ОЛЫ ӘДИП “КИЧҮ"’Е
Сонгы елларда укучыга барып
ирешкән "Кичү" исемле романында Нурихан
Фәттах сугыштан сонгы еллар тормышы белән
бәйләнешле бик житди мәсьәләләрне күтәрә
Әсәрдә тоталитар системага корылган гаделсез
җәмгыятьтә чәчәк аткан әхлаксызлык,
икейөзлелек, караклык, хәерчелек
күренешләре ачып сазына, ачы тәнкыйть
ителә Әдипнен балалык, яшьлек елларының
да нәкъ шушы чорга туры килүе һәм анын
әсәрне үз күргәннәренә, шәхси кичерешләренә
таянып язуы эпизодларның тормышчан
дөреслеген тагын да көчәйтә
‘Кичү' романының дөньяга килү
тарихы да катлаулы Әсәрнен язылу еллары
1956 —
1962 һәм 1988 — 1990 дип куелган Китапка
“Сүз башы ’ида автор бодай ли ~ роман-эпопея
кимендә дүрт кисәктән торырга һәм сугыштан
сонгы еллардагы татар тормышын
чагылдырырга тиеш иде Мин тормышны әз
генә бозмыйча, бизәмичә күрсәтергә, һәр
нәрсәдә, аеруча халык тормышын һәм милли
мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда дөреслекне
ярып салырга тиеш идем
Роман баштарак “Таяныч' дип. сонга
таба беркадәр китапчарак Хыял вә хәят дип
аталды Әлеге исемнәрдән күренеп торганча,
өстебезгә бик авыр йок алмакчы илек без
Ләкин нихәл итмәк кирәк, чынбарлык хәтта
хыялдан да көчлерәк булып чыкты ‘Хыял вә
хәят не
1963 елга кадәр яздым да. ары дәвам игәргә
куәтем житмичә тукталып калдым Ул елларда
бар нәрсәне буып торган милли террор һәм
рәхимсез мохтаҗлык әсәремне тиешенчә очлап
чыгарга ирек бирмәде дисәм, мондый сүзләр
хәзер аклану булып аңлашылмас дип уйлыйм
Чөнки дөресе шулай"
Илленче еллар уртасында ук языла
башлаган әсәр фәкать туксаг гынчы елларга
кергәч кенә үзенен укучысын эзләп тапты,
әмма укучыга да, язучыга да
җәмәгатьчелекнең бу әсәр Турин I'W~VI фикерен
ишетергә насыйп булганы юк эле Бәлки безнен
менә бу тәҗрибәбез әлеге бушлыкны тутыру
теләгеннән бер аваз булыр
Романдагы вакыйгалар Башкортстан-
ның Янавыл дигән җирендә барса ла, аларны
күп татар авылларында сугыш беткән елларда
булып үткән вакыйгалар рәвешендә кабул
игәсең Әле генә урта мәктәпне тәмамлаган
яшүсмер егет Габделхәй белән без анын
киләчәк кә зур ометләр баглап йөргән
көннәрендә очрашабыз Анын әйләнә-тирәсендә
мәктәпне тәмамлап чыккан бер төркем
яшьләр, мәкгәпнен укытучылары коллективы
Гадиләр , эчкерсезләр, ләрәжә саклап
йөрүчеләр, хәйләкәрләр, икейөзлеләр. туклар
һәм ачлар Болар бөтенесе, романдагы
вакыйгалар тормышка сабыйларча
беркатлырак карый торган, саф. намуслы,
чиста күңелле Габделхәй күзәтүләре
бәяләмәләре рәвешендә әсәрнен сюжетына
үреп барыла
Әсәр бер торкем яшүсмер егет-кызлар-
нын шаутөр килеп, чыгарылыш кичәсенә
әзерләнеп йөрүләре күренеше бетон ачылып
китә Бу яшьләрне алда куанычлы хәбәрләр,
шатлыклы көннәр көтә Шатлыкларның
беренчесе — урта белем турында өлгергәнлек
аттестаты алу. икенчесе — классташлар,
укытучылар белән җыйналып, чыгарылыш
кичәсендә утыру, ә өченчесе — югары уку
йортына керү Яшьтәрнен куанычына аларнын
үзләре кебек үк саф. чиста язгы табигать тэ
кушыла
Ләкин олы тормыш юлы, яшьләр
көткәнчә, алай ук ал ла гол түгел икән Әйләнә-
пградэ- ге дәрәҗәле абзыйларның исәпләре гел
яхшыдан гына булып чыкмын
Шундыйларның берсе — хәрби эшкә катнашы
булмаса да, һәрвакыт погонсыз китель белән
хәрби фуражка киеп йөрүче мәктәп директоры
Василий Михайлович (Вәсби Алдынский).
