Логотип Казан Утлары
Хикәя

САТИРИК ХИКӘЯЛӘР


Пони хикмәте
Күршең сыер сауганда кәжә савып яшәүләре хурлык.
Күршең “Мерседес’’та сәйран кылган чакта •Запорожец’’ асларында шөреп борып ятулары мәсхәрә..
Күршең фәрештәдәй сылу белән гөрләшеп көн иткәндә, шайтан кебек ямьсез, эт кебек талашчы хатынга тап булып, ырлашып гомер үткәрүләре бик авыр...
Күршенең тавыгы да күркә булып күренә, дип юкка гына әйтмәгән- нәрдер инде. Ярый ла ул күренеп кенә калса! Әгәр дә чынлап торып шулай булса?!
Әле менә бакчамда жиләк жыеп йөрим Валлаһи, дип әйтәм, “виктория" дигәнче “юк, тәре!" дисәң, дөресрәк булыр Күпме генә казымадым, ничекләр генә йомшартмадым, нинди генә тиресләр белән ашламадым мин бу туфракны! Жиләге — тфү! — чәнчә бармак башы хәтле дә юк ичмасам Бөрешкән, корыган, кипкән Ә мин ана күлме су сипкән'
Әнә, ызан аша гына Гыйльметдин дә жыеп ята. Ун жиләк салса, чшюге тула, ачуым да бер килмәгәе' Жиләк өзгән саен кешнәп куя, җитмәсә “И, Ходайның кодрәте!" имеш. Минем хатынның колагы ишетми, дип белә микәнни9 Ул пошкырган саен Сафурам кура-куак арасыннан күз төшереп ала. Хәзергә аны-моны шыңшымый, иллә дә мәгәр төн буе сафура бураннары уйнаячак өйгә кайткач Үстергәнен дә, кистергәнен дә вак шул инде синен, диячәк.
Хәер, бер без генә түгел Гыйльметдин бакчасына күз атканнар Уңнан да, сулдан да, арттан да, алдан да күзәтеп торалар. Чөнки аларнын да җиләкләре ташкүлчим Кырык күз карап торганны, кырык колак тырпайганны сизеп тора бугай, чукынчык, чиләккә жиләк төшкән саен Айсылуы иренең аркасыннан сөя
— Гыйльми, ярый әле теге ашламаны таба белдең! Үзе бер хәзинә икән бит ул! — дип пышылдаган була.
Ә минем хатын, тегеләрнең чиләге тулган саен, кәжә тоягын арт чүмечемә тери...
Караңгы төшкәч, якын тирәдәге ирләрнең инеш буена төшеп ял итә торган гадәте бар Бил турайткан булабыз инде, үзебезчә Бүген дә төштек Көттеребрәк булса да. Гыйльметдин дә килеп җитте Учактан төшкән ут
яктысында да күренеп тора — карашы чеби көтүен күзәткән күркәнеке сыман.
— Җиләк ташып арыганлыгы күренеп тора егетләрнең! — дип, өстән генә мыскыллы елмая.
Сизеп торам, мондагы һәр “мыеклы бәрәңге”нең уе да, әйтер сүзе дә бер генә бүген: ни өчен безнеке болай да, синеке тегеләй, димәкчеләр Җиләк турында, билгеле...
Битенә караганда борыны киңрәк Гарифхан башлады бу “ни өчен?” дигән сүзне Гыйльметдин исә, авызын ачкан, тел очын өске ирененә терәгән килеш, хәйләкәр генә елмаеп тора. Ә Гарифҗан барыбызнын да телен кытыклап торган сорауны яңадан кабатлый:
— Нишләп ул синдә зур үскән дә, бездә вак булып калган?
Гарифҗанның Мичурин бәрәңгеседәй танавына туп-туры карап торгач, Гыйльметдин киңрәк елмая:
— Нишлисен бит, егетләр, берәүдә бер нәрсә, икенчедә икенче нәрсә зур булып үсә инде ул. Кешедән кеше ким түгел дә, дөнья көтүләре дә тин түгел бит... Ходай биргәне белән яшисен инде
— Ходайнын күпме биргәнен күреп торабыз анысы, — aim сүз кыстыра гөбе тавышлы, нечкә муенлы Әхмәдиша — Ниндидер ашлама тапкансын дип ишетәбез, хак булса. Барыбер нинди дә булса хикмәте бар синен җиләкнең...
— Барын бар ул, егетләр, — дип куя эре җиләкләр хуҗасы, чишелеп китәргә әзерләнгән кебегрәк. — Иллә дә мәгәр бер югынны бар итәм дип йөргәндә, бер барынны да юк итә белергә кирәк. Карап-карап торам да, сез барыгыз да бушка гына табып өйрәнгәнсез. Менә бу юлы да зур сер аласыгыз килә, ә алдыгызда коньяк түгел, ак та юк.
Чынлап торып еласан, сукыр күздән яшь чыга, дигәндәй, шәһәрдән ерак шушы су буеннан да барысы да табыла икән —кемдер аракы юнәтте, кемдер — сыра, кемдер коньяк та чыгарып утыртты! Әйтеп кара син дөньяны авыр, дип...
Сүзнен буасын гына җибәрергә кирәк Аннан сон агуын да ага, юлын да таба. Гыйльметдиннең дә телен чишеп җибәрде теге нәмәстәкәйләр Бердәнбер түмгәккә менеп кунаклады да, сүз башлап җибәрде Хәер, ана кадәр рәхәтләнеп көлде әле...
— Сез бит, күршеләр, җилкә белән эшләргә күнеккән кешеләр. Ә баш ни өчен кирәк? Сез, мәсәлән, тиресне ат белән дә, машина белән дә ташып торасыз Җә, әйтегез, узган ел ашлама ташыдыммы мин бакчага0
Уйлап-уйлап карыйбыз да, искә төшерә алмыйбыз. Шуңа күрә барыбыз да бертавыштан диярлек:
— Юк! — дидек.
— Ә быел?
- Юк!!
— Менә ялгыштыгыз да... — диде Гыйльметдин, барыбызның да күзенә серле карап. — Ә мин атна саен китереп тордым тиресне. Әмма берегезгә дә күрсәтмәдем.
— Төннә ташыгансыңдыр, алайса, — дип кыстырды тыңкыш Хәмәй.
— Көпә-көндез барыгызның күз алдында ташыдым!
— Күрмәдек...
— Күрергә дә тиеш түгел идегез. — Гыйльметдин кесәсенә суккалап кунды — Ни өчен дигәндә, менә шушында салып ташыдым мин аны' Менә шушы кесәгә! Хәзер дә бар минем кесәдә ашлама, бик беләсегез килсә!
— Кит инде, әкият сатма, — диде борынын кушучына салган Гарифҗан. — Әле тиресне КамАЗ белән ташып та үсмәде безнең жиләк Кесәдә нинди юләр ашлама йөртсен ди!
— Мин юләр йөрттем. — Гыйльметдин кесәсенә тыгылды да, зуррак куян күчтәнәчен каезлап чыгаргандай маташкач, чәчкәле полиэтилен янчык тартып алып, өскә күтәрде. — Менә ул минем ашлама. Аның бер гөрәнкәсе...
түгел-түгел!.. бер мыскалы да сезнен бер йөк тиресегезгә тора.
Ул, бик кадерле байлыгын барлагандай, янчыкны сыйпап күттды һәм, тиз генә ачып, борынын тыкты
— Исе үк бүтән шул, рәхмәт төшкере! Килосына бер бәрәнлек акчамны кызганмасам-кызганмадым, барыбер үземнекенә ирештем. Беләсезме, бер сутыйдан илле чиләк жиләк җыйганымны? Бу ашламаны уны белән яклаты минем җиләк!
