Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН УРДА ӘДӘБИЯТЫ


Мәгълүм ки, Алтын Урда дәүләтендә барлыкка килгән һәм хәзерге вакытка кадәр килеп ирешкән рухи мирас үрнәкләрен, нигездә, язма истәлекләр тәшкил итә. Әлеге ядкярләрнең төп өлеше чәчмә һәм тезмә ысул белән башкарылган төрле эчтәлекле әдәби әсәрләрдән гыйбарәт. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар асылда гарәп-фарсы классикасы тәэсирендә язылганнар яки, үткәндәге традицияләргә таянып, шуннан мөстәкыйль иҗади тәрҗемә ителгәннәр.
Бу язма һәйкәлләр гасырлар дәвамында төрки халыклар, хосусан татар әдәбиятының үсешенә сизелерлек йогынты ясаганнар һәм аның бай хәзинәсен тәшкил итәләр.
Дөрес, Алтын Урда әдәбиятының аерым мәсьәләләре ориенталистлар, тюркологлар, тел һәм әдәбият белгечләре тарафыннан мәгълүм дәрәҗәдә гыйльми яктан тикшерелгән. Бу юнәлештә эш хәзер дә дәвам иттерелә. Ләкин шунысын да билгеләп үтү зарур: аның нәтиҗәләре еш кына аерым фәнни даирәгә генә билгеле булып кала бирә.
Гәрчә соңгы елларда урта гасыр чоры дәүләтебезнең әдәби казанышларын өйрәнү мәктәп программаларына кертелсә дә, аларны киң гавәмгә тәкъдир итү һаман да җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуны истә тотып, без, журнал укучылары игътибарына берничә мәкалә тәкъдим итәргә булдык. Бу сезнең әлеге мәмләкәтнең язма мәдәнияте турындагы мәгълүматыгызны тагын да тулыландырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Мөгыйне л - мөри д
XIY йөзнең беренче яртысында Алтын Урданың Хәрәзем төбәгендә “Мөгыйнел-мөрид” (“Мөридкә ярдәмче”) дигән әсәр барлыкка килә. Эчтәлеге белән үгет-нәсыйхәт һәм тәрбия темасына багышланган әлеге язма истәлек шигырь юллары белән язылган. Аның бердәнбер нөсхәсе XYI гасырга нисбәт ителгән рисаләләр тупланган бер җыентык арасында сакланган. Ул ниндидер сәбәпләр аркасында Төркиягә барып ирешкән һәм бу турыда тарихчы Ә.-З. Вәлиди үз вакытында язып та чыга.
Әсәрнең кем тарафыннан язылган булуы турында төгәл генә мәгълүмат юк. Әлеге мәсьәлә текстта да чагылыш тапмаган, ягъни соңыннан авторның исемен яки тәхәллүсен күрсәтү кебек традиция бу очракта сакланмаган.
Хива ханы Әбелгазый Баһадурның “Шәҗәрәи төрек” дип аталган мәгълүм әсәрендә “Мөгыйнел-мөрид" һәм аның авторына нисбәтле кызыклы гына белешмә китерелә. Аерым алганда, анда Хызыр иленнән Арсарыбай исемле бер кешенең Өргәнечкә барып, шундагы Шәрәф атлы шәехтән мөселман дине буенча гарәпчә берәр өйрәтмәләр китабын төркигә тәрҗемә итеп бирүен үтенүе турында бәян ителә. Әлеге шәех шул гозергә җавап рәвешендә бер китап төзеп, аны “Мөгыйнел-мөрид" дип атый һәм Арсарыбайга бирә.
Чыганаклардан күренгәнчә, дөрестән дә Өргәнечтә шәех Шәрәф дигән изге зат яшәгән һәм вафатыннан сон, җәсәде шунда дәфен кылынган.
