Ардаклым
Әй минем зифам.
Дәртле музыкам;
Нигә моңайдын.
Ни булды сина9
Кемне сагындын.
Кемне сайлыйсын9
Калфагын чугын
Нигә чәйнисен9
Көдрә чәчем, кара кашым.
Утырчы монда, килче, кыйгачым!
Матур ардаклым.
Алтын балдаклым.
Нигә күнелссз.
Ни булды сина9
Оныт хатамны.
Кичер гайбемне,
Каушу көненен
Укыйк гаедсне
Карлыгачым, сандугачым.
Утыр, сөйләшик, дәртле көйләшик'
Бетер үпкәңне.
Ул сон күпкәме9
Җитәр гашыйкнын
Яшен түккәне
Мәхәббәт гөлен
Тергез тагын да,
Бергә булаек
Гыйшык багында
Юанычым, куанычым, килче яныма, Килче, ардаклым!
1908 ел, 30 апрель, Оренбург
Сакла гыйффәтеңне, әй гүзәл кыз!
Кашларынлай кара, битләрең ал, Тән генәен нинди ак синең; Кайда гына барсаң — тел өстендә, Яман сүздән исмен пакъ синең! Буйларыңдай зифа, сөякләрен Балавыздан койган шәм кеби, Чәч тәңкәләр тагып артка салган — Толымын да ике як синең; Яман сүздән исмең пакь синең. Тәэсир итә җанга үткен сүзең, Җазибәле кара күзләрең. Табигатең йомшак, гыйффәтен пакь, Яман уйдан күнлең саф синең! Үлек икән — җанны тергезәсең, Коткарасын төрле жафадан, Күреп бераз күңел юатырга, Түшләрендә нинди зат синең! Яман уйдан күнлең саф синең! күзләремнең нуры, жисмем жаны. Милләтемнең көткән теләге, Җир йөзенә нурлар чәчкәнеңә Милләтең дә гаять шат синең. Кадрең бит нечкә кыл өстендә, Каты дулкын бәреп какмасын; Яман күздән, җаным, каты сүздән Көчле тәңрең үзе сакласын. Башкаларга үрнәк булыр өчен Өзмә гел син милләт өмиден, Яшьлек белән җуйма гыйффәтеңне — Кыйммәтеңне саклар чак синең, Гыйффәтеңне саклар чак синең.
1908 ел, 13 май, Оренбург.
Сагыш
Әгәр булса эчең тулы сагышлар, һаман артка китәр кыйлган эшләр; Дәхи булса кулың озын, кесәң сай, Җиһанның киңлегендә ни табыш бар?
1909 ел, 8 июль, Оренбург
Текстларны 3. РӘМИЕВ әзерләде.
Ардаклым — Тау ягында "тәрбиялем" урынында әйтелгән бер мөгьтәбәр сүздер. 3. Бәшири.