Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН БЕР ЯКТЫЛЫК ЭЗЛӘГӘН ИДЕМ

Кузи бистэсенен жимсрек өендә биек алабуталар белән капланган бакчада хатыным белән тиз генә күрешеп сөйләшүдән сон лагерьдан качу уе тагын да конкретрак төскә керде. Тагын бер тапкыр кәгазьләрне тикшергәннән сон, бу максатны тормышка ашыруны кичектерергә ярамый иде
Бу очрашудан берме, икеме көн узгач, ягъни 19 августта (бу датаны бик яхшы хәтерлим) мин Казанның “Елга тамагы” дигән жирендә пристаньнан пароходка утырып, көньякка таба юл алдым
Корылган план буенча, җимерек өйдән киткәннән сок, эз калдырмау өчен мин өйгә кайтмаячак, хатыным һәм улым белән бер жирдә дә күрешмичә, алар белән күңелдән генә саубуллашачак идем. Мин туры мөселман мәхәлләсендәге бер кардәш тиешле кешенсн өенә китәчәк идем, өйдән кирәк-яракларым, өс- баш киемнәрем дә шунда “киләчәк” иде, төс-кыяфәтемне анда үзгәртәчәк идем Мине пристаньга кадәр илтәчәк һәм минем чынлап та пароходка утырып. Казаннан китүемне, үз күзләре белән күреп, безнең өйгә хәбәр итәчәк кеше — рус хатыны X. белән шулай ук анда күрешәчәк идек. Күргәнегезчә, план шәп уйланылган иде, тик аны башкарып чыга алырбыз микән9
Хуш, сазлыгым! Сазлыкта торф чыгару эшендә безне, лагерь тоткыннарын караучы бер надзирателебез булып, ул үзенә күрә гөнаһсыз бер Кызыл Армия сержанты иде Тагын, киң ишегалдының өйдән шактый ерак булган урам як капкасы төбендә, гадәт буенча, бер сакчы тора иде. 19 август (1920) иртән урынымнан тормыйча, сакчыбызга авырып китүемне, шуңа күрә бүген эшкә бара алмавымны әйттем дә, юрганны башыма хәтле ябынып яттым. Сакчы “Ярар", — диде, башка иптәшләремне алып китте. Бүлмәдә мин ялгызым калдым. Берничә минут узгач, урынымнан сикереп торып, иптәшләремнең бер-ике юрганын буйга бөкләп, үз юрганым астына сузып салдым. Каршылан караганда, бу минем юрган астында кеше яткан күренешне бирә иде. Тиз генә киендем дә. ишегалдына атылдым һәм аның арт ягындагы биек коймадан мәче җитезлеге белән сикереп төшеп, юлга чыктым. Тиз-тиз атлап шәһәргә юнәлдем. Тарихи Казан елгасы буендагы такта күперне кичкәннән соң, башка бер мәмләкәтнең чиген узган шпион кебек, сазлык тарафына борылып, һавага бер “хушлашу" төкереген очырдым Шәһәрнең мөмкин кадәр аулаграк урамнарыннан узып, төрек мәхәлләсендәге кардәш тиешле кешеләрнең өенә киттем...
Үзгәргән кыяфәт Өйдән җибәрелгән капчык һәм сумкаларны шунда таптым. Аксыл-зәңгәр костюм, бер пар кара күн итек, кара фуражка, бер пар кара аяк чүпрәге һәм пенсне күзлек җибәргәннәр Бу комплект мөкәммәл иде Сазлыкта эшләгәндә сакал җибәргән идем, ул сакал, күп кенә совет ватандашлар сакалы кебек, кайчы, тарак күрмәгән, тәртипсез бер хәлдә иде Совет гаскәри
Ахыры Башы журналыбызның апрель санында.
К
145
вәкиле булганлыгымнан, мөмкин кадәр бу сары сакалга рәт кертергә кирәк. Йөз формасы буенча да, мондый ихтыяҗ бар иде. Шуна күрә мөселман мәхәлләсе Иске бистәнең караңгы һәм тыныч бер җирендә өйдә чәч алучы якташка китеп, сакалга башка бер форма, ул вакытта большевикларда бик модада кәҗә сакалы кебек рәвеш бирдердем. Чәчләрне бритва белән кырдырдым. Өйгә кайткач, аксыл-зәнгәр кием, башыма да кокардасы урак-чүкечтән гыйбарәт булган фуражка кидем. Аякларыма күн итек киеп, колакларга тагылган күзлек урынына пенсне (борынга тагыла торган күзлек) тактым Мондый кыяфәт белән бернинди куркусыз урамга чыгып киттем. Танылу ихтималыннан бер дә курыкмый идем, чөнки мине бу кыяфәттә сазлыкта бергә эшләгән иптәшләрем дә бик авырлык белән генә таный алырлар иде
Батыр хатын. Хатынымның якташы һәм сабакташы, мине Идел пристанена кадәр озатачак рус хатыны X. да очрашу урынында булган өйгә килгән иде Бер фаэтон тоттык та, мадам белән янәшә утыртып, пристаньга таба юлга чыктык. Бу эшләр 1920 елның 19 августында көпә-көндез эшләнә иде. Шат күңелле һәм сөйкемле мадам мина: “Бер-беребезгә бик якын итеп утырыйк, безне күргәннәр ирле-хатынлы дип уйласыннар да шикләнмәсеннәр'’, — диде. Әхлакый яктан бәлки бик үк яхшы күренмәгән бу утыру рәвешен шул вакыттагы ситуациягә карата кабул итмичә булмый иде. Бу фидакяр хатын әлеге тәкъдимен бары тик изге нияттән чыгып кына ясады чөнки аның үзенә түгел, минем өчен кирәк иде бу “форма”, “җинаятьче кеше” белән шулай якын утырып, аның качуына ярдәм итүе белән ул үзен дә куркыныч астына куя, шуна күрә аның бу кыланышын зур тәвәккәллек, егетлек дими, ни дисең. Икебезне бергә тотып алган вакытта, китәчәк җиребез, югарыда "татлы хатирә белән искә алган" Чека подвалы, яки дә бөтенләй теге дөнья икәнен бу хатын белми түгел иде. Аллага тапшырып, мадам әйткәнчә утырып, сөйләшә-сөйләшә Идел ярына таба юл тоттык. Ат тотучы бар икәнен истә тотып, үз хәлләребез һәм эшләребез турында түгел, жысн юк-бар хакында тыныч кына сөйләшеп бардык. Биш ай ярымнан бирле вакытымны төрмәләрдә, лагерьда тупас, тәртипсез кешеләр белән үткәргәннән соң, зыялы, шат күңелле, чибәр һәм ачык йөзле хатын-кыз компаниясендә 5 — 6 км юл узу бик рәхәт иде. Бу “рэхэтлек'не оештырган бердәнбер хатынымнын яхшылыгына, нәзакәтлелегснә. тугрылыгына тагын бер кат рәхмәтле идем
...Үле “елга тамагы". Шәһәр белән “елга тамагы" дигән борынгы җирләр арасындагы юлыбыз “вакыйгаларсыз" узды. Су буена җиттек. 1918 елнын көзендә Казаннан киткәннән бирле, совет дәверендә минем бу борынгы урыннарга беренче килүем иде Хәзер монда элеккеге жанлылыкнын, халык төркеме кайнашуының әсәре дә юк. Яр буендагы кибетләр, чәйханәләр, рестораннар, трактирлар, отельләр һәммәсе бикле Элек товарлар белән тулып ташыган амбарлар, складлар буш һәм ташландык хәлдә Заманында моннан шәһәрнсн үзәгенә хәтле йөргән Бельгия компаниясе трамвайлары, рельслар бозыклыгыннан мы, электричество көче кимүдәнме, вагоннар тузуданмы, бөтенләй эшләмәс булганнар Язучы Максим Горький аерым әсәрләрендә зур симпатия белән тасвирлаган "грузчикларда" да кәеф, дәрт калмаган Чөнки бу вакытта төяү-бушату эшләре бөтенләй туктаган иде Элек Казан пристаненнан "Кавказ-Мсркурий", "Рус . "Самолет” компанияләренең зур һәм яхшы пассажир пароходлары, мәһабәт гәүдәле, авыр йөк ташучы суднолары килеп-кмтеп йөрделәр Югарырак Рыбинск, Нижний Новгород белән астагы Самара. Саратов, Царинын һәм Астрахань арасында, тагын Нижний белән Кама елгасының югарысында Ураллар итәгендәге Пермь шәһәре арасында йөрүче пароходлар да һәрвакыт Казан аша китәләр иде Яз көне Идел белән Кама елгалары өстендәге калын боз катламы беткәннән сон. Казанга беренче пароход килү һәм су юлы ачылу шәһәр халкы өчен зур бер сөенеч һәм бәйрәм кебек була торган иде. Яна өйләнешкәннәр, гашыйк парлар, гадәттә, пароход сәяхәтенә чыгалар иде Идел белән Кама буйлап пароходта йөрү иң күңелле, иң зәвыклы сәяхәтләрдән хисаплана 1920 елнын 19 ашустында без пристаньга килгән вакытта исә “Елга тамагы "нда. ичмасам, ник бер пароход күренсен
Пароход көткәндә. Яр буенда җыелган халык, югарыдан килеп, көньякка таба китәчәк пароходны, иң кадерле кунакны көткән кебек, көтеп тора. Пароход
10. «К У. N. 5
МИН ВЕР ЯКТЫЛЫК ЭЗЛӘГӘН ИДЕМ
бераз кичегә иде.Бу бер дә минем өчен күңелле хәл түгел. Чөнки Казан тирәсендә озаграк маташырга мәҗбүр булсам, кулга төшүем бик мөмкин иде
Сәгатьләр уза торды. Шунда безнең хәбәрләрне һәм качу планыбызны белгәннәрдән, авызы алтын коронкалар белән тулы бер әфәнде пәйда булды. Ул бер кооперативта эшләүче иде. Пристаньга да кооператив машинасы белән, бәлки, мине озату өчен килгәннәр. Бу әфәнде безгә, пароход килгәнче, шәһәрнен моннан бик ерак булмаган “Бишбалта" дигән бистәсендәге танышларыннан бер төрек гаиләсенә барып, чәй эчәргә тәкъдим итте Билгеле инде, без, шималь төрекләре, чәй турында сүз чыкса, түзеп тора алмыйбыз Аннан да бигрәк, бу вакыт уздыру өчен кулай тәкъдим inc Без аны шатланып кабул иттек Дустыбызның машинасына утырып, Бишбалтага киттек. Өй хужасы минем һәм мадам X нын кем булуын белми иде. Без дә ана ачылуны кирәк һәм файдалы тапмадык. Пристаньга кире килгәндә дә әле пароход һаман күренми иде Шуна күрә без пристаньнан бераз читтә, инде үләннәре саргаеп корып беткән чаерлыкта йөренергә тотындык.
Аллага шөкер, пароход күренде. Кире пристаньга килгәндә, анда хәрәкәт, җанлану, кайнау күзгә ташланды. Никадәр түземсезлек белән көткән пароход күренә, ул пристаньга якынлаша икән. Касса да ачылган һәм пассажирлар “койрык” булып тезелгәннәр иде. Ул арада безнең Казаннан ялган документ белән икенче тапкыр качып баручы һәм танытмау өчен кара күзлек кигән иптәшебез И. Ар. миңа якынлашты һәм колагыма: “Бу пароходка Бакуда булачак Шәрекъ милләтләре конгрессына баручы бер төркем төрек коммунистлары утырачак, игътибарлы бул, танымасыннар", — дип пышылдады. Аның белән бергә китәчәк яшь хатыны кочагындагы баласы белән, бәлки дә курку, бәлки өмет хисләре дулкыны эчендә чайкалып, бер амбар күләгәсендә башын иеп басып тора иде...
Мин дә “койрыкка” барып кушылдым һәм чиратым җитүен зур түземсезлек белән көтә башладым, һәр пассажирның билетын алып, кассадан читкә китүе. “койрык”нын тагын бер кешегә кыскаруы минем котылу юлымда тагын бер адым алга китеш кебек тоела иде. Ниһаять, кассирга хәрбиләр өчен махсус льготамны аңлатып, мин дә Астраханьга кадәр бушлай билет алу бәхетенә ирештем Безнең батыр, кыю мадам, халык төркеменә катышып, мине күзләре белән ярдан күзләп тора иде. Мин тиз генә ханымның кулларын кысып, саубуллаштым да, пароходка мендем һәм иптәшем И. Ар. гаиләсенә кушылдым. Димәк, аягыбыз җирдән аерылды. Иркен бер сулыш алдык. Христофор Колумб җиргә аяк баскач ничек шатланса, безнең аягыбыз җирдән аерылуга аннан ике тапкыр ныграк сөенгәнбездер.
X. ханым, тиз генә читкә китмичә, хакыйкатьтән бер “тормыш иптәше" ролен азагына кадәр уйнау өчен, пароходның пристаньнан кузгалып китүен көтә башлады. Пароход кузгалгач, сумкасыннан кечкенә генә кулъяулык алып, һавада селки һәм миңа кул белән үпкәнен белдерүче ишарәләр ясый башлады. Хатынымның бу тугрылыклы дусты болай итеп безгә гомеребез буена онытылмаслык батырлык һәм нәзакәтлелек күрсәтә иде Боларның бөтенесен оештыручы исә,тугрылыклы хатыным Газизә ханым иде.
Пароходтагы рәтсез тормышыбыз. Пароходка утырдык һәм максатыбызга ирештек. Әмма безгә бер каюта бирмәделәр, палубада, ачык жирдә, бөтен кешенең күз алдында калу безнең өчен бер дә шәп түгел иде. Каютабыз булып, кереп бикләнсәк, тышка сирәк чыгып йөрсәк, бар яктан да яхшы булыр иде. Палубада исә, пассажирлардан, бәлки дә Баку конгрессына баручы төрек коммунистларыннан берсе безне күреп, танып алу куркынычы көчле иде. Хәер, алар арасында мине таныган кеше булуы икеле иде. Чөнки боларның бөтенесе авыллардан килгән, гражданнар сугышы вакытында теге яки бу “хезмәт" күрсәтеп, үсеп киткән яшь коммунист түрәләр идс. Пароходта алар арасында Шамил Усман(ов) исемле бер егетнең яшь хатыны белән баруын хәтерлим. Моңа да карамастан, без. палубаның тыныч, яшеренрәк жиренә утырып, үз хәлебезне контрольдән ычкындырмый идек.
Хәлебез рәтләнде. Аллага шөкер, Казанда утырган пароход сай урыннарда йөри торган кечкенә пароход булганга, Казаннан 60 км ераклыктагы Богородск
пристанена кадәр генә барачак булып, аннан сон пассажирлар зуррак башка пароходка күченәчәк иделәр Бу күченү вакытында зур пароходнын капитанына үзебезнең хәрби хезмәткәрләр булуыбызны һәм беребсзнен хатыны белән кечкенә баласы да булуын сөйләдек, аерым каюта, һич югы бөтенебезгә бер каюта бируен үтендек. Чынлап та, “документлар” буенча, икебез дә берәр хәрби организациянен хезмәткәрләре бит һәм икебез дә Бакуга эш белән барабыз. Инде Казаннан шактый ераклаштык. Мондый вакытта эшнен бик жаен белеп, килештереп сөйләшергә кирәк, югыйсә, шик уятуын да күп түгел Без дә Богородск өлкәсендәге пароходнын капитаны белән сөйләшкәндә, чын хәрбиләр булып рольне начар уйнамадык бугай, безгә ике кроватьлы бер каюта бирделәр Урнаштык һәм рәхәт булып китте...
