ПРОФЕССОР БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
Күренекле тел галиме, Казан дәүләт университеты профессоры ФЛЕРА САДРЕТДИН кызы САФИУЛЛИНА
белән әңгәмә
— Бу әңгәмәбезне остазлар турында сөйләшүдән башлыйк әле, Флера ханым! Сезнең остазларыгыз кемнәр булды икән? — Ин беренче остазлар мәктәптә булды инде ул. Шулай ук университетның татар теле һәм әдәбияты бүле.гендә укыган еллардагы остазларыма да олы рәхмәт! Керү имтиханын Хатип ага Госман һәм Мирфатих ага Зәкиев алган иде миннән... Шул югары таләпләр биш ел буе дәвам итте Мин укыган группа көчле иде Егетләр белән кызлар сан ягыннан бер чама булды. Бу группадан күп кенә фән докторлары, профессорлар, доцентлар, шагыйрьләр, журналистлар, хөкүмәт эшлеклеләре чыкты ирле-хатынлы Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовлар, Казбек Гыйззәтов, Шәйхелислам Садретдинов, Әхмәт Рәшитов, Рәшит Зәкиев, Әгьзәм Фәйзрахманов, Мөнир Абдуллин, Лена һәм Зидә Гайнановалар һәм башкалар..
Остазларыбыз затлы иде безнең. Латыйф ага Жэләй безгә татар диалектологиясе, тел тарихы, тарихи грамматика укытты Килеп керер иде, өстәл янына утырыр иде. Папиросын, шырпысын өстәлгә куяр иде, бераз гына кыеграк муены белән янтаебрак утырып, тәмәке төтенен суыра-суыра, татар теленең төрле төбәкләргә сибелгән сөйләшләре турында, тел үсешендәге тарихи күренешләр турында әкрен генә, иренмичә, кызык итеп сөйләр иде Әйтер иде “Төртеп куй, улым (йә кызым), кирәк булыр!" Хәтеремдә, бервакыт Жэләй ага миңа әйткән иде. "Кызым, син лекцияләрне әйбәт язып барасың, дәфтәреңне миңа бир әле, мин бер китап язарга уйлыйм” Мин ул дәфтәремне Жэләй агага бирдем Соңыннан аңладым анын башында шулкадәр кызыклы фикерләр булган. Аларны ул безгә лекция вакытында уйлап, формалаштырып сөйләгән икән Сөйләгәндә ижат итә иде шул ул
Татар әдәбиятын без Якуб ага Агишевтан, Хатип ага Госманнан, Ибраһим ага Нуруллиннан тыңладык. Беренчесенең алласы Тукай булса, икенчесенең алласы Һади Такташ иде Якуб ага артист иде Мишәрчә ягымлы сөйләме белән, тел остасы булып хәтердә калды ул.
Хатип ага Госман — фронтовик, теорияне күп укый, лекцияне дә шул югарылыкта сөйли, без аннан бик куркабыз Бүлмәсе яныннан аяк очларыбызга гына басып үтәбез. Ул бик таләпчән, аңа имтихан бирүе дә авыр Аннан бер курс эше язганым хәтеремдә: “Азат Себер” газетасында поэзия" Шушы газетаның һәр санын (ә ул гарәп язуы белән язылган') укып чыгарга туры килгән иде миңа
Ибраһим ага Нуруллин исә безгә Тукай иҗатын укуы белән, мәгърифәтчелек белән хәтердә уелып калды Махсус семинары да, гамәли дәресләре дә хәтердә Имтиханнарда ул төпченеп сорый, үзе күп белә, китаплары, мәкаләләре еш чыга Ул — күренекле тәнкыйтьче, аның белән исәпләшәләр, шүрлиләр дә Баксаң, сугыштан аяксыз кайткан Ибраһим абыебыз бик яшь булган икән әле ул чагында
Фән
Ә бишенче курста безнең өчен бөтенләй яна булган бер шәхес турында ишеттек Галимҗан Ибраһимов иҗаты кире кайтты Безгә бу зур шәхес, әдип турында ул заманда аспирантура тәмамлаган Мансур ага Хәсәнов махсус курс укыды . Ә менә халык авыз ижатын аның белгече, шуның буенча китап авторы Хәмит ага Ярми укыган иде Йотлыгып тыңлый идек без бу сөйкемле, һаман елмаебрак, җайлап кына, тыныч кына сөйли торган Хәмит аганы Аннан имтихан бирә алмаган кеше булмагандыр Бу фәнне яратмыйча, укымыйча йөргән кеше булмый иде, күпчелек студентлар “бишле” генә ала иде
