ГОМЕРЛЕК ДУСЛЫК
"Хөрмәтле Нур туган!..
Беренче рецензияләрегезне тотып, "Совет әдә-бияты" редакциясенә беркадәр уңайсызланып, дулкынланып килеп керүегез әле дә күз алдымда Кап-кара чәчле, алсу яңаклы, талантлы япъ-яшь егет Ә бүген инде Сез — күренекле галим, әдәбиятчы Юлыгызда — гыйльми тикшеренүләр, әдәби бәхәсләр, йокысыз төннәр белән узган юлыгызда — дистәләрчә рецензияләр, тәнкыйть мәка-ләләре, зур-зур гыйльми хезмәтләр, китаплар, нурлы маяктай ялтырап, тезелешеп торалар Я Алла, Сезгә гомер юлыгызны һаман шулай дәвам иттерергә, аны яңадан-яңа әдәби маяклар белән бизәп барырга насыйп булсын иде!. "
(Афзал Шамов хатыннан өзек)
Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин үзенен шәхси архивында күп кенә язучыларыбызга кагылышлы истәлекләрне, аларның хатларын, фотосурәтләрен күз карасыдай кадерләп саклый Шундый бай рухи хәзинәгә ия булган Нур абый бәһа биргесез әлеге гуаһнамәләрне (документларны) еш кына кулларына алып, укып- уйланып. хатирәләр язып утыра Үзенә олы әдәбият дөньясына кереп китәргә хәер-фатыйха биргән остазларын да хәтерендә еш янарта ул Шулар арасыннан күнеленә аеруча якын әдипләрнең берсе — Афзал ага Шамов
1949 елда булды аларнын беренче очрашуы Актаныш районынын Яна Байсар авылында туып, башта Яңа Богады. Актаныш мәктәпләрендә белем алган, аннары Минзәлә педагогия училищесын (1943 — 1945) һәм Казан дәүләт педагогия институтын (1945 — 1949) кызыл диплом белән тәмамлаган егет, ягъни Н Гыйззәтуллин, җитди сынауларда җинеп чыгып. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага кабул ителә (Бу вакытта аңа 21 яшь була) Шул елны яшь аспирант үзенен каләмен әдәби тәнкыйть өлкәсендә сынап карарга тели һәм ул танылган прозаик Гариф Галиев-нен "Авыл хикәяләре" дигән җыентыгына рецензия язып, аны үзе бик тә яратып укый торган "Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары") журналы редакциясенә китерә Бәхетенә, журнал-нын мөхәррире Афзал ага Шамов яшь авторның үзен дә. язмасын да җылы кабул итә Тиздән — 1949 елның декабрендә — Н Гыйззәтуллиннын “Иске дуслар белән очрашу" дигән беренче әдәби-фәнни мәкаләсе журнал битләрендә басылып та чыга 1950 елда аның "Совет әдәбияты" журналында бер-бер артлы өч язмасы дөнья күрә Башка елларда да шулай
Саный китсәң, ярты гасырга сузылган фәнни-иҗади эшчәнлеге дәверендә Н Гыйззәтуллин әдәбиятыбыз өчен күп кенә файдалы эшләр башкарган 1952 елда аспирантураны уңышлы тәмамлап. 1953 елның гыйнваренда “Кави Нәҗми прозасы" дигән темага диссертация яклаган һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булган яшь галим Тел. әдәбият һәм тарих институтында җиң сызганып эшкә тотына Ул әдәбият секторы лаборантыннан өлкән фәнни хезмәткәргә кадәр күтәрелә
Шул уңайдан, Н. Гыйззәтуллиннын танылган әдип. СССР Дәүләт премиясе лауреаты К Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк 1956 елда галим "Кави Нәҗми Тәнкыйдн-биографик очерк" исемле китабын бастырып чыгара Әлеге китапның тулыландырылган басмасы 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә Шул ук елны Н Гыйззәтуллин Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша һәм. аннан кайтуга, СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә
1958 — 1960 елларда исә Н Гыйззәтуллин. мәрхүм К Нәҗмннен хатыны — язучы- тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова белән берлектә, әдипнең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага
хәзерләү буенча зур эш башкара Татар совет әдәбияты тарихы" (Казан. 1960), История татарской советской литературы" (Мәскәү 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К Нажми ижатына Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан сонгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр шулай ук Н Гыйззәтуллин тарафыннан языла 1976 елда ул. кереш сүз һәм искәрмәләр белән К Нәжминен “Әдәбият дөньясында' дигән исемдәге әдәби-публицистик мәкаләләр жыентыгын укучылар игътибарына тәгъдим итә 1981 — 1984 елларда К Нажми "Әсәрләренең дүрт томлыгын янадан нәшер итүдә дә Н Гыйззәтуллин үзеннән лаеклы өлеш кертә
