Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ КИЧӘРГӘ ТИЕШ ИДЕЛНЕ

Замана
Бәрелә дә сугыла ул, Бәрелә дә... сүгенә. Әллә ширбәт, әллә шәраб Тәме килә сүзеннән...
Бәрелә дә сугыла ул, Бәрелә дә... сүгелә. Әллә зурлык, әллә хурлык Исе килә үзеннән...
Ил корабын күптән упкын йоткан, Дию йоткан башын Алыпның. Ярык тагаракта Идел кичеп Яткан мәле әле халыкның.
Аваз килә Идел төпләреннән: Сез кичәргә тиеш Иделне! Шулай гына коткарырга мөмкин Ирегеңне, Туган илеңне.
Сискәнү
Көзге ачы җилләрдә Фетнә чыккан илләрдә... Безнең башка ни язгандыр — Тәрәзәмә җил бәрә.Нәтиҗә
Урман биргән аңа матурлыгын. Күлләр саф суларын снпкәннәр.
һ Такташ Урман кызы".
Зиләйлүкләр, Гөлҗамаллар булып Ул җырларда яши һаман да... Табигатьтә урман кызы иде.
Урам кызы итте замана.
Бәет
Фәиз Зөлкарнәй рухына
Бәетләргә бәет чыгарырлык Чорсыз чорлар килгән чагында Мин дә бәет чыгармакчы булдым. Сыктамакчы булдым тагын да.
Мин дә бәет чыгармакчы булдым Күккә ашкан кардәш хакында. Ай күрде дә Кояш алды аны Үз янына. Тәңре катына.
Мин дә бәет чыгармакчы булдым Бер юламан егет турында.
Еллар түгел — юллар илтә икән Кайтып булмый торган урынга.
Еллар түгел — юллар өзә икән Юламанның соңгы сәфәрен. Соңгы сәфәр...
Фәрештәләр мәллә
Буташтырган гамәл дәфтәрен?
Еллар түгел — юллар кисә икән Соңгы өметне дә...
Шуңарга
Юл газабы — гүр газабы, диеп Калды хәзер авыр суларга.
Чәкештергән идек чәркәләрне Шигырь саулыгына икәү без. Үзебезнең исәнлекне генә Истән чыгарганбыз икән без.
Чәкештергән идек чәркәләрне Болай гына... Күңел өчен дә. Офык аръягында чал Вакыт та Керәдер күк шәфәкъ төсенә.
Чәкештергән идек чәркәләрне Дөнья белән...
Булдык... казалы...
Юламанны соңгы сәфәренә Озатадыр Киек Каз юлы...
Мин дә бәет чыгармакчы идем, Сыктамакчы идем тагын да. Бәетләргә бәет чыгарырлык Чорсыз чорлар килгән чагында. Мин дә бәет чыгармакчы идем...
Р Н.
Сәхнәдә чынлап яшәде, Э тормышта — уйнады. Бу дөньяда яшәүне ул Уен диеп уйлады.
Бу дөнья аңа тамчы да Кертмәде бугай акыл. Сәнгатькә корбан кирәккәч, Үз башын куйды, бахыр.
Бөек иде... Тиле диеп Сөйләделәр ахырдан. Илдә олтан булды...
Читләр һәйкәл куйды алтыннан.
Сәрхуш
Ике кояш бата көн дә Аның күгендә генә. Ике ай йөзә төн буе Аның күлендә генә.
Ике тәхет, ике ханча — Аның түрендә генә.
... Чәркә аша чәчбие дә Чибәр күренә менә.
Айныр иде...
Кайтыр иде
Мәгарәм мәленә:
Ул айныса, сәрхуш дөнья Айнымас күк мәңгегә!
Әйттеләр...
Йөрәгенә батман-батман Кан сауды... калды авып. Әйттеләр: бирде, дип, илгә Соңгы шигырен савып.
Хәтердә калган сурәт
Укылган кнтап күк ханым, Кырын ятып ятагына. Китап укый. Мәче белән Эте ауный як-ягында.
Китапта — яшьлеге аның, Үз яшьлеге — узмаганы, — Үз бәхете, үз тәхете, Үз базары, үз заманы...
Дөнья инде йоклый күптән. Тик йокысы килми аның. Таушалган бестселлер кебек. Ятагында ауный ханым...
Ялгыз карт
Узды гомер, сызды гомер. Сызланып үтте еллар. Тәгәрәпләр елар идең, Яшь кипкән, булмый елап.
Бәхетле дә булалмадык. Булмадык тәхетле дә. Белмим, тугай булганбыздыр Кемнәрнең бәхетенә?..
Көй чакыру
Шлүкәткә
Күчем ханның күченнән ул, Төмән дигән тияктән.
Бу Казанга тик адашып Килеп чыккан киектәй.
Гел сагаеп яшидер күк. Гел сагынып яшидер. Шуңа һәр кош ахнр аңа. һәрбер җәнлек яшьтидер.
һәр киекнең көеи белә. Көе китсә — көенә.
Ул юксынып яшидер күк Себернең черкиен дә.
Җаныңда ау комарлы! ы Алса әгәр уянып.
Чөй язуын укыгандай Укый эзен куянның.
Кошлар эзен укый күктән, Укый үлән ымын да. Бер мәҗүси шаман сыман, Көй чакыра ырымлап.
Көй чакыра...
Эле кем дә
Көйләмәгән үзгә көй...
Күзе буйлап ялгыз болан Чабып узды гүяки...
ЯЛГЫЗЛЫК исемле кыз
Элегия
Сөмсере коелган күкнең, Көннең кәефсез чагы. Козгыннар каркылдый. Кемгә
Ясин чыгалар тагы?
Кара шәлен бөркәнгән көн, Кулында — төн гөлләре... Дулкыннар көлә шаркылдап — Йоткан диңгез кемнәрне?
Пәрәнҗәле көн сулкылдый — Сынган кемнең канаты?..
Чү, офыкта Тәңре кызы Толымнарын таратты.
һәм чишенде... Оялчан гына Кереп китте диңгезгә.
Йөзеп китте... Офык-ярда Чәчелеп калды эзләр.
Чәчелеп калган эзләргә Көн сипте төн гөлләрен. Офыкта Тәңре кызының Ишетелде көлгәне...
Эпитафия
Фәрештәнең канат җиле Тыныңа капмы мәллә?..
Үлемсезлек каян килсен. Фани булмаса бәндә...
Эзләмәгез мине бүген. Мин юк бүген дөньягызда. Күңелнең сыңар ачкычы Ялгызлык исемле кызда.
Ул кыз мине тоткын итте, Сарылды да иңнәремә. Тәмәкемнең күк төтене Кочып алды билләреннән.
Ул кыз мине тоткын итте, Таратты да толымнарын, Пышылдады... Ишеттем мин Күзләр күзгә орынганын.
Тезләр тезгә орынганын Ишеттем мин, ишеттем мин. Сыңар ачкычын күңелнең Сорарга, аһ, кичектем мин, Кичектем мин.
Ялгызлык атлы кыз белән Калырмын күк мин мәңгегә. Ул кыз миңа шундый якын — Сеңә барам пакь тәненә.
Ул кыз миңа шундый якын — Гүя хатын — мин ялгызга. Эзләмәгез мине бүген — Мин юк бүген дөньягызда.