Менә кемнәр безгә белем бирде! Бу олуг остазлар безгә үрнәк иде, без аларны яратып, көтеп ала идек Дәрес калдыру юк дәрәҗәсендә булгандыр
Хәзерге татар әдәби телен Диләрә апа Тумашева, Мирфатих ага Зәкиев укытты Телнең анатомиясен аңларга ярдәм итте алар Хатын-кыз буларак. Диләрә апа хискә байлык белән аерылып торса, Мирфатих аганың корыч логикасы, аз сүзле, конкрет булуы безне өркетә дә иде
Мин Хатип агадан. Диләрә ападан курс эшләре язган булсам да. фәнни язмышым Мирфатих ага белән бәйле булган икән Мирфатих Зәкиевич мине 5 курста ук әле яңа гына оешып беткән татар теле кафедрасына эшкә чакырды Мин инде кияүгә чыккан идем, кызыбыз Фәридә туган иде Бишенче курсның икенче семестрында ук мин татар теле кафедрасында эшли башладым Кызыл диплом алып, бер ел ассистент булып эшләгәч, аспирантурага кереп. Мирфатих Зәкиевич җитәкчелегендә “Татар әдәби телендә сүз тәртибе" дигән темага диссертация яздым һәм 1966 елда якладым. Шул елны татар теле кафедрасыннан җитәкчемне Казан дәүләт педагогия институтына проректор итеп күчерделәр Ләкин— 1966 елдан алып, шушы көнгә кадәр —Мирфатих Зәкиевич минем олы киңәшчем, рухи терәгем, авыр чакта бөгелеп төшмәскә көч бирә торган остазым булып калды Ул мине тюркология дигән зур дөньяга алып керде, үзе белән зур конференцияләргә барырга мөмкинлек бирде, кеше арасына кертте, туктаусыз эшләргә, фәнни эштән тәм табарга өйрәтте Аның ышанычы миңа көч бирде, дөньяның төрле пычраклыкларына, сәхнә арты уеннарына каршы торырга, һәр гаделсезлеккә эш белән, бары эш белән генә җавап бирергә өйрәтте
Кайдадыр укыганым бар: кеше үссен өчен максат кирәк һәм киртә кирәк' Мине кыйнап үстерделәр . (Бу — үзе бер кыйсса, гыйбрәтле кыйсса Ходай кушса, язарбыз әле. Хәзер — урыны түгел)
Мәктәп һәм университет остазлары салган оеткы куәтле булган күңелдә алар — якты бер хатирә, авыр чакларда — юаныч, якты бер маяк кебек
— Ә шулай да профессор булу җиңелме7
— Кемгәдер —җиңел. Әминем өчен бик авыр булды Гәрчә моннан 20-25 ел элек деканатка, кафедрага мине якыннан белмәгән, фәнни хезмәтләрем аша гына белгән кешеләрдән “профессор Сафиуллинага" дигән хатлар күпләп килә торган иде
Мин кандидатлык диссертациясен 28 яшьтә якладым Кандидатлык дипломы алганнан соң да мине 6 ел буе ассистент итеп йөрттеләр Ләкин мин фәннең һәм укытуның тәмен белеп эшләдем Шул мәгънәдә үземне бәхетле саныйм
Төрле шәһәрләрдә фәнни конференцияләрдә катнашу, зур галимнәр белән аралашу, докладлар уку, китаплар чыгару, "Советская тюркология журналы кебек дәрәҗәле журналда күп санлы мәкаләләрем чыгу мине һәрвакыт канатландырып торды, фән дөньясының яхшы якларын күрергә мөмкинлек бирде
Әле баштарак зур дөньяга чыгу мөмкинлеге юк иде Хәтерлим Самаркандтагы фәнни конференциягә чакыру килгәч, мине җибәрмәделәр янәсе, акча юк Ә бит бу — минем өчен беренче зур фәнни конференция иде Алга таба да шулай "акча юклыклар" күп булды. Ләкин башкалар өчен акча табылганда, мина гына, нигәдер, акча табылмый иде Үз акчама барган чакларда булды
Өч тапкыр Мөскәү университетының Азия һәм Африка илләре институтына с тажировкага бардым 5 елдан 5 елга була торган оч айлык стажировка миңа күп нәрсә бирде зур галимнәр белән аралашу, танышу бәхетенә ирештем Н А. Баскаков,Ә Р Тенишев Н 3 Гаджиева, Б А Серебрянников. Э А Грунина һ б белән аралашу
үзе бер фәнни мәктәп иде Еллар үткән саен, мин аларның зыялылыгына, бөек гадилегенә, фәнни акылына сокланып туя алмыйм...