Каспий артында яшәүче төрекмәннәрдә Шәрәф исемле шәехнең “Рәүнәкъел-Ислам" (“Ислам чырагы”) дип аталган шигъри әсәр язуы турында риваять сакланган. 1906 елда Хуҗалы мулла дигән бер укымышлының бу хакта А. Н. Самойловичка язган хатыннан аңлашылганча, аны әлеге шәех халыкның үтенече буенча башкарган һәм китап мәдрәсәләрдә уку әсбабы сыйфатында кулланылган.
Ашһабадтан ерак булмаган Нөхер дигән тау авылында әлеге риваятьтә сөйләнелгән шәехкә нисбәт ителгән кабер бар.
Әдәбиятчылар Г. Газиз һәм Г. Рәхим “Рәүнәкъел-Ислам” белән "Мөгыйнел-мөрид” шәех Шәрәф исемле бер кеше тарафыннан язылуына шөбһә юк дип белдергәннәр. Әмма А. Н. Самойлович әлеге әсәрне һич тә тәңгәлләштерергә ярамаганлыгын искәрткән.
Танылган ориенталист Н.П. Остроумов 1907 елда Ташкентта "Рәүнәкъел- Ислам”ны типография ысулы белән нәшер итә. Ул басмага бәяләмә рәвешендә язган мәкаләсендә А. Н. Самойлович, ни сәбәптәндер, аның авторы кем булуы билгеле түгеллеген белдерә. Мәгълүм булганча, поэманы 1464 елда Вафаи исемле шагыйрь иҗат иткән. Бу турыда текстның үзендә дә әйтелә:
Әй Вафаи, бел га некие күзләмә.
Белмәзеңне “белүрәм!" тиб сүзләмә.
Ә.- 3. Вәлиди билгеләгәнчә, авторның Вафаи икәнлеге башка чыганакларда да раслана.
3. Б. Мөхәммәдованың бер мәкаләсеннән күренгәнчә, Төрекмәнстан Фәннәр академиясенең кулъязмалар фондында "Рәүнәкъел-Ислам"ның шактый күчермәләре саклана. Шунысы да мәгълүм булсын, мөхтәрәмә галимәнең максаты башкачарак юнәлештә, әмма аның язмасы әлеге әсәрнең төрекмәннәр арасында электә популяр булуны һәм аңа мөнәсәбәтле кайбер башка мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итүе ягыннан әһәмиятле.
Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт- Петербург бүлеге фондында "Рәүнәкъел-Ислам”ның сигез кулъязмасы бар.
Төрек галиме Ә. Җәгъфәр углы үзенең карамагында булган "Шәҗәрәм төрек" һәм А. Н. Кононовның мәгълүм китабына нигезләнеп, “Мөгыйнел- мөрид”не шәех Шәрефкә нисбәт итә. Әмма Ә.-З. Вәлиди әлеге поэмага багышланган мәкаләсендә әсәрнең авторы турында әтрафлы тикшеренү үткәреп, аның шәех Шәрәф тарафыннан язылмавын белдерә.
“Мөгыйнел-мөрид" традицион кереш белән башлана. Аннан соң ул егермедән артык эреле-ваклы баба һәм фасылларга бүленә. Аерым алганда, аларда дини йола үтәү, әдәб, тәссауф мәсьәләләре күтәрелә. Текстның азагында аның язылу вакыты да күрсәтелгән:
Тарих йете йөз унөч ирде йыли, Сәламегаләйкем галәйкем сәлам.
Аңлашыла ки, әсәр миляди хисап буенча 1313 елда иҗат ителгән.
Шигырь төзелеше ягыннан “Мөгыйнел-мөрид" урта гасыр төрки язма истәлекләре "Котадгу белек", "Гыйбәтел-хәкаикъ" вәзенендә язылган. Димәк, аның үлчәме мөтәкарибе мөссәмәне сәлим (фәгулен, фәгулен. фәгулен, фәгулен).
Әлеге әсәре татар әдәбияты тарихы яссылыгында да гыйльми нигездә тикшерелеп, кулланылышка кертелергә тиеш.