... Хисләрем-тойгыларым. Киттек Идел буйлап озын сәфәргә чыктык. Әлеге пароход белән Астраханьга кадәр барачакбыз Аннан сон мин башка пароход белән Хәзәр, диңгезен кичеп, Бакуга, Бакудан ул вакытта әле большевик власте астында булмаган мөстәкыйль бер социалистик (фәкать большевистик түгел) жөмһүрият булган Гөржестанга (Грузиягә) китәргә уйлый идем, ә аннан инде Европага, яки Төр киягә китәргә хисап итә идем Биш ай ярым тоткын халәте кичергәннән сон, минем өчен пароходта сәяхәт итү бер дә начар түгел иде Тик билгесез вакытка тагын гаиләмнән аерылуым гына эчне пошыра Бу пароходнын безне кая илтәсе билгеле булса да, бу сәфәремнен мине нинди язмышка дучар итәсе билгеле түгел. Хәер, мин киләчәкне ул хәтле уйламый да идем. Ул вакытта минем башымда һәм күнелемдә котылу сөенече белән аерылышудан туган ачы хис нәүбәтләшеп алышынып торалар иде
Юлыбыз озын, сәфәребез монотон, һава шактый кызу һәм бөркү Пароход барган су, диңгез булмыйча, бер елга гына. Шу на күрә сәяхәт вакытында безгә нинди дә булса үзгәреш бирердәй, кызыксындырырдай зур-зур дулкыннар да, котырган шторм да юк. Юлыбыз гел жылы якка, көньякка таба Бу якларда да элеккеге җанлылык, элеккеге хәрәкәт һәм халык төркеме күзгә чалынмый Халык, гражданнар сугышыннан яңа гына чыгып, хәл ала башлаган иде Дәүләтнең асты-өскә килгән, хәерчелек баскан иде. Халык, үзенсн “кылган" эшләренә борчылып, үкенеп, аптырап, кайгырып тора кебек, һәркем борчулы, ачулы, нервлы Элек Идел буендагы пароход пристаньнарында авыл хатыннары ашау- эчү әйберләре сата торганнар иде Болары бу юлы да бар. тик сата торган нәрсәләре генә элеккеге кебек мул һәм төрле-төрле түгел һәм бик кыйммәт идс
Лагерьдан, баткаклыкта тирес чыгарудан котылдым. Нинди зур бәхет, нинди зур уныш түгел идеме бу? Ләкин инсан бик сәер бер мәхлук шул. табышмак кебек бер нәрсә. Монда сәгадәткә һәм хөррияткә ирешкәннән сон. пароходтагы бер төсле генә тору, монотонлык минем эчемне пошыра башлады. Лагерь һәм юл иптәшем И. Ар. әллә нинди басынкы кеше булганга, аның белән дә күнелсез була башлады Аннан, лагерьда атналар буе бергә яшәгәнгә, анын белән сөйләшер сүз, темалар да беткән иде бугай
Култык таяклы кеше Болай эч пошудан туеп Йөргәндә, пароходнын бер камерасында уку залы яки китапханә кебек бер җир күрдем Бу китапханәне култык таяклы, озын буйлы, какча гәүдәле бер абзый тота иде Мин аны шунда ук таныдым: хатынымнын туган ягы булган Сарапул шәһәреннән, элек башыннан ниләр кичкәне беркемгә дә билгесез, "ризыгын ходайдан алучы", аяклары аксак булуга карамастан, өлкәдән-өлкәгә йөрүче Иванов исемле бур урыс иде Анын миннән Казанда чакта бурычка акча сорап килгәне бар иде Минем аны бер генә тапкыр күргәнем булса да, ул мине Сарапулда да күргән булуы мөмкин идс Китап залына киттем Укырга берәр журнал, я китап аласым килгән идс. Тик анда амбалаж кәгазенә басылган, шунлыктан тышкы кыяфәтләре бик ямьсез күренгән совет газеталарыннан, юка журналлардан гайре укырга берни юк идс Шулай да, вакыт уздыру өчен, ике данә юмористик мәҗмуга алдым Аксак абзан белән сөйләшүебез гаять "рәсми" иде. Мин үземне танытудан саклана һәм аны тануымны белгертми идем. Мәҗмугаларны кире китергәндә, абзан йөземә туп- туры карап: "Ссзләр Шамовларнын кияве түгелме9" — дип сорал куймасынмы бер заман! Димәк, ул мине таныды. Мин исә чыраемны бер дә үзгәртмичә генә "Нинди Шамовлар9 Мин бернинди Шамовларны да белмим". — дип җавап
бирдем һәм бер дә кызыклы китап булмавын әйтеп, янадан китапханәгә кереп йөрмәдем. Тик, бу кешенең мине тануына бер дә исем китмәде, дисәм, ялган булыр. Ярый әле, Иванов, минем Шамовларнын кияве булу-булмавым белән артык кызыксынмыйча, мине эзләп йөрмәде. Бу да минем бәхет эше иде Чөнки абзаң, теге яки бу сәбәп белән бергә совет органына мөрәҗәгать итеп, минем кем икәнемне исбат итәргә тотынган булса, кем белә, башыма тагын нинди бәлаләр төшкән булыр иде...
... Астраханьга җитү. Ниһаять, Иделдәге сәфәребез ахырына якынлашты, беренче максатыбыз. Идел су юлы порты булган Астрахань шәһәренә килеп җиттек. Монда үземне бар яктан да рәхәт, азат һәм имин хис итә идем. Инде Казаннан бик еракларда мин. Бу шәһәрдә мине танып, кулга алдырырдай кеше юк дип уйлыйм. Шуңа күрә шәһәрнең теләсә кайсы жиренә киттем, Губчеканың яныннан гына үтеп, анда тимерчыбык белән әйләндереп алынган бер бина эчендә тулып яткан мескеннәрнең аяныч хәлләрен күреп, үземнең дә биш айга якын элек шул хәлдә булуымны уйлап, бу сәгатьтә исә иректә йөрүемә сөендем һәм оялдым...
Мондый вакытларда, ягъни җинаятьчеләр, шпионнар, агентлар белән туп- тулы заманда һәм жирдә, такма исем белән, аудан курыккан киек кебек йөргәндә, иске бер таныш-белешкә яки башка бер ышанычлы кешегә туры килү — чүлдә су һәм яшеллеккә тап булу кебек үк сөенечле һәм көч бирә торган бер хәл. Лагерьдан качканнан сон совет илендә йөргән көннәрдәге алган тәҗрибәм буенча моны бик яхшы аңлаган идем. Шуңа күрә монда Астраханьдагы ике очрашуымны язмый булдыра алмыйм.
Каһирәдән бер белгеч. Каһирәнең мәшһүр Әл-Әзһәр университеты тирәсендә заманында бер төрек гайрәт иясе Мәһмәт бәй исемле кеше тарафыннан төзетелгән “Мәһмәт бәй мәдрәсәсе” бар. Вакыфның куйган шарты буенча, бу мәдрәсә хөҗрәләрендә бары тик төрек шәкертләре генә яшәргә тиеш була. Шәкерт, бу хөҗрәдә бушлай яшәүдән тыш. тагын Мәһмәт бәй вакыфыннан, белмим, аена күпмедер көлчә (кабартма) һәм берничә куруш акча да алган Шәкерт Әл-Әзһәрдә алган дәресләрен дәвам итә алган, ләкин бу эш мәҗбүри булмаган. Бу шәкертләр болай да “университетлы” саналганнар. Шуңа күрә анда һичбер төрле дәрес дәвам итмичә, берни дә укымыйча, өйрәнмичә, еллар буе “көлчә” ашап, кесәсенә сары лира туплаган, хөҗрәне кулдан ычкындырмау өчен өйләнми яткан кемсәләр дә юк түгел иде. Ул вакытларда, ягъни минем 1904 тән 1908 елга кадәр Каһирәдә уздырган вакытта, бу вакыфның аерым хөҗрәләрендә казанлы һәм Кырым төрек шәкертләре дә яши иде Болар арасында Европа Русиясенен Пенза тарафларыннан X. исемле карт кына, ябык кына бер әфәнде дә бар иде Ул да инде бу хөҗрәләрнең берсендә байтак еллар яшәгән, яшәү рәвеше тәртипле, әхлагы нормаль һәм үзенен нәрсә өйрәнергә теләгәнен белүче бер кеше иде Ләкин аны әллә ни күп нәрсәгә өйрәнгәндер дип уйламый идем 1908 елнын җәендә Каһирәдән киткән вакытымда ул шунда калган иде бугай Тик бу әфәнде Русиягә кайткач. Астраханьга килеп, мөгаллим булган һәм бер укытучы кызга өйләнгән, имеш Минем болар хакында, гомумән, хәбәрем юк иде. Бу әфәнде белән Каһирәдәге танышлыгыбыз фәкать сәламләшерлек кенә булса да, бу юлы Астраханьда кырык еллык дуслар кебек күрештек, һәм чәй табыны янында, еллар буе бер-берсен сагынып яшәгән ике дус кебек, самими сөйләштек. Хатыны да күркәм һәм зәки генә ханым күренә, сөйкемле һәм ачык йөзле иде.
Илдән-илгә йөргән бер укытучы. Элек Төркиягә күчеп, озак еллар буе мәмләкәтебездә яшәгән һәм Бурсада бер йортның хуҗасы булган да, нишләптер, кире Астраханьга кайткан һәм бер мәчеттә имамлык итә башлаган, большевистик революциядән соң да анда калырга мәҗбүр булган, хәзер бу хәленнән ничек котылырга белми торган С хуҗаны X. әфәнде белән бергә зиярәт иттек. Бераз дөнья хәлләрен, чор проблемаларын сөйләшеп утырдык.
Икенче бөтендөнья сугышына кадәр бу С. хуҗа белән Бурсада очрашмадым микән мин9 Минемчә, хуҗа әфәнде, миннән соң бер юлын табып, совет чолганышыннан чыга ала, аннан Кытай Төрксстанына ычкына, аннан соң исә бер кытай сәүдәгәре кыяфәтендә хаҗга китә һәм хаҗдан кайтышлый. Бурсага
килеп, иске өенә урнашып кала, имеш. Соңыннан бу укытучының Бурсадагы өен сатып, янадан Шәркый Төркестанга китүен дә ишеттем
Тормыш-көнкүрешләре һәм “фәлсәфәләре" минекеннән аермалы булган бу ике кеше белән мине большевистик режимга каршы булу һәм миллият фикерләренә тугрылык принциплары берләштерә иде Бу принциплар буенча мин алар белән дә аңлаша, дәртләшә ала идем Башым иелгән, өметләрем төшенке булган ул дәвердә, фикри һәм рухи көч туплау жәһәтеннән. урта дәрәҗәдә булган бу ике кеше дә минем өчен үзенә күрә "мәгънәви азык иделәр
... Астраханьнан — Бакуга. Казаннан киткәч, төп максатыбыз Азәрбәйжаннан бәйсез Грузиягә китү, ягъни Советлар Берлегенен тышына чыгу булуын югарыда язган идем инде. Шуңа күрә Азәрбайҗанда озак вакыт калу мәгънәсез булачак иде. Тик башта Бакуга китәргә кирәк иде. Астраханьга кадәр бер “совет хәрби хезмәткәре" сыйфатында бушка сәяхәт иттек. Чынында хезмәткәр булмасам да. хөкүмәт бакчасында һәм сазлыгында тамак хакына гына эшләвемне искә алсак, бу бушлай сәяхәтемне аклап булыр дип уйлыйм... Шул рәвешле. Хәзәр диңгезендә дә акчасыз сәяхәткә хакымны сөйләп, Астраханьда тагын совет учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә уйласам да, иптәшем моннан юньле нәрсә чыкмасын аңлатып, мине ул фикердән кире күндерде Чарасыздан диңгез пароходына билетны акча белән алырга мәжбүр булдык И Ар. Астраханьнан Бакуга кайбер "товарлар" илтү һәм аннан да кайбер нәрсәләр китерү максаты белән минем белән бергә китәргә булды. Анын да "документында" Бакуга кадәр дип язылган иде Каһирәдән таныш булган мөгаллим X. мине озату өчен пристаньга кадәр килергә теләде. Астрахань порты сайда утырганга күрә, зур диңгез пароходлары шәһәргә якынлаша алмыйлар һәм бу сәбәптән шәһәрнең 80 км түбәндәрәк диңгез суларында бер пароходтан икенчесенә күчеп утырырга кирәк иде.
Баку да. Юлда Хәзәр диңгезенең көнбатыш ягында Дагыстан туфракларында урнашкан Петровск (бүгенге Махачкала) шәһәрен узгач. Азәрбәйжаннын башкаласы Бакуга життек Бакуга беренче генә килүем иле. Белгәнемчә. Русиядә. демократия төзү өметләре җимерелгәннән һәм Пстроградта кызыл диктатура урнашканнан соң, Русиядән киләчәк большевизм афәтеннән саклану фикере белән, рус булмаган милләтләрнең күбесе киләчәк язмышлары турында баш вата башлаганнар ите Көньяк Кавказ төрекләре дә, 1918 елнын 28 маенда, димәк, большевикларның властьнс үз кулларына алуга 6 ай да II көн узгач, үз җирләрендә Азәрбайҗан исеме белән бер мөстәкыйль җөмһүрият корулары турында игълан иткәннәр иле. Менә Баку шул бәйсез Азәрбайҗан хөкүмәтенең баш шәһәре иде инде Мин Бакуга башка вакытта, 1920 елнын сентябрь башларында барганда инде бу шәһәр бәйсез Азәрбайҗан башкаласы булмыйча. Советлар Берлегенә аннексияләнгән Кызыл Азәрбайҗан республикасының мәркәзе иде Чөнки большевиклар Азәрбәйжанны шул ук елнын 27 апрелендә басып алганнар иде Шул сәбәптән Азәрбайҗан бары бер ел да унбер ай гына мөстәкыйль тормыш белән яшәп калган һәм кече милләтләрдән. Литва һәм Грузиядән сон. мөстәкыйльлеген игълан иткән өченче өлкә булса, бу мөстәкыйльлекне иң беренче булып югалткан иде
Лагерь һәм юл аркадашым И. Ар нын белгән бер мөселман кешссснен өенә киттек Бу мөселман асылы белән Казанныкы иде бугай Максатым Грузиягә китү булганлыктан, мин тирә-юньне күзәтә, тикшерә башладым Ул көннәрдә Бакула гадәттән тыш бер җанлылык, хәрәкәт һәм фагыйлият бар иде Дәүләттә иминлек саклау эшләре алып барылуы шөбһәсез иде Чөнки "Шәрекь милләтләре конгрессы" ачылырга күп вакыт калмаган иде Кин Русиянен һәр почмагыннан, хәгга чит илләрдән дә делегатлар Бакуга агыла Казан делегатлары да. күргәнебезчә Астраханьга кадәр безнен белән бер пароходта килделәр Шәһәрлә. Русиядә күренгән хәерчелек, кытлык, тәртипсезлек тә бик сизелми Большевиклар, \ вакытта уздыра торган "шәрекь политикасы" буенча, нишләптер монда базарларны яптырмаганнар иде Илдә "социализм" төзү эшенә артык зур тизлек бирелмәгән иде әле. күрәсең Шунлыктан монда һаман да элеккеге муллыкның, киңлекнең эзләре бөтенләй үк бетеп җитмәгән иде әле Болар барысы безнен кебек чәерчелек ярлылык иле Русиядән килгәннәрнең башында, “черек" капитализм дәвереннән
калган татлы хатирәләрен уяндырып, сагыш-моң тууга сәбәпче булалар иде...
... 6 айдан соң тагын бер тапкыр Очраклы рәвештә, Зәки Вәлидинен Бакуда булуын ишеттек. Күрешү теләген кайсыбыз беренче, минме, юкса Вәлидиме белдерде, хәзер хәтерләмим инде Бер якташ мине үз артыннан ияртеп алып китте. Урнашкан өе безнен өйдән бик ерак булмаган бер мәхәлләдә "Приютская" урамында булуын хәтерлим
Элеккеге башкорт лидеры идәненә келәмнәр җәелгән иркен генә бер бүлмәдә утыра иде. Янында “адъютантлары" да бар. Боларның кайсыберсе башкорт булмыйча. Казан төреге иде. Югарыда аңлатуымча. 6 ай элек мин Вәлиди белән шимальдә Уфа шәһәре янындагы Аксионово станциясендә очрашкан идем. Ул вакытта мин дошман кулындагы бер сәяси "жинаятьче" булсам. Вәлиди эш башында торган зур бер “дәүләт кешесе" иде Хәзер көньякта Азәрбәйжан җирендә тагын бер тапкыр кара-каршы очраштык. Бу юлы инде икебез дә бертөрле хәлдә идек: мин биш ай ярым совет төрмәләрендә ябылып ятканнан сон. ялган документ, ялган исем белән Русия чиген узу фикерендә бу якларга килеп чыккан, кесәмдәге кәгазем буенча. Казандагы бер хәрби оешманын хезмәткәре "Габдулла Рәхимов" идем. 3 Вәлиди исә, 6 февральдә Мәскәү хөкүмәте белән бозылышып, хәзер советларга каршы көрәшер өчен "жир астында" (подпольеда) эшләү һәм яшерен оешма кору максаты белән 1920 елнын 29 июнендә (12 июлендә), димәк, минем качуымнан 5 атналап элек. Мәскәүдән китә, ягъни кача. Бу качу хикәясен үзеннән сөйләтик: "Мәскәүдә Ленинның империя (федерация) мәсьәләсе буенча төзегән проекты буенча бәхәс безне Мәскәүне ташлап, яна бер юлга кереп китәргә мәжбүр итте. Ленин һәм иптәшләренең Шәрекъ өлкәләрендә социализм төзү мәсьәләсендә урындагы хезмәткәрләргә һәм җирле социалистларга ышанмаулары. бу өлкәләрдәге җитәкчелекне рус пролетариаты тәмсилчеләренә бирергә теләүләре аңлашылды. Шунлыктан без бергә җыелдык, кинәштек: яшерен оешма төзергә, ана мин һәм тагын берничә кеше керәчәк, рәсми вазифаларыбыздан ваз кичеп, теләгәнебезне советларга көч ярдәмендә кабул иттерергә карар бирдек. Мин, Сталиннан ала алмаган рөхсәтне, партия сәркатипләре Крестинский һәм Преображенский ярдәме белән кулга төшереп, хосуси вагоннарда сакчыларыбыз һәм бюробыз белән бергә, ике ай ял итү сылтавы белән 9(22) июньдә Астраханьга таба юлга чыктым Юлда беркөн иртүк, тышкы кыяфәтне үзгәртеп, кызыл гаскәри рәвешенә кердем, гаиләмне һәм ике солдатымны алып, поезддан төшеп калдым Иптәшләребез безне күз яшьләре белән озатып калды. Яныбызда корачларыбыз, куенымда кайбер тарихи һәм сәяси язмаларым. "Бабурнамә" һәм "Капитал" китаплары бар иде. Берничә көннән соң Бакуга һәм бер ай соңрак Ашхабад шәһәренә житгек” (Ә Зәки Вәлиди Тутай Бүгенге Төркестан һәм якын киләчәге — Каһирә. 1929 — 1940 — 376 — 377 6).
