Логотип Казан Утлары
Шигърият

АУЛАК СУКМАК


Шигырем —
гомерем
Китсәм дә төп йортыма мин Үкенмәм бер дә Гашыйклар, качып, үбешсә — Минем шигырьдә.
Дошманга тик калкан булма, Шигырем минем, Шигырем генә түгел син — Гомерем минем!
Ышыклама явызларны, Шигырь дигәнем — Яктырт күңеле сафларның Яшәр көннәрен!
Тере утым, и гашыйклар, Сездә кабынсын — Шигырем
Былбыл сайраган Талтирәк булсын...
Яшәмәдем юкка, диеп — Мин үләр идем — Гашыйклар бер ышык тапса Шигырьдә минем!..
Яшен тулган килеш
Яшен тулышкан бер күк шикелле Йөри идем хәтәр дөньяда һәм уйлана идем:
— Бу дөньяда
Бәхет тиештер бит миңа да?
И бәхетле, юләр яшь гомерләр! Үзең дә бит, Ходай, әйтмәдең — Яшьлегемә яшен оялагач Яшьнәешләр алда икәнен!..
Сердәш булды авыл йолдызлары — Шат чагыммы, авыр чагыммы — Керфектәге күз яшендә хәтта Йолдызлы күк тетрәп чагылды!
Нишлисең бит... Кнтәселәр бар шул — Бу гомерне артык сузалмам — Минем кадәр сокланучы булмас! — Күк гөмбәзен шуңа кызганам.
Юрап булмас төш
Балачагым узган йорт төшемә керде... Нинди генә моңлы истәлекләр сөйләр Түбә саламнарын кыштырдаткан җилләр? 111ул саламда шыткан сарут хәтта тере — Балачагым узган йорт төшемә керде...
һаман җылы килеш болдыр сайгаклары!
Кем мөлдерәп шулай карый икән, дисәм — ' Ботак күзләре”нен карашлары исән... Әнкәй кырып юган идәннәр сап-сары. һаман җылы килеш болдыр сайгаклары...
Тәңре үзе шулай искәртәме әллә:
•Төп йортыңда, бәндәм, бер төш булып керер Фани дөньядагы синең фани гомер!
Янган еллар синең калмас кара көлгә!” — Тәңре үзе шулай искәртәме әллә?
Юрап булмас төшне кемнән юратырга? Кояш төшкелектән ашкан көннәремдә Уйный сабый җаным болыт мендәрендә. Йөгән тимерләрен шындырата юрга... Юрап булмас төшне кемгә юратырга?
Әйтми калганы...
Моң дигәнең серләр середер...
Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, кон ҮТКӘН? Тик бер генә кара — боз эрер! Моң дигәнең — серләр середер...
Әллә әйтми калган сүз микән — Килә дә бит җанга тия гел! ...Юкка, ахры, моны сөйләдем... Газап иңә чиксез киңлектән — Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, көн үткән — Шул микәнни нуры гомернең? Бәндәм, ни кордың, ни җимердең? Галәм дигән биек киңлектән Күңелеңә төнме, көн үткән?
Тик бер генә кара! Боз эрер! Уты кабар хәтта керфеккә! — Ялкын шавын ишет-ишетмә — Җаннарыңа ялкын йөгерер — Тик бер генә кара — боз эрер...
Моң дигәнең — серләр середер! Ниләр генә әйтим мин тагын? Янсын әле дөрләп учагым... Сөю һәрчак күккә үрелер!
Моң дигәнең — серләр середер.
Караш
Шәфәкъ капты Ослан тауларына Син борынгы чорга бакканда, Борын-борын заманнардан ташып Ак болытлар тауга ятканда.
Без икебез идек...
Борынгы да.
Бүгенге дә сыман гүяки...
Сәер милләттәге пар кошлар без, Безнең милләт — Сөю милләте...
Кил, шәфәкъкә башың терә, җаным! Тик бер төнлек синең назыңнан Мәңгелек чор шагыйрьләре янган. Яздай мең дастаннар язылган!
Күрәсеңме? —
Бу шәфәкъләр синең Карашыңнан ярсу ут алган! ...Янгын капты Ослан тауларына Син ханбикә сыман бакканнан...
Җавапсыз килеш
Авыр чакларда йомылып һаман Яман дөньядан
шигырьгә качтым...
