Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАР ТЫКРЫК СУКМАГЫ

азыйм Айгузин Казанга баручы бер поездны уздырып җибәрде. Утырмавының сәбәбе ашыгыч шөгыле булмаудан түгел, анысы, мәхшәргә тартым бу заманда, ялгызакның да чират көткән эшләре бихисап. Поездга утырудан тотып калган сәбәп — көне гаҗәеп, шәһәргә һич тә кайтасы килмәслек. Менә әкәмәт — Назыйм Айгузинның кәефенә һәм кылырына табигать тәэсир итсен инде, әй! Мондый хәлнең булганы юк иде ләбаса!
Кар бөртекләре ярышып очалар. Күбесе — ябалак кар бөртекләре. Шулары җил тынып торган арада җиргә кунакларга өлгерәләр дә, болытлар арасыннан кояш куанып чыккач, күзләрне сөендереп җемелдиләр. Җиле дә сәер — бер мәлгә каядыр посып тора да аннары йөзгә иркәләп кагыла, тагын тына һәм элекке юнәлешенә каршыдан шәбәеп исәргә тотына. Өермә сыман булып акрын бөтерелә башлый, кинәт дуамалланып, кар бөртекләрен югарыга кире алып менеп китә. Тагын шып туктый, һәм кар бөртекләре җиргә кунып җемелдәргә ашыгалар — кояш берүк чыга күрсен. Хәзерге заманда, фән- техниканың котырынып үсүеннәнме әллә дөньякүләм алга сикерештә безнең илнең читтә йокымсырап торуыннанмы, көн итү табигатьнең шушы манзарасына охшаш: кояшы-болыты, гарасаты-тынлыгы бергә буталган; яктысын болыт каплаган, рәхәтен гарасат күмгән чаклары ешрак әмма.
Айгузин, Обсерватория тукталышының поездга утыру мәйданчыгыннан төшеп, урманлы тау итәгендә дачаларга илтүче сукмакка кердә. Туктады, дачасына кире бару нияте юк иде. Әнә, кар ява. Җиле, әйе, сәер. Өермәсе әлегә сабый кебек, көчсез. Кояш куана. Ябалак кар бөртекләре җемелди. Назыймга үзен табигатьнең сихри үзгәрүчән манзарасы эчендә тою рәхәтлек бирде. Югыйсә ул табигатьтәге һәм дә яшәештәге тиз үзгәрешләргә мөкиббән китмәүче кеше һәм бу гадәтенә яшьтән күнеккән, мондый битарафлыгыннан зыян күргәне дә булмады. Аһ орып каңгырмавың, ыгы-зыгыга ашкынып тыкшынмавың, онытылып шатланмавың хәер — шушы кагыйдәгә табынып яшәде Айгузин. Һәм начар яшәмәде.
Яшьлегендә күтәрелеп бәрелгән чаклары булгалады булуын. Ләкин шунда ук сөртенде. Вакыйгадан бөтенләй читтә калгалады. Ләкин аны юксынмадылар. Димәк, тормышның, котыпларына ук барып чыгу хаҗәт түгел, яхшы-яманның уртасында торуын, хәвефсез. Михнәт дәрьясын кичмәде, рәхәт диңгезендә йөзмәде Назыйм Айгузин — хискә бирелүчеләргә булсын бу котыплар.
Табигатьне тоеп кинәттән хәзерге рәхәтләнүенә бик тә гаҗәпләнде ул. Көтелмәгән уйлар өермәсен һәм, гомумән, хәзерге халәтен, табигать кешене сөендерү җаен таба белә икән, дип аклады. Шулай, табигать сарсарлар да куптара, әмма мондый явызлыкны сирәк — адәм баласының әшәке гамәленә җавап итеп кыла. Шулай, юньсезлекне беркайчан да гафу итми табигать, кырыс җәзасын бирә. Ә сарсар-давыллар кешеләр тормышында ешрак кузгалучан. һәм аларны кешеләр бер-берсенә ачу тотып дулаталар, дип күңеленнән нәтиҗә ясады Назыйм Айгузин. Шулай, кешеләр бер-берсеннән гафу үтенешәләр. Ләкин яраны гафу савыктыра алмый. Кылган юньсезлекләре өчен, адәм заты арасында җәзадан котылуның тагын да гөнаһлырак әмәлләрен табучылар күп. Димәк... димәк, табигатьне тормыш итүгә охшату дөрес түгел икән, алар бер-берсенә һичкайчан тәңгәл килмәячәк, һәм Назыйм Айгузин, тирән сулап, үзалдына әйтеп куйды:
— Дөнья, диген...
Чираттагы поезд Обсерватория тукталышына ташкын башыдай ыжгырып керде, соңламавына сөенүедер. Уртадагы вагоннарда гадәттә кешеләр азрак була, һәм Назыйм бишенче вагонны сайлады. Бу тукталышта төшүче дә, утыручы да башка юк иде.
Вагонда ике генә кеше. Унсигез-егерме яшьләр тирәсендәге кыз, тәрәзә яңагына башын куеп, вагон стенасына терәлгән төенчеккә таянып, барыр уңайга аркасы белән утырган. Башындагы ак шәле, ябалак кар, диярсең, җемелди иде — монысын Айгузин беренче булып күрде. Кызның каршындагы киң җилкәле ир, зур гәүдәсен тулгай-тулгай китереп, нигәдер кыбырсына, йонлач бүреген башыннан суырып алгач, озынча чәчләре күперде дә зур карбыздай башы түгәрәклеген җуйды. Ул кар көрәгедәй кулларын буташтырып нидер сөйли, Назыйм аның сүзләрен ишек катыннан ишетмәде. Кыз җавап кайтармый, ир кешенең сөйләвен тыңларга теләми, карашы тәрәзәдә. Тирән, бик тирән итеп сулады, күзләрен йомып торды кыз, түгәрәк йөзе кинәт агарды да тагын кызарды. Әтисе белән кызы ахры болар, дип уйлады Айгузин, ир кешегә, күзен-йөзен тулаем күрмәсә дә, кырык биш яшьләр биреп куйды. Кызын нигәдер әрли бугай әти кеше, ачуланыштан ерак торуың хәер, дип. ишек катындагы каршы як эскәмиягә утырды. Тик әти кеше баласына әйтмәскә тиешле сүзләр ишеткән кебек булды Назыйм. Колакларын торгызып тыңлады. Сөмсез сүзләрне аермачык ишетте.
— Әйткәнне тыңла, җүләр! Йөз тәңкә аяк астыңда ялтырап ятмый синең!
Ир кешенең куллары кызның күкрәкләренә кагылды, кыз йөзен чытты, гәүдәсе җыерылып алды, ләкин ир кешенең кармалауларына кымтырыклаула- рына каршы хәрәкәт ясарга көче җитмәде кебек, урынына бәйләгәндәй утыра бирде. Кинәт кычкырып җибәрде:
— Ерткыч!..
— Кыланма! Юдинода төшеп калабыз. Анда минем таныш яши. И йөз тәңкә — синеке! Иелеп аласың да юк. Яратам тулуы җиткән хатыннарны! Әйдә, миннән булсын яхшылык — йөзне азсынсаң, йөз дә...
— Кит!..
Назыйм атылып килеп җиткәндә, ир кеше, кызны почмакка кысрыклап, аның корсагын иләмсез олы кулы белән туктаусыз капшый кыскалый иде. Айгузин. бер мәлгә катып торгач, бәрәңге һәм кайнатмалар тутырылган 6. ,к. У.» м »
сумкасын утыргычка куеп, бөтен көчен җыеп, көмәнле яшь ханымга бәйләнүче бәндәне кулыннан каерып торгызды.
— Син... син акылыңнан шаштың мәллә?!
Үзеннән бер башка озын, кабарынкы яңаклы бу кешегә кырык биш яшь биреп ялгышкан икән Айгузин. Кырыкка да җитмәгән булыр көмәнле хатынны мәсхәрәләүче. Каушап калмады ул, уттай янучы күзләрен кыса төшеп Назыймга карады, гаҗәпләнеп, башын як-якка кыйшаткалады, Назыймның колагына иелеп пышылдады:
— Кулыңны ал, абзыкай.
— Алмыйм!
— Тәрәзәдән очасың бит хәзер! Кулларың канат урынына кирәк булыр.
Боларны Айгузинның йөзенә өреп әйтте.
— Очмыйм! — Назыйм тегенең кулыннан кысыбрак тотты. — Ычкын моннан! — дип, көче җитмәячәген белсә дә, аралыкка таба тарткалый башлады.
— Картлач, юньләп әйткәнне аңламыйсың ахрысы. Син Сәвади Сайгу- шевның юлына аркылы төшмәкче буласың бит!
— Бернинди Сайгушевны да белмим мин! Ә Сәвадинең каралык икәнен беләм! Менә мин — Назыйм Айгузин — хәзер сиңа capcap ясыйм, давыл- өермә куптарам!
Назыйм картның кулы кинәт хәлсезләнде. Сайгушев аның беләгенә кырлы тимер белән суккан кебек булды, ләкин Сәвадинең кулында әйбер күренмәде, ул кулының сөялле кырын Айгузинның борын төбенә китереп терәгән иде. Назыймның кулы Сәвади беләгеннән үзеннән-үзе ычкынды. Картның эченә типте кебек Сайгушев, ләкин бу хәрәкәтне Айгузин күрмәде, ул эчен тотып бөгәрләнде. Сәвади акрын гына:
— Озак такылдыйсың, — диде һәм Назыйм картны, култыкларыннан эләктереп, җиңел генә күтәрде дә, каршыдагы эскәмиягә дыңгылдатып утыртты. Үзе китмәде, Айгузинның аңы кайтуын көтте. Карт башын күтәреп күзләрен ачкач кына аңа тезен терәп утырды.
— Рәхәте уздымы?
Карт эндәшмәде.
— Сүзсез утыруың хәер. Мин бу буазны Юдинода алып төшәм, — дип башын артка — көмәнле хатын ягына ташлады Сайгушев. — Урыныңнан кузгаласы булма! .
— Кем син? Юлбасар... — дип сүзләрен көч-хәлгә әвәләде Назыйм.
— Ялгышасың, картлач! Юлбасар түгел, синең кебек ыгы-зыгы куптаручыларны юлга бастыручы мин. — Сайгушев куен кесәсеннән кызыл тышлы таныклык чыгарды, аны ачып күрсәтмәде, кесәсенә кире салды. — Ә бу асыл кошны, — ул башын тагын артка ташлады. — милициягә тапшырам. Фатир басарга җыенганда тоттым мин аны. Әле берәр фатирны талап та өлгергән булыр. Төенчегенә бауны аркылы гына салуын күрмисеңме әллә? Ашыгу билгесе бу.
— Булмас-с, — дип сузды Назыйм. — Ана булырга торган бер генә хатын да кеше әйберсенә кагыла алмый.
— Булмас, имеш! Ничек кенә булыр әле! Үз күзләрең белән күреп, үз колакларың белән ишетеп торырсың. Сине дә Юдинода алып төшәм. Тик әнә хәерче сумкаңны онытма.
— Булмас!
— Ә син моның булмаслыгын берничек тә исбатлый алмыйсың! Каракны тотучы мин. Аны ничек каптыруымны үзем генә беләм. Читләр әйберсенә кагылу корсаклы хатынга да тыела!
— Кем син? Игелексез икәнсең... һөнәрең юктыр синең. Һөнәр иясе игелексез була алмый.
һөнәремме? Бар!! Акчалы кеше мин! Акчалы кеше!
Шул көчсезне кыерсытырга сон,... Ана булырга торса да, бала гына бит әле ул...
Аигузин каршы якта утыручы көмәнле хатынга карамакчы булды, ләкин ул турны Сайгушев зур гәүдәсе белән каплаган иде. Алар акрын сөйләштеләр, хатын аларның сүзләрен ишетмәгәндер, ишетсә дә, Назыйм картка булышырлык хәлдә түгел ләбаса ул.
Кинәт вагонны тутырып ачы тавыш ишетелде:
— Әни-и-и!!.
Көмәнле хатын, утыргыч терәгендәге сапка тотынып, ачыргалана иде. Аны өянәк тоткан иде инде.
— Әни-и... Ай-й-й...
Хатын ачы тавыш белән кычкыра-кычкыра утыргычка ауды.
Назыйм Айгузин килеп җиткәндә, хатын күзләрен йомып ыңгыраша иде.
Поезд Юдинога җитеп туктады. Вагонга кешеләр керде. Ирләр, хәлне аңлап, кире борылдылар, күрше вагонга күчтеләр.
— Балам ла, шушы хәлендә ничек юлга чыгасы иттең соң? —дип көмәнле хатын янында кайнашты бер карчык. — Хәзер, балам, хәзер, Алла боерса, барысы да әйбәт булыр. Балакаем ла... Читкәрәк китегезче, бүтән вагонга күчеп бетегез, миңа булышырга берегез җитә. Менә син кал. Ә син нигә монда әле? — дип эндәште карчык аннары Сайгушев суккан уң кулын изүенә тыгып, сул кулы белән эчен тотып торучы аптыраган Назыйм Айгузинга.
— Мин... Мин — аның бабасы...
— Бабасы булсаң да, әнә теге башка ук бар. Кызыкаем, — диде карчык бала тудырырга җыенучы хатынга. — менә шулай ят әле. яме. Ярый ла үземә очрадың. Бәхеткәең бар икән. И-и акыллы да соң син... Тырыш, яме. кызым... Мин Мөхибә әбиең булам. Кияүгә чыкканчы ук кендек әбисе идем инде мин. Үзем дә олы малаемны урак урганда таптым. Синең дә беренче балаң малай булырга охшаган. Кызым, кызым, тыныч кына, яме... И-и рәхмәтләр яугыры...
Сәвади Сайгушев Казанга җиткәнче дә, вокзалда ашыгыч ярдәм машинасы көткәндә дә, Назыймның күзенә чалынмады. Аның Юдинода төшеп калуын күрмәгән иде Айгузин.
Ашыгыч ярдәм машинасына Мөхибә белән Назыймны утыртмадылар, яшь ананы сабые белән кайда урнаштырачакларын әйттеләр, хәлләрен шунда килеп белерсез, өч-дүрт көннән чыгарырлар да. оныгыгызны каршыларга әзерләнегез, диделәр. Шулай итеп, кырык ел хатыны белән яшәп бер генә баласы да тумаган Назыйм Айгузин бабай исеме алды. Әмма моны баланың анасы белмәде, моңа ашыгыч ярдәм машинасын бергәләп озатып калучы Мөхибә генә чынлап торып ышанган иде.
— Хатын-кызны шундый хәлендә юлга алып чыгалар диме инде?! — дип әрләде Назыймны карчык. — Гомер иткән кеше ләбаса син!
Мин... ни. кем... әбекәй... — дип тотлыкты Назыйм, карчыкның әрләвеннән акланырга тиз генә җавап таба алмады.
— Мөхибә, дим бит инде үземне! Хәтерсез икәнсең.
_ Исемеңне мин ишетмәгән идем. Башкага әйткәнсеңдер. Эш болай бит әле. Бабасы түгел мин бу яшь ананың.
— Ничек, ничек?! — дип башын алга сузды Мөхибә. Муенын нәрсәдер кыскандай булды да ияген каймалы, инде борынгыга әйләнеп бара торган тунының якасына ышкыды. — Бабасы булмагач, кеме соң син аның? Ире түгел ич инде. Хәер, Ходаем сакласын, имансызлар күбәйгән хәзерге заманда...
— Беркеме дә түгел мин аның.
һәм Айгузин бу вакыйгага ничек тап булуын сөйләп бирде.
— Ай-й Аллам икән лә! — дип каушап төште Мөхибә. Нинди карарга
килергә, ни эшләргә белмәде, кызыл шакмаклы ашъяулык белән кысып бәйләнгән төенчеген бер кулыннан икенчесенә күчергәләде. — Нигә башта ук әйтмәдең моны? Нишли ди ул бала ялгызы? Кеме дә булса бар микән инде аның? Казанныкы микән соң ул? Башта ук әйткән булсаң, докторларның ай- ваена карамас идем, калмас идем ичмасам үзләреннән. Каян табам ди инде мин аларны? Бу Казанда йөри дә белмим бит мин. Автобус белән Сабамнан киләм дә трамваена утырып вокзалына төшәм, аннары поезд белән Юдингә, оныкларым янына. Кайтыр юлым тагын таныш. И-и Ходаем ла! Син... исемеңне ничек дидең әле? — Назыйм фамилиясен дә кушып әйтте. — Син, Назыйм карт, әйтәм ич, гомер иткән кеше ләбаса үзең! Нигә җибәрдең аларның үзләрев генә? Каян табам ди инде мин аларны? — дип баягы сүзләрен кабатлады Мөхибә.
— Алар киткән бала тудыру йорты... Бишбалта ягындарак булырга кирәк.
— Шуны да тәгаен белмисең ичмасам! Шәһәрдә яшәп!
— Белеп бетермим шул. Чөнки бала табу йортларына йөргәнем булмады. Гомеремә.
— Тупаслыгы тагын! Синнән бала таптырган кеше юк! Алар киткән йортны күрсәт кенә син!
— Анысы табылыр ла. Ниятенә керешсәң.
— Монысы ни дигән сүз тагын? Ике... ике сабыйны ярдәмсез калдырмакчы буласың мәллә? Әйдә, тап! Илтеп куй мине шунда! Ходаем ла, бүген кайта алмам ахры Сабама. Кичке автобуска өлгерсәм инде. Тик мине шушында хәтле озатып куярсың.