Күренә ки. Вәлиди Мәскәү хөкүмәте белән бозылышканнан соң, Төркестанга китә, һәм "Шәрекъ милләтләре конгрессы" җыелган вакытта яшерен рәвештә (әлбәттә, ялган документ һәм исем белән) Бакуга килә. Димәк, 1920 елның сентябрендә ни мин дошман кулындагы "сәяси жинаятьче", ни Вәлиди эш башында торган бер дәүләт кешесе түгел идем, һәр икебез Советлар белән хезмәттәшлек итәргә теләп тә. уңышка ирешә алмыйча, нәтиҗәдә, алардан ераклашып, ялган исем һәм документлар белән йөрүче кешеләр идек.
Хәлләребездәге аерма. Ләкин хәлләребездә бөтенләй үк аерма да юк түгел иде Мин ул вакытларда һичбер төрле оешмага һәм сәяси агымга кермәгән, "политика" белән шөгыльләнмәгән, бары тик Русиядән читкә китүне генә максат итеп куйган бер адәм булсам. Вәлиди элеккеге хезмәттәшләре белән арасын бөтенләй үк өзмәгән, янында башка фикердәшләре булган, яхшымы-яманмы бер яшерен оешма җитәкчесе буларак. Бакуда әлеге конгресска килеп, анда катнашкан кайбер делегатлар белән яшерен очрашып сөйләшергә ниятләгән, кыскасы, әле дә ниләрдер оештыру хыялы белән янган бер политик иде Мин анын белән Бакуда Приютская урамындагы өйдә күрешкән вакытта бу аерымлыкны күргән кебек, ул да үзенең югарыда күрсәтелгән китабында бу турыда язган (378 б.) һәм, шөбһәсез, хаклы иде.
Чыгырдан чыккан эшләр. "Политика" белән шөгыльләнмәгән бер кешенең политик кеше белән яшерен күрешүендә озын-озак сөйләшеп утыру мөмкин
түгел иде, табигый. Ни хакында сөйләшә алыр идек сон? Хәл ачык иде: советлар гражданнар сугышында көндәшләре ак генералларны жинделәр. Көньяк фронтта Кавказ тауларына таяндылар, аны да үтеп, инде бәйсез милли Азәрбәйжан жөмһүриятенсн мәркәзе булган шәһәрдә Шәрекъ кавемнәрен читлеккә корту максаты белән бер конгресс жыялар. Төрксстан революциядән сон да һичбер вакыт азатлыкка ирешә алмады. Анда күптән инде большевиклар хужа. Милли автономияле республикалар төзү яклы булган казах һәм башкорт төрекләре, күптән советлар белән аңлашып, солых алганнар иде инде. Әгәр солых алмаган булсалар, кызыл урыслар белән ак урыслар тукмашкан вакытта, йомшак тәшкиләтле. аз санлы, коралсыз һәм берләшмәгән бу төрек кабиләләренең, ике үгез сөзешкәндә сытылган черкиләр кебек, изелеп юк буласы хак иде.
Большевиклар белән аңлашырга теләгәннәр Большевиклар властьне үз кулларына алганның беренче көннәрендә үк алар белән аңлашу өметендә, советлар белән хезмәттәшлек итә башлаган “сул социалист революционер группасыннан’ байтак кеше бар иде. Тик иртәме-соңмы, бөтенесе бу хыялга алдануларына үкенделәр яисә бөтенләй юкка чыктылар Советлар белән аңлашып, аерым файдалы эшләр башкарырга планлаштырган Вәлиди группасы да бу хосуста кагыйдәдән чыгарма түгел иде. Шөкер әле, сизмичә читлеккә кергән аркадашыбыз Вәлиди. һич булмаса, җанын коткара алды. Юкса, бер политик кына түгел, көч туплап килүче тарих галиме дә юкка чыгачак иде. (Бу фикерләребез газеталарда чыккач, проф. 3. Вәлиди Туганнан 11.Х.1948 даталы бер хат алдым Ул хатта шәхсән болай диелгән иде: “Тасвир” белән “Милләт”тә мине советлардан бер-бер файда өмет итеп, алар белән хезмәттәшлек иткән бер кеше кебек күрсәтүен тамырдан ялгыш Гражданнар сугышы вакытында башкортларның советлар тарафына күчүләре чып-чын бер мәжбүрият нәтиҗәсе булды. Без Ленин, Троцкий һәм Сталин белән очрашуларыбыз вакытында һәрвакыт милләтче булып калдык Тик алар безгә ышанмадылар. Безнен белән договорның, алар фикереңчә дә. зарурият булуын Ленин үзе партиянең YII1 конгрессында сөйләде Әмма адмирал Колчак безнең автономиябезне жимереп, гаскәрләребезне, хөкүмәтебезне таратырга әмер биргәч, без, Оренбург казачийларына, атаман Дуговка ияреп, Жонгариягә. Кытайга китмәдек. Колчаклылар безне турыдан-туры асарлар иде. Шуның өчен без кызыллар каршысында Сибириягә чигенә алмый идек ”)
Советлар белән килешеп, алар ярдәме белән Шәрекъ мөселман кавемнәрен коткару идеясенә капканнарның тагын берсе Әнвәр Паша булды. Түбәндә аның турында аерым мәгълүмат бирелер.
Тарихчы Һади Атласи. Минем иптәш И Ар белмим кемнән һәм кайдан, тарихчы Һади Атласинын Бакуда булуын белде. Һади Атласи — Шималь төрекләре дөньясында танылган бер шәхес Европа Русиясендә Самара губернасы Бөгелмә өязендә зур гына бер авылда имам булу белән бергә, дөнья хәлләрен аңлаган, Төркия, Мисыр һәм рус матбугатын укып барган, төрек тарихына караган гыйльми эзләнүләр белән мавыккан, кулы каләм тоткан зыялы бер мулла, хәлфә иде. Ул 1907 елның 20 февралендә (5 мартында) ачылган һәм 3(16) июнендә таратылган Икенче Дәүләт Думасына депутат итеп тә сайланган иде. Гаҗәп ки, укытучы булган хәлдә, мөселман депутатларының сул группасына кушылган иде. Казанда. ‘ Йолдыз” газетасында секретарь булып эшләгән вакытымда безгә төрле милли -иҗтимагый мәсьәләләр буенча берничә язма да җибәргән иде ул Бик оешып бетмәгән, хаталы формала язылган бу мәкаләләр, гадәттә, минем контролемнән уза иде. Бу контрольдән сон, авторның күпчелек язмаларында кулланган туры сызыклы һәм кечкенә күләмле кәгазь битләре өстендә бик сш кызыл каләм белән ясалган төзәтүләр була торган иде
Тарихи эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, һ Атласинын “Казан ханлыгы’ "Себер ханлыгы", Сөембикә” исемле әсәрләре Казанда басылып чыкты
Мин аны Казанда берничә тапкыр очратканым булды Пәһлеван гәүдәле, зур башлы, көр тавышлы бер төрек тибы иде Йоп-йомры йөзе, кечкенә генә борыны һәм мөселманнарга хас гадәт буенча күркәм башының түбәсенә урнашкан кара кәләпүше белән борынгы заманнын бер монгол-татар бәгенә охшап тора иде. Югары тавыш һәм зур җанлылык белән теге яки бу сәяси, милли һәм иҗтимагый мәсьәлә буенча бәхәсле әңгәмәләр корырга ярата иде. Заманында.
иске мәдрәсәдә укыганда, куәтле һәм ялкынлы бер “моназарачы” булуы күренеп тора Кирәгеннән артык җитди, бик оптимист һәм “мәзәккә бармас” бер кеше иде Бер имам сыйфатында яшәгән өлкәсендә белем һәм фикер таратырга тырыша, заманына лаек бер мәктәп белән идарә итә иде Бу — үзенә күрә бик кызыклы, игътибарга лаек шәхес, алдынгы фикерле мулла һәм зыялы төрек тибы иде.
Көчле ихтыяр көченә ия, башкалардан аерылып торучы бу шәхеснен, кешелек сыйфатларын изүче, индивидуальлекне бетерүче режим белән көрәшүе бик табигый хәл. Менә шул сәбәпле ул гражданнар сугышы көннәрендә, кызыллардан качып, көньякка таба юлга чыга һәм бу юл аны кыргыз-казах далалары буеннан, бәйсез Азәрбайҗан җөмһүриятенә китерә. Бу тирәләргә дә большевиклар килеп житкәч, башка бер җиргә дә качмыйча, язмышына буйсынып, монда кала Көнчыгышка качкан булса, без анын белән бәлки Уралның яки Сибириянен бер җирендә табышкан булыр идек Ана калса, хәзер монда, бөтенләй башка шартлар һәм хәлләр эчендә, бер-беребезне табуыбыз, язмыш билгесе түгел идемени'*
Бер кичне иске танышым булган мулла һәм галимне күрергә киттем. Әлеге очрашу да минем өчен рухи бер азык булачак иде
һ. Атласи бүлмәсендә. Анын урнашкан йорты безнекеннән әллә ни ерак түгел иде. Атласида мөһим үзгәрешләр күрмәдем Төс-кыяфәте искечә Бары тик заманында башынын түбәсендә ярым карбыз кебек торган “кәпәче" генә житешми иде бугай Мулла мине бу тирәләрдә күрүенә әллә ни аптырамаган кебек, минем дә анын монда булуына исем китмәде Чөнки куркыныч рус чуалышлары нәтиҗәсендә бик күп кешеләрнең төрле якларга таралуы, күз күрмәгән ерак илләргә китүе безнең өчен гадәти хәлгә әйләнеп бара иде инде
Һөҗүм һәм арест. Бу кызыклы шәхес белән сөйләшәчәк темалар күп иде Узган икс ел эчендә башыбыздан кичкәннәрне кара-каршы утырып сөйләшә башласак, сәгатьләрчә генә вакыт җитмәс. Тик безгә болай озын-озак сөйләшү түгел, кыска гына вакыт та насыйп булмады Хәл-әхвәл сорашканнан сон, төп мәсьәләләргә күчәргә генә торганда, арт ишек ачылды, һәм билләренә пистолетлар аскан ике кызыл чекист эчкә үтте. Берсе шунда русча:
— Сезнең кайсыгыз Атласов7 — дип сорады
Йөзе көл төсенә кергән безнең Һади әфәнде, тетрәнгән бер тавыш белән шулай ук русча:
— Я (мин), — дип җавап бирде.
Чекист:
— Сез кулга алынасыз. Менә ордер, — дип. бер кәгазь кисәге чыгарып күрсәтте.
Инде чират мина килеп җитте Чекистларның берсе мина борылып:
— Сез кемсез9 Документларыгыз бармы9 — дип сорады Тиз генә кесәдән документларымны алып, ана суздым. Укыды да, мина карап:
— Мин дә Казаннан. Анда моның ише бер оешма да юк, — диде Мин чыраемны бозмыйча гына:
— Бар ки, мина шундый документ бирделәр, — дип җавап бирдем, тик бу җавабымның кемне дә булса ышандырачагына бик өмет итмәдем Чөнки мина бу документны саткан оешма чынлап та уйлап чыгарылган бер нәрсә иде
Теге кеше бераз уйлап торды да, мина
— Китәргә мөмкин, — диде
Шулай итеп, бу хәвеф, зур курку хисабына булса да, минем өчен узып китте Югыйсә, бу имансыз большевик хезмәтчеләре, “зур гөнаһы” булган Атласинын янында торган безләрдән дә шикләнеп, “на всякий случай”. Чекага китереп, сорау алырга да күп сорамаган булырлар иде. Нәтижәлә. безне кире җибәрмичә, берьюлы ике качкынны эләктерүләре өчен бәлки мактауга да лаек булган булырлар иде.
Һ. Атласи үз илендә. Русия чиген узгач ишетүемчә, Атласины кулга алып. Казанга китерәләр һәм 1920 ел азакларына таба, азат итеп. Бөгелмә өязендәге гаиләсе янына кайтырга рөхсәт бирәләр. Хәтта 1921 ечнын кышында ана “икенче баскыч” бер татар мәктәбендә немец теле һәм табигать белеме дәресләре укытырга да мөмкинлек туа. Югарыда әйткәнемчә, 1922 елда
Финляндиядә вакытымда, Русиядә ачлыктан газап чиккән аерым төрки зыялыларына Америка тәшкиләте арадашлыгы белән азык-төлек паеклары җибәргәндә. Һади Атласины да онытмадым. Бу пакетны алганлыкка Һ Атласи имзасы куелган. 6 III. 1922 тарихлы җавап кәгазе дә алдык һ Атласи укытучы булып эшләгән вакытта, 1926 елда рус лицеенда белем алучы угылын, рухани, имам малае дип, мәктәбеннән чыгарган булсалар да, әтисснен тырышлыгы белән баланы мәктәпкә кире алалар
Яңадан арест һәм сөрген 1929 елга кадәр Атласины борчымыйлар Тик шул елнын январенда Чека хезмәткәрләре, төн караңгылыгында басып кереп, өенен астын-өскә китереп энәссннән-жебенә кадәр тентиләр, китапханәсен актаралар һәм берничә хатны (алар арасында Төркиядән якташларыннан килгән хатлар да була) табып алып, Атласинын үзен дә кулга алып, янадан Казанга китерәләр. Казаннан Мәскәүгә җибәрелгән тарихчы андагы төрмәләрнең берсендә угылы Габделбәр белән очраша Бу егет ике иптәше белән Русия чиген кичеп качарга маташканда тотыла һәм Мәскәүгә китерелеп, әтисе яткан төрмәгә ябыла Һади Атласи Мәскәүдә сөргенгә хөкем ителә.
Шималь Ак диңгез утрауларында. "Сөрген” дисәк тә, бу гадәти бер сөрген булмый. Атласи, 1930 елда IO ел каторга эшләрендә эшләү өчен, Төньяк Боз океанының бер тармагы булган Ак диңгездәге Соловсцк утрауларына җибәрелә Атласинын ул вакытта шундый ерак каторга җире булган утрауларга сөрелүе мәшһүр казанлы "милли” коммунист Мирсәет Солтангалиев һәм иптәшләре “эше” белән бәйле булырга мөмкин Чөнки казанлы “милли” коммунистлар, тагын шул ук маһияттә булган кырымлылардан Исмәгыйль Фирдәвес, Осман Деренарлы һәм коммунист булмаган язучы Әхмәд Өзәнбашлы да бу "рус Гвинеясына" яки “большевик Сахалинына” каторга әсире буларак, нәкъ шул вакытларда җибәрелгәннәр иде. Соловкида Атласи белән бер үк вакытта булган кырымлы Осман ага Карабибәрнсн сөйләвенә караганда, анда алар, икесенең дә техник профессиясе булмаганга, каравылчы булып торганнар. Сөргенгә җибәрелгән көннән башлап, 3 ел узгач, башка бик күп арестантлар кебек, безнен тарихчы да, медосмотр карары белән яраксызга чыгарыла, ягъни утрауда эшли алмаслык дәрәҗәдәге инвалид булып санала башлый. Монын кебек әсирләрне, калган җәза срокларын тутыру өчен, утраулардан читкә җибәрәләр, һ Атласи да 1932 елда, 5 елы тулыр-тулмас. Архангсль өлкәсендәге бер поселокка сөрелә Икенче бөтендөнья сугышы көннәрендә Германиядәге кайбер казанлы әсирләреннән ишетүемчә, 1935 елда, бәлки бу сөрген урыныннан Мәскәүгә китерел! әч, атып үтерелә...
т Яңадан Казанга. Бер тапкыр лагерьдан качып котылганнан сон, яңадан Казанга кайтуыма, бәлки сез гаҗәпләнерсез. Моны дусларыма сөйләгән вакытта алар гел аптырыйлар, кайберләре хәтта моны бер "тилелек" дип тә атый иде Дөресен сөйләргә кирәк, мәгънәсез бер .шым булып күренгән бу эшкә хәзер үземнең дә исем китә. Ул вакытта мине мондый адымга нинди хәлләр һәм тойгылар этәрде сон9 Бүген, әлбәттә, боларнын барысын хәтерләп, җанландыру мөмкин түгел Хәзер шуны гына әйтә алам ки. Казанда ялган документ белән көпә-көндез, бер совет чиновнигы сыйфатында йөреп, тагын бер ясалма таныклык белән Астраханьнан Бакуга барып кайтулардан алган "тәҗрибәм мина ул көннәрдә Советстанла ялган документ белән йөрүнен бер дә куркыныч булмавын күрсәтте, кыюлыгымны арттырды һәм мина маҗаралар сөю хисен өстәде бугай Русия тышына чыгып китә алмадым "Кара базарчылык 'та безгә хас булмавы аңлашылды Кулымдагы документ мине бары Казанга хәтле генә алып бара, аннан сон эшкә ярамаячак иде. Аның белән Казанга кайтсам, анда икенче документ сатып алын, башка бер җиргә китә алам дип уйлый идем Шул ук вакытта. яшерен генә булса да. гаиләмне күрә алачак идем
Шулай итеп, ялган таныклык белән йөрү тәҗрибәсе, бу тәҗрибә биргән кыюлык, монын нәтиҗәсе буларак миндә уянган маҗаралар сөю хисе, яна документ таба алу өмете һәм гаиләмне тагын бер тапкыр күрү теләге — менә шулар мине Казанга китергән тойгылар булса кирәк
Кайту Казанга гаиләм янына кайтып барам Ерак илләрдән кайтып килгәндә, буш кул белән кайту яхшы булмаганга, гаиләм өчен бүләк итеп.