Татар теле минем язмышым булган икән Минем беркайчан да: “Никбу өлкәгә кердем икән?” — дигән үкенечем булмады
— Сез — әдәбиятны бик ярата торган шәхес
— Әйе, матур әдәбият әсәрләренең теле турында күп кенә мәкаләләрем дә бар Элеккерәк елларда традиция буларак үткәрелә торган “Әдәби ел йомгаклары”нда хәтта доклад та сөйләргә туры килгәне бар Г Тукай, Ф Әмирхан, Г Исхакый, Г Ибраһимов, М Жрлил,Ә Емки, М. Мәһдиев, М Галиев, Р Фәизуллинәсәрләренең тел үзенчәлекләренә караган шактый мәкаләләр язган идем Шуларны җыеп, текстның оешу мәсьәләләренә багышланган “Текст төзелеше” дигән китабымны да бастырдым Ләкин китап чыгарганчы, студентларга яңа махсус курс укып, махсус семинарлар үткәргән идем Бу махсус курсны мин яратып укыдым, чөнки ул әдәбият белән органик рәвештә бәйләнгән Матур әдәбиятта хикәяләү, автор һәм персонаж сөйләме, аларның бәйләнеше, XX гасыр прозасында уртак сөйләмнең хикәяләүдә һәм психологик анализда гажәеп бер көчкә әйләнүе, теге яки бу әдипнең алып килгән яңалыклары, сүзләрнең матур әдәбиятта сурәт буларак кулланышлары, матур әдәбиятта диалог һәм хикәяләү, әдипнең милли колоритны бирү үзенчәлекләре һ. б. турында күп кенә мәкаләләр язылды
Хәзер бер аспирантым бөек Тукайның компьютер сүзлеген төзү өлкәсендә эшли. Бу сүзлектә Тукайга яңачарак караш ташларга мөмкинлек бирер, дигән өметтә яшибез. Бәлки, Тукайныкы дип уйланылган шигырьләрнең язмышын да ачыклап булыр.
Матур әдәбиятны иҗат җимеше буларак аңлый башлавым язучыларның ижат лабораториясенә керү белән дә бәйледер Хәтеремдә 80 нче елларда әдәби әсәрләрнең башламнары турында язучыларга 12-13 сораудан торган анкеталар таратып, йә язмача, иә телдән җаваплар сорап алган идем. Минем өчен бу гаять зур мәктәп булды. Шул турыда мәкаләдә язып бастырдым, махсус курсларда да шул материалларны яратып файдаланам
Шигырьгә керү җиңел булмаса да, Г Тукай, М. Жрлил, Р Фәйзуллиннарның шигъри синтаксисына караган күзәтүләр ясаганым һәм мәкаләләр язганым булды Матурлык, нәфислек, аһәңле, бай. сурәтле, җегәрле татар телен яратам Шуңа күрә күңел Г. Тукайга, Ф. Әмирханга, С Рәмиевкә, Дәрдмәндкә, Г Ибраһимовка, Г Исхакыйга, X. Туфанга, Ә. Еникигә, Р Төхфәтуллинга, X. Сарьянга, М Мәһдиевкә, А. Гыйләҗевкә, Р Фәйзуллинга, Зөлфәткә, Р Сүлтигә, М. Галиевкә тартыла.