Карт, күзләрен читкә текәп, сүзсез тора иде. Битарафлыгы сизелә иде аның — гаҗәп холык, әй, әле күптән түгел генә яшь ана язмышы өчен ихластан кайгырган кебек иде югыйсә.
— Нигә урыныңнан кузгалмыйсың? — дип тезә бирде карчык. — Тап. дим бит! И-и Аллам ла, өемне бер генә көнгә дип калдырып киткән идем, күршекәем көтеп интегер инде. Нигә терәлеп каттың? Җәһәт бул, дим!
— Кул...
— Йөрергә аяк кирәк, кул түгел! Ә-ә, кулыңа ни булган соң?
— Сызлый, — дип уң кулының беләзеген ышкыды Назыйм. — Картлык галәмәтедерме... — Кулының Сәвади Сайгушев сугуыннан соң авырта башлавын әйтергә теләмәде. — Картлыкны сиздереп аласы итте бугай, — дип шаярткан булды Айгузин.
— Җитмеш яшеңнән сызлануга биреләсең, адәм көлер! Мин менә сиксәнне узып та сызлануны белмим. Аллага шөкер!
— Күрәзәче ахры син, Мөхибә әби, — дип авырдан елмайды Назыйм. — Ел башында җитмешемне бәйрәм иттем. Ялгызым гына.
Мөхибә төенчеген сул беләгенә элде, Назыймның сызлый торган кулына үрелде, ләкин кулын кире тартып алды.
— Ходаем, кичерә күр, — диде ул, сүзләрен дога укыгандай акрын гына әйтте. — Кичерә күр. Хәләлемнән соң ирләр белән күрешкәнем дә булмады, үз тәнемә дә кагылдырмадым. Әмма, Ходаем, синең Назыйм колың бик тә сызлана, йөзенә чыккан. Кичер гөнаһымны, Назыйм колыңа изгелек кылырга теләвемне кабул ит.
Карчык йомшак бармак битләрен картның кан тамырлары күпергән беләзегендә сыйпагандай шудырып йөртте.
— Картлык галәмәте түгелгә охшаган бу... — дип Назыймның кулына якынрак иелде Мөхибә. — Түгел. Сәбәбе башка. Авыртуы менә шушыннан тараламы?
Назыйм тешләрен кысып баш какты.
Карт сөяккә шушы гына җитмәгәндер, — дип кулын алды Мөхибә. — Сөяге чатный башлаган беләгеңнең. Йа Ходаем, нинди юлга чыктым булды сод мин?.. Монда си да килешле дәвам юк шул, — диде карчык, төенчегенә кагылды. Әйдәле, тизрәк бәбәй тапкан наныебыз янына барыйк әле, — дип тагын кызуланыбрак сөйләүгә күчте ул. — Шунда синец кулыдны да бәйләтербез.
Айгузин каршы төшеп сүз әйтергә җыена башлауга ук Мөхибә аны ымлап туктатты.
— Бәйләрләр, бәйләрләр, — диде карчык. — Докторлар изге җанлы була, бала табу йортларында иц шәфкатьлеләре эшли аларныц.
... Бала табу йортында яшь ананыц һәм сабыеныц хәлләре ярыйсы булуын, инде ананыц өенә хәбәр ителүен әйттеләр. Яшел Үзән шәһәреннән икән яшь ана, паспорты үзе белән булган, өенец адресын һәм телефон номерын, кәгазьгә язып, кесәсе саен салган икән, шуны үзе әйтеп аңлаткан ди докторларга. Балакай, акылы җиткән, күрәчәгенә алдан хәстәрләнгән.
— Сабыен яшертеп табарга җыенган кебек бит әле бу. Әллә соц ата- анасыннан... — дип нәтиҗә ясый башлаган иде Назыйм, тик Мөхибә аны шып туктатты.
— Ничек телец бара? Гомер иткән адәм ләбаса син! Тузга язмаганнарны уйлыйсын, ич! Уйлавы гына җитмәгән, авызын тутырып әйтә өстәвенә!
Карчык кинәт өченче затка күчте, монысы Айгузинны мәрхәмәтсез итеп санамаудан иде. Ләкин Назыймның, холкы шактый кытыршы булуын, кайчак үҗәтләнүдән тыелып калмавын белми иде ул.
— Гомер иткән булганга андый фикергә килүем түгел, —диде Айгузин. тавышы Сәвади Сайгу шевны беләгеннән тартып торгызгандагыча көр чыкты. — Минем гомернең беренче яртысында уйнаштан бала табу хурлык санала иде. Соңгы заманда гына атасыз бала табу батырлыкка әйләнде.
— Атасыз бала булмый, — дип Назыймның сүзен юкка чыгармакчы иде Мөхибә.
— Була! Хәзерге замандамы... — диде дә кинәт туктады Айгузин, поездда Сәвади Сайгушев белән булган вакыйганы сөйләргә җыенды. — Көмәнле хатынны... — дип дәвам итмәкче иде, тик тагын төртелеп калды.
Карчык, шул тукталудан файдаланып, сүз сөрештә өстенлекне тагын үзенә алды. Моңарчы таныш түгел ике кешенең сөйләшүе ара-тирә сүз көрәштерүгә охшап китә иде. Картлыкларында аларга балаларча самимилек кайтканмы әллә алар ачык күцеллелекне беркайчан да җуймаганнармы хәзергә моны төгәл бәяләп булмый иде.
— Минем янда ямьсез сүзләр әйтәсе булма, — диде Мөхибә, тавышында ачулану төсмере юк иде, шулай да ул йомшак сүз әйтүне тиеш тапты һәм шуның белән Назыймның кабынып китүен тыйды. — Яме.
Карт эндәшмәде. Бала табу йортының ишек төбендә алар тагын бераз таптанып тордылар. Яшь ананың тәрәзә янына кшгергә әлегә хәле юклыгын шәфкать туташы, ишек ачып, икенче тапкыр искәртте, салкында туңып тормаска кушты, ананыц өлкән юлдашларының монда килүләренә сөенүен һәм рәхмәтен җиткерде. Әмма Мөхибә карчыкның туны җылыны шәп тота, аш.ш, башында мамык шәл, аякларында яңа баскан киез итекләр иде. Назыймның. шәфкать туташы салкын турында кисәтүеннән соц. тәне чымырдап алды, ул аякларын бер-берсенә какты, ботинкалары шакылдарга яратыр хәлгә җиткәннәр икән. Табигатьнең Обсерватория тукталышындагы сихрилеген инде яшерүенә, кар бөртекләренең шаярышып очмауларына һәм ара-тирә өермәдәй бөтерелмәвенә хәзер генә игътибар итте ул. Чалт аязган һәм кояш төштән күп авышкан иде. Айгузин сәгатенә карады. Ике тула.
— Шәһәрдә йөри белмим, дисең. Әйдә, автовокзалга илтеп куям, — диде Назыйм. — Бир төенчегеңне, мин күтәрим.
— Шушы төенчекне дә күтәрмәслек мәллә мин? — дип баскычтан төшә башлады Мөхибә һәм баягы фикерен куәтләүгә күчте. — Ямьсез сүзләреңне оныт. Матур сүзләр ишетү кешеләргә дәва икәнлеген бел. Юньлегә өйрәнергә яшен, узмаган. — Шаяртуы түгел иде. — Бала тапкан ананың исемен сорарга онытканбыз менә. Озын гомер итеп шуңа да башыбыз эшләмәгән. Балакай, бәбәен юлда табу ихтималын сизгән инде, биләү әйберләрен әзерләгән, бүтән чүпрәк-чапрагы да мулдан иде.
Айгузин бүлдермичә тыңлады.
— Өендә кеше югында чыгып киткәндер. Сәбәбе дә, Назыйм энем, син әйткәнчә ямьсез түгелдер. Хатын-кыз, Назыйм энем, ераккарак карап уйлаучан була. Аның күңеле тирәнрәк, күпне сыйдыра. Аның күңел түре — оҗмах тәхете. Шуны аңлап җиткерми күп ирләр, — дип ямьсезлек турында башлаган сүзеннән шушы нәтиҗәгә килеп чыкты Мөхибә. — Шулай, энем, — дип Айгузинга исеме белән эндәшүне ешайтты сәфәрче карчык, — болытлардан биек таулар бар. Надан кеше түгелсең, таулы якларны барып күргәнең булмаса да, укып беләсеңдер. Болытлардан биек таулар күп. Күп...
Троллейбус тукталышына җиткәч, Мөхибә Назыймга озата йөрмәскә кушты.
— Туп-тулы сантый түгел лә мин, — диде ул. — Бер узган юлымны онытмыйм. Урманнарыбыз куе чакта да адашмадым. Их-х, урманга җиләккә йөреп тә карадым соң! Яшь чакта. Хәзер дә баргалыйм, кыш буена җитәрлек итеп киптерәм кура җиләген. Каен җиләген кайнатам, анысы да оныкларыма күчтәнәчкә җитә. Ризык, әрәм-шәрәм итмәсәң, бәрәкәтле була. Озатмасаң да, адашмыйм, — дип тагын баштагы фикеренә әйләнеп кайтты карчык. — Вокзалда кайсы трамвайга күчеп утырасын беләм. Кулың тиз сихәтләнә күрсен. Адашмыйм, Алла боерган булса. Вокзал янындагы таш йортларны күрүгә танып алам мин.
Таштан түгел, кирпечтән алар, дип төзәтмәкче иде Назыйм, элеккерәк заманда мондый йортларны шулай атау исенә төшеп, үзе дә борынгыга әйләнеп барган карчыкның тасвирына сөенеп куйды, сүз әйтмәде. Ул Мөхибәне автовокзалга тикле илтте. Карчык моңа инде каршы төшмәде, һәм озатуы әйбәт тә булды. Чөнки кассада, билет юк, диделәр. Алай да Айгузин, сугышта катнашучы булуын искәртеп, соңгы рейска билет алды, моның серен сиздермәскә булды. Әмма Мөхибә өнле карчык, Назыймга билет бәясен тиененә хәтле түләде дә, офтанып:
— Шулай инде бездә тәртип, — диде, күңеле сыкрануын яшермәде, — сугышта калган кешенең тиңенә кимсетебрәк карыйлар. Югыйсә без-толларга игелекле мөнәсәбәт булырга тиеш иде. Теләп алынмаган лабаса толлык... һай, тол калу сугыш ярасыдай лабаса!.. Шөкер, сугыштан исән кайтучыларга кайбер өстенлекләр бирделәр. Азаясыз шул сез дә. Сугыш тол иткән хатыннар да азая.
Назыйм моңа өстәргә сүз тапмады, хатын-кыз белән сөйләшү җайларын оныта бара инде ул — хәләле вафатына өч елдан узды. Айгузин буфетта кофе эчәргә тәкъдим итте.
— Аягүрә ашау гадәтем юк, — диде Мөхибә. — Ризыкның туклыклыгын җуйдырырга оста аннары андагылар. Юл чатында ризык кадерен бетерүчеләр алар. Карыным ачса да, түзәм мин, түзәм. Ачлык кичергән кеше. Аннары да килеп, унике яшемнән бер генә көн дә уразамны калдырмадым. И-и, заманалар, диген...
Назыйм иртәнге якта үзенең, дөнья, диген, дип әйтеп куюын хәтерләде. Карчык замананы күплеккә әйләндерде, күргән газап-михнәте дә күплектә ахрысы бу әбекәйнең, дип уйлады Айгузин. Шулай да әби бик бетерешмәгән, таза озын гомерле нәселдән булыр, гәүдәсен туры йөртә, йөрүе акрын акрынын.
хәер, сиксәндә түгел, җитмештә дә чатыр чаба алмыйсын,. Назыйм, әңгәмәне тоту җаен тапмаса да, Мөхибәне утыртып җибәргәнче көтәргә булды. Карчык үзе дә моңа риза иде, белмәгән кешеләр арасында калганчы, юл матавыкларын бергә күргән карт белән сөйләшеп утыруны тынычка санады, ә аның якташлары автовокзалда әлегә күренмәде. Картның сүзгә катнашмавына борчылмады ул, сөйләвен белде.
Үзгәрде заманалар, нык үзгәрде, Назыйм энем. Бигрәк тә яманы — кеше гомерен кисүне чүпкә санаучылары ишәйде. Партия дигәнегезнең дә гөнаһы зур шунда, тотанаклы эш итә белмәде партиягез, барысы да әйбәт, дип мактанудан узмады.
Партия өчен мин җавап бирмим, мин партия әгъзасы түгел, партиядән күптән чыгарылган кеше булам, дип уйлады Айгузин, карчыкның фикеренә каршы төшмәсә дә, бу кадәресендә үзен гаепсез санады. Ләкин өнле карчык бөтен гаепне башкалар өстенә ташларга җыенмаган икән.
— Үзебез дә гаепле, — диде ул һәм: — үзебез күбрәк тә гаепле, — дип кабатлады. — Яшьләрне гомер-гомергә өлкәннәр тәрбияли килгән. Без шушы изге гадәтне санга сукмадык. Ялкавын да, юлбасарын да үзебез үстердек. Үзебез үк фатиха биргәнбез аларга. Кешене тәрбиядә партиягезгә ышанып ят инде, йә! Ышанычсызлыгын күрәләтә белә торып бит әле! Үзебез гөнаһлы. Үзебез! — дип ачыргаланды Мөхибә. — Намазыңны үз балаңнан яшереп укы да, шул баладан игелек көт, аңа өмет багла инде, йә?! Коммунист булып китте малаем. Әнисен догадан тыеп.
Карчыкның сөйләвеннән аның электә кем булуын абайлый-сизенә алмады Назыйм. Гади авыл хатыны, дип нәтиҗә чыгарыр иде, Мөхибә укымышлы фикер йөртә; зур урында эшләгәндер, дияр идең, гомере буе дин тотуын искәртә. Диндарлар власть тирәсендә яшертен дә кайнаша алмадылар лабаса — власть кешеләре, әле сугышка чаклы ук, белгән догаларын капылт оныттылар. Дөнья йөзендә иң йогышлы чир — власть, дигән бугай бер акыл иясе. Моны Назыйм Айгузин үзе кичерде. Түрәлеккә күтәрелә иде ул заманында, шул чакта дин кануннарын күңеленнән җил очыртты. Хәтәр җил булган икән, хәзер Назыйм бисмилласын да ахырынача хәтерләми, тырышып караса да, яңадан ота алмый. Өлкәннәр мәҗлесләренә туры килгәндә, амин тотуы да иреннәрен селкеткәләп яңакларын калтыравык сыпыргалаудан узмый. Ә Мөхибәнең ихластан диндар булуына шик юк, әнә, хәзер дә, шушы шау-шулы бинада да, догасын Назыйм ишетерлек итеп кабатлый. Тик аның нәрсә укуын карт белми, диндә шыр надан ул. Гыйбадәт кылучыны бүлдерергә ярамавы, шөкер, әдәп кагыйдәсе булып күңеленә сеңгән. Шуңа күрә Мөхибәне, карчык дога укыганда гына түгел, ә дөньяви хәлләр турында сөйләгәндә дә, бүлдерергә базмый Назыйм.
Мөхибә, догасын тәмамлап бераз тын утыргач:
— Әллә ниткән борчулы юлга чыкканмын икән бүген. Ходаем, — диде. — Догаларымны ишек бавып тотар алдыннан да кат-кат кабатлаган идем югыйсә. Аллаһы Тәгалә кабул итмәгәндер шул. Үзем сизмәгән гөнаһым булды микән соң... Шулайдыр да, бу озын гомердә гөнаһ та кылганмындыр. Заманы хак юлдан тайпылдырырга гына тора бит. өстәвенә юл дигәне гел дә тайгак. Ходаем, инде сәфәремнең калган өлешендә хәвеф-хәтәргә юлыктырма! Туган туфрагыма исән-сау кайтырга язсын.
Карчык тагын пышылданды. Назыйм сәгатенә күз төшерде.
— Каян тап булдым бу акылын җуяр карчыкка, дип офтанасыңмы? Теләсә ни сөйләнә, дисеңме? Кеше турында алай начар уйлама, — дип елмаеп алды Мөхибә, әмма Айгузин аның елмаюын, бу карчыкның йөзенә күтәрелеп караган арада булса да, бөтен самимилеге белән күрмәде, сикәлтәле җыерчык лар елмаюның балкышып телгәләгәннәр иде. »- Сәгать чамасы бардыр шул
әле автобус китәргә, — диде дә Мөхибә, тәрәзәгә караш ташлады. — Әйе, сәгать өч тирәседер. — Ялгышмый иде карчык, һәм аның төгәл сизенүе Назыймның баягы нәтиҗәсен ныгытты, чынлап та күрәзәче бит бу Мөхибә әбекәй, дип уйлады. Карчык исә Назыймның мондый бәясен белми иде, сүзен үзенчә сөрә бирде ул. — Сәгать хәтта төгәл өчтер. Кояшның торышы шулай күрсәтә. Төш җитәрәк капылт аязды да куйды. Ходаем. Бәбәйне биләүләп бетергәндә, чалт аяз иде инде, рәхмәт яутыры. Исән-имин үсә күрсен сабыем, ата-анасына игелеге тисен. Хәерле сәгатьтә тугандыр, бәбкәм. Яшәргә атлыгып тора, наныем. Илгә иләмән булырлык кодрәт һәм гакыл бирсен балакаема. — Һәм Мөхибә: — Бар, кайт, Назыйм энем, — дип сүзен кинәт бүтәнгә борды. — Әле докторларның эш сәгате чыкмаган, күрен үзләренә, кулыңа шифалы дәвасын табар докторлар. Мин моннан автобуска күземне йомып та чыгып утырам. Аннары бит, Назыйм энем, инде Саба кешеләре килә башлар, үзләре үк мине күреп алырлар. И-и якташларымны сагындым да шул инде... Рәхмәт яусын сиңа. Назыйм энем, мәрхәмәтле җансыңдыр. — Мөхибә тагын тәрәзәгә карап алды. — Шөкер, кояшның йөзе сөйкемле тора, ачуы юк. Шәт, ай буе хәтәр хәлләр булмас. Бүген төнлә, Алланың рәхмәте белән, искечә февральгә керәбез. Ходай тынычлыгын бирсен. Ярабби...
