бүләк иткән килене Айтуганда
үз гомерендә бер генә тапкыр булган икән. Бик тә анлашыла бу — нәрсә югалткан ул анда? Туганнарын югалтмаган бит! Сөендекне үз итеп ‘’Саша” дип кенә атавы да, иренен нәселдән килгән фамилиясен үз итеп эткә кушуы да анлашыла. “Әни” дими, “Сашанын әнисе", ‘ Әти” дими “Сашанын әтисе” ди бит ул шулай ук “үз итеп”.
Кәбестә ашын, кыстамасалар да, урынына менгезеп куйган ндем. Күлмәгенең изүе имчәкләренә кадәр ачылган, итәкләре тез башларыннан итләч бот урталарына менеп җыерылган Алевтина Петровна мине йомыркада куырылган дунгыз ите белән сыйлый башлады:
— Ашагыз сез! Дунгыз ите белән минтай — безнен төп азыгыбыз. Кибеттә бит барысы да кыйммәт хәзер
Залда күкеле сәгать сукты. Санадым — тугыз тапкыр. "Мина бик озакларга ярамый, — дип нәтижә ясадым мин үземә. — Иртәнге алтыдан да калмый Чаллыга сыпырырга кирәк!”
Шуны гына көткәндәй, Алевтина Петровна тагын бер бәллүрне үзәгенә сеңдерде дә, өстәл тирәсен ду китереп, урыныннан күтәрелде һәм “Сезгә, ирләргә комачауламыйм” дип б\лмәсснә кереп ауды
Ярыйсы гына кызып алган Сөендек бәллүрләргә янадан аракы салды, миннән тагын бер илаһи сүз көткәндәй, күзләремә текәлде Иманым камил, җир йөзендә хәзер анардан да бәхетлерәк кеше юк иде Кайчандыр мин Баллы Елга буйларында күргән зәп-зәнгәр, инде хәзер зәңгәрлеге шактый сыекланган шул ук күзләр. Алар мин килгән шатлыктан елмаялар. Күзгә күренеп картая, тиресе бәлҗери, көпшәкләнә төшкән шул ук табак бит, шул ук, әмма әле генә аракыда жепшеп. үз абруен белеп иркенли, йомшара башлаган бәрәңге танау, шул ук, әмма алсулыклары уңган калын иреннәр — барысы да мин килгән шатлыктан куана иде
Мин бу куанычның серен эзләп талчыктым Бу “Нәрсә ул бәхет9 Сөендек чын дәрәҗәсендә бәхетлеме9" дигән сорауга җавап табуга тин иде.
Дөресен әйткәндә, мин бит Сөендек-Сашанын онытылган, үзе килеп күрмәсә, исенә дә төшмәгән авылдашы гына идем. Туганы, якын кардәше дә түгел, билләһи газыйм! Нидән иде бу куанычнын сере9 Җирдәнме9 Җирдән булса, җирдә нинди сер бар? Суданмы9 Судан булса, суда нинди сер бар9 һаваданмы бу9 һавадан булса, һавада нинди сер бар? Каннанмы бу9 Каннан булса, канда нинди сер бар?! Мин шул сер иясе Фатыйха абыстай авазларын көтеп утырдым Сөендектән. Әмма бу авазлар һаман яратылмый иде.
Залда тагын сәгать сукты. Инде ун тапкыр
Заман ничек кенә киеренке һәм файдасыз булмасын, вакыт ага
Әйе, ага, чөнки анын эше юк. Шунын белән артык булдыклы, эшлекле булырга яраткан кешеләрне урынына утырта ул. Заман белән вакыт тигез, туры килүчән мөнәсәбәттә булса, тормышның кызыгы, җырнын мәгънәсе калмаган булыр иде. Заман белән вакытны тигезләргә теләп, шәхес урталай ярыла. Дөресрәге, алар шәхсснен үзендә урталай ярыла. Әмма кайчан9 Кешесенә карап. Акылына карап. Хиссиятенә, мөмкинлегенә карап. Вакыт берәүгә тулы файдага акса, икенчегә тулысы белән файдасызга агуы мөмкин Бу инде тормыш — “торып тормыш” дип атала.
