Логотип Казан Утлары
Публицистика

УМЫРЗАЯ КЕБЕК...


Рәшит Ваһапов гомсренен сонгы елларында
репертуарына “Умырзая" (Ә. Фәйзи шигыре) дигән үтә
дә сагышлы, үтә дә монлы җыр кертә. Бу җырла Рәшит
Ваһаповнын бөтен язмышы чагылыш таба кебек:
Умырзая бик тиз үсеп чыга. Бик аз гына яши тураеп.
Умырзая бик тиз Башын аска ия. Умырзая сула, моңаеп.
Әйе, ул бик тиз кабына, татарнын ин яраткан
җырчысына әверелә, популярлыкның ин югары үрләренә
менә һәм. балкып янган ялкын тиз сүнгән кебек, 54
яшендә (1962 елда) бу якты дөньядан китеп тә бара.
Еллар үтү белән
татар халкынын рухи дөньясында Рәшит Ваһапов
тоткан урыннын зурлыгы, тарихи әһәмияте яктырак,
калкурак чагыла. “Рәшит Ваһапов бөтен татар
дөньясын тан калдырган ле ген дар. бөек җырчы иде, —
ди анын турында Илһам Шакиров. — Халык җырларын
һәм композиторларыбыз әсәрләрен башкаруда ул үзенә бер чор тәшкил итте Ул
башкарган җырларнын берсе генә дә халыкка таралмый калмады. Анын югары
художестволы, катлаулы һәм музыкаль яктан югары, мелодик яктан мөкәммәл
җырлары классик үрнәктәге сәнгать әсәрләре булып калдылар ". Кем кем, ә бөек Илһам
татар җыр сәнгатендә кайсы җырчының нинди урын тотканын яхшы белә инде.
Кабатланмас мон, кабатланмас тавыш иясе Рәшит Ваһапов 40 — 50 елларда
иҗат итте. Бу — халкыбыз язмышында бик тә авыр еллар иде. Миллн сәясәттәге
сталинизм хөкем сөргән, халыкларны юк итү. бетерү сәясәте куәт алган чор бит бу
Бигрәк тә республикадан читтәге татарларга яшәү авыр. Менә шул елларда, элекке
СССРның шәһәрләрендә-авылларында булып, Рәшит Ваһапов татар жырынын илчесе
хезмәтен үтәде. Шул чакта Р Ваһапов моңнары халкыбыз өчен рухи таяныч булдылар.
Шулай итеп. Р Ваһапов татарны тагар итеп саклап калдыруда искиткеч зур роль
уйнады. Җырчы буларак, бу анын ин изге, ин савапчы миссиясе иде.
Ул сәхнәгә яшьтән үк ишетеп, җырлап үскән халык моннары белән чыкты
Рәшит Ваһапов иҗаты татар халык җырларын башкаруда тарихи борылыш, югары
үрләргә, зур профессионализмга борылыш булды. Халкыбызның бик күп мон
җәүһәрләрен профессиональ югарылыкта беренче булып нәкъ менә Рәшит Ваһапов
янгырагты
Р. Ваһапов — Тагар дәүләт филармониясенә генә түгел, ә гомумән татар
җыр сәнгатенә, профессиональ концерт эшчәнтегенә, татар эстрадасына нигез
с алучыларның берсе.
Ул гомере буе армый-талмый халык иҗатын өйрәнде, аннан яна җәүһәрләр эзләп тапты
"Урман”, "Яшьлек", "Әлфия", "Нурия", "Фирдәвескәй" һәм башка бик күп көйләр халык
күнеленә нәкъ менә Рәшит Ваһанов моннары булып кереп калды
Ә “Яшьлек" җырын исә музыка белгечләре татар җыр сәнгатендә вальс ритмындагы
беренче әсәр дип атыйлар. Халык иҗатының бик матур үрнәген — дуэт булып, кара-каршы
җырлау алымын да Р Ваһапов сәхнәгә атып чыкты. Аның Ж Сәләхова белән бергәләп
башкарган "Мәрфуга ". Галиябану һәм, әлбәттә инде, "Зөләйха" көйләре тыңлаучыны бүген
дә тан калдыра.
Рәшит Ваһапов — бәхетле җырчы. Әмма анын бөтен гомере сагыш- фажига белән
тулы. Бәлкем йөрәгендәге ут, эчендәге ялкын әнә шулай сагышлы мон булып тышка бәреп
чыккандыр!.. Ул 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Актук
авылында 7 бататы гаиләдә туган. Әтисе — мәшһүр Ваһап мулла. Бу хәл җырчының
язмышында фаҗигале роль уйный. 1925 елда Түбән Новгород педагогия техникумына укырга
кергәч тә, аннан соң күрше авылларда укытучы булып йөргәндә дә Р Ваһаповны "мулла малае”
дип эзәрлекли башлыйлар, һәм ул Мәскәүгә юл ала. Биредә "Метростройның" эшчеләр
мәктәбендә укытып йөри, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Талант иясен күреп алалар, ул Мәскәү
консерваториясе каршындагы Тагар опера студиясенә кабул ителә. Биредә ул сәнгать
серләрен үзләштерергә керешә, осталыгын арттыра. Әмма 1937 елны әтисе "халык дошманы
" дип кулга алынгач, Рәшит өстендә тагын кара болытлар куера юллар ябыла.
Язмышның бер бәхетле мизгеледер инде 1941 елда Мәскәүлә татар әдәбияты һәм
сәнгате декадасында катнашу өчен Р Ваһаповны Казанга. Татар дәүләт филармониясенә
эшкә алалар.
Әмма эзәрлекләүләр монда да тукталмый. Бигрәк тә партия оешмасы Р Ваһаповка нык
каныга, һәр җыелышта диярлек җырчыны чеметеп, аңа тибеп үтәләр. 1949 елны
филармониядә "О репертуаре Вагапова в свете доклада т Жданова " дигән мәсьәлә карала. Ә
бу докладның ул чактагы совег сәнгате өчен нинди җимергеч удар булуы яхшы мәгълүм Р
Ваһаповны репертуарын дөрес сайламауда гаеплиләр. Янәсе, "анын җырлары халык
күңелендә авыр хисләр, пессимизм уята, тиешле идея рухында тәрбияләми" "Сәяси яктан
надан", "партия документларын өйрәнми" һәм башка шундый "гаепләр җырчы өстенә
әледән-әле өелә тора
Ә 1953 елла Хәлиуллин дигән берәү "Есть элементы нпщюнального ограничения —
почему заслуженный артист Вагапов нс поет русских вешен". - дип тә белдерә.
Әлбәттә, боларнын барысын да шул заманга хас бер күренеш дип тә бәяләп булыр иде.
Әмма ни генә булмасын, алар җырчы күнелсн рәнҗетәләр йөрәген телгәлиләр. Р Ваһаповнын
Казанны ташлап к игәргә җыенуы уйландырырлык нәрсә. "Тагын бср-икс ел эшлим дә, пенсиягә
чыгам, аннары квартирамны Мәскәүгә алмаштырам ". - дип яза ул I960 елда Мәскәүдәгс
туганнарына.
"Рәшит Ваһаповны бөек галангы һәм халыкның аңа булган бөек мәхәббәте саклап калды",
- филармониянең ул чактагы директоры М. Ф Боголюбовның бу сүзләре белән килешми мөмкин
түгел
‘ Әйе. Р Ваһапов халкыбызның тиҗәеп аты мәхәббәтен казанлы Беркемне дә кимсетмичә,