Әдәбиятны укып, күзәтеп барам Яңа китапны алмыйча үтә алмыйм Аны искәрмәләр ясый-ясый укырга яратам Диплом эшләренең темаларын тәкъдим иткәндә, теге яки бу язучының стиленә, лексик, синтаксик үзенчәлекләренә караганнарын да яратып бирәм Бу — студентка да файдалы: ул әдәби әсәрне бер бөтен итеп карарга өйрәнә
— Бүгенге әдәбиятта сезне нәрсәләр сөендерә 7 Нәрсәләр борчый ?
— Сөендергәне шул: әдәби тел төрлеләнә бара, сүз белән иркенрәк эш итү арта бара, телебездәге төрле катлам сүзләр эшкә җигелә Кайчак әдәби тел, чын мәгънәсендә әдәби булып, гаять югары күтәрелә, үзенең асыл мәгънәсендә яши башлый Горурланып, тамакка төер, күзгә яшь тыгылып укыган әсәрләр дә бар М Галиевнең “Догалы еллар"ы минем өчен зур ачыш булды Марсель — шәкертебез, яраткан шәкертебез — бу юлы да сынатмады Сынатмады гына түгел, телебезнең ин югары мөнбәренә менеп утырды Олырак буын кимсенмәсен: сүз кадерен, җегәрен, көчен, гүзәллеген бу елларда Марсель күрсәтте “Казан утларьГның 1998 елгы 1-2 саннарында чыккан әсәре белән шул фикерләрне тагын бер кат беркетеп, үстереп куйды
Быел Радик Фәизовның яңа әсәрен укыгач, аны тәмам өлгереп җиткән, телебезне нечкә тоемлый торган, кырыс эслүбле, тәҗрибәле язучы дип кабул иттем
Нәбирә Гыйматдинованы баштарак артык натурализмы өчен бераз кабул итә
алмыйча йөрсәм дә, бу елларда аның әсәрләрендәге ярымтоннарны. катламнарны, яшерен милли колоритны аңладым кебек Кызым Фәридәнең Нәбирә әсәрләрен русчага тәрҗемә иткәндә аңа соклануы миңа да күчте
Рөстәм Сүлтинең иҗаты үсә баруга сөенәм Дәрдмәндкә тартымлыгы, сүз мәгънәсенең тирәнлеге ошый, бераз серлелеге, гүзәл аһәңе ошый
Әлбәттә, үз шәкертләреңнең әсәрләрен һәрберсен яратып укыйсын инде
Нәрсә борчый дисез? Борчыган нәрсәләр: бер-берсеннән аерылмаган төссез тел, шаблон чагыштырулар, сүзне үз урынына куя белмәү һәм шуның аркасында мәгънәви ялгышлар, кирәгеннән артык гарәпчә һәм фарсыча сүзләр, сүзнең мәгънәсен белмичә куллану, русчадан сүзгә сүз фразеологик калькалар, җөмлә кытыршылыгы һәм хаталар Сүз хатасы, тыныш билгеләрендәге хаталар, стилистик хаталар, орфографик хаталар
— Чит илләрдән килгән кешеләргә дә татар теле укытасыз дип ишетә киләбез Шул турыда бер-ике суз әйтсәгез иде
— Әйе шул Махсус кафедра ачылган елдан ук (1992 ел) безгә чит илләрдән килеп татар теле өйрәнәләр Шушы вакыт эчендә бездә 50 дән артык кеше булып китте. Аларның бездә булу вакытлары төрлечә кайберләре 2 атнага килә Бу экзотика өчен генәдер кебек Кайберләре 2-3 айга килә Ә кайберләре 1 елга, аннан да артыкка Аларның күбесе каяндыр стипендия алып килә Кайбер вакытта 8-9 кеше тупланып килә. Алар ни өчен татар теле өйрәнергә телиләр? Мин болай уйлыйм: Татарстан