— Тормышлар ничек, Сөендек9 — дидем мин икәүдән-икәү калгач.
— Бик читен түгелме?
— Әйбәт, Хәбир абзый... Әйдә тәүдә күтәреп куйыйк әле.. Син дә инде, әллә нигә бер килеп, утырасын как нераднуй —Ул эчеп җибәрде
— Кәбестәсеннән җитеш Минем Әлия тозлау-мозлауга ифрат оста ул. Кар эреп бетми, гөмбә ташый башлый. Анавы көнне, мин сина әйтим, безнең авылдан Сабиржан танавы шикелле эре гөмбәләр алып кайткан, әй!.. Тормыш дигәннән. Аллага шөкер. Хәбир абзый Үзем ВАЗда автомобильләр җыючы, хатыным аларны буяучы булып эшлибез. Алты ай акча алган юк, әмма, үзен күрәсең, ач-ялангач яшәмибез. Дүрт бүлмәле
фатирыбыз, машинабыз бар. Улыбыз Әлександергә егерме биш, кызыбыз Светланага егерме бер. Соңрак кайтырлар, үзең күрерсең әле... Гаиләле булырга йөриләр, Хәбир абзыкаем. Ике туйны бер юлы чәпәсәләр, ниләр генә эшләрмен дип төннәрен йоклый алмыйм Балаларым бик тә әти жанлы, тәрбиялеләр, Хәбир абзыкаем! — Аның күзләре дымланды. Күнеле йомшарып китеп булса кирәк, керфек очларындагы яшьләрен сөртеп алды. — Минем балаларым!.. Әйдә, күтәр әле, е-мое, утырасын как нераднуй!..
— Улыңның исеме Александр бит әле?
— Әйе, Әлександер. М-малай туса, син кушасын, кыз туса, м-мин кушам дип килешкән идек хатын белән. Шулай иттек тә куйдык. Кызыма м-м-мин куштым. М-монысы татар исеме —Светлана. Беркемгә дә әбидне түгел, шулай бит? — Ул нишләптер “м” хәрефендә, бигрәк тә "мин” дигән сүздә тотлыга башлады. — Тигезлек кирәк, взәимне сагласи кирәк, шулай бит? Ә м-минем м-малай — е-мое! — миннән күпкә озын, таза, берне чүкетсә, шифер кадагы кебек сеңәсең дә куясын! Ха-ха-ха!.. Ә-әй, бер утыргач утырыйк әле, Хәбир абзыкаем. Тот әле, тот! — Ул артка янтая биреп, тагын берне эчеп җибәрде. — Исем дигәннән. Без бит, Хәбир абзыкаем, урыслар арасында яшибез. Кем арбасына утырабыз, шуның җырын җырлыйбыз, шулай бит? М-менә м-м-минем исем- фамилиямне алыйк. Уңышсыз,шулай бит? Ну, ыхту такуй Мәкәримов? Ну ышты такуй Сөендек? Урыслар “с” урынына “х” өстиләр дә пырх- пырх көләләр. Хатынның фамилиясен алдым да куйдым. М-М-мак-ка- рен-ко! Матур бит? Яңгырый бит? Юк, авыл өчен, синең өчен мин мәңгегә Мәкәримов! Бу бит суша фурмы. — Ул мина фетнәчеләрчә күз кысты. — М-монда, Тәлләттидә, шәһәрнең ике йөз илле еллыгы уңаеннан бигрәк тә котыралар. Эстинкә Рәзин, Тимәфи Йәрмәк — аталарыбыз, пнимәете ли!.. "Выплывают эрәсписние Эстинки Рәзинә челны...” — Ул тавышын калынайтып, җырлап та маташты. —’’Татар, чыгып тай моннан!” дип алар безгә турыдан-туры бәйләнми-бәйләнүен, әмма кысалар, малай, кысалар! Фатир алганда, аны киңәйткәндә, балаларга садик-мадик, сәтсиәл зашита мәсьәләләрендә М-Мәкәримовларны искә төшерәләр!..