Барыбыз да янчыкка үрелдек. Беренче булып Елгыр Сафа эләктерде. Кат-кат иснәп карагач, күзен янчык эченә берничә мәртәбә тыгып алгач, бүтәннәргә сузды. Барыбызның да кулыннан үткән янчыкны Гыйльметдингә сузганда, чырае чытылган чуаш Вәчке мыгырданып куйды:
— Пу ни инде пу?.
— Менә! — дип кинәт кенә кистерде Гыйльметдин. — Нәрсә икәнен үзен дә әйтеп бирә яздын. “Пу ни” түгел, пони бу, Вәчке туган Инде дә әйтеп бетерергә дисәгез, пони дигән бәләкәй атның тизәге Менә шул үстерә инде бөтен нәрсәне!
— Бөтен әйберне дә үстергәч, нигә соң ул пониның үзен үстерә алмый9
һәр сүзне кирегә сукаларга яратучы Сафаның сүзенә дә җавабы әзер иде Гыйльметдиннең:
— Бөтен хикмәт тә шунда шул инде, братлар! Бу ат бөтен энергиясен табигатькә бүләк итүче, кем әйтмешли, үз авызыннан өзеп бирүче изге зат икән. Бөтен энергиясе, шифалы матдәләр шушы тизәк белән чыга икән аның! Әнә, япуннар ни өчен баеп беткән дип беләсез9 Нәкъ менә пониларны күп үрчеткән өчен! Ә безнең Казанда андый атлар бер дистәдән дә артмый бугай...
— Үзен каян алдың9 — диештек
— Менә монысын сорамагыз инде, егетләр! — дип кырт кисте янчык иясе. — Үз өлешемә кертмим, бигайбә!
Сөенечтән чүт кенә:
— Мин беләм!!! — дип кычкырып җибәрмәдем Ярый әле ачылган авызымны учым белән ябарга өлгереп калдым. Чыннан да, белә идем мин пони атларының кайдалыгын! Мин тора торган йорт артында гына бер парк бар. Шунда Шәфкать исемле тешсез бер абзый әлеге кәрлә атларга бала-чага атландырып йөри. Менә кайдан алачакмын мин бу хәзинәне'
Шунда ук игътибар иттем: бүтән күршеләр дә, ни өчендер, ачылган авызларын җәһәт кенә томалап, каплап өлгерделәр.
... Икенче көнне үк теге Шәфкать янына йөгердем.
— Карале, абзый кеше, — димсн, — сезнең бу бәләкәчләр дә ал яктан капкан ризыкларын арттан чыгарып, дөнья пычраталардыр инде.. Ни дисәң дә, болар да ат кебек нәрсәләр бит
- Атлар гына түгел, алтын затлар болар, энем! — диде агай, сыртларына нечкә муенлы, зур күзле, олы авызлы малай-шалайларны, сыбызгыдай черелдск кызчыкларны утыртып теркелдәүче җан ияләренә зур соклану белән карап торгач. — Әнә. йөз адымны әйләнеп килделәрме, бер бөтен ипилек акча бар дигән сүз. Монысы әле пүчт-ә-әк. Иң зур акчаны нәкъ менә шул арттан коелган нигъмәтләре китерә дә инде'
Агайның балкып торган йөзе кинәт кенә сүрелеп китте, ә үзе кәефсез генә кул селтәде:
— Тик, энем, безгә тәтеми аларнын ул нигъмәтләре Безнсн нәчәл- стуа бик комсыз Грамын-грамга барлап торалар Күзәтүчеләре дә йөреп тора сыман. Үткән атнада бер дуска җамыягы тулыр-тулмас кына биргән идем, сыразы якадан эләктерделәр. Чүт кенә кумадылар эштән!.
Төнлә дә саклыйлармы?
— Һу-у! Банк саклаган кебек! Бер килосы бер тонна ашламаны алыштыра, диләрме сон Бөтен дөнья шуна калган кебек кыланалар, ПаРННҢичек кенә булмасын, абзыйны барыбер юмаладым Кич белән.
эштән кайтышлый, караңгы урамда очрашкач, сумкасыннан бер кило хәлвә хәтлерәк “алтын” чыгарып тоттырды. Үзе як-ягына карый, үзе ялвара.
— Зинһар, бүтәннәргә әйтә күрмә! Үзеңне — байлыктан, мине эштән мәхрүм итәчәксең... Янымда кешеләр булса, алдан ук әйтеп куям, якын килмә! Сирәк-мирәк кенә булса да, синең өчен юнәткәләп торырмын...
Тегенең кесәсенә ике күлмәклек акчамны тыгып, шыпырт кына өемә тайдым, ике-өч көннән сон кабат барсам, понилар йоклый торган ташпулат янында, күзләрен чет-чет йомгалап, бәлеш авызын мыймылдатып, Вәчке чукын мыш утыра! Кулына татарча гәҗит тоткан әле, житмәсә! Әйтерсең лә, укый белә. Ял итеп утыра, имеш...
Ярый әле күрмәде. Куак артыннан карамый чыккан булсам, каршына барып басачак идем Конспирацияне саклый белдем: тын да тартмый чигендем дә, агачлар арасына кереп сыздым. Ә инде Шәфкать абзый белән төнлә очраштык. Кисәтеп тә куйды:
— Кемнәргәдер әйтеп өлгергәнсең дигән шигем дә бар, энем. Ике кеше килеп, теңкәмә тиделәр. Еландай телләрен чыгарыл ялваралар, валлаһи!
— Тын да чыгармадым, абзый җаным!.. Бирдеңме соң?
— Аларгамы?! Юк-бар сөйләп торма инде, энем Кешеләре кеше төсле булса ярар иде... Берсе тыңкыш, берсе пупылдап сөйләшә... Синнән башка кешегә исен дә иснәтәсем юк. Тизәк дигәч тә, теге-ни... Хәзинә бит ул!
Тагын бер атнадан әлеге парк таныш кешеләр белән тулды: Гарифжан да, Әхмәдиша белән Сафа да шунда бөтерелә, бакча күршеләренең бүтәннәре дә күзгә чалынып үткә ли. Бер-беребезне күрмәгәнгә салышып узабыз, алай-болай маңгайга-маңгай килеп бәрелешсәк, исәнләшкән, елмаешкан булабыз:
— һо-һо-һо!.. Ял итеп йөрешме9 Әйе-әйе, саф һава файдалы инде ул, — диешеп үтәбез. Ә инде күзләребез теге ташпулатны күзәтә
Паркта бердәнбер кеше — Гыйльметдин генә күренми. Ул хәзер, теге җиләкләрен сатып, нарат мунча сала, дача йортына икенче катны күтәрә, артезиан коесы бораулый, бакчасын тимер рәшәткә белән әйләндерә, базын мәрмәр белән эчли, урта бер жиргә бронза һәйкәл утырта. Анысы тирә-якка су бөркеп торачак фонтанның бер төре икән. Үзе генә эшләми инде, билгеле — жиде-сигез ир-ат бер алдына, бер артына төшеп торалар Киңәшәләр, сораулар яудыралар:
— Фонтанны алтынга маныйкмы, көмешкәме?
— Мунчага бер кран гына кертсәк, су җитәрлек килер микән9
— Ләүкәсен ныгытып беркетәбезме, кирәк чакта гына күтәрелә торган итәбезме?
— Йорт түбәсен әбәзәтелне ялтыр калай белән ябыйк, Гыйльметдин абый, балкып торсын.
Менә нишләтә бит ул мул уңыш — бөтен дөньяңны ямьләргә җитә! Көннәр үтә тора, Казан урамнарында тыз-быз йөрүне ирләрнең күбесе гел бер темага керә:
— Пони атлары кайларда бар, белмисезме?
— Пони тизәген ничек чылатасыз, суны күпме кушасыз?
— Түтәлгә нәрсә белән сибәсез?