чит илләрне кызыксындыра Татарларның кемнәр икәнен белергә телиләр Ә бит “татар" дигән сүз Европада Урта гасырларда куркыныч сүз буларак кабул ителгән Мин Германиядәге бер эпизодны хәтерлим кибеткә кереп, башкорт профессоры Ф Хисаметдинова белән әйберләр алганда, безнен белән бергә йөргән Түлин ханым сатучыга әйтә: “Болар — кунаклар Татарстаннан, Башкортстаннан Аларга менә бу әйбер кирәк”, — ди Сатучы ханымның күзләре дүрт булып: “Mongolen1" — дип гаҗәпләнде
Германиядә мин күргән "Tataren" дип аталган чи иттә, шул ук исемдәге яшел үләнле тозлы эремчек тә безнең исемнән алынган Финляндиядә булганда, карабодайны финнарның "татар бодае" дип атауларын ишеткән идем Чегәннәрне дә “татарлар” дип атыйлар икән алар Күрәсез, “татар" — Европада яшәп килә торган сүз. Әле бит аның Рудольф Нуриев кебек "оча торган татар"лары да күренгәләп тора
Татарстан, татар дөньясы Европаны һәм дөньяны кызыксындыра Татарстанның 80-90 ил белән экономик мөнәсәбәтләре бар, дип язалар Бу - беренче сәбәп И кен че сәбәп — Татарстанда сәяси мохит тыныч, милли низаглар, Аллага шөкер, юк Шул да тартадыр Өченче сәбәп тә бар без мәгърифәтле дә бит әле Тарихтан килә торган бу сыйфат та Татарстан халкының бер үзенчәлеген тәшкил итә Безнең халыкның кунакчыллыгын да кушсаң. Татарстанның экономик потенциалы да тарта торгандыр Дин ягыннан дискриминация булмау да тартадыр Әйтәләр бит сектантлар безнең җирдә әйбәт яшиләр
Ничек кенә булса да, татар телен өйрәнергә теләүчеләр байтак Безгә килгәннәр арасында фәнни эзләнүләр өчен татар телен өйрәнүчеләрдә бар Әйтик. берТайвань егете, бер немец егете, бер Америка егете, академик Миркасыйм Госманов стажерлары булып, берничә ай татар теле өйрәнделәр Татарча китаплар, газеталар, фәнни чыганакларны укыр өчен татар теле кирәк булып чыккан аларга
Хәзер бу кафедрада 6 кеше татар теле өйрәнә Ирле-хатынлылары да бар Нигездә, Америкадан, икесе —Гонконгтан (хәзерге Кытай)
Алар үз акчаларын университетка түләгәч, тырышып укыйлар, безгә карата да таләпчән минутларын да юкка сарыф итмиләр Менә шуңа күрә нәтиҗә бар алар татарча аңлый, сөйләшә Без дә канәгать Димәк, безнен телгә өйрәтү методикабы з дөрес, без дөрес юлда икән Димәк, башка кешеләр дә телебезне өйрәнә алырлар иде Теләк булса. Ихтыяҗ булса Кирәк булса
Кафедрабыз гөрләп тора 20 метрлы бүлмәдә - 20 кеше Икешәр, өчәр урынла дәресләр бара, дистәләгән студентлар консультация көтә, 3 компьютер туктаусыз эшли Укытучыларыбыз да эшли белә, студентлар да өйрәнә
— Сез башка милләт вәкилләренә татар теле өйрәтүнең фәнни-методик проблемалары белән шөгыльләнәсез. Безнең республикадагы башка милләт вәкилләренең татарча белүләрендә үсеш бармы соң?