Назыйм врачка күренә кайтты. Рентген бүлмәсе эшләми иде иңде. Анда керергә иртән килергә куштылар, сөяк чатнаган булуы бик тә ихтимал, диделәр, нәрсәләрдер сөрткәләп бәйләделәр. Кулының сызлавы басылды. Ләкин өенә кайтып чишенгәндә, сызлау тагын сиздерде. Тулы чәйнекне ялгышып уң кулы белән күтәргәч, Назыйм ыңгырашып ук куйды. Беләгендә елан угы кармалана кебек иде.
Табынын җыештырып бетергәндә, ишек кактылар. Ике тапкыр. Кыңгырау шалтыратмыйча, ишек төя, ят кеше инде, дип уйлады Назыйм. Гадәтенчә, ишек шакучының кемлеген сорамыйча, йозакны ачмакчы иде. кинәт шөбһәләнеп, тишектән карады. Ишек төбендә, бит мускулларын уйнатып, Сәвади Сайгушев тора иде. Айгузин каушады, башында төрле сораулар кайнашты: нигә килгән бу, ничек тапкан, ни кирәк аңа, инде кулны имгәтүе җитмәгән, әллә нияте тагын да әшәкерәкме... Шулай да тавышын таныттырмаска тырышып үзгәртеп, башка сорау бирде.
— Кем кирәк?
— Син кирәк, Назыйм карт. Кызлар кебек, тишектән карап торма. Ач. Хуҗа кеше ачмаска сәбәп тапмады. Сайгушев, ишектән йәлт кереп, йозакны бикләп тә куйды, бу йортта булганы бар һәм йозак төймәсен кайсы якка борасын электән белгән кебек иде аның хәрәкәтләре.
— Каян... ничек... нигә... — дип тотлыкты Назыйм.
— Каянмы? Урамнан. Ничекме? — дип өстеннән пальтосын сала башлады Сайгушев. Күзрикле, колакчынсыз, кепкага охшаш бүреген чөйгә элгәндә: — Таксига утырып, — диде. — Нигәме? Сине сагынып, картлач.
Айгузин ни әйтергә дә белмәде, Сайгушевны кертүенә үкенде, аны төрткәләп чыгарырга көче җитмәячәк, үзе чыгып качар иде — Сайгушев ишекне гәүдәсе белән каплаган. Нишләргә соң, каравыл кычкырырга микәнни, дип куркынды йорт хуҗасы, ләкин җебеп төшмәскә исәп итте.
— Юньсез икәнлегең әллә каян билгеле, — диде ул, Сайгушевны үткәрергә теләмичә, түргә уза торган ишеккә аркылы басты. — Юньсез бәндә булмасаң, яманлап йөрмәс идең. Чәй эчеп бетергәч килдең. Табын җыештыргач.
— Ә, әйе, чәеңне куй. Эчәсе килә. Әнә, вареньеларың сумкада. Карт башыңнан юлда әйберләреңне онытып йөрисең.
— Мин... мин сумкамны онытмадым! Син аны, мин күрмәгәндә, үзен алып качкансың! Син алдан төштең! Вагонга башка кеше кермәде. Син -
— Чамаңны онытма, абзый! Әйберләреңнең исән булуына сөен дә
китергән өчен миңа зур рәхмәтләреңне укы. Шуны да искәртим, паспортны, кадерләп, куен кесәсендә йөртергә кирәк.
Паспорт?! — дип кычкырып ук әйтте Назыйм һәм, дача базында иелгәч, паспортының кесәсеннән төшеп, аны сумкасына гына салуын хәтерләде. — Бир паспортны!
Ашыкма, абзыкай. Соңрак бирермен. Чәеңне кайнат. Тамак кибеп бара.
Сәвади, Назыймны җиңел генә читкә этәреп, түр якны карап чыкты.
— Ике бүлмәле икән фатирың. Күршеләрең тасвирлаганча, ярыйсы. Нигә аптырыйсың? Аптырама. Мин монда көндез килеп киткән идем инде. Ялгыз кеше икәнлегеңне баштан ук әйтмәдең бит, гаеп үзеңдә. Шуңа күрә кемлегеңне элгәре күршеләреңнән сорарга мәҗбүр иттең. Назыйм абзый фатирга кертмәкче иде, дидем үзләренә. Ышандылар. Нигә терәлеп каттың?! Чәй кайнатырга куштым түгелме мин! Саңгырау түгел идең кебек. Әйберләреңне чәлдерүдән куркасыңмы, шуңа күрә мине саклап торасыңмы? Кирәкми миңа синең иске-москың. Әйдә соң. алайса, чәйне бергәләп кайнатыйк. — диде Сайгушев һәм Назыймның җилкәсенә кагылып алды.
— Чәй кайнар әле ул, — дип йомшап төште хуҗа кеше.
— Барыбер яңартырга кирәк, һинд чәең бардыр, шунысын пешер. Сәвади Сайгушевтан әйбер кызганма, абзый. Кызганасы булма!
Сәвади чәйне үзе пешерде һәм чәйне үзенә генә ясады. Өрә-өрә коры килеш эчеп бетергәч, куе чәйне стаканга тагын яртылаш агызды. Назыймның дачасыннан кайткан кайнатмаларның һәркайсыннан берәр калак салып болгатты, нәрсәдер җитмәгәндәй, өстәл өстен күзләп чыкты.
— Бал тотарга кирәк, абзый кеше, — диде һәм Назыймның кулына ымлады. — Нигә бәйләдең аны?
— Сызлый.
— Катырак эләкте бугай шул.
— Сөяге чатнаган булмагае.
— Үзең гаепле. Кирәкмәскә кысылмый акыллы кеше.
— Оятсыз син! Имгәтүең җитмәгән, өстәвенә мыскыл итәсең!
Назыйм үзен белештермәс дәрәҗәдә калтыранды, өстәлдәге пычакка үрелде — гаҗәп, бүгенге хәлләрнең үзен бер котыптан икенчесенә ташлавына каршы тора алмый иде. Айгузинның кулы кинәт хәлсезләнде, Сайгушев аның кулын зур учына каптырып өлгергән иде. Алар күзгә күз караштылар. Бераздан Назыйм:
— Ай-й-й! — дип нечкә тавыш белән сыкранды, гәүдәсен Сайгушев капкынындагы кулы ягына кыйшайтты, кулына карап өнсез торды, бармаклары агара иде, кан килми башлаган. — Ай-й! Җибәр... — дип үтенде карт, тавышы инде балаларча елак иде.
— Менә шулай, абзый, икенче кулсыз кала яздың бит, — дип урынына утыртты Назыймны Сайгушев һәм, ниһаять, картның кулын ычкындырды. — Селкет кулыңны, бармакларыңны җәһәтрәк йөрт, кан тизрәк төшәр. — дип мыскыллап киңәш бирде. — Кызу канлы үзең, ә! Йә беләккә атылып ябышасың, йә сынык пычакка үреләсең.
Сайгушев пычакны Назыймга таба тәгәрәтеп җибәрде, картның күзләре шар булды, Сәвадинең пычакны ничек сындыруын күрмичә дә калган иде. Айгузин ярдәмгә чакырып кычкырырга җыенганчы, Сайгушев:
— Тавыш куптарма, картлач. Кычкыра башлаганчы авызың томаланасын искәр, — дип кисәтеп өлгерде. — Минем яхшы киңәшемне тот. Кем әйтмешли, хур булмассың.
Йорт хуҗасына тын утырудан бүтән чара калмады, кулларын угаларга да курыкты ул. Бүген аны Мөхибә карчык игелек иясе булуы белән аз
сөйләштерсә, Сайгушев дигән бәндә ерткычлыгы белән телдән яздырды.
— Озакка сузам. Миңа болай килешми. Дәрәҗә төшә, — дип тезде Сәвади Сайгушев. — Җавапларыңны кыска тот. Кулыңны күрсәтеп, милициягә бардыңмы?
— Мин...
— Җәвит иттеңме, дим?
- Юк.
— Дөрес иткәнсең. Мә паспортыңны.
Сайгушев паспортны эчке кесәсеннән имән һәм урта бармаклары арасына эләктереп чыгарды да Назыймга таба очыртып җибәрде. Карт тотарга өлгермәде, паспорт, су кранына бәрелеп, раковинага төште. Назыйм аны борылып алды, кая куярга белмичә, әйләндергәләде, кулындагы бәйләүгә кыстыр- макчы булды, паспорт анда сыймады.
— Кабаланма, картлач. Паспортыңны кире алмыйм, кирәге юк аның миңа. Малаең барлыгы язылган анда, ә мин — гомер буе өйләнмәгән кеше. Кирәкми миңа бала, артык шаһит. Минем балаларым юк. Малаеңны үзең белән яшәтмисең, ә, иркенлек яратасың, ә. Бу яктан миңа охшагансың.
— Малай... Малай юк инде...
— Ничек юк? Паспортыңа теркәлгән бит. Син паспорт алганда, унсигезе дә тулмаган булган. Картаеп беткәч, хатыныңнан бала таптыргансың. Бүтәннәрне кыерсытырга, хәтта изәргә яратасың икән, абзыкай. Ярамый алай. Юньле булу кирәк. Минем кебек.
— Малай юк инде... — дип тагын уфылдады Назыйм. Сайгушев ни кылса да, аңа сүзе белән дә каршы төшәрлек хәлдә түгел иде. хәтта бу ерткыч бәндәнең — Назыйм Сәвади Сайгушевның юлбасар икәнлегенә шикләнми иде инде — каршысында утыруына битараф иде ул. — Югалды малай...
— Югалыр шул! Синең кебек начар ата белән яшәргә хурлангандыр. Артыңа борылып карамыйча качарсың син карун яныннан!
Айгузин башын акрын гына чайкады, хәлнең ничек булуын Сайгушевка сөйләүнең мәгънәсезлек икәнен аңыша иде ул.
— Акчаң күпме? — дип уйларыннан сискәндереп айнытты хуҗаны юлбасар.
— Акча?.. Мин бай кеше түгел. Акчам юк минем, — дип гәүдәсен турайтты Назыйм, ләкин торып басмады. — Син үзеңне, акчалы кеше, дигән идең бит. Нигә сиңа тагын акча?
— Мин. акчаң бармы, димим, күпме, дим! Фәлсәфәгә бирелмә. Минем акчада синең эшең юк!
— Синең дә минем акчада...
— Сораганмын икән, димәк, минем синең акчада эшем бар! Карунланма, югыйсә... Минем гадәтне төшенгәнсеңдер. Акча ул, абзыкай, коштан да битәр, очарга ярата. Аннары, белергә тиеш идең, акча беркайчан да кесәне тишми. Теге корсаклы хатынның да халат кесәсеннән нибары егерме бишлек кенә табылды.
— Кеше түгел икәнсең! — дип гырлый-гырлый әйтте Назыйм, аның, Сайгушевка юлбарыстай ташланып, аны кисәкләргә өзгәлисе килде. Моны беркайчан да эшли алмаячагын белеп, көчсезлегеннән гомерендә беренче тапкыр хурланды. Тыныч тормышта кеше җанын алырга кул күтәрергә теләве дә беренче мәртәбә иде. — Шул баланы шундый хәлендә тала инде, йә... Башка сыйдырырлык түгел! Фашистның фашисты син!
— Картлач, кызма. Акчаң кайда? Миңа чүпрәк-чапрак кирәкми.
— Комодта. Өске тартмасында. Үлемтеккә, дип җыйган. Кит кенә тизрәк!
— Үләр чамаң юк әлегә синең. Тагын җыярсың.
Сайгушев кайнатма җимешләре төбенә утырган чәйне сөзеп эчте, стаканны өстәлгә тавышын чыгармыйча куйды, урыныннан торып, калын
фуфайкасын итәгеннән тарткалап рәтләде. Алгы якка чыгып киенде, Назыйм янына кире керде.
Тавышланасы булма! — дип бармак янады.
Түр бүлмәдән комод тартмасын ачкан тавыш ишетелде. Сәвади Сайгушев Назыйм янына әйләнеп тә чыкты, акчаны тиз тапкан, димәк. Йорт хуҗасы ике терсәге белән өстәлгә таянып, учлары белән йөзен каплап утыра бирде.
Кайгырма, картлач! Исәнлегеңә сөен! Кулың — вак нәрсә. Үзең гаепле. Ун сумыңны маяга калдырдым. Үлемтегеңә акча җыярга онытма. Ә мине оныт! Онытмасаң, мин дә сине онытмам! Милициягә хәбәр салма! Соңгы ялгышың шул булыр ату. Минем хакта берәүгә дә сөйләмә. Аң бул!
Сәвади Сайгушев дигән бәндә ишекне йомшак ябып чыгып китте. Назыйм ишек бикләргә дә тормады.
Озак утырды ул. Әгәр урыныннан кузгалса, Сайгушев тагын килеп керер кебек тоелды. Ниһаять, урыныннан җәһәтләнеп торды, ашыгып өстенә киенде, ишек тишегеннән коридорны озаклап карады, колагын куеп та тыңлады. Кеше йөргәне-барлыгы сизелмәде. Ачык йозакны ачмакчы булып бимазаланды, аны Сайгушев киткәннән соң бикләмәвен хәтерләп, сүгенә язып куйды, һәм күңеленә кинәт мондый уй килде — әгәр бандит урамда көтеп торса? Бардырыр ул сине милициягә! Милициягә түгел, теге дөньяга илтеп үк куяр! Инде караңгы төшкән, сине бәреп китүен берәү дә күрмәс. Бүтән әмәлен табарга кирәк, дип тынычлана төште Назыйм. Ашау бүлмәсенә керде, Сайгушев тоткан әйберләрне юмады, чүп чиләгенә ташлады. Тик пычак сыныкларын аннан кире алды. Ләкин аларның эшкә ярарлыгы юк иде, шуңа күрә чиләккә атып бәрде. Өс- башын алыштырасы итте, озын калын халатын киде. Аның җиңе киң дә иде, кул бәйләве күренерлек түгел. Назыйм, телефоннан шалтыратырга күршеләренә кергәч, сиздерергә теләмәде. Белсәләр, Сайгушев турында баштанаяк сөйләргә туры килмәгәе иде. Мондый очракта милиция генә белүе хәерле. Ә күршеләр милициягә шалтыратуымны аңышачаклар бит инде, дип уйлады ул. Әгәр болай эшләсә?!.
Айгузин башта төрле номерлар җыйды һәм шунда ук өзә барды яки бер цифрны җыеп бетермәде.
— Йә сөйләшә, йә җавап бирми, — дигән булды ул.
һәм, ниһаять, хуҗаларга сиздермичә генә нуль икене җыйды. Төребкәне тиз алдылар.
— Ни хәлләрең бар? Исәнлекме? — дип хәйләсенә кереште Назыйм карт, ләкин, дөрес шалтыратмыйсыз, дип төребкәне куйдылар. Айгузин тагын нуль икене җыйды.
— Нигә ташлыйсың төребкәне? Син ич инде бу, тавышың синеке. Тиз генә килеп кит әле. Бик тиз, — дип ашыктырды карт. Бу сүзләре милициядә кызыксыну уятты бугай әллә инде кызык тыңлыйсылары килдеме, инде төребкәне ташламадылар. — Адресны онытмагансындыр. Шулай да кабатлыйм, язып ал. — Назыйм адресын әйтте, йортны ничек тиз табасын да өйрәтте. — Әйе, әйе, Назыйм абыең инде. Айгузин. Күптән күрешмәдек шул. Юк. җитмеш яшьлек юбилейны уздырмадым. Шатлыгын шатлык та, җитмеш яшь җитмеш инде, агайне. Аннары гел дә ялгызым гына яшим бит. Карчыгымның вафатын беләсең, малай турында да ишеткәнсеңдер. — Назыйм, бүлдерүләреннән куркып, тукталмыйча сөйләде. — Синең белән иркенләп утырасы килде. Сөйләр сүзләр күп җыелды. Шуңа күрә өзлексез такылдыйм менә. Киңәшәсе иде. Ашыгыч шул. Иртәгә минем барасы җирем бар. Хәзер үк кил! Әйе. әйе, күршеләрдән шалтыратам. Мин сиңа аларның телефон номерын биргән дә идем. Әйе, шул. онытмагансың. — диде Айгузин һәм күршеләренең телефон номерын әйтте. — Ә-ә. отставкага чыкмадыңмы соң үзең? Иртәме? Шактый бар шул әле сиңа. Кунакка гражданскийдан йөрим, дисеңме? Ярар соң, сиңа
анысы да килешә. — Шушы читләтеп әйтүе милиция дежурныен тәмам ышандырды бугай, төребкәдән, көтегез, дигән сүз ишетелде. — Көтәм, яме. Шешә бөкесен дә ача торырмын. Сиңа әз-мәз капкалау зыянсыз, мин генә сезнең сафтан төшеп калдым менә, — дип сөйләвен кырт туктатты Назыйм.
