Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Исәнмесез, милләттәш мөхәррирләр!
“Казан утлары” журналының 1996 елгы тугызынчы саныннан һәм быелгы
тәүге саннарыннан Марсель Галиевнен “Догалы еллар” әсәрен укыгач туган
тәэсирләремне белдерәсем, аны бастырып чыгарган өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килде.
Кайчандыр кемнеңдер табышы булган тапкыр чагыштыруларны, тел бизәге
саналырдай гыйбарәләрне урынлы-урынсыз кат-кат кулланып чүбеккә әйләндереп
бетергән, хиссез, төссез тел белән язылган, ни кеше күнеленен кылын да
селкетмәслек, ни акылына-аңына мыскал да азык бирмәслек кирпеч калынлыгы
роман-повестьлар да чыгып килгән бер заманда үз әсәрләренен геройлары авызыннан
әйттергән бер-ике сүзе, бер кыланып пи белән тере характерларны күз алдына китереп
бастыра алган Мөхәммәт Мәһдиев безне тан калдырган иде. Үзе үскән-яшәгән
чордагы татар авылы мохитын, авыл кешеләренең эчке-тышкы дөньясын шунын
хәтле осталык белән сурәтләп биргән язучының үзе исән чагында кадерен белә алдык
микән без9 Юктыр
Менә — Марсель Галиев. Үзеңне тудырган, үстергән, Кешемен дип күзгә туры
карап әйтерлек дәрәжәгә җиткереп тәрбияләгән Туган жиренә, авылыңа, милләтеңә
мәхәббәтеңне, рәхмәтеңне аның "Догалы еллар" дигән әсәрендәгечә итеп кенә
белдерергә хакыбыз бардыр Татар дигән милләтнең кем икәнен бөтен дөньяга
танытырга шундый осталыкка ирешкән сәнгатькярлә- ребез генә булдыра алырдыр
Марсель үзе әйтмешли, шигырьгә анализ ясап азаплану ахмаклык булыр Әмма
аның телебезнең барлык көч-куәтен, нәзакәтлелеген җигеп язу осталыгына
сокланмыйча мөмкин түгел
Дөньядагы барлык телләр арасында иң матур тел дип француз теле санала
бугай — тик, француз телен белмәгәч, анысына бәя бирә алмыйм Ә менә Марсель
Галиев татар теленең иң гүзәл, иң нәфис, ин сәнгати тел икәненә үз ана теленен
кадерен белмәгән тун йөрәкле теләсә кайсы мәхлукны да ышандыра алыр. Рәхмәт ана,
Ходай сәламәтлегеннән аермасын, иҗат дәрте сүрелмәсен!.
Фәния ГАЙНАНОВА,
Казан шәһәре
Кадерле милләттәшләрем, хөрмәтле дусларым!
Сезгә дигән хатымны җыр сүзләре белән башлыйм әле:
Исмәле, жил, исмәлс. жил! —
Кисмә гөлнен чәчәген...
Алга килми, белеп булмый
Башнын ни күрәчәген...
Мина инде 71 нче яшь Үз гомеремдә күпне күрергә, күпне кичерергә туры
килде Әмма "Совет әдәбияты" (хәзергечә әйтсәк, “Казан утлары") журналыннан
аерылмадым Иңде менә 40 елдан артык Уралда — Свердловск
өлкәсенен Лобва дигән поселогында яшим Яраткан журналыбызны үзем генә укып
калмыйм — анын һәр санын күршеләремә, дусларыма-танышларыма да укытам. Әле
менә Корбан бәйрәме көннәрендә Тәгьзимә исемле бер әбигә садака илтергә баргач,
“Казан утларьГнын ике санын ана да укырга биреп калдырган идем. Бик ошаткан анда
язылганнарны Бигрәк тә Марсель Галиевнын “Догалы еллар”ын, Марс Шабаевнын
көчле рухлы язучы Фәнис Яруллин турында язмасын. Фәнис энебезнең шигырьләрен,
безнен кебек, елый-елый укыган ул. Әнә шуңа күрә дә Тәгьзимә әбиегез дә, безнен
һәммәбез дә Сезгә — журнал редакциясендә эшләүчеләргә, авторларга ин изге
теләкләребезне юллыйбыз, һәр чыккан журнал битләрендә ничә хәреф булса, Сезгә
шул хәрефләр санынча саваплы гамәлләр кылуыгызны, сау-сәламәт, иманлы — имин,
бәхетле тормышта яшәвегезне телибез. “Казан утлары” һәрвакыт шулай балкып,
күңелләрне үзенә тартып торсын. Амин!
Кайнар сәламнәр белән:
Хәят ХӘЛИУЛЛИНА,
Свердловск өлкәсе
Хөрмәтле редакция!
Башкортстаннын атаклы шагыйре Сәйфи Кудашның, хәтерем ялгышмаса,
мондый шигъри юллары бар:
Тәнкыйтьчеләр безне Пушкин кебек
Яза алмау өчен тиргиләр..
Ләкин үзләренең Белинский Булмауларын гына белмиләр.
Мин бу өзекне биредә тикмәгә генә китермәдем. “Казан утлары”нын даими
укучысы буларак (иңде 42 ел дәвамында!), журналда чыккан һәр язманы (роман-
повестьларны, хикәяләрне, шигырь-поэмаларны һ. б.) җентекләп укып барам. Беренче
карашка, бәлкем, сәер дә тоелыр: әдәби тәнкыйть мәкаләләре күңелемә аеруча хуш
килә. Әле менә үткән елнын 11 нче санында танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗаннын
“Шагыйрь буласын килсә — бул!” дигән күләмле язмасын укыгач, шактый уйланып
утырдым. Әле моңа кадәр Шигърият турындагы уйлануларын шундый ачык-туры
игеп, йөрәгендә кайнаганны һәркемнең күнел түренә җиткерерлек дәрәҗәдә әйтә
алган хатын-кызны хәтерләмим мин Рәхмәт Сезгә, Лена туганым! Язмагыздан бөек
Тукай рухы бөркелеп тора. Ул да бит, чын шагыйрь булу өстенә, туры сүзле, үткен-
зирәк фикерле әдәби тәнкыйтьче дә булган!
Бүгенге татар әдәбиятына туры Тукайлар Гаяз Исхакыйлар, Муса Җәлилләр,
бунтарь Һади Такташлар, Хәсән Туфаннар җитми Менә шул бушлыкка җан өрү өчен
Лена Шагыйрьҗан кебек әдәбиятне тирәнтен аңлаучы шәхесләрнен калкып-кабынып
чыгуы бик тә кирәк!
Әмир МӨЛЕКОВ,
Башкортостан, Кырмыскалы районы,
Иске Шәрәй авылы