Логотип Казан Утлары
Роман

КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА


Барысы да тамакларына балык кылчыгы утыргандай с\зсез калганнар идс Галимҗан чыгып киткәч тә әле ул дәвам итте Анын ниндидер кайгыга дучар булганлыгын төсе китүдән анлап алдылар Нурислам эшнең нидәлеген сөйләп биргәч, сүзсез катып тору һаман дәвам итте Тынлыкны Сәрвәретдин-Зобани бозды
— Байгошнын оясын ходай кора, егетләр, борын салындырмыйк әле без.
Аның сүзләрен анлап бетермәделәр
— Галимҗанга монда яңа оя кирәкме9
— Аны Ходайдан өмет итикме'*
— Ходай безгә аракыдан башканы бирми бит
— Лутчы ул безгә җеп бишмәт бирсен
— Башка — бүрек...
— Аякка — күнитек..
— Чсм-ясау киенгәч, эшләтерсең сезне
— Майлы ит ашап кына ятмакчы
— Кикереп...
Тавышны Нурислам туктатты
— Җәмәгать! Шауламагыз әле. Галимҗан янә бер ел эшләмәкче Казанга китәргә акчасы юк. Тынлыкны янә Сәрвәретдин бозды
— Эшләтмибез. И всю..
Сүзгә чуваш Степан кушылды:
— Син, зупани, шылай тисен тә пит, кесәсендә пер тиен тә акчасы калмаган киши кая пара ала сун?
— Ил төкерсә күл була, ди торганыйы атай мәрхүм, төкерик без, и всю, — диде Сәрвәретдин
Аның томанлы сөйләвенә чувашның ачуы килде.
— Син. Сәрпәреттин. һаман шылай зупанилыгына парасын. парин. перәү авыр кәлдә калган, ә син шыңа түкерергә кушасын
Сәрвәретдин көлеп җибәрде
— Их, син, мәет козгыны, акча җыйыйк, дим мин Галимҗанга, китсен, укысын.
Зобани Сәрвәрнең сүзләренә берәүнең дә ышанасы килмәде Шаяртмыймы, янәсе Чуваш аны чынга алды:
Дәвамы. Башы 5 санда
Б
— Ярай, пиртек тә, ти, кәпикә ни жалкы, ул акчаны кире кайтаруп пирерме сун пескә Галимхан?
Сәрвәретдин кызып китте:
— Син, мәет козгыны, кәпикән белән чукынып кит, ә мин... менә... — диде дә Сәрвәретдин, чалбар кесәсеннән алып, өстәлгә акча салды.
Башкаларнын күзләре тоздай булды. Гелән генә тел катылыгы, яманлыгы белән даны чыккан, шуна күрә “Зобани” кушаматы алган Сәрвәретдин мүкләк кәҗәгә мөгез куярга маташмыймы? Кеше акчасын җыйгач, әллә кая олагып, чучка урынына эчеп ятмасмы? Берәү дә акча бирмәгәч, анын ачуы бугазына тыгылды. Ул янадан сөйләргә тотынды:
— Галимҗан бер учитель яллады. Урысча өйрәнергә. Да бит. Шуна, мескен, ай саен акча биреп барды. Фактмы9 Факт. Ул безне укырга- язарга өйрәттеме? Өйрәтте. Сон, туганкайлар, безнен ише аңгыра сарыктан образованный кеше ясады бит бер җылда. Инәкәй бахыркаема әле кичәгенәк кенә менә шушы үз кулкаем белән хат яздым бит. Их, ул укый, яза белү... Шуның өчен Галимханга без ни бирдек, ә? Тәтедеме аңа бездән кәпикә? Шиш. Тәтемәде.
Әйе, баракта бервакыт үзенчә мәктәп ачылды. Галимханнан берсе — әтисенә, икенчесе — әнисенә, өченчесе — туганына, дүртенчесе сөйгән ярына хат яздыра. Мәгәр коеп куя инде сүзләрне. Каләм очыннан гөл түгә. Аның кеше фикерен үз сүзләре белән кәгазьгә шулай оста нәкышлый белүенә исең-акылын китәрлек. Шунда Галимханның башына галәмәт гали бер уй килде. Укырга-язарга өйрәтергә боларны. Ә нигә9 Бер тәҗрибәсез көенә нугай балаларын, казакъ балаларын укытты. Китап юк. Методика юк. Бернәрсә дә юк. Ә бит өйрәтте укырга-язарга. Алар арасында шактый зур яшьтәге абзыйлар да бар иде. Хәреф танырга, сан санарга булса да өйрәт, дип киләләр. Тиз төшендерә белә Галимхан. Нигә шуны монда да сынап карамаска? Дөрес, башта берсе — җилкәсен, икенчесе — арт чүмечен, өченчесе корсагын кашып карышты. Ташны сыгып су чыкмас, надан баштан юнь чыкмас, дип тә кул селтәделәр. Сәрвәретдин бөтенләй киреләнде:
— Зәррә кадәр дә акыл юк бит минем башта ул хәреф-мәреф галәмәтләрен белерлек, — дип көлдерде.
Шуннан Галимхан Сәрвәретдингә иң әүвәл “а” хәрефен язарга өйрәтте. Моңа берәм-берәм башкалар да кушылды. Аннан “ана”, “ата” дигән сүзләрне яздырды. Әллә ничә кат. Кәҗә маен чыгарды Галимхан Сәрвәретдиннең. Җисмәни хезмәтне җиңел генә башкара Сәрвәр. Хәрефләрне кушып, йә укый, йә яза башласа, маңгаеннан тирләр тама. Уку — энә белән кое казу, дигәнне шунда аңлады ул. Теге вакытта Галимҗаннан көлеп йөргәненә хәзер үкенеп тә куя. һәр эшнең үз гамәле, һәркемнен үз әмәле, дигәне шушыдыр. Бер үк нәрсәне йөзәр мәртәбә кабатлата Галимҗан. Сәрвәретдингә аеруча хаслашты ул. Ачуланышып та китәләр. Мондый чакта Галимхан чын укытучы була белә. Аның төрле нечкә кылларын тарткалый, тыңламаса —ачулана.
— Ялкаулык — фәкыйрьлекнең башы ул, Сәрвәретдин туган, карышма, наданлык белән ярлылык та бер тирәдә йөри, — дип аңлата.
Ярты ел эчендә Сәрвәретдин ару гына укырга-язарга өйрәнде. Әнисенә хат язды хәтта. Дөрес, хәрефләр әле кәкре-бөкре төшә. Нәкъ үзенең исерек чагындагы кебек. Әллә ничә мәртәбә күчереп тә яздыра Галимхан. Шуннан әйтте беркөн Сәрвәретдин:
— И-и-х! Нигә әллә кайчан синең кебек кеше очрамады икән, белер идем яшәүнең кадерен. Үз кулың белән хат язуы... Бәхет бит бу, бәхет!.. Валлаһи! Акылсыз башка алтын бүрек файда бирмәс, диер иде әти мәрхүм. Надан башка да шулай.
һәркем акчаны өстәлгә йөрәге кушканча салды. Нурислам аны иртәгә иртүк Галимханның кулына тоттырырга сүз бирде. Ул азрак сөйләп тә алды:
— Рәхмәт, туганнар! Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән
кеше һәрвакыт очраша. Акыллы артыннан ак юл сузылып кала, ди Галимхан кебек акыллы башнын монда булуы безнен файдага Ә инде сезнен бүген шундый олы йөрәклелек күрсәтүегез мине нык шатландырды
Иртән Галимхан эш киемендә килгән идс
— Син инде, хөрмәтле укытучыбыз. Казанына юл тот, оныт завод юлын, — диде Сәрвәретдин
Башкалар да төрле-төрле сүзләр әйтте
— Хуш. Галимхан'
— Ходай Тәгалә юлына ак хәймә хәйсен'
— Ак хәймәне йөгереп үткәндә, абына күрмә!
— Бәхетле бул!
— Бәхет — ике яклы: шуны онытма' — Рәхмәт яусын үзенә!
— Рәхмәттән тун тектермә, китап яз, давай'
Галимхан ни дип әйтергә дә белмичә, аптырап тик торды Берсе кулын кыса, икенчесе кочаклап үбә, өченчесе аркасыннан сөя. Күз ачып күз йомган арада эшчеләр китеп тә барды. Алар икесе генә калгач, Нурислам кичәге хәлне бәйнә-бәйнә, шулай да шактый ашыгып сөйләп бирде дә анын кулына бәләкәч кенә төенчек тоттырды
— Нәрсә сон бу, Нурислам9
— Акча
— Нинди акча9
— Сиңа юллык. Эшчеләр җыйды
— Болан килешми бит.
— Алар сине ярата, Галимхан! Хөрмәт йөзеннән.
— Болай әллә ничек бит әле..
— Борчылма!
— Мин Әлбәттә Җибәрермен
— Син ал арга күп хезмәт иттен
— Мин бит акча өчен түгел
— Хәерле юл, туганкай'
VIII
Нугайлар һәм казакълар арасында мөгаллимлек эше белән шөгыльләнгәндә Галимхан Ибраһимов күп жырлар, риваять әкиятләр өйрәнде, төрле халыкларның тормыш-көнкүрешенә яшәү рәвешенә, йөрәк тибешенә, күнел дөньясына игътибар итте Ә күне л дөньялары искиткеч бай иде. Аларда чал тарих төпкеленнән килгән ата-бабаларнын мәнгс күгәрмәс уй гәүһәрләре, ан-акыл энҗеләре. хис-тойгылар кайнарлыгы — тагын да әллә нинди шөһрәтлелек ялкыннары бар Әлбәттә, ул күңелләрдә шәфкатьлелскне капларга тырышучы кара пәрдәләр өчен ачыну, ул пәрдәләрне ертып ташларга ашкын\, дөньяны фаҗигадән коткарып кал> юлларын белми гаҗиз булулар да җитәрлек Галимхан әле үзен төрле кыяфәткә куеп карый Бер караганда ул — ак белән кара арасына килеп эләккән шәүлә. Яки диңгездәге йомычка Язмыш давылы анын белән шаяра да шаяра. Ярга алып чыгу турында уйламый Ул үзен тау итәгендә йөргән дәрвишкә дә тиңли. Кайчан күтәрелер тау башына’ Алда торган кара томаннарны ерып чыккачмы’ Теге вакытта үзен җиде юл чатында торган мосафир дип хис иткәндә, бу санның зурлыгы хакында уйлаган иде ул. Әле менә шул җиде саны аны тагын да мәмрәтте Миас эшчеләре эчү. тарту, evrunrrv бстЧ1 генә ШӨГЫТГ. • И1.-.Ш, .... ibiKva, Kjiic i аЧКаН вакытларда, сине әкият дөньясына да алып кереп китәләр. Абдулла исемле бер бабай ‘ Җидегән йолдыз" әкиятен сөйләде
“Бик борын заманда җир калактай гына, күк табактай гына булган. Адәм заты ишәя барган, киек-җәнлек заты күбәя барган, җир әкренләп кинәя барган; җир кинәйгәч, күк тә зурайган.
Ул чакта бөтен халык бер казаннан ашый икән. Бер Алып килеп чыккан да казанны күтәреп эчкән. Нишләмәк кирәк9 Тотынганнар олы Казан ясарга. Казаны булгач, чүмече дә кирәк. Казанны койганнар көмештән, чүмечне ясаганнар алтыннан.
Теге Алып килгән дә казанны күтәреп караган. “Яраган”, —дип, урынына утырткан да чүмечне кулына алган. “Монысы бик жинел икән”, — дип, һавага очырып тотып алыйм дисә, чүмеч юк: әйләнеп-әйләнеп очкан да йолдызлар арасына кереп поскан.
Алып чүмече әле дә бар. Жиде йолдыз булып ялтырый ул: чүмечнең төбе — дүрт йолдызы, тоткасы — өч йолдыз, җәмгысы — жидәү. Үзе һәрвакыт әйләнеп тора ул Алып чүмече: кичтән авызы өстә була, иртәнгә сырт ягы өскә чыга...”
Монысы инде — Галимханга Урал тавы буендагы Миас заводы эшчеләре бүләге. Абдулла бабай шактый авыр язмышлы кеше иде. Башта авылда көтүче булган. Хатыны, ике улы тифтән үлгәч, читкә чыгып китә ул. Алтын приискаларында, заводларда, шахталарда эшли. Акча табып, яна тормыш корып җибәрү була нияте. Ләкин бервакыт эчүгә сабыша. Аннан бик каты авырып китә. Әле тифтән, әле бизгәктән иза чигә. Шулай йөри торгач, кара сакалына кырау төшә. Биле бөкрәя, күзләре чекрәя, янаклары эчкә бата. Шулай да күңел рухын югалтмый ул. Әкиятләр, мәзәкләр сөйләп, кешеләрнең күңелен ачарга ярата. Үзе дә шуннан юаныч таба.
Әлеге казанга бәйләнешле әкиятне ни өчен сөйләгәнен анлады Галимҗан. Син, улым, Казан каласына — татарларның Мәккәсенә барасың. Әнә шул көмештән коелган казан, алтыннан ясалган чүмеч турында уйла әле, дигәндер.
Бу әкиятне Галимҗан башта үз тормышына яраклаштырды. Иң әүвәл аңа фатир табарга кирәк. Бу җәһәттән аның фикер мәсләге яхшы эшли. Кем беләндер мәслихәтләшүнең аслан кирәге юк. Уфадагы, Миастагы тәҗрибәсе бар. Ул шаһ та түгел, шаһзадә дә түгел. Тыштан ялтыраган чибәр йортларга ул игътибар итмәскә тырыша. Аларны юри күрмәмешкә салышып үтә. Әмма мәркәздә, Уфа һәм Миастагы кебек, шәһәр читендә иснәнеп йөрүнең хаҗәте һич тә юк икән. Подваллар “шәп” монда. Шулай да тиз генә “оя” таба алмады. Күп йөри торгач, үзен-үзе сүгеп ташлады хәтта: комак мәкәе урынына мәлҗерәп йөри, янәсе. Килгәненә атна чамасы үтеп киткәч кенә, кереп оялады ул бер подвалга. Песи күзе зурлыгында гына бер тәрәзәсе бар. Ул да тимгел- томгыл булып саргаеп каткан. Тәмәке тартудан нык саргайган кеше тешләрен хәтерләтеп тора. Бүлмәгә кояш та, яктылык та төшми. Тар гына агач карават. Уч төбе зурлыгындагы кәкшәнләп торган бер өстәл. Әлеге Абдулла бабай сөйләгән калактай җир, табактай күк аның өчен шушыдыр инде. Бервакыт җире дә киңәер, күге дә зураер әле. Казанны көмештән коеп, чүмечен алтыннан ясарлар.
Хәер, анысы да булган. Уналтынчы гасыр башларында көмештән коелган Казан Чүмечләр алтыннан ясалган. Ачкүз Иван җимергән барысын да: көмеш казанын да, алтын кашыгын да.
Алып чүмече әле дә бар. Җиде йолдыз булып ялтырый. Чүмечнең төбе — дүрт йолдыз. Тоткасы — өч йолдыз. Җәмгысы —жиде. Җиде! Җиде!! Җиде!!! Галимҗанның үз йолдызы ничәү? Менә хәзер ул “Йолдыз” редакциясенә бара. Казанга ул йолдызсыз гына килмәде. Башта ул язганнарын “Әльислах" газетасына жибәреп торды. Фатих әфәнде Әмирханов җәнаблары фатихасы белән дөнья күрә килде алар. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” хикәясе басылды. “Үрнәк” матбагасында “Гыйшык корбаннары” аерым китап булып чыкты. “Яшьләр хәятыннан бер ләүхә” тиздән тәмамланачак. “Әльислах”та “Шәкертләр аһ-зары”, “Шәкертләр
Һәм уку”, Оренбургта “Борынгы ислам мәдәнияте” басылып чыга Димәк, йолдызлар шактый. Ә инде баш мие күзәнәкләрендәге йолдызлар дулкыны санап бетергесез. Басылган мәкаләләрендә шәкертләр тормышының авыр, караңгы, күңелсез яклары гына сурәтләнми. Бетен иске мәгариф кәүсәсен төбеннән үк үткер пычак белән кисеп ташлап, заман таләпләре зәү-кына туры килердәй яңа шытымнар җибәрергә тиешлек таләпнамәләр куела. Ул шытымнар турындагы җитди фикерләр патша йөрәгенә утлы уктай барып кадала. Мондый уклар Петербургтагы матбугат идарәсенә башка мәкаләләр рухыннан да оча. Бу уклар “Әлъ ислах” мөхәрриятенә кире очырыла. “Әлъ ислах” туктатыла. Татар дөньясын хәзергә “Йолдыз” яктыртмак була.
Казанда Галимҗан Ибраһимов ике мәртәбә булган иде инде: беренчесе — Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсендә укыганда (бүлмәдәше Йосыф мәхдүм аны үз туганнарына кунак сыйфатында алып барды), икенчесе — әлеге “Зәки шәкертнен мәдрәсәдән куылуы” исемле хикәясе басылгач. Ике килгәнендә дә, сөйгән кызын күрергә ярсыган егеттәй, күңеле университетка ашкынды. Бу юлы да шулай итте. "Императорский университет” дигән сүзләргә мөкиббәнә хисләнеп карап торды Әйтерсең, аның да маңгаена шушы ук сүзләр уеп язылган. Бөтен киләчәк хәяте, гүя, ошбу мәһабәт бина эчендә; аны тәмамласа, зур бәхетне кулына әлеге алтын саплы чүмечкә салып китереп тоттыралар диярсең. Җитмәсә, тыз да быз йөргән фырт студентлар, кылтым гимназисткалар ярага тоз сибә. “Яшьләр хәятыннан бер ләүхә” хикәясендә Сәлим елый-елый: "Сакалым агарыр, билем бөкрәер, ләкин мин сау булсам, шул бинага бервакыт әгъза булырмын”, — дигән иде Кешене максат зурлаганны белә Галимҗан. Максатсыз кеше — яфраксыз агач. Яфрагы юк икән — тамыры черегән дигән сүз. Димәк ки, ул озакламый авачак. Иллә мәгәр яшәү мәсләгеңне сакалың агаруга, билен бөкрәюгә калдырырга ярамый Яшьлектә яшьнәү яхшырак.
Маңгаена “Императорский университет” дип алтын хәрефләр белән язылган мәһабәт бина алдында шулай очсыз-кырыйсыз уйлар давылына күмелеп басып торуына үзе дә гаҗәпсенде Галимҗан Уйлар җебенә әтисе дә, әнисе дә, Солтанморат та, Миас та, тагы да әллә ниләр, әллә нәрсәләр килеп тезелде...
Ул биредән тизрәк китәргә ашыкты. Шулай да анты каты иде тимерне кызуында сугарга — укырга, бөкрәеп катканны көтмәскә. Җебегән арыш боламыгы булып яшәргә ярамый.
IX
Казан каласын Галимҗан Ибраһимов чын казан дип хис итте Әйтик, астына ут төрткәннәр. Ут яна да яна Шуңа күрә казанның төбе корымлы. Ә эчендә нәрсә кайный9 Калҗамы9 Бәрәңгеме9 Кишерме9 Шалканмы9 Барысы да бардыр. Корымга ул кара якларны кертә. Печән базарында мен төрле вак-төяк саталар икән итек, читек, комган, чиләк, көянтә — тагы да әллә ниләр. Бер читеккә күзе төште Галимҗаннын. Алтын куллы әнисе дә тегә бит аны. Чигүләп Каеп. Матур итеп. "Болгар читеге" дип атый аны Шуңа охшаган бу читек. Хәер, бу һөнәр әһелләре шушы татар мәркәзе казанында кайнаган кешеләр ич Галимҗаннын әнисе Хәсәнә абыстай — Троицк каласы кызы. Дәү әнисе өйрәтә Хәсәнәне “Болгар читеге” тегәргә. Менә ни өчен әле Галимҗан күз явыңны алырдай чибәр читеккә карап онытылды
— Купи, братук, падари ысвай девушка, она учим будит лубит тибә, — дип такылдады читекнең хуҗасы — карсак кына абзый.
Галимҗан матур гына итеп татарча җавап бирде:
— Бүләк итәрдәй кызым юк шул, абзыкасм'
Татар икәнлеген белгәч, кәмит күрергә җыелган бала-чагадай, аны уратып алдылар. Һәрберсе нидер әйтеп калырга ашыкты:
— Чәчен карагыз әле, җәмәгать...
— Ат койрыгымыни..
— Суган сатучы урыстан да яман...
— Галимҗан берни дә әйтмичә, китеп барды. Бер сүз очкынын алар ялкынга әйләндерергә мөмкин. Аларга татарнын чәч үстерүе дә, Европача киенүе дә, тәрәккыйпәрвәр булуы да ошамый күрәсен. Менә болар инде, — шуларга охшаш мен төрле наданлык, жаһиллек, казан төбенә кат-кат сылашкан корымнар. Аларны кырып ташлау өчен, ай-һай ла, яналык пычагын бик нык үткерләргә кирәк әле.
Бөтен Казан белән танышып йөрде Галимҗан. Университет. Сөембикә манарасы. Музей. Тарихи урыннар. Боларның барысы да, ул уйлаганча, казан калҗалары. Корым кырылмый калмас Бервакыт калҗасы да туйганчы ашалыр.
Дуңгыз кебек аска карап йөрүне Галимҗан үзе дә яратмый. Күңелнең күктә булуы хәерле. Казан күге бүген аеруча матур. Көз урталары булуга карамастан, көннәр һаман әле җылы тора. Хәтта күлмәкчән йөрүчеләр дә бар. Дөрес, җәйге җылылык түгел бу. Салкынлык та берникадәр сизелә. Җәй җылылыгы вә көз салкынлыгының яратышкан егет белән кыз кавышкандагыдай бер мизгеледер. Егет-көз Кыз-жәйнең кулын кыса. Янә аерылышыр вакыт җиткән. Кыз-җәй артта кала. Көз-егет алга ашкына. Кыз-жәйнең җибәрәсе килми. Сабыр итәргә куша. Тиздән кыш килер, ул сине туздырыр, шуңа чаклы җылы кочагымда иркәләнеп кал, ди. Шуннан әйтә Егет-көз "И чибәрем, шәфкатьлем, акыллым, тыңладым сине, ашыкмыйм, икебезнең кушылган тыныбызны халыклар да күкрәк киереп сулый бит’’, — ди
Казан көзен күңелендә шулай жанлаңдырды Галимҗан, һава суларга чыннан да бик жиңел, ләззәтле, тәмле иде. Яфраклар да әле ныклап коелырга бик ашыкмый сыман Күрәсең, әйткәндер аларга Егет-көз: Кыз-жәй белән без гашыйк булыштык, ул миңа бик күп мәхәббәт җылысы бирде, кышка ерак әле, бик кабаланмагыз, алтын төсенә кердегез ләбаса, кешеләр сезгә карап, мөкиббәнә сокланып йөрсен, дигәндер.
Җәй белән Көз кул кысышып аерылышкан мәлдә мондый мизгелләр Солтанморатта да була. Әтисе Гыйрфан мулла, хәтта көзге табигать серләрен йә күңел дәфтәреңә, йә гамәл дәфтәренә яза. Әллә никадәр сынамышлар белә ул Шулар буенча кышның, язның ничек килерен әйтә. Анын да йөрәге табигать йөрәге белән бәйле Табигатькә маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән карарга бәләкәй чактан ук өйрәтте.
Шундый уйлар кичерә-кичерә барып керде ул “Йолдыз” редакциясенә. Бул мә шактый киң. Иркен. Биек. Ике тәрәзәле. Уртада — озын гына өстәл. Аның өстендә газета-журналлар таралып ята. Китаплар. Түрдә ике бәләкәй өстәл Берсе — унда. Икенчесе — сулда. Икесенең дә артында бигүк затлы булмаган утыргыч. Шуларның уң яктагысында калын гына, әмма мәһабәт гәүдәле берәү утыра. Ул нидер яза. Мәгәр бик нык бирелеп яза Мөкиббән Галимҗанның килеп кергәнен әллә ишетте, әллә юк. Ишетсә дә — борылып карамаска мөмкин. Газета эшендә бик авыр чаклар була Галимжан моны белә. Галия'’ мәдрәсәсендә, җилем басмада булса да, алар да чыгарды бит газетаны. Башта ‘ Шәкерт тавышы” дип исемләргә тәкьдим ителде. Аннан соң — “Безнең юл". Исеме җисеменә туры килә, дигәндәи, икесендә дә зур мәгънә бар. Алар заман рухына бәйле Чөнки инкыйлаб җилләре шәкертләр тормышына да давылланып килеп керде Килеп тә керде, таштай селкенми яткан шәкертләрне дәррәү кузгатып та җибәрде Йомык күзләр дә ачыла башлады. Ачык күз белән кай тарафка карарга Фикер Мәккәләре кшкы .кта'1 Нинди юл сайларга? Нинди томаннарны җиңеп чыгарга яктылыкка? Димәк, аң кирәк. Шуңа күрә Галимжан “Аң” атамасын тәкъдим итте. Аң кирәк надан башлар
карайткан дөньяны агартуга. Ан! Акыл!! Фикер йөртү офыклары киңлеге!!!
Үзе булды Галимхан Ибраһимов “Ан”нын мөхәррире Эчендә алтын булган сүзләрне сайлау авырлыгын белә ул. Бу эшкә бер чумсак, табанына ут төрткәнне дә сизми утырасын. Мәһабәт гәүдәле бу каләмкяр дә алтын сүз эзләү белән мәшгульдер. Газета эше кар яудыруны яратмый. Анын өчен минуты-секунды янә бер алтын.
Көтү шактый озакка киткәч, Галимхан тамак кырырга мәжбүр булды. Мәһабәт гәүдә аз гына селкенеп куйды. Ишетте шикелле Шулай да борылып карамады. Кемнәр генә керми редакциягә9 Үз хезмәткәрләре дә чыж да выж йөреп тора. Шуларның берседер дип уйлагандыр, бәлки Ул, ниһаять, язуыннан туктап, кулындагы каләмен шап итеп өстәлгә куйды. Мәһабәт гәүдә, урыныннан торып, Галимханга карап катты. Куе кара мыек. Тулы йөз. Арганлыгы сизелсә дә, шактый мөлаем караш. Өстендә яна кара костюм. Кин маңгай. Зур гына баш өстендәге түбәтәе чәчләрен җыеп тора. Башына караганда — түбәтәе бәләкәйрәк Менә- менә йә төшеп, йә очып китәр кебек ул түбәтәй. Шунысы да бар: әгәр ул түбәтәй зуррак булса, кин битне ямьсез күрсәтер кебек Өстендәге костюмы да аны кысыбрак тора. Калын гәүдәнен жәелеп китүеннән куркып шундыйны киядер, бәлки. Ничек кенә булмасын, анын хәлле, түлле, затлы нәселдән чыккан зыялы аксөяк икәнлеге аерым-аерым сизелеп тора. “Галиәсгар Камал абзыкай шушы булырга тиеш”, дип уйлады Галимхан. Үзенчә аны “аксөяк” дип атарга да өлгерде
Бераз карашып торып, гадәт буенча, исәнлек-саулык сорашкач, “аксөяк”кә сорау бирде Галимҗан:
— Сез Галиәсгар әфәнде буласызмы?
— Шул үзе. Ә сез?..
— Мин — бәхет эзләүче.
Галиәсгар әфәнде елмаеп куйды:
— Бәхетне “Йолдыз"дан тапмакчысызмы9
— Йолдыз караңгы төндә яктырак яна.
— Безнен “Йолдыз” караңгылыкны яктыртыр өчен кирәк тә инде
— “Әльислах”ны яптырдыгыз. “Йолдыз”ны да сүндермәссезме?
— Кемнәрдән9
— Тәхеттәге кара козгыннардан.
Бу юлы Галиәсгар әфәнденен елмаюында салкынлык чаткылары да сирпелеп алды. Киеменә караганда, керүченең әллә кем булырга тиеш түгеллеге сизелә иде. Башындагы иске картуз астыннан бүлтәеп чыгып торган тәртипсез чәче, кызыл күлмәк өстеннән буган киң каешы, аягындагы тузанлы итеге, янып торган кара күзләре, каты карашы, кыюлыгы, үзен нык тотуы Аны чегән арбасыннан төшеп калган затка охшата. Шаярып сөйләшүе буенча фикер йөрткәндә, алар күптән танышлардыр, бәлки Анын кем икәнлеген оныткандыр гына ул. Барысын да хәтердә тотып буламыни9 Әйтмәсен кем икәнлеген. Анын барасы жире бар Ашыга
— Менә нәрсә, егетем, миңа китәргә кирәк, йомышыгыз булса, әйтегез да...
— Йомышым юк, Галиәсгар әфәнде, танышып чыгу уе белән генә кергән идем.
— Мин сезне кайдадыр күргән кебек булам, ә менә хәтерли алмыйм
— Мине Галимхан Ибраһимов, диләр
— Галимхан? Әһә, менә син нинди икән!
Галиәсгар Камалның йөзе ачылып китте. Егетне кочаклап алганлыгын сизми дә калды. Аркасыннан сөеп куйды хәтта.
— Бәхет эзлисең инде, ә?! Зур, ижади бәхетең “Йолдыз”дан башланыр, бәлки, ә ?! Мин — монда сәркәтип. Ху-у-уш! Буш кул белән килмәгәнссндер шәт?
— Хәзергә әллә ни юк, Галиәсгар әфәнде! Өч хикәям бар "Казакъ кызы” романын төгәлләп киләм...
— Роман?! Ә үзен, 'әллә ни юк”, дисең. Синен усал, чая, шаян икәнлегеңне беләбез. Мәкаләләреңне укып та, "Зәки шәкерт...” аша да. Әле дә менә күсәк күтәреп сөйләшкәнеңне аңлап аллым. Әмма тыйнаклык та бар икән әле үзендә, һм яшь кенә көенә роман язган. "Хәзергә әллә ни юк”, имеш...
— Роман тәмамланмаган бит әле, Галиәсгар әфәнде!
— "Башланган эш — беткән эш”, дип сөйләшә безнен татар халкы.
— Анысы шулай инде.
— Ярый, Галимхан туган, күп сүз китапка гына яхшы, ди...
Галимхан аның сүзен бүлдерде.
— Күп сүзне китап та яратмый, Галиәсгар әфәнде!
Галиәсгар көлеп хибәрде:
— Менә монысы бигрәк тә дөрес.
— Ярый. Казанга бөтенләйгә килгәнсеңдер инде?
— Шулайрак, Галиәсгар әфәнде!
— Безнең “Йолдыз”ны укып барасындыр бит9
— Монда килгәч караштырдым Казанда атна чамасы торам инде.
— “Йолдыз”ны дөнья яктырта торган чын йолдыз итәсе бар әле, туганкай!
— Әйе. Кирәк. Әле ул тоныграк шикелле.
— “Тонык” дигән сүз Галиәсгар әфәнденең күңеленә шом салды. Ул — сәркәтип. Сыйфат өчен хавап бирә Димәк, укучылар таләбе югарылыгында тормый. Шуңа борчылып, сорау бирергә мәхбүр булды:
•— “Тонык” дигәнне ничек аңларга, Галимхан әфәнде?
— Фикерләр тоныклыгын әйтәм.
— Ә шулай да?
— Күп мәсьәләләр куела. Ләкин ачыкланмый кала. Мәкаләнең мәсләген аңлау да кыен. Фикер ачыклыгы хитми.
Галиәсгар әфәнде сәгатенә карап алды.
— Сез ашыгасыз шикелле? — дип сорарга мәхбүр булды Галимхан.
— Әйе. Фатих Әмирхан әфәндене күрәсе бар иде. Бәлки, бергә барырбыз, ә?! Сез бит инде күптән танышлар. Ихатың “Әльислах”тан башланды. Ул әле шушы "Болгар” кунакханәсенең өченче катында.
— Минем аны үземнең дә күрәсем килә иде. Тик сезнең әңгәмәгә су кушмаммы икән соң анда?
— Кушалмассың. Без өчәү әле анда — Тукай да шунда булачак.
— Тукай?!
— Әйе, Тукай. Нигә шаккаттың9
— Димәк, мин Тукай белән бүген үк очрашам.
— Озакламый. “Бәхет эзлим”, дидең бит. Бу — бер бәхетең. Тукай хәзер — бөек шагыйрь. Аның белән күрешүне һәркем зур бәхет дип исәпли.
Алар барып кергәндә, Галиәсгар Камал әйткәнчә, Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай икәүсе генә иделәр Галимханга Фатих Әмирхан таныш иде инде. Аның янындагы унөч яшьләр чамалы бер “малай”нын кем икәнлеге Галимханга хәзергә билгеле түгел. Исәнлек-саулык сорашкан арада Галимхан күз карашлары белән бүлмәне капшап алды. Нибары — урам якка чыккан бер тәрәзә Бер өстәл. Дүрт урындык. Тимер карават Галиәсгар Камалны алар сагынып көткән кунактай ачык йөз белән каршы алмады. Алар күптән түгел генә очрашкан булганнардыр, бәлки. Әле менә салкын исәнләшүнең сәбәбе шулдыр, мөгаен Аннан соң Фатих Әмирхан теге “малай” белән нык, ихлас, бирелеп, мөкиббән сөйләшә иде. Әмма йөзләре шактый ачулы, күләгәле күренә. Ни өчен? Бу, бәлки, Галиәсгар әфәндегә билгеледер. Ә инде Галимхан өчен ул караңгы әле*
Болар килеп кергәч, бәхәсләре тукталса да, алар һаман әле баш күтәреп карамадылар. Ата кеше, бер гаебе чыкса, малаен каршысына утыртып йә тирги, йә үгетли, йә башкача тәртип бозмаска сүзен ала. Фатих Әмирхан каршысында утырган “малай”нын да йөзендә әтисе тарафыннан кыерсытылганнан сон була торган үпкә күләгәсе сизелә
Галиәсгар Камал аларнын нык кына ачуланышканлыкларын сизде Ни генә булмасын, ике арага сузылган ачу җебен өзә торган сүз кылычы кирәк хәзер
— Без фикерегезне өздек шикелле9 — диде ул.
Сорауга җавапны Фатих Әмирхан бирде.
— Өзелгән булса, бергәләп ялгарбыз, Галиәсгар әфәнде Гафу итегез. Сез кунак белән икән ләбаса...
— Кунакның ниндие генә әле, Фатих әфәнде! Әллә танымыйсызмы9 Фатих Әмирхан Галимҗанга шунда гына ныклап игътибар итте:
— Сон, Ходайның рәхмәте, Галимҗан Ибраһимов лабаса бу!
Бу сүзләрдән сон, Габдулла Тукай да Галимҗанга ныклабрак карарга мәҗбүр булды. Галиәсгар Камалга ал арны күрештерү кирәк иде
— Менә монысы халкыбызның яраткан зур шагыйре Габдулла Тукаев була, — диде ул.
Галимҗан Ибраһимов белән Габдулла Тукай бер-берсенә озак кына карашып торды. Тукайның ябык, чандыр гәүдәле булуы хакында ишеткәне бар иде аның. Ләкин болай уктыр дип уйламый иде Күрешүнең шактый җылы булачагын өмет иткән иде Галимҗан. Әмма көткәннең киресе килеп чыкты. Тукай Галимҗанга “Ни йомыш9”, “Ни кирәк9 ’. “Нигә вакытлы-вакытсыз йөрисең9" дигән тойгы беләнрәк карады Галимҗан сизде моны. Шулай да сер бирмәскә тырышып, башта Фатих Әмирханның, аннан Габулла Тукайның кулын кысты. Боларнын барысы да гореф-гадәт буенча, шулай эшләргә кирәк булган өчен, ихлассызлык белән башкарылды
Ошамады Галимҗанга мондый каршылау Галиәсгар Камал исә аның сәбәбен яхшы белә. Тукай вакытлы-вакытсыз йөрүчене, сүзен бүлүчене яратмый Укыды ул Галимҗанның “Әлъислах”та басылган хикәясен Әллә ни түгел. Татар әдәбияты мәйданына киләчәкгә ни түтәр: алтынмы, көмешме, бакырмы, чүпме — монысы хәзергә бер Ходайнын үзенә генә мәгълүм, һәрхәлдә, тормыш тора-бара һәркемне, көч-кодрәт чамасына карап, үз чанасына китереп сала.
Галиәсгар Камал Тукайның кеше талантына шундыйрак күзлектән караганлыгын яхшы белә. Дөрес, ул вакыт-вакыт балага әверелә Урамда хәтта малайлар белән уйный торган гадәте дә бар. Унике-унөч яшьлекләрдән ул әллә ни аерылып тормый. Мәгәр зурлар белән көрәштә үзен Алып батыр итеп күрсәтә белә. Әдәбиятта каләм очыннан гәүһәр түгүчеләрле күккә күтәреп мактый. Каләм очыннан чүп түксәләр — ул чүпне шундук үз каләм уты белән көйдерә Галимҗанның басылган хикәясе әле Тукай өчен чүп дәрәҗәсендәрәк
Мондый сөйләшүләр Тукай, Фатих, Галиәсгар әфәнделәр тарафыннан булгалады Тукайның Галимҗанга мөнәсәбәтен белә Галиәсгар әфәнде Шуңа күрә әле шактый авыр хәлдә калса да, моның өчен ул кадәр борчылмады да. Шулай да мөһим мәсьәлә турында сөйләшергә җыенганда “чит” кеше алып килүне, әмма аның чит түгел икәнлеген аңлатуны кирәк дип исәпләде дә:
— Галимҗан әфәнде Казанга бөтенләйгә күчеп килгән, аерым фатирда тора, хәзер инде ул безнен үз кеше, шуңа күрә монда алып кердем, теге мәсьәләне бергә карасак, һич зыян итмәс, анын да фикерләре булырга мөмкин бит әле, — диде.
Фатих Әмирханның йөзе ачылып китте Калын иреннәрендә аз гына елмаю чаткысы сизелгәндәй булды
— Бик дөрес, Галиәсгар әфәнде, бик дөрес, без бит монда ниндидер яшерен эш тикшермибез, бәс, шулай булгач, Галимҗан әфәнденең дә тынлап карау мотлак, — диде ул.
2. «К. У.» М в
Тукай исә ни “ә”, ни “жә” димәде. Йөзендә үзгәреш тә күрсәтмәде Безнен гәпкә бу чакырылмаган кунак катнашса ярый, катнашмаса ярый, дигән кебегрәк утырды. Галимжан өчен авыр мизгел иде бу. Галиәсгар Камалның: “Анын да фикерләре булырга мөмкин бит әле", дигән сүзләре аны нык уйланырга мәжбүр итте. Димәк, алар арасында ул хәзергә ни күтәрелми, ни төшми торган томан кебегрәк. Фатих Әмирхан да фикерен шул томанга китереп чәпәде. “Галимжан әфәнденен дә тынлап торуы мотлак”, — дип әйтүе рәнҗетте аны. Ни өчен тынлап торырга? Күзле бүкән түгел лә ул. Фикер әйтергә хокукы юкмы әллә? Тукайның битарафлыгы да шулар тегермәненә су коюдан башка нәрсә түгел. Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый, энекәем, утыр шунда бохар песие шикелле шым гына, дигән кебек карый аңа.
Шулай да Галимжан үпкәсен үрчетмәскә тырышты. Алар белән чагыштырып караганда, каеннар арасындагы усак кына ич әле ул.
Сүз әдәби тел турында барды. Төрки телләрнең, шул исәптән татар теленең, озын тарихы бар. Ләкин унынчы гасырда ислам дине кабул ителеп, гарәп имласына күчкәч, гарәп-фарсы сүзләре төрки телләргә дулкын-дулкын агыла башлый. Дулкын үттеме, аның астында ләм хасил була. Шунын шикелле, төрки телләрне "ләм" каплый. Шул чорда ук инде төрки телләрнең “ярлы, “артта калган булуы, аның белән әдәби әсәр язу, фәнни хезмәт ижат итү "мөмкин түгеллеге” турында ялгыш фикер тарала. Бакчадагы чүп үләнен һаман-һаман утап торган шикелле, ялган карашларга каршы даими көрәш бара. Төрки телләрнең байлыгын, гарәп теленнән бер дә ким булмавын унберенче гасыр галиме Мәхмүд Кашгарый төрле юллар белән исбат итә Унтугызынчы йөздә исә бу мәсьәләне ачыклау өчен Каюм Насыйри бабабыз җиң сызганып көрәшә. Фигыльләр буенча гына фикер йөрткәндә дә татар теленең жир йөзендәге алга киткән телләрдән ким булмавы гына түгел, хәтта өстен икәнлеге турында әйтә ул. Борынгы ата-бабаларыбыз, әле язма әдәби тел барлыкка килгәнче үк, тел турында гажәп тирән мәгънәле, эчтәлекле, сәнгатьчә нәфис эшләнгән мәкаль-әйтемнәр ижат иткән. Менә шуларнын берсе:
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энже-мәржән бар; Теләгәннәр чумып алыр. Теләмәгән коры калыр
Нинди тел диңгезенә чумарга тиеш хәзер татар халкы9 Әгәр чумса, тел диңгезе төбеннән нинди энже-мәржән эзләргә тиеш була ул9 Теге яки бу милләткә бәяне башка милләт аның әдәби теле үсешенә карап та бирә бит. Егерменче йөз башында татар милләт буларак оешып алды. Ә инде милли әдәби тел диңгездәге бер утрау кебек кенә, ул утрауны да төрле яклап дулкын юа. Менә-менә ишелеп төшәчәк ул утрау.
Фатих Әмирхан сөйләде бу хакта. Башкалар тынлап кына утырды. Галимжан Ибраһимов монда килгәненә нык шатланды Ул да шулай уйлый иде бит. Гарәп-фарсы сүзләре төрек әдәби телен дә яртылаш каплап алган иде ләбаса. Шөкер, төрекләр вакытында әрсез “кунак’ тан котыла белде. Ә татарлар чакырылмаган "кунак”ны һаман сыйлый бирә. Моңа халыкның да ачуы кабарды. “Сөйләсәнә адәмчә, без белмибез гарәпчә” дигән әйтем дә уйлап чыгарды ул. Бәгъзе бер мөхәррирләр, аптыраган үрдәкнең суга арты белән чумганы сымак, гарәпчелектән качам дип, урыс сүзләренә табына башлады. Халык усал. Халык сизгер. Халык акыллы. Ул инде хәзер: “Урысча да яман, татарчага да таман”, — дип көлә башлады Мескен татар теленең сул як кабыргасын әллә ничә гасырлар буе гарәп йодрыгы төйгечләп килде. Хәзер инде урыс Иван йодрыгы уң як кабыргасын дөмбәсли. Уртада калды бахыр татар теле. Ике яклап туныйлар. Тукмалган шүрәле урынына сикерә татар теле. Ә бит анын тамыры бай. Ул тамырлар кәүсәләр җибәргән иде. Кәүсәләр киселде. Шулай да тамырлар калды. Алар черемәгән. Аны халык саклаган.
Йомшак кына үлән дә ташны тишеп чыгып үсә. Тел тамыры йомшак түгел ул. Нык. Бар ул тамырлар Күп. Үрчетергә генә кирәк. Шул хакта бара сүз. Яхшы. Шатлыклы. Көрәш эзсез калмый.
Фатих Әмирхан сөйләп бетергәч, Габдулла Тукай сорау бирде.
— Фатих, “Әльислах”та басылган мәкаләңдә дә әле менә шушында сөйләгәнчәрәк сүз бара; бу гел бер балык башын чәйнәү түгелме9
Фатих Әмирхан, зур кара күзләренең карашын Тукайга күчерде
— Чәйнибез лә ул, Апуш. өзеп чыгара алмыйбыз.
Сүзгә Галиәсгар Камал кушылды:
— Өзәргә кирәкми, егетләр, ялгау хәерле булыр. Сез гарәпчәгә каршы. Ә үзегез һаман әле әсәрләрегезне гарәп сүзләре белән чуарлыйсыз. Бармы минем “Беренче театр”ымда халыкка аңлашылмаган гарәп сүзе9 Юк Әдәби телнең ничек булуын без әсәрләребездә күрсәтергә тиешбез бит.
Янә бераз бәхәстән соң, өчесе дә Галимханга карады “Син, яна кеше, ничек уйлыйсын бу хакта?” — дигәнне аңлата иле аларнын карашы. Сөйләргә ашыкмагач, аны Фатих Әмирхан кузгатты:
— Галимхан әфәнде! Сездән дә фикер көтәбез.
— Фатих әфәнде! — диде Галимхан, — мин Сезнен “Әльислах”тагы “Тел мәсьәләсенә бер караш” дигән бик кирәкле, бөтен халыкны, милләтебезне уйландыра торган мәкаләгезне зур дикъкать белән укып чыктым Сез анда татар сарыфын, татар нәхүен ничек язарга кирәклек турында сүз кузгатасыз. Әмма ләкин үзегез аның ысулын күрсәтмисез.. Шулай да булсын, ди Тик аларны кем язарга тиеш сон? Бармы шундый кешеләр татар дөньясында? Булса — кемнәр алар?
Галимхан күз карашлары белән тишәрдәй итеп Фатих Әмирханга озак кына карап торды Авыр тынлык урнашты. Галиәсгар Камал мыек очларын бөтереп алды. Тукай хилкәсен кашып куйды. Ждвапны Фатих Әмирхан үзе бирде
— Бөтен бәла дә шунда шул. яна тәртиптә имла, сарыф, нәхү язардай тел галимнәребез һаман юк әле.
— Тагы да бер сорау бирергә мөмкинме?
— Рәхим итегез!
— Сез анда, Фатих әфәнде, “Әдәби телебез ничек булырга тиеш9" дигән сорау куясыз. Кемнән сорыйсыз аны? Урынлымы бу9 Хәзер безгә сорап маташмаска, турыдан-туры эшкә күчәргә вакыт түгелме9
Авыр сорау булды бу. Бүлмәне янә тынлык басты. Шулай да ул бик озакка бармады Фатих Әмирхан хавап бирде.
— Соравын урынлы, Галимхан әфәнде, ләкин бит бу көне-сәгате белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел
Аның хавабына Галиәсгар Камал куәт бирде
— Әйе, менә без шунын өчен фикер алышабыз да. “Әлъислах”та башлаган бу эшне "Йолдыз" да дәвам итәчәкбез
Тукай күбрәк сүзсез утырды. Берара ул. сүздән бутка пешерәбез дигәнне аңлатып, үзе сорау бирде
— Сез монда, юкә чыбыркыны каеш итәргә теләгәндәй, яна әдәби тел уйлап чыгарырга маташмыйсыздыр бит? *
Галиәсгар Камал, бәхәс уты кабына башласа, аны һәрвакыт дөрләтмәү, сүндерү хәстәрен күрә. Бу юлы да шулай итте
— Син, Апуш, ялкынга май сипмә әле, аннан аны басу бик кыен, монда, минемчә, берәү дә яңа әдәби тел уйлап чыгару турында баш ватмый, фәкать фикер алышабыз; әгәр син куйган сорау буенча китсәк, без тагы әллә кая барып чыгабыз Болай да озак утырдык, чәйләп хтырга кирәктер, бәлки
Анын сүзен ГйЛИМАлҺ иү.ис
— Галиәсгар әфәнде! Мин әле сорау гына бирдем. Мөмкин булса, бер кәлимә сүз дә әйтер идем
— Бу безнен ниндидер рәсми хыслыш түтел, Галимхан әфәнде.
шуңа күрә “мөмкин булса”лар кирәкми, ни генә димә, сез әле безнең өчен кунак; самовар янында фикер тагы да куәтлерәк була, — диде Галиәсгар Камал.
— Сез, Галиәсгар әфәнде, әдәби телнең ничек булуын әсәрләребездә күрсәтергә тиешлек турында әйттегез. Бик дөрес. Аның шулай икәнлегенә иманым камил. Ләкин без бодай урынына һаман әле кырлык чәчәбез түгелме? Яки дөрес уйлап ялгыш эшлибез. Нәкъ намазны тәһарәт алып укырга кирәклекне белгән сурәттә дә, аны тәһарәт алмый гына укыган шәкерт кебек.
Бу сүзләрнең тупасрак килеп чыкканлыгын сизде Галимҗан. Шулай да хәзер артка чигенергә ярамый. Ә инде алга бару — куркынычрак. Шу на күрә дә ул аз гына туктап торырга, уйланырга мәҗбүр булды. Галиәсгар ага аңа ярдәмгә килде:
— Сез, Галимҗан әфәнде, уратмый гына сөйләсәгез иде.
Галимҗан, үз дәрәҗәсен саклаган хәлдә, жавап бирде:
— Тырышырмын, Галиәсгар әфәнде, борчылмагыз!
•‘Борчылмагыз” дигән сүз югарыдан түбәнгә карап сөйләшүне аңлатты. Тегеләр елмаеп куйды. Әнә, кемне тынычландыра, янәсе. Ни хакы бар анын?
Галимҗан исә сүзен дәвам итте:
— Гафу итегез, әфәнделәр, мин сезгә бер шигырьнен ике генә юлын әйтәм:
Мәрамем-матлабем анчак сәнен мәнзүм вә мәнсүрен;
Бәнем шәэнемне тәфтиш мәзһәбезне, дине мәнсубең9
Кайсы шагыйрь үз телен шулкадәр бозган? Гомәр Хайяммы? Байронмы? Пушкинмы9 Лермонтовмы9 Ә бит шигырь “Пушкинга” дип атала. Ана дан җырлый. Мәдхия укый. Әгәр фаразан Пушкин исән булып, татар телен белсә, шушы шигырьне укып караса, “и мескен татар теле”, дип әйтмәс идемени? Шигырь, минемчә, халыкның йөрәгенә сары май булып сеңәргә, рухына илаһият бирергә, күңеленә зәвык иңдерергә тиеш. Нинди зәвык бар бу юлларда7 Аның сүзләрен халык кына түгел, зыялы галиҗәнабларыбыз да аңламый бит. .
Бу юллар Габдулла Тукайның “Пушкинга” дигән шигыреннән иде. Моны барысы да белә. Әмма “үз кеше”дән моны берәү дә көтмәгән иде әле Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тынлык, әйтерсең, дүрт әдәбият әһеленең телен тәбегә эләктерде. Галимҗан әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Галиәсгар ага түбәтәен яхшылап кия. Фатих Әмирхан күзлеген рәтләп маташа. Мәгәр Тукай йөзен үзгәртми. Тик тора. Минем өчен синең сүзләрең, энекәем, диварга борчак белән бәргән кебек кенә дигәндәй тота үзен Нык борчылу Галиәсгар Камалда сизелә. Тукайның усаллыгын белә ул. Әллә ни әйтеп ташлавы бар. Галимҗан да сүз өчен кеше кесәсенә керә торган зат түгел ахрысы. Бу ике “тәкә” сөзешә башласа, ай-һай- һай, түзеп тә тора алмассың. Мәгәр Фатих Әмирханда борчылу сизелми. Әллә кайчангы борынгы төрки телдән үк калган тел чаралары белән мавыкмаска, гарәп-фарсы сүзләренә табынмаска дусларча да киңәш итте, язып та чыкты бит ул. “Әльислах”та басылган “Габдулла Тукаев шигырьләре” дигән мәкаләсендә болай дигән иде Фатих Әмирхан
“Сәнен хөснең табигыйдер сәмави.
Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнәви. —
кеби, гарәп сүзләреннән татарча төзелеп ясалган бәетләрнең татар шигырь мәҗмугасында торулары — бөтенләй урынсыздыр”, — дигән иде
Әлбәттә, Фатих Әмирхан йомшак итеп, күңелен китүдән берникадәр шикләнеп, дусларча әйтә. Ә бу маңгайга чүкеч белән китереп бәрер дәрәҗәдә кылана. Катылыкны йомшарту вазифасын үз өстенә алды Галиәсгар Камал:
— Галимҗан әфәнде! Бу хакта Фатих “Әльислах”та язып та чыккан
иде бит. Беләсездер. Күп укуыгыз, күпне белүегез сизелеп тора. Бу турыда, бәлки, шушының белән туктатырбыз, ә?
Галимҗан ризалашты:
— Мин каршы түгел, Галиәсгар әфәнде!
Әмма тынычлыкка Тукай үзе ут салды
— Галимҗан әфәнде! Мин сезгә ул сүзләрне ни өчен кулланганлыгым турында тирәнрәк уйланырга киңәш итәм.
Галимжан уйлап тормады.
— Поэзия, Тукай әфәнде, гөл бакчасы ул. Мужикның бәрәңге бакчасы түгел. Аны чүпләргә ярамый. Сезнең кебек зур шагыйрьгә килешми. Менә минем уйлануым. .
Галимжан Ибраһимовның чын йөрәктән, ихлас, риясыз сөйләгәнен аңлады Галиәсгар Камал. Шушы ук фикерне Тукайга Фатих Әмирхан да кат-кат әйткән иде ләбаса. Моңарчы гәрчә читтә йөрсә дә, Галимҗанның Казан сулышы, татар дөньясы, аның теле турында даими кайгырып яшәгәнлеге хәзер көн кебек ачык. Шулай да аның сүзләренә төзәтмә дә ясамый калмады Галиәсгар Камал:
— Сез, Галимжан туган, Габдулла Тукаевнын “Пар ат”, “Шүрәле” кебек саф татар телендә язылган шигырьләрен дә беләсездер, шәт9
— Белү генә түгел, мин аларны ятладым, Галиәсгар әфәнде! Алар да татар теленең моңы, аһәңе, байлыгы, сәнгатьлелек дәрәжәсе — тагы да әллә күпме асыл сыйфатлары бар бит. Аларны укыгач: “Менә нинди зәвыклы, соклангыч, зиннәтле икән безнең татар теле!” дип уйланасын. Мин бит аның зур шагыйрь икәнлегенә дә, татар телебезне һәркайсыбыз- дан шәбрәк белүенә дә шикләнмим.
Хәзер инде аңлашылды Галимҗанның Тукай файдасына сөйләве Бу барыбер ошамады Тукайга. Галимҗанның мөгаллим сыйфатындарак кылануы аның саруын кайнатты.
— Сез, Галимжан әфәнде, чын энҗене кырлыктан аера белмисез шикелле, — диде ул.
— Мин барлык гарәп-фарсы сүзләренең тамырына балта белән чабу ягында түгел, — диде Галимжан — Гарәп сүзләренең бик нык тирән мәгънә аңлатканнары күп. Калсын алар. Телебезне матурлап, бизәп, нәкышләп торсын. Без әле барыбыз да “иске әдәби телгә юеш йонга ябышкан тигәнәк урынына сыланганбыз. Безне аннан суырып алу мәҗүсине поттан аеру дәрәҗәсендә авыр. Минемчә, якын арада әдәби тел турында болай тар даирәдә түгел, киң җәмәгатьчелек белән ныклап фикер алышу оештырырга кирәк. Аны ничек дип атарга әле менә тәгаен генә әйтә алмыйм: “Җыен”, “Корылтай”, “Съезд”.. Анда-санда мәкалә язып кына эш чыкмаячак. Әгәр болай хушкүңеллелек күрсәтсәк, Әбү Ләһәб хатынының хөрмә агачларын янган утка ташлаганы хәлендә калачакбыз.
Шуның белән Галимжан сүзен тәмамлады. Тегеләрнең йөзләрендә арыганлык, борчылу, дулкынлану чаткылары, тагы да әллә нинди анласш- сыз төсмерләр сизде ул. Алар “чәй эчик”, “ашыкма “ял да кирәк бит , кебек сүзләрне әйтсәләр дә.
— Гафу итегез берүк, минем китүемне илтифатсызлыкка санамасагыз иде, сезнең белән бергәләп чәй эчүне үзем өчен ифрәт дәрәҗәдә муафыйк күрер идем, әмма ләкин, мөмкинлегем юк, миңа китәргә кирәк, — дип. чыгып китте.
XI
Галиәсгар әфәнде аны озата чыкты. Коридорда бер-берсенә карашып, ни әйтергә белмичә, бер мизгел сүзсез тордылар. Ике арага тышлык жебс сузылды. Җепне Галиәсгар Камал өзде
— Галимжан әфәнде! Мин бая да сорармын дигән идем, ашыгычлык белән форсат табылмады, әле менә шул хатамны төзәтмәкчемен: Казан
Сезнең өчен хәзергә “чит” шәһәр, биредә кардәш-ыруыгыз юк шикелле, ярдәм-фәлән кирәк булса, авырсынмагыз, кулдан килгәнчә тырышырбыз, фатир мәсьәләсе ничек, кайда урнаштыгыз, канәгатьләндерәме ул сезне?
Фатир мәсьәләсен Галимҗан ничек аңлатырга да белмәде. Мескенләнергә аслан яратмый ул. Бу очракта да шаяртуга күчте:
— Борчылуыгыз өчен рәхмәт, Галиәсгар әфәнде! Фатирым менә дигән. Төрек солтаныныкыннан һич тә ким түгел. Өченче катта. Ике бүлмәле. Балконы бар. Шуннан матур эшләпәле ир-затлар, ак калфаклы ханымнар үтеп киткәнен карап торырга яратам. Тик аяклары гына күренми.
Галиәсгар Камал елмаеп куйды Күрешкәндә үк “бәхет эзләүчемен” дип, шаярткан иде бит. Әле дә аның нечкә киная белән сөйләгәнлеге сизелде. Шуны искә алып, ул тагы да сорау бирде:
— “Бәхетеңне” таптың инде, алайса9
— Бәхет бит ул зимагур акчасы белән бер, Галиәсгар әфәнде: бүген — бар, иртәгә — юк.
— “Акча” дигәннән, бу мәсьәлә ничегрәк сон?
— Акчаң була торып та “юк” дисәң, үпкәләп, бар акча үз янына башкаларны чакырмый икән; аз гына акчаны да “бар” дисәң, акча үз янына ишләр килүен тели, ди. Моны Миасның Жиз эретү заводында бер эшче бабай әйткән иде.
— Дөньяны күп күрдең инде, Галимхан туган, нугайлар, казакълар арасында мөгаллимлек итү, эшчеләр арасында эшләү Мин синнән көнләшеп тә куям хәтта. Без инде шушы Казанда гына кайныйбыз. Бу яктан караганда, син, чыннан да, бездән бәхетлерәктер әле. Дөнья күрү — үзе бер бәхет. Ләкин син иңде аны эзләп йөрмә хәзер. Артык эзләсәң, әлеге үзең әйткән зимагур акчасына әйләнергә мөмкин ул. Хәзер инде син ихатка чум. Шулай да, балконга бик еш чыгарга киңәш бирмим. Матур эшләпәләр, гүзәл ак калфаклар фикереңне чуалтмасын. “Йолдыз”га эшкә дисәң — рәхим ит. Миастан алып килгән бер букча акчаң почмакта торсын. Хәзер инде яңа акчалар өчен икенче букча әзерлә.
Алар икесе дә елмаеп куйды Галиәсгар Камалның үзенең дә шаярып сөйләгәнен аңлады Галимхан. Бер ачылып киткәч, барын да сайрап салды. Татар халкы тарихын, аның сарыфын, нәхүен язу, гомумән, күп фәннәр белән шөгыльләнергә тел әвен әйтте.
Алар кул кысышып аерылышты.
Көн һаман матур, кояшлы, күркәм иде әле. Һава саф. Күк йөзе зәңгәр батист белән тарттырып куйган төсле. Авылда — әбиләр чуагы. Кырга чыксаң, пәрәвез хепләренә ураласың. Ул хепләр зөбәрхәт төсле елык-елык килеп тора. Бу чорда эшчән әбиләр ашыга-ашыга балан, миләш, шомырт хыя. Алар үзләрен шушы хозур табигатьнең илаһи бер бәхетле кемсәсе итеп тоя. Бу чорда әбиләр яшәреп, күңеллеләнеп китә хәтта. Табигать аларны сөя, иркәли, назлый. Әби йөрәге белән табигать йөрәгенең зөбәрхәттәй пәрәвез хепләре илә бәйләнгән мәл бу Шуңа күрә “Әбиләр чуагы” дип атала да ул. Шәһәр әбиләре моны аңламый. Алар карт күңелләрне дә дәртләндереп, хис-тойгыга күмеп, илаһиландырып хибәрүче шушы мизгел ләззәте белән рәхәтләнү бәхет-сәгадәтеннән мәхрүм булып яши. Алар таш исни. Кирпеч һавасы сулый. Тын кысылудан иза чигә.
Шул хакта уйлап атлады Галимхан. Әле генә булып үткән вакыйгаларга анализ ясарга тырышты ул. Ләкин алары да нәзакәтле хис- тойгыларыңа пәрәвез хебе булып урала. Чәй эчәргә калмады ул Монын берничә сәбәбе бар. Нинди генә кыю, чая булмасын, табындаш булып китүне ул авыр кичерә. Бу — бер. Икенчедән, кузгалган көчле бәхәснең һаман дәвам ителүе мөмкин Ялгыш сөйләп, табын ямен бозуын бар. Беренче очрашу бит. Алар милләт әдәбиятының тахы булу дәрәхәсенә
күтәрелгән шәхес-әһелләр ләбаса. Фикер югарылыгын тотуда сынатма лы шикелле. Әмма тупас сөйләште. Ни-нәрсәләр әйтте соң әле? ‘’Тәһарәт алырга кирәклекне белгән тәкъдирдә дә, тәһарәт алмый намаз укыган шәкерт . “Поэзиянен мужик бәрәңге бакчасы түгеллеге..." “Бәхетнең зимагур акчасы кебек булуы...” Хәер, сөяксез тел ни сөйләмәс? Фикер алышырга ул махсус хәзерләнеп бармаган ич. Алдан уйлап куелган чагыштырулар да юк. Ничек кенә булмасын, борынгыларның “Кешенең акылы теле очында”, — дигәнен онытмаска кирәктер. ‘Олы булма, акыллы бул”, — дип тә әйтәләр. Олылык күрсәтеп тә сөйләште түгелме соң әле? Тукайны да, Фатихны да тәнкыйть итте Ләкин ул һич тә үзен әллә кемгә куярга тырышудан түгел. Әгәр бу сөйләшү алар тарафыннан анын акылын бизмәнгә салу өчен кирәк икән — бу дөреслеккә туры килми. Ул, жин сызганып, роман яза. Әмма поэзиягә дә гашыйк. Эче тулы моң. Шигърият уты дөрли йөрәгендә Әмма шигърият мужикның бәрәңге бакчасы түгел — гөл бакчасы. Анын әле Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Тукай поэзиясе җимешләрен күрсәтә белергә кирәк. Халык рухи азык алсын. Алар чәчкән поэтик орлыкны киләчәк буын шагыйрьләре үстерә белсен. Тәмле җимешләр арасындагы тәмсез җимешләрне дә өзеп алып күрсәтәчәк. Болары инде җәһәннәмдәге бәндәләрне агулый торган зәкъкум агачы җимеше кебек. Кирәкми шигърияткә андый җимеш. Ул фани дөнья кешеләренең рухын агулый...
Шундый уйлар белән кайтып керде Галимҗан.
XII
“Йомран оясы”нда аны “Казакъ кызы” көтә иде. Роман өстәлдә ята. Галимҗанны көтеп. Язарга утыргач, озак кына уйланып алды ул. Әсәрнең башланышы, үстерелеше, югары ноктасы бар. Күз алдына шундый чагыштырулы сурәт тә килеп басты. Менә ул биек тау итәгендә басып тора. Монысы — әсәр язарга керешү турында уйлану. Менә ул менеп китте. Бусы —яза башлау. Бервакыт уртага җитте Хәзер — инде тау төшәргә кирәк Монда инде әсәрдәге вакыйгалар чишелә, төрле табигатьле каһарманнар язмышы хәл ителә. Шул тау башыннан ул бөтен дөньяга күз ташлый да күңел күзен казакъ далаларында йөртеп кайтара. Әсәренең башланышына казакъча язып куйган сүзләрне укып рухлана:
Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан, Жебәктәй җәссл чүптә битен жапкан Аскар тау, балдай татлы сулары бар. Ана шул анам иде мине тапкан..
Янә шундый сүзләрне укып уйга чумды ул:
“Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругы бар иде Берсен — Кара-айгыр дип, икенчесен Сарман дип атыйлар иде. Болар, меңләгән җылкылары, яхшы нәсел төяләре, исәпсез куйлары белән Сары- Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөрй51әр иде Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр “канымыз Чингиздән килә”, дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда, җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул ал арның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде...”
Бу юлларны Галимҗан аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру, сурәтлеккә ирешү максатында язды. Шулар аша казакъның зур тормышы, яшәү рәвеше, уй-хыяллары укучының күз алдына килеп бассын Шулай да бу башламны бик яратып бетермәде ул. Нигәдер ул газета теленә тартым сымак. Әдәби әсәрнең теле, өслүбе бизәкле, җанлы, нәзакәтле булырга тиеш. Чөнки анда әле иң әүвәл укучының аңына
түгел, ә бәлки йөрәгенә, күнеленә, хис-тойгысына тәэсир итү максаты куела. Карлыгач-Сылудан башларга кирәктер, бәлки? Анын язмышы бит әсәрдә. Шулай да калдырды ул әсәр башламын шул килеш. Баллы сүз баш әйләндерә, дигәне дә бар бит әле халыкның. Әсәр тукымасын гел баллы сүзләр белән генә нәкышләү килешеп бетмәс.
Романның эчендә бигүк урынлы булмаган сүзләр, җөмләләр бар иде шикелле. Әллә баштан алып янә бер кат укып чыгаргамы? Уйлана торгач, бу фикереннән дә кире кайтты. Юк, тәмамларга кирәк. Тау башыннан итәгенә тизрәк төшү хәерле булыр. Аны Карлыгач-Сылу язмышы борчый. Карлыгач-Сылу яшь ярымлык чакта күрше ырунын Калтай исемле ай ярымлык ир баласына ярәштерелә. Бу Кара-Айгыр белән Сарман ырулары арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту өчен кирәк. Монын өчен 400 алтын, 100 баш терлек, ике сандык зиннәтле әйберләрдән калым алынган. Ике йорт уналты ел буе кода булышып яши. Карлыгач казакъ даласын бизәрдәй бер сылу кыз булып үсә. Калтай исә егетләргә хас барлык сыйфатлардан мәхрүм. Аларны яшерен кавыштырырга йөргән жиңгәсе Айбалага Карлыгач-Сылу болай ди: “Үзегез беләсез гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортнын җоласы, тәкъдирнен язганы шул икән дип, куеныма алдым... Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен9! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса, сүзе, акылы белән күнеленне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!”
Шушы урыннарны янә бер мәртәбә укып чыкты Галимхан Барысы да дөрес язылган. Казакъ халкының дала кебек киң күңеле яшәешкә кин даирә тәрәзәсеннән карарга өйрәткән иде Галимханны. Ул кин күңеллелектә — Карлыгач-Сылу кебек меңләгән гүзәл кызларның ачы, кызганыч язмышы. Бөтен мөселман дөньясында диярлек шулай. Татарларда һаман әле кызларны булачак ирен күрсәтми генә кияүгә бирү гадәте бар. Гарәпләр тугыз яшьлек кызны хатынлыкка ала Күпме мыскыллауга, түбәнсетүгә, олтырак булуга түзә мескен мөселман хатын-кызлары. Ә менә нишләтергә Карлыгач-Сылуны? Ул инде зур кара күзләре белән Галимханга сөеп карый. Әдип аны төрлечә күз алдына китерә: "Анын башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзендә, матур кара күзләреңдә хинелчә елмаю уйнады” Шуннан КарлыгачСылу Галимханның алдына ук килеп баса. Гүзәл гәүдәсен уйнаклатып ала. Биеп тә күрсәтә. Җырлый. “Йомран оясы”нда дала моны агыла. Ул Галимханның муенына да килеп сарыла. Нәфис йомшак куллары белән анын чәчләреннән сыйпый да:
— И хөрмәтле әкәм, мине ул яман исле Калтай белән калдырма, сөйгәнем Арысланбай белән кавыштыр”, — дип пышылдый колагына.
— Юк, юк, Карлыгач-Сылу, хафа булма, бөтен казакъ халкы алдында ант итәм, мин сине хан сөйгәнен Арысланбай белән кавыштырачакмын! — ди Галимхан.
Әйе, “Казакъ кызы”н аңа тизрәк тәмамларга кирәк Ашыгуның әллә күпме сәбәбе бар. Өйрәнчек хикәяләре аны әле оста язучылар сафына бастырмый. Шул җәһәттән фикер йөрткәндә, үзе уйлаганча, бу әсәре каләм очыннан ниндидер гәүһәр коелганлыкны күрсәтәчәк. Шул максат белән килде дә бит инде Казанга. Аны язып бетерү кесә мәсьәләсен дә хәл итәчәк әле. Университетка кереп уку теләге һаман тынгы бирми. Моны ул төшләрендә күрә. Хәзерләнү өчен берәр учитель ялламый булмас. Шуннан синең гонорардан килгән акча белән калынайган бай кесәң ярлылана башлый. “Йомран оясы” өчен дә түләргә кирәк. Миас хиз эретү заводындагы эшче дуслар акча җибәрмәскә куштылар ла ул Ләкин алай килешми. Әгәр намусы кушканча эшләмәсә, гомер буе үкенеп яшәячәк Галимхан. Димәк ки, аның хәзерге вакыттагы зур бәхете, яшәү
чыганагы “Казакъ кызы”на бәйләнгән. Шуна күрә аны чыгып киткәндә дә, ятканда да өстәл өстеннән алып куярга ярамый һәрвакыт күз ал тынла булсын.
— И Галимхан әкә, язмышымны тизрәк уңай якка хәл итче инде, — дип, кәгазь өстендә Карлыгач-Сылу биеп торсын
XIII
Ничек бәхетле итим соң сине, казакъ кызы — Карлыгач-Сылу? Бәхетне бит акчага сатып алып булмый
Мин әле "Йомран оясы”нда, казакъ кызы! Димәк, минем хәятым — хәзергә салкын кыш. Ә тышта — яз. Авылда йомраннар ояларыннан күптән чыкты инде Әрләннәр дә. Сыерчыклар бала чыгара Сандугачлар сайрый Ә минем өчен кыш Мин — йомран Киң дөньяга чыгу юлларын эзләп баш ватам. Язып бетердем мин, Карлыгач-Сылу, синен ачы язмышын турындагы “Казакъ кызы” исемле романны Җибәрдем аны Оренбурдагы “Вакыт” нәшриятына. Фатих Кәрими әфәнде әсәрне алуы һәм яратуы турында хәбәр итте. Шатлыктан түбәм күккә тия язды Әллә ничә тапкыр ыргып-сикереп куйдым хәтта. Мона чаклы, 1910 елда, Эстәрлетамак шәһәренең “Каләм” көтепханәсе “Татар хатыны ниләр күрми” дигән әсәремне бастырып чыгарган иде. Язмышларыгыз — уртак. Татар кызы Гөлбану да, син — казакъ кызы Карлыгач-Сылу да яратмаган ирдә торудан баш тартасыз. Икегез дә чая, чибәр, башбирмәс тай кебексез Тик мин, Карлыгач-Сылу, бер ахмаклык эшләдем “Казакъ кызы” романы мина байлык китерә, янәсе. Шуннан килгән акчага хәятымны рәтлим “Йомран оясьГннан котылып, бурычларымны түлим, Нурислам абзыйга бирәчәгемне жибәрәм, кием-салым алам, ашказанымны затлырак ризык белән сөенде- рәм...
“Алла боерса” димәгәнмендер инде. Сарапул өязендәге Иж-буби авылында тирә-якта дан тоткан мәдрәсә бар. Яктылык баш күтәрсә, меңләп шайтан аңа кара япма белән ябырыла Бу мәдрәсәдә, имеш, пантюркизм канат жәйгән. Шул канатны сындырып ташлау лазем дипме, жандармнар, салам арасыннан энә эзләгәндәй, котырына-котырына, тотынмасыннармы тентү үткәрергә Бу шомлы хәбәр, кырыс җилләрнең кара канатларына төялеп, “ә" дигәнче Казан, Уфа, Оренбург калаларына һәм башка урыннарга килеп төшә Жандармнар, айга сикергән ахмактай, үрлс-кырлы килә. Тентү, тентү, тентү 1911 елнын гыйнвар — февраль айларында була бу. “Казакъ кызы” романы да эләгә жандармнарның чәнечкеле кулына. Әсәрне кире кайтармыйлар. Шул хакта хәбәр итте Фатих Кәрими әфәнде. Күпме борчылу, йокысыз төннәр, газаплы хезмәт, каләм очыннан кәгазьгә төшкән гәүһәр уйлар юкка чыкты Гәүһәрне дингез төбеннән бөртекләп чүплиләр Сүз гәүһәрен дә тел диңгезе төбеннән эзләп тирлисең. Бер романда әллә күпме миллион гәүһәр бар Барлык гәүһәр харап булды!
Синең алда тау кадәрс гаебем бар, Карлыгач-Сылу! Синең исәпкә яшәргә тырыштым бит Нәфес бар кешедә Нәфес Нәфесенә ияргән — шайтанга ияргән”, — ди иде әткәй. Шуны да уйламаганмын
Юк, мин сине ташламам, Карлыгач-Сылу! Романны яңадан язармын. Моны эшләмәсәм, гомер буе үкенеп яшәячәкмен Син бу ачы хәлне әле белмисеңдер Кара чая күзләрен йөрәгемне өтә Бит очларындагы кызыллык пешкән алманы хәтерләтә Чия төсле иреннәрең, энже тешләрең һушымны ала Барыннан да бигрәк, миңа мәхәббәт кебек изге хис-тойгыны югары тота белүең ошый Әдәпсез, илтифатсыз, бәндәчелекнең ни икәнлеген белмәгән, матур уйлардан мәхрүм булган Калтайны синең саф, садә, горур күңелең кабул итә алмады Мәхәббәт — мәңгелек. Мәхәббәт — матурлык. Матурлык та мәңгелек Мәхәббәт бизи тормышны Мәхәббәтле яшәү кешеләрне зур, бөек, хөр итә Мәхәббәтсезлек адәм баласын
түбәнәйтә, кечерәйтә, мескенләндерә, бәхетсез итә Мин әле үзем, Карлыгачсылу, бәхет белән бәхетсезлек арасында. Кайсы якка авармын9 Монысын бер Ходай үзе генә белә.
... Фатих Кәрими әфәндедән “Казакъ кызы” романынын югалу хәбәрен алгач, Галимжаннын йөрәге өзгәләнде, чәч бөртекләренә хәтле дерелдәп, уртлары чәйнәлде. Жандармерия кире кайтарып та бирмәсен, ди. Ул романны барыбер янадан язачак. Бусы ул тиклем куркыныч хәл дә булмасын, ди. Ин аламасы шул: кешеләр кешегә ышанмый, адәм балалары арасында яхшы мөнәсәбәт юк. Акны карадан аермыйлар Наданлык. Жаһиллек “Бөек” Русия кара томан эчендә иңри. Егерменче йөз башы. Татар халкы милләт булып оешты. Французларның илледән артык роман биргән Бальзагы бар. Урысларның бөтендөнья әдәбиятын баетырлык Толстой, Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Достоевский, Чехов кебек йолдызлары бар. Егерменче йөз башы. Татарның ние бар? “Казакъ кызы" романы өчен шатланырга, горурланырга кирәк иде. Юк. Шуны да яшерәләр. И мескен татар! Ике яктан кабыргаңны чукмардай зур йодрык белән дөмбәсләп торуга түзәсең. Лачкылдатып йөзеңә төкерәләр. Күпме тез чүгеп яшәргә мөмкин инде сиңа? Ә9!
Шундый давыллы уйлар белән акылдан шашыр дәрәҗәгә җитеп, өстәл артына барып утырды ул. Ни өчен икәнлеген үзе дә абайламастан, бер бит кәгазьнең уртасына “Казакъ кызы” дип язып куйды. Әйтерсең, романны яңадан яза башлый. Ул язмады, әлбәттә Анын күз алдына Карлыгач-Сылу килеп басты. Елмая. Көлә. Шаярта. Аннан ул кәгазь өстенә үк менеп басты. Бераздан Галимҗанның муенына килеп сарылды. Аны иркәләп-назлап торды-торды да, өстәл өстеннән сикереп төшеп, Галимжаннын каршысына килеп басты. Шуннан Галимҗан, пышылдап кына, аңа эч серләрен сөйли башлады. Төнлә рәтләп йокламаган иде ул. Әнисе өйрәткәнчә, ничек кенә сабыр, түземле булырга тырышмасын, роман кайгысы аны газап казанына китереп салды. Төне буе кайнады кайгы казанында. Иртән чәй эчкәндәй итеп алгач, бөтенләй йомшарып китте. Карлыгач-Сылу югалгач күз алдыннан, өстәлгә бөгелеп төште. Йөзе әлеге "Казакъ кызы” дигән язуга туры килде. Шунда ул йокыга талды. Әллә йокы, әллә чир, әллә саташу булды бу.
Шәһит Әхмәдиев килеп кергәнне сизмәде Галимҗан. Мона чаклы ул, Галиәсгар Камалга әйткән кебек, Шәһит белән дә гел шаярып сөйләште. Имештер, аның фатиры өченче катта. Ике бүлмәле. Балконнан матур эшләпәле ирләр, ак калфаклы купшы кызлар үткәнен карап ләззәтләнә. Аның шаяртуын белә Шәһит. Андый фатирда тору төшенә дә кермидер әле. Шулай да бу кадәр дә алама җирдә — подвалда яшидер дип уйламый иде. Кешеләрнең башлары түгел, аяклары күренә икән шул монда. Өстә бәләкәй генә тәрәзә. Ана карасаң, аяклар күренеп-күренеп кала.
Шәһит белән Галимжаннын күңел якынлыгын бер-берсенә үрелеп үскән каеннар итеп күз алдына китерергә мөмкин. Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсендә алар бер бүлмәдә торды. Шәһит — Галимҗаннан бер яшькә кече Шәһитне Галимҗан “Хак Тәгалә” дип атады. Күнеле хак, саф, дөрес булган өчен бирелде ана бу атама. Шәһит — ятим бала. Ана ярдәм итүче юк. Ул бай шәкертләргә хезмәт итә: аш пешерә, табак-савытларын юа, пычрак киемнәрен тазарта Моның өчен Галимҗан аны өнәп тә бетерми иде.
— Бу бит кешенең табан астын ялау, түбәнсенү була. Шәһит, — ди торган иде ул вакытта Галимҗан.
— Мин бит урлашмыйм, тамагымны кешегә хезмәт итеп туйдырам, — дип җавап бирә иде Шәһит
Галимҗан — мулла малае. Акмаса да тама, дигәндәй, ана ата-ана тарафыннан акча да, ашамлык та килеп тора. Галимҗан өлеш чыгара
башласа, Шәһит чыраен сыта ул хәергә мохтаҗ түгел, янәсе. Эшләп ашарга кирәк.
Шәкерт халкы әрсез, була. Бәгъзе берсе кулындагы сонгы ризыгыңны тартып алырга тора Кеше үлсә —аларга шатлык. Женазада аз булса да акча эләгә. Барысы да алай түгел, әлбәттә. Бу “гаскәр”гә Галимҗан үзе дә керми. Андыйлар тагы да бар. Шулай да Шәһитне башта аңлап бетермәделәр “Хезмәтче малай” дигән атаманы да чәпәп куйдылар үзенә. Ләкин гарьләнмәде. Дөрес кеше икәнлеген күрсәткәч, анын хезмәтенә хөрмәт дигән зур мәртәбә өстәлде. Шуңа күрә атады аны Галимхан “Хак Тәгалә” дип. Шәһит хезмәте белән генә түгел, матур күңелле, ягымлы, кешеләрне ярата белүе белән дә абруй казанды. Чибәрлеге, сабыйларча елмаюы, үзен бер дә юкка өстен куярга тырышмавы да бизи иде анын кешелеклелек сыйфатын
Галимхан белеме белән тиз арада шәкертләрнең тахы булу дәрәҗәсенә күтәрелде. Күп белүенә карап, "пәйгамбәрләр башы бар монда”, дип, сөйли башладылар. Шәһит исә, бу сүзләрне кыскартып, Галимҗан өчен “Пәйгамбәр” дигәнен генә сайлады
Галимҗан Вәли мулла мәдрәсәсеннән киткәч, Шәһит яши башлады аның мәсләге белән. Икенче төрле әйтсәк, Галимҗан урынына басты Галимҗанга охшап, мәдрәсәдә тарих, әдәбият, жәгърәфия, хисап кебек фәннәр укытуны таләп итеп йөрде Нәтиҗәсе бер генә — Шәһитне дә кудылар мәдрәсәдән Шуннан алар Талия”дә очрашты. Аңда да шул ук хәл. Башта Галимхан китте Аннан Шәһит куылды
Язмыш җилләре Шәһит белән дә аз шаярмады Бәгъзе бервакыт аны уч төбенә утыртып иркәли Шуннан җил, өермәгә әверелеп, аны тукмарга керешә, сугып ега, янә кулыннан тартып торгызып, әллә кайларга илтеп олактыра Берчак Себер якларына очырып алып китеп, Иртыш буендагы бер авылга китереп ташл.ш китте Табигатен күркәм, холкын һәйбәт, белемең бар, балалар күнеленә мәгърифәт нуры өстә, диде усал язмыш жиле
1910 елның җәендә килде Казанга Шәһит Әхмәдиев. Хәзер инде ана егерме ике яшь. Өстә матур костюм Уйчан йөз. Иплелек. ICapa мыек Дугаланып киткән кара кашлар. Моңсу караш Галимжан рухы тарттымы Казанга? Тәгаен генә әйтү кыен Килде дә ул типографиядә хәреф җыючы булып эшләргә тотынды. Әдәби әсәрләр иҗат итә Публицистик мәкаләләр язып бастыра. Спектакльләргә, яңа чыккан китапларга рецензияләр яза.
— Без икебез бер чишмә суын эчәбез, Хак Тәгалә, — ди ана Галимжан
— Алай ук түгел. Пәйгамбәр, синең чишмәң зур, ә минеке бәләкәй, — дип җаваплый Шәһит Шуннан, бераз уйланып торгач, болай дип тә өсти: — Синен чишмә, шөбһәсез, диңгезгә барып кушылачак, мона иманым камил, ә минекенең кибеп-корып та калуы ихтимал.
Галимжан Шәһитнең Казанга килүенә мөкиббәнә нык шатланды Яңа дуслар хәзер Казан тулы: Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Габдулла Тукай. Әмма халыкның: “Бер иске дусны биш яна дус та алыштыра алмый”, — дигәне рас икән. "Дуслык — ирнең ирлеге", — дип тә әйтәләр. Дуслыкта күрсәтә белә чын ирлекне Шәһит Ана йөрәгендә булганның — кайгы, сагыш, шатлык — барын да бәйнә-бәйнә сөйли аласың. Шуннан күңелен биниһая илаһиланып кала. Ә бәгъзе берәүгә йөрәк капкачын ачу бик куркыныч. Ачтыңмы — ул аны әллә ниләр белән тутыра, уйлыйсын — баллы сүз сала. Бераздан шул ачыклана — бал эчендә кылчык бар икән. Ул кылчык бервакыт тамагыңа килеп кадала Кешеләр — катлы-катлы. Кәбестә шикелле Шәһит алай түгел Ихлас Рыясыз Ялганлый белми. Кеше ярата
Фатирының кайда икәнлеген әйтмәде ана Галимжан Ике бүлмәле, балконлы дип шаяртса да. Шәһит ышанмады моңа. Галимҗанның күзгә туры карап, маңгайга бәреп, алдашмый сөйләшкәнен унике яшьлек чагыннан VK белә ул Шаяру катыш алдашканы бар. Ләкин анда да тотыла. Алдаштымы — күзеңә туры карый алмый Башын читкә бора Әлеге ике бүлмә белән "мактанганда" да шулай итә.
— Соң, Пәйгамбәр, нигә күрсәтмисен инде ул төрек солтаныныкыдай зиннәтле фатирыңны? — дип сораса:
— Зиннәтле түгел шул әле, Хак Тәгалә, менә матур-матур җиһазлар, чибәр-чибәр келәмнәр, утырырга куркып торырлык йомшак кәнәфиләр алгач, чакырам барыгызны да: сине, Фатих Әмирханны, Тукайны, Галиәсгар әфәндене, Кәрим Тинчуринны, тагы да бик күпләрне, — дип елмая да күзләрен чет-чет йомып-ачып, башын читкә бора Кайда яшәгәнлеген сорасан — әйтми.
Беркөн Шәһит икмәк кибете янында ике карчыкның сөйләшеп торуына шаһит булды. Алар бик кычкырып гәпләшә. Колакка катыраклар шикелле. Икесенең дә кулында өстәмә көч бирүче өченче аяк — таяк. Өс киемнәре буенча фараз итсәң, аларнын ярлы нәселдән яралуларын аңлау һич тә кыен түгел. Бишмәтләрендәге ямаулар, әйтерсен, кием ертыгын гына түгел, йөрәктәге авыр яраларны каплау өчен дә салынган. Аякларындагы иске кәлүшләр дә дөнья кайгысын бу карчыклар белән әллә ничә еллар инде бергә кичерү турында ыңгырашып сөйләп торалар. Берсе — ак, икенчесе кара яулык бәйләгән. Менә аларнын әңгәмәсе:
Ак яулык:
— Кызым белән киявем куып чыгарды бүген. Күп сөйләшәсен, диләр.
Кара яулык:
— Инде кая бармак буласын?
Ак яулык:
— Белмим. Ходай Тәгалә бер урынга куяр әле.
Кара яулык:
— И... бу дөньяның авырлыгы.
Ак яулык:
— Бик рәхәт яшәгән кешеләр бар да бит...
Кара яулык:
— Кемнәр?
Ак яулык:
— Байлар.
Кара яулык:
— Аларнын да төрлесе бар, җаныкаем. Минем подвалда бер мөхәррир тора әнә. Тамагы ач, өстендәге киеме таралып төшеп бара. И... мескен!.. Фатир хакын түләр рәте дә юк. Үзе көн-төн яза, яза, яза... Юньләп йокламый да бугай.
Шул сүзләрне ишеткәч. Шәһит сорарга мәҗбүр булды:
— Әби, шул мөхәррирнең исемен әйтә алмассызмы?
— Нигә әйтмим ди.
— Кем соң ул?
— Улмы? Ул... ни. Галим... Галимҗан була.
— Әбекәем! Хәзер адресыңны әйт инде, алла хакы өчен...
— Нигә кирәк ул?
— Без аның белән Ырынбурда да, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә дә бергә укыган шәриктәшем булырга мөмкин. Аңа ярдәм игәсем килә
— Бик мәгъкуль, бик муафыйк, бик изге бу эшен, балакаем! Бик асыл зат күренәсең. Киемен дә бик матур, йөзеңдә дә — иман нуры. Тик. балакаем, син аңа шуны әйт: иң әүвәл мина фатир хакын түләсен Әйтерсеңме?
— Әйтермен, әбекәем!
— Мин үзем дә шул акчага гына карал торам бит, балакаем! Элек кул эше белә идем. Хәзер ун кулым бөтенләй катты. Менә бит...
Әбинең уң кулындагы биш бармагы да бергә укмашкан икән шул. Алар инде җансыз, хәрәкәтсез — үлем якынлашуны хәбәр итеп торалар шикелле Бер Себер татары Шәһиткә дөньяда өч ямьсез нәрсә булу турында әгггкән иде: картлык, фәкыйрьлек, чир. Бу әбидә өчесе дә бар хәзер Ходай ана үзе ярдәм итсен инде!
Шәһит, кесәсеннән алып, аның әле бөрешеп катарга өлгермәгән сул
кулына бер көмеш акча тоттырды:
— Хәердән булыр, әбекәем!
Нәкъ шул ук вакытта ак яулык та кулын сузды. Ана бер көмеш акча бирергә туры килде Шәһиткә
Әбиләр рәхмәтләр укып, дога кылдылар.
Адресны алгач. Шәһит китеп барды. “Алла юк” дигән кешенен теле корысын. Кем уйлаган икмәк алырга килгән җирдә табылыр дип анын адресы. “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына”, — дигәннәре мен кәррә дөрес икән. Ул кулындагы букчасына икмәк кенә түгел, башка кирәк-яракларны да салды. Төрле кибетләрдә булып, аннан дусты янына китте
Галимҗанны нишләтергә дә белмәде Шәһит. Уятыргамы9 Әллә азрак ял итсенме9 Анын бит Оренбурда да, “Галия" мәдрәсәсендә дә, укып- укып арган яки авырып киткән чакта, баш терәп черем итеп ала торган гадәте бар иде
Шәһит өстәлнен бер як читендәрәк торган кәгазьне алды кулына Анда — Казанга килгәч басылган әсәрләре, мәкаләләре, рецензияләре, фәнни хезмәтләре Ни арада күпме хикәя бастырыл алган: “Яз башы”, “Диңгездә”, “Йөз ел элек", “Сөю —сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла”, “Карт ялчы”, “Татар хатыны ниләр күрми” Рецензияләр уку-укыту мәсьәләләре.
“Моның чишмәсе диңгезгә барып кушылган инде”, дип уйлады Шәһит Күпме хезмәт! Шулар өстенә роман язу. “Казакъ кызы”н Оренбурга җибәргәч, "Яшь йөрәкләр” романын яза башлаган бит әле ул Ничек җитешә барысына да9 Ярый, хикәяләр, романнар язсын да, ди Ул инде — чын язучы. Эче тулы мон. Ут. Давыл Ул моңны кәгазьгә төшермәсә. хыялга сабышырга мөмкин Ул утны каләм очыннан кәгазь битенә түкмәсә, анын янып үлүе бар. Ул давылны әсәргә әйләндермәсә, ана яшәүнең бер кызыгы да калмаячак Ә менә бер ел эчендә “Татар сарыфы", “Татар нәхүе” яза алуына ышанасы килми хәтта. Ул бит һаман әле университетта уку хыялы белән яши Нигә кирәк ул аңа хәзер9 Бу ике хезмәтне оста тел галимнәре генә яза ала Аларны бит университетта уку-укыту әсбабы сыйфатында кулланалар Димәк, ул — хәзер ук инде профессор, академик дәрәҗәсендәге кеше Менә кемдә пәйгамбәрләр башы!
Шулай уйланып торганда, анын күзе янә өстәге тәрәзәгә төште Ял көне кеше күп йөрүчән була. Тыз да быз. Анын шулай икәнлеген Шәһит күрснеп-күренеп калган аяклардан чамалап белә. Тукта! Ни бу! Ул абайламый да калды хәтта. Галимҗан, уянып, торыйм дисә, башы әйләнеп, идәнгә гөрселдәп килеп төште Шәһит, күтәреп алып, аны караватына салды Елмаеп куйды Галимҗан Ул кадәр куркыныч түгел, янәсе Бераз яткач, ул торып ук утырды. Дустына озак кына гаҗәпсенеп карап торды ул:
— Мине ничек талгын, Хак Тәгалә?
— Хак Тәгәләнсн үз пәйгамбәрен таба алуы гаҗәпмени9!
XIV
Шәһит өстәлдә тулып, таралып яткан китапларны бер як кырыйгарак өеп куйды да табын әзерләде Хәзер инде казылык, ак икмәк, тозлы балык кебек нәрсәләр уртасында бер шешә шәраб та кукраеп утыра
Шәһит йомшак, моңлы, шул ук вакытта җитди тавышлар катыш шаярып сөйләште
— Рәхим итегез табынга. Галимҗан галәйһиссәләм!
— Мин әле төш күрдем, Хак Тәгалә! Күкиен җиденче катында булдым һәр катның ун ягында — оҗмах, сул ягында — тәмуг бер катның тәмугында фани дөньяда яшел елан белән дус булганнарны җәзалыйлар
— Ничек9
__ Утта кыздырылган кайчылар белән иреннәрен, телләрен кисәләр.
— Әле син шуннан шүрләп аудыкмы идәнгә9
Галимхан көлеп җибәрде:
— Башым әйләнеп китте, Шәһит галиҗәнаплары!
— Ярый, әйдә, утыр әле, хәзер без җайлыйбыз башларны.
— Кунакны хуҗа үзе сыйларга тиеш
— Андый чагынмы да өмет итәбез.
— Булырмы?
— Иншаллаһ!
Табында Галимҗан әлеге җиде кат күк капусын чыннан да күрүе турында сөйләде. Беренче катта — Исмәгыйль, икенчесендә — Гайса, өченчесендә — Йосыф, дүртенчесендә — Идрис, бишенчесендә — Һарун, алтынчысында — Муса, җиденчесендә — Ибраһим пәйгамбәр белән очрашкан, имеш. Нәсел кәүсәләренең җиде буын башында Ибраһим хәзрәт булган бит. Шуннан арысын белми әтисе. Әмма ун, егерме, утыз буыннарга китә бит ул. Барысын да кем белсен инде анын Шуны уйлап, әтисе белән үзләре кавеме таҗындагы Ибраһим хәзрәтне Ибраһим пәйгамбәр галәйһис- сәләм тәхетенә китереп бәйләргә ярата иде. Шуңа күрә жиде буын һаман ташламый “Ибраһим” дигән фамилияне. Бу мәсьәләгә Галимҗан мона кадәр артык игътибар итми иде әле. Ә менә бүген күкнен жиденче катындагы Ибраһим пәйгамбәрнең үзен күргәч, нәсел-нәсәбенә булган мәхәббәте мен кәррә артып китте. Ибраһим пәйгамбәр ифрат мәһабәт гәүдәле. Ап-ак сакаллы. Мөлаем йөзле. Чәчләрендә энҗе бөртекләре җемелди. Өстендәге җиләне көмештәй ялтырап тора. Ул Галимҗанның аркасыннан сөеп куйды.
— Сөбханаллаһ, хур егетләре кебексең, күкнен жиденче катына син Аллаһу Тәгалә кодрәте берлә күтәрелдең, инде Җир улларына Иман нуры алып кайт та шуларны аларнын күңеленә иңдер, — диде.
Шулай сөйләшеп торганда алар янына беренче пәйгамбәр, Адәм галәйһиссәләм белән ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләм очып килеп җитте. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы сөбханә вә Тәгаләнең кодрәте белән Галимҗанны газиз җиребезгә кайтарып куя имеш
Ашап-эчеп утырганда шул хакта сөйләде Галимҗан Чынмы бу төш? Түгелме? Дустының шаярта торган гадәте барлыгын белә Шәһит. Белемеңне сынар өчен кайчак. Авыр, кайгылы вакытларда да шулай итүчән. Шаярта. Җор сүзе белән күңелләрне күтәрергә тели. Кайгыны кайгы куерта гына, ана бирешеп, йомшак көпшә урынына бөгелеп төшәргә ярамый, киресенчә, башыңны ил белән ипле идарә итә белгән горур патшадай, югары күтәреп йөрергә кирәк, янәсе
Шәһит, Галимҗанның үзе кебек, уратып-чуратып, шаяртып сөйләште
— Мин дә бүген бер төш күргән идем, Галимҗан галиҗәнаплары, нәкъ синеке ише; бу инде безнең йөрәкләрнең чыннан да алтын пута белән бәйләнгәнлегенә бер дәлилдер Тыңла! Күкнең җиденче катында мин дә булдым бит. Иң әүвәл Ибраһим пәйгамбәр, аннары беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәләм, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләм белән күрешүеңне карап тордым. Мөхәммәд пәйгамбәр сине Җиргә алып киткәч, мин Ибраһим пәйгамбәр белән калдым “Җиде буынга сузылган Ибраһимның нәсел-нәсәбе мин. Ибраһим пәйгамбәр тамырыннан үсеп чыккан кәүсә ул, тик менә жиденче буын капкасын ябып, сигезенче буын капкасын ачкан Галимҗан Ибраһимга бер бүләк тә бирә алмаганмын. Бу — минем хата. Хатаны төзәтмәү — зур гөнаһ, инде төзәтәм. Менә бу бәләкәй генә төенчекне тапшыр аңа”, — диде Ибраһим галәйһиссәләм.
Шәһит, кесәсеннән алып, Галимҗанның кулына кечкенә бер төенчек тоттырды:
— Син фани дөньяда хәмер белән шөгыльләнүче әрвахларның ахирәттә телләрен, иреннәрен утлы кайчы белән кисү турында әйттең. Ә инде әманаткә хыянәт итүчеләрне ахирәттә аннан да катырак җәза көтә икән
— Нинди?
— Утлы казанда кайнаталар. Әманәт — иман кебек ул. Тапшырдым Төште өстән бурыч. Вәссәлам!
Галимҗан ана башын кыйгайтыл карап торты
— Син, Хак Тәгалә, элек болай түгел идеи бит. Сүзгә нык остарып киткәнсең.
— Исле гөл янында иссез гөл дә хуш исләнә
— Кем сон ул “исле гөл”?
— “Кем соң ул?” дип сораган кеше
— Димәк — мин?
— Хәзер инде әманәтнең ни икәнлеген белик. Актар төргәгеңне
Кәгазь акчаларны күргәч, Галимжаннын күзе дүрт булчы
— Кайдан алдын бу кадәр күп акчаны9
— Сон, Алла колы, әйттем ләбаса инде Ибраһим пәйгамбәр җибәрде, дидем. Менә шул. Иң әүвәл фатир хакын түлисен
— Ә ул түләнмәгәнлекне каян белдең9
— Ибраһим пәйгамбәр әйтте
— Ай-Һай, син Шәһит!.
— Ай-һайлама! Бурычын түләмәгәннәргә дә закон каты теге дөньяда.
— Нишләтәләр?
— Утта кыздырылган таш ашаталар.
Галимҗан кычкырып көлеп җибәрде "Дуслыкнын теле каты булса да, күңеле йомшак”, — диләр. Алар гадәттә бер-берсе белән кәнфитлән- миләр. Чәнчеп-чәнчеп алырга да күп сорамыйлар. Шәһит артык йомшак күнелле, тәмле телле, ихлас бала иде. Акылы, иллелеге, ягымлы күз карашлары белән үзен яраттыра иде. Бу үзенчәлеге дә үзгәрмәгән диярлек Шулай да ул хәзер башка Шәһиткә әверелеп бара. Тавышы түлле. Йөзендә берникадәр кырыслык чаткысы Карашы җитди. Элекке кебек сүз әйтергә куркып тормый Шул инде, Тормыш-бабай кешеләрне игәүли, чарлый, яшәү гәүһәрен табарга өйрәтә Кырыс табигатьле Себер якларында яшәүнен гәүһәрен генә түгел, акылның алтыннарын да тапкандыр Йөргән таш — шомара, яткан таш — мүкләнә, диләр бит
Озак утырды бүген ике дус Дуслыкнын күңелен йомшартканчы
XV
Күк йөзен кара болыт каплый. Давыллар куба. Күк күкри Күк дөньясын утлы еланнар — яшеннәр телгәли Коеп яңгыр ява Гарасат агач ботакларын сындырыл ыргыта Мондый манзарә-күренеш кешеләр күңеленә курку сала. Ләкин ул мәңгелек түгел Кайчак бик тиз, бәгъзе бервакыт озаграк булып, аннары ялтырап кояш чыга Аның йомшак нурлар белән иркәләве, елмаеп-сөеп каравы бәндәләргә илаһилык, ләззәт, яна сихри көч бирә
Бу _ табигый хәл. Яшәештә: аклык-каралык, яхшылык-яманлык, шәфкатьлелек-шәфкатьссзлек көрәше Бу әллә кайчан да шулай булган. Хәзер дә шулай Мәңге шулай булачак. Дөнья шуңа корылган Капма- каршылыкка
Галимжаннын күнел күге дә шулай Кара болытлар булды Ми күзәнәкләрен утлы уй яшеннәре телгәләде Давыл-өермәләр котырынды Болар инде — үткән күнелсез хәтирә. Хәзер аның күнел күге — аяз, кояшлы, якты Тормыш әле аны әнисенекедәй ләтыйф куллары белән иркәли Ул Киевка китә Аннан чакыру кәгазе килде. Татар студентларына, гимназистларына дәрес бирәчәк Киевта мөселман студентларынын яшерен оешмасы бар икән Шулар белән элемтәгә керәчәк Монда — Казанда аның университетка керү хыялларына йодрык күрсәттеләр Шулай булуының әллә күпме сәбәбе бар. Ирешә алмады ул өлгергәнлек аттестаты алуга Анда — университетта — иләктән нык илиләр икән Урыс балалары үтә әлеге җиз иләктән Мөселманнар өстә кала Көрпә булып Оренбурдагы "Хөсәения” мәдрәсәсенә сәламәтлеге яхшы булмаган өчен алмадылар Ә Казан университетында тырнак араңнан керне ныклап эзлиләр икән әле
Ул — ике мәдрәсәдән куылган мәхдүм. Оренбурда патшага каршы оештырылган демонстрациядә катнашты. Уфа вокзалында думага китәчәк депутатларны тозлы сораулар белән тетрәндерде. Шәкертләр, ирек сөюче яшьләр дулкыны катнашты анда. Башлык булды Галимхан Мондый “ышанычсыз” кешене университет кара чыраен сытып каршылый Киевта аны берәү дә белми Кара сакалы артыннан ияреп бармаячак. Уфа һәм Казан калаларында калачак.
Оренбурдагы Фатих Кәрими янә бер хат язды. “Казакъ кызы”н жандармнар югалткан. Шулай да Галимхан өметен өзмәде: табылыр, бәлки. Ләкин анын өчен әрнеп гомер үткәреп булмый. “Яшь йөрәкләр” романын язарга тотынды ул. Шапплп-шашып язды. Тиз. Ярсып. Мөкиббәнә кайнар хис-тойгы белән. 1912 елнын май аенда сонгы сүзенә зур нокта куйды.
Басылып чыккач, күккә күтәреп мактадылар романны. Тәнкыйтьчеләр хылы сүз әйтергә ашыкты. “Ан”, “Хокук вә хәят” журналларында, “Йолдыз”, “Вакыт”, “Идел” гәзитәләрендә рецензияләр язылды. Җамал Вәлиди болай дип язды: “Яшь йөрәкләр”, үзенен зурлыгына карамыйча, Галимхан әфәнденең башка әсәрләреннән ким түгел. Бер диккать вә мөлахәзә илә язылган, вә шунын сәясәтендә әсәр күркәм вә тәмле дә чыккан. Бигрәк тә сүзгә осталык вә фикергә байлык җәһәтеннән әсәр татар әдәбиятында беренче урынны тотарлык”
Галимханның йөрәк моны, кайнар хис-тойгысы, күңел зәвыгы салкын кан белән язылган романнарны сөйми. Ул бөтен татар прозасының сәнгатьлелеге өчен көрәш ачты. Бер үк вакытта тәнкыйтьче булып китүе дә шуңа бәйләнгән. “Әдәбият мәсьәләләре” дигән хезмәтендә болай дип язды ул: “Безнең бик күп мөхәррирләребез авыр вә үтереп язалар. Күбесе бер бәхетсез каһарманны колагыннан тотып ала да, шунын ялгызын хикәянең буена өстерәп йөртеп, татар тормышында булуы мөмкин күренгән һәрбер пычракка илтеп чумдыра, батыра, шуның илә хикәя бетә торган була. Аларда буяу аз, аларда действие булмый. Алар чын мәгънәсе илә үлек кыйсса ясап чыгаралар...” И бу наданлык! И бу томаналык! И бу хаһиллек!
Шундый уйлар кичерде Галимхан. Ялгызы. Берүзе. Уйлар кайчак тәмле, татлы, ләззәтле була. Бәгъзе бер вакыт уйларнын тәмсезе, ачысы, кылчыклысы болгата баш миендәге күзәнәкләрне. Матур, төпле, мәгънәле уйлар күкнең җиденче катына күтәрә адәм баласын. Тозсыз уйлар аны кечерәйтә. Моңсу, кайгылы, сагышлы уйлар хыялга сабыштыра. Галимҗан күңелендә әле ул уйларнын һәммәсе уптым-илаһи берләшкән. Тәмлесе дә, тәмсезе дә, кылчыклысы да, тозсызы да, сагышлысы да.. — барысы да бар Тәмлесе — Киевка китү Тәмсезе —"урлашуда” гарьләнү. Моңсуы — тутан якларын сагыну. Ничек кенә булмасын, мәгънәле уй кешене мәнсезлектән коткара, үз-үзенне танып-белергә ярдәм итә. “Кешегә ин авыры үзен анлау”, — диләр бит. “Үзен танымаган кешене танымас”, — дип тә әйтәләр. “Үз турыңда кешеләрдән сора”, — дигәне дә бар. Боларнын өчесе дә карый Галимҗанга. Фикерләвенчә, ул әле үзен белеп-аңлап бетерми. Димәк, кешеләрне тану сәләте дә җитми “Яшь йөрәкләр”дәге Зыя турында көчле бәхәс купты. Тәнкыйтьче Г. Газиз болай диде:"... бик тормышта муафыйк, бик татар галәмеңдә, бигрәк тә фанатизм золымы астында тәрбия кыйлынган бер типтыр". Сәйфи-Казанлы исә башкачарак әйтте. Зыянын типик образ булмавын расларга тырышты: “... мондый кешене каян эзләп тапкангтыр инде. Анын башы-аягы белән музыкага бирелүе аны рухани авыру дип уйларга мөмкинлек бирә”, — диде.
Нык уйланды Галимҗан бу хакта. Ике тәнкыйтьченең уты арасында калды. Бу утны ерып чыга алды ул. Янмады. Көймәде Ахыр чиктә килеште Сәйфи-Казанлы белән. Чыннан да, Зыя башы-аягы белән моң дәрьясына чумган. Әйтерсең, яшәеш шуннан гына тора.
Шулай да бу роман Галимҗанга үзен-үзе танып-белергә ярдәм итте Бусы — бер. Икенчесе шул: башкалар анын рухи дөньясында нинди асылташ ятканлыкны аңлады. Маңгайга бәреп сөйләшүенә, кырыслыгына, тәкәбберлегенә карап, Галимҗанны артык “коры” кеше дип исәпләүчеләр дә
шактый күп иде. “Яшь йөрәкләр” дөнья күргәч: “Эче тулы мон икән бу Галимҗан Ибраһимовнын”, “Салкын йөрәкле мөхәррир мондый роман яза алмый", "Кеше язмышы өчен нык борчыла икән", кебек аяклы хәбәрләр йөри башлады. Шулай да Галимҗан, киләчәктә бер форсаттан файдаланып үз йөрәге кушканча гына түгел, ә бәлки кин җәмәгатьчелек фикеренә сәҗдә кылган хәлдә, “Яшь йөрәкләр" романының тукымасын янә бер мәртәбә нәкышләячәге турында уй беркетте.
Мондый уй “Татар хатыны ниләр күрми” повесте басылып чыккач та булган иде “Татар хатынының ир олтырагы булуы, каенана, каената зәкъкумында яшәве мәгълүм инде анысы Бу кадәресе әсәрдә дөрес бирелгән Хәтта артыгы белән. Әмма Гөлбануның ирләр киеме киенеп йөрүе — татар хатыны өчен типик яки табигый хәл түгел. Монысын ташлап. Гөлбануның фажигый хәятен тирәнәйтү мотлак. “Калган эшкә кар ява”, — дип әйтүе бар анысы. Әйдә, хәзергә яусын кар. Капласын. Өй биеклеге булса да, язын кар эри ич. Килер яз — “Татар хатыны ниләр күрми" өстенә яуган кар да эрер. Шуннан әсәрне яңадан язар ул.
Каты телле Галимҗанның нечкә күнеллелеге, садә йөрәге, моңсулыгы, мәхәббәт тойгылары, табигать дөньясы илаһилыгы белән яшәве "Яз башы" “Диңгездә”, “Сөю — сәгадәт” кебек әсәрләрендә дә чагылды “Йөз ел элек” хикәясендә күңелен шактый ерак тарихка сәяхәт иттерә. Баксаң, анда да дөнья гөнаһ ияләре белән тулы икән Изге гамәл ияләре шифалы канатларын җәя алмый иза чигә икән Яшәеш җепселләре ныклы булмаган Жаһиллек Караклык. Шәфкатьсезлек. Шулар үзәгендәге җепселләр, агулы елан булып, изге күңелле адәмнәргә зәһәрен чәчә-чәчә, һаман алга үрмәли Ничек көрәшергә явыз көчләргә каршы9 Агулы еланнарның башын ничек өзәргә9 Шул уйлар аны "Карак мулла" хикәясен язарга мәҗбүр итте
Уйлар! Уйлар!! Уйлар!!! Ничек арынырга алардан? Алар, кара сакал булып, Киевка ияреп бармасын иде инде Яңа урынга Казанның корымын алып бару килешмәс.
XVI
Күктә йолдызлар ничаклы — безнен дуслар шулчаклы, дигәндәй дуслары күп хәзер Галимҗанның Сакла, Ходай дуслардан, дошм.шнан үзем сакланырмын, дип тә әйтәләр. Ни гаҗәп, дошман дустан килеп чыга Дуенын дошманга әйләнүе — иң ачы кайгы. Казанда өч ел яшәү дәверендә аңлыйлар да булмады түгел. Андыйлар "Яшь йөрәкләр” романы басылгач калкып чыкты Ялган яла ягулар каралыгын суд хөкеме генә агартты Бусы инде — көнчелек галәмәте. Озак яңгыр яумый торса, үләннәр көя, саргая, күктән шифалы яңгыр өмет итә Милләт күңеле дә шулай бит Ул көйгән, сулган, касмакланган. Ул нидер көтә Ана нидер җитми Ана ниндидер зәвык кирәк. Әдәби әсәр бирә зәвыкны Аның күңеленә нур. матурлык тойгысы, мәгънә орлыгы сала
Тукай белән Галимҗан берничә мәртәбә махсус фикерләште Әлеге беренче очрашуда ук купкан бәхәс давылы файдага тынды шикелле Фатих Әмирхан — сабыр, салкын канлы. Эзле, уйлап, тиешенчә сөйләшә Юкка барга уттай кабынып китми. Туры әйтергә ярата. Туры әйткәнгә үзе дә үпкәләми. Ә бит сүз гел әдәбият турында бара Фикерләр шәхси караш кысасында гына калмый. Фикерләр — гомуммилләт әдәбиятын үстерү турында Моны Галиәсгар әфәнде дә нык андый. Ул кешелеклелек дәрәҗәсен дә югары тота. Берничә мәртәбә чакырды Галимҗанны үз өенә Ләкин Галимҗан ризалашмады. Күп-күп рәхмәтләр әйтү белән котылырга гуры килде аңа. Ә инде Кәрим Тинчурин. Шәһит Әхмәдисв белән булган дуслык чылбыры аларнын күңелләрен бик нык бәйләде Алар үзләрен өчпочмак" дип атады хәтта. Моны башкалар да әйтә. "Дустына — дуслык бурыч", “Дуслык акчадан кыйммәт”, “Дус хакы өчен - жан фида" кебегрәк мәкаль- әйтемнәрнс искә алып яшиләр Чын дуслык утының сүнмәс дәрәҗәдә
кабынып китүендә сәбәпләр дә бар. Шәһит белән Галимхан Оренбурда да, Уфада да бер үк мәдрәсәдә укыдылар. Алардан икесе дә куылганнан сон, берсе — Себердә, икенчесе Кавказда, казакълар арасында мөгаллимлек кылды. Хәзер икесенең дә дөньяга, кем әйткәндәй, педагогик күзлектән карау мөмкинлекләре бар. Кәрим Тинчурин белән дә язмышлар уртак Икесе дә 1887 елда туганнар. Кәрим Тинчурин да, Галимхан һәм Шәһит кебек, 1905 елгы революция дулкыннары эчендә кайнаша, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә үзгәртүләр, яңалыклар даулый, тәрәккыят өчен көрәшә. Ана да мәдрәсәдән китәргә туры килә. Шуннан соң, Галимханга охшап, төрле “кара” эшләр башкара, урман каравылчысы булып тора, мөгаллимлек итә. Хәзер елына йә бер, йә ике драма әсәре яза. Үз әсәрләрен сәхнәгә үзе куя. Үзе үк уйный да. Шул арада мәкаләләр, рецензияләр дә яза. Кыскасы, кем әйтмешли, башы-аягы белән әдәбият-сәнгать диңгезенә чумды. Кеше ин әүвәл әле ашка бәһане өресенә карап бирүчән. Кәрим Тинчуринны уптым- илаһи биләп алган шөгыльләр өресе — Кешелеклелек. Ул ихлас, чын күңелдән, мөкиббәнә дус була белә. Риясыз. Алдашмый. Үз фикерендә нык тора. Шул сыйфатлары өчен ярата аны Галимхан. Шулай итеп, өч дус өчпочмак тәшкил итте, һәр почмакта — бер шәхес, һәр шәхеснең йөрәгендә — зур дөнья. Язмыш. Бәхет төрлелеге. Сәләхиятлелек.
Янә шунысы бар. Якын гына кешеләр дә бер-берсенә “әфәндем”, “галихәнап”, “хәзрәтләре” кебек сүзләр белән эндәшә Андый нәзакәт, аһән нәфислеге хәмәгатьчелектә кирәк, әлбәттә. Әмма “өчпочмак” калыбындагы шәхесләребез үзара тапкан атамалары белән сөйләшергә ярата. Галимхан “Шан-Галим” булып китте Шан — гарәп телендә бөек, зур, югары, кадерле, мәртәбәле дигән мәгънәдә. Димәк ки, “х” авазын “ш”га алыштыру Галимханның күп фәннәр чылбырын бер төен тирәсенә хыю кодрәтен чамалата. Галимҗанның әтисе Гыйрфан мулла, бик якын кеше белән сөйләшкәндә, “әй” ымлыгын кыстыручан Ул рәсми аһәңлектән качып, гадилеккә, ихласлылыкка күчәргә дә ярдәм итә. Ата-ана күп вакыт бер-берсенә “әй”, “әйкәем” дип эндәшә. Аларнын бу сыйфаты Галимханга да йокты. Галимханньщ “туган”, “туганкай” дип әйтә торган гадәте дә бар. Шәһит тә — гарәп сүзе. Гарәптә хак өчен сугышта үлүчеләргә карата әйтелә ул. Шәһит хаклык, дөреслек, гаделлек ярата. Тугрылыклы дус була белә. Шуңа күрә Галимхан аны Оренбурдагы Вәли мәдрәсәсендә үк “Хак Тәгалә” дип атаган иде. Тап төшермәде ул бу атамасына. Хәзер дә дуслары аны “Хак Тәгалә” дип йөртә. Кәрим дә — гарәп сүзе. Әллә күпме мәгънәсе бар: юмарт, рәхимле, кин күңелле, хөрмәтле, кадерле, бөек, газиз. Шул төшенчәләргә бай Кәрим Тинчурин күңеле. Шуңа күрә анын намус гәүһәренә “Кәримбай” дигән мөһер сугылды.
Бу сыйфатын Тинчурин бүген янә бер мәртәбә күрсәтте. Кулындагы шактый зур төргәкне чишеп хибәрде дә иске киемнәрен салырга кушты:
— Син ни кыланасын әле, Кәримбай, әллә акылыңнан шаштыңмы? — дип аптырады Галимхан.
— Соңыннан аңлатырбыз, Галимхан галиҗәнаплары Шангали. Синең бүгенге шөһрәтеңә карап тап төшерүче бу кылкаларынны салып ыргыт та, менә боларны киеп җибәр әле. Кунакны киеменә карап каршы алалар. Акылы — соңыннан. Анысы анын синдә җитәрлек. Күрсәтә белерсең. Хак Тәгалә дә шулай уйлый. Әллә ямьле Киев каласында чибәр туташлар алдына шушы сәләмә киемен белән барып басар идеңме? Әллә Киев татарлары белмиме синең мәшһүр язучы, галим дәрәҗәсенә күтәрелгәнеңне?
— Кем киемнәре соң болар?
— Анда синең эшең юк. Мөбарәк урынга мәһабәт кыяфәт кирәк.
Галимҗан башта карышып маташты. Кәрим Тинчурин белән Шәһит Әхмәдиев, көлешә-көлешә, Галимханны чишендереп ташладылар да өстенә ак күлмәк кидереп, муенына чәчкәле галстук бәйләделәр. Аннан — карасу костюм. Плащ. Башка — бик килешле киез эшләпә. Шуннан Кәрим Тинчурин, Шәһит Әхмәдиевкә карап, сорап куйды:
— Кемгә ошады бу мыеклы матур йөз, мәһабәт гәүдә, Хак Тәгалә ә?!
Шәһит хис-тойгы белән бирде җавапны
— Бумы? Бумы9 Нәкъ үзе Бер тамчы су кебек охшаш Суеп каплаган. Нәкъ Максим Горький!
Өчесе дә кычкырып көлеп җибәрде. Калын тавыш белән. Ирләрчә. Бу көчле тавыш урамга да яңгырап чыкты шикелле. Әлеге өстәге бәләкәй тәрәзәдән күренеп-күренеп калган аяклар да бу каты көлештән калтыранып калгандай тоелды. Галимҗан исә бу изге дуслыкның бөеклеген, бу дуслык эченә яшерелгән кешелеклелек гәүһәренең кыйммәтен, бу мөкатдәс тойгылар югарылыгын ничек бәһәләргә да белмәде. Ул бер мизгелгә югалып калды хәтта Каушады да шикелле Карашында аңлашылмастай әллә нинди мәюслек чаткылары чагылды Аның күңелендә — илаһилык халәте Йөрәгендә — дуслык сәгадәте. Кырыс табигатенә дуслары мөгамәләсеннән килеп өстәлгән ижтиһадлы мөкиббәнлек. Мондый мәлдә Галимҗан баллы-майлы, нәзакәтле сүзләр әйтүне дә яратып бетерми Эчендәге кайнар тойгысын тышка ут итеп чыгарырга да ашыкмый Тыштан ялтырау гадәтен аның табигате кабул итми Моны ул үзе фигылендәге бер нәкыс як. кимчелек дип исәпли. Ә инде рәхмәт сүзен барыбер әйтми, белдерми калмый. Әмма аз сүз белән Монын өчен кайчак яратып әйтә торган әлеге "әй" ымлыгы да житә Бу юлы да коткарды аны күпсүзлелектән “әй” ымлыгы.
— Ну, әй!.. — диде дә телен шартлатып куйды. Тагын нидер әйтмәкче булган иде. Шәһит Әхмәдиев “әй"гә “су” өстәргә ирек бирмәде. Хәзер инде ул дусларча бирелгән кушамат белән түгел, башкача мөрәҗәгать итте
— Хөрмәтле вә мәрхәмәтле Алексей Максимович Горький галиҗәнаплары! Китап өемнәрегезне бер як кырыйга алып куярга тиешлек әмернамәсез генә әйтәм — диде дә үзе үк җыештырырга тотынды, аннан, төенчеген актарып, өстәл өстенә ашамлык-эчемлекләрен тезеп куйды
Утырышып алгач, сүзне Кәрим Тинчурин башлады:
— Боларнын бөтенесе дә әпен-төпен эшләнде. Бу әпе-чепе үзара гына, иртәгә сине озату хөрмәтенә зур мәҗлес оештырачакбыз Галиәсгар Камал галиҗәнаплары оештыра Ул моны сез хәзрәти Шан-Галимҗанга тапшырырга боерык бирде.
Галимҗан шаян сүзләрдән хакыйкый тойгыга купе
— Соң, Кәримбай туган, андый урынсыз шау-шуларны сөймәгәнле- гемне беләсен ич инде Болай да әле үземне энә очында утырган кешедәй хис итәм.
Берегез — акча бирә, берегез — киендерә
Кәрим Тинчурин янә шаяртуга күчте:
— Син бит, Алексей Максимович, Киевтан баеп кайтачаксың Монын куркыныч ягы да бар, әлбәттә. Бай кешенең борыны югары була. Артык кәпәренмәссеңме дип куркам
Алар җинелчә генә көлешеп алды. “Казакъ кызы" романы югалгач, Галимҗанның хәле нык мөшкелләнгән иде Хикәядән, вак-төяк мәкаләдән килгән акча фатирга түләргә, ашарга, киенергә җитми. Ул эшкә урнашмак булды Ә үзе көн-төн "Яшь йөрәкләр” өстендә утыра. Эшкә керсә, билгеле, "Яшь йөрәкләр” романы шулай тиз язылмас иде. Шәһит Әхмәдиев тә, Кәрим Тинчурин да аңа әсәрен тәмамларга кинәш итте "Эш бүре түгел, урманга качмас, кыенсынма, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез . — диделәр Галиәсгар Камал да шул ук фикерләрне әйтте Акчалата да ярдәм итте Ә инде теге вакытта Шәһит биргән акчасын ул Нурислам абыйсына җибәрде Эшчеләргә таратып бирергә. Алган әҗәтне түләмәү адәм баласының ин начар бер сыйфаты, ди торган иде аның әтисе Шу ларны уйлап
— Мин, жан дусларым, сезгә бурычлы булып калмам — диде Галимҗан.
Ахыры киләсе санда.