Аның формадан килмәскә искәртүеннән соң әйткән сүзләрен милициядә инде тыңламыйлар, телефон төребкәсе сулкылдый иде.
Назыйм чакыруы буенча килгән кеше түгәрәк йөзле, уртача буйлы, киң җилкәле ир уртасы яшьләрендә иде. Сабан туе көрәшчесенә охшап тора, нык бәдәнле. Өстендә көрәнсу җәйге пальто, башында йонлач бүрек, аны батырып кигән. Өйгә кергәч, кулларын кесәләреннән алмыйча торды. Карашы белән түргә ишарәләде — андамы, дип соравы иде.
— Беркем дә юк, үзем генә, — дип иркен сулады Назыйм.
— Нигә чакырдыгыз алайса? — дип кырысланды милиция кешесе.
— Миңа хәзергә урамга чыгарга ярамый. Аның аста сагалап торуы ихтимал. Һәм сагалыйдыр. Ул башкисәрдән гомер уйламаган әшәкелекләрне көтәргә мөмкин. Адәм җанын кызганучылардан түгел.
Алдандык ахры, дип уйлады милиционер һәм кашларын сикертеп көлемсерәде.
— Сез, абый кеше, милицияне, төпсез чуманга утыртып, Чулман кичтер- мәкче буласыз бугай, — дип ризасызлыгын белдерде ул. — Чулманны төпле чуман белән дә кичеп булмавын онытып җибәргәнсез.
Инде Назыйм көлемсерәде.
— Минем телефоннан сөйләвемнең хәйлә икәнлеген аңладыгыз. Рәхмәт. Хәйлә шуның белән бетте, — дип милиционерга түргә узырга ишарәләде Назыйм. — Шаяртуга оста түгел мин. Айгузин абыең мәзәк кора белми, зур кимчелекләренең берсе шул аның. Һәм ул шушы кимчелеген белә! — дип өстәл яныннан ике куллап урындык тартты.
— Шулай да нәрсә булды соң?
— Ул бәндәдән кан исе килә! Валлаһи, кеше каны исе бөркелеп тора!
Назыйм дулкынлана башлады, әле аягүрә басып, әле утырып, Сәвади Сайгушев белән бүгенге очрашулары турында сөйләде. Айгузин сөйләгәннәрне милиционер язып бармады, баштарак бүлдермичә тыңлаган иде, ахыргарак сорауларын күп бирде, Сайгушевның йөзе-кыяфәте тасвирларын кабатлаттырды.
— Сайгушев... Сәвади... Сәвади... — дип үзалдына әйтте милиционер. — Яңа “кош” булырга охшый бу... Яңа очып килгәндер бу...
— Бәлки, вокзал белән аэропорт тирәләрен караштырырсыз. Тиз үк очып китүе дә ихтимал бит. Минем биш йөз тәңкә җитеп торырга да мөмкин аңа. Ун сумын маяга калдырдым, дигән иде. Калдырыр...
— Биш йөз! Биш йөз бер сездән ул, Назыйм абый. Бүген шәһәрдә әллә бер сезне генә талаганнар дип уйлыйсызмы?
Милиционер, әгәр Сайгушев турында Назыйм нәрсә дә белсә, кая хәбәр итәсен әйтте, Сайгушев очрап нәрсә таләп итсә дә, карышмаска кушты.
— Бер көндә бер минем алда ике җинаять кылды, — дип милиционер фикеренә кушылды Назыйм.
— Ул тоткан әйберләрне инде юдыгызмы? — дип китәргә җыенып беткәч сорады милиционер.
— Ишек тоткаларын юдым да комодны сөрттем. Башкасын, әнә, чүп чиләгенә ташладым.
Ике кулын кесәләренә тыгып килгән милиционер төргәк күтәреп китте. Назыймның малае югалуы турындагы хәбәренә ул төгәл җавап кайтара алмады, моның белән башка тикшерүче шөгыльләнүен, бу хәлне ишетеп кенә белүен әйтте, белешергә ышандырды. Тикшерүче киткәч, Айгузин барлык
бүлмәләрдәге утларны кабызды, ләкин утлар ялгыз күңелне барыбер яктырта алмады.
... Их, дип сыкранып уйланды ул, карчыгым янымда булса, малаем күрсә, Сайгушев миннән йөз чакрымга ерак йөрер иде бит!.. Күңелне генә газаплап калмый шул ялгызлык... Карчыгым вафатына өч ел... Малайның югалуына өченче ай... Карчыкны үз кулым белән җирләдем, монысына ышанмыйча ихтыярың юк. Ә малай... Малай исәндер. Нигә алайса бер хәбәр дә бирми ул? Ни гаебем бар минем аның алдында? Нигә мине ялгыз калдырырга тиеш иде ул? Нигә?! Акыллы бала иде ич ул! Нигә... Ни булды икән аңа, ниләр булды икән...
Айгузин төн буена йокламады. Күзләре йомыла башласа, каты чәйне коры килеш кенә эчте. Утларны әле сүндерде дә тагын кабызды. Уйламаган нәрсәсе калмады кебек, ләкин озын гомернең хатирәләре, алдагы кыска гомергә өметләр уйлар тезмәсен суза да суза иде. Әллә соң Сайгушев дигән бәндә аны бер сәбәпсезгә капкынга кысарга җыена да гомеренә йомгак ясыймы Назыйм карт? Шулай булса, киләчәккә өметләнү мәгънәсезлек ләбаса. Юк! Өметсезлек - кә бирелмик! Хатирәләр үзләре үк өмет уята. Хәтерлик...
Назыйм Айгузин куркаклардан түгел. Үз йортлары белән Казанның Сәвин ягында яшәгәндә, дөм караңгы урамнарны ялгызы узу аны һич тә шикләндермәде. Юлбасарлар котырынган чакларда да шүрләмәде. Исән калачагына ышанып җитмәсә дә, сугышта үлемнән дә курыкмады. Сугышта үлем үзен иркен сизә, дигән гыйбарәне кайсыдыр китаптан әле ул чакта укымаса да, куркып үлемнән котылып булмавын аңлый иде. Шулай, куркып яшәмәде Айгузин. Шуңа күрә, рәсми әйтсәк, партия-совет эшендә әйбәт кенә күтәрелеп барганда, иң аскача тәгәрәвенә дә офтанмады ул. Монысы болай булган иде.
Госпитальдән кырык икенең мартында чыкты Назыйм. Уң аягының балтыр сөягенәчә сугыш чәпәгән яра тиз төзәлеп җитмәячәк иде, һәм аны кайтарып җибәрделәр, мондый яра озакка сузыла, аны өйдә дә дәваларга мөмкин, диделәр. Кайтуын көтеп кенә торгандай, элекке эшенә чакырдылар. Эшләмичә дә булмый иде, тамакны яра туйдырмый. Бер айдан аны инструкторлыктан райбашкарма рәисенең урынбасары итеп күчерделәр. Син — яшь коммунист, үсәргә мөмкинлек бирәбез сиңа, укытырбыз, тик хәзер түгел, сугыш беткәч, дин өметләндерделәр. Тырышты Назыйм, ярты төнгәчә эшендә булды, ялны белмәде. Аягы төзәлә төште, таяксыз йөри башлады. Яшьлек яраны сыпырып ташлагандай итәр кебек иде, бу чакта аңа егерме ике яшь кенә иде. Тик, каһәре, ярасы хәзер дә ике-өч елга бер ачылгалый. яралануына илле елга якын вакыт узгач та ябылып бетми.
... Кырык өчнең урак өстендә шәһәрдән авылларга вәкилләр җибәрделәр — шәһәр кешесе өйрәтеп тормаса, авыл апайлары һәм малайлары ура-суга белмәгәннәрдер шул. Шәһәрдә туып үскән Назыйм Айгузин да вәкилләр арасына эләкте. Ындыр табагын, әвен куюны — ул җәйдә, фронтка ашлыкны тизрәк озату өчен, әвеннәр суктырылды — беренче тапкыр күрде егет. Ләкин аның авыл кешеләрен крестьян эшенә өйрәтү вәкаләте бер генә атна дәвам итте.
Айгузин әвенлектә көрәк белән атып арыш җилгәрүчеләрне карап тора иде. Ике хатын ике яктан алмашка ыргыталар. Оста чөяләр соң! Арыш сары көшел булып якынрак өелә, алабута орлыклары итәккә каралып җәелә, җиңелрәк чүпләр ераккарак оча. Җилгәрүчеләр ялга туктагач. Назыйм да атып карады, ләкин чүпләр арыш көшеле өстенә төштеләр. Хатыннарның өлкәнрәк яшьтәгесе озын саплы себерке белән көшел өстен себерде, егетне ачуланмады.
— Көчең чамалырак ахры. энем. — диде ул. — Аннары җилнең агышын битең белән тоеп торырга кирәк. Син җил көчсеаләнгәндә чөйдең. — Себеркесен
куеп агач көрәкне алгач: — Син алыштыра алсац. берәр көн эштән калмакчы идем, — дип шаяртмыйча әйтте. — Башкаларның, кыш чыгарлык алабута җыярга карт-карчыклары, бала-чагалары бар, минем булышчым юк бит, нәрсә ашатырмын аяксыздан-күтсез ике балага... Алабутасыз да калам бит...
Кулларын тезләре арасына кысып, кемгәдер ялварулы карап утыручы ике бала күз алдына килде Назыймның,. Шуларга ярдәм итәргә җай табуына сөенеп:
— Кайгырма, апа, — диде ул һәм, көшел итәгендәге алабутага төртеп: — Сиңа менә шушы әзерен бирербез. — дип куандырмакчы булды ачлык киләчәгеннән шөбһәләнүче апайны.
Хатынның йөзе җимерелде, нәрсәдәндер җирәнә иде ул, кинәт күзләре акайды, көрәк сабын төптәнрәк каты кысып тотты.
— Син миңа алабута ашатмакчы буласыңмы?! — дип кычкырып, Айгузинга таба килә башлады хатын. — Син миңа ашлык бирдермәскә исәп итәсеңмени әле?! Минем балаларым үскән чагында ипи күрмәсеннәрмени? Шул арны ач утырту өчен көне буена колхоз... колхоз... — дип тотлыгып торды ул, — колхозда тир түтәммени мин? Балаларыма, дигәнемне кисә алмассың! Үзем иписез дә яшәрмен, Алла боерган булса. Сөт-чәй-бәрәңге белән тук булырмын. Балаларым өлешен беркемнән дә кистермәм! Күземә күренмә!
һәм бу хатынны Назыйм башка күрмәде, басу уртасындагы әвеснеккә бүтән барырга туры килмәде аңа. Шул көнне кичке уңайда ул вәкиллеген тәмам кылды.
Амбарда төнге смена оештырмыйча булмый иде. Кайткан ашлыкны — орлыкка дигәнен — эшкәртеп өлгерә алмыйлар, кыза башлавы ихтимал. Колхоз рәисе, төштән соң өй борынча йөреп, картларны күндерергә булды, ә Айгузин фермага төште, анда эшләүчеләргә төнге сменага әйтергә тиеш иде. Әмма төнлә дә эшкә чыгарга берәү дә атлыкмады, һәркайсы сәбәбен тапты.
— Өемне төнгә дә ялгыз калдыра алмыйм, — диде берсе. — Балалар үзләре генә кунарга куркалар.
— Абый җаным, иртүк фермага килә алмыйбыз бит без аннары, — дип ялваргандай әйтте Айгузин белән бер яшьтәгерәк кыз. — Малларыбыз көтәчәк бит безне. Иртәгә мин көтүгә чыгарга тиеш, минем чират. Ярар инде, мин яшь кеше, бер генә тапкырга түзәрмен дә ди, өйдәгесенә дә катнашмыйм ди. әбиебез барысын да тәртиптә тота, кайттым — бар, киттем — юк. дигәндәй. Бу апалар соң... Белмим инде... Кеше ич инде без дә. Машинаны да ял иттерәләр.
Озынрак буйлы, тулы гәүдәле хатын:
— Мин авырыйм, — диде, кызгылт йөзен сыпырды, чигәләрен ышкыды.
— Синме?! — дип гаҗәпләнде Айгузин. Көче кайнап торган мондый кеше авыруны белмәскә тиеш кебек тоелды аңа һәм аның шушы уе авызыннан сүз булып очып та чыкты. — Син авырыйсыңмы? Шушы гәүдәң беләнме? Кай төшең авыртсын ди синең!
Хатын-кызлар абзар өрлекләренә дип кайтарылган, каезлангач ике ел ачыкта ятудан көлсу төс йоккан имән бүрәнәләр өстендә утыралар. Назыйм аларның каршында басып торып сөйләшә иде. Кырыйда утырган авыру хатын куллары белән этенеп торды, башын игән килеш бармаклары белән чигәләренә баскалады. Акрын атлап Назыйм янына килде һәм егетнең күлмәк җиңеннән чеметеп тотты.
— Кай төшемме? — дип сорады ул.
Назыйм ни әйтергә дә белмәде. Иртәгә көтүгә чыгачак кыз пырхылдап көлеп җибәрде, урынсыз көлүеннән уңайсызланып, учы белән авызын каплап, маңгае тезенә тигәнче башын иде.
— Әйдә, — дип Назыймны җиңеннән ипләп кенә тартты авыручы хатын, — абзар артына чыгабыз. Кай төшем авыртканны күрсәтәм!
Шәһәр вәкиле күлмәк җиңен ачу белән селтәнеп ычкындырды да эндәшмичә китеп барды. Хатын-кызлар шәрран ярып көлделәр. Назыйм Айгу- зинның кешеләр белән мөнәсәбәттә бер көндә алган икенче сабагы булды бу.
Урамда аңа колхоз рәисе очрады. Рәис сораганчы ук:
— Күнмәделәр, — диде Назыйм.
Моны ишетүдән кәефе кырылмады рәиснең, ул елмаебрак:
— Төнге сменага чыгачаклар алар. Беренче тапкыр гына аларга барып егылуыбыз түгел, — дип егетнең сүзләрен кире какты. — Аларны үгетләргә кирәкми. Хәлне аңлыйлар. Әйбәтләр. Кешеләр барысы да әйбәт лә, янысы. Тик адәм баласының мөмкинлеге чамалы, ялсыз-йокысыз яши алмый...
Фермада эшләүчеләр төнге сменага барысы да чыккан иде. Алар ярты төнгәчә ял итмичә эшләделәр, шуннан соң колхоз рәисе аларны кайтарып җибәрде. Эшчән хатыннарның көндез Назыйм Айгузинга чынлап та каршы төшкәннәрме әллә егет белән, аны юри котыртып, шаярып аласылары килгәнме
— сугыш заманындагы хатыннар патшалыгында бу кадәресе гөнаһ саналмас
— вәкил кеше моны соңыннан да белмәде. Ерак басудагы уракчылар янына барам, дип, колхоз рәисеннән атын сорады ул һәм, тарантаска утырып, атны урам иңләтеп кирегә борды. Гарип сатучыны кибеткә китертеп, аңардан ике буш шешә таптырды, аларга аракы тутыртты — сугыш заманында аракыны мичкәдән дә саталар, хәзергечә кысынкылык юк иде, шулай да авыл аракыга баш имәде, сугыштан эшкә яраксыз хәлдә яралылар кайткан көннәрдә генә хәмердән авыз иткәләделәр.
Назыйм уракчылар янында туктамады, алар турысыннан атын юырттырып узды. Урман читенә җиткәч кенә дилбегәне тартты. Юлның бер ягында арыш, икенче ягында бодай чәчелгән иде. Ике яктан да учларын тутырып башаклар өзде. Кабымлыкка башка ризыгы юк иде. Урман эченәрәк кереп, бәләкәй аланда туктап, бер шешәнең авызыннан аракының яртысын чөмергәч кенә, өлгереп җитмәгән миләш чемнәре өзде, чикләвек кәлшәләрен шактый тапты. Аракы артыннан кабарга урман җимешләре ярап куйды. Болай булгач, ике шешә аракы исертмәс кебек иде. Ләкин — кешенең мөмкинлеге һәр яклап чамалы! — Назыйм лаякыл исерде. Ярый ла икенче шешә аракыны, тарантас башын өстәл итеп, чуманга утырып эчте, югыйсә урманда аунап калган булыр иде.
Авылга кайчан һәм ничек кайтуын хәтерләмәде ул. Ат үзе борылып юлга төшкән булыр, дилбегә тәгәрмәчкә уралып өзелгән, мескен атка башын каерып хәтсез ара узарга туры килгәндер. Урман чыккач, басуларның иркенлегенә хәйранлан хозурланган кебек тә тоела, колхозчы агайнеләрнең кырда ничек эшләүләрен шушы калкулыктан күзәтеп кенә торам, бинокль белән, дигән карарга килгән кебек. Ындырда көрәк күтәреп куган хатынга ачуы кабарып алды, кышын шушы басуларда агач көрәгең белән кар тоттырам әле мин сиңа, дип ачу алмакчы булды хатыннан, абзар артына чакырган албасты гәүдәле хатын белән икегезне пардан куярмын, дип төкереген чәчте. Юл кайтуын авыл кешеләре күргәннәрдер, караңгы төшмәгән булгандыр әле. Чөнки, томан аша гына, бер малайның:
— Абый, күпер дыңгырдыгыяда кепкаң төшеп калды, — дип тарантаска кепка ыргытканын күргән кебек була. — Исерек абый. Исерек абый! — дип үртәлеп һәм кушамат тагып качты бугай малай.
