АЙЛЫ КЫРДА КАЛГАН ЯЛГЫЗ АТ...
Яшиселәр инде яшәлгән дә... Яшәлеп тә әле бетмәгән.
Бу дөньяда инде безнең башка Ниләр килеп ниләр китмәгән, Безнең буын ниләр кичмәгән...
Илдә булды күпме кайнашулар, Җиргә килде күпме афәтләр, Ничә тапкыр тузды, тапталынды. Кайтарылды гореф-гадәтләр.
Искеләре калкып яңардылар, Яңалары тумый искерде — Уңнан сулга, сулдан уңга бәрелү Тинтерәтте байтак кешене.
Сәбәпләрне эзли, ача китсәң Чәч агара, миләр кабара. Бәя бирер өчен галим аңы, Шагыйрь җаны җитми аңарга.
Кеше булып җирдә яшәгәндә Безнең буын азмы кичерде? Яшиселәр инде яшәлгән дә — Яшисе дә бардыр шикелле...
Анысында инде адәмнәрең Дога белсен, тәүбә китерсен, Фани дөньяларда — калган гомер Иман белән берүк үтелсен.
Кайчакларда ял итәсем килә Читкә китеп, качып, ялгызак. Әллә нишләп төшләремә керә Айлы кырда калган ялгыз ат.
Ул көтүдән аерылып киткән,
Әллә арып калган, бүленеп, Әллә мин дә ара төштем микән Үлчәү белми чабып, йөгереп?
Әллә мин дә мохтаҗ инде ялга? Бер тукталыш әллә кирәкме? “Кирәк," — ди дә акыл, әмма аңа Буйсындырып булмый йөрәкне:
Анысы һаман яшь чактагы кебек Тыелгысыз яши — ял ерак!
... Ник соң әле төшләремә кереп Пошаманга сала ялгыз ат?
Ләкеләрдә чакта утлар яктым — Казан аслап түгел, учаклап, Урамнарга чыгар хәлләрем юк — Керәшеннәр ала кочаклан.
Кочаклаплар күрешкәннәр саен Искә төшә сабый чакларым. Сабый чактан откан керәшен коен Гомер буйларына сакладым.
Эчкерсезлек белән туган җырлар Онытылмый икән ул бер дә, Олы көнен, Торыйсын, Петрауларны Покрауларны керттем шигырьгә, Керәшеннәр үзен хөрмәт иткән Кешеләрне зурлый беләләр, Урамнарга чыгар хәлләрем юк, Кочакларын җәеп киләләр.
Кунак ашы — кара каршы бит ул, Шагыйрәсе бүген татарның Керәшенне җырларында зурлый. Үрнәге дип яхшы затларның.
Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек Керәшеннең асыл үрнәге — Моңлы җанда мәкер, явызлык юк, Җыр тулы бит аның йөрәге.
АЙЛЫ КЫРДА КАЛГАН ЯЛГЫЗ AT
Тәрәзәгә киләм кабат-кабат, Таянам да салкын тупсага, Озак-озак торам юлга карап — Әмма күпме карап торсам да Теләгәнне анда күрә алмыйм, Күрәселәр килгән — еракта. Араларда еллар чакрымнарын Үтеп чыга алмас юл ята.
Бер күрәсе килеп куйды сине: Кем син хәзер? Кайда? Ничек син? Өйләнгәнсең, балаларын үскән, Оныкларын бар дип ишеттем.
Әле һаман укытасың диләр Миизәләдә, әллә Казанда, Минем өчен син Кәләйдә йөргән Практикант егет һаман да.
Күтәрелеп карый алмый идең Очрашканда кырда бергә-бер, Тыйнак кына түгел, куркак идең, Бәлки, тугрылыклы кемгәдер.
Андыйларны кызлар бик өнәми. Кызлар сөя чутыр-чаяны, Бер мин генә якын итә идем Телсез-сүзсез юаш малайны.
Тик ул мине кабул итә алмады, Курыктымы? Әллә йөрәге Ятлар өчен ябык бик астында Йөреттеме башка берәүне — Без белмәдек.
Әнә, олыгайгансың, Оныкларын бар дип ишеттем. Бер күрәсе килеп куйды сине, Кем булдың син? Кайда? Ничек син?
Дәгьваләмим ходай язмаганын, Эзләп йормим чит-ят яклардан. Ни бирелгән — бары шуны алдым. Ни тиешле — шуны кайтарам.
Ходай язмаганын дәгьваләмим. Бирелгәне, шөкер, җитәрлек. Тик ходаем гомер бирсен иде — Бәхиллекләр җыеп китәрлек.
И, Ходаем!
Башта ярдәм күрсәт Өен ташлап юлга чыкканга.
Ә аннан соң күрсәт ярдәмеңне Гарип-горәбәгә, мохтаҗга. Аннан килеп, ярлы-ябагайга Ярдәмеңне күрсәт дөньяда. Шулардан соң инде... миһербанлык, Ярдәмеңне күрсәт миңа да?!
Учлап түккән энҗеләр кебек Уйлар, фикерләр кала түгелеп. Түгелмәс иде — мунчала түгел, Кулыңа каләм алсаң иң элек.
.Алар кәгазьгә теркәлер иде, Орлык җирлеккә бер төшәр иде. Әйтер фикерең югалмас иде. Җанныкы җанга ирешер иде.
Үтә гомерең тибенне күреп, Үз сәндерәңнән бик түбән йөреп. Уйлар-фикерләр кала түгелеп, Учлаплар сипкән энҗеләр кебек.
Чәчелеп кала, — җыясы иде, Кәгазьгә теркәп куясы иде...
Иксез-чиксез михнәт диңгезенең Упкынына бүген юлыккан, Ул диңгезнең Чатыр Кыясы мин; Миңа сыен, миңа ышыклан.
Иксез-чиксез михнәт заманында (Аермалы булып бүтәннән), Ярдәм эзләп килсәң минем янга, Юатырмын, читкә этәрмәм.
Бу тормышның Чатыр Кыясына Инәлдеңме чыгып диңгездән, Таянырдай терәк булыр сиңа — Тик түләмә явыз сүз белән.