Кыйссасел-әнбия
Пәйгамбәрләр турында һәм аларныц тормыш юлларын тасвирлаган тарих китаплары гарәп, фарсы телләрендә урта гасырда күпләп язылган. Мәсәлән, шундый әсәрләрнең, беренчесе Вәһһәб бине Мөнәббиһ исемле гыйлем иясенә нисбәт ителә.
XIY йөзнең, беренче яртысында Алтын Урда дәүләтенең Хәрәзем төбәгендә төрки “Кыйссасел-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) иҗат ителә. Ул нигездә чәчмә әсәр булса да. урыны- урыны белән анда шигырьләр дә урнаштырылган. Аның, авторы турында тулы мәгълүмат юк. Бары тик текстның кереш өлешендә генә теркәлгән зур булмаган белешмәдән күренгәнчә, әлеге эшне Рабат Угызы дигән шәһәрнең казые Борһанеддин углы Насый- реддин башкарган һәм Насыйреддин Тукбога исемле бәккә багышлаган.
Чыганакларда Тукбога шәхесенә нисбәтле мәгълүмат күп түгел. Мәсәлән, инглиз ориенталисты Ч. Рье аны 1391 елда сәяхәтче Ибне Баттута чыгъ- тайлы Галәведдин Тармаширин (1326 — 1334 еллар) солтанның Нәхшәб шәһәре янындагы лагеренда күргән чыгышы ягыннан монгол, ләкин мөселман Тукбога әмир белән тәңгәлләштерә. Тукбога тархан буларак “Идегәй" дастанында да телгә алына. Танылган язучы һәм галим Н. Исәнбәт аны текстта ялгызлык исем яки сыйфат булып та килгән булуы ихтималын яза.
Ядкярнең азагында шигырь юллары белән бәян ителгәнчә, хезмәт җиде йөз унынчы, ягъни миляди 1310 елда төгәлләнгән. Урта Азия белгече, фольклорчы һәм һәвәскәр археолог Ә. Ә. Диваев. нишләптер, китап 1404 елда язылган дип белдерә.
1913 елда Казан университеты буенча алтын медальгә тәкъдим ителгән эшләр арасында тарих-филология факультетының IX курс студенты А. В. Ерофеевның да "Соломон (Сөләйман — Р. И.) патша турында мөселман риваять-ләре” дигән хезмәте бар. Профессор Н. Ф. Катановның аңа язган бәяләмәсеннән күренгәнчә, дәгъва авторы “Кыйссасел-әнбия”не XYIII йөзнең азагында баш-карылган дип белдерә һәм өлкән галим, бернинди аңлатмасыз, күрсәтелгән вакытны икърар итә.
“Кыйссасел-әнбия"нец текстында авың авторы үзенең хезмәтен язганда бик күп чыганаклардан файдаланганлыгын белдерә. Бу турыда ул еш кына "риваять килмеш". “хикәядә андаг килмеш", "риваять кыйлурлар”. “риваятьдә килер", “хәбәрдә килер", "әйтмешләр", "бәгъзе әйтер”, “бер кыйсса китабида күрдем" һ. б. дип әйтә һәм кайбер исемнәрне дә күрсәтә. Алар арасында, мәсәлән, Әбубәкер Сыйддыйк, Гомәр әл-Фарук. Госман Зиннурайн. Гали әл- Мортаза, Гайшә (Гайшә әс-Сыйддыйка бинте Әбубәкер әс-Сыйддыйк). Өммеһани бинте Әбуталиб, Өммегелсем бинте рәсүл. Вәһһәб бине Мөнәббиһ, Әбу Сәлмә. Билал Хәбәши, Әбу Габдуллаһ Йахуд Әбу Габделкәрим, Габбас (Әбу Фазыйл бине Габделмөталлиб бине Һашим әл-Корәйши), Кәгб әл-Әхбар (Әбу Исхак