Иртәгесен айныгач, башка бер нәрсә дә исенә төшмәде шәһәр вәкиле Айгузинның. Бәлки, урман авызында туктап, усал телле ике хатыннан үч алырга карар итүе төш кенә булгандыр, исерек Назыймнан куркып чатыр чабучы малай да очрамагандыр. Хәер, болары булмасын да. ди, ләкин барыбер авыл кешеләренең күзләренә күренерлеге юк инде аның. Колхоз рәисен ат утарында эзләп тапты, иртә иде әле, ат җигүчеләр килмәгән иде.
— Мин киттем, — диде ул колхоз рәисенә һәм, кием-салымнары, бүтән кирәк-ярагы тутырылган юл биштәрен асып — солдат гадәте — капкага борылды.
Колхоз рәисе эндәшмәде, шәһәр вәкилен капкагача озата барды, Назыйм тыкрыкка борылгач кына:
— Берничек тә ярдәм итә алмыйм шул, — диде. — Зыяным тимәде сиңа, файда итә дә алмыйм. — Кычкырып туктатмады, чөнки: — Авыл гафу итмәс шул сине, — дигән ышанычы үзгәрмәслек иде. — Кеше — уракта, мин — кунакта, димеш мәсләгеңне кабул итми авыл.
Вәкил Назыйм авылдан шулай чыгып качты.
... Айгузин авылда исереп хур булуын, ике хатынның үзен ничек мыскыллауларын төшереп калдырып, райбашкарма рәисенә үзе сөйләде. Аны эшеннән алдылар, партиядән чыгардылар, шөкер, сугышта яралануын искәреп, хөкемгә тартмадылар, үсеш баскычы җимерелүнең сөенече шул гына иде. Монысы, шөкер, бәхетсезлектә килгән бәһасез бәхет иде. Ә теге бер көндә ике сабак укыткан усал телле хатыннарны, бу хакта берәүгә дә сөйләмәсә дә, гомере буе онытмады. Аларга, фурияләр, дип исем кушты. Фуриянең нәрсә аңлатуын китаптан укыган иде — укырга ярата ул, — фурия рим мифындагы үч алучы хатын-кыз Алла икән. Авыл хатыннары, Алла ук булмасалар да, урак өстенең эшсез вәкиле Айгузиннан, уйлый-сөйләшә белмәгәне өчен, үчләрен оста алганнар иде.
Назыйм партиягә яңадан керү өчен тырышмады. Ун класс белеме белән калды, җитәкче эш бүтән кызыксындырмады аны, үсеш баскычыннан бер тапкыр мәтәлеп башы тишелүне бик тә җитәргә санады. Һәм, үзенең уйлавынча, ялгышмады, токарьлыкка өйрәнеп, пенсиягә чыкканчы заводта эшләде, үзенә үзе хуҗа булды.
Урак өсте вәкиленнән эшче сыйныф вәкиленә шулай әйләнде ул. Эшче сыйныф исә илдә өстенлек итте, диктатура аныкы, пролетариат диктатурасының өстенлекләре чиксез саналды. Айгузинның куркып яшәмәвенә, бәлки, менә шушы күрсәтмә дә сәбәптер.
... Әнә, эшчеләргә фикердәш тиешле крестьян агае —фуриясе белән! — бушка тир түгүдән, налогын түләмәсә, кычкыртып сыерын алып чыгудан, череп баюга китерүе ихтимал бакчасын кисүдән дер калтырап яшәсен! Телләрен тыярлар!..
Назыймның, сабак укыткан ике хатын исенә төшкәндә, шулай уйлаганы да булды. Ләкин ялгышуын бик соң — ялгыз фатирында йокламыйча чыккан төндә генә аңлады. Аның фикерен Сайгушевның үкертеп талавы түгел, ә Мөхибә карчыкның көндезен кылган игелеге — юк, юк, алай гына да түгел, аңа калса, Айгузин, бала көткән хатынга ярдәмгә ташланып, үзе дә игелек кылды лабаса! — Мөхибә карчыкның тормышны яратуы үзгәрттерде. Мөхибәнең шушы изгелеген — дин тотуы изге итәдер аны — йокысыз төн чыкканда төшенде. Мин Мөхибә әби рухын аңлаганда, фурияләр киләчәктә миңа сүз катарга куркырлар, дигән нәтиҗә ясады Назыйм карт. Тик килер гомере кыска калгандыр, баш очыңда Сайгушев карчыгадай очып йөргәндә, гомернең эх иткәнче киселүе бик тә мөмкин, “милиция минеке” булса да, мине генә саклап тормас...
Хәтер капчыгы актарылганда, Айгузинның моңарчы да курыкканы исенә төште. Малай чакта ук ике тапкыр курыккан икән ул.
... Назыймнарның үз алмагачлары да бар, сигезәү хәтта. Ел саен күп итеп алма бирәләр, җиргә коелганнарын җыеп та бетермиләр. Ә сул күршеләре алмагачларын Назыйм белгәндә генә утырттылар, аларның алмагачлары яшь, былтыр чәчәкләрен өзгәннәр иде, быел беренче алмаларын көтәләр. Шул алмалар кызыктыра малайны, үз алмаларын ул инде ашап туйган, тәмлелеккә
үз алмалары да тәмле, ләкин алмагачлары Назыйм туганчы ук утыртылган, картаеп баралар. Әнә, күршеләрнең яшь агачларындагы алмалар тәмлеләрнең дә тәмлеләредер! Күрше абыйдан әнә теге алсуланганнарының берсен сорыйсы килә, кыймый, бирмәстер кебек. Чәлдерсәң инде шул агачтан бер алманы, санамаганнардыр, бер алмалары югалуын сизмәсләр әле.
һәм малай, күршеләренең өйдә юк чагын чамалап, киртә өстеннән сикереп төште дә, бәрәңге сабаклары арасыннан иелеп барып, алмагачы төбенә чүгәләде. Хәзер алманы үрелеп тә алып була, аскы ботактагысына аягүрә басмыйча да буе җитә. Этләре өрә башласа да куркыныч түгел, Акбай, дип пышылдап эндәшсәң, туктаячак, Назыймның тавышын таный, бәйдән ычкындыргач, Назыйм белән уйнарга ярата. Өрсәни тагын, котырынып өрсен, хуҗалары барыбер дә өйдә юк бит.
Назыйм алмага үрелде. Кулы, менә җитәм, менә җитәм, дип тора, һәм Назыймны кызыктырган алма малайның учына үзе керде. Тик шул мәлдә малайның бөтен тәненә салкын йөгерде, эссе көндә дә шундый өшеткеч салкын булыр икән... Өзмәде Назыйм алманы, үзләре бакчасына, бер атлап, ике сикереп, дигәндәй, очып кына чыкты. Шунда гына тәненең өшегәне кайтты.
Әллә кайчангы хәлләрне бергә тезеп уйлансаң, алар арасында гаҗәп эзлеклелек, бәйләнеш барлыгын беләсең икән. Назыймның икенче тапкыр куркуы беренчесенең дәвамы лабаса, кеше әйберсенә кызыгудан икән анысы да.
Кайсы елда икән соң бу? Ә, әйе, утыз икенең кыш көнендә, Назыймга унөченче яшь киткәч, аны әтисе Йошкар-калага алып барган иде. Кунак йортында тордылар, икесенә аерым бүлмә, зур гына үзе, кояш ягында, искергән бинада мондый яңа кебек бүлмә булыр икән, әй. Икене кундылар. Әтисе көндезләрен йомыш белән йөргәндә, Назыйм шул бүлмәдә укып утырды, урамга чыкса да, кунакханәдән ерак китмәде. Урамда уйнарга танышлары юк, көннең дә рәте буталган, буран да буран, каян табыладыр шул хәтле кар — өзлексез ява. Казанда да кар явып калган иде, кышкы каникул көртләр өюдән бүтәнне белмәде быел. Иртәгә китәләр инде, Казанда аяздыр, каникул беткәнче тимераякта шуып, чаңгыда йөреп рәхәтләнергә өлгерер әле Назыйм.
Кичен әтисе бер абый белән кайтты. Әтисе, чәй янына утыргач:
— Теләнеп йөрүләре кыен ла соң! — диде. — Үзем өчен түгел ләбаса, дәүләт агачын дәүләт заводы өчен сорыйм. Әллә ничәмә кәгазьгә кул куйдырт- тылар. Болай барса, илнең бөтен агачы рөхсәт кәгазе эшләүгә китмәгәе.
Малай бу офтануның мәгънәсенә төшенеп җитмәде. Таныш түгел абыйның:
— Элемтәнең ныклыгын кәгазь беркетә, агайне. Тик моның бер генә “ские" бар — кәгазьне тамга бизәсен. Тамгалар күбрәк булган саен — шәбрәк, — дигән сүзләре колагы яныннан гына узды аның.
Абый иелә төшкәч, малайның борынына аракы исе бәрде. Назыйм, күзләрен тутырып, әтисенә карады, эчкәне сизелми иде әтисенең. Эчә күрмәсен, эчсә, атна буена туктамый аннары. Йошкар-калада, Матур-кала булса да, тагын атна торасы һич тә килми Назыймның. Абый кеше чалбар кесәсеннән капкачлы сәгатен чыгарып карады, аны өстәлгә куйды, чылбырын эләктермәгән икән. Әтисе белән абый кеше тәмәке көйрәтергә чыгып киткәч. Назыйм сәгатьне теге абый кебек еракка тотып карады, колагына куеп тыңлады, бер көйгә теркелди иде сәгать. Әгәр... әгәр Назыйм сәгатьне алып яшерсә? Абый кеше, аракы эчкән килеш, сәгатен өстәлгә куюын хәтерләмәс тә бит. Әтисе таптырсамы? Ничек таптырсын ди, абый кешенең сәгатен өстәлгә куюын күрмәде бит ул, соңыннан да сәгатькә игътибар итмәде. Алмадым, дияр Назыйм, ә сәгатьне... Кая яшерер икән соң сәгатьне? Әй, сәгате булса, яшерер урын табылыр ла! Бәдрәфкә, дип чыгар да. кар астына тыгар. Аннары Казаннан килеп алып китәр. Йошкар-калага юлны белә хәзер. Әтисе Назыймны әрләмәс
тә әле. Нигә әрләсен икән, малаеның, сәгатьле булуы начар түгел ич, Назыймга сәгать алып бирергә барыбер акчасы юк ич аның.
Сәгать хуҗасы тәмәке тартырга чыкканнан кире кермәде. Бик тә шәп әле бу, хәзер сәгать урламыйча да Назыймныкы була, һәм малай сәгатьне кесәсенә салып алды, аннары куенына яшерде. Шул мәлдә коты очардай булып нәрсәдәндер курыкты, авызыннан бөтенләй көтелмәгән сүзләр атылып чыкты:
— Әти, теге абый сәгатен оныткан. Табабызмы инде без аны капкачлы сәгатен бирергә?
Сәгатьне бирергә теге абыйларга әтисе белән барды Назыйм. Тик абый кеше сәгатен кайтаруга әлләни сөенмәгән кебек иде, сәгатьне өстәлгә ташлагандай итеп куйды ул.
... Алма һәм сәгать вакыйгаларыннан соң, Назыйм кеше әйберенә кызыкмады, гомумән, әйбер колы булмады, өендә иң кирәкле нәрсәләрне генә тотты, хатынының еш кына кабатлауларына карамастан, мая өстенә мая өймәде, хатынына да рөхсәт итмәде. Сайгушев талаган биш йөз сум акчасы беренче запасы иде. Үлемтеккә, дип җыйган. Хатынын җирләгәндә, мондый чыгымга әзер булу зарурлыгын белде ygi.
... Таң алдыннан Назыймны йокы басты. Әмма карт, бу төнне йокламаска, дигән сүзендә торды. Салкын су белән юынды. Яктырып кына килә, урамда йөрүчеләр ишле түгел.
— Ярый ла алманы һәм сәгатьне алмаганмын! — дип сөенде Назыйм карт. — Ярый ла курка белгәнмен! Шул чакларда коелып төшмәсәм, бурлык юлына басасым икән. Йөрер идең хәзер кеше әйберен Сайгушев сыман урлап- талап! Хәер, моңарчы төрмәдә черер идең инде. Җинаятьчеләр арасыннан астыртын эш йөртүчеләр генә озаграк яши... — Төн утырып ясаган нәтиҗәсен кемгәдер ныклап аңлатырга теләп сөйли иде ул, тирәсендә кемнәрдер бар кебек иде. — Ә... Ә бүген Сайгушевтан куркуым — үз гомеремдә өченче тапкыр куркуым икән. Монысы малай чактагы куркуларыма бөтенләй дә охшамаган...
Назыймга хатыны иртәнгә гел җылы ризык әзерли иде. Ялгызы калгач та шушы тәртипне тотты ул. Тик бүген ризык пешерәсе килмәде, элекке көннән калган тавык шулпасын кичә үк бетергән иде, шуннан соң кичәге ыгы-зыгылы, давыллы көн коры-сары белән узды. Кайткач, бәрәңге йә ботка пешерермен әле, дип уйлады. Иртәнге якта шәһәр яны поездларында кеше күп була, шәһәрдән Юдингә һәм Васильев бистәсенә эшкә ашыгучылар шактый, балыкчылар Обсерваторияне узып та китәләр, бу чакта Сәвади Сайгушев поездда йөрмәс. Милиция хезмәткәренә, бандит белән очрашса, җебеп төшмәскә ышандырса да, куркуы көчәя генә барды. Иртәнге поездны сайлап дөрес иткән иде Назыйм, ләкин Обсерватория тукталышында бер үзе генә калгач, Сайгушевны очратудан куркуы калтырануга ук әйләнде. Моңда торып та куркуны басып булмый, Казанга баручылар теге яктан тиздән киләчәк поездга утырып китәчәкләр. Һәм карт тау итәгендәге дачасына урамнан әйләнеп керде, тар тыкрык сукмагы үзе үк шикләндерде аны. Әгәр Сайгушев аны дачасында көтеп торса? Юк ла инде, болай уйлау чиктән аша, бандит аның дачасының кайдалыгын түгел, дачасы барлыгын да белми бит. Беләдер, кичә кайнатмаларны сумкасы белән урлаган иде. Паспортны карагач, дачасы кайда, дип сорашып йөргән булмагае...
Дачасында озак кайнашмады Айгузин, базда кайнатмаларны, кәгазьгә аерымлап төргән алмаларны карчыгы йөрткән сумкага — Сайгушев тоткан сумканы милиция кешесе алып китте бит — тутырды да кайтыр юлга яптыкты. Табигатькә кичәге кебек сокланып торырга теләге юк иде. Табигате дә бүген кичәгечә тынып та дуамалланып тормый, гел дә тыныч бүген, бу аязлык шактый сузылыр кебек. Ә картның күңелендә гарасат һаман котыра, әллә тынарга исәбе юк тагын. Сайгушев очрау ихтималы да поездда йөрүчеләр күбрәк чакта кайтырга ашыктырды аны.
Айгузин килгәндә, Мөхибә карчык бала табу йортының, айванындагы озын эскәмиядә мул төенчегенә таянып утыра иде. Назыйм, аны күреп, артка тартылып куйды, карчыкны очратырмын, дип уена да китермәгән иде. Ә Мөхибә йөз чакрымдагы Сабасыннан килеп тә җиткән әллә кайтмаган да инде.
Мөхибә Назыймны ишарәләп чакырды, янәшәсендәге күн тышлы тәбәнәк кәнәфигә күрсәтте. Карт, изүен чишеп, бүреген салып, шунда җайлап утыргач кына, карчык:
Исән-имин уздырдыңмы көнне-төнне, Назыйм энем? — дип пышылдабрак сорады һәм күчтәнәчләр бирү тишегенә ымлады. — Тавышланырга ярамый монда.
Назыйм, мода үзе күреп ышанырга теләгәндәй, кечкенә тәрәзәгә карады. Шуннан соң гына карчыкның хәл белешүенә:
— Әйбәт, — диде. — Әйбәт. Исән-сау. Кулларның... — диде дә шып туктады, икенче кулын да Сайгушев кысып авырттыруын сиздерәсе итмәде, Сайгушев белән поездда булган хәлне дә әйтмәгән иде ул. — Кулның сызлавы басылды. Чатнавы зур түгел икән, әле врачка күрендем.
— Кичә, шушы бала хәле белән, — дип, тагын ишарәләп кенә, коридор ишегенә күрсәтте карчык, — сорамаганмын, ваемсызланып, — дип үзен әрләде. — Нишләттең соң кулыңны?
— Әй-й, булды инде шунда! Дачага барган идем бит кичә дә. Беләзеккә... шүрлектән... чүкеч төште...
— Төшмини, шүрлеккә чүкеч яшергәч соң! Гомер итеп, чүкеч урынын да белмәгәч, — дип әрләү сүзеннән Назыймга да өлеш чыгарды Мөхибә. — Ә ә, Назыйм энем, мин теге баланың исемен белештем бит. Гөлсәхра икән аның исеме. Гөлсәхраның әти-әнисе дә. кайнатасы белән кайнанасы да кичә үк килгәннәр, — дип шәфкать туташы әйткәннәрне Назыймга ирештерүгә күчте карчык. — Оныклары тууга бик сөенгәннәр, ди. Гөлсәхра өеннән качып чыгып киткән икән. Син уйлаганча ямьсез түгел икән сәбәбе. Кеше турында начар итеп уйларга атлыгып торган чакларың еш бугай синең. Дөнья ул, Назыйм энем, әйбәт кешеләр белән тулы.
