Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯПОН СУГЫШЫ ЯКИ ДОБРОВОЛЕЦ БАТЫРГАЛИ АГАЙ


апасный унтер-офицер Кәяүч (Кәлимулла) агай, Плевна сугышында сул күзе сукыраеп кайткач, үзенен сөекле ватанына (жиренә) хезмәт итмәк нияте белән, "Шушма башы" исемендә һәркем аңларлык ачык Казан телендә көндәлек бер газета чыгара башлады. Казан халкының, хосусан. Печән базары халкынын сөеп укый торган политикасыннан (сугыш хәбәреннән) язганга күрә, бу газетаның, алучысы да көннән-көн артып, эшләре бик тиз алга китте. Чыга башлаганның икенче елында ук алучысы ун меңнән арткан иде. Бу газетаның редакторы (язучысы) Кәлүч агай үзе туган жирен бик сөюче (патриот) бер адәм булганлыктан, бик йогымлы сүзләр, бик әсәрле статьялар язып, Россиядә булган барлык исламнарны патшага итагатьле вә тугры булып, сугыш-фәлән булган вакытларда руслар берлән бер жан вә бер тән булып дошманга каршы торып, патшаның һәрбер әмеренә бил бәйләп хәзер булмакны тәклиф итә (ягъни боера) торган иде Күп вакыт башка газеталар да "Шушма башы”ның сү-зс рас вә фикере тугры идекене яза башладылар.
"Шушма башьГнын укучылары һәркайсы политикага (сугыш хәбәренә) оста булып, болар эчендә Багыргали исемле тире-яры һәм мануфактурный товар белән сәүдә кылучы бер бай адәм бигрәк тә атаклы иде Яшьтән үк “Сәет Баттал”, "Салсал” вә башка сугыш кзгтапларын укыл үскән Багыргали агай, “Шушма башы” газетасын укый-укый, политикага ихлас куеп, тәмам икенче Бисмарк * булган иде. География, тарих кебек газета укыганда һәрвакыт кирәк була торган гыйлемлекләрне укымаган булса да, газетада күп мәртәбә очраганга күрә, шәһәр, су, динге з, тау, жир һәм мәмләкәт исемнәрен Батыргали агай яхшы ук аңлый һәм белә башлады. Хәтта бервакытны, жңлкенсп китеп, Казанда басылган төркичә бер география китабы да алган иде. Әмма жирнен һәмишә үгез мөгезендә, балык мыегында торганына игътикаты бик куәтле булган сәбәпле, кәррәи әрыз, гарыз, тул, шимал, жәнүп дигән сүхтәргә зиһене житмичә, бу география китабыннан да күп файда тапмады. Шул сәбәпле бәгьзы вакыт, гәрчә әйтерлек зур булмаса да, кечерәк хаталары булгалый торган иде. Анын фикереңчә, Австралия илә Австралия арасында һичбер аерма булмаенча. икесе дә бер иде. Күп вакытта, Австрия императоры, диясе жирдә — Австралия императоры француз Юсыф, дигән кебек, англичаннарнын пайтәхете (патшасы тора торган шәһәр) — Берлин, итальяннарның пайтәхете — Вашингтон, дию күңеленә беркеткән иде Анын игътикатыңча, Һиндстан кыйтгасы Боз диңгезе буенда, Бомбей шәһәре Амур суы янында, Сахалин атавы Африкада, имеш Әгәр дә бер адәм килеп Байкал — Сибнриядә мәшһүр зур бер күл. дип сүз чыгарса. Батыргали агай, аның якасына ябышып, сакалын йолкырга хәзердер Чөнки Байкал, аның уенча, Африкада бик зур. яна торган таудыр
* Бисмарк — ПОЛИТИКА һәм сугыш эшләренә бик оста. Германиядә бер министр иде (Ш Миыммидев исшциым)
Метр — 22 вершокка туры килә торган француз үлчәведер. (Ш Мөхәммәдев искәрмәсе)
• Трансвааль — кечерәк кенә, бур дигән халыкларның җиредер (Ш Млыммодгвиярмме I
З
Географияне укымаса да, Батыргали агай французлар жирен, шәһәрләрен бик яхшы беләдер. Франциянен пайтәхете Париж һәм Сена суы буенда икәнен бер француздан артык белмәсә дә ким белмидер. “Моны кайдан белә, моның сәбәбе ни?” — дисәгез, сәбәбе французларны дуст вә якын күреп, мәхәббәт иттеке өчендер. Батыргали агай Россиянен дусты булган французларны да бик ярата һәм якын күрәдер. Хәтта французларның сугыш корабльләре бер елны, кунак булып, Кронштадтка килә дигән хәбәрне ишеткәч, дуслык күрсәтер өчен каршы алырга да бармакчы булып хәзерләнгән иде, әмма хатыны Җомабикә абыстай: “Саташып йөрмә! Өченче ел Мәкәржәдән азып-тузып конвой илә яланаяк кайткан шикелле, бу ел да шулай эчеп- исереп, адәм мәсхәрәсе булмакчы буласын икән”, — дип юлыннан туктаткан иде. Кронштадтка барырга мөяссәр булмаса да, Батыргали агай шул елны Мәкәржә ярминкәсендә французларга дуслык һәм мәхәббәт күрсәтмәк өчен, ун мең башлап кәҗә тиресен сум егерме биш тиенгә англичаннарга сатмаенча, сум унбиш тиеннән үзебезнең якын күргән дустыбыз французга сатамын диеп, Москвада торучы бер яһүдигә хата ычкындырган иде Шул Мәкәржәдә янә беркөнне Батыргали агайның эшлиясе койрык астына эләккәч (кызып алгач), “Амун” исемендәге атаклы трактирда дуслык күрсәтмәк нияте илә француз кызларын хөрмәт итәмен, сыйлыймын дип, Одессадан килгән җырлаучы чегән кызларын ике йөз егерме тәнкәлек эчергән иде. Боларнын эчендә бәгъзы французча сөйләшүчеләр дә булганлыктан, Батыргали агай берничә сүз французча да өйрәнде Французларга мәхәббәте шулкадәр артты ки, акча хисапларын да франк хисабы илә йөртә башлап, үзенең Гыйсмәтулла кодасына да сәлам бирү урынына французча “бонжур” гына ди торган иде. Шул елны Мәкәрҗәдән берәр дюжина француз аршыны (метр) * алып кайтып, кибеттәге красный малны шул метр берлән үлчәп сатып, хисапларны да франк вә сантим илә йөртә башлады. Әлегә чаклы тукталып торган кибет сәүдәләре, шул француз аршыны берлән үлчәп сата башлагач, хикмәте хода, көннән-көн алга китеп, Батыргали агай кибетенә, алучы күплектән, сыеша алмый башлады. Батыргали агай, француз саны илә эшләрнен алга киткәнен күргәч, французларга тагы да мәхәббәте артыбрак, вывескаларны да французча яздырып куйдырды. Бу ел чамасы Мәкәржәдә товарны арзан алгандыр дип, приказчиклары да да һич илтифат итми, хуҗалары кушканча, рус аршыны хакына француз аршыны илә сата бирделәр. Әмма, тутый кошча йөрим, дип, үз йөрүеннән адашкан саескан кебек, Батыргали агай да уналты вершок бәһасы илә егерме ике вершок товарны сату бик файдалы түгел икәнен годовой хисап вакытында гына аңлады!
Батыргали агай үзе асылда Казан губернасында М... карьясеннән булса да, Казанда кибете һәм үз йорты булганга күрә, күптән бирле Казанда тормакта иде. Урта буйлы, зәңгәр күзле, кызыл сакаллы, юан тавышлы, бик зур тукмак борынлы һәм бигрәк тә юан бер корсакка хуҗа булган илле яшьләр чамасында бер кеше иде Кышнын каты суыкларында зур борыныннан күп зәхмәт чиккән кебек, җәйнең эсселәрендә һәм чамадан тъпп юан корсагыннан Батыргали агай бик рәхәт күрми зарлана торган иде Чөнки, утыз градус эсседә мичкә юанлыгы корсакны күтәреп йөртүе бик жинел булмаган шикелле, утыз-угыз биш градус суыкларда һәм шул мөбарәк борынны өшетмәенчә саклап йөртүе бик мөшкел булып, күбесенчә Батыргали агайнын борыны өшеп, тиресе кубарчыкланып кутырлаудан чыкмый торган иде. Дөнья йөзендә гыилем-һөнәрнең, осталыкнын шулкадәр алга китеп, телефон, граммофон вә башка төрле машиналар чыгып кайнап торган бер заманда, кышнын каты суыкларында колак белән борынны суыктан саклап, өшетми торган простой гына бер футляр чыгарырга зиһеннәре җитмәгән немецларга, англичаннарга ачуы килеп, күп вакыт Гыйсмәтулла кодасына шул тугрыда зарланып сөйли торган иде
елда бурлар белән англичаннар сугыша башлады. Сабан туенда чабып өйрәнгән ат ничек яз башы житеп, сабан туйлары була башласа, чабарга җилкенгән кебек, безнен Батыргали агай да бу сугыш хәбәрен "Шушма башы"нда укыгач, барлык сәүдәсен, эшен онытып, төн-көн йокламастан. уенда, сагышында шул сугыш кына булды. Чөнки "Шушма башы” газетасы, ач күзле англичаннар Жәнүби Африкада Трансвааль † хөкүмәтенең алмаз һәм алтын чыга торган җирләренә тамгы кылып, һичбер гөнаһлары булмаган бурларга җәбер вә золым белән сугыш ачдыкларыны, мазлум бурларга һәркем кулыннан килгән кадәре теләсә мал белән, теләсә кул куәте белән ярдәм итәргә, булышырга тиешле идекене, бик ачык һәм озын вәгазьләр язып, укучыларга анлатмакта иде. “Шушма башы” укучылары көннән-көн англичаннарга дошманлыкларыны арттырып, кыңгыр карый башладылар Болар эчендә иң беренчесе, әлбәттә, Батыргали агай иде
Сугыш башлаганнан бер-ике атна чамасы вакыт үткәч, беркөнне Батыргали агай тире-яры илә сату кыла торган Иван Шубин дигән бер дус урысы илә “Золотой якорь” исемендәге өч этажлы биек бер трактирга чәй эчәргә керделәр Берәр сәгать эчеп, сугыш хәбәрләрен сөйләшеп утыргач, икесенең серләре бик килешеп китеп, Шубин бер рюмка гына коньяк китерергә кушты. Үзснен һәмишә алыш-биреш кыла торган кешесе булгач. Батыргали агай, Шубинның сүзен аяк астына саласы килмәенчә, берәрне генә жибәрергә риза булды Шубин да. Батыргали агай кебек, англичаннарны бик дошман күреп, бурларга мәхәббәт итә торган адәм иде Әүвәл бурларның саулыгына һәм өстен чыгып англичаннарны кыруларына берәр рюмка җибәрделәр. Аннан сон залим англичаннарнын аяк астына калып, жинелүләре өчен рюмкаларны бушаттылар. Бурларнын рәисе Кругернын да исәнлегенә эчми калдыруны һәм килештермәделәр. Рюмкаларнын саны күбәйгән саен, бурларга мәхәббәт, англичаннарга дошманлыклары арта барган кебек, Батыргали агайның әфлисун төсендәге зур борыны да коричневый, ягъни чөгендер төсенә керә башлады. Диңгездә шторм, давыл буласын капитаннар барометр дигән кораллардан аңлап, хаталык илә корабларны ташка бәрдереп һәлак кылудан куркып, диңгез кырыена яки бер тау ышыгына барып якорь салган кебек. Батыргали агайның да холкын, фигылен белүче дус-ишләрс, борынының чөгендер төсенә кергәнен күргәч, кычкырыш-сугышнын якынлашдыгыны белеп, берәм-берәм бурекләрене алып.трактирның икенче бүлмәсенә күчә башладылар. Чөнки шундый вакытларда Батыргали агайның күзләрен кан басып, үзенен белгән-күргән дус адәмнәре дә күзенә дошман булып күренгән кебек, ялгыш бер-бер хилаф сүз әйтсә дә , хәзер тавыш чыгарып, алдындагы бутылкалары илә көзге, мебель вә гайре җиһазларны кыра башлыйлар иде
Бу көндә Батыргали агайның йөрәгендә ватан мәхәббәте, бурларга дуслыгы шулкадәр кузгалган иде ки. англичаннарга ачуы килеп, ике рюмка илә бер тарелканы идәнгә бәреп ваткан иде. Эш бу рюмкалар вату белән генә калса, бәлки, ул кадәр зураймаган булыр иде Әмма эш бу рюмка ватулар белән генә калмады. Гөнаһ шомлыгына каршы, шул арада гостиницаның эчтәге бер бүлмәсеннән озын буйлы, бик арык тәнле, сары сакаллы, авызына кыйммәтле “Гавана" сигарын кабып, бик кәеф корып “Международный банк' ныи директоры мистер Робинсоннын үтеп барганын Батыргали агай күрмәсенме? Бу англичанны күргәч тә. Батыргали агайнын каны куерып, күзләрен кан басып, әүвәлге дошманлыгы тагы да артыбрак, ачуыннан барып бугазына ябышырга җитте. Чөнки, бер яктан, нахак җирдә бурларга золым кылып, сугыш ачканнары өчен ачуланган кебек, икенче яктан, берничә көн әүвәл учетка * керткән вексельләрен алмаенча кире кайтарганга, Батыргали агайнын бу англичанда үче дә бар иде Башына киләчәк бәлане белсә, бу
† Учет — банкка кертеп, вексель евтуга айтеладер (Ш ЖхаичәЗев искермисе)
адәм, бәлки, Батыргали агай утырган залдан үтмәгән булыр иде; әмма киләчәк казаны кайдан белсен? Батыргали агай, бик тирән уйламастан, утырган урыныннан сикереп тә торды, йөгереп барып бичара зәгыйфь бәдән англичаннын җилкә тамырыннан сул кулы белән кысып тотып, аягын жиргә тигезмәстән, җилтерәтеп, өстерәп алып барып, трактир коридорының урамга чыга торган икенче этаж баскычына җиткәч, уң кулы илә җилкәсеннән кадап та җибәрде!.. Бичара адәм биек баскычтан баш түбән мәтәлеп төшкәндә, түбәнге этаждагы трактирның кухнясыннан югарыдагы кунакларга зур миски илә балык солянкасы күгәреп, баскычтан менеп килүче картрак бер половойга бәрелеп, икесе дә бергә шалдыр-шолдыр түбәнге баскычка кадәр мәтәлчек аттылар, половой кулындагы миски йөзгә ватылып, икесе дә балык шулпасына чумдылар. Бу кадәр гөрелдәгән тавышка барлык трактирдагы халык илә урамдагы халык та күбесе җыелды. Полициягә дә хәбәр бирделәр. Безнен Батыргали агайнын банк директоры англичан Робинсон дип трактирның икенче этаж баскычыннан аркасыннан кагып хөрмәтләп озаткан кешесе сәгать остасы Абрам исемле яһүди икәнлеге околодочный тарафыннан протокол язганда гына мәгълүм булды! Батыргали агай үзенен азрак хата эш эшләгәнен соңыннан анласа да, нә файда, эш эштән кичеп, бичара һичбер гөнаһсы булмаган Абрамнын баскычтан баш түбән төшкәндә бәрелеп ике теше сынган һәм югарыгы ирененнән бармак башы кадәр ите өзелеп салынып тормакта иде.