Дөнья айкаган сәйях шикелле Бу җаным сәер дөньялар ачты.
Аңламадым ла тик бер сорауны — Җавапсыз килеш кала җиһанда... Аңлату мөмкин түгелдер аны Мең җавап табар даһи булсаң да!
Мәңгелек сорау мәңгегә калыр, Җавапсыз килдем, җавапсыз китәм: Табигать көче
нәкъ минем өчен, Нигә нәкъ сине сайлады икән?
Болгавыр дөнья түрләрен айкап Нигә нәкъ сине тапкан бу күңел? — ... Табышмак булып
кала бер сорау:
— Нигә нәкъ сине?
Бүтәнне түгел?..
Иярде дә китте
Актарды җил каен ябалдашын!
Яшел шавы шушы каенның Иярде дә китте таң җиленә — Җил зәхмәте аңа кагылды.
һәм туй итте дөнья киңлегендә Каен шавы белән таң җиле — Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән Шау өермә купты, билгеле...
Бу өермә. Тәңре үзе кушкач, Әверелде кинәт адәмгә.
Ак кәгазьгә иелде ул адәм һәм үрелде кулы каләмгә...
Каләменнән төшкән хәрефләргә Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!.. ... Энә шулай пәйда була тора Сәер затлар — әһле шагыйрьләр...
Кемем син?..
Сызылып яна алсу таң Янәшә офыкларда, Тидерә җылы канатын Гыйшыклы ышыкларга.
Шундый чакта уян әле! —
Таң чулпан сүнеп бара — Синең белән без икебез Бар бит әле дөньяда!
Бар бит, бар таң сәгатенең Дөрләткеч бер минуты!
... Борчымагыз...
Бу тик безгә Кабынган таң вакыты...
Әллә кем әллә кайлардан Гүяки сүзен әйтте:
— Җиргә мәхәббәт нңдерәм!
Сукты сөю сәгате!
Вәхи иңәдер күрәсең Сөя белгән җаннарга Бүтәннәр һич аңламастай Сызылган ал таңнарда...
Хәләлемме, хәрамыммы? — Аңламыйм шуны, иркәм!
Кем безне яратыштырды? — Алламы? Иблис микән?..
Якты!
Күрер көннәребез ал таңнарның
Яктылары белән яктырды — Ул таңнар гел атмас иде бәлки, Аларны без Икәү аттырдык...
Таң үзенә тарта ике җанны...
Моның
Гаҗәп сере бар икән —
Таң аттырмый гына кавышканнар Гел яктыга интизар икән...
— Нишләдегез фани дөньяда? — дип Сорасалар бакый дөньяда,
Тик бер генә булыр безнең җавап:
— Таң аттырдык икәү без анда!
Таң аттыру —
шашып яраттыру, Сихерләнү
таңгы чыклардан...
Таң күзенә күренмичә калсак Нишләр идек? — Ходай саклаган!..
Уртак булды бугай
Хәтта безнең
Маңгайдагы “Ләүхелмәхфүз”ләр! — Язмыш тактасына
Ходай үзе
Алдан язып куйган ул сүзләр
Шигырь белән ахры язылгандыр... Таң каурыеннан хәреф тамгандыр... Боек Каләм Иясенең ул чак Илһам ташкан чагы булгандыр!
Шуңа күрә насыйп булды сөю, Газиз таңда икәү яктырдык...
Без бәхетле булдык бу җиһанда — Яшәмәдек... тез таң аттырдык!
Аулак сукмак
Гомер буе кабалана торгач
Гади бер нәрсәгә төшенәм:
Олы юллар түгел, аулак сукмак Кирәк икән уйлы кешегә.
Кошлар төшеп кунар очен мәллә Әйтик, гайяр супер-автобан?
Ә тый сукмак исә
Аулактагы
Кошлы таңнар моңын ятлаган.
Туң тимердән салган күңелләрне Узгынчылар бары таптады, Ә хыялый гашыйкларны көтте Айның
Тын судагы сукмагы.
Салмак карлар төшкән тын сукмакка. Яфрак очышлары түшәлгән;
Аста тирән сулар чылтыраган. Өстә ялтыр яшен яшьнәгән.
... Биек яшен исе сеңгән килеш, Чылтырый ла чишмә тавышы — Табигатьтән килеп
Табигатькә
Тын сукмактан узып барышым...