Башыннан алып аягына кадәр формалист бу
кеше, укытучы буларак әллә ни мактарлык эш
кырмаса ла, ни сәбәптәндер, директор буларак
бөтен районда, республикада яхшы исәптә
йөри Чөнки ул өстән төшерелгән
күрсәтмәләрне бернинди каршылыксыз үтәп,
район җитәкчеләренең күңелләрен күрә ә үзенә
буйсынучыларны кулында кысып тота белә
Мактан эшләрен дә ул бик оста оештыра Әнә
чыгарылыш кичәсен нинди мул ител үткәрә
таныш-белеш. дус-ишләре — берсе м гади кеше
түгел Кайсы склад мөдире, кайсы колхоз рәисе,
кайсы ит комбинатында бухгалтер
Вәсби Алдынский — тоталитар
режимга каршылыксыз яраклашкан кеше
Кайчандыр Габделхәйләр кебек ул да
шигырьләр язгалаш- тырган. ләкин
шигырьләре тәнкыйть ителгәч, бу эшне
ташлаган һәм шуның аркасында үзенә янаган
төрмә куркынычыннан котылып исән- имин
каттан Тора-бара укытучылыгын ла ташлаган
ул тимер юлга эшкә кереп. Янавыл халкы
черек бәреше ашаганда, ул "пух итеп яшәгән
Дус-ишләр аркасыгшамы. авырүсырхауга
салышы; I йөргәнгәме — сугышка барудан да
котылып калган Ә хәзер анын тол максаты —
бөтен ил күләмендә уздырыла торган
ншернапиональ
процессны — национальный мәктәптән
урысчага күчү’не оештыру вапшем безне татар
мәктәбе харап итә безнен өчен ин лорес юл —
әкренләп татар мәктәпләрен урысчага күчерә
бару Нигә безгә артта калырга9 Так вот. башка
жирләрдә татар мәктәпләре бета Без кемнән
ким?‘
Вәсби Алдынский — Василий
Михайлович — үзе күптәннән инде урыс'
Халык анын чын татарча исемен дә оныткан,
соилэшүе дә урыслашкан Боек милләт вәкиле
— рус теле укытучысы Антонина Семеновна
анын портреттагы дәрәжәле кешенеке кебек
итеп үстерергә тырышкан мыегын бу
мыегыгыз белән сез татар-монгол игосы
заманнарындагы кысык күзле варварларны
хәтерләтәсез". — дигәч, (28 бит) анысын да
кырып ташлый, шулай итеп үзенен
татарлыгыннан тулысынча котыла
Әсәрдә аеруча кискен куелган
мәсьәләләрнең берсе—тел һәм милләт язмышы
Хөкүмәтнең яна реформасы'н әсәрдәге
геройлар курку катыш шомлану белән көтәләр
Чөнки бу реформа күп кешеләрне эшсез
каллыра? татар бакчалары, мәктәпләре ябылу
куркынычы астында Габделхәй. Сәкинә кебек
талантлы яшьлэрнен үзләре теләгән һөнәрләре
буенча югары уку йортларына керү юллары
бикләнә Әсәрдә урта мәктәпне бик яхшы
билгеләренә генә тәмамлаган Габделхәйне, ул
фәкать татар милләтеннән булганы өчен генә,
алтын медальдән мәхрүм итүләре үзе бик күп
нәрсә хакында сойди түгелме сон?