Бу вакыйга шәһәр халкына бер-ике атнагача сөйләргә, тикшерергә, бер-берсе илә кычкырышырга эш булды. Бәгъзы халык Батыргали агайнын бу эшен мәдех кылып, мактап сөйләмәкгә, бәгьзылары коры ахмаклыктан башка һичбер файдасы юклыгын бәян кылмакта иде. “Шушма башы” газетасы бу турыда Батыргали агайны бер атаклы каһарман, ватан пәрвәр кебек мактап озын-озак статьялар язды.
Россиянен бер өязенә караган халыктан артмаган, ягъни ике йөз мең чамасындагы бурлар, дөньяда иң зур патшалардан саналган англичаннарны дер селкетеп, өч ел кадәр сугыштылар. Аурупага, Америкага илчеләр җибәреп, үзләренең эшләре хаклыкта, тугрылыкта, англичаннарның нахак җирдә золым кылып җәбер итлекләрен сөйләп, башка патшалардан ярдәм теләсәләр дә, нә файда? Гәрчә, бурларның илчеләрене Аурупада һәм Америкада күп хөрмәт итеп, яхшы каршы алып, кунак итеп, “ура” кычкырсалар да, акча илә, корал һәм солдат биреп, бер тиенлек ярдәм, булышлык кылган адәм булмады. Ахырында бичара, гөнаһсыз бурлар, англичаннар аягы астында изелеп, Трансвааль исемендәге хөкүмәтләре дә англичан җире булды да калды...
Көннәр, айлар, еллар кичте. “Шушма башы” Һәмишә татарларның эшсезлегеннән, ялкаулыгыннан, фәкыйрьлегеннән, фанатиклыгыннан һәм бу килешле заманасына кирәкле һөнәрләрне укымаенча рус мәктәпләренә, гимназияләренә кереп, гыйлемлек алмыйча, русча белмәенчә йөреп, ахыр бер көнне һөнәрле халыкларның аягы астында тапталып, изелеп юкка чыгачагыннан бәхәс кылып язмакта иде.
Менә бервакытны, җәй көннәрендә, көнчыгыш ягында кич белән күктә кызыллыклар, койрыклы йолдызлар, башка төрле галәмәтләр күренә башлады. Бу кызыллыкны, койрыклы йолдызны күргәч, һәр җирдә кара халык, хатын-кыз, бала-чага, шау-шу итеп, куркыша башняттыпяр Бәгъзысы хәзрәттән, бәгъзысы күргән тәҗрибә иясе картлардан, карчыклардан бу кызыллыкның сәбәбе ни икәнен сораша башладылар. Дөньяда житмеш- сиксән ел гомер сөреп, сука сукалап, урак урудан, каравыл ызбасына җыенга барып көтүче яллаганда, син белмисең, мин беләмен, дип кычкырышудан башка һөнәре булмаган Бикбау картлар, өшкерүче-төкерүче, бала тапмаган хатыннарга сукыр кычыткан, тиле бәрән орлыгы, әрекмән яфраклары кайнатып
эчереп, дар\ кыламын, бала таптырамын, диеп, бичара хатыннарны гомерлек авыруга, гомерлек җәфага салучы Бану карчыклар, пәйгамбәрлек кылып, сугыш, ачлык, ваба булачагыннан хәбәр бирә башладылар. Һәр жирдә, һәр авылда кара халык җыелышып: “ Бу күктәге кызыллык, койрыклы йолдыз бушка түгел инде, ни булса да, сугыш, ваба галәмәте инде, ахыр заман алтынла шундый кызыллыклар-фәләннәр булыр дип, мәрхүм карт хәзрәтләр әйтә торган иде. Ахрысы, шул заманнар җитте инде, уф алла, дөнья куып булмас, барлы- юклы калган гомеребезне хода юлында гыйбадәт кылып. тәүбә тәзаригъ кылып уздырырга кирәк Үзебез ризыклар өчен бер-ике дисәтинә ашлык саксәк, җитәр, тулы әмәл илә балаларыбыз өчен ашлык хәзерләп, мал жыеп калдырыйк, диеп йөрергә ярамас Артык жирне һәм печән чаба торган болынлыкны, тугайлыкны күрше авыл урысларына яки чирмешләренә сораган хакларына сатарга кирәк фәлән. ” — дию киңәшә һәм сөйләшә башла тыпяр
Күңелгә килгән алга килә, диләр, бар да дөрес. Күктә күренгән кызыллыкның, койрыклы йолдызның ни сәбәптән булганы ан.па1пыллы Күн вакыт үтмәде: Порт-Артур дигән шәһәрдә Россиянең сугыш корабларына төннең караңгысында япон дигән халык, һич сугыштан хәбәр итмичә, килеп мина салып, бер-ике корабны тишкәненнән газеталар хәбәр бирделәр Ничә йөз елдан бирле дөньяда беренче дәрәжәдә булып килгән Россия хөкүмәтенә диңгез эчендә атауларда мең еллардан бирле һич исеме-фәләне ишетелми яткан кечерәк кенә бер япон дигән халыкның искәрмәстән килеп сугыш ачуы Россиягә һәм бөтен Россиягә караган халыкларга бик зур хурлык булды Бөтен Россия шау итеп: " Бу эшне болай калдырырга ярамый, японнарга русларның кем икәнен бик яхшы танытырга кирәк, японнарны, Манчжуриядән себереп, диңгезгә түгәргә кирәк, ах, мичтә арыш сугучы макакалар (маймыллар), ничек батырчылык кылып, безнен белән сугыш макчы булалар икән, аларга бик яхшы сабак укытырга кирәк, икенче очраганда бик ерактан сәлам бирерлек булсыннар, фәлән" — дип, һәр жирдә халык сөйләшә башлады Газеталар, кыямәт купкан шикелле, төрле-төрле хәбәрләр, бик күп ялганнар яза башладылар. Бәгьзысы биш йөз мен, бәгьзысы миллион солдат җибәрергә кирәк, дөньяда япон исеме калмасын, японнарны кырып бетерергә кирәк. (|>әлән, дип яздылар Россиянен түгел шәһәрләрендә генә, хәтта иң ерак вә ин эчтәге авылларында да ватан мәхәббәте кузгалып, сугыш өчен һәр шәһәрдә, һәр авылда кием-салым, ашлык, акча вә гайре солдатка кирәк нәрсәләрдән жыеп бирә башладылар һәр шәһәрдән, һәр авылдан запасной солдатларны җыеп сугышка җибәрә башладылар. Сакалы агара башлаган запаснойлар да, һич тартынмыйча, аураймыйча, туган җирләре өчен камил мәхәббәтләр белән, сабан туена барган кебек, шатлана-шатлана, актык тамчы каннары калганчы сугышу нияте илә. японнарга каршы сугышка китә башладылар Бик күп авыллардан, бик күтт шәһәрләрдән солдат булмаган адәмнәр дә. туган җир өчен жанын-тәнен фида кылып, ата-анасын, бала-чагасын, сәүдәсен һәм эшен ташлап, үз ихтыярлары белән добровольный булып языла башладылар Шушма башы" газетасы да японнарны англичаннар котыртып сугыш ачкаитыютары турысында озын-озын нәсыйхәтләр языл, бөтен Россиядә булган урыс, татар, яһүди, башкорт, поляк вә гайре милләт һәммәсе бертуган кардәш кебек бер жан, бер тән булып, туган җиребезгә һөҗүм кылучы дошманга каршы торып сугышу фарыз икәнен төрле-төрле йогымлы сүхләр итә халыкка аңтата башлады.
"Шушма башы" укучылары японнарга һәм котыртып сугыш башлатучы англичаннарга шулкадәр ачуландылар ки, хәтта күзләренә бер англичан күренсә, тереләй тотып ашарлар иде Хосусан, Батыргали агайның сугыш башланганнан бирле күзенә йокы кермәс булды "Егерме сигезенче гыйнварда, японнар сугыш булачагыннан һичбер хәбәр бирмәенчә. караңгы төндә килеп, юл басучы разбойниклар кебек, безнен сугыш корабларына мина салып, ничә җирдән тиштерделәр", — дигән хәбәрне "Шушма башьГнда укыгач та. нишләргә белми, базардан гайрәтләнеп кайтып, иң әүвәл ү зенең залындагы көзге алдында тора торган Мәкәрҗәдә алган бик кыйммәтле һәм нәфис
* Ваза — гел банкасы кебек озынча һәм бизәкле матур савыт буладыр (Ш АЛпәммәйм искармасв.)
японский вазаларны ‡ идәнгә күтәреп бәрде. Аннан сон шкафта никадәр японский аталган кыйммәтле чәйнек, чынаяк, тарелка һәм шкатулка бар булса, берәм-берәм барын да ватарга тотынды.
Шалтыр-гөлдер иткән тавышка хатыны Җомабикә абыстай йөгереп кереп, күзе илә бу эшне күргәч, хәйран калды. Җомабикә абыстайның кергәнен күргәч, Батыргали агай, кала алган кебек, күкрәген киереп: “Ха! ха! ха! Менә японнарга, менә макакаларга! Ахрысы алар безне куркак халык дип уйлый торганнардыр. Менә ялушкаларга, менә мичтә арыш сугучы макакаларга!” — дию, кызып китеп, шкафта сәламәт калган кыйммәтле Кузнецовский чәйнекләрне вә гайре посудаларны да вата башлады.
Бәлки, эш тагы да зурракка киткән булыр иде, әмма стенадагы кыйммәтле зур көзгеләрнең, түшәмдәге зур лампаларның гомере бетмәгәнгә каршы, шул арада почтальон кереп хатлар тапшырды. Шул хатлар арасында “Шушма башы” газетасы да бар иде.