Бер сүз белән әйткәндә, бөтен башкаланың сөйләгәне һәм эзләгәне дә, тапканы һәм мактанганы да пони тизәге генә Гыйльметдиннең генә гаме икенче тарафта: хәзер инде, акча өстәп, ике бүлмәле фатирын дүртлегә алыштырып йөргән чагы. Мыегын бетереп, киң елмаеп, зур кинәнү белән сөйләшергә дә вакыт таба:
— Пони тизәге тәки тормышымны матурлады бит, егетләр! Күрдегезме инде теге җиләкләр китергән байлыкны9 Акчасы күп чыкты шул, акчасы! Давай, гафил булып яшәмәгез, сез дә кадерен белегез пони гауна... әй, түгел . алтынының!
Тик менә, кара көзгә кергәч, ни күрик, Гыйльметдиннең дачасында
яна кеше йөри, киләп сала-сала, жир үлчи, туфракка яна үсентеләр төрткәли, тәрәзә читләренә нәкышле такталар кага... Гаҗәпләнеп торгач, янына килдем. Дачаның яна хуҗасы икән. Гыйльметдин саткан... Ә үзе Казаннын икенче башыннан жир алган... Саубуллашырга да вакыт тапмаган...
— Сезнен дә жиләк әйбәт унар инде, — мин әйтәм, — Гыйльметдин серен ачып киткәндер...
Яна хуҗа кеткелдәп куйды:
— Пони тизәге турындамы? Әкият ул. Салып утырганда сөйләп ташлады ул аны... Шаярткан гына ул. Башта пони караучы бөтен мужиклар белән сөйләшеп-килешеп чыккан, аннан соң инде шул әкиятне тараткан Ә инде уңыш мәсьәләсенә килсәк, хикмәте бик гади — Минзәлә галимнәре чыгарган өр-яңа сорт алып кайткан булган ул.
Чираттагы кадагына соңгы мәртәбә суккач, үзалдына әйтеп куйды:
— Бер нәрсә дә гаеп түгел хәзерге заманда. Бизнес бит, бизнес..
... Әгәр дә киләсе елда йә ишәк, йә куян кәкәенең гаҗәеп уңышка китерүе турында ишетсәм, бер дә гаҗәпләнәчәк түгелмен. Әле менә уйлаштырып йөрим: аш серкәсенә черегән кавын кушсан, пеләш башка чәч үстерә торган дару ясап булмый микән? Буладыр! Ни өчен дигәндә, бер туганым серкә заводының хуҗасы, ә апамнын егерме КамАЗлык кавыны череде. Бәясе күтәрелгәч сатмакчы иде...
Бигайбә
БЕР ЖЫРЧЫ АВЫЗЫННАН
итап кибетенә кереп бара идем, күптәнге танышымны очраттым, “һай, очрашмаганга күпме еллар, күпме гомерләр үтте!" диешкәләп алгач, хәл белешүләр китте
— Дуслар белән очрашырга да вакыт тими хәзер, әфәндем, эштә кайнарга туры килә, — ди бу, кулындагы күн папкасын әле бер, әле икенче кулына күчерә-күчерә. — Мин бит хәзер илчелектә, урысчарак әйтсәк, посольствода тылмач булып эшлим. Бүтән башкалада яшәгәч, кайтып йөрүләрем дә сирәкләнде...
— Әйе, — мин әйтәм, — замшалар үзгәрде, Рәсәйне чит ил товарлары белән бергә инглиз, япун теле басты. Кайлардан гына килмиләр дә, нинди генә телләрдә сөйләшмиләр хәзер. Тәрҗемә irren кенә өлгер!. Димәк, Мәскәүгә үк барып урнашкансьщ.
— Юк, Мәскәүдә түгел мин. Уфада Соңгы елларда яңа тел өйрәндем Әле менә бу кибеткә кереп баруымның да сәбәбе шул иде Сүзлек эхләп йөрим. Ни дисән дә, тәрҗемә иткәндә бу телнен дә, теге тслнен дә аңлаешлы, төгәл булуы кирәк бит Урыс яки инглиз теле генә түгел ул, брат!
— Әллә кытайчага ук барып җиттеңме'’
— Аннан да хәтәррәк! Татарчадан — башкортчага, башкортчадан татарчага тәрҗемә итәм мин Әйтик. Башкортстанга татар эшмәкәрләре, язучылар, менә синең кебек артистлар еш килә Алар башкорт милләтендәге коллегалары, кәсептәшләре белән аралашырга, аңлашырга тиешләр, һәркем дә чит телне белми бит... Менә мин шуларны кавыштырам, берсснен сүзен икенчесенә тәрҗемә итеп торам.
Аптырадым да калдым бит монын сөйләвенә! Шаяртадыр, дияр идең, йөзе бик житли күренә Җитдилеген расларга теләгәндәй, каты кәгазьдәй күлмәк якасына тагылган бронзадай галстугын да бик эре генә сыйпаштырып алгалый.
— Тукталс, тукта! — диюемне үзем дә сизми калдым — Башкорт якларында күп йөргәнем бар минем Бер генә дә тәрҗемәче кирәк булганы юк. Мин үзсмчә сөйлим, тегеләр үзләренчә жиффәрә Мин дә аңлыйм.
К
алар да һәр сүземне эләктереп ала.. Кычытмаган җирне кашу була түгелме сон бу яна һөнәрең7
— Чү-чү! — дип, бармак янады танышым, мәгънәле дә, сагаиткыч та карашын йөземә текәп. — Алай сөйләшергә ярамый! Хәзер бит Татарстан да, Башкортстан да суверен дәүләтләр. Димәк, һәр милләтнең үзенчәлекле теле дә бар. Әгәр дә без хәзер: “Татар теле дә, башкорт теле дә шул ук бер тел инде”, дисәк, бер-беребезнең суверенлыгын да, телен дә танымыйбыз дигән сүз була. Ике милләтнең үпкәләшүенә китерүе ихтимал мондый сүзеңнең!
Дустымның рәнҗүеннән, үзәккә үтәрлек итеп кисәтүеннән каушап та калдым сыман Тишәрдәй кырыс карашы да сихерләде бугай, тотлыга башладым.
— Сон... сон. - — дип торганнан сон, күнелемдәге ихлас фикеремне әйтеп бирергә көч таптым. — Таныйм, бик таныйм! Суверенлыкларын да, телләрендәге аермалыкны да таныйм. Ләкин... ни бит.
— “Ләкин”е кирәкми! Таныйсын — шул җиткән! — Аннары тылмач танышым, ягъни Сафур әфәнде, тавышын күнелне эретердәй йомшартып, сүзен дәвам итте — Давай, Уфага килеп чык әле син. Мин бит анда радио, телевидение белән дә хезмәттәшлек итәм. Килсән, мин сине экранга чыгартам, үзен кебек үк танылган башкорт җырчысы белән әңгәмәгезне оештырам. Син сөйләрсең, син сөйләгәнне башкорт җырчысына тәрҗемә итеп торырмын Теге сөйләгәнне — сина... Ләкин бер шарты, катгый шарты бар: тегенең сүзләрен аңласан да, аңламаганга салышырга тиеш буласын! Теге дә шулай итәчәк! Менә шундый әңгәмә үткәрсәк, ике милләтнең татулыгын көчәйтәчәкбез, аерым телләребез барлыгын исбат итәчәкбез. Анда җырсыз да булмас, билгеле. Бер-ике җырыңны да әзерләп куй. Юл чыгымнарыңны илчелектән түләрбез.
— Күптән шулай диләр аны! — дип кычкырасым килсә дә, тыелып калдым. Кайсыдыр илдә яки төбәктә телевизор булып телевизордан чыгыш ясау өчен артистлардан кем генә атлыгып тормый бу дөньяда!
— Риза булсаң, үзем белән үк альт китәм сине, — диде тылмач — Юлга җыен.