— Артык зур уңышларга ирештек дип әйтмәс идем Ләкин бер казаныш бәхәссез; татар телен өйрәнү нигә кирәк икән дип әйтүче юк хәзер Татар теленә өйрәнү балалар бакчаларыннан, башлангыч сыйныфлардан башлана 50-60 яшьлекләрнең татар телен массакүләм өйрәнүенә мин ышанмыйм Теләгән кеше өйрәнә ала, чөнки мөмкинлекләр инде юк түгел: сүзлекләр күп чыга, сөйләүлекләр, үзөйрәткечләр, ярдәмлекләр, дәрес цикллары, дәреслекләр
Бу эштә әкренләп кенә алга таба хәрәкәтне мәктәпләр башлар дип уйлыйм Ләкин Финляндиядәге хәл бездә тиз булыр дип санамыйм: анда 93% финнар, 7% шведлар яши Ләкин ике тел дә рәсми дәүләт теле санала Трамвай билетына хәтле ике телдә языла, һәр фин шведча укый белә, һәр швед, табигый ки, фин телен белә
Бездә 51% татарлар, 49% башка халыклар булса да, реаль икетеллелектиз генә урнаша алмас әле. Сәбәпләре дә шактый һәм катлаулы. Беренчедән, татарларның бик күбесе үзләре татарча белми Бу —зур тормоз. Рус кешесе уйлый татарлар үзләре татарча сөйләшә белми, ник мин сөйләшергә тиеш? Икенчедән, катнаш никахлар татар теле үсешенә ярдәм итми Өченчедән, татарларның үзләренең (кайчак руслардан да яхшырак!) рус телен белүләре бу телдә һәрвакыт актив сөйләшүгә этәреп тора Дүртенчедән, рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларының тиешле югарылыктагы фәнни-методик дәрәҗәләре булмау телне өйрәнүдә көтелгән нәтижэне бирми Бишенчедән, татарчага өйрәтү дәреслекләренең уртак бер фәнни-методик концепциясе булмау да үзен сиздерә Алтынчыдан, татар теленең мохиты киң түгел; ул административ-дәүләт аппараты теле булудан ерак тора, бу телдә беренче булып законнар, указлар, боерыклар чыгарылмый, килешүләр төзелми, рәсми тел буларак та ул кулланылмый диярлек Фәнни стильдә ул әле яңа гына кулланыла башлады
— Соңгы елларда үзегез нәрсә белән мәшгуль?
— Әйткәнебезчә, 1992 елдан бирле мин университетның яна ачылган "Татар теленә өйрәтү кафедрасы"нда эшләп киләм Казандагы, республикадагы рус мәктәпләрендә татар теле укыту өчен — 1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр — дәреслекләр әзерләп чыгарылды Алга таба тагын да чыгачак Махсус программа да эшләнеп басылып чыкты Ләкин нәтиҗәсе әлләни күренми Сәбәпләре шактый: әле күпләр татар телен гамәлгә куюны бер кампания дип кенә уйлыйлар, "үтеп китәр әле” дигән караш яшәп килә Икенчедән, заманча методика да эшләнеп житә алмый Татар теленә өйрәнү методикасында таркаулык хөкем сөрә Тәкъдимнәр күп. төрле юнәлешләр, карашлар бар. Бер фәнни-методик үзәк юк Уртага салып, һәр мәктәп өчен бер зур юнәлешне сайлап, шуңа барлык көчне салып эшлисе бар Өченчедән, дәреслекләр Аларны кайчак рус аудиториясенә бер сәгатьтә кереп карамаган кешеләр яза Үзең укытып карамыйча, шуны күрмичә, дәреслек язу авыр, әлбәттә Дүртенчедән, кадрлар Хәзерге рус мәктәпләрендә хәл бераз яхшыра бара, билгеле Әле бит күптән түгел генә инженер да,лаборантта,биологта—татарча белсә —татар теле укытты Татар телен белү генә рус мәктәбендә укыту өчен җитәрлек түгел шул Заманча методика кирәк! Рус, инглиз, немец һ б. телләрне яхшы укытып, әйбәт нәтиҗә күрсәткән методика кирәк Мәсьәләнең материаль-техник ягы да әһәмиятле Минем кызым коммерция институтында “бизнес-инглиш” укыта Мин аның инглиз теле дәресенә ничек әзерләнгәнен беләм Аларның махсус дәреслеге, сүзлеге, видеокас- сетасы, аудиокассетасы бар Ул дәрескә төн буе шулар белән әзерләнә Ә татар телен русларга укыту өчен төрле методик концепцияләргә нигезләнгән 10-12 генә рәсемле, юка тышлы кечкенә генә дәреслекләрдән башка нәрсә бар соң? Язылганы да чыкмый ята ич!..
Югары белемне милли телдә алу, милли мәгариф системасы киңәю хәлне үзгәртер дип ышанам Төзелеш академиясендә белгечлек буенча саф татарча белем алу мөмкинлеге бар икән, КамПИда автомобильләр төзү кафедрасында татарча дипломнар яклана икән, педагогия университетында биология, физика-математика буенча татарча белем алырга мөмкин икән —хәл үзгәрә барыр дип уйлыйм
Безнең кафедра Казан университетынындистәдән артык факультетында татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә Күпчелек факультетларда ул 2 ел өйрәнелә Сәгате дә күп түгел: атнага 2 сәгать Аерым факультет студентларының тел өйрәнүгә мөнәсәбәтләре яхшырак: юрфак, халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге студентлары теләбрәк өйрәнәләр. Беләләр дәүләт структураларында эшләргә кирәк булса, алардан татар теле белү таләп ителәчәк. Телне белү ихтыяжы әнә шулай гына формалаша ала'
Без эшләгән һәр эш укыту практикасына бәйле Бу елларда мина татар мәктәбенең 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары өчен. С. М Йбраһимов белән берлектә, дәреслек язарга, коллегаларым белән 7нче — 9нчы сыйныф рус балалары, профтех- училишелар өчен татар теле дәреслекләре булдырырга, “Антонимнар сүзлеге", “Омонимнар сүзлеге" төзеп бастырырга, дистәләрчә мәкаләләр чыгарырга, дистәләрчә конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясарга, Германиянең Азат университетында 2 тапкыр татар теле дәресләре үткәреп кайтырга. Хельсинкидагы милләттәшләребезгә татар теленнән лекцияләр укырга халыкара конференцияләрдә катнашырга туры килде Ш С Ханбикова белән берлектә, зур гына “Синонимнар сүзлеге” төзедек, яшь коллегаларым белән руслар өчен күләмле генә “Татар теле дәреслеге” төзеп бастырдык Шулай ук татар тел белеменнән терминнар сүзлеге юклыгын истә тотып, үземә шундый сүзлек төзергә кирәк булды Тиздән ул да басылып чыгачак. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләренә багышланган бер китап тәмамлап киләм Күрәсез, эш муеннан
Зурысын-кечесен саный китсәң, 40 лап китабым чыккандыр дип уйлыйм Бер өлешен үземнең коллегаларым, мәсләктәшләрем яисә шәкертләрем белән чыгардым М 3. Зәкиев, С М Йбраһимов, К Р Галиуллин белән бергә шактый китаплар эшләдек.
— Алда торган нинди эшләрегез бар ?
— Эшләр күп. 4-5 аспирантым бар, аларнын фәнни проблемалары белән җитәкчелек итү күп вакыт сорый Мәктәп, югары мәктәп өчен дәреслекләр өстендә эшләргә туры килә Яшь коллегаларым-шөкертләрем белән берничә яна тип сүзлекләр әзерләп ятабыз Зур бер проблема мине һәрвакыт кызыксындырып тора татар теленең синтаксик-стилистик үсеше Татар теленең 80-90нчы елларындагы лексикасында үзгәрешләр кызыксындыра, шуңа материал туплыйм Рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын шәп итеп язасы килә Татар теленең диалекталь синтаксисы һәрвакыт искә төшеп тора Татар диалектларында рус сүзләре проблемасы да кызыксындыра Ләкин, кызганыч, гомер бер генә, барысын да эшләп булмаячак Үсеп килүче яшь буынга да калсын
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Флера ханым!
Әңгәмәдәш — Шаһинур ӘХМӘТСАФА
Редакциядән: без Флера ханын Сафиулламны олуг юбилее белен ихлас куне-лбен катлыйбыз. ана ныклы саулык-солаютлек. рухи купаренкелек. иҗат шатлыклары телибез!