— Мондагы татар җәмгыяте мәчет салдыра диләр. Татарлар белән аралашканын юкмы?
— Юк, Хәйдәр абзый. Андый нәбхәдимесне күрмим. Алар турында шәһәр гәзитендә еш язып торалар-торуын. Мижнәтсәнәлний рузен тараталар, дип. Мәктәп-фәлән, афтанумия тәлап итәләр, дип. һич аңламыйм, нәрсәгә кирәктер иңде алар. М-Менә без, Айтуган м-малайлары, югалып калдыкмы? Син институт бетереп, бик зур инжинир булдьш. М- мин инде, сигез класс белән ВАЗ ның күренекле афтама-биль җыючысы булдым. Исемем ун ел буе пирдәвикләр тактасыннан төшмәде. Кирәк икән ике сминә, кирәк икән ял көнне дә эшләдем. М-монавы үләтләр ыс ы сыр ны таркаткач кына, партияне аяктан еккач кына китте ул тактаның кадере. Бик тә кирәкле такта иде ул, югыйсә! Әйдә, тот әле берне, утырасың кәк нераднуй!..
Минем алда авылдашым — татарның бөек, мен еллык байлыгының бөек исраф итүчесе — мөртәте утыра иде. Тагын да ачыклабырак әйткәндә, иленнән, теленнән, диненнән ваз кичкән папуасы — ләштер-лештер кабиләсе вәкиле. Аһ, моңсу, бик моңсу иде миңа! Кунакханәдәге чактан да моңсурак. Нигә килдем? Ә нәрсә көтә идем мин? Юк, яшәү мәгънәсе миллионлаган кешеләре белән бергә упкынга очкан бу ахырзамани чорда минем кемнедер милләтен, динен алыштырганы өчен генә гаепләргә хокукым да юктыр? Кем мин үзем — галәми хөкемдар түгелдер бит? Ярый, булды. Мин бүтән бу хакта уйланмаячакмын да. Кирәкми мина яшеллеге дә, милләте дә, чурты да!.. Бүгеннән үк. Шушы минуттан, шушы секундтан ук. Менә тынычландым да. Тынычландым да шикелле Шундук миемне тынычландыра торган уй сызып үтте: “Бу адәм татар дөньясында берәү генә. Берәү генә булырга тиеш. Әгәр алар икәү икән,
мина элмәккә керергә кирәк Әгәр алар чынлап та икәү икән инде, димәк, татар милләте мөртәтлек чорына күчкән" Менә сина. мә! Мин әле генә үземне тынычландым дип уйлаган идем Эчемдәге халәтне мин һич кенә дә аңлата алмый идем Мондый халәтне шул ук татарнын “Әти үлеп ята — көлеп эчем ката” дигән мәкале белән җиткереп булыр иде шикелле.
Сөендек терсәкләренә таянды, башын учларына салып күзләрен йомды. Анын башы гүяки киселгән башак сыман кыелды да төште Мин нишләргә белми, урынымда кыбырсып, Сөендекне һәм тирә-ягымны күздән кичердем Аһ, шушы һич кенә дә кирәкмәс күзәтүчәнлек! Закир абзыйдан мирас булып калган чабата кашлар. Итләч түгәрәк йөз һәм озынча итләч танау. Чынаяк тоткасы кебек кечкенә колаклар. Ачык изүдән дөнья күрергә чыккан йонлач күкрәк. Ә Фатыйха абыстайдан0 Бит алмаларында сакланып калган уймак чокырлар. Әлбәттә, зәңгәр күзләр. Әмма бу йөз, бу килеш-килбәт Закир абзый белән Фатыйха абыстайныкы, безнең авылныкы, безнең җирнеке кебек кара-кучкыл түгел, ә кәбестә суы кебек аксыл-сары, дуңгыз ите шикелле шешенке иде Йә, хода, ашаган тәгам тән төкләрен дә үзгәртә мәллә9! Шулайдыр, шулай булмаса, һәр кавемнең үз ашы, үз эчемлеге, үз яшәү тәгьлимате булмас иде! Хәтта үз тараканы да!..