Романда сугыштан сон авыл
игенчеләре тормышын сурәтләүгә зур урын
бирелгән
Инде сугыш беткәнгә байтак вакытлар
узса ла, бу жирләр сугыш угы астында
калмаган булса да. татар авылы 'фашист
гаскәрләре ватып җимереп киткән украин,
белорус авылларын хәтерләтә Кое сиртмәсе
янындагы яртылаш җимерелгән мич
калдыгы, очы сынган ялгыз чыршы —
барысы да. барысы да сугыш елы
киноларындагы, фотоларындагы кебек Тик
менә күккә күтәрелгән тотен баганалары күрен
ми лә, жир өстендә аунап яткан мәетләр генә
юк. Кайчандыр бай. купшы булган. хәзер инде
тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән
кадакланган чолан такталары каерып
алынган бу нык. таза, ләкин үле йорт яныннан
узганда Габделхәйнеи күнелендә чиксез
кызыксыну да. курку-шомлану да уяна торган
иде Бу турыдан ул тиз-тиз генә узып китмәкче
булды һәм жансыз- өнсез. әмма каберлек
сыман серле истәлекләр белән тулы
тәрәзәләргә, кәрнизләргә озаклап карамаска
тырышты" (176 бит)
Гади игенче өенә керсәк, анда шыксыз
хәерчелек Габделхәйнең картәтәләре ачлыктан
тилмерә ә бит бу өйдә көн-тон колхоз кырында
эшләүче таза-сау өч кеше бар Бала-чагасы ла
хезмәттә. Гаиләгә азрак файда булмасмы дип
чабата тукучы картәтагә “чабата' налогы салу
белән яныйлар Башта “кансамул". аннан
фартия . аннан ата каманист' булып киткән,
сугыштан яраланып кайткан яшь бабай кон-
төн колхозда эшли, ләкин анын да конлек
хезмәт хакы 300 грамм оннан артмый. Үз
халкын, игенчене әнә шулай алдап талап,
колларча бил боктереп яшәргә мәжбүр иткән
тоталитар система эсәрлә ботен ялангачлыгы
белән күз алдына килеп баса Авыл халкы
мондый тормыштан канәгать түгел, ләкин ул
бу коллыктан чыгу юлларын таба алмый
Габделхәй кебек яшүсмерләр, килеп
туктаган поездларда таза-тук чырайлы,
тишексез, ямаусыз, матур киемле кешеләрне
күрәләр күрүен, ләкин бу кешеләр кебек булу
өчен читкә китәргә, ә читкә китер өчен паспорт
кирәк Тоталитар хакимият ач. ялангач
крестьянны жиргә мәжбүри бәйләп тору юлын
тапкан — крестьянга паспорт бирелми
Кабаладан чыгасын килә икән дус-иш
тап Ә дус-иш кода-кодагый кулында бөтен
нәрсә хәтта закон үзе дә Тыныч кына, матур
гына жайлаша белсән. Дәүләтгәрәй абыйлар
кебек мул тормышта яшәрсен, ә бәлки иптәш
Сафин Мунир Мунировичлар кебек үсеп
"Кеше’ дә булып китәрсен Яшь егет кайсы
юлны сайлар9 Дөрес, ана “милләте башкорт”
дигән паспортны ясал бирәләр бирүен Ләкин
Габделхәй үзе татар булгач, анын мондый
документны аласы килми Аннан сон "бу
билгесезлектан. хәерчелектән ничек
котылырга инде9’ дип йөргәндә кемнәрдер
хәрби училищега китәсең" дип егетнең
киләчәген хәл итеп куялар. Мондый
шатлыклы көннәрдә биек трибунадан иптәш
Сталин ла бәхетле’ Габделхәйгә аталарча кул
болгаган сыман тоела Язмыш кемнәр
тарафыннандыр хәл ителгән, киләчәген матур
— тик син милләтеннән, иманыннан, теленнән
баш тарт меңләгән хәерчеләрне ач-
ялангачларны гына күрмә Шулай итеп.
Габделхәйгә дә милләтнең бик күп
талантларын йоткан зур машннанын бер
шөребе генә буласы каза
Әлбәттә, рухи яктан азатлыкка
чыгарга омтылган яшь егет үзенчә тартыша,
каршылык күрсәтә курка-курка гына булса да.
"зур абыйлар'га үз фикеренен дөреслеген
расламакчы була Явызлык, галелсезлек
дөньясында якты нур булып торган Габделхәй.
Сәкинә. Былбылларның самими саф хисләре
уйлары, кылган гамәлләре укучы күнелендә
киләчәккә өмет чаткысы да уята.
Зур әдип, фикер иясе Нурихан Фәттах
бу әсәре белән үзе яшәгән чорла хакимлек
иткән тоталитар системанын чын йөзен ачып,
анын милләт иреген, шәхес иреген буып
торуын, гади халыкны, аерым милләтләрне
коллыкта яшәтү яисә ботенләй юкка чыгару
өчен бөтенесен эшләвем күрсәтә алды
Әдәбиятта социалистик реализм өстенлек
иткән бер чорда Нурихан Фәттахның "Кичү"
романын язып бик күпләрне борчыган кискен
проблемаларны күтәрүе һәм аларны хәл
итүнең үзенчәлекле юлларын эзләве ижади
каһарманлык булып кабул ителә