Менә, ниһаять, студиядә утырабыз. Уртада — Сафур, ә без, ягъни башкорт җырчысы белән sum фәкыйрегез, анын ике ягына кунаклаганбыз Үзебезгә төбәлгән прожекторларга, камераларга текәлмәскә тырышып, тамашачыларны үзебез белән таныштырабыз да әңгәмәне башлап җибәрәбез. Беренче минутта ук сизелде инде — башкорт җырчысына да инструкция каты бирелгән. Шуңа күрә ул мондыйрак сорау бирә:
— Ни тиклем ауыр булһа ла, дөрөһөн белгән якшы. тигән бедден бабайлар, Касыйм туган, Татарстанда ла аксалата түләү яктары йук дәрәҗәдә булһа кәрәк Әлбиттә, ситендер, ауырдыр ошондай осорда гастрольләрдә йөрүе. Кайһыбер ауылдарда бесән менән түләйдәр бедден әртистәргә.
һәр сүзен аңлап утырам бит инде, ходавәндә! Шундук җавап бир мәкче, сүзгә кушылмакчы булам. Әмма Сафурның сизелер-сизелмәс кенә кисәтүле карашын күреп, телемне тешлим Шуны сизгән тылмач, күзләремә ягымлы карап, саф татарча еорый. Дөресрәге, әңгәмәдәшемнең соравын кабатлый
— Гайяр әфәнде болай ди: “Никадәр авыр булса да, дөресен белгән яхшы, дигән безнең бабайлар, Касыйм туган, Татарстанда да акчалата түләү яклары юк дәрәҗәдә булса кирәк. Әлбәттә, читеңдер, авырдыр шундый гастрольләрдә йөрү. Кайбер авылларда печән белән түлиләр безнен артистларга...” Сез аңа нәрсә диярсез7
Мин Гайяр коллегамның сүзләрен менә хәзер генә аңлагандай елмаеп куям:
— Әһә-һә-һә! Тәрҗемә иткәч, аңладым. Гайяр әфәндегә дә минем
сүзләремне җиткерегез ул бик дөрес әйтә Әле сездә, Гайяр әфәнде, әйбәтрәк, чистарак икән. Бездә еш кына тирес белән дә түлиләр. Дачалы җырчыларга ярый да ул, ә менә минем кебек бакчасызларга бик авыр.
Шулчак Гайяр елмаеп җибәрә, теле кьггыткандай, иреннәре мимылдап куя. Ләкин, үзе утырган якка тиз генә борылган тәрҗемәченең сулышын тоеп, тешләрен кыса. Шулай итеп, Сафур инде минем кәлимәләремне ана тәрҗемә итә:
— Касыйм әфәнде һедгә ошондаи яуап бирә "Әле һеддә, Гайяр әфәнде, һәйбәтрәк, систарак икән. Беддә йыш кына тирес менән түләйдәр", ти...
Бая ук рәхәтләнеп көләсе Гайяр минем сүзләрем “тәрҗемә ителеп беткәч" кенә көлеп жибәрә:
— һай, кылык икән Гажәп, гажәп! Персидәтелләр унда ла һарандар икән. Акса йуклыктан сәстәр агара инде бында Бәһлеүән тиклем гәүдән менән ер йөдөндә йөрөгән булаһын, бөтәһе лә файдаһыдга кайтып кала. Гаделһедлек хөкем һөргән Рәсәйдә йәшәү ысынлап та кынын
Аньш сүзе тынып торган арада, мәгълүм инде, Сафур жәһәт кенә мина карый:
— Гайяр туган әйтә, кызык икән, ди, псрссдателләр анда да сараннар икән, акча юклыктан чәчләр агара инде монда, ди, пәһлеван хәтле гәүдәң белән жир йөзендә йөргән буласын, бөтенесе дә файдасызга кайтып кала, ди...
Бер үк сүзләрнең ике мәртәбә кабатлануы саруны кайнатса да, түзми җаен юк. Ни өчен, дигәндә, һаман да шул бер үк максатны — ике милләтнең дә үзенчәлекле, һәркайсынын аерым дәүләт төзеп яшәргә хаклы икәнен, телләренең дә бер-беренә охшамаганлыгын күрсәтергә, җөпләргә кирәк'
Шуннан сон, тәрҗемәче аркылы, башкорт җырчысына мин сорау бирәм:
— Әйтегез әле, Гайяр туган, сонгы вакытта нинди жыр өйрәнәсез1’ Репитицияләр ясыйсызмы? — димен
Сафурнын шул сүзләрне тәрҗемә итүе, дөресрәге, кабатлавы була, Гайяр, хәзер генә аңлап алгандай, җанланып китә
— Әлбитгә, әлбиттә' Рспитицияһыд булмай. һунгы көннәрдә минсн теләк үдебедден милләткә халык иҗатын йакынайту Әйтәйск. башкорт халкының "Өй артында муелым" тигән җыры бар. Ул тәрән мәхәббәт менән һугарылган Йәш сакта йаратып башкара инем уны Бынау һүддәре бик окшай минә "Өй артында муелым бар, наннарында сияләр шул. наннарында сияләр. Сияләр дә бедгә карап — һед бәхетле! — тияләр "
— Ә-ә! Без дә җырлыйбыз аны! Әллә парлап җырлыйкмы соң9 — дип ычкындыруым булды, Сафур кырт кисте
— Юк. Касыйм туган, сез җырлый алмыйсыз аны Чөнки сүзләре чит телдә — башкорт телендә. Әле яна гына сөйләткәнебезчә, башкорт теле үтә дә катлаулы тел ул татарлар өчен. Көйләренә дә теш үтми
Шулчак, кабат акылыма килеп, Сафурнын сүзләрен хупларга ашыктым
— Әйе, ялгышрак әйтеп ташладым ул тәкъдимне
Ни башкортча, ни татарча уртак жыр "таба алмагач", парлап торып “Подмосковные всчера"ны җырладык ..
Тапшыру беткәч, коридорга чыккач, Сафур икебезнең дә кулларны кысты:
— Молодцы, егетләр, булдырдыгыз! Шулкадәр әйбәт, шулхәтле ышандырырлык булды бу тапшыру, хәтта, минемчә, берәр җирдә юып алсак та гөнаһ булмас
Мин, студиядәге гадәт буенча. Сафурнын кабыргасына тиеп а.иым
— Тәкъдимеңне Гайяргә дә үз телендә әйт инде Аңламый тормасын
Шулчак, дөньяны шартлатырдай итеп, икесе дә көлеп җибәрде
— Гайярме?! Гайяр ул, анлау мәсьәләсенә килгәндә, теләсә кайсы татарыңны сата! — диде Сафур
Гайяр исә, бер кулы белән көлә-көлә каткан эчен тотып, икенчесен җилкәмә куеп, Сафурнын сүзенә пичәт сукты:
— Татар кыддары менән һөйөшөп, татар йегеттәре менән гөрләшеп гумер иткән әдәм бит мин, Касыйм кустым! Мин татарда үдем аннамаган бер һүдде лә белмәем... Хәдер инде йән теләгәнсә һөйләшәек.
Ниләр генә сөйләшмәдек ул кичтә Гайяр белән күзне-күзгә карап кы злар турында да, артистлар, язучылар турында да, хәтта гарип Россинең хәерчелеге турында да. Ә инде Сафурга килсәк, минем белән башкортча, Гайяр белән татарча сиптерә Беребез дә рәнҗеми, өчебез дә бертуганнардай аялашабыз, рәхәтләнеп гөрләшәбез Хәер, әйтергә онытып торам икән, ул кичтә бөтен ресторан кул чапты безгә: “Сакмар”ны да, “Жңдегән чишмә” белән “Раушания"не дә күңел булганчы парлап жырладык Ул — башкортча, мин — үз телемдә' Берберенә ягып кына тора безнең телләр. Әйтерсең лә икебез дә бер ана балалары. Әллә икебез дә татар, әллә икебез дә башкорт — белмәссең.