Сөендек күзләрен ачты.
— Н-н-нәрсә, Х-хәбир абзый9 — диде ул тәмам тотлыгып. —Ә- әйдә, с-с-сүзеңне әйт!
— Тараканнар, — дидем мин көтмәгәндә кунакханәдәге җанварларны исемә төшереп.
— К-күп шул. К-күршеләрдән к-керәләр Ә-ә, т-тараканга да игътибар итеп т-торсаң!.. С-сүзеңне әйт'
Ул арыган иде. Бу гамьсез сөйләшүне тәмамлау ниятендә әйләндердем дә салдым:
— Мин бу тостымны, Сөендек туган, мөртәтлек хакына тәкъдим итәм!
— А-а-анламыйм, м-монысы нәрсә т-тагын? Н-нинди м-мөртәтлек9
— Оптимизм аша килгән идиотизм хакына күтәрик, дим, яшәсен идиотизм!
— Әллә кайчан ш-шулай диләр аны! М-менә м-монысы өчен эчәргә б-була!..
Ул алдындагысын тагын эчеп җибәрде. Сүзләрнең мәгънәсен аңламады шикелле
Ишектә кыңгырау челтерәде Эг, гадәттәгечә чабып килеп, һау-һау өрде. Сөендек чайкала-чайкала ишекне ачарга китте
Аннан, инде шактый соң булуга карамастан, шаулашып парлы егетләр һәм кызлар күренде Сөендек егетләрнең ин озынын кулыннан өстерәп диярлек минем янга китерде һәм бер горурлык белән татарчалап таныштыра башлады:
— Хәбир абзыкаем, б-бу м-минем улым б-була. Абыеңа к-кулынны суз. Руку пртәни! Ә әнә т-тегесе б-булачак к-киленебез В-валснтина б- була Әлександер, Х-хәбир абзыкаем диривнә бывал, картатайку-картинайку видал По-татарски “картинәй” эскажи, ә9 Минем өчен эскәжи9
— Заткнись. — Егет әтисенә нәфрәтле караш ташлады. —Тагын исерек.
— Исерек түгел, бераз эчкән
— Үз телеңдә бытылдыйсын икән, димәк, исерек
Улының мондый шаянлыгына игътибар итмәскә өйрәнгән Сөендек, берни булмагандай, алпан-тилпән килеп, янадан ишек катына китте һәм кызын кочаклап алып, минем тарафка тарта башлады.
— Монысы минем с-сөекле к-кызым С-светлана була..
— Кит әле, әти!
Светлана әтисенең кулын иненнән ышырып төшерде һәм яшьләрне аш-су бүлмәсенә чакырды
Алар кереп тулгач, кечкенә бүлмә кысанланды да куйды. Александр әтисеннән ашарга сорады. Үтенечтә татарчага “тыгыну” дип тәржемә ителә торган “пожрать” дигән тәгъбир яңгырады. Алевтина Петровна яткан урыныннан гына яшьләргә суыткычтагы йомыркалардан тәбә әзерләргә боерды.
Яшьләрне калдырып, без залга үткәндә Алевтина Петровнаньш юан беләкле, ыргак сыман куллары Сөендекне үз бүлмәсенә өермә сыман суырып алды. Ул, мыгырданып маташты маташуын. Әмма Алевтина Петровна аны ычкындырмады. Бүлмәдә нәрсәдер гөрселдәде — хатын ирен этәреп урынына аударды булса кирәк.