Батыргали агай, "Шушма башы”нда тагын сугыш турысында ят хәбәрләр юкмы икән дип, куен кесәсеннән күзлеген альт күзенә куйгач, газета укырга кереште. Беренче битендә үк эре хәреф илә басылган ошбу хәбәр күзенә төште: "Японнар белән сугыш башланганны ишеткәч тә, Уфа губернасында, Мәмәткол авылында җитмеш яшендәге Җомагыл исемле Николаевский бер башкорт солдаты, туган җиребезгә мәхәббәте камил бөтен улганлыктан, алты улы белән сигез кызын ташлап, добровольным * булып язылып, Порт-Аргурга сугышка китте. Ай яшьләр, и мөселманнар! Җомагыл картка карап гыйбрәт алыгыз! Хәзер мич башында кабырганы җылытып, арканы кыздырып ята торган вакыт түгел, аяк-кулыгыз сәламәт булганнарыгыз, әйдә, марш сугышка!”.
Бу хәбәрне укыганда, Батыргали агайның тамырларындагы каннары кайнап, үзен-үзе белмәенчә гайрәтеннән йөрәге "дөп-дөп!” сикермәктә иде. Әгәр дә мөмкин булса, ягъни Порт-Артурга шул сәгатьтә алып барсаң, берничә минут кына әүвәл японнарның посудаларын кырган кулындагы таяк илә японнарның адмиралы Тогоның башын сугып ярырга хәзер иде. Шулкадәр ватан (туган җир) мәхәббәте кузгалган иде.
Шул арада хатыны Җомабикә абыстай, идәндәге сугышта һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән посудаларны җыйнап, кухняга чыгып китте Дүрт чәйнек, ике ваза, алты пар чынаяк һәлак, тугыз тарелка илә өч чәйнек каты җәрәхәтле булган иде.
Хатыны кухняга чыгып киткәнне күргәч, Батыргали агай, залда ары- бире йөреп, үз-үзенә шушы рәвештә сөйләнә башлады: "Китәмен, мин дә китәм! Сугышка добровольный булып китәмен. Мин кемнән ким? Җитмеш яшендәге башкорт сугышка үзе теләп китсен дә. Казанский первой гилдии купец Батыргали Шалканов Казанда хәбәрсез рәхәтләнеп ятсын! Шушындый дошманнар туган-үскән җиребезгә ут ачып, кылыч күтәреп, сугыш кылган заманда, сату итәмен, файда кыламын, диеп, Казанда яту хурлык түгелме? Сату-алу шайтанга да китмәс әле, сатудан бигрәк туган-үскән җирне сакларга тырышырга кирәк. Юк, юк, бер минут та монда ятарга ярамый. Тизрәк сугышка, уррррра!!
Тукта әле, алдан бик кычкырырга ярамас, сиздермәстән, шыпырт кына сызарга кирәк Югыйсә безнең бикә кәҗәләнә башлар. Хәтта түгел кәҗәләнү генә, алла сакласын, бөтенләй юлдан туктатыр. Англичаннар белән бурлар сугышкан вакытта да, бурларга ярдәм итәргә дип тәмам F ггүгә хәзерләнгәч, юлымнан туктаткан иде. Юк, юк, аңарга әйтергә һәм (tjireprepra ярамас, башкача бер хәйлә табарга кирәк. Әгәр дә хәжгә сәфәр кыламын дисәм, ничек булыр икән? Ә, юк, юк! Алай ярамый. хәжгә китәмен дш*ән сүзгә ышанмас, моннан әүвәл дә шулай, каз! елны соң әле, Мотыйгулла кода коршау аткан елнымы, хәжгә барам дип китеп, Москвада шул'., корсак Галиәкбәр бай белән эләгеп китеп, адәм рисвае булып кайткан идем. Тукта әле, нинди генә хәйлә табарга кирәк соң? Ә, әгәр дә Мәкәрҗәгә барам
‡ Добровольный — сугышка үзс теләп киткән кеше. (Ш Мвхәммәдев искәрчәсе).
ЯПОН СУГЫШЫ ЯКИ ДОБРОВОЛЕЦ БАТЫРГА.'!» АГАЙ 129 дисәң, хәзер Мәкәрҗә вакыты түгел, бу тагын туры килми Тукта, тукта, таптым! Таптым! Эткәнен Искәндәр хажи киләсе жомга көн мәҗлесенә чакырган иде. “Мәликә кодагыйларда өч-дүрт көн кунак була торырсың" дип, бикәне алдан шунда озатырга кирәк. Кунакка барырга дисән. анык дөньясы җитәдер. Сәмигулланы да анасы илә бергә җибәрергә кирәк, барыбер монда да әтәч сугыштырудан, күгәрчен очырудан башка эше юк. Сату- алунын да рәтен белмидер, тире-яры алырга кушсам да, бер нәрсә белмидер. Былтыр да Әтнә базарыннан көя ашаган кәҗә тиресе илә укралы сыер тиресе җыеп кайткан иде Аларны кунакка озаткач кына, мылтык белән кылычны һәм дә хәнҗәрне тагып һәм юл кирәкләрен хәзерләп, губернатордан кәгазь алырга да, добровольный булып, әйдә Порт-Артурга! "
Май аеның бишенче көнендә, иртә белән сәгать уннарда Печән базарыннан юан корсаклы, зур борынлы, кызыл чырайлы, бик озын һәм тутыгып беткән кылыч, дүрт көпшәле, борынгы формалы пистолет таккан, бер мылтыкны җилкәсенә куйган, өстенә серый шинель, аягына озын балтырлы күн итек кигән бер адәм ашыга-ашыга губернатор йортына таба үтеп бармакта иде Печән базарында, кибет алдында торучы кечерәк малайлар, аю күргән кебек, бу гажәп кыяфәтле адәмиен артыннан иярә башладылар Печән базары мәчетенең каршысында, әгьла читек-кәвеш. чиккән кәләпүш, җиз комганнар сатыла торган бер зур кибет алдында, ак алъяпкыч бәйләгән бер кибетченең, тотлыга-тотлыга, “Шушма башы" газетасын укыганын бер карыш авызларын ачып тынлап торучы башка кибетчеләр дә, бу юан корсаклы, кылыч, мылтыклар таккан адәмне күргәч, үзара пышын-пышын сөйләшә башладылар
Арадан берсе: — Бу кем икән7 Бу кешене бер күргән кебек буламын, карасана, хәтеремнән чыкты ла, кайда гына күрдем иде соң?
Икенчесе: — Корсагына караганда, мәчет, мәдрәсә яисә башка хода юлында йөрүче адәмгә бик охшап бетмидер, кайда да булса портерныйда яки трактирда сыра эчкән вакытында күргәнсең, корсагы сыра мичкәсенә бик охшаган икән
Өченче кибетче: — Тукта әле, бу сон безнең Мотыйгулла абзыйның кодасы Багыргали агай түгелме7 Шул, шиксез шул! Йә раббым. ходаем, бу кораллар, бу кыяфәт илә кая бара икән? Әллә тагын сугышка барам дип котырына микән7 Шиксез, шундый бер җиргә китмәк була торгандыр, бу көннәрдә Сәрби карчык безгә килеп сөйләгән әле "Батыргалиләрга барган идем, сугыш башлаш аннан бирле һәмишә ничек кенә өйдә ялгыз калды исә, залында идән буенча: шагум арыш! кругум! пли! дип, солдат уены уйный, имеш", — ди.
Әүвәлге кибетче: — Хәер, кыяфәтенә караганда, солдат булырга да охшыйдыр, тик бераз корсагы зуррак, казенный шинель (чикмән) таррак булыр...
Икенчесе: — Корсагының зурлыгыннан һичбер зарар юк, әгәр дә барабанщик кылсалар, барабан да кирәкми, тик барабан суга торган ике палка гына кирәк, чөнки корсагы турецкий барабаннан да шәбрәк
Бу сүзгә һәркайсы шаркылдаш көлештеләр
Әүвәлге кибетче’ — Корсагының зурлыгының бигрәк тә зур файдасы шул булыр: сугышта бит әнә ышыкланып мылтык атарга тау кебек туфрак өяләр, ди, ә моның корсагы, туфрак өймичә дә, Ослан тавы кебек Беләсезме, монын корсагына ничә солдат ышыкланырга мөмкин7 Аз, дигәндә, ун солдат
Янә "Ха! ха! ха!" дип көлештеләр Үзләре күрмәгән, танымаган яхут азрак простой киенгән бер адәм күрсәләр, "Өяз агай, сала абзый". — дип кешедән көлүче бу Печән базары кибетчеләре, үзләренең гадәтенчә. Батыргалн агайны да аркылысын-буен, кием-салымын, корсагын, башка нәрсәсен үз аршыннары белән үлчәп, үзләренчә хөкем кылып озаттылар. Белмим ничектер. Батыргалн агайның мөбарәк борынына боларнын күзе төшмәде, югыйсә борынына да әллә ничә төрле исемнәр кушыл, берсе чөгендергә, икенчесе §
§ .к v . м в.
кишер, өченчесе һиндстанда үсә торган помидорга охшатып, аркылысын- буен, авырлыгы ничә кадаклыгын, борын тишекләренә сыерчык яки чәүкә кебек кошлар оялый алып-алмаучылыгына кадәр бәхәскә, сүзгә керешерләр иде Чөнки болар кешене киеменә һәм тышкы күренешенә карап хөкем кылалар. Үзләре кебек шома киенеп, сәгать таккан кеше булса, болар каршында ин акыллы, ин белекле вә ин кадерле кеше саналадыр, боларнын карамагында безнең Батыргали агай бер мужик, һичбернәрсә белмәгән бер кеше иде Әмма, чынлап уйлап караганда, Батыргали агайның исемен алтын путал илә язып, кыйммәтле рамкаларга куярга, хәтта ошбу сугышта вафат булса, анын исеменә Печән базарының ин күп халык кайный торган бер җиренә мәрмәр ташыннан памятник салырга Казан халкы шик вә шөбһәсез бурычлы иде Түгел Казан халкы гына, хәтта бөтен Россиядә булган татарлар бурычлы иде Чөнки Россиядә булган унбиш-егерме миллион мөселман эченнән, туган җире вә патша юлында бала-чагасын, йорг-жирен, сәүдәсен ташлап, үз ихтыяры белән сугышка китүче купецтан, байлардан Батыргали агай беренче иде
Батыргали агай туры ук губернаторның канцеляриясенә барды. Юлда барганда, Батыргали агайга бәгьзы белеш-таныш руслары очрап, баш алсалар да, Батыргали агай, бүркен алмаенча, солдатлар кебек, военный честь кына биреп үтә иде. Губернатор канцеляриясендә халык бик күп булып, кайсы прошение бирергә, кайсы башка йомыш илә килгән иде. Мылтык-кьыычлар таккан Батыргали агай килеп кергәч тә, халык һәркайсы, гаҗәпсенеп, шаккатып калдылар Берсе икенчесе илә пышын-пышын сөйләшә башладылар Бәгьзысы. мыек астыннан гына көлеп: “Менә Манчжуриягә командир кылып җибәрергә муафыйк кеше, японнар моның корсагын күргәчтән үк качарлар иде’ Губернатор канцеляриясендә прошение илә килүчеләр һәмишә артмакта иде. Тәгаен кылынган сәгате җиткәч, губернатор приемныйга чыкты. Ин әүвәл күзе Батыргали агайга төшеп, ни йомыш илә килгәнен сорады.
Батыргали агай, бер-ике мәртәбә тамак кырганнан сон, шушы рәвештә сүзгә башлады:
— Хөрмәтле губернатор хәзрәте! Мәгълүмегездер, безнен Пуртапур (Порт-Артур) дигән калада кардәшләребез, җирдәшләребез актык тамчы каннары калганча, япон дигән дошман илә сугышып, кырылышып яталар, Русиянен һәр шәһәреннән, һәр авылыннан яшьләр һәм җитмеш яшеңдәге картлары, үзләре теләп, сугышка, дошманга каршы китә башладылар. Шулар шикелле, минем дә ватаныма мәхәббәт тамырларым кузгалып, төн йокысы күземә кермәс булды. Бөтен йорт-жиремне, бала-чагамны, җәмәгатьләремне, сәүдәмне ташлап, туган җиребез өчен җанымны фида кыльпт, сугьппка китәргә хәзерләндем. Шул сәбәпле сезнең хозурыгызга килдем, мине добровольный гаскәр кыльпт кабул кыла күрегез.