— һокланам мин татар теленең матурлыгына! — диде соңыннан Гайяр.
— Ә мин башкорт теленә гашыйк! — дидем ихлас күңелемнән
... Тик менә...
Ярый, авыр булса да, анысын да сөйләп үтим инде...
Рестораннан чыгып, Салават һәйкәленә таба барганда бер күңелсез хәл булды. Каршыбызга килүче дүрт-биш егетнең берсе, кинәт кенә тукталды да:
— Карагыз әле, егетләр, болар бит печән белән бесәнне дә аера белми торган ахмаклар! Әллә аңлатып үтәбезме?
— Һалып ебәр берне, киләсәктә аңларлык булһын!
Озакка сузмадылар, өчебезнең дә якадан элеп алдылар.
— Йәле, агаем, әйтеп һал, нәмә ул “сия”? — дип күзләремә тутырып карады минем галстуктан эләктергәне Калтыраудан авызым кипсә дә, жавап бирерлек әмәл таптым:
— “Чия” була энекәш, “чия”!.. Аны гына беләбез инде
Ә янымда гына Гайярне җилтерәтә бер егет:
— Әйт әле, абзый кеше, нәрсә ул “акча”?
— һун, кустым, һорап та тораһы түгел... “акса” була бит инде, “акса”! Кем белмәй ти уны... — дип аклана Гайяр.
Бер сүз белән әйткәндә, өчебезнең дә котны алды бу егетләр. Әле ярый рәхимле булып чыктылар кыйнамадылар. Татарлары — татарча, башкортлары башкортча тукыдылар колакка:
— Эс бошорып, тел сарлап йөремәгед моннан һун, һаташып, тигәндәй!
— Ике милләт арасына таяк тыгуыгызны ташламасагыз, абзыкайлар, ут чыгаруыгыз ихтимал. Сак булыгыз!
— Менә без, яшьләр, бер-беребезнен телен генә түгел, сулышын да аңлыйбыз. Бернинди тылмач та кирәкми!
Ниһаять, арадан берсе юатырдай тавыш белән соңгы сүзне әйтте
— Йарай, иламагыд, агайдар... һакалыгыд агаргас булһа ла акыл йыйыгыд... Ә һед, егеттәр, ебәрегед уларды, еткәндер .
... Менә шулай бетте бу әңгәмәнең ахыры. Шуны гына өстисем калды, әгәр дә кайбер башкорт сүзләрен төгәл үк әйтмәгән булсам, ачуланмагыз. Ни генә дисән дә, башкорт теле татар теле түгел, башкортларның үз теле! Бигайбә!
"Мәет" белән очрашу
ин аны инде күптән үлгәндер, исәннәр арасында юктыр, дип уйлаган идем. Хәтта: кабере кайда икән, өстендә нинди агач яки куаклар үсә микән, шушындый җилле-давыллы караңгы төннәрдә алар ничек шаулый икән кебегрәк уйлар да җанны өшетеп куя иде. Хәер, күңелсез, ямьсез төннәрдә яшәү мәгънәсе, гомер кыскалыгы хакында “төпләргә төшеп” уйланучы бер мин генә түгелдер. Бигрәк тә япа-ялгыз чакларда...
М
Бүтән сабакташлар, аны белгән кордашлар белән очрашкан, моннан утыз елдан артык булган хатирәләрне искә алган чакларда анын турында “мәрхүм”, “мәрхүм Зәет” дигән сүхтәр дә еш ычкынгалый иде Чөнки ул чактагы хәлен, башыннан чыкмаган гамен, иртәдән кичкә кадәр кылган гамәлләрен күңелен белән иләп карасан, ул, һичшиксез, үлгән булырга тиеш иде
Анын сүзләрен, тормыш фәлсәфәсен искә төшерсәк, яшь аралаш булса да, дигәндәй, тыннар катканчы көләбез дә Бигрәк тә Илдар хәтәр көлә Мондый чакларда үзеннән дә көлгәнебезне белми Илдар Гомер- гомергә шундый гадәте бар: кызык-мызык әңгәмәләр вакытында, түзеп- түзеп утыра да, башын кинәт кенә артка ташлап шаркылдый. Бу мизгелдә анын пеләшләнеп бетә язган акыл чүлмәге стенага таба ыргыган кувалданы хәтерләтә. Абайламыйча арт чүмечен берәр каты яки очлы әйбергә бәреп ярмаса яки тишмәсә ярар иде, дип тә куркып куясын. Әйткәләп, кисәт- кәләп торуның да файдасы юк — барыбер үзенчә!
Кайгырырлык та, көләрлек тә иде шул Зәетнең холык-гамәлләре. Күзенә карап мыскыл иткән чаклар да булгалады. Бигрәк тә бүлмәдәшебез Әскәр туры сүзле иде. Түзмәде бервакыт, Зәеткә ябырылды:
— Ташлыйсынмы син күңелләргә шом салуыңны, әллә кжмы?! Сон, канса да консов, егерме яшебездән чирләшкә ясап бетерәсең бит инде безне Валлаһи, дип әйтәм, Зәет түгел, тере мәет син!
Зәет һәрвакыттагыча тыныч калды Өстәлгә тамган чәй тамчысын бармак очы белән сорау билгесенә охшатып сылый-сылый, боек кына әйтеп куйды:
— Соң... егетләр... мин белгәнне сез дә белсен дип сөйләвем инде...
Артык күп белә иде шул Зәет Бсргә-бергә базарга чыккан көннәрдә анын “белемен” ишетмәү өчен, колакларыбызны томалардай булабыз. Без, ягъни аннан башкалар, ризыкларга карап, болай сөйләшәбез:
— Әнә тегендә эчәк-бавыр пирәшкие саталар. Әх. акча булса! Берьюлы егермене ашар идем!
— Шикәр бетте Алырга акча да юк
— Туйганчы әчтерхан чикләвеге ашарга иде'
— Дүртебезгә икене булса да морожный алабызмы соң әллә0 Кесәләрне кырыштырыйк әле
Зәетнен уйлары бөтенләй икенче юлдан йөри. Сүзләре дә бүтән Читтән карап, тынлап торучының "Бу өчесе — надан тыгынучылар, ә тегесе, миранусныкыдай вак бөдрә чәчлссс, акыл иясе икән", дип нәтижә ясавы бик ихтимал. Без күргән ризыкларга үзе дә күз салганнан, сүзләребезгә игътибар иткәннән соң, Зәетнең салмак тавышы агыла башлый
— Карап-карап торам да сезгә, егетләр, юри шаяртасыз, дип уйларга мәжбүр булам. Рәжс туйганчы ашарга ярый әчтерхан чикләвеген ” Аны бит врачлар көнгә биш-алтыны гына ашарга киңәш итәләр. Күбрәк ашасаң, бөергә дә, бавырга да сугуы бик мөмкин Ә бавыр белән бөернең эшчәнлеге туп-туры йөрәктә чагыла. Теге икс орган аксадымы, йөрәкнен дә сикерә башлавын көт Аны күп ашал ычкынучылар да шактый һичьюгы аллергия тудырачак! Дөрес, баш миенә файдалы нәрсә ул. Төшенең нәкъ менә мигә охшаганлыгын үзегез дә күреп торасыз Кытай галимнәре дә күп язган ул чикләвек турында Туп-тулы бер китап багышлаганнар аңа, симпозиум нәтижәләрендәгс фикерләрне берләштереп
— Эх. тарих факультетында укыл, тарихны да медицина хәтле белсәң иде син, — ди-ди үртәлә Илдар. — Төннәрен безгә лекция укыр идең Төп фәнебезне яхшырак белер идек, ичмасам!