— Сай... — Айгузин, Сайгушевлар белән дөнья тулы, дип каршы төшмәкче иде, бандит турында Мөхибәгә әйтмәскә карар итүе келт итеп исенә төште. Сүзенең бүленүенә сәбәп итеп, йөткерде. — Сайрак шул минем акыл.
— Шулай, Назыйм энем, Гөлсәхраны поездда бәбәй табарга бүтән нәрсә мәҗбүр иткән. Үзе шулай теләгән. Аны гаепләргә ярамый.
Карт җилкәләрен сикертте.
— Хатын-кыз тузга язмаганны эшләргә оста инде.
— һаман да начарга түнеп уйлыйсың бит. кем. Назыйм! —дип картны ачуланды Мөхибә. — Гөлсәхра тол калган икән инде! Син юкны такылдыйсың! Тефү, тефү! Гөнаһка кертәсеңме инде мине, гомер итеп, яхшыны өстен итә белмәгән башың белән, дим!
_ Шул яшеннән тол калганмы?! — дип ышанып җитмичә сорады Назыйм. — Корсаклы килешме?
— Шул яшеннән! Әле иренең кырыгы да җитмәгән! — дип үзенә хас булмаганча кызуланды карчык. — Синең холкыңда, Назыйм энем, ак белән кара бергә кушылырга атлыгып торалар икән. Үзең Гөлсәхрага күчтәнәч китер гәнсең, үзең Гөлсәхрага яла якмакчысың.
— Бардыр холыкның чатаклыклары. — дип аска карады карт.
Мөхибә тиз генә тынычланмады. Моңа. Назыймның киреле-морлы сөйләве белән бергә, шәфкать туташыннан ишеткән хәбәрләре дә сәбәпче иде.
__ Үтергәннәр Гөлсәхраның киявен! Поездда йөрәгенә чәнчегәннәр! Шуннан соң, баламны поездда табам, дип үзенә сүз куйган Гөлсәхра. Исерекләр чәнчегән!
Сайгушев чәнчегәндер, дип сискәнде Айгузин. Ләкин карчык:
— Исерекләр поездда теләсә кемгә бәйләнеп йөргәннәр, Гөлсәхраның ире туларны тыйган, — дип ачыклагач, шикләнүе кимеде.
Сайгушев түгелдер, Сайгушев үз ишләре арасыннан да шаһитлар ияртмәс, дип уйлады Айгузин.
— Өчәү булган исерекләр, — дип авыл хатыннарына хас рәвештә төгәлли барды карчык. — Тотканнар ди инде шуларны. Хөкем ясаячаклар ди. Хөкемдә генәме сон, хикмәт — ана тол калгач, бала ятим тугач... Поезд тулы кеше өч исерекне тыя алмасыннар инде, йә...
Димәк. Сайгушев Гөлсәхраның ирен чәнчүчеләр арасында булмаган, чөнки тегеләрне тотканнар, ә Сайгушев иректә һәм аның яңа җинаять кылуы ихтимал. Хәер, җинаятьчеләр өч исерек һәм Сайгушев белән генә бетсә икән, дигән фикергә килде Айгузин.
— Баласы бәхетле була күрсен, Гөлсәхра бүтән зур кайгы кичермәсен, — диде Назыйм.
— Хатын-кызга тол калудан да авыр кайгы юк, Назыйм энем, — дип йомшады карчык. — Толлыкның ни икәнен кичергән кеше генә белә...
— Шулай, шулай... Үзем дә карт көнемдә ялгызым. Өстәвенә малаем да югалды. Әллә Гөлсәхраның ирен чәнчегән кебекләр кулыннан узды инде...
— Малаең? Син, менә мондый йортларга йөрмәдем, дигән идең бит кичә. Алдаша торган кешемени син? — дип аптырады Мөхибә.
— Юк, мин алдашуны белмәдем, — дип башын чайкады Назыйм карт. — Бар иде малаем. Малаебыз. Уллыкка алган идек. Балалар йортыннан. Алты яшендә. Үз хәтере тота башлагач. Әти-әнисе балалар йортына үзләре биргән. Акыллы бала иде. Упкынга төшкәндәй юкка чыкты менә. Чит итмәдек. Ялгышып та бармак белән дә чиртмәдек, — дип хәсрәтен ачты карт. — Үзе дә безгә мәрхәмәтле иде. Үз ата-анасыдай күрде. Безнең малай түгеллеген белсә дә. Шундый хәлләр, Мөхибә әби... — дип тирән сулады карт, боларны Мөхибәгә сөйләгәч, күңеле бушанды, карчыкны кеше кайгысын җиңеләйтерлек игелекле кодрәт иясе итеп саный иде. сиксән яшьлек карчыкны бүген шул әүлиялек сәфәр чыгарган лабаса. — Инде бер өметем, — дип дәвам итте Назыйм карт, өметенең чынга ашырлыгын тикшереп карарга теләгәндәй, күзләрен кыса төшеп, уйланып торды, — өметем, Мөхибә әби, малаем, малаебыз үз әти- әнисен эзлидер, дим. Миңа белгертәсе килмәгәндер ниятен. Әти-әнисен тапкач, миңа хәбәр салмыйча калмас. Балага үз ата-анасы якынрак. Якын. Тапсын иде әти-әнисен! Сөенер генә идем! Мине барыбер ташламасына ышанам мин аның... Гөлсәхраның баласы гомеренә җуелмас кайгыга карап туган икән. Һич гаепсезгә. Үскәч, гөнаһсыз адәм, ул да әтисен эзләп йөрер инде...
— Бу дөньяда берәү дә кайгы-хәсрәтсез булмый микәнни... — дип Назыймның сөйләвенә йомгак ясагандай әйтте Мөхибә. — Шулайдыр шул. Шуңа күрә дә Ходай Тәгалә адәм баласын гөнаһ кылмаска өндидер. Гөнаһ кылмаучыларга гына җәннәт ишеген ача ул. Гөнаһ кылмаучыларны гына оҗмахта яшәтеп, аларның кайгы-хәсрәтен бетерә Аллаһы Тәгалә...
Күчтәнәчләрне сәгать дүрттә ала башлаячаклар, аңарчы сәгать чамасы вакыт бар иде. Карчык белән картның, күптәнге танышлар булмагач, сөйләшер сүзләре бетеп торды.
Назыймны йокы баса башлады, аның, күзләре йомылып, биты салынып төшә дә, кинәт сискәнеп китә ул. Мөхибә моны күрә, талчыга карт, җитмешендә бирешкән, кайгылары авырдан икән шул, килер көннәргә өметен басмагайлары, дип уйлана. Назыймны юатырга сүзләр эзли, хәзергә таба алмый.
Карт, черемнән айнып, күз төпләрен каты басып сыпырды.
— Йокы сагынып алды үземне. — дип шаяртты, һәм: — Йорт-җирең исән-сау торганмы, соңлаган өчен күршең әрләмәдеме соң? — дип сорады.
Аның соңлаган соравы Мөхибәгә сүзне яңа эзгә салырга жай булды. Урыныннан кузгалып куйды ул. Назыймга табарак борылды, шушы кечкенә хәрәкәтләре авын, бөтен тәненә һәм сөйләвенә җиңеллек бирде.
Әйе шул, ике көн буена гел ямьсезлек турында сөйләшәбез. — диде карчык. Әйттем ич инде, дөнья әйбәт кешеләр белән тулы. Үзебез танып бетерә алмыйбыз шуларны. Кайтуым да, килүем дә хәвеф-хәтәрсез узды. Назыйм энем. Өйдәгеләр дә исән-сау.
— Өйдәгеләр? Өемдә күршем калды, дигән идең бит әле кичә. Син үзен, төрлечә сөйләргә яратасын, ахры. Мөхибә әби, — дип карчыкны ялганда тотмакчы булды Айгузин.
Мөхибә кеткелдәде.
— Хәйлә корсам, мин үземне тоттырырлык итмим! Авылның, хәзерге тормышын аңлап җитмәгәнгә шикләнүеңдер. Малаем, киленем, өч оныгым белән бергә яшим мин. Хак дөресе. Ә өемдә күршем калды. Хәзер бит авылда карт-карчык үз балаларының хезмәтчесенә әйләнде. Ничекме? Менә болай. Яшьләр бөтен хуҗалыкны карт-карчыкка ташлыйлар да йә эшенә, йә укуына чыгалар да китәләр. Өйдә гамьнәре юк. Сиксәнен тутырган карчык пешерсен дә төшерсен, эшем кешеләренең кайтуына ризык өстәлдә торсын, йөзләрен чытмыйча гына ашасыннар иде, дип борчыла белсен әле өстәвенә. Менә шуңа күрә күршекәем белән, беребез сәфәр чыкканда, икенчебез ике өйне бер итәбез. Төенчегемдә Гөлсәхрага күршем биргән күчтәнәчләр дә бар. бәбәй ашыбыз булыр, диде. Гөлсәхраның бәбәенә биләү әйберләре дә юнәттек. Ә балаларым барысы да әйбәт минем. —Мөхибә мамык шәлен төшергән иде, яулыгы кысыбрак торган, аны бушатыбрак бәйләде. — Малаем бик дәрәҗәле, — диде карчык, озаклап елмайды.
Айгузин бу елмаюда шаянлык сизмәде, намазлыкка кунаклаган әбидә нигә шаянлык булырга тиеш икән, дип гаҗәпләнде.
— Малаем арада олысы, — дип дәвам итте карчык, — ике кызымнан олысы. Әйтәсе юк, мәртәбәленең мәртәбәлесе. Кулыннан эш килә, авылда дәрәҗәсе бик тә зур. Кичә төнге унда машина белән китереп куйдылар үзен. Тәрәзәдән карап тордым, машинаның ишеген кечкенә капкага туп-туры итеп туктаттылар. Арыганын белгәннәр инде. Малаем балта остасы минем хәзер, көпе буе балта чабу да чүкеч сугу элеккечә өстәл төю түгел шул — бер генә дә артык адым ясамасын, дигәннәрдер. Керде балакаем өйгә. Менә. Назыйм энем, уңга да сөялә, сулга да сөялә улым, бөтенләй беткән. Киленем чишендереп яктырды. Иртүк торып тагын эшенә китте, айнып җитмәгән иде. Исән чыгып китте, ничек кайтып керер инде... Малаем, коммунистлыкка кергәч, намаз укудан тыймакчы иде мине. Аңардан яшереп укыдым. Хәзер минем намазлык җәйгәнне күрергә вакыты юк. бик тә эшем кешесенә әйләнде. Балта белән акча суга. Үзенә җитә тагын акчасы.
Инде Назыйм башын чайкап көлде, исерекләргә гомеренә көлеп кенә карады ул, вәкил чагында лаякыл исерүеннән соң, аракыны авызына якын китермәде. Мөхибәне сүз әйтеп бүлдермәде, тыңлап кына утырды.
— Киленемнең әйбәтлеген белсәңме?! Бөтен Сабасында юк минем киленемә тиң! Чын менә! Күршекәемнең киленен хурлавым булмасын, аның килененнән дә әйбәт минем киленем! Әнкәй, дип бөтерелеп йөри янымда, авырый калсам, эшендәге чут төймәләрен оныта, баш очымнан китми. Киленем тота йортны. Миннән ни файда соң. өй каравыллаудан бүтәнгә ярамыйм. Шулай да какмый киленем. Үзем дә. ботка пешерсәм дә, куерак ягыннан киленемә бүләм...
Мөхибәнең килененә ихластан хөрмәте йөзенә чыккан иде. Әүлия килен туры килүенә сөенече гомерле, дип уйлады Назыйм.
__ Олы кызым Юдиндә, үз йортлары белән торалар. Киявем поезд йөртә.
Харьков дигәненә дә бара. Мәскәвенә дә. Кече кызым авылда, яңа йорт җиткерделәр. Абыйлары, улым инде, бик тә булышты, рәхмәт яугыры, кулында эш уйнап тора шул, туганнарына ярдәмен кызганмый. Кече кызымның һөнәре генә ошап бетми үземә. Кешенең... Йомшак җиренә инә кадарга өйрәттеләр аны. Тефү, тефү, гөнаһымны кичер, Ярабби... —Карчык авызын учы белән каплап торды. — Юдиндәге кызым доктор бит, авылдагысы апасы эзеннән китмәкче иде, тик институтка алмадылар, хәзер, балалар үстер-гәндә, укуын онытты, укол кадавыннан уза алмас.
— Шәфкать туташлары врачлардан күбрәк дәвалый авыруларны, — дип сүз катыштырды Назыйм. — һөнәре әйбәт кече кызыңның.
— Шулай булмагае! — дип кырт кисте карчык. — Нәрсәнең юньле, нәрсәнең начар булуын аермый ди Мөхибә! Аермам менә! Укол кадау да дару эчерү доктор кушканны үтәү генә! Үз башыңны эшләтәсе юк! Үз башыңны эшләтергә иренмәскә кирәк! Башың эшләмәсә, ялкауга чыгасың, хәерчегә каласың. Нигә кызым соранырга тиеш ди?! Ялкауланырга барыбер дә юл куймам мин аңа! Төпчек баланы иркәләү хәтәр икән. Иркәрәк үсте ул. Гел дә хатын-кызга гына кадап калмый ич инәсен! Азуы да бар яшь кешенең...
Айгузинның шәфкать туташының мактаулы якларын яклап әйтерлек дәлилләре булса да, эндәшмәде ул. Диндар карчыкны кызының бүтәннәрнең ялангач тәнен күрүенә борчылуын бетерерлек сүз эзләмәде.
Бераз вакыт тагын тын утырдылар. Ләкин Мөхибәнең балалары һәм оныклары турында сөйләүдән теләге кайтмаган иде.
— Тамак кыруымнан ук аңлагансыңдыр, хәзер кызымның кызын мактыйм, — дип сөйли бирде карчык, бу искәртүенең Назыймга ничек тәэсир ясавын белер өчен, аңа таба карап алды. — Мактыйм гынамы соң, мактанам! Менә кече кызымның кызы чынлап торып начальник инде! Эшләгән төшендә аның сүзеннән чыккан кеше юк. Биетеп тә күрсәтә инде ул кул астындагылар- ны! Берсе-берсе каршы сүз әйтергә базмый үзенә, кушканын үтәп кенә торачар. Әй-лә, ил башында утыручыларның сүзләрен шулай тыңласыннар иде ул. Юк шул, аларның сүзен тотмыйлар. Менә син дә каршы төшәсеңдер әле, — дип кинәт башкага күчте карчык. — Без, без, дип, кушканның гел дә киресен кылырга күнеккән бит сез. Анысы, бу дөньядан китәр заманым җитсә дә, иләмәнебезнең вәгазьләренә үзем дә ышанып бетмим. Бигрәкләр дә боргалый да сыргалый, һич кенә дә төгәл сүзе юк. Ил тәхетендә утырган кешегә ярамый болай. Торгынлык дигәнегездән әллә кайларга чигендек ләбаса. Хәзергесенә, заманалар узгач, чигенү чоры, дип исем тагарсыз микән? Исем кушу белән котылырсыз аннары. Безнең илдә юньсезлек кылган түрәдән җавап сорарга гадәтләнелмәгән, лаеклы ялга җибәрәләр андыйларны, лаеклы түгеллеген һич кенә дә исәпләп тормыйлар.
— Сез, сез, дигәннәрең миңа кагылмый, Мөхибә әби, — дип бүлдерде Айгузин. — Мин дә синеңчә уйлыйм. Гомеремдә иркенлекне һәм муллыкны күрәм икән бер, дип ышанган идем башта. Сиксән бишенче елда. Шуннан соң ышанычым кимеде дә кимеде, инде бөтенләй бетте. Яшермим фикеремне.
— Нигә яшерергә ди?! Бөтен ил шуны сөйли бит. Безне төрмәгә утыртып, берни дә кыра алмаслар. Шуңа күрә иркенләп сөйлибез бит менә. Без әйтмәсәк, кем әйтер боларны? Яшьләрме? Яшьләрнең шүрләүчеләре дә булыр. Без әйтик әле, безнең хакыбыз зуррак, илнең таудан тәгәрәвенә дә элек-электән без шаһит! Сине төрмәгә ябудан халыкның хәле яхшыра, дисәләр, үзем барып керәм төрмәләренә! Чын менә! Үз илеңдә тәртип урнаштырып байыйсы урында, дөнья буйлап хәер сорашып йөр инде, йә?! Шулмы ил башлыгының эше! Яратмыйм хәер сорашуны! Шуңа күрә кече кызымның, үз башын эшләтмичә, ялкауланып, хәерче хәленә төшүеннән куркам... — дип үзенә турыдан кагылышлы мәсьәләгә килеп чыкты карчык. — Чит кешеләр санын күреп, күңеле азмагае, дим. Күңел азу, анысы инде, ялкаулык билгесе.