Губернатор, бик озак Батыргали агайга карап торгач вә елмаеп көлгәч
— Молодец, князь, молодец' Сезнең кебек туган жиренә вә падишаһына мәхәббәтле адәмнәрнең күбрәк булганы яхшы. Сезнең кебек гайрәтле һәм куркусыз кешеләрнең минем карамагымда булган Казан губернасында бар булуына да бик сөенәмен, бик шатланам. Әмма шулай булса да. хәзер сезнең сораган нәрсәгезне урынына китерә алмыймын Чөнки бу эш турысында министрдан сорарга кирәк. Бу минем кулымдагы эш булса иде, бер сүз әйтмәстән, сине, ротный командир кыльпт, Манчжуриягә сугышка җибәрер идем.
"Ротный командир кылыр идем”, — дигән сүзгә Батыргали агайнын бик кәефе килеп, гүя чыннан ук ротный командир чинын алган кебек булып, күкрәген киереп, бер тамак кырып та куйды.
Губернатордан чыккач, Батыргали агай туры үзенең бер белгән урысына барып, бик озын кыльпт, министрга телеграмма яздырып бирде. Батыргали агай сораган йомышына министрдан шөбһәсез үзе теләгәнчә җавап килүне дүрт күз илә көтмәктә иде, әмма аннан да шатлык хәбәре килмәде “Петербургта министрлар бер генә булмаган сәбәпле тапшырылмады” дип телеграмма тапшырылмыйча кире кайтты
— Инде нишләргә кирәк9 Сугьппка, дошманга каршы туган җиребезне
сакларга барырга рөхсәт бирмиләр! Юк! юк! Болай юлда каптырырга ярамый, рөхсәтсез булса да, Пуртапурга тизрәк китәргә кирәк. Анда баргач, Куропаткин хәзрәте, инша аллаһ, кире кайтармас, кабул итәр, инде моңда бер минут га торырга ярамый, тизрәк заманалар тыныч вакытта сызарга кирәк. Инде күптән Пуртапурда булыр идем дә, шул Шубинга карап калдым. Бәлки, ошбу көннәр аның да эше бетәр, аның илә бергә китсәк, яхшырак булыр. Бикәне кайда булса да кунакка озатырга кирәк.
Казанда, Усиядә, иртәдән үк пароход пристаньнарында халык күплектән, ары-бире үтеп йөрерлек түгел иде. Яшь-карт, бала-чага, хатын-кыз белән У сия тулы иде. Бәгьзысы кычкыра-кычкыра сөйләшмәктә, шаркылдап көлмәктә вә бәгьзылары, хосусан, хатын-кызлар, елашмакта иде Чөнки бүген запасный солдатларны Манчжуриятә сугышка озаталар идс Солдатларның бәгьзылары ата-анасы илә, бәгьзысы хатыны һәм кардәш-кабиләсе илә бәхилләшмәкгә, актык нәсыйхәтләрен әйтсшмәктә иделәр
Казан халкының күбесе карар өчен, тамаша кылыр өчен генә килгән иде. “Кавказ-Меркурий” пароход компаниясенең каршысында гына, ике этажлы “Волга” исемендәге трактирның балконында, ике бик юан кешенсн утырганы күренмәктә иде. Боларнын өстәлендә ике-өч бутылка “арыслан сөте” илә төрле закускалар да хәзер иде. Болар, бик гайрәтләнеп-гайрәтләнеп, сугыш хәбәрләрен сөйләшәләр иде
Бу ике адәмнең берсе безнен пәһлеван Батыргали агай, икенчесе Иван Шубин иде. Шубинның судтагы эшләре бер атна әүвәл генә беткән иде Судка бәйләнүенең сәбәбе ошбу рәвештә улды: урыслар белән японнар сугышка башлаган көннәрдә, юлдашлары илә Шубин беркөнне “Казан" дигән гостиницада ашап утырганда, эчләрендә Морис исемле бер маклер, политикага керешеп китеп, англичаннарны мактый башлады. "Дөньяда англичаннар кадәр бай, диңгездә куәтле, күп кораблы патша юк, алар диңгездә балык ксби йөзәләр, фәлән", — дип спорлаша башлады. Англичаннарны яратмаган Шубинга бу сүзләр бик хурлык булды. Әүвәл, эндәшмәенчә, тынлап кына утырса да, зур миски белән дүрт порция кайнар балык солянкасын половой боларнын өстәленә китереп куйганны күргәч, Шубин, ачуына чыдый алмыйча, сикереп торып: “Ах ты, Куроки! Ах, Гладсон ** ††, менә руслар англичаннын корабларын шулай диңгездә астын-өскә китерәләр”, — дип, өстәлдәге миски илә солянканы күтәреп Мориснын башына каплады да куйды. Өч айдан соң Шубинның суды булды Шубин үзен аралау өчен, Казанда беренче дигән адвокатны күп акча биреп яллап, "патриотизм" бәласеннән коры гына котылмак булса да, суд ике йөз сум штраф илә икс атна арестка хөкем кылды Арестның срогы тулып чыккан көнне үк добровольный булып сугышка китәргә Шубин ант итте Батыргали агай кебек, Шубин да, губернатордан рөхсәт сорарга барса да, юньле-башлы ждвап ала алмады. Ахырында Батыргали агай илә икәү бергә, язылмыйча һәм кешегә-карага, дус-ишләргә сиздермичә генә, сугышка китмәк булып, вәгъдә куештылар. Чөнки дус-ишләрснә сөйләсәләр, берсеннән икенчесе, өченчесе ишетеп, озатырга төшәрләр, аннан сон хәбәр бөтен шәһәргә таралмак кирәк Батыргали агайның нияте, кеше-карага белдсрмәстән сугышка китеп, берничә айдан соң искәрмәстән генә күкрәге тулы "Ягорский крестлар"ны * тагып кайтмак идс Чөнки Батыргали агайнын Гсоргисвскзишын кадерле икәнен ишеткәне бар иде
Бүген китә торган запасныйлар илә Батыргали агай илә Шубин да бергә китәргә дип хәзерләнеп, Усиягә төшкәннәр идс Пароход китәргә ике-өч сәгать вакыт калган сәбәпле, болар, бераз кәеф кылыр өчен, югарыда әйтел меш трактирга кергәннәр идс
Трактирда берәр сәгать утырып, берсенең борыны чөгендер, икенчесенең коричневый төсенә керә башлады. Шул арада болар үтырган трактирның
• Куроки — японнарның генералы Гладсон - англнчаннарнын вафат улмыш министрыдыр (Ш Мпхәммәден искәрмәсе)
††Георгиевский диячәк жирдә. Батыргали -Ягорский" ди торган иде (Ш МпхаммәЛе* искәрмәсе)
балконына өч запасный татар солдаты кереп, болардан ерак түгел икенче өстәл янына утырып, чәй сорадылар. Берсенең өстеңдә серый солдат шинеле, аягында сары күн итек, икенчесенен өстендә искерәк кызыл бишмәт, аягында чабата иде. Өченчесе, бу ике юлдашына караганда, яхшырак киенгән иде
Бу өч запасный кереп утыргач та, Батыргали агайнын кәефе бозылды. Чөнки ул үзе кебек юан корсаклы булмаган кешеләрне кешегә хисап кылмыйдыр иде. Дәрхаль шул турыда Шубинга зарланып сөйли дә башлады. "Ни өчен мондый алама киемле ярлы кешеләрне безнең шикелле, туган жире өчен җанын фида кылып, үз ихтыяры илә сугышка бара торган байлар янына кертәләр икән9 Кара инде син боларны. ни дип сугышка җибәрәләр икән9 Болар сугышта нишли алалар инде? Менә минем белән сине, үз ихтыярыбыз илә барабыз, дисәк тә. кабул кылмыйлар. Без бер сукканда японнарның биш-унысын кырып салыр идек. Ә бу манкаларнын кулыннан ни килер! ' Фәкать. Батыргали агай бик гакыллы баш булып, шулай хөкем кылса да, үзе кебек бер ашаганда унбиш кадак елкы ите ашап, икс чирек кымыз эчеп, жомга намазларында “голдыр-голдыррр!” кикергән өчен, әдәплерәк адәмнәрдән: "Тфү, бирәнгә сапкыры! Шулкадәр корсагы ярылганчы тыгынмаса, ярамыймыни сон?" — дигән сүзне ишетүдән, хәерчене капкадан керткән өчен яисә бер шакмак шикәрне артык бетергән өчен, тубыктан түбән салындырган чалбар балагы өчен тамаклары карылганчы приказчикларын сүгүдән, атналап эчеп-исереп, эт булып, шайтаннын үзе кылмаган явызлыкларны кылып. "Базар күмәче мәкруһ түгелме9 Сиһшәнбә көн чәч алдырырга, тырнак кисәргә ярыймы?" дип мулладан мәсьәлә сорап, ялган суфыйлык. рия тәкъвалык күрсәтүдән башка һичбер һөнәре булмаган юан корсаклы байлардан әлеге кызыл бишмәтле, сары итекле, арык запасный солдатлар патша хәзрәтнең каршысында кадерлерәк икәненә Батыргали агайнын зиһене җитмидер иде
Половойны чакырып, Батыргали агай бу запасный солдатларны хәтта балконнан кудыртмакчы да булган иде Әмма шул арада пароход икенче свисток бирде Шубин илә Батыргали агай, половойны чакырып, бурычларын түләгәч, трактирдан чыкмак булдылар гына түгел, чыга башлаганнар иде Әмма, искәрмәстән, безнең пәһлеван Батыргали агай, сискәнеп китеп, ап-ак булып үлем чыраена керде. Гажәп. ни булды! Нәрсәдән курыкты9 Әллә, искәрмәстән, авыру булдымы? Юк, юк. авыру булмады, пристаньда пароход конторы алдына җыелган халык арасында күзенә хатыны Жомабикә абыстай күренде һәм, чыннан да, Жомабикә абыстай кайнап торган күп халык арасында, бернәрсә югалткан кебек, бик ихлас илә ашыгып-ашыгып. ары- бире бернәрсә эзләп йөрмәктә иде. Батыргали агай хатыны Жомабикәнен бүген монда, Усиядә, булачагын һич хәтеренә дә китермәгән иде. Чөнки ул хатыны Жомабикәне дүрт-биш кенә көн моннан әүвәл бер айга утырмага дип Казаннан йөз егерме чакрым читтәге бер якын кардәшләренә озаткан иде Аннан тиз кайту ихтималы да юк иде Батыргали агай үзенчә кеше- карага әйтмичә, сөйләмичә йөрсә дә, йорт эчендә йөрүче бер приказчигы, хужасынын мылтык, кылыч вә гайре нәрсәләр хәзерләп йөргәнен сизенеп. Мотыйгулла кодасына барып әйткән иде. Мотыйгулла кодасы һәм бер минут кичектермичә кодагыйсына ошбу рәвешчә хат язды:
“Сезки гыйззәтлү вәхөрмәтлү булып торучы Жомабикә кодагыйга күп сәлам бәгъдендә үзебезне сау вә сәламәт беләсез, бәгъдә мәгълүм булсын: бу хатны алгач та. бер минут торма, кайта күр. чөнки Батыргали кода тагын үткән елгы кебек тилерә башлаган ахры Японнар илә сугышырга китәмен, дип. мылтыклар тагып, кылычлар асып йөридер, мылтыкны яхшы атарга өйрәнеп китәмен, дип. һичбер гөнаһлары юк тавыкларыңны кырып бетерде, диләр. Бу көннәрдә сугышка запасный солдатларны озаталар, имеш, җүләрләнеп шуларга ияреп китеп бармасын Картаймыш көнеңдә сиңа да бик кыен булды инде. Әүвәл нинди яхшы сәүдә илә уз эшендә генә йөри торган кеше тәмам харап булды бит. Шул каһәр суккан, утка яндырасы гәҗит укый-укый харап булды шул. Бар да ахыр заман галәмәте, кай җәһәннәмнән чыкты шул гәҗит дигән нәрсәсе, әүвәл заманда андый шайтан сабаклары юк иде. Укыйсы килгән кешегә “Сәет Баттал ". “Кырык вәзир ". ‘Алты
бармак "китаплары да җитәрлек иде- Менә, ходага шөкер, без дә торабыз ич әле. гәҗит дигән нәрсәләрен кулыма да тотып караганым юк. углым угыл, кызым кыз. һич кешедән ким түгел. Хода үзенең күңеленә инсаф бирсен инде; безнең кулдан һичбер нәрсә килмидер Һәрничек бу хатны алгач, тизлек илә кайтырга карагыз, китеп- нитеп бармасын. Хуш, сәламәт буласыз. Язучы Мотыйгулла Алтынбаев дип беләсез ”.
Бу хатны алгач та, Жомабикә абыстай бик ашыгып Казанга кайтты. Өенә кереп, иренен юклыгын белгәч тә, тиз-тиз Усиягә, пароход пристаненә төште.