Зәет исә Илдарның дәгъвасын сабыр гына әйләнеп үтә
— Тарих ул — тарих инде, малай. Ә менә дөрес туклану, ашаганыңны дөрес үзләштерү бөтенләй икенче нәрсә Ашказанын бозылгач, бавырың таркала башлагач кына үрсәләнә башласаң, сон була инде ул Менә, мәсәлән, шушы челләдә, тән генә түгел, маңгайлар да тирләгән кызуда сез туңдырма ашамакчы буласыз. Ахырын да уйларга кирәк бит
анын Әллә сез мондый вакытта салкын тими дип беләсезме9 Узган жәй Түбән Камадан бер таныш директор килгән иде былтыр шушы вакытгарак Кырыктан узды температурасы! Салкын әйбер дә ашамаган үзе. Кунган фатирында ачык тәрәзә янындарак йоклаган. Дифтерия йөргән вакыт иде какрас Врачлар, дифтериядер дип уйлап, үзе яшәгән шәһәрнен санэпидстанциясенә шалтыратканнар. Үзенең генә түгел, бөтен туганна- рынын фатирларын дизенфикцияләп чыкканнар. Җәй буе диярлек бүлнистә ятты . Ә сез бозланган сөт йотмакчы!
Түзмәдем, төрттереп куйдым:
— Берәр зәгыйфь бәндәдер инде
— Рәшит абыйны әйтәсеңме?! Булыр зәгыйфь! Ел саен, авылларына кайтып, сабантуй тота иде Былтыр гына кайта алмады. Кирәк булса, дүртебезне бер тишеккә дөнгечләп тыга. Әле сакланып яшәсәң дә, чамага туры килә ул. Бүлмәдә җиде банка тотуны үзем уйлап тапмадым мин, егетләр...
Чыннан да, Зәетнең карават астында өчәр литрлы жиде пыяла банка тезелеп тора. Бүген, әйтик, жиде көн элек тутырылган банкадан эчә суны. Суы беткәч, кранны яна су агызып, аны җиденче итеп куя. Иртәгә ул алтынчы банканы ачачак... Җиде көн торган суның хлоры, төрле зарарлы матдәләре юкка чыга яки төпкә утыра, имеш Без ахмаклар исә суны краннан агызып эчәбез. Имтиханнан сон бәйрәм итеп тә алсак әле!.. Иртән авызларыбызны кранга тоташтырып куябыз: йотып та торасы юк — су үзе бәреп керә ашказанына!
Әйтеп торунын кирәге дә юктыр, аракыны түгел, квас та эчми Зәетебез. Анын да алкоголе бар икән. Күп эчә алмавыбыз аркасында гына исермибез икән квастан. Ашказаныбыз берьюлы бер мичкә квасны сыйдырса, ләх булганчы исерүебез дә бик ихтимал, янәсе
Кичләрен Зәет иртәгәге көнгә әзерлек күрә: стакан хәтле берәр банканы сода белән ьшгкыи-ышкый юа, аннары аны кайнар пар өстендә тота, үзенчә әйтсәк, иң хәйләкәр микроб та калмаслык дәрәжәгә китерә — “дистиллировать итә”. Кичке ашны ашамый. Поликлиникага альт барылачак сидекнең составы реальлеккә туры килмәскә мөмкин, дип аңлата без наданнарга. Икенче банкага салыначак “проба” турында да тәфсилләп сөйли. Ашказаны глисталар оясына әверелмәсен өчен, шундый “пробаларны” ике-өч көн саен анализлатырга кирәк икән.
Караватына ятар алдыннан, өстәл лампасына үтә якты лампочка бора да, сәгать буе шәрә тәнен тикшереп утыра, теге яки бу бетчәсе зураймаганмы, төсен, рәвешен үзгәртмәгәнме, кан тамырларының берәр- сендә тараю-кинәю галәмәте сизелмиме, жыерчык-мазар артмаганмы’’ Яткач исә берничә мәртәбә пульсын саный, градусникны әледән-әле селеккәләп, тән температурасын кат-кат үлчи. Иллә дә мәгәр пульсы — 72 дән, температурасы 36,6 дан каитышрак булса, бетте — үзенә дә, безгә дә йокы юк: авыр сулый, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килмәгәе, дип сөйләнә, мәтрүшкә, сукыр кычыткан, андыз тамыры кебек нәрсәләр кайнатырга керешә, ниндидер таблеткалар йота, микстуралар эчә, кайсыдыр төшләренә массаж ясарга керешә, медицина брошюралары актара, грелкага су тутыра . Грелка дигәннән, Зәет һәр ризыкны, эчемлекне әлеге дә баягы 36,6 градуска җиткереп “кабул итә” — суыграк булса, җылыта, кайнаррак булса, суыта. Кавын-карбыз чорында аннан көлеп эчебез ката. Ходай биргән тубалдай җимешләрне ничекләр генә кыландырмый ул! Башта зур кәстрүлдә су җылыта, аңа салынган карбыз яки кавынны тишеп, әледән-әле градусник тыга, аннан сон гына кисеп ашый башлый...
Бергә күпме яшәгәнбездер, аны иртәнге сәгатьтә күргәнебез, анын белән бергә университетка чыгып киткәнебез булмады сыман. Ул инде без торганчы ук, төрле-төрле анализлар ясату өчен, поликлиникага киткән була. Дәрескә дә шуннан килә. Беренче тәнәфестә ук канында, сидегендә нинди хикмәтләр барлыгын тәфсилләп сөйли:
— Бәвелдә тоз бер бөтен уннан биш процент кына булырга тиеш Ә
минекендә бер бөтен уннан алтыга житә язган... Ә менә минераль матдәләр йөздән бер процентка кимеп куйган әле Сульфат-фосфатлары да бик үк төгәл түгел, магний белән аммоний да норма белән тәңгәл килми Димәк, бөерләремдә ниндидер гаеп бар...
Зәет кызлар белән йөрми. Без көлә башласак, әзер фәлсәфәсен чыгарып кына сала:
— Көлегез, әйдә, көлегез. Елавын сонрак еларсыз. Эш үткән булыр Чөнки сезнен медицина буенча грамм да белемегез юк.
— Мәхәббәткә ни пычагыма кирәк ул синен медицинаңи
_ Медицинаны белмәгән килеш кызлар белән чуалсак, бик пи шиңәр мәхәббәтең, — дип, Зәет кайнар бәхәскә кереп китә — Ә сез беләсезме сон һәр кешедә нинди дә булса чир барлыгын. Үзен сәламәт хис итүче адәмнәр дә бөтенләй үк сәламәт булмый Менә сез кыхтарны үбәсезме0 Үбәсез! Ә һәр авызда нинди дә булса микроб яки вирус булмый калмый Хәтта, күп галимнәрнең исбатлавына караганда, авыз ул азай итә торган жирдән дә пычраграк Бик чибәр кызлар да бу җәһәттән башкалары кебек Егетләр дә шулай ук. Димәк, үбешкән саен бер-берегезгә нинди дә булса чир өстисез.
Монын ише чакларда Илдарның көлүенә чама юк. Күзгә күренмәс шүрәле кытыклый диярсең — караватына авып китә дә, калай түбәдән сырлы стакан тәгәрәгәндәге тавышлар чыгарып көлә.
— Үтерәсең, Зәет! Тынны тыгылдырып үтерәсең! Кайсы төштән дә пычраграк дисен әле? Һай.. Һу-у-у...