Мин, чишенеп, кәнәфидә жәелгән урынга барып яттым Без эт белән бергә — залга туры килдек.
Аш-су бүлмәсендә төне буе магнитофон ырылдады. Ул төнге икедә генә тынды. Яшьләр, парлашып, буш бүлмәләргә кереп яттылар.
Мин шундук онытылганмын. Әмма бу йокы түгел иде. Гүя мин уяу килеш йоклыйм. Күз алдымнан Фатыйха абыстайның ак сыны китмәде. Әйтерссн, мин аның турында очы-кырые булмаган мексикан фильмы карыйм. Имеш, аны үзенең авылдагы агач йортыннан шәһәрнең күп катлы ятагына көчләп кертергә итәләр. Ул тартыша. Менә барысы да югала. Баксаң, сөргән җир икән. Менә ул иңеннән шуып төшкән ак яулыгын намазлык итеп җиргә җәя дә, намаз укый башлый. Түбәсендә җир кебек кара каргалар өерелә. Ул ун барма гьш күз алмаларына терәп диярлек ходайга ялвара:
— И раббым, сагынычымны кире кайтар! Ун бармагымнын ун фәрештәсе, Сөендегемә канатлар бирегез! Ун фәрештәм, Сөендегемне ун мәртәбә төшереп, ун мәртәбә күтәр!..
Каргалар югала. Фатыйха абыстай исә ак фәрештәгә әверелеп, кара җир өстеннән бөтерелеп-бөтерелеп, мәңгелеккә сенә...
Бу манзарадан мин тәмам уянам, күзләремне шар ачам. Нәрсә җитми бу өйгә? Фатыйха абыстай җитми. Биленә төшереп бәйләгән ак яулыгы, йөзендәге яктылыгы, иманлы теле җитми. Тукта, ул бит бердәнбер Сөендегенә тел биргән булган?! Сөендектә ул тел бар бит, ул бит телсез түгел Шулай да, кая киткән сон ул тел9 Әлбәттә, Фатыйха абыстайнын иманы җитми. Тукта, дим мин, ул бит бердәнбер Сөендегенә бисмилласына төреп, иманын биргән булган. Кая булган сон ул иман һәм үзәк матдәсе? Минем тәнем өзгәләнә, ачыргалана, чәнчешә башлый. Сеңдерә, үз иттерә алмаганмы ул аларны9 Сендерттереп җиткермәгәннәрме9 Сеңдереп җиткерттермәгәннәрме? Кинәт күз алдымда, һавада, утлы гөрзиләр белән барыбер дигән тәкъдир сүзе языла. Арыган чакларымда шундый күренешләр килгәли шул мина. Барыбер. Ягъни, нинди телдә укысаң да, кем чанасына утырып, кем җырын җырласаң да, кем белән кавышсаң да, барыбер Ул барыбер булачак, чөнки бу илдә бары тик бәхетле генә булырга .мөмкин Туган җирендә яшәсәң дә, яшәмәсәң дә, чәчкә үстерсәң, үстермәсәң дә, барыбер. Илленче-алтмышынчы еллар арасында тормышыбызда хасыйл булган афәт — интербарыбер. Шушы барыбер тигезлеген тәрбияләгән туган телсез мәктәп, туган телсез радиотелевидение, туган телсез урам ашамаганмы Сөендекнең телен һәм иманын? Бәлки ул дистәләгән миллион татарда бердәнбер нөсхәдәге мөртәттер9 Мин эсселе-суыклы булып ктггәм. Эг аш-су бүлмәсенә чыгып, су эчә башлады. Сөендек ыңгырашты. “Юк' — дим sum тешләремне шыгырдатып. — Ул бердәнбер булырга тиеш. Барыбернең бердәнбере Әгәр мондый мөртәт икәү булса, миңа асылынырга асыл агач эзләргә кирәк".