кайбер нәрсәләр алдым. Болар арасында кипкән жимеш, бераз йөзем һәм зур гына пакет белән тоз булуын хәтерлим. Ул вакытта мәмләкәтнен күп кенә өлкәләрендә тоз кытлыгы булган кебек, безнен тирәләр өчен дә тоз зур бүләк булып хисаплана иде.
“Лев Давыдович” пароходында. Югарыга, төньякка таба барачак пароходный исеме “Лев Давыдович” иде Беләсезме, бу кемнең исеме? Бу — мәшһүр кызыл командир һәм большевик Леон Троцкийның исем-отчествосы.
Бу юлы, Казаннан Астраханьга барган вакыттагы кебек, бик үз-үземә артык ышанычлы түгел идем. Бакуда һичбер эш кырмадым, бер төрле дә эш тапмадым. Җитмәсә, тоткын булып яткан җирдән качмыйча, кире шул җирнен нәкъ үзенә кайтып барам. Миңа тыныч кына утырырга, тик кенә торырга кирәк иде, югыйсә. Яхшы киемнәремне һәм башка нәрсәләремне бер сумкага тутырып, тагын бер кире кайту уе белән Бакуда бер мөселманга әманәт итеп калдырганга, өстсм-башым бик гади иде. Әйберләрем арасында бер урыннан икенче урынга ташу тыелган зур гына пакет тоз да бар. Гади генә кеше булып, аста III класслы каютада бер урынга кереп сеңдем Ләкин, тикшерү ихтималын күздә тотып, пароход кузгалып киткәнче, тоз пакетыннан ерактарак йөреп тордым, тоз табыла калса, минеке түгеллеге аңлашылсын!
Пароходта тикшерү бик каты булмады бугай, безнен тоз пакетын тапкан кеше булмады. Кузгалып киттек. 1940 елда чит илләрдә, Мексика башкаласында, башына авыр чүкеч белән сугып, бер сталинист француз коммунисты тарафыннан үтерелгән Лев Давыдович исемен йөрткән бу пароходның III класслы каютасында, сөйләшүләре җанымны тырмаган, кыланышлары эчемне пошырган пассажирлар арасында барырга мәҗбүр булган бу сәфәрем вакытында, Казаннан көньякка таба китеп баргандагы кебек, кәефле түгел идем. Чөнки бу кайту юлы минем өчен соң дәрәҗә күңелсез бетәргә мөмкин. Әгәр пароход Казанга якынлашканда тикшерү булып, кәгазьләрем берәр шик уятса9! Яки Казанга кайтып, коры җиргә төшкәч, берәрсе таныса?! Бу уйлар, кәефемне шактый бозып, күңелсезләнүемә сәбәпче булалар иде.
Җан юлдашы. Пароходыбыз Самара өлкәсенә якынлашты. Бу шәһәрдә бер башкорт хөкүмәте оешмасында эшләүче каенишем Йосыф Шамлы пароходка утырды. Аның бу пароходта Казанга апасы (минем хатын) янына баруы иде. Бу очрашу минем өчен бөек бер нигъмәт иде: бердән, эч пошудан арыначакмын, икенче яктан, бу егетнең минем Казан тирәсендә бер “казага очрамыйча" җиргә төшәргә ярдәм итәчәген белә идем. Бу кардәшем минем өчен җан юлдашы булачак иде.
Дулкынландыргыч сәгатьләр. Көннәрнең берендә кичкә таба Казанга якынлаштык. Минем өчен бу җайлы вакыт иде: Казанга кич. караңгы төшкәч, килеп җитәчәк, караңгыда җиргә төшеп, шәһәргә юнәләчәк идек Тик минем бу өметем акланмады: тирә-якны томан каплаганга күрә, томанның таралуын көтү өчен, пароход елга уртасында якорь атты. Булды бу! Әлеге форсаттан файдаланып, белмим, каян гына килеп чыккан совет чиновниклары (бәлки дә чекистлар) пассажирларның документларын тикшерергә тотындылар Минем кесәмдә бер кайту документы бар, әмма ялган булудан тыш, срогы да чыккан, искергән иде. Казанга кайтып җиткәч кенә бер чекист тарафыннан бу кәгазьләрнең тикшерелүе бер дә шәп түгел иде. Моннан бер юньле хәл дә чыкмасы ап-ачык иде.
Тагын бер тапкыр Казанда. Шунда җан юлдашым-каснишем мина нык ярдәм итте: мин әйберләремне ана ташлап, пароходның ярымкараңгы, тыныч урыннарына посып, контрольдән качып йөрдем Чекистлар кайсы урыннарны тикшереп китүен Йосыф кита хәбәр итә дә, мин шул урыннарга китә идем Ниһаять, контроль бетте. Йокыбыз качкан иде. Тан атты. Тик томан гына тиз таралмады, шуна күрә Казанга бик тиз генә барып житә алмадык. Шөкер, пароходыбыз безнең Казаннан 19 августта кузгалып киткән халык тулы пристаньга түгел, бәлки тыныч һәм аулак бер урынга туктады. Пароходтан чыкканда, таныклыгыма бер күз ату белән чикләнделәр, бер кат пароходта контроль ителде дип уйладылар бугай... Исән-сау коры җиргә аяк бастык. “Бүләк-күчтәнәчләремне" туры иясенә җиткерәчәк каенишемә бирдем дә, бер арба тотып, Яңа Бистәдә яшәгән бер танышымның өенә киттем Гаиләм янына, үз өемә китә алмавымнан
бик авыр тойгылар кичерсәм дә, язмышым белән ризалашмый чарам юк иде
"Капкын". Безнен каениш Кабан күле буендагы өебезгә барган һәм. әлбәттә, үзе белән минем дә кайтуымны хәбәр иткән. Ул көн кичкә таба хатыным мин яшеренгән өйгә килде Хәл-әхвәлдән сон, хатыным нәкъ шушы көннәрдә Татарстан Җөмһүрияте Халык Комиссарлары Шурасы рәисе Сәед Галиевкә үтерү максатында ясалган һөҗүм аркасында шәһәрдә киң күләмдә арестлар башланганын, шуның өчен шәһәр халкының бик куркыныч көннәр кичерүен, бу чакта минем дә Казанга кайтып төшүем бик тә хәвефле икәнен сөйләде Мин дә, яна документ кулга керү белән, тизрәк Казаннан ычкыначагымны әйттем. Яңадан Казанга кайтуым ялгыш хәрәкәт булуын һәм Астраханьнан күчтәнәч итеп алып кайткан тознын гаиләм өчен бик ачы булачагын анлал, кайтуыма бик үкенсәм дә. соңыннан үкенүдән ни файда!
Иртәгесе көнме, ике көн соңракмы, хатыным тагын килде Паспорт табу юлларын эзләвен, тик безгә августта паспорт табарга ярдәм иткән “Колаксыз’ нын Төркестанга киткән булуын, ул вакытга паспорт алган хәрби оешма хезмәткәрләренең дә әлеге провокация уңаеннан кулга алынуларын һәм үзенең башка паспорт сатыл алырдай ,ишек"не белмәвен, димәк, хәзергә кадәр паспорт кулга төшерүнең мөмкин булмавын сөйләде. Бу хәлдән сон мин инде Казанда түгел, капкында идем. Нишләргә9 Казаннан тагын бер тапкыр ничек чыгып китәргә9
Каравылчы будкасында Яшеренеп яткан дуенын өе залдан һәм ике кечкенә бүлмәдән гыйбарәт идс. Мин нәкъ тышкы ишекнен каршысында гына булган кунак бүлмәсендә яшим. Зал белән кунак бүлмәсе арасында ишек ябылмаганга, тыштан кергән теләсә кем мине күрә ала. Бүлмә шул кадәр кечкенә ки, бер почмакка посып утыру да мөмкин түгел. Күрше-тирә кереп-чыгып йөри Күзлекле бер сәер кешенең тышка чыкмыйча, көннәр буе өйдә ятуы, әлбәттә, кереп чыкканнарның игътибарын җәлеп итә, кызыксыну уята иде, моның исә сүз чыгып кешегә таралуы да бик мөмкин Шуңа күрә бу өйдән китәргә кирәклеген мин өй хуҗасына сөйләдем һәм Казаннан киткән вакытта ин беренче барып, тышкы кыяфәтемне үзгәрткән һәм пристаньга бергә киткән мадам белән танышкан өйгә күчендем. Ләкин анда да озак тора алмадым. Чөнки элек бергә эшләгән иптәше — өй хужасы шүрли, хәтта курыкканын ачыктан-ачык мина сөйли башлады Минем бер лагерь качкыны булуымны искә төшерә, хәтта качкан өчен мине үтерергә дигән карар да чыгуы турында хәбәр бирә башлады. Бу хәлдә, бала- чагасы булган бу кешене артыгын интектерү, әлбәттә, дөрес түгел идс Тик кая барып сыенырга соң?
Бер чара табылды тагын. Беренче яшәгән өйнең хуҗасы шәһәр читендә аулак бер урында яшәгән каравылчы белән элемтәгә керде Бу каравылчы мине будкасында яшереп торырга ризалык бирде. Ул будка ун меңнәрчә мәет күмелгән иске бер ислам каберлегенең стенасына терәп үк салынган идс. Будка белән зират арасында бары бер тар гына юл уза Будкада кухня кебек бер нәрсә дә бар Каравылчы, хатыны һәм өч баласы белән бәз чаршау артында сәке өстендә, мин исә Сибириядән алын кайткан һәм бу юлы өйдән китертелгән мәшһүр толыбыма төренеп, идәндә ятып, бик рәхәт йоклый идем Каравылчының шәһәр читендә япа-ялгыз утырган будкасына килгән-киткән юк. Килгән кеше булса да. мин көндезләрен өйдә утырмый идем: кырда, елганың сул (Казан) тарафыңда печәннәре чабылган болыннарда гизә идем
Кабер ташлары арасында Тик бу йөрүләрнең дә кызыгы беггс кыш фасылы башланды, һавалар суынды, кичләрен кырау төшә, анда-монда су өсләрен боз каплый башлады Мин генә рәхәт һәм җылы үз өемә кайта алмыйм Көзнең соңгы көннәрендә, кыш башларында суык һавада теләсә кая барып Йөрү шулай ук әллә ничек Зур гәүдәле һәм күзлекле бер кешенен гел бушка кырларда йөрүе дә игътибарны җәлеп итәргә мөмкин. Шулай итеп, бу кыр гизүләрем не дә туктатырга мәҗбүр булдым Монын урынына, йөрер өчен тагын да тынычрак, иминрәк, кеше күзенә бик күренми горган алан таптым, ул да булса, зур территорияне биләгән каберстан идс Бу мөселман зиратында цивилизацияле халыклармын каберлекләрендәге кебек тәртип һәм планлы юллар булмаса да,бөтенләй үк төзеклектән мәхрүм түгел идс Зиратлар — фәлсәфи фикерләр диңгезендә гизү өчен ин кулай почмаклар инде алар.
Карап йөрим, мен төрле кабер ташларындагы язуларны укыйм, бер төркем тарихи исемнәр белән очрашам һәм тарихи чорларга хыялымда сәяхәт итәм. Казан губернасына иске Бохарадан яна фикерләр китергән, күп кенә дини һәм тарихи әсәрләр язган, исеме һәм шөһрәте Русия чикләрен узган тарихчы һәм акыл иясе Шиһабетдин Мәржани дә бу зиратта ята. Бу остаз чытык кашлары, кискен карашлары, мәгънәле сызыклар белән тулы киң маңгае, мәһабәт гәүдәсе һәм олугь чалмасы белән минем күз алдымда тора һәм гүяки "Мостафадел- әхбар" исемле тарихи әсәренең беренче җилдендә язган мәшһүр сүзен кабатлап, миңа "Әй, мескен...” дип эндәшә сыман тоела.
Казан төрекләрендә җәдитчелек дәверенең әйдәп баручыларыннан булган һәм төрле темалар буенча бик файдалы әсәрләр язып калдырган язучы һәм тәрҗемәче Каюм Насыйри да монда иде Көне-төне кечкенә өстәл башында язып утырудан бөкресе чыккан, бер күзле һәм йончыган кыяфәтле бу әдипнең образы Мәрҗанинең күркәм һәм туп-туры образы янында бик сүнек һәм мескен булып кала иде.. Тормышта бер-берсен сөймәгән бу ике акыл иясе, үлеләр илендә дәгъвалардан, кинә һәм хөсетлектән азат булып, рәхәт һәм тыныч яталар. Нинди-нинди мәгърур һәм үзләрен генә яраткан байлар, гомерләрен сафсата сатып, схоластика өйрәнеп һәм өйрәтеп үткәргән, бер-берләрен чәкәләп торган бер төркем муллалар да монда күмелгән, һичбер төрле тавыш-тын юк. Көрәшләр, бәхәсләр, хирыслыклар, мин-минлекләр, комсызлыклар, хыяллар, планнар — бөтенесе артта калган, юкка чыккан Монда бөтен кеше дә рәхәт ята кайгылардан, сагышлардан, хәсрәтләрдән котылганнар. Бары максатсыз, мәгънәсез, көчсез һәм беркемгә дә файдасы булмаган сукбай кебек йөрүче мин генә, бу дөньяның ваклыкларыннан, түбәнлекләреннән, пычраклыкларыннан, гауга һәм дәгъваларыннан котылган, чистарган бу якташларның хәленә кызыгып йөри идем...
Тугрылыклы хатыным, һәр кич караңгы төшкәннән сон хатыным каравылчы будкасына миңа ашарга китерә, кеше игътибарын җәлеп итмәс өчен, мин яшәгән урынга, зиратнын бер буш калган урыныннан, кыска юлдан килә иде Элек зират яныннан да узарга курыккан хатыным, ул вакытларда кичке караңгылык төшкәч, каберстанның нәкъ уртасыннан узып йөрергә батырлык тапты Болай гел-гел килеп йөрүләрдән соң аның үлеләр иленнән курку хисе дә шактый кимегән иде бугай.
“Печән сараенда". Шимальдә һәм Кырымда киселгән үләнгә “печән” диләр, нинди матур төрекчә сүз! Беркөн безнең каравылчы шушы араларда шәһәрдә зур налетлар һәм эзләүләр булачагын хәбәр итте. Шуна күрә минем ул вакытта төннәрен өйдә (будкада) ятмыйча, тышта калуым яхшырак булачак иде. Бу кара хәбәр дөрес булып чыкты. Чөнки ул вакытта контрольләр, налетлар, арестлар һәм үтерешләр киң таралган һәм нормаль эшләр иде. Соңрак Русиядә кин таралган, зур территорияләрне биләячәк сөргеннәр фасылы әле башланмаган иде бугай. Төннәрен мина урамда уздырырга кирәк, әмма кайда9 Көндезләрен үткәргән каберстанда, гүр ияләре арасындамы9 Моның да чарасы табылды. Өебезнсн янында гына безнең каравылчы карамагына кергән печәнлек бар иде Арестлар заманы узып киткәнчегә кадәр минем төннәрне анда уздыруым яхшы булачак. Кичке аштан сон шунда чыгып, төннәрен шактый суык булганга, толыбыма төренеп, колакларыма кадәр печәнгә күмелеп ятам. Шулай да, өшемәдем, рәхәтләнеп йокладым дип әйтә алмыйм... Аркамның каты кычытуыннан, печән исеннән иртәнгә таба башымда бер авырлык, тәнемдә сызлану тоя идем. Өшү һәм печән исе тәэсире астында булса кирәк, бик авыр, буталчык төшләр дә күрә идем. Минем Казанга кайту хәбәрем таралып. Чека агентлары эземә төшсәләр, төнге кунакларның бу печән сараен да тикшерәчәкләрен уйлап борчыла идем.
Төнге дустым. Бу печән сараенда тычкан һәм күселәр дә шактый иде. Ләкин мин аларның тавышларын да, кыштырдауларын да ишетмим Сарайда минем төнге дустым бар иде, ул да булса, каравылчының бер почмакка бәйләп куелган, бик арык туры аты иде. Бу ат төннәрен тешләре арасыннан әллә ниткән тавыш чыгарып, печән чәйни һәм пошкыра иде. Аның тешләре арасыннан чыккан бу гыжылдау белән пошкыруы, печәнлектә һәм үлеләр дөньясы белән якынлыкта минем япа-ялгыз булмавымны искәртеп, тынычландырып тора иде.