Зәет, никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, үзеннән көлгәндә нык үртәлә:
— Ә синең карт марҗаңда кырык төрле микроб бардыр әле. Көчеңне генә түгел, каныңны да, тора-бара җаныңны да суырачак әле ул синең, бик беләсең килсә
Я шерен-батырын түгел, Илдар чыннан да бер марҗа янына Йөри иде Бигрәк тә ашарына акчасы калмаган чакларда еш бара ул аның янына. Ресторанда пешекче булып эшләүче бу хатын сумкасына бифштекслар, антрекот-эскалоплар, пирәшкиләр салмыйча кайтмый һәм таза тамаклы Илдарны һәрвакьп тук тотарга тырыша “Хутлы машинаның заправкасы да шәп булырга таеш", ди-ди сыйлый икән егетне Илдарның беренче курста укый башлаган Миләүшә белән йөрүен дә белә икән Алай гына да түгел, парлап кунакка да чакыра, имеш Ягъни, көнләшми
— Ревновать нс имею права Ты мне — на сегодня, а ей на будущее, — дип әйтә ди. Бу очракта Зәет ялгышмый Тик менә “карт марҗа" диюе белән генә арттырып җибәрә Чөнки әле Наташага угыз да юк Хәер үзебезгә егерме-егерме ике яшь чакта андый хатынны карт дип санавыбыз әлләни гаҗәп тә булмагандыр
— Син бит хәтта интим гамәлләрнең дә хикмәтен аңламыйсын, — дип сүзен дәвам итә Зәет — Сөйләвенә караганда, ата-баба ысулы белән генә эш итәсең син ул марҗаң белән Көч-куәтеңңс сарыф итеп кайтасың
Илдарның “шүрәлесе" шушы сүзләрне генә көтеп торгандыр сыман — егетнең кытыклана-кьпыклана көлүенә караганда, тыны да тыгыла башлады кебек
— Сон сон кимеми кая барсын ул куәт?.. Ул гамәлне вагон бушатуга тинлиләр бит' Кирпеч тә, калай да бушаттык бит инде — беләбез вагон бушату хикмәтен Көч түктергән эш кенә ләззәт китерә бит
Каршысында утырган ахмакны күзәткән философтай. Зәет Илдардан күзен алмый гаҗәпләнеп карап торды-торды да, тегесе суына төшкәч һәрвакыттагыча тыныч кына сөйләвен белде
— Тибетлылар бирә торган акылны белергә кирәк, дустым. Алар ләззәтен дә кичерә белә, энергияләрен дә саклый белә Чөнки син түтә торган куәт белән бергә яралгы күзәнәкләре генә түгел, акыл потенциалының күзәнәкләре дә сарыф зпелә
Бу фәлсәфәдән сон башкаларыбыз да егылып киткәндәй була
ө. «к. У-. м«
— Көч тә түкмәгәч, ул кытайлар бер гасыр эчендә ничекләр итеп кенә биш тапкыр артканнар соң?!
— Инде “анысын” да экономияләргә кирәкмени?
— Башы булган эшнен ахыры да булырга тиеш ләбаса...
— Җөмләдән сон ноктасын куймагач, мәгънәсе аңлашылмаячак бит...
... Төрле даруларны йота торгач, һәр әгъзасыннан чир эзли торгач, Зәетебез тартылып, агарып китте. Табиблардан атна саен флюорография үткәрүләрен, кардиограмма алуларын таләп итә башлаган. Тегеләре, аптырашта калган хәлдә, иңнәрен сикертеп, кулларын җәяләр икән. Зәетнең үҗәтлегеннән туйганнармы шунда, әллә чыннан да берәр чир тапканнармы —кайсыдыр профессорга күрсәткәннәр моны, тагын бер нәрсәне аңламый калдык: чынлапмы, шаяртыпмы, профессор Зәеткә:
— Дааа, егет, психикаң нык авышкан синең!.. Сине дәвалау өчен Казандагы медицинаның көче җитәрлек түгел инде. Мәскәүдә яшәүче Америка профессорына барырга туры килмәгәе сиңа. Ләкин ул дәвалау процессы өчен ким дигәндә егерме мең доллар сораячак. Кыргый капитализмда акчасыз бернәрсә дә эшләмиләр, энем, — дигән.
Ул төнне беребез дә көлмәде. Алай гына да түгел, үкенү хисе дә оялады күңелләргә: юкка рәнҗеткәнбез, тиккә бәхәсләшкәнбез, ахрысы.. Ә Зәет, үзалдына дигәндәй, юк акчаны бармак бөгеп саный:
— Доллар белән безнең сум бәядә йөри дип уйласак, егерме мен сум кирәк. Бер сыер мең ярым чамасы тора... Ике тана меңәр сумнан китсә, менә сиңа өч мен ярым бар дигән сүз. Жиде сарыкны сатсак...
Ул, менә-менә елап җибәрердәй булып, безнен белән киңәшләшә башлый:
— Алты почмаклы яңа нарат йортка күпме бирәләр икән, белмисезме?
Илдар белән Әскәр эрергә өлгергәннәрме, әллә дәшмиләрме — тавыш- тыннары юк. Шуңа күрә соравына каршы сорау бирәм:
— Әллә запас йортыгыз да бармы?
— Юк та... Әти-әнигә бердәнбер бала бит мин. Минем сәламәтлек хакына совхоз фатирына күчсәләр, йортны да сатып булыр. Бәлки әле кассада да акчалары бардыр. Алай да җитмәсә, авылдашлардан әҗәткә алырлар. Кардәш-ырулар да хәлгә керер, бәлкем...
Икенче көнне Зәет урыныннан хәлсез картлардай авыр кузгалды. Температурасын үлчәп, пульсын санагач, йөзен ике учына алып, авыр сулап утырды. Аның бу халәте күңелләребезгә траур булып урнашты.
— Ярый, егетләр, сау булып торыгыз. Мин юлга чыгармын бүген. Тәки, кырыкмаса-кырык чир белән җәфалана торгач, шушы көнгә төштем бит. Әле күпме сакланып яшәдем, югыйсә.. Деканатка кереп әйтергә онытмагыз инде... Исән калсам, укырга туры килер бит әле... Хат языл торырмын...
Өзек-өзек сүзләреннән башларыбыз иелде: “Менә бит ул гомер дигәнен нишли! Бүген яшисен, иртәгә ни булырын белмисең”.
Әскәр белән Илдар, хәсрәт баскан кешеләрдәй, университет юлына чыгып киттеләр, ә мин, бер-ике дәрес калдырганга гына укудан кумаслар әле, дип. Зәетне озатырга булдым. Автобусы кузгалып киткәндә күзләремә яшь тулды Кызганыч, бик кызганыч иде анын кыяфәте Кем белә, соңгы саубуллашудыр бу бәлки...
Атналар уза торды. Зәеттән хат-хәбәр килмәде. Җәйге каникуллардан соң да әледән-әле искә төшергәләп тордык:
— Чире чыннан да каты булгандыр, бүлнистә ятадыр.
— Язып торырмын, дигән иде бит. Ник язмый икән соң?
— Хәле юктыр...
— Әллә үлде дә микән?..
Күп айлар уза торгач, мондый сөйләшүләр сирәкләнде. Анда да күптән булган хәлне, күптән үлгән кешене искә алуга гына кайтып кала сүзебез: исән булса, йә язар, йә шалтыратыр, йә телеграмма сугар иде бит инде бу кадәр гомердә! Юкка чыкты Зәетебез... тарих дәрьясына чумгандай
булды Әйткәнемчә, сагынып һәм юксынып та, эчләр катканчы көлеп тә искә алгаладык аны соңгы дистә елларда.
Нишләмәк кирәк, аксакаллы картлар, бөрешкән әбиләр генә китми шул фани дөньядан Әнә, чәчәктәй кызлар, алмадай матур егетләрнең рәсемнәре күпме зиратларда!.. Төрлечә үлгәннәр: машинага машина бәрелеп тә, мин-минлек белән исергән ил башлыклары чыгарган сугышларда да, үзара сугышып та, чирләп тә, үз-үзләренә кул салып та.. Зәетнен үлеменә дә артык гажәпләнсп булмый, димәк
— Дайте дорогу!