Эт урынына кереп ятты.
Өч бүлмәдә дә гырлап йоклыйлар иде.
Күкеле сәгать дүртне сукты.
Эт шыншып куйды.
Сөендек мөртәтлегендә Алевтина Петровнаны гаепләү гадел булмас иде. Киресенчә, аны мактау гына фарыз. Алар Ходай Тәгалә алдында
икесе дә тигез, әмма бу тигезлек арасындагы кечкенә аерма шунда. Алевтина Петровна уйламыйча-нитмичә элмәк үрсә, Сөендек бу элмәккә тирәнтен уйлап, үз теләге белән барып кергән. Алевтина Петровнага. бу мәсләктән чыгып караганда, хатын-кызга, ни дисән дә, ир кирәк — гаилә кирәк булган һәм ул аны, милләт-кавемгә бүлмичә, үзе инануынча, “сөюе” аша тапкан, ул тел, иман аерымлыгы турында уйлап та тормаган, чөнки бу мирас аңа, ул уйлавынча, күктән һәм мәңгелеккә төшкән Тел һәм иман бары тик аныкы гына булуы мөмкин. Сөендек тә, үзен-үзе ышандыруынча, булачак хатынын “сөюе” аша тапкан, әмма ул мондый җаваплы алымны кат-кат уйлап ясаган, үзен аклаунын шартларын аныклаган: анын теле дә. иманы да бүген-иртәгә бетәчәк вакытлы нәрсәләр Барыбер бетәчәк байлыклар. Мәңгелек байлыгын — “сөюенен” җимешен сатып, ул үзеннән дә хәерчерәккә әҗәткә кергән. Барыбер бетәчәк патшалыкта патша булган һәм бөлгән.
Алевтина Петровна белән Сөендекнең кавышуы Төньяк Котып белән Африканы бергә кушып, яна табигать, яна климат, яна кыйтга барлыкка китерү белән бер иде. Мәңге кушылмаска тиешле бу ике кыйтга, кушылып, яшәешнең тигезлеген югалта. Алар ике мөстәкыйль йолдыз, ике тәгълимат, ике иман, ике яшәү рәвеше Мөстәкыйль булганнары өчен аларны кимсетү дә, гаепләү дә дөрес түгел. Бу ике яшәү рәвешснен бер булып төйнәлүе үзе генә дә бәхетсезлек инде
Күрәсең, без, кешеләр һәм милләтләр, чәчәкләр һәм үсемлекләр үстергәндәге шикелле, чынбарлык шартлылыкларын инкярь итәбез һәм отылабыз. Әлбәттә, табигать кануннарын кешелек кануннары белән төгәл тәңгәл куярга ярамый. Ә шулай да, шулай да. Без, кешеләр, тормыш чәчәкләре түгелмени9 Бер чәчәкнең икенчесен үтерү аша гарип чәчәк атуы — мәгънәсезлек. Кабатланмас, нәселле чәчәкләр бер-берсен рәттән куйганны яратмый. Рауза белән канәфер үзара көнләшеп, бер-берсен хуш исләре белән буып үтерә, тончыктыра. Ландыш исә барлык чәчәкләр белән дә дошман мөнәсәбәттә. Чаган, өрәңге янындагы алмагач беркайчан да мантый алмый. Мичурин карт алмагачта чия үстереп карады, әмма кеше көлдерүдән уза алмады. Йылкы малы белән дуңгыз бер абзарда яши алмый — ат унбиш-егермс көннән ашказаны агуланып үлә
Сәгать бишне сукты.
Мин сикереп тордым һәм киенә башладым. Эт тагын шыңшып куйды. Безнең бимазадан уянган Алевтина Петровна төрткәләде булса кирәк, күзләре шешенгән, чәчләре пумаладай тузгыган авылдашым мин юынып-кырынып азапланган арада аш-су бүлмәсенә үтте, чәй куйганнан соң, шатыр-ботыр килеп кичә калган шешә төбен эзли башлады.
