Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТӨРКИЯ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ -
ТАТАРСТАНДА
4 — 7 май көннәрендә Татарстан
Республикасында рәсми визит белән Төркия
Республикасының Дәүләт министры,
профессор Әхәт Әндижан булды
Олы кунакны ТР Президенты М
Шаймиев кабул итте Дустанә-жылы әңгәмә
барышында ике республика арасында үзара
файдалы хезмәттәшлекне тагын да үстерү
юллары тикшерелде
Аннары Төркия Дәүләт министры Ә
Әндижан Татарстан Премьер-министры Ф
Мөхәммөтшин белән очрашты
Сөйләшүләр барышында яклар, Та-
тарстан Республикасы хөкүмәте һәм Төркия
Республикасы хөкүмәте 1995 елның 22 маенда
кул куйган Сөүдә-икътисадый, фәнни-техник
һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Шарт-
намәгә нигезләнеп, алга таба да бу юнәлеш-
тәге эшләрне тагын да яхшырту турында үзара
килештеләр
БАШКАРМА КОМИТЕТ УТЫРЫШЫ
5 майда Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитетының чираттагы утырышы
булды Башкарма комитет рәисе, академик И
Таһиров алып барган әлеге утырышта латин
графикасына күчү проблемалары, шулай ук
татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә
радиотапшыруларны киңәйтә бару мәсьәлә-
ләре тикшерелде
“МӘГАРИФ" КОЛАЧЫН ҖӘЯ
Казанның нәкъ урта бер җирендә - Г
Тукай һәйкәленә каршы йортта “Мәгариф"
милли нәшриятының махсус китап кибете
ачылды Биредә әлегөчө фәнни-техник әдәбият
сатыла иде
Яңа мәгърифәт һәм сәүдә үзәген тәгъ-
дир итүдә ТР Премьер-министры урын басары
И Хөйруллин, Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Р Харисов. Казан шәһәре мэры К
Исхаков.‘Мәгариф" нәшрияты директоры М
Валиев, танылган өдөбият-сәнгатъ эшлек-
леләре катнашты
ЛАТИНЧАГА ӨЙРӘНӘСЕҢ КИЛСӘ...
Мәркәзебездәге “Мәгариф" нәшрияты
“Латин хәрефләре белән язу һәм уку” дигән
китапчык бастырып чыгарды Тиражы — 30 мен
данә Рәсемнәргә бай әлеге басма латинча
укый-яза белергә өйрәтүче тәүге әсбаплардан
санала Монда, шулай ук. Татарстан Фәннәр
академиясе галимнәре тарафыннан эшләнгән
латин алфавитының проекты да бирелгән
ЯКТАШЛЫК ҖӘМГЫЯТЬЛӘРЕНДӘ
Башкалабызның Зур концерт
залында, зурлап, “Балык бистәсе районы көне"
үткәрелде Бирегә хакимият башлыгы.
Татарстан халык депутаты Хатыйп Газизов
җитәкчелегендә районный хезмәт алдынгы-
лары күпләп килгән иде Зур концерт залы
сәхнәсендә, танылган артистлар белән бергә,
районный үзешчән сәнгать көчләре дә чыгыш
ясады
Иң мөһиме — бу көнне Казанда
“Балык Бистәсе" якташлык җәмгыяте оешты
Анын президенты итеп шагыйрь, “Казан
утлары" журналының баш мөхәррире Равил
Фөйзуллнн сайланды
ТУКАЙ ТУГАН КӨННӘРДӘ
Халкыбызның бөек шагыйре Г
Тукайның тууына 112 ел тулу уңаеннан,
Татарстанның төрле төбәкләрендә Шигърият
бәйрәмнәре гөрләп узды 26 апрельдә аның ин
зурысы, мөртәбәлесе Казанда. Тукай һәйкәле
янында үткәрелде
Шигъри митингны Татарстан язучы-
лары оешмасы җитәкчесе Р Мөхөммөдиев
ачып җибәрде Җөмһүриятебез Илбашынын
“1998 елда Татарстан Республикасынын Г
Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен бирү
турында"гы Указы игълан ителгәннән соң.