Батыргали агай, хатынын күргәч тә, гүя яшен суккан шайтан кебек, куркып, аптырап калды. Житмәсә тагын, үч иткән кебек, Жомабикә абыстай шул арада болар утырган трактирга таба килә башлады. Инде нишләргә кирәк9 Тизрәк трактирдан чыгып сызудан башка чара юк. Батыргали агай да, тиз-тиз мылтык, кылыч, хәнжәр һәм калканнарын тагып, ‘ шалтыр- шолтыр” трактирдан чыгарга хәзерләнде Әгәр дә урам ягындагы зур парадныйдан чыксам, ихтимал, бикәгә каршы очрармын, дип куркып, Батыргали агай трактирның кухнясы аркылы, арттагы ишектән, чыкмак булып, кухняга керде. Батыргали агай, бик исерек булмаса да. яхшы ук кызган, күз аллары томалана башлаган иде Кухняның миче артыннан тар гына бер юлдан үткәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, хатаән аягы абынып, помой салган зур бер лаканга барып батты! Шул арада пароходның өченче свисток биргән тавышы ишетелде. Халык һәр тарафтан йөгерешә-йөгерешә, бсрсе-берсснә бәрслә-сугыла, пароходка керә башлады. Болар арасында, суга баткан тавык кебек, өс-башы помойга чыланган, киеменең бәгьзы жирснә лакандагы бәрәңге, суган кабыклары иярткән безнен доброволец Батыргали агай илә Шубин да “пуф! пуф!” итеп, ашыга-ашыга. пароходка карап йөгермәктә иделәр.
Бер яктан, хатыны Жомабикә күреп тотар куркусыннан, икенче, пароход кузгалып китү ихтималы булганлыктан. Батыргали агай күп халык арасыннан бәрелә-сугыла барганда, пароход конторы алдында чынаяк ташыннан ясалган һәртөрле савытлар, уенчыклар сатучы бер урыснын башындагы корзинкасы илә барлык уенчыкларын бәреп төшереп, «пгрекле шешә илә квас күтәргән бер карт марҗаны бәреп егып, пароходка кереп китте Бичара маржанын, кулындагы чирекле шешәсе йөзгә ватылып, квасыннан мәхрүм калган кебек, урыснын таш уенчыклары да берсе биш булды.
Бер тарафтан: "Тиз! Өченче свисток булды, пароход хәзер китә' Хуш, сау булыгыз! Багажлар кайда9 Гыйлажи? Баргач та тизрәк лимон җибәрегез! Гайни кодага сәлам әйт! Хуш, хәерле сәфәр! Хат языгыз!" — дигән юлчылар тавышы, “Князь, скорей! Отчаливой! Задний ход!" — дигән капитан һәм матрослар тавышы, "Казанский телеграф”. “Шушма башы”, "Кичке телеграмм! Кырык мең японны кырганнар!” — дигән газета һәм телеграмма сатучы малайлар кычкырганы колакларны тондырмакта иде Ул гына аз булса, квас сатучы карт маржа илә уенчыклар хуҗасы урыс, тагын бер жандармны уртага алып: "Зур корсаклы бер татарны пароходтан алып чыгып, безнең зарарыбызны түләттер”, — дип бәйләнмәктә иделәр.
Пароход тагын кыска-кыска гына свисток бирде, халык тагын шаулый башлады: “Хуш, сәламәт бул! Сәлам әйт! Безне дә онытма!" — дигән тавышлар янә ишетелә башлады.
Пароход акрын гына кузгалып китте һәр ике тарафтан, ягъни сәфәр китүчеләр пароходтан, озатып калучылар пароход пристаненнан фуражкалар, эшләпәләр, ак яулыклар илә болгый башладылар Яулык болгаучы озату’палар эчендә йодрык күрсәтеп калучы бер мөселман хатыны күренмәктә иде: "Ах, йөзең кара булгыры, бәдбәхет! Ах, чүпрә корсак! Тагын кап җәһәннәмгә барасын9 Тагын, әллә бер елны Мәкәрҗәдән канбой илә кайткан кебек, кеше көлкесе, рисвай булып кайгмакчы буласынмы9 Яхшылыкка йөрмисен инде син. үз башыңа йөри торгансын, бәхетен икән, пароход кузгалып киткәнче килеп жзгтешә алмадым, бөтен галәм алдында сакалыннан өстерәп чыккан булыр идем. Алай да бик иркенләп йөри алмассың, артыннан куып җитеп, бәйләп алып кайтырмын, насыйп булса”, — дип кычкырмакта иде.
Бу кычкыручы Батыргали агайның хатыны Җомабикә абыстай иде.
Пароход пристаненнан ерак киткән саен, озатып калучылар да акрын- акрын, берәм-берәм тарала башладылар. Ерак киткән саен, пароход кечерәеп күренә башлады. Ярты сәгатьтән сон пароходнын морҗасыннан сузылып чыккан кара төтене генә күренә башлады.
Инде бер кәррә бу пароход эчендәге юлчыларның хәленә күз салыйк пароход кузгалып киткәч, юлчыларның күбесе пароходнын палубасына, ягъни өстенә чыгып, Казан шәһәрен тамаша кыла башладылар. Идел өстеннән караганда, Казаннын мәчет манаралары, биек-биек чиркәүләре, тегермән, завод морҗалары, пожарный каланчалары, биек йортлары ерактан бик матур, бигрәк һәйбәт булып күренә иде. Пароход ерак киткән саен, Казаннын аермачык күренгән биек йортлары, мәчет манаралары, завод морҗалары кечерәя-кечерәя, кояш шәүләсе илә, бер күренеп, бер күздән югалып, ахырында бөтенләй күздән югалып, күренмәс булдылар...
Пароходтагы юлчыларнын бәгьзысы чәй эчәргә, ашарга, бәгъзылары газета, телеграмма, китап укырга кереште Кайберсе, эч пошканнан вакытларын кәеф вә хозур илә үткәрмәк өчен, арпа һәм арыш сулары илә тутырылган шешәләр илә “уйнарга” тотындылар. Безнен Батыргали илә Шубин да ошбу соңгы партия халыклар эчендә иде. Болар янә Казанда Усиядә "Волга" трактирында тукталган җиреннән эшне башлап, әүвәл бер-берсенен сәфәрләрен котлап, берәрне, аннан сон сугышта Куропаткин хәзрәтләренең сәламәтлегенә, өстен чыгуына, японнарның главнокомандующие Уяманын волчий ямата төшеп һәлак булуына эчтеләр. Пристаньда да яхшы ук кызганнар иде, хәзер бөтенләй “кеше” булдылар. Батыргали агай, үзенең юл өчен алган елкы казылыклары илә генә канәгатьләнмичә, тагын балык солянкалары, котлетлар, жаркойлар хәзерләргә кушты: корсаклары ярылганчы ашап, эчләре күпкәнче һәртөрле эчкелектән эчтеләр.
Пароход беренче пристаньга туктап утын һәм юлчы алды. Кич сәгать уннар булгач, юлчылар акрын-акрын гына йокларга хәзерләнә башладылар. Батыргали агай, күптән урынында чалкан ятып, баһадирлар йокысы илә “гыр-гыр!" итеп йокламакта иде. Хәтта Батыргали агайның гырылдаганына йоклый алмыйча каршысында яткан бер мадам, төн уртасында мырылдана- мырылдана, ераграк икенче урынга күчте. Төн уртасы үткәч, сәгать первыйларда, Батыргали агай, кисәктән генә йокысыннан уянып, сикереп торгач, корсагын уа башлады. Әллә кичтән ашаган солянкалары эченә йокмады, әллә казылыкны күбрәк ашаган, әмма ничек булса да, корсагы авыртуга чыдый алмыйча йокыдан уянган иде Тиз-тиз генә пароходнын бәдрәфе тарафына юнәлде...
Иртәгесен пароходтагы юлчылар бары да торган, кайсы юынырга, өстен-башын тазартырга, кайсы чәй эчәргә керешкән иде. һава аяз, бик саф, һәр тарафтан май аенда сайрый торган сандугачлар “чут, чут!" итеп саирамакта, пароход та, бакча эченнән барган шикелле, яшел урман эченнән Идел суын ерып, Һәмишә төньякка карап бармакта иде. Бераздан: “Нижнийга җитәбез, Мәкәрҗә күренә”, — дигән тавышлар ишетелә башлады
Батыргали агай илә Шубин да торгач баш төзәтергә тотын тыпар Кичә градуслары артыбрак киткәнлектән, бу көн башлары тубал кебек булган иде. “Мәкәрҗәгә җитәбез”, — дигән тавышны ишеткәч, Батыргали агай бик гаҗәпкә калды. Сембергә яки Самарага җиттек, дигән сүзне ишетсә, бер дә гаҗәпләнмәс иде. Аның фикеренчә, тиздән Самарага җитәргә тиеш иде Чөнки ул сугышка Самара аркылы китәсе булгач, Самарага китә торган пароходка утырган иде. Самарага бара торган пароход ничек Нижнийга җитсен9 Юкса, пароход, юлын ялгышып, Самара дип Нижнийга киттеме9 Бу бит акыл җитми торган гажәп эш. Эшнең хакыйкате менә ничек булды Казанда пристаньда “Кавказ- Меркурий” компаниясенең конторы алдын ла янәшә өч пароход торадыр иде. Бу пароходның берсе Самарага, икенчесе
Мәкәрҗәгә китәргә тәгаен кьыынган, һәм юлчыларга билетлар да сатылган иде. Өченче свисток тавышын ишеткәч тә, Батыргали агай, пароходтан каламын һәм хатыным Жомабикә килеп юлдан туктатыр, дию курыкканыннан, бик ашыгычлык илә, Самарага китә торган пароходка утырам. дип, хаталык илә Нижнийга бара торган пароходка утырып киткән иле Шубин, һәм аны- моны тикшермәстән, юлдашынын артыннан пароходка кергән иде. Без хәзер. Батыргали агайны юлдашы Шубин илә Нижний пристаненда калдырып, Казан пристанена, ягъни Усиягә кайталем.
Самарага китәчәк пароходка запасный солдатларны утыртырга әмер бирелгәч, һәркайсы озата килгән ата-анасы, бала-чагасы, хатын-кызы илә кочаклашып күрешә, үбешә, елаша, бәхилләшә башладылар, һәркем актык сәламен, актык сүзен әйтмәктә иде. Ап-ак сакаллы бер карт, сугышка китүче мөселман солдатларына карап, ошбу сүзләрне сөйләде: ' Әй балакайларым! Ерак җиргә сугышка китәбез, дип кайгырмагыз; ата-анабыз. бала-чагабыз кала, дип һәм хафаланмагыз, хода үзе жан биргәнгә җүн бирер, һичвакьпта үзегезнең татар улы икәненезне онытмагыз, туган җиребез өчен дошманга каршы торып сугышу һәрберебезгә фарыздыр; бабаларыгыз дүрт йөз елдан бирле Русия дәүләтендә торып һичбер сугышта үзләренә оят, йөхләренә каралык китергәннәре юктыр; инша алла, сез дә шул арыслан балаларысыз. үлемнән курыкмыйча, актык тамчы каннарыгыз калганчы дошман илә сугышачагыгызга халис күңелемнән ышанамын. “Алла өчен кылган гыйбадәт, ил өчен кылган хезмәт һичвакыт югалмас", — дигән картларның сүзен хәтерегездән чыгармагыз. Сез арысланнарны тудырган аналар, тәрбия кылып үстергән аталар җир кырыена. Мохит диңгезе янына, ят падишаһ жиренә сугышка киткәнегезне күреп, никадәр шатлансалар да хаклары бардыр. Хода кушса, берничә айдан сон һәрберегез күкрәге тулы медаль тагып, жир-су. дөнья күреп, дошманны кырып туган җирегезгә кайтырсыз. Хуш, сау булыңыз. балакайларым, хода ак юл бирсен!"
Бу бабайның сөйләгән сүзләре сугышка китүче мөселман солдатларына шулкадәр әсәрле, шулкадәр ягымлы булды кин, күбссенсн күзеннән яшьләр агып, биш-алты йөзләп адәм бер авыздан, “Урра! Уррра!" кычкырып
— Рәхмәт, бабай, яхшы сүзегезгә, рәхмәт, йөз яшә! Үлемнән курыкмыйбыз, барабыз сугышка, туган җиребез өчен утка каршы гына түгел, хәтта тупка каршы барабыз, — диделәр.
Арадан берсе: "Сираҗетдин, Әхмәдулла! Әйдә, гармонь илә скрипюшы парлап уйнагыз әле, без сугыш бәетен әйтәбез”, —диде. Скрипка илә гармоньны парлап уйный башлагач, дүрт-биш запасныи шушы бәетне әйтә башладылар:
Без барабыз сугышка, ерак кояш чыгышка.