Болардан тыш. галим СССР Фәннәр академиясенен М Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган алты томлык 'История советской многонацио-нальной литературы" дигән күләмле хезмәтнен икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү 1971. 1972) утызынчы еллар һәм сугыштан сонгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша
Н Гыйззәтуллин Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән күп томлы “Татар әдәбияты тарихы" өчен егерменче-утызынчы еллар. Бөек Ватан сугышы чорындагы, сугыштан сонгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәржемәләр. публицистика, егерменче һәм сугыштан сонгы еллардагы тәнкыйть, әдәбият белеме турындагы бүлекләрне. Г Сәгъди, Г Нигьмәти.Г Гали. Г Толымбай К Нажми кебек олы шәхесләрнен ижат портретларын язды Бер үк вакытта Н Гыйззәтуллин “Татар әдәбияты тарихьГның басылып чыккан 1-V томнарынын (1984 —1989) Баш редколлегия әгъзасы. V томнын гыйльми жнтәкчесе һәм жаваплы редакторы булды
Редактор дигәннән, әдәбиятыбыз тарихына багышланган күпме китап һәм жыен- тыкларны редакцияләргә һәм бастырып чыгарырга туры килгән ана' Менә шуларнын кайберләре Татар теле һәм әдәбияты (1968), "Герой стиль, осталык Татар совет әдәбиятынын кайбер мәсьәләләре (1972). “Әдәбият баскычлары Татар совет әдәбияты елъязмасы (1917 — 1973)" — (1976). "Взаимодействие культур народов Поволжья и Приуралья (1977). Писатель революционер, ученый Материалы научной конференции посвященной 90- летию со дня рождения Галимджана Ибрагимова (1980) Урта гасыр әдәбияты тарихыннан" (1981) һ б
Н Гыйззәтуллин — татар телендә беренче тапкыр "Әдәбият белеме сүзлеге н (1958) бастырып чыгаручы да АныншулайукА Шамов. Ә Еники. И Гази Ф Хөсни. Р Төхфәтуллин кебек проза осталарына багышланган Әдәбият һәм тормыш дигән китабы да (Казан. 1983) күнелдә зур кызыксыну уята
Әйе. гажәеп тынгысыз, эшсөяр шәхес ул Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин1 Анын асыл бу сыйфатын күренекле галнм-язучы Ибраһим ага Нуруллин да югары бәяли
“ Менә бүген каләмдәшемнең (Н Гынззәтуллиннын — Ш М ) "ташка басылган" хезмәтләрен күздән кичерәм дә. жинел сулап куям бәрәкәтле гомер кичергән икән бит ул Шунысы да күзгә ташлана яшьрәк чагында ул һәммәбезгә караганда да өлгеррәк булган икән Әдәбияттагы һәр яңалыкка карата дип әйтерлек үзенең тавышын ишеттерә килгән " (Кара "Казан утлары". №6.1988ел)
Бу - хәзер дә шулай Нур абый Гыйззәтуллин һәрвакыт тормыш диңгезенең, әдәби мохитнең уртасында кайнап яши Журналыбызның якын дусы - гомерлек дусы буларак та без аны тирән хөрмәт итәбез "Казан утлары нын 75 еллык юбилее һәм 900 нче саны чыгуы уңаеннан да Нур абый "Ватаным Татарстан" (30 май 1997 ел) һәм “Шәһрн Казан” (30 гыйнвар 1998 ел) газеталарында - һәрвакыттагыча. иң беренче булып' — саллы-саллы язмаларын бастырдң. Хәзер исә галим-эзтабар журналыбызның 1922 елдан башлап 1972 елгача тулы тегелмәләрен-томлыкларын булдыру буенча безгә зур булышлык күрсәтә Шул уңайдан Совет әдәбияты" ( “Казан утлары" )ның үзендә кадерләп саклана торган 1949 - 1972 елгы саннарын да редакциябезгә беренче булып китереп тапшырды ул
Нур абый Гыйззәтуллинда әнисенең - Татарстанның атказанган укытучысы Хәннфә Каһир кызының һәм әтисенең -күренекле педагог Габделхәй Гайнулла улының кайбер язмалары саклана Шуннан бер өзек китереп үтәсебез килә “ Бүген -1928 нче елның 12 нче июне Көндезге сәгать 12 дә улыбыз туды (Авырлыгы - 7 кадак) Көн кояшлы нурлы иде Беренче балабызга гомер буе нур чәчеп сау-сәламәт яшәргә язсын дип. Нур исеме куштык “ Инде ул көннән сон төп-төгәл 70 ел вакыт узган Бүген Нур абын тугрылыклы-унган хәләл жефете - югары категорияле физиотерапевт Мәсгудә ханым (фронтовик язучы Әнәс Галиевнен бертуган сенлесе') балалары оныклары якыннары дуслары белән берлектә, үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә Без юбилярга ныклы са«лык-сәламәтлек н