Кэгб бине Манит), Габдулла бине Габбас (Әбелгаббас бине Габделмөталлиб бине Һашим әл-Корәйши әл-һашими). Суфйан (Суфйан бине Әсәд Йахуд бине Эсид әл-Хазрами). Әсамә ибне Зәед (Эсэма бине Зэед бине Харис бине Сэрахил бине Кәгб бине Габделгазый әл-Кәлби). Әбусәгыйд әл-Ходдури (Сәгыйд бине Малик). Габдулла ибне Гомәр (Габдулла бине Гомәр бине әл-Хаттаб әл-Корәйши эл- Гадви), Җабер бине Габдулла (Җабер бине Габдулла бине Гомәр әл-Әнсари әл- Силми). Әбу һөрәйрә (Габдрахман бине Сахраздәми), Әнәс бине Малик. Мөжәһид (Мөжәһид бине Җәбер), Хәсән басрый (Әбусәгыйд бине Җәгъфәр), Катада (Катада бине Дигамә әс-Садуси), Әбелхәсән Пашагрый. Әбузәр әл-Гаффарн. Габдулла бинә Мәсгуд (Әбу Габдархман). Әсмәгый (Әбусәгыйд Габделмалик бине Корәеб). Имамә әл-Баһили (Мөхәммәд бине Мөхәммәд әл-Баһили), Гомәр ибне Хөзәен, Габдрахман ибне Гаиш, Хөзәйфә ибне әл-Йәмәни. Гаяз. Горуһ ибне Сәлмән, Хөзәйфә (Мәһшим бине Гатбә бине Рабигә бине Габдешшәмес бине Габделмәннаф бине Каси әл-Корәйши), Әбу Силми ибне Загый. Малик ибне Сагсагә, Габдулла ибне Руми (Әбу Габдуллаһ Мөхәммәд бине Рамазан). Әбу Әййүб әл-Әнсари (Халид бине Зәед Хазрам), Әбу Дәрдаэ (Гаваир бине Гамер бине Зәед Хазрам), Габдулла ибне Зөбәер (Әбубәкер бине әл-Гомәри бине Хаувилд бине Әсәд бине Габделгазый бине Каси бине Кәләб әл-Корайши әл-Әсәди) кебек күренеклеләр бар. Ул шулай ук Коръәннән аятьләр китереп, үзенең, фикерләрен дәлилли. Атамасы билгесез һәм “Җарел-бәйан" дигән тәфсирләргә дә сылтамалар очрый.
Профессор Г. Т. Таһиржанов билгеләгәнчә, төрки каләм иясе эш барышында Фирдәүсинең "Йосыф вә Зәләйха" поэмасына да мөрәҗәгать иткән.
“Кыйссасел-әнбия" күчермәләренең борынгырак саналган хәзерге вакытта Лондондагы Британия музеенда саклана. Кулъязманың үзендә аның язылу вакыты күрсәтелмәсә дә, Ч. Рье ул нөсхәне ХҮ йөзгә нисбәт итә. Танылган галимнең әлеге билгеләмәсе белән профессор В. Р. Розен, һичшиксез, килешергә мөмкин икәнлеген яза үзенең бер мәкаләсендә.
Әсәрнең кайбер башка күчермәләре Париж Милли китапханәсендә. Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлегендә. Үзбәкстан Фәннәр академиясенең кулъязмалар фондында бар.
Рабгузыйның хезмәте типография ысулы белән беренче тапкыр 1859 елда Казанда нәшер ителә. Дөрес, әлеге басмада бернинди дә шәрехләр, аңлатмалар бирелмәгән. Аның нинди кулъязмаларга нигезләнеп төзелүе дә мәгълүм түгел. Шулай да П. М. Мелиоранский бу китап өчен Азия музеенда 361 сан белән саклана торган кулъязманың файдаланылган булу нхтималын белдерә.