Көннәр уза торды Кыш уртасы життс. Бу “капкын'нан чыгунын һичбер өмет чаткысы һаман күренми иде
Җан коткару Мондый өметсез рәвештә көннәр уза торды һәм. ниһаять, бер кич хатыным безнең будкага сөенечле хәбәр китерде Иделнең икенче ягында 80 км лап ераклыкта Б. исемле өяз мәркәзеннән бер коммунист, партиясез иптәше белән берлектә, пар ат җигелгән тарантаска утырып, Казанга килгән Бу коммунист минем хатынымның танышларыннан бер югары уку йортында укучы кызның якташы һәм кардәше, имеш. Хатынымның ризалыгы белән әлеге укучы кыз безнен "мәсьәлә”не ышанычлы коммунист якташына ачкан һәм “бу кешене үзегез белән алып, үз ягыгызга алып китә алмыйсызмы7'' дип сораган. Коммунист, якташ кызның үтенечен кире какмыйча, риза булган, акча-чазар да сорамаган, бары бер шарт кына куйган, мин үз атым, арбам яки чанам (ел фасылының арба да, чана да кулланырга мөмкин бер вакыты иде) булып, шәһәр тышына чыкканчы, тагы да дөресрәге, Идел слгасынын икенче ягына чыкканчы, алар артыннан үз атым белән барырга тиеш идем. Бераз авыр булса да, бу шартны без шатланып кабул иттек, ат-арба мәсьәләсен каравылчыга ачтык һәм бу эштә безгә ярдәм итүен сорадык. Ул кыска вакыт эчендә ат һәм арба табунын мөмкин булмавын (чынлап та шулай иде), үзенең печәнлектә миңа төннәрен иптәш булган, бар рухымны каплаган авыр тойгыларымны бераз җиңеләйткән, кабырга сөякләре тырпасп торган арык туры атын һәм шул ук сарайның икенче почмагында янтаеп беткән иске шакшы чанасын сатып алырга тәкъдим итте Каравылчының бу сәүдәсендә үз мәнфәгате дә бар иде, әлбәттә Безгә никадәр изгелек эшләгән бу адәмне үпкәләтү яхшы түгел, шуна күрә хәтерен саклау өчен билгеле бер сумма биреп, бу үләргә җиткән атны һәм таралудан бик аз калган чананы сатып алырга мәҗбүр булдык. Каравылчы чананы бераз адәм рәтенә кертте Арык атны исә, тиз генә, нинди дә булса юл белән симертү мөмкин түгел иде Берәр рәсми кәгазь ише дә булсын дип, каравылчының сандыгы төбендә яткан, патша заманыннан калган бер паспортны да алып, “һәр ихтималга каршы дип. яшерен урынга тыгыл куйдык Бу паспорт буенча, мин бер надан авыл кешесе, игенче илем. Ул заманнарда һичбер документка фотография куелмый иде
Көтелмәгән җирдән килеп чыгып, һич күрешмәгән килеш, безнен хәлне андаган бу яхшы күңелле коммунист безнен өчен "җан коткаручы'' сыйфатында иде.
Уңайсыз төн. Хәзер датаны төгәл әйтә алмыйм инде Чана куллану җайлырак булгач, димәк, кыш үз хокукларын файдалана башлаган иле инде Кар ява башлаган, кечкенә инешләр боз белән капланган заман иде. кар җир йөзен бөтенләй үк капламаса да, урыны-урыны белән кар җәймәләре яга иде инде Икс фасыл арасында була торган юл өзеклеге вакытында атларын арбага җиккәннәр дә, чанага җиккәннәр дә бар иде Мин. арбам булмаганга, чанага утырачак, мине “капкын"нан коткарасы кешеләр исә арба белән китәчәк иде Юлчылар, бу көнне бик иртә кузгаласылары»! әйтеп, минем дә соңгы төнне өйгә үтк.зрүсмне теләделәр Миңа үз өемлә калу бик куркыныч булса да. ни чара ки. хәлләр моны таләп итә иде
Кузгаласы көн гарәфәсендә, хатыным, теш табибы булганлыктан, иягемне зур ак бәз белән бәйләп, мине, тешләре белән бик интеккән бер крестьян кыяфәтендә, чанага утыртып, Кабан күле буендагы шактый аулак урындагы өебезгә алып килде. Ул төнне өемдә калсам да. печән сараенда үткәргән төннәрем белән чагыштырганда, аеруча авыр, газаплы бер төн булды чишенмичә киенгән килеш утырдым, күзгә йокы керми, теләсә нинди тавышка да колак салып, даими шик-шөбһәдә булдым Ишек кагу белән, шундук урынымнан сикереп торып, иске-москы ташлый торган урын, тычкан-күсс оясы булган чормага качарга хәзер утыра идем Хатыным да миннән ким борчылмады Таңны тыныч кына аттырдык, бер "вакыйга" да булмады, бер иркен сулыш алып КУЙДЫК Хәзер аяк өсте чәй эчеп, юлга чыгар вакыт җитте
Юлчылык. Сөйләшенгәнчә, кеше күзенә ташланмас өчен, ат караучы урынына мосафирларның пар атында мин китәчәк, аларнын ат караучысы минем чанага утырып, безнен арттан барачак иде Атлар җигелде Хатыным һәм улым белән ишегалдында түгел, өйдә хушлаштым Тагын аерылабыз, кайчан күрешәсебез.
кайда табышасыбыз билгеле түгел. Ул минутта гаиләмнән тагын бер тапкыр аерылу тудырган сагыш белән “капкын"нан котылу биргән сөенеч икесе бергә буталып, әллә нинди хисләр хасил итте.
Мин күзлек кия идем. Күзлекле ат тотучының сәер күренәчәген уйлап, күзлекне салырга карар бирдек. Арбаның алгы өлешендә ат тотучы өчен махсус аерылган югары урынга менеп утырдым һәм дилбегәне кулга алдым. “Печән базары’ннан һәм "Инҗилчеләр урамьГннан уздык. Бу төшләрдә халык күп булырга тиеш булса да, вакытның бик иртә булуы аркасында, тыныч иде. Тирә- ягымны һәм алдымны күрсәм дә, күзлегемне салгач, бөтен начар күрүчеләр кебек, үз-үземне каушаган кебек хис итәм. Үз-үземә әллә ничек хуҗа түгел кебек. Ни булса, шул булды, Идел ярына якынлаштык, әмма каршы якка чыкмыйча торып үземне тәмамы белән "капкын’нан котылган саный алмый идем Каршы якка паром алып чыгачак. Ләкин ни күрик: зур елга өсте куе томан белән капланганлыктан, бездән алда килгән байтак юлчылар, атлар, арбалар, томан таралганны көтеп, җыелып торалар. Без дә алар кебек тукталырга мәҗбүр булдык.
Ниһаять, томан пәрдәсе калыкты Паромга мендек һәм каршы якка кичтек. Менә шуннан сон гына үземне “капкын’ нан котылган итеп хис иттем, һәм Казаннан икенче тапкыр, көпә-көндез, бөтен кеше күз алдында кача алуыма горурланып та куйдым Ослан тавыннан Казанга сонгы тапкыр, күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, югарыдан карадым. Бу уңышыма чынлыкта хатыным Газизәнен күп көче керүен дә онытмадым, әлбәттә.
._ Коммунист юлдашның өендә Мин. Казан "капкын"ннан котылуыма бик шат булсам да, Казаннан бик еракларда булмаган кечкенә шәһәрдә бик озак кала алмый идем. Тагын да ераккарак китәргә кирәк. Тик документсыз юлга чыгып булмаганга, бу иске шәһәрдә яшәп калырга мәҗбүр булдым. Кечкенә мендәрем эченә яшерелгән, иске дәвердән калган һәм минеке булмаган таныклыктан башка бер кәгазем дә юк иде шул. Бу кечкенә шәһәрдә бер төрле рәсми кәгазь дә сатып алырга мөмкин түгел. Форсат көтеп ята башладым Яшәгән өем. Казандагы каравылчы будкасыннан аермалы буларак, бик "комфортлы" булганга, бераз ял итеп алырга да мөмкинлек туды. Миңа карата авырыксыну хисе дә сизелми иде.
Өй хуҗасы еш кына самогонка куллана иде. Яхшылап сөзелмәгән, авыр бер янган ис биргән “ялганчы водка 'ны бер дә авызыма аласым килмәсә дә, хуҗаның кәефен күрү өчен, ашаганда бер-ике йотым мина да эчәргә туры килә иде...
... Симбирск шәһәренә таба. Беркөнне мине Б. шәһәреннән ерак урнашкан бер авылга кунакка алып килделәр. Мин кунак булган өйнең хуҗасы кечкенә бер сабын заводы тота иде. Алардан кем булуымны яшермәдем. Өй хуҗасының олы улы мине ишетеп белә икән. Кайчандыр һәр көнне үз исеменнән язып, һәр санда исеме чыккан газетачы түгел идеммени мин9 Бу ачык фикерле кешегә "документ проблемасын" ачтым. Моңа каршы ул: “Сез Сембергә барыгыз. Анда фәлән урамда, фәлән номерлы өйгә тукталыгыз. Минем исемемне әйтегез Мин Сембергә барганда гел шуларга тукталам. Бу араларда минем дә анда барасым бар, мине шунда көтеп торыгыз. Мин сезгә завод өчен чимал алырга бара дигән бер кәгазь китерермен, шуның белән эш бетәр", диде. Суга төшкән саламга ябыша" дигән кебек, мин дә бу сүзләргә канатланып, һәм. Б шәһәренә кайту белән тиз арада бер арба тотып, Идел буендагы Симбирск шәһәренә таба юлга чыктым Араба юлчылыгы вакытында "документ" сорап интектерүче булмаячак иде.
Инде яңадан Идел ярларына китеп барам һәм бу мәҗбүри сәяхәтем вакытында Идел-Волга бассейнындагы борынгы 9 губерна мәркәзләренең тагын берсен күрәчәк идем.
Сембердэ "документ" көткәндә. Сембергә бәла-казасыз килеп җиттем Әйтелгән рус өен табып, безгә вәгъдә ителгән “документ"ны көтә башладым Сабын заводы хуҗасыннан бер хәбәр дә юк иде Вакыт уза торды. Өй хуҗаларының миннән шикләнә башлауларын, хәтта кызыллардан качып. Сибириядә Колчак идарәсе астындагы территориядә яшәгән бер мөгаллимгә охшатуларын сизә башладым. Алай да. рәхмәт яугырлары, полиция идарәсенә күрсәтү өчен миннән
паспорт-фәлән сорамыйлар идс Бу шикләнүне сизгәч, һәм "фабрикант"нын килүеннән өмет өзгәч, башка бер урынга күченергә булдым. Эч пошудан, хатынымнын Казанда училищеда бергә укыганда дус булган ике рус кызын эзләп таптым да, гаиләләрендә чәй янында сөйләшеп утырдык
''Документ" артыннан. Ссмбердә байтак кына мөселман яшәвен белсәм дә, беркемне дә танымый идем. Кемгә барып егылырга, кемнән ярдәм сорарга0 Шимальле мөселман төрекләре арасында имамнарның күбесе, бәгъзе мәмләкәтләрдәге аз санлы поплар кебек, уяу һәм айнык фикерле кешеләр иде. һәрчак мондый имамнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итү файдасыз булмый торган идс. Шуңа күрә мин дә, элек исемен ишеткәнем бар һәм яшькә яшь булырга тиеш дип уйлаган бер имамның өенә киттем һәм, һич шикләнмичә, ана кем булуымны, чын исемемне сөйләп, читен хәлемне, аннан чыгу өчен бер ‘документ’’ кирәк булуын аңлаттым. Имам әфәнде мине дикъкатьле тыңлаганнан сон. бераз уйланып утырды һәм болай диде; "Газизем, мин үзем бернинди дә документ табып бирә алмыйм Фәкать монда 3. исемле берәү бар. Бик уянык һәм һәр нәрсәдән хәбәрдар бер кеше, вакытында Петербургта мөәзинлек итте. Син торып тор, башта аның белән үзем сөйләшеп карыйм һәм икегезне таныштырыйм", — диде.
Имам әфәнде, бу Петербург мөәзинс белән күрешеп, аның белән мине таныштырды. Төрек газеталарын укып барган 3 әфәнде мине ишетеп белә икән Мин аңа Бакуга китәргә теләвемне һәм шунлыктан документ табу кирәклеген сөйләдем. Чөнки Астраханьга һәм Бакуга барганым бар. андагы юл шартларын бераз белә идем. Аннан сон башка бер якка таба китәргә уйлый идем. Грузиягә китә алмасам, Иранга чыга алырмын дип ышана идем Өстәвенә, әйткәнемчә, әйләнеп кайту өмете белән Бакуда бер сумка кием-салымымны да калдырган идем...
Озын буйлы, кызгылт-сары чәчле 3. әфәнде хәлгә керә торган кешегә охшаган һәм мина кулыннан килгән кадәр ярдәмне күрсәтергә тырышачагы сизелә иде. Миңа карата эшләгән яхшылыкларын, күрсәткән якынлыгын мин һәрвакыт татлы бер хатирә буларак күңелемдә сакладым, һәрвакыт әҗерен кайтарырга хыялланып яшәсәм дә, кызганычка каршы, насыйп булмады.
3. әфәнде “тырышып карармын ”, диде дә китте. Аның китерәчәк хәбәрен түземсезлек белән көтеп мин мәзкүр имам янында калдым
..."Яңа хезмәтем". Икенче көнне имам оендә 3 әфәнде белән яңадан очраштык. Ул яхшы хәбәрләр китергән идс һәм безне бик сөендерде: Бакуга булмаса да, Пстроградка бару өчен бер ‘документ" булачагын сөйләде Чынлыкта минем өчен китәчәк җиремнең Баку булуы шарт түгел идс. Максат Симбирскидан ерагаю гына түгелме сон? Баку булмаса, Петроград булсын, мина димәгәе1 Ә менә яңа "хезмәтем" нидән гыйбарәт соң?
Ссмбердә X. комитетының бер чиновнигы булган мин —"Абдуллаһ Рахимов" камыт-сбруя, умарта төшерелгән мөһер сугылган һәм X. комитеты тарафыннан Петроград янындагы Любань станциясенә, белмим, ниндидер комитет исеменә җибәрелгән бер йөк вагонынын озатучы-кондукторы сыйфатында юлга чыгачакмын Миңа бу комитеттан таныклык урынына йөри торган бер кәгазь һәм кулыма Пстроградта бер инженерга тапшырылачак хат та бирделәр Хәзер инде мин. “иясез шатлык" булып йөрүдән туктап, "дәүләт хезмәткәре" булдым. Камыт- сбруя һәм умарта! Боларның нинди сәбәп белән бер вагонга төялүен хәзер дә күз алдыма китер») алмыйм, һәрхәлдә, монда үзләре генә аңлаган бер ‘ хикмәт булса кирәк. Юкса, мине Ссмбердән ераграк җибәрү махсус оештырылган бер эш түгелдер бит инде? Кем белсен!
Ссмбср станциясендә комитетның бер хезмәткәреннән вагонны кабул итеп алдым.
Сембердән хәрәкәт итә башлау Мин хәзер Ссмбердән Любань станциясенә китеп баручы бер "дәүләт хезмәткәре" идем: кесәмдә урак-чүкеч тамгалы мөһер сугылган, үлсәң дә укып булмастай икс имза куелган "рәсми документым" һәм "Дәүләт чиновнигы" булуымны бөтен барлыгы һәм авырлыгы белән исбат итә торган, рельслар өстеңдә төп-төз басып торган вагоным бар идс Вагон өстендәге көчкә укылышлы, сөртелеп беткән цифрлар кесәмдәге документка да язылган
иде. Мин инде әле кичә генә Казанда каравылчы будкасынын идәнендә тар җирдә аунаган һәм берничә кичен печән сараенда үткәргән мескен түгел идем. Хәзер Петроград кебек мөһим мәркәзгә таба рәсми эш белән баручы, бөтен хокукларга ия хезмәткәр — “гражданин Абдуллаһ Рәхимов” идем. Мина хәзер кем кырын карый алсын!
Сембер станциясендә мина тапшырылган вагон мөһерләп ябылган булганга, миңа үземә бу вагон тагылган поездның башка вагонына утырырга кирәк иде. Ләкин вагонны һичбер вакыт күздән ычкындырмаска кирәк. Кичкә таба кузгалып киттек Идел буйларыннан ераклаша башладык Сембер шәһәре зур Мәскәү- Самара тимер юлы өстендәге Инза атлы станциядән 100 км озынлыктагы тармагының беткән урыныңда, Волганың ун ягына урнашкан иде Соңрак шәһәрнең бераз түбәнрәк ноктасыннан башлап, Волга- Бөгелмә линиясе исемле яңа бер юл төзелгәч, Сембер, Самара-Уфа (Сибирия) тимер юлына да тоташа
Вагонымны ничек йөретим? Инза станциясенә килдек. Анда безнең кызыл вагоннар таккан поездыбызны тараттылар. Минем мөһерле вагонымны да күз алдымда, “ашыгыч түгел” дип, тупикка кертеп бастырдылар. Протестларым ярдәм итмәде: тегендә-монда барып, мөрәҗәгать итсәм дә, нәтиҗәсе булмады. “Мәскәүгә таба бара торган поезд юк!" яки “синең вагоныннан да иртәрәк китәргә тиешле ашыгыч вагоннар бар”, дип, кире боралар иде. Чарасыздан Инза станциясенең зуп-зур III класслы көтү залында такта сәке өстендә кунарга мәҗбүр булдым. “III класслы” дигәнем, әлбәттә, иске заманнар буенча. Югыйсә, минем сәяхәтем вакытында “класс” аермалары инде калмаган иде Ягъни сәяси һәм икътисади тормышта класс, сыйныф аерымлыгы калмаган кебек, тимер юлларда да класс аермалары бетерелгән иде Иртәгесе көнне көчкә вагонымны Рузаевка юнәлешендә китәчәк бер поездга тактыра алдым. Үзем исә “вазифа белән баручы хезмәткәр” сыйфатында кондуктор урнашкан сервис вагонына җирләштем. Рузаевка станциясен бәлки аз гына сез дә хәтерләрсез Сибириядән Казанга кайткан вакытта мин казачий делегатлар вагоныннан төшкәч, анда бер платформада таулар кебек төялгән печән вагоннарының берсенә менеп утырган һәм шул йөк өстендә юлга чыккан идем. Рузаевка юлларны тоташтыручы бер станция булганга күрә, поездның анда бармыйча, башка китү мөмкинлеге юк иде Поезд анда тагын туктады һәм безнең мөһерле вагоныбыз тагын бер читкә чыгарып куелды. Тагын чабу, тагын баш ору, тагын талашулар... Монда тагын бер яки ике көн калырга мәҗбүр идем. Безнең бичара вагоныбызның поезддан ычкындырылып, бер якка алып ташлануы, бөек станцияләрендә генә түгел, уртача һәм кечкенә тукталышларда да еш булды. Шуның өчен Мәскәүгә кадәрге нормаль ике көнлек юлда ун көннән артык вакытым узды
Ниһаять, Мәскәүдә. Мәскәүдә берничә вокзал бар Безнең поездыбыз кергән вокзалның исеме Казан вокзалы иде Чөнки Казанга илтүче тимер юлның башы монда иде. Вокзал бинасында Казандагы Сөембикә манарасына охшаган бер манара куелган. Ул миңа Казанны искә төшереп, күңелемдә сагыш белән шатлык катышкан бер хис уятты Казаннан, гаиләмнән аерылганга кайгыра, “капкын”нан котылуыма сөенә идем. Кешенең күңелендә моның ише бер-беренә капма-каршы һәм буталчык тойгыларның бергә яшәвенә гаҗәпләнмәгез.