Патша өчен үлешкә барабыз без сугышка.
Байкал күлен кичәрбез, татлы суын эчәрбез. Утларны без сачәрбсз. без барабыз сугышка. Шәһәребез Казан каласы, үзебез гагар баласы. Арысландыр анасы, без барабыз сугышка. Безне үстергән аналар, ак сакаллы аталар Озатышып калалар, китәбез без сугышка
Япон чыгарды бу эшне, ул башлады сугышны. Туры килми үлешми, марш, егетләр, сугышка! Англичан илә япон, икесе булганнар, ди. кум ‡‡ §§. Без аларга бирербез ум ••, марш, егетләр, сугышка! Англиканнар хәйләкәр, уйлаганнары мәкер.
‡‡ Кум — кода, димәктер (Ш Мәләммадев искәрмәсе )
§§ ум — гакыл (Ш Мөхәммалев искәрмәсе)
Күрсәткән юллары кәкре, марш, егетләр, сугышка! Манчжуриядә каты мороз, японга англичан бирә карыз. Алай булгач, сугыш фарыз, китәбез без сугышка! Кигәнебез кыска тун, каршыбызда торадыр япон, Алар безгә нипочем, керәбез без сугышка!
Япон бурычка акча аладыр, жирләрсн заклад саладыр, Англичанга кол булып каладыр, чыдый алмый ул сугышка! Аларны англичан котырта, юкса хәлләре бик урта. Штыктан алар курка, чыдый алмый сугышка.
Җаныңны син аяма, каршыда маршал Уяма, Казыйк аңа волчий яма, марш, егетләр, сугышка! Японнар бик вак халык, ашлары аларның балык. Безнең җинәчәңебез анык, әйдәгез, барыйк сугышка!
"Манчжурия — Харбин"
өз көне, сентябрь башларында, аяз һәм җылы һавалы бер көндә, иртә белән сәгать уннарда Харбин вокзалында рус, татар, грузин, әрмән, черкас, төрек, кытай, кореец вә башка милләтләрдән бик күп халык кырмыска кебек, мыж итеп, кайнап тормакта иде; рус хезмәтендә булган кызыл киемле кытай полицейскийлары, кулларындагы бамбук агачы илә, тимер юл буенда, рельс өстендә папирос, шырпы, квас, чикләвек сатып йөрүче кытайларның аркасына, һич тәкәллефсез “Суба!” дип сукмакта иделәр Күп тә вакыт кичмәде: кытайлар бер авыздан: “Хчулайла, хчулайла” *** ††† дип кычкырыштылар һәм вакыйган бик күп вагоннар таккан воинский поезд, Мукленнан килеп, Харбин станциясенә туктады. Полицейскийларнын куганына, хәтта сукканына да карамыйча, кытай носильщиклары, һәр тарафтан вагоннарга кереп, “Капитан, мая канхуди!” ** дип, күбесе яралы булган офицерларның һәм солдатларның багажларын чыгара башладылар. Бәгьзысы култык таягы илә, бәгьзысы ак полотенце илә ун яки сул кулын муенына аскан ранный солдатлар вагоннардан чыга башладылар Бигрәк тә агыр хәстәләрне, носилкага салып, күтәреп чыгардылар; носилка илә чыгарган каты авыруларны Яна Харбиндагы лазаретларга алып киттеләр; жинелрәк авыруларны, санитарный арбаларга утыртып, пристаньга озата башладылар.
Бу жирдә хөрмәтле укучыларыбызга Харбин шәһәрен тәгьриф итмәк лазем булды. Мен сигез йөз туксан алтынчы елга кадәр хәзерге Харбин урынында, ягъни Сунгари суының ун сахилендә (ярында) Харбин исемендә кечерәк бер кытай авылы гына иде. Шул елларда Россия хөкүмәте Сибирия тимер юлын Амур нәһеренен сул ягыннан кичереп, ин Ерак кояш чыгыштагы Владивостокка кадәр озайгмак булса, Шипка һәм Амур суы буенда ниһаятьсез булган таш-тауларын кисеп юл салмак бик читен булып, бик кыйммәт төшәчәк булгач, җир казучы, юл эзләүче инженерлар тимер юлны Манчжуриядән (Кытай җиреннән) үткәреп, Владивостокка чыгаруны мәслихәт һәм арзанрак төшәчәк кылып күрсәттеләр. Шуннан сон Россия хөкүмәте дөньяда иң озын Сибирия тимер юлыны, Манчжурия кыйттасеннән үткәрмәк өчен. Чин (Кытай) хөкүмәтеннән туксан тугыз елга имтияз (рөхсәт) алып, 1897 елда тимер юлы эшләнә башлады. Хәзерге Харбин җире эшләнәчәк тимер юлынын һәм Сунгари дигән пароходлар йөрерлек зур суның өстендә, Манчжурия кыйтгасенең тәмам урта бер җирендә, сәүдә вә гайре җәһәтләрдән дә бик яхшы, бик важный булдыгы өчен, бу җиргә Харбин исемендә зур шәһәр салына башлады.
Харбин шәһәре өчкә бүленәдер: Россиядән, Порт-Артурдан һәм Владивостоктан килгән тимер юллары Сунгари нәһереннән ике чакрым шәрыктә корылган Яңа Харбинда тукталадыр, соңгы план илә салынган казенный йортлар. Чин шәркый тимер юлынын правлениесе. Русско- Китайский банк зданиесе, киң урамнар, гүзәл бакчалар бу Яна Харбинны тәзәйн итмәктәдер. Яна Харбиннан дүрт чакрым тагын шәрык тарафына китсәк, Иске Харбин шәһәрен күрәчәкбез.
*** Хчулайла — поезд килә, димкэтер (Ш Мөхәммәдев искәрмәсе)
• Тимер юл үтәр өчен биек тпулпрны тишеп яеяган юлга тоннель диләр (Ш Чвышн/исв нскврмәсе.)
К
Владивосток тимер юлы Иске Харбиннан үтеп китәдер. Яна Харбиннан ике чакрым кояш баешы тарафында, Сунгари суынын ун сахилендә пристань исемендә янә бер шәһәр бардыр. Рус, татар, кытай, грузин, яһүди сәүдәгәрләре, зур магазиннар күбесе пристаньдадыр. Пенза губернасы мишәрләреннән: Виргазов, Агишев, Агиев вә гайре исемнәрдә һәм зур-зур магазин сазипләрс бардыр. Россиядән килгән поездлар үтәр өчен Сунгари нәһеренә салган гаять озын, биек таш баганалар өстендәге тимер күпере пристаньга аеруча матурлык бирмәктәдер. Җәй көннәрендә, Сунгари суында урыснын пароходлары, кытайларның Нух туфанын ясалмыш бик озын мачталы жонкалары (баржалары), ары-бире йөреп, кайнап торадыр. Бөтен Манчжуриядә тимер юлы буенда, Хинган тавында тоннельдә ‡‡‡ эшләүче Россия татарларынын. Амур буенда алтын эзләп йөрүче приискательләрнсң, узелчы мишәрләрнен жыелышып, бер-берсс илә күрешеп, ганышып сөйләшә торган җирләре — пристаньда уникенче урамда N 1028 йортта, "Казанский столовой" исемендә чәйханәдер Россиядән яна килгән чуклы кәләпүшле, мескен бүрекле тагарлармы, Амур, Зөя суы буенда алтын приискал арында йөргән унике аршын плистән теккән, кин балаклы чалбар кигән приискательләрмс, Сахалин атавыннан каторжный хезмәтне бетереп, рөхсәт алып чыккан мөселманнар кирәкме, һәммәсе шул “Казанский столовой”да буладыр. Казанда ничек Печән базарында., чәйханәсе атаклы, билгеле булса, Харбинда "Казанский столовой” шулай ук атаклыдыр
Без янә Харбин вокзалына киләлсм Мукденнан килеп туктаган поезддан, берсе акбүз илә ун кулын муенына аскан, икенчесе култык таягы илә таянып, ике мөселман солдаты чыктылар, һәр икесенең күкрәгендә Георгиевский крсстлар ялтырыйлар иде. Болар, акрын гына атлап килеп, вокзал алдында торучы ап-ак сакаллы бер картка сәлам бирделәр. Бабай, боларнын сәламен алгач:
— Нихәл, егетләр, сез кайдагы буласыз, сугышта каи жирдә булдыгыз9 — дип сорады.
Кулсызы:
— Без Казан губернасы. Чар өязе... авылыннан, Ляоян сугышында булдык; икебез дә, ранный булган сәбәпле, өйгә кайтырга рөхсәт алдык; Харбинда бер-икс көн торып, хәл алмак өчен калмак булабыз: бер-икс көн торырга тынычрак һәм уңайлырак фатир булмасмы икән? Сез монда тора торган кеше булсагыз, бәлки, белә торгансыз9
Бабай:
— Булыр, булыр, табарбыз; әйдәгез, менә минем атларым да хәзер, сезне утыртып, пристаньга "Казанский столовой”га алып барырмын Анын хужасы дөнья күргән мәрхәмәтле кеше, сезгә яхшы бер бүлмә бирер, бик рәхәт, тынычлап ятырсыз, ял итәрсез, агай-эне бар да шунда, күрешерсез, сөйләшерсез.
Ак сакаллы бабай, бу икс ранный солдатны пар ат жиккән пролеткасына утыртып, пристаньга <1лып китте. Ярым сәгатьтән сон “Казанский столовой да өстәл өстендә зур самавыр чажылдап кайнап утырганы, өстәл янында жидс- сигсз кешенең гөрелдәп сөйләшкәне күренмәктә иде. Әлеге икс ранный солдатлар да болар эчендә идс. Боларнын сөйләшкәне сугыш хәбәре иде Ун кулы ранный булган солдат, дүрт-биш чынаяк чәй эчкәч, шушы рәвешчә сүзгә кереште.
— Без күбрәк охотничный командада йөрдек, бер кичне егерме биш солдат, егерме алтынчы ротный офицерыбыз илә, японнарның кайда күпме
‡‡‡ Георгиевский крест - чамадан тыш эш кылган адәмгә бирелә торган кадерле медададер (Ш Мехәммадск искәрмәсе I
гаскәре, күпме туплары, күпме сугыш материаллары, ерак яталармы, шуларны күреп белер өчен разведкага киттек. Төн бик караңгы, күзгә төртсәң, күренерлек түгел иде. Үзебезнең яткан позициядән унбиш чакрым чамасы кояш чыгыш тарафына киткәч, бер тау артында, кечерәк бер су буенда, берничә жирдә, аш пешерү өчен ягылган ут яктысында, ары-бире йөргән япон гаскәре күренде. Без, боларны ут яктысында күргәч, тагын якынрак барып, күпме куәтләре барлыгын карамак булдык Акрын-акрын гына, кайсыбыз ашлык арасыннан, кайсыбыз су буендагы камыш арасыннан, боларга якынлаша башладык. Японнарнын алдагы цепьлары * безне күрмәделәр, йоклап калдылар. Боларнын яткан жире илә безнен арабызда кырык-илле сажен кадәр генә жир калды; аермачык булмаса да, сөйләшкәннәре безгә ишетелә башлады; шул жирдә ротный командирыбыз, безгә якынрак килеп, акрын гына:
— Егетләр! Арабызда туган жиребез өчен җанын фида кылучыгыз бармы? Әнә шул гаскәрләрдән читтә тау кебек өелеп торган дары, снаряд ящикларын күрәсезме9 Шул жирдә японнарнын аз дигәндә ике айлык сугышка җитәрлек снарядлары, дарылары вә гайре сугыш кирәкләре бар, әгәр дә эчегездән бер тәвәккәл егет чыгып та, шул өелеп торган сугыш снарядлары янына бер уч кына саламга яки бераз гына чүп-чарга шырпы яндырып ут ташларга кулыннан килсә, килүебез бушка китми, Максудыбызга тәмам ирешәбез. Чөнки шул жиргә бер шырпы кабызып ташлау илә бер минут эчендә дошманыбызның ике айлык куәте, никадәр сугыш коралы һәм никадәр солдаты һәлак булачак, менә шул эшне урынына китергән кешегә биш йөз тәңкә награда үзем бирәм! Желать итүчегез бармы9 — диде.
Шул сүзне ишеткәч тә, мин, алга чыгып, “Мин барам! Акча өчен түгел, туган жиребез хакына барамын”, — дидем. Ротный — “Молодей! Берике сәгать сабыр ит әле, хәзер японнар бар да уяу күренә, төн уртасы үткәч, анлар йоклагач, барырсын”, — диде.