1915 елга кадәр әсәр Казандагы төрле басмаханәләрдә ун тапкыр бастырыла. Шунысын да билгеләп үтү зарур, ядкяр төрле, аерым алганда “Кыйссаи Рабгузый”. “Кыйссасел-әнбия Рабгузый". “Кыйссасел-әнбия галәйһемес-сәлам”. “Кыйссасел-әнбия” кебек атамалар белән дөнья күрә.
Китапның атамасына нисбәтле мәгълүмат текстның кереш өлешендә үк китерелә. Хосусан, анда автор үзенең әсәрен "Кыйссаи Рабгузый” дип билгеләгән.
“Кыйссасел-әнбия"нең өйрәнелү тарихы төрле чорларда төрле галимнәрнең исемнәре белән бәйле. Н. П. Остроумов Казандагы Рухани академиянең мөселманлыкка каршы миссионерлык бүлегендә укыганда ислам динендә пәй-гамбәрләр турындагы өйрәтмәләргә багышлап хезмәт яза. Моның өчен ул Рабгузый әсәренә мөрәҗәгать итә.
Танылган тюрколог В. В. Радлов 1893 — 1911 елларда дүрт том күләмендә төрки шивәләр сүзлеген төзеп бастыра. Ул үзенең әлеге бнбәһа хезмәтендә башка чыганаклар белән бергә “Кыйссасел-әнбия”нең лексик материалларыннан да киң файдаланган. Шулай ук Л. 3. Будагов тарафыннан әзерләнеп, 1869 — 1871 елларда нәшер ителгән ике томлык “Төрки-татар шивәләренең чагыштырма сүзлеге" өчен дә әлеге әсәргә еш кына мөрәҗәгать ителгәнлеге ачыклана.
Мәгълүм ки. Коръәндә "Әсхабе кәһәф" дигән сүрә Gap. Шәрекътә һәм
Көнбатышта әлеге сюжетка нигезләнгән шактый риваятьләр таралган. Италия галиме И. Гвиди бу мәсьәләне өйрәнүгә махсус хезмәт тә багышлаган. Аның татарларда булган вариантын Н. Ф. Катанов Кытайга гыйльми сәфәре вакытында 1891 елда Чүгүчәктәге Мөҗиб ахуннан язып алган һәм “Кыйссасел- әнбия"дәге шул ук текст белән чагыштырып, кызыклы гына нәтиҗәләр ясаган.
Галим шул ук сәфәрендә янә Яхъя, Зәкәрия, Гайсә, Мәръям турындагы төрки чыганаклар табып ала. Ул аларны өйрәнгәндә Коръәндә һәм Рабгузый әсәрендәге аларга бәйле мәгълүматка мөрәҗәгать итә.
Сөләйман турында Азиядә табылган риваятьләрне “Кыйссасел-әнбия” белән чагыштырып анализлау да Н. Ф. Катановның нәтиҗәле хезмәте.
П. М. Мелиоранский “Кыйссасел-әнбия”нең Лондонда саклана торган күчермәсендәге Салих пәйгамбәр турындагы өлешен ул вакыттагы Азия музеенда, Император җәмәгатьчелек китапханәсендәге кулъязмаларда һәм Н. Ильминский нәшер иткән китаптагы шул ук бүлекләр белән бәрабәр куеп өйрәнә. Мәкаләсендә ул файдаланган нөсхәләр турында киң мәгълүмат китергән һәм үзе эшләгән тәнкыйди текстның урыс теленә тәрҗемәсен дә урнаштырган.
Галим Лондон нөсхәсеннән янә Исмәгыйльне корбанга китерү, Кәгъба төзелеше һәм Исхакның балалары турындагы өлешләренең дә күчермәсен алдырган булган. Ләкин ул матбугатка яңа хезмәтен әзерләп өлгерми кала. Соңыннан С. Е. Малов аларны Азия музеендагы, Дәүләт җәмәгатьчелек китапханәсендәге һәм Н. Ильминский басмасындагы шул ук вариантлары белән чагыштырып, аны урыс теленә өлешчә тәрҗемәсе белән бастырып чыгара.