Мин Мәскәүгә ике революция арасында хатыным Газизәнең бу шәһәрдә Кавказдан Шәмси Әсәдуллаев мәктәбендә укыткан вакытында 1913 — 1914 елның кышында бер тапкыр Казаннан килеп киткән идем. 1917 ел революциясеннән сон исә беренче килүем. Тик бу килү булмыйча, китеп бару булса да, иркенләп йөри дә алмадым. Чөнки эчендә “камыт-сбруя” тутырылган “мәшһүр” вагоным сыртымдагы бер авыр йөк булып тора, ул йөкне ташлап, юлымны дәвам итә алмый идем. Әлбәттә, мин Мәскәү вокзалыңдагы вагонымны “язмыш кулына” калдырып, бу зур шәһәрнең бер-бсрссн танымаган халкы арасында буталып, ялгызым гына да “юкка чыга” ала идем Мине кем эзләтсен! Сембер комитеты, бер укымышлыга Абдуллаһ Рәхимов исеме астында ялган документ ясап, эченә камыт-сбруя төялгән вагонны аңа тапшырдык, ул кеше кайдадыр юкка чыкты, ничек тә булса, бу кешене тотып, безгә бирегез, дип газеталарда игълан бастыра алмый бит инде. Ләкин Мәскәү кебек шәһәрдә вагонымны ташлап, качып китү минем акылыма сыймый иде. Әлеге мөмкинлекне мин хәзер
генә уйлап, Сембср комитетындагы начальникларның ни кадәр саф күнелле булуларын анлап утырам Ул вакытта минем башымда сыртыма авыр йөк булган вагонны ташлап качу фикере бөтенләй юк, бары бу вагонны башта Казан тимер юлыннан Николаевская тимер юлына күчерү һәм Петроград юнәлешендә баручы берәр поездга тагу идеясе генә бар иде. Чынлыкта мине Петроградка алып баручы бу вагон исә минем кайгыртуларымнан хәбәрсез. Мәскәүнсн бер тупигында басып тора иде. Ул суык һавада бал кабагы өшерме, мөһерен җимереп, камытларымны урлап бетермәсләрме - минем хәсрәтләремне вагон белми иде. әлбәттә
Вокзалда мин мөрәҗәгать итмәгән бер чиновник, бер начальник калмады Ниһаять, вокзал территориясендә түгел, ә шәһәрнен эчендә монын ише эшләр белән шөгыльләнгән һәм мондый мөшкел хәлләрдә ярдәм иткән бер "комитет" булуын аңлаттылар. Адресын алып, шунда киттем Комитетнын начальнигы яшь кенә бер хатын иде Документымны күрсәттем, зар-моңымны аңлаттым, вагонымда өшердәй әйберләр булуын сөйләп, Петроградка таба китәчәк берәр поездга вагонымны тагарга ярдәм итүләрен сорадым Тик шәхесе белән чекистларга тарткан, бик тырыш кеше кыяфәтен китереп утыручы ясалма бюрократ хагыннын боларга әллә ни исе китмәде, акланып, булыша алмавын әйтте Шулай итеп, безнен эшебез Алла кулына калды. Вагонны күздән ычкындырмау өчен, станция тирәсеннән китмим, шәһәрдә йөри алмыйм. Кичләрем вокзалнын көтү залында, каян килеп, кая барасылары, нәрсә көткәнлекләре. нигә, нилектән көткәннәре мина караңгы булган кешеләр төркемендә уза иде. Көндезләрен исә үзем белән йөрткән чәйнигемә кайнар су тутырып, эченә хатыным биргән “такта чәй"не бер кисәк салып, көтү залынын бер пычрак өстәлендә чәй эчеп, карынымны туйдыра идем. Ул көннәрдә, чәй тузаныннан ясалган мондый кирпечле чәйнсн чыраен да күрмәгән кайберәүләр, мина бик кызыгып карыйлар, шундый кытлык көннәрендә мондый дефицитны каян алуымны сорыйлар иде
Мәскәүдэн хәрәкәт итү. Тырыша торгач, ниһаять, вагонымны бер поездга тактыра алдым. Үзем башка бер вагонга утырып, сон ноктам булган Любаньга таба юлга кузгалдым. Инде туры Петроград юнәлешендә, иске һәм яна башкалалар арасындагы Николаевская тимер юлынын рельслары буйлап киттек Бу тимер юл линиясенә “Николаевская" исеменен бирелүе патша Николай 1 заманыннан бирле килүен күрсәтә, 1851 елның 14 ноябрендә, димәк, Кырым сугышы башланырга 2 ел алдан эшли башлый Бу — Русиядә төзелгән беренче озын тимер юл линиясе (беренче кыска тимер юл Петербург белән Царское село арасында ачылган) Озынлыгы — 649 км булып, төп-төз, парлы юл Советлар большевиклар революциясенең 5 еллыгы уңаеннан, димәк, 1922 елда бу юлнын исемен үзгәртеп, "Октябрьская” исемен куйдылар Кайберәүләр монын бик кинаяле алышыну икәнен сөйлиләр: бу Октябрь юлы белән (революция) Николайлар (патшалар) юлының берләшүен күрсәтүче бер символ, диләр Монын нәтиҗәсе буларак, бу ике юлнын икс ахыр нокталары булган Мәскәү һәм Петербург вокзалларының да исемнәре үзгәргән
Ниһаять, поезд оешып бетте, безнен вагон да аңа тагылды Киттек Юлда әһәмиятле бернинди “вакыйга ”га очрамыйча, Ссмбердән чыгуыма нәкъ унбиш көн булгач, Любаньга килеп җитеп, җинсл сулыш алдым.
Хәзер инде Любаньнан Петербургка барып. Сембср комитетыннан бирелгән хатны тапшырасы инженер У. ны эзләп табу кирәк Любань станциясе Петербургтан болайга таба 75 км ераклыкта булса да. алайга таба поездлар йори һәм мондый шәһәр яны поездларында документ-фәлән сорамыйлар иде Моны мина Ссмбердә вакытта ук әйткәннәр, ягъни бер тапкыр Любаньга килгәч, ул тирәләрдә документсыз да йөрергә була дигәннәр иде Бер пригородный поездга утырып киттем Эзләгән инженер У ны таптым һәм хатны бирдем Озын буйлы, әдәпле холыклы бер кеше иде иске режим дәвереннән калган бер интеллигент булуы күренеп тора Бергәләп кире Любаньга кайттык Вагонның мөһерен ватып, хатта язылган буенча камыт-сбруяларны һәм бал кабагын кабул итеп алдылар, бернинди житешмәүчәнлек булмады Мина хәтта күпмедер микъдарда аяк ялы да бирделәр Хәлбуки, мин үзем бу "хезмәтем" өчен эш хакы-мазар көтмәгән идем Чөнки бу вагон аркасында мин Идел буеннан киттем һәм Фин култыгына якынлаштым, болар минем өчен җитәрлек дәрәҗәдә “эш хакын' тәшкил итә иде
Вагонны тапшыру эшс беткәч, мин янадан пригородный поем белән Пстроградка киттем. Французлар әйтмешли, “вакытнын якасыннан тотып”, бераз анда калырга тели идем. "Бераз' дидек, әмма күпме вакыт үтәчәк, бу минем кулымда булмаган кебек, анын бик озак булмавы да минем өчен хәерле иде Барыннан да элек, мин бик аз белгән бу зур шәһәрдә бара алырдай бер жир табарга кирәк иде Семберле 3. әфәндедән алган адрес белән электән дә бераз таныш булган имам Лотфи Исхакый әфәндене эзләп таптым Ул шәһәрнен Адмиралтейская дигән районында Серпуховская урамында өч бүлмәле кечкенә бер квартирада яши иде.
Имам Лотфи Исхакый. Моннан күп вакытлар элек Ураллар янындагы Троицк шәһәрендә “Хезмәт” китап магазинында бераз гарип кыяфәтле бер кеше белән таныштым Озын буйлы, әфә мыеклы, сакалсыз, башына бәрән тиресеннән фәс тибындагы бер башлык кигән, өстенә бүре тиресеннән тегелгән толып салган. 30-31 яшьләрдәге, күзләрендә зәкилек билгеләре җемелдәгән бу адәм бераз җилбәзәк һәм кешедән көлүче кебегрәк күренә иде. Бу, ул вакьггта хөррият иле саналган Мисырдан яна һәм алдынгы фикерләр алып кайткан казанлы төрек яшьләреннән берсе иде. Аны мина Лотфи Исхакый дип танытканнар иде. Анын белән беренче очрашуым шулай булды.
Икенче очрашу. 1914 елнын җәендә бер газета хәбәрчесе сыйфатында Петербургка баруымда Лотфи Исхакый белән тагын бер очраштым Ләкин ул вакытта бу кеше миндә беренче тапкыр Троинкида очрашу вакытында калдырган тәэсирне кабатламады. Ике арада 15 еллап вакыт узган иде. Ул элеккеге матур лык- коязлегсн бөтенләй югалткан, тышкы кыяфәтендә, хәрәкәтләрендә һәм сөйләшүендә дорфалык, тәкәллефсезлек күзгә ташланып тора Петербургта үткәргән вакыты эчендә русчасын камилләштергән, төрекчә сөйләшкәндә дә еш-еш русча сүзләр катыштыра иде. Монын белән бергә, анын холык-фигылендә диндарлык, догматизм да сизелә. "Лях татарлары” дигән, ләкин төрекчә телне оныткан мөселманнар арасыннан Гайшә исемле бер укытучыга өйләнгән иде. Хатыны ире белән бары тик русча гына аңлаша алганга, Исхакыйнын русчасы алга китүенә, бәлки, бу да ярдәм иткәндер. Ул көннәрдә Исхакый Казанская урамындагы бер мәчеттә имам һәм мөселман хәйрия җәмгыяте ачкан биш сыйныфлы мәктәптә мөдир һәм мөгаллим булып, хатыны да бу мәктәптә рус теле укыта иде. Исхакый Петербургта югары уку йортларында укыган төрек укучы-студентлар белән дә аралаша Думадагы мөселман сайлаулары белән бәйле очрашуларда була, кайчагында “Шәрекь кичәләре”н оештыру эшенә дә катнаша иде
Имин урын. Лотфи әфәндегә, Сембердә бирелгән адрес буенча килүемне һәм өендә бераз кунак булу мәҗбүриятендә калуымны сөйләдем. Минем бу үтенечемне ул шик-шөбһәсез генә кабул итте Даирәсенең бер бүлмәсендә югары инженерлар мәктәбе студентларыннан бер төрек егете торса да. Исхакыйнын ялгызлыктан интеккәне сизелә иде. Ул дөнья күргән, җиһан гизгән, төрле кешеләр белән очрашкан, кеше хәлен аңлый белүче, үзеннән түбәннәргә хәер булу белән бергә, мине үз янына алуында бу ялгызлыкның һәм эч пошунын да бераз роле булды бугай, дип уйлыйм. Ни булса да. минем өчен ул вакытта бер нәрсә мөһим иде, мин бу өйдә бераз вакытка имин урын таптым.
Бу безнең өченче очрашу иде Икенче очрашуыбыздан 6 ел узган инде Бу юлы каршымда 6 ел элек күргән хәрәкәтчән, сүзчән, урта яшьләрдәге Исхакыйнын бары хатирәсен генә.2О ел Троинкида күргән әфә мыеклы, кискен карашлы, җилбәзәк кыяфәтле яшь Исхакыйнын бары күләгәсен генә күрдем: картайган, чүккән иле, кечкенә генә бөкресе чыккан, чәчләре һәм очлары киселгән мыеклары агарган, үзе бик зәгыйфь, ябык күренә иде, еш-еш йөткерә, дәвамлы үлекләп шешкән гемморросн күптән түгел генә кистергән, әлеге чиренә җитди игътибар итмәве аркасында аз канлылыкка дучар булып, шуның нәтиҗәсендә сулыш тарлыгы белән интегә иде. Хатыныннан да аерылган иде...
Сөхбәтләр. Лотфи әфәнде белән бәрабәр яши башладык. Бу даирәдә миннән элек яши башлаган студент иртүк чыгып китә, кич кайта иде Кайда ашап-эчүе билгесез Бәлки мәктәптә студентлар өчен “очсыз” берәр буфет булгандыр.
Исхакый белән без тиз аңлаштык Өйдәшемнең сихәтлеге бозылса да, башы урынында иде: элеккеге үткен теллелегеннән, шаянлыгыннан күп нәрсә
мин ВЕР яктылык эздаген ИДЕМ 163
югалтмаган. Көн буена сөйләшеп бетмәс-төкәнмәс сүзләребез бар иде. Лотфи әфәнде Шәрекъ дөньясындагы “тәхсиле-голум” максаты белән йөргән вакытларында башыннан кичкән маҗараларны, күргән яки ишеткән вакыйгаларны, очрашкан кешеләре турында бераз сагыш катыш горурлык белән сөйли идс Аерым кимчелекләренә карамастан, бу хикәяләр "вакыт үтерү" өчен безгә гел ярап тора иде...
... Авыр көнкүреш. Сүздә элеккеге мактаулы "Шималь пайтәхетендә", хакыйкатьтә исә бер кытлык һәм хәерчелек илендә яши идек. "Хәрби коммунизм" дәверендә идек: магазиннар, кибетләр буп-буш, бөтенесе бикле. Кайбер азык- төлекне Сенная диелгән мәйданда, бөтен налогларга һәм җәзаларга карамыйча, спонтан корылган "бет базарында", ул да итәк астыннан һәм ун бәясенә, алырга була иде. Ләкин мин кулымда һичбер төрле рәсми кәгазем булмаган (Сембсрдә алган документ белән, әлбәттә, инде яшәп булмый идс) һәм "беркайда да теркәл-мәгәннәр” группасы кешесе булганга, монын ише "итәк асты" сәүдәсенә керешергә дә батырчылык итми идем. Беркайда да эшләмәгәнгә, "комитетлар да мина икмәк карточкасы бирә алмыйлар. Совет тәртипләре буенча, "эшләмәгән — ашамый!” хөкеме бар. Шунлыктан мин бер телем арыш ипиенә дә интегә идем Ягъни социализм Русиясендә минем икмәк ашарга хакым юк иде. Рәхмәт яусын, имам әфәнденең күршеләре арасында үзләреннән артканнымы яки берничә урыннан алганнымы, икмәк сатучылар бар идс, мине ят күзләрдән саклау өчен, алардан икмәкне Лотфи әфәнде үзе барып ала идс.
Авыру имамга кайбер мөселманнар кайчагында сөт, ак май һәм, белмим, әллә каян табып, берәр кисәк бодай икмәге дә китергәлиләр иде. Сөт дигәнен күтәреп эчәр микъдарда иркен булмыйча, бары чәйгә салу өчен генә җитә идс Аны бары имам өчен генә тота идек, минем чәемә сөтнең тамчысы да төшми иде. Авыру кешенең өлешенә керергә минем бер хакым да юк идс. Мин башлыча арыш икмәге һәм чәй белән канәгатьләнә идем Казаннан алып килгән "такта чәем” дә бетеп китте...
Ягулык кытлыгы. Шулкадәр зур башкалада ягулык кытлыгы да хөкем сөреп, торган жирсбез бик суык идс. Ләкин өй хуҗасы өчен монын әллә ни әһәмияте юк, чөнки ул сөргеннән алып кайткан, ионы тыш тарафка каратып бүре тиресеннән тегелгән толыбын бөркәнеп, караватында ятар, тормас идс. Тик ютәле бер дә кимеми, бигрәк тә мәхәллә халкыннан берәр хәл белергә килүче булса, бу ютәлнең темплары тагын да артып китә. Монда, табигый, бераз “сәясәт” тә бар иде. Иртәләрен бүлмәбез шул кадәр суына, имамыбыз, суык су белән битен юудан куркып, бармакларының очларын гына чылатып, күзләрендәге эренне сөртеп ала идс...
