Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУ КӨНЕ

Сөенеч
Күңелдән яз — урамнарга күчте, — Урманнарга, кырлар-болынга: Шәфкатеннән сөелде бар тараф, — Мин уралдым синең толымга...
Бәхет килде, рәхәт тапты җаным, Кысалардан чыгып, күкләргә Ашты — кайтты, һаман шулай булыйк, Калдырмасын тәкъдир читләргә.
Без инде пар, Күгәрченнәр кебек Килик гор-гөр, оя — түгәрәк. Мәңгелек яз белән яшик илдә, Китәчәкбез төнгә — бергәләп...
Дөнья авар, диләр...
Хакимнәр дә фараз кылды, беркөн Дөнья авар, егылыр, диделәр. Аллаһыдан хәбәр юк идеме? Ничек болай дөрес белделәр?
Ялгышларны авыр күтәрүе, Җиңел түгел табу дөресне. Кон дә сойләп, онытып хакыйкатьне. Әкият тә чынга иреште.
Хакимнәрнең кулда — дәлилләре. Бәхәс мәйданында йөрмиләр. Кодрәте аз сүзнең, дигәннәрне Ышандырып булмый, белмиләр.
Хакимнәрнең сүзен вакыт үзе Хөкем итә, бәхәс чишелеп. Дөнья авар, егылыр, дигән сүз бар, Бездән соңмы калыр ишелеп?!Киявең килә
Капкаң — тимер, кияү көтеп Сулыкма, йозагын ач. Кем ул анда сине бутый. Кычкыра: — Күренмә, кач...
Ачык капкадан үтүгә Кем килеп каршы алыр? Көттереп киявең килгән, Аңарга кем дә барыр.
— Тимер капкаң ач-ач, Киявең килә, кач-кач...
Качкан җирдән ник киләсең, Кәләш хәлен беләсең, Ярыкка күзең кысылган, Анда кемне күрәсең?
Капкаңны яп, йөзеңне ач, Әйләнсен кияүнең баш, Мичтән бәлешеңне чыгар, Казаныңда — кайнар аш.
Мәхәббәт тәмугында
Сара җанны сәер, олуг тынлык. Дөнья чиген тапкан шикелле, Багып калам ерак офыкларга. Өсләремә хәтер түгелде.
Әгәр саный китсәк, безнең көннәр Ике айга тулыр, мөгаен.
Әмма сүзе гомерлеккә булды, Тәкъдир безгә сытты чыраен.
Гайбәт өчен яралмаган идек, Яманнардан безнең баш — өстен. Гөнаһысыз
гөнаһларга чумдык. Мин мәхәобәт Тәмугына төштем...
Аңлашу
Мин сөйләрмен
Сүз арканын ишеп, Йолдызларга элеп һәм чөеп.
Син тыңларсың күңелеңә салып. Утларымнан янып һәм көеп.
Мин сөйләрмен,
Сүзнең китеге юк,
Артыгы юк, әгәр тыңласаң, Мең сүземнең берсен аңлаталмам, Шулай була икән, соңласаң.
Сүз кадерең колагымда шаулый, Йөрәгемә тама күз яшең. Шулкадәр дә яратканың өчен Рәхмәт сиңа, назлы кояшым.
Учак яктым, шәүләм, озынаеп, Кара төнгә кереп тоташты, Салкын йолдызлары белән галәм Энҗе сипкән булып алдашты.
Фалын ачтым, хәерлегә юрар Өчен иде һәрбер хәрәкәт. Кая китте минем насыйбыма Тиеш булган бәхет-бәрәкәт.
Тәкъдирдәгеи һичкем урлый алмый, Бүлешәлми кеше ризыгын.
Учак яна, җаным Кулын сузган. Ярлыкауны сорый языгын...
Сагыну көне
Күкләр елый, елгаларга иңеп, Киң кырларга, бакча, талларга. Күкләр елый бәгырьләргә үтеп, Урам юып, тулып ярларга.
Күкләр елый, кошлар адашалар Очып барган җирдән егылып. Тәкъдирдәндер миңа бар да болар, Үкси йөрәк, үкси сыгылып.
Күкләр һаман шулай булмас әле, Ачылыклар китәр тарафлар, Күңел дә гел болай булмас әле, — Сагышымнан тәкъдир аралар.