— Юл бирегез!
— Юлда тормагыз!
— Товар килә'..
һай, яратмыйм базарда йөргәндә әледән-әле янгырап торган шундый сүзләрне, әмерләрне! Ниндидер товарга күз текәвен була, арбасын сөйрәп килгән хутка кемдер кычкыра.
— Юл бирегез!
Бу юлы арба, аяктан егардай итеп, ышкылып үтте Ачу килде Арба хуҗасының каршына чытып
— Син нәрсә9! Синен товарын өчен бөтен базар аяктан егылырга тиешмени9' — дип, якасыннан аласы килде
һәм шулай иттем дә. Каршына чыктым тегенең, әмма якасыннан алырга батырлык җитмәде: артык сәламәт, артык таза, сабакы. Сал бүрәнәсе кебек. Ләкин әйтер сүземне барыбер әйттем! Нәфрәтемне булса да тойсын, ичмасам,
Китеп бармакчы идем, теге бәндә, сыер түшкәсе салган арбасын бергә килүче әшнәсенә тапшырды да, иңбашыма кулын куйды:
— Тукталс, тукта . Хәнәфи түгелме сон син?
Сүзендә янау-мазар сизелмәгәнлектән. мин дә тегснен йөзенә тынычрак карадым. Әйе, Зәетнен үзе иде бу! Миранусныкыдай кара чәчләре киезләнгән ак сарык йонын хәтерләтә хәзер, баш түбәсендә түгәрәк пеләше ачылган. Өстендәге киемен дә анламассын: әллә халат, әллә плаш . Күз алмасы да элпәләнгән сыман бера» Ләкин карашында ук ныклык, үз-үзенә ышанганлык сизелеп тора ■Төшереп’’ тә алган булырга охшый Күңелдән шом да йөгереп үтте сыман Ни дисән дә, үлгәнгә санап йөрелгән кеше бит
Ләкин Зәет шомланып торырга форсат бирмәде:
— Әйдәле, юл өстендә тормыйк, читкәрәк китик. Менә бит ул гомер дигәнең, кемнәрне генә югалтмыйсын да, кемнәрне генә тапмыйсын, — ди-ди. читкә тарта башлады. Аулаграк почмакка баскач, йөземә тагын текәлеп куйды:
— Берегез дә истән чыкмады, парин Син дә, Илдар белән Әскәр дә Әледән-әле уйлап яшәдем
— Исенә дә төтмәгәнбездер Хат та язмадын. — дип көлдем үэемчә. — Адрес бар иде, каләм тота белә идең
— Башта оялып йөрдем, малай, кыенсындым. Соңрак үземне сездән түбән тою хисе дә керде күңелгә. Сез — гыйлем кешеләре, мин — колхозчы, көтүче... Көләрсез дип уйладым. Ә аннан соң инде еллар үтә торды
— Туктале, тукта. — дидем тегенә үзенчәрәк — Америка профессорыңда озак дәваландыңмы соң9 Баргансыңдыр бит9
Зәет кинәт кенә шартлап киткәндәй булды: мондый ук каһкәһәлс. мондый ук ихлас, зәһәр көлүне шушы яшемә җитеп күрмәгән идем, ахры Мин соңгы соравымны кабатлагач, тагын көләргә кереште Күз яшьләрен сөртә-сөртә сулышын тигезли төшкәч кенә, өкк-өзек сүзләре чыга башлады
— Америка профессор, уфф авылдан да чыгарга туры килмәде
б •
шунда татлылар дәвасын... әти тапты... шул өшкерде ...
— Берәр тылсымын белгәндер инде9
Сорау биргәнемә тагын үкендем — Зәет яңадан “шартлады”.
— һу-у, каты булды тылсымы, каты' Бер генә өшкерде!..
Бераздан тәмам тынычланды Зәет, хәтта күзләренә монсулык инде. Тирән сулап куйгач, моңсу гына тавыш белән сөйләп бирде:
— Син озатып җибәрдең бит инде мине теге вакыт... Да-а-а, ана да утыз ел үткән . Аякларымны көчкә сөйрәп, авылга, аннан өйгә кайтып кердем. Әти. ишек тоткасына бәйләп, чыбыркы ишә, әни өстәл әзерли. Исәнләштек, ашарга утырдык. Хәл-әхвәл белешә башладык. Мин шунда бүгенгедәй хәтердә... елап-сыктап, үз хәлемне сөйләп бирдем. Әни көенә, әти исә, йөземә әледән-әле текәлеп карый-карый, ашын чөмерә. Сүз әйтми Мин Америка профессорына барырга кирәклек турында сөйлим. Ашый Эндәшми Егерме мен доллар турында сүз кузгатам Шуннан соң гына, кашыгын куйды да: “Тамагың туйдымы?”, дип сорады. “Туйды”, мәйтәм “Туйгач, әйбәт. Әйдәле, улым, тышка чыгып, ирләрчә генә киңәш-табыш итеп алыйк әле, әниең өстәл жыештыра торыр”, ди бу Чыктык. Әти абзарга таба китте. Мин артыннан атладым Шуннан сон, әллә каян гына бишкә үргән камчы тартып чыгарды да, сырт буйлатып тартты: “Мә. ялтырмалахай, монысы Америка булыррр!.. Менә монысы профессоррр булыррр! Мә, долларрр ссиңа!.. Китап корты була торгач, үзен дә кортлый башладыңмыни?! Мин монда тин өстенә тип өстәлсен, дип, көн-төн көтү көтәм, ә сина егерме мен доллар кирәк. Буржуйга әйләнеп беттеңмени9' Безнең нәселдә кортлылар да, чирлеләр дә юк Саташып йөрмә моннан соң, йөрмә, йөрмә!..” Ул сыдыра тора, мин үрле-кырлы сикерә торам. Бөтен тәнне ут итте картлач. Шуннан сон, тәмәкесен кабызыл, бүрәнәгә утырды, авыр сулый-сулый, тартып бетерде Йомшарды бу, йомшарды Шуннан соң, үз янына утыртып, кулын аркама куеп, сүзен әйтеп бетерде “Көтүне икәүләп көтәрбез, улым. Тагын бер кеше эзли персидәтел Мина да таяныч кирәк. Тормышны алып барулары бик кыен... Давай, күз яшьләреңне сөрт, тынычлан. Әниең сизә күрмәсен. Хатын-кызга ирләр сүзен белеп бетерергә димәгән. Сер дә булырга тиеш әзрәк...”
— Әниең тәки сизмәдеме?
— Ничек сизмәсен инде!
— Әтиеңне орышкандыр?
— Бездә әти белән бәхәскә керү гадәте булмады.
Зәет, сүзе беткәндәй, берничә сулыш тын утырды Аннан сон болай түгәрәкләде:
— Үлделәр инде — мәрхүмнәр, сагынып сөйләргә генә калды...
— Әллә чыннан да бөтенләй дәваланмадың9
— Шушы яшькә жңтеп, дару да капканым юк. Салкын тигәләгәндә дә йә мәтрүшкә, йә кура жиләге белән хушланасын. Чирләргә вакыт та юк, парин. Малайлар башка чыга, кызлар кияүгә жыена. Унга барсан да акча кирәк, сулга борылсаң да — акча...
Әңгәмә моңсу булса да, көлеп җибәрдем, түзмәдем:
— Балаларын күп икән, алайса. Көч-кодрәтне экономияләп тормагансың?
Тел төбемне аңлады — онытмаган. Тагын бер мәртәбә рәхәтләнеп көлде:
— Татарга да үрчергә кирәк бит. Кытайга гына димәгән.
Шулчак авылдашы килеп җитте Зәетнең. Түшкәне чапкалап, сату өстәленә куярга кирәк икән.
Саубуллаштык. Бер-беребезне ихлас күңелдән кунакка чакырыштык.
Июль. 1997