— Е-мое! Эчеп бетергәннәр, Хәбир абзыкаем. — Аның тамагы карлыккан иде Безгә баш төзәтергә дә калдырмаганнар. Күршеләргә кереп чыгыйммы?
— Кирәкмәс, Сөендек. Мина алтыда юлга чыгарга кирәк.
“Суыткычтан йомырка алып, дуңгыз маенда кыздыр!” — дип кычкырды Алевтина Петровна. — Әгәр бүтен дә аракы тыгынсаң, өйгә кайтып керәсе булма, хайван!”
Без җиңелчә генә чәй эчтек
— Аракы белән ничек? Еш кабасыңмы9
— Соңгы вакытта эчкәлим шул, Хәбир абзыкаем. Бөтенләй дә эчмәс идем . Нәрсәдер җитми. Кемдер җитми. Бушлык дим микән инде Әллә ниткән үч котыра җанда. Югыйсә, гаиләдә дә тыныч. Әллә картая бару галәмәте микән бу, Хәбир абзый9 — Ниндидер теләктәшлек көтеп, ул минем күзләремә текәлде — Шул нәрсә көчәя барса, нишләрмен икән ’ Егеттә өмет бар иде әле. Ул җанындагы чирнең исемен эхти иде — Авылга кайтып тор бераз, — дидем мин. — Сагынганнар анда сине.
— Быел кайтып булмас шул Ике туй бергә килергә тора бит Урамда безне җылы җил каршылады Көн инде тәмам яктырган
булса да, күк йөзе чекрәеп янган йолдызлар белән мыжгыган иде. Агачлар бу жылы төндә дә яфрак ярып өлгермәгәннәр икән.
Менә Ворошилов урамы буйлап уяулы-йокылы автобус күренде. Хушлашканда ул мине кысып кочаклады.
— Килгәндә керергә онытма! Менә ничек рәхәт булып калды!
— Исән бул, Сөендек. Тагын күрешергә язсын.
Чаллыга кайтып житкәнче мин үземне битәрләдем: бәлки мина жылы сүзләрне кызганырга кирәкмәгәндер? Бәлки мин авылдашыма ниндидер рухи ярдәм дә күрсәтә алганмындыр? Сорыймы сон ул аны? Татарстанга таба яшәрә барган урман акланнарында Фатыйха абыстай ак алъяпкычына Сөендегенә эскәк белән мәтрүшкә күзләре җыйган сыман күренде мина. Бәлки чынлап та шулай? Бәлки ул мәтрүшкә күзләреннән Сөендек тә, анын балалары да савыгыр?
Камышлыны чыккач булса кирәк, әле балачагымда Фатыйха абыстай авызыннан язып алынган бәет хәтергә килде. "Кызын попка оттырган Мостафа мулла бәете” дип атала ул.
Зөлхәбирә күлмәк, әй, тектергән, Итәгенә ыштуф тоттырган.
Әй, Мостафа мулла, ил мулласы, Кәрткә уйнап кызын оттырган. Кызыл гына тәпиле, әй, күгәрчен. Сөбханалла диеп лә оча ла.
Озын гына чәчле Микулай поп Сөйгән ярым диеп лә коча ла.
Чиркәү баскычлары бигрәк биек. Тез буынкайларым тала ла.
Әнкәемә минем һич үпкәч юк. Әткәемә хәтерем кала ла.
Мин ул чакта, әлбәттә, яшелләндерү буенча мөһәндис түгел идем әле.
“Юк, бу барыбер мөртәт, — дидем мин Чаллыда автобустан чыкканда. — һәм татардагы бердәнбер мөртәт. Әгәр алар икәү булса, мина һичшиксез асылыну өчен асыл агач эзләргә кала”.
Май-август 1997 Чаллы — Чехово. Башкортста