Татарстан
Татарстан, синен хөрмәтеңә Ярышырга әзер юргалар Табынында дәртле көйләр дә бар, Ә теләсәң — моңлы жыр агар
Уйларымны минем сизәсең син, Татарстан — алтын Ватаным — Давылларны узып очып бара Ераклардан муллык бәйрәменә Чакырып язган ярсу хатларым
Мин аларда яздым сине данлап. Хыялларны иркен һәм зур дип Халкым теләкләрен язсам да тик. Куйдым гади генә — "Фәннур” дип
Убылып төшкән шикелле
Иңнәренә кайгылар, Китәсемне белеп мәллә Гөлләрем саргайдылар9
Киттем, киттем
Калды Казан,
Ерак калды Казаным Оясын югалткан коштай, Казанымны сагнамын.
Ниндирәк уй, ниндирәк гамь Казан тирәләрендә9 — Шул уй белән тибәдер кан Минем чигәләремдә
... Кайттым, кайттым!..
Туган жирдә
Безгә күрешергә язган Каргалган кошың түгел мин. Югалтма мине, Казан!
Юлда
Идел-елга ул кич ачуланды.
Дулкыннары килде өстемә ... Ярда, төнге учак җылысында. Акчарлаклар керде төшемә Күзләремне ачсам җил басылган.
Давыл тынган, алсу тан аткан Юлга дәшкән кебек, акчарлаклар Тавыш бирә мина ерактан.
Ә дулкыннар, инде пышылдашып, Ялый комда яткан ишкәкне.
Учагыма талгын жил жан өрә, — Иңбашыма салам бишмәтне...
Утка коры чыбык өстим дә мин, Җан җылысы алам, хәл жыям. Барыр юллар шундый озын әле, Житәсе жир — ерак океан!
Гитара чиртүче кызга
Гитараңда синен жиде кыл, Җиде генә моң сыйганмы аңа? Гитараңда синең жиде кыл, Жиде ярам гүя әрнеп яна. Гитараңда синең жиде кыл, Җанга татлы-хыялый хисләр ява. Гитараңда синең жиде кыл, Монда көлү, сыкрау — барсы дәва. Гитараңда синең жиде кыл, һай, ник бүген алар чиксез салкын?! Кулларында гүя жиде кол, Җырлый тик бер җырны. Сүнә ялкын. Керфекләргә генә дә түгел, Күңелемә салкын бәсләр куна. — “Сөясеңме9” — дип мин сорыйм да, Шул җыр белән гүя дөньям тула: “Юк!
Юк!..
Ю-у-ук...
Юк!.. Далаларга чыга, урманнарга, — Кая гына илтми сукмагым!.
Ничә тапкыр салам эскертләрен Туган йортым итеп йокладым. Менә бәет кебек моңлы урман, Менә җырдай иркен кырларым Кояш монда таңнан торып үпкән Әбиемнең айдай урагын...
“Әйдә биик?!” дип үз телләрендә Ромашкалар кулга сузыла.
Аһ, гүзәлләр нинди охшаганнар Ак калфаклы болгар кызына!. Таң сызамы җанга ал нурларың. Йә барамы кояшын баеп. Матур! илнең газиз табигате. ... Юк, башкача уйлау да гаеп!..
Сагынам
Мин дәүләтсез падишадай булам Читтә ялгыз калган чагымда Кояшларга карап елмаям мин,. Сары айга карап сагынам... Тентүләрдә туздырылган йорттай Тәртипсез уй түгел башымда, — Ераклардан җәһәт кенә килеп. Син торасын кебек каршымда! Мин каладан авылыма таба Сузылып киткән юлга күз атам. Тәрәзәмне ачып, уйларымны Туган якларыма озатам.. Ак күгәрчен булып оча хыял Ин бәхетле узган чагыма.
Кояшларга карап елмаям мин. Сары Айга карап сагынам
Уян!
Йоклыйсындыр инде күптән, Шундый якын арабыз.
Ефәк чәчләрен ятадыр Күкрәгендә таралып.
Нурга чумган йөзләреңә Ай сокланып карыйдыр Тәрәзәң чиртеп йолдызлар Дәшәләр күк: “Ярыйдыр'’ ” Әкияттә дә әйтелмәгән Нинди матур кич сон бу9! Татлы йокыңнан, билләһи, Уятам сине, сылу!
Шәмәхә эңгергә баткан Киң кырны күрер өчен Уятамын, Юкса, берни Күрми каласың ич син! Күзләрең су өстендәге Көймәне күрми кала Ә көймәдә икәү бара Уятам сине, бала?
Уятам башта үзеңне. Аннары хисләреңне Бүтән йоклап үткәрмәссең Йолдызлы кичләреңне!
Бергә
Монсу гына таңнар атсын әйдә. Бер юансын әле хисләрең Көннәр аяз булыр диеп кенә Алсуланып килсен кичләрең.
Агылсыннар күңел ташкыннары, Куанычы жанның — ачык йөз Аяз күккә карап, ничек инде Гамьсез генә галәм буйлап йөз. Якты галәм буйлап без йөзәбез. Чалкан ятып яшел аланга.
Син гомер сөр, имеш, елмаймый да, Яши торып шундый заманда.
Куллар кулга үрелеп кенә тора, Нәкъ йөрәктә дуслык ялкыны Җирдә көннәр, төннәр уза шулай Синең, минем йөрәк аркылы. Хужалары ич без шушы җирнең, һәм дөрлибез шуңа күрә без. Ал таңнарны шулай чакырабыз һәм кичләргә бергә керәбез.
Кеше юлга чыкса...
Кеше юлга чыкса, икмәк теләп
Калдыра, ди, ишек өстендә.
Аннан инде ничек кайтмый калсын, Аны монда ризыгы көтсен дә!.. Барыр юлым уңа күрсен, дисә, Ниятләре булса изгедән, Юлчы үзе белән
бер уч туфрак
Алып китәр туган нигездән.
Юлчыларны илдән халык шулай Йолаларны бозмый озата. Шуңадырмы, ирләр кайталмаса, Илләр гизеп. Моңлы җыр кайта!