быелгы лауреатлардан шагыйрь Р
Миннуллин, Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академиясе театры режиссер-куючысы Ф
Бикчөнтәев. артистлардан Н Ихсанова. Н
Дунаев, Ә Шакиров сүз алды
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә «Борынгыга мәдхия» рәссам Зөфәр Низаметдин
эше
Шигъри бәйгедә, Татарстанның
халык шагыйрьләре Ш Галиев, И Юзеев
белән бергә, Р Гаташ, Зөлфәт, М Әгьләмов,
X. Әюпов, Л Шагыйрҗан, Р Вәлиев, И
Гыйләжев, Р Газизов, Р Зәйдулла, Н Акмал,
Л Лерон һ б чыгыш ясады Соңгы елларда
исемнәре матбугат битләрендә еш күренә
башлаган Ф Тарханова, Р Ждмал (Корбанов),
X Бадыйков, Гөлнур, Л Шарова (Янсуар)
кебек яшьрәк буын иҗатчыларның, мәйдан
түренә чыгып, шигырь укуларын да халык
яратып кабул итте
Әлеге тантанага Төркиянең
күренекле шагыйре Диләвәр Жәбәжи,
Уфадан Башкортстаннын халык шагыйре
Равил Бикбаев, Мәскөүдән рус шагыйре
Николай Корнилов та килгән иде — аларның
чыгышлары да зур кызыксыну белән
тыңланды
Танылган жырчыларыбыздан Ф
Сәләхов, Г Казанцева һөм Р Гыйләжев
житәкчелегендөге “Сорнай” ансамбле
чыгышлары да тамашачыларның
күңелләренә хуш килде Бәйрәм Г Тукайның
“Туган тел" жырын күмәкләшеп башкару
белән төгәлләнде
Галиев, Татарстан Фәннәр академиясе
академиклары М Госманов, Ә Кәримуллин,
Татарстан китап нәшрияты директоры X.
Әшрафжанов, Татар энциклопедиясе
институты директоры Г Сабиржанов. әдәбият
галиме Н Нәккаш. шагыйрә Ф Тарханова һ б
ихластан котладылар, ана иҗади уңышлар,
саулык-сәламәтлек теләделәр
Кичәдә Татарстанның халык артисты
М Галиев һәм анын шәкертләре, атказанган
артистка Р Зиннатуллина, композитор И.
Дөүләтшин һ б да катнашып, юбилярга карата
булган самими хисләрен илаһи моңнары аша
җиткерделәр
Р Даутовны, якташлары исеменнән.
Мамадыш районы хакимияте башлыгы урын-
басары Ш Хөсөнов котлады һәм истәлекле
бүләк тапшырды
Шигырь бәйрәменең дәвамы шул ук
көнне кичен башкалабызның элеккеге Г
Тукай исемендәге кинотеатры бинасында
дәвам итте
27 апрельдә бәйрәм Г Тукайныңтуган
төбәгендә — Арча һәм Әтнә районнарында,
шагыйрь белән бәйләнешле урыннарда
гөрләде Әлеге тантаналарда башка
төбәкләрдән килгән кунаклар да катнашты
ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ
3 апрельдә Татарстан язучыларының
Г Тукай исемендәге клубында күренекле
әдип, редактор һәм тәрҗемәче Рәис
Даутовның 70 еллык юбилеена башланг ан
әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Юбилярны
Татарстан язучылары оешмасы җитәкчесе Р
Мөхөммәдиев, Татарстанның халык язучысы
Г Ахунов, Татарстанның халык шагыйре Ш
22 апрель көнне шул ук клубта “ Казан
утлары” журналының бүлек мөхәррире —
танылган шагыйрь һәм тәнкыйтьче Наис
Гамбәрнен дә S0 яшьлек юбилеена
багышланган иҗат кичәсе үткәрелде
Юбилярны әдипләрдән Р Мөхәм-
мәдиев, Г Ахунов, Р Даутов. Р Батулла.
шагыйрьләрдән Р Гаташ. Зөлфәт, X Әюпов,
Р Зәйдулла, Казандагы һәм Чаллыдагы
“Мөслим” якташлык җәмгыяте вәкилләре —
табиб А. Галләмов, инженер А. Минһажев.
мөгаллимә Т Гайфуллина, шагыйрә Ш
Жиһангирова. Чаллыда нәшер ителүче “Фән
һөм мәктәп" журналының баш мөхәррире
язучы Ф Сафин һ б чын күңелдән котладылар
Мөслимнең үзеннән исә бу тантанага район
хакимияте башлыгы урынбасары Р
Габдрахманов, күренекле прозаик һәм
драматург Ф Садриев, район музее хезмәт-
кәре. рәссам Р Хантимсров юбилярга изге
теләкләрен, котлауларын ирештерделәр
Кичә барышында Н Гамбәрнен лирик-
фәлсәфи шигырьләре Татарстанның халык
артистлары И Баһманов, И Әхмәт- жанов, Д
Нурлы башкаруында яңгырады
Каләмдәшебезнең иҗат кичәсен
•Казан утлары" журналының баш мөхәррире
Р Фөйзуллин алып барды