Төн уртасы үткәнче шул жирдә яттык. Бервакытны японнарнын яккан утлары да азая башлады; тавышлары да ишетелмәс булды, мылтыгымны юлдашларыма калдырып, яныма хәнҗәремне тагып, иптәшләрем илә бәхилләшеп, акрын-акрын, поса-поса, бәгьзы жирдә дүрт аяклап, бәгьзы жирдә күкрәк белән шуып, дошман яткан жиргә карап киттем, японнарнын аш пешерү өчен төрле жиргә яккан утлары бөтенләй сүнеп җитмәгән иде бәгьзы вакыт ялтырап-ялтырап киткәндә, снарядлар өйгән жирдә часовойларның ары-бире йөреп торганы күренмәктә иде. Ничек итеп якын барып ут салырга кирәк? Үлән арасыннан күкрәк илә шуып барсан да, якын баргач, часовойларның күрми хәлләре юк. Юлдашларым калган җирдән байтак жир киткәч, бер чокырда туктап, алдыма, артыма, унга, сулга яхшылап карый башладым. Японнарның снарядлар өйгән җирдән унбиш сажен чамасы читгәрәк, бер агач янында часовой — бер япон солдаты сөялеп йоклаганын күрдем. Шул минутта күнелемә бер фикер, бер уй төште. Гаҗәбән, булдырып булырмы, юкмы? Шуннан башка чара юк, шушы өсте мә алган эшне булдыра алмыйча, юлдашларым алдына кайтуы үлектән мен мәртәбә авырдыр, ни йөз илә: “Булдырып булмады!” — дип кайтырга кирәк’ Юк, юк! — үләм, әмма шул өстемә алган хезмәт юлында үләм. Тычкан саклаган мәче кебек бик сакланып кына, бик акрын гына күкрәгем өстеннән шуып, шул йоклаган солдатка таба киттем. Күнелемнән үз-үземә: "Шул япон солдаты әгәр дә биш минутка кадәр уянмаса, безнең эш була”, — дидем.
һава тыныч, җил-фәлән һич юк иде; ерактан, су буендагы камышлыктан, тан алдында кычкыра торган бәгьзы кош тавышлары илә тау арасыннан бер чишмә суынын челдерәп акканы гына ишетелмәкгә иде Хәтта сулышымны да бик акрын альт, мин янә алга таба, шул часовойга якынлашмакта идем. Чөнки шул минутта минем әҗәлем йоклаган япон солдатының кулында иде. Әгәр дә ул уянып китсә, минем эшем беткән, башым югалган иде. Йөрәгем һич урынында түгел, дөп-дөп сикермәкгә иде. Арабызда бер-ике сажен гына җир калган иде Янымдагы хәнҗәремне кулыма альт, аяк өс генә торгач: “Йә алла, мәдәт бир!” — дип янә өч-дүрт адым алга атлап, барлык куәтем илә кулымдагы үткен хәнҗәрне йоклаган часовойнын күкрәгенә чәнечтем!
Бер генә “Ух!” диде дә шунда ук егылып жан бирде Мин. дәрхаль ике аягыннан өстерәп, биш-алты сажен жирдә бераз агачлык жиргә алып барып ташладым һәм өстенә кигән мундирын салдырып үз өстемә кидем; үземнең ак фуражканы ташлап, үлгән япон часовоенын сары кырыйлы фуражкасын киеп, мылтыгын иңбашыма күтәреп, гүя япон солдаты булып, әлеге тау шикелле снарядлар өйгән жиргә киттем Миннән башка да берничә япон солдаты каравыллап, ары-бире йөриләр иде Кайдан ут салырга унайлырак җирне карап, мин дә ары-бире бер-ике әйләндем- Күп йөрергә вакыт юк иде. Чөнки часовойлардан берсе килеп, бер сүз сораса, хәзер минем урыс солдаты икәнлегем беленәчәк, башым һәлак булачак иде. Снарядлар өйгән жирдә күземә бер аралык күренде, тиз генә шунда кереп кесәмнән спичканы. сумкадагы үзебезнен позициядә вакыт хәзерләп килгән, түгәрәкләп төреп керосинга батырган иске чүпрәкне алып, бер шырпы яндырыл, шул чүпрәккә кабыздым “Гөлт” итеп ут алды. “Йә алла1' диеп, шул утлы чүпрәкне дарылар арасына ташладым да үзем тизрәк йөгердем. Биш-алты сажен киттеме, юкмы, күк күкрәгән кебек тавышлар күтәрелде, бөтен дөньяны ут алды, һәр жирдән кешеләр, атлар вә башка хайваннарның куркынычлы акырган тавышлары, бергә кушылып, ишетелде; бөтен дөньяны төтен, томан алды, һичбер нәрсә күренмәс булды, искәрмәстән минем дә ун кулым беләгемнән ут яккан күк булды. Күз алдым караңгыланып китте, егылдым . Шуннан сон ни булганын белмимен.
Иртәгесен күземне ачсам: позициядәге лазаретта ятканымны, беләктән уң кулым өзелгән икәнен күрдем. Егылган жирдә кулымнан күп кан агып, мин һичнәрсә белмәгәнмен. Рәхмәт әле. менә шушы юлдашым, мина андый- мондый каза ирешсә, дошман кулына төшмәсен, дип, мин ут салган жиргә кадәр минем артымнан ияреп килгән икән. Мин егылгач та, мине күтәреп альт кайткан. Өч көннән соң икенче сугышта лнын да аягы өзелде Мин ут ташлаган жирдә японнарнын барлык сугыш коралы, снарядлары, азыклары һавага очып, ун меңләп солдаты да һәлак булган дию. кытайлар килеп сөйләделәр. Менә ун мең чакрым жиргә килеп безнен кылган хезмәтебез шул булды. Шуның өчен безгә менә шушы Георгийларны бирделәр, — диде
Бу. башыннан кичкән хәлләрне сөйләүче ранный солдатны тыңлаучы кешеләр, һәркайсы бер киң сулыш алып: "һай. рәхмәт, туган! Сезнең кебек арыслан йөрәкле бала тудырган аналар, тәрбияләп үстергән аталар мәңге җәннәттә калсыннар, татарлык исемен аяк астына салмаган икәнсез, урра!" — дип кычкырыштылар
Батыргали агай, Нижнийда Шубин илә берәр атна чуалып, баш төзәтеп йөргәч, бер көнне Москвага китте. Москвада әүвәлдән белеш-таныш байлар, фабрикантлары очрап, “Амун”, “Эрмитаж", "Золотой якорь вә гайре рестораннарны һәммәсен зиярәт кылдылар. Батыргали агайның көннән-көн ватан мәхәббәте артып, циркларда, театрларда илә япон сугышын уйнаган вакытларда, һич урынсыз җирдә кул чабып, “ура” кычкырып, скандал чыгара торган булды. Чөнки һич айнымасган, запой эчәргә тотынган иде. Шә1|әрдән шәһәргә йөргәндә янлыш поездга утырып китү сәбәпле, юлдашы Шубиннан да аерылган иде.
Кайда гына барса да, Батыргали агай сугыш коралларын яныннан калдырмый, "ш.штыр-шолтыр” тагып йөри торган идс Максуды һәмишә Порт-Артурга барырга идс. Вокзалларда, вагоннарда моны күргән халык, аю күргән кебек, ияреп йөриләр идс.
Күп йөри торгач, Батыргали агай бервакытны Б.шу шәһәренә килеп чыккан идс. Бер кичне Батыргали агай зур гына бер трактирда кәеф кылып утырганда, коньяклар, ромнар чамадан артыграк әсәр кылып, күз аллары томалана башлады Өстәлдәге тезелгән бутылкалар лампа яктысында күзенә япон гаскәре, закускага китергән тозлы кыярлар япон тубыннан чыккан унике дюймлы снарядлар булып күренә башлады: жиз башлы коньяк
бутылкалары Батыргали агайның күзенә гүя япон офицеры булып күренә башлады. Бу офицер (коньяк бугылкасы) япон гаскәренә (башка бутылкаларга) гүя Батыргали агай өстенә һөҗүм кылырга команда биргән кебек күренче, Батыргали агай әллә нинди уйларга, тирән фикерләргә китте.
Гөнаһ шомлыгына каршы, шул көнне бер зур бай купецнын туй мәжлесе булып, ошбу трактирның залында кодаларына аш-су, уен-көлке, музыка бирәчәк, имеш. Менә бервакытны, искәрмәстән, шалт-шолт иткән шампанский бугылкасы ачылган тавышлары, кодаларның һәр җирдә "ура” кычкырган тавышлары, барабан суккан, музыка уйнаган һәм җырлаган тавышлары ишетелә башлады. Бу "ура" тавышлары, пробка шартлаулары, барабан кагулар бөтенләй безнен Батыргали агайны гакылдан шаштырдылар; чөнки ул хәзер үзен бөтенләй сугышта, Порт-Артур янында дип хыялга киткән иде; шампанский бутылкасыннан атылып, шартлап чыккан пробка тавышларын туп тавышы, “ура” кычкырган тавышлар, гүяки японнарны атаковать итеп, плен алган тавыш дип уйлый башлады. Коньяк кызуы белән ватан мәхәббәте, гайрәт тамырлары шулкадәр кызды ки. үзен үзе белмичә, кулына бер бутылка алып, өстәлдәге япон гаскәрен (бутылкаларны) кыра башлады. Өстәлдәге бутылкалар. посудалар. рюмка вә гайре нәрсәләр, шалтыр- шолтыр идәнгә төшә башладылар; бу посудалар ватылу илә генә безнең "пәһлеван" Батыргали агай туктаган булса, эшләр, бәлки, бик зурга китмәгән булыр иде. Чөнки трактирда мондый вакыйгалар. Батыргали агай кебек, юан корсаклы байлар арасында булгалый торган иде. Әмма Батыргали агай, япон гаскәрен (бутылкаларны) тиз генә кырып, һәлак кылганын күргәч, тагын гайрәтләнеп, тагын күзләрен кан баса төшеп, һәртөрле шәһәр сурәтләрен күрсәткән стенадагы кыйммәтле рәсемнәрне, картиналарны да. японнарнын шәһәрен бомбардировать итәмен, ваттырамын, дип, венский урындык илә бәреп вата, кыра башлады.
Трактирның хуҗасы, эшләр бик зурга китә башлагач, бу ялганчы доброволецны (Батыргали агайны) тотып бәйләр өчен, хезмәткәрләренә әмер бирде. Өстәлдәге посудаларны, бутылкаларны кырган вакытта, бер пыяла кисәге атылып китеп. Батыргали агайның күз-кашын ярып җибәргән сәбәпле, кашыннан аккан кан бөтен битен һәм кулларын кып-кызыл буяган иде
Трактир хуҗасы полициягә хәбәр биреп, күпме посуда, күпме мебель һәм картиналар ватылганын протокол яздырган вакытта. Батыргали агай, кул-аягы бәйләнгән булса да: "Японнарнын шәһәрен алабыз, япон пулясы күземә тисә дә. курыкмыймын. әйдәгез, егетләр, минем арттан калмагыз, японнарны кырыгыз", — дип акырмакта һәм тыпырчынмакта иде Чөнки Батыргали агай, күп мөскират истигьмал кылганлыктан, тәмам хыялый булган тилергән иде.
"Сугыштан кайтыш"
азаннын тимер юл вокзалыңда бик күп халык поезд килгәнне көтмәктә иде. Юан корсаклы шәһәр байлары, кечерәк кенә бүрекле, ак якалы, нечкә сыйраклы байбәтчәләр, аягында чабата, өстендә көрән чикмәнле сала мужиклары илә авылдан килгән хатын-кыз да күп иде. Чөнки бу көнне сугыштан ранныйлар кайта дию хәбәр таралган иде. Шунын өчен бәгьзысы угылларыбыз, туганнарыбыз, бәгьзысы ирләребез, бәлки, кайтмасмы дип. авылдан да күп халык каршы килгән иде.