Яшәсен ат ите! Безнең өчен ин бөек бәйрәм көн шулпа пешергән көн була идс. "Бернинди дә кибет эшләмәгәндә, ни шулпасы ул9" диеп сорарсыз Бу сорауның җавабы болай: шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендә ул вакытта шактый күн мөселман бар иде. Боларнын кайберләре ит һәм шулпа пешерү өчен берәр гарипләнгән ат сатып алып, яшерен генә суялар һәм итне үз араларында бүлешәләр идс. Кайчак бу сөенечле хәбәрне безгә дә җиткерәләр, бераз ит ала алачагыбызны хәбәр итәләр иде. Мин, чакырылган җир никадәр генә еракта булса да, бар көчемә чабып барып, ул көннәрдә иң кыйммәтле нәрсә булган ит кисәген куенымда саклап, өйгә азгын кайта идем Искиткеч тәмле майлы шулпа пешерер идек. Бу көн безнең өчен уразаны бозып тору, бер бәйрәм була торган rue Бәлки югарыда язганнарым хәтерегездәдер: Казан өлкә төрмәсендә ятканда да. мин хатынымның төрле юллар белән мина җибәргән ат ггте белән жан асраган идем. Монда да безгә азмы-күпме яшәргә көч биргәне ат ите булды.
"Ашка йөрүләр”. Заманына күрә хәлле генә булган сәүдәгәр мөселманнар имамны кайчак өйлә һәм кичке шика чакыргалыйлар идс Мондый хәлләрдә Лотфи әфәнде чакырган кешегә: "Яхшы, әмма мин бер үзем генә түгел, минем кунагым да бар, нишлим9” дигәч, теге кеше "Зарар юк, ул да килсен!" дия идс Китәр идек, кеше төсле тамагыбызны туйдырыр идек Казан якларыннан килеп, "вакытлыча" монда яшәгән һәм яшерен рәвештә сату-алу белән шөгыльләнгән (бүгенгечә әйткәндә, спекуляция белән) бер М.Й бар идс. ул табынына заманы өчен кыйммәтле, дефицит нигъмәтләр чыгара торган идс Чит кешеләр өчен
мин бары Лотфи әфәнденең кунагы идем Минем кем булуым андагы мөселманнардан бары ике-өч кешегә генә билгеле, артык ачылудан файда юк иде.
Капкынга төштек. Шул рәвешле, мәгънәсез һәм оят булса да, тормышыбызны ару гына күреп ятканда, һич көтмәгәндә күңелсез бер хәлгә очрадык. Бу болай булды Беркөнне кич өйгә кайтуымда өйдә тик студент егет кенә иде. Лотфи әфәнденең бу вакытта өйдә булмавы нормаль хәл түгел иде. Сорадым. Студент өй хуҗабызның тыкрыкта яшәгән Мөхәммәдшаһ әфәнделәргә китүен һәм тиз кайтачагын сөйләде Чыннан да, тиз кайтырга тиеш иде. чөнки өстәл өстендә самавыр да кайнап утыра, чәй дә тәмләнгән иде. Шактый озак көткәннән соң, хуҗабызның кайтуына өмет өзеп, теге өйдә дә яхшы чәй табыны корганнардыр дип, имамның өйгә кайтып тормаячагын уйлап, бу “тәмле чәй табынына” һәм чәй янындагы татлы әңгәмәләргә катышырга теләп, мин дә Мөхәммәдшаһ әфәнденең өенә киттем. Звонокка бастым. Ишекне бер егет ачты һәм мине русча “пожалуйста!” дип каршылады. Мин аны өй хужасынын кунакларыннан берсе дип уйлап, шулай ук русча: "Исхаков мондамы?” дип сорадым. Рус бу сорауга: “Димәк, сез Исхаковны таныйсыз?” соравы белән җавап бирде Мин дә “Да”, дип җавап бирдем Рус мине эчкә кертте. Ни күзләрем белән күрим: танышларымнан берничә Петроградлы төрек һәм дә ки безнең имам Лотфи әфәнделәр бер бүлмәдә арестованный хәлдә утыралар. Мина ишек ачкан рус егетенең бер-ике иптәше дә бар иде. Лотфи әфәнде, мине күргәч:"Ни җәһәннәмемә килдең9” диде. Мине дә “тәмле чәй табынына” утыртасы урынга, тотылган якташларым янына куштылар. Андагы рус егетләре Чека хезмәткәрләре булып, әлеге террор оешмасы тарафыннан бу өйдә тозак корып, теләсә кемне каптырып утыралар иде. Менә бу тозакка имам әфәнде белән мин дә төштек. Теге өстәл өстендә калдырып киткән самавыр кайнап, студентыбыз да көтә-көтә арып беткәндер. Монда исә безнең имам буыла-буыла ютәлләп, үзенен бик авыру икәнлеген әйтеп, аны җибәрүләрен башкалар да сорый иделәр Мәрхәмәтсез һәм имансыз чекистлар бу юлы һич тә көтелмәгән җирдән мәрхәмәт күрсәтеп, Лотфи әфәнде дустыбызны җибәрделәр, хәтта адресын алырга да уйламадылар Ул да, ютәлли-ютәлли, чекистларга рәхмәт әйтеп, якындагы өенә юнәлде. Мин исә унлап "спекулянт” якташым арасында калдым.
Чекага! Төннен яртысы җиткәндә, әлбәттә, башка килүче булмаячак иде Бөтен төнне кухняда утырып, йокысыз үткәрдек Икенче көн иртән безне өйдән алып чыгып, сак астында җәяү алып киттеләр. Сенная базарын үткәндә, халык төркеме арасына кереп качу фикере бер мизгелгә башымнан кичсә дә, үз-үземне бик тиз кулга алдым һәм “сөекле” чекистларым һәм иптәшләрем белән юлымны дәвам иттем Безне Гороховая урамындагы 2 номерлы өйдә булган Петроград Чекасына китереп яптылар. Бу өйдә мәшһүр сарай әфсүнчесе мужик Распутин яшәве билгеле. Анда тагын башка бер “капкын”да тотылган кайбер якташларыбыз белән очраштык.
Мин “спекулянтларны” кулга төшерү өчен корылган капкынга төшсәм дә, спекулянт түгел идем, бу җәһәттән куркуым юк иде Ләкин мин Се.мбер комитетыннан эш белән килгән хезмәткәр дә түгел идем инде Шуңа күрә көтелмәгән бу арест аркасында асыл барлыгым мәйданга чыгудан курка идем
Димәк, Казан Чекасыннан соң, Петроград Чекасын күрергә насыйп булды. Ләкин монда сорау алу фәлән булмады Бераз соңрак безне каплаулы кара машинага төяп, билгесез бер урынга алып киттеләр Чын булса, безне “Финляндия вокзалына” китергәннәр, имеш Машинадан төшереп, поездга утырттылар һәм алып киттеләр. “Озерки” дигән станциядә төшереп, элек нәрсә бинасы булгандыр, белмим, төрмәгә әйләндерелгән агач бер бинага яптылар
Котылу .Анда да мине сорау алырга чакырмадылар, бер-ике көн тоткач, җибәрделәр. “Спекулянтларның" башы саналган Мөхәммәдшаһ әфәнде минем бары тик Сембсрдән эш белән килгән бер хезмәткәр һәм мосафир булуымны, сату-алу эше белән бер төрле дә бәйләнешем булмавын, минем өчен үзенен җавап бирәчәген катгый итеп сөйләгән Бәлки шул гарантия аркасындадыр, мине һәм пәһлеван гәүдәле мишәр “Имай"ны (Имаметдинне) чыгардылар. Димәк, Бакуда тарихчы Һади Атласи бүлмәсендәге кебек, бу куркынычны да җиңел
кичердем. Югарыда бер урында үземнен бөтенләй үк бәхетсез булмавымны сөйләвем юкка түгелдер..
Бераздан бу ‘спекулянтларны” хөкем иттеләр. Петроградньгн карт адвокатларыннан озын аксакаллы Мусин-Пушкин исемле бер кеше боларны яклауны үз өстенә алды. Судның бер-ике утырышына мин дә бардым. Суд барысын да аклау белән тәмамланды. Димәк, ул вакытта әле Петроградта “чын судьялар” бар иде...
"Мешочник" Озерки төрмәсеннән котылганнан сон янадан Лотфи әфәнде белән сөйләшеп утыруларның да кызыгы калмады. Житмәсә, ач карынга вакыт уздыра идек Май чыраен күрмәгәнгә күпме булды, шикәр табу — зур проблема. Ит юк, ипи дә зур кытлык. Әгәр каян нәрсәдер табып, ара-тирә шул заман өчен мул табыннарга безне чакыргаламасалар, ачлыктан аяк та сузар идек.
Русиядә революция чорында мен төрле мәшәкатьләр белән шәһәрдән яки авыллардан шәһәрләргә капчыклар, янчыклар эчендә ризык ташыган бер сыйныф барлыкка килгән иде, күп вакыт товарларын капчыкларда ташыганга, мондый кешеләрне русча капчык мәгънәсенә туры килгән “мешок” сүзеннән алып, "мешочники” диләр иде. Менә мин дә ачлык һәм жан өзгәләнүдән, провинциядән ни дә булса китерү нияте белән, капчыкчылык эше белән шөгыльләнергә карар бирдем. Карар бирдем, ләкин провинциягә ничек китәсе9 Документ кирәк, чөнки ул вакытта мәмләкәт эчендә сәяхәт хөррияте юк иде. Ссмбердә алган документный срогы чыкты...
... Яңадан Сембергә Әйе, “капчыкчылык” белән шөгыльләнмәкче булдым, тик кулымда сәяхәт өчен бер таныклык та юк Моның да бер чарасы табылды. Якташларым мина бер тимер юл оешмасыннан кирәкле кәгазьләр табып бирердәй бер кешене таптылар. Ул кеше аркылы мина таныш булган Сембергә барып- кайту өчен таныклык ясаттылар. Бу таныклык буенча мин Петроград тимер юллары санитария-дизенфекция инспекторлыгы агенты идем. Кәгаземдә инспекторлык эшчеләре һәм хезмәткәрләре өчен савым кәжә сатып алу вазифасы белән жибәрелә дип язылган иде. һәрхәлдә, бик оста уйланылган уйдырма идс бу.
“Савым кәҗә” һәм кайту мәсьәләләре. Мин Сембергә савым кәҗә эзләргә түгел, азмы-күпме азык-төлек алып кайтырга килдем Тик кире кайту өчен һәрхәлдә шәһәр советына барып, савым кәҗәләр сорап һәм кайту визасы алу зарур иде. Шәһәр советының ишегеннән кергәндә, эчемнән “иншаллаһ, кәҗәләр юктыр”, диеп кердем. Чөнки сатыла торган савым кәҗәнең табылуы минем өчен харап бер хәл булачак иде. Советта исә мин эзләгән нәрсә кәҗә дә. сарык та булмыйча, фәкать бер печать суктыру иде Аллага шөкер ки. советта мина "Сезгә бирер өчен түгел, үз хезмәткәрләребезгә дә савым кәжә таба алмыйбыз әле!” дип җавап бирделәр Мин: "Ул вакытта моны кәгаземә языгыз һәм печать сугыгыз", — дидем Мине тизрәк җибәрү максатыннан бу эшләрне шунда ук эшләделәр. Миңа исә башка берни дә кирәк түгел идс
Сембсрдә дә ул вакызтагы “социализм дәверенә” хас бер "бет базары" бар иде. Анда итәк астыннан кайбер ашау әйберләре сатыла идс Базарда йөрдем ма/i, тоз, шикәр һәм он кебек нәрсәләр алдым Кайту визасын ла алу куанычыннан чәй эчеп чыгарга карар бирдем. “Бет базарында" итәк астыннан алган зур гына бер пакет эчендәге шикәр комын кабып карый башладым Ни күрим пакетный бары авызы турысында шикәр комы булып, аннан аста гел вак тоз тутырылган булып чыкты. Югыйсә, мин бу пакетка тоз бәясен түгел, шикәр комы бәясен түләгән идем...
Бөек Русиянең шул хәленә күз салыгыз! Элек хайван буларак, ин фәкыйрь кешеләр генә асраган кәҗәне, сөтен савар өчен Петроград хәтле мәркәздәге бер дәүләт оешмасының эзләтүе табигый хәлгә әйләнгән. Мәмләкәттә бер чәй эчәрлек шикәр комы табу да алтын эзләү белән бер дәрәҗәдә авыр була башлаган'
... Урын алыиггыру. Башка исем, ялган документ белән сәяси җинаятьченең гел бер урында озак вакыт торуы ярамаса да. мин зарурият аркасында бөтен бер кышны Петроградта Серпуховская урамында имам Лотфи әфәнде янында үткәрдем 1921 ел. Яз килде, һавалар җылынды Ялган булса да. кулда бер документ булган тәкъдирдә, мәмләкәтнең һәр тарафына китәргә мөмкин иле Петроградта кояш
күрмәс, даими ярым-караңгы бүлмәдә утырып тәмам туйган идем инде. Җир, мохит һәм һава алыштырырга кирәк. Ниһаять, бер ■ документ” ясатып, Мәскәүгә киттем...
Мәскәүдә кемгә, кайда тукталачакмын9 Бу. чыннан да, бер "мәсьәлә” иде Чөнки хөррият һәм тигезлек дәверендә киң Русия бик тарайган иде: торак проблемасы туды, отельдә яшәү авырайды, урын да юк, урын тапсаң да, бәясе бик кыйммәт Чарасыздан хосуси квартирага тукталырга мәжбүр булдым. Лотфи әфәндедән алган киңәшне тотып. Ар. Бур исемле элекке бер сәүдәгәрнең өенә киттем, моңа кадәр бер дә күрешмәгән кешегә үземне таныттым, каян килүемне һәм нилектән аларны мәшәкатьләргә жөрьәт итүемне аңлаттым. Берсүзсез кабул иттеләр.
Көньякка сәяхәт. Бу өйдә берничә көн калганнан сон, "капчыкчылык" максаты белән көньякка сәяхәт ясарга карар бирдем һәм Киевка киттем. Киев көньякта. Днепр елгасы ярында. Мәскәүдән шактый еракларда булса да. китми булмады, чөнки Мәскәүдә мөһим эшем түгел, кунарга урыным да юк иде. Бу сәяхәт дәвамыңда берничә көнемне юлда һәм Киевта уздырачакмын, ягъни вакыт отачак идем. Көньяктан теге яки бу төрле “товар” китереп, бераз акча да эшләү мөмкин кебек күренә иде. Хуш. бу эшләрдә бик хәзерлексез һәм уңмаган булсам да, шартлары бер дә кулай булмаса да. бу көньяк сәяхәте мине үзенә тарта иде. Бу уңайдан, без төрекләргә бер дә элек чит булмаган тарихи Киев шәһәрен дә зиярәт итәчәк идем Дөньялар тыныч, төзек вакытта ул якларны барып күрергә насыйп булмаган иде. инде шушы “капчыкчылык” сылтавы белән булса да, барып күрим, дидем...
... Режим алышынганны көтимме? Киевтан кайткач, бер якташымның ярдәме белән бер рус гаиләсендә бүлмә табып яши башладым. Бу өйдә, нишләптер, бер ир-ат юк, өч-дүрт хатын гына яшиләр иде. Мин. үз хәлемне уйлап, бу хатыннар белән танышырга базмадым. Билгеле булганча, хатын-кыз күп сөйләшә, сораштырырга, “кешедән сорау алырга" ярата. Бер дә карт булмаган бу хатыннар белән еш-еш сөйләшкәләп утырсам, минем кем, кайдан, элек ни эшләвемне һәм хәзер Мәскәүдә ни эзләвемне, ни белән кызыксынуымны, монда кемнәр белән танышуымны һ.б. һ.б. ларны сораштырачаклар. Ул вакытта мин дә бу сорауларның барысына да жавап биреп бетерә алмаячакмын Авыр хәлгә төшмәс өчен, ин яхшысы ул хатын-кызлар белән бик бәйләнмәскә кирәк иде. Соңыннан аңлавымча, әлеге хатыннар минем мондый үз-үземне тотышыма, "хатын сөймәслегемә" хәйран калганнар һәм миңа бу өйне тапкан якташыма "мондый ир-ат буламыни”, дип шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Нишлисең бит. Аңа калса, мин үзем бу читләшүемә һич тә үкенмәдем!..
Мәскәүдә калуның минем өчен аерым файдалары да булачак иде Мәскәү хәзер хөкүмәт башкаласы. Бу шәһәрдә миңа теге яки бу төрле ярдәме тиярдәй якташларым да артыгы белән иде. Икенче яктан, мондый максатсыз һәм мәгънәсез тормышны да гел дәвам итеп булмый иде. Хәятыма нинди дә булса да яна бер юнәлеш бирергә, яна бер адым атларга кирәк. Русиядәге режимның үзгәргәнен көтеп ятмам бит инде?! Җитмәсә, советларның гражданнар сугышында жинеп чыгуыннан соң режимның алышыначагын күрсәткән бер генә билге дә юк иде Дәүләт режимнарының гомерен бәндәләр гомере белән үлчәү бик дөрес булмас..