... Ике карт кешенең сәясәт дигән нәстәкәйнец эченә кереп сөйләшүе гаҗәбрәк иде. Ләкин мондый әңгәмә булды. Чөнки хәзерге буталчык һәм азгынлык көчәйгән заманда берәү дә читтән күзәтеп кенә тормый, һәр вакыйгага мөнәсәбәтен белдерә, ахырында, телен әйләндереп әйтмәсә дә, күңеленнән һәркем нәтиҗә ясый. Туры сүзле Мөхибә белән Назыйм да фикер иясе кешеләр, ил язмышы турында олыдан кубып уйлану аларга һич тә ят түгел (хәер, Назыймы, акны карадан аерып, тәгаен сөйләргә гадәтләнмәгән). Аннары, Мөхибә әйткәндәй, аларның хаклары зур, алар илнең җитмеш еллап гомерен үзләре күреп беләләр.
— Ерактан әйләнеп йөрдек, Назыйм чордаш, — диде карчык, тыныч ланган иде ул. — Кызымның кызы — зур начальник, дигән идем. Начальник шул! Балалар бакчасында тәрбияче ул. Таптың түрә тәхете, дисеңме? Ю-ук, Назыйм энем, балаларны тыңлата алу иләмән хезмәтеннән авыррак. Беләсеңме, өйдә әйбер тотуда гел дә үземә охшаган шул оныгым! Өйдә юньлерәк җиһаз да торгыза алмыйлар, барлык юньлене балалар бакчасына ташый. Өйдәге тәм-томны да, балаларның кайсына бирәсен әйтә-әйтә, иртәдән тутыра башлый. Рәхмәт яугыры! Әйбәт кияү туры килсен үзенә, бәхетле яшәсеннәр. Тик йөргән егете юк әлегө, — дип тирән сулады карчык.
— Тормыш дигәнең без теләгәнне генә кылып тормый шул.
— Балаларымның балалары гел кызлар минем. Берсе дә кияүгә чыкмады әле. Малайлы кеше, кызыңны киленлеккә бир, дип сорап бара, малаеңны кияүлеккә алабыз, дияргә гадәтләнелмәгән. Оныкларымның башлы-күзле булганнарын күрсәм канә... Олыгаебрак киттем. Аякларым бик сызлау, болай чатыр чапкандай йөрүемнең газабын үзем генә беләм. — Карчык туны итәкләре өстеннән тез башларын ышкыды. — Озын гомер ителде. Күзләремнең нуры бетә. Монысы, — дип сул күзе төбен сыпырды ул, — бөтенләй күрми. Уңын да томан каплый бара. Ходайның рәхмәтедер, — дип тагын көлемсерәде карчык. — оныкларым чамадан узып шаярышканны уңы күрми башласа, шул наныйларыма бармак янарга сул күзем күрә! Ышанмаслык хәл менә!
— Күңел күзең җете, Мөхибә әби! — дип сөендерде карчыкны Назыйм. — Әүлия син!
— Әүлия үк түгелдер дә, тик начар кеше дә түгелмен. Әүлиялыкка зур гыйлемлек тә кирәк, Назыйм энем. Революция дигәннәренә чаклы кечкенә булып укый алмадым. Совет чорында дүрт сыйныф кына укып калдым. Гарәп әлифбасында. Латин һәм урыс әлифбаларын соңыннан өйрәндем. Киленем яздырган гәзитләрне үзем укый идем, хәзер аның укыганын тыңларга гына калды. Әбием, әтиемнең әнисе, бик тә укымышлы иде. Булган гыйлемемне әбием бирде. Тормыш та өйрәтте. Гап-гади авыл карчыгы мин. Шуннан бик тә канәгать үзем. Аллага шөкер.
... Бала табу йортына килүчеләр ишәйде. Шәфкать туташы тавышланмаска кушты, кереп китәргә җыенгач, коридор ишеген кире япты да карчык белән карт янына килде.
— Бик озактай утырасыз, бирегез күчтәнәчләрегезне, —диде ул. — Гөлсәхра кемегез соң сезнең? Әтисе белән әнисе бүген иртән дә килгәннәр иде инде. Гөлсәхрага күп ризык кирәкми бит.
Назыйм пакетын шәфкать туташына ачмыйча сузды, ләкин кыз аны актарды, яшь анага ашарга ярый торганнарын гына алды. Мөхибә кинәт кауша ды, бер үк сүзләрне дә кабатлады.
— Мин... мин Гөлсәхра малаеның кендек әбисе булам. Кендек әбисе китергән ризык сабыема авасы сөте белән керсен. Баланың кендек әбисе мин. Әйберләремнең барысын да ал. анда ярамас ризык юк. Сабыйга нәрсә кирәген кендек әбисе әйбәтрәк белә. Кендек әбисе мин сабыйның. Тәһарәтем бар. шөкер, тәһарәтсез йөрмим. Кичә һәм бүген калган намазларымны иртәгә җыеп укыйм.
Аллаһы боерса... Карале, дим, кызым, кайчан чыгарырлар икән аларны?
— Берсекөнгә чыгарырлар да инде. Икесенең дә кәефләре әйбәт кенә.
— Шулай була күрсен. Ярабби. Гөлсәхра, наныем ла инде үзе, җиңелдән тапты бәбәен, Аллага шөкер. Карале, дим, кызым, бу картның күчтәнәчләрен аерып бир, яме, поездда синең өчен борчылган Назыйм исемле карттан, диген. Күчтәнәчләребезне алдан алуың әйбәт, кызым. Болай булгач, соңгы автобуска калмыйм икән, аннан алдагысына өлгерәм. Рәхмәт, кызым, игелек күр, сабыйга мәрхәмәтеңнең савабы үзеңә тисен. Шулай ул, кешенең бәхете — башкаларга игелек кылуда...
Айгузин Мөхибә карчыкны автовокзалга бүген дә озатты. Карчыкның шәһәр йортларын исендә калдыруы турындагы кичәге сүзләренең мәгънәсен бүген белде бит ул — зур әйберләрне генә шәйләп йөри икән ич Мөхибә әби.
Бүген Назыймга сугышта катнашучы таныклыгын күрсәтергә туры килмәде, автобуста буш урыннар бар иде. Шулай да ашыгырга мәҗбүр булдылар, юлаучылар автобуска утырышканнар иде. Назыйм Мөхибә карчыкны автобуска кертеп үк утыртты. Бер егет, алдагы урынын карчыкка биреп, артка күчте.
— Рәхмәтләр яусын сиңа, Назыйм энем. Авырмыйча яшә. Чир күрмә. Кулың тиз савыксын. Малаеңны көт. Тиз кайтыр ул, Мөхибә карчык әйткән иде, диярсең, — дип саубуллашты Мөхибә.
— Үзеңә дә изге теләкләрем, Мөхибә әби, — дип башын иде карт.
Аларның соңгы очрашуы булган икән бу...
Назыйм шәһәр үзәгеннән әйләнеп кайтасы итте. Үзәктәге “Табигать байлыклары" дигән кибеттә үзгә ризыклар саткалыйлар, онытылганда бер ат ите чыгаргалыйлар, бәлки, шул вакытка туры килер, чираты озын була инде озынын, торыр, ашыгасы җире юк. Дачадан кайткач пешергән бәрәңгесе, кем әйтмешли, коелып бетте, кичкә озаклап кайнатып аш пешерер, бу яшьтә ачлы-туклы йөрү сәламәтлегенә шәп тондырыр югыйсә. Әмма кибеттә ат ите юк иде. Сыер ите алды, җелекле сөяклесен үзе салдырды, ашка өресе мул чыга андый итнең. Троллейбус тукталышы янындагы хуҗалык әйберләре кибетенә керде, пычак сайламакчы иде. Ләкин сайларга түгел, сайламыйча алырга да юк икән пычак. Бу кибеттә күптән булмаган иде, шүрлекләрнең шәрәләнүенә хәйран калды. Нишләде бу тормыш, кая барабыз без, бармыйбыз, алтынчы ел инде элекке үребездән дә кирегә тәгәрибез, дип уйлады Айгузин. Каһәр суккыры Сайгушев, азган җан, пычакны сындырды, кибеттә пычак юк чагында. Пенсиягә чыгар алдыннан үзе ясаган пычагының йөзе дугаланып килгән иде, бәрәңге әрчергә җайлы иде тагын. Үткен һәм очлы, бәрәңге күзәнәкләрен чокып кына ала иде. Кибеттә пычак та калмасын инде, йә?
Шулай уйланганда, Мөхибә карчыкның троллейбуста сөйләгән мәзәк хәле исенә төште.
Мөхибә троллейбуста Назыймга:
— Сиңа да тиштерим әле талон, — диде. — Күбәйде болар.
— Мин бушлай йөрим бит. Кирәкми.
— Кирәктер, димим лә. Кая куйыйм ди бу талоннарны?
— Нигә шулай күп алдың соң? Гел шәһәрдә йөрергә ахры исәбең.
— Юк ла, — дип йодрык хәтле генә калган төенчеген селтәде карчык. — Үз өемдә эшем бетмәгән. Бүген Гөлсәхра да бәбәй хакы өчен генә килдем. Ниятемне киленем бик тә хуплады, аның да сүзен аяк астына салып таптарга ярамый, алай итсәм, юньсез булырмын. Ходаем, кичер...
Карчык, бала табу йортына барганда, бер егеткә акча сузган. Бер генә талон сораган, акчасы өчлек икән. Шаян телле егет булгандыр, әбигә мондый киңәш биргән.
— Әби, кибеттән әйберләр алырга килгәнсеңдер инде син авылдан, —
дигән егет. — Кибетләрдә барыбер бер нәрсә дә юк, әби, ичмасам, троллейбус талонын учыңны тутырып алып кал, анысы да бетәр.
Беләм инде егетнең шаяртканын, — дип аңлаткан карчык талоннары күплеген. Шаяртуына сөенеп куйдым бит шул егетнең! Алайса өч сумлык бирсен, дидем, бер дә аптырап калмадым! — Карчык, гадәтенчә, еракка китеп нәтиҗә чыгарган. — Боздык ла тормышны. Сикәлтәле-чалулы булса да. юлдан бара идек, көн итү тарафында, дим. Тар тыкрыкның чокыр-чакырлы сукмагына капылт кына кердек тә киттек...
Тар тыкрык, тар тыкрык, дип күңеленнән кабатлады Назыйм. Иртән дачасына барганда, Сайгушев очраудан куркып, тар тыкрыктан турыга бәрмәгән иде ул. Сайгушев кичә, сумкадагы кайнатмаларны күреп, Айгузинның дачадан кайтуын сизенгәндер дә. Обсерватория поселогы кешеләреннән Назыймның дачасы кайсысы икәнен белешкәндер, тар тыкрыкта бүген көтәдер кебек иде аңа. Сайгушев, пычрак җан, тар тыкрыкта адашып калгыры, шунда сине дөмектерергә дә күп сорамас. Уйлап та тормас. Аннары Сайгушевның Назыйм дачасы кайдалыгын иртүк белә алмавы сәбәбен китереп чыгарды — бандит кичә Айгузинны өе янында саклаган. Айгузинның милициягә хәбәр салуыннан шүрләгән, бүген монда килеп җитәргә өлгермәс. Шулай да, куркырга сәбәбе булмаса да, иртән тар тыкрыкка, әйе, кермәгән иде Назыйм. Бүген көндез табуы ихтимал картның дачасын Сайгушев, менә монысы — мөмкин хәл. Казаннан табан ялтыратмаса...
Өенә туры кайтмады Назыйм. Чистай урамы тукталышында троллейбустан төшеп, Сәвингә борылды. Мондагы асфальт җәелгән бердәнбер урамнан шактый ара узгач, аңа арттан эндәштеләр. Тавышы таныш иде, әмма Сайгушев тавышы түгел, юлбасарның пышылдавын да аера Айгузин. онытмас та кеше талаучының тавышын. Адымын акрынайтса да, артына карарга шикләнде карт. Эндәшүче үзе куып җитте — кичә килгән милиционер икән ләбаса! Милиционер, каршыга килүчеләр узып киткәндә, Сәвиндә гомер булмаган урам исемен сорады, төрле юнәлешкә төртеп күрсәтте, шул якта түгелме янәсе.
— Төштән бирле эзлим үзегезне, — дип уенсыз сөйләүгә күчте ул аннары. — Болар арасында Сайгушев юкмы? — дип берничә фотоны кәрт колодасыдай җәеп җибәрде.
Айгузин күзләренә ышанмыйча торды. Арада Сәвади Сайгушев фотосы да бар иде. Карт, калтыранып:
— Монысы, — диде.
Милиционер фотоларны тиз генә кесәсенә тыкты.
— Зур кошны очырганбыз, Назыйм абый! Сәвади дә, Сайгушев та түгел ул. Татарда булмаганчарак аның исем-фамилиясе. Сабир Сабируллин диелер бу юлбасар! Башкача йөрүе дә бик мөмкин. Ярый, рәхмәт, иптәш Айгузин, — дип аркылы урамга җиткәч туктады милиция кешесе. — Күрешкәнгә чаклы. Кирәгегез чыкса, мин үзем табармын сезне. Әмма Сабируллин-Сайгушевны очратсагыз, безгә хәбәр итмичә калмагыз. Шулай да бик чыгып йөрмәвегез хәерле. Дачагызга да бармагыз. Бу бандит кулларын кеше каны белән юудан чирканмый, — дип кисәтте ул һәм аркылы урамнан ашыгып китеп барды.
Тикшерүченең соңгы сүзләре. Назыймның күңеленә, минем малайны шушы Сайгушев юк иткән мәллә, дигән шик салды. Их-х, малай... Малаебыз... Акыллы бала иде соң... Иртән институтына китте, кичен кайтмады...
Назыймның туган йортын сүтүләренә иңде чирек гасырлап узды. Ләкин төп нигезе урынын онытмый, монда еш килә ул. Төп нигез гел үзенә чакыра кебек аны. Ни сагынсаң да, монда кайтып нигез яңартып булмый, монда күптән биш катлы йорт күтәрделәр. Шул йорт Айгузиннар нигезен бөтенләй диярлек каплады. Назыймнар йорты урыныннан кырлары метр чамалы гына өчпочмактай җир буш калды. Шунда чүп-чар ташлыйлар, кадерле җирнең
кадерен бетерәләр. Пычракка чумуын абайламый адәм баласы, чүплек ерак түгел ич, шунда илтүне ярамыйга саныйлар мәллә, үзләре торган йортның почмагына калдык-постыкларын түкмәсәләр соң... Назыйм чүпләрне җыеп пакетка тутырды.
— Бабай, бабай, Чүпче бабай! Әнә тегендә чүп тагын да күп! — дип үртәләде Назыймны бер малай, картның куып тота алмаячагын белә, шуңа күрә Айгузинны оятсызланып мыскыллады.
— Синең гаебең юк бала, — диде аңа Назыйм. — Без гаепле, өлкәннәр гаепле. Акыл бирә белмибез сезгә! Тар сукмакка үзебез үк төшерәбез сезне.
Ләкин малай аның сүзләрен ишетмәде, дөресе, тыңлап та тормады.
— Чүпче бабай. Чүпче бабай! — дип, үз табышына сөенгәндәй, үчекли- үчекли, йортның аргы башына таба йөгерде малай.
Гаҗәп, әй. аңа гомерендә ике кушамат тактылар, ике тапкырында да малайлар эше булды бу: Исерек абый да Чүпче бабай. Ярый ла бу кушаматларны ишетеп тормадылар.
... Айгузин күршеләре белән генә аралашты, үтә кирәкле йомышы купканда гына өеннән чыкты. Ерак туган-тумачалары —аның якын туганнары инде юк — һәм бергә эшләгән иптәшләре килеп йөрмәде, һәркем тормыш куа, Назыйм картның хәлен белмәгән өчен берәүне дә гаепләргә ярамый. Заманасы шундый, кешеләр якыннан аралашуның мәгънәсен оныта баралар. Милиция тикшерүчесе дә онытты Айгузинны. инде икенче ай хәбәр бирми. Сайгушев-Сабируллин эшен дә, кем әйтмешли, тартма төбенә салдылар бугай. Мөхибә карчык белән бер сөйләшен утырса, ичмасам, күңеле бушаныр иде. Әмма аны кайда очратасың ди. Авылына барсаң инде. Килүеңнең сәбәбен ни дип аңлатырсың тагын. Мәгънәсез сәфәр булыр бу, бикләнеп утыра бир, Назыйм карт, өеңдә. Кешеләргә синең кирәгең беткәндер. Малаең да, ахрысы, бөтенләйгә югалды. Гөлсәхраны күрәсе килә килүен, яшәгән җирен бала табу йортында белешер иде. Ләкин ни дип барып керерсең аларга? Мин. сеңлем, сине бандит кулыннан коткардым, диярсеңме? Тузга язмаганны! Мактанып әрсезләнү генә җитмәгән иде җитмеш яшеңдә! Ялгызлыкны күпмегәдер онытып торырга бер генә чара каладыр — Мөхибә карчыкны күрергә кирәк. Юк, анысы да тормышка ашырырлык теләк түгел —кеме ди ул Мөхибә карчыкның? Аннары аның, сугыш вакытындагы вәкиллегеннән соң, бер генә авылга да бер генә тапкыр да барганы булмады. Теге чакта авыл апайларының бер көндә, чынын-шаяруын бергә кушып, ике сабак укытулары гомеренә онытылмады. Авылда барысы да Мөхибә әби кебек түгел. Назыймны ындыр табагында һәм фермада мыскыл иткән хатыннарга ишләре хәзер дә бардыр. Шәп сабаклар алдьгАйгузин, аларның кабатлануына бөртек тә ихтыяҗ юк...
Шунысы да бар бит әле: Мөхибә карчыкның да теле үтә чарланган. Айгузин аның бер сүзен һаман онытмый. Назыйм карт беренче очрашуда:
— Мин кешеләргә начарлык та, яхшылык та кылмадым, — дигәч, Мөхибә усал итеп:
— Яхшылык кылмагач, гомерең заяга узган икән, — дигән иде. һәм мондый киңәшен дә биргән иде. — Назыйм энем, син кешеләргә изгелек кыл. Инде алар синең яхшылыгыңны аңламаслар дип шикләнсәң дә, барыбер изгелек эшлә үзләренә. Инде аңламасалар, кешеләргә кылган яхшылыгыңны суга сал. Адәм затына эшләгән изгелегеңне балыклар аңлар.
... Апрель азагы якынлаша. Бакчада җиң сызганып эшләргә вакыт җитте. Ә бакча корты Назыйм Айгузин — үзенә үзе биргән бәясе шундый аның — февраль уртасыннан бирле бакчасына аяк та басмады. Һәм... Әй-й, нигә Сайгушев-Сабируллиннан кот очарга тиеш соң әле. аның алдында гаепле кеше сыман, барам бакчага, күңел шунда тынычланыр, дигән катгый фикергә килде Айгузин.
Утыртыр-чәчәр вакытта, сырт сөякләрен иркәләп, өйдә ятмассың. И4, дип үзалдына әйтеп куйды Назыйм. — Сөякләрне бакчада язу килешә мица. Мөхибә әби әйткәндәй, Аллаһы боерса, быел да бакча килешер үземә. Ярый барган икән дачасына. Бакчада рәхәтләнеп эшләде, ару-талуны белмәде, әй-й, бакчада талуы да рәхәт кенә ич! Куллары эш сагынган икән, сөяге чатнавы сизелмәде, төзәлгәндер, ике айдан артык вакыт узды бит Сай- гушев-Сабируллинның тимердәй кулы белән сугуына. Шатлык өстенә — шатлык: кичке уңайда кайтканда. Гөлсәхраны очратты ул! Вагонга керүгә аның күзләренә таныш йөз чалынды кебек. Аралыкта басып торып, вагондагы кешеләрне күзәтте. Әнә ич таныш йөз. Гөлсәхра ич! Бәбәен күкрәгенә кыскан.
Карт, кешеләрне аралый-аралый, Гөлсәхра янына барды. Яшь ана беравык аңа аптырап карап торды да танып алды.
— Бабай, Назыйм бабай ич сез!
Назыймның күзләренә яшь килде — гомер булмаганны! Гөлсәхраның аркасыннан сөйде. Яшь ананың да күзләре дымлы иде. Ул картка үз урынын күрсәтте, әмма Гөлсәхра күршесендәгеләр кысылышты да Назыйм да сыйды.
— Улым, улым, Назыйм бабай шушы инде, — дип сөенде Гөлсәхра. — Бабай белән таныш әле, улым. Күреш, күреш, әйбәт бабай ул.
Бәбәйне үзенә чакырды карт, ләкин түгәрәк йөзле, зәңгәрсу күзле сабый Назыймның ите кипшерә башлаган кулларына карап кына торды — бу таныш түгел кулларның нигә үзен чакырулары сәбәбен белергә теләгәндәй уйлана кебек иде бәбәй. Назыймга шулай тоелды.
— Улым, кулыңны бирмисең мени бабайга? Алай ярамый ич. —дип Гөлсәхра малаеның кулын картның учына куйдыртты.
Сабый кулының йомшаклыгы Назыймга бу фани дөньяда гөнаһсызлык- ның гел яңарып торуын тәнендә тойдырды. Гөлсәхралар очрамаса. шуны белмичә үләсе икән. Назыйм Айгузинның, җитмешенә җитеп, сабый кулына кагылганы юк иде бит. Малае, уллыкка алганда, алты яшьлек иде. малаеның кул кимерчәкләре катыланган иде инде. Малаеның куллары да йомшак иде лә аның!
— Рәхмәт яусын! — дип сабыйның маңгаен сөйде ул.
— Менә шундый инде без. Назыйм бабай, — диде Гөлсәхра, ана күңеленең киңлегенә хас булганча, баласы белән үзен бер җан ияләре итеп сөйләде. — Үсәбез инде без. Кунакка йөри башладык. Кендек әби янына да барачакбыз әле без, име, улым. Җәй генә җитсен, име. Хәзер Казанга барабызмы, улым? Казанга барабыз, име, улым. Безнең йокы вакытыбызда җиткән, име. улым. Менә шушы имезлекне суырабыз да йоклап та китәбез әле без. Йоклап та үсәбез без, үсүдән башканы белмибез әле без, име, улым...
Гөлсәхралар Назыймны эзләгәннәр, ләкин ничек табасың ди. аның турында, исеменнән башка берни дә белмиләр бит. Исемен Мөхибә карчык әйткән. Ул Гөлсәхралар бала табу йортыннан чыккан көнне каршыларга килгән икән. Хәзер, Юдиндәге кызы янына килгәндә. Яшел Үзән шәһәренә бара икән, бәбәйне бик тә ярата ди.
Игелек кылуда гомере буена тынгылык белмәгән һәм белмәс Мөхибә карчыкның хәлен белешмәү гөнаһ лабаса, димәк, Назыйм карт авылга һичшиксез барачак.
Сабый йоклый иде. Назыйм аңа еш кына озаклап карап тора, мондый чакта Гөлсәхра, гәүдәсен кымшатып, малайның йөзен карт күрерлек итеп бора. Гөлсәхра Назыймга, бәбәй табу йортына китергән күчтәнәчләре өчен, рәхмәт әйтте.
— Теге чакта вагонга сез кергәч. — диде Гөлсәхра, йөзенә кинәт хәсрәт җәелде, — сумкагызга башлап күзем төште. Дачадан кайта икән бабай, дип уйлап алдым да кинәт кенә карлыган кайнатмасы ашыйсым килде. — һәм
Назыймны, сумкасына үрелүдән туктатып: — Юк, юк. Назыйм бабай, хәзер кирәкми, — дип дәвам итте Гөлсәхра. — Мин Казанда чагында ук китереп сыйладыгыз бит. Безнең үз бакчабыз да җимешле. Шундый чакта кайнатма ашыйсы килүе сәер инде. Ашау турында уйларлык идеме соң ул чакта...
Ана, кулын тидерер-тидермәс кенә итеп, бәбәен битеннән сөйде. Аның йомшак күкрәгендә сабые изрәп йоклый иде. Әтисенең нык һәм ышанычлы күкрәгенә беркайчан да сыена алмаячак бу гөнаһсыз бала...
Гөлсәхра Назыймны үзләренә чакырды, карт, сумкасыннан кәгазь-каләм алып, адресны язды, барырга ышандырды, Мөхибә карчыкны Гөлсәхраларда очратырга өметләнде. Мөхибә белән ешрак очрашса, аңардан тормышны яратырга өйрәнер иде ул, моңа җитмеш яшьтә дә соң түгелдер. Югыйсә тормышта эз калдырмыйча китәр кебек иде. Яшел Үзән каласына Мөхибә әби якшәмбе саен килә икән.
Ләкин Назыйм Айгузин Гөлсәхраларга бара алмады. Ә Казан вокзалында аны бүген үк бүтән төрле очрашу көтә иде.
Поезд, Юдин ягындагы платформаны узып. Арча юнәлешендәге платформага барып туктады, тегесендә буш юл булмавын радиодан хәбәр иттеләр, моны вокзалдагыларга алдан белдергәннәр икән, Гөлсәхраны туганнары Көнчыгыш платформада көтәләр иде. Назыйм Гөлсәхралардан шунда аерылды, аларга һичшиксез барачагын кабат әйтте, аларны үзе дә кунакка чакырды.
Вокзалның төп бинасы алдыннан тугызынчы трамвайга таба бара иде ул. Бина башы турына җиткәндә, товар йөртүче поездның алгы вагоныннан төшеп, җиргә чүгәләүчеләрне күрде Айгузин. Нигә алай итәләр икән, дип уйлады, чүгәләгән кешеләр түгәрәген әйләндереп алган кораллы солдатларга игътибар иткәч кенә аңлады — кулга алынган кешеләр икән болар. Бүтән шәһәрдән китергәннәрдер, вагонга утыртмыйлар, төшерәләр иде бит.
— Сайгушев ич тегесе! Сабируллин! — дигән сүзләр авызыннан атылып чыгуын сизмичә дә калды Айгузин.
Сабируллин-Сайгушев та Назыймны күреп алды. Картка сикереп ташланырга теләп, күтәрелә башлады ул, ләкин аның аркасына шул мәлдә үк автомат көпшәсе терәлде.
— Картлач, телеңне тыярга кушкан идем түгелме мин сиңа?! — дип үкерде бандит. — Барыбер башыңа җитәрмен!
Аның аркасына катырак итеп төрттеләр. Сабируллин-Сайгушев ава язды, таяна алмый, куллары богауда иде, башкаларына богау салмаганнар, аларның кулларын артка куйдырганнар иде, димәк, Сабируллин-Сайгушев бу җинаятьчеләр арасында иң куркынычы икән. Бандитның богауда һәм чолганышта булуы Айгузинга яшьлек көче кайтарды кебек, ике айдан артык шушы бәндәдән куркуы юып алгандай югалды. Карт, юлбасарны нык каптыруларына инде тәмам ышанып, тегеңә җирәнеп, нәфрәтләнеп карап узды. Ычкына алмассың капкыннан, Сайгушев-Сабируллин, богаулагач та әшәкелегеңне чәчеп маташма, дип бандитның йөзенә бәрәсе, җырлап яшә, дип мыскыллыйсы килде Айгузинның, ләкин боларны әйтергә мөмкин түгел иде. Хәер, юлбасар үзенең хәлен болай да аңлыйдыр, үч алмакчы булуы котырынуы-ярсуы гынадыр...
Өендә очынып йөрде Назыйм. Авыз эченнән көйләде. Тик җыр сүзләре белми икән. Кайсыдыр җырның баштагы сүзләре, бүтәненең ахыргы сүзләре генә исенә төшә. Матур җырламасын да инде, аны сәхнәгә чыгып җырларга мәҗбүр итмиләр ич. Гомер итеп, ялгызың гына калганда, хәсрәтеңне басарга йә шатлыгыңны зурайтырга җыр белмә инде?!. Җырсыз үтте гомер. Өйрәнергә кирәк. Соң түгелдер...
Ә хатыны җырлый иде Назыймның. Әмма аның җырлавын да яратмады ул. Хатынын:
— Сарык кебек мөгрәмә! — дип тыяр иде.
Хатыны:
— Сарык мөгрәми. Үзегез Сәвиядә торып мал асрагансыз, үзең шуны да белмисең,. Сыер гына мөгри. — дип каршы төшсә:
— Синең җырың — сарык мөгрәгәндәй! — дип тындырыр иде аны.
Берчакны, туганнарына баргач, хатыны телефоннан кемгәдер яңа көй өйрәтеп маташа. Тартып торып алды Назыйм телефон төребкәсен. хатыны акаеп калды. Әллә суккан да тагын төребкә белән, хатыны кич буе колагын тотып утырды. Ачуланмаган иде хатыны. Өйләренә кайткач:
— Даруыңны эчә күр, онытма. — дигән иде хатыны.
Назыймны яратуын сиздерүе инде. Шул тугры хатынны җырдан тый инде, әкәмәт. Назыймның күңеле тарлыктан инде бу.Хатыны белән бергә җырларга өйрәнсә ни булган? Син җырлый белмисең, дип һич тә кыерсытмас иде хәләле. Их-х, акыл, диген... Җырсыз гомер кичер инде... Өйрәнергә кирәк, әле гомере бардыр, сырхау кеше түгел. Ялгызлыкта җыр бигрәк тә кирәк...
Ишек кыңгыравы шалтырады. Назыйм, элеккерәк гадәте буенча, кем булуын сорамыйча, йозакны ачты, хәзер Сайгушев-Сабируллиннан куркырга кирәкми иде бит инде. Ләкин ишекне бәреп, бандит атылып керде. Бер мәлгә икесе дә. күзләренә карашып, сүзсез тордылар. Ниһаять, карт кухняга чигенә башлады. Юлбасар, бармакларын кәкрәйтеп җәеп, корбанына ташланырга җыенган ерткыч кебек, Айгузинга таба атлады. Ашыкмый Сайгушев Сабируллин, Айгузинның котылыр чарасы юклыгын белә.
Назыйм өстәлдәге пычакны алды. Бандит пычакны теге чактагыча сугып төшерергә өлгермәячәк иде. ара ераграк, сикереп ташланса, пычак аңа барыбер кадалачак. Ләкин карт пычакны җәһәт кенә үз йөрәге турына китерде, күкрәген киерде. Сабируллин-Сайгушевның күзләре тагын да акайды, гәүдәсе артка чайкалды.
— Картлач... Нишләвең? Ташла пычагыңны!
— Ташламыйм! Син мине үтерергә килгәнсең! Каным синең пычрак кулыңа йокмасын! Кузгалма! Урыныңнан аз гына миңа таба селкенсәң дә. кадыйм пычакны йөрәккә!
— Картлач... Назыйм абзый, ташла, дим. тимим мин сиңа. Кунып кына чыгармын. Яшеренергә синең фатирдан да ышанычлы урын юк. Алар мине монда килер дип уйларына да китермәячәкләр. Аннары минем үз юлым.
— Чыгып кит! Югыйсә...
— Җүләрләнмә. абзый! Сине вокзалда юри куркыттым. Акчаңны бише белән кайтарырмын... Миңа тактырасың бит үлемеңне... Онытмачы, син сугышта да кулыңа агач мылтык тоткансыңдыр...
Ишеккә китереп типтеләр. Назыйм моны ишетерлек хәлдә түгел иде. ә бандит ишек ягына борылды да. пистолет тоткан ике милиционерны күреп, кухняга ташланды. Картның акрын ауган гәүдәсе бандитның икенче кат тәрәзәсеннән сикерү юлын бүлде. Назыйм Айгузинның күкрәгенә күптән түгел үзе ясаган очлы пычагы — монысы да сыгылмас пычак — сабына хәтле кергән иде...
Сабируллин-Сайгушев калтырана, аның тез буыннары гомерендә беренче тапкыр тотмый иде. Ул идәнгә сыгылып төште.
Мин түгел... Миңа сылтамагыз! Ул үзе... Мин үтермәдем аны! Үзе! Ү-з-е!
Җинаятьләре өчен дүрт тапкыр тотылган, өч тапкыр төрмәдә утырган Сабир Сабируллин-Сәвади Сайгушевның болай ачынып беркайчан да ялварганы юк иде. Дүртенче тотылуында кулына богау салгач та качу әмәлен тапкан бәндәнең бишенче тотылуында, кылганнары өчен, явызланып һәм ерткычланып горурланырга көче җитмәде бугай.
Юлбасар сул аягына тезләнеп, башын иеп. милиционерларның хәрәкәтләрен кырын карап күзәтә иде.
— Ал кулыңны кесәңнән! — дип кычкырды аңа милиционерларның берсе һәм, богау тотып, җинаятьчегә таба атлады. Сабируллин-Сайгушевка монысының, гәүдәсе белән, пистолет тоткан иптәшен каплавы гына кирәк булган икән — ул, юлбарыс җәһәтлеге белән атылып торып, богау тоткан милиционерның касыгына тондырды, икенче милиционер атырга өлгергәнче, елтыр пычак белән (килешли каяндыр тапкан бит, әй!) аның күкрәгенә кадады. Богау тоткан милиционер аңына килгәнче, аның аркасына йөрәк турыннан пычак кереп батты.
— Шулай, агайнеләр, — дип акрын гына әйтте Сабируллин-Сайгушев. — Хуш... — Бу сүзне күплектә уйлаган иде бугай, әмма кинәт яртылаш кисте, — җебегән картлач...
Пычагының канын богау салырга теләгән милиционерның кителенә сөртте. Әле генә ике кешенең гомерен кискән пычакның кыны кесәсендә булган икән — хәнҗәр сыман пычак шунда шуып керде. Аннары Сабируллин- Сайгушевның түш кесәсенә оялады.
Сабир-Сәвади мәетләргә күз ташлады, үлүләренә ышанды, һәм, киемнәрен төзәткәләп, ашыкмыйча чыгып китте. Гаҗәп, чыгу юлында аның каршына берәү дә очрамады. Югыйсә милиционерларның ишек ватып керүен күршеләр ишеткәннәрдер, бәлки, хәзер алар ишекләренә колакларын куеп тыңлап та торалардыр, ләкин Сабируллин-Сайгушевның юлын берәү дә кисмәде. Хәер, бу заманда кемдә кем кайгысы соң...
Яңгыр сибәли. Кышын Обсерватория тукталышында табигать манзараларына — бигрәк тә аның сарсарына — сокланучы Назыйм Айгузин язгы яңгырның шавын ишетә дә, аның тәрәзәне иркәләп сөюен күрә дә алмый инде. Тормышны яратырга бик соңлап өйрәнә башлаган иде мәллә соң ул? Тормышыңда начарлык эшләмәвең әйбәт. Ләкин кешеләргә яхшылык кыла белмәвең үзе үк начарлык түгелме икән?...
Хәер, Назыйм Айгузинның бу хакта, тирәнгә төшеп, беркайчан да уйланганы булмады.
1990