Ярым сәгать үткәч. "Поезд килә!" дигән сүзләр ишетелде, халык һәммәсе вокзалның тышкы ягына, платформага чыкты Күп вакыт та үтмәде, бик күп вагоннар таккан машина вокзал алдына туктады; яшел, сары, кызыл вагоннар арасында санитарный ак вагоннар да бар иде; халык, бәрелә-сугыла. каршы алырга вагоннарга керә башлады. Әүъәл яшел, сары, кызыл вагондагы юлчы рабочий, сәүдәгәр һәм господа халкы чыктылар; аннан соң ак вагоннардан берәм-берәм акрын гына ранныйларны, бәгьзысын носилкага салып, бәгьзысын
К
култыклап, чыгара башладылар, һәр тарафтан кочаклашып шатлыктан елашу, үбешү, көлешү, сөйләшү ишетелмәктә иде; ак санитарный вагоннарнын берсеннән, беренең ун кулы юк, икенчесе култык таяктан, күкрәкләрендә георгисвскийлар тагылган ике мөселман солдаты чыктылар, вокзал алдында аулаграк бер жиргә туктап, болар үткән-барган адәмнәрне күздән үткәрсәләр дә, белгән-күргән агай-энеләре очрамады, бу ранный ике солдатны Казан вокзалында белүче, танучы булмаса да, безнең хөрмәтле укучыларыбызга болар мәгълүмдер, чөнки югарыда бер кәррә язылмыш. Харбинда Казанский столовой”да сугышта башларыннан үткән хәлләрне хикәя кылучы ранный солдатлар ошбу адәмнәр иде
Ак вагоннардан ранный гаскәрләрне тәмам чыгарып бетерделәр. Ин артта бик эре хәреф илә “Юләрләр вагоны” дип язылган, тәрәзәләре тимер рәшәткәле бер вагоннан ике солдат, озын серый киемнәр кигән бер юан корсаклы, зур борынлы кешене ияртеп, чыктылар, әлеге икс ранныи мөселман солдаты яныннан узганда, бу адәм һәр икесенс бик карап китте. Солдатларның да кулсызы, моңарга бик турылап башыннан-аягына кадәр күздән үткәргәч, юлдашына акрын гына:
— Әхмәдулла! Хәтерлисеңме, без, сугышка киткәндә, Усиядә ике ятажлы трактирда чәй эчәргә кергән идек бит; әнә шул трактирда мылтык, кылычлар таккан бер юан мөселман илә бер урыс эчеп утыралар иде; шул юан татар: “Бу маңкалар сугышта ни эшли алалар инде'’” — дию. бездән мыскыл итеп көлеп утырган иде; менә бу серый киемле шул кеше ич. таныйсынмы'1
Култык таяклысы: — “һәм чыннан шул икән”, — диде
Шул арада чал сакаллы, урта буйлы бер кеше каушый-каүшый килеп, әлеге "Юләрләр вагоныннан” чыккан серый киемле адәмгә: — Әссәламегаләйкем! Батыргали кода, исәнме?” — диеп кулын сузыл күрешмәк булса да, юан корсаклы адәм чал сакаллыны төртеп жибәрдс. Бу чал сакаллы адәм Батыргали агайның кодасы Мотыйгулла абзый иде, юан корсаклы, серый киемле чыннан ук Батыргали агай иде. “Ватан мәхәббәтеннән" запой эчә- эчә тәмам тилереп, сумасшедший домга (тилеханәгә) тотып ябылгач. Бакудан туган жире Казанга җибәргәннәр иде Әлеге берсе кулсыз, икенчесе култык таяклы солдатлар һәм ничә ай мөкатдәм сугышка киткәндә Ус иядәге трактирда күргән солдатларыбыз идс
Батыргали агай үзе тилереп кайткан кебек. Казаңдагы сәүдә эшләре дә тәмам чуалып тукталган иде
Сон
Оренбург
Май / «дә 1905 сәнә.
Батыргали агайга ачык җавап
Тугры әйткән туганга яршый. Картлар сүзе.
у көн почтальон китергән хатлар арасында Казаннан да хатлар бар идс. Казаннан килгән бер хат өстендә "14 тиен гүләргә дигән сүзне күргәч тә. бу хат бик якын дусларымнан икән. дип. шатландым; мондый хатлар мина һәрвакыт мине бик якын күргән дусларымнан килгәли торган идс. _
Дәрхалъ. конвертны ертып, имзасына күз салдым, гәрчә. Дустыгыз Батыргали Шалканов” дип кул куйган булса да. кулы безнең Батыргали агайның кулына бик охшамаган иде. Хаты башыннан укый башладым; сәлам соңында ошбу сүзләр язылган идс: Безне искә төшереп, безнең өчен "Япон сугышы" исемеңдә китап чыгарган өчен. Сезгә бүгенге почтада бүләкләр җибәрдем Ходайдан курыкмыйча ничек шундый китаплар яздын Ул кзпапка киткән кәгазьнең, исраф булган караның хода каршында ничек җавабын
Б
бирерсен?” — дип, Батыргали агай безне бик әшәке сүзләр илә сүгеп, бик үгетләп язадыр Илтифат итеп, без язган китапны укыган өчен, Батыргали агайга без үз тарафыбыздан бик рәхмәт укыйбыз. Әмма шулай да булса, дустымыз Батыргали агай “Япон сугышьГн башыннан ахырына кадәре укымаган булса кирәк. Яки укыса да, банкы директоры англичан илә сәгатьче яһүди Абрамны аера алмаган кебек, казенка куәте белән күзләрен томан басканлыктан, Порг-Артурга житә алмыйча зиһене чуалганлыктан, мәгънәсен бик яхшы аңламаган булырга охшыйдыр. Гәрчә мин аны туган жиребез, падишабыз өчен жанын фида кылучы дип, мылтык-кылычлар тагып, гайрәтле, һичнәрсәдән курыкмый торган батыр кылып, Усиядә азан әйтеп, сугышка озатып калсам да, ул мин уйлаганча булып чыкмады. Түгел кылыч, мылтык тотып японнарга каршы бару, хәтта мина язган хатына да үзе кул куярга курыккан. Кеше яллап хат яздырган. Әй, бичара ялганчы Батыргали агай! Син, никадәр бияләй эченнән кукиш күрсәтсәк дә, һичнәрсә эшли алмассың. Төрекләр әйтмешли: “Бән сиури синкели жирдә чук булындым, уйкусыз да калмадым” ("Черки бар жирдә күп булдым, аның мызылдаганына карап, йокламый да калмадым”). Хатыңда: “Синең кем икәнеңне бик беләбез”, — дигәнсең, бу жирдә һәм бераз хата кылгансың. Чамасы син мине бик белеп бетерә алмагансың Минем кем идекемне син Казанда Әхмәт байдан сораш, ул мине бик яхшы беләдер һәм таныйдыр Әй фалыпевый Батыргали агай! Алай итеп, койма ышыгында торып сугу егетлекмени? Гәрчә син, кәгазьне исраф кылгансың, дисәң дә, янә хат язгансың. Чөнки синен хат илә бер почтада Казаннан Галиәсгар әфәндедән: “Тагын ике йөз Батыргали китабины” тизрәк җибәрсәгез лә, мондагысы сатылып бетте”, — дип язган хаты бар иде. Син яратмасан да, Казанда чамасы һәммәсе сезнен кеби ахмак түгел, укучылар да күп. Батыргали агайнын Һәдияләрен дә почтадан алдым.
Посылкасы эченнән: тарак, канат, күзлек, көя ашаган фуфайкалары чыкты. Аңлашылды ки, безнең Батыргали агайны Бакудан юкка сумашедши вагонга утыртып кайтармаганнар икән; посылканың тышкы ягында: “Галиев мәдрәсәсеннән” дип язылса да, Галиев мәдрәсәсендә мондый ахмаклар булыр ди алмыйм
Мондый юк нәрсә өчен “Казан мөхбире” кебек милли булган бер газетаның сәхифәсен тутырмак мөнасип түгел исә дә, Батыргали агай кебек адәмнәр бераз инсафка кайтып, алтыннан кыйммәтле вакытларны юк нәрсәләргә заигь кылмаенча, файдалырак эшләргә сарыф кылмаслармы, дип. шушы хатымны язмага мәҗбүр булдым.
Шакир МӨХӘММӘДЕВ.
Оренбург
Кайбер сүзләргә аңлатмалар (текстлардагы тәртиптә):
Игътикат — ышану.
Кәррәи әрыз — жир шары
Гарыз — кинлек.
Тул — озынлык.
Шимал — төньяк.
Җәнүп — көньяк
Карья — авыл.
Мөбарәк — изге; кадерле; бәхетле, хөрмәтле.
Хилаф — каршы, кире, тискәре
Половой — ашханәдә аш-чәй бирүче, официант
Тәүбә тәзаригь кылу — түбәнчелек белән тәүбә итү
Тулы әмәл — озын планнар һәм хыяллар белән шөгыльләнү.
Коршау аткан — банкротлыкка төшкән
Әгъла — бик яхшы; бик кадерле.
Портерный — сыраханә.
Муафыйк — яраклы, килешле, урынлы.
Мәкруһ — шәригать кушмаган, начар күрелгән; усаллык.
Кәррә — тапкыр, кабат
Халис — чын, саф.
Карыз — бурыч
Тәгьриф итү — аңлату
Тәзәйсн — зиннәтләү, бизәкләндер^ Сахип — хужд, ия.
Мөскират истигьмал кылу — исерткеч эчү Мокатдәм — элек.
Дәрхаль — шунда ук
Мөнасип түгел — килешеп бетмәсә дә. мәгънәсендә
ИСКӘРМӘ
Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдсв (1865 — 1923) татар әдәбиятында юмор-сатираны олы юлга алып чыгучыларның берсе булды. Аның хикәяләре, шигырьләре, (1>ельетоннары һәм мәкаләләре, мәсьәләне үзәгеннән эләктереп, гаҗәеп үткән тел белән язылган. Ш. Мөхәммәдсв 1906 елда үз мөхәррирлегендә “Карчыга” исемле сатирик журнал нәшер итә башлый. Язучының күп әсәрләре басылган бу журнал — тагар в.зкыллы матбугатында алты сафта булган журнал — тугыз саны чыкканнан сон, 1907 елда ябыла.
Әдипнең әсәрләренә тормыштагы тискәре күренешләрне бик тә күпертеп күрсәтү хас, шулай ук язучы сурәтләүдә мондый күренешләргә җай чыккан саен астыртын гына "терсәк белән кагылып китү’ мөмкинлеген дә "кулыннан ычкындырмый". Хәер, көчле сатирага нәкъ шушы сыйфатлар килешә ләбаса
Ш Мөхәммәдсв иҗатында "Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе" һәм “Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай” исемле әсәрләр үзәк урынны алып тора. “Батыргали агай” хикәясендә туган илне яраткан булып кылану-саташу, буш куык "патриотизм" ягъни, үтә дә көлке итеп сурәтләнә. Бүгенге ялган патриотларга-демократларга да Батыргали агайның кайбер сыйфатлары тач килә кебек. Димәк, әсәр бүтсн дә заманчалыгын югалтмаган
Бу күләмле хикәясе басылгач, Шакир Мөхәммәдевкә янаучылар да була. Әдипнен туганнан туган энесе Тәүфыйкка язган хатында мондый хәлләрне раслаучы түбәндәге юллар бар: "Казаннан Батыргали дигән бер адәмнән мина хат бар иде. “Батыргали"нс язган өчен бик сүтеп хат язган иде Чамасы Казанда шундый юан корсаклы бай бардыр Сәламәт булсам инде. Батыргали агайны Петербургка Государственный Думага член кылып җибәрергә ният кылып торамын"
һәм Шакир Мөхәммәдсв “Батыргалинең Думага сайлануы" исемле әсәр язган да булган икән. Бу хакта профессор М Гайнуллин мәкаләсеннән өзек китерик: 1908 елда аны язып тәмамлагач, рөхсәт алу өчен цензурага җибәрсә дә, тормыш иптәше Суфия ханымның раславына караганда, рөхсәт тә килми, кулъязмасы да кире кайтмый."
“Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай" әсәре (язучы аны "рисалә” дип тә атый, ягъни шулай ук хикәя) язылган елында ук Оренбургта Кәримовлар матбагасында басыла. Шулай ук ул югары уку йортларынын татар теле һәм әдәбияты бүлекләре студентлары өчен 1947 елда чыгарылган Татар әдәбияты. Дәреслек-хрестоматия. XX йөз" исемле китапта (төзүчеләре М. Гайнуллин һәм Ж Вәзиева), язучының 1958 елда басылган “Сайланма әсәрләр"ендә (төзүчесе М. Гайнуллин) бар.
Әдипнең "Батыргали агайга ачык җавап" исемле мәкаләсе әлеге хикәягә турыдан-туры бәйле. Шуна күрә без аны әсәр ахырына “ялгауны кирәк санадык. Ул 1906 елда "Казан мөхбире" гәзитендә беренче тапкыр басылган.
“Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай" һәм "Батыргали .шаига .Уилк җавап" текстлары Шакир Мө.хәммәдсвнын югарыда аталган "Сайланма әсәрләр"сннән алынды.
Әсәрне журналда бастыруга
Магы*** ХУЖД1Н әзерләде