... Иске бер хафиз. Мәскәүдә булган вакытымда, элек Троицкида шәкертлек һәм Казанда газетчылык иткән көннәрдә дустым булган берәү белән очраштым. Мин беренче тапкыр Русияне ташлап китәр алдыннан. Троицк дәверендә ул әфәнде хафиз иде, рамазанда “хәтем" иңдерә торган иде 1905 елгы революциядән соң. Коръән белән хушлашып, рус теле һәм дөньяви гыйлемнәр укытырга керешә. Үзлегеннән өйрәнеп, лицей бетергәнлеккә имтиханга хәзерләнә, бу эш белән бик озак маташып та. уңышка ирешә алмын. Мин аның белән 1913 елның жәендә. аның дөньявилашу" дәверендә Казанда күрешкән идем. Атасы казанлы, анасы кыргыз булган бу егет җднга якын, игелекле, һәркемгә хәерле, яхшы күңелле, саф бер төрек тибы иде Революциянең беренче айларында аның белән һичбер жирдә очраша алмадым. Аның соңрак коммунист партиясенә керүен, күп кенә җаваплы вазифалар башкаруын. 1920 — 21 елларда Мәскәүдә мөһим бер мәктәпнең мөдире булып эшләвен, тыштан коммунист булса да. эчтән милләтче булып калып, кайбер милләтче төрек зыялылары, хәтта Муса Җаруллаһ һәм Лотфи Исхакый кебек прогрессив голамә белән дә мөнәсәбәтләрен дәвам иттерүен ишеткән идем Шуна
күрә, иске дусты буларак, минем дә аны күрәсем килде. Бу әфәнде мина, иске дусларымнан язучы коммунист Галимҗан Ибраһимов кебек, "сине һаман асмаганнар икән әле!’ дип түгел, булдыра алганча нәзакәтле һәм дусларча каршылады, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәчәген сөйләде. Анын белән берничә тапкыр күрештем һәм бер кич өендә кунып та калдым. Минем ул вакыттагы хәлем белән анын эшен, вазифасын чагыштырганда, бу мөгамәлә анын тарафыннан зур илтифат һәм егетлек саналырга хаклы. Анын белән чор мәсьәләләре хакында бәхәсләр дә куерта идек Тар фикерле, тәкьлидче. фанатик кеше булмавы күренеп тора иде. Яна әсәрләр укып, белемнәрен арттырган Ул вакыт анламында бу иске хафиз дустым заманга яраклашкан, алдынгы гына фикерле, ислам мәгънәсендә монафикъ бер кеше иде
Чыгар юл кайсысы? Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә сүз биргән иске хафиз дустым белән берлектә минем өчен бер "чыгар юл" эзли идек. Беркөн шул турыда сөйләшеп утырганда, ул мина: "Беләсеңме, Сталин. Әмин Рәсүлзадәнс үз контроле астына алып, Бакудан Мәскәүгә китертте. Ташкентлы Гобәйдулла Хужаев, казанлы Ильяс Алкин һәм башкалар да анын химаясе астында. Әйдә сине дә Сталинга илтик, мәсьәләне ничек булса, шулай аңлатыйк та, ул сине гафу итәр һәм үз контроле астына алыр!” — диде. Ул вакытта әле Ленин исән иде Сталин бары Милләтләр халык комиссары булу белән бергә, яңа большевик өлкәләренең халык җитәкчесе иде. Иске дустымның бу тәкъдиме мине башта бик уйлаштырды Башка танышларыма да моны сөйләп күрсәттем. Алар һәм хәтта иске хафиз дустым үзе дә: "Бу хосуста берәр тапкыр И А. белән дә сөйләшеп кара”, — диделәр. Бу И А. электән танылган бер төрек адвокаты иде. Казан төрекләре арасыннан чыккан, чып-чын социаль-демократ (меньшевик) иде. Ул дәвердәге большевик Олимпында да берничә иске дусты бар иде, шул дуслары аркасында гына ул һаман Чек;» кулына төшмичә, һичбер төрле сәяси бәлаләргә тап булмыйча, тик үзе дә бер сәяси эш кылмыйча яши иде. Мин аны электән бер дә күрмәсәм дә, анын шулай ук адвокат һәм социалист булган кардәшен яхшы белә идем Менә шул И. А. ларга танышырга киттек. Таныштык, проблеманы аңлаттык. Минем проблема хакында ул безгә болай дип сөйләде: "Әйе, дөрес, бәлки Сталин сезне гафу итәр, үз химаясе астына да алыр һәм бәлки берәр эш тә бирер, ләкин сез, бик күп башка шикле кешеләр кебек, күзәтү астына алынырсыз, теләсә нинди Совет хөкүмәтенә каршы ялгыш яки чын хәрәкәтегез булган очракта, сезне шунда ук кулга алып, тормәгә атарлар. Минемчә, бу имин бер чыту юлы түгел, әгәр Русиядә калырга дигән фикердә түгел икәнсез, сезнең өчен иң кулай чыгу юлы — эмигрант хәленә күчүдер' — диде
Бу фикер минем күңелемә ятты. Ул көн бүлмәгә кайтып, бикләнеп, тагын бик озак уйлагач, бу фикер тагын да куәтләнде. Мәскәүдәге дусларымның да күбесе моны кире какмадылар Ләкин бу хосуста катгый бер карарга килер өчен гаиләмнең дә фикерен белергә кирәк. Хатыным белән берәр жирдә күрешеп, әлеге проблеманы яхшылап уйлыйсы бар иде
Ул вакытларда Мәскәүдә якын танышларым арасында "кара көн дуслары" дип әйтә алырлык бер-икс НЭП дәвере сәүдәгәре дә бар иде, болардан А. Ш не зур рәхмәтләр белән искә алуны үземнең бурычым саныйм 1927 елның җәендә Русиядән Төркиягә эш белән килгән вакытында мине Анкарада да эзләп тапкан иде. Аннан сон бер-икс тапкыр Истанбулда да күрештек. А Ш -унган һәм эшлекле кеше булып, Русиядә сугыш, революция һәм НЭП чорларында шактый гына акча да туплый алды. Соңрак Русиядән китеп. Германиягә урнаша һәм сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Соңгы сугыш вакытында Берлинда иде Сугыш беткәннән соң, балаларына милли тәрбия һәм белем бирү теләге белән 1945 елда Төркиягә килде Тик бераздан авырып. 1954 елда бу дөньядан китеп барды Анын исемен яшереп торуның кирәген тапмыйм Мәрхүм дустым - Габдрахман Шәфи Алмаз. Казан аксакалларыннан Габдслхәмид Казакның кияве иде Ул үлгәч, хатыны Әминә өч кызы белән ялгыз калды.
... Хәзерләнү Югарыда бер урында Мәскәүлең Казанга якын булуы аркасында гаиләм белән хәбәрләшү өчен анын Пстроградка карый шактый уңайлы булуын сөйләгән идем Чыннан да, аннан гаиләм белән хат алыша ала идем Бх хәбәрләшү табигый, почта аркылы булмыйча, кулдан-кулга җибәрелгән һәм алынган хатлар иде. Бу эштә безгә кайбер "ялганчы коммунист" милләттәшләребез дә ярдәм иткәләдс.
Русиядән китәргә карар биргәч, хатыным белән кинәшсргә кирәк булды. Моның өчен исә Казаннан читтә бер урында күрешеп сөйләшергә кирәк иде. Хатыным белән кечкенә улым, гадәттә, һәр җәй рөхсәт алып, Кама елгасы буендагы Сарапул шәһәренә ял итү өчен каенана (хатыннын үз әнисе) янына китәләр иде. Яшерен генә хәбәрләшеп, шунда күрешергә карар КЫЛДЫК. Петроградта бер совет оешмасыннан ялган документ сатып алып, гүя ул оешманын эшчеләре һәм хезмәткәрләре өчен “савымлык кәжэ эзләү" максаты белән мин Пермь шәһәренә китәргә һәм аннан шул ук “эш" белән Сарапул шәһәренә дә барачак идем. Көннәрнең берсендә кесәмдә “рәсми документ” белән мин Петроградта Октябрьский — иске Николаевский вокзалыннан поездга утырып, Пермьгә таба юлга чыктым. Мин бу сәфәр вакытында "рәсми” вазифа белән йөрүче бер “совет хезмәткәре” идем, мина кем кырын карый алсын?
Пермьдә озак тормыйча, бер пароходка утырып, түбән таба, ягъни төп максатым булган урынга таба киттем. Пароходнын гомуми пассажирлар утырган залында искедән танылган сарапуллы бер мөселман белән очраштым. Бик яхшы очраклык иде бу. Сарапулга килүемне хәбәр итәчәк, кая урнашып, кайда калачагым турында шаять, хатыным белән танышып, берлектә хәл итә алачаклар иде. Никадәр генә кулымда дөрес “рәсми кәгазь” булмасын, туп-туры каенана өенә килү хата булачак иде, әлбәттә... Ул әфәнде аларга барып килде һәм каенанам белән хатынымның улымны алып, авылга китүләрен хәбәр итте. Алар кайтканчы торып торырга миңа мәчет каравылчысы янында урын табылды.
Дүрт күз белән көткән кешеләрем, ниһаять, авылдан кайттылар. Чыгышлары белән башка булган гаиләдә кунып, Сарапулда 3-5 көн калдым.
Казанда 1921 елның кыш башларында, бәлки дә 1920 ел азакларында аерылышканнан сон 7 — 8 ай үткәч, гаиләм белән беренче күрешүем. Теге вакытта Казанда сөекле хатыным һәм улым белән үз өебездә күрешмәгән кебек, бу юлы да Сарапулда, үз өебез булырдай каенанам өендә күрешә алмадык. Шуңа да карамастан, хатынымның ризалыгын, фатихасын алдым. Бу очрашудан соң инде “сәяси моһаҗәрәт”, ягъни Кызыл Дөньяны ташлап, чит бер мәмләкәткә сыенырга дигән карар сон һәм кискен шәкелгә керде.
Каенанам, хатыным һәм кечкенә улым белән хушлашып, аерылыштык. Бу — революция көннәрендә гаиләм белән дүртенче аерылышуым иде. Сарапул аерылышуы соңгы аерылышу да булырга бик мөмкин. Ни өчен? Гаиләм “совет жәннәте”ндә кала, мин исә, булдыра алсам, бу “жәннәт”нең тышына китәчәк идем...
Кайту юлына чыктым һәм килгән юл белән кире кайттым
Петроградка кайту- Петроградка кайттым. Инде яшерен рәвештә Финляндиягә китү уе белән йөри башладым. Асылы белән Европа Русиясенең Нижгород губернасы Сергач өязеннән мишәр дигән төрек ыруына мәнсүп булган, хәзер Петроградта яшәп ятучы, ләкин авылдашлары белән элемтәсен бервакытта да өзмәгән, хәтта бер өлешенең бала-чагасы да авылларында калган кайбер төрекләрнең ул вакытта мөстәкыйль җөмһүрият Финляндиядә туган-тумачалары бар иде. Болар һәрвакыт ул өлкәдән яшерен рәвештә килеп-китеп йөргән бер төркем кешеләр ярдәме белән Финляндия белән бәйләнештә торалар иде. Күрше җөмһүрияттән яшерен килгән кешеләр Петроградтагы кайбер төрекләргә Финляндиядәге кардәшләреннән ул вакытта Русиядә дефицит булган яки бөтенләй булмаган "товарлар" да алып киләләр һәм моннан Финляндиядә яхшы үтә торган әйберләрне алып китәләр икән. Бу "качаклар” арасында намуслы, дөрес кешеләр дә юк түгел иде. Аларның кайберләре әйбер, товар түгел, бәлки кеше качыра булып чыкты. Минем өчен дә мондый “качаклар” ярдәменә мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады. Бу кешеләр мина якташ булачаклар иде. 1921 елның сентябрь урталары. Суыклар башланырга тора. Беркөн безне алып китәчәк кешеләрнең Финляндиядән килүен хәбәр иттеләр. Хәзерләндек. Без өч кеше качасы идек: мин, ата-анасы Финляндиядә булган 15-16 яшьлек бер бала һәм урта яшьләрдәге бер мишәр.
Финляндиягә ничек кичтек? Финляндиядән килгән адәмнәр диңгездән көймәгә утырып килгәннәр һәм безне дә шул юлдан алып китәчәкләр иде. Качасы көн көпә-көндез бер пригородный поездга утырып, гүя гизү өчен, Ориенбаум тирәләрендәге бер ял итү урынына киттек һәм кичкә кадәр шунда булдык. Тирә- як агачлык. Аннан Фин култыгының каршы ягы, фин туфраклары күренеп, безне
чакырган, өметләндергән кебек тоела. Әйтерссн лә, ул төшләр бер "җәннәт бакчасы” иде дә, аңа ирешү Фин култыгы диелгән Сират күперен бер бәла-казага очрамыйча гына кичү кирәк Култыкның бу ягыннан караганда хыял гына булып тоелган Финляндия дигән хөррият һәм мәдәният дийарына хөрмәтем, мәхәббәтем торган саен арта, берничә сәгатьтән ташлап китәчәк бу золым-зөлмәт. кайгы, хәсрәт, изү, җәза дөньясына нәфрәтем кабарганнан-кабара бара иде. Минем өчен бөтен гомерем шушы иллә яшәгән хәлемдә дә, бу аерылу, читкә китү күнелемдә әллә ни хәсрәт уятмый иде. Кем белә, бәлки бу аерылу башка бер кавышунын башлангычы гына булыр, (һәм шулай булды да.)
Су өсте караңгылангач. безне аулак бер урындагы өйгә алып килеп, юлга чыгу сәгатен анда көтәргә куштылар. Карангылык ныгытып төшеп бетте. Тирә-як тыныч, тавыш-тын юк Тик безнен күңелебез генә тыныч түгел, курку белән өмет арасында яна идек Язмышыбызны икс фин "качагына" тәслим итәчәкбез. Тагын бер куркыныч ихтимал бар: көймәгә утырмас борын, бу ызбада ук Чека агентлары яки чик сакчылары кулына эләгүебез дә бик мөмкин Тотылсак, безне ни көткәне билгеле Ниһаять, сәгать 21 белән 22 арасында финнардан берсе килде һәм “әйдә” дип, безне көймә яшерелгән урынга алып килде Көймә агачлар арасына яшерелгән иде Алда караңгылык эчендә Кронштадт крепостснын утлары җемелди Көймәгә утырдык һәм ярдан аерылдык Димәк, коры җирдә тотылмадык 10 метрлап киткәннән сон ишкәк көрәкләренең берсе ярда калуы беленмәсенме' Хәзер аны алу өчен кире ярга кайту кирәк Бер тапкыр коры җирдән аерылып киткәннән соң кире кайту бер дә юньле хәл түгел иле Моңа кадәр гафил булып торган чик сакчыларының бу юлы безнен каршыбызга чыгулары бик мөмкин Бәла! Фәкать безнең финнар мона һич тә исләре китмичә, калган ишкәк көрәген алу өчен кирегә борылдылар. Аллага шөкер, көрәкне тиз генә табып, яңадан юлга кузгалдык. Әкрсн-әкрсн генә Ориснбаум буйларыннан ераклаша барабыз. Култык тыныч бары ишкәкләр чыгарган җинелчә тавыш кына ишетелә Ишкәк тавышлары ерак һәм билгесез язмышка таба баручы безләргә күнсл юатучы бер музыка кебек иде Совет “җәннәте” артта кала. Эчебездә сөенеч һәм кечкенә генә сагыш хисләре бар Кронштадт тирәләреннән үтәсе булганга, бу крепостьтан килә торган прожектор яктысына туры килү ихтималы тагын безне куркыта башлады Аллага шөкер, бу куркынычны да җиңел генә кичеп, диңгез киңлекләренә чыгарга мөмкин булды Тизрәк һәм җиңелрәк бару өчен җилкәннәрне күтәрдек
Фин култыгында. Кичтән тып-тыныч торган су, таңга таба гелдән-гел кабара- күперә барып, сонга таба котыра ук башлады Бср-бсрссн куалаган, биек тауларга охшаган усал дулкыннарның китереп-китереп бәрүе безнен башка кайгыларыбызны оныттыра башлады Көймәдә биш юлчы бар икс качак фин. 3 качак төрек. Бу чайкалулар нәтиҗәсендә көймәбез батса, "җәннәт бакчасына" ирешмичә, балыкларга җим булачакбыз. Бср-берссн куалап, кайгыбызны әле бик югарыларга, әле бик түбәнгә ата торган бу биек һәм азгын дулкыннар, гомеребездә беренче тапкыр көймә белән диңгез сәфәренә чыккан безләрнең күпләребезне куркыта, йөрәкләребезне каты-каты кысылып куярга мәҗбүр итә Бу куркытучы манзараны күрсәтмәс өчен, көймәчеләребез безне көймәнең төбенә яткырып, өстебезне брезент тент белән каплап куйдылар Инде таң атып, көн яктыра башлады Без дә тент астыннан чыгып, фин чикләренә якынлашуыбызны күрдек Ниһаять, бер комлыкка якынлаштык, тик ни күрик, ярда каршыбызга мылтыкларын сугышка әзер кыяфәттә тоткан икс фин чик сакчысы килеп чыкмасынмы! Финча әллә ниләр сөйләгән әлеге чик сакчыларына, качаклар кебек, без дә кулларыбызны югары күтәреп, бирелдек Хәлбуки, көтелмәгән хәл иде. Бу тотылу, бездән дә бигрәк, фин качаклары өчен зур мәсьәлә: Псгроградтан качырып килгән товарлары алыначак, үзләре качаклык эшендә гаепләнеп, хоксм ителеп, төрмәгә ябылачаклар иде Безнең өчебезне аерып алып, карантинга ябу өчен поезд белән пляж урыны булган, ә хәзер инде Рухиягә аннексияләнгән Тирйокига җибәрделәр
Менә бу хикәя шулай бетте
Т&имм