С. Е. Малов янә борынгы төрки язма истәлекләр турындагы үзенең икенче бер хезмәтендә дә “Кыйсасел-әнбия"гә урын биргән. Анда Н. Ильминский нөсхәсе нигезендә әсәрнең авторы һәм аның китабы, Лут пәйгамбәр турында, китапның бетем өлешеннән өзекләр китерә. Шулай ук әлеге текстларның урысча тәрҗемәләрен дә урнаштырган.
“Кыйссасел-әнбия”нең тел үзенчәлекләре турында сүз йөртеп, Н. Ильминский үз вакытында әлеге ядкяр белән "Котадгу белек" телләренең якынлыгын белдерә. В. Р. Розен да Рабгузый әсәренең теле Йосыф Баласагуный поэмасының теленә ачкыч булуын билгели.
Әдәбиятчы Г. Рәхим әсәр борынгы, ягъни ХҮ йөзгә кадәр булган чыгътай телендә язылганлыгын икърар итә.
С. Е. Малов тексттагы лексик материалның Көнчыгыш төрки характерда булганлыгын һәм әсәрнең Караханилар дәвере әдәбиятына якын икәнлеген күрсәтә дигән нәтиҗә ясый. Тюрколог Ә. Н. Нәҗипнең дә фикере шундый. Ул үзенең бер мәкаләсендә Рабгузый әсәрен өйрәнүгә багышлаган махсус хезмәтен нәшер итәргә әзерләвен яза. Ләкин ул басманы хәзерге вакытка кадәр әле күренгәне юк.
Рабгузый әсәре электә татарлар арасында киң таралган һәм яратып укылган китапларның берсеннән булган. Ул мәдрәсәләрдә уку әсбабы сыйфатында да файдаланылган һәм аның атамасы "Кыйссасел-әнбия" буларак киң таралыш алган.
“Кыйссасел-әнбия”нең халкыбыз арасында булган популярлыгы турында археографии экспедицияләр вакытында табылган аның кайбер өлешчә күчермәләре дә ачык дәлил. Шулай ук 1917 елга кадәр һәм аннан соң да нигездә шушы әсәргә таянып язылган төрле атамада, төрле күләмдә пәйгамбәрләр тарихының типография ысулы белән нәшер ителәү фактлары да шул турыда сөйли.
Әлеге әсәр үз вакытында татар язучыларының иҗаты өчен чыганак ролен үтәгәнлеге ачыклана. Мәгълүм ки, 1908 елда 3. Һади "Яңа әсхабе кәһәф” дигән китабын бастырып чыгара. Язучының шәхси архивы сакланмау сәбәпле, әсәрнең язылу тарихы билгеле түгел. Шулай да әдәбият гыйлемендә аның Коръәндәге мәгълүм “Әсхабе кәһәф” сүрәсенә пародия буларак иҗат ителгән дигән фикерләр бар. Әлеге мәсьәләне ныклап өйрәнгәндә, пәйгамбәрләр турындагы кыйсса-риваятьләрнең гомумән, Рабгузый әсәренең аерым алганда, татар
әдәбиятына тәэсиренә, анда чагылышына ачыклык кертергә ярдәм итәр иде.
Кызганыч ки, Г. Рәхим хезмәтеннән соц “Кыйссасел-әнбия" татар әдәбиятң тарихында да, тел гыйлемендә дә әлегә кадәр бөтенләй дип әйтерлек өйрәнелмәде. 1963 елда нәшер ителгән “Борынгы татар әдәбияты тарихы”нда ул бер җөмлә белән генә искә алына. “Татар әдәбияты тарихьГның 1984 елда дөнья күргән беренче томында, дөрес, әсәргә игътибар чагыштырмача арта төшә. Әдәбиятчы М. В. Гайнетдинов тексттагы Йосыф турындагы кыйссадан “Бәһарият” (“Яз”) дигән газәлне һәм бер дүртюллык шигырьне текстологик яктан әзерләп, “Татар поэзиясе антологиясе”нең беренче томында бастырды.
Борынгы әдәбият белгече Н. Ф. Исмәгыйлев вакытлы матбугат битләрендә укучыларны Адәм галәйһес-сәлам турындагы кыйсса белән таныштырды. Хәзер ул әсәрне тулысынча гамәлдәге татар хәрефләренә күчерү эше белән шөгыльләнә.
Соңгы елларда әсәр турында урта мәктәп уку-укыту программаларында мәгълүмат бирелү аның киләчәктә ныклап өйрәнеләчәгенә өмет уята.
“Кыйссасел-әнбия"не өйрәнү торышы башка төрки халыкларда да төрлечә. “Башкорт әдәбияты тарихы”ның беренче томында ул берничә тапкыр гына телгә алынып үтелә.
1895 елда “Кыйссасел-әнбия” Ташкентта бертуган Каменскийлар тарафыннан литография ысулы бе-.ән нәшер ителә. Соңыннан ул Голям Хәсән Гарифҗанның басмаханәсендә дөнья күрә. Шулай ук аның башка басмалары да билгеле.
“Кыйссасел-әнбия”нең Урта Азиядә үз вакытында таралыш алуы һәм каләм ияләре өчен билгеле дәрәҗәдә илһам чыганагы булганлыгы турында кызыклы гына дәлилләр бар. Мәсәлән, Ташкент өязендәге Акҗар волосте Чарпулад авылында мелла Көбәй Тукпулат углы галәм җисемнәре турында язган хезмәтендә Рабгузый әсәреннән файдаланганлыгы турында белдерә.
Үзбәк әдәбиятчысы Фитрәт (Габдерәуф Габдерәхим улы — Р. И.) үзенең “Үзбәк әдәбияты нәмүнәләре" дип аталган хезмәтенең 1928 елда басылып чыккан беренче томында Рабгузый әсәренең Йосыф турындагы өлешен урнаштырган. Үз вакытында аның белән танышкан С. Е. Малов әлеге нөсхәнең фәнни әһәмияткә ия булганлыгын белдерә.
М. Бозрук үзбәк әдәбиятына гомуми планда анализ ясаган бер китабында шулай ук “Кыйссасел-әнбия"гә урын биргән.
Әсәр хәзерге вакытта да үзбәк филологларының игътибар үзәгендә. Мәсәлән, С. Хәйдәров үзенең кандидатлык диссертациясендә әсәрнең текстында дөньяви мәсьәләләргә бәйле элементларның да мәгълүм дәрәҗәдә урын алып торуларын раслый. Тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә Ү. Мирзакәримова, әдәби яктан тикшерүгә И. Останакулов мәгълүм дәрәҗәдә өлеш керттеләр.
Биш том күләмендәге “Үзбәк әдәбияты тарихьГның беренче томында Рабгузыйга һәм аның иҗатына тиешле урын бирелгән.
Казакъ әдәбиятчысы М. Юлдашбәков борынгы төрки язма истәлекләр һәм аларныц казакъ әдәбиятына мөнсәбәтен өйрәнүгә багышлаган хезмәтендә әлеге рухи мирасның бары тик шигырь белән генә иҗат ителмәгәнлеген, ә бәлки чәчмә ысул белән дә язылганнары барлыгына басым ясый. Моңа мисал итеп ул иң әүвәл Рабгузый әсәрен китерә.
А. Кыраубаева тарафыннан “Кыйссасел-әнбия"нең идея-сәнгатьчел үзен-чәлекләрен тикшерүгә багышлаган диссертация яклаган.
"Кыссасел-әнбия" әдәбият, тел тарихын өйрәнү өчен дә, урта гасыр төрки- гарәп, төрки-фарсы әдәби һәм фәлсәфи багланышларны ачыклауда да әһәмиятле чыганакларның берсе булып тора.