КЕМ ГАЕПЛЕ? НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Нәрсәдән башларга?
СОҢГЫ вакытларда байтак кына сәясәтчеләр, тарихчылар, публицистлар, совет үрнәгендәге тоталитар коммунизмны гаепләп чыксалар да, кайбер мәсьәләләрдә аның яхшы якларын да табалар Әйтик, индустриаль һәм мәдәни революцияләр үткәрүдә коммунизмның каза-нышлары зур булды, диючеләр бар. Әлбәттә, җиде дистәдән артык ел эчендә илдә нәрсәләргә булса да ирөшелгөндер Хакимият башында азмы-күпме утырган теләсе кайсы режим ниндидер уңай эш-гамәллөр башкара, юкса, халыкка карата нинди генә явызлык- рәхимсезлекләр кылып та, хакимлекне барыбер саклап калып булмас иде. Әмма ирешелгәннәрне коммунистик режим тырнагыннан котылып калган ил-халыкларның казанышлары белән чагыштырып карарга кирәк Россиянең тәрәккыяттө алга киткән илләрдән калышуы гомер- гомердән килә, аның кара язмышы шул, дип карыйлар, күрәсең Әгәр дә Россия Октябрь инкыйлабына кадәр Европа һәм Американың алдынгы илләреннән чама белән бер гасырга артка калып килгән булса, хәзер инде ул. усал телләр әйтмешли, Азия илләренең байтагыннан да мәңгелеккә калыша Совет хакимияте бөек ил-дәүләт — Советлар Союзын төзеде, диючеләр бар. Ул "бөеклеккә" халыкның канын эчеп, миллионнарны ГУЛАГларда черетеп ирешелгәнен онытмаска иде, ичмасам С. Кортунов дигән галим "Россиягә һәм, гомумән, кешелек дөньясына чын-асыл коммунистик идея кирәк булыр әле. Россияне бер тапкыр бөек дәүләт иткән "әйбәт ягулык" сыйфатында түгел, ә иң мөһиме — милли һәм дөньяви үсеш мөмкинлекләрен алдан күрүчән тәгълимат сыйфатындадыр, бәлки", — дип яза Аз да түгел, күп тә түгел — "дөньяви үсеш мөмкинлекләре" өчен' Әле коммунистик идея кешелекнең бары тик өчтән бер өлешен генә, анда да вакытлыча гына, "бәхетле" итеп торган иде бит
Публицист Л Оников Сталинны ни өчен хурлык баганасына кадаклый, дисәгез, әлеге "юлбашчыбыз" бөтен кешелекнең котылгысыз якты киләчәге — коммунизмның иң явыз дошманы булган икән, аны
күп дистә елларга артка алып ташлаган икән... Менә шулай, телибезме-теләмибезме — анысы мөһим түгел, барыбыз да “котылгысыз якты киләчәк — коммунизмда" булачакбыз! Һичшиксез!
Күренекле галим. Россия Фәннәр Академиясе академигы Н Моисеев исә “Советлар Союзында һәм коммунистик блокның башка дәүләтләрендә яшәгән формадагы коммунистик дәүләт принциплары тормышчан түгел’. — дип яза. Ягъни автор коммунистик дәүләтнең башка формалары тормышчан булу мөмкинлеген инкяр итми Хәзерге хакимиятнең рәсми сәясәт белгече саналучы А. Мигранян, Ленинның НЭПына (яңа икътисади сәясәтенә) үзенчә бәя биреп “Уңай үсеш шартлары булганда, мөгаен, вәзгыятьтә милекнең һәм хуҗалык эшчән- легенең социалистик һәм капиталистик формалары бер-берсенө якынаер, аннары органик рәвештә кушылыр иде". — дип раслый Шулай итеп, капитализм белән социализмның асылда кушылу-берлөшү мөмкинлекләре турында сүз алып барыла. .
Болай фикер йөртүләр, фараз кылулар беренче карашка гына зарарсыз шикеллеләр. Беренчедән. Ельцин командасы үткәрә торган реформаны кабул итмәгән халыкның үзаңы үзенчәлеген, икенчедән, үткән “бәхетле" тормышны сагынучы, хәзерге вакытта реформаторларга каршы торырлык көч — социаль җирлеге булган коммунистик оппозиция барлыгын онытмаска кирәк. А. Ципко: "Илдә марксистик-ленинчыл партия сакланып калу сәбәпле, бездә көчле сәяси үзәк булу мөмкинлеге юк. Шул ук сәбәп аркасында, бездә чын мәгънәсендә оппозиция дә юк. демократия дә юк — сәяси үсеш-тәрәккыяткә дә мөмкинлекләр юк", — дип зарлана. Мәсьәлә шунда ки. президент чирүенең нәфрәтенә карамастан, коммунистлар партиясе тыелмый, янәсе. — демократия! Тагын да яманрагы — хакимият, коммунистларга вак-төяк ташламалар ясап, үзара ниндидер килешүгә барырга да әзер шикелле. Иҗтимагый кануннарга буйсынып, бетеп-юкка чыгып бара торган булса да. коммунистларның өлегә социаль җирлеге бар: бу социаль катлам хөкүмәткә каршы плакатлар. Сталин портретларын күтәреп, кычкырып- янап йөрергә сәләтле әле. Чыгырыннан чыгарсаң, күбрәккә дә сәләтледер Демократия дигәнебез дә алай гади генә түгел аның уң канатында шулай ук үз социаль җирлеге булган олигархия — банкирлар, эре алыпсатарлар сатлык түрәләр белән бергә укмашкан булса, сул канатында социаль җирлеген йорт-җирсезлөр. хөерчелек- бөлгенлеккә төшкән люмпеннар һ. б. тәшкил иткән жириновскийчылар, баркашовчылар. коммунистларның анпиловчылар кебек аерым төркемнәре тора. Ә гамәлдә чын демократик үзәк юк. демократиянең нигезе булырга тиешле күпсанлы хосусый милекче урта сыйныф юк чөнки. Димәк, шулай икән, уң яки сул канатның җиңүе котылгысыз. Әлеге уң канат җиңеп килә, әмма тиздән җиңү сул канатта булмас дип кем әйтә ала? Сәгать теле шикелле уңга-сулга тайпылуларны тоткарларга сәләтле үзәк юк бит.
С. Кортуновның “милли һәм кешелек дөньясы үсешенең перспективасы" булырга тиешле коммунизм тәгълиматы турындагы фикерләрен сүтеп карыйк Кешелек тарихының төп чорлары турында Марксның яшьрәк чагында әйткән фикерләренә — тарихның алшарты (“табигый зарурлык патшалыгы"), коммунизм (“аңланган зарурлык патшалыгы") һәм уңай гуманизм "(“азатлык патшалыгы") чорлары дигәненә таянып. С. Кортунов ул чорларның тормышка ашмавына үкенеч белдерә, “марксистик теориянең мөмкинлекләре бетмәгән әле", “Россиядә чын коммунизм беркайчан да булмаган", ди Кыскасы, чын-асыл коммунизмны яңабаштан төзү кирәк, имеш. Гомумән, "мәсьәлә коммунизмның үзендә түгел" икән. Бәла шунда, ул дәүләт идеологиясенә әверелергә сәләтле булып, шул идеология тарафыннан үзенең асылын нык бозуга китергән икән, имеш
Хакимият башына коммунистлар килгәннән соң. коммунистик хыялның котылгысыз рәвештә дәүләт идеологиясенә әверелергә тиешлеген, шулай булмаса. аның тормышка ашмаячагын, ә тормышка ашыру өчен дәүләтнең хакимият көче — диктатура кирәклеген С. Кортунов аңламый, күрәсең Коммунизм — кешелекнең якты киләчәге, һәркем өчен тигез бәхетле-рәхөт тормыш — бу шигарь-хыял шулай кәгазьдә генә кала, аны тормышка ашыру максатыннан диктатура, — юк, пролетариат диктатурасы түгел, анысы да сүздә-кәгазьдә генә, ә комбюрократия диктатурасы! — урнаштырыла, гражданнарның хосусый милке һәм милли байлык дәүләт кулына күчеп, дәүләтнең үзенә һәм бар милеккә түрәләр — номенклатура хуҗа була. Кешеләр — табигатьләре белән индивидиумнар, ягъни һәркем үзенә аерым, кабатланмас бер шәхес. Хосусый милкеннән мәхрүм итү кешене шәхси бәйсезлегеннән. үзе теләгәнчә яшәү мөмкинлегеннән, яшәү җирлегеннән мәхрүм итү. дигән сүз. Кешеләрне тигезләргә омтылган коммунизм — әхлаксызлык Шунлыктан аның бу максатка ирешү чаралары да кешелексез болар — сыйнфый көрәшнең, кискенләшеп, ‘корыч адымлы, кызыл командирлы’ гражданнар сугышына кадәр китереп җиткерелүе кешенең шәхси тормышына тыкшынуны, көчләү-ирексезләүне җәмгыять белән идарә итү ысулына әверелдерү; каршы торучыларны юк итү. себереп түгү, тормыш шартларын җәмгыятьнең иң түбән тәгәрәгән, череп таркалган, ‘тормыш төбендәге" катламы һәм пролетариатның яшәү рәвешенә тигезләү; бөтендөнья сугышы аша булса да. Җир шарында коммунистик революциянең җиңүенә ирешү максатындагы мессианчылык идеясе һ б. һ. б. Нәкъ менә әле санап кителгән шул ысул-чаралар ‘коммунизм — кешелекнең якты киләчәге" дигән мәрхәмәтчел максатны юкка чыгара да куя. Шуңа күрә коммунизм чагыштырмача кыска вакытка гына җиңүгә ирешә ала, матур хыялга алданган халыкның иртәме-соңмы күзе ачыла. Илне-дөүләтне яулап алмаса, коммунизм — җәмгыять үсешенең тарихи закончалыкларына каршы килә торган, фәнни нигезләнмәгән буш хыял, ‘җирдәге оҗмах" хыялы гына. Ә инде, диктатура урнаштырып, ил-дәүләтне үзенә буйсындырган коммунистик режим — ул “җирдәге тәмуг"! Аның юлы гына игелекле ниятләр белән түшәлгән була Иң зур куркыныч та әнә шунда Кешеләр арасында һәрвакыт бу хыялны тормышка ашырырга тырышучы шәхесләр табылып торачак Алар халыкны коммунизмга бару юлында мөмкин булган хаталар өчен борчылмаска үгетләячәкләр, ‘бер эш- гамәл кылмаганнар гына ялгышмый', диячәкләр Ә ул ‘хаталар" кан кою, төрмә-лагерьлар була икән. Бухарин әйтмешли, ‘яңа кеше" бары тик шулай гына тәрбияләнә ала да! Коммунизм төзү идеясе шулкадәр күңел аздыргыч. кызыктырырлык-мавыктырырлык вәсвәсә ки. Мао Цзедун "моның өчен миллионнарча корбаннар да. хәтта кешелекнең өчтән бөре дә кызганыч түгел", дип кистереп әйткән Имеш, соңыннан бөтен кешелек дөньясы бөхетлө-имин яшәячәк Кайсыдыр бер чын гуманист, игелекле зат "кешелек бәхете бер баланың күз яшенә дә тормый" дип әйткән икән, ‘коммунистик гуманистларга" бер гаепсез миллиардлаган кешеләрнең гомерләре дә берни тормый Сталин. Мао Цзедун. Ким Ир Сен, Пол Пот ишеләр нәкъ шундый вәхшилек лөр аша коммунистик идеяләрне тормышка ашырып маташмадылармы'” Коммунизм, сыйнфый көрәшкә йөз тотып, бер сыйныфны икенчесенә каршы котыртып һәм бер-берсен юк итүгә этәреп, социаль фашизм буларак туган иде Совет коммунизмы (өлешчә Болгария һәм Кытайныкы да), үз ил-дәүлөтендөге ‘вак-төяк’ милләтләргә каршы геноцид — тулаем юк итү сәясәте үткәрә үткәрә, расизмга кадәр барып җиткән иде Димәк, коммунистик идеологияне ‘коммунофашизм’ дип атау дөресрәк булыр
Кешелекнең бәхетле-иркен тормышы коммунистик тәгълиматка, ул кулланган чараларга капма-каршы демократик чаралар белән генә тормышка ашырыла ала. Иң мөһиме — чын демократик дәүләт булдыру һәм хосусый милекчелекне үстерү, аңа гражданнарны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Югары тәрәккыятка ирешкән демократик дәүләтләр тәж,рибәсе шуны күрсәтә: хосусый милекчелеккә ил халкының ким дигәндә өчтән ике өлеше тартылырга тиеш. Әлбәттә, иң яхшысы, ялланып эшләүчеләрне бөтенләй бетереп, барлык халыкны хосусый милекче урта сыйныф итү булыр иде Әмма монысы мөмкин түгелдер.
Коммунизм, хосусый милекчелекне инкяр итеп, үзәктән планлашты- рылган. үзәкләштерелгән дәүләт кулында булган икътисадка таяна. Бу исә бары тик дәүләт диктатурасы булганда, демократия, плюрализм, ягъни карашлар-фикерләр төрлелеге һ. б. сыйфатларга ия гражданнар җәмгыятен таркатканда гына тормышка ашырыла ала. Мондый ил бер-берсенә капма-каршы ике төркемгә бүленә: беренчесе — дәүләт диктатурасы, икенчесе — тулысы белән ялланып эшләүчеләр (коллар) Дәүләт икътисады һәркем өчен мәҗбүри булган дәүләт планы буенча үстерелсен өчен дәүләт диктатурасы кирәк тә Диктатура аз гына йомшаклык күрсәтсә дә, коммунистик система җимерелеп төшәргә мөмкин СССРда һәм калган барлык социалистик илләрдә бу шулай булды да Ә диктатураның көчсезләнүе һәм вакытлар үтү белән юкка чыгуы котылгысыз. Чөнки һаман да штыкларга таянып утырырга мөмкин түгел, халык даими репрессияләргә әкренләп "күнегә-ияләшә", курку хисеннән арына һәм, ниһаять, диктатурага каршы күтәрелә Сталинның үлеменнән соң илдә диктатураның йомшаруы КПССның җитәкче даирәләре арасында күпмедер әхлакый сыйфатлары сакланып калган, намуслы эшлеклеләр булуда гына түгел. ә диктатура аркасында халыкның аңы-психикасы коточкыч үзгәрүдә гомуми эчкечелек һәм караклык, җинаятьчелекнең күрелмәгәнчә артуы, кешеләрнең бар нәрсәгә, шул исәптән үз язмышларына да битараф булуы, бик түбән хезмәт җитештерүчәнлеге һәм аз хезмәт хакы — ачы хакыйкать әнә шуннан гыйбарәт иде Моны ачык аңларга кирәк Юкса коммунизм өрәге кешеләр башын озак катырачак әле. Ачык аңлап коммунистик идеологияне махсус закон белән тыярга кирәк, аңа табынган кешеләрне җинаятьчеләр итеп караганда да начар булмас иде Әйе. тыюдан башка чара юк Коммунизм тәгълиматын көчләп тагып, башка халыкларга да күп зыян салган һәм үзе дә күп газаплар кичергән Россия бу тыюны беренче булып гамәлгә ашырырга тиештер Аннары Россия. БМО әгъзалары булган башка илләрнең дә шундый Закон кабул итүләрен үтенеп, аны БМО әгъзасы булуның бер шарты итеп, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставына кертүне күтәреп чыгар иде.
Коммунизм авыруыннан котылу өчен бездән дә күп көч һәм вакыт сарыф иткән бер генә ил-халык та юк. Җиңелгәннән соң яки диктаторлары үлгәннән (бәреп төшерелгәннән) соң, барлык фашистик һәм милитаристик дәүләтләр дә озакламый төрәккыяткә ирештеләр. Ә Германия, Япония кебекләре барлык кешелек дөньясын әйдәп баручы илләр булып танылды. Без исә һаман бер урында таптанып кына калмыйбыз, киресенчә, артка тәгәрибез
Бу уңышсызлыкның сәбәпләре нәрсәдә соң?
Без башта, бюрократ-сорыкортлар идарә иткән тоталитар дәүләтнең авыру зәгыйфь икътисадына таянып, Көнбатыштагы демократик дәүләтләрнең сау-таза, чәчәк аткан икътисадын "куып җитеп, узып китәргә" азапландык: анысы барып чыкмагач, “салкын сугыш’ка ташландык. Коммунизм куыгы, әнә шул көрәштә көчәнә-көчәнә, бар Җир шарына яман ис
таратып шартлады Җиңелүнең төп сәбәбе эчке оешмаганлыкта, социаль тотрыксызлыкта иде. Ил-дәүләт бүген тарган бәла-казаларга да гаҗәпләнмәскә кирәк, гаҗәбе — Россиянең гасырлар буе хәерчелек һәм хокуксызлыкта яшәгән халкы белән дә вакыт-вакыт бөек дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә алуы һәм әлегә бербөтен дәүләт булып калуыдыр Хикмәт шунда ки, коммунизм 'үсеш субъектларын* — һәртөрле милекчеләрне революциягә кадәрге Россия дәүләтеннән дә болайрак итеп юкка чыгара килде. Нәтиҗәдә җәмгыятьтәге вәзгыять сәяси, гомумдәүләт һәм милли мәсьәләләргә карата халыкның тотрыклы битарафлыгы белән аерылып тора.
Шунлыктан, КПССның 1961 елда халыкка нәрсәләрдер вәгъдә иткән Программасы коммунистлар хакимиятен ничек тә булса саклап калу ниятеннән чыгып эшләнгән иде Чөнки ‘тимер пәрдә’ никадәр генә калын булмасын, ‘аргы яктагы" тормыш дәрәҗәсе турындагы хәбәрләр саркып керә, халыкның көннөн-көн күзе ачыла бара иде. ‘Коммунизм өчен көрәшкә!* шигаре искереп, кешеләрдә шәхси матди мәнфәгать уяна; партсовномөнклатура симергәннән-симерә барган заманда, иң гади ихтыяҗларыңны да үти алмыйча күпме яшәргә була, дигән сорау туа, “хезмәтнең асыл нигезле рухы* дигән аңлаешсыз ялганнар белән халыкны һаман да алдап тору мөмкин булмый башлый
Бездә бит җәмгыятьнең акылы һәм ихтыяры патшаның (генсекның, президентның) акылы һәм ихтыярына буйсындырылган Ике башлы даһи булса да, аның уй-ниятлөре төшләрендә дә тәрәккыят көпчәгенә таяк тыгып ятучы бюрократ түрәләр кулы белән тормышка ашырыла. Түрәләрнең исә максатлары бер ничек тә булса күбрәк үзләренә ‘көрәп* калырга кирәк Көнбатышның капиталистик илләрендә бюрократлар андый көчкә ия була алмый, чөнки милли байлык алар кулында түгел, халык аларга хезмәт итми, түрәләр халыкка хезмәт ите Шуңа күрө, тормыш дәрәҗәсенең югарылыгы миллионлаган шәхесләрнең көче, акылы һәм ихтыяры белән барлыкка китерелә Капитализмның уңышлары социалистик ысуллар белән түгел, капиталистик ысуллар белән тормышка ашырыла
Кайберәүләр халык аңына сиздермичә генә 'хәзерге коммунистлар ‘совок'-соскыч заманнардагыдан аерылып тора* дигән фикер сеңдерергә тырышалар. Монысы да — чираттагы әкият Моңа төп дәлил — хәзерге коммунистларның җиргә хосусый милекчелекне кабул итә алмаулары. Җир — төп җитештерү чарасы, аны хосусый милекчелек мөнәсәбәтләренә җәлеп итмичә, бернинди базар икътисады була алмый Бүгенге түрәләр яңа җәмгыятьтә дә дилбегәне үз кулларында тотып, җиргә хуҗа булу хокукын үзләренә алмакчылар Җирне сүздә- кәгазьдө ‘түләүсез уртак байлык* дип игълан итеп, бюрократия аны ришвәт бәрабәренә сатып ятмакчы була түгелме икән? Хосусый милекнең дә аерымлыклары бар: җиргә хосусый милекчелек белән башка төрле хосусый милекчелек бер үк нәрсә түгел. Җир мәсьәләсенә килгәндә, җәмгыять төрле чикләүләр куя ала. алары хакында биредә аерым сөйләп тору кирәкмидер
Бүгенге коммунистларның: *Әгәр без хакимияткә килсәк, икътисадның күптөрлелегенә каршылык күрсәтмәячәкбез. Дәүләт милкенә ия булган без төзиячөк социализм хосусый милекчелеккә дә. икътисадның башка төрләренә дә юл куячак һ.б һ б". — дигән вәгъдәләренә һич ышанырга ярамый. Бу — безнең өчен былтыргы *А* инде! Дәүләт милкенә нигезләнгән икътисад белән хосусый милекчелек икътисадын әле Н Бухарин да. янәшә хәрәкәт итеп киләчәктә бербөтен социалистик икътисадка әвереләчәк 'ике әрҗө*гә тиңләгән булган Моның мөмкин түгеллеген аңлаган Сталин хосусый милекчелек икътисадын тулысы белән дәүләт икътисадына әйләндергән дә куй
ган. Дәүләт икътисадының гомерен шул рәвешле байтак елларга озайтуы белән “бөек юлбашчы” үзенчә хаклы да булгандыр, мөгаен. Бүгенге коммунистларның буш вәгъдәләре яңа икътисади сәясәт (НЭП) тарихын бозып аңлауларына нигезләнгән. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен: “Сталинның яңа икътисади сәясәт һәм кооперация хәрәкәтен иң чәчәк аткан вакытында тыюы, юкка чыгаруы нинди сәбәпләр белән эшләнгән соң?” — дигән сорау кую кирәктер.
Минемчә, Россиянең барлык реформалары һәм алар уңышсыз тәмамланганнан соң булган революцияләр тарихи бер максатка — җәмгыятьне капиталистик юнәлештә үзгәртеп коруга, җитештерүче көчләргә тулы ирек биреп, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән булган. Әмма бу максат сер итеп, яшереп тотылган Чөнки өстен сыйныф моны бервакытта да аңлап бетермәс, риза булмас дип уйланылган. Моның сәбәбе бер генә — хаким сыйныф “Россиянең үсеш юлы Гарепкә дә, Шәрекъкә дә охшамаган, ул үзенчә генә була ала, әмма бөтен кешелек өчен үрнәк (өченче Рим — өченче Интернационал) юл” дип инанып яшәгән һәм яши. Петр Беренче, Александр Икенче, Столыпин реформалары һәм баштагы ике революция (1905 һәм 1917 елгы февраль) максатлары белән буржуаз характерда булалар. Октябрь инкыйлабын да шул ук максатлар китереп чыгара. Аның шигаре: сугышны туктату, феодалларның җиргә хуҗа булу хокукын бетереп, җирне крестьяннарга бирү, халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү. Бу уңай белән Ленин “большевизм хакимияткә буржуаз-демократик революция агенты буларак килде” дип билгеләп үтә. “Агент"лык бурычын үтәгәннән соң, бу хакимият шунда ук икътисадка дәүләт хуҗа булу хокукын (национализация, продразверстка) яулап ала, коммунистик номенклатура хакимиятен урнаштыра. Бәланең башы нәкъ менә шунда була да инде. Коммунистик тәгълиматны большевиклар партиясе шул рәвешле тормышка ашыра башлады һәм... ялгышты!
Моны Ленин 1918 ел башында ук аңлагандыр дип раслый алмыйм, әмма ул хакимиятнең халыктан аерыла барганын, хезмәт җитештерүчөнлегенең кискен кимегәнен күргән һәм сәяси нәтиҗәләр ясаган. 1918 елның март-апрель айларында ук Ленин, “буржуазия белән көрәшнең яңа фазасы” дигән сылтау табып, капитализм белән килешеп яшәү юлларын эзли башлый һәм 1921 елда НЭП — яңа икътисади сәясәт игълан итә Бу инде турыдан-туры капитализмны тергезү юнәлешендәге буржуаз эш-гамәл була. Аннары, вафатына күп тә калмаганда, Ленин большевиклар партиясе тормышка ашыра барган гамәлләрнең һич тә үзе уйлаганча социалистик булмаганлыгын төшенә һәм "социализмга булган карашларыбызны тамырыннан үзгәртергә кирәк” дигән нәтиҗә ясый. Әмма аны тыңлаучы калмый шул инде, дилбегә Сталин кулында була.
Ленин исән вакытта, социалистик киемнәргә төренгән булсалар да, буржуаз-капиталистик үзгәрешләр үзләренә юл яра торалар. Инде Ленин үлгәч, алар коммунистик диктатура тарафыннан читкә тибәрелә. Читкә тибәрелә вә ләкин көн тәртибеннән төшереп калдырыла алмый Шуңа күрә дә бу үзгәртеп коруларга омтылыш яңадан баш калкыта. Шулай итеп Тарих галиҗәнаплөре яңадан үз эзенә кайтып төшә: моннан өч гасыр элек Петр Беренче башлап җибәргән, аннары 19-20 гасырларда Александр Икенче, Столыпин һәм Ленин дәвам иткән буржуаз реформаларны җиренә җиткерергә тагын бер мәртәбә (бәлки, соңгысыдыр?) талпыныш ясала. Моның төп максаты, хакимият башында утыручылар аңласа-аңламаса да, хосусый милекчеләрнең урта сыйныфын булдырудыр Без хәзер шул талпынуларның көсафәтен күрәбез..
Ни өчен Сталин һем аның иярченнәре Ленин аңлаган социализмны кабул итмәгән, яңа икътисади сәясәт (НЭП) белән кооперацияне кире каккан? Югыйсә, яңа икътисади сәясәтнең нәтиҗәләре менә дигән булган бит ил аякка басып, бөтәеп, тернәкләнеп килгән Моны кабул итмәүнең асылында ни-нәрсә ята? Ленин үлгәннән соң. большевик җитәкчеләрнең, үзебезчә эшлибез дип. мөгез чыгарырга тырышуларымы бу. әллә аларга да буйсынмаган башка сәбәпләр булганмы? Булгандыр Чөнки, халык хуҗалыгындагы төп мал-мөлкәт крестьяннар һәм сәүдәгәрләр кулында икәнлеген күргәч, большевистик сәяси система хосусый милекчелеккә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртеп, яңа икътисади сәясәтнең язмышын хәл иткән
Яңа икътисади сәясәт (НЭП) икътисадка хуҗа булган дәүләт белән яраша алмый иде Ул крестьяннарның аерым хуҗалык итүенә һөнөрчелөр-сәүдөгәрләрнөң хосусый эш-гамөлләренө нигезләнгән иде Россия тарихында беренче мәртәбә күпсанлы урта сыйныф аякка баса башлаган иде Бу вәзгыятьне крестьяннарның дүрттән өч өлеше белән миллионнарча шәһәр халкы — һәртөрле һөнәрчеләр, кәсәбөчелөр барлыкка китергән. Нэпманнар-кооператорчылардан каерып алынган зур-зур салымнарны "йотып" торуына карамастан, дәүләт икътисады урта сыйныф белән ярыша алмаган Шуңа күрә, Сталин. НЭПны һәм кооперацияне юк итеп, крестьяннарны көчләп коллективлашчыру эшенә керешкән. Аңа ашыгырга кирәк була. Чөнки сыйфат һем сан ягыннан туктаусыз үсә барган урта сыйныф партия һәм дәүләт номенклатурасын бөреп төшерергә дә күп сорамаячагын ул аңлаган Сталинның шәхес культы белән, аның иярченнәре тудырган бюрократия белән дәүләткә буйсынмыйча, бөйсез-мөстөкыйль яши алырлык урта сыйныф һич тө яраша-килешә алмас иделәр Яңа икътисади сәясәт һәм коопөрациялөштерү бөтен сәяси системаны үзгәртеп коруны таләп итәр иде. Большевиклар моңа бара алмаганнар, әлбәттә
Коммунистлар партиясе хакимияткә килүгә үк яңа өстен сыйныф булып, дәүләт белән хуҗалык итүне үзенә буйсындырып, җәмгыятьне читкә тибәреп яши башлый. Ул бары тик бюрократ түрәләрнең хосусый милкене әверелгән дәүләт мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә ала. Башкача үзгәрә дә алмый, үзгәрергә теләми дә
Барлык милли байлыкны үз милкене әверелдергән дәүләт башында Сталин торган коммунистик бюрократия дәүләте үзе оештырган җитештерү мөнәсәбәтләренә үзе үк әсир төшә, тоткын хәлендә кала Хакимият белән икътисадның урыннарын алыштыргач, кушылучыларның суммасы бөтенләй башка булыр икътисад хакимият күрсәткән юлдан китәр, дип фикер йөрткән большевиклар ялгышалар Җитештерү мөнәсәбәтләре алардан "ялган хуҗалар" — яңа изүче сыйныф әвәләп чыгара
Сәяси өскорма (хакимият) тарих кануннарын өйләндереп каплый алмый, ул бары тик икътисадны гына әйләндереп каплый ала Андый икътисад исә. милекчелеккә мөнәсәбәтләр ничек кушса шулай, бөр очракта чәчәк атып, икенче очракта үлә барып, үз кануннары белән яши башлый Икътисад белән хакимиятнең урыннарын алыштыру — арбаны ат алдына җигү белән бер ул Яңа өскорма (хакимият), иске җәмгыять эченнән әкренләп, эволюцион юл белән үсеп чыккан яңа икътисади нигез (базис) ихтыяҗларына буйсынып сәяси революцияләр тарафыннан төрле сикерешләр аша ясала. Икътисади нигез (базис) исә алай туа алмый Ул яңа большевистик хакимият (өскорма) ихтыяры белән ясалма рәвештә барлыкка китерелә милекчелеккә мөнәсәбәтләр җимерелгән булганлыктан, дәүләт ышыгында көчкө-көчкө генә сулыш ала. халыкның мул-имин тормышын тәэмин итә алмый рухи-ехлакый төшенчәләрне дә җимерә һәм. ахыр чиктә, үзе дә
җимерелеп төшә Дәүләт икътисады — һәрвакыт зыян, ул — бөлгенлек, ул үзенә тоткан чыгымнарны кайтарырлык хәлдә түгел
Әгәр дә икътисади нигез (базис) тарихи-табигый хосусый милекчелеккә корылган булса, хакимият (өскорма) аның белән бер мичәүдә була. Инде ясалма икътисади нигез (базис) икән, аның халыкны җәберләп торган хакимияте (өскормасы) дә һавада эленеп кала Социалистик революцияләр төзегән дәүләтләрнең җимерелүе шуңа күрә дә котылгысыз һәм, киресенчә, буржуаз дәүләтләр һәрвакыт тотрыклы уңышка ирешә.
ТАРИХНЫ шәхесләр ясый, шәхесләр иҗат итә. Әмма шәхесләрнең эш-гамәлләре алар ихтыярына буйсынмаган иҗтимагый-сөяси һәм икътисади күренешләргә бәйле, шуларга яраша Фән телендә ул субъектив һәм объектив факторларның бәйлелеге дип атала. Безнең ил очрагында нәкъ менә шунысы булмады да: Лениннан соң килгән җитәкчелек белемсез-надан, теоретик әзерлексез, җитлекмәгән иде Шуның өстенә Сталинның холкы-табигате шулкадәр әшәке-җирәнгеч була ки, әйтерсең лә. аңа дөньяның бөтен явызлыгы тупланган Сталин турында сүз йөртеп, Л Оников аның чын коммунист булмаганлыгын әйтә Мин әле: ‘Ул хәтта фашист та булмаган’, — дияр идем Чөнки фашистлар булып фашистлар да тиктомалдан үз халкын кырмаган Әмма Л Оников бер мәсьәләдә хаклы түгел Сталин коммунизмның абруй-дәрәҗәсен төшермәгән. Ленин сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк, "җирдәге оҗмах" турындагы татлы хыялларга нигезләнгән коммунизмны кимсетеп, дәрәҗәсен төшереп булмый. Ул үз дәрәҗәсен үзе төшерә — менә шуны онытмаска кирәк иде
Сәяси оешма буларак ничек кенә булса да исән калырга тырышкан КПССның көчәнүләре инде җегәре беткән социалистик дәүләтнең Бөек Ватан сугышыннан соң череп таркала баруын көчәйтеп кенә җибәрә. Аны камилләштерергә омтылышлар Сталин заманында хөр фикерләрне коммунистик идеология һәм төрмә- лагерьлар белән буып тору рәвешендә булса. Хрущев заманында партия оешмасын сәнәгать һәм авыл хуҗалыгыныкы итеп икегә аеру кебек буталчыклыклар гына китереп чыгарды. 1978 елда мин шәхсән үзем Л И Брежневка, яңа кадрларны үстерү һәм сайлап алу максатыннан, башлангыч партия оешмаларын икегә бүләргә кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән идем. Эт итеп тиргәп кенә ташлады КПССның яңарышына бөтенләй өмет калмады. Хрущев белән Косыгин түрәләрнең җаваплылыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар үткәрергә тырышып карасалар да, уңышсызлыкка очрадылар Монысы партиянең инде күптәннән "мөмкин кадәр бернәрсәне дә үзгәртмәскә" шигаре белән яшәгәнлегенә бер дәлил иде "Искегә тисәң — исең китәр", — ди халык. Тутыгып, эштән чыгып беткән партия машинасын бер сүтсәң, яңадан җыеп булмаслыгы көн кебек ачык булгач, нигә аңа тияргә? Тора бит әле. торсын, безнең гомергә җитәр — брежневчылык әнә шул "өйдә, ярар" белән яшәде дә
Октябрь революциясенең бәласе шунда иде ул хакимияткә элекке иҗтимагый-икътисади нигезләрдә туып, милекчелекнең яңа мөнәсәбәтләренә таянып үсәрдәй яңа сыйныф алып килә алмады, ә бәлки, яңа бюрократия — түрәләр белән генә килде Бюрократ түрәләр исә гомер-гомергә Россиядә өстен сыйныф саналдылар Горбачевның “үзгәртеп коруыннан" соң ясалган Ельцин түнтәрелеше дә шуны ук эшләде Иске һәм яңа түрәләрнең аермасы бары тик
шәхесләр, кланнарда гына иде Башта ‘пролетариат диктатурасы' дигән пәрдәгә төренеп, феодал-буржуаз бюрократияне коммунистик номенклатура алыштырган булса, инде хәзер сәлперәеп беткән коммунист картларны заман җилләрен тиз тойган яшь коммунистлар типкеләп чыгарды да, үзләрен 'демократлар' дип атады Алар арасында охшашлык та бар: һәммәсе дә түрәләр һәммәсе дә элекке коммунистлар — димәк, дөньяга карашлары, сәяси тәҗрибәләре, холык-гадәтләре, большевистик ысуллы эш-гамәлләре дә уртак. Хакимияткә яңадан кайтырга омтылучы коммунистлар да (оппозиция) барысы да бер юрган — коммунистик юрган астыннан чыккан затлар. Дөрес, игътибарга лаек булырлык бер аермалы сыйфатлары бар Беренче коммунистлар арасында акыл һәм явызлык даһилары күренекле шәхесләр дә бар иде — революция һәрвакыт шундый шәхесләрне тудыра. Икенче буын коммунистлар исә тарихта 'юлбашчыларның' тышкы кыяфөт-сыйфатлары белән генә истә калачак ‘калын каш‘. ‘тамгалы’, ‘елак болшевик’ Өченче — хәзерге буын (соңгысы булыр дип ышаныйк) “коммунист* исеменнән бөтенләй ваз кичеп, ‘демократлар’ исемен үзләштереп хакимияткә килде. Кайберәүләр әйтмешли, ‘кибетче идарә итүче' булды, элгәрләре кебек дәүләтчелек мәктәбен үтмәгән килеш, шәхес буларак иң начар сыйфатлары белән 'чабатасын салып, түргә менеп' утырды
Гаҗәеп бер закончалык искесен алыштырган яңа дәүләт элитасы, элгәрләренең тәҗрибәсенә таянып, тагын да акыллы-эшлеклерөк булырга тиеш иде кебек. Юк шул, гел киресе килеп чыкты — боларның эш-гамөллөре сыйфаты начарайганнан-начарая бара Россиядә патшалар заманында да шулай булган. Октябрьдән соңгы һәм 'үзгәртеп кору" дәвере җитәкчеләре дә шундый иде. инде хәзер дә шуны күзәтәбез: депутатлар чакырылыштан чакырылышка сыегая гына бара
Россиядә ике бәла бар, диләр Аның беренчесе — ахмаклар Алары — түрәләр. Алар халык тормышыннан кәнсөләр эше белән аерылганнар Ә бит бары тик халык арасында кайнап яшәү генә зиһенне үстерә, акылны арттыра Түрәлеккә үрмәләгән табигый акыллы яңа шәхес тә аң-зиһен ягыннан үсеш ала алмый, ул бары тик бер дөрәҗә-баскычта гына кала Язучы А. Битов андыйларны 'үсештә туктап калган кешеләр' дип атый.
Бюрократ түрә — хуҗа сыйфатындагы ялган шәхес, үзенеке булмаган милли байлыкка дөгъвасеннөн аның хуҗа булу хокукы туа да Милли байлыкны халыктан тартып алып, дәүләтнеке иткән очракта гына түрә өстен сыйныф санала ала Даими рәвештә үз милкең белән идарә итү — бөр хәл. хәләл көчең бәрабәренә үзең эшләп тапкан милек урынына кеше милкене вакытлыча хуҗа булу — бөтенләй башка нәрсә Беренче очракта хосусый милекченең мәнфәгате сакланып, ишөеп-үрчеп торырга тиешле милек 'мәнфәгате' белән тәңгәл килә, яраша-кушыла, икенче очракта, хәтта идарә итүче түрә намуслы эшчән булганда да, андый тәңгәллек юк Бу уңайдан академик Н. Моисеев фикерләре кызыклы Илнең егерменче еллар тарихында яңа икътисади сәясәтнең уңай күренеш икәнлеген искәртеп ул шул замандагы синдикатларның — капиталлары дәүләтнеке булса да, үзләре дәүләттән бәйсеэ-мөстәкыйль сәнәгатьюәүдә берләшмәләренең уңышлы эшчәнлеге турында яза 'Вакыйгаларның мондый үсеш алуы хәрби коммунизм чорында барлыкка килгән бюрократия өчен үлем куркынычы белен бер иде. — дип дәвам итә Н Моисеев — Бюрократлар сәүдә итә бөлмиләр. НЭП чорына хас көндәшлек-ярыш шартларында исән калу өчен кирәкле базар мөнәсәбәтләрен аларның нечкәлекләрен аңламыйлар Алар өчен 'иптәш маузер сүзе' иң ышандыргыч дәлил иде Шуңа да НЭП таркалды Аннары җитештерелгән
мал-мөлкәткә хуҗа булган, аны бүлгөлөштереп өләшеп утыра торган төрле халык комиссариатлары барлыкка килде. Нәкъ менә шул комиссар түрәләр халык байлыгына хуҗа булып алдылар да инде. Аларның мәнфәгате партия сәясәтен билгели башлады’ Н. Моисеев белән килешкән хәлдә, бер мәсьәләгә ачыклык кертү кирәктер бюрократ түрәләр “сәүдә итә белмиләр', “аңламыйлар’, “теләмиләр’ түгел, ихтыяҗың төшсә, аюны да нәрсәгә булса да өйрәтергә мөмкин. Бюрократ түрәгә исә өйрәнүнең хаҗәте юк. аңа болай да начар түгел. Чын хуҗа көндәшлек-ярышта борыны белән җир сөрәчәк, ә бюрократ түрә “иптәш маузер сүзе* белән генә эшне башкарачак.
Россиядәге элекке һәм хәзерге вәзгыятьнең мәгьнәсезлеге шунда: дәүләт үзенә хас булмаган, көче җитмәгән эшкә алына —халык тормышының иҗатчысы булырга тели. Ә асылда ул бары тик халыкның ил эчендә тыныч яшөвен. илдән тыш сугыш куркынычсызлыгын гына тәэмин итәргә тиеш; ул халык тормышындагы көнкүреш ихтыяҗларына булышырга, тиеш булмаганнарына чик куярга бурычлы. Шуннан артыгы кирәкми дә. Товар җитештереп чыгаруны оештыру — аның эше түгел. Дәүләт базарны үз күзәтүе астында тотса, шул җитә. Әмма бер шарты бар: дәүләт үзе җәмгыять күзәтүе астында булырга тиеш. Бу исә дәүләт милли байлыкка хуҗа булмаган очракта гына мөмкин эш. Дөньяның барлык демократик нигездә оешкан илләре шулай яши.
Хакимиятнең икътисадтан бары тик кыска вакытка гына өстен була алуы турында әйтеп үткән идек инде. Андый хәл революция җиңгәннән соң беренче чорда килеп туа. Ельцин-Гайдар-Чубайс командасы хакимияткә килгәч тә шулай булды — кискен һәм бик тиз генә “шок терапиясе' үткәрелде бөяләрне “ычкындырдылар’, дәүләт милкен ваучерлаштырдылар (әмма ул халык кулына эләкмәде), торакларны хосусыйлаштыру башланды, акционерлык ширкәтләре барлыкка килде Халык зур югалтуларга дучар булып, бәяләрнең котырынып үсүе, акчаның арзанаюы, икътисадның җимерелүе, халык байлыгын урлау-талау киң күренеш алуга карамастан, башта бу реформа шактый тиз адымнар белән алга атлады. Нәтиҗәдә, вәгъдә ителгән хосусый милекче урта сыйныф урынына, дәүләт белән ышанычлы үрелеп, ярымҗинаятьчел финанс олигархиясе барлыкка килде, ’демократ* Борис Ельцин җитәкчелегендәге команда аның колы-тоткыны булып калды. Олигархия — ул бер төркем эре монополистик капитал вәкилләренең сәяси һәм икътисади хакимлеге дигән сүз. Әгәр дә илнең киләчәгенә хакимиятнең карашы үзгөрмөсө, реформаларның алга таба үсеше дә шул юнәлештә генә булырга мөмкин. Ә бу хакимият дәверендә үзгәреш булуы бик шикле, берәр могҗиза-фөлән булса гына инде. Россиянең гомер-гомердән могҗизаларга ышанып яшәве юкка гына түгелдер, бәлки?
Халкының үзаңы бик түбән булган, тәмам бөлгенлеккә төшеп, эчкечелеккә бирелгән, рухи-әхлакый сыйфатларын бөтенләй диярлек югалтып бетергән бу “вәхшиләр илендә’ мондый вәзгыять әле бик озак дәвам итәрдер шикелле...
Реформаларның төп максаты — киләчәктә гражданнар җәмгыятенең нигезе-төше булырдай хосусый милекче урта сыйныфка юл яру булырга тиеш. Әмма бу бурыч хәл ителмичә кала бирә. Халык социаль тотрыксызлык халәтендә Вәзгыять сталинчыл бюрократиянең урта сыйныфны юк итеп, һәрнәрсәгә хуҗа булган тоталитар монополистик дәүләт төзегән вакытлардагыдан да яманрак. Сталин һәм аның иярченнәре үз тәгълиматларына ышанганнар һәм шуңа күрә, дәүләт көченә таянып, барлык киртәләрне ватып-җимереп үз максатларына барганнар. Хәзерге хакимиятнең исә нинди дә булса тәгълиматы юк
кына түгел, хәтта берәр юл күрсәтерлек гап-гади концепциясе — карашлары да юк. Дәүләт тә бөтенләй башка —шунлыктан, буталчык- болгавыр чорда төрле юллар белән тиз генә баеп киткән финанс олигархиясен авызлыклар мөмкинлеге булырына өметләнү кыен. ‘Президент арыды, еш авырый, бирешә’, — дип сөйләнәләр Хикмәт анда гына булса икән* Ил алга китсен өчен ришвәтсез яши алырдай намуслы түрәләре булган хөкүмәт кирәк, ә хәзергеләр, ришвәтчеләр булу өстенә, дәүләт милке белән дә ничек теләсәләр шулай идарә итәләр. Халыкны урта сыйныф булдыру мөмкинлегеннән мәхрүм иткән хакимият, үзе дә сизмичә, олигархик капитал барлыкка килүен, киләчәктә хакимият тә шул олигархия кулына күчәчәген чамалагач, аптырап та. гаҗәпләнеп тә калды шикелле. Ә моның соңы халык канәгатьсезлегенең әле төтөп-пыскып кына яткан мәле бер мизгелдә дөрләп-кабынып, көчле ялкынга — яңа революциягә китерү белән тәмамланырга мөмкин.
Шул хәлләрне сизенепме, соңгы вакытта Борис Ельцин авызыннан да хосусый милекче урта сыйныфны булдыру турында сүз чыкты Хөкүмәтнең бер киңәшмәсендә ул бу хакта Ирина Хакамадага (бу ханым нәкъ менә эшмәкәрлек, көсөбәчелек һ. б. өчен җавап бирә) туп-туры әйтте “Бу — сезнең бурыч", —диде Сүз уңаеннан кайбер мәгълүматлар китереп узыйк: әлеге урта сыйныф дигәнебез АКШта халыкның 75% тәшкил итеп, һәр кешенең уртача айлык кереме 35- 40 мең долларга җитә икән; Япониядә бу саннар — 80% һәм уртача айлык керем — 60 мең долларга кадәр. Россиядә исә әлеге халыкның 30%ы (ай-һай, алай ук бармы икән?) урта сыйныф булып исәпләнелә һәм уртача айлык керем 1-3 мең долларга җыела икән. Аерманы чагыштырып карагыз да, шуннан Россиянең хосусый милекче урта сыйныфының килечеген күзаллагыз...
Алай да бу хакта Б. Ельцинның сүз кузгатуы, шуның өстенә хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Б Немцовның олигархиягө каршы көрәш ачарга җыенуы, ниһаять, Б Ельцинның кинәт кенә хөкүмәтне куып таратуы (бу хәлләр 1998 елның март аенда булды) — болар бик кызыклы вакыйгалар. Көтик... Ни-нәрсә килеп чыгар?
Россия дәүләт тудырган сәяси шартларның бозык түгәрәгеннән һич кенә дә ычкынып китә алмый Патша самодержавиесе тарих тарафыннан үлемгә дучар ителгән иде. Ул крестьяннарны ярты гасыр буена диярлек коточкыч зур түләүләр белән җир кисемтәләре — кишәрлекләр сатып алырга мәҗбүр иткән 1861 елгы реформа белән дә, егерменче гасыр башында крестьяннарны тагын да бөлгенлеккә төшергән Столыпин реформасы белән дә. — чөнки боларның һәр икесе җир хуҗасы итеп алпавытларны калдыра килде, — тулы канлы, күпмиллионлы урта сыйныф барлыкка китерә алмады Оешып кына килүче аз санлы буржуазиянең кул-аягы феодал калдык булган алпавыт җир биләүчелеге белән богауланган иде, хәзер исә җир дәүләтнеке булып исәпләнә һәм күбесенчә ташландык хәлдә ята бирә үзебездә алабута үстерәбез, чит илләрдән алтынга икмәк сатып алабыз
Шул рәвешле, ил-дәүләт үсөш-алгарышның дөнья дәрәҗәсеннән һаман да артка кала бара. Революция объектив котылгысыз, кирәкле гамәл иде. тормышка ашачак гамәл иде Чөнки унтугызынчы гасырның соңгы утыз елыннан башлап 1917 елга кадәр җәмгыятьтә революцион демократик партияләр барлыкка килгән, "буаны ерып җибәрердәй" көчләр пәйда булган иде. Болар арасында иң оешканы һәм иң максатчаны большевиклар партиясе булып чыкты Аның социаль җирлеген люмпенлашкан пролетарийлар — эшчеләр һәм өлешчә һаман да ярлылана барган крестьяннар тәшкил итте, аларга солдатлар килеп кушылды Әгәр дә большевиклар, феодаллардан тартып алынган
байлыкны үзлөренекенө кушкан һәм аның бер өлешен вак буржуага (крестьяннарга һәм шәһәр мещаннарына) биргән көнбатыш буржуалары шикелле, үзләре хосусый милекче булып киткән булса иде, ул чагында башка социаль катламнардан чыккан эшлекле-булдыклы кешеләр белән берлектә алар Россиянең үсеш-алгарышын тәэмин итә алган булырлар иде Һәм без бүген алга киткән башка илләрдән бер дә калышмас идек Бер гасыр диярлек ара эчендә илнең төрле социаль катламнары бер-берсенә яраклашкан-килешкән булыр иде. Көнбатышта һәм Азиянең дә бер өлешендә шулай булган ич Чөнки үсеш-алгарыш табигый рәвештә хосусый милекчелек юнәлешендә генә барыр иде Әлбәттә, Сталин һәм аның өере таркатып ташламаган булса, НЭП һәм кооператив башлангычларда үсеп киткәндә, Россиядән дә бай һәм гадел төзелгән ил-дәүләт булмас иде Ләкин, җәмгыятьне үзгәртеп кору бурычын хакимият кулы белән башкарырга тырышып, аны дәүләт өстенә йөкләп, большевиклар чын-асыл 'үсеш-алгарыш субъектын" — урта сыйныфны шуның белән алыштырдылар Ә дәүләт андый сыйфатлардан мәхрүм, ул урта сыйныфның ялган-ясалма алмашы гына була ала, тәрәккыятне 'иптәш маузер сүзе' белән көчләп башкара башлый, димәк, нәтиҗәдә — ж^ңелү. Хәзер дә шул ук хәл. Ил белен һаман да бюрократ түрәләр идарә итә, алар — олигархия хезмәтчеләре. Бюрократия элек тә хосусый милекче урта сыйныфны тудыра алмый иде, хәзер дә шулай. Алар, халыкны һәм дәүләтне талап, алыпсатарлар һәм җинаятьчел финансчылар — ‘акча капчыкларын* гына ишәйтәләр һәм ахыр чиктә үзләре дә шулар кулында уенчык курчак хәлендә калалар.
Димәк, максатларның максаты — үзгәреш-реформаларны тизләтү, дәүләткә җәмгыять белән идарә итүчедән җәмгыятькә хезмәт итүче вазифасын үтәрлек демократик хокукый вәкаләт бирү. Юкса — һәлакәт Бу уңайдан "патриот демократлар" кабул итмәстәй бер фикер әйтәм: Ельцин-Гайдар-Чубайс өере халыкны талады, үз кесәләрен шыплап тутырып, дәүләтне дөнья буйлап хәер соранырга этәрде. Оят вә хурлык! Халык аларны мәңге гафу итмәячәк Әмма тормыш диалектикасы шундый: бер яхшының бер яманы, бер яманның бер яхшысы була. Болар, икътисадның шактый өлешен хосусыйлаштырып һәм шул рәвешле бюрократ түрәләр “тагарагындагы азыкны" шактый нык киметеп, монстр дәүләтне күпмедер дәрәҗәдә кысрыкладылар Монысын Тарих галиҗәнапләре искә алмый калмастыр, бәлки Хәзерге икътисад әллә нинди бер гарип-мутант: ул ярымхосусый, ярымдәүләти, ягъни ярымбернинди дә түгел. Бу сыйфатта ул озак яши алмаска тиеш Гайдарлар-Чубайслар, аның әле урланып-таланып бетмәгән өлешен дә сатып-таркатып, “казна акчасына яшәүчеләргә — бюджеттагыларга түләргә кирәк" дигән сылтау белән аны бөтенләй “үтерерләр". Черномырдинның ай саен “җитештерү үсә башлады" дигән сафсатасы сай акыллылар өчен генә иде Американнар вө немецлар белән берлектә Халыкара валюта фонды да “Кремльдәге дустына' һаман кесә ачып тормас “дуслык дуслык белән — акча аерым булыр" Бигрәк тә хәзер, Черномырдин-Чубайс хөкүмәтен куып таратканнан соң. Шул рәвешле, халыкның яшәеш-көнкүренешен хәл итеп, тәэмин итеп торучы дәүләт милке бетерелер. Тайдарономика'ның тарихи роле шул булыр. Алар эшчәнлегенең “яхшылыгы" да шул булыр. Әмма монысы — киләчәк буыннар өчен, ө безнең өлешкә исә бары тик “яманы" гына тия әлегә
Шулай итеп, өстә сөйләгәннәрдән чыгып, урысның мәңгелек ике соравына — “Кем гаепле?" һәм "Нәрсә эшләргә?" дигән сорауларына җавап бирергә мөмкин, минемчә Россиядәге бөтен азатлык хәрәкәте, дәүләтчелекнең асылын үзгәртеп, соцаль-икътисади мәсьәләләрне хәл
итәргә тырышуга кайтып кала Моны иң нәтиҗәле һәм чагыштырмача озак вакытка Октябрь революциясе хәл иткән шикелле Әмма бу революция, дәүләткә милли байлыкларның милекчесе бурычын йөкләп, аннан гаять зур авторитар-тоталитар дәүләт ясады Шуннан соң аның җимерел үе-таркалуы да башланды тыштан караганда чәчәк атып торган бөек ил-дәүләт СССР эчтән черек иде Шуңа күрә дә ул, кешелек тарихында күрелмәгәнчә, бер көн эчендә таралды да төште Хәзерге иҗтимагый фикер (идарә итүче даирәләрнең ‘җырчыларыннан* кала) дәүләтне милли байлыкларга хуҗа булу һәм аны туздырып, әрәм-шәрәм итеп бетерү хокукыннан мәхрүм итү зарурилыгын алга сөрә Әмма җәмгыятьнең күчеш чорындагы максатларын хәл итәрлек көче юк. Димәк, шундый көчләрне үстерергә кирәк
Иң төп сорау ‘Нәрсәдән башларга9* ‘Үсеш субъекты* булырлык урта сыйныф әлегө юк һәм якын киләчәктә генә булыры да күренми икән, эшне “буаны ерып җибәрерлек* көчләр туплаудан башлау зарурдыр Тарихыбызның үткәненнән (унтугызынчы гасыр азагы-егер- менче гасыр башлары) сабак алсак, җәмгыятьнең иң түбән баскычына тәгәри барган демократик зыялыларыбыз шундый көчне тәшкил итә алырлар иде Мин биредә хакимият башыннан сыйпап иркәләтелгән зыялы элита — сайланып алынган ‘бөхетлеләр* турында сүз йөртмим Сатып алырга мөмкин булмаган күпмиллионлы зыялыларны — әдәбиятчылар журналистлар, галимнәр, укытучылар, табиблар, юристлар, инженерлар һ б. ишелөрне күз алдында тотам. Аларга, акыл хезмәте кешеләре буларак, үзләренең шәхси һәм социаль мәнфәгатьләре белән инде башкалардан аерылып торган зур бер социаль катлам булып оешып җитүләрен, ниһаять, аңларга вакыттыр Вакланып-бүлгөләнеп, башка сыйныфларның мәнфәгатен яклый-яклый, төрле сәяси партияләрнең хезмәтчесе булып яшәүдән арынырга кирәктер.
Җәмгыятьнең үсөше-төрәккыяте. дөресрәк әйткәндә, кешелекнең яшәеше турыдан-туры аң-белем үсешенә бәйле, дигән фикер күптән исбатланган Кайчандыр фараз кылынган ахырзаман әллә кайда еракта түгелдер, аның якын киләчәктә булуы бик мөмкин һәм аны кешеләр үзләре китереп чыгара да алалардыр: беренчедән, дөньяның күпчелек илләрендә, бигрәк тә Россиядә социаль киеренкелек гаҗәп көчәеп килә; икенчедән, экологик һәлакәт булуы да бик ихтимал. Шуңа күрә, зыялыларга, әле хакимияткә, әле 'гегемонга* ягъни коммунистларга хезмәт итүдән баш тартып, кичекмәстән үз мәнфәгатьләрен һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгырта башларга вакыт Академик Н Моисеевның бер фикере бик кызыклы Россиядәге җәмгыятьнең киләчәк үсеш мәсьәләләрен тикшереп өйрәнердәй бер иҗтимагый оешма төзү фикере. Бары тик шул очракта гына үз ватаныннан куылып, даими эзәрлекләнеп килгән, буталчык-болгавыр заманнарда иң беренче чиратта корбан ителә торган зыялылар — интеллигенция үз урынын табачак, аның җәмгыятькә кирәге чыганак. Түбәнсетү кимсетүлө караш хакимияттә генә булса, бер хөл иде зыялылар да үз чиратында хакимияткә шундый ук мөнәсәбәттә бит Юк. хакимият бу яман эш гамәлләрен үзе томаналыкка дучар иткән халык массалары ярдәмендә, аларның сүгөнүсызгырынуларына кушылып алып бара Халык өчен янып-көеп йөргән, 'народниклар* дип тарихка кергән зыялылар узган гасыр азагында шулай таркатыла 1907 1910 елгы реакция чорында да шул ук хөл кабатлана аннары большевиклар җәмгыятьнең каймагы булган иң затлы иске зыялыларны кыра, совет зыялылары да мескен бөр хәлдә иделәр, бүгенге зыялылар исә алардан да кызганыч, мәдәният, фен, мәгариф һ. б. үлеп бара, зыялылар, аптырагач, гаҗизлектән ачлык игълан итәләр, академиклар протест йөзеннән атылып үлә, эшче-крестъяннар дәшми-тынмый карап
тора., дияр идек, үз хәлләре — хәл... Әйе, гавам белән зыялыларның үзаңы вә мәдәни үсеше арасында аерма — җир белән күк арасы Әмма бу әле мәсьәләнең бер ягы гына һәм. бәлки, бик мөһиме дө түгелдер.
Иң теп мәсьәлә — илдә әйдәп барырдай, иләмән булырдай демократик шәхесләр юклыгында Сталин өере иң асыл затлы зыялыларны кырып бетергәннән соң. ил менә ничә дистә еллар инде чын илбашларына, чын юлбашчыларга кытлык кичерә Шуның аркасында, үзгәртеп кору-реформалар демократиясе, антикоммунистик максатлардан чыгып, КПССның болай да бик белекле булмаган җитәкчеләре арасыннан тагын да наданрак, әмма демократия ягына авышырдайракларын сайлап алды. “Ит булмаганда — үпкә тансык", — дигәндәй булды инде бу.
Димәк, зыялыларның иң беренче бурычы — үз сәяси партияләрен булдыру. Шул рәвешле, аерым сыйныфларның киләчәктәге җитәкчеләре түгел, ә барлык Россия халыкларының җитәкчеләре — әйдәп баручылары булырлык шәхесләр сәяси эшчәнлек мәктәбе үтәрләр иде.
Ниһаять, мәсьәләнең өченче ягы — акыллы идея-фикерләрдән тыш. аларны хакимияткә иңдерерлек, ә хакимият аны тормышка ашырырлык сәяси көч булу зарур. Мондый партия, беренчедән, үзенең аңлату-агарту һәм оештыру эшчәнлеге белән ил-халыкның, коммунистлар коткысына бирелеп, яңа революция-контрреволюцияләргә кереп батмавын тәэмин итәр иде. Даими хыянәт итеп торсалар да, коммунистлар төрле сул партияләр белән берләшергә гаять осталар Ленин әйтмешли, “шайтанның әбисе булса булсын, тик революциягә генә хезмәт итсен". Коммунистик һәм аңа тугандаш булырдай партияләрнең икенче мәртәбә сәяси мәйдан тоту куркынычы бик зур. Хәзерге хөкүмәтнең рәтсез-юньсез эшчәнлегенә каршы без ниндидер акыллырак һәм мәгънәлерәк эш-гамәл белән җавап бирергә тиешбез Икенчедән, демократик зыялылар партиясе үзе тәрбияләп үстергән демократларның илне халык мәнфәгатьләренә туры килерлек итеп тәрәккый иттерердәйләрен хакимият оешмаларына сайлауларда халык тарафыннан сайлауларын тәэмин итәр иде.
Демократик зыялылар партиясе төзүне максат итеп куйганда большевиклар партиясенең тарихи тәҗрибәсен, ачы сабагын онытмаска кирәк ватанпәрвәр зыялылар оештырган большевиклар партиясе соңыннан үз халкын үзе юк итү юлына баскан тоталитар көчкә әйләнде Ни өчен шулай булды соң? Партия сафларына төрле социаль катламнар кереп тулганлыктан, эшче-крестьяннар һәм солдатлар партиясе үзеннөн-үзе “солдат партиясе’ булып калды большевизм казарма мантыйгын, аның алымнарын үзләштерде аның яман гадәтләрен зарарлы максатларын үзенеке итте Шул рәвешле “иптәш маузер сүзе" законны алыштырды.
Димәк, демократик зыялылар партиясе һәрвакыт үзара килешеп эшләргә сәләтле, югары белем-зәвыклы шәхесләрдән генә торырга тиеш Кагыйдә буларак, бюрократ түрәләргә аның ишекләре ябык булу шарт Бары тик шулай гына
Бу партия нинди юнәлештә эш алып барырга тиеш соң? Беренче чиратта, ил-халык байлыгын талауны туктатырга һәм түрәләр, һәртөрле намуссызлар үзләштергән милекне кайтарып алырга бурычлы булыр ул. Шул ук вакытта аның аңлату-агарту эшчәнлеге халык аңыннан милекчелеккә булган тискәре карашны кырып ташлауга, милеккә, аерым алганда, намуслы хезмәт белән баеган милек хуҗаларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Табигый ки. бу партия җәмгыятьне үзгәртеп кору, халыкның күпчелеген ялланып хезмәт итүчеләрдән милекче урта сыйныфка әверелдерү программасын эшли башлаячак. Чөнки, әйткәнебезчә, бары тик урта сыйныф кына
үсеш-алгарыш, тәрәккыят итәрлек көч була ала
Минем әле сиксәненче еллар азакларыннан ук тәкъдим итеп килгән карашларым, уз концепциям бар Аның асылы болай: Россия халкының үзаңындагы коллективчылык хисен хосусый милекчелек хисе белән берләштереп, аларның табигый кушылмасына ирешергә кирәк Менә бу фикер демократик зыялылар программасының бер варианты була алыр иде.
Фән, мәгариф, гомумән, мәдәниятнең көче гаять зур. Бу өлкәләрдә үсеш, һичшиксез, бик әһәмиятле Халыкларның имин киләчәге кешеләрне шәхес буларак тәрбияләүгә, шулай тәрәккый иттерүгә бәйле Әмма аң-белөм үзлегеннән барлыкка килеп үсә алмый Ул милекчелек мөнәсәбәтләренә, шуңа ярашлы дәүләт төзелешенә иҗтимагый фикер-карашларга тулысынча буйсынган, күпчелек халыкның социаль- икътисади дәрәҗәсен чагылдырган, шул рәвешле җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына ирешкән очракта гына ачык чагылыш таба ала Җәмгыятьнең тотрыклы үсеше күпчелек ярлыланып, алар хисабына азчылык баюга нигезләнгән милекчелек мөнәсәбәтләрендә була алмый Җәмгыятьнең тотрыклы үсеше — мәдәниятнең, фөн-мәгарифнең. югары фәнни технологиягә нигезләнгән ысул-лроцессларның туктаусыз тәрәккый итүе дигән сүз ул. Димәк, үзаңы җитлекмәгән, аң-белем дәрәҗәсе түбән булган халык белән һәм артка калган фән, искергән технологияләр белән алга барып та булмый
Иң беренче бурыч — милекчелек мөнәсәбәтләрен шундый итеп оештырырга кирәк ки, алар шәхесне ирекле-азат итсен, шәхес дәүләткә яки берәр хуҗага матди бәйле булмасын, тормыш төбенә ыргытылмасын Матди бөйлелектән котылган ирекле-азат гражданнар җәмгыяте үзе үк фөн-мөгариф. мәдәният һ б хакында тиешенчә кайгырта башлаячак Бу җәмгыять үзенең бетмәс-төкәнмәс ихтыяҗларыннан артып калган тиеннәрне генә аңа ыргытучы дәүләткә, хәер теләнеп, кул сузып утырмаячак инде. Ул үзе хуҗа булачак.
Совет хакимияте чорында ул хакимияткә каршы көрәшерлек, аны ташламалар ясарга мәҗбүр итәрлек сыйныф барлыкка килә алмады Шунлыктан яңа хакимияткә дә шул ук партия кешеләре килде, әмма болары ‘демократик' аңлылар һәм кирәкле сыйныфны булдырырга тырышалар, янәсе Имеш, алар урта сыйныфны булдыруны тизләтергә омтылалар Ләкин, монысы, имеш, булмастай эш. чөнки әле тарихи процессларны беркем дә тизләтә алмаган Кайбер сәясәтче публицистларның фикере өнә шундый Тарихи процессларны тизләтергә була һәм. бу очракта, Россия кебек артка калган илне алга киткән илләр үрнәгендә ‘куаларга’ кирәк тә Хәзерге реформаторлар гына үсеш-алгарышта бөтен чор-этапларны үтеп, башта башлангыч капитал — байлык туплап, аннары аны тизләтелгән рәвештә монополистик- олигархик капиталга әйләндерергә омтылалар Гайдар-Чубайс реформаларының уңышсызлыгы гражданнар җәмгыятенең нигезе төше булган урта сыйныфны тизләтелгән ысул белән булдыру котылгысыз икәнлекне искәртә Әмма шунысы бар гомер бакый ач-ялангач Россия халкы байларны яратмый, ул аларга нәфрәт белән карый Шуңа күрә без ‘Кол булып калсак калабыз, әмма хәерче булсак та — бертигез булабыз!’ — дигән шигарь-лозунглар белән яшәргә күнеккәнбез Димәк, хосусый милекче урта сыйныф Америка. Японияләрдәге кебек үк күпчелекне тәшкил итәргә тиеш булачак Димәк, кешеләрне мал- мөлкәтле. мул-имин тормышта яшәрлек итү бурычын турыдан-туры, ‘маңгайга бөреп’ майтарып булмаячак Әйләнеч юллар үтәргә кирәк булыр Моның кыенлыгы шунда — халыкка кемдер яшәү-тормыш итү шартларын алдан әзерләп куярга тиеш түгел, киресенчә, халык үзе үзенә яраклы социаль, икътисади, сәяси һәм хокукый нигезләрне
билгеләп-сайлап, үзенең эшчәнлеген шуларга таянып җәелдерергә тиеш булачак. Башкача булса, ул янә дәүләт кулына карап, шуңа өметләнеп торачак. Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый.
Мин Россиянең үсеш сыйфатларын, алшартларын тамырдан үзгәртердәй социаль юнәлешле реформа тәкъдим итөм. Ул Көнбатышның алга киткән илләре сафына барып кушылырга мөмкинлек бирердәй, аннары социаль мәсьәләләрдә тагын да алга атлардай яңа тарихи юл булачак. Без гадәти булмаган теоретик адым ясарбыз, яңа тәгълимат ачарбыз, шуның нигезендә халык өстән оештырылган революцияләрсез-нисез генә үз тормышын үзе теләгәнчә корыр. Моның чыганагы бер генә — милли байлыкны индивидуальләштереп, гражданнарның хосусый милекче булып җитлегүе Башка чара юк.
Безнең барлык милли байлыгыбыз исәпкә алыначак. Аннары һәр гражданның башлангыч "бәясе" билгеләнер — җир-суларны. урманнарны, җир асты байлыкларын һ. б кертеп, барлык милли байлыктагы үз өлеше аныкланыр. Социаль гаделлек җәһәтеннән караганда, һәр гражданга аның "бәясенә" торырлык ваучерны (яки банктагы шәхси исәбен ачып) түләүсез бирү дөресрәк булыр иде Әмма безнең халыкның бушка килгән малны әрәм-шәрәм итеп бетерү гадәтен истә тотсак, әлеге өлешне арзан гына бәһагә, ә сатып алырга мөмкинлеге булмаганнарга бик аз процентлы кредитка бирү, мөгаен, максатка ярашлырак булыр. Бу кыйммәтле кәгазь яки банктагы шәхси исәп Үзәк Банк тарафыннан "тере" акчалар белән гарантияләнеп, милек хуҗасы аны йә акцияләр сатып алырга, йә берәр эш башлап җибәрергә генә тота алырга тиеш. Акцияләр алса, милек хуҗасы дәүләт предприятиеләрен үстерүгә-яңартуга, яки яңаларын төзүгә үз өлешен кертүче инвестор була һәм алынган табыштан үзенә тиярен алып яши башлый. Инде үзе берәр эшмәкәрлек- кәсәбәчелек эше башлап җибәрергә уйласа, ваучеры (банктагы исәбе) янына үзе туплаган сумнарын да кушып яки банктан кредит алып кына эшли алырга мөмкин булыр. (Бу хакта тулырак мәгълүмат минем “Откуда и куда идешь, Россия?" дигән китабымның 9 нчы бүлегендә бирелә. Мәскәү, 1996.)
Мин тәкъдим иткән бу программа нәрсәләр бирә соң?
Беренче. Милектәшләр булу концепциясе азчылыкның баеп күпчелекнең бөлгенлеккә төшеп рухи-әхлакый таркалуына —шуның нәтиҗәсендә башлангыч капитал туплау чорында котылгысыз революцияләр килеп чыгуга кайтып кала торган каһәрле түгәрәк-өйләнешкә чик куячак. Мәсьәлә шунда ки, милекне һичбер төрле монополияләштерү, ягъни аерым бер тар төркем кулында туплау, шулай итеп халыкның пролетарлашуы-ярлылануы булмаска тиеш. Ә бу бары тик милекнең бер өлешен, йөгәнсез көндәшлек, көрәш-ярыш кәсафәтлөреннән аралау йөзеннән, базар әйләнешеннән һәм мирас итеп бирелүдән аерып алып калган очракта гына мөмкин. Бу өлеш гражданны тормыш төбенә төшүдән саклап калырлык кагылгысыз керем чыганагы булыр. Әмма ул кем дә булса бер эш эшләмичә ашап кына ятарлык зур да булмас. Ил хуҗалыгында хезмәт процессына катнашмаганда, гражданның милли байлыктагы өлеше тиешле дәрәҗәдәге тормыш шартларын тәэмин итә алмаячак. Һәркемнең милли байлыктан үзенә тигән өлешен әнә шул кагылгысыз керем чыганагы итәргә кирәктер, бәлки. Ә инде гражданның үзе эшләп тапканын шуңа өстәп үстергән кадәре базар әйләнешенә һәм мирас итеп бирелүгә дә тотыла алыр иде. Бәлки, шул рәвешле, Льюис Г Морганның фараз кылып әйткән фикерен тормышка ашырырга мөмкин булыр. Ул болай дигән. ‘Бер көн килер, кеше акылы байлык өстеннән хакимлек итәрлек дәрәҗәгә ирешер, ул дәүләтнең үзе саклап торган милеккә мөнәсәбәтен дә,
милекчеләрнең хокук чикләрен дә билгеләр Җәмгыять белән аерым шәхесләр арасында гадел һәм үзара килешкән-ярашкан мөнәсәбәтләр урнашыр’ Икътисадны моңа кадәр булган һәм хәзер дә яшәп килүче системалардан тамырдан аерылып торган яңа ысул-алымнар белән оештыруны тәкъдим итүебезнең төп хикмәте дә әнә шунда дип уйлыйк.
Икенче. Яшенә, җенесенә, эшлеме-эшсезме булуына карамастан, һәр граждан хосусый милекче була ала Ясалма тигезләүләрсез тигезлек, милли байлыкны бүлүдә социаль гаделлек барлыкка килә Бүген бу мәсьәлә чиктән тыш катлаулы һәм четерекле әле
Бездә кешеләрнең иркен-мул тормышы ике чыганактан хасил була ала: 1) шәхси куллану фонды һәм 2) җәмәгать куллану фондыннан. Әгәр беренче очракта аның аерымлыклары дәрәҗәсе һәркемнең хезмәтеннән чыгып, азмы-күпме шәхеснең үзенә бәйле булса, икенче очракта ул шәхескә дәүләт тарафыннан көчләп диярлек тагыла һәм шунлыктан гадел дә түгел. Әйтик, мәгариф, сәламәтлек саклау, йорт-җирләрне төзекләндерү, юллар салу, экология мәсьәләләре һ б тотыла торган чыгымнар күләме белән дә. сыйфаты белән дө төрле төбәкләрдә төрлечә була. Шуңа күрә җәмәгать куллану фонды хисабына гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә бик чуар төрлечә килеп чыга Халыкның кайбер катламына бөтенләй өлеш калмый диярлек (крестьяннар, мәсәлән, бу фондтан шәһәр халкына караганда чама белән ике мәртәбә кимрәк файдалана) Җәмәгать куллану фонды бушлай булгач, димәк, көндөш-конкуренциясез аның яшәргә сәләте дә юк Бүген гади халыкның ’Сәламәтлек саклау һәм иң әйбәт уку йортларында белем алу бары тик байлар буе гына җитәрлек булып кала", — дип аһ орулары нигезсез түгел Чөнки гасырлар буена халык кулы белән тупланган милли байлыкның күп өлеше “яңа урысларга" — яңа байларга күчеп бетте, ә мал-милексез халык бернинди матди ярдәмсез, шымытыр тотып калды Һәлакәт чигенә килеп җитә язуыбызның, мәдәниятнең барлык тармаклары таркала баруның мөһим сәбәпләреннән берсе җәмәгать куллану фондына өметләнеп яшәүдәдер Партсовноменклатура үзенең комсыз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, әйләнеч юллар табып юкка гына ’спецсанаторийлар’. "слецхастаханәләр". "спецкибетләр’ һәм тагын әлләникадвр башка “спецлар" — үзе өчен махсус мөмкинлекләр оештырмаган инде Горбачевның “үзгәртеп корулары' башлангач, күп кенә ’демократлар’ шул өстенлекләргә каршы көрәшүчеләр булып танылдылар шул дулкында яңа "тәхеткә" үрмәләделәр һәм өстенлекләрен ("спец’ларын1) тагын да үрчетеп җибәрделәр шикелле Моннан шундый нәтиҗә ясарга кирәктер җәмәгать куллану фонды бары тик шәхесләргә бүленмәс тармакларга гына, әйтик, илне саклау өчен армиягә, халыкның тыныч-имин тормышын тәэмин итәр өчен милициягә экологияне саклауга һ б. гына тотылырга тиеш Калган бөтен нәрсә сату-алу аша базар мөнәсәбәтләре белән хәл ителергә тиеш Әгәр дө һәркем милли байлыктан үзенә тияр өлешне гадел алса, аның шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге дә артачак Шул ук сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсендә моны мәсәлән, махсус ваучерлар-чеклар белән хәл итеп булыр иде Медицина ваучерлары һәр гражданның кулына бирелә, кирәге чыккан кадәресе тотыла бара ө тотылмаган өлеше ел саен турыдан туры гражданның шәхси пенсия фондына күчерелә Уку-белем алу ваучерлары да шулай тотылып, артып калганы дәүләткә яңадан кайтарыла
Өченче. Милеккә ия булган кеше шәхес буларак үзен күрсәтергә, үзенә генә хас асыл сыйфатларын ачарга матди мөмкинлекләр ала. сәләтен үстерә. Ул үзен-үзө һәрвакыт тәэмин
итәрлек була. Башкача яшәү мөмкинлеге булмаганлыктан, мәҗбүри рәвештә ялланып эшләргә дучар ителгән эшче куллар (ялчылар) бетерелә Шулай итеп, җәмгыятьтәге иң яман күренешләр юкка чыгарыла. Дәүләт милке белән идарә итүче түрәләр җитештерү көчләренә һәм җитештерелгән мал-мөлкәткә мөнәсәбәттә калган барлык гражданнар белән тигезләштерелә. Идарәчеләр һәм идарә ителүчеләрнең мәнфәгатьләре арасындагы мәңгелек каршылыкның матди нигезе юкка чыгарыла: һәркем бер үк вакытта хуҗа да. хезмәткәр дә булып кала. Икътисадта бюрократия бөтенләй кирәксезгә әйләнә, ә хуҗалык эшләренә катнашы булмаганнары нык киметелә Шулай итеп, бюрократ түрәләргә каршы куярлык демократик көчләр туплана, түрәләр исә бары тик сайланып кына куела яки акционерлар тарафыннан яллана, димәк, үз милектәшләре алдында хисап тотарга тиеш була; икенчедән, түрәләрнең дә үзләре идарә иткән икътисад өлкәсендә матди мәнфәгатьләре барлыкка килә, чөнки аларның үз милекләренең дә бер өлеше шунда салынган була. Нәтиҗәдә түрәләрнең үзеннән өстә утыручыларга ярарга тырышуы да бетә, ике арадагы каршылыклар юыла. Барысының да мәнфәгатьләре бер булып кала.
Дүртенче. Хосусый милекчелек белән яраклаша алмаган дәүләт хуҗалыгы һәрвакыт монополистик була, аннан аермалы буларак хосусый милекчелеккә нигезләнгән икътисадның күп төрле формалары барлыкка килә: акционерлык җәмгыятьләре, кооперативлар, ширкәтләр, гаилә милкенә нигезләнгән эш-шөгыльләр, шәхси хуҗалыклар һ. б Алар үзәкләштерелә дә алмыйлар. Дәүләт милкенең күпчелеген, аерым шәхси милекчеләргә бүлгәләмичә, бөтенлеген саклап халык (акционерлар, ширкәтләр) милкенә өйләндерү хосусый милекчелек мөнәсәбәтләрендәге тискәре күренешләргә чик куяр, үзенә күрә бер ышанычлы киртә булыр иде.
Бишенче. Матди байлыклар җитештерү өлкәсендә эшләмәүче гражданнар (укытучылар, табиблар, галимнәр — кыскасы, зыялылар) үзләренең милли байлыктан алынган башлангыч өлешләрен теге яки бу эшкә (бизнеска) салып, анык бер бәйләнештә тора алырлар Алтынчы. Хәзер милләтара мөнәсәбәтләрдә һәм хәтта урыс төбәкләрендәге җирле җитәкчеләр белән Үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә үзәктән качучы көчләр шытып чыкты. Бу хәл Үзәктә дә төбәкләрдә дә икътисади тотрыксызлык булудан гына килеп туган хәл түгел, ул әле төрле төбәкләрнең табигать шартлары аерымлыгына, җитештерү көчләренең үсеш дәрәҗәсе төрле булуына да бәйле күренеш Икътисадны мин тәкъдим иткән алшартларда оештыру ил гражданнарының, кайда яшәүләренә карамастан, гомуми милли байлыктан бертигез башлангыч өлеш алуларына нигезләнеп, матди мөмкинлекләрен дә тигезли Бер ил — бер үк башлангыч мөмкинлекләр. Ләкин хезмәткә мөнәсәбәт, җитештерү ысулларына һ. б бәйле аерымлыклар да кала. Һәм бу аерымлыклар төбәкләрнең үзара ярышуына, халыкларның бер-береннән көнләшеп эшләвенә этәргеч, дөртлөндерүче- кызыктыручы сәбәп була ала. Халыкның иркен-мул тормышта яшәү чыганагы хезмәт, оста хуҗалык итә белү булыр. Табигать шартларына сылтап яки бюрократ түрәләр билгеләгән өстенлекләрне көтеп утырулар бетәр. Кайсы гына төбәктә яшәсә дә. халыкның тормыш- көнкүреш дәрәҗәсе аның үз эшчәнлегенә бәйле булып калыр.
Җиденче. Эшләгән кешенең дә. пенсионерның да милек өлеше өзлексез хәрәкәттә булгач, янә бер әһәмиятле социаль мәсьәлә хәл ителә — җәмгыятьнең имин-мул тормыш дәрәҗәсе үсә барган саен пенсионерларның да матди хәле яхшырганнан-яхшыра бара, ул хакимият карарлары белән эшләнми, ә турыдан-туры эшләнә.
Сигезенче. Һәркемнең кереме хәрәкәттә — кешенең хезмәткә салган көченә бәрабәр рәвештә генә түгел, ә милли байлыктагы үз өлеше күләменә дә карап даими үзгәреп торганлыктан, аны туктаусыз үстерүгә юнәлтелгән шәхси мәнфәгать барлыкка килә Бу мәнфәгать башкаларныкына кушылып гомуми мәнфәгать тууга ярдәм итә Милекче милли байлыктагы үз өлешен һаман да ишәйтергә тырыша, шул рәвешле аны арттыра бара. Шулай итеп, барлык мәнфәгатьләр берләшеп, җәмгыятьнең һәр күзәнәгенә үтеп керерлек бербөтен көчкә әверелә
Тугызынчы. Гражданнарның барлык милли байлыкка ия булган хосусый милекчелеге халыкның, бигрәк тә сәләтле-талантлы зыялыларның чит илләргә күпләп чыгып китүләрен туктатачак. Алай гынамы соң. киткәннәр дә кире әйләнеп кайта башлаячак әле Ватанпәрвәрлек хисе халыкта яңадан дөрләп кабыначак ‘Патриот* сүзенең башлангыч асыл мәгънәсе — ‘милек буларак Ватан" дигән сүз бит (П Струве)
Унынчы. Милек, мал-мөлкәт — җаваплылык ул Милекченең психологиясе ялланып эшләүченекеннөн нык аерылып тора Ялланган эшче-хезмәткөр азрак эшләп, күбрәк алу ягын каерса, милекче тырышып эшләп, сакчыл булып үз мөлкәтен арттырырга-ишөйтергә омтыла
Унберенче һәм соңгысы. Әмма әһөмиятсезе түгел: гражданнарның милли байлыктагы башлангыч өлеше милли байлыктан да. милекченең үзеннән дә (хәтта үзе тарафыннан да!) аерып алына алмагачлыктан, күпсанлы хосусый милекче урта сыйныф булдыру җиңеләя Урта сыйныф исә — “үсеш субьекты' Безгә нәкъ шул кирәк тә'
Кызыл тоталитаризмны көрәненә яки Ходай белсен тагын ни төслесенә алыштыруны булдырмауның бердәнбер юлы — коммунистик чордан соңгы ил-дөүләтне милекчеләр җәмгыятенә өйләндерү Тәрәккыяткә- алгарышка хәрәкөтнөң, табигый демократик хокукый дәүләткә күчүнең башка юллары юк Башкалары — артка Барлык бәла-казалары белән үткәнгә кайту гына булачак.
Россия халкы гомер-гомөрдән кол хезмәтендә Әмма хәтта совет хакимияте дә аңа. очын-очка ялгап торырлык булса да. хезмәтенә даими түләп килә иде Ә хәзерге хакимият айлар буе, кайбер очракларда еллар буе хезмәт хакы түләми Хакимият башындагыларның тагын бер кабат исләренә төшерергә туры килә безнең агай нык түзем-түзөмен, аны ‘озак җигә, тиз юырта" дибез, хәөрчелеккә-бөлгенлеккә төшеп, ач-ялангач калганнан соң, түземе төкәнгәч, бу агай, үзенеке булмаган бөтен нәрсәне кырып-яндырып, гаеплесен дә. гаепсезен дә тетеп салырга да күп сорамас Аны шундый итеп Россия дәүләте тәрбияләгән Бу агайны мал-мөлкәтсез ярлы-ябагайлыктан йолып алырга, хосусый милекче урта сыйныф итеп үстерергә кирәктер
Әлбәттә, соңгы елларда халык байлыгының байтагы юк бәягә сатылып, урланып юкка чыкты Шулай да әле калган кадөре дә иҗтиһат итүгә йөз тоткан күпсанлы урта сыйныфны барлыкка китерергә җитәрлектер Шулай түгелме, олигарх әфәнделәр һәм тоткын сыйфатында аларны каплап-ышыклап торучы Кремль түрәләре9! Уйланыгыз — әле соң түгел Ходайның бер бирмеш көнендә. — өлгерә алсагыз! — чит илләргә чыгып сызарга туры килмәгәе Ватанның татлы да, рәхәт тә исләреннән, иркәләүче җилләреннән мәхрүм калырсыз бит. Кылган җинаятьләрегез өчен күпләрегезне Интерпол (халыкара полиция) эзли башласа, 'чит ил безгә булышыр" дип утырырсыз аннары Әле бит анда — сез таясы чит илләрдә, диюем — үзебезнең урыс мафиясе дә бик котырына, дип сөйлиләр